СТАМБУЛ ҺЗМ СҮӘЕШ КАНАЛЫ АША ЯМӘНГ9 СӘЯХӘТ ИСТАМБУЛ КАЛАСЫ
Тикшерү бетте. Таможня кешеләре актка кул кундылар, чик сакчылары чикне яптылар. Без хәзер чикнең теге ягында. Причалда озатырга килгән хатын-кыз, бала-чага кул болгый. Без әкрен генә порттан чыгабыз. Менә Воронцов маягы артта калды. Озакламый Одесса да әкренләп күздән югалды. Утыз сәгатьтән без, Кара диңгез белән саубуллашып, Босфор бугазына керәчәкбез. Утыз сәгатьтән соң Истамбул шәһәренең нечкә, биек манаралары безне каршы алачак. Бу шәһәрне без һәр рейста ике тапкыр күрәбез. Киткәндә ул безне озатып кала, кайтканда каршы алаЛ оосфорны үткәндә ерак сәяхәткә беренче мәртәбә чыгучы «сары авызлы» матрос та, диңгез җиле белән тозланып беткән карт боцман да бу җирне бертигез игътибар белән карап узалар. Әллә туган ил белән чит илләр арасындагы су тупсасы шулай һәрчак игътибарны үзенә тарта, әллә Богазиың (Босфор — төрекчә шулай) матурлыгы җәлеп итә. МГИМО 12 студентларыннан: «Дипломатия тарихының иң авыр сора* вы кайсы?» — дип сорасаң, бер авыздан: «Босфор турындагы договорлар»,— дип җавап бирәчәкләр. Бу бугаз тирәсендә гасырлар буе ызгыш барганга күрә, алың хакында берничә дистә договорлар тезелгән. Бу договорларны аңлап бетерү һәм имтихан вакытында дөрес җавап бирү бик җиңел эштән саналмый. Босфор үзе алай катлаулы түгел. Бугазның озынлыгы уналты миль 13, тарлыгы дүрт кабельтовка җитә, тирәнлеге егерме җиде метрдан алып йөз егерме метрга кадәр. Босфорның агымы табигатьнең бер кызык парадоксыннан санала: бугаз суының өсте Кара диңгездән Мәрмәр диңгезенә ага, асты — Мәрмәр диңгезеннән Кара диңгезгә. Локатор юк чорда Кара диңгездән Урта диңгезгә чыгу өчен бугазны табуы шактый читен булган. Босфордан көнбатыштарак бугазга охшаган, диңгезчеләр телендә «Ялган Босфор» дип йөртелә торган бер култык бар. Диңгездә йөзү тарихында бугазга керәм дип шушы култыкка кереп һәлак булган корабльләр шактый гына. Паустовский да үзенең бер хикәясендә шушы култыкта комга утырган пароходны искә ала. Пароходның төбе тишелеп су үткәч, төялгән борчак бүртенә дә, корыч корпус шартлап ярыла. 12МГИМО— Мәскәү дәүләт халыкара эшләр институты. 13 Диңгез .миле 1853 метр. Бер миль уң кабельтовка бүленә. 9. ,с. ә.- ■!. Т Язын һәм җәен Босфор искиткеч ямьле була. Көзен Европа ярындагы калкулыклар карасу яшел, сары, көрән төстәге агач яфраклары белән капланган була. Шушы вакытта бугазның табигате белән сокланып туярлык түгел. Бөекзере дигән авылдан алып Алтын мөгез култыгына кадәр чинар, кипарис агачларына күмелгән җәйге дачалар, матур сарайлар яр буена тезелеп утырганнар. Босфорның Азия ярын мнп яратмыйм. Анадолу борыныннан үтү белән, тау астыннан муеннарын сузып, туплар карап торалар. Өстә, тауның иң биек ноктасында, матур иске крепостьның җимерек стеналары күренә. (Кемгә ничектер, миңа хәрби ныгытмаларның төзегенә караганда җимерекләре күбрәк ошый). Туплар яныннан үтү белән, Бәйкыз култыгында Америка «ярдәм» итеп биргән хәрби корабльләр көтүе күренә. Мәрмәр диңгезенә чыгар алдыннан Азия ярында Сәлимиә хәрби училищесы казармалары. Мин бер вакытта да бу ярга чирканмый карый алмам. Европа ярында да хәрби нәрсәләр юк түгел: Яңакәй калкулыгы өстендәге иң зур бинаның түбәсендә матрас тышы шикелле булып АКШның дәүләт флагы җилферди. Бу йортта Америка гаскәрләренең штабы урнашкан. Караиб кризисы вакытында бугаз АКШның алтынчы флоты корабльләре белән шыгрым тулган иде. Шушы үлем ташучы йөзгечләр арасында минем