Логотип Казан Утлары
Публицистика

Улым кайткач

Көннәрдән бер көнне олы улым Хәкимнән телеграмма алдык: бүген кичке пароход белән кайтып җитәрмен, каршылагыз, дип хәбәр иткән. һич тә уйламаганда-көтмәгәндә килеп төшкән бу хәбәр бөтен өйнең астын өскә әйләндереп ташлады. Карчыгымның сөенеченнән күзләре томанланды. Балалар да, оныклар да: — Дәү абый кайта!.. — Каршы алырга барабыз!.. — Пристаньга мин дә барам!.. — дип куанышып сикерешергә тотындылар. Ә мин... Мин кинәт аптырап, ничектер каушап төштем. Уңайсызлануымны өйдәгсләргә сиздермәс өчен: — Алай икән... Кайтсын, әйдә рәхим итсен,— дип кенә әйтә алдым һәм, бераз тынычланырга теләп, ишек алдына чыгып киттем. Дөресеп генә әйткәндә, ул җилкуар малайга мин инде күптән кул селеккән идем. Кайчан да булса бер кайтып күренер дип өмет тә итми идем инде. Менә хәзер һич тә көтмәгәндә кайту хәбәре килеп төшкәч, ачуланырга да, сөенергә дә белми торам. Яшерен-батырын түгел, чынлап та тәмам аптырап калдым. һәм моның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар. ...Инде байтактан, ун ел элек башланган хәл бу. Үзегезгә мәгълүм, ул елларда авыл җирендә тормыш итүләре ансат түгел иде бит. Ишле бала-чага белән кулы-аягы бәйләнмәгән яшь-җилкенчәк кая да булса читкә таярга, шәһәрдә ояларга чамалый. Авылда калган әтисе-әнисенә кулыннан килгәнчә булышкандай итә. Чәен, шикәрен, башка вак-төяген җибәргәли тора. Әллә ни зур бул.маса да, иш янына куш дигәндәй, ул да ярдәм ич. Солдаттан кайткач, бер күрше егет белән бергә минем Хәким дә калага китәргә булды. Каршы килмәдем. Монда җан көеге булып йөргәнче, китә бирсен, мин әйтам, үз көнең үзе күрер ичмасам... Сөйләштек, киңәштек тә, хәер-фатиха биреп, малайны юлга озаттык... һәм шул китүдән егетем юк булды бит. Ун ел кайтып күренмәде. Аның белән бергә киткән иптәше Кәримулла башлырак булып чыкты, күрәсең. Казанда ниндидер. кибет тирәсенәме шунда, складкамы оялый алган. Эше әллә ни важный булмаса да, андый җирдә билгеле инде, акмаса да тама бит. Күп тә үтми, әти-әнисенә әле тегесен, әле монысын җибәрә башлый. Бәйрәмнәрдә үзе дә кайтып кунак булып киткәли. Өсте- башы да менә дигән! Каракүл якалы күн пальтосы үзе ни тора! Көмеш чылбырлы сәгать тагып җибәргән. Түшне киереп кенә йөри егетең... Дус- дошман арасында ата-анага бу үзе зур шатлык ич... К УЛЫМ КАЙТКАЧ Ә безнең Хәкимнән елына ике-өч хаттан гайре берни дә юк. Ул җилкуарга Казан каласы гына тар булган, күрәсең. Тоткан да бөтепләй кире якка — Әчтерханга китеп барган. Элек, без яшь чакта ук әле, ул якларга рәтле кеше аяк басмады. Диңгез матурлыгы, балык, фәлән-фәсмәтән дип юкка хыялланып йөрүче төрле суык аяк, зимагурлар гына алданып китәләр һәм, ник барганнарына үкенеп, тәмам өтелеп кайта торганнар иде. Белмим инде, Хәким анда ни пычагыма кызыгып киткәндер. Җитмәсә, тагын үзе укырга да кергән булган: көндез эшли, кичен укый — балыкчы булырга өйрәнә, имеш. Балык дигәннән, ул малай актыгы кече-кечедән никтер шулай җилбәзәк булып үсте. Чынлап та, балык җене кагылган булса кирәк үзенә: гел су буенда