Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыргыз поэзиясеннән

Токтогул Сатылганов Эшкә өйрән к шагыйрь сүзендә. IS96. Кубанычбек Маликов Памир юлы '■-'скә күз сал: зур юл ялтырап ята Җир шарының чал түбәсен ярып. АлаАдагы яшь тә, карт та аңа әйтә: <Була хәзер Памиргача барып!» Йолдыз балкый, утлар яна тауда — Җир белән күк анда берләшәләр. Юл нәрсәдер әйтә Алатауга» Ә тау — юлга! — Көн-төн серләшәләр. Кинәт күреп шундый могҗизаны Тау үзе дә башын ия кебек, «Алаеңа Памир кул сузамыГ Тоташтымы ташлар!» дия кебек. Ышанычлы маяк нуры булып Йөрәкләргә Мәскәү кергән Кебек, Тауга керде, салды туры юлны Илем халкы монда бердәм килеп. Тынгысыз һәм кырыс көрәшчеләр Тик түбәндә, аста көрәштеләр. Ә актарып карлы таулар эчен Көч юк иде җиңү яулар өчен. Көч юк нде — шундый иде заман. Патша безгә <Дәшмә!» диде һаман. Ишетмәде җиңү тавышын таулар. Күрмәделәр юрга чабышын таулар... Тау җиңелде. Таулар — эштә хәзер. Машиналар тыкмый һич тә хәзер.— Иркен юлдан көн-төн чаба алар, Очасыман айга таба алар. Кыя иштек, кичтек дөньяларны, Алып мендек тауга юргаларны. Әйдә, дустым, чаптыр, ашыктыр син. Ил муллыгын күпләп ташып тор син. Таулар, таулар... Юллар киң аларда, Якты утлар чиксез күп аларда. Юл бирсеннәр гранит кыялар да, Без менәбез яңа түбәләргә! Темиркүл Уметалиев Виноград «7 л — судан, һавадан һәм нурдан эшләнгән Ул — кеше хезмәте, ул — кеше шатлыгы. Нәп-нәвя җимешләр эченә бикләнгән, Әйтерсең, ягымлы зур көннәр сафлыгы. Ул — диңгез уйнавы минем шат түремдә, Ул гүли — әйтерсең, ниндидер сүз таба. Мин рәхмәт яудырам, дан җырлыйм җиремдә Шушындый кояшны үстергән остага, Зәки Нури тәрҗемәләре