Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фронтовиклар хатлары


МУСА ҖӘЛИЛ ХАТЫ
ИМАМ2 ДУС!
25 март, 1942 ел
Миннән дусларча сагынып сәлам. Мин сиңа үземнең Волхов фронтына батальон хәрби комиссары булып китүемне әйтеп, хат язган идем инде. Малая Вешера шәһәренә мнн 4 мартларда килеп җиттем. Шуннан бирле фронт Политидарәсе карамагында торам. Көн саен частькә җибәрүләрен көтәм. Монарчы мнн армиядә булмаганлыктан. күрәсең, мине хәрби комиссар итеп җибәрү эше һаман да сузыла килә. Шулай ук мин штаб кушуы буенча теге яки бу махсус заданиеләр үтим, фронттагы алдынгы частьләр- гә командировкага барып кайткалыйм. Әле күптән түгел генә 10 көнлек командировкадан кайттым. Алгы сызыкта булып, заданиеләр үтәдем, интегеп беттем, гел ут астында булдым, ләкин бик күп гыйбрәтле нәрсәләр күрдем.
Үзегез сон ни хәлләрдә яшисез? Миңа хат языгыз. Моннан элекке хатымда мин сиңа ике үтенечемне әйтеп язган идем: аның берсе — фронтта язган шигырьләремне Гослитиздатта китап итеп чыгару' мәсьәләсе Гослитиздат кечерәк бер китап итеп, минем фронтта язган шигырьләремне бастырып чыгармакчы. Алар минем ул шигырьләремне алганнардыр дип уйлыйм. Мин аларга шигырьләремнең сузгә-сүз тәрҗемәсен калдырдым, бер өлешен юлдан җибәргән идем. Анысын алганнардыр днп уйлыйм. Тик үзем булмагач, бу эш шул хәлендә ятып калыр дип куркам. Шуңа күрә сиңа үтенечем бар: Гослитиздат минем китапны чыгару эшен ахырына җиткерсен өчен, сии аның исенә төшергәләп торсаң икән. Икенче үтенечем минем армиядәге эшем мәсьәләсенә карый. Мин һаман да билгесез бер хәлдә яшим әле. Мин хәрби белгеч түгелмен, армиядә булганым юк. хәрби тәҗрибәм дә юк, шул сәбәпле миңа һаман да әле (штаттан тыш эшләсәм дә) должность бирә алганнары юк. Ока Городовиков •3 җитәкчелегендә оештырыла торган милли частьләрдә минем өчен эш күп булыр иде. Мине миллн частьләргә Татарстан газеталарының хәрби комиссары итеп җибәрер өчен, Фадеев Мәскәүдә кайбер эшләр эшләгән иде инде. Тик үзем көтмәгәндә китеп баргач, бу эш тә өзелде. Мине милли частьлар кызыксындыруының сәбәбе шул: мин, милли язучы буларак, анда зур файда китерә алыр идем. Актуаль темаларга шигырьләр язудан тыш, мин частьләрдә частьнең тарихы һәм батырлыклары турында зур әсәр язу өчен материал җыя алыр идем. Бу эш тә, ягъни мине милли частькә күчерүдә, өлкә комитеты һәм Фадеев 4 аша синең ярдәм итүеңне сораган идем. Мии хәзер Волхов фронты карамагында.
Фронттагы эшләремнән тыш, мин мөмкин булган кадәр иҗат эшләре белән дә шөгыльләнәм: шигырьләр, җырлар, хикәяләр язам. Соңгы вакытта язган шигырьләремне «Кызыл Татарстан» редакциясенә һәм Кашшафка •••• («Совет әдәбияты» һәм җыентык өчен) җибәрдем. Язылып бетмәгәннәре дә бар әле.
Барлык дусларга сәлам тапшыр.
Хатны мондый адреска яз: гор. Малая Вешера, Ленинградской обл., Октябрьская ж. д., Набережная, д. 7«г» Ходус П. С. для Залилова М.
Кулыңны каты кысып ■— Муса дустың.
2 Т. Имаметдвнов — ул елларда Татарстан язучылары Союзы председателе.
3 Оха Иванович Городовиков Ватан сугышы елларында, генерал-инспектор оуларак, совет Армиясеме запас частьлар оештыру эше беләк швгыльлаяә.
»»• Язучы А. А. Фадеев.
• Язучы Гази Кашшаф.
ӘХМӘТ ФӘИЗИ ХАТЫ
ШИРЬЯЗДАН ДУС!
Минем беренче хат сезгә барып җитмәдеме, әллә җавап бирүне артыксындыгызмы, белмим. Ләкин мин тагын язарга булдым. Бу юлы мине каләм алып хат язарга мәҗбүр иткән нәрсә «Кызыл Татарстанлда Сәгыйтов 1 турындагы некролог. Нәрсә бу, Ширьяз, нишли бу безнең актерлар? Мин беләм, ул авыру иде, больницада ятып чыкты. Ну бит ул аннан хәл алып чыкты? Бу хәбәрне ишеткәч, ирексездән күз алдыма Уральскийның үлү обстановкасы килеп басты. Артистларыбызны^ үлүендә без үзебез гаепле түгелме? Ягъни, алар тере чакта без үзебезнең дуслык, дуслыктан да югарырак рәвештә үз талантларыбызга карата иҗтимагый, тарихи миссиябезне онытып җибәрмибезме? Мин беләм, сәнгать кешеләре арасында үзенең шәхси благополучиесы эченә төренеп, иҗтимагый, тарихи интерес өчен төкереп караучылар юк түгел. Мин һәрхәлдә сине алар арасында күрмим, Сиидә татарның яна буын сәнгать эшчеләрендә булырга тиеш иҗтимагый ялкын бар һәм синең кебек егетләр театр мохитында юк түгел. Мин монда, сугышның алгы сафында, сугышчыларның бер-берсен ничек хөрмәт итүләрен, мондагы дуслык-иптәшлек тойгысының зурлыгын, иптәше өчен үзен корбан итәргә әзер торуын күреп исем, акылым китә. Бәлки шуңа күрәдер, һәрбер тылда миңа ацлаешсыз рәвештә югалып тора торган талантларны ишетү миңа монда ни өчендер ят, гайре-таби- гый и чорт белсен нәрсә! Уральский! Арапова! Ул да җитмәсә Сәгыйтов! Сайлап алган кебек бит! Кешеләре нинди, ә? Чорт возьми!