йөрергә, кармак салырга һәвәс булды. Мәктәптә дә, өйдә дә пыяла савытларга су салып маймычлар үстереп мәш килә торган иде. Малайның шул Әчтерхан галәмәтләре турында уйлыйм-уйлынм да исемакылым китә. Элек, безнең заманда, балыкны надан мужик та әйбәт кенә тота торган иде. Бер тапкыр минем үзем дә бөтен өй белән туйганчы ашарлык тотканым бар. Хәзерге заман балыклары хәйләкәррәктер шул. Ун класс укыган кешегә дә тоттырмый, күрәсең... Әйе, шулайдыр. Югыйсә, Хәким дә юкка миен чертеп укып йөрмәс иде. Әйтәм ич, баштарак посылка-фәлән түгел, егетнең хатлары да сирәкмирәк кенә кнлгәли иде. Бер караганда, конечно, аның посылкасы да әллә ни түгел, ансыз да дөньяның очын-очка ялгап бара идек шунда. Әмма әлеге дә баягы, күрше-күлән арасында уңайсыз бит: башка кешеләрнең улы-кызы күчтәнәчен, анысын-монысын еш кына җибәргәләп тора, җыеннарда кайтып әти-әниләрен шатландырып китә, минем зимагурның эзе дә юк. Инде укып бетерде, менә кайта дип кенә торганда, тагын акылдан язган бит. Биш ел җәфа чигүе җитмәгән, үзе теләп тагын өч елга калган бу. Әспирангамы, аспирингамы шунда, шайтан белсен... Мескен малайга гыйлем җене кагылган, күрәсең, дип кызганып та куям үзен. Әйе, әйе, башкача түгелдер. Теге ни, кеше бик күп укыса, шулай итә... Артык белеме башына сыймаудан зиһене тарала торган була, әллә нинди кулыннан килмәс, көче җитмәс эшләргә алына башлый... Үзем болай укымаган булсам да, шулай икәнен күңелем белән сизеп торам, бик яхшы беләм мин... Әнә шулай ун ел үтеп барганда менә үзеннән әлеге телеграмманы алдык. Наконец, егетем акылга килгән, туган-үскән авылына кайтырга уйлаган. Тагын шунысы да бар икән әле: әйберләрне төяп кайтырга йөк машинасы белән каршылагыз, дип тә хәбәр иткән бу. Тукта, мин әйтәм, кеше алдында кешечә каршылыйк дип, машина сорап правлениегә бардым. Колхоз председателе Мансур, заманында Хәким белән бергә уйнап, бергә укып үскән егет— мине үз әтиедәй якын күрә торгам кеше. Йомышымны әйтеп бетерергә дә бирмәде. — Беләм, Шәйдулла абый, беләм. Без да телеграмма алдык, — диде. — Гаражга әйтелгән. Бар, өеңә кайтып әзерләнә тор. Хәзер машина килеп җитәр. Өйдәгеләргә әйтергә кайтсам, күршедән Мәүлиха кодагый кереп җиткән. Почмак якта карчыкка Хәкимне үтереп мактап утыра: — Череп баеп кайткан икән. Алайса тотарга да өйләндерергә кирәк ул өйгә йокмаган җанны. Үз семьясы, үз оясы булсын... Иң кулае әнә теге кем кызы... кибетче Хәлимә инде... Үзе чибәр, үзе уңган, бер дә килмәгән җире юк. Карт-корыны да олылый белә. Әмма җитез дә соң инде бу кодагый!.. Кан арада ишеткән дә, кап арада кызын табып өлгергән... Хәер, анысын белеп сукалый. Дөрестән дә кызы телтеш тидерерлек түгел, менә дигән килен булачак. Минем карчыкның тәмам башы-күзе әйләнгән, акыллы киңәшне дә аңлый белми. Өйләнү беркая да качмас, исән-сау кайтып кына керсен, ди. Үз күзем белән бер күрәсем бар икән әле балакаемны, ди. Хәер, аларнын чөкердәшкәнен озак тыңлап утырырга вакыт юк. Урамда өй каршына машина килеп туктады. Утырдык та пристаньга юл тоттык. Җәйнең матур чагы. Язгы кыр эшләре