Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТЕАТРЛАРЫНДА

Безнең редакция Казандагы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Һәм Качалов исемендәге рус Зур драма театрына мөрәҗәгать итеп, алардан бу елгы сезонда сәхнәләренә куелган әсәрләр һәм ул әсәрләрнең тамашачылар тарафыннан ничек кабул ителүе турында сораган иде. Журналның бу санында шул соравыбызга бирелгән җавапларны урнаштырабыз. Редакция 3. САЛИКОВА, 1 Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәбият бүлеге мөдире Г. Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры үзенең 1964—1965 елгы сезонын 26 декабрьда башлап җибәрде. Үткән елның май аеннан алып театр коллективы һаман читтә йөрде: башта республикабызның нефть һәм авыл хуҗалыгы районнарында, аннан соң ике ай ярым буена Урта Азия республикаларында гастрольдә булып кайтканнан соң да спектакльләрен Казан һәм аңа якын район клубларында уйнарга мәҗбүр булды. Чөнки театр сәхнәсенә капиталь реконструкция ясалды. Спектакль барышында элек күп мәшәкать, кыенлыклар тудырган сәхнә һәм аны яктырту җиһазлары өр-яңадан эшләнде, декорацияләрне күтәрү-төшерү процесслары җайланды, артистлар һәм техник персонал хезмәтен җиңеләйтә торган, спектакльләрнең сыйфатын күтәрергә ярдәм иткән күп кенә башка җайланмалар булдырылды. Тамаша залы радиолаштырылды. Хәзер спектакльләр атнасына өч тапкыр — дүшәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә рус теленә тәрҗе?лә ителеп бара. Шуның нәтиҗәсендә театрда яңа тамашачылар — шәһәрнең рус һәм башка милләт интеллигенциясе, студентлар һәм кунаклар күренә башладылар. 1964—1965 елгы сезон танылган драматург Хәй Вахитның «Карлыгач канат кага» исемле комедиясе белән ачылды. Премьераны халык җылы кабул итте. Әлбәттә, бу әсәрнең кимчелекләре дә юк түгел. Бәян Гыйззәт рецензиясендә («Социалистик Татарстан» газетасы) аларның күбесе дөрес күрсәтелде. Әсәрдә темаларның күп булуы, кайбер образларның төп сюжеттан читтә торуы спектакльдә берникадәр таркаулык тудыра, төп идеянең көчен киметә төшә. Шулай да әсәрдә совет кешеләренең характерларын, бүгенге көн героеның сыйфатларын чагылдырган тулы канлы образлар бар. Спектакльнең төп герое Ильяс Айтуганов — тәвәккәл һәм кыю кеше. Ул җитәкчелек иткән совхозда бер бүлекчә аксый. Управляющийны күпме генә «камчыласа» да эш алга бармый. Нишләргә? Сүз белән геиә түгел, эш белән ярдәм итәргә дигән нәтиҗәгә килә Айтуганов һәм үзенең ялы вакытында бүлекчә управляющие булып эшләргә тотына. Ә управляющийны үз урынына совхоз директоры итеп билгели. Бик тырышып, халык белән уртак тел табып эшли Айтуганов. Кирәк икән, бригадирлыкка кадәр төшәргә әзер тора ул, башкаларны да иң элек гомуми эш өчен янарга өйрәтә һәм бу юлда үзе аларга үрнәк күрсәтә. Нәтиҗәдә кешеләр үзгәрәләр, үсәләр, яхшыралар. Әсәр, драматургия кануннарының барлык таләпләрен үтәп җиткермәсә дә, хәзерге заман герое сыйфатларын шактый тулы чагылдыруы белән кыйммәтле. Бер-береңә ихтирам күрсәтеп эшләргә һәм яшәргә кирәк дигән фикерне үткәрә спектакль һәм шул фикерне җиткерүдә артистлар да, режиссер Празат Исәнбәт тә зур көч куйдылар. Әсәр халыкка барып җитте. Тамашачы акың идея эчтәлеген дә, үткен юморың да хуплап кабул