Сарымсак, егет дус, нидер эшләргә кирәк. Күбрәк ялкын! Калганнарны, тереләрне сакларга кирәк. Тиешле югарылыкка менеп, хөкүмәт трибунасына җитеп! Тиешле шартлар тудырып! Үзгәчә мөмкин түгел. Сугыштан соң сафларны барлаганда бу бездән соралыр. Моның өчен без һичшиксез җавап бирергә тиеш булырбыз. Бәлки мин моннан кайтмый калырмын. Ул хәлдә бу минем васыять булып калсын. Мин бу мәсьәләгә (кадрларны саклау мәсьәләсенә) артык дәрәҗәдә әһәмият бирүемне аңлатмак булам соңгы сүзем белән.
Бу хатны алу белән син, әлбәттә, иренмәссең, җавап язарсың. Җавапларың рәтендә онытма әле, театрның, аерым артистларның хәле турында яз! Зәйни абый Солтаиов авырып йөридер иде бит, аның хәле ничек? Яңа иҗат планнары? Пьесалар? Таҗи белән Нәкый нишлиләр, кәефләре, настроениеләре ничек, планнары? Таҗи бер геиә хат язды, Нәкый бер дә язганы юк. Мин үзем көне-төне диярлек эшлим, җилкәне кашырга дә вакыт юк. Сезгә бетереп җибәрәсе пьеса бетәр-бетмәс хәлдә. Начальстводан шуны һәм башка әдәби эшләрне бетереп, тапшырып килүне сораган идем, хәзергә ул вәгъдә белән гекә чикләнеп калды, җыйнаган материал һәммәсе дә эскизлар хәлендә генә, эшләп бетерергә мөмкинчелек юк. Ә бит алар шулай ук сугышның барышында дөньяга чыгулары ягыннан эффектлы һәм кирәкле. Ну, ә «Тукай»ны нигә быел бер геиә тапкыр куйдыгыз? Опера театрында минем ике әйбер эшләнеп бетеп ята икән (газетада укыдым). Алар хәзер нинди стадиядә икән? Моны синнән сорыйм, чөнки операдан бу турыда бернинди мәгълүмат алганым юк. Язган хатка каршы җавап язмадылар Һәм мин үзләреннән хат алмый торып, аларга язмаска булдым. (Җ. Фәйзинең бер хосуси хаты гына бар.) Таҗига һәм Нәкыйгә әйт әле, хат язсыннар. Безнең тормышта тылдай килгән хат бик зур урын тота, онытма, яз, яздыр. Әлхановка миннән сәлам әйт. Шулай ук минем сәламемне бөтен коллективка тапшыр. Мин театрны моңарча сагынмаган кебек сагынам, сезне бик, бнк күрәсе һәм әңгәмәләшәсе килә. Монда мин сине һәм Бибине5 6 белә торган бик шәп бер егетне очраттым. Казагыстаннан. Салихов Абдулла. Эшче. Хәзер сапер-разведчик. Ул хәзер укырга киткән дип ишеттем, элемтә югалды. Галия ничек? Кәефе, кичерешләре, уңышлары? Аңа миннән иң җылы сәламем. Икегезнең дә кулыгызны дусларча кысып — дустыгыз Әхмәт.
Р. S. Минем иптәш Г. Хәбибтән 7 шундый ук сәлам. Нәкыйнең хәле ничек, авың да экономик ягы кызыклы түгел иде бит? Хәзер ничек, театр аңа ярдәм итәме, барысын да яз әле, Ширьяз. Аны бик сакларга кирәк бит!
Адресым; Полевая почта 48. 767-В, миңа.
* Сәгыйтов, Уральский. Арапова — Галнәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары.
’ Биби — Шкрьяздан Сарымсакоаиың апасы.
7 Габделхәй Хәбиб — журналист.
ФАТИХ КӘРИМ ХАТЛАРЫ
НУРИ1 ДУС!
19. VI. 43 ел.
Сагынычлы сәлам сиңа. Терелгәнсең, «Зоя»ны уңышлы итеп бетергәнсең.. Котлап кулларыңны кысам. Тулысы белән «Зоя»ны һәм аннан сон язганнарыңны бик укыйсым килә дә бит, каян алыйм. «Зоя»ны Мәрьям Дибаева 8 9 да мактап язган. Хәзер мин синнән дә яман көнләшеп йөрим.
Язгалыйм. «Совет әдәбняты»н, «К- Татарстан»ны караштыргаласаң, күргәлисеңдер. Ләкин барсы да чыгып өлгерә алмый. Май — июньдә «Шакир Шигаев» дигән пьеса бетердем. Озакламый Казанга җпбәрәм. 4 пәрдә, 9 күренештә. Үземчә, начар түгел кебек. Ачулары килсә, бәлки Академия театрында да куеп ташлаулары бар. Пьесаны озаткач, яңадан шигырьләргә керешәм. Ул зур проза өстендә арыдым. Сәламәтлегем, кәефем, тормышым яхшы. Госпитальдән соң яңадан сугышка кергәнем юк әле. Урта командир хезмәтен үтим. Үзең беләсең, безнең монда алгы сызык тормышы. Нервалар һәрвакыт уйнаклап, ашкынып тора. Хәзергә хуш. Коптилкамның мае бетеп бара. Хат көтәм. Үзең әйтмешли, вакытың булмаса да яз. Хатыңны 19. VI. 43 тә алдым. Чөнки адресым үзгәрү сәбәпле соңлабрак килде.
Кулыңны кысып—Фатих Кәрим.
НУРИ ДУСКАЙ!
18. VIII. 43 ел.
Ераклардан торып кайнар сәлам үзеңә. Мин үзем хәзергә исән-сау. Бөтен көч белән хезмәт итеп, көрәшеп яткан көн. Соңгы хатыңны алдым, йөрәкне аңлап, чын иптәш итеп язган хат күңелне күтәрә, өметне канатландыра, рәхмәт, дус. Шуңа күрә дә синең белән тизрәк күрешәсе, бәхәсләшә-бәхәсләшә, янып-ялкынланып бергәләп иҗат итәсе килә, шулай иҗат итеп туган поэзиябез күгенә җәүһәрләр тезәсе килә.
Үзең аклыйсың, бу көннәрдә иҗат белән шөгыльләнеп булмый, шигъри юлларны рифмалар белән бизәү урынына автомат дисксына патрон тутыру һәм аны дошманга- яудыру белән мәшгуль. Шулай да «Мортаза» дигән поэма төсендәрәк бер башланган әсәрнең черновигы шинель кесәсендә йөри. Ара-тирә шуны тартып чыгарып, берәр генә юл булса да язгалап куям. Бәлки шулай итә-итә язып бетерермен әле берәр заман. Соң үзең нәрсәләр иҗат итәсең? Мине тагын бер әйбер кызыксындыра, снн үзеңнең теге мин синең янга госпитальгә бергәләп барган илһамчың турында бер хатыңда да бер авыз сүз дә язганың юк. Ул кайда, исән-саумы, үзара кәефләрегез ничек. Тагын нинди яңалыклар бар, Казанда булгалыйсыңмы, әдәбият дөньясы ничек сулый, нинди яңа әсәрләр барлыкка килә. Мин «Моң һәм көч» дигән яңа шигырьләр җыентыгы җибәргән идем. Басабыз, дип хәбәр килде.