беткән, җыеннар җиткән вакыт. Бөтен авыл халкы колхозыбызга утыз ел тулу бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәр... Әйе, гомерләр гаҗәп тиз үтә. Әле кайчан гыпа дөньяның астын өскә әйләндереп колхоз корып йөргән идек. Бактың исә, утыз ел үтеп тә киткән ләбаса. Менә пристаньга да төшеп җиттек. Су буе гөр килеп тора. Яна гына килеп туктаган пароходтан төркем-төркем халык чыга. Барысы да диярлек безнең колхоз кунаклары. Районнан да, күрше колхозлардан да килгәннәр. Мин Хәкимне пароходтан төшүгә күреп алдым. Кыска җиңле, ачык изүле ак күлмәк, соры чалбар кигән. Кулында кечерәк кенә кара чемодан. Туры миңа каршы килеп күреште. Баштанаяк күздән кичергәннән сон: — Бирешмисең икән әле, молодец, әти!—дип мактап та алды үземне. Иллә мәгәр үзе бер дә мескенгә охшамаган, йөзе-бите, таза беләкләре кояштан каралып беткән. Бөтен кыяфәтеннән куәт-тазалык бөркелеп тора. Ул бүтәннәр белән исәнләшеп-сөйләшеп торган арада пристань шкиперы Сәлимҗан килеп акрын гына колагыма: —■ И кордаш, бик тә баеп кайткан бугай Хәкимең...— дип пышылдап та өлгерде. — Кызыл мал булса кирәк, матрослар пароходтан буша- та-бушата тирләп беттеләр. Ящикләре берсеннән берсе авыр... Кинәнеп байыйсың бар икән... Карале, Шәйдулла кордаш, синең өй каршыңда бураң күптән тора бугай. Болан булгач, үзем мүккә күтәрешермен, яме?., Хәзер сезнең белән бергә авылга менеп төшәсем бар, бер уңайдан шунда карап та чыгармын. Шуны әйтүе булды — бөтен үпкә-ачуларым берьюлы онытылды, Улыма сокланып карап куйдым. Ни әйтсәң дә, кеше арасында күңелле бит... Багаҗы чынлап та күп булып чыкты моның. Сандык кебек итеп ныклап эшләнгән зур-зур ящикләр, авыр чемоданнар, төенчекләр. Төйи башлагач, үзе бер йөк була язды. Әһә, мин әйтәм эчемнән генә, минем дә малайдан игелек күрәсе көннәр килеп җитте... Күрше-күлән алдында үзе ни тора бит: буш кул белән кайтмаган, рәхмәт төшкере... Әтисе-әни- сенә дә, туган-тумачага да өлеш чыгар монда, мин әйтәм... Өйне дә күтәртергә мөмкин булыр. Кайтып җиткәч, ящикләрен, чемоданнарын машинадан оялдына көчкә күтәреп керттек. Карчыкның аның билгеле инде, нечкә күңелле зат, тагын балавыз сыгып алды. Әмма үзе табынын әзерләп өлгергән. Чәйгә утырдык. Бәләкәй генә бер имән мичкәдә ачыткан балым бар иде. Мич артыннан шуны тәгәрәтеп чыгардым. Хәким әллә нинди балыклар, мин сиңа әйтим, кызыл, кара икралар, кыйбатлы консервлар алып кайткан. Аларны да өстәлгә китереп куйдылар. Капсаң телең йотып җибәрерсең... Туган-тумача да, күршеләр дә шунда. Ә мин, тәти көткән бала кебек, күзләремне ящикләрдән аера алмыйм. Күңел бит, ниләр алып кайтканын тизрәк беләсе килә. Шулай да сабыр итәм. Үз улың булса да, кайтып керү белән, сандыгыңны ач, әйберләреңне күрсәт, дип әйтеп булмый бит. Дөнья хәлләрен,. тегесен-монысын сораштыргалыйм, үзем дә сөйләгән булам. Ни әйтсәң дә, ун ел күрешмәгән бит... Балга шикәрне жәлләмәгән идем, куәтле генә булып чыккан. Берәр тустаганны чөйкәлтеп куйгач, телләр тагын да чишелеп китте. Өстәлнец аргы башында яшьләр Хәкимне сырып алганнар. Шкипер Сәлимҗанның