МӘКАЛЬЛӘРЕБЕЗ ҖЫЕЛМАСЫНЫҢ ИКЕНЧЕ ТОМЫ
Соңгы елларда татар фольклористикасы әһәмиятле хезмәтләр белән баеды. Шулар арасыннан өлкән язучыбыз Нәкый Исәнбәт төзеп бастыра башлаган «Татар халык мәкальләре»^ аерым күрсәтергә кирәк. Өч томнан торырга тиешле булган ул мәкальләр җыелмасының беренче томы ук үзенең киң колачы, моңарчы бездә күрелмәгән зур күләмле, фәнни-тикшеренү методының төплелеге белән татар филологиясе тарихында монументаль хезмәт басыла башлавын күрсәткән иде. Инде менә шул хезмәтнең II томын да кулга алдык’. Билгеле булганча, беренче томда бирелгән чыганаклар исемлегендә төзүчегә турыдан-туры мәкальләр җибәрүче кешеләрнең исемнәре күренми иде. Икенче том башындагы белешмәдә исә мәкальләр җибәреп, бу томның эчтәлеген баетуда төзүчегә актив ярдәм күрсәткән кешеләрнең исемнәре байтак: язучы һәм редакция хезмәткәрләре Г. Әмири, Г. Ахунов, М. Бөдәйли, Г. Зайнаше- ва, К. Тимбикова, Я. Халит; укытучылар һәм пенсионерлардан К. Җәгъфәр, М. Гарифуллин, Г. Шәйхулов, Г. Мусин һ. б. Болар арасында Башкортстанда, Үзбәк- станда, Оренбургта һәм башка өлкәләрдә яшәүчеләр дә бар. Яңа җибәрелгән мәкальләр кү- ләмсаннары белән дә игътибарга лаеклы. Мисалга «Ир белән хатын» дигән II бүлекне алып карыйк. Монда, төрдәшләреннән тыш, 1200 ләп мәкаль 18Нәкый Исәнбәт. Татар халык мәкальләре, 2 т., Казан, 1963 ел. 19 Бу турыда I томның 221—228 битләрендәге «Мәкальләрнең тормыштагы роле һәм әһәмияте» дигән бүлектә бик тулы әйтелгән. бар. Шуның 200 гә якыны югарыда күрсәтелгән кешеләрдән килгән. Ә томда барлыгы 12360 мәкаль. Димәк, кара исәп белән алганда, беренче том басылганнан соң җибәрелгән оригиналь мәкальләрнең саны 1500 тирәсе. Бу «коры» саннар күп нәрсә турында сөйли. Беренчедән, моннан халык мәкальләре сан ягыннан гаҗәп дәрәҗәдә күп булып, бер кеше тарафыннан җыелып бетүе мөмкин түгел икәнлеген күрәбез. Бу турыда төзүче үзе дә бик образлы итеп әйткән иде: «Халык мәкальләре табигый урмаи-болыннарда үскән җиләк шикелле: берәүләр җыеп киткән артыннан икенчеләр тагын килсә, алар да шулай ук чиләкләрен тутырып җыячаклар» (1 том, 100 бит). Икенчедән, бу факттан без җәмәгатьчелекнең мәкальләрне сөйләмдә очраклы гына кулланмавын, бәлки аларны җыеп тупларга һәм тормышында аңлы рәвештә файдаланырга омтылуын күрәбез. Чыннан да, берәүдә мәкальне комсызлыктан гына җыймый бит! Әйе, мәкальләр безнең көнкүрешебездә салам эшләпәгә кадаган каурыйсымаи тел бизәге булып кына түгел, ә фикерне оештыручы, көчәйтүче, дәлилләүче чара, материаль көч булып хезмәт итә 18 19. Менә шуның өчен дә без ишеткән бер мәкальне үзебезнең куен дәфтәрләребезгә язып куярга яратабыз. Ягъни без мәкальләр җыен С тыгына мохтаҗ. Димәк, Н. Исәнбәт халыкның бу рухи ихтыяҗын канәгатьләндерү юлында бик файдалы һәм актуаль эш башкара. Җыелманың икенче томы тагын бер уңай сыйфаты белән характерлы. Бу — гыйльми принципта мәкальләр бастыру өлкәсендә тәҗрибә арту. Дөрестән дә, икенче томда мәкальләрнең төркемләнеше дә, аларның кайберләренә бирелгән аңлатмаларның камилләшә төшүе дә, төрдәшләрне сайлап алудагы төгәллек тә, ниһаять, мисалдашларны яңа формада тәкъдим итүнең уңыш- лылыгы да, беренче том белән чагыштырып караганда, сизелерлек .