Хәзергә хуш. Кулларыңны кысып — Фатих Кәрим.
НУРИ!
Ялкынлы сәлам. Хатларыңны алып торам. Рәхмәт. Син эшлисең, иҗат итәсең, мин шатланам һәм сокланам. Минем, менә берничә ай инде, кулыма каләм алып, бер юл шигырь язганым юк. Белсәң иде, һнч кенә вакытым юк. Ә язасы килә, башта әллә нинди темалар кайный. Юк, миңа оешмаларыбыз бертөрле дә иҗат шартлары тудыра алмадылар. Хатыным, ике балам исеменнән, тормышының авыр булуы турында зарланып яза. Билгеле, мондый хатлар тәэсирсез калмыйлар. «Совет әдәбияты» журналын 7 нче саныннан соң күргәнем юк. Әллә чыкмый, әллә җибәрмиләр.
Минем көннәр бик борчулы үтә. Бу арада хат язучылар да бик сирәгәйде. Соңгы Казан, әдәбият хәбәрләрен ишеткәнем юк. Ярый, хәзергә исән-сау бул. Яна кызыклы хәбәрләр булса, тулырак итеп хат яз. Гимнны тәрҗемә итүгә катнашмадыңмы? Татарча тексты басылса, мина җибәрегез әле.
Кулыңны кысып: Фатих.
13. 2. 44.
8 Нури — шагыйрь Нуря Арсланов.
9 М. Дибаева — журналист.
НУРИ ДУС!
Яңа елның беренче көнендә ерактан үзеңә һәм, үзең әйтмешли, илһамчыңа миннән кайнар сәлам. Сез бик матур итеп яка ел каршылагансыздыр инде. Минем өчен дә берәрне күтәрдегезме? Үзем хәзергә исән-сау әле. «Рус кызы»н алдым. Рәхәтләнеп игътибар белән укып чыктым. Гомумән, бик ошады. Татар поэзиясенә куанычлы бүләк. Болай шагыйрьләрчә дуслык белән сөйләшә торган кайбер урыннары бар. Алары инде исән-сау булып очрашкач сөйләшергә калсын. Поэзия фондыбызга уңышлы хезмәтең белән кулыңны кысам, тәбрик итәм. .
Миндә артык үзгәрешләр юк. Артык язган нәцрә дә юк. Язасы килү генә бар. Хәзергә нсән-сау бул. Тагын да көчле, яңа әйберләр яз. Бу яңа ел жинү һәм безгә илһам дәрьясы китерсен.
I. 1. 1944.
Дустың Фатпх.
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ХАТЫ
ДУСТЫМ НУРИ1
Сиңа озак хат яза алмавым ечен үпкәләмә. Хатыңны һәм «Рус кызыеңны алдым. «Рус кызын» алу белән үк бер тапкыр, аннан соң тагын бер тапкыр укып чыктым. Мин аның хакында сиңа киңрәк язармын дигән идем, ярый инде хәзергә болай гына языйм әле.
Табигать шуның өчен дә ул табигать — анда һәртөрле могҗизалар булып тора. Кеше дә шулай ук — Ил өчен, халык өчен булган кискен моментларда намусы бар кеше искиткеч сәләткә ия булганны күрсәтә. Бу көч, бу сәләт аның йөрәгеннән ярсулы ташкын булып агып чыга. Мин сине сугышка кадәр шагыйрь итеп таныганым да юк иде. Ә хәзер синең иҗатка баш иям. Сукыр рәвештә түгел, идеал итеп түгел, ә намуслы рәвештә, шигъриятне аңлап, һәм астан түгел — яинан карап.
Менә шундый әсәрләр белән әсәрләнергә була. Шундый кешеләр белән көнләшә- квнләшә, этешә-тартыша үсәргә, татар әдәбиятының бәхете өчен бөтен көчең сарыф ■итәргә мөмкин. Дөньяда дуслыктан, туганлыктан да өстен булган хакыйкать бар, менә шушы хакыйкатьне, мин, безнең арада мөгамәлә ннчек кенә булса да, тартынмый әйтер идем.
Дөрес, безнең ижатлар күп яктан төрле-төрле: минем үземнең юлым бар, сннең — үзеңнеке. Минем үземнең принципларым бар — синең үзеңнеке. Әмма шигърият өчен уртак бер сызык бар, аннан кем дә чыга алмый, һәм әйтергә кирәк — билгеле бер чорга кадәр шагыйрь аңар тиз генә керә дә алмый.
Мин синең поэмаңның гүзәл якларын санап чыгуны үземнең бурычым итеп куймыйм тик шуны гына әйтәм, ул минем күз алдымда, синең фронтка китәргә рөхсәт алган Зояң кебек — ягъни күгәрчен баласы кебек очып йөри. Поэма кул белән язылмаган, йөрәк белән, кара белән түгел — кан белән. Гакыл белән түгел—шашкынлык белән.
Тик мин шунысыннан куркам, бу поэма синең көчеңнең эпизодик рәвештә иң югары ноктага җитеп, ялтырап калуы гына булмасын. Дөньяда шундый хәлләр дә очрый. Соңыннан шагыйрь үз-үзен узып китә алмый. Хәзергә бу хакта бер сүз дә әйтмим.
Поэмада шигырь төзелеше, техникасы ягыннан аксак урыннар бар. Моны бик тнз һәм гаять оста рәвештә бетерергә мөмкин иде.
Мин сиңа тагын бер нәрсә тәкъдим итәргә телим. Син аралаш рифма белән язып кара әле. Сына, ничек булыр. Бәлки син аралаш кафняләргә бик начар карый торгансың. Әгәр шулай икән—-бу синең ялгышың, Ә менә мин, аралаш рифма булмаса, яза алмыйм. Кечкенәдән бирле принцибым шушы. Кычкырып әйтәм — бу яктан мин хаклы. Чөнки татар шигыре дә чын мәгънәсендә шигырь хокукын алырга тиеш...
Шигырь язганым юк. Менә декабрь үтеп бара, ә бер генә куплет әйбер дә язмадым. Яна елдан кечерәк кенә бер поэмага тотынырга исәбем бар, нәрсә килеп чыгар. Аның каравы, хәзер «Полк намусы» исемле пьеса бетердем.
