Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮГИ АНА ЯФРАКЛАРЫ


Латыйф ага Җәләйгә багышлыйм. Автор.
1
Н)ер-берсенә сырышып утырган агач келәтләр арасыннан ургылып чыккан жил такырда коенты бодайларны чүпләп йөргән эре ак казларның канатларын каера, аларга тыныч кына ашарга ирек бирми, йолыккалый, туктаусыз бимазалап тора. Келәтләр авылдан шактый еракта, атаусыман калкулыкта, нәкъ җил күзендә тезелешкәннәр. Казлар очып китәргә җыенгандай берара жилгә ияреп баралар да кинәт туктыйлар, «ка-ка-ка» дип кычкырып өерелешеп куанышалар һәм, сүз берләшеп, тагын келәт алдындагы машинага таба тартылалар.
Каравылчы Мифтахетдин, тол дүдәк булганга, төнлә генә түгел, көндез дә келәтләр янында урала. Ул озын кулларын җәеп казларны куа башлый, учларын бер-берсенә сугып шапылдата, яргаланган юка тиреле кызгылт иреннәрен бөрештереп сызгыра:
— Кө-өш! Көш, каһәрләр! Фью-фыо!
Мифтахетдиннең буйлы-буйлы көрән чалбарының төбенә тегәрҗеп белән эре-эре генә атлатып дәү кызыл ямау салганнар, ул стоп-сигнал кебек янып әллә кайдан келпеп тора. Ямауны күреп шофер Галимҗан җыр-җыр көлә.
Казлар бер тамчы да курыкмыйлар, бүрекле ата каз егетләрчә генә басып Мифтахетдингә каршы ук китә һәм озын юан муенын сузып яман ысылдый. Озак еллар каравылда торып мылтык белән йөреп өйрәнгән Мифтахетдин коралсыз калганда тач куркакка әйләнә, ул вак-вак адымнар белән йөгереп кабина кырына килеп ышыклана, анда да шүрләп икенче якка ук чыга. Галимҗан көлүен яшереп авызын учы белән каплый: өйләнмәгән егеткә төнге каравылчы белән ызгышмау яхшырак...
Тезенә төшеп торган озын әлинур күлмәгенең итәге белән вак-вак шадралар чуарлаган битен сөртә-сөртә келәт ишегеннән грузчик Хәнәфи килеп чыкты. Амбар мөдире белән берне көйрәтеп, ул кинәнеп кенә тәмәке тарта башлады. Мифтахетдин дә аларга барып кушылды, сүз китте.
Ул арада Галимҗан түземсезләнеп машинасын кычкыртты.
Кычкыртуы булды, Хәнәфи, тәмәке төпчеген җиргә бәреп, кабинага кереп утырды:
— Дөрес итәсең, бүген ашыгырга кирәк. Үрләт әйдә! — диде ул.
Мифтахетдин чалышайган үкчәле туфлясы белән Хәнәфи төпчегенә баса-баса кычкырып җибәрде:
— Штраф түләтермен! Бу җилдә...
Машина гөрли башлауга, казлар җыйнаулашып алгарак чыктылар. Әллә көчле җил, әллә көзге туклык шаукымы аларның онытылып беткән кыргый чакларын искә төшерде, иң элек шәбәеп кенә ата каз аваз салды, ана каз куштанланып аның тирәсендә әйләнгәләде, бәпкә икәнлекләрен аермаслык бала казлар, шук тавышлар белән каңгылдашып, әти-әниләренә кушылдылар. Кузгалып чаба башлаган машина кинәт тукталды, авыр, җәһәт эштән соң изрәп баручы Хәнәфинең маңгае чак түбәгә бәрелмәде.
— Яп-яланаяк,— дип сүгенде ул гадәтенчә. — Нәрсә бар тагьш, Г алимҗаи?
— Менә казлар...
Хәнәфи берәр бәпкә тапталгандыр дип чыраен сытты һәм кабина тәрәзәсеннән башын тыгып:
— Кырып бетерәсе затлар! —дип кычкырды. — Берәрсе чәнчелдеме?
— Юк, — диде егет, юаш кына.
— Ни булды соң?
— Әнә очалар, — диде Галимҗан, казлардан күзен алмыйча.
Казлар чыннан да ак канатларын җилпеп-җилпел җил уңаена йөгереп бардылар да, келәтләр тезелешкән атауда аерылып, үзән өстенә һавага күтәрелделәр.
— Моторыңны ник туктаттың? 1
— Тавышларын тыңлыйм. Ишетәсеңме, очканда гына шулай кычкыралар бит алар. Кыр казлары кебек...
Хәнәфи йонлач муенын кашып алды:
— Бодай тыгынганнар да очалар! Ул Мифтахетдиннең муенын гына борасы бар... Симергәннәр, шаярасылары килә!
— Очалар, — диде егет, сокланып. — Бабаларының кыр казлары икәнлеген оныта алмыйлар. Каннарында ирекне, бәйсезлекне, биеклекне тою горурлыгы уяна.
Хәнәфи оеп утырган җиреннән ялт итеп күтәрелде, җитү сакал-мы- екларын кул аркасы беләң сыпырып алды.
— Нәрсә, нәрсә дисең син?
Галимҗан йөкчесенең ни әйтергә теләвен бик яхшы аңлый иде, шуңа күрә аның соравын уенга гына алды:
— Әйттем дә оныттым, Хәнәфи абый!
Казлар үзән өстен очып үттеләр дә аръякка, әрәмә кырыена ук барып төштеләр. Галимҗан җиңел сулап куйды. Кузгалдылар. Такырны үтеп үзәннән бара башлагач, машина тагын шып туктады. Рәхәт кенә ойый башлаган Хәнәфи йокы эленгән күзләрен көч-хәл белән әйләндереп тагын сүгенде:
— Яп-яланаяк, нишлисең син? Ятьрәк ташып бетерик тә якты белән өйгә ычкыныйк әле бүген.
Шофер ияге белән уңга ымлады. Тегермән ягыннан килгән тар сукмактан кабалана-кабалана берәү бу якка таба атлый иде.
— Председательме? — дип сорады нигәдер пышылдап Хәнәфи.
— Үзе.
Начальство белән очрашудан һәрчак ниндидер хәвеф көткән йөкче ипи калагы төсле эре, ап-ак таза тешләрен күрсәтеп ачуланырга тотынды:
— Ни шайтаныма кирәкте әле ул сиңа! Шыпаң-шыпан гына ташып бетерик тә сызыйк инде. Үз юлыбыз, үз эшебез.
— Туктарга кушып кул изәде.
Колхоз былтыр гына «Москвич» машинасы сатып алган иде Гадәтгә . бер дә машинасыннан төшми торган председатель Шәйхулла урак өсте җиткәч, әллә нишләде. «Москвичами калдыргалап үзе җәяү генә чыгып китә дә юл уңаенда туры килгән машиналардан файдалануны артыграк күрә иде. Шәйхулланың бу гадәтен белгәң Хәнәфи малайларсыман 7»
тузанлы әрҗәдә аунап барырга туры киләсен уйлап Галимҗанны әрләргә тотынды:
— Күрмәмешкә салынган булып ычкынасы да бит. Үз акылларыңны биреп булмый. Тинтәк!
— Галимҗан, — диде Шәйхулла, исәнлек-саулык алышканнан сон,— сезнең янга ашыга идем. Кичкә ташып бетерәсезме?
Егет шыпырт кына һаман казларны күзәтә иде, ул борылмыйча гына баш какты.
— Бик әйбәт, — диде, шуны гына көтеп торган Шәйхулла.—Алайса менә шул. бодай төяп төнгә Зәйгә чыгасыз.
— Ярар, — дип, Галимҗан шунда ук ризалыгын бирде.
— Эшне тизрәк бетерим дисәң, менә Хәнәфи абыйны да алырсың.
Галимҗан сүзне беткәнгә санап кулын тормозга сузганда, Хәнәфи аның беләгеннән эләктереп алды:
— Бәләкәй генә сабыр ит, энем... Миңа да барырга кушуың булдымы. Шәйхулла? Бодайны алып барырга кирәк, анысы хак! Хәтта, бик кирәкле эш! Тик үз хәлемне әйтәм: Зәйгә чыгып китә алмыйм.
Председательнең йөзе кырысланды:
— Нигә?
— Соң. Шәйхулла, уракка төшкәннән бирле гел машинада. Ударниклар! Басу белән ике арадан кайтып кергән юк. Бүген симәнәләрне салып бетергәч, азрак әл-хәл алып, мунча чабынып, кырынып, бераз адәм сурәтенә керерменме әллә дигән идем. Ипидер менә, катын янына ятарга оят!
Шәйхулла Галимҗанның кардай ак күлмәгенә төртеп күрсәтте:
— Күзең бар ич, кара! Синең белән бергә йөри. Әле иртәрәк тора, соңрак кайта. Ә үзе күкәйдән кичә генә яралып чыккан чеби кебек чнп-чиста!
Хәнәфинең бирешергә исәбе юк иде:
— Егет кеше лә ул!. Ак күлмәкнең дә бер-бер хикмәте бардыр әле, Зәйгә барам дип кимәгәндер. Атлыгып торалар ди берәүләр... Аннары, Галимҗанга аңа нәрсә? Мокыт бит, җиде камыт кидерсәләр дә тарта торган нәмәстәкәй.
Галимҗанның сабыры бетте, ул шап иттереп кабина ишеген япты, газ бирде. Кузгалдылар.
— Кая шулхәтле куасың?
— Үзең тизрәк бул дидең ич, Хәнәфи абый.
— Бая әйткән идем... Хәзер кусаң ни дә, кумасаң ни! Ике чабата бер кием’... Колхоз рәисеннән игелек көтсәң, икенче көнне үк тәпи сузарсың!
Хәнәфи тәмәке кабызып үзе белән үзе сөйләшеп бара иде. Ул шоферга да чынлап торып ачуланган иде, хәзер кайсы яктан чеметергә икән дип җай эзли иде.
— Казлар нигә оча дидең әле син?
— Ирекне сөеп дигән идем.
— Шул шул менә! Казлар булып алар да ирекне яраталар, ара-тирә булса да күккә менәләр, телсез мәхлуклар. Ә синең кебек сары бәпкәләр авыз ачарга да куркып утыралар. Шәйхулла күренүгә, тез каешыгыз ычкына, тормозларыгыз бушый. Егетлек юк синдә, энекәш!
Галимҗан Хәнәфи белән ачуланышмаска, сүзгә кермәскә тырыша иде. Шуңа күрә ул сабыр гына жавап бирде:
— Син өндәгән нәрсә, Хәнәфи абый, егетлек түгел. Кирелек аның чын исеме. Дөрес әйтәсең, анысы миндә юк. Мәгьнәсезгә тәртәгә тибүне җенем сөйми. Ә егетлек... Анысын тыр-пыр итеп кенә күрсәтеп йөреп булмый.
, — Ә син аңы күрсәт, күрсәт! — дип бәйләнде Хәнәфи.
— Кешеләр дә кайвакытта кыр казлары кебек югары күтәреләләр, Хәнәфи абый.
— Күрсәт син аны миңа, күрсәт!.. Эх, йомран баласы! Чыпчык җиленнән дә өркә торган нәрсә!
Егетнең сабырлыгы Хәнәфинең ачуын һаман дөрләтә иде. >л алай итеп тә, болай итеп тә рәт чыкмагач, гади генә әйтеп куйды:
— Соң, апаң мунча ягып көтеп тора. Бәлеш салган булырга тиеш. Алган яртым мич арасында.
■— Күптән шулай диләр аегы!
Егет яңгыратып көлеп җибәрде.
— Мунчаңа барырсың, Хәнәфи абый! Зәйгә үзем генә чыгып ки* тәрмен.
— Ә яртыны кем белән эчәрмен?
— Үзең генә.
— Ялгыз башка аракы чөмереп утырырга син мине, теге кем, саран Гаптери дип белдеңме әллә? Мин бит аны синең белән бөкләргә дип адарынып алган идем.
— Нигә минем белән!—Егет үзе сорады, үзе оялды һәм кызарынып өстәп куйды. — Эчәсем килми.
— Кайчан исә бер башларга кирәк ич.
— Исәп башламаска.
— Тел сөйли ул! Безнең тормыш — ... кырмыш, үзеннән-үзе эчертә! Әле яшьлек тилелегең белән генә сайрыйсың. Барыбыз да бер төсле, бер калыпта сугылган.
— Бер төсле түгел.
— Әй!..
Йөкче сүгенеп кулын гына селкеде.
Тузан өертеп олы юлдан бардылар-бардылар да борылып басу өстенә керделәр. Тигез генә кыркылган бодай камылларын сытып, аркылы-торкылы машина, комбайн эзләре сузылышып яткан. Ике-өч җир буе киткәч, Галимҗан борылып яңа эз салып бара башлады. Бераздан алар чәчелми калган буш җир кырына барып тукталдылар.
Өй урыны кадәр генә өчпочмаклы бүлемтектә котырып чүп үләне үскән. Сары, ак ромашкалар, ипи чәчәкләре, шартлавыклар, билчәннәр бергә-бергә җилдә чайкалышып утыралар.
— Нәрсәгә алып килдең син монда?-—диде Хәнәфи, урыныннан күтәрелә төшеп.
— Күрәсеңме, Хәнәфи абый?
Бодайны Хәнәфи үзе чәчтергән иде. Галимҗан шуны онытмыйча, төпченеп, казынып йөриме әллә?..
һәм Хәнәфи күкерт шикелле кабынды:
■— Син, энем, бармагыңны минем күзгә төртмә! Белдеңме. Кеше эшеннән гаеп-кыек кына эзләргә торалар. Сәхрә кадәр басуда песи учы хәтле җир чәчелмичә калган икән, синеке кимедеме әллә?
— Мин аны әйтмим, Хәнәфи абый... Күр әле, дим. нинди матур чәчәкләр!
Хәнәфи иренеп кенә карап тора иде, башын чайкады, авыр сулап әйтеп куйды:
— Чүп-чар диген, әкәмәт! Нинди чәчәк булсын ди.
■ — Чүп-чар түгел!—диде кызып егет. — һәммәсенең дә исе, төсе, исеме бар аларның. Тик без белеп кенә бетермибез. Менә бу кырыйдагы- лары күзлут дип атала.
Йөкче мәзәк кенә пырхылдады:
Урыны бәләкәйрәк, чабып алганда ярыйсы булыр иде. Күзлутмы, чузлутмы, сыерга аңа барыбер, бөтерә дә тыга!.. Шәйхулладан курмыны барыбер бик каера алмассың.
— Ә менә шушы чәчәкне беренче тапкыр күзлут дип атагап кешегә барыбер булмаган ул, Хәнәфи абый!.. Ә син кешеләрне бер калыпта сугалар дисең’ Алай түгел бит... Бик күпләр чүп дип йөрткәннәр, йөзләр, меңнәр, ә берәү тоткан да «күзлут» дип исем биргән. Безнең борынгы бабайлар үләнне «ут» дип йөрткәннәр. Шуннан утар, утлык, утау сүзләре калган. Атлар утлап йөри дибез икән, бу инде бахбайлар үлән ашыйлар дигән сүз була. Күзлут—күз кебек үлән. Чыннан да, зәңгәр күзгә охшаган бит чәчәкләре?
Хәнәфи борын яфракларын киереп һава сөзде:
— Чәчәген бсльТим, әмма ачы бал исе килә! Берәр җамаякны туң- кәйтеп җибәрергә диген син! Мунчадан соң, ә? Менә булыр иде эш!
Машина тагын җәлт кенә кузгалды. Киттеләр. Тәгәрмәчләр сары камылларны пыштырдатып күңелле генә тәгәриләр. Уңда, Кырынды тавы өстендә, тракторлар борчак җирен сөреп бетереп киләләр. Җил. Коры тузан уйнап тора.
— Ә син боларны каян беләсең? —дип сорады Хәнәфи, бераз баргач.
— Укыдым.
— Шундый гыйлемлегең булгач, нигә колхозда изаланасың?
— Изаланмыйм, эшлим.
— Таптың эш! Теләсә кем, теләсә кая куа. Сәгате-минуты язылмаган, их, синең урында булсаммы мин!.. Төкерер идем авылга. Тормышмыни бу, яшәүмени? Шәйхулла типкесендә йөр инде. Сәнәктән көрәк булган нәмәстәкәй!..
Галимҗан, баягы сөйләшү кузгаласын ачык тоеп, сүзгә катышмады.
— Яши белмисең... Саный белсәң, уналты саесканның коерыгы дип әйтә иде минем әткәй, мәрхүм...
— Нигә санамадың соң, Хәнәфи абый?
— Җүләр булганга! Менә синең күк чакта акыл бирүче очрамаган. Тотып ярган булсалар, аңлаган булыр идем, мөгаен! Хәзер инде соң. I омер үтте. Күләгә булып, шәүлә булып...
Хәнәфинең үзалдына сөйләнә торган гадәте барын белә иде Галимҗан. Ул аны тыңламыйча акрын гына үз уйларын уйлый иде. Аның чйлары да шактый күңелсез, очсыз-кырыйсыз иде бүген.
Чәчәкле кишәрлекне төнәген үк күреп үткән һәм сокланып үткән иде Галимҗан. Төнәген аның башында бик матур бер план да төзелгән иде. Орлыкка дигән бодайны ташып бетергәч, эштән соң туп-туры шушында килергә һәм бер кочак кыр чәчәкләре җыеп алырга иде аның исәбе. Бик кирәк иде аңа бу чәчәкләр. Бик кирәк! Ак күлмәкне дә юкка гына кимәгән иде ул. Соңгы рейстан өенә дә кереп тормаска иде аның исәбе. Тик менә соңгы рейс булмаячак. Аның урынына бодай төяп Зәйгә чыгарга кирәк...
Бәлки Галимҗан чыннан да куркактыр? Мокыттыр? Киреләнсә, карулашса, я булмаса чиргә-сырхауга сабышса, мондый көнне (бүген алар орлыкны ташып бетерәләр бит!) Шәйхулла артык кысмас та иде. Дәүләткә дигән ашлык та ташылып бетеп килә. Бер машинадан пи була?
Иртәгә кадәр бу чәчәкләр торырмы-юкмы? Хәзер печән бик кадерле, берәрсе чабып култык астына кыстырып китсә? Иртәгә тагын берәр мәшәкать килеп чыкса? Чыннан да Галимҗанның көннәре, гомере Хәнәфи абыйсы әйткәнчә нәкъ башкаларныкы төсле үк төссез, чырайсыз үтеп китәрмени? Эш, тагын эш, тагын эш...
Хәнәфи һаман үзенекен сукалый:
— Әйтик, менә бүген лигә ризалаштың инде?
Чыннан да нигә ризалашты әле ул?.. Тик бу сорау да аның күңелен тулаем биләп тора алмады, егет һич тә көтмәгәндә Хәнәфигә борылып сәер генә сорау бирде:
— Ә синең, Хәнәфи абый, айлы төннәрдә, апрель азакларында кыр казларының каңгылдашып килүләрен ишеткәнең бармы? Алар биектә- биектә авыл өстеннән үтеп китәләр!..
Йөкче эндәшмәде, кабина тәрәзәсе аркылы лач итеп төкереп куйды. Ул аптырашта иде. Ни булган бу малайга? Сүгәсең, ачуланасың, тик утыра. Элек келәт, иген тирәсендә кош-корт күрсә, «колхоз икмәген әрәм итәләр» дип пошына иде. Чүп үләннәр үскән буш ызаннар очрый калса, «бу җәфалар күпме орлыкларын коеп калдыралар инде!» дип зарлана иде. Бүген, әнә, әллә нишләгән...
Башка вакытта ындыр табагына барып җиткәнче рәхәт кенә черем итә торган Хәнәфи бу юлы пошыргаланып, борчылып утырды. Беләсе дә бик килә иде, сорарга да уңайсызланды. Нәрсә булды икән?
Моннан ары алар телгә алырлык сүз сөйләшмәделәр. Егет таркау һәм уйчан, Хәнәфи турсайган һәм хәтере калган иде.
II
Орлыкны кичкә кырып гына ташып бетерделәр.
Районга кузгалганчы иң элек өйгә кагылып чыгарга кирәк иде. йөк белән өйгә кайтырга яратмаса да, Галимҗан бүген кереп чыгасы итте.
Хәнәфиләр турына җитеп аны төшереп калдыргач, Галимҗан җиңеләеп калгандай булды, машина тыелып торган арада сиздермичә генә, әмма ниндидер яшерен өмет белән йөкчесенең өй тәрәзәләренә карады. Җил булганга, тәрәзәләр ныклап ябылган иде, өйдә хәрәкәт сизелмәде. Болдырга чыгып килүчесе Хәнәфинең озын, матур хатыны булды ахрысы. Өй ягыннан бәлеш исе дә килгәнсыман булды, егет көлемсерәп Хәнәфигә кул болгады һәм машинасын урал? буйлап алга куды.
Өйгә кайтып аяк өсте генә капкалады, баздан сөт алып чыгып ишек- ле-түрле мыраулап йөргән песигә салды. Салкын, дымлы чүлмәкне күтәреп үзе дә сөт эчте. Өзелеп карыны ачкан икән, рәхәт булып китте.
Эш бетте. Ул аскы иренен тешләп урам коймасы янына килде һәм түбән очка, яңа гына үзе кайткан урамга карап тора башлады. Әнкәсе кайтырга иртәрәк шул әле... Кинәт ул үзенең бөтенләй әнкәсен көтмәвен, өйгә кайтуының максаты да аны күрү түгеллеген, хәтта аның турында уйлап та карамавын, күңелен бөтенләй башка кеше, үзгә уйлар тетрәтеп торуын аклады.
Чыннан да! Иң аянычлысы да шул булды: монда кайтуның кирәге дә юк, тамагын ул элеватор буфетында да ялгый ала, ул сабырсызланып эзләгән, гасабиланып көткән кеше барыбер күре?пм'әячәк иде. Чөнки ул Галимҗанны авылда дип уйламый да, ул җәйләүдә сыерлар савып, эшең бетерергә кабаланып йөри торгандыр. Аның эше бетүгә, егет машинасы белән барып җитәргә тиеш иде. Кабинасында бер кочак кыр чәчәкләре булырга тиеш иде аның: ромашкалар, ипи чәчәкләре, күк күзләр, күзлутлар... Кыз чәчәкләрне күреп гаҗәпләнергә, кабина ишеген ачуга: «О, монда миңа урын да юк икән!» —дип кычкырып җибәрергә тиеш иде...
Егет тешләрен кысты, әйе, алар бүген очрашырга тиешләр иде! Очрашырга һәм аңлашырга!..
Дөрес, моңарчы да алар еш очраштылар. Бер авылда яшәп, бер ура м-тыкрыкл ардан йөргәч очрашмый каласыңмы соң? Аңлашырга җайлы вакытлары да булмады түгел, тик Галимҗан аның белән аңлашуны ниндидер олы, тиңдәшсез зур, мөһим эш итеп күз алдына китерә һәм ул минутларны гомергә онытылмаслык итәргә омтыла иде. Юк, Хәнәфи абый, кешеләр бер калыпта сугылмаганнар, һәркем үз казанында кайнап пешә! Кеше дигәнең инкубатор чебие түгел, башка күп җәһәттән бер-берсенә охшасалар да, күңел ягына килгәндә кешеләр бөтенләй үзгә, бик үзгә. Галимҗан шулай уйлый иде. Шуңа күрә егетнең аңа булган
мөнәсәбәте тирән сер иде, ул башка кайберәүләр кебек уртага ярты литрны куеп кызлар турында шалтырарга яратмый. Аның күңел капкасы башкалар өчен ябык, бикле иде. Бүген ул шул капканы киң итеп ачарга һәм а и ы үзенә чакырырга тели иде... Егет күңеле мөлдерәмә тулган һәм бүген чайпалырга тиешле иде...
Ә Зәйгә бармаса? Таңнан чыгып китә ала ич ул!.. Аңа бер сүз дә әйтүче булмаячак. Еллар, айлар буе сүз тыңлап, бер карышусыз эшләп йөргән егеткә кем сүз әйтә алыр?
Бару-бармау мәсьәләсен хәл итүдә ул ирекле иде. Әнә шул ирекне тою аны юлга ныграк этәрә, тик күңеленең кайсы почмагындадыр тугая икеләнү боҗрасын өзеп ташлый алмау гына аны сәерсендерә иде. Хәнәфи абыйсының сүзләре борчыдымы әллә аны? Кем белсен...
Егет Шәйхулланы ярты сүзеннән үк аңлады. Менә бу иртәдән бирле котырынган җил тикмәгә түгел, аның артыннан ияреп яңгырлар килә. Ә яңгырлар бер башланса, район читендәге авылдан Зәйгә үтеп йөрүләр. ай-һай!.. Юллар бик начар шул әле, бик начар...
Кыскасы, яңгырлар шәбәртергә тотынганчы, иген үз урынында булырга тиеш.
Ә мәхәббәт? Ә хыяллар? Галимҗанга да башкалар кебек ашык-пошык кына, я эш арасында, я клубтан кайтканда капка баганасы янына басып кына аңлашырга туры килермени? Алай булгач апрель төннәрендә кыр казларын нигә тетрәнеп озаткан ул, кыр чәчәкләренең матурлыгы алдында нигә телсез калган! Күңелендәге иң матур истәлекләр, иң сихерле сүзләр шул аңлашу вакытында аның теленә килерлек булмагач нигә ул егет исемен күтәреп йөри?..
Мотор теләр-теләмәс кенә кабынды. Урам буп-буш иде. Тик ниндидер мәгънәле серләр яшергән кебек буш иде. Җил тузан уйната, өермәләр ясап ындырларга, бәрәңге бакчаларына кереп китә. Тузан машина артыннан калмыйча уйнаклап бара. Кабинага керә, аның күлмәген каралта. Каралсын, хәзер барыбер инде. Алда юл, алда төн, алда Зәй...
Кемдер аның исемен атап кычкырган кебек булды. Ул ишетүдән бигрәк күңеле белән сизенеп як-ягына каранды һәм Галәмәйләр тыкрыгыннан чыгып килүче кызны күрде. Кыз ап-ак күлмәктән иде. Йөгергән ахры, йөзе, колаклары бурлаттай яна.
— Галимҗан абый! Уф...
Егет үз күзләренә үзе ышанмыйча машинасы белән бергә акрын гына дерелди, калтырый иде.
— Мине дә Зәйгә утыртып бар әле, Галимҗан абый.
Зәйгә? Каян белгән ул аның Зәйгә барасын? Монда ничек' килеп чыккан? Нигә мондый ак күлмәк әле аның өстендә?..
һаман телгә килә алмады егет, сүзсез генә кабина ишеген ачты, учы белән утыргычны сыпырды. Кыз утырып киң итеп сулыш алды, җәһәт кенә чәчләрен рәтләде. Кузгалдылар.
— Галимҗан абый, син безнең турыдан үтмә инде, яме, -—диде кыз, оялып кына.
Егет шунда ук борылып тыкрыкка керде һәм ындыр артлатып кына олы юлга чыкты.
«Олы юлга» дип уйлады да Галимҗан әсәренеп китте.
Аның белән!
Менә янда ул утыра.
Кыз ярым көлемсерәп егеткә күз ташлап ала һәм аның уйларын белгән, аңлаган кебек бер суз дә эндәшми. Икесе дә күрешү кипәтле- геннән исәренеп шактый озак бардылар. Тик гел-гел болай барып булмый бит инде, нидер сөйләшергә дә кирәк. Икесе дә моны аңласалар да, һаман кыеп сүз башларга ашыкмыйлар иде.
Эштән кайтучылар, юлчылар аларга борылып-борылып карап калалар иде. Ап-ак күлмәкләр киеп, әрҗәгә бодай төяп кая баралар болар?
Ул Хисами Галимҗаныннан әллә ни көтәргә була диләр бугай, аны •Күрүгә күзләрен тасырайталар.
Бәлки әнә шул ят күз карашлары аларны кыенсытып телләрен бәйдә тотадыр? Юк, анысына да артык исләре китми иде аларның ахры...
Менә кичке төтеннәре, ыгы-зыгысы белән авыл еракта калды, өянкеләр бизәгән сай чокырны да үттеләр һәм икесе дә, сүз берләшкәндәй, җиңел сулап куйдылар.
Сүз үзеннән-үзе килеп чыкты.
— Син бик арыгансыңдыр инде, Галимҗан абый? — диде кыз, аңа карап.
Егет рульне кысыбрак тотты:
— Ә үзең, Сөмәя?
— Мин бүген арымадым! Юк, кая ул ару! —диде кыз, кабаланып.- Арымадым!
Егет өчен бу сүзләр кадерле иде. Кыз бүген диде бит! Ул аның таңнан торып ниләр эшләгәнен күз алдына китерде. Мәшәкатьле авыр хезмәт ул сыер саву... Ә ул әнә арымаган!.. Аны көткән!
Тик ничек көткәнен генә белеп бетерми иде егет. Чөнки кыз төш вакытында ук Галимҗанның килмәячәген, икмәк төяп Зәйгә чыгачагын ишеткән иде. Шуның өчен иптәшләре аның кичке савымын бүлешеп алдылар, ул беренче туры килгән машина белән авылга кайтып китте.
Алар бүгеи һичшиксез очрашырга тиеш иделәр!
— Юл әйбәт, — диде кыз.
Егет бу сүзләрдә үзе өчен кайгырту, якынлык, җылылык сизде. Шофер өчен юл — ярты гомер дигән сүз...
Аннары сүзләр бүген, авыздан чыгуга ук, яңачарак мәгънә алалар иде. Сүзләр генә түгел, юл да, тирә-як та икенчерәк, катлаулырак һәм серлерәк иде бүген. Менә авылдан шактый ерагайгач, бәләкәй генә таучыкта утырган җил тегермәненә килеп җиттеләр. Күз ияләнгәнгә кайчагында күрмичә дә үтеп китә торган иде аны ул. Ә бүген тегермәннең ялгыз икәнлеге дә, сукмагына үлән үскәнлеге дә, канатларының җил-яңгырда калшаеп, ватылып баруы да ачык шәйләнде.
Иң гаҗәбе, кыз да.тегермәнгә карап бара икән.
— Җил тегермәне. Нинди дәү ул, нинди мескен, — диде ул, уйчаң гына.
— Искергән инде.
— Урын алып кына тора. Нигә сүтмиләр инде үзен? — дип сорады кыз. Шулай дисә дә, тавышында шушы тегермәнне чынлап торып кызгану яңгырады.
— Кемнең кулы барсын? Берәүнең дә сүтәсе килми. Сугышка кадәр әллә канчан салганнар аны. Салучы осталар да, тегермәнче үзе дә кайтмаган... Истәлек! Авылдан җитмеш биш кеше кайтмаган. Безнең авылда аларга башка һәйкәл юк та диярлек... Алар салган йортлар тузган, яңаларын уллары, оныклары җиткерә. Ә тегермән тора да тора.
— Безнең әткәй җимереп ташларга кызыгып йөри, — диде кыз, нигәдер әрнеп.
— Юк, Хәнәфи абыйның да кулы бармас! Теле белән әллә ни әйтер, эш сүтүгә барып җитсә, уйлар...
