ЯҢА ҮРЛӘРГӘ ТАБА
Бүгенге көндә тәнкыйтьчеләр һәм әдәбиятчылар соңгы ун елда иҗат ителгән әдәбиятыбызга хас сыйфатлар турында уйланалар. Бу хакта бнк күп төрле фикерләр, хәтта капма-каршы фикерләр дә әйтелде. Анысы гаҗәп тә түгел, чөнки күп милләтле совет әдәбияты зур ул. Аны берьюлы гына күздән кичерел бетереп булмый. Тәнкыйтьчеләрне һәм гомумән җәмәгатьчелекне кызыксындырган ул сыйфатларны бер әдәбият, әйтик, татар әдәбиятыннан, хәтта аның бер тармагы булган прозадан гына да тотып алу кыен. Чыннан да, партиянең XX съездыннан соңгы татар совет прозасында нинди үзгәрешләр барлыкка килде соң? Эпиклыкка омтылумы? Әйе, ул да бар. Моның мисалы итеп И. Газиның «Онытылмас елларгын, М. Әмирнең «Саф кү- нел»ен, Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар»ын күрсәтә алабыз. Лирик башлангычның көчәюеме? Бусы да бар. Мисал өчен Э. Касыймовның «Гомер ике килми» романын. А. Гынләҗевның «Өч аршын җир» исемле повестен һәм М. Рафиковның «Илһам авазы» хикәяләрен искә алырга мамкин. Ә бәлки, «гади» кешеләрдәге эчке матурлыкны күрергә омтылудыр? Мәсәлән, Ф. Хөснинең роман, повесть, хикәяләреннән, Р. Төхфәтуллиннын «Авылдашым Нәби» повестеннан чыгып шундый фикер йөртә алабыз. Әллә бүгенге прозабызга проблемалылык хасмы? Ә. Еникинең хикәяләреннән, «Рәшә» повестеннан. А. Расихның «Ике буйдак» романыннан һәм башка әсәрләрдән чыгып, бу сорауга да уңай җавап бирәбез. Ә бәлки психологик анализ белән кызыксыну арта төшкәндер? Бу яктан бигрәк тә Г. Бәшировның «Таң беленгәч», Н. Фәттахның «Бала күңеле далада» романнары аерылып торалар. Күрүебезчә, мәсьәлә шактый катлаулы. Бу процесста моның кайсысы төп сыйфат — аерып әйтүе ансат түгел. Тик шунсы бәхәссез: соңгы еллардагы татар совет прозасы шактый үсте, җитдиләнде. Тормыш күренешләренә үзлегеңнән анализ ясарга, тормыштагы өлгереп җиткән социаль һәм мораль мәсьәләләрне куярга омтылу көчәйде. Иллюстрацияләү азая башлады. Фикер һәм хис байлыгы арта төште. I Прозабыздагы шушы үзгәрешләрнең берсен мин «бүгенгедән — узганга, узганнан — бүгенгегә» дип әйтер идем. Бу — уйлану Һәм мемуар жанрларының җанланып китүе. Авторлар бүгенгедән бик ерак булмаган узганга, шәхес культы чәчәк аткан елларга әйләнеп кайталар. Мәсәлән, Ә. Еникинең «Йөрәк сере» повестендагы Зөһрәнең башыннан кичкәннәре, С. Батталның «Сигезенчесе кем?» повесте шундыйлардан. Былтыр матбугатта чыккан әсәрләрдән Ф. Хөснинең «Минем тәрәзәләрем» дигән автобиографик повесте, Э. Касыймовның «Гомер ике килми» романы, М. Рафиковның «Илһам авазы» хикәясе дә шулар рәтенә керә. Дөрес, болар жанр ягыннан да, стильләре белән дә төрле-төрле әсәрләр. Ф. Хосни әлеге повестенда үсмер егет кебек канатланып, дәртләнеп, чын юмор белән үзенең тормышы турында сөйли, тнк кайгылы, авыр хәлләрдә генә юморын калдырып тора. Э. Касыймов романында үлем хәлендә яткан карт хатын, йөрәге әрнеп һәм шул ук вакытта горурланып, укучыга үзенең үткән тормышы һәм якын кешеләре турында сөйли. М. Рафиков хикәсендә сугышта имгәнеп кайткан карт солдат сүзләре аша безнең күз алдына саф, матур бер дуслык килеп баса. Бу әсәрләр төрле-төрле булсалар да, аларны бер уртак сыйфат — гражданлык пафосы берләштерә. Язучылар җәмгыятебез тормышындагы борчулы чор — шәхес культы чорының нәрсәдә чагылганын, кешеләрнең үз-үзләрен тотышына, үзара мөнәсәбәтләренә һәм психоБ логиясснә культ тәртипләре нинди үзгәрешләр ясаганлыгын ачып бирергә омтылалар. Шул чорның кешеләргә бик зур бәлаләр китергәнлеген әрнеп-тетрәнеп сөйлиләр. Мондый хәлләр бүтән кабатланмасын, бүтән беркайчан да кабатланмас! — диләр. Бу әсәрләрнең тагын бер яхшы ягы шул: алар, шәхес культы тәртипләрен фаш итеп, социализм принцибын раслыйлар, безнең җәмгыятебезне бернинди культ та, бернинди «үтә зур кеше» дә төп юлыннан тайпылдыра алмаганлыгын күрсәтәләр. «Бүгенгедән узганга кайтып, узганнан бүгенгегә килүче» әсәрләр әһәмиятле зур мәсьәләләр кузгатсалар да. бүгенге көнгә багышланган, бүгенге көннең өлгергән мәсьәләләрен күтәрә торган әсәрләр безгә кирәгрәк, дияр идем мин. Дөрес, бүгенге көн кичәге көннән кытай стенасы белән аерылып тормый, бүгенгедә кичәге белән иртәгәнсн билгеләре аралашып яши. А. Расихның «Ике буйдак» романы чын мәгънәсендә бүгенге көн әсәре булды. Бу роман былтыргы әдәби елыбызның үзәгендә тора. Алай гына да түгел, бу әсәр сонгы еллардагы әдәбиятыбыз тормышында бер вакыйга булды, дияр идем. Мин ике буйдакның берсенә — халык хуҗалыгының зур ихтыяҗларын күреп, чын галим булып киткәненә тукталып тормыйм. Ул бик кызыклы тип, авторның зур уңышы. Өстәвенә, М. Әмир докладында да бу образга төпле бәя бирелде. Тнк бу образның тормышчанлыгын, әһәмиятен киметергә тырышкан Г. Әпсәләмоя белән генә килешәсем килми. Мин романның төп пафосы, аның икенче буйдак — доцент Заһид Таһиров образында гәүдәләнгән төп проблемасы турында берничә сүз әйтергә телим. Билгеле булганча, шәхес культы практикасы һәм идеологиясе шартлары ике тип кеше «үрчетте»: берсе аның — җикеренүче, өстәл сугучы, кешене кешегә санамаучы түрә-начальник, икенчесе — умырткасызлар, юашлар токымыннан, түрәне эченнән генә сүгеп тә, аңа ярашырга тырышучы, барлык принциплардан паз кичүче кеше. Партиянең XX съездыннан соң шәхес культының калдыкларын бетерү буенча бик күп эш эшләнде. Ләкин моңа нокта кую иртә булыр иде. Кешеләрнең бәгырьләренә сеңгән ул чорның калдыкларын бик күп кырасы, чистартасы бар әле. Әлеге ике типка ошаган кешеләр бүген дә бик еш очрыйлар. Дөрес, беренче тип хәзер элеккечә кылана алмый инде. Демократия җәелә, халыкның активлыгы арта барган саен андый типларның «кодрәте» дә кими бара. Икенче типка килгәндә исә, апа хас сыйфатлар бүген дә бик күпләрнең психологиясендә яши. Бу сыйфатлар — атап әйткәндә: куркаклык, пассивлык, принципсызлык, явызлыкка, әшәкелеккә тыныч кына карал узып китү — коммунизм төзү эшенә шактый зарар китерәләр. А. Расих Заһид Таһиров образында безгә әнә шундый типның бүгенге гадәтләрен һәм яшәү рәвешен күрсәтеп бирде. Гаҗәп оста эшләнгән образ бу. Заһид ике аралыкта калган. Егерме яшенә хәтле ул мәктәптә укыган, аннары вузда; тормышыбыздагы яхшы якларны үзенә сеңдергән. Көтелмәгәндә аның күз алдында зур культ йодрыгы пәйда була. Заһид куркып, шүрләп кала, бөтен кыюлыгы югала. Әнә шуннан инде ул умырткасыз, принципсыз булып, икеләнүчән, үз җанында казыну- чан булып кала. Заһид — талантлы, үзенчә намуслы кеше, ул гадел булырга омтыла, кешеләргә яхшылык эшләргә тели. Әмма бу намуслыльггы һәм кешеләргә яхшылык итәргә теләве чак кына аның үз иминлегенә зарар