Сиңа кайбер нәрсәләр язар идем дә, кая керергә урын тапмассың. Кыскасы, бик нык итеп сүгенәсем килә. Ни өчен диген! Басылган китапларның һәм журналның тиражы бик аз — 3 000! Бу бит ахмаклык! Гонорар турында әйтәсе дә юк, хәерче өлеше. Бу яктан яңалыклар булдымы, юкмы?..
Кайтып килергә туры килсә, һичшиксез Буага тияр идем.
Шунда бетерәм.
Сиңа саулык-нсәнлек теләп: Шәрәф.
ЯВ Полевая почта
18715—А
Мударрисову Шарафу Хасиятулловичу.
ГАЛ1НР НАСРЫП ХАТЛАРЫ
Арабыздан вакытсыз китеп барган сәләтле драматург Гамир Насрый —• Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларыбызның берсе. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен ул «Кызыл йолдыз» ордены һәм медальләр белән бүләкләнде.
«Фронт хакыйкате» исемле газета редакциясендә хезмәт иткәндә ул уннарча хикәяләр, әдәби очерклар язып, аларны фронт газетасында Һәм «Совет әдәбияты» ■журналында әледән-әле бастыра килде.
Гамир Насрыйның фронттан миңа язган берничә хаты саклана. Түбәндә игълан ителә торган ул хатлар инде сугыш тәмамланганнан соң. минем «Совет әдәбияты» журналының редакторы булып эшләгән чагымда алынганнар. Гамир Насрыйньщ кайбер характерлы яклары ачыла ул хатларда — фронтовик-корреспондент буларак уз өстене йөкләнгән бурычларны намус белән үтәү өчен тырышып эшләү, күп эшләү; теләсә нинди шартларда җитди әдәби иҗат турында яну-көю; үз-үзенә таләпчәнлек, тыйнаклык... Аннары, сугышка кадәрге иҗатында, ул башлыча клуб сәхнәләре өчен кечкенә күләмле пьесаларны байтак язган иде. Шуңа күрә дә булса кирәк, драматургия өлкәсендә гомумән җитди урын алып торган, әмма вакыт-вакыт тиешенчә игътибар ителми торган мондый жанрдагы әсәрләр турында ул үз хатларында да бик кайгыртып-бор- чылып яза. Аның бу турыдагы уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен бүген дә колак салырлык, уйландырырлык әһәмиятле дип карарга мөмкин.
Газиз Иделле
I
ГАЗИЗ АГА!
Яна ел белән котлыйм үзегезне!
Хатыгызны алдым. Илтифатыгыз өчен зур рәхмәт!
Менә сезгә кечкенә генә бер әйбер жибәрәм. Яраклы дип тапсагыз, басарсыз. Басмасагыз да үпкәм булмас. Тик сездән бер соравым бар: бу әйбернең бер экземпля- рын радиокомктетка тапшырсагыз иде. (Машинкада бастырганнан соң.)
Үткән юлы сез «Кайту»ны 10 11 радиога үз инициативагыз белән биргәнсез. Анысы өчен бнк рәхмәт! Тагын шундый яхшылык эшләсәгез икән, Газиз ага!
Үзебездә хәлләр искечә. Эшлибез. Газета чыга. Иптәшләр сау-сәламәтләр.
Гыйльмановтан2, Шәрәфтән3 сезгә сагынычлы сәламI
Мине белгән язучы иптәшләргә минем дә сәламемне тапшырыгыз.
Сезгә хөрмәт һәм ихтирам белән: Гамир. 5/1-46.
’ «Кайту» хикәясе «Совет әдәбияты» журналының 1945 ел 8 иче санында басылып чыкты. Гомумән. Гамир Насрыйнын фронттай язып җибәргән хикәяләре, очерклары җнтдп эчтәлекле һәм әдәби яктан яхшы сыйфатлы була һәм һәркзйсы журналда басыла бара, радиога да тапшырыл3 иде.
2Гыйльманов Гаии — «Фронт хакыйкате» газетасының редакторы. Фронтта» кайткач, Татарстан китап нәшриятында эшләде. Хәзер пенсиядә. Запастагы полковник.
11 Шәрәф — шул редакциядә бергә хезмәт иткән мәрхум шагыйрь Шәроф Медәррис.
I!
Газиз ага!
Иптәш Әхмәдиев1 аркылы җибәргән хатыгыз өчен зур рәхмәт!
Үзебез әвәлгечә яшибез. Эштә дә артык үзгәрешләр юк. Хәзер яңа урынга күчеп килдек: Карпат таулары итәгендә торабыз. Шәһәрнең исеме, әгәр немецчадан тәрҗемә иткәндә, дип атала. Бу шәһәрдә күңеллерәк, әлбәттә. Кинога, театрга йөрергә мөмкин.
Иптәшләрнең тормышы турында язып тормыйм. Үзләре язарлар. Үземнең тормышымда да мактанырлык бер нәрсә дә юк. 1943 нче елдан бирле яза торган пьесамны һаман ышкылап ятам. 1946 нчы елның башына бетерәсе иде12 13. Аннан соң, Казанга, сезнең янга кайтып килергә дә ярый. Югыйсә, минем матбугат йортының 5 нче катына күтәрелерлек хәлем юк. Сугыш дәверендә кешеләр үстеләр, яхшы-яхшы әсәрләр бирделәр. Ә минем әле сугышка кадәр дә, сугыш вакытында да әдәм рәхәтләндерерлек әйбер язганым юк. Кайбер иптәшләр кебек «курай уйнатып кына» йөрисем килми минем. Әгәр булмый икән, ваз кичәргә кирәк. Союз члены булу гына—язучы булу дигән сүз түгел.
Үзегезгә мәгълүм, сугыш вакытында минем барлы-юклы иҗат көчем вак-төяк әйберләр язуга сарыф ителде. Вакытында анысы да кирәк иде, әлбәттә, бик кирәк иде. Фронт редакциясендә эшләү дәверендә мин йөзләрчә татар егетләре белән очраштым. Аларның батырлыклары турында кыска-кыска зарисовкалар яздым, туган колхозларына хатлар җибәрдем. Гомумән, ул вакытта җиңү эше таләп иткән нәрсәләрне, кулдан килгән кадәре, бөтенесен эшләргә тырыштым.
Хәзер инде бөтенләй башка. Безнең биредә ишетүебезчә, хәзер Казандагы язучылар зур әсәрләр тудыру өстендә эшлиләр булса кирәк. Менә без дә шул максат белән янабыз. (Янып-янып күмергә әйләнмәсәк ярый инде.)