үз сүзе: Бураңны карап чыктым, кордаш, бш< әйбәт тора, — ди. — Башка беркемгә дә әйтәсе булма, үзем мүккә күтәреп бирермен, — ди. Байтак вакыт шулай иркенләп сөйләшеп утырганнан соң, Хәким үзе күтәреп кайткан кара чемоданнан кечкенә генә бер тартма алып: — Әти, менә бу бүләк сиңа,— диде. — Электр белән эшли торган бритва, бернинди мәшәкатьсез-ннсез кон дә кырынырга мөмкин... Электрыгыз бар, ничек кырынасын үзем күрсәтеп бирермен... Әнисенә соры мамык шәл алып кайткан. Энесенә, киленгә, оныкларга да бүләкләр, күчтәнәчләр өләшеп чыкты. Ә мин, аны тыңлагандай итсәм дә, күзем һаман теге яшикларда, тизрәк шуларны ачтырасы, күрше-күлән таралышканчы, бер мактанып аласы килә. Наконец, түзәр тәкатем калмады. Чәйдән соң өйалдына җиләскә чыгып утыргач, үземчә җае туры килгән бер арада: — Хәкимҗан улым, бик хикмәтле әйберләр сөйләдең. Балыклар ничек үрчегәнне дә, ничек үскәнне дә белдек,— дидем. — Әгәр сер булма- са, бу ящикләреңне дә ачып күрсәт инде... Әнә балалар да күзләрен тасырайтып торалар. — Әйе, бик тә интересно, күрик әле, һем, һем,— дип шкипер Сәлимҗан да тамак кырып куйды. — Мөмкин, әти, мөмкин... Хәзер аларын да ачабыз. Кая, кләшчәң бармы? Чоланнан кләшчә, балта китереп бирдем. Моның эшенә тып да алмыйча карап торабыз. Яшинның тышкы ягыннан тарттырып бәйләгән тимер чыбыгын ычкындырды, бер-бер артлы кадакларны суырып чыгара башлады. Бер заман тактасын каерып ачып җибәрсә, исем-акылым китте- бөтен зур ящик эче тулы... китап булып чыкты. Күрсәң шаккатарлык, шундый калынкалын китаплар, һәркайсы дүртәр-бишәр кило бардыр, ачуым килмәгәе. Тышларына алтын белән, көмеш белән язылган, ялт- йолт итеп торалар. Хәким туларның берсен алды да: — .Менә бу балык үрчетергә өйрәтә торган китап, — диде. — Иң яраткан профессорым хезмәте. Миңа үз кулы белән язып бүләк итте... Балалар гаҗәпләнүдән кычкырып җибәрделәр, китапны кулдан кулга йөртеп карарга тотындылар. Әмма мин китапка — уенчыкка алданырга бала түгел ич... Монысы ярар, мин әйтәм, әйдә бүтәннәрен карыйк... Ләкин юкка гына өметләнгәнмен. Анысында да һаман шул китап, тагын дәфтәр, тагын кенәгә... Тәмам аптырап калдым. Кеше күзенә туры карарга ничектер уңайсыз булып китте. Җитмәсә тагып, нәкъ шул минутта колхоз председателе Мансур килеп керде. Аның белән күрешеп, тагын берәр тустаганны күтәргәннән соң, Хәким өченче ящикне саклык белән генә идән уртасына китереп утыртты. Ни буласын алдан ук сизгәндәй, кинәт уң кашым ике мәртәбә тартып куйды һәм шунда ук өметем дә өзелде. Чөнки-белеп торам, уң кашым ике мәртәбә тарттымы, хәерлегә түгел инде, берәр бәла киләсеи көт тә тор. Хәзер дә тикмәгә булмаган, бик тә сизеп тарткан икән... Әйе, әйе, бу яшиге бигрәк тә искитмәле булып чыкты моның. Гомердә адәм күрмәгән, колак ишетмәгән әллә нинди шылтыравык төяп кайткан бу. Ниндидер тимер кисмәк, төрле пыяла савытлар дисеңме, ялтырап торган очлы пычаклар дисеңме — берсе дә калмаган. Телдән язган кеше кебек, берни дә әйтә алмыйча тик торам. Ә Хәким теге кисмәксыман нәрсәне яшик эченнән күтәреп алды да: — Монысы балык