МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР
Бу китапка 25 кергән истәлекләрне Муса Җәлилнең туганнары, дуслары, каләмдәшләре, көрәштәшләре язган. Китап геройшагыйрьнең балачактан алып соңгы көннәренә кадәр тормышын шактый тулы итеп күз алдына китереп бастыра. Мусаның туганнары: Ибраһим Җәлилов, Хәдичә Җәлилова, Мәрьям Сәйфетдинова, Зәкия Юнусова, укытучы Габдулла Усманов, сабакташлары Сәгыйть Агиш, Гайшә Мөхәммәтева һәм башкалар истәлекләрендә аның балачак һәм яшьүсмер еллары гәүдәләнә. Истәлекләрнең авторлары Мусаның характер сыйфатларын, омтылышларын, тирә-юньгә, иптәшләренә булган мөнәсәбәтен конкрет вакыйгалар, исләрендә калган конкрет күренешләр аша сөйләп бңрә- ләр. «Мусаның характеры бик матур иде, — дип яза Пәрвәз Әбдрә- шитова. — Ул бик кешелекле, акчага исе китми, булган акчасына әйберләр ала икән, ул аны иптәшләре белән уртаклаша. Шуның өс- тенә ул бик кечелекле, мактануны яратмый торган, үзенең белеме белән горурланмый, эреләнми торган бер егет иде». Ә Мусаның яшьлек дусты Гали Маннапов болай ди: «Муса авыл балаларын оештырды, аның оешмасында яшьтәшләре дә бар, кечерәкләр дә җитәрлек, минем кебек яшь ягыннан олыраклар да б.ар иде.» Аннары ул ундүрт яшьлек хМусаның кулак бандаларына каршы көрәшкә катнашуы, коммунистик отрядта сугышып йөрүе турында яза. Истәлекләрнең һәрберсе зур кызыксыну белән укыла. Бу бик табигый да: чөнки бу батыр кешенең 25 Муса турында истәлекләр. Тезүчесе һәм әдәби эшкәртүчесе Гази Кашшаф, редакторы С. Сибгатуллина. 312 бит. Бәясе 85 тиен. тормышындагы һәр вакыйга, һәр күренеш, һәр деталь укучылар өчен гыйбрәтле. Аның комсомол еллары, халыкның иҗтимагый тормышында актив катнашуы, укырга да, иҗат эше белән дә шөгыльләнергә, тау кадәр эш эшләп ташларга да өлгерүе һәркем өчен үрнәк була ала. Мусаның бу чор эшчәнлеген Дм. Токарев-Уральский, Т. Ченәкәй, Латыйф Хәмиди, Гөлсем Хәсәнова, Гайшә Байчурова, С. Таһирова, Зәйтүнә Илбаева, X. Маннан, Яков Ухсай, Җ. Фәйзи, Ә. Җәлилова, Г. Кайбицкая һәм башкаларның истәлекләре тулы чагылдыра. «Җәлилдә саф намуслы кешеләрдә генә була торган матур бер сыйфат — үз тирәсендәге кешеләргә бөтен күңел байлыгын өләшеп, тормышның бөтен яклары белән бәйләнешкә кереп, иркен итеп яши белү сыйфаты бар иде», — дип яза Мусаның тормыш иптәше Әминә ханым Җәлилова. Истәлекләрдән шул нәрсә ачык күренә: Муса Җәлилнең бөтен тормышы көрәш дәрте беләң сугарылган. Ул һәрвакыт тормыштагы катлаулы вакыйгаларның үзәгендә, ул һәрвакыт Ватанга, халыкка бөтен күңеле белән бирелгән патриот. Менә шуңа күрә аның батырлыгы очраклы бер хәл түгел. Ул үзен бөтен гомере буе шуңа әзерли. Китапның өчтән ике өлеше Муса Җәлил тормышының * Бөек Ватан сугышы чорына карый. Без монда Б Җәлилнең хәрби курсларда уку вакытлары (Степанов И. Г., Зязиков Б. X., Герасев Ф. Е., М. Гарифуллин, И. Әлкәрәмова истәлекләре), хәрби редакциядәге эше (Лев Шилов истәлеге), Волхов фронтында дошман чолганышындагы каты сугыш күренешләре (Е. В. Вучетич, А. И. Русских истәлекләре) һәм аның фашист тоткынлыгындагы патриотик эшчәнлеге белән танышабыз. Күпчелек истәлекләр Гуме- ровның (Муса Җәлилнең) дошман тылында, хәрби әсирләр лагерьларында гадәттән тыш батырлыгын ■сурәтләүгә багышланган. Гариф Хафизов Мусаны Ленинград өлкәсе Чуйский станциясендәге хәрби әсирләр лагеренда очрата, Салих Ганиев аны Двинск лаге- рында күрә, аннан аларны Каунаска күчерәләр. Соңыннан да Ганиев Муса һәм аның көрәштәшләре белән еш очраша. Ә Мидхәт Гафаров Муса киңәше беләк яшерен оешма эшендә катнаша. Муса Җәлилнең дошман