БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯБЕЗДӘ КАЙБЕР ТЕНДЕНЦИЯЛӘР
Поэзиябезнең торышы турында без җае чыккан саен сөйләшкәләп, теге яки бу уңай һәм кимчелекле якларны искә төшереп алабыз. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, бу сөйләшү, нигездә, аерым шагыйрьләрнең аерым сыйфатларын хуплау яки кире кагу рәвешендә генә бара. Поэзиябезнең төп үсеш тенденцияләрен билгеләргә омтылу күрелми. Тәнкыйтькә карап фикер йөртсәк, поэзиядә бер хәрәкәт тә, бернинди яңарыш та гок икән дип уйларга мөмкин. Ә бит чынлыкта безнең поэзиянең торышы һич тә алай түгел. Поэзия инешенә елдан-ел яна чишмәләр кушылып, шагыйрьләр сафына әледән-әле яңа көчләр килеп тора. Поэзиябезнең торышына карата теге яки бу фикерне әйтергә җыенсак, без, барыннан да элек, бүген стройда баручы, бүген матбугатта чыгыш ясаучы шагыйрьләр турында сөйләргә тиешбез. Поэзиябез хәрәкәтендә барган төп үсеш тенденцияләрен бары тик шул вакытта гына дөрес билгеләп булачак. Соңгы ике-өч елда безнең поэзиябездә нинди үзенчәлекләрне күзәтергә мөмкин? Үзеннән-үзс аңлашылса кирәк, бу конкрет сорауга шундый ук конкрет җавап бирү җиңел түгел. Эш шунда, поэзиягә хас сыйфатлар бер яки ике ел эчендә генә туып, шул чорда тәмамланмыйлар. Үзенчәлекләр алдагы елларга, әдәбиятның бөтен үсеш тарихына тоташа. Без биредә ул мәсьәләне чишәргә җыенмыйбыз. Биредә тик шуны гына әйтәсе килә: соңгы ике-өч ел поэзиясенә хас сыйфатларны күзәтү ул поэзиядә традицияләрнең бүген ничек дәвам итүен һәм ничек яңаруын сөйләү дигән сүз. Инде сорауга җавап биреп карыйк. Беренче һәм төп үзенчәлек, безнеңчә, поэзиядә XX съезддан соң көчәйгән тенденция—кеше хисләренә тирәнрәк үтеп керүгә, кеше йөрәгендәге кичерешләрнең бөтен төрлелеген, катлаулылыгын ачуга омтылыш, кешегә игътибарның арта баруы, кеше язмышы өчен борчылуның тирәнәя килүе. Бу исә поэзиядә лириканың җанлана баруы дигән сүз. Сугыштан соңгы беренче ун елда без поэзиядә кешенең шактый берьяклы сурәтләнүен, аның, башлыча, я комбайнчы, я нефтьче сыйфатында гына ачылуын, хезмәт һәм мәхәббәт мәсьәләләрен бер-беренә органик сурәтләп бирә алмауны күргән идек. Образ, ничектер, бизәп ясалган плакатка охшый иде. Плакатта, кагыйдә буларак, кеше белән янәшә я нефть вышкасы, я бодай көлтәсе ясап куела иде. Бу — күпчелек шигырьләргә хас сыйфат иде. XX съезддан соңгы поэзия бу кимчелектән шактый нык арына бара. Поэзиядә без совет кешесен бай рухи дөньялы итеп күрә башладык. Ш игырьләр философик һәм лирик уйлану рәвешен ала киләләр. Лирик образ борчыла да, шатлана да, уйлана һәм моңая да, ярата да, дошман да күрә. Ул чор кешесе булып та, үзекә генә хас кичерешләргә ия җанлы кеше булып та ачыла. Поэзиябезнең бу сыйфаты, һичшиксез, рус һәм башка тугандаш халыклар поэзиясендәге шушы ук тенденция белән дә тыгыз бәйләнгән. Мостай Кәрим, Э. Межелайтис, Рәсүл Гамзатов кебек шагыйрьләрнең бездә дә яратып укылуы шуны күрсәтә. Кеше йөрәгенә тирәнрәк үтеп керү тенденциясен сонгы елларда чыккан шигырь китапларының исемнәре үк күрсәтеп тора. «Уйланулар», «Күңел күзе», «Күңелем сезнең белән», «Сөенечләрем, көенечләрем», «Суд залында», «Җил исми, яфрак селкенми», «Яшәү мәгънәсе» һ. б... Шушы тенденциягә бәйле рәвештә, шагыйрь образы үзе дә җанлырак, җылы хисләргә баи йөрәклерәк була бара. Әле I960 елда ук Нури Арсланов, мәсәлән, шагыйрь образын түбәндәгечә сурәтләде: S. _с. Ә.' N; 4. П Минем яшьтә сабыр-салмак була кеше, Ә мнн, юләр, һаман дәртле яшьләр тесле. Пошынмыйм да менә гомер уза, диеп, Әйтерсең лә, җирдә мәңге яшәр тесле. Әйтергә кирәк, лирик аһәңнең көчәюе шагыйрь белән укучы арасын шактый якынайтты. Әгәр моннан 3—4 ел элек без әле поэзиянең ниндидер кризис кичерүе турыңдагы сүзләрне, аның кирәге бармы-юкмы дигән кебегрәк фикерләрне ишетсәк, хәзер, киресенчә, поэзия әсәрләрен күбрәк чыгару, укучылар белән шагыйрьләр очрашуын ешрак үткәрү' кирәклеге турындагы сүзләрне күбрәк ишетәбез. 1963 елгы поэзиябез турында сөйләгәндә, Хәсән Туфан шигырьләре мисалында, без соңгы еллар поэзиясендәге тагын бер моментны күрсәтергә тырышкан идек. Без аны шагыйрьнең олы итеп, масштаблы итеп уйлавы һәм киче- р ү е. дип атадык. Соңгы еллар поэзиясендә бу сыйфат та төп тенденция рәвешен алып килә. Илдә барган бөтен вакыйгаларны йөрәккә якын итеп, үз эшең ител кабул итү — бүгенге поэзия алдында торган төп бурыч буларак таныла. Бу исә поэзиянең караш киңлеге, идеялелеге көчәю дигән сүз. Идея тирәнлеге, фикер колачының киңәЕое шагыйрьләрне поэзиянең олы юлына алып чыкты. Киң сулышлы, масштаблы итеп, кешелек язмышы турында тирәк уйланып язылган әсәрләр бер Хәсән Туфан иҗатына гына хас түгел. Сибгат Хәкимдә без аны Татарстанны һәм Ленинны үзенчәлекле табигыйлек белән җырлауда, Зыя Мансурда барлык якты күренешләргә сокланып, явызлыкларга нәфрәт тойгысын җитди итеп әйтеп бирүдә, Әнвәр Давыдовта көндәлек гадәти тормыш күренешләрендә югары поэтик яңгыраш табарга омтылуда, Әхмәт Юныста гади кеше дезмәтендә романтика күрