Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНЕМ ӘТИ ДӘ ТӘРӘЗӘЧЕ ИДЕ

Мин Арча ягында туып үскән кеше, гомеремнең күп өлеше Мәскәүдә укытучылык эшендә узды. Яшьлегем олы шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре тәэсирендә үткәнгәдерме, гомерем буе матур әдәбият сөюче, аның каршында баш июче булып яшим. Аеруча Сибгат Хәким шигырьләрен яратып укыйм. Табигать күренешләрен мактап язган шигырьләрен укып, туган якның матур кырларын, урманнарын күз алдыма китереп сагынам, үсмер чакларда туганнар белән бергә тир- ләп-пешеп урак урып йөргән вакытлар күз алдына килә. Менә әле дә аның I963 елгы «Совет әдәбияты» журналының октябрь санында басылган «Күк кинәт күкрәсен» шигыре күңелгә бик нык тәэсир итте. Аның ул шигырендә тәрәзәче Гыйльметдин турында сүз бара. «Гыйльметдин уздыра остасын Казанның, Өфейең», — ди ул. Хезмәт кешесен мактый, зурлый. Тәрәзәче Гыйльметдин турындагы шигырьне укыгач, әтием күз алдыма килеп басты. Әтием гомер буе тәрәзә ясады һәм пыялачы да иде. Мине дә мәктәптә укыган вакытларда пыялачы кызы дип йөртәләр иде. Бу кушаматтан гарьләнгән вакытлар да истә калган. Бервакыт чит авылдан килеп, дәрес тыңларга класска кергән бер апа минем турыда «Бу кайсы авыл мулласы кызы» дип сорагач, укытучымның «Юк, ул мулла кызы түгел, пыялачы кызы» дип җавап бирүе, иң алдынгы укучы булсам да, «пыялачы кызы» дигән сүзе белән кимсетергә теләгәнлеге күз алдымда. Әйе, әтием тәрәзәче-пыялачы иде, әнием дә аңа булыша иде. Тәрәзәгә дигән агачны алар икесе бергә әзерлиләр, бик тату яшиләр, куанышып эшлиләр иде. Без, 7 бала, кичтән әти белән әнинең агач ышкылау тавышы астында йокыга китә идек. Хезмәт тавышы безне музыка кебек тирбәткән булса кирәк. Иртә белән без уянганда әти белән әни күптән инде эшкә керешкән булалар иде. Әти үзенең верстагы янына басып я рам ясый, я пыяла кисә, ә әни, аңа -булышып, я рамны буяп маташа, яки аңа замаска сылый торган була иде. Кыскасы, өй тагын хезмәт музыкасы белән тула иде. Әтием зур гәүдәле, сөялле куллы, юаш, эшчән кеше иде. Мин аның бер дә тик торуын хәтерләмим. Ул гомерен җәй буе кыр эшендә булып, үзебезнең җир аз булганлыктан, бөтен семья белән байларга урак урып, кыш буе тәрәзә ясап, туктаусыз эшләп үткәрде. Алай да безнең бер дә бөтәйгән чак булмады: кабыргасы чыгып торган аттан, яз саен, ашарына азык булмаганга, күтәрәмгә кала торган сөтсез сыердан башка, телгә алырлык байлыгыбыз булганын хәтерләмим. Менә шул юаш, аз сүзле әтием үзенең эшен бик ярата, заказларны җиренә җиткереп, вакытында үти иде. Эш хакын да арзан алган булса кирәк. Абыйлар исәя төшкәч: «Әти нигә болай юк хакка эшлисең, әнә фәлән тәрәзәче шуның кадәр ала бит», — дигәч, ул: «Ничек оялмый ул кадәр сорарга, элек без аны ике тиенгә эшли торган идек». — дип көлемсерәп җавап бирә иде. М Шунысы кызык, «Балалар тәрәзәне ваттылар, тиз генә пыяла куеп бир әле», — дип үтенеп килүчегә ашыгыч рәвештә эшләп бирсә дә, балаларын тыя белмәгән өчен алар- ны ачулана иде. «Ник әйбер ваттырасыз. хезмәт кергән бит аңа, хезмәт кадерен белеп үссеннәр балалар»,—дигән сүзләре әле дә исемдә. Әллә нигә бер, бәйрәм көннәрендә, әтием бишле лампа яктысында ниндидер көйле китаплар укый иде. Сүзләре яхшы аңлашылмый торган ул иске көйле китапларны без әтиемнең җилкәсенә таянып, шатланып тыңлап тора идек. Шул китапларны уку тәэсирендәме, әллә болай үгет итепме, әтием кайчакларда: «Балаларым, мин сезне хәләл көчем белән туйдырдым, сезгә харам ризык килешмәс, туры юлдан йөрегез, үз көчегез белән көн итегез», — дип куя торган иде. Без үсеп канатланганда яңа заманнар килде, безнең кебек хәләл көч белән үстерелгән хезмәт халкы балаларына укырга, белем алырга киң юл ачылды. Әтием тәрәзә ясауны яраткан кебек, мин укыту эшен яраттым. Яраттым гына түгел, чын йөрәктән шул эшне сөйдем. Нинди авырлыклар килгән вакытларда да (ачлык еллар, сугыш авырлыклары) мин шул сөйгән эшемнән аерылмадым. Хәзер инде эш яшеннән чыктым, әмма хезмәтемнең яме, тәме тулысы белән йөрәк түрендә саклана. Укучыларым белән очрашу күңелемә шатлык бирә. Менә бүген дә моннан күп еллар элек үзем укыткан укучыларымның мине яңа ел белән котлап язган хатларын алып, шатланып утырдым әле. Мине һаман истә тотулары өчен аларга рәхмәтләр әйтәсем килде. Укучыларым миңа яңа ел сәламе жибәргән кебек, мин дә, укучысы буларак, якташым Сибгат Хәкимгә сәлам җибәрәм һәм аңа тагын да зуррак иҗади уңышлар телим. Киләчәктә дә туган илебезнең матур табигатен, хезмәт халкын мактар дип ышанып калам.