ХӘЙЛӘСЕН ТАПТЫ
Без ике карт, — миң һәм иптәшем Шәһвәли, — бергә картаябыз. Яшьлегебез дә бергә үтте. Хәтта заманында икебез бер чибәр кыз артыннан йөргәнбез. Дөресен әйтим, ул чибәр, артык чибәргә күрәме, беребезгә дә насыйп булмады. Менә әле күптән түгел генә Шәһвәли белән пенсия акчасын алгач, магазиннарга чыгып киттек. Минем төпчек малаем моннан нәкъ егерме биш ел элек Донбасста туган иде. Шунда туу истәлеге диптер, без аңа исемне дә Донбасс дип кушканбыз. Яшьлек эңүләрлеге инде. Хәзер оныгым минем Донбасс абыйсына: «Күмер чыга торган абый», — дип тә җибәргәли. Әнә шул улым зарланып, торды: «Сакал билемә я$итә инде. Лезвие юк. Яшь бабай булам», — ди. Пенсионер иптәшем Шәһвәли — бик э/$ор кеше. Минем лезвиене бер әмирдән дә таба алмавымны белгәч: — Шаулама, кордаш. Табабыз аны, — диде. Без киттек. Зур урамдагы кечерәк бер магазинга алып керде бу чине. Ни генә юк магазинда. Ләкин безгә кирәкле нәрсәнең берсе дэ күренми. Иптәшем сатучы кыз янына барды да, дөге саламыннан үрелгән эшләпәсен салып, исәнләште: — Исәнме, чибәр кыз! Хатын-кыз халкы «чибәр» дигән сүзне ярата бит. Бу да башын боргалап, кашын сикерткәләп куйды да: — Исән әле. Ни йомыш, бабакай? — дип сорады. Гадәттә, пеләш башлы кешеләр баш киемнәрен салмаска тырышалар. Ә бу кеше, ни өчендер, урынсызга булса да эшләпәсен салды, дип аптырады булса кирәк, кыз зәңгәр күзләрен дустымның пеләшенә төшерде. — Кызым, синең шикелле чип-чибәр өйләнмәгән бер малаем бар минем. Шул егетне сакал басты. Яшәртик әле үзен. Берничә пачка лезвиене төреп кенә, биреп кенә щибәрче! — диде минем кордаш. Мин бер читтәрәк эндәшмичә генә торам. Чиртерме, чиртмәсме? Сатучы кыз уйга калды. Минем кордашка wfaean бирергә ашыкмады. Башкаларга товарлар күрсәтте. Кешеләр азайганны көтә, төреп бирергә уңайлы вакыт көтә булса кирәк, дип уйлап өлгерә алмадым, кыз алтын тешен күрсәтеп елмайды: — Юк шул, бабакай. Булса бик төрер идем дэ ни... — Бер генә пачка? — Юк шул, бабакай. Без ишеккә таба атладык. Б — Барып чыкмадымы! •— дип суздым мин. — Барып чыгар эле, — дип сузды кордаш. Без бер читкәрәк киттек. Дустым эшләпәсен салып, чәче барындагы гадәте буенча, башын кашып куйды. Бик аз гына уйлап торды да, миңа боерык бирде: — Син, энекәш (икебез бер яшьтә булсак та, ул миңа гел шулай «энекәш» дип эндәшә иде), шушында гына эре-эре адымнар белән әрле- бирле йөреп тор. Йөзең карчыгың кыздыргандагы күк щит ди булсын. Мин хәзер мөдиргә керәм, — дип китеп тә барды. Мин нәкъ ул әйткәнчә, кашларымны щыерып, эре адымнар белән салмак кына атлый башладым. Күп тә үтмәде, магазин мөдире кабинетыннан ике кеше килеп чыкты. Берсе аның — урта яшьләрдәге озын буйлы, түгәрәк шома йөзле, кысыграк күзле мин белмәгән кеше иде. Икенчесе — соры эшләпәсен