хәтердә «INDEPENDENCE» исемле зур авианосец калды. «Индепенденс» татарча «азатлык» дигән сүз. Каберең якын булмасын шушындый үлем һәм коллык төяп йөргән «азатлыкка». Авианосецның өске палубасында аэродром, аның карнында ике йөздән артык истребитель. Палубасында машинага утырып йөриләр. Шөкәтсез зур ул йөзеп йөри торган аэродром. Истамбул шәһәренең бер кисәге Азия ярында. Шушы Өскедар дигән урынга бер туктаусыз үзйөрешле паромнар (төрекләр аларны «Чиркет» дип атыйлар) йөреп торалар. Европа ярындагы шәһәрне Алтын мөгез култыгы икегә бүлә. Култыкның көньягындагы ярым атауда — тарихи Константинополь. Монда — сарайлар, данлыклы мәчетләр һәм музейлар. Алтын мөгезнең төньяк ярыннан алып бугаз яры кабыргасында Галата һәм Перим (аны Пера дип тә атыйлар) дигән шәһәр өлешләре. Галатада — төрле учреждениеләр, банклар, илчелек һәм промышленность биналары. Алтын мөгез ярларын тоташтыра торган Ататөрек күпереннән Истикълаль җәтдәсе дигән үзәк урам Галатаны һәм Перимны кисеп үтә. Истикълаль данлыклы Таксим мәйданына килеп тоташа. Мәйданда яшь төрекләр хәрәкәтенең юлбашчысы, Советлар иленең дусты, Ататөрек монументы тора. Мәйданнан ерак та түгел — модерн ысулындагы һилтон гостиницасы. Америка компаниясе салдырган бу бинада кешенең җаны теләгән комфорт бар. Хакы шундый: люкс номерында төн куну өчен портта эшләүче грузчикларның айлык хезмәт хакы төп-төгәл җитә. Иске шәһәрнең Мөхәммәт II тарафыннан греклар акрополе урынына салдырылган сараенда — бай экспонатлы музей. Экспонатлары ягыннан ул безнең Оружейная палатаны хәтерләтә. Истамбулда кая барсаң да солтаннар сараена килеп төртеләсең. Шушы сарайларның архитектурасын һәм байлыгын хронологияне бозмыйча карасаң, кайчандыр ярты дөньяны тезләндереп торган Госман империясенең политик һәм экономик кояшының бату юлы күз алдына килеп баса. Мәхмүт II үз сараен Азия ягына чыгарып салдырган. Морад III исә кире иске сарайга кайта һәм сарайны киңәйтә. Бу солтан үзенең кәеф- сафа кылырга яратуы, сый мәҗлесләрен әкияттәге кебек мул ясавы белән данлыклы. Морад III кә җир шарының төрле почмакларыннан бертуктаусыз җарияләр ташып торганнар. Үзе үлгәч, аның йөз малае гына кала (Мисыр фиргавене Рамзес икенченең ике йөз малае булган). Габделхәмитләр чорында солтаннар сарае Галата ягына салына. Долма Бакча исемле бу сарай солтанатның кояшы тәмам батып килгән чорда тырышып-тырмашып империянең көчен, байлыгын данларга тырышып салынган. Сарайның эчендә—гөл бакчасы. Рококо ысулында салынган бина меңләгән бизәү детальләренә күмелгән. Аңа чор колориты, гади гүзәллек һәм бердәмлек дигән нәрсәләр якын да килмәгәннәр. Истамбулда өч йөз илле мәчет бар, ә кинотеатр бары утыз биш кенә. АйяСуфиядан ерак түгел зәңгәр мәчет (аны солтан Әхмәт мәчете дип тә йөртәләр) манараларын күккә сузып утыра. Бу мәчет империянең җимерелүенә йөз тоткан чорда салынганга күрә аның турында да берничә сүз әйтеп узыйк. Әхмәт солтан, үзенең иң яраткан архитекторы Мәхмүтне чакырып, болай дигән: «Империянең данын гасырларга җиткерерлек, Айя-Суфия- иың дәрәҗәсен җилгә очырырлык алтын мәчет сала аласыңмы?» Мәхмүт алты манаралы мәчет проектын төзи башлый. Мәчет 1609 елда башланып, 1616 елда салынып бетә. Мәчет салынып беткәндә ислам дине тоткан илләрдә зур гауга куба. Гарәп хәлифәсе Кәгъбә мәчетен уздырып җибәргән өчен Әхмәт солтанга көферлек тамгасын сугарга әзерләнә. Солтан эшнең бик җитди юнәлеш алганын сизеп. Кәгъбә мәчетенә өстәп тагын ике манара