Логотип Казан Утлары
Роман

АК ЧӘЧӘКЛӘР

Роман 1
Салахның бәлагә таруын, намус судына тартылачагын һәм, бары тик авыруга сабышып йөрүе аркасында гына, вакытлыча судның кичектерелеп торуын Яңгура да белә иде. Сәлах аңа үзе килеп сөйләде, Фа- зылҗаннан үзен коткаруны ике тапкыр ялынып-ялварып үтенде. «Теләсәгез, булдыра аласыз бит», — диде. Әйе, әгәр теләсә, Яңгура моны гына булдыра ала иде. Ләкин Сәлах хәзер аңа сукыр бер тиенгә дә кирәкми иде, сыккан лимон кабыгы белән бер иде хәзер ул Яңгура өчен, һичбер иманы, принцибы булмаган, бөтен максаты вак кәсептән, ягъни акча төшерүдән, җае туры килгәндә, чит ил чүпрәкләре белән әвеш-тә- веш итүдән һәм бер кичлек хатыннар белән кәеф-сафа корудан ары узмаган бу шакшы мәхлукны — Фазылҗан эченнән аны гел шулай атап килде — Яңгура үз юлыннан бөтенләй алып ташларга булды. Актык килүендә ул Сәлахны куып чыгарды, минем өемә яңадан аяк басасы булма, диде. Сәлах, кыйнап сөрелгән эт шикелле, башын түбән иеп сүзсез генә чыгып китте. Ләкин җан тынычлыгы килмәде Яңгурага, киресенчә, шомлана гына башлады. Бу эт тешләми калмас, бер тешләмәсә, бер тешләр, дип уйлады. Соңгы вакытта Яңгура гомумән күңелендә сәбәпсез бер курку сизә башлаган иде. Җир тетрәү алдыннан, әле адәм: колагы берни ишетми торган чакта, киек җәнлекләр, кайдадыр җир асты тирәнлегендә шаулаган гөрелтене сизеп, кара куркуга төшәләр һәм күзләре тонып кача башлыйлар ди. Вакыт-вакыт Яңгура да, нәкъ шул киек җәнлекләр кебек, кайдандыр бик ерактан дөбердәп килгән дәһшәтле тавышларны ишетә һәм, кара куркуга чумып, качу турында уйлый башлый иде. Мәҗлесне ташлап киткән чагында Гөлшаһидә әйткән сүзләр исенә төшкән саен, аның яңаклары кыза башлый. Хәзер инде ул, теләсә генә нинди юллар белән булса да, Гөлшаһидәне үзенеке итү турында уйламый, ул хәтта бу хатынга күңелендә яхшы хис булуга гаҗәпләнә, үзен иң зур ахмаклыкта гаепләргә әзер. Әйе, ул аңардан моны көтмәгән иде, каршы торачагын белсә дә, бөтен мәҗлес алдында хурлыкка калдыруын көтмәгән иде. Ә Яңгура бары тик нык каршы көч сизгәндә генә чигенә торган иде, үзеннән көчсезләрне ул күз дә йоммыйча таптап уза килде.
Зиһене сафланган минутларда Яңгура бер нәрсәне ачык аңлый иде: шулай да аның иң зур дошманы, җан сораучысы Гөлшаһидә түгел, ә
| Ахыры- Башы I—4 саннарда.
ЧӘЧӘКЛӘР
Мансурлар, Юматшалар, Әбүзәрләр, Гаделкәримиәр. Чалдаев беренче булып аңың гыйльми абруена шик төшерде. Мансур иеә аны больницада көннән-көң арткы планга рәхимсез рәвештә этә. Инде Яңгура түгел, Мансур Таһиров клиникада беренче хирург урынын алып бара. Шунысы тагын аянычлы: Яңгураныц авызына гына карап торган сотрудниклары да хәзер кыен минутларда аңа түгел, ә Мансурга күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Элек ул клиника миннән башка яши алмый дип уйлый иде. ә хәзер ул клиниканың аңардан башка да бик шәп яши алганлыгын күрә, аның элекке традицияләре әкрен-әкрен сүнә барып, яңалары туа килә. Димәк, Яңгура инде буш урынны биләү дәрәҗәсенә килеп җитә язган. Мондый шартларда тәмам һәлакәткә очрамас өчен, ниндидер сыгылма чаралар күрергә, мин-минлекне дә авызлыкларга кирәк иде. Озак уйлаганнан соң, Янгура иң башлап Мансурга булган мөнәсәбәтен үзгәртергә карар итте. Ул Мансурның вакчыл түгеллеген, тырнак астыннан кер эзләмәвен, үч сакламавын, туры, принципиаль икәнлеген күреп алган иде инде. Мондый кешене курыкмыйча якларга мөмкин, һәм Яңгура аның чыннан да кыю соңгы операциясен күтәреп мактап чыкты, матбугатта зур гына мәкалә оештырды. Бүтән очракларда аның үз исем-шәрифләреи беренче абзацта ук әйтәләр иде, бу юлы ул үзенең исемен актыктан гына әйттерде. (Кагыйдә буларак, мәкаләләр: «Җитәкчесе Фазылҗан Яңгура булган...» яки: «Атаклы хирургыбыз Фазылҗан Яңгура шәкерте...», дип башлана иде.) Моның белән генә дә чикләнмичә, бер көнне Мансурның үзен туктатып:
— Шәкертләр остазларыннан уздырмасалар, фән бервакытта да алга китмәс иде, — диде. — Үсешнең табигый законы бу, диалектикасы. Моны күрмәгән яки аңламаган җитәкче я сукыр, я надан. Шәкертләр һәм остазлар проблемасын без генә башламаган, без генә тәмамламабыз да. Мәңгелек проблема ул, картлар җиңелә, яшьләр җиңә. Сез үзегезнең ассистент булырга хаклы икәнегезне яңадан күрсәттегез, Мансур.
— Рәхмәт, — диде Мансур аңа каршы. — Ләкин шәкертләр һәм остазлар проблемасы, минемчә, уйлап чыгарылган нәрсә ул. Монда берәү дә җиңми һәм җиңелми. Монда туктаусыз үсеш кенә бара.
Яңгура шактый тынычланды, ләкин өйгә кайтканнан соң, күңелен тагын кара курку басты.
Келәмдә кәвешләрен лыштырдата-лыштырдата ишекле-түрле бик озак йөренгәч, тәрәзә шторын кулы белән читкә этеп, тышка карап торды. Электр уты яктысында бөтерелеп-бөтерелеп биешкән эре кар бөртекләре, ак күбәләкләрдәй, ап-ачык күренә иде. «Килмешәкнекеләр» кушаматлы күршеләренең малаеннан бала чакта ишеткән бер такмак күңеленә килде: «Ябалак-ябалак кар ява, яман хатын кыз таба». Ул сакау малай, тәңкә карлар ява башлаган саен, гел шул такмакны кабатлый торган иде: «Ябаяк-ябаяк кай ява, яман катыйн кыйз таба».
Урынга яткач та, шул такмак Яңгураның күңеленнән чыкмады. Ул тагын торды, тагын кәвешләрен лыштырдата-лыштырдата ишекле-түрле йөренде, тагын тәрәзә янына килеп тышка карады: буран һаман бурый иде. «Ябалак-ябалак кар ява, яман хатын кыз таба», дип яңадан кабатлады Фазылҗан күңеленнән.
Йокы тәмам качкан, ә вакыт гүя мәңгелек агышыннан туктаган. Фазылҗан тагын ятты, тагын торды, тагын тәрәзәдән карады. Ә тел очында һаман шул бәйләнчек такмак әйләнде. Кинәт икенче бүлмәдә хатын-кыз елаган тавыш ишетелә башлады. Төн уртасында ишетелгән мондый шомлы тавыш болай да кара курку эчендә сыкранып яткан Яңгураның котын алды. Ул балдызының ишеген чыгып какты да:
— Үкермә әле, синнән башка да күңел каралган, — дип җикеренде. — Ябалак-ябалак кар ява... — дип көйләде Яңгура, яңадан үз бүлмәсенә кайткач, һәм шунда беренче тапкыр: «Ябалак-ябалак кар яуганда, ни өчен яман хатын кыз табарга тиеш?» — дип уйлады. Мөгаен, бу
нинди булса ырым белән бәйләнешле иске бер такмактыр. Ә Яңгура, профессор башы белән, төн уртасында шуны мәҗнүн кебек кабатлап йөри. Аңа көлке булып китте. Ачуы да килде. Өстемдәге халатын салып атты да караватына сузылып ятты, күзләрен йомды. Үч иткән кебек, күз алдында буран бөтерелә башлады, ә күңеленнән сукыр чебен кебек бәйләнчек әлеге тиле такмак такылдады.
Яңгураның йокысы йокы булмады. Төшендә дә, шул мәгънәсез такмакны җырлап, адәм мәсхәрәсе булып йөрде. Аннары үзе яман хатынга әверелде. Аны этләр өере куа башлады. Ул чабарга тотынды. Чаба- чаба бер сазлыкка барып керде. Җирән суга батты. Борын төбендә генә акайган күзле, алап авызлы яшел бакалар бакыра башладылар.
Шабыр тиргә батып уянды Яңгура. Торып су эчте. Тәрәзә янына барды. «Ява икән әле...» дип көрсенде. Икенче бүлмәгә колак салды. Балдызы тынычланган, тавышы-тыны ишетелми иде.
Нинди озын төн! Очы-кырые юк кебек. Ятып-ятып та йоклый алмый интеккәч, Яңгура, ут кабызып, кулына китап алды. Ләкин бер-ике бит укыды да китабын кире куйды. Башка берни дә керми, укыйсы да килми иде аның. Бервакыт ул кинәт күзен ачты. Ишек төбендә ертык күлмәкле, яланаяклы Сәлах басып тора иде. Кулында пычагы да бар. Яңгура, куркып кычкырып, стенага таба елышты. Өрәк юк булды. Ул ишек ачып чыгып китмәде, идәнгә сеңде.
— Галлюцинация, — диде Яңгура үз-үзенә.
Больницага Яңгура көндезге сәгать уникеләр тирәсендә генә китте. Карны кар ашый, диләр. Кичә кич һәм төн ката яуган кар бүген үзе дә эреп беткән, элекке карларны да бетерә язган. Тик күләгәле урыннарда гына ак таплар күренә. Урамнар чамасыз пычрак.
Больницага Яңгура элеккечә ышанычлы адымнар белән килеп керде. Әйтерсең, төнге саташулары да булмаган. Йөзе дә элеккечә тәкәббер һәм салкын. Тик кечкенә күзләре генә борчулы. Әмма аларны да күзлек пыялалары яшерә иде.
Баскычта аңа Самуил Абрамович очрады, кул биреп күрештеләр, аннары Янгура: «Нинди яңалыклар бар?» — дип сорады. Самуил Абрамович больницага яңа салынган бер авыруның: «Мине Фазылҗан Җап- гирович үзе карасын», дип үтенүен әйтте. Янгура берьюлы шиккә төште: берәрсе котыртмаганмы? Ләкин тыштан шөбһәсен сиздермичә, диагнозын сорады. Самуил Абрамович әйткәч, алайса иртәгә кадәр генә түзәрлек икән, иртәгә карармын, диде.
Янгура кабинетына юнәлде. Бераздан, рөхсәт сорап, аның янына Юматша керде. Янгура аңа карата да үзенең фикерен үзгәртергә дип тора иде. Юматша яшьләр арасында сәләтле генә хирургларның берсе, әгәр бүтәннәргә койрык булып дорфалык күрсәткән икән, аны да Яңгура онытыр, яшь чакта кем генә сикереп сугарга яратмый.
— Рәхим итегез, утырыгыз, — диде Яңгура. — Бик вакытлы килдегез әле. Нәкъ сезнең турыда уйлап утыра идем... Я, тыңлыйм, Юматша. — һәм Яңгура, сиңа асла үпкәм юк дигән шикелле, елмайды.
— Мине, Фазылҗан Җангирович, һаман да шул Сәлимова вакыйгасы борчый бит,—диде Юматша, әдәп белән генә.
— Нинди Сәлимова? диде Янгура һәм, күзләрен кыса төшеп, егеткә ерактан карады.
— Сезнең операция өстәленнән торып киткән Сәлимова.
Яңгураның яңак калкымы тартылып куйды.
— Нәрсә, әллә кабердән кайтканмы? — дип сорады.
—— Аннан кайтмыйлар, диде Юматша, җитди генә итеп ______ Ләкин
исәннәрнең онытырга хаклары юк.
Яңгура, үзен тыныч тотарга теләп:
■— Карагыз әле, Юматша, былтыр янган әвеннең төтенен быел эзләп баш катыру нигә кирәк ул? дип сорады. — Бигрәк тә сезгә?
Вакытында ул турыда мәгънәсез шау-шулар, минемчә, җитәрлек булды.
— Әйе, шау-шулар булды, ләкин хакыйкать ачылмый калды.
— Мин сездән бу мәсьәләне кузгатмавыгызны үтенәм, Юматша. Ул миңа болай да бик кыйбатка төште. Мин иң яхшы шәкертемне җуя яздым. Сез дә аңа гомерегез белән бурычлы. Аны да борчымыйк. Мине дә зинһар борчымагыз. Аннан башка да мәшәкатьләрем җитәрлек.
— Сезне борчымыйча мөмкин түгел шул, Фазылҗан Җангирович. Менә шушы язуны гына укыгыз әле.
Юматша мәрхүмәнең китабы эченнән табылган язуның фотокопиясен өстәлгә куйды.
Яңгура язуга тиз-тиз күз йөртте:
— Сез инде бу ахмак язуны конференциядә сенсация өчен бер укыган идегез.
— Әйе, укыган идем. Ләкин ул чакта... бу язуның сезнең кушу буенча язылуын белми идем.
—• Нәрсә! Как вы смеете! — Яңгура, ачудан кара көеп, йодрыгы белән өстәлгә шап итеп сукты. — Шундый ахмаклык эшләргә, сез мине кем дип беләсез?..
Юматша аз гына да каушамады.
— Фазылҗан Җангирович, зинһар кызмыйча сөйләшик. Җитди мәсьәлә бит.
— Ахмак мәсьәлә!
— Бәлки. Әмма сезнең моңа катнашыгыз юк икән, юк дип әйтегез. Өстәл сугу белән генә беркемне дә ышандырып булмый. Минем шәһитем бар.
«Шаһит» дигән сүз Яңгураны куркытты булса кирәк. Ул үзе дә сизмәстән:
—- Кем? Кем? — дип кычкырды. — Нинди подлец миңа яла ягарга җөрьәт итә? — Ул тагын, күзлеген йолкып алып, үзенең кеп-кечкенә күзләрен Юматшага батырды. — Шантаж! Не позволю! Мин ул яла ягучының күзен төртеп тишәчәкмен.
Юматша, урыныннан кузгалмыйча, аңа тыныч кына карап торды.
— Фазылҗан Җангирович, шулай да уйлагыз әле.
— Бутамагыз мине, — диде Яңгура, дулкынланганнаи-дулкынлана барып.
Юматша ишеккә юнәлде. Ул ишекне ачуга Сәлах килеп керде, йөзен сакал-мыек баскан. Аны күргәч, Фазылҗан барысын да аңлап алды.
— Подлец! — дип сүгенде. Аннары аяк тибәргә тотынды. — Вон, вон!
Сәлах, маңгай астыннан карап, азрак чайкала төшеп басып торды. Иреннәре кыйшайды.
— Мине бозау дип уйладыгызмы? Сез минем артка типкәч тә...
— Замолчите!
Сәлах бераз эндәшми торды, аннары:
— Соң инде, — диде. — Сез мине менә шушы кешегә барып сөйләргә үзегез мәҗбүр иттегез.
— Юк, мошенник! — Янгура бармак янады. — Юк! Әгәр шундый җинаять эшләгәнсең икән, җавабын да үзең бир! Кит! Югал күз алдымнан!
Янгура аркан борылды.
Сәлах мыскыллы көлемсерәп:
— Фазылҗан Җангирович, бу бит, — ул тагын Юматшага кулы белән күрсәтте, — шул бер записканы гына белә. Ә без синең белән күбрәкне беләбез. — Ул борылып ишеккә таба атлады һәм ишек төбендә
туктап иңбашы аша: — Эшләр зурга китсә, барлык карталарны ачып салачакмын. Миңа, үзең беләсең, алла да, шайтан да бер!
Бүлмәдә тирән тынлык урнашты. Шул тынлыкта тыштагы күгәрченнәр гөрләве, чыпчыклар чыркылдашуы, балалар көлүе тагын да яңгырабрак ишетелде һәм мондагы күңелсез вакыйга бөтенләй мәгънәсез булып калды шикелле.
Ниһаять, Яңгура кулын күзләреннән алды.
— Миңа да суд ясамакчы буласызмы? — дип сорады.
— Юк, Фазылжан Җангирович,— диде Юматша.— Әгәр Сәлах әйткәннәр дөрес булса, сез үзегез үзегезгә суд ясарга тиешсез. Намуслы врачлар законы буенча.
Юматша чыгып китте. Яңгура, өстенә түшәм ишелеп төшкән шикелле, креслога сеңеп утырды. Байтак вакыт ул аңына килә алмады.
— Үземә үзем суд ясарга? — дип әкрен генә сорады ул. — Үз-үземә суд ясарга? Янгура атылырга яки агу эчәргә тиешме? Юк, мин профессор Коломнин XIV кебек ахмак түгел әле. Аннары мин кокаин да кулланмаган. — Кинәт ул урыныннан сикереп торды. Кабаланып кәгазьләрен җыя башлады. Ә ул акны-караны күрмичә түбәнгә төшкәндә, киемнәр биреп торучы карт санитарка щетка белән аның пальтосын чистарта иде.
— Машина чәчрәткән ахрысы, Фазылҗан Җангирович, тәмам пычранып беткәнсез.
Яңгура аның кулыннан пальтосын тартып алды һәм, рәхмәт тә әйтмичә, чыгып китте. Ә өенә кайткач, бүлмәсе буйлап, Сәлахны эт итеп , сүгә-сүгә, кабаланып арлы-бирле йөрде дә закускасыз-нисез коньяк эчә башлады. Балдызы кайтып кергәндә, ул яхшы ук исергән иде инде.
— Нинди бәйрәм, нинди туй, җизнәкәй? — дип сорады Илһамия, мыскыллы көлеп.
— Тормыш ямьле, менә бәйрәм, балдызкай.
Илһамия чыркылдап көлеп җибәрде:
— Белмәгәнмен, юкәдә икән чикләвек. — һәм ул ялангач иңбашларын уйнатып алды.
— Ә син минем алда болай ялтырама, — диде Яңгура, тонган күзләре белән балдызына карап. Билгеле, моңарчы да балдызына Яңгу- раның күзе төшми түгел, төшә торган иде. Үзе яшь, үзе ярыйсы чибәр, шуның өстенә яхшы ук назлана да белгән пешеп җиткән кыз Янгура- ньщ нәфесен еш кузгата иде. Ләкин ул тыела белә иде. Ә аек чакта күңелендә ни булса, исергәч телендә шул: — Хәзер яз, балдызкай, канның уйнаган чагы, белмәссең, әллә ниләр булып куюы бар, саклана төш, — диде һәм авызын ерып көлә башлады.
— Сиңа белергә вакыт, җизнәкәй, — диде Илһамия, күзләрен уйнатып.
— Балдыз сөю язык, диләр.
— Акыллы җизниләр: «Язык казык башында», дип җырлыйлар.
Иртән балдызы белән бер караватта уянгач, Яңгураның күзләре шакмак булды. Ул аңа коты очып карап торды. Күңелендә туган беренче тойгы балдызын буып үтерү һәм гәүдәсен вак-вак кисәкләргә турау теләге иде. Аннары ул авыру кешеләрдә генә була торган тыелгысыз бер көлү белән көлә башлады. Илһамия йокламый ята икән. Керфекләрен аз гына ачып, җизнәсенә шаян гына елмайды...
9
Гөлшаһидә, Алексей Лукич һәм Әбүзәр абзый партиянең шәһәр комитеты бинасыннан чыктылар да, аның киң баскычында туктап, Ирек
XIV 5886 елда профессор Коломнин Петербургта, авыртуны бетерә торган яка дару кулланып, бер хатынга операция ясый. Хатын үлә. Бу фаҗигане күтәрә алмыйча, профессор үзен үзе ата.
мәйданына карап тора башладылар. Иделдә боз кузгалыр алдыннан була торган җылы җилле, соры томанлы бер көн иде. Яңгыр да яумый, кар да, ә тротуар ташларына дымсу тарткан. Алда бакча, бакча башын- да Ленин һәйкәле һәм Муса Җәлил исемендәге опера театрының мәһа- бәт бинасы күренә, уңда авиация институтының уку йорты, сулда — офицерлар йорты. Барысы да соры томан эчендә булганга, беркадәр то- ныграк, йомшаграк һәм бик зур булып күренәләр. Гүя барысы да бергә тоташканнар, гүя барысы да баш түбәсе турысында аз гына аяза башлаган күккә таба ашып баралар. Барысында да ниндидер җиңеллек сизелә.
— Кара, нинди матур булган бу мәйдан, — диде профессор, — ә минем монда күптән булганым юк инде. Шәһәребез дә яшәрә бит, Алексей Лукич.
— Әйе, әйе, — диде Алексей Лукич. — Мин әле үз колакларыма үзем ышанмыйча торам. Дөресен әйткәндә, мин монда яңа шелтә алырга дип килгән идем. Ә безгә яңа канат вәгъдә итеп чыгардылар. Әллә нәрсә булды бу дөньяларга...
— Инде барысы да хәл ителде дип уйламагыз, Алексей Лукич, — диде Гөлшаһидә шаян гына. — Монысы аның әле башы гына, иң ансат өлеше генә. Мин, Әбүзәр абзый, сездән дә үтенәм, Алексей Лукич, сездән дә сорыйм, практик эшкә керешкәнче проектны вак-төягенә кадәр уйлашыйк. Больницаны хәзерге заман больницасы итәр өчен кулыбызда булган бөтен мөмкинлекләрне файдаланыйк. Соңыннан, төзү эшләре башлангач, үзгәртүләре бик читен. Аннары тиз дә тотарга кирәк. Йоклап ятсак, карар карар килеш тә калуы ихтимал.
— Сез, Гөлшаһидә Бадриевна, бигрәк кызу чабасыз, тын алырга да бирмисез, — дип елмайды бәхетле Алексей Лукич. — Онытмагыз, без Әбүзәр Гиреевич белән сезнең кебек яшь түгел, алай кызу йөгерә башласак, аякларыбызны сузарбыз.
Алар, баскычтан төшеп, бакча буйлап бара башладылар.
— Тютеевны, Тютеевны күрдегезме? — диде Алексей Лукич, башын чайкап. — Ничек кыбырҗып утырды. Оятсыз да икән, тукмак борын. Җилнең кайсы якка таба исә башлавын нинди тиз сизеп, нинди җәһәт яраклашырга тырышты. Бөтенесе, янәсе, аның идеясе, аның инициативасы дип чак әйтми бит, каһәр. Ә «ялкынлы фотометрга» акчаны нинди җиңел тапты. Җор, җор!
Алексей Лукичның бүген бертуктаусыз сөйлисе килгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Бу табигый дә. Кеше озак вакытлар борчылып, куркып, шикләнеп бик зур киеренкелектә яши, әрләшеп бетә яза, аннары киеренкелек үтә, барысы да көтелгәннән күп яхшы хәл ителә һәм... күңел буасы ерылгандай була.
Урамны аркылы чыккач, Алексей Лукич белән Гөлшаһидә трамвайга утырып больницага киттеләр, ә профессор өенә җәяүләп кенә кайтырга булды. Саубуллашканда Гөлшаһидәгә ул тагын әйтте:
— Якшәмбедә көтәбез. Иртәрәк килегез, укуларыгыз турында да сөйләшәсе бар. Югыйсә, күрел торам, Алексей Лукич сезне, администраторлык эшенә җигеп, прораб итеп куймакчы була.
Бу сүзләр Гөлшаһидәне уйга калдырды. Ул юл буе сөйләнеп килгән Алексей Лукичны җеп очын җуймаслык дәрәҗәдә генә тыңлады. Ә больницага кергәч, Алексей Лукич аны кабинетына чакырды да тирәнтен борчылып әйтте:
— Мин Әбүзәр Гиреевичның пошынуларын аңлыйм. Ул сезне тизрәк фән эшчесе итмәкче була. Ләкин сез бу авыр һәм җаваплы көннәрдә мине ташламагыз инде, Гөлшаһидә Бәдриевна, югыйсә мин харап булачакмын.
— Бергә башладык, бергә очларбыз да, — диде Гөлшаһидә, Алексей Лукичның үзенә шулхәтле хөрмәт күрсәтүенә күңеле йомшап.
Әбүзәр абзый әйткән якшәмбе дә килеп җитте. Мәҗлестәге күңелсез вакыйгадан соң, Гөлшаһидәнең Мансурны күргәне юк иде. Горком бюросына әзерләнү аның бөтен вакытын алды, шәхси кичерешләрен вакытлыча оныттырып торды. Мансур белән берничә тапкыр телефоннан гына сөйләшеп алдылар. Мансурның үпкәләгәнлеге һәм шөбһәләнгәнлеге тавышыннан сизелеп тора иде. Гөлшаһидәнең үзенә дә җиңел түгел иде. Хатын-кыз күңеле никадәр нык, көчле булмасын, ул хатын- кыз күңеле инде. Аның көчсез минутлары ешрак була. Тамчы тама- тама ташны тишкән шикелле, Яңгура да аның күңеленең кайсыдыр бер почмагын какшата башлаган иде. Хәзер Гөлшаһидә, әлбәттә, үкенә иде. Әмма үкенү белән генә күңел тынычланса иде! Тынычсыз күңел Мансур турында уйлаганда да кайчак ихтыярсыз рәвештә: «Ирләр алар барысы да бер очтан», дип шикләнеп куя торган иде. Әлбәттә, кыз кеше булса, Гөлшаһидә мондый уйларга бирелеп тә тормас иде, бу уйлар аның башына да килмәс иде. Кыз чактагы сафлык, беренче мәхәббәт бернинди шикләнүне дә белми, барысын да идеаль төстә кабул итә. Ә хатын кеше... Хатын мәхәббәте... ул бит башка. Ул инде хисләрдән битәр акыл белән эш итә, һәм Гөлшаһидә мең дә беренче тапкыр дигәндәй тагын бер үк сорауны үзенә бирә: «Алданмыймы ул? Күләгә генә иярмиме? Әгәр Мансур да... монысы азаккы адым бит. Чигенергә дә куркыныч, алга атлавы да бик читен. Җитмәсә, бала да бар әле. Гөлшаһидә аңа ана була алырмы? Ана хисе нинди була торгандыр тагы...»
Якшәмбе бик матур булып туды: аяз, җылы. Өйдә бер генә минут та утырасы килми, күңел каядыр кырга, су буйларына тарта, сузып җырлыйсы да, кычкырып елыйсы да килә. Әллә нәрсә генә шунда, бу күңелне кайчак һич аңлар хәл юк. Кырмыска канатланса үлә, ди халык. Әллә Гөлшаһидә дә җирдә генә йөрисе урында, булмастай нәрсәләр белән канатланып, харап булырмы икән?
Төштән соң Гөлшаһидә Әбүзәр абзыйларга китте. Таһировлар аны бөтен семьялары белән каршы алдылар. Барысы да шундый ачык чырайлы иде, Гөлшаһидәнең барлык уй-шикләре ишек төбендә торып калгандай булдылар. Ул көннең ничек үткәнен дә сизмәде. Бик күңелле чәй эчтеләр, Фатихәттәйнең аш-сулары искиткеч иде. Озак кына бишәүләшеп гәпләшеп утырдылар, профессор рояльдә уйнады, Гөлшаһидәне җырлаттылар, Гөлчәчәкне биеттеләр, телевизор карадылар. Аннары профессор Гөлшаһидә белән Мансурны үз кабинетына алып кереп Гөлшаһидәнең булачак диссертация темасы турында сөйләп китте. Ул гаҗәп мавыктыргыч итеп сөйләде. Гөлшаһидәнең шунда ук бүтән барлык эшләрен ташлап диссертациягә керешәсе килде. Әбүзәр абзый ана ике калын папка бирде:
— Менә монда сиңа дигән материаллар, Гөлшаһидә. Алар сиңа бик кирәк булыр дип уйлыйм.
Гөлшаһидә чиксез гаҗәпләнеп ни әйтергә белмичә торды.
— Рәхмәт, Әбүзәр Гиреевич. Сез бик мәрхәмәтле, — диде ул, көч- хәл белән.
— Мин сезне генә түгел, Гөлшаһидә, медицина апаны да бик яратам шул. Бер кеше дә дөньяны коча, бөтен эшне эшләп бетерә алмый. Мин эшләп өлгерә алмаганны сез эшләрсез, сез эшләп өлгерә алмаган- нарны сездән соң киләсе яшьләр башкарыр. Фәкать үзеңдә булганның барысын кешеләргә биреп калдырырга кирәк. Кабергә алып китүдә мәгънә юк.
Ә Гөлшаһидә киенеп кайтырга дип торганда, Гөлчәчәк аңа сарылды да:
— Гөлшаһидә апам, китмә, бездә тор, без икәү бакчага йөрербез,— диде.
Гөлчәчәкнең балаларча беркатлы самим илек белән әйткән бу сүзләре Гөлшаһидәне чиксез оялтты да, кызартты да, сөендерде дә. Ул тиз генә бала алдына чүгеп битләреннән, күзләреннән үбә башлады.
Урамга чыккач та Гөлшаһидә шул җылы тойгы тәэсиреннән арына алмады. Бу аның күңеленнән йөзенә, хәрәкәтләренә күчте, Мансур да моны сизеп алды:
— Ни булды сиңа? — дип сорады.
— Ә ни булган? — дип чаяланып кайтарып сорады Гөлшаһидә, һәрвакыт сабыр хәрәкәтле, үзен яшеннән олырак итеп тота торган җитди Гөлшаһидә түгел иде бүген ул.
— Ничек дип әйтим... Сөенәсең, куанасың димме.
Гөлшаһидә көлеп җибәрде. Көлүе дә башка иде аның бү.ен. һәрхәлдә, болай чәчрәп, болай яңгыравыклы итеп көлми иде ул урамда.
— Әйе, сөенәм, куанам, шатланам! — диде ул, күтәренке тавыш белән: — Син әле ни булганын белмисең...
— Дәү әтинең папкаларына шулкадәр шатланасыңмы?
— Тиле син, Мансур!
Мансур аны култыклап алды. Алар Болак урамына борылдылар һәм рәшәткә буйлап бара башладылар. Күк гөмбәзе кара белән куе зәңгәр бер төстә, йолдызлар бик күп. Шәһәргә күчеп килгәннән бирле Гөлшаһидәнең мондый йолдызлы төнне күргәне юк иде әле.
— Яна корпуска кинәнгәнең күренеп тора, — диде Мансур, бүтән тагын нәрсәгә юрарга белмичә.
— Аңа гынамы икән? Я әле күзләремә кара, — диде Гөлшаһидә, көлеп. — Юк, чын, Мансур, син тиле икән!
Сүзне ничек итеп әйтәсең бит. Бу юлы Гөлшаһидәнең «тиле» дигәннәре иң-иң зур ярату сүзе булып яңгырый иде. Мансур аның ялтырап торган күзләренә туры карап елмайды да:
— Ә синең «Акъярым» көен ишеткәнең бармы? — дип сорады.— Беркөнне радиодан бер студентка җырлады. Менә тыңла. — һәм ул әкрен генә көйли башлады.
Гөлшаһидә, аңа күз кырыйлары белән карап алып, үзе дә борын эченнән көйләп җибәрде.
Кабан күле өстендә ай урагы күренде. Су боз өстенә чыккан, җыл- быр-җылбыр килеп тора.
— Мансур, — диде Гөлшаһидә кинәт, — мин сиңа бер күңелсез хәл турында аңлатырга тиешмен. Син ишеткәнсеңдер инде...
— Ишеттем... Ләкин зинһар аңлатып торма... Мин сиңа үземә ышанган кебек ышанам.
— Соңыннан... бер сүз дә әйтмәссеңме?
Бу вакытта алар, якты утлары белән балкып торган яңа Кабан күперен үтеп, Болакның икенче ягыннан Гөлшаһидәләргә таба урап баралар иде. Монда халык аз иде.
— Мин синнән башка артык яши алмыйм, Гөлшаһидә. Менә минем әйтәсе килгән сүзем шул. — Мансур туктады, беравык Гөлшаһидәгә карап торды һәм кинәт туган кыюлык белән аның битеннән үбеп алды.— Хәзер, — диде авыр сулый-сулый,— әдәпсезлегем өчен яңагыма сук.
Гөлшаһидә әкрен генә перчаткасын салды һәм башын иеп басып торган Мансурның кытыршы яңагыннан... сыйпап алды.
— Тиле син!
— Өч тапкыр тиле дип әйткәч, чыннан да тилемеидер...
Мансур аның кулын эләктереп үбәргә тотынды. Гөлшаһидә эндәшмичә һәм каршылык күрсәтмичә басып торды. Тик күзләре генә уйный иде аның. Әнә ике ачык авыз теге яктан аларга карап торалар, әнә колга кебек озын бер кыз да, туктап, аларга чекрәеп карап тора башлады. Ниһаять, алар өчесе дә, артларына борылып карый-карый, китеп
бардылар. Гөлшаһидә тыелгысыз бер ярсу белән Мансурның муеныннан кочып алып иреннәреннән суырып үпте.
— Вәгъдәме?—дип тыны кысылып сорады Мансур.
— Вәгъдә, — диде Гөлшаһидә, әкрен генә. — Кайткач, Гөлчәчәкне иркәләп сөй, яме.
Хатирә апалар йоклыйлар иде инде. Моңарчы Гөлшаһидәнең бервакытта да бу кадәр соң кайтканы булмады. Уңайсызланды.
Өс киемен салгач, аяк очларына гына басып, урам якка караган тәрәзә яңына килде һәм гөлләр арасыннан тышка күз салды. Урам буш, анда беркем дә юк иде. Элекке көннәрдә Мансурның аерылышканнан соң да капка төбендә беркадәр басып торганлыгын белгәнгә, бүген бер минут тррмый кайтып китәргә кушты. Тыңлаган бит! Ләкин бүген тың- ламаса да ярыйсы икән. Гөлшаһидәнең аны тәрәзәдән генә булса да тагын бер тапкыр күрәсе килде.
Үз бүлмәсенә кергәч, Гөлшаһидә киемен алмаштырып халат киде дә папкаларны карарга кереште, аннары толымнарын таратып җибәрде. Чәчен юасы бар иде аның. Ләкин урыныннан торасы килмәде. Шулай толымнары таратылган килеш уйга чумды. Ул әле һаман рәхәт кичерә, Мансур турында, Гөлчәчәк турында, вәгъдәләшүләре турында уйлый иде. Хәзер инде икеләнергә дә, артка чигенергә дә бернинди дә юл калмаган. Гөлшаһидә ут кебек янган ике яңагын ике кулы белән кысып мендәренә капланды.
10
— Өйләнәсеңме, юкмы, юньсез баш?! — диде Фатихәттәй, Мансур өйгә кайтып кергәч тә. — Кайчанга хәтле мин сиңа ишек ачып, аш пешереп торырга тиеш?
— Ну игәүлисең дә инде мине, Фатихәттәй. Килен төшеп чаптыра башласа, соңыннан миңа үпкәләмәскә, — дип көлде ЛАансур.
— Авыз ерма! — диде аңа каршы Фатихәттәй. — Патшага баш имәгән башым синең хатының алдында гына коелып төшмәс әле! Яхшы белән яхшы, дус белән дус, дошман белән дошман була беләбез! Хөррият заманың үзебез ясадык.
Әле революциягә кадәр көннәрдән бер көнне Фатихәттәй, бүтән асрауларга ияреп, Воскресенскига демонстрация карарга барган булган. Әллә кайдан гына атлы казаклар килеп чыкканнар да демонстрациячеләрне камчылар белән кыйнарга керешкәннәр. Берсе Фатихәттәйнең дә сырт буена сызган, — андый чакта сайлап тормыйлар бит. Шуннан сон чынында ни булганың тарихчылар белә. Ә Фатихәттәй үзе болай сөйли иде: янәсе, ул ачуы килеп җирдән таш алган да атлы казакның башына кундырган. Аңардан күреп башкалар да таш ата башлаганнар. Нәтиҗәдә хөррият булган.
■— Дәү әти өйдәме? — дип сорады Мансур.
— Өйдә булмыйча. Ул синең кебек карт буйдак түгел.
— Алайса әйдә, — диде Мансур, Фатихәттәйне җитәкләп. — Өчегезгә дә сүзем бар.
— Сүзең булса, бар, дәү әтиең белән дәү әниеңә сөйлә. Мин ни...
— Юк инде, — диде Мансур, елмаеп. — Мине синнән дә күп тиргәүче булмады. Инде вакыты килеп җиткәч, күләгәгә посма, Фатихәттәй.
Ала,р залга чыктылар. Мәдинә ханым белән Әбүзәр абзый диванда сөйләшеп утыралар иде. Мансур Фатихәттәйне дә алар янына утыртты һәм үзенең киңәшәсе барлыгын, өйләнергә чамалап торуын әйтте. Ул кызарды, пеште, яулыгы белән маңгай тирен сөртте.
Картлар өчесе дә тын гына утырдылар. Бигрәк тә Фатихәттәй ничектер сыгылды.
— Кемгә? — дип кырыс кына сорады ул.
— Гөлшаһидә белән вәгъдәләштек.
Бары тик шуннан сон. гына картларга җан кергәндәй булды, ә Фа- тихәттәйнең авызы колакларына җитте.
— Кайчак тиле авыздан да акыллы сүз чыга икән. — диде.
Аннары бер мәлгә тагын тынлык урнашты. Шул тынлыкта икенче бүлмәдә урындык ауганы ишетелде, бала елап җибәрде. Фатихәттәй белән Мансур йөгереп чыгып киттеләр. Гөлчәчәк урындыкка басып тәти алам дигәндә егылган икән, әзрәк тез башын бәргән. Аны тынычландырдылар да яңадан олы якка җыелдылар.
— Бала турында сөйләштегезме? Ни ди? — дип сорады Мәдинә ханым Мансурдан.
— Бала турында? — диде Мансур, бераз аптырап. — Ул аның барлыгын белә ич.
— Белү бер хәл, — диде Мәдинә ханым. — Шулай да бу турыда алдан сөйләшеп кую хәерлерәк. Әнә Илһамия башта ук баланы әбисенә олактырам дип әйткән ди бит.
Фатихәттәй ачуланып кулын селекте:
— И таптың кем белән чагыштырырга!
—• Гөлшаһидә акыллы, баланы рәнҗетмәс, — диде Әбүзәр абзый, сабыр гына.
— Юк, туганый,—дип, Мәдинә ханым аңа каршы килде. — Бу мәсьәләдә ирләр белеп бетермәгән нәрсәләр бар. Хәтерлисезме, Гарнитур Хәйрүш Равиләсе нинди акыллы кыз иде. Бала өстенә килгәч, соңыннан нишләп беттеләр. Судларга кадәр барып җиттеләр бит. Ачык иттереп сөйләшмичә мин үземнең фатихамны бирә алмыйм, Мансур. Үзебез яшьрәк булсак, әйтеп тә тормас идем. Хәзер мин ярым сукыр, туганый да картайды, Фатихәттәй дә. Ә бала тәрбия сорый.
Уйга калдылар. Мәдинә ханым дөресен әйтә иде.
Күптән инде яшь бала тавышы ишетелмәгән, аның шуклыгын оныткан һәм үзенә бер төрле тыныч та, салмак та олылар тормышы белән генә яшәгән бу семьяга Гөлчәчәк яңалык кертеп кенә калмады, ул монда күп нәрсәне җимереп, бу семьяның тормышын асылда үзенә көйләде, аның аерылгысыз бер кешесе булып китте. Монда утыручылар, ахыр килеп, котылгысыз булган тәкъдирдә, Мансурның икенче квартирга күчүенә риза булсалар да, Гөлчәчәкне үзләреннән җибәрмәячәкләр иде.
— Ярый, Мансур дус, — диде Әбүзәр абзый, уңайсыз тынлыкны бозып. — Безне үз күреп, киңәшеп, рөхсәт сорап зурлавың өчен рәхмәт. Гөлшаһидәгә һичбер каршы сүзебез юк. Безнең семьяга керердәй акыллы кеше. Бала мәсьәләсендә үзара аңлашырсыз.
Әбүзәр абзый урыныннан торып үз бүлмәсенә китә башлаган иде, Фатихәттәй туктатты.
— Бәрәч!—диде ул, ике кулын чабып. — Шуның белән сабранҗа- ны япмакчы буласызмы? Карап-карап торам да үзегезгә ис-акылларым китә: соң сез бу дөнья кешеләреме? Курчак туе түгел ләбаса. Аңа әзерләнәсе бар. Шушы мунча кебек каралып беткән квартирга килен тө- шермәкче буласызмы, оялмыйча? Анда шкатур купкан, монда ярты стена төртсәң ишелергә тора, паркет такталары, баскан саен, җир бакасы кебек, аяк астыннан, котны алып, сикереп-сикереп чыгалар. Почмак саен китап өелгән. Әле дә ярый Йөзмөхәммәт, урыны оҗмахта булгы- ры, өй түбәсе белән батареяларны төзәтеп бирде. Югыйсә барыбыз дз чыпчыклар кебек катып үлгән булыр идек.
Мансур бу бүлмәләргә гомерендә беренче кергән кеше кебек башын күтәреп карады. Фатихәттәй әйткәнчә үк булмаса да, түшәмнәр, стеналар чыннан да шактый каралган шул. Ләкин ремонт башласаң, ярты елсыз очына чыга алыассын — анысы бәхәссез. Аннары ремонт вакытында бу кадәр китапны кая чыгарыл бетерәсең...
— Әйтсәм әйтим инде, — диде Фатихәттәй, ирләрнең аптырап калуларын күргәч. — Бер квартирга ремонт ясата алмаган кияүгә, доктор дип кенә, мөкиббән китмәс идем әле. Кияү булса ут булсын, ут булма* са юк булсын. Шул! Ир егеткә ремонт түгел, кала салдыру нипочем! Әнә Гөлшаһидә хатын башы белән больниц салдыра.
Монысын ишеткәч, ирләр шаркылдап көлеп җибәрделәр.
— Хәзерге вакытта кала салу берни түгел, — диде Әбүзәр абзый,— өй ремонтлау—бөек проблема.
— И, сөйләмәсәнә ачуымны китереп, — диде Фатихәттәй, фырылдап.— Таш пулатлар салдырган кеше сөйләсә дә, ичмасам. Ярый әле Гөлшаһидә килен больницагызга канат салдыра башлаган. Югыйсә йөрдегез гомер буе сыңар канат белән.
— Хак сүзгә җавап юк, — диде профессор, көлемсерәп. — Мин би- реләм, Мансур. Син ничек уйлыйсың?
— Әйе, Фатихәттәй мәсьәләне кабыргасы белән куйды, — диде Мансур, башын кашып.
— Ремонты аның мачтерлар эше, әллә ни баш ватасы юк,-—дип, Фатихәттәй яңа мәсьәләне күтәрде. — Аш-суны кем әзерли, продукты- ны кем таба? Мине ишәк итеп, базардан сумкы белән ташытмакчы буласызмы? Карагыз аны, больницагызда, бәлкем, берәр кибет директоры ята торгандыр. Болай чакта сорамыйсыз да сорамыйсыз, туйда гөнаһысы юк аның. Туйда патшалар да ярдәм сораганнар. Алдан әйткәнем булсын, туй дип кенә ике кулыма ике сумкы тотып көн-төн базар юлын таптар хәлем юк. Әйттем дә кистем! — Фатихәттәй кул кырые белән өстәлгә дә сугып алды.
— Бусы инде чыннан да патшаларча, Фатихәттәй, — дип елмайды Әбүзәр абзый. — Ультиматум.
Шул ук кичне Мансур Юматшаларга чапты һәм Фатихәттәй куйган «проблемалар» турында сөйләп бирде. Әлбәттә, ул көлеп сөйләде, ләкин шул көлү артында аптырау үзенең колакларын сузганы ап-ачык күренеп тора иде.
— Минемчә, Фатихәттәй мәсьәләне бик урынлы, бик вакытлы күтәргән, чорт возьми!—диде Юматша, җанланып китеп. — Диләфрүз, син кайда, кил әле монда, — дип кычкырды кухняга чыккан хатынына.
— Хәзер, пәрәмәчләрем яна.
— Ташла пәрәмәчләреңне, монда зуррак нәрсә янарга тора әле, — дип көлде Юматша һәм, Диләфрүз бер тәлинкә пәрәмәчне алларына китереп куйгач, аңа карап: — Беләсеңме, җаный, боларның эшләре харап бит, — дип Мансурга ымлап алды. — Фатихәттәйнең ультиматумыннан куркып, Мансур өйләнмәскә булган.
— Ник? — дип курыкты Диләфрүз, иренең шаяртуын төшенеп бетмичә.
— Квартир ремонтлыйсы бар, аннары туйга азык-төлек кайгысы... Без кавышканда шундый проблемалар туган идеме икән, Диләфрүз, хәтерләмисенме, ә?
-■ И, мактанмасана инде, — диде Диләфрүз, чак кына кызарып. Ул әле яңа гына иренең шаяртуын аңлады. — Мансур абый синең гомереңне коткарып калган кеше. Кулыңнан килә икән, авыр көнендә аңа булыш.
— Күрдеңме, — диде Юматша, Мансурга күз кысып. — Безнең брат белән хәзер ничек кенә командовать итәләр.—Үзе хатынының акыл- лылыгыннан бик канәгать иде. — Ярар, дус, кысыр хәсрәттән башыңны кайгыга салма. Рәтләрбез. Туй кайчанрак була? Тамак кычыта, малай, югыйсә Диләфрүздән хәзер бер рюмка да алып булмый. Әҗәл даруы итеп сорасаң да бирми. Менә әле син килгәнгә генә кызылны чыгарып куйган. Мансур абый дип үлә инде.
— Я, телеңә бик салынма, — диде Диләфрүз, кызарып. — Чәнечке белән кадармын.
— Бу ремонтны башласаң, туй киләсе елсыз булмастыр ахрысы,— диде Мансур, хафаланудан котыла алмыйча.
— II киләсе елга кадәр саргайтыр идегез Гөлшаһидә апаны, — диде Диләфрүз, чәй коя-коя. — Сөйләшеп кенә утырмагыз, пәрәмәчемне дә ашагыз әле, Мансур абый.
— Рәхмәт, Диләфрүз. Кай арада болай ашка остарып киттең әле?
Юматша тагын шаяртып куйды:
— Син дә көттең, бик саргаймадың әле.
— И, ачуымны китермә әле, Юматша.
Мансур бу ике яшькә карап сөенә һәм теге вакытлар искә төшкәч уйга да кала иде: юк, ул Диләфрүз белән бу кадәр табигый, бу кадәр самими яши алмас иде. Юматша белән Диләфрүз арасында ниндидер гармония бар.
Кухнядан шат күңелле балалар тавышы ишетелә башлады.
— Дилбәр апамның балалары кунакка килделәр, — диде Диләфрүз.
Юматша шунда ук:
— Алтын егетләр! — дип балаларны мактарга кереште. — Өлкәне инженер диярсең. Бөтен техника яңалыкларын белә. Кечкенәсе, Юрий Гагарин булам, ди.
— Кайда торалар, әтиләрендәме? — дип сорады Л4ансур.
— Юк, интернатта. Үги ана кулында булуга караганда анда әйбәтрәк, Мансур абый. Тәрбия дә күрәләр, өс-башлары да бөтен. Атна саен безгә кунакка киләләр. Әтиләренең барып караганы да юк.
Мансур сүзсез генә чәен болгатты. Аннары шулай аска караган килеш көлемсерәп:
— Бездә дә бала проблемасы килеп чыкты бит әле, — дип, өй халкының фикерен сөйләп бирде.
— Мансур абый, — диде кинәт Диләфрүз, кызара төшеп, — нигә сез ирләр гел шундый... Ремонт, азык-төлек... Әйтерсең, иң мөһиме шулар. Барыгыз, Гөлшаһидә апа белән аңлашыгыз, аннары барысы да үз урынына утырыр. Гөлшаһидә апа бала турында сезгә әйтми булмагандыр инде. Тик игътибар гына итмәгәнсездер.
Мансур бераз уйланып утырды һәм:
— Чын бит әй, әйтте! ■— диде. — Акыллы син, Диләфрүз.
Шуннан соң Мансур, хуҗаларга рәхмәт укып, урыныннан торды.
Болак буйлап кайтып барганда, көтмәгәндә аңа Гөлшаһидә үзе очрады. Юри Мансурны күрер өчен чыккан идеме ул яки очраклы бер хәл булдымы, анысы ачылмый калды. Әмма Гөлшаһидә шунда ук Мансурның уйчанлыгын күрде һәм сәбәбен сорады. Мансур бутала-бутала аңа сөйләп бирде.
— И, Мансур... — дип гаҗәпләнде Гөлшаһидә, — шуны да төшенмәгәч... Гөлчәчәкне ничек кыерсытыйм ди...
Урамнан «яшел күзле» такси узып бара иде. Мансур аны кул күтәреп туктатты да Гөлшаһидәгә:
— Әйдә, утыр, киттек, — диде.
— Кая? — дип аптырап сорады Гөлшаһидә.
— Безгә, картларга әйтәбез.
— Мин болай гына... киенмичә генә чыккан идем, — дип йомшак кына каршы килде Гөлшаһидә.
— Синең киемең түгел, үзең безгә кирәк. Рәхим ит, утыр.
Гөлшаһидә машинага кереп утырды да Мансурның кулыннан тотты. Берни әйтмәде. Ул каушаган иде.
— Мансур, — диде аннары әкрен генә, — әйдә башта... үзебезнең элекке... таныш урынга... Фукс бакчасына барыйк... Истәлекле урындыгыбызда әзрәк утырып торырбыз.
Мансур сискәнеп китте, йөрәген нәрсәдер авырттырды, күңелнең әллә нинди кыллары тибрәнеп куйдылар.
— Яхшы, шулай итик, — диде ул.
Машина Кольцога таба борылды да җилеп бара башлады. Ачык тәрәзәдән йөзгә дымсу җил бәрә.
Чын яз килеп җиткән, һава төтенләп тора, җылы. Мондый җылы төннәрдән соң Иделдә боз шаулап ага башлый.
11
Искегә тимә, исең китәр, диләр. Ремонтка җиңел кулдан гына тотынгач шаккаттылар: стеналарны, түшәмнәрне өр-яңадан диярлек штукатурларга, тәрәзә төпләрен алмаштырырга, паркетны яңартырга, электрны яңадан үткәрергә кирәк булды. Иске китап шкафлары, моннан егер- ме-утыз еллар элек кагып-сугып кына ясалган стеллажлар, стенага сөялгән килеш торсалар да, урыннарыннан кузгата башлагач, ишелделәр дә төштеләр. Инде килеп, алебастр, акбур, цемент, буяу, кләй, паркет такталары һәм ремонт өчен кирәк бүтән әйберләрне эзләп табуы үзе мең бәла булды. Шулай да чарасына керешкәч, вөҗүдка чыкмый калмый инде. Мансур белән Юматша телләрен салындырганчы чапсалар чаптылар, әмма кирәк әйберләрне булдырдылар. Ләкин өй эче мәхшәрдәге шикелле иде: бөтен дөньяны китап баскан. Мастерларның исләре китә. Алар башларын гына чайкыйлар: профессор булыр өчен ай-һай күпме китап укырга кирәк икән, диләр.
Мастерлар әйбәт кешеләр туры килде. Тырышып, эшне эш дип, ин мөһиме, сузмыйча эшләделәр. Мансур белән Юматша ал арга гел булышып йөрделәр. Гөлшаһидә дә еш килде.
Әбүзәр абзыйга мастерлар арасында иң ошаганы «кызылагаччы» карсак Лотфулла булды. Ул үзен мин «патомственный мастеровой» дип атады. Аның бабалары Балык Бистәсендә вак һөнәрчелек белән көн күргәннәр. Татар арасында бик үтемле булган йөзек, беләзек, чулпы, колак алкасы, каптырма, комган кебек әйберләр ясаганнар. Соңыннан һөнәрләре дә алмашынган, үзләре дә төрле җирләргә: Казанга, Уфага, Алабугага таралып беткәннәр. Лотфулланың бер бабасы Алабугада Стахеев дигән байның атаклы мебельләрен ясашкан икән. Ул мебельләрнең кайберләре әле дә Алабугада бар, ди.
— Күрсәң, Әбүзәр абзый, һеммм!—дип, Лотфулла авызын йомды. — Зиннәтнең зиннәте, күзеңне ала алмыйсың! Бер гомер торганнар инде, ә үзләре бүгең дә өр-яңа шикелле. Заманында Стахеев үзен Идел — Кама буеның патшасы дип санаган диләр. Ә хәзер исеме дә онытылган, ә оста кулы ясаган әйберләр, агачтан гына булсалар да, һаман яшиләр әле. Әткәй мәрхүм әйтә торган иде: патша — патша түгел, хезмәт^—патша... Минем үземнең дә, Әбүзәр абзый, бабайлардан, әткәйләрдән килгән маһирлыгым бар. Мактануым түгел, шкафларны ясап китергәч күрерсез әле менә. Мин болай аерым кешеләргә эшләп йөрмим. Сезгә килүемнең сәбәбе бар. Әнкәй мәрхүм миңа нәзер әйткән иде. Моннан әллә утыз, әллә кырык ел элек сез аны үлемнән коткарып калган булгансыз. Заманында, дир иде әнкәй мәрхүмә, Әбүзәр докторны ризалата алмадым, инде синең кулыңнан эш килә, бер шкаф ясап бир үзенә истәлеккә, дир иде. Моңарчы дөнья мәшәкатен куа-куа ничектер туры килмәде шунда... Әнинең васыятен дөньяда үтәп киткән яхшы.
Ай ярымнар вакыт үткәч, ниһаять, эшнең очы бераз күренә башлады. Идән буяулары кибүгә, әйберләрне кире олы якка күчерделәр, ә мастерлар Мансур бүлмәсен, кухняны һәм Фатихәттәй бүлмәсен ремонтларга керештеләр. Монда мәшәкать азрак иде. Кухня, ванна
5- .с. Ә". № 5-
бүлмәсе һәм туалет электән үк кафельләп эшләнгән иде, хәзер силләргә генә туры килде.
Ниһаять, Лотфулла оста стеллажларны, китап шкафларын ташый башлады. Чыннан да кулы алтын икән агайның. Барысы да аның эшеннән бик канәгать булдылар. Аеруча Әбүзәр абзый куанды. Ул шкафларга бала кебек сокланып, алариы төрле яклап карады, елмайды, башын чайкады, кулы белән сыпыргалады.
— Сез канәгать булсагыз, миңа артык берни дә кирәкми, — диде Лотфулла, тыйнак кына.—Акча өчен эшләгән эш түгел, әнкәм мәрхүмәнең теләген үтәдем.
Тәбәнәк кенә буйлы, алдына буяуга манчылып беткән алъяпкыч бәйләгән, агара башлаган кыска чәчле башына ялпәк түбәтәй каплаган агай үз эшенә, — шкафлар инде урыннарына куелганнар иде, — бер чит- кәрәк китеп сөенеп карап торды да:
— Ярар, игелеген күрегез, — диде һәм, шкаф янына килеп, — менә монда минем кләймәм, Әбүзәр абзый. Кояш сурәте. Гәрәнтия дигән сүз, әлегечә әйтсәк. Бер еллык, ике еллык түгел, гомерлек.
Бу вакытта инде июнь килеп җиткән иде. Тәрәзәләр ачык, бүлмәләрдә җиләс җил уйнаклап тора һәм актыккы буяу исләрен орә иде.
Сәгать җиделәрдә Гөлшаһидә килде. Бүген аның завод амбулаториясендә приемный көне булганга, бераз соңгарак калган иде. Китап шкафларын, пыялалы стеллажларны күргәч ул да таң калды.
— Менә монда мастерның кләймәсе бар, — диде Әбүзәр абзый аңа, бик зур сер әйткән шикелле итеп. — Лотфулланы берәү дә матурлык фәненә өйрәтмәгән. Ә нинди матур итеп эшләгән. Сәнгать бу, сәнгать! Җаны гына юк, — диде профессор, тирән сокланып. — Укымышы да булмаган Лотфуллаларга мондый матурлык хисе кайдан килгән?—дип сорады ул һәм'үзе үк җавап та бирде: — Халык күңеленнән! Ул анда мәңге яши.
Гөлшаһидә үз шатлыгын уртаклашырга ашыкты:
— Сезгә әйтмәдем бит әле, Әбүзәр Гиреевич, «ялкынлы фотометрны» бүген ниһаять көйләдек бит. Иртәгә кереп карагыз, зинһар.
— Кем, Шәйхук булыштымы?
«Ялкынлы фотометр» кайткач, аны көйләп урнаштыру эшендә зур кыенлыклар туды. Башта пожарниклар, аннары горгаз аптыратты. Аннары инженер таба алмыйча йөдәп беттеләр. Шуннан соң Әбүзәр абзый: «Бтлмаса, Шәйхукны гына чакырыгыз», — диде.
”■— Әйе, ул! — диде Гөлшаһидә. — Дөрес, инженер да тапкан идек. Инженер үзе әйтте, әгәр Шәйхук булмаса, үзем генә булдыра алмас идем, диде.
Әбүзәр абзый үтә кәефләнде:
— Мишәр әйтмешли: баш бар ул Шәйхукта! Әгәр заманында ул Шәйхукларга, Лотфуллаларга уку да эләккән булса, алар дөньяны шаккатырырлар иде. Бөрчәне дагалаган Тула сулагайлары токымы ич алар! Мин, Гөлшаһидә, шундый халык талантларына гомерем буе гашыйк.
Инде китапларны шкафларга, стеллажларга тәртипләп урнаштырасы бар иде. Әбүзәр абзый әллә ничә тапкыр туганыен телгә алды. Әгәр аның күзләре яхшы күрсә, бу эшне аңардан да оста башкаручы булмас иде, диде.
— Урынына куелмаган, кирәк вакытта табып булмый торган китап— югалган китап ул,—дип, Әбүзәр абзый Мансур белән Гөлшаһидәгә китапларны нинди тәртип белән урнаштырырга кирәген сөйли башлады.
Очы булмастай күренгән эшләр дә бер бетә икән. Менә алар әйбәтләп җыештырылган, иркенәеп һәм яктырып киткән залда яңадан бөтен семьялары белән табын янында җыелдылар. Гөлшаһидә әле күченмәгән
иде. Шимбә көн кич күченергә дип сүз куештылар. Көндез, эш беткәч тә, Гөлшаһидә белән Мансур язылышырга барачаклар, сәгать алты- ларда-җиделәрдә якын кардәшләр өчен генә мәжлес. Тунны, әзерләнергә бераз вакыт булсын дип, икенче якшәмбегә калдыру мәслихәт күрелде.
Гөлшаһидә уйчанланып калды. Кичен, озата барган чагында, Мансур да аның бу хәленә игътибар итеп: «Ни булды?» — дип сорады. Гөлшаһидә башын түбән иде, бераз аска карап барды, аңнары Мансурга карап:
— Мансур, син бер дә' пошынмыйсыңмы? — дип сорады. — Мин әллә ничек... ышанып та бетмим кебек... Күңелем нигәдер урынында түгел. Тагын әллә ниләр булыр төсле.
— Юк, хәзер берни дә булмый!—-диде Мансур, Гөлшаһидә үткәннәрне искә төшерә дип уйлап. — Борчылма, Гөлшаһидә.
Шимбә көн иртәнге алтыларда-җиделәрдә шабырдап яңгыр явып узды. Тугызда, Гөлшаһидә эшкә барырга дип өйдәя чыкканда, күктә бер генә болыт кисәге дә калмаган иде инде. Күк гөмбәзе тагын да биегрәк күтәрелгәнсыман, үзе чеп-чиста, зәп-зәңгәр, һава сулап туймаслык дәрәҗәдә саф һәм татлы. Тротуарлар кибеп килә, бөтен җирдә яшеллек шаулый, койма артларында шау чәчәктә утырган алмагачлар, чияләр күренеп-күренеп кала.
Хәзер инде бу урамда бер-ике катлы иске йортлар бөтенләй диярлек калмаган. Алар урынына яңа таш йортлар калкып чыккан. Урамга асфальт җәелгән, яшь агачлар утыртылган. Менә шул яшь агачларның бөдрә яшел яфраклары урамга кабатланмас бер ямь биргән икән.
Гөлшаһидә ерактан ук капка төбендә Мортаза бабайны күрде. Хәзер алар аеруча дуслар иде.
— Исәнме бабай, — диде Гөлшаһидә аңа ачык йөз белән. — Иске йортлардан бу урамда синеке генә калган, ахрысы.
— Озакламый минекен дә җимерәбез, дип әйттеләр, — диде карт.— Безгә дә ванналы, газлы тормышның тәмен белеп калырга чират җиткән диләр.
— Ә бакчаң? — дип сорады Гөлшаһидә. Теге вакытта ул аның бакчасын кайтарткан һәм Мортаза бабаһ яңадан чәчәкләр үстерә башлаган иде.
— Яңасын үстерербез, кызым, тагың да матуррагын, зуррагын. Хә- зер таш йортларда да бакчаларга урын калдыралар.
Гөлшаһидә аңардан күп итеп чәчәкләр әзерләвен үтенде.
— Була, була, туеңа дигәннәрен махсус үстерә.м.
Больница бакчасы алдында Гөлшаһидә янә туктады. Яшеллек шундый куе, больница бинасы бөтенләй күренми. Нинди матур саф яшеллек! Бер-ике атнадан соң инде яфраклар аз гына карасулана төшәр, аларда мондый саф ямь булмас инде. Бу ямьгә бүген карап калырга кирәк икән. Туйганчы, туйганчы карарга кирәк!
Больницага керү белән үк Гөлшаһидәне телефонга чакырдылар. Мансур икән. Хәерле пртә теләп, кәефен сорады.
— Борчылма, һич борчылма. Көн яктысында мин моңсулана белмим...—-диде Гөлшаһидә.
Ике бәхет бергә туры килми диләр диюен дә, .кайчак килә икән ул. Бүген Гөлшаһидә белән язылышырга барасы көндә Мансур теге йөрәген кулына алып үлемнән коткарган егетне, терелтеп, өенә кайтара иде. Сәгать уннарда, автобуска төялеп, егетнең иптәшләре килеп җитте. Егермедән артык кеше бөтен бригада. Хәзер инде Мансур егетнең Зур химия заводы төзелешендә монтажчылар бригадиры булып эшләвем, бу бригадага беренчеләрнең берсе итеп коммунистик хезмәт
бригадасы исеме бирелүен дә белә иде. Озакламыйча егет яңадан төзүчеләр сафына басачак. Аның сәламәтлеге тулысыңча ныгыды.
Егетнең иптәшләре арасында кызлар да бар. Кайсы икән сөйгәне? Әнә берсе, иң алда басканы, толымын бер сүтеп, бер үреп тора. Шунысымы икән? «Егетеңнең йөрәген үзеңә буйсындырырга, яндырырга, көйдерергә кодрәтең җитсә дә, кулыңа алып тота алмыйсың аны, кызый. ^Мансур абзац ул йөрәкне кулында тоткан кеше. Син ул кайнар йөрәкне икенче кабат аның кулыннан аласың инде».
Мансур түбәнгә төште. Врачлар, сестралар барысы вестибюльдә җыелганнар иде инде. Мансур ишекне ачарга кушты. Тышта гармонь уйнап җибәрделәр. Ишектән бер төркем яшьләр белән әлеге озын толымлы кыз да йөгереп керде һәм егетне муеныннан кочып үпте дә башын күкрәгенә салды, гүя ул аны хәзер беркемгә дә бирмим дип әйтә иде.
Иптәшләре белән шаулашып-гөрләшеп бик җылы итеп күрешкәннән соң, егет Мансур алдына килде һәм аның кулын ирләрчә нык итеп кысты.
— Рәхмәт, Мансур абый, — диде, аннары Татьяна Степановна каршына килде, аңа да чын күңеленнән рәхмәтләр әйткәч, бүтәннәрнең кулларын кысып чыкты. Кыз бер генә минутка да аның кулын ычкындырмады. Аның күзләрендә курку да, шатлык та. Кинәт ул акылына килде ахрысы, иптәшләренең кулларыннан чәчәкләрне ала-ала врачларга, сестраларга өләшә башлады.
Менә алар яшьләргә генә хас бер күңелле шау-шу белән ишек алдына чыктылар, гармонь тавышы астында автобуска утырдылар. Аннары машина кузгалды, ачык тәрәзәләрдән кул болгадылар, егетнең бәхетле йөзе янә бер күренде дә юк булды. Гармонь тавышы да өзелде. Алар бүтән тормышка, зур эшләргә киттеләр, ә врачлар, сестралар, санитаркалар яңадан үзләренең мәшәкатьле хезмәтләренә — авырулар янына таралыштылар.
Унбиш-егерме минуттан Мансур яңадан операция өстәле янында иде инде. Бүген җиңел операцияләр генә. Уникенче яртыда ул эшен төгәлләп тә өлгерде. Аннары кайтырга җыена башлады. Гөлшаһидәгә шалтыратты. Трубканы Диләфрүз алды.
— Кайтып китте инде, — диде ул, шат тавыш белән. — Мин дә хәзер кайтам.
— Кара, кичекмәгез, Диләфрүз, — диде Мансур.
Мансур халатын салды.
•— Барыгыз, кайтыгыз инде, Мансур Закирович, — диделәр иптәшләре. Алар Мансурның бүген нинди бәхәтле көне икәнен беләләр иде. Мансур иптәшләренең тәбрикләүләренә елмая-елмая эшләпәсен киде, плащын беләгенә салды, — тышта бүген җылы иде, ә ул яңгыр булыр дип плащ алган иде.
Шул чакта телефон шалтырады. Кайсыдыр трубканы алды да:
— Мансур абый, сезне, — диде.
«Гөлшаһидә...» дип Мансур трубканы шатланып алды. Әмма трубкадан Самуил Абрамовичның борчулы тавышы ишетелде:
— Мансур Закирович, сез китмәдегезме әле?.. Мин беләм. Ләкин сез беркая да китмисез. Беркем дә!.. Тимер юл станциясендә зур авария. Берничә минуттан безгә имгәнүчеләрне китерә башлыйлар... Хәзер министр килеп җитә... Барыгыз да үз урыннарыгызга. Операция блогын әзерләргә...
Мансур трубканы кыскан килеш катып басып торды. Самуил Абрамович аргы башта трубканы инде куйган, ту-ту дигән тавышлар гына ишетелә иде, ә Мансур әле һаман трубканы ычкындырмый басып тора. Тимер юлдагы авария — бу инде сугыштагы кебек. Нинди операцияләр буласын, күпме буласын, күпме дәвам итәсен алдан берәү дә белми.
— Иптәшләр, тимер юлда... авария... Барыгыз... операция блогын әзерләгез.
Мансур башына эшләпә кигән, беләгенә плащын салган килеш әле тагын бер минут чамасы ан җыйгандай басып торды, аннары тиз генә Гөлшаһидәләр больницасына шалтыратып Диләфрүзне сорады. Аның әле генә кайтып киткәнлеген әйттеләр. Өйгә шалтыратты, анда да җавап бирүче булмады. Ә больницада инде ыгы-зыгы башланган, кызыл хач машиналары бер-бер артлы капкадан керәләр инде.
Гөлшаһидәгә берничек тә хәбәр итә алмавы өчен сызлана-сызлана Мансур халатын киде һәм операционныйга йөгерде.
— Мин үзем Гөлшаһидә Бәдриевнадан гафу үтенермен, — диде аңа каршы очраган Самуил Абрамович.
— Менә Гөлшаһидәнең өй адресы... — диде Мансур. — Менә записка. Мин бик үтенәм, кемне булса да җибәрегез.
Самуил Абрамович язуны халат кесәсенә тыкты да ашыгып китеп барды.
«Гафу үтенермен, имеш...» Эш гафу үтенүдәмени. Гөлшаһидә дә кеше бит, аның да үзе өчен генә яшәгән минутлары булырга тиеш. Бигрәк тә шундый көнендә. Мансур вакытында килмәгәч, ул пошына башлар... Әллә нәрсәләр уйлап бетәр... Хәтере дә калыр, рәнҗер дә, хурланыр да... Әллә миннән башка да...»
Бу уй Мансурга ничектер соңга калып, анда да ничектер өметсез булып килде. Ул инде операционный ишеген ача иде.
...Бик күп иде бүген имгәнүчеләр. Мансур, башка хирурглар кебек үк, башын күтәрмичә эшләде. Бер имгәнүчене өстәлдән алып китүгә икенчесен, өченчесен китереп салдылар. Барысының җәрәхәтләре зур. Кай- берләренең хәтта аяк, я кулларын кисәргә туры килде.
Ниһаять, Мансур операционныйдан чыкканда, караңгы төшеп килә иде инде. Самуил Абрамовичны күргәч, Мансур:
— Записканы Гөлшаһидәгә җибәрдегезме? — дип сорады.
Самуил Абрамович, аптырап, кулын халат кесәсенә тыкты һәм... Мансурның запискасын чыгарды. Мансур агарынып китте.
— Нинди мәхшәр иде бит... Тәмам...— дип аклана башлады Самуил Абрамович.
Мансур халатын салып ыргытты да аска йөгерде... һәм баскычның яртысында туктап калды. Аста Диләфрүз белән Гөлшаһидә култыклашып басып торалар иде.
— Гафу ит, — диде Мансур, Гөлшаһидә алдына килеп, баш иеп.— Бездә...
— Беләм... Син борчылма... Иртәгәге көн дә безнеке ич, •— диде Гөлшаһидә әкрен генә һәм: — Бик ардыңмы? — дип аның чәченнән сыпырып алды. — Өйдә дә беләләр, борчылма.
12
Туйны шауламыйча гына, зурдан кубармыйча гына үткәрергә булганнар иде, чакырыласы кунакларның исемлеген төзи башлагач, бер мәҗлескә түгел, икегә дә сыеп бетмәгәнлеге ачык күренде. Туган-тумача да шактый, дус-иш тә. Кайсының хәтерен калдырасың. Туй болай да үпкәсез булмый диләр. Киңәшә торгач, беренче мәҗлескә туган-тумача һәм ыру-кардәшләрне, икенчесенә дус-ишләрне, өченчесенә яшьрәкләрне чакыру кулайрак булыр дигән фикергә килделәр.
— Син, Гөлшаһидә былбылым, — диде Мәдинә ханым, — үз ягыңнан тиешле кешеләреңне берсен дә калдырма. Авылдан дип тартынып торма.
Гөлшаһидәнең авылда да әллә кеме юк иде. Шул бер Сәхипҗамал җиңгәсе бар да Бибисара апасы белән Әһлетдин бабай. Врачлар белән сестралардан ике-өч кеше булса.
Мансур белән дә киңәшкәч, Гөлшаһидә район больницасына шалтыратты һәм Бибисара апага туйга кемнәрне чакыруын әйтте.
Хәзер туйга кадәр Гөлшаһидәнең, аш-су әзерләүдән кала, иң зур мәшәкате өйне бизәү иде. Иске, авыр һәм еллар үтүдән каралган, чынаяклары кителеп беткән люстраларны яңалары белән алмаштырдылар. Яна китап шкафлары үзләре генә дә бүлмәләрне бизәп тора иде. Шул шкаф башларына матур вазаларда чәчәкләр дә куеп чыккач, бүлмәләр тагын да ямьләнеп китте. Яна нәфис тәрәзә башлары, үтә күренмәле зәңгәрсу пәрдәләр, ишен һәм төсен туры китереп эленгән ишек чаршаулары бүлмәләргә янә бер матурлык өстәде, бүлмәләр иркенәеп, биегәеп киткәнсыман булдылар. Элекке Венеция күренеше картинасына да яңа рам ясаттылар. Шуңа туры килә торган берничә эстамп та сатыл алып элгәч, зур зал хәзерге заманга хас җиңел бер төскә керде. Аның каравы Әбүзәр абзыйның кабинетына әллә ни яңалык кертеп булмады. Әбүзәр абзый күнеккән дөньясыннан аерылырга теләмәде. Аның кабинеты үзенең сырлы китап шкафлары, статуэткалары, алтын рамалы миниатюралары, төрле илләрнең сәнгать әйберләре, ниһаять, борынгы яшел постаулы өстәле, биек артлы, култыксалы креслосы һәм өстәле өстендәге бронзадан коелган ау эте сыны белән борынгы музей почмагына охшый иде. Ләкин чәчәкләр бу бүлмәгә дә кереп утырдылар.
Гөлшаһидә үзе хәзер иң бәхетле көннәрен кичерә иде. Баштарак Гөлшаһидәгә ничек дип дәшәргә дә белми аптырап кала торган Гөлчәчәк бер көнне табын янында, бөтен семья алдында, ана әнием дип әйтте. Үзенең шулай дип әйтүе белән бала бөтенесен куандырды, чөнки һәр- кайсы аның нәкъ менә шушы минутта ятимлектән котылуын аңладылар.
Аш-су әзерләшергә читтән кешеләр чакырдылар: Мәдинә ханымның элек-электән килгән таныш аш-су осталары бар иде.
Авылдан чакырылган кунаклар ике-өч көн алдан килеп төштеләр. Гөлшаһидә үз адресларын биргән булса да, алар Хатирә апаларга туктадылар. Бу өйдә элек бер тапкыр булып киткән Әһлетдин бабам белән Сәхипҗамал җиңги үзләрен якын туганнарына сагынып килгән кешедәй тотып, Хатирә апа, аннары Асия белән ике куллап күрештеләр. Бибисара түти белән таныштырдылар.
Сәхипҗамалның кулында фирүзә кашлы беләзек, йөзе теге вакыттагы кебек ябык түгел, ит кунган, сәламәтлегеннән аз гына да зарланмады. Мансурга мең рәхмәтләр укыды.
Әһлетдин абзый да, сакал-мыекны төзәттереп, кием-салымын да әзрәк шомартканга, теге вакыттагыдан күп яшь күренә иде. Башта — яңа кара түбәтәй.
— Алданрак килеп төшүебез өчен гаеп итмәсеннәр дип, Хатирә, сезгә тукталдык инде, — диде ул. — Хатын-кыз, яхшы түгел, фәлән-төгән, көтүебез белән барып төшкәч, шәһәр халкы яратып бетермәсләр дип, юл буе колак итемне ашадылар. Мин әйтәм, Хатирә андыйлардан түгел, Асия минем үз кызым кебек. Так што, хафаланмагыз.
— Өйгә кунак килсә — ямь керә, — диде Хатирә апа. — Без бик шат, Әһлетдин абзый. Хәзер, Гөлшаһидә күчеп киткәч, өебездә ямансу да. Туй беткәнче үзебездә торып торырсыз. Ыгы-зыгы арасында олы кешеләргә кыен булыр, югыйсә.
— Анысы инде, Хатирә, ял итәргә килүебез түгел дә, булдырып, ярап булса дигәндәй, куллан килгән хәтле булышырга исәп бар иде. Бибисара белән Сәхипҗамал килен аш-суга бик оста, мин теге-бу йомышка чабарга, утын вакларга дигәндәй.
Бу сүзләрне Әһлетдин бабай әйбер-мазарны өйгә ташыган чагында, аннары өс-башны чишенгәндә сөйләде. Хатирә апа кунакларны олы якка чакырды.
Таза, мәһабәт Бибисара апа урындыкны шыгырдатып утырды да стенадагы шамаилгә күз төшерде. Ул үзе укыи-яза белми иде, әмма шәмаилләрнең коръән сүзе икәнен ишеткәне бар иде. «Динле кешеләр ахрысы, күңелләре булсын», дип ике кулын күтәрде:
— Я, бер фатиха, — диде. Иреннәрен әзрәк кыймылдатып ияк очын сыпырып алды. — Өегезгә бәрәкәт явып торсын.
— Амин, шулай булсын,-—диде Хатирә апа. — Кызым, әллә йөгереп кенә Гөлшаһидә апаңнан сөенче алып киләсеңме?
— Кирәкмәс, кызым, кирәкмәс, — дип туктатты Әһлетдин бабай Асияне. — Бераз хәл алгач, үзем барып килермен бульницка. Җайлап әйтәсе сүзләрем дә бар.
— Юл газабы — гүр газабы диләр иде, Хатирә түти, чын икән, — диде Бибисара апа табын янына утыргач. — Афтымабнльдә килә-килә эчләрем катып бетте. Егерме биш ел авылдан чыкканым юк иде, бу хәлләрне белсәм, тагын шул хәтле чыкмасам да риза икән.
— И, Бибисара апа, юкны сөйләмә әле, — диде аңа каршы Сәхипҗамал җиңги. — Кеше чын дип ышаныр тагы. Афтымабиль арба түгел, көн саен Казанга барсам да риза дип сөйләнеп килдең ич.
— һай, Сәхипҗамал җаным, кодагый кешегә азрак иркәләнергә дә ярамый, имеш. Мин, бәлкем, әнә Әһлетдин үзешчәнгә катнашкандагы шикелле, рпититси ясый торганмындыр. Элекке заманда кодагыйлар, күрше авылдан килсәләр дә, юлларыгыз бик яман дип, өч көн зарлана торганнар иде. Безгә дигәч, Казан хәтле Казанга килеп тә базарны күтәрергә ярамый, имеш.
Әһлетдин бабайның хатын-кыз сүзендә эше юк иде. Ул, кухня ишеге төбендә капчыгының бавын чишеп, Асияне явына чакырды да:
— Болары, кызым, сиңа дип атап алып килгән күчтәнәчләрем,— диде.
— Миңа? — дип гаҗәпләнде Асия.
— Әйе, кызым, сиңа да әниеңә. Монысы урман чикләвеге, синең шикелле нечкә билләр ашы. Бусы нәрсә икән? Ә, юкә балы икән. Телең синең болан да бик тәмле, докторлар әйтә, йөрәккә шифасы була балның. Монысы булыр әлү кагы, чәйгә салып эчәргә бик яхшы. Бигрәк тә мунчадан соң. Бусы атлан май. хСина әзрәк тазарырга кирәк, югыйсә, сөякләрең беленә. Әнә теге мич буендагы кәрзиндә күкәй. Кәрзине базарга йөрергә дә ярар, үзем үрдем. Көяз кызларга нинди кәрзин ошаганын беләм мин. Акъяр кызлары, Әһлетдин абзый, миңа бир дә миңа бир дип чак тартып алмадылар. Юк, мин әнтәм, бу Казанның беренче чибәренә, сезнең әле үсәсегез бар. Ә менә монысы — чаңгыда шуганда кияр өчен бияләй белән җылы оекбаш.
— Бу кадәр бүләк миңа? — Асия гаҗәпләнеп әле Әһлетдин бабайга, әле әнисенә карады. — Миңа бияләйләре генә. Ашамлык әйберләрен Гөлшаһидә апаларга бирегез.
— Гөлшаһидә апаларыңның өлеше асубый, акыллым. Болары сезгә дигәннәре. Теге вакытта бик ошатып кайтып киткән идем үзеңне. Мин үзем, Асия кызым, полный музыкальный кеше. Хәзергесе заманда туган булсам, бәлкем, үзешчән композитор да булган булыр идем. Яраткан кешеләрем дә полный музыкальный кешеләр генә. Музыка ул кош теле кебек, кеше теле әйтеп бирә аямаганнарны сөйли.
_ Эни> бу хәтле әйберне нишләтәбез инде?
Хатирә апа да, әсәрләнеп, ни әйтергә белми торды.
•— Ал, ал, — диде Бибисара апа Асиягә. — Кеше яхшы күңелдән китергән икән, карышма. Казаннан кайтканнан бирле исемеңне теленнән төшерми. Бөтен Акъяр егетләрен сиңа гашыйк итеп, кызларыбызны көнләштереп бетерде. Син радиода «Акъярым»ны җырлаган көнне гар- моньчыл арыбызның күзләрен ачырмады. «Уйнасагыз менә шулай
уйнагыз, җырласагыз менә шулай җырлагыз. Койрыгын борган кәҗә бәтие кебек, ә-ә-ә-ә, мә-ә-ә кычкырмагыз», дип үчекләде үзләрен.
И, Әһлетдин бабай, сез мине тәмам хур иткәнсез, — диде Асия, назланып.
һәй, дип сузды карт, күңелле тавыш белән. — Әһлетдин бабаң бу мәсьәләдә авторитет. Белеп сөйли. Районда үзешчәннәр ярышканда Әһлетдинне юкка гына член жюри итеп сайламыйлар инде. Так што, сөйләсәм, белеп сөйлим.
Чәйләр эчкәч, Әһлетдин бабай Гөлшаһидәне күрергә дип больницага китте. Өч хатын самовар яңарттылар да тагын табын янына утырдылар. Такта чәйгә индийскийны кушып, бик тәмләп-тәмләп, ашыкмыйча гына, тыныч кына, сүзнең кадерен белеп, җаен китереп, сөйләшә- сөйләшә эчтеләр. Асия үз бүлмәсенә кереп дәресләренә утырды.
— Хатирә түти, — диде Сәхипҗамал җиңги, маңгаена чыккан тир бөртекләрен яулык очы белән сөртеп. — Чакыргач килүен килдек тә, күңелем бер дә тыныч түгел. Кодаларыбыз бик зур кешеләр, ә безнең күчтәнәчләребез дә авылча гына, үзебез дә туфракта аунап үскәннәр.
— Безнең Гөлшаһидәбез зур түгелмени, — дип, Бибисара апа аңа каршы килде. — Кияү бик зур булса да, делегат түгел әле.
— Тукта әле, Бибисара апа, — диде Сәхипҗамал җиңги. — Үлчәү тәлинкәләре дә, тигез итеп салмасаң, берсе өскә күтәрелә, икенчесе аска төшә.
Хатирә апа аны тынычландырырга тырышып:
— Юк, юк, Сәхипҗамал, алай һич борчылма, — диде. — Зур кешеләр булсалар да, үзләре бик прастуйлар, бик ачык кешеләр. Үзең беләсең, кияү бигрәк тә сөйкемле.
Беркатлы Бибисара яңадан үзенекен каерды:
— Анысы инде, Хатирә, безнең Гөлшаһидәбез кебек үк сөйкемле сөяк булмас,—диде. — Бриллиант йөзек кашы! Болгар нәселеннән!
Самоварның янтайтып агызырлык та суы калмагач, янә бер яңарттылар да тагын чәйгә утырдылар. Бу юлы сүз туй хәлләре турында барды. Яңадан Сәхипҗамал җиңги үзенең борчулары турында әйтте:
— Ятимә булып үсте шул былбылкаем... Бәхетсезлеге дә булды... Кыз чагында җыйганнары барысы да югалып бетте. Кода белән кодагыйга берәр затлы нәрсә ала алдымы икән? Кияүгә бүләге бармы? Туй булгач, халык арасында йөзенә кызыллык килмәсен иде дип әйтүем инде.
Гөлшаһидә, кайбер бүләкләрен Хатирә апага күрсәтеп, аның белән киңәшеп алган иде. Үз кызы өчен борчылган кебек борчылган Сәхипҗамал җиңгине тынычландырыр өчен Хатирә апа шуларны бераз арттыра төшеп тә сөйләде. Электә дә татар хатын-кызлары арасында бирнәне арттырып мактау гадәте булган бит.
— Шул хәтле үк тырышканмыни, җаным, — дип чын күңелдән сөенде Сәхипҗамал җиңги. — Синең дә ярдәмең тигәндер инде, Хатирә апа, рәхмәт үзеңә. Хәзерге яшьләр үзләре генә белеп бетерми инде андый эшләрне. Әпен-төпен иттерәләр дә гомергә бер килә торган шатлыкның ямен китәрәләр.
Сүзгә мавыгып сизми дә калдылар: кайчан ишек ачылган да, кайчан Гөлшаһидә,’Әһлетдин бабай һәм Мансур килеп кергәннәр! Гөлшаһидә йөгереп килеп җиңгәсенең муенына сарылды, аннары Бибисара түтине кочты. Өчесенең дә күзләреннән яшь бәреп чыкты.
— И-и, сезнең белән күрешергә дә онытып торам, — дип Гөлшаһидә Хатирә апага, тавышка үз бүлмәсеннән йөгереп чыккан Асиягә омтылды.
Мансур кунаклар белән дә, Хатирә апа һәм Асия белән дә бик ягымлы итеп күреште, Сәхипҗамал җиңгинең сәламәтлеге турында со-
рады. Бибисара апа кеше ишетмәгәндә генә Сәхипҗамалның колагына пышылдап алды:
— Икесе дә бик пар килгәннәр икән.
— Нәфисә апа килә алмадымыни? — дип сорады Гөлшаһидә.
— Мин дә киткәч, ул да киткәч, больницаны кем кулына калдырасың, — диде Бибисара апа шаян да, җитди дә итеп.— Михаил Михалыч ялда. Нәфисә күп итеп сәлам әйтте, чакырган өчен рәхмәт укыды.
Әһлетдин бабай, әйберләрен кухнядан чыгарып, Гөлшаһидә белән Мансурны янына чакырды да:
— Аз булса да күп итеп алыгыз инде безнең шул күчтәнәчләрне, — диде. — Җәмәгать тарафыннан әманәт итеп әйтеп җибәрелгән булгач, миңа әйтеп тапшыру шарт: ике тәпән бал, ике чиләк май, ике чиләк эремчек, өч кәрзин йомырка, ит, каз, тавык, калганнары, — ул ике чемоданга күрсәтте, — таба ашлары.
— Сез акылдан яздыгызмы бу кадәр бүләк алып килергә! — диде Мансур, гаҗәпләнеп һәм уңайсызланып.
— И, кияү, — диде Бибисара, бераз мутланып. — Иң зур бүләгебезне тартып алганда безне кызганмадыгыз, вак-төягенә калгач кына алай итмәгез инде. Гөлшаһидәбез миллион тапкыр кадерле дә... — Бибисара яулык очы белән күз яшен сөртеп алды. — Нихәл итәсең...
— Акъярда ата-бабадан килгән гадәт шундый: яшьләргә бөтен авылыбыз белән булышабыз, — диде Әһлетдин бабай. — Менә ак сакалым, әгәр юкны сөйләсәм. Җәйнең иң матур вакытында парлашып кунакка килсеннәр дип тә әйтергә куштылар. Минем хәтер — тишек иләк, коелганчы әйтеп куйганым яхшы. Түбән оч Мәликәсе, Гөлшаһидә, җибәргән даруларың өчен бик зур рәхмәт укыды, даруларың бик килешкән икән үзенә, хәзер тагын тап-таза йөгереп йөри.
— Индифферентно дару җибәргән идем, — дип аңлатты Гөлшаһидә Мансурга.
Бергәләп чәй эчкәннән соң, башта таксига утыртып кунакларны алып китмәкче булганнар иде, картлар риза булмадылар.
— Алдан ризык барсын, — диделәр.
— Шуннан соң Мансур, Гөлшаһидә һәм Әһлетдин бабай өчәүләп әйберләрне алып киттеләр. Аннары Мансур кунакларны һәм Хатирә апаны ала килде.
...Беренче мәҗлес җомга көн үтте. Шимбә көн кич Таһировлар квартирасына икенче мәҗлескә Казан медицина дөньясының чәчәге җыела башлады.
Беренче көнне китергән бүләкләргә дә хәйран калган Сәхипҗамал җиңги белән Бибисара апа бүген китерелгәннәренә тәмам шаккаттылар. Бер исле майлары гына да бала коендырырга җитәрлек иде.
Утыз пар кунак килде. Кемнәр генә юк иде алар арасында. Олылары да, урта яшьтәгеләре дә, аннан яшьрәкләре дә. Ирләренең кайберләре озын ак чәчле, сакал-мыеклы мәһабәт кешеләр. Хатын-кызның кием салымы бигрәк затлы. Алкалары, муенсалары, беләзек-йөзекләре күз явын алып, җем-җем итеп кенә торалар.
Ниһаять, кунакларны каршы алу шау-шуы беткәч, барысын да табынга чакырдылар. Яңадан бер мәл ыгы-зыгы булып узганнан соң барысы да утырыштылар. Гөлшаһидә белән Мансур түрдә. Бер якларында Сәхипҗамал жиңги белән Мәдинә ханым, икенче якларында Әбүзәр абзый. Беренче көндә Әһлетдин бабай да табында утырды. Бүген ул аяк өсте торып кунакларны сыйлап йөрде. Килүе белән үк Фатихәттәй белән дуслашып алган Бибисара апа кухнядан да чыкмады. Бик кызык вакытларда гына, авызын яулык чите белән каплап, ишектән карап торды.
Мәҗлесне ачып, Әбүзәр абзый берничә суз әйтте, яшьләргә матур, тигез һәм бәхетле тормыш теләп беренче тостны күтәрде. Аннары мәҗлесне алып барырга мәһабәт сакаллы бер кешене тамада итеп сайладылар. Авызына шайтан төкергән кеше булып чыкты. Бөтен мәҗлесне келдерә-көлдерә сөйләгәннән сон, Мәдинә ханым белән Әбүзәр абзый һәм Сәхипҗамал җиңги исәнлегенә аерым-аерым тостлар күтәртте. Шуның артыннан ук тын алырга да ирек бирмичә дигәндәй:
— Хөрмәтле Николай Максимович, рәхим итегез. Күп тә сөйләмәгез, аз да сөйләмәгез, чамасын белеп кенә, — дип артист Любимовка мөрәҗәгать итте.
Николай Максимович торып аякка басты да, ике кулын күкрәгенә кушырып, яшьләргә көлемсерәп карый-карый башын чайкады. Ул әле бер сүз дә әйткәне юк, ә халыкның авызы инде ерыла башлады.
— Нинди пар килгәнсез, матурлыгыгыздан өй балкый! — диде ул.— Сезгә атап әйтәсе сүзләремне энҗе-мәрҗәннәрдән генә тезәр идем дә... аның остасы,— Николай Максимович икенче якта оялып кына утырган Знннуровка бармагы белән күрсәтте: — әнә. Мнн үзем, дуслар, кырык тапкыр үлеп, кырык тапкыр терелгән кеше. Дөресрәге, терелтелгән кеше. Рәтем бөтенләй китә башлагач, әнә Әбүзәр Гиреевич, Гөлшаһидә ханым һәм менә уң ягымда утырган Маһирә Хәбнровна, Вера Павловна һәм Алексей Лукич мине, туңдырып куеп, биш мең елдан соң гына терелерлек итәргә уйлыйлар. Ул арада минем барлык чирләр туңып бетәргә, мин үзем егерме биш яшьлек егет хәленә кайтып, үземнән биш мең яшькә кече кызга өйләнергә тиешмен. Шунда утырганнар барыгыз да туема рәхим итегез. Ләкин аңарчы бу дөньяда яшәвем өчен доктор-ларның аякларына баш ияргә әзермен... Әлбәттә, сезгә көлке, сезнең бавырыгызда таш юк, сезне чалкан яткырып, атналар буе акбур белән сыйламаганнар, торып йөрмәсен дип чалбарыгызны салдырып бикләп куймаганнар... — диде ул, кулы белән бөтен табынны урап. — Мип бу тостны авырулар авырмасын, врачларга эш калмасын дип күтәрер идем дә... Әбүзәр Гиреевич, сезнеңчә ничек, минем теләк белән генә була торган эшме бу? Гөлшаһидә ханым, хәтерлисезме, беркөнне сезнең роза чәчәге төсле ачылып, балкып йөрүегезне күргәч, больница коридорында миң сезгә нәрсә әйткән идем? Кызармагыз, Л1ансур Закирович артына яшеренмәгез. Ул чакта танган булдыгыз, хәзер тана алмыйсыз инде. Икегезнең дә бәхете өчен! — Ул ижевский суың эчеп җибәрде, утырды һәм шунда ук тагын аякка басты. — Ижевскийдан инфаркт булмый торгандыр ич, иптәш врачлар? — дип сорады.
Барысы да шаркылдап көлеп җибәрделәр.
Тамада оста ораторлар һәм сөйли белмәүчеләр турында бер мәзәк хикәя кылып, минем бурыч шушы һәр ике төр кешеләрне мәҗлес күрке итү дип, Бадьян бакчасына сүз бирде. Күрәсең, бу сәер исем мәҗлес халкына яхшы таныш иде, дәррәү кул чаба башладылар.
— Берәүләр авызларында кош сайратып дан ала, — диде Чалдаев, аякка басыл, — икенче берәүләр сука сукалауны артыграк күрәләр. Бала чакта миннән, чыбык белән кыйный-кыйный, сука сукалатканнар. Сөйләргә өйрәнергә вакыт та калмаган.
— Алай булгач, утырыгыз. Өйрәнгәч сөйләрсез.
— Рәхмәт, хөрмәтле тамада. Кечтеки тостым шул, яшьләр хөрмәтеңә, ачы булса да, эчәм шул күгәрчен сөтен!
Кунаклар шау-гөр килеп алдылар. Пычак, чәнечке тавышлары ишетелде. Бер-берсен кыстау китте.
— Иптәш тамада, гаделлек юк сездә! — дип кычкырды кара тут йөзле бер чая врач. — Бу мәҗлестә хатын-кыз заты бармы, булса нигә күрмисез сез аларны? Гел ирләрдән генә^ сөйләтәсез.
— Гөлсем ханым, күңелемдәге» алып әйттегез, дип тамада кулын күкрәгенә куйды. — Сүз, җәмәгать, Гөлсем ханымга бирелә. Беләсез
бит, аның уз туенда әйтелми калтай бер бик матур тосты бар, игътибар белән тыңлагыз.
— Болай булгач, әйтмим лә, — диде Гөлсем, иркә кызлардай боргаланып.— Туйда тостның иң кайнары яхшы: горько!
Бүтәннәр дә: «Горько, горько!» — дип кычкыра һәм кул чаба башладылар.
Гөлшаһидә белән Мансурны үбештерделәр.
— Я, әйтегез, — диде тамада, — мин хаталык кылдыммы? Гөлсем ханымны туенда үбештерергә онытканнар. Шуңа күрә хәзер ул туй саен «горько!» дип кычкыра.
—• Шау-шу арасында ул бездән үзенә дә горько кычкырттырмакчы түгелме? — дип эләктереп алды Николай Максимович.
— Хәзер, үпкәндә калтыранып тормагач, үптердең ни дә, үптермәдең ни, — дип көлде Гөлсем дигәне.
— Шулай да карап-карап торам да, — дип пышылдады Бибисара апа Фатихәттәйгә,— Гөлшаһидәбез кебек асыл сөякләре юк араларында.
Ә табынның үз эше: тост күтәрәләр, сөйлиләр, көләләр, тагын тост күтәрәләр. Самуил Абрамович бик матур тост әйтте. Алексей Лукич аннан да уздырды. Маһирә ханым, Вера Павловна сөйләделәр.
Бервакытны урындыклар дөберди башлады. Кунаклар әзрәк хәл алырга кузгалдылар. Кайсыдыр шунда ук рояль янына утырды, уйнап җибәрде. Гөлсем җырга да булган хатын икән. Бик матур тавыш белән «Арчаны» башлап җибәрде. Аннары күмәкләшеп русча җырлап алдылар. Юматша гаҗәп киң сулыш белән башкорт җырларын башкарды.
Картлар Әбүзәр абзый бүлмәсенә җыелдылар, тәмәке тартучылар коридорга чыкты, яшьрәк хатын-кызлар һәм ирләр парлашып биергә керештеләр.
Чалдаев бии дә, җырлый да белми иде. Берәрсе биергә яки җырларга чакыра күрмәсен дип, тиз генә картлар янына сугылды. Биредә медицина өлкәсендәге соңгы яңалыклар турында сөйләшәләр иде. Кемдер Фазылҗан Яңгураны телгә алды, нигә ул бүген юк дип сорады. Кайсыдыр сораучының җиңеннән тартты.
Чалдаев нәрсәдер исенә төшереп, кесәсен капшады да, аннан бер конверт алып, Әбүзәр абзыйның өстәл тартмасына салды.
— Соңыннан бер укырсыз, — диде ул Әбүзәр абзыйга.
Шул чакта Гөлсем кереп Чалдаевңы «Бадьян бакчасы»н җырларга алып китте.
Рояльдә Гөлсемнең ире — отставкадагы полковник уйный иде. Чал- даевны алып килүләрен күргәч:
— һе, һе, бадьян бакчасы, — дип баш кагып алды да авыл көен уйнап жибәрде. Гөлсем шаяртып сузып җырлый башлады. Аңа Чалдаев кушылды:
Бадьян бакчаларый түтәл-түтәл, Арасындыйн былбыл кош үтәр. Яшь үмерләр үтәр, китәр. Бергә ултыруга ни жнтәр...
Бераздан рояль янына Зиннуров барып^утырды. Ул башта үзенә игътибар җыйгандай, «Баламишкинны» уйнады да кинәт ниндидер дәртле бер илһам белән «Акъярым» көен уйнап җибәрде...
13
— Кадерле профессор, диде орышышучан мөлаем тавыш белән инде терелеп, үз киемнәрен киеп, каш-керфекләрен буяп өлгергән Бану Солтанморатова. — Мин сезгә бик зур рәхмәт әйтергә и отблагодарить итәргә тиешмен. — Чәчәк кочаклаган Солтанморатова кара перчаткалы кулын сузды.
Әбүзәр абзый ике кулын артына куеп басып тора иде. Солтанмора- тованың сүзләрен ишеткәч, аның кашлары җыерылды.
Гафу итегез, — диде ул коры гына, — дәвалау минем бурычым иде, әмма кул бирә алмыйм, чөнки хөрмәтем юк сезгә.
Профессор кырт борылып коридор буйлап китеп барды, хәтта Сол- танморатованың: «Какой ужас!» — дип кычкырып җибәрүенә дә борылып карамады. Биш минуттан аның чираттагы лекциясе башланырга тиеш иде. Ул берни булмагандай аудиториягә керде.
Туйлар шаулап үткәннән соң, Таһировларның семья тормышы да әкренләп үзенең табигый эшчән хәленә кайта башлады. Әбүзәр абзый туй ыгы-зыгысы арасында тукталып торган фәнни хезмәтләренә тотынды һәм ниндидер кирәкле бер материалын эзләгәндә, өстәл тартмасында кулына ачылмаган бер конверт эләкте. Нинди конверт икән дип бераз хәтерләп торды. Аннары бу конвертны туйда Чалдаев биреп калдырганлыгы исенә төште. Нәрсә бар икән дип конвертны ачып укый башлады. Хатның беренче юллары ук аны сагаерга мәҗбүр иттеләр.
«Хөрмәтле Әбүзәр Гиреевич. Бу хатны фәкать мин үлгәннән соң гына сезгә тапшырырга тиешләр. Әгәр мин исән чакта китереп бирсә* ләр, хатны тапшыручыны намуссыз дип исәпләгез...»
«Нәрсә бу? Нинди сәер хат?» — дип хәвефләнде Әбүзәр абзый. Ул һәртөрле детективны яратмый иде. Бүген, Солтанморатова белән булган хәлдән соң, мондый язу аны бигрәк тә сагайтты. Ул тиз генә хатның ахырына күз салды: «Сезгә мәгълүм бер кеше» дип кул куйган.
«Мин сезнең белән бу дөньяда алыш-биреше беткән бер кеше буларак сөйләшәм, — дип укый башлады профессор. — Миңа, үзем өчен, берни дә кирәкми инде. Барысы да үтә дә китә, фәкать хакыйкать кенә кала диләр бит. Менә шул кешеләргә кала торган хакыйкать өчен генә борчылам мин.
Мин сезгә үз исемемне әйтмим. Сез мине исемем-фамилиям белән хәтерләмисез дә, ә чалымым белән хәтерләргә тиеш кебек. Минем маңгаемда кызган тимер кыршаудан калган кызыл эз яки, кайберәүләр әйткәнчә, кызыл чалма бар иде. Беләм, сезгә аның тарихы кызык түгел, шулай да әйтим инде. Мин органнарга Дзержинский заманында килгән кеше. Дошман бандалары кулына эләккәч, алар минем башымны утта кыздырган тимер кыршау белән сытарга булдылар. Минем күз алдымда шул тимер кыршауны мичкә тыктылар, үземнән күрүк бастырып утны өрдерделәр. Мин әле дә ул кызыл кыршауны озын сапларыннан тотып алдыма килгән палачны күрәм. Мине боргалана алмаслык итеп бәйләп куйганнар иде. Тимернең башымны куырып алганы хәтердә әле. Аннары берни белмим. Шулай да башымны сытмаганнар, күрәсең, кемнәрдер комачаулаганнар...
Соңгы егерме биш ел эчендә мин сезне күрмәдем, бик еракта идем. Шулай да ара-тирә газеталардан сезнең турыда укыштыргала дым.
Ачык итеп әйтим. Мин юри сезнең больницага кердем. Хакыйкатьне мин бары тик шундый юл белән генә ача ала идем, һәрхәлдә мин шулай уйладым. Сез — врач, психолог, сез минем хәлемне аңларга тиеш. Ләкин хикмәт анда түгел. Сез сүз нинди хакыйкать турында бара дип сорарга ашыгасыз. Аз гына сабыр итегез, хәзер әйтәм. Зур да, кечкенә дә ул хакыйкать. Ничек карыйсың. Миңа сезнең кем икәнлегегезне ахыргача ачарга кирәк иде. Анкеталардан карап түгел, күңелегезгә кереп. Хәзер озынга сузмыйча әйтә алам, сезгә карата мин ялгышмаганмын. Сез чын совет кешесе, чын совет врачы. Сез миңа кеше итеп карадыгыз. Кешелеген югалтмаган кеше генә кешегә кеше итеп карый ала. Бу фәнне мин кирәгеннән артык яхшы беләм, Әбүзәр Гиреевич.
Шуны әйтим, сезнең больницага кергәндә мин икенче бер кешегә икенче бер хат тапшырып калдырган идем. Мин үлсәм, үлемемнең сәбәбен ныклап тикшерегез, дип язган идем. Әгәр табигый үлемнән үлгән
булсам, эш шуның белән бетә. Әгәр инде андый-мондый хәл сизелсә, менә шушы кешене гаепләгез, дип сезнең фамилияне атаган идем. Хәзер мин бу шикләнүем өчен сездән гафу үтенәм. Больницадан чыккач, ул хатны утка ташладым.
Хәтерли торгансыздыр: ул елларда без сезнең белән ике тапкыр очраштык. Хәзер_ул елларны яңадан искә төшерүе дә бик кыен. Ләкин нихәл итәсең, тарихка күз йомып булмый. Артыннан сөйрәлмәсен өчен, һәркем кара күләгәсен бәйләп куяр иде дә, бу аның кулыннан килми. Сезнең өстән ул чакта кайберәүләр әләкләп яздылар. Ләкин мин үзем ни өчендер сездән шикләнмәдем, сезне һаман намуслы кешегә санап килдем. (Хәзер ул еллардагы барлык чекистларны да бер калыпка үлчәүчеләр күп, сез, әлбәттә, алай беркатлы уйламассыз дип беләм.) Зур галим булуыгызга да күз йоммадым, билгеле. Кыскасы, мин кулымнан килгәнчә, сезнең язмышны җиңеләйтергә тырыштым. Сезнен генә дисәм, бик үк дөрес тә булмас. Сез йөзләгән кешеләрнең берсе генә идегез. Бу эшләремнең соңыннан үземә никадәр кыйбатка төшкәнен язмыйм. Мин үзем тикшерүче алдына килеп бастым һәм... мина ташланган гаеп тә, башкаларныкы белән чагыштырганда, күп мәртәбә катырак булды. Ник икәнен аңлыйсыздыр... Әгәр шуңа да карамастан, ул елларда мин исән калганмын икән, моның үз фаҗигале тарихы бар. Бу хатта ул турыда сөйләүнең кирәге булмаганга язмыйм.
Фазылҗан Янгура да мине таныды дип уйлыйм. Аны да сынарга кирәк иде миңа. Теге елларда ул да минем кулдан үтте. Сезнең икенче тапкыр кулга алынуыгыз аның күрсәтүе нәтиҗәсендә булды. Ихтимал, ул моны яхшы ният белән — халык дошманнарын фаш итәм дип эшләгәндер. Ләкин, миңа калса, ул моны күбрәк куркаклыгы аркасында, нинди генә юллар белән булса да үзен саклап калу нияте белән эшләде. Бүтәннәрне батырып үзеңне коткару — бу инде җинаять. Шуңа күрә түзмәдем, бер тапкыр мин аны яңакладым да. Мин моны яхшы хәтерлим, чөнки бүтән беркемгә дә сукканым булмады. Шулай да мин Яңгу- раның яшьлеген кызгандым һәм иреккә чыгарып җибәрдем...
Ә үзем көн яктысы төшми торган, төн белән көнне аерып булмый торган бер кешелек камераларда хәтсез еллар үткәрдем. Минем бүгенге һәм иртәгәге көнем юк иде, бары тик үткәнем генә бар иде һәм мин үткән гомерем, узганда эшләгән эшләремнең йомгакларын кабат-кабат сүтү белән генә яшәдем. Менә шул елларда сезнең турыда, Яңгура турында һәм язмыш очраштырган бүтән бик күпләр турында уйландым, әгәр кайчан булса иреккә чыга алсам, барыгызның да язмышларын белергә ант иттем. Кемнән булса үч алыр өчен түгел, бәлки үземнең кайда хаклы, кайда ялгышуымны белер өчен. Сәер теләкләр сәер шартларда гына туа. Сез мине аңларсыз дип ышанам, Әбүзәр Гиреевич.
Соңыннан Янгураның медицина өлкәсендә үскәннән-үсә баруын белгәч, мин бик куандым. Ләкин мин сүзгә генә ышана торганнардан түгел.
Сезнең больницадан терелеп, тазарып чыкканнан соң, ике тапкыр санаторийга барып кайттым. Хәлем тагын да яхшыра төште. Инде тәмам аякка басам дип йөргәндә генә быел кыш башында яңадан егылдым. Мәскәүдә чагым иде. Зур белгечләргә күрендем. Алар турысын әйтмәсәләр дә, үзем теге ташка үлчим чир икәнен төшендем. Операция кирәген үземә дә әйттеләр. Урын да^ тәкъдим иттеләр. Шуннан соң мин яңа сәер адым ясадым. Казанга кайттым да Яңгура клиникасына кердем. Аңардан миңа операция ясавын сорадым. Ул баш тартты һәм, футбол тубын тибеп очырган шикелле, минуты-сәгате белән мине икенче больницага олакты рттырды. Сөйләшергә теләгем барлыгын кабат әйт-тердем, аны авырый диделәр. Миңа калса, эш башкада иде...
Сезгә әйтергә теләгәннәрем нибары менә шул, Әбүзәр Гиреевич.
Вакытыгызны алуым өчен гафу итегез.
Сезгә мәгълүм бер кеше».
Әбүзәр абзый башын ике кулы белән кысып бик озак уйланды. Нинди язмыш! Аның күз алдыннан киң маңгаенда кыл-кызыл булып утлы тимер кыршау эзе калган, үткен карашлы, чал чәчле ябык кеше китмәде.
«Шулай ук ул үлгәнмени инде? Каберстаннан сөйләштеме икәнни ул минем белән?» Үтә кызгану һәм әрнеп үкенү хисе Әбүзәр абзыйның йөрәген көйдерде. Әйе, ул да аның турында... шәп уйламады. Ә нинди кеше булып чыкты. Әбүзәр абзый бик озак хәл җыя алмыйча утырды. Аның иңнәрен, әйтерсең, таш баскан иде. Ул көч-хәл белой генә урыныннан торып, чайкала-чайкала атлап, телефон янына барды да Чалда- евка шалтыратты. Бу кеше операциядән соң егерме көнләп торгач үлгән икән. Бары тик шуннан соң гына Чалдаев, аның соңгы васыятен үтәп, хатны Әбүзәр абзыйга тапшырган. Хатта ниләр язылуын ул белми.
Икенче көнне, профессор такси чакыртты да Яңгура клиникасына китте. Анда ана бераз көтәргә туры килде, Фазылжан авырулар янында иде. Бу файдага гына булды. Ачу йоту — тау йоту, диләр. Әбүзәр абзый азрак суынды. Килеп керүе белән үк Яңгураны күргән булса, ачу катыш әллә нәрсәләр әйтеп ташлаган булыр иде.
Яңгура аны, ачык йөз белән каршы алып, култыклап үз кабинетына чакырды. Менә алар ак халатлы ике профессор диванда утыралар. Яңгура нәрсәдер сизенә, ахрысы, үзен ясалма рәвештә күңелле тотарга тырыша.
— Туйлар, ахрысы, бик мәшәкатьле булды, Әбүзәр Гиреевич, бик йончыгансыз шикелле.
— Кешене, Фазылжан, мәшәкать кенә йончытмый. Башкасы тамырга чаба,—диде Әбүзәр абзый әкрен генә. — Сез миңа менә нәрсә әйтегез әле, Фазылжан... — һәм ул чал кеше турында сөйләп китте.
— Нәрсә әйтим икән, — диде Яңгура, астан гына карап. — Моннан берничә ай элек ул кешене безнең больницага салганнар иде. Диагнозы буенча мин аны белгечләргә — урологларга озаттырдым.
— Ул операция ясауны сездән үтенгән булган.
— Миннән ни үтенмәсләр. Барысын да тыңлый китсәң...
— Бу очракта... сез тыңларга тиеш идегез, Фазылжан.
Әбүзәр абзый кызмаска, сабыр сөйләшергә тырышса да, Яигура аның күңелендәге нәфрәтне сизде. Сизде һәм берьюлы кызып китеп, үзенең чын мөнәсәбәтен ачып салды.
— Культ калдыгының к... казыну гына җитмәгән! — диде ул иреннәрен кыйшайтып. — Рәхмәт!
— Врач болай сөйли алмый, — диде Әбүзәр абзый, һаман да шул ук тыныч тавыш белән.
Таһировның бу тигез тавышын ишетү Янгурага аеруча читен иде.
— Карагыз әле, Әбүзәр Гиреевич, — диде ул сүз таба алмыйча.— Нигә сез шул үләтне яклыйсыз? Нигә олы башыгызны кечерәйтәсез? Миңа сөйләделәр, сез үзегез дә аны кочып үпмәгәнсез. Ә үзегез яратмаган кайберәүләргә хәтта кул да бирмәгәнсез.
— Дөрес, шундый хәл дә булды. Ләкин мин аларны терелтер өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләдем. Ә сез нәкъ менә шушы нәрсәне эшләмәгәнсез... Аерма менә кайда. Без иң элек врачлар, бары тик шуннан соң гына шәхесләр.
' Янгура, сабырсызланып, ишекле-түрле йөренә башлады.
— Ул үлгән... — диде Әбүзәр абзый.
— Бик дөрес эшләгән... Элегрәк тончыкса, тагын да яхшырак итәсе булган. Дөньяны сасытмасыннар. Никадәр халыкның башын ашадылар.
Әбүзәр абзый аңа шелтә белән карап торды да конверт сузды:
— Укыгыз.
Янгура хат өстеннән күзләрен тиз-тиз йөртте дә, агарынып, хатны өстәлгә ташлады.
— Ялган! Фальсификация!—дип кычкырды.
— Ялган булса, тыныч кына кире кагыгыз, Фазылжан.
Ләкин Фазылҗап тынычлана алмады.
— Кабахәт! Кара йөз! Сезгә дә, Әбүзәр Гирсевич... Яла, яла!!
— Бүтән нәрсә әйтмисезме? — дип сорады Әбүзәр абзый, урыныннан торып.
— Юк, юк! Ялган бу, ышанмагыз бер сүзенә дә... Миңа үч итеп кенә язган.
— Мин, Фазылжан, ана ышанам. Бу хатның һәр сүзе йөрәк каны белән язылган дип уйлыйм.
— Сез ышанасыз? Сез мине... мин шундый түбән... Бу коточкыч... Бу хурлык... Мин үз-үземә кул салачакмын, — Фазылжан ике кулы белән чәченә ябышты. — Ужас. Вы решили меня погубить. — Ул чайкала-чай- кала Әбүзәр абзый алдына килеп, һаман да ике кулы белән чәченә ябышкан килеш: — Сез бу хатны органнарга тапшырасызмы? — дип сорады.
— Нигә кирәк ул аларга, — диде Әбүзәр абзый. —Минемчә, бу сезгә карый, нәтиҗәсен дә сез ясарга тиешсез. Чистарыгыз, Фазылжан. Җаныгызга мунча кирәк сезнең, Фазылжан.
Әбүзәр абзый китеп барды, ә Янгура әле бик озак ыңгырашып утырды. Аннары йөзе белән өстәлгә капланып, яңадан ике кулы белән кысты. «Сез дә җан сорыйсызмы? Сез дә миңа үз-үземә суд ясарга кушасызмы?!.»
Шул кичне үк Янгура Мәскәүгә телефон заказлары бирде. Беренче заказын бик тиз үтәделәр.
— Герман Васильевич, исәнме, саумы, кадерлем, Җан /Кан бу,— диде Янгура, урындык артына ята төшеп. — Хәл-әхвәл ничек? Өн халкы? Бала-чагалар? Герман Васильевич, кадерлем, син бу арада Мәскәүдә буласыңмы? Барып чыга калсам, шалтыратырмын. Иске дуслар оныт- маганнардыр шәт... Рәхмәт, рәхмәт...
Икенче һәм иң кирәкле заказны озакладылар. Телефон ике тапкыр шалтырады, ләкин икесендә дә Илһамия булып чыкты.
— Җизнәкәй, ник кайтмыйсын, инде?—дип сорады ул назланып.
— Мәскәүне көтәм, җаным.
Бер сәгатьләр чамасы үткәч, Илһамия тагын шалтыратты. Бу юлы инде Янгура шактый тупас итеп:
— Аптыратма әле, Мәскәүне бирмиләр бит, — дип трубканы куйды.
Шул чакта ишек шакып больница халатына төренгән олы яшьтәге бер авыру керде.
— Ни кирәк? — дип сорады Янгура, каш җыерып.
— Берни кирәкми, Фазылжан Җангирович, —диде авыру һәм рөхсәт тә сорамыйча урындык кырыена килеп утырды. — Баядан бирле берүзегез утырасыз. Күреп, рәхмәтемне әйтим дидем... Сезнең кушуыгыз буенча иртәгә мине больницадан чыгаралар.
— Больница беркемнең дә мәңгелек йорты түгел. Амбулатория юлы белән дәваланырсыз. Урын җитми, — диде Янгура.
— Аңлыйм. Шулай кирәктер. Урың бушатырга булгач, нигә чыкмаска...
Янгура бу кешене яхшы белә иде. Шуңа күрә аның болай беркатлыланып юаш кына сөйләшүенә ышанмады. Ул сагая калды.
— Мин ашыгыч эш белән утырам, — диде ул, алдындагы кәгазьләргә кулы белән күрсәтеп. — Барыгыз, ял итегез.
— Хәзер чыгам, Фазылжан Җангирович. Сезгә бер генә соравым бар иде. Мине квартирама килеп дәвалаган чакларыгыз исегездәме икән? Мине дә, хатынны да, балаларымны да? Көненә өчәр-дүртәр тапкыр чабып килә торган идегез.
Иң ачы ирония белән әйтелгән бу сүзләр Яңгүраны утка ташлаган күк иттеләр. Ләкин ул үзен кулда тотып:
Мин үземнең врачлык вазифамны үтәдем,—диде.
Гафу итегез, минем этемә баш ию... ул да сезнең врачлык вазифагызга керә идеме?
Яңгура урыныннан сикереп торды.
Сез мине хезмәт урынымда мыскыллыйсыз. Моның өчен...
— Берни булмый, тик кызмагыз гына, — диде авыру әкрен генә. — Ул чакта мин зур начальник идем. Сезгә файдам тиярдәй бер кеше идем мин. Сез аннан оста файдаландыгыз да, Фазылҗан Җангирович. Хәзер мин беркем дә түгел һәм сез мине, сәламәтлегем ныгып җитмәвенә карамастан, больницадан куасыз. — Авыру урыныннан торды. — Рәхмәт. Сез авыруларны түгел, чиннарны дәвалаучы икән!
һәм авыру ишекне әкрең генә ябып чыгып китте.
Яңгура эт шикелле уларга җитешеп өстәл янында басып торды. Тәрәзә ачык .иде. Бакчада кемнәрнеңдер сөйләшкән, көлешкән тавышлары ишетелә. Көннәрнең озын чагы. Инде кичке ун тулып, унберенче киткән, ә тышта әле эңгер-меңгер сүнмәгән. Тик агач яфраклары гына якты күк фонында кап-кара булып күренәләр.
Кинәт бик каты итеп телефон шалтырады. Яңгура тиз генә трубканы алды.
— Әбүнә жавап бирми, — диде телефонистка һәм трубканы куйды.
14
Көннәрдән бер көнне газеталар карап утырганда, Әбүзәр абзыйның күзенә кечкенә генә бер информация чалынды. Анда зур галим, атаклы хирург Фазылҗан Янгураның, патриотик эш эшләп, Казандагы яхшы квартирасын калдырып, ерак Себергә даими эшкә киткәнлеге әйтелгән иде.
Профессор берничә минут күзләренә ышанмыйчарак торды, йөзенә кан йөгерде, аннары газетаны атып бәрде:
— Хәшәп!
Ә эшкә барырга дип парадныйдан чыкканда, ул, кулына сөт бидоны тотып, базардан кайтып килгән Тютеевны очратты:
— Исәнме, Шаһгали? — диде.
— Шаһгалинең шаһлыгы бетте инде! — дип елмайды Тютеев. — Мин хәзер, Әбүзәр Гиреевич, Ты бы.
Пенсионерларны русча «ты бы» дип йөртүләрен Әбүзәр абзыйнын ишеткәне бар иде. Гаҗәпләнеп:
— Әллә сәламәтлегегез начарланып киттеме? — дип сорады.
— Юк, сәламәтлегемнән зарланмыйм әле, — дип җавап бирде Тютеев үз-үзеннән бик канәгать тавыш белән. — Җәмгыять каршындагы векселемне үтәдем, тиененә кадәр җиткереп. Инде үзем өчен генә бер егерме-утыз ел яшисем килә. Хакым бар!
— Тиененә кадәр җиткереп? — дип кайтарып сорады Әбүзәр абзый.— Бу ничек инде, Шаһгали? Исән чакта моны түләп бетереп була микәнни?
_ Була! — диде Тютеев тантана белән. — Бер көн артык, бер көн ким итмичә түләп була. Яхшы кредитор кебек. Яшем тулды — вәссәлам. Хәзер коммунизмны карчыкка бидон белән сөт ташып каршы алырга исәп. Җәйгә Идел буена бакчага рәхим итегез. Җиләк ашатырмын.
Тютеев китеп баргач, Әбүзәр абзый чын күңеленнән нәфрәтләнеп:
— Вексель., кредитор... Гомер буе нәрсә белән сату иткән, хәшәп!.. Никадәр рухи фәкыйрьлек!— диде һәм ашыгыбрак атлый башлады. «Юк актык сулышың килеп җитмичә, янып егылып төшмичә кешеләр алдындагы бурычны түләп бетерергә мөмкин түгел, мөмкин түгел!» — дип уйлады карт профессор.
Аңа калса, ул тагың җитмеш ел армый-талмый эшләр иде кебек. Әмма быел ел башыннан ук аның саулыгы нәкъ көзге көн кебек алма- шынучан булып китте: әле хәле яхшырып ала да, ул больницага, деканатка, лекцияләргә, гыйльми утырышларга чаба, һичбер авырлык сизми, әле хәле начарланып китә дә урынга ята һәм атналар буе беркая да чыга алмый. Өй халкы апы кадерләп кенә, саклап кына тотарга тырышалар. Инде санаторийга путевка да булдырганнар иде, сәламәтлеге яңадан начарланып китү сәбәпле абруйлы консилиум аңа хәзергә өйдән кузгалмау хәерлерәк булыр дигән фикергә килде.
Ниһаять, профессор, бик нык һәм озак уйланулардан соң, картлыгы һәм сәламәтлеге начарланып китү сәбәпле кафедрага һәм сотрудникларының гыйльми тикшеренүләренә җитәкчелек итү, укыту һәм оештыру эшләрен алып бару үзенә кыенлашып китүен әйтеп, кафедра җитәкчелегеннән азат итүләрен сорап хат язды. Кафедра белән җитәкчелекне үзенең иң сәләтле шәкертләреннән берсе булган профессор Фаизовка тапшыруларын үтенде.
Институтның гыйльми советы, аның үтенечен урынлы табып. Таһп- ровны почетлы член һәм гыйльми консультант итеп калдырып, кафедра җитәкчелегеннән азат итте. Бу көнне институтта бик зур тантана булды, профессорга нинди генә хөрмәт күрсәтмәделәр, нинди генә рәхмәтләр әйтмәделәр, әмма ул боегып утырды, ә өйгә кайткач түзмәде, елап җибәрде...
Холкында аның әллә ни үзгәреш сизелмәде, гүя авыруын ул чүпкә дә санамый иде, тик кайчакта гына:
— Картайдым, быел нигәдер аеруча картайдым, — ди иде. Әмма күңеле аның нидер сизенә иде, ахрысы. Ул я бик озак сөйләшмичә түшәмгә карап ята, я бертуктаусыз сөйли, үткәннәрен артык еш искә төшерә, я гомер юлына йомгаклар ясарга керешә иде. Галина Петровнаны, Аксюша түтине бик еш телгә алды; алардан еш кына хатлар килеп тора, икесе дә сәламәтләр...
Бүген дә ул берүзе бик озак уйланып ятты, — яшьләр эштә, Гөлчәчәкне балалар бакчасы белән урманга озаттылар, Фатихәттәй үзенең бетмәс-төкәнмәс өй эшләре артыннан йөри: әллә базарга, әллә кибеткә чыгып киткән. Бары тик Әбүзәр абзыйның гомерлек юлдашы Мәдинә ханым гына һәрвакыттагыча аның белән бергә. Бүген аның да башы авырта, олы якта диванга яткан.
— Туганый, — дип дәште аңа Әбүзәр абзый әкрен генә. — Син йок-ламыйсыңмы?
— Юк, туганый, йомышың бармы әллә?
Мәдинә ханым, әйберләргә бәрелмәс өчен бер кулың алга сузып, сак кына адымнар белән Әбүзәр абзый янына килде һәм кармалап урып- ; дыккаутырды.
— Туганый, синең яшь чакларың исеңә төшәме? — дип сорады Әбү- ; зәр абзый. — Әгәр хәзер безгә егерме бишләр булса, кая барыр идек? Дим буена, шулаймы? Чишмәгә.
Алар шулай ерак үткәннәрен искә төшерә-төшерә байтак вакыт сөй- . ләшеп утырдылар. Ал арга бернәрсә дә комачауламады. Өй эче тын, тик ’ кандадыр күршеләрдә пианинода уйныйлар. Бала уйный, ахрысы, гел бер гамманы кабатлый. Калын стена аркылы музыка тонык кына ишетелгәнгә, аз гына да борчымый. Тышта кояшлы көн, камыш пәрдәләр төшерелгәнгә, өй эче ярым караңгы, тик берничә урында гына пәрдә ярыгыннан бүлмә эченә алтын сызыклар сузылган.
Фатихәттәй кайтты. Мәдинә апа аңың янына чыкты, ә Әбүзәр абзый ' тагын берүзе уйланып калды. Ятып арыгач, торып, әзрәк йөренде дә сәгатькә күз төшерде: өч кенә икән әле, яшьләр тагын ике сәгатьсез кайт- ! мае. Хәзер Әбүзәр абзый аларныц эштәй кайтуларын баладай нәүмизләнен көтә иде. Яшьләр оеләи бергә бу тьш өйгә зур тормыш сулышы
G. ,С. Ә.- .V
килеп керә, ә ансыз Әбүзәр абзыйга бик читен, УЛ болай тик ятарга күнекмәгән.
Гөлшаһидә белән Мансур бергә кайттылар. Кайтулары белән үк туп- туры Әбүзәр абзый янына кереп хәлен сораштылар, яңалыклар белән таныштырдылар.
Гөлшаһидә алып кайткан яңалыкларның иң зурысы һәм Әбүзәр абзый өчен иң шатлыклысы — больница бинасының уң канатына нигез сала башлау хәбәре булды.
— Ә мин монда Байгыш ялкау кебек аунап ятам,—.диде ул.— Димәк. башладылар? Хәерле сәгатьтә, хәерле сәгатьтә. Хәлем бераз яхшыру белән үк барып карыйм. Карлар яуганчы стеналарын өеп бетерсәләр, эчке эшләрне кыш көне дә алып барып була. Рәхмәт, Гөлшаһидә, рәхмәт. тырыштыгыз.
■— Барыбыз бергә инде, әткәй. — диде Гөлшаһидә, керфекләрен аска төшереп.—-Сез хәзер Алексей Лукичны күрсә идегез! Егерме елга яшәргән диярсез, шундый дәрт белән эшли.
— Зур эш кешене яшәртә, Гөлшаһидә, зур эш! Карагыз аны, — диде профессор, бармагы белән Мансурга һәм Гөлшаһидәгә күрсәтеп,— гомерегезне вак эшләргә әрәм итмәгез. Аннан да үкенечлерәк нәрсә дөньяда юк! Сәлахның ачы язмышын һич онытмагыз.
Намус суды алдыннан Саматов шәһәрдән юкка чыкты. Кая киткән, кая барып абынган — берәү дә белми. Хәер, аны эзләүче дә булмады, чөнки ул кешеләргә кирәк түгел иде. Тик кирәкле кәгазьләр юнәтүдә аңа Фазылхан Янгура булышкан дип сөйләүчеләр генә булды.
— Әткәй, мин сезгә чәчәкләр алып кайттым, — дип Гөлшаһидә өстәлдәге буш вазаны күтәреп кухняга чыкты. Бераздан ул салкын суга утыртылган һәм өсләренә дә су бөркелгән чәчәкләр күтәреп кире әйләнеп керде. Бөтен бүлмә берьюлы хуш ис белән тулды.
— Кайдан һәрвакыт шундый матур чәчәкләр алып кайтасыз?—дип сорады Әбүзәр абзый һәм чәчәкләрне ләззәтләнеп иснәргә кереште.
— Минем бер таныш бакчачым бар, Мортаза бабай, — диде Гөлшаһидә, каенатасына шундый сөенеч ясаудан куанып.—Хәтерләмисезме икән, бездә бер ятып та чыккан иде.
— Тыпыртай Мортазанымы? Хәтерлим, бик хәтерлим. Шулмыни әле бу алтын куллы бакчачы, — Әбүзәр абзый күзлеген киде дә, өстәл тирәли йөреп, чәчәкләрнең һәрберсен аерым-аерым карый башлады. — Мондый матур чәчәкләр сирәк була. Карагызчы, никадәр камиллек! Мортаза бабай үзе үстергән сортлар, ахрысы. Ай-һай! — Әбүзәр абзый сынын турайтты, бер кулы белән өстәл читенә жнңелчә таянды, икенчесенең имән бармагы белән кемнәргәдер кисәтеп әйткәндәй:—Халык — художник ул,’ бөек художник! —диде. — Ул табигать биргән матурлыкка гына канәгать түгел, ул хәтта табигатьнең иң назлы иркәсе, иң нәфис сәнгате — чәчәкләрне дә яхшырта, матуррак, чибәррәк, сөйкемлерәк итә... Халык ул бөек шагыйрьләрен дә, художникларын да һәм меңләгән Лотфи, Шәйхук, Мортазаларын да тудыра. Без барыбыз да халыктан чыккан һәм актык сулышыбызга кадәр халыкка хезмәт тә итәргә тиешбез...— Әбүзәр абзый китап шкафлары янына барды, башын кыйшайта төшеп алар га янә бер сокланып карады, тамырлары беленеп торган кулы белән шома такталарны сыйпады, үзенә хас елмаюы белән елмаеп башын кагып алды. Аннары бүлмә уртасында туктап, иреннәрең нык итеп йомып торды да уң кулын югары күтәрде:
Әйлә халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә! —
дип шигырь әйтте һәм бик мәгънәле итеп тагын авызын йомды, бик үзенчәлекле итеп тагын башын кагып алды. —- Кем әйткән моны?
— Тукай, — диделәр Гөлшаһидә белән Мансур беравыздан.
— Юк, халык интеллигенциясе әйткән моны, — дип төзәтте Әбүзәр абзый, — Тукай язган гына. Мин яшь чакта татарның булачак зыялылары— ул чакта шундый сүз бар иде—бу шигырьне манифестлары итеп кабул иттеләр. Дөрес, мин үзем мәдрәсә шәкерте түгел идем, мин студент идем. Мин Пушкинны да, Лермонтовны да, Некрасовны да, Белинский белә!! Добролюбовны да, Герцен белән Чернышевскийпы да, Толстой, Чехов, Короленко, Горькийларны да белә идем. Минем иң яраткан шигырем Пушкин әсәре:
Подымем стаканы, содвинем их разом!
Да здравствуют Музы, да здравствует разум!
Ты, солнце святое, гори!
Как эта лампада бледнеет
Пред ясным восходом зари,
Так ложная мудрость мерцает и тлеет Пред солнцем бессмертным ума.
Да здравствует солнце, да скроется тьма! —
Әбүзәр абзый имән бармагын югары күтәреп тынып торды, аннары дәвам итте: — Рус культурасы белән якын таныш булганга, аның алдынгы идеяләре белән яшәгәнгә, мин Тукай шигыренең мәгънәсен дә кайбер шәкертләрдән тирәнрәк аңлый идем. Халыкка хезмәт итү минем иң татлы хыялым иде. Университетны тәмамлагач, терапия корифее — профессор Алексей Николаевич Казем-Бек үзе миңа ординатурада калырга тәкъдим итте. Бөек Казем-Бек! Ә мин авылга җибәрүләрен үтендем. Чишмәгә. Башкорт далаларында адашкан Чишмәгә! Минем күбрәк вакытым юлда, авылларда үтте. Бер аттан төшәргә өлгермисең, икенчесе көтеп тора. Син утыз-кырык чакрым юл үтеп кайткан, арыган, тузанга баткан, тамагың ач. Ләкин икенче бер якта шундый ук ераклыкта сине яңа авыру көтә. Син яңадан атка утырасың — пошел! Атларның тояк асларыннан ут кына чәчри, дугада җиз кыңгырау гына чыңлый...
— Әткәй, тройкада йөргән өчен өлкән земский врач сезгә ни әйтте? — дип сорады Гөлшаһидә елмаеп.
— Барчук булмагыз, игенчеләр бар чукларны яратмый, диде. Ә сез моны каян беләсез?
Беләм инде, әткәй, сезнең Вәлиулла исемле яраткан кучерыгыз булганын да беләм. Сез Чишмәдән киткән чагында, ул сезне елап озатып калган.
— Елады шул, — дип көрсенде профессор. — Әллә кадерләмәдекме, хәтерегезне калдырдыкмы әллә, нигә безне ташлап китәсез, диде.
Профессор башын иде, мөгаен, шушы күренешләр кабат аның куз алдыннан бөтен тиңдәшсез матурлыклары белән кабатланып үткәндер.
— Беләсезме, дусларым,—диде ул бераздан, — минем күңелемдә күптән йөри торган бер хыялым бар. Университет бусагасыннан башлап узылган юлларым буйлап бер әйләнеп кайтасым килә. Дим буйларын, Чишмәне, пар атларда йөргән авылларны күрәсем килә... Быел булмады инде. Киләсе елга бергәләп барсак? Анда бит хәзер гаҗәп үзгәрешләрдер.
Ул шкафтан хәтфә янчык алып килде дә шул янчыгын кулында әй*- ләндерә-әйләндерә сүзен дәвам итте:
— Моннан ярты гасыр чамасы элек, мин әле Чишмәдә эшләгәндә, бер хатынның баласын үлемнән коткарган идем. Ул бик фәкыйрь хатың иде. Өстенә кигән күлмәге гел ямау гына иде. Л4ин аның йөзен күрмәдем. Ул татар гадәте буенча миннән йөз яшереп сөйләште. Мин аның кара* күзләрен генә күрдем. Ул күзләр бүген дә хәтеремдә. Өч баласын им- томчылар кабергә озаткан, төпчеге өчен шашар хәлгә җитеп борчылган, б*
им-томчыларның кәгъләт-каргышларыпа, бәддогаларына карамыйча, баласын күтәреп больницага килергә үзендә көч тапкан ананың кайгы һәм курку белән тулы күзләре иде. Төисез чоңгыл иде ул күзләр. Дәһшәт тә өмет кенә... — Әбүзәр абзый авызын йомды һәм үзенең гадәттәге «һееммм!» ымлыгыннан соң дәвам итте: — Ул бичара хатынның ире бар идеме, юк идеме, белмим, бер дә күрмәдем. Сәламәтләнгән баласын больницадан алып киткәндә, ул миңа бик зур рәхмәтләр укыды, теләмәгән теләге калмады, бүләк бирә алмавы өчен әрнеде... Бер атнадан соң бу хатын тагын больницага килде. Ишек төбендә йөзен яулык чите белән каплап басып тора. Мпк аңардан: балагыз тагын авырый-башлады- мы әллә? дип сорадым. Баласы авырмый икән, йөгереп уйнап йөри, ләкин хатынның үзенең күңеле тыныч түгел. Нәзер әйтелгән булган икән. Вәгъдәсен үтәмәгәч, нәзере җир белән күк арасында асылынып тора торгандыр дип курка икән, мескен. Шуннан бу миңа барлы-юклы әйберләрен сатып җыйган бакырларын сузды. Мин алмагач, ул бик курыкты, ап-ак агарынды, аз булганга алмыйм дип уйлады, ахрысы. Мин аңа авыруларны түләүсез дәвалыйм, мина бер тиен дә акча кирәкми дип әйттем. Ул моңа аз гына да ышанмады.
— Түләүсез берни дә эшләмиләр, — диде ул. — Китап муллага да сәдака бирергә куша. Сез мине фәкыйрьлегем өчен кызгансагыз да тәңре кызганмас, әйткәнеңне эшләмәдең дияр. Мин гөнаһлы бәндә булып калырмын.
Мин әгәр аңардан бер нәрсә дә алмасам, ул миңа рәнҗер, вөҗданы тынычланмас дип уйладым. Алайса Мәдинәгә Дим буеннан ак лалә чәчәкләре җыеп китерегез, дидем. Ул, моңа бик гаҗәпләнеп, чәчәк бүләккә саналамы соң, дип сорады. Ул миңа ышанмады, сез мине алдыйсыз, диде. Шуннан мин шүрлектән бер яшел тышлы китап алып: менә укыгыз, китапта шулай язган, дидем. Ул укый белмәвен әйтте. Шуннан мин үзем укыган булдым. Ул чакга татар китапны изге күрә, китап сүзенә ышана иде. Баласына күчтәнәч алырга дип үземнән бер сум акча бирдем. Ул бичара ни әйтергә белмәде. Урамга чыккач та безнең капка төбендә аптырап басып торды. Бер учына йомарлаган акчасына, бер безнең тәрәзәгә карый. Аннары урам буйлап әкрен генә китеп барды. Шуннан соң мин аны яңадан беркайчан да күрмәдем. Тик өй хуҗасы гына, кемдер таң белән безнең бусагабызга ак чәчәкләр салып китә, дип әйтте. Без Мәдинә белән шул хатындыр дип уйладык.
Әбүзәр абзый иреннәрен йомды, үзенең «һееммм!» ымлыгын кабатлады, аннары дәвам иттерде;
— Бик күп еллар үткәч, врач этикасы турында сөйләгән лекцияләремнең берсендә мин шушы мисалны китердем. Ә алтмыш еллык юбилеемны үткәргәндә студентлар миңа шушы ак чәчәкне бүләк иттеләр, — Әбүзәр абзый янчыгын, чишеп аннан бик матур пыяла савыт чыгарды. Пыяла савыт эчендә фил сөягеннән эшләнгән гаҗәеп нәфис ак чәчәк иле.
— Карагыз, нинди матур, — диде Әбүзәр абзый, сокланып карап. • Нәкъ чын чәчәк төсле, таҗында чык тамчысы да җемелдәп тора. Кеше КУЛЫ да ясамаган диярсең. Ә исе,—ул савытның төймәсен борып алып иснәде;—Дим тугайларының исе бар. Озаграк иснәсәң, башлар әйләнеп китә. Менә үзегез дә бер иснәп карагыз әле... Дөрес бит! — һәм ул төймәне яхшылап кире борып куйды. — Бүген бу чәчәкне, дусларым, сезгә бирәм. Гомерегез буе ак килеш, пакь килеш саклагыз аны. Хәшәп булмагыз. Вексельләр белән эш итмәгез! Чиннарны дәваламагыз! Минем кебек, картайгач* бу чәчәкне күңелегезгә якын кешегә бирерсез. Берүк, ул кеше врач була күрсен. Бәлки, ул врач Гөлчәчәк булыр,,бәлкя, башка берәү... — Әбүзәр абзый савытны Гөлшаһидәгә сузды. — Хәзерге яшьләргә бу сәер инде. Романтика, сентиментальность диярләр. Мин ягшьтәп романтик идем, гомеремне дә романтик булып үткәрдем. Чама-
лы гына булганда сентиментальносте да ярый ул, минемчә. Чамасын белеп алганда, елан агуыннан да кыйммәтле дару ясала бит.
Икенче көнне Әбүзәр абзый, Гөлшаһидә эштән кайткач:
— Әллә бер генә көнгә булса да Гөлчәчәкне алып кайтмассызмы икән? Нигәдер бик сагындым шул шаянымны, — диде.
Гөлшаһидә вәгъдә бирде. Ял көнне Гөлчәчәкне өйгә алып кайткач, картның сөенече эченә сыймады.
Шуннан соң атна-ун көн узгач, көндез эш вакытында Маһирә ханым белән Гөлшаһидә Әбүзәр абзый янына килделәр. Алар икесе дә борчулы иде.
— Әткәй, без киңәшергә дип килдек. — диде Гөлшаһидә, — Николай Максимовичны бик каты авыр хәлдә китереп салдылар. Тагың йөрәк... Кардиограмма характерлы түгел, ә бөтен сыйфатлары инфарктныкы.
— Кардиограммасын алып килдегезме?
— Менә, — диде Маһирә ханым, аңа лентаны сузып.
Әбүзәр абзый лентаны яктыга карады да уйга калды.
— Без консилиум җыярга кирәк дигән фикергә килдек, — диде Маһирә ханым.
— Кайчан?
— Менә бер сәгатьтән, шуиарчы сезнең белән дә киңәшик дидек.
Әбүзәр абзый киенә башлады. Аны никадәр генә кузгалмаска үгетләсәләр дә, ул берәүне дә тыңламады.
— Врач’ авыру янында булырга тиеш, аның үзе турында уйларга хакы юк мондый чакта, — диде.
Курыккан Гөлшаһидә Мәдинә ханымнан инәлә башлады. Мәдинә апа иренең холкын яхшырак белә иде.
— Мондый вакытта аны беркем дә туктата алмый, кызым, — диде.— Тик карагыз, юлда машинаның тәрәзәсе япкан булсын, җил тимәсен.
Машинада барган чакта Әбүзәр абзый:
— Карасана, бүген көне нипдп әйбәт икән, ә сез мине өйдә бикләп тотмакчы буласыз, — дип җиңелчә шелтәләп тә алды.
Больница капкасын ачып кунганнар иде. Машина асфальт юлга борылды. Әбүзәр абзый машина тәрәзәсеннән яшел таусыман күпереп торган карт агачларның куе ябалдашларына карап аллы, аннары карашын бакча күләгәсендә утырышкан авыруларга, уң канаттагы төзелешкә күчерде. Машина баскыч төбендә үк туктады. Әбүзәр абзый ярыйсы гына җиңел адымнар белән атлап больницага кереп китте. Инде байтак вакыт күрмәгән санитаркалар, сестралар, врачлар белән җылы гына исәнләшә-исәнләшә, каршы очраган Диләфрүзне аркасыннан сөеп өскә күтәрелде.
Профессор кабинетында күренекле терапевтлар — профессор Файзов, профессор Николаев һәм башкалар җыелганнар иде. Әбүзәр абзыйны да алар дәвалый иде. Шуңа күрә аның монда килеп керүенә гаҗәпләнеп кисәтә башлаганнар иде, ул кашларын җыерып:
— Авыру янына рәхим итегез, — диде. Үзе иң алдан халат чабуларын җилфердәтеп атлады. Гөлшаһидә аны култыклап алып:
— Әткәй, зинһар ашыкмагыз, — дип пышылдады.
Николай Максимович керфекләрен хәлсез генә күтәреп керүчеләргә бер карап алды да тагын күзен йомды. Хәле авыр иде аның.
— Сез мине ишетәсезме, Николай Максимович? Мин монда, кадернем... Бирешмәгез, —диде Әбүзәр абзый, аңа таба иелеп.
Профессорлар латинча үзара сөйләшеп фикер алыштылар, авыруның йөрәген тыңладылар. Аннары тагын берничә минутка кабинетка керделәр.
— Авыруның бер тәүлек гомере калган... күп булса, — дип өстәде профессор Файзов. Без бары тик аның газапларын гына киметә алабыз.
Профессор Николаев та Файзов белән килеште, һаман ишекле-түрле йөренеп торган Әбүзәр абзый гына аларга кушылмады.
— Бу йөрәк миңа таныш, ул күп нәрсәләргә түзде, бу сынауга да түзәр дип уйлыйм, һәрхәлдә, аңа булышырга, кыеп чакта аны ялгыз калдырмаска кирәк. — һәм профессор Таһнров үзенең киңәшләрен бирз башлады.
Коллегалары кайтып киткәч тә. Әбүзәр абзый Гөлшаһидәнең кайту турындагы сүзен тыңламады. Яңадай авыру янына китте.
Николай Максимович элеккечә күзләрен йомып ята иде. Аңарда бернинди дә үзгәреш юк иде кебек, ләкин профессорның тәҗрибәле күзләре башкалар күрмәгәнне күрә иде.
— Яшәячәк, — диде ул һәм чыгарга дип кире борылганда кинәт ава башлады. Гөлшаһидә аны тотып өлгерде һәм берьюлы авырая башлавын тонды.
— Маһирә Хәбировна’.. —дип кычкырып җибәрде ул.
Маһирә ханым да күреп алды. Диләфрүз дә. Өчәүләп аны шундагы буш караватка яткырдылар. Диләфрүз тиз гепә шприц алып килде, кислород мендәре палатада ук бар иде... Әмма профессорга берни дә кирәкми иде инде. Ул үлгән иде.
15
Карт артист елый.
Кырык елдан артыкка сузылган сәхнә тормышында аңа төрле рольләрдә бик күп «күз яше» түгәргә туры килде. Кем булып кына еламады ул! Сөйгән яры ятларга калган яшь егет булып та, малын җаныннан артык күргән карун сәүдәгәр булып та, хуҗалары ташлагач иясез эт хәлендә калган карт лакей булып та, сугыш кырында якын дустың күмүче батыр солдат булып та, күз яше эрегән тимер кебек көйдереп ага торган .карт эшче булып та елады ул. Әмма сәхнәдән тыш, үз йөрәгенең әрнүенә чыдый алмыйча, ул бер генә тапкыр елаган иде. Бу хәл моннан утыз еллар элек, беренче хатыны үлгәннән соц булды. Менә хәзер, җиденче ун белән барганда, карт артист йөрәге өзгәләнүгә түзә алмыйча икенче тапкыр елый.
Тышта әле яңа гына таң беленеп килә. Кыюсыз яктылык палата эчен саран гына яктырткан. Авырулар, саташа-саташа, ыңгыраша-ың- гыраша арып, иртәнге сәгатьтәге кыска вакытлы тынычлыкка талганнар. Төрле көйгә, төрле тавышларга «тегермән тартканнары» ишетелә. Кайсыдыр иреннәрен чупылдатып-чупылдатып ала. Ачык ишек турында төнге сестраның ак халаты күренә дә юк була.
Икенче инфарктны да җиңел аякка баскан Николай Максимович бүген өенә кайтып китәргә тиеш. Аяк егәрләре бераз ныгыгач, сәхнәгә чыгарга да исәбе юк түгел әле аның, — пенсия турында ишетергә дә теләмәде, инвалидлыкны кире какты. «Күрмәгән нәрсә түгел, күргән, без инфарктның нәрсә икәнен беләбез», диде ул пенсия кәгазьләрен тутырыйкмы дигән Маһирә ханымга. Беренче инфаркттан соң ул байтак уйнады, үзенең җитез хәрәкәтләре, җиңел йөрешләре белән ул бик күпләрнең Исләрен китәрде. Бер тапкыр Маһирә ханым аның сәхнәдәге кылануларын күргәч бик каты кыздырды. Ләкин артист аяктан егылмаса, аны кем авыруга саный. Әле егылгач та ышанып бетмиләр, бу юри генә кылана торгандыр дип уйлыйлар. Шулай булгач, нигә икенчесеннән сон да уйнамаска? Башкалар инфаркттан соң теләсә нишләсеннәр, пенсиягә китәләр икән, китсеннәр, дача алып су буенда гына яшиләр икән, яши бирсеннәр. Бүтәннәр температуралары 38 булса, ейдән дә чыкмыйлар, артист 38 белән яшь гашыйк ролен уйный.
Сөенергә генә кирәк чакта иик елый соц бу карт артист?
Тан, вакытындагы күз яшьләре — изге күз яшьләре диләр. Юк-бар өчен генә еламый инде кеше бу сәгатьтә. Чыдый алмаслык әрнү генә елата аны бу чакта. Әйе, нәкъ менә шундый чыдый алмаслык әрнү, зәмһәрир суык артистның йөрәген кисә иде бүген. Николай Максимович елый-елый Әбүзәр абзый турында уйлый иде. Хәле иң хәтәр вакытта Әбүзәр Гиреевич килеп, «мин монда... бирешмәгез», дип әйтмәсә, Николай Максимович, ихтимал, инде беткән дә булыр иде. Юк, сихәтле дару гына түгел, ә профессорга булган чиксез ышану да аны үлем авызыннан тартып алды. Ә професоср үзе... Аның инде дөньяда юклыгына, сишәмбе һәм җомга көннәрдә сәгать нәкъ ун тулганда, авырулар янына моннан соң инде беркайчан да килмәвенә һич ышанасы килми иде. Бу ниндидер башка сыймаслык бериәрсәсыман, бу ниндидер зур гадел- сезлексыман. Ничек инде ул алай? Шул хәтле авыруларны гомере буе үлемнән коткарып килсен дә үзе үлсен ди.
Мөгаен, Гөлшаһидә белән Маһирә ханым Николай Максимовичның хәле авыр дип барып әйткәндә, Әбүзәр абзыйның үз хәле дә шәп булмагандыр. Ләкин ул үз-үзе белән исәпләшмичә, яткан җиреннән торып, больницага килгән, авыруны коткарып калырга булышкан, ә үзе, бәйгедән җиңеп кайткан ат кебек, йөрәге ярылып, баскан урынында егылган...
Таһировның батырлыгы яшен кебек бер яшьнәп, бер күкрәп кенә ялтырап узмады, аның батырлыгы гомер буе дәвам итте һәм көндәлек ыгы-зыгы арасында артык күзгә дә бәрелмәде.
йөрәге сыкранган чагында акылы Николай Максимовичка башканы әйтә иде: Әбүзәр Гиреевич кебек кешеләр тормыштан бер эзсез генә югалмый, җирдә аларнын җуелмас эзләре кала, алар җисми бетсәләр дә, эшләгән эшләре, күрсәткән батырлыклары, рухи гүзәллекләре белән башкалар күңеленә күчәләр һәм алар белән бергә яшәүләрен дәвам иттерәләр. Дөрес, моны акыл күзе белән генә күрәсең. Ләкин... моны маңгай күзе белән дә күрерлек итәргә мөмкин. Хәтта күп тапкырлар көчлерәк итеп күрерлек итәргә дә мөмкин. Монда сәнгать ярдәмгә килергә тиеш. Сәнгатьнең бөек көче бар. Ул үлгәннәрне яңадан терелтә, яңадан яшәтә ала. Бу аның гына кодрәтеннән килә.
Нәкъ менә шушы таң сызылган гүзәл бер минутта Николай Максимовичның күңелендә халык өчен туган, халык өчен яшәгән, бөтен гомерен актык тамчысына кадәр халыкка биргән асыл ирнең, чын врачның якты образы инде мәңге яшәр өчен сәнгатьтә туа башлады. Дөрес, Любимов шушындый әсәрне кем язасын да әлегә анык кына белми. Бәлки, аны кайчандыр шушында яткан, Әбүзәр абзый терелткән Хәйдәр Зиннуров язар, бәлки, башка бер кеше. Әгәр инде берсе дә язмаса, Николай Максимович үзе тотыныр. Ул да булдыра алмаса, халык тудырыр. Ничек кенә булмасын, андый әсәр һичшиксез туачак. Моңа карт артистның иманы камил.
Күптән инде яктырткан, күптән инде кояш чыккан, палата эчләре балкып тора. Авырулар да уянганнар. Төнлә эшләгән санитаркалар, сестралар өйләренә кайтып киттеләр. Бүтәннәре килеп, тәрәзәләрне ачтылар, идәннәрне юдылар, үзләре торып йөри алмый торган авыруларны юындырдылар. Аннары өлкән сестра Диләфрүз күренде. Ул, башын кыңгыр салып, һәр палата ишеге төбендә бераз басып торды да, керфекләрен сирпеп, үзенең нурлы күзләре белән палаталардагы барлык авыруларга елмайды.
•— Исәнмесез, ничек йокладыгыз? — дип сорады.
Беренче тапкыр бугай, Николай Максимович бүген аны шаяртмады.
Сәгать уннарда Гөлшаһидә килде. Бераздан Маһирә ханым да палатага килеп керде. Кайтучы авыруларны алар Гөлшаһидә белән бергә карарга тиешләр иде.
Нишлибез, Гөлшаһидә, Николаи Максимовичны? Чыгарабызмы, әллә тагын бер атнага калдырабызмы? — дип сорады ул, артистның караваты янына утырып.
— Бүген кичкә үк театрга чапмаска сүз бирсә генә чыгарабыз, — дип елмайды Гөлшаһидә. Николай Максимовичның терелүенә ул әйтеп бетергесез шат иде.
Эх. сез, минем яхшыларым, — диде артист, икесенең иңбашларына икс к}лын салып. Сез елмаясыз, сезгә күңелле. Сез тагын бер тапкыр карт исәрне үлем авызыннан тартып алдыгыз. Сез үз бурычыгызны үтәдегез. Ә мин үз бурычымны кайчан ү*тәрмен? Мин бит түләп бетерә алмаслык бурычлы кеше сезнең алда. Диләфрүз баярак пигә күзләрең кызарган дип сорады. Еладым мин бүген... Бик ямансу булганга... — Николай Максимович тагып оармак буыны белән күз яшен тәгәрәтеп төшерде. Юк бит инде ул, юк!.. Аның алдында мин бигрәк тә бурычлы...
Әбүзәр абзыйны искә төшерү Маһирә ханым белән Гөлшаһидә кү-ңелләрендә дә йөрәкме сыза торган үткен сагыш уятты. Ләкин бу тойгыга артык бирелеп китәргә ярамый иде. Аннары көне буе җан әрнеп йөриячәк.
— Николай Максимович, — дпде Маһирә ханым, каты күңелле врач булып,—сезгә борчылырга ярамый. Бары тик яхшы нәрсәләр турында гына уйларга тырышыгыз. Театрга баруны хәзергә тыябыз. Сәхнә турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Сез анда үзегезне онытып чабып йөри башлыйсыз.
Николай Максимович әзрәк тынычланды, бетмәс-төкәнмәс шат күңел- лелеге яңадан калкып өскә чыкты һәм ул инде беркадәр җиңелрәк тонга күчеп;
— Урамда йөгереп йөрмә дисәгез, анысы минем ихтыярда, хәтта һәр йөз адымнан соң туктап бер минут ял итә-итә йөрергә дисәгез, аңа да риза. Әмма сәхнәдә... Нинди юләр драматург инфарктлы артистка исәп тотып әсәр язсын ди. Акробатик номерлар кертмәсә, шунысына рәхмәт.
Башкалар сизмәделәр, бугай, әмма Николай Максимович үзе көчәнеп шаяртуның көлке түгеллеген бик ачык сизде һәм. шундый көннәргә каламмыни дип уйлап, күңелсезләнде. Врачлар тагын әллә нихәтле киңәшләр биреп, — ул киңәшләрнең барысын төгәл үти ала торган кеше — ак сакаллы карт булыр иде! — чыгып киткәч, ул, ике кулын баш астына тыгып, бер сәгать чамасы беркем белән дә сөйләшмичә уйланып ятты. Аннары Диләфрүз килеп сөенеч әйтте:
— Сезне алырга килделәр. Әйдәгез, киемнәрегезне алмаштырыгыз.
Гадәттә, өйдән иң якын, иң яраткан кеше юлга чыгып китсә, өй эче бушап, күңелсезләнеп калгандай була, һичбер чир белән исәпләшмәүче, Тукай әйтмешли, газраил белән тартышканда да елмаерга, елмайтырга үзендә көч таба алучы тынгысыз карт артист китеп баргач та больницада беразга бушлык сизелде, күңелсез булып китте.
Аны озатканнан соң Гөлшаһидә өскә менеп, тәрәзә яңагына килеп сөялде дә тышка карап тора башлады. Якадан көз, яңадан бакчада сары яфраклар коела. Күк йөзе зәп-зәңгәр, тик анда-санда гына ак болытлар күренгәли. Әмма бу ак болытлар күкнең саф зәңгәрлеген генә көчәйтәләр. Койманың бу ягында, утын әрдәнәләре ышыгында, гамьсез Байгыш һаман кояшта кызынып ята, ул тагын да симерә төшкән, рәтләп йөри дә алмый, ә койманың теге ягында чәчәк аткан гөлҗимеш куагының башы күренә. Башка агачлар яфракларын, алмагачлар алмаларын койган бер вакытта да, гөлҗимешнең бернигә карамый чәчәк атып утыруы күңелгә якты нур сала, ниндидер яшерен өмет тудыра, яшәүгә ышаныч арттыра иде шикелле.
Кинәт Гөлшаһидәнең карынында нәрсәдер типкәндәй булды. Ул сискәнеп китеп тынып калды. Берничә минуттан тагын типте, тагын... Гөлшаһидә аңлады, йөзенә алсулык йөгерде, күңеле сөенеч белән тулды:
— Бала!
эпилог
Әбүзәр абзый үзенең яшьлегенә — Чишмәгә барып кайту теләгенә ирешә алмады. Ләкин Гөлшаһидә белән Мансур бу турыда онытмадылар. Дөрес, алар әле булса аның дөньяда юклыгына ышанып бетә алмыйлар иде. Эштән кайтып керәләрме, табын янына җыелалармы, берәр кунак киләме, алар һаман аны көтәләр: менә кабинет ишеге ачылыр да аннан кыска ак мыегы астыннан йомшак көлемсерәп дәү әтиләре килеп чыгар төсле. Фатихәттәй, мескен, онытылып-онытылып һаман-һаман аның бизәкле бәләкәй чынаягын өстәлгә китереп куя, аңа дип шикәр ваклый. Китаплары да элеккечә тора, язу өстәлендә дә үзе бар чактагы тәртип, хәтта-күзлеге дә ачып куелган китап өстендә, кызыл карандашы да, блок-ноты да...
Карты үлгәннән соң Мәдинә ханым аеруча биреште, күзләре тагын да начаррак күрә башладьк Операциягә ул инде риза булмады, гомерем күл калмагандыр, газапланасым килми диде.
Ял көннәренең берсендә аларга Юматша белән Диләфрүз килде. Салкыннан икесенең дә битләре ут кебек яна иде. Тышта январь яндыра шул. Вакыт хәсрәт белән дә, шатлык белән дә исәпләшми, уза да уза.
— Баланы туңдырмадыгызмы? — дип, Гөлшаһидә Юматша кулыннан баланы алды да битен ачып карады. Бала имезлеген суыра-суыра әкрен генә мышнап йоклый иде. Гөлшаһидә аны сак кына маңгаеннан үпте. Ул үзе дә бала көтә, шунлыктан кулына нәни бала алса, күңелләре әллә нишләп китә иде.
Чәйләр эчкәннән соң, Гөлшаһидә Әбүзәр абзый бүләк итеп калдырган ак чәчәкләр тартмасын алып килеп дусларына аның тарихын сөйләп бирде. Аннары быел җәй Мансур белән Чишмәгә барып кайтырга ниятләре барлыгын әйтте.
— Ник үзегез генә, пик безне дә чакырмыйсыз? — дпде Юматша, дәррәү кабынып китеп.
— Я инде, Юматша, исәрләнмә, — диде Диләфрүз кызарып һәм иренә күз кысты.
— Күз кысма, барабыз дигәч, барабыз, — дип, Юматша кырт кисте.— Димәк, вәгъдәләштек? — диде ул Гөлшаһидә белән Мансурга.-- Оештыру якларын үз өстемә алам. Люкс ышандырмыйм, әмма беренче класста аерым каюталар булачак.
Гөлшаһидә белән Мансур бу тәкъдимгә чын күңелдән шатландылар. Бергә-бергә күңелле ич.
Әйткән-беткән дигәндәй, җәйнең иң матур чагында алар ике машина белән пристаньга да төштеләр. Пристань кайнап тора иде. Гел пыяладай гына диярлек салынган гаҗәеп яңа вокзал килүчеләрне әллә кайдан үзенә тартты. Причалларда, рейдта псәпсез-хнсапсыз эреле-ваклы пароходлар, елга трамвайлары, әнә су астындагы канатларында «Ракета» очып килә, әнә еракта, су тузаны туздырып, «Метеор» китеп бара. Ике- шәр-өчәр палубалы зур теплоходлар, үзләренең олы дәрәҗәләрен саклап, әкрен генә кузгалалар. Бөтен тирә-юньгә музыка яңгырый, көлешкән, җырлаган тавышлар ишетелә. Кемнәрдер, әйберләрен күтәреп, соң- га калабыз дип кешеләрне бәрә-суга чабалар... Шунда ук бөтен халыкның игътибарын үзенә тартып дикторның тантаналы тавышы яңгырый:
— Космоста беренче совет хатын-кызы Валентина Терешкова!..
Пристаньда күпме кеше булса, барысы да шатланышып «ура» кычкыралар. Бөтенләй белмәгән, күрмәгән кешеләр хатын-кызларны тәбрик итәләр, ә аларның түбәләре күккә тигән.
^фага бара торга» пароходка посадка булмаган эле. Мансурлар, әйберләрен бер читкә куеп, әзрәк көтеп тордылар. Бер егет, кызы артыннан. кузгала башлаган «Москвнчжа сикерде һәм, аягы таеп, суга мәтәлеп төште. Халык гөр килеп алды, ләкин егет ярга йөзеп чыккач, аның кызганыч кыяфәтен күреп, көләргә тотындылар.
— Очты, очты, әнә космостан эзлә кызыңны,—диделәр шаяннары.
Йөкле чагында ямьсезләнгән Гөлшаһидә хәзер яңадан гаҗәеп матурланган, буй-сынының зифалыгы яңадан кайткан, тиресенә дә алсу сафлык йөгергән иде. Бүген актан киенеп кулына бала тоткан бу яшь хатынга инк күпләр ихтыярсыздан борылып-борылып карыйлар иде.
Диләфрүз, киресенчә, бик нык ябыккан, болан да зур күзләре тагын да зурайганнар, ә алардагы нур бермә-бер арткан кебек.
Ирләр әллә ни үзгәрмәгәннәр. Гөлчәчәк исә шактый үскән. Аның пристаньга беренче төшүе булганга, монда аңа бөтенесе яңа. Ул сораштырудан туктамый.
Посадка булды. Әйберләрне каюталарда урнаштырып палубага чыктылар. Нәниләр йоклый иде, аларны яткырып калдырдылар. Елый башласалар. ишетелсен дип, тәрәзәләрне ачтылар.
Казан өстендә, кояш баешы ягында, күгелҗем болыт чаршау төсле асылынып тора. Кояш шул болыт кисәге астында калганга, көн бераз тоныграк. Әмма шәфәкъ буе елга өсте кебек чеп-чиста. Артта яшел Ослан тауларының түбәләрен кояш нурлары яктырткан.
Музыка уйнап җибәрде. Пароход кузгала башлады. Ул арада болыт астыннан кояшның бер кырые да чыкты. Пароход причалдан ераклашкан саен, кояш та болыт астыннан күбрәк чыга барды. Баярак тоташ күгелҗем булып кына күренгән болыт чаршавы хәзер күз алдында гаҗәеп бер тизлек белән үзгәрә иде: әнә ул агара, әнә алтынсулама һәм, ниндидер хыялый төсләргә кереп, бер сихри балкышка әверелә. Диңгездәй киң Идел дә чыраен ачты: күз явын алып бөтен киңлегенә җем-җем ител тора. Шәһәрдәге бөркүлек, тузан, сөрем исләре бетеп, һава искиткеч сафланды, битләрдән, муеннардан, чәчләрдән йомшак кына сыйпап, рәхәт җиләс җил исә.
— Идел киңлегенә чыгабыз, дуслар! —диде Юматша, шигырь укыга!! шикелле күтәренке бер тавыш беләп. — Бер җирдә генә бикләнеп ятсаң, дөнья бала күлмәге кебек тар тоела башлый. Чынында, әнә нинди киң ул! — Юматша колачын җәйде. — Карагыз, биредә нинди матурлык! Кавказларың, Кара диңгезләрең бер якта торып торсын!
— Эчми исердеңме әллә, Юматша?—дип сорады Диләфрүз. Ул уз ирен дә Мансур абыйсы кебек җитди итеп кенә күрергә тели иде.
— Әйе, бәгърем, эчми исердем, тормыш матурлыгыннан исердем. Син дә, җаным, бик иртә акыллыланма әле. Кара бу дөньяның яменә, — һәм ул. бер кулы белән хатынын иңбашыннан кочып алып, икенчесе белән Идел киңлегенә, аннары зәңгәр күккә күрсәтте: — Монда без. ә анда, күз күрмәгән биеклектә, лачыныбыз белән акчарлагыбыз оча. Әйдә, икәү, кул болгап, ал арга хәерле юл телибез.
Уң якта карасу яшел таулар артка шуа, сулда, кичке эңгер-меңгергә күмелеп, Казан артта кала.
— Карагыз, моннан безнең больница нинди матур булып күренә икән! —диде Гөлшаһидә, кулын каш өстенә куеп.
Больницаны гел якыннан һәм агачлар каплаган алгы ягыннан гына күрергә күнеккәнгә, ерактан аның шундый матур һәм мәһабәт булуын алар куз алларына да китермиләр иде. Хәзер барысы да аңа таң калып карал тордылар. Кояш үзенең соңгы нурларын бары тик шул ак-сары бинага гына сипкән шикелле һәм ул ак-сары бина, искиткеч хыялый корабтай, ике канатын җәеп, һавага, шәһәр өстенә күтәрелеп барасымап. Тәрәзәләрендә көчле ялкыннар балкый.
Әбүзәр абзый аны ике канатлы килеш күрә алмады. Күрсә, никадәр шатланыр, сөенер иде! Бигрәк тә ул Гөлшаһидәнең уңышлары өчен куаныр иде. Шундый авыр кайгы һәм бала булуга да карамастан, Гөлшаһидә кандидатлык минимумын уңышлы тапшырды һәм аспирантурага алынды.
Инде караңгы төшкән. Алар Кама тамагыннан Иделнең иң киң җире- нә борылалар. Дулкыннар монда көчлерәк. Дулкыннар тавышы уйларны, хисләрне көчәйтә. Алар Әбүзәр абзыйның яшьлек эзләре буйлап юлга чыксалар да, Чишмәгә фәкать кагылып кына үтәчәкләр. Тормыш шулай инде ул, Гөлшаһидә, Мансур, Юматша, Диләфрүзләрнең үз гомер түгәрәкләре сызыла, алар үз мәрҗәннәрен тезәләр. Алариың кайдадыр үз Чишмәләре, үз Акъярлары бар. Бәлки алар да, кайчан булса, ерак киләчәктә, гомер түгәрәкләренең ике очын бергә тоташтырырга теләп, юлга чыгарлар. Ләкин аңарчы әле хәтсез еллар узар, хәтсез сулар агар, хәтсез җилләр исәр. Яшь чакта кеше үзен бу дөньяга мәңгегә килгән дип исәпли бит.
Таң сызылып килгән чагында, Гөлшаһидә ниндидер гаҗәп матур музыка тавышына кинәт уянып китте. Балага бөркү булмасын дип алар төнгә дә тәрәзәне ачык калдырып, рәшәткәсен генә төшергәннәр иде.
Уянгач, Гөлшаһидә иң элек галәм киңлегендә очкан Валентина турында уйлап алды: төнне ничек үткәрде икән Валюша? Уяндымы икән инде?
Ә музыка шундый якын, шундый таныш, шулкадәр үзенә тарта, һич түзәрлек түгел. Кинәт Гөлшаһидә калтыранып китте, башын күтәрде. «Акъярым» көен уйныйлар лабаса. Ул урыныннан торды. Баласы нәни кулларың як-якка ташлап тын да алмыйча йоклый. Бит урталары алсуланган. Мансур да йоклый. Гөлшаһидә халатын киеп иңенә җылы яулыгын салды да, ишекне әкрен генә ачып, палубага чыкты.
Нинди гүзәл урыннардан баралар икән! Кама! Әнә су эчендә калган тугайлар, әрәмәлекләр, агачлар. Су өстендә сыек кына алсу томан йөзә. Сүз белән аңлатып булмый торган сафлык һәм матурлык, рәхәт сал кынча. Җил исә дә, исми дә.
Палубага чыккач, гармонь тавышы тагың да ачыграк ишетелә башлады.
— Нинди бала бу сәгатьтә моңлана икән, — дип уйлады Гөлшаһидә' һәм, кызыксынып, алга таба үтте. Юк, өстә түгел, түбәнге катта уйныйлар икән.
Аска төшкәч, Гөлшаһидә шаккатып туктап калды: гармоньны Асия уйный иде! Күзләрен йомып, гармонь өстенә яңагын куйган, тәмам онытылган. Хәтта аяк тавышын да ишетмәде.
— Асия!—диде Гөлшаһидә, аңардан берничә адымда туктап.
Асия сискәнеп китте, аннары әкрен генә кычкырып җибәрде. Гөлшаһидә тиз генә аның янына килеп, иңнәреннән кочып, янына утырды. Асия шунда ук аның күкрәгенә капланып елын башлады.
Ни булган мескенкәйгә? Ул бит туйга әзерләнә иде. Әллә туй сәяхәтенә чыкканнармы? Бәхеттән туган татлы газапка түзә алмыйча шулай гармонь уйныймы? Я булмаса, гастрольгә барышларымы? Гөлшаһидә Асиянең тормышында булган кискен үзгәрешне белә иде..Кыш көне ул мединститутта укуын ташлап филармониягә эшкә керде. Хатирә ана елап килеп кызый бу акылсызлыктан туктатуны үтенде. Гөлшаһидә шул ук көнне Асияләргә барды. Озак сөйләшеп утырдылар. Асиянең карары нык, аны һич тә үзгәртергә мөмкин түгел иде.
— Мин көн үткәрер, җан асрар өчен генә яши алмыйм, Гөлшаһидә апа, —■ диде ул, эчке бер яну белән янып. — Мин үзем дә тормыштан барысын алыр идем, үземнән дә барысын, актык тамчысына кадәр бирер идем. Мин пыскып яшәргә теләмим, янасым килә. Авыру чагымда мин бик күп нәрсә белән килешергә мәҗбүр идем. Сәламәтләнгәч...
Күрәсең, терелү шатлыгы, врачларга булган хөрмәт һәм аларга табыну Асиядә беренче вакытта шул хәтле көчле булган, ул үз теләген яхшылап ачыкламыйча, элемтәне' ташлап, медицинага омтылган.
— Мин үземне тыярга, йөрәгемә богау салырга тырышып карадым. Булмады. Театр минем актыккы ноктам дип өзеп әйтә алмыйм. Бәлки, шунда үземне табармын, бәлки, тагын кая булса ташланырмын. Ләкин кайдадыр мин факел кебек янарга тиешмен. Югыйсә, дөньяда яшәүнең ни мәгънәсе кала?
Мондый кешене юлыннан туктатырга мөмкннме? Иң көчле елгалар* ның, агымнарын туктатырга, үзгәртергә мөмкин, чын ихтыярга ия булган, туктаусыз эзләгән кешенең омтылышына киртә салырга мөмкин түгел, чөнки моның өчең аның канатларын кисәргә кирәк, ә канатсыз кош һәлак була.
— Илдар да мондамы? — дип сорады Гөлшаһидә. Асия бераз тынычлана төшкәч. Асия башын гына чайкады. Аннары читкә борылып, таң сызылган якка карый-карый күз яшьләрен йотты:
— Туйга кайтам дигән иде. Шуннан соң... Өч ай инде хаты да. хәбәре дә юк. Командованнесе дә жавап бирми. Әллә...
Эх, тормыш, тормыш! Серле дә син. моңлы да, шатлыгың да жнтәр- лек. кайгың да...
Көндез Гөлшаһидә Асияне гел үз янында гына тотты, бер генә минутка да аңа ялгыз калырга, күңелсезләнергә ирек бирмәде. Халык белән бергә булгач, Асиянең үзенең дә күңеле әзрәк ачылып китте, гармопенла да күңелле көнләр генә уйнады. Ул Уфага, әнисенең сенелесенә кунакка, дөресрәге, онытылмас кайгысын онытырга бара икән.
Гөлчәчәкнең генә бер кайгысы да юк. Ул һаман, болынга чыккан колын кебек, палуба буйлап чабып йөри, кем дәшсә, шуның белән сөйләшә. Әнә ул тагын чәчләрен тузгытып йөгереп килә, кулында чәчәкләр.
— Әнием, бу чәчәкләрне бер дәү апа сиңа бирергә кушты, — диде ул, урындыкка утырган әнисенең итәгенә чәчәкләр бәйләме салып.
•— Нинди апа? —дип сорады Гөлшаһидә, гаҗәпләнеп,
— Матур апа. Ул әйтә: синең әниең — доктор. Ул мине терелтте, ди.
Гөлшаһидә чәчәкләрен кулына тоткан килеш бер Мансурга, бер Диләфрүз белән Юматшага карап алды.
Пароход үтеп баручы икенче бер пароходны сәламләп сузып кычкыртты. Яр буйлары бер гайрәтләнеп яңгырап алдылар да тындылар. Алда гажәеп якты киңлек. Кояш үзенең бөтен биниһая көченә балкый, су өсләре җем-җем килә. Ә Кама дулкыннары, пароходка кагыла-кагы* ла, үзләренең һич бетмәс гүзәл җырларын җырлыйлар. Кайчандыр Әбүзәр абзый тыңлаган җырны җырлыйлар иде алар.
1964.