кулына тоткан минем дустым, кордашым. Ул бер кулы белән миңа күрсәтә, икенчесе белән пеләшен сыпыра-сыпы- ра аңа нәрсәдер сөйли. Таныш булмаган кеше, магазин мөдире булса кирәк, бик щитди кыяфәт белән миңа карап ала. Алар яңадан кереп киттеләр. Мин инде, мөдирнең мине карарга яңадан чыкмаслыгын белеп, әрле-бирле йөрүдән туктадым һәм: «Йа хода, бу юлы берәр хикмәт чыгармы, юкмы?» — дип көтә башладым. Ул арада иптәшемнең ялтыр башы һәм чытык йөзе күренде. «Бернинди дә хикмәт чыкмаган, ахры», •— дип уйлап алдым. Чөнки кулында әлеге дә баягы эшләпәсеннән башка нәрсә юк иде. Ул, миңа карамаска тырышып, ишеккә таба атлады. Ләкин, кинәт кенә борылды да, касса янына килеп, эчке кесәсенә тыгылды. Бу вакыт хәйләкәр дустымның йөзе камыр кебек щэелгән иде. Ул, чек карый-карый, яңадан мөдир кабинетына кереп тә китте, килеп тә чыкты. Шәһвәли дус, мәгънәле итеп бер күзен кысып, кабыргама шактый сизелерлек итеп төртте дә магазиннан чыгып китте. Тротуарга чыгуга, без аның култык астындагы төргәкне актарырга керештек. Анда ГДР дуслардан килгән ике данә бик һәйбәт ефәк майка һәм тышына «Нева» сүзе язылган лезвие пачкалары ята иде. — О, барып чыккан икән! — дидем мин шатланып. — Барып та чыкты, бәреп тә екты,— диде минем кордаш. — Бер кергән уңайдан боларын да алдым, дуслар әйбере дә прилавка астыннан гына сатыла икән. — Кара әле, син аңа мине күрсәтеп, нәрсәләр сөйләдең соң? — дип сорауга, Шәһвәли башта өч-дүрт катлы итеп кычкырып көлде. Аннары: — Кабинетына керү белән, мөдиргә үземнең кем икәнлегемне әйттем: «Исәнмесез, мин Каюм Насыйри булам», — дидем. Ул бик аптырап һәм бик шатланып үзенә сузылган кулларымны кысты да: — О, Каюм Насыйри? Сез буласызмыни инде ул Каюм Насыйри? Бик яхшы беләм Каюм Насыйрины. Минем олан сезнең романнарыгызны укып йөри, — диде. Шуннан соң мин аны синең белән таныштырырга алып чыктым: — Әнә, классик Галиәсгар Камал. Мөдир агай Галиәсгар Камалны да бик яхшы белә икән. — О, Галиәсгар Камал? Шул буламыни инде ул? Бик беләм. Минем олан аның шигырьләрен укып йөри, — диде бу. Мөдир шунда ук прилавка астына үрелде... Мин, ничектер, уңайсызланып калдым: — Мондый юл белән әйбер алу... — дип мыгырдана башлаган идем, Шәһвәли кордаш сүземне бүлеп: ' — Бик үк ярамый да ни. Ләкин безгә бик кирәкле әйбер... Акчасын түләп алдык ич, — диде. — Ансы шулай... _ Ансы шулай, менә монысы да бар эле аның, дип пенсионер дус мине җилтерәтеп Матбугат йортына таба алып китте. _ Кая алып барасың мине, Каюм ага Насыйри? — сшоем мин. У1 минем шаян, тапкыр дустым, бу юлы бер дә генә елмаймыйча. — Әйдә. Галиәсгар Камал энекәш, калма минем арттан. Контроль агайларга да кирәктер лезвие. Бәлки, алар да кырыналардыр. Килсеннәр әле, прилавка астын күрсеннәр әле, — диде.