Логотип Казан Утлары
Мәкаль

КЫРГЫЗ МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ

Атыңны яхшы карасаң — ул сине дошманнан саклар. Баш таза булса, чәч усми калмый. Ашы булса, кашыгы табыла. Яшь чакта — хезмәт, картайгач — муллык. Үз авылында эт тә койрык чая. КЫЛЫЧ яуда үтмәсләнсә, аны кайрак тагын кайрый. Дөя йөктән кача алмый. Сәнгать күрке — оста суз. Язын су уртасында, кышын кырда тукталма. Күзең күргән — дөреслек, ишеткәнең — шикле сүз. Иске арыкта су тизрәк ага. Суны кипкән щиргә сип, сүзне көткән л(ирдә әйт. Тинтәкне үз илендә дә әсир итәргә мөмкин. Уйнап әйткәнеңне дә бөтен яктан уйлап әйт. Кул белән эшлисең, ә җавапны баш бирә. Азгын зат — йөгәнсез ат ул. Белдеклегә бөтен дөнья якты, белмәгәнгә көн дә караңгы. Яхшы кеше игелеген көн саен күреп була, ә яман зат явызлыкны иң кыен чакта эшли. Күз күргән тау ерак булмый. Күп сайлаган кияүгә пеләш кәләш эләгә. Балалы өй — базар, баласыз өй — мазар.