итте. Уйнарлык рольләр булгач, артистлар да яхшы күренделәр. Фуат Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектакленнән күренеш. Халитов—Ильяс Айтуганов, Фатыйма Ильская— Кәүсәрия, Габдулла Шамуков — Шамил, Габдулла Фәтхуллин белән Рәфкать Бикчәнтәев — Сәрьян, Әнвәр Гобәйдул- лин—Гыйлаҗ, рольләрен башкарып, истә калырлык образлар тудырдылар. Фәтхи Бураашның «Яшь йөрәкләр» исемле пьесасы буенча эшләнгән спектакльдә уңышлы бара. Халыкның игътибарын, кайберәүләр уйлаганча, җыр-бию түгел, ә спектакльнең революция алды елларындагы татар авылы тормышын дөрес, тулы чагылдыруы, образларның тормышчан булуы, вакыйгаларның бик киеренке баруы, артистларның оста уйнаулары җәлеп итте. Фатих Хөснинең «Бертуган Таһировлар»ы премьерасы көнендә (16 январь) зал тулы тамашачылар арасында күп кенә күренекле язучылар һәм галимнәр дә бар иде. Аларның залда булулары тәэсир итте, күрәсең, ул көнне артистлар аеруча дулкынланып, бирелеп уйнадылар. Сәхнәдә туган чын, тирән хисләр, рампаның киртәсен узып, залга ташты, тамашачы күңеленә җитеп, анда җанлану, реакция уятты. Спектакль беткәннән соң фикер алышуга калган язучылардан Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Рнза Ишморат, Мөхәммәт Гайнуллин, Хәй Вахит, Гази Кашшаф һәм башка иптәшләр, әсәрнең кимчелекләрен күрсәтү белән бергә, аның турында җылы сүзләр әйттеләр, уңай бәя бирделәр, режиссер Ширияздан Сарымсаков хезмәтен хупладылар. Өч бертуган Таһировлар. Алар барысы да төрле характердагы, төрле тормыш кичергән кешеләр. Иң олысы Закир Таһиров (аны зур осталык белән Хөсәен ага Урази- ков башкара) — алдынгы колхоз председателе, уртанчысы, Зариф Таһиров (Н. Гайнуллин) — доцент, югары уку йортларының берсендә укыта, ә кечесе, Заһит Таһиров (Ш. Биктимеров) —шәхес культы заманында һич гаепсезгә кулга алынып, унбиш ел лагерьларда газап чигел кайткан элекке ветеринар. Ике олы Таһировлар һаман да әле шәхес культы йогынтысы астында яшиләр, кече энеләреннән шикләнәләр, кулларыннан килсә дә, аңа ярдәм күрсәтергә куркалар. Кече Таһировка гади колхоз кешеләре булыша һәм алар арасында ул үзенең урынын таба. Бу әсәр кешеләр арасында катлаулы мөнәсәбәтләр тудырган шәхес культы турында сөйли. Ул заманга хас булган кешегә ышаимаучылыкның никадәр зарарлы булуын күрсәтә, аңа каршы керешкә өнди. Әсәркен фикер тулылыгы, оста художество алымнары белән язылуы, артистларның уңышлы уйнаулары нәтиҗәсендә спектакль көчле эмоциональ тәэсир ясый. Ләкин аның төп герое хәзерге заман герое булмавын, Заһит- кыц пассивлыгын, әсәрдә хәрәкәт азлыгын да әйтеп үтмичә булмый. Хәзерге заман герое проблемасы бу әсәрдә хәл ителмәде. Хәзер, менә мин бу юлларны язганда, театрыбыз икс спектакль өстендә зшли, ихтимал, журнал басылып чыкканда алар инде сәхнәдә куела башлаган булыр. Празат Исәнбәт Нәкый Исәнбәтнең «һиҗрәт» исемле сатирик комедиясен, Ш. Сарымсаков башкорт шагыйре һәм драматургы Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясен куярга әзерлиләр. Соңгысы башкортның борынгы тормышын чагылдыра, зур, саф мәхәббәт һәм аны җимерә торган иске, шәфкатьсез йолалар турында сөйли, «һиж- ,рәт»— Нәкый ага Исәнбәт тарафыннан искиткеч зур осталык белән ижат ителгән әсәр. Ул 1923 елда