китерә башласа, ул шундук яхшы ниятләрен ташлап, әшәкелеккә керешә, дөресрәге, явызлык кулындагы бер коралга әйләнә. Заһидның мондый принципсызлыгы, искелекле табигате, аумакайлыгы аның фәнни тикшеренү һәм җәмәгать эшләренә карашында да, кешеләр белән, хатын*кыз белән мөнәсәбәтендә дә автор тарафыннан бик оста күрсәтелгән. Заһид ише кешеләрнең зарары шунда — аларкыц черек үзәге бик матур кабык эченә яшерелгән. Тормышка иҗади карау чан кешеләр, аның бу тышкы кабыгына алданып, аңа үзләренең матур хыялларын, иҗади омтылышларын һәм хезмәт казанышларын ышанып тапшыралар. Ә Заһитлар бу омтылыш-хыялларга бозлы су сибәләр, хезмәтләрен күмеп куялар. Күрүебезчә, А. Расихның «Ике буйдак» романында бик актуаль, бик тормышчан проблема кузгатылган. Былтыр басылып чыккан әсәрләрдән Н. Фәттахның «Бала күңеле далада* романы. Ә. Еники хикәяләре һәм башка күп кенә әсәрләр дә игътибарга лаеклы. Вакыт азлыктан аларныц һәммәсенә дә тукталып булмый. Тик бер нәрсә ачык: тугандаш әдәбиятлар арасында моңарчы да күренекле урында булып килгән татар прозасы үргә таба менә, көчәя, үсә бара. Хәзер аның иң кыен, иц катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итәрлек көче бар. Без моңа сөенәбез. Ләкин, сөенү белән бергә, борчылырлык урын да бар: бездә урта кул, кызыксыз әсәрләр, хәтта халтура әсәрләр һаман да чыгып килә әле. М. Хәсәновның «Саф җилләр» романын, әлбәттә, халтура дип тә, бернигә яраксыз әсәр дип тә булмый. Бер караганда аның бөтен ягы килгән кебек. Образлар да бар, сюжеты да ярыйсы гына оештырылган, әйбәт кенә язылган өлешләре, мастерларча тасвирланган табигать күренешләре бар. Кыскасы, тәҗрибәсез укучы аны чын художество әсәреннән аера алмаска да мөмкин. Әмма җентекләбрәк карасаң, андый аерма күренә. Бу әсәрен автор тормыштан бигрәк, әдәбияттан килеп язган. Моңарчы әдәбиятта булганнарны оста гына оештырган. Үзенә күрә бер культка әйләнгән шул ук колхоз председателе, председательгә каршы күтәрелгән һәм вакытлыча көрәштән туктап торган шул ук ферма мөдире. Көрәш яңара. Председатель җиңелә. Аның урынына элекке ферма мөдире менеп утыра. Беркадәр вакыттан соң элекке председатель, гаебен танып, кире кайта, бригадирлыкта тырышып эшләп, гаебен аклый. Әлбәттә, алар арасында мәхәббәт тә бар. Монда кайсы образлар, кайсы детальләр һәм эпизодларның кайсы әсәрләрдән күчкәнен дә әйтергә мөмкин. Г. Бәшировның «Намуоыннан да, А. Расихның «Язгы аваз- ларгыннак да, Мостай Кәримнең «Кыз урлау» комедиясеннән да алынган нәрсәләр бар анда. Бөтен илдә хәзер сыйфат әчеп көрәш бара. Бу — әдәбиятка да кагыла. «Коммунист» журналы былтыр бу мәсьәләне тикмәгә генә бөтен үткенлеге белән куймады. Сыйфат өчен көрәш! Әдәби хуҗалыгыбызда да игътибарны әнә шуңа юнәлтергә кирәк. Халтураны себереп түгү белән бергә, М. Хәсәнов романы шикелле өстән караганда ярыйсы кебек күренгән әсәрләргә дә чик куя башларга вакыт инде. Хәзер без алай бик ярлы түгел, — укучыларны суррогат белән сынламыйк. Түбән сыйфатлылыкка, кәсепчелеккә һәм халтурага каршы ничек көрәшергә? Билгеле, нәшрият һәм редакцияләр бу мәсьәләдә битараф түгелләр, алар көчләреннән килгән кадәр эшлиләр. Әмма шулай да урта сыйфатлы әсәрләр генә түгел, бик түбән сый- фатлылары да калкып чыккалый. Биредә инде әдәби тәнкыйть