Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТИМЕР ЧӘЧӘК

Көне дә ямьсез, күңел дә төшенке иде бүген. Фазыл кулындагы чүкечне сандалга ташлады да алачык бусагасына килеп утырды. Учак ялкыныннан талган күзләрен далага текәде. Далада буран. Кар өермәләре бер-берсен куып киләләр дә хәлсезләнеп юл буена яталар. Ә җил ары китә. Аның әле ызандагы яшь наратларны селкетәсе, яңа өермәләр куып уйныйсы бар. Әйе, менә шулай өермәләнеп яшибез-яшибез дә бервакыт тын гына ятып калабыз. Тора-бара җнрдә эшләп калдырган эшләребез, хәтта исемебез дә онытылыр. Ә тормыш нәкъ әнә дала җиледәй алга китәр... Фазыл, көтмәгәндә килгән бу күңелсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, кытыршы учы белән күмер тузаны кунган йөзен сыпырып алды. Менә көздән бирле инде ул алачыкта бер үзе. Ярдәмчесе Миңнур агай көтмәгәндә үлеп китте. Ә аннан соң килгән бер-ике яшь егетне Фазыл алачыктан үзе озатып җибәрде. Бакырны җиздән аера белмәгән кулайсыз егетләр иде болар. Мәрхүм Миңнур агай үзе дә, гәрчә Фазылдан күп олы булса да, әллә ни оста тимерче түгел иде. Әмма озак еллар бергә эшләгәч, алар берберенә күнегеп, ярашып беткәннәр иде инде. Миңнур агай Фазылның үзеннән күп оста икәнен бик яхшы белә, бәхәскә керми, кайчак ачуланып җикеренүләрне дә сүзсез генә күтәреп кнлә иде. һәм Фазыл юкка-барга үпкәли белмәгән бу юаш кешене гел исенә төшерә, ирләрчә тын сагыну белән юксына иде. Аңа кайчак хәтта Миңнур агай үлмәгәндер кебек тоела. Бияләйләрен шапылдатып ишектән керер дә гадәтенчә: — Ах, әттәгенәсе! Тагын соңгардым, Фазыл энем...—дип куяр төсле иде. Фазылга булышчы күптән вәгъдә ителде. Ерак бер авылдан ялланган кеше шушы көннәрдә килеп җитәргә тиеш. Фазыл эш арасында әледән-әле авыл ягына караштыра торды. Урам башыннан түрле чанага утырган ярдәмче килеп чыкканын көтә иде ул. Башта Фазыл аның нинди кеше буласын күз алдына китерергә тырышып карады. Кем булыр ул? Кулайсыз бер адәм җәфасы булмасмы? Теле беләгеннән озын булып, шул озын теле белән саруны кайнатмасмы? Ләкин тиздән бу шикләргә кул селтәде Фазыл. Кем булса да барыбер түгелмени?! Хәзер халык завод эшләп чыгарган машиналарга күнеккән. Тимерне алтын бәясе корал итә ала торган әүвәлге осталар юк ул хәзер. Күрүк басып торса, ярар шунда. Сүз алырга бер иптәш булыр иде. Дала җиле Фазылның учак кызуына кайнарланган башына, тирләгән гайрәтле күкрәгенә рәхәт салкынын бирә иде. Ул соңгы кат авыл ягына карады да чүкеч сабы кысудан оеган бармакларын язып алды. Эшкә тотынырга вакыт. Менә язы да килеп җитәр, ә ремонтлыйсы коралларның исәбе-чуты юк. Ләкин Фазыл бусагадан торырга өлгермәде, буран арасыннан чаңгыда шуып килгән бер кеше калкып чыкты. Кеше алачык янына туктап, чаңгыларын салды. Өстендәге һәйбәт кыска тунын, киез итекләрен бик хәсиятләп карлан чистартты. Тик аннан соң гына Фазыл янына утырып. К исәнлек-саулык сорашты. Урта гәүдәле, әле яшь кенә кеше иде бу. Җилдән кызарган йөзе җыйнак, юеш чәчләре чем-кара иде. Ул башын кулларына салып, шактый вакыт сүзсез утырды. Исәбе бераз ял итеп китү иде, күрәсең. —• Сугабызмы? — диде