салдырып бирә. Мәккәнең үзәк мәчетенең манараларын җидегә (изге сан) җиткерүе аркасында гына Әхмәт дини җәзадан котылып кала. Зәңгәр мәчетнең искиткеч нечкә һәм матур манаралары болытларга тия язып торалар. Аның ярым гөмбәзләре зур үзәк гөмбәзгә килеп тоташа. Мәчет тыштан караганда да бик матур. Эченә керсәң, күк чатырыдай зәңгәр гөмбәз иртәнге күктәге йолдызлардай сирәк алтын орнамент белән бизәлгән. Кояш нурлары биш катлы итеп урнаштырылган ике йөз алтмыш тәрәзәдәге төрле төскә буялган пыяла аша мәчет эченә зәңгәрле-кызыллы яктылык сибә. Мәчет эче, әйтерсең, салават күпере белән яктыртылган. Адәм баласы үзен бу бинада кечкенә итеп, көчсез итеп сизә. /Мәчетнең михрабына Кәгъбәдәге кара метеоритның бер кисәген салып калдырганнар. Бу бинаның үзәк залында утыз биш мең кеше бер үк вакытта тезләнеп утыра ала... ... Пароход, Алтын, мөгез култыгын узып, Ахыркалы борыны турына җитте. Уң ягыбызда Европа, сул якта Азия. Пароход бортына тия язып ак маяк артта калды. Бу маяк лоциядә 1 Леандр маягы дип күрсәтелгән, ә төрекләр аны Кыз күләсе дип йөртәләр. Төрек легендасы буенча солтан үзенең бердәнбер кызын чит ил патшасына бирергә ярәшкән имеш. Кыз карт патшага чыгарга риза булмаган һәм үзенең өзелеп сөйгән егете барлыгы турында әтисенә белдергән. Бу егет бик ярлы, ләкин бик чибәр булган имеш. Солтан кызын никадәр үгетләп, куркытып караса да, кыз патшага чыкмаячагы турында әйткән. Солтан ачуыннан һәм гарьлегеннән шушы маякны салдырып, кызып таш стена эчендә томалап калдырган, ди. Грек хикәяте .буенча бугазның Европа ярында Леандр исемле егет яши торган булган. Аның сөйгән кызы Гера Азия ярында яшәгән. Алар бер-берсен бер генә көн дә күрмичә түзә алмый торган булганнар. Караңгы төшү белән Гера факел яндырып яр буенда Леандрны көтә торган булган. Леандр факелга карап бугаз аша йөзеп сөйгән кызы янына чыга торган булган. Бер кичне көчле давыл кубып, факелны сүндергән 1 Лоция — диңгездә йөзгәндә очрый торган ярлар, навигация утлары һәм диңгезнең тирәнлекләре турындагы белешмәләр. дә, Леандр, кайсы якка йөзәргә белмичә, шушы маяк тирәсендә батып үлгән. һәр гасыр легендасы, хикәяте шул чорның эстетик карашын һәм җәмгыятнең үзәк проблемасының асылын чагылдыра. Борынгы грекларның сабыйларча беркатлылыгы, самимилеге мәхәббәтне матур шигъри парчага төргән, ә суфилар урта гасыры шул ук чиста мәхәббәтне вәхшилеккә китереп терәгән. Истамбул — байлар, сәүдәгәрләр, чиновниклар һәм туристлар шәһәре. Монда эшче халыкның айлык акчасы квартира өчен түләргә дә җитми. Эшче халкы шәһәр читендә яки шәһәрнең астында — тынчу подвалда яши. Теркнянең промышленносте юк дисәң дә ялган булмас. Вак, ярым һөнәрче предприятиеләрдә эшләүче эшчеләр сыйныфы аз санлы һәм алар начар оешканнар. Төрек крестьяны җирне һаман сука белән тырный. Төрек авылында электрны ишетеп беләләрме икән? Юктыр, мөгаен. Төрек авылларында ярлылык, наданлык һәм урта гасырлардагыча изелү хөкем сөрә. Ләкин шунысы мөһим: Төркиядә интеллигенция искиткеч батыр, сокланырлык тырыш һәм соңгы мөмкинлеккә кадәр хакыйкать өчен көрәшергә сәләтле. I960 елны дөнья күләмендәге сатириклар конкурсында беренче урынны Газиз Несин алды. Атаклы төрек шагыйре Назыйм Хикмәт турында кем генә белми!? Ришад Гюнтекинның әсәрләрен укып карагыз әле: кем әйтер бу әсәрләрне министр дәрәҗәсендәге түрә язган дип. Күп илләрнең сатлык, ялагай язучыларына тугрылык, хаклык идеяләрен алга сөрүче төрек язучыларын мин үрнәк итеп куяр идем... Безнең корабль Истамбулда соңгы тапкыр торганда, аның халкы «Америка солдатларын судка!» дигән протестны күтәреп урамнарга чыккан иде. Американың ике исерек солдаты урамда уйнап утырган өч сабыйны машина белән таптатып үтергәннәр. Бу солдатларны, халык нәфрәтеннән саклап калу өчен, тизрәк океан артына озатканнар. Менә безнең пароход Босфордан соң Яссы ада дигән атау яныннан үтте дә Мәрмәр диңгезенә килеп чыкты. Яссы ада атавында дәүләт казнасын туздыручы премьер-министр Бояр һәм президент Мендерес судка кадәр төрмәдә утырдылар. Ул чорда бу кечкенә атауны зур хәрби корабльләр саклый иделәр. Безнең пароход күкрәге белән зәңгәр диңгез өстен туктаусыз кисә. Мостикта вахтадагы штурман һәм ике матрос пароходны сызган курста тоталар. Аста, машина бүлегендә, вахтенный механик, машинист һәм кочегар машинага бирелгән режимны саклыйлар. Винт корыч гигантны туктаусыз алга куа. Унике сәгатьтән соң Мәрмәр диңгезе дә артта калачак. Дарданеллдан соң бер тәүлек үткәч, Крит утравы күренәчәк һәм тагын бер тәүлектәй соң ПортСәет рейдына килеп туктаячакбыз. СҮӘЕШ КАНАЛЫ Ниндидер таныш түгел телдә кычкырып сөйләшкән тавышка уянып киттем. Каютаның иллюминаторы астында, трапта, берничә ке-ше кычкырып гарәпчә сөйләшәләр икән. Гарәпчә сөйләшәм дигәч тә, кычкырмыйча гына, әкренрәк кенә сөйләшеп булмыймы икән әллә? Хәер, гарәпнең укы.мышлысы гына матур салмак интонация белән, кулын селтәмичә’һәм авызыннан төкереген чәчмичә генә сөйләшә ала. Ә гарәп көй' мәчеләре, грузчиклары төчеләнеп тормыйлар. Авызларыннан күбек чәчеп, кулларны-аякларны селкиселки сөйләмәгәч, кем игътибар итсен аларгз? Иллюминаторга башны тыгып караганда, Синай ярыматавы ягында офык кызара гына башлаган иде. Кызгылт караңгылыктан якорь чылбырлары чылтыравы, чит ил телләрендә бирелгән өзек-өзек команда тавышлары ишетелде. Чиновник соңгы портта биргән карантин таныклыгын, регистр рөхсәтен карады. Пароходның күпме тирәнлектә утыруын, тоннажын, күлме йөк төялгәнлеген язып алды. Ул судовой журналны сорап алды да бик оста итеп, әгәр миңа берәр бүләк бирсәгез, баш тартмас идем дигән кыяфәт белән капитанга карады. Капитан аңа бер банка балык уылдыгы һәм бер блок сигарет бирде. Чиновникны озата килүчеләр, зур рәхмәт укып, баш иделәр. Традиция буенча, судовой журналны беркемнең дә пароходтан алын чыгарга хакы юк (бәрелешкән өчен судка бирмәгән хәлдә). Сүәеш каналы идарәсе чиновникларына аны бирмичә булмый: бәлки, бу пароход канчандыр булса, Израиль портында булгандыр, яисә син яһүдләр иленең йөген алып бара торгансыңдыр... Әгәр шушы хәл расланса, пароход «кара исемлеккә» эләгә. Сиңа провизия юк, су юк, каналда синең пароходыңа беркем дә хезмәт күрсәтмәячәк, гомумән, синең канал аша үтүең дә югары инстанциядә хәл ителәчәк. Чиновникны озатырга чыкканда, кояш әкрен генә күтәрелеп килә иде инде. Порт-Сәетнең эчке акваториясе төрле флаг астыпда йөзүче пароходлар белән шыгрым тулган. Пароходлар каналга керергә әзерләнәләр — портта ыгы-зыгы, һәр пароходның борынына прожектор тагалар, һәр пароходның палубасына каналда швартовка кирәк булса-нитсә дип, ике көймә һәм дүрт көймәче күтәрелә. Мин иртәнге физзарядкамны ясый башлыйм. Мачтаның икенче ягында кемдер мышкылдый. Ул иртәнге намазын укучы карт гарәп икән. Ул намазын укып бетергәндә, мин зарядкамны ясап бетерәм. Чалмалы карт миңа карап дусларча елмая: — Гуд монинг, сэр! — Гуд монинг, — дип җавап кайтарам. Карт ватып-җимереп булса да инглизчә