булып яхшырган. Нәшрият, редакция хезмәткәрләре дә бу томны яхшы сыйфатлы итеп чыгаруда күп көч куйганнар: набор, техник-художество оформле- ниесе, фәнни редакцияләнүе буенча ,да (редактор М. Рафиков), беренчесе белән чагыштырганда, икенче том отышлырак булган. Әмма нәшрият адресына үпкә дә белдерәсе килә: ни өчен томның тиражы 5000 данә генә булып, беренче томга бирелгән тиражның яртысын гына тәшкил итә? 5000 укучыга икенче томны кайдан алырга? Аннары икенче томның бик озак көттереп чыгуын да әйтеп үтмичә булмый. Бу томда да, беренчесендәге кебек, татар хикмәтләре рус, француз, инглиз, немец, латин, гарәп, фарсы, төрки халыклардан башкорт, казакъ, үзбәк, уйгур, каракалпак, балкар, әзербәйҗан, төрек, төрк- мән, гагауз, тува, чуваш мәкальләре белән чагыштырылып барыла. Әйтергә кирәк, чагыштырулар киңәя төшкән һәм күбесе бик отышлы, бик гыйбрәтле булып чыккан. II том түбәндәге тугыз тематик бүлектән гыйбарәт: 1. Егет белән кыз. 2. Ир белән хатын. 3. Бала. 4. Нәсел-ыру. 5. Өй-йорт тоту. 6. Кием-салым. 7. Ашсу. 8. Кунак-сый. 9. Тән тереклеге. Унынчы бүлек итеп «Кыяфәтнамәләр» бирелә, һичшиксез, соңгы бүлекнең болай аерымланып чыгуы Н. Исәнбәтнең тагын бер фәнни-иҗади яңалыгы. Чөнки без моңарчы телебездә мәкаль ролендә йөреп тә, чынбарлыкта исә, бигрәк тә үзенең килеп чыгышы һәм бурычы белән, мәкальләрдән шактый аерылып торган бер мөстәкыйль жанрның булуына игътибар итми идек әле. Төзүче «Кыяфәтнамәләргә» нигезле аңлатма да биргән (2 том, 946 бит). Югарыда саналган тугыз бүлекнең һәрберсе үз чиратында вак-вак бүлекчәләрдән тора. Мәсәлән, «Егет белән кыз» дигән беренче бүлек 33 бүлекчәгә төркемләнгән. Алар арасында «Кыз», «Егет», «Дәрт керү. Дәртле белән дәртсез», «Кызларның бизәнү-төзәнүләре», «Ямьсезләр һәм матурлар», «Матурлык һәм әхлакхолык», «Кыз сайлау», «Кияү сайлау», «Гыйшык-мәхәббәт хәлләре», «Яшь гыйшык һәм карт гыйшык». «Өйләнешү», «Буйдаклар һәм өйләнмичә картаючылар», «Кыз белән хатын» һ. б. бар. Әйтергә кирәк, мәкальләрне болай зур бүлек эчендә дә яңадан төркемләп чыгу — төзүче өчен иң авыр, четерекле мәсьәләләрнең берсе. Төзүче бу катлаулы бурычны гаять уңышлы хәл итә алган. Дөрес, мәкаль — күпкырлы алмаз кебек; асылташ үзенең һәр кырыеннан бер яңа нур чагылдыр га нсыман, мәкаль дә төрле шартларда төрлечә мәгънә бирә, шуңа күрә кайчакта аның төп мәгънәсен табып, аны бер темага нисбәт итеп, беркетеп куюы да читен. Бу хәлне автор үзе дә күрсәтеп узган иде (I том, 49—58 битләр). Менә шунлыктан булса кирәк, икенче