Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңа тәрҗемәләр

ШАНДОР ПЕТЕФИ (Б&ек венгр шагыйре) Кыр чәчәге17 Кыш үткәндә Бүген булмаса иртәгә килеп җитәр; Хуш ис аңкыган болында бал кортлары Чәчәкләрдән чәчәкләргә кунып үтәр. Кинәнерләр бал кортлары ширбәтләргә, Бызылдашып ләззәтләнер безнең дуслар; Каршы алыр безне җиләс яшь урманда Сугышчан җырларын сайрап гүзәл кошлар. Чынын гына әйткәндә——мин уйламыйм да Яшеллекне, бал кортларын, сайрар кошны, Тик шулай да көтәм мин дә хыялланып, Күз алдымнан югалуын салкын кышның. 17 Шандор Петефи бу шигырьне реакцион тәнкыйтьчеләрнең, дворян азучыларының аны вульгарлыкта, дорфалыкта гаепләүләренә каршы җавап итеп яза. Пигә өрәсез әй, этләр? Тавышыгызны басыгыз! Курыкмыйм! Мәгез сөякләр, Тыгылсын бугазыгыз! Назлы гөлдәй өй түрендә Үсмәдем бер ялгыз мин, Табигатьнең ирек сөйгән Кыргый гөле — наурыз мин! Камчы селтәп, җыр язарга Өйрәтмәде хәлфәләр, Баш имәдем мин аларга, Ят миңа буш нәрсәләр. Ирек сөюдән курыкмыйм Булганда да ялгыз мин; Табигатьнең ирек сөйгән Кыргый гөле — наурыз мин! Мин үз юлым белән атлыйм, Этләр, юлдан китегез! Сезнең өчен чәчәк атмыйм, Сызлый бирсен эчегез! Халкыма сибәм хуш исне, Димәк, түгел ялгыз мин. Табигатьнең ирек сөйгән Кыргый гөле — наурыз мин! Инде җитте, бусагамнан Күренмәсен йөзегез, Стенага борчак аткан Кебек сезнең сүзегез! Дәшми калмам бәйләнсәгез, Сезнең өчен явыз мин: Табигатьнең ирек сөйгән Кыргый гөле — наурыз мин! 1844. Шатланамсыз күңелле яз килүенә? ! Язны мин тик менә шуның өчен көтәм: Күбрәк карар кояш, өйгә салкын кермәс, Иске-москы киеп, салкын мич янында Хәзергедәй калтырарга туры килмәс. 1844. Мин һәм кояш /кайберәүләр айга карап моңланалар, Аларга бер юаныч ул ай, сөйкемле; Мина калса, бер дә айга үрелмим мин, Буш хыялга чумган бәндәләр шикелле. Ә кояшта барлык гүзәллек тупланган, Аннан сөю, яну чиксез ташып тора, Шатлыгым син, нурлы кояш, рәхәтем син, Күз карашым, күңелем сина ашып тора. Кояш белән без гашыйклар! Ике гашыйк! Тик шикләнеп куйган кебек булам шунда: Йөрәгемнән ала микән нурын кояш? Әллә үзем янаммы ул сипкән нурда? Язмыш мине тар кабергә ташлап кунса, Тик бер генә зур кайгымны беләм алдан: Өзелеп сөйгән кояшым, әй, гүзәл кояш, Кара гүрдә синең йөзне күрә алмам. Үлгән кеше бер мәл ирек ала, диләр, Тәкъдир кануннарын бозып анда мнн дә Торып басармын бер, шомлы төндә түгел — Кояшлы көн уртасында, аяз көндә! 1845. Бер нәрсәгә борчылам мин... />ер нәрсәгә борчыламын: — мин чынлап та Ак түшәктә ятармынмы үлгән чакта, Әллә, днм, бер гөл шикелле шиңәрменме, Кибәрменме, тып-тын сулып үләрменме? Шәм шикелле эрерменме буш бүлмәдә?.. Юк, кирәкми, андый үлем, син килмә дә! Имән булам, үлемем яшен булып янсын, Имәнне тик давыл гына йолкып алсын; Кыя булам, җиңсә җиңәр мине менә Бөтен дөньяны тетрәткеч күкрәү генә! Заман килер! Җир шарының халыклары Өзәр хурлыклы бу коллык богауларын, «Бөтен җиргә азатлык*» диеп язылган, йөрәкләрдән иң изге сүзләр кабынган Кызыл байраклар янына бердәм басып, Сугыш кырларына чыгар алар ярсып. Көнчыгыштан көнбатышка, бөтен якка Җиз быргылар җиңүгә өндәгән чакта, Тираннарның үлем сәгате сукканда. Алар безгә ерткычтай каршы чыкканда, Ярсу көрәштә алынсын минем җаным, Акса аксын яшь йөрәктән изге каным; Шатлыгымны бер кычкырып әйтеп булса, Ул тавышым туплар тавышына кушылса. Кызганмагыз, батырларча үлә алсам, Үкенмәм мин канга батып авып калсам. Ашкынганда, дуслар, җиңү эшен яклап, Ярсу атлар мәетемне үтсен таптап,., ... Килер бер көн: үтәп изге теләкләрне, Табып, җыеп алып минем сөякләрне, Бөек күмүләр көнендә, бергә-бергә. Зур туганнар зиратында бер кабергә, Ирек өчен корбан булдыгыз сез диеп, Хөрмәт итеп, байракларны түбән иеп, Күмәр халык үз уллары белән зурлап, Бөтен дөнья азатлыгы җырын җырлап! 1846. Мактыйсың син... Л абат-кабат әйтәсең син мактау сүзен, Хаклысыңдыр бәлки мине яхшы диеп; Әмма начар булмавыма, иркәм, үзең Сәбәпче дип җавап бирәм, скне сөеп. Гөл-җимешләр бирер идеме җир шары, Уйлап кара: ул бер ялгыз булган чакта? Сибелмәсә якты кояшның нурлары, Үсмәс иде җимеш түгел бер сабак та! 1847. Король белән палач