Газиз ага, сезне ихлас күңелле кешеләрнең берсе итеп исәпләп, күңелемне борчый торган кайбер фикерләрне чишмәкче булам. Татарстанның 25 еллык бәйрәме алдыннан татар совет язучылары турында бик куп сөйләнде, поэзиягә, прозага карата да күп кенә фикерләр әйтелде. Хәтта, кайбер кешеләр (үзләрен инде «классик» итеп хис итүчеләр) турында кирәгеннән артык та әйтелде... Ләкин мине бер генә нәрсә борчый. Күп еллардан бирле авыл сәхнәләре өчен кечкенә күләмдә драма әсәрләре язып килгән иптәшләрне ни өчен аренадан төшереп калдырдылар? Драма әсәрләре турында сүз барганда ни өчен Академия театры күзлегеннән генә чыгып фикер йөртәләр? һәм, гомумән, авыл сәхнәләре, шәһәрдәге кечкенә сәхнәләр өчен яхшы сыйфатлы әсәрләр тудыру мәсьәләсе нигә кузгатылмый? Безнең тәнкыйтьчеләребез Академия театрына куелырлык зур полотнолы сәхнә әсәрләре һәм аларның авторлары турында гына фикер йөртәләр. 3 пәрдәлек кечкенә пьеса язуга караганда, ике битле хикәя язуны авыррак, дип уйлыйлар микән әллә алар? Кечкенә сәхнә өчен әсәрләр бирүчеләрне бездә, язучы дип исәпләмиләр, һәм алар арасында тиешле эш алып барылмый. Шуның нәтиҗәсендә вак-төяк драматурглар, яки Академия театрына ярарлык әсәр тудырам, дип провалга очрыйлар, яки кечкенә сәхнәләр өчен әсәр язудан бөтенләй туктыйлар. Ә безнең арада исә боларның һәркайсына мисал табарга мөмкин. Минемчә әнә шулай.
Газиз ага, куп сөйләүнең мәгънәсе булмый, әлбәттә. Мин болай да инде артык лыгырдап ташладым, бугай. Гафу итегез. Тик мин сездән шуны гына сорар идем, авыл һәм шәһәр сәхнәләре өчен кечкенә, җыйнак әсәрләр тудыру эшен үз югарылыгына күтәрергә күптән вакыт инде. Кечкенә генә авыл сәхнәсендә зур пьеса куеп газапланучы колхоз яшьләренең «артист җитми, декорация юк, сәхнә кечкенә» дигән дәгъвәләренә берәрегез колак салсагыз иде, әйбәт тә булыр иде соң!
Журнал өчен әйберләр җибәрегез, дип язгансыз. Башкаларны белмим, ләкин үзем хәзер бөтеа .көчемне биргән булып пьеса өстендә эшләп ятам. Заказ белән генә язылган «газета хикәяләрен» сез барыбер басмыйсыз ич. Журнал өчен бик әйбәтләре кирәк, дип язгансыз. Бик әйбәт язу өчен талант та кирәк, вакыт та кирәк, тагын шунда әллә нәрсәләр кирәк. Язасы әйберләр куп, ләкин хәзер кул-аягымны әлеге дә
12 Шул редакциядә бергә хезмәт иткән иптәш Әхмәдиев ул чакта Казанга килеп киткәк иде.
13 Монда телгә алынган пьесасының эчтәлеге^ язмышы миңа билгеле түгел, Ул Ватан сугышы героикасың чагылдыруга багышланган булгандыр дип уйларга мөмкин. Әмма сугыштан соң аның мондый пьесасының сәхнәдә куелганы я басылып чыкканы юк бугай. Ихтимал, аның кулъязмасы язучының шәхси архивында саклана торгандыр.
1 Икенче зур хатының язылу вакыты куелмаган, ләкин эчтәлеге аның да сугыш таманланганнан соң язылганын күрсәтә. (Г. Иделле искәрмәсе.)
баягы шул пьеса бәйләп тора. Инде ул да барып чыкмаса, «егылып кына үләсе* кала. Матбугат йортының 5 нче катына түгел, беренче катына да менәлмнчә хур булырсың. билләһи.
Ярый, хушыгыз, Газиз ага! Әгәр теләсәгез, хат язуыгызны үтенеп калам.
Мине белгән иптәшләргә сәлам тапшырыгыз.
Сезне сагынып, сезгә хөрмәт белән: Гамир.
Р. S. «С. Ә.» гел килеп тора, анысы өчен сезгә зур рәхмәт! (Тик күз генә тиеп куя күрмәсен.)
Гамир '.
МАНСУР ГАЯЗ ХАТЛАРЫ
КАДЕРЛЕ АПАМ САТЫЙГА!
Сиңа кайнар сәламнәрем барсын. Үзем сәламәт, күңелем тыныч. Тик синнән бер хат та ала алмау эчне пошыра. Инде бит тиздән бер ел сине күргәнем юк. Синең белән сөйләшә алмыйм. Ичмаса хатыңны да ачып укып булмый. Әниләрдән берьюлы 3 хат алып укыган идем. Аларның хәлен, тормышын белү мине бик куандырды, тынычландым. Күреп сөйләшкән кебек булдым. Сиңа һаман хатлар язам. Тик җавап алып булмый.
Без хәзер Калинин өлкәсендә. Фронт якын. Урманда лагерьда ятабыз. Ашау-эчү ярый. Шушы көннәрдә икенче категориягә күчерәләр. Аннан соң ипи, башка ризыклар артырга тиеш. Монда күп тормыйбыз, тиздән фронтка китәбез. Сиңа хатым барып җиткәнче бәлки мин сугышта булырмын.
Көн саен иртән 4—5 сәгатьтән кичкәчә өйрәнү. Монда көннәр салкынча, гел яңгыр, бик кыен.
Сатыйга апам! Бу хатым барып, хәлемне белсәң ярар. Безнең гомер белән үлем янәшә йөрүен беләсең. Исән кайтсам, бик күңелле яшәр идек. Сезне сагынам, уйлыйм. Минем өчен кайгырмагыз. Җитешә алсам, фронттан да хатлар язармын әле. Адресым менә:
Полевая почта № !829, 458 сп. 3 батальон, 8-я рота
Гаязову Мансуру.
Бу адрес үзгәрешсез, мине эзләп табар. Хатларыңны еш язып тор. Мнне онытма, уйла, сагын, ярат, искә ал.
Ишек алдым яшел үлән,
Ишек ачсам да күрәм, Эх, бер күреп сөйләшергә Якын туганнар белән.
Магруфка сәлам. Ул бәлки армиядәдер.
Хушыгыз. Окопта яткан җирдә язам.
Пулеметчы энең Мансур, 16 июнь, 1942 ел.
Сөекле туганнарым, иптәшләрем, дусларым, апам Сатыйга, сенелем Нурсия, сезгә тирән сагыну сәламе. Җиңги һәм башка туганнарга сәлам. Халидәгә, Нурлыга һәм башка мине сораганнарга сәлам.