томда да кайбер мәкальләр берничә урында кабатланган. (Мисалларын 8898, 9424 һәм 8949, 9498 һәм 10050, 11461 һәм 10153, 10541 һәм 12076, 12198 һәм 13113, 15017 нче номерлардан карагыз). Төрдәш мәкальләрне бергә җыеп бирүдә төп принциптан тайпылып киткәләү дә күренгәли. Мәсәлән, 8284 һәм 8285 номерлар белән китерелгән «Кызлы кызын кыстырганда, кызсыз тезен кыстыра» һәм «Кызлы кызын кыстырганда, кызсыз кисәү кыстыра» дигән мәкальләрнең икесен дә мөстәкыйль номерлар белән түгел, бәлки берсен икенчесенә вариант итеп җайлаштырырга иде. Киресенчә, мөстәкыйль мәкаль ләрнең төрдәшлек категориясенә кереп киткән очраклары да бар: «Аерылу— каерылу» (9946) дигәнгә төрдәш итеп «Аерылудан авыр минут юк» дигәне китерелә. Образлар системасы буенча моның икесе ике мөстәкыйль мәкаль. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк: төрдәшләрне тулы килеш язып тормыйча, бары үзгәргән сүзләрен генә күрсәтү дә җитәр иде кебек. Моның үрнәкләрен без 13223, 14785, 14898, 16677 11. б. номерларда күрәбез. Тик андын отышлы принцип эзлекле рәвештә сакланмаган. Мәкальләрнең кайберләреңә бирелгән аңлатмалар бер яклырак, таррак килеп чыккан. «Минем аңлатмаларым, — ди андый хәлнең буласын алдан сизгән төзүче, — күбрәк үз төшенчәләрем булганга, укучы кайберләре белән, бәлки, килешмәс. Хаталары булса күрсәтеп, мәкальне ачыкларга ярдәм итсеннәр иде» (2 том, 9 бит). Мисалга «Кыз бала ата-анага хәсрәт» дигән хикмәтне (8227) алып карыйк. «Элек хатын-кызның хокуксызлыгыннан әйтелгән» дип аңлата аны төзүче. Моннан татарлар кыз баланы имгәккә санаган дигән нәтиҗә чыга (сүз кыз бала турында гына бара бит!). Хөкем бик каты. Безнеңчә, мәкальдә чын-чынлап кайгыру хисе дә барсыман, чөнки кыз баланың тәрбиясе, аның киләчәк бәхетен тәэмин итү ата-ана өчен һәрвакытта да катлаулы бурыч бит. Халкыбызның балага, бигрәк тә кызлар тәрбиясенә карата булган мөнәсәбәтен, үзен бу өлкәдә бик җаваплы сизүен мәкальләр үк раслыйлар: «Кыз баланың тәрбиясе читен (8236), «Кызы бар тиз картаер» (8304) һ. б. «Казыкны кергән әмиргә кагалар» (13682) дигән мәкаль «йомшак, юаш торсаң, басымчак итәрләр» дип аңлатыла. Шулай анларга да мөмкин, тик биредә көчне әрәмгә җибәрмә дигән фикер дә ярылып ята. Мәгънәдәш мәкале да бар: «Ташка казык керми» (13730); халык үзе әйтмешли, казыкны кергән җиргә кагып, «суны сеңгән әмиргә коялар». «Синдә язык юк, миндә азык юк» (16828). Монысы болай аңлатыла: «Килгән кунакка ашатырга булмаганда әйтәләр». Бу комментарий белән килешеп булмый, чөнки мәкаль икенче максат белән әйтелгән. Мәсәлән, бер агай үзе айлар-еллар буена тәрбияләгән хайванын суяр алдыңнан аңа карап шул сүзләрне әйткән, янәсе, гафу үтенгән. Бу-— элекке кешенең җан кыюдан куркып, үзенең «тәңресе» алдында акланырга теләвеңнән килеп чыккан йола. Тагым. «Кыз егет башыннан бүреген алып кисә, кырык көнлек хатыны