Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНИНГА КАРАП

К.ара читле кызыл байракларга Озак карап тордым музейда. Якты юллы матур еракларга Бара Ленин, бара узе дә. л илеп життем менә мин бу жиргә Үткәнбарганнардан юл сорап. Александр бакчасыннан чыгып Үргә таба менә ул чират. Бульварларда сары яфрак ява, Һава чиста тузан-төтеннән. Чорлар булып ак болытлар ага Чал манараларның өстеннән. һәр гасырның монда сыры калган, Пугачевны күргән бу ташлар. Яшь чыршылар тып-тын уйга талган, Алар инде безнең чордашлар. Тешле-тешле кызыл кирпеч дивар Итәгендә йоклый батырлар. Һәр дәвернең монда үз өне бар — Еракларга киткән гасырлар. Давыл кичкән ташлар тнрә-якта, Легенда бар һәр таш хакында. Йокымсырап тарих посып ята, Көтеп ята ташлар астында... Төрле уйларыңны читкә ташлап, Бервакытны тып-тын каласың. Аның исемен ятлап, Вак-вак атлап. Барасың да һаман барасың. Якты, изге илһам кирәк миңа, Мин нур итәм аны, Ж.ыр итәм. Киртләч-киртләч кызыл мәрмәр бина — Аның торган жире шул икән. Менә шушы кызыл мәрмәр йортка Бөтен дөнья күзе төбәлгән, Шушы юлга, Кан-яшь йота-йота, Күтәрелә илләр түбәннән Шуышабыз шулай ипләп кенә Гаскәри саф кебек тулаем. «Вакыт бетте диеп бикләп кенә Куймасалар иде, ходаем!» Бу урында (теләсә кемнән сора) Тантаналы сафлык тоясың. Керфек какмый ике сакчы тора, Саклап тора дөнья кыйбласын. Ике сакчы баскан ике якка, Тик күзләре тере ут кебек. Шушы чакта Әнә шулардан да Бәхетлерәк кеше юк кебек. Бәйрәм хисе белән җаның тулып, Бер кызык уй килә күңелгә: Керфек какмый торган сакчы булып Калыр идем шунда гомергә. Шомартканнар кызыл ташны киртеп — Анда керер ишек тар икән. Гомер буе йөрәгемдә йөртеп, Үзен күрер көнем бар икән. Нинди зур үкенеч булыр иде Тәкъдир җитеп кичә үлгәндә. Таш баскычлар караңгыга төшә, Таш баскычлар төшә түбәнгә. Авыр еллар, Канлы еллар килде, Яралары тәндә бетмәгән... Ленин бездән китте диләр иде, Китмәгән бит Ленин, Китмәгән! Җир үзәге хәзер шушы якта. Кыйбла ягы булып дөньяның, Җыйнак кына Япь-яшь Ленин ята, Күкрәгенә куеп кулларын. Бер секундта башка килгән уйлар Ачы да һәм шул чак татлы да. Шушы куллар менә, Шушы куллар Җир күчәрен борган яктыга. Изге тынлык аңкый кара таштан, Ил намусы ята шушында. • Ленинга карап Заман булып ике сакчы баскан Баш очында, Аяк очында. Әкрен генә шуышабыз һаман, Тик йөрәкнең тибүен ишетәсең. Шушы йортка алып килә заман Кайгы-шатлык, Зарын, Шөбһәсен. Күлме кырау төште ал-гөлләргә, Хаталарны вакыт дөресләр. Кибәк булып оча күңелләрдән Озын, төче һәм ялган речьләр. Карьеристлар, Шөһрәт сөючеләр Килә-китә, Китә, онтыла. Мәңге маяк булып Ленин тора, һәм йөрәкләр аңа омтыла. Без китәбез, Монда Ленин кала. Мин күңелемнән аңа эндәштем. Мин — бәхетле кеше бу дөньяда, Мин Ленинны күреп сөйләштем. Кайтып барам хуҗаларча күзләп Күз күреме җиткән җирләрне; һай, Җир ана, ' Күбрәк бир дөньяга Ленин кебек дөрес ирләрне! Декабрь — январь 1964—65 еллар