Логотип Казан Утлары
Мәкаль

КЫРГЫЗ МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ

Ирнең игелеген халык бәяли. Яхшы ат юрга булыр, яман зат мулла булыр. Акылсыз эт көндезен өрә. Начар атка — камчы, тишек өйгә — тамчы. Биек таудан ыргыткан таш ераккарак барып төшә. Күп кешнәгән колынның сыртына кара, бик мактанган егетнең йортына кара. Куян тиресеннән тексәң, чарыгың бик тиз тузар. Каты тукмак белән суксаң, йон казык та җиргә керә. Атланган атың аргамак булса, ерактагыңны якын диеп бел. Ахмактан алып тун кисәң, ахмак туйда талашыр. Көчле көчәнсә — куәт өстәлә, көчсез көчәнсә — билен сындырыр. Туган авылың тыныч чакта, сиңа да куркыныч юк. Үз өеңдә артыкны ят җирдә үз итмиләр. Бөек икәнсең — тыйнак була бел. Күңелем яхшы дип белсәң — җир бул да шытым үстер. Гаебе чыккан егетнең озын буе кыскарыр. Бер сыер мөгезе сынганда, мең сыер мөгезе калтырый. Яңалык ишетми торса, колак тиз саңгыраулана. Мең куйның симез булуы бер көтүчегә бәйле. Җирнең кеше хезмәтен бушка ашаганы юк. Җирдә алтын тутыкмас, бар акыл юкка чыкмас. Акыллыдан алда бар, ахмактан артта атла. Яман авыздан начар сүз чыгар. Үз колынын типсә дә, бия аны имгәтми. Тауга көчләп менгерсәләр, дөя дә хәлдән тая. Баш эшләмәсә — аяклар арый. Кирәк чакта тал да бөгелә.