була, имеш» (8552) дигән мәкальгә (төрдәше 10329) «Элек кияү кергән кичне кыз үткен булса, аның бүреген кияргә яраткан. Шуңа юрап, кайбер кызлар юри егетләрнең бүреген алып кигәннәр», — дип аңлатма бирелә. Мәкальдә нәрсәдер буталган, аңлатмага да нидер җитеп бетми. Чыннан да ни өчен бүреген алып кигәннәр, ә итеген түгел һәм ни өчен кырык көн генә хатын булырга теләгәннәр? Моңа мәкальнең икенче бер төрдәше җавап бирә: «Кияү башыннан бүреген алып кигән кыв иренә баш була, имеш» (9928). Димәк, бу да борынгыдан калган бер ышаныч икән. Ә беренче вариант — мәкальнең үзгәргән, хәт- .та бераз бозылган формасы гына (төрдәшләрнең барсым да бирү кирәк түгел дип исәпләүчеләргә менә конкрет, практик җавап!). Нәкый ага Исәнбәт бирә барган кыскача аңлатмалардагы иң көчле моментларның берсе — аларяың фәнни-тарихи җәһәттән дәлилле, нигезле булуларында. Бу өлкәдә төзүче үзен гади генә теркәп баручы итеп түгел, бәлки, гыйльми дәрәҗәсе булмаса да, чын мәгънәсендә эрудитгалим итеп күрсәткән. «Колагың кисек булса, чәчең белән каплый бел!» дигәннәр. Төзүче моңа: «Элек хөкемдә колак кисү җәзасы булган» дип, алты сүз белән генә тарихи белешмәсен биреп куя (17872). «Курчак туеннан бала тумас» диләр. Әйе, чүпрәк һәм пластмасса курчаклардан нинди бала тусын ди! Ләкин хикмәт анда түгел икән әле. Хикмәт шунда: үткән йөздә татар байлары кунакка йөрешер- гә сылтау чыгарып, курчакны кияү гә биреп, курчак килен төшереп кыланганнар икән! (9697). «Хатын алсаң нугайдан, эшең китәр уңайдан» ди бер борынгы афоризм. Сәбәбе болай икән: «Элек нугай кызлары кыз чакларында гына иркенлек күреп, хатын булганнан соң иң авыр коллык хезмәтенә дучар ителеп, шуңа риза булып яшәгәнгә, иске тәртипле, патриархаль карашлы гаиләләрдә аларга өйләнү иң уңышлысы саналган» (9564). Дөрес, җыентыкта кайбер архаик сүзләрне, махсус терминнарны шәрехләүдә нокта куелып җитмәгән урыннар да юк түгел. Мәсәлән, «Салулы авыз саклаганыңны мряяр» (ашар) мәкалендәге «салулы авыз» — «салулы юлдагы чана кебек чалынып-кагылып торучы авыз» дип аңлатыла (16488). Бик катлаулы һәм мәгънәгә дә туры килми бу. «Салулы» сүзе биредә «бәхетле»ие аңлата. Башка төрки телләрдә дә ул шулай. «Сок симермәс» (16278). «Сок» сүзе «азгын» дип аңлатылган. Ышандырмый, чөнки бик таза тәнле булып та иблис кебек азгын күңелле кешеләр җитәрлек. Шуңа күрә аны соранчак, гел соранып йөрүче, комсыз дип аңларга кирәк. Моны мәкаль дә раслый: «Ач эт сок эттән күчтәнәч сораган». Аңлатмалар бик кирәк булып, тәрҗемәсез, шәрехсез калган архаизмнар, иске терминнар да бар. Әйтик, хәзерге укучыларның күпчелеге өчен «курба», «калдау», «шае белән», «кантар» (ай) кебек сүзләр аңлашылып җитми. Югарыда күрсәтелгән мисаллар һәм аларпың кайберләренә карата әйтелгән фикерләрдән мәкальләрне тарихка нык бәйләнеп, үзләрендә борынгылык элементларын, бик күп тарихи фактларны саклаган