сөйләшә белә икән. — Сез офицермы? — Әйе, шулайрак. — Ә мин — вачман, сезнең пароходны саклыйм. — Рәхмәт инде,-—дим, безгә сакчының кирәге шушы эссе көндә картның өстендәге калын йон пиджакның кирәге чамасы гына булса да. Сөйләшә-сөйләшә кают-компанпягә төшәбез. Карт совет диңгезчеләрен бик мактый, минем адреска да мактау яудыра. Мин дә гарәпләрне мактыйм. Бераз арттырып җибәргәнмен икән, карт мине бөтенләй кочаклый ук башлады. Үбә башласа, эш харап булачак: дөньяда иң яратмаган нәрсәм — ирләр белән үбешү. Үбүдән алла саклады. Гарәп карты кесәсеннән портмонетын чыгарды да берәмләп-берәмләп үзенең сигез малаеның карточкаларын күрсәтә башлады. Ә аннары хатыннарын күрсәтте—өчәү генә икән. Мөхәммәт рәсүлнең дә никахлы хатыннары егерме биш тирәсе булган бит. Ничек бер-ике пачка сигарет бирмисең инде шушындый яхшы кешегә. Иртәнге ашка да чакырмый булмый инде. Монысы — безнең диңгезчеләр традициясе. —■ Бу хинзирме? 14 —дип сорый минем яңа дус, котлетка күрсәтеп. —• Түгел, сыер ите, — ышанычлырак булсын өчен маңгайга бармактан мөгез ясап күрсәтәм. Гөнаһтан ераграк тору өчендерме, чалмалы карт ике өлеш май ягып, өч өлеш шикәр салып чәй генә эчә. Менә Порт-Сәетнең пальма агачларына күмелеп утырган матур йортлары, Фуадныц доклары, төзәтергә куйган пароходлары артта кал- 14 Хипзнр (гарәпчә) — дуңгыз. дылар. Уң якта, канал буйлап, тимер юл сузыла. Тимер юл буенда — саман кирпеченнән салынган тәрәзәсез йортлар. Еракта Минзала күле ялтырын. Сул якта, өстенә бәс кунган шрма боздай, Тина тозлыгы җәе- леп ята. Канал ярындагы чакрым баганалары салмак кына артка йөгерәләр. Вахтадан соң ял итүче экипаж членнары канал ярларын карап утыралар. Карт кочегар Гребенкин белән яшь матрос Мельник пыр туздырып бәхәсләшәләр. Гребенкин мине шаһитлеккә чакыра: — Миргазияк Закирович, менә бу мыексыз марнмаига әйтегез әле, торбасына кисек кул рәсеме ясалган пароходлар компаниясе бар бит, әйеме? — Булуы мөмкин, минем берничә мәртәбә ишеткәнем бар бу турыда. — Әһә, — ди Мельник, — сезнең үз күзегез белән күргәнегез юк, әйеме? — Үзем күрдем дип сөйләгән кешене генә күргәнем бар. — Ул кеше безнең Гребенкннга охшаган травило түгел идеме? Бу бәхәс диңгезчеләр арасында таралган бер вакыйга турында бара. Аның эчтәлеге болан: Пароход хуҗасының ике малае була. Үләр алдыннан ул малайларын чакыра да: «Бер пароходны икегә бүлеп булмый. Ә уртак эш бик мантып бет- мәүчән була. Пароходны берегезгә калдырсам, икенчегез риза булмас. Мин менә нинди карарга килдем. Пароход хәзер тышкы рейдта тора. Икегез ике көймәгә утырыгыз да бер үк секундта кузгалып китегез. Кем дә кем пароходка менеп, аның торбасына алдан кулын тигезә — пароход шуныкы», — ди. Ике туган узышырга керешәләр. Комсызлык ашкынуы соңгы мыскалына кадәр сыгып чыгара кул көчен. Көч бертигезрәк булгангамы, алар бер-берсен озак уза алмыйлар. Пароход янына килеп җитәрәк кенә өлкән малай алга чыга да палубага үрмәли башлый. Берничә секундтан ул торбага барып тотыначак. Берничә секундтан кече малайның пароход хуҗасы булу теләге мәңгегә юкка чыгачак. Пароход югалту газабыннан кече туганның йөрәге ташка әйләнә. Ул көймә төбеннән балта ала да, сул кулын беләгеннән чабып өзеп, селтәп торбага ыргыта. Абыйсы килеп тотынганчы, аның кисек кулы торбага барып тигән була. Кече малай шушы пароходтан файдалана торгач, баеп, пароходлар компаниясе ачып җибәрә. Шул беренче пароход хөрмәтенә бу компания пароходлары торбаларында өзек кул рәсеме