үрчетә торган аппарат,— диде. — Мишә суында, күлләрегездә затлы балык үстерерсез. Боларны сезгә безнең институт җибәрде. Башта мин сезгә үзем булышырмын, үзегездән берничә кешене дә өйрәтергә булыр. Баш җитмәслек сере юк аның. Барысы да хәйран калып ящиктәге әйберләрне карарга тотынды. Бигрәк тә Мансур авыз ера, шаккаткан була. Әле кисмәккә, әле Хәкимгә карый да башын гына чайкап куя: — Бик вакытлы кайткансың, Хәким, күптән көтә идек... Болар бар да безгә бик кирәк нәрсәләр, һич тә таба алмый идек. Бер җайлан җибәрсәк, бу безгә зур доход бирәчәк, — ди. Күреп торам шайтанны, мыек астыннан гына көлгән була бугай... Аның хәйләкәрлеген бик яхшы беләм мин. Шулай да ачыктан-ачык сиздермәде. Кичкә икебезне дә үзенә кунакка чакырды да китеп барды. Ә мин кинәт саңгырауланып калгандай булдым. Әллә саташаммы, мин әйтәм. Өнемме бу, төшемме,—һич кенә зиһенемне җыя алмыйм бит. Шкипер Сәлимҗан гына хәлемне сизде булса кирәк. Алдындагы тустаганын бер үзе генә эчеп җибәргәч, нәрсәдер эзләгәндәй, җирән кашларын күтәреп стенага, түшәмгә карады һәм тик шуннан соң гына: — Зарар юк, Шәйдулла кордаш, бик кайгырма, өең тормаслык түгел әле... Бер җае чыкканда бураңны да күтәрербез,— дип тамак кырып куйды. — Ярар, миңа кузгалырга вакыт. Төнге вахтага чыгар алдыннан бераз черем итеп алырга кирәк... Ишетеп торам, почмак якта да никтер сүз өзелде. Моңарчы бертуктаусыз кыз димләп утырган Мәүлиха кодагый, авызына су алгандай, тынып калды һәм, сый-хөрмәт өчен ашык-пошык кына рәхмәт әйтеп, китәргә ашыкты. Өйалдыңда үзебез генә калгач, Хәкимгә тагын каным кызып китте. Ачуымнан тыела алмыйча: — Их, үзеңне дә әйтер идем,— дидем,— дөнья хәтле китап, төрле шорынборын җыйгансың, кеше алдында киеп чыгарлык бер... күн пальто да алып кайтмагансың ичмасам. Хәким ящигеннән әйберләрен бушатып маташа иде. Минем бу сүзләремнән соң кипәт тукталып, бик борчулы кыяфәт белән башта миңа озак кына карап торды, аннары карчыкка борылды да: — Әни, нинди күн пальто, ни сөйли ул? Җәй көне пальто кияләрмени?— дип сорады һәм, аннары минем алда сөйләшергә теләмичә булса кирәк, әнисе артыннан өйгә кереп китте. Кич белән Мансурларга бардык. Табынны саф һавада яшел чирәмле иркен ишек алдында әзерләгәннәр. Дөнья халык җыелган. Өйгә боларның чиреген дә сыйдырып булмас иде. Без бераз соңга калыбрак килгәнбез. Кунаклар инде табынга утырганнар. Шунда ук үзебезнең алдынгылар да. Әнә, мин әйтәм эчемнән, кулыннан эш килгән кешегә авыл җирендә дә почет җитәрлек, һич тә әллә кайларга китеп йөрисе түгел... Шул чак Мансур безне күреп алды һәм күңелле гөрләп торган мәҗлескә: — Дуслар!—дип эндәште. — Безнең бәйрәмгә авылыбызда туып үскән беренче галим һәм зур белгеч Хәким Гарифуллин кайтып төште. Кадерле кунакны түргә чакырыйк. Хәкимем түргә, почетлы кунаклар янына китеп барды. Ә мин... мин тик шунда гына үземнең нинди мах биргәнемне абайлап алдым... Хәким моны сизгәндерме, юктырмы — анысын тәгаеи генә белмим. Әмма мин үзем шуннан бирле олы улым Хәки»м алдында уңайсызланып, үзем өчен ояла торган булып калдым...