булуы аңлашылса кирәк. Әйе, мәкальләр халык тарихын, ул узган катлаулы юлны өйрәнүдә гаять әһәмиятле чыганак булып торалар. Әмма бу хәл бездә бер дә яктыртылмаган. Шуңа күрә биредә ул мәсьәләгә тукталып узу зыян итмәстер. Баштан ук әйтеп куярга кирәк: бары бер мәкальләргә генә таянып, тарих язып булмый, әлбәттә. Бе- 10. _с. әл X4. ренчедән, мәкальләр тормыш вакыйгаларын тоташы белән сурәтләмичә, аның теге яки бу фактын, хәтта, күп очракта, фактның да аерым детальләрен генә чагылдыралар. Ягъни мәкальләргә лапидарлык хас. Икенчедән, алар шактый үзгә- рүчән, сыгылмалы һәм шуның белән бергә бик тотнаклы да булудан (диалектик каршылыкның берлеге) билгеле бер чорның конкрет даталарына җиңел генә исбат ителмиләр. Димәк, мәкальләр анахронизм белән дә сугарылган. Менә бу хосусый сыйфатлардан чыгып, мәкальләрдән файдаланганда аналитик һәм синтетик методларның икесен дә бергә кушып эш итәргә туры килә. Алда әйтелгәннәрне исәпкә алсак, мәкальләрнең чыганак буларак төп функциясе түбәндәгечә билгеләнә: этнографияне, иҗтимагый-социаль тарихны яктырткан гыйльми хезмәтләрдә мәкальләр раслаучы дәлилләр, иллюстрацион материаллар һәм ачыклаучы фактлар булып хезмәт итә алалар. Мисалларга мөрәҗәгать итик. Моннан берничә йөз еллар элек безнең халык (бәлкем, аның бер өлеше) күчмә тормыш кичергән. Тирмәләрдә яшәгән диләр. Ләкин борынгы татар тирмәсе ниндирәк булган? Бу сорауга җавап бирерлек бездә бернинди тирмә калдыгы сакланмаган. Шуңа күрә аиы күз алдына дүрт почмаклы чатыр итеп тә, алтай төркиләрен дә гечә гел кабыктан ясалган куыш кыяфәтендә дә яки якутлардагы тире чумысыманрак та китерергә мөмкин. Мәгәр ачыклык юк. Элекке татар (Казан татарлары) тирмәләрен тасвирлаган язма истәлекләр дә юк бездә. Ярдәмгә мәкальләр килә. Мәсәлән: «Ай-Һай, минем үз өем, киң сараем бүз өем» (13295); «Киез өем — бүз өем, кер- сәмчыксам — үз өем» (13307); «Түгәрәк өйнең түре юк» (13411); «Ишектән кереп төнлектән чыкма» (13387); «Төнге кунак төнлек ябуы» (16712) һ. б. Бу мисаллардан без борынгы татар тирмәләренең киез- дән эшләнелүен, аның, нигездә, ак төстә (бүз) һәм түгәрәк булуын, ниһаять, түбәсендәге төнлекне кичләрен киез белән ябып куюларын бе- М. Гесманов ләбез. Димәк, татарлар агач йорт салып яши башлаганга хәтле элекке башкортказакъларсымап җыелмалы киез тирмәләрдә яшәгәннәр икән. Күрәсез, биредә мәкальләр ачыклаучы фактлар ролендә килделәр. Тагын бер мисал алыйк. «Туше көмешле, борын асты юешле» (8498). Тарихи яктай шушы кечкенә генә ирония дә әһәмиятле: элекке заманда татар кызларының буй җиткәннәре күкрәкләренә көмеш тәңкәләр, төрле ялтыравыклар тагып йөргәннәр. Бу мисалда сабый кызларның олыларча зиннәтләнүе көленә. Кыскасы, мондый көнкүреш, горефгадәт, кием-салым, йорт-җпргә караган мәкальләрдән гаҗәп бай фәнни мәгълүмат алып була. Бу өлкә этнограф галимнәребез өчен