Апа, сеңелем үзем таза әлегә. Сезгә хатны сугыш эченнән язам. Хатыгызны бер- ике көн соңга калып кертеп бирделәр. Апа, карточкаңны күргәч үзең белән сөйләшкән
кебек булдым. Тормышыгызны һәм хәлләрегезне белдем. Авыр булса да тормыш итә алуыгызга мин шат. Апа, мин сезне уйлыйм, борчылам, сезне кайгыртам. Чөнки бик тату туганнар идек. Исән булсам, сезне онытмам. Минем турыда кайгырту һәм борчылуыгызга рәхмәт...
Менә нәрсә: шигырьләремә акча чыкса, Әнәс Камалга мин үзем синең адресны жибәреп хат язармын, әгәр җитешсәм, исән булсам. Әгәр житешмәсәм, газета-журнал- ларда минем нәрсәләрем чыгу белән син үзең яки Нурсия Язучылар союзына хат язарсыз. Мин: «Өйдә сеңелем генә, ул детдомда тәрбияләнә, әле кечкенә», — дип язармын
Мин сугышта, ничек буласым билгеле түгел. Юкса, җитешсәм Әнәскә хат язармын һәм адресыгызны җибәрермен. Анда — Казанда минем бик күп нәрсәләрем чыгачак. Күп җибәрдем.
Фронт газетасыннан гонорар бирсәләр шулай ук җибәрермен. Магруфтам хат килмәве бик еракта булуыннандыр. Яки күчкән булгандыр... Белмим, мин шулай уйлыйм. Фәүзиягә хат яздым. Әле җавап юк. Бакыйдан хат алдым. Жавап язарга җитешә алмыйм.
Үземнең карточкам юк... Инде кайтып күрешсәк иде. Инде көн итәргә үзегез тырышыгыз.
Исән булсам күрешербез. Мин Һәр минут исән калу, күрешүне көтәм. Нишлисең... Тизрәк, бер бәхет булып, әйләнеп кайтсам иде.
Монда ифрат начар һава. Көн-төн яңгыр. Окоп казырга мөмкин түгел — сазлык. Окопка су тула. Өстән яңгыр. Киемнәрнең кипкәне юк.
Хатлар язып торыгыз.
Мансур.
29 июль, 1943 ел.
СӨЕКЛЕ ТУГАННАРЫМ!
Сатыйга апаем, Нурсия сеңелем, чиксез тирән сагынулар белән тулы иң-нң саф булган сәламнәремне җибәрәм сезгә. Һәм дә җизнәм Ибраһимга миннән сагынычлы күп саләмнәр языгыз, һәм дә Магруфка сәлам языгыз. Шулай ук Рәфкать, Выйкая җиңги һәм башка туганнарга миннән күп сәламнәр барсын. Шулай ук, әгәр һаман да әле йөрәгендә миңа карата җылылыгы булса, Халидәгә бик сагынычлы сәламнәремне әйтегез. Мине сораганнарга, дусларга, иптәшләргә бик күп сәлам.
Туганнарым! Сезгә буш вакытта тагын бер озын хат язам. Сездән бәлки инде тиз җавап килмәс. Сез минекен укыгыз.
Мин инде күп хатлар яздым бу арада, сезне хатсыз торгызмыйм. Август аенда сугышта йөргәндә, аннан 15 ендә ранен булып госпитальгә килгәч 5—6 хат яздым. Госпитальдән семьябызга карата язгап шигырь дә җибәргән идем. Сез минем язганнарым- ның барын да, бигрәк тә шигырьләремне аласыздырмы? Белмим. Бик беләсем килсә дә сездән хатлар ала алмыйм. Бик кыска гына вакыт эчендә дә тормышымда күп үзгәрешләр булды. 15 нче августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр госпитальдә булып, 15 нче сентябрьдә тагын ранен булып госпитальгә килдем. Менә сезгә шуннан хат язам. Бу ике ай эчендә беркемнән хат ала алганым юк. Ә үзем бик күп язам. Әле 20 нче сентя-брьдә генә барлык туганнарга, сезгә, Магруфка хатлар салдым. Тырышып яза торгач сезгә барса ярар иде.
Апай, сеңелем, сезне сагыну һәм сезгә сөйләр сүзләремнең чиге дә юк, бик күрәсем килә, язып кына бетәрлек түгел. Эх, бәхетләр булып кайтсам, мин сезгә барын дз сөйләр идем. Ниләр генә кичми бу ир башыннан! Туганнарым, бик күпне күрдем, бик үзгәрдем, инде бит дүртенче мәртәбәсен госпитальдә генә ятам. Уйлап карагыз, нинди тәэсирләр юк бу йөрәктә, нинди авырлыкларга чыдады бу нервлар! Күп үзгәрсәм дә, бик күп авырлыклар күрсәм дә, исән-сау туган илгә кайтсам, күкрәк кагып горурланырга урын бар, ичмасам. Ватан өчен койган каннарым минем йөземне ак, сүземне пакь итәчәкләр. Тәнемдәге һәр яра эзе бик кыйммәт, бик кадерле. Ватан өчен мин кан коям, бар авырлыкларга түзәм. Ә исән калып, күп авырлыкларга түзгән кеше аның якты, матур, күңелле көннәрен дә күрәсе килә. Эх, исән каласы, шат торгиыш төзеп сезнең белән, дуслар белән күңелле көн итәсе иде әле!
•1. „с. ә.* 5.
Безнең илебезгә ерткычларча басып кергән Гитлер бандасы хәзер артка тәгәри, һәр көнне сез дә радиодан ишетәсездер. Кызыл Армия көн саен алга бара, дошман тар-мар ителә, яңадан-яңа шәһәрләр һәм өлкәләр азат ителә. Нинди зур шатлык! Җиңү көне, күңелле тормыш гөрләр көннәр ерак түгел инде. Эх, менә шул көннәрне мин дә күрсәм иде!
Бу госпитальдә дә озак булмамын. Үземчә !5 нче октябрьләргә кадәр тотарлар дип уйлыйм. Ә бәлки 20—25 ләре дә җитәр. Шуңа кадәр сездән хатлар көтеп карыйм инде. Әгәр хатларым озак йөрсә, ала алмам. Минеке дә, сезнеке дә тиз йөрсә алырмын, ә бәлки 20 ләренә кадәр тотарлар да әле. Ә аинан ннде тагын фронтка. Туганнарым, ноябрьдәме, октябрь ахырында ук булырмы — мин сугышта булырмын, дип уйлыйм. Инде бишенче мәртәбәсендә ни булыр? Я ранен булып сезгә хәбәрем килер, дошманның дө.мегү көннәрен мин дә күрермен, сезнең белән күрешермен. Инде җиңү көне ерак түгел. Я... юк, мин үлмәм кебек. Көтегез, туганнарым... Сул кулымның ярасы бетсә дә, авырга әле, бармакларымны кыса алмыйм. Ахры тамырлары өзелгәндер, нишлисең, барыбер сугышырга кирәк. Ярар иде әле, тизрәк дошман гына дөмексен иде!
