«ҮЛЕМСЕЗ АКЫЛГАЛИ»
Яшь язучы Габделхәй Сабитовның «Туган жир туфрагы»’ исемле беренче хикәяләр җыентыгын укучылар җылы каршылаганнар нде. Әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшрияты аның тагың бер китабын бастырып чыгарды. «Үлемсез Акылгали» 22 23 24 исемле ул китапка авторның урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына адресланган нибары ике әсәре («Урман кызы Таңсылу» һәм «Үлемсез Акылгали») кергән. Ләкин хикмәт санда түгел. Хикмәт — авторның ул әсәрләрне никадәр уңышлы иҗат итүендә, нинди максат белән иҗат итүендә һәм ул максатына ни дәрәҗәдә ирешүендә. Г. Сабитовның бу китабына әнә шул яктан күз төшереп карыйк. Башта, сүзнең нәрсә турында баруы беленсен өчен, һәр ике әсәрнең дә кыскача эчтәлеге бе- ләп танышыйк. Газизулла абзый урмандагы пионерлар лагеренда каравылчы булып тора. Аның Булат исемле малае бар. Бер дә бер көйне урман эченнән барганда Газизулла абзый кинәт тукталып кала да, малаена карап: — Тс-с! Шаулама! Ишетәсеңме? — ди. —■ Ишетәм, усак шаулый,— ди малае. — Усак кына түгел, Карурман бабай җырлый, улым. Булат, нигә мин ишетмим соң аның тавышын, дип сорагач: — Сии, улым, урманның серләреп белеп бетермисең әле, —ди ана атасы.— Таң вакытын йоклап уздырасың. Урман кызы Таңсылуны да күргәнең юк... Менә шушы сөйләшүнең икенче көнендә үк, таң аткайда урманга чыгып, Булат Таңсылуны эзли башлый, 22 Татарстан китап нәшрияты, Казан. 1963 ел. 24 Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1964 ел. ләкин таба алмый. Ниһаять, ул арып, бер агачка сөялеп утыра да шунда йокымсырап китә һәм... башта Таңсылуның тавышын ишетә, аннары аны күреп сөйләшә, хәтта алар бергәләп шаярышып та алалар. Лә- кип Таңсылу кинәт юкка чыга, чөнки пионер лагереннан ишетелгән быргы тавышыпа Булат күзләрен ачып җибәргән була. Аннары Булат пионер лагерена ялга килгән Кәли исемле малай белән очраша һәм алар, башта бер-берен аңлаша алмыйча йөрсәләр дә, соңыннан бик нык дуслашып китәләр, шактый кызыклы һәм файдалы эшләр башкаралар. «Урман кызы Таңсылу» ның кыскача эчтәлеге менә шул. Ә «Үлемсез Акылгали»дә «ирексез гә ирек даулап, бәхетсезгә бәхет яулап» йөргән Акылгали исемле ил гизүче карт һәм Ар най батыр белән гүзәл Миләүшә кичергән хәлләр сурәтләнә. Җир-апапың олы улына игезәк булып туган әнә шул изге карт Акылгали бервакыт урманга килеп керә һәм аның моңлы, кайгылы җырын ишетә дә, Карурман улы Ябалдаш имәннән: — «Нигә болай кайгыра бу урман?»— дип сорый. Ябалдаш имән аңа моннан күп гасырлар элек Урман-анасының Миләүшә исемле кызы булуын, аны Җир улы батыр Арнай сөйгәнлеген, Язмышхаи гаскәрләренең явызлыгы аркасында, гашыйкларның кавыша алмыйча калуларың сөйләп бирә. Бәхет дошманы Язмышхаи Арнай батырны таш кыяга әверелдергән, ә Миләүшәне, ак болыт итеп, һавага очырган икән. Моны ишеткәч, һәрвакыт дөньяда яхшылык кына эшләп йөрүче Акылгали карт Язмышханга Я каршы көрәшергә, Арпай батыр белән гүзәл Миләүшәне коткарырга ант итә һәм, бик күп кыенлыкларны җиңеп, үз дигәненә ирешә. Ләкин Язмышхан да тик ятмый, алдау- мәкер юлы белән соңыннан Акылга линең башын чабып өзә һәм гәүдәсен җитмеш колач тирәнлегендәге кабергә күмдерә. Әмма барыбер Акылгалнне үтерә алмый: икенче көнне үк аның кабере өстенә алмагач үсеп чыга, Язмышхан алмагачны кистереп ташлата, ләкин һәр йомычка алмагач булып калка. Язмышхан ул алмагачларны утка яктыра, әмма көлнең һәр бөртеге алмагачка әверелеп, чәчәк урманына әйләнә. Ар- най белән Миләүшә дә кавышалар һәм бәхетле булалар. Шунысын да искәртеп үтик: бу әсәрләрнең беренчесе өлешчә романтик һәм лирик рух белән сугарылган гап-гади хикәя,' ә икенчесе халык әкиятләре рухында язылган чын мәгънәсендәге әкият. Ләкин, ни сәбәптәндер, автор аларнын икесен дә тылсымлы хикәяләр дип атаган. Хәер, эш аларның исемендә түгел, җисемендә. Барыннан да элек, әсәр — чын художество әсәре булсын да, укучы күңелендә хис, тойгы уятсын. Менә шул җәһәттән караганда, Г. Сабитовның хикәясе дә, әкияте дә шактый