язылган. Шул ук елларда безнең театрда да куелган, ләкин соңгы елларда уйналганы юк иде. Гражданнар сугышы көннәре. Кызыллар акларны куалар. Шәһәр артыннаи шәһәрне, авыл артыннан авылны алып киләләр. Кызыллардан бик курыккан Гайнетдин мулла өч хатыны һәм кызы Зөһрә белән һнҗрәт китәләр, ягъни авылларыннан качалар. Себергә барып җитәләр. Юлда Гайнетдин мулла барлык хатыннарын, кызын, байлыгын югалтып, көлке хәлләргә кала. Бөтенләй өтелеп, тетелеп беткәч, уз сүзе белән әйткәндә, «пролетарга» әверелә. Шулай да, авылына (анда инде совет власте урнашкан була) ул дүртенче, яшь хатын белән кайтып керә. Яңа заманда яңача яшәргә, эшләргә мәҗбүр була. Әсәр байларның революция нәтиҗәсендә тар-мар килүен күрсәтә, Гайнетдин мулла кебек «дин әһелләренең» чын йөзен ачып сала, алардан ачы рәвештә көлә. Л1енә шушы ике әсәрне сәхнәгә куйганнан соң, театр, җиңү көненең 20 еллыгыиз багышлап, күренекле рус язучысы Леонид Леоновның (Г. Шамуков тәрҗемәсендә) «Нашествие» («Ябырылу») һәм Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»н яки «Миңлека- мал*ын әзерли башлаячак. Шулай ук Ч. Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» повеете буенча А. Котельщиков эшләгән инсценировка да репертуарга кертелә. £я£?Ян,1Ие1< «Бертуган Таһнровлар» спектакленнән. Камәрня — РСФСРнын һәм ТАССРның халык артисткасы Галия Булатова, Заһнт — ТАССРның атказанган артисты Шәүкәт Бнкткмеров. Театр сезонын 15 майда ябарга уйлый, чөнки шул вакытта безгә Ауэзов исемендәге Казакъ дәүләт драма театры киләчәк һәм без аны үз театрыбызда кабул итәчәкбез. Коллектив җәй көннәрендә республика районнарына һәм Мәскәүгә зур гастроль белән баруны планлаштыра. Шул ук вакытта театр 1965—1966 ел репертуары булдыру турында да кайгырта. Киләсе сезон өчен түбәндәге әсәрләр күздә тотыла: Нәкый Исәнбәтнең «Октябрь» трилогиясе, Риза Ишморатның «Акшэһәр кешеләре» пьесасы, шагыйрь Әхсән Баянов- ның «Яшен ташы» драмасы, Шәриф Хөсәсновның «Зөбәйдә» трагикомедиясе, Виктор Лаврентьевның «Ата хакы» драмасы, мәктәп балалары өчен пьеса, Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повесте буенча эшләнгән инсценировка. Хәй Вахит, Сәет Кәлметов, Аяз Гыйләжев, Юныс Әминоп, Атилла Расих ип «эшләр безнең театр өчен яңа әсәрләр нҗат итү өстендә эшлиләр. И. ИНГВАР, Качалов исемендәге рус Зур драма театрының әдәбият бүлеге мөдире Сер түгел, Качалов исемендәге Зур драма театры үзенең 1964—1965 елгы сезонын бик ук уңышлы башламады. «Елмай, Света» («Улыбнись, Света») да, «Ышанам сиңа» («Верю в тебя») да аның репертуарың бизи алмадылар. Үз вакытында шәһәр партия оешмаларында да, республика матбугатында да бу турыда сүз булган иде инде. Шулай ук тамашачылардан да бу хәлгә борчылып язылган хатлар алынган иде. Әйтергә кирәк, театр үз адресыңа караган тәнкыйть сүзләре белән килеште һәм тиешле нәтиҗәләр ясады. Театрның, әгәр алай әйтергә яраса, бәласы шуның белән аеруча тирәнәя: аның тормышы бөтен халыкның күз алдында бара. Әгәр язучы яки композитор иҗади кыенлык кичергән вакытында тынып кала яисә бүлмәсенә бикләнеп эшкә чума икән — аны беркем дә күрми. Ә театрда алай түгел. Театрның уңышы да, уңышсызлыгы да бөтен халыкка күренеп тора. Ул беркая да кача алмый. Шул