йөртәләр имеш. Билгеле, һәр легенданың нигезе чынбарлыкта туа. Бу легенда да капитализм чорындагы комсызлыкны, канлы конкуренцияне чагылдыра. Кем белә, бәлки, бу вакыйга чыннан да булгандыр... Кәраван чүлгә барып чыкты. Азия ягындагы Синай ярым атавы дулкынлы ком барханнары белән капланган. Африка ярында яшел оазислар очрый. Африканың эссе кояшы рәхимсез көйдерә. Тереклек дөньясы монда гамәлгә ашыру мөмкин булмаган ике зур теләк белән яши: күләгә һәм су, су һәм күләгә. Мостикта без бишәү. Рулевойга комачауламас өчен, сөйләшмибез. Капитан сирәк-мирәк кыска гына итеп команда бирә. Каналга хезмәт күрсәтә торган станцияләрне үткәндә, гарәп лоцманы радиотелефон аша пароходның исемен, кәравандагы комерын һәм тизлеген әйтә. Станциядән кыска гына инструкция биреп калалар. Көймәчеләр, алыш-биреш итәр кеше тапмагач, күләгәрәк җир табып, сузылып яттылар да гамьсез йокыга талдылар. Электриклар безнең аш пешерүче һәм буфетчы кызларыбызны майлы күзләре белән күзәтеп утыралар. Еракта, Синай чүлендә, дөяләр кәраваны бара. Гасырлар тирәнле- гендә матур легендаларга күмелгән бу батыр мосафирлар адым саен сине йотарга торган ком диңгезен җиңеп, кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәт җебен тоташтыралар. Мин, диңгезче, баш иям сезнең батырлыгыгызга! Тимсах күлен дә үттек инде. Без Азия белән Африканы бүлүче су сукмагыннан йөзүебезне дәвам итәбез. Бу каналны төзү җир шары күләмендәге зур вакыйгалар рәтендә торган. Сүәеш каналы диңгез йөзү тарихында зур борылыш ясады. Канал аша һиидстанга бару, Добрая Надежда борынын урап барганга караганда, Одессадан Бомбейгә 7701 диңгез миленә, Генуядан 6103 мильгә, Лондоннан 4461 мильгә якынрак. Сүәеш каналының бөтендөнья экономикасында нинди урын тотуын 1956 ел вакыйгалары ачык күрсәтте. 1956 елның 30 октябрендә Англия, Франция һәм Израиль, АКШның астыртын катнашы белән, шушы канал өчен Мисырга каршы агрессия башлады, ПортСәетне алды һәм Мисыр шәһәрләрен тупка тотарга кереште. Агрессия вакытында каналда илле пароход баткан иде. Каналда эшләүче инглиз лоцманнары эшләрен ташлап өйләренә кайтып киттеләр. Сугыш чукмарлары кулыннан җимерелгән канал биш ай эшләми торды. Империалистларның Мисыр халкына ыргыткан бумерангы *, кире әйләнеп кайтып, империалистларның маңгайларына кундырды: Европа байлары автомобильләренә ат җиктеләр; акцияләр бер-бер артлы яна башладылар; биржаларда дөньяда булмаган ыгы-зыгы башланды; нефть ташуның фрахты 15 16 дүрт-биш мәртәбә күтәрелде. Канал ябылу тәэсире гел көтмәгән генә җирләрдән килеп чыга башлады. Кем уйласын инде: каналның хатынкызларның эчке киеме һәм бизәнү әйберләре белән бәйләнеше бар дип. Менә шушы товарларның хакы, канал ябылганнан соң, бик күпкә күтәрелде. Каналны англо-франко-израиль империалистлары җимергәч, чимал җитмәүдән предприятиеләр ябылып, эшсезләр армиясе нык үсә башлады. Ул көннәрдә Европа портларындагы экспорт товарлары өелеп череп яттылар. Инглиз лоцманнары урынына 1957 елны каналга дус демократик илләрнең лоцманнары килделәр. Хәзер гарәпләр белән бергә югослав, поляк, грек лоцманнары эшлиләр. Сүәеш каналында бүгенге көндә шулай ук ун совет лоцманы эшли. Сүәеш каналының буе 173 километр (Ак диңгез — Балтик каналының буе 227 км), тирәнлеге унике метр ярым. Бер мәсьәлә буенча бөтен илләрнең пароход төзү заводлары Сүәеш каналына буйсыналар: пароходның су астындагы өлешен канал тирәнлегеннән арттырырга ярамый, ә моның аркасында пароходларның тиз йөзү мөмкинлекләренә зыян килә... ... Икенче көнне, таң алдыннан, Сүәеш портына килеп җиттек. Безнең матрослар, кран укларына эләктереп, гарәпләрнең көймәләрен суга төшерделәр. Көймәчеләр безгә туганнарча кул болгый-болгый китеп бардылар. Бер тәүлек эчендә чын-чынлап дуслашып өлгердек алар белән. Менә катер килеп, лоцманны алып китте. Өчесе бергә кушылган Сүәеш, Ибраһим һәм Тәүфикъ портлары иртәнге сыек утлары белән безне озатып калдылар. Без, тизлекне көчәйтеп, Сүәеш култыгындагы курска ятабыз. 