күтәрелмәгән чирәм әле. Иҗтимагый-социаль тарихка да мөрәҗәгать итик. Элек төрки халыкларда, шул исәптән татарларда да, «тарханлык» дигән бер социаль категория булган. «Тархан» дип күрсәткән билгеле бер хезмәтләре яки «изгелекләре» өчен ханнан льготалар алып, бернинди ясак-салым түләмичә, җәзаларга да тартылмыйча, үз кулы астындагы хезмәт ияләрен теләгәнчә эксплуатацияләп ятучы бәккә, феодалга, хан нәселеннән чыккан солтаннарга әйткәннәр. БУ факт безгә тарихи истәлекләр, .тарханлык ярлыклары буенча да мәгълүм иде20 . Иминлеге хан тарафыннан тәэмин ителгән чиксез авторитетлы тарханнарга карата халык нинди мөнәсәбәттә булган сон? Моңа да мәкальләр җавап бирә. «Дт арканда, ир тарханда яхшы», диләр. Янәсе, атның, кирәк чагында иярләп менәр өчен, арканда-б.әйдә, ә кешенең тархан кебек азат булуы яхшы. Күренә ки, элекке кешеләрнең бер төркеме өчен тарханлык идеал булган. Бу — шул чор кешесенең азатлык төшенчәсен конкрет рәвештә пичек аңлавын да күрсәтә... «/<олс җыелып таш булмас, кол җыелып баш булмас» дигәннәр. Аңы 20 Казак ханлыгы чорына караган ике генә тарханлык ярлыгы билгеле. Беренчесе Сәхябгәрәй хан ярлыгы (1523 ел), ул 1925 елда басылып чыкты. Икенчесе әле узган ел гына табылган Ибраһим хан (1467—79) ярлыгы. Бу ярлык хәзер матбугат өчен әзерләнә. 21В. И. Ленин. Әсәрләр, 30 том, 266 биг, рус телендә. күп вакытта тенденциозлыкта, хезмәт ияләрен кыерсытуда гаеплиләр. Болай эшләү политик-тәрбпявп күзлектән карагайда, дөрестер дә, бәлкем. Әмма мәкальдә бәхәссез чынлык ята: Бөек Октябрь революциясенә хәтле беркайчан да, бер җирдә дә колларның (хезмәт ияләренең) җыйналышып баш була алганы, ягъни озын гомерле дәүләт төзегәне юк иде. Бу — тарихи расланган. Ләкин мәкалебез икенче бер бөек хакыйкатьне дә икърар итә: коллар (хезмәт ияләре) гел «баш булырга» теләгәннәр, ягъни социаль азатлыкка омтылганнар. Әгәр болай булмаса, сыйнфый көрәшне чагылдырган мәкаль дә чыкмас иде... Нәтиҗә үзеннән үзе чыга: мәкальләрне өйрәнү, алардан тормышыбызда киң файдалану өчен безгә шул халык хикмәтләрен мөмкин кадәр тулы, чын фәнни принципта бай итеп бастырып чыгарырга кирәк. Ә фәннилек теләсә иипдп перестра- ховкага — мәгънәсез «саклыкка» каршы. Чын фәннилек, В. 14. Ленин сүзләре белән әйткәндә, «тикшерелә торган мәсьәләгә караган фактларны бернинди чыгармасыз, барсын да алырга тиеш» булуын таләп итә21. Әйтергә кирәк, төзүче бу мәсьәләне дөрес аңлый, мәкальләрне көченнән килгән хәтле тулы бастырырга тырышуы белән ул дөрес юлдан бара. һәм камиллеккә омтылган мондый бай җыелманың басыла килүе өчен Нәкый ага Исәнбәт алдында филологлар белән бергә тарихчылар да бурычлы. Әйе, татар фольклористикасында зур эш башкарыла. Монументаль җыелманың икенче томы дөньяга чыгу белән аның авторын чын күңелдән котлап, өченче томның тагын да сыйфатлырак булып, тизрәк укучыга ирешүен теләп калыйк!