ук вакытта театр тамашачылар белән очрашмыйча, тынып та тора алмый. Әгәр тынып кала икән, ул инде театр булудан туктый. Менә шуңа күрә дә театр уңышсызлыкка очраган вакытта, барыннан да элек, аның коллективы ныграк борчыла. Борчыла һәм ул уңышсызлыктан тизрәк котылырга тырыша. Безнең театрны яратучы һәм аның тормышы белән кызыксынып баручы кешеләр белә: үзенең яшәү дәверендә театр хәзер иң катлаулы чорны кичерә. Хәзер аның җитәкчелеге алмашынды — яңа режиссер һәм художество житәкчесе килде. Иҗади коллективка күп кенә артистлар өстәлде. Ләкин, минемчә, узган кимчелекләрнең сәбәпләрен бөртекләп тикшерүнең хаҗәте юк хәзер. Ихтимал, иҗади коллективның нинди юнәлеш белән баруын ачыкларга һәм театрның кая таба хәрәкәт итүен аңларга тырышу урынлырак булыр бу очракта. Әгәр театрның соңгы елларда «Күтәрелгән чирәм» («Поднятая целина»), «Туй көнендә» («В день свадьбы»), «Нәфрәттә аңлашу» («Объяснение в ненависти»), «Мәхәббәт турында 104 бит» («104 страницы про любовь») спектакльләрен үз сәхнәсендә кую нәтиҗәсендә ачыкланган төп юнәлешенә игътибар итсәк, аның нигездә дөрес юлдан баруын күрү читен булмас. Быелгы сезонда режиссер Г. Л. Андреев тарафыннан сәхнәгә куелган «Уянган намус» («Разбуженная совесть») әсәре дә театрның тоткан юлы дөрес икәнлеген раслап тора. Бу пьеса инде күп тапкырлар уйналды һәм хәзер дә зур уңыш белән бара. Мондый зур уңышның хикмәте шунда, ул әсәрдә совет кешеләрен дулкынландыра торган мәсьәлә — заманында җинаять эшләгән кешенең яхшы коллективка килеп эләккәннән соң намусы уянуы, яңадан дөрес юлга басуы турында сүз бара. Анатолий Сысоев образы аша драматург үзенең бу әсәрендә кеше күңеленең тирәнлеген һәм катлаулылыгын бик оста итеп ачып бирә алган. Менә шуңа күрә дә спектакльне тамашачы яратып, дулкынланып карый. «Ханымнар һәм гусарлар» спектакленнән күренеш. Бу ел РСФСРда поляк драмалары фестивале бара. Шул уңай белән безнең театр да үз репертуарына поляк драматургы Фредроның инде күп еллар буе Польша театрлары сәхнәләрендә уйналып килгән «Ханымнар һәм гусарлар» («Дамы и гусары») исемле комедиясен репертуарга керткән иде. Ул комедияне әле узган елда гына Ленинград театр институтын тәмамлап кайткан яшь режиссер М. М. Солцаев куйды. Беренче карашта комедиянең сюжеты бик гади һәм игътибарны әллә ни җәлеп тә итә алмас кебек. Чыннан да, өч сеңелнең үз абыйларын — буйдак майорны аның туганнан туган сеңелесенә өйләндерергә тырышып йөрүләре бер дә алай шаккатарлык нәрсә түгел бит. Ләкин шушы гади генә сюжетка драматург Фредро поляк шляхтасының тормыш-көн- хүрешен тнрәнтен ачып сала торган, күңелле юмор беләк сугарылган бик әйбәт комедия иҗат итә алган. Балаларның кышкы ялы вакытына туры китереп, режиссер Г. А. Андреев тарафыннан безнең театрда куелган «Белоснежка һәм җиде рух» («Белоснежка и семь гномов») спектаклен дә яшь тамашачылар яратып кабул иттеләр. Хәзер театр берьюлы өч спектакль—Б. Полевой романы буенча Родзинский яз- [ан «Кыргый яр буенда» («На диком бреге»), А. Арбузовның «Минем мескен Мара- ым» («Мой бедный Марат») һәм Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» («Преступле- ие и наказание») әсәрләре өстендә эшли һәм алар тиздән сәхнәдә куела башлаячак