15Бумеранг — Австралия аборигеннарының ауга йөри торган кәкре таяклары. Ул ыргыткан җиргә кнре әйләнеп кайта. 16 Фрахт (инглиз сүзе) — йөкне бер урыннан нкевче урынга илткән өчен пароход хуҗасына түләнгән акча. ! Һижри калеидаренын 1378 елы безнең календарьның 1959 елына тигез. Сауд Гарәбстаны ягындагы СӨЗӘЕС таулар өстеннән сузылып тан ата башлады. Мисыр ярындагы карасу көрән тауларның кыргый шәрә кыяларына кызгылт кояш нуры төште. Пароход борыны кургаштай ялтыравыклы су өстен ерта. Пароходның тимер кабыргасына ышкылып, артка таба ак күбекләр чабалар. Без Хөдәйдә портына якынлашабыз. ЯМӘН ЧЫНБАРЛЫГЫ Урам уртасында ап-ак чәчле кеше бәет әйтә. Аның кулында зур консерв банкасы. Урыны белән бәет көйләп сузыла, урыны белән сүзләр җитез речитатив рәвешендә бер-берсең куып ашыгалар. Аккомпони- мент урынына бәетче калай банка төбенә суга. Бәетченең биленә бәйләгән чүпрәктән башка киеме юк. Аның ике күзенә дә ак төшкән. Бәет көнчыгыш тарихыдай озын һәм йөрәк әрнеткеч моңлы. Бәетче, йөзен күккә күтәреп, ниндидер бөек вакыйга турында җырлый. Ә янында әлсерәгән карт ишәктән башка беркем дә юк. Бу йөрәк каны һәм күз яше белән сугарылган бәетнең сүзләре миңа таныш булмаса да, аның эчтәлеген сизеп, тоеп аңлагандай булам. Бәхетсезлек зары белән сугарылган ул. Бәеттә, мөгаен, Ямәннең данлыклы тарихы турында сүз барадыр. Ямән халкының гасырлар буе азатлык өчен көрәшүе гәүдәләнә торгандыр анда. Портка кергәндә игътибарны бүтән бер күренеш яулап алган иде: причалга ябык, кечкенә буйлы кешеләр җыелган. Барсы да чуар бизәкле ситса юбка, башларына ак фәс кигәннәр, билләрен киң җиз бизәкле каеш белән буганнар. Җилкәләрендә — авыр чачаклы шәл. һәммәсенең билендә зур кәкре пычак — җәмбия. Бу кешеләрнең күз карашларында кызыксыну да, караңгы халыкның зур пароход күрүдән гаҗәпләнү билгесе дә юк. Ал арның карашларында буыннан буынга калган өмет, нәрсәнедер тирән ышанып көтү билгесе күренә иде. Без беренче мәртәбә Ямәнгә килгәндә, бу ил 1378 ел 1 белән яши иде. Бу ел безнең календарь белән исәпләгәндә дә Ямән корольлегенең тормышына бик тәңгәл килер иде, чөнки, чыннан да бу илнең чынбарлыгы һәрьяктан да нәкъ урта гасыр чынбарлыгына охшаган. Ямән Гарәбстан ярым атавының көньяк-көнбатышында 195 000 км2 җирне били. Ул төньяктан һәм көнчыгыштан Сауд Гарәбстаны, көньяктан Аден протектораты белән чикләнә. Ямәннең көнбатыш ярларын Кызыл диңгез юа. Бу ил стратегик яктан бик уңайлы урында. Ямәннең Моха портыннан Баб-әльМәндәб бугазын даими контроль астында тотарга була. Борынгы грек тарихчылары бу илне «Яшел Гарәбстан», ә Рим тарихчылары «Бәхетле Гарәбстан» дип атаганнар. Ямән табигый яктан өч өлешкә бүленә: Тихама, Җәбел һәм Шәркый. Тихама — диңгез яры буйлап сузылган тозлы комлык. Анда чәнечкеле үләннән башка үсемлек үсми диярлек. Безнең авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенә караганда, бу комлыкны су җибәреп тозын юып, сугарып җибәрсәң, монда зур