Апам, сеңелем, туганнарым, сезнең хәлләрегезне бик беләсем килә. Ничек көн итәсез? Җизни кайтмадымы? Кайтам димәгәнме? Бик кыен яшәмисезме? Быел уңышлар ничек булды? Икмәкләр арзанаймыймы? Үзең бер урында эшлисеңме?
Нурсия өйдәге эштә генәме? Магруфтан хатлар аласызмы? Барлык язган хатларым да барып җитәме минем? Газетага җибәргән шигырьләрем, госпитальдән үземә һәм сезгә карата язган шигырьле ике хатым, аңа кадәрле җырлы хатларым бардымы? Бер урында озак торылса, миңа барын да әйтеп хат языгыз. Язмасагыз да мин аңлыйм, сезгә тормыш кыендыр, апай, ләкин кыен булса да түзәргә кирәк. Әле аз булса да икмәк аласыз, кош-корт, хайваннарыгыз бар, бәрәңге утырттык дип яздыгыз. Кыен булса да түзегез, сезгә, ичмаса, киләчәкне күрергә ышаныч бар, тик түземлек кенә кирәк.
Туганнарым! Минем Казанда шигырьләрем чыкса җыеп барыгыз дип язган идем, аның миңа исән калсам кирәк булачагын сез яхшы аңлыйсыз булыр. Нәрсәләрем басылса да акчасын сезгә җибәрүне сорап, адресымны җибәреп Әнәс Камалга да хатлар язган идем. Аның адресын да сиңа җибәреп хат яздым. Алсагыз кирәк. Инде күп нәрсәләрем басылгандыр, бәлки акча да алгансыздыр? Беркемнән дә хатлар ала алмагач, күчеп йөргәч, мин хәзер берни белмим. Казанга бик күп нәрсәләремне җибәреп, Язучылар союзына кечкенә бер китабымны чыгарыгыз дип тә сорап язып карадым әле. Ни булыр? Минем җибәргән шигырьләремне, җырларымны һәм хатларымны да җуймагыз. Алар миңа — язучы кешегә — кирәк булачак. Былтыр әни үлгәч, әнигә багышлап бик күп шигырьләр җибәргән идем. Барды микән ул? Белмим инде. Ярый, туганнарым, бер йөрәкләрем басылганчы яздым, ....................................................................................................... .. барып җит
сә, сез туйганчы укыгыз. Ярый, хушыгыз. Хатлар язып торыгыз. Барын да языгыз. Менә сезгә истәлек өчен тагын бер шигырь җнбәрәм. Бу хатымны мине сораган һәр кешегә укытыгыз.
Яратам мин матур табигатьне, Аның серле нркеп кочагын. Күзем салган саен булам дәртле, Күкрәкләрнең сизим бушавын.
Яратам мин ал таң сызылуын. Чыккан чагын алтын кояшның; Чөики кояш белән син дә бергә Күтәрелгән кебек буласын.
Яратам мин таң алдыннан җиргә Салкын рәхәт чыклар төшүен;
Дымлы үләннәрнең арасында Татлы җиләкләрнең пешүен. Яратам мин исле чәчәкләрнең Чуар күбәләкләр үбүен;
Тымызык иртәләрдә төшкән кырау Яшел болыннарлы күмүен.
Яратам мии клеверлы кырда Тәмле бал исләре аңкуын.
Бал кортлары татлы нектар алып Бакчаларга очып кайтуын.
Яратам мин иртән көтүченең Кулга алып көмеш кураен
Көтү кусын өчен яшь киленнең Моңлы итеп сузып уйнавын. Яратам мин кырда мул игеннең Каерылып, шаулап үскәнен. Иңкел урыннарга киртәләнеп Ап-ак булып томан төшкәнен. Яратам мин офык итәгендә Күкселләнеп торган урманны. Атлар узып киткәч, гол өстендә Эссе тузан эленеп торганны. Яратам мин иркен кыр өстендә Арыш исе аңкып торуын; Кояш эссесендә яшь кызларның Ярышып, җырлап иген уруын. Яратам мин кызу эш өстендә Тир агызып бергә эшләргә; Сусагачтын изүләрне чишеп Таш чишмәгә суга төшарга. Яратам мии эссе җәй көнендә Рәхәт күләгәдә ятуны;
Салкын кичкә каршы тальян белән Ял итәргә өйгә кайтуны.
Ярый, туганнарым, ахры минем язар сүзләремнең бетәсе юк, бу шигыремне дә ярты калдырам. Кәгазь бетте. Ул блокнотта күптән йөри иде. Югалмасын дип сезгә җи- бәрәм. Укыгыз.
Хушыгыз, хушыгыз. Мансур.
ч 22 сентябрь, 1943 ел.
ШАМИЛ ГӘРӘЙ ХАТЛАРЫ'
Кадерле әни!
Кадерле туганнарым Рәисә һәм Ләлә!
Менә бүген өченче көнем, мин яңа госпитальдә ятам. Саулык хәлләре шул элеккечә. Туган илгә кайтып җитеп буламы, юкмы, билгесез. Ул бик бәхәсле хәл. Мин инде өч мәртәбә кайтырга җыенып карадым. Ләкин бер нәрсә дә килеп чыкмады, һаман да шул саулык комачаулый. Ә чит җирләр бик туйдырды.
Минем 28.1—46 язган хат кисәген, бәлки, сез алгансыздыр. Тик сез аңа каршы җавап язган булсагыз, миңа аны алырга туры килмәячәк. Шулай итеп, миңа 45 нче ел азагында җибәргән открыткагыздан башка бер хат та алырга туры килгәне юк. Барысына да бер госпитальдән икенче госпитальгә күчеп йөрү киртә булып төшә. Бу яңа госпитальдә ... шактый вакыт торырбыз шикелле. Шуңа күрә бу хатны алу белән миңа тулырак язылган бер хат җибәрсәгез яхшы булыр иде. Шуны да әйтеп языгыз: мин фронтка киткәндә Татгосиздатка калдырган минем ике китапчык, әлбәттә, ул елдагы сезгә билгеле хәлләр буенча, дөньяга чыкмый калгандыр. Бу үткән 5 ел эчендә Казанда, туган илләр тормышында, үзегездә, миңа билгеле булган кешеләрдә нинди үзгәрешләр булды? Үзегезнең хәзерге тормышыгыз ничек? Сугыштай соңгы еллар булгач, әлбәттә, тормыш кыенрактыр.
Артык язардай бер нәрсә дә юк шикелле. Тормышыгызга бәхет, уңышлыклар телим.
Кайнар сәлам белән: Шамил.
20.2.46.
Адрес: Полевая почта, № 11919.
Гараеву Ш.
КАДЕРЛЕ ӘНИ!
Кадерле туганнарым Рәисә һәм Ләлә!
22 нче февральдә язган хатыгызны 14 нче мартта алдым. Ул башта 31868 адресы буенча килеп, аннан миңа бу яңа адрес (Полевая почта № 11919) буенча җибәргәннәр. Шулай итеп мин элекке госпитальдән китсәм дә, ул хат минем кулга килеп эләкте. Аны укып мин беренче тапкыр сезнең тормыш белән беркадәр таныша алдым.
Барысы да яхшы: сез исәннәр, саулар. Барысыннан да элек шунысы кыйммәт. Әлбәттә, мин бик яхшы беләм, авыр сугыш елларында сезгә яшәү бик кыен булган булырга тиеш. Беләм, хәзер дә җиңел түгел. Нишлисең, бөтен илгә килгән хәл. Шунлыктан, авыр тормышны җиңелрәк итеп алып баруны (бердәмлек, татулык, тынычлык һ. б. һ. б. юллар белән) үзеңә карарга туры килә.
Мин әле сугыш беткәндә үземне бөтенләй исән-сау кеше итеп сизә иде.м. Ләкин, күрәсең, сугыш елларында күрергә туры килгән газаплар, җәфалар, кайгы-хәсрәтле кичерешләр, нәләт төшкән фашизм Германиясендәге коточкыч авыр шартлар минем организмга да (башка бнк күпләрдә дә булган шикелле үк) үзләренең төзәлмәслек печать- ләрен салганнар. Мин дөньядагы иң каһәр төшкәй, медицина аның белән көрәшә алмый торган, үзенең исеме белән үк куркынычлы туберкулез авыруына дучар булдым. .у ■ • ' | Шамил ГараП бу хатларын концлагерьдан чыккач, Германиядән — госпитальдән әнисе Рабига апага язган.
Яратам мин эштән сон хәл алгач, Чабак кебек, күлгә чумарга.
Чапкан яшь печәнгә сузылып ятып, Учак ягып, кырда кунарга.
Яратам мин учак каршысында Бик күңелле әкият сөйләргә;
Татлы таң йокысы вакытында Кайтып китүләрне өйләргә. Яратам мин җирне салкынчалан Әкрен генә кояш батуын;
Яна туган урак кадәр айның
Моңсу гына таудан калкуын.
Мин элекке елларда тиф, понос һәм башка авыруларны кичердем. Алардаи асатрак котылган идем. Ләкин монысы инде котыла торган булмады. Нишләтәсең, язмышыңа язылганны күрергә туры килә. Язмыштан узмыш юк,— диләр бит. Үткән ел операция ясап карадылар. Файдасы булмады. Быел февраль аенда инигмоторос (махсус аппарат белән эчкә, үпкә турысына дәва җибәрү) ала башладым. Ләкин аннан да хәзерге шартларда файда көтәргә ярамый.
Миллионлаган алтындай кешеләр сугыш ахырын да күрә алмыйча һәлак булдылар. Моннан берничә еллар элек үк, мәгълүм шартларда, чебен урынына кырылдылар.
Әлбәттә, беренче минем хат минем сау вакытка туры килү, аннан соңгыларын госпитальләрдән язу бнк көтмәгәнчә, бнк күңелсез, бик җайсыз рәвештә килеп чыкты. Авырасымны белгән булсам ул беренче хатны мин һич тә язмаган булыр идем. Бу хәл борчуның көчәю ягына гына сәбәпче булып төште. Беренче хатны язганчы ук авырый башлаган булсам, бәлки, мин сезгә бөтенләй хат язмаган да булыр идем. Чөнки сез ннде мине югалтуга күптәннән күнеккән, ияләнгән булырга тиешсез. Ә мин хат җибәреп күптәннән ябылган яраны яңадан ачкан шикелле иттем.
Бөтен җир йөзенә килгән хәл булгач, мин авырлыкта әрәмгә үткән еллар турында кайгырмыйм, уйламыйм. Тик менә авыру бөтен эшне җимерде. Бөтен перспективаларны юкка чыгарды. Әле (бигрәк тә тормышның иц төбенә төшеп, дөньяны иң ахырына кадәр белгәннән, татыганнан соң, аның ачы мәктәбендә зур сабакларга, яшәү чараларына өйрәнгәннән соң, рус әйтмешли, шунда закаляться иткәннән соң) тормышны бик матур итеп, яңача ялгап җибәрергә була иде. Ләкин, күрәсез, эш киресенчә килеп чыкты. Ә сугышка кадәр яшьлек, балалык аркасында үзем җибәргән хаталарны, гөнаһларны искә алып, күптәннән инде, бераз көенергә туры килә.
Кайту мәсьәләсен аңлату өчен шактый язарга кирәк. Берничә сүз белән генә аңлатып булмый. Нәләт төшкән Германия җирендә торасы килми, туган илгә кайтасы килә, чылбырдагы тоткын шикелле хәлдә ятам.
Кайчандыр миңа елмаеп, шатлыклар белән килгән яз хәзер миңа карашын үзгәртте, аркасын борды. Быелгы яз ннде минем тормышка яный. Ул ннде элекке шикелле дус түгел, ә бәлки дошман. Яздан исән калу бик бәхәсле хәл. Германиядә бөтен ел буе чң начар климат булып тора. Юешлек, яңгырлар, сырость. Болар безнең авыруга начар йогынты ясый. Ризык мәсьәләсе дә безнең авыру өчен кирәкле дәрәҗәдә түгел.
Көннәр монда постельдә ятып кына узмый. Клубта кино-картиналар, концертлар була. Библиотека бар. Минем белән Казан кешеләре, якташлар да яталар.
Яшермим, сезнең бу хатыгызны алгач мина растроиться итәргә генә туры килде. Ул нинди кайгылар, ул нинди елаулар? Әлбәттә, гомумән ана кешеләрнең күңелләре йомшак булучан. Ләкин, үзегез беләсез, авырган артыннан авырып булмый. Кайгылар белән мавыгу зур зарар гына. Аларның бик күңелсез нәтиҗәләр китереп чыгаруы мөмкин. Үз тормышыңда да юк-барларга борчылу гадәтләрен булдырмаска кирәк.
Хәзергә җитеп торыр.
Сезгә тыныч, бәхетле тормыш телим. Тиз вакытларда туган илгә кайтып, сезнең белән күрешүне теләп калам.
Кайнар сәлам белән—Шамил.
15.3.46.