— Биектә утыра...
— Биектә...
— Кызганыч, үзе җимерелеп бетәр инде, һәйкәл дисең бит, Галимҗан абый.
— Аңынчы кешеләр берәр нәрсә уйлап табарлар әле. Җитмеш биш кеше бит!
Тегермән артта калды. Борылып-борылып аккан инешне чыктылар. Күпер култыксалары җимерелеп, кыегаеп беткән иде. Юл тузанлы иле,
тигез иде. Акрын гына караңгы төште. Аның көндәгедәй иртәрәк иңүен икесе дә сизделәр.
- Менә килеп тә җиткәннәр, — диде егет, күккә ымлап.
— Ян.гыр ява башласа? —диде кыз, куркып кына.
- Зыян юк. Брезент йөк өстендә. Хәзер ябабыз аны.
— Ә юл? — диде кыз, көлемсерәп.
- Юлны брезент белән каплап булмый.
Кыз тыйнак кына көлеп җибәрде.
— Аңа бетон, асфальт кирәк, — дип аңлатты егет.
— Шәһәрдәге кебекме?
- Юньле хуҗалар бар җирдәге кебек. Машиналарны кайтаралар, анысы хутка китте. Асфальтны бирмиләр.
— Кайчан исә бер булыр әле, Галимҗан абый.
— Анысы шиксез! - .
Егет күз кырые белән генә кызга күз салгальш иде. Сөмәянең җитди, олы булып үзен тыңлап баруы аңа ошый да, беркадәр сәер дә иде. Алар икәү баралармы? Зәйгә? Чыннан да икәү бит! Алайса нигә көндәгечә эш, тормыш хакында сөйләшеп киттеләр әле алар? Бүген башка сүзләр кирәк иде бит, башка уйлар, башка фикерләр... Каян табарга шул яшерен, серле сүзләрне?
— Аклы күлмәгеңне кигәнсең, Сөмәя.
— Үзеңдә, Галимҗан абый.
— Каралды инде. Машина аклы күлмәкне сөйми.
— Ак кулны да, Галимҗан абый.
«Ничек мине эзләп киләсе иттең?» — дип сорарга теләде егет. Базмады, бу сорау артык гади иде, кызның дәрәҗәсен төшерә кебек тоелды аңа. Бүген алар очрашырга тиешләр иде бит!
Машина уты, үзенә юл таләп итеп, һаман алны ялый, алда җил. Җил тузанны кабинага бүсеп кертә, битләргә, колакларга чәчә.
— Җил!
— Җил, Галимҗан абый. Җәйләүдә урман көн буе гөжләп торды... Чыгам да тыңлап карыйм: гөж-гөж итә. Туктаусыз гөжелди; Әллә ничә кат .машина тавышы дип алдандым. Күккә карыйм, кояш әле әнә кайда-а!..
— Җил! — диде куанып егет.
— Янгыр китерер микән?
Кызның соравына җавап биргәндәй, кабина тәрәзәсенә беренче эре тамчы килеп сыланды.
Егет шундук машинасын туктатты, җәлт кенә кабинадан чыкты да әрҗәгә сикереп менде. Кабалана-кабалана брезентны җәя башлады.
Сөмәя башын ишеккә тыгып аңа карап тора иде.
— Чыкма, чыкма, чыланасың!
— Ява бит, Галимҗан абый!
— Ява! — дип нигәдер шатланып кычкырды егет өстәй.
— Ничек шыбырдый, — диде кыз, учын яңгырга куеп.
— Уҗымнарга дым кирәк иде, — диде егет, кабинага кереп утыргач. Аның чәчләре чыланып маңгаена сыланган, үзе яшәреп, малайланып калган иде.
— Кырынды өсте иртәгә күпереп үсеп чыга инде.
— Тормыш шундый. Яшәрергә, орлык бирергә тиеш.
— Тоташ янгырга әйләнеп китмәсме? — дип сорады кыз.
— Әле иртәрәк!
Егетнең тавышында шундый тирән ышаныч, ныклык бар иде, кыз кинәт тынычланды һәм алдан да, яннан да коеп яуган яңгырга сокланып бара башлады. Яңгыр астында юлда рәхәт! Әле ул пычранып өлгермәгән, тузан басылган, тәрәзәдән дым исе, юеш кыр исе, нарат урманы исе кереп тулды.
— Кашка тау турына килеп җиттекме әллә?
— Таулар, — диде егет ук якка ишарәләп.
— Син күрәсеңме аларны, Галимҗан абый?
— Күрәм.
Кыз да караңгыга текәлеп карады. Яңгыр тоташ стена булып коя иде. Тик шулай да караңгылык арасыннан ул нарат агачларының томанлы очларың күргәнсыман булды. Үзе исә:
— Ә мин күрмим... Берни дә күрмим, — дип кабатлады.
Егет үз ягындагы тәрәзәне яба башлады.
— Тимә, Галимҗан абый.
— Үтәли җил йөри. Сиңа салкындыр.
Кызга чыннан да салкынча иде, тик аның кабина эчендә бер нәрсәне дә үзгәртәсе килми иде. Ничек булган, шулай барсын! Менә шулай, менә шулай...
— Үтәли җилдән курыкмыйм мин. Салкыннан да.
— Ява! — диде егет, кулъяулыгы белән битен сөртеп.
— Яусын!—диде кыз, тантана белән. — Ныграк яусын!
Янгыр тавышыннан бөтен тирә-як җанланган кебек булды, караңгылык хәрәкәткә килде, бу үзгәреш, җанланыш шушы кара төндә икәү генә калган юлчыларга ниндидер куаныч, шатлык өсти иде. Алар шулай эчтән генә куанышып, бер-берсенә сыенышып шактый озак бардылар.
Менә тирә-як кинәт тынычланып, гадиләнеп калды. Алар сәерсенеп мотор тавышын тыңлый башладылар. Нәрсә булды? Җил дә көчәйгән- сыман иде.
Егет елмаеп кызга карады:
— Теләгең кабул булмады, Сөмәя, яңгыр тукталды.
— Миңа җитәрлек булды, Галимҗан абый.
— Чыландыңмы?
— Бераз бар!
— Тунарсың инде?
— Туңмыйм, туңаммы соң! Җылы бит бүген... Ә һавасы нинди. Борыныңа төреп тыгарлык ди безнең әткәй.
— Ул шулай дип әйтә беләме?
— Сирәк-мирәк!