ул, кинәт башын күтәреп һәм кечкенә җитез күзләре белән Фазылны баштанаяк карап алды. — Суккан булабыз... — Алан диген. — Егет алачык эченә борылды. Бик озаклап, җентекләп карады ул алачыкны. Аның карашында нәрсәнедер килештермәү, үзен өстен куюга охшашлы бер көлемсерәү бар иде. Гүя ул бик белдекле кеше, алачыктан да, тимерченең үзеннән дә ниндидер гаеп тапкан иде. Менә ул Фазылга таба борылды, аны тагын баштанаяк карап алды. —■ Кая барыш? — дип сорады Фазыл һәм. үзенең үртәлгәнен сиздерәсе килмичә, егеткә тәмәке янчыгы сузды. —- Рәхмәт,—диде егет һаман баягыча елмая биреп. — Мин папирос тартам. Ә барасы җир ерак түгел бугай инде... — һәм ул Фазылның иңенә таянып күтәрелде дә алачык эченә кереп китте. Ә Фазыл бусагада калды. Аның кыяфәте бу чакырылмаган кунакның җәтрәк алачыктан чыгып китүен генә көткәнне әйтеп тора иде. Егет алачыкта ашыкмый гына әрле-бирле йөренде. Күрүк сабын басып карады. Сандалның дөрес утыртылуын тикшергәндәй итте. Эш чүкечләрен кулында алга сузып, сапларның турылыгын чамалады. Үзе һәр нәрсәне охшатмагандай, әледән-әле: «һм... һм...» — дип'куя иде. — Сез тимерчеме әллә? — диде аны каш астыннан гына күзәтеп утырган Фазъ5л. — Мин аучы дип тора идем... — Әйе, тимерче,— диде егет аның тонына игътибар итмәктән. •— Монда эшләргә килдем. — Шулаймыни?—дип гаҗәпләнгән булды Фазыл һәм урыныннан торып, ишек яңагына сөялде. Фазыл осталыгы белән тирә-якка данлы, үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән тимерче иде. Мондый осталар йөрәгендә һәрвакыт көндәшләр белән килешмәү, үзенең осталык намусын тап төшерми саклау хисе ята. Менә бу хис халык телендә һөнәргә мәхәббәт дип атала да инде. Әгәр егет: — Бергә эшләргә килдем,—дисә, Фазыл аны берсүзсез кабул итеп, күзгә бәрелеп торган «мин беләм»- леген дә кичергән булыр иде. Ләкин ул.- — Монда эшләргә килдем! — диде. Осталыгына таяна, күрәсең. Кем белә, Миңнур агай ише бер «оста» кул астында өйрәнеп, ул «останы» тиз генә үтеп киткәндер дә. инде тимер эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп бетердем, дип уйлый торгандыр. Мондый хаталанулар еш кына очрый, күп кешеләрне бик уңайсыз хәлгә калдыра. Бу егеткә беренче көнне үк ялгышын танытырга, сандалның кай ягына басарга тиеш икәнен күрсәтергә кирәк иде. Фазыл хәзер үк кулына чүкеч алып, бар тәҗрибәсен, тырышлыгын куеп, тимердән әле моңарчы күрелмәгән гаҗәеп бер нәрсә ясап күрсәтергә уйлады. Ләкин... бу ялгыш адым булыр. Башта аның үзен сынап карарга кирәк әле. Нинди коштыр бит тагын. Аның йомшак якларын, ялгышларын чамаларга кирәк. Аны нәрсә белән таңга калдырып булыр... Ә егетне таң калдырасына Фазыл шик тотмый иде. Аның унбиш еллык тәҗрибәсе, үзе генә белә торган яшерен ысуллары бар. — Килгәнсең икән, эшләрсең, — диде ул бераздан һәм тимерләр арасыннан бер брус алып, егеткә сузды. — Башта һөнәреңне күрсәт, агай-эне. Мә, дага яса. Мичек селтәнгәнеңне күрик, — дип өстәде ул, үзенең осталык намусын сакларга җыенганын һич яшереп тормастап. Егет тә аны шунда ук аңлап алды. Аның йөзендә бу хәлгә үртәлү дә, аптырау