уңышлы чыккан диясе килә. Юк, буш сүз сөйләми автор укучыга, һәр сүзнең мәгънәсен, тәмен белеп, кирәк урынында гына куллана ул: «Чыпчык борыны озынлыгы җәйге төн эреп тарала да башлады. Менә соңгы йолдызны да таң җиле өреп сүндерде; очлаеп күккә үрелеп торган чыршы башына бер бәйләм кояш нуры килеп кунды...» Күрәсез, шушы кечкенә генә өзек тулы бер картинаны күз алдына китереп бастыра. Мин аны сайлап алмадым, «Урман кызы Таңсылу» хикәясендә бик күп апдый уңышлы язылган урыннар. Гомумән, Г. Сабитовның бу китабындагы һәр ике әсәрендә дә табигать күренешләре төгәл, образлы итеп язылган һәм йомшак лирика белән сугарылган. Шул ук вакытта художник өчен бик мөһим булган күзәтүчәнлек тә сизелеп тора аның әсәрләрендә: «Кечкенә генә кырмыска түмгәге янында эшләпә кадәр ак гөмбә. Гөмбәнең читләре югары кайтарылып, түбәсе таш чынаяк кебек чокыраеп калган да, шунда мөлдерәмә булып яңгыр суы тулган. Кечкенә генә ямь-яшел үлән бакасы шул бассейнда рәхәтләнеп су коепа. Гөмбә янында ук үскән кыңгырау чәчәгенә ике кырмыска менгән. Алар баканың су коенганын күзәтеп торалар...» Үзе бер кечкенә хикәя бит бу! Автор аны «...Таңсылуының гомуми тукымасына органик рәвештә бәйли дә алган: яшь натуралист Булат төшергән фоторәсем аша биргән ул аны. Г. Сабитовның бу китабындагы әсәрләреннән шул нәрсә сизелеп тора: ул укучыга әйтергә теләгән фикерен коры сүзләр белән генә сөйләп чыкмый, бәлки геройларының эш-хәрәкәтләре аша образлы итеп күрсәтеп бирергә омтыла. Әйтик, әлеге «...Таңсылу» хикәясенең, мәсәлән, төп максаты — укучыда табигатьнең матурлыгына мәхәббәт уяту, соклану тудыру, һәм ул шул максатына ирешкән дә. Яшь натуралистлар Булат белән Кәлн башкарган эшләрне, алар күргән нәрсәләрне күз алдыннан кичергәч, кара әле, игътибар иткән кешегә шактый кызык нәрсәләр бар икән ич бу дөньяда дип куясың һәм күңелдә табигатьнең гүзәллегенә соклану хисе туа. Г. Сабитовның һәр ике әсәреннән дә язучы буларак тагын бер шактый отышлы ягын төсмерләргә була: укучыда кызыксыну тудырам дип, кискен конфликтлар артыннан кумый, тискәре характерлар тудырырга тырышмый ул. (һәм дөрес эшли, тискәре күренешләр, кызганычка каршы, тормышта да шактый очрый бездә.) «Урман кызы Таңсылу» хикәясендә дә, «Үлемсез Акылгали» әкиятендә дә, игътибар иткәнсездер, төп геройлар итеп уңай геройлар алынган, һәм ал арда шаккатыргыч вакыйгалар да юк. Ләкин, шулай булса да, ул әсәрләрне рәхәтләнеп, яратып укыйсың. Моңа пичек ирешә соң автор? Минемчә, Г. Сабитовның бу мәсьәләдә уңышы шунда, ул бик гади, гадәти бул ran вакыйгаларның, күренешләрнең дә матур ягын күрә һәм шул матур якларны образлы Үлемсез Акылгали итеп сурәтләп бирә ала. Аның геройлары киң күңелле, эчкерсез кешеләр. Күрәсең әнә шуңадыр, ул кешеләр үзләре дә, алар эшләгән эшләр дә яратып кабул ителә һәм күңелдә җылы тәэсир калдыра. Шул ук вакытта авторның әйтергә теләгән фикерләре дә шактый әһәмиятле дияр идем мин. «...Таңсылу» хикәясенең нигезенә табигатьнең матурлыгын тоя белергә кирәк дигән фикер салынган дидем. Бик кирәк нәрсә ич бу. Табигатькә гашыйк кеше нечкә күңелле була бит, ә андый кеше беркайчан да усаллык эшләми! «Үлемсез Акылгали» әкиятенең дә фикере бик мөһим. Анда, дөньяда иң изге һәм мәңгелек нәрсә— акыл, аны җиңеп тә, үтерел тә булмый; кеше үзе үлсә дә, ул эшләп калдырган эшләрдә аның акылы кала, ул акылны башка кешеләр тагын да баета, үстерә дигән фәлсәфи фикер үткәрелгән. Мактый да мактый бу кеше авторны, шулай ук бер дә кимчелексез микәнни соң аның әсәрләре? — дияр инде укучы. Кимчелекләре дә бар, әлбәттә. Әйтик, «...Таңсылу»ның икенче яртысында (урманга лагерь килгәннән соңгы вакыйгалар) шактый гына сүлпәнлек сизелә, ә «...Акылгали» әкиятенең сюжетында халык әкиятләре сюжетына тартымлык күзгә бәрелеп тора. Төпченгәндә тагын шундый авторга «бәйләнерлек» урыннарны табып булыр иде. Ләкин мин Г. Сабитовның бу китабында аның язучы буларак уңышлы якларын күбрәк күрдем һәм, табигый, шул турыда сөйләргә тырыштым.