Логотип Казан Утлары
Шигърият

 КЫЗЫЛ УСАКЛАР

(Лирик дәфтәрдән) Узды бәйрәм «1 илде бәйрәм, Узды бәйрәм Ду килеп, Йолдызларга тәрәзәдән Жыр акты. Дуслар бар да кояш иде табында, стаканнар биетте дә җырлатты... Төтен йөзә — зәңгәр томан бүлмәдә, тапка чаклы ачык калды ишегем; эрелс-ваклы эзләр калды н дә и ДӘ “ бәйрәмчәрәх автографы кешенең... Узды бәйрәм, Узды шаулап. Узды парад дер селкетеп яшьлекне. Җир хәстәре айнытты бит дусларны: Ничек, имеш, сөрдекме дә чәчтекме? Булмадыкмы кысыр чәчәк түтәлдә, илдә яшәп ни алдың да нн бирдең? Кисәтми дә, искәртми дә ичмасам, — урак өсте килеп җитте гомернең. Узды бәйрәм. Кояш бара төшлеккә. Үстердекме, нәрсәбез бар урырлык? ил әҗәтен кайтарырбыз тик шунда: күтәрелсә бер орлыктан мең орлык. буранлап, Сигулда усаклары а әрбер ташның монда тарихы бар. чишмәләрнең — туган еллары. Нәни җырын Даугавага илтә Кекаваның1 тынык сулары. Шундый тынык: өстән мфрак йөзсә» төптән бара аның шәүләсе... Юл буенча шулай биетеп бара наратларның зифа гәүдәсен. Урманнармы урал, ташлар аша, дайна җырлап ага гөлләргә... Сигулдакың кызыл усаклары лепердәшеп яна җилләрдә. * £ Зәңгәр күзле, саргылт чәчле кыздай, көз сыенды безнең кочакка. Истәлеккә, көзге учах булып өстәлендә янды усаклар. Аларның мин шунда бер минутка усак икәнлеген онытыл, яңгырларың күшектергән кулны усак ялкынында ҖЫЛЫТТЫМ,.. Дөрләделәр синең усакларың, пешерердәй булып, сузылсаң... Кичер мине, тмк узышлый гына синең яшьлегеңдә җылынсам Кичер мине. * « Сиңа карыйм да. күңелдән язларның сурәтен ясыйм. Кызганма, борчылма. — дөньяда тагын бер сурәтең калсын. Минем күк сөенеп, чәчеңне язгы давыллар тарасын. Соңыннан, сагынып үзеңне, рәсемеңә еллар карасын. Беләсең, гел гадел булмадык, бик тигез салмадык вэме дә... Без дә бит бу җирнең баласы — Еллар юксыныр безне дә...