да күренми иде. Чөнки Фазылның тәкъдиме аны кеше буларак кимсетүгә омтылу түгел, ә бәлки оста буларак сынап карау иде. Егет тунын салды. Миңнур агайдан калган ямаулы алъяпкычны бәйләп алды. Аннары күзләре белән генә күрүк сабына күрсәтте. Фазыл күрүк басарга тиеш иде. Ә учактагы тимер кызганчы, егет бик төпченеп үзенә эш чүкече сайлады. Чүкечләрне һавага чөеп, селтәп-сел- тәп карады ул. Фазыл да аны ашыктырмады, билгеле. Сынауга әзерләнгән останың кулына иң яхшы коралны алырга хакы бар. Кул — осталыкның яртысы гына бит әле. Ә корал аның икенче яртысы. Менә егет кулындагы җиңел чүкеч белән сандалдан көмеш кыңгырау тавышлары чыгарды да учактан ап-ак булып кызган брусны тартып алды. Кыскыч тоткан кулын дугаландырып, тиз-тиз сугып йомшак тимерне кыннарга кереште. Тимер башта, гүяки үз язмышына буйсынгандай, карышмый иде. Тик бераздан гына, инде кызыллыгы сүрелгәч, ачулы тискәрелек белән чыңлый башлады. Әмма егетнең кулы чүкечкә ияләнеп алган, ә йөзенә теләсә нинди корыч кирелеген җиңә тор.ган эш ярсуы чыккан иде инде. Ул тимерне кыйнады да кыйнады, тимер юкар- ганнан-юкара барды. Егет дага ясарга җыенмый иде, күрәсең. Ул тимер инде кул яссылыгы кадәрле булып җәелгәч тә, һаман сугуында булды. Менә егет чүкечне һавага чөйде дә аны үткен ягы белән түбәнгә әйләндереп алды. Ялпак тимернең кырыйларына бик сак, исәпле селтәнеп сугарга кереште. Әкренләп тимердән ниндидер кыяклар, яфраклар аерылып чыга башлады. Башта ул кыяклар як-якка тырпайдылар. Ә егет үзе хәзер еш-еш сулый, каршында басып торган Фазылны да онытып, йөзен эчке киеренкелек белән җыера иде. Хәзер һәр селтәнү аннан аеруча осталык, төгәллек сорый иде, күрәсең. Менә егет чүкечне тимер өстендә Фазыл күзенә иярмәс җитез, җиңел хәрәкәтләр белән йөртә башлады. Тимергә кагылмый да кебек иде ул. Ә кыяклар уртада калган калкулык янына җыелдылар. Тагын да юкарып, аз гына бөгелә төштеләр. Егет соңгы тапкыр сандалдан көмеш чыңнары чыгарып алды да чүкечне куйды. Аның йөзе шабыр тир булган, ә күзләре ниндидер бер эчке нурлану белән янып тора иде. Эш вакытында сандалдан ерак торудан зарыккан Фазыл якын ук килде һәм сандал өстенә иелде. Күзләренә ышанмады ул! Сандалда тимердән чүкеп ясалган чәчәк ята. Роза гөл чәчәге. Нәкъ табигый зурлыгында. Кыяклары чын чәчәкнекедәй юка һәм нәфис. Әгәр бу кыякларга өрсәң, алар ачылып, хуш ис таралып китәрсыман. Фазыл соклануын яшереп маташмады. Суынып та бетмәгән чәчәкне кулына алды да аны әйләндерә-әйләндерә бик озаклап, рәхәтләнеп карап торды. — Исемең ничек агай-эне? — диде ул, егетнең кулын чын күңеленнән кысып. — Таһир. — Егет тә аның кулын кысты. Хәзер осталар арасында бәхәс хәл ителгән, кулга-кул тотынып бергә эшләргә генә калган иде. Бусагага янәшә утырып, тәмәке кабызгач, Фазыл уйчан төстә әйтеп куйды: — Әйе... Синең ярдәмчең булып эшләү дә оят түгел икән, Таһир. — Юк инде, — диде Таһир тыйнак кына. — Мин монда ярдәмче тимерче булып килдем. Ә эшләвеи... бергә эшләрбез. Эш икебезгә дә җитәрлектер,— дип, ул почмакта өелеп торган ремонтлыйсы коралларга төртеп күрсәтте.