Кыз нидер хәтерләп акрын гына көлеп алды.
— Тауларны үттекме әле, Галимҗан абый?
— Тауларны?.. Тауларны үтеп булыр иде, алда Тирән чокыр бар әле... Караңгыда шыпырт кына килеп чыга ул. Менә аны үтәсе бар.
Кыз егет тавышындагы хафалануны аермачык ишетте.
— Шулай бит әле. Хәтеремнән чыккан. Зәйгә бармаганга да байтак шул. Тирән чокыр ярты юл буламы?
— Ярты юл.
— Шулай да рәхәт булып китте, әйеме, Галимҗан абый?
— Язгы яңгырлар матуррак. Анда ичмасам тамган бер тамчының үләннәр, игеннәр тамырына ятуын аңлыйсың, һәрбер тамчыда тереклек, тормыш яшеренгән. Ә көзге яңгырлар моңлы...
Яңгыр монда шәбрәк яуган ахры. Борылманы үтүгә, зур-зур күлләвекләр очрый башлады... Димәк, урта юлга җитеп киләләр. Тирән чокырга... Тирәнлеге сан чокырдан әллә ни артык булмаса да, атналар буе кипми торган сазлыклы-баткаклы балчыгы өчен шундый исем тагылган, шоферлар каһәрли торган бер урын иде бу. Ел саен бүрәнәләр тәгәрәтеп кенә яңа күпер сугалар, ел саен яз башында тракторлар үтеп-сүтеп ул күперне ватып, чәрдәкләп бетерәләр. Аннары шоферлар җәй буе күпер төбендәге зирек, тал әрәмәсен ботарлыйлар...
Машинаның йөреше акрынайды, тәгәрмәчләр кәҗәләп таеп-таеп китәләр иде.
— Чана кебек салулый.
— Үтә алырсыңмы, Галимҗан абый?
— Үтәргә кирәк иде, Сөмәя.
Яз көне бульдозерлар өйгән балчык дамба җебеп аккан, монда аерата сак булырга кирәк. Галимҗан кайда нәрсә ятканын ачык хәтерли иде. Күпергә хәтле зыянсыз гына килеп җиттеләр, машина янтаеп- янтаеп алгалады, андый вакытларда кыз чытырдатып күзләрен йома һәм егеткә тотына иде.
Бу юлы да машина шактый нык янтайды, тукталды, көчәнеп алга омтылып карады, кузгала алмады. Тагын, тагын омтылып, тырышып азапланды, тәгәрмәчләр, сыек балчыкта боламык болгатып, зыр-зыр әйләнделәр.
— Утырдык, — диде егет, кызга карап. Аның күзләре көләләр иде.
— Ныкмы, Галимҗан абый?
— Утырсак нык инде, — диде егет. — Казынтылы урып.
Ул кабина ишеген ачып янтаеп артка каерылды.
— Күлнең нәкъ уртасында. Төшмә, төшмә, Сөмәя!
Егет чупырдап төшеп китте. Кыз да карап-карап торды да туфлясын, оекларын салып аның артыннан иярде. Су салкын, җил кисеп-кисеп исә иде. Галимҗан кабина артына беркетелгән көрәген алып тәгәрмәч янына иелде.
— Казырга туры килә, —диде ул, кулларын төкерекләп.
Кыз башта берни дә күрә алмаган иде, бераздан күзе караңгыга ияләшә төште, ул егетнең эшенә карап:
— Көрәгеңне алай текә тотма, Галимҗан абый, — диде. Күпердән ерак та түгел куаклар караеп утыра иде.
— Балтаң бармы, Галимҗан абый?
— Шунда, кабинада, — диде егет, еш-еш сулу алып.
Бераздан шатыр-шотыр агач сынганы ишетелә башлады. Егет сокланып караңгыга карады:
— Сөмәя, син бит ак күлмәктән!
— Алай димә әле син, Галимҗан абый.
Егет казыды, кыз кочак-кочак ботак-сатак китереп торды. Шактый озак азапландылар. Тез тиңентен су балтырларны өшетә, тирләгән аркаларны суык җил кыйный иде.
— Хәзер кузгалып карыйбыз, — диде егет.
— Галимҗан абый, бу юлларны берәр заман рәткә салырлар микән?
— Салуын салырлар. Анысы шиксез. Тик менә мин белә-белгәннәв юл төзүче оешмада начальниклар гына алышына. Ә юллар һаман шушындый...
Агач-магач түшәлгән юлдан да машина тиз генә чыгарга ашыкмады. Тәгәрмәчләр ботакларны чәчеп, атып-бәргәләп бер урында әйләнделәр. Кыз ялан аяклары белән тая-тая иңе белән әрҗәне алга этте. Менә тәгәрмәчләр сыек пычрак белән аны коендырып алга таба кузгалдылар, ул бар көченә:
— Бара, бара, китте, Галимҗан абый! — дип кычкырды.
Машина салмак кына кузгалды, күпер өстенә керде һәм үрне менеп җиткәч кенә тукталды. Егет кабинадан сикереп төшеп кызны чакырды:
— Монда кил, Сөмәя.
— Бармыйм.
— Нигә?
— Мин лайга батып беттем, Галимҗан абый.
Егет эре-эре адымнар белән сикергәләп кыз янына төште, үргә алар җитәкләшеп менделәр. Ут яктысына чыккач бер-берсепә караштылар һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.
— Миңа ачуланасыңмы, Сөмәя?
— Нигә инде, Галимҗан абый! Шундый күңелле булды, шундый кызык!..
— Молда ерак түгел чишмә бар, — диде егет, кыюсыз гына. — Юынып алабызмы әллә?
— Кайда чишмә, кайда елга барын син беләсең инде, 1 алимжан абый! Хәтереңдәме, мин бәләкәй чакта син безне жыеп Тугай суына баланга алып барган идең?
— Онытмадыңмыни әле шуны?
— Карыным ачып, кайтыйк инде дип җылаганым да хәтердә... Әйдә, юынып киләбез, Галимжан абый!
Кыр өстеннән дөм-караңгыда җитәкләшеп бару нинди рәхәт? Төн салкынча, жил һаман туктамый. Төн шундый матур, күк аязган, яңгыр юган күкнең кара шәленнән йолдызлар тамарга торалар. Аяк астындагы юеш .үләннәрне кабартырга тырышып, җил йөгерә.
— Чишмәгә еракмы әле?