җимеш һәм яшелчә уңышы алырга мөмкин. Тихамада яңгырның нәрсә икәнен ишетеп кенә беләләр. Җәй көпе эсселек кырык-кырык биш градуска җитә, һава гел эссе итеп яккан парлы мунчадагы кебек. Хөдәйдә шәһәрендә яшәүчеләр өчен егерме градус җылылык бездәге минус кырык градус кебек салкын тоела. Җәбел тауларына җитәрәк, яшел үсемлекләр күренә башлый, ә тау итәге яшел болыннар һәм матур чәчәкләр белән капланган. Монда карачкы төсле кактуслар һәм хуш исле бальзам агачлары үсә. Җәбел тауларының көнбатыш кабыргаларында баскыч-баскыч итеп ташны кисеп, тау астыннан туфрак ташып ясаган киштәсыман басуларда дөньядагы иң данлыклы Мокко кофесы үсә. Ботаника тарихчылары монда элек йомыркадай эре виноград үскән, диләр. Мәгъриб чүле һәм Рубәл Вәли комлыклары Шәркыйгә керәләр. Монда сәер тәлинкәсыман кратерлар күп. Бу өлкә тулысынча өйрәнелеп бетмәгән әле. Геологлар монда алтын, көмеш, агат, холцедон, яшма кебек кыйммәтле казылма байлыклар, хәтта уран рудасы да бар, диләр. «Бәхетле Гарәбстан»да революциягә кадәр сиксән процент крестьяннар җирсез булган. Упкын өстендә киштәсыман асылынып торган кырлар тулысынча кул белән эшкәртелгән. Ямән ел саен алты мең тонна кыйммәтле кофесын экспортка чыгара, ә кофе үстерүчеләр үзләре кофе кибәге кайнатып эчә торган булганнар. Кофе агачы бераз шомыртка охшаган. Ул дүрт-биш елдан уңыш бирә башлый, һәр агачтан ике-өч кило кофе алып була. Революция алдыннан кыйммәтле кофе агачларын кисеп, күп хуҗалыкта кат агачы утырта башлаганнар. Бу Эфиопиядән китерелгән агачның яфракларында алколоидлар күп. Шушы яфракны чәйнәсәң, тирә-якны ниндидер алсу томан каплаган төсле тоела. Төштән соң, сәгать икеләр тирәсендә Ямәннең ирләр заты шушы яфракны чәйнәргә керешә. Чәйни торгач, төкереп ташласалар, төкерек яшел пыяла кебек булып ката. Сәгать дүртләр тирәсендә кат чәйнәүчеләрнең күзләре тона, тәннәре сизгерлеген югалта, һәм аларның күңелләре әллә кайда, болытлар арасында очып йөри башлый. Әс Сәләл, революциядән соң Хөдәйдә портында чыгыш ясаганда, кат чәйнәүне катгый рәвештә тыю кирәклеге турында әйтте. Ямәндә озын йонлы мамык (килосыннан 300 км озынлыктагы җеп чыга), тары, кукуруз, дурра һәм техник культуралардан көнҗөт, индиго, босвелия (хуш исле ладан ясый торган үсемлек), хуш исле сәрви агачы, мирра, мастика агачы, банан, хөрмә һәм цитрус агачлары үсәләр. Ямәннең биш миллионга якын халкы (перепись булганы юк, беркем дә төгәл санны белми) йөз алтмыш сигез кабиләдән тора. Шәех, революциягә кадәр король шикелле үк, кабиләнең политик, дини, адми- нистративэкономик һәм хәрби башлыгы иде. Кабиләләр белән король заманында гына түгел, республика урнашкач та бик сак эш итәргә туры килә. Һашим, бакыйль һәм зараник кабиләләре Ямәннең иң зур кабиләләреннән саналалар. Король үзенең политикасын менә шушы кабиләләргә таянып алып бара иде. Кабилә үзенә шәехне сайлагач, аның өлкән улын, король боерыгы белән, махсус ныгытмага бикләп куя торган булганнар. Әгәр кабилә баш күтәрсә, шәехнең ул улы үтерелгән. Революция бу вәхши законны юкка чыгарды. Билгеле, шәехләр бу гаделлекне игътибарсыз калдырмадылар. Җәбел һәм Шәркыйдә яшәүче кабиләләр бәдәвиләргә якын: чандырлар, чыдамнар, тар битле, кылыч борынлылар. Алар тыштан бик сабырга охшасалар да, чынлыкта бик кызу канлы кешеләр. Тихама кабиләләре арасында негроид типтагы халыклар да еш очрый. Болар- ның күбесе тарихтагы Хәбәш җиреннән күчеп килгән халык нәселеннән булса кирәк. (Ахыры киләсе санда)