тылында патриотик эшчәнлеге, батыр көрәше турында күп кенә материаллар бу китап чыкканчы ук укучыларга билгеле иде. Бу турыда татар, рус һәм немец телләрендә байтак китаплар басылып чыкты. «Совет әдәбияты» журналы укучыларны яшерен оешмада Муса белән кулга-кул тотышып бергә эшләгән һәм исән-сау туган илгә кайту бәхетенә ирешкән Р. Хисаметдинов, Ф. Солтанбеков, Г. Фәхретдинов һ. б. ларның истәлекләре белән таныштырды. Шулай ук журналда танылган рус язучысы К. Симоновның Муса дәфтәрен саклап калган Бельгия патриоты Андре Тиммерманс белән әңгәмәсен, немец язучысы Д. Небенцальнең герой-шагыйрь- нең фашизмга каршы көрәше турындагы тикшеренүләрен, атаклы француз язучысы Луи Арагонның «Менә нәрсә булды Берлин шәһәрендә» исемле мәкаләсен басып чыгарды. Китапка болар белән бергә әлегә кадәр укучыларга билгеле булмаган материаллар да тупланган. Алар арасында аеруча кызыклысы — А. Рыбалченконың «Ерткыч оясында» исемле истәлеге. ВКП(б)- ның Берлин оешмасы члены булган А. Рыбалченко Муса Җәлил һәм ул җитәкчелек иткән яшерен оешманың эшчәнлегенә бәйләнешле мөһим фактлар турында сөйли. Муса Җәлил ВКП(б)ның Берлин комитеты белән турыдан-туры бәйләнеш тоткан. Ләкин бу турыда хәтта яшерен оешмада да Абдулла Алиш белән Әхмәт Симаевтан башка беркем дә белмәгән. Бу элемтә бик яшерен шартларда алып барылган. «Ялгышмасам, ■— дип яза А. Рыбалченко, — 1943 елның февраль аенда булса кирәк, ВКП(б)ның Берлин комитеты һәм Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешма арасында элемтә урнаштырылды. Фашистлар эзгә төшмәсеннәр дип, без очрашуларны төрле урында — Берлинның төрле районнарында: Тиргартенда, Подсдаммерплац, Фридрихштрассе, Папештрассе, Мариондорф, Мариенфельде яннарындагы метро станцияләрендә үткәрергә сүз куештык... һәр очрашу вакытында алдагы очрашуларның урынын, вакытын билгеләдек. Мин мондый очрашулар вакытында аңа совет газеталары, аны кызыксындырган китаплар, Берлин комитеты листовкаларын бирә идем. Ә Муса ул листовкаларны «Идел-Урал» редакциясендәге иптәшләре белән бергә татар телендә бастыра һәм аларны легионерлар арасында тарата иде». А. Рыбалченко кулга алынганнан соң төрмәдә дә Муса белән очраша. Тоткыннар, сорау алырга чакырган вакытта, тикшертүче бушаганны махсус камерада көтеп тора торган булганнар. 1943 елның сентябрь башларында әнә шундый камерада очрата ул Мусаны. «Соңгы тапкыр очрашканнан бирле, •— дип яза бу очрашу турында истәлек авторы, — ул шактый үзгәргән иде: бик ябыккан, буйга да тәбәнәгрәк булып калган кебек, агарып калган йөзендә, күгәргән күз төпләрендә җыерчыклар барлыкка килгән, өске ирене шешкән һәм анда кутыр беленеп тора. Күрәсең, допрослар вакытында аңа да нык эләгә торгандыр. Шулай да ул күтәренке күңелле һәм һәр сүзендә, һәр хәрәкәтендә ныклык, кискенлек беленеп тора иде». « — Безнең җыр җырланган инде, — ди Муса бу очрашу вакытында, — шулай да башны түбән имик. Без беренчеләре дә, соңгылары да түгел. Туганнар Ватан язмышын саклап фронтта һәлак булалар, ә без биредә аның өчен үлә белик. Ни өчен икәнен белсәң, үлем куркыныч түгел. Шунысы кызганыч, азрак эшләнде, күбрәк эшли ала идек. Ләкин мин ышанам: партия һәм Ватан безне аңлар һәм онытмас!». Шулай ук М. Иконников, Ф. Мингалпн, М. Кәрим һ. б. ларның истәлекләрендә дә Муса Җәлил тормышындагы һәм иҗатындагы мөһим яклар яктыртыла. Кыскасы, Муса Җәлил турындагы бу истәлекләр җыентыгын укучылар яратып укыячаклар. Китапның яшь буынны коммунистик рухта, Ватанга һәм халыкка бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә дә роле зур.