Кызның күзләре зур булып ачылганнар.
— Менә моида, чокырда.
Алар җитәкләшеп төшә башладылар, кыз ялан аяк булганга таймый иде, егет шуып-шуып китсә дә аның кулына тотынып калды. Эре-эре яфраклар белән капланган чокыр төбендә тонык кына су ялтырый иде.
— Менә ул!
— Бу бит Хәйри кизләве!
— Әллә килгәнең бармы?
Кыз сүзсез генә ым какты.
— Шушы чишмә янына агач утыртырмын дип йөрим, һаман өлгерә алмыйм.
— Мине дә алып килерсеңме, Галимжан абый?
— Алайса бергәләп киләбез!.. Минем монда өрәңге, имәннәр утыртасым килә. Нык агачлар. Озак үсәләр алар, ләкин мәңге утыралар. Юын, Сөмәя.
Кыз су өстенә иелде дә озак кына карап торды:
•— Галимҗан абын, кара әле, йолдызлар...
Су өстендә кызның дерелдәп торган күләгәсе белән янәшә сансыз- исәпсез йолдызлар йөзә иде.
Ул кушучлап су алып шопырдатып юына башлады. Егет аннан күзен алмыйча текәлеп карап тора иде. «Менә хәзер, менә хәзер!» дип типте аның йөрәге. Ул юынып кына бетерсен дә... Менә хәзер... Үзендә ниндидер арыганлык сизеп, егет ярга утырды. Кыз чишмәгә иелгән килеш аңа борылып карады.
— Нинди салкын, юеш яфраклар.
— Ә син ал арның исемнәрем беләсеңме?
— Белмим.
— Үги ана яфраклары дип атыйлар аларны.
— Нигә микән, Галимжан абый?
Егет, кулында, үги ана яфракларын бөтереп, сөйләп бирде:
— Ул исемне тапкан кеше шагыйрь булган... Гомумән, безнең бабайлар шагыйрь булганнар алар! Күккә караганнар да Киек каз юлы дигәннәр. Тимер казык йолдызын белгәннәр. Җиргә караганнар да менә шушы ин төссез, салкын чокыр яфракларына үги ана исемен биргәннәр.
— Сәер исем...
— Бу үләннең чәчәге яз башында, кар китүгә үк чыга. Кайбер авылларда аны умырзая дип тә йөртәләр. Бездә кимәшә башы дип атыйлар. Кпмәшәсе нидер тагын, яздыр, мөгаен.
Күргәнем бар! Чәчәге сап-сары була, яр буенда сибелеп утыра.
Чәчәген ата, ә яфрагы һаман юк. Яфрак белән чәчәк бервакытта да очрашмыйлар. Яфрак үсеп чыкканда чәчәге беткән була инде.
Бер дә, бер дә очрашмыйлармы? Кызганыч...
Егет тә, кыз да ниндидер серле мәгънә алган салкын яфракларны
җыя башладылар. Яфраклардан ниндидер төче саз исе, ләм исе аңкый иде. Галимҗан үз кулындагы яфракларны кызга сонды.
— Менә!
Алар икесе дә тавышсыз гына көлеп җибәрделәр. Кайдадыр еракта машина гөжләгән тавыш ишетелеп китте.
— Сәгать ничә икән, Галимҗан абый?
— Белмим, Сөмәя.
Ул көннең озынлыгын уйламас өчен сәгатен өйдә калдырган иде.
— Ишетәсеңме, Галимҗан абый?
— Ишетәм, Сөмәя. Зәй ягыннан берсе кайта.
Беравык тын алырга да базмыйча тыңлап тордылар.
— йөгердекме, Галимҗан абый?
Сөрелгән җир өсләп кенә юлга йөгерделәр.
— Сиңа салкын тимәсме?
— Бүген юк!..
Юлда ал арның машинасы юаш кына көтеп тора иде. Зәй ягыннан килүче машина һаман якыная, гөжләве ачыграк ишетелә.
— Галимҗан абый!
— Әү, Сөмәя.
•— Нинди машина булыр бу?
— Ибраһим булырга тиеш.
— Мин аның белән кайтып китәм.
Егет үз колакларына үзе ышанмады:
— Снн миңа үпкәләдеңме?
Кыз егеткә сыеныбрак, аңа иркәләп әйдәште:
— Мин бүген бик бәхетле, бик... Тик соң инде! Снн әйләнеп кайтканчы әле... Миңа иртәнге савымга өлгерергә кирәк... Аннары көн яктысында бу өс-баш белән кайтып керү дә уңайсыз булыр.
Кызның сүзләре акыллы иде. Егет карышырлык дәлилләр тапмады, тик аңа нигәдер бик күңелсез иде. Тагын шулай гына, сүзсез-аңлашу- сыз аерылырлармы алар? Ул ниндидер тирән мәгънәле сүзләр эзләп азапланды. Шул арада теге машина килеп тә җитте.
— Син нәрсә, ватылып ятасыңмы әллә? — диде Ибраһим, күрешкәч.
— Юк. Сине көтәм. Менә Сөмәяне утыртып кайт инде син.
— Сөмәяне? Каян кайта ул?
— Киек каз юлыннан! — дип көлде кыз һәм Галимҗанның зур, кытыршы учын үзенең нәни, кайнар кулы белән сыйпады.
— Рәхмәт сиңа, Галимҗан абый!
— Хәерле гол, Сөмәя!..
Кабинага кереп утыргач кына, Ибраһим кызның өс-башы шактый юеш, пычрак икәнлеген абайлады, һәм кулындагы яшел яфракларга күрсәтеп:
— Шушы себерке өчен килдеңме әллә? Әйт әле, нинди ырымы бар аның? Үзебезнең Чүке буенда да күп ич алар, — дип тезеп китте.
Кыз эндәшмәде, яфракларны күкрәгенә кысты.
Сөмәя дөрес әйткән икән, көн тугач кына әйләнеп кайтты Галимҗан. Хәнәфиләр турына җиткәндә, ул ирексездәп машинасын акрынайтты. Иорт янындагы бакчада алмагачлар арасына тартылган кер бавында очып китәргә җыенган дәү аккош кебек ак күлмәк җилферди, бакча як тәрәзә төбендә зәп-зәнгәр вазада аксыл-яшькелт үги ана яфраклары балкып утыра иде. Егет туктап тормады, урамдагы бозауларны, казларны өркетә-өркетә урам буйлап югары очка менеп китте.