Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЛИН КӨНДӘЛЕГЕННӘН


1945 нче ел, 25 апрель.
Өч-дүрт көн инде Берлинда урам сугышлары бара. Гитлер һәм аның мең кәррә ләгънәтләнгән башкисәр солдатлары, офицерлары соңгы көннәрен, соңгы сәгатьләрен кичерә. Фашист ерткычларның ояларын туздыру, беркайчан да баш күтәрә алмаслык рәвештә, аларны тар-мар итү өчен безнең баһадирлар аяусыз сугышалар. Беренче Украина фронтының «Ватан намусы өчен» исемендәге газета корреспонденты сыйфатында мин дә үзебезнең сугышчылар белән бергә.
Снаряд, миномет, пулемет тавышлары бергә кушылып дәһшәтле күкрәү булып ишетелә. Безнең самолетлар шәһәр өстенә бомба яудыралар. Тетрәнә Берлин, яна, җимерелә. Күңелне ниндидер бер тойгы чорный. Курку да, кызгану тойгысы да түгел бу. Газаплап үтерелгән картлар, миллионнарча ятим калган балалар һәм аналарыбыз өчен үч алу тойгысы микән әллә? Белмим. Бәлки безнең солдатларыбызның кыюлыгы өчен горурлану тойгысыдыр бу? Мөгаен барысы да бергәдер инде.
Кырык үлемнән калып Берлинга килеп җиткән һәм аяусыз урам сугышлары алып бара торган егетләребез арасында якташларымны да очраттым мин. Алар: Лаеш районының рус егете, кыю сапер Иван Лапшин; дистәләрчә фашистның башына җиткән, күп кенә техникаларын яндырып тимер ватыкларына әйләндергән татар солдаты Галиәхмәт Рәхмәтуллин; бер сугышта гына да уннан артык дошманны кырып ташлаган башкорт егете Насыйп Туктаров, шундый ук батырлык күрсәткән мордва егете Илья Николаев...
... Игътибарыбыз штатский кием киенгән һәм Берлинны калдырып безнең тылга чыгып бара торган немецларга юнәлә. Алар беләкләренә ак бәйләгәннәр дә төркем-төр- кем булып өзлексез агылып торалар. Бу ак бәйләм, шулай ук капка башларына, өй түбәләренә һәм тәрәзәләргә эленгән ак флаг, ак җәймәләр барысы да җиңелү билгесе, мәрхәмәт, шәфкать сорап баш ию, тез чүгү билгесе. Бу немецларны инде безнең алдагы частьләр җентекләп тикшергәннәр һәм тылга үтеп чыгарга мөмкинлек биргәннәр. Ара-тирә араларында урта яшьтәге кешеләр һәм яшьрәкләр дә очрый. Ихтимал, алар арасында иң явыз фашнет-үтерүчеләр дә бардыр. Бәлки Гнтлер үзе качып бара торгандыр... Гиммлер, Геринг кебек иң явызлары... Ләкин без аларны туктатып тормыйбыз. «Сез кем?» — дип тә сорамыйбыз. Чу1 Шулай да...
— Карагыз әле, әнә теге, маймылга охшаганрак тәбәнәк кеше, Геббельс түгелме соң? — ди минем белән янәшәдә баручы майор Шаров.
— Әйе, кыяфәтенә караганда нәкъ шул, үзе,— ди, аның сүзен куәтләп, майор ■Френкель.
— һәй, Геббельс бу тирәдә йөриме сон, ул, нацистлар иблисе, күптән инде америкалылар ягына таба шылгандыр,— дим мин. Шулай да үзем яңагына ак чүпрәк бәйләп, чатанлабрак баручы тәбәнәк буйлы бу кешегә шикләнеп карап куям. «Чыннан да әгәр шул үзе Геббельс ләгыйнь булса?» — дип уйлыйм эчемнән генә.
Ә чатан исә безнең күз кар а шл арыбыздан коты очкандай, тагын да мескенләнебрәк атлый. Беләм, күзләребездән бигрәк, кулларыбызга кысып тотылган һәм шундук телгә килергә әзер торган автоматларыбыздан курка ул.
— Әйдәгез, барыбер беркая да качып котыла алмый ул хәзер бездән. Әгәр исән- сау калсалар, Геббельсен дә, Гитлерын да җир астыннан булса да эзләп табып, каты хөкемгә тартачакбыз,— ди подполковник Ермилов.
Без әкренләп алга, Берлинның үзәк урамнарына таба юнәләбез.
26 апрель. Берлин, Бу үзе аерым хикәя итеп сөйли торган кызыклы көн. Төне дә маҗаралы. Аны көндәлектә язылганга кара-ганда киңрәк итеп сөйләргә кирәк булганга, ул турыда тулырак нтея язуны икенче вакытка калдырып, өченче көнгә күчәм.
27 апрель.
Урам сугышлары кызганнан кыза, Берлинга кереп бикләнгән гитлерчылар, урам артыннан урам, өн артыннан өй калдырып, шәһәр үзәгенә таба чигенә баралар. Тик шулай да аларның әле бирелергә, корал ташларга исәпләре юк. Аяусыз каршылык күрсәтүне дәвам итәләр. Урам сугышларында яхшы ук зур тәҗрибәләре булган безнед солдатларга һәрбер өйне, хәтта аның һәрбер катык сугышып
алырга туры килә.
...Подполковник Ермилов белән икәү, үзебезнең җиңел машинабыз «Виллисәтэ, сугыш бара торган урамнарның берсенә якын ук килеп туктадык.
— Әйдә, майор, төшәбез дә җәяүләп китәбез... Өйләр буйлап, сакланып кына,— диде миңа Ермилов, бераз карлыкканрак тавышы белән. — Машинада артык барырга мөмкин түгел хәзер. Алгы урамнарда, мөгаен, ут өермәседер...
Шоферны һәм машинабызны бер урам почмагында, ботаклары каерылып сынып төшкән тирәк агачы төбендә калдырдык та алга юнәлдек. Урам буш, яртылаш җимерелгән өйләр, янып я ватылып тукталып калган автомашиналар... Өйләрнең тәрәзәсендә, капка баганаларында шул ук ак флаглар. Димәк, бу урамнар инде безнекеләр кулында. Урамда, ишек алларында үле гәүдәләр, кан... кан эзләре. Әнә санитарлар безнең яралыларны алып киләләр. Кайберләре үлем хәлендә. Аларны күргәч, йөрәк сыкрана... Җиңү сәгатьләре җиткәндә генә бит...
Шулай да безнең солдатлар үлем белән исәпләшеп тормыйлар, кыю сугышалар, йөзләрендә шатлык нуры, җиңү горурлыгы. Шушындый куркыныч та, шатлыклы да, авыр да булган тарихи минутларда Берлинда булуым белән үзем дә горурланам.
Алдынгы сугыш сызыгыннан без әле ике-өч кварталлар чамасы артта. Ләкин шулай да көчле шартлаулардан колак тона. Снаряд, мина ярчыклары безнең тирәдә выжылдап очып кына торалар.
Әнә тар гына урамның теге ягында биш катлы зур йорт. Тәрәзәләре ачык. Пыялалары ватылып беткән. Ара-тирә шул йорт эчендә безнең солдатлар күренеп-күренеп кала. Шул йортка юнәләбез.
— Урам аша йөгереп чыгарга кирәк,— ди подполковник. Нибары ун-унбиш метр ара. Мии өй почмагына җиткәч, бераз гына тирә-якка күз атып торам да, артымнан унбиш-егерме адымнар җир калышып килгән подполковник иптәшемне көтеп тормас- тан, бераз иелә төшеп, урам аръягына йөгерәм.
Гөнаһ шомлыгы икән!.. Берничә секундка ашыктым ахры... Кирәк бит!..
Нәкъ шул секундта гына пулемет һәм автомат очередлары... Сизәм, минем эчемнеме, әллә ботымнымы нәрсәдер яндырып китте. Яраландым, димәк... Шунда ук туктадым да ярамны капшыйм.
— Үлем ярасы гына булмаса иде...
Тиз генә борылам да артка, өй почмагына таба, ышыкка йөгерәм. Почмакта минем хәлне күреп, бераз каушап калган юлдашым Ермилов басып тора.
Р. Ишморат 1946 елда улы Рафаэль белән.
Берлин көндәлегеннән
— Яраландым, иптәш подполковник...
— Ят хәзер үк| — дип кычкыра ул миңа приказ тоны белән.
Кулыма автоматымны кысып тоткан килеш җиргә ава.м. Подполковник йөгереп килә дә мине күтәреп алып чалкан яткыра. Тиз генә канга буялган чалбарымны ертып ташлый, гимнастеркамны... Минем эчем яна... бавырым, бөерләрем яна кебек. Сизәм: шәп түгел минем хәл... Иптәшем Ермиловның да күзләре шуны сөйли. Җитмәсә, уң кулым да кан эчендә... Каяндыр килеп чыккан шәфкать туташлары ярамны бәйлиләр. Алар ла бер-беренә карашып башларын чайкыйлар. Майорның хәле начар янәсе. Белеп торам, ярам бик җитди. Күңелемнән һаман тәкрарлыйм:
— Үлемгә алып килә торган яра гына булмасын инде...
Янымда ике яшь солдат — пулеметчылар.
— Майорны үтергәннәр! — ди берсе.
— Юк, ул әле исән,— ди икенчесе.
— Каян аттылар, иптәш майор?
Мин кулымны нзәп кай яктан атканнарын күрсәтәм.
— Әйдә, кыр фашист хәшәрәтләрне! Майор өчен уч! — дип команда бирә пулеметчыларның берсе.
Пулеметчылар, каршыдагы биш катлы йортнын тәрәзәләренә төбәп ата ла башлыйлар. Ә мин боларны күреп, бөтен көчем белән кычкырам;
— Туктагыз! Нишлисез?.. Ул йортта үзебезнекеләр...
Пулеметчылар аптырашып миңа карыйлар.
Бу көннәр инде күптән артта калды... Егерме ел... Ләкин ул әле кичә генә булган шикелле минем хәтеремдә саклана. Эчемдәге ярам да инде күптән төзәлде. Пуля түгел, мина ярчыгы тиеп яралаган икән мине. Озак азаплады мине хирург. Шулай да тапты, алды... Рәхмәт яусын инде аңа. Ә кулымдагы яра ташка егылудан булган. Кайчакларда хәзер уч төбемдәге шул яра эзенә карыйм да. Берлин урамнарында булган кызу көннәрне искә төшерәм.