үз сүзен әйтергә тиеш. Ләкин ул сүзен теләр-теләмәс, курка-курка гына әйтә. Нигә? Тәнкыйтьчеләрне сүгү инде бер гадәткә әйләнде. Дөрес, докладчы ЛА. Әмир бүгея бу гадәтне кабатламаска тырышты. Бервакыт бер язучы мондый бер чагыштыру ясаган иде: проза, поэзия һәм драматургия һөҗүмгә барганда әдәби тәнкыйть обозда кала, дигән идс. Дөрес анысы, семья гарипсез булмый, дигәндәй, тәнкыйтьчеләр арасында обозда йөрергә яратучылар да бар. Ләкин барлык тәнкыйтьчеләрне дә обозда дип санау, тәнкыйтьнең артталыгын шуның белән генә аңлатырга маташу, йомшак кына итеп әйткәндә, гадел караш түгел. Чагыштыру гадәттә төгәл булмаса да, мин дә бер чагыштыру ясыйм. Юк, тәнкыйтьчеләр обозда калмыйлар, кулларыннан коралларын алып, аларны еш кына обозда калырга мәҗбүр итәләр, һөҗүмгә баручы кайберәүләрнең хурлыкка калуын күрмәсен лиләр. Мисал кирәксә, — менә күптән түгел генә булган бер хәл. Тәнкыйтьче Р. Мостафип бер мәкаләсендә Ян Вннецкийныц «Тот, кто верит» исемле романын каты гына тәнкыйть итеп чыккан иде. Рецензент, бәлки, мавыга төшкәндер. Ләкин, минемчә, асылда ул хаклы. Шуннан ни булды соң? ЛАәкалә турында фикер алышу оештырып, Мостафинны үз фикерен яклау хокукыннан мәхрүм итәләр дә тетеп салалар. Р. Мостафин мәкаләсенә шәхес культы чорындагы әдәби тәнкыйть методларын яңарту, үч алырга тырышу дип бәя бирәләр. Моннан ике ел элек минем белән дә шундый ук хәл булды. Мине дә үч алуда, культ методларын яңартуда гаепләделәр. Үч алу дип гаеп тагу — тәнкыйтьнең авызын капларга тырышуның күптәнге таныш бер методы. Кешегә шалт иттереп кенә гаеп тагалар да куялар. Соңыннан син акланып кара инде. Ләкин бусы зур бәла тугел әле. Ә менә шәхес культы заманындагы әдәби тәккынть методларын яңарту турында суз чыккан икән, бу инде кечкенә сүз түгел, аны ачыклап китәргә кирәк. Шәхес культы заманында тәнкыйть күсәге еш кына тормыштагы катлаулы күренешләр турында үзләренчә фикер йөртергә тырышучы чын язучылар башына тешә иде. Әдәбият ечен чын күңелдән кайгырган зәвыклы тәнкыйтьчеләр исә бүген тәнкыйть утын тормыштан читләшкән, литературщина, шаблон, примитивлык һәм зәвыксызлык белән сугарылган әсәрләргә юнәлтәләр. Күрүебезчә, болар бөтенләй икесе ике нәрсә. Тәнкыйтьнең тонына килгәндә исә, сәнгатьчәлеккә якын да килмәгән әсәрләр турында нинди тонда язарга соң? Әдәбият тизрәк үссен, идея һәм художестволылык ягыннан тагы да камилләшссн дисәгез, тәнкыйтьчеләрне коралсызландырмагыз. Алар кулында барча корал, шул исәптән ирония белән сарказм да, булсын. Соңгыларының кайбер кимчелекләре булган яхшы әсәрләргә бәя биргәндә кулланылмавын аңларга, төшенергә кирәк. Ирония белән сарказм халтурага каршы көрәшү ечен кирәк ул. Андый «товар» тәкъдим итүчеләр ечен көлүдән дә хәтәррәк корал юк. Мин язучының дусты, кәсепчеләрнең дошманы булган әдәби тәнкыйть яклы. Сүземне бөек Тукайның бер шигыре белән тәмамлыйсым килә: Булса ялган тик кәгазьләрдән ясалган бер чәчәк, Билгеле, үз өстенә яңгыр явардан куркачак. Чөнки яңгырда җебеп беткәч вә киткәч твеләре, Һичберәүнең дә чәчәккә инде китмәс исләре. Курыкмый яңгырдан, әгәр булса табигый, чын чәчәк, Чөнки ул яхшы белә: яңгыр аны яхшыртачак. Ышбуньщ күк куркыталмый чын талантны интикат *, Нык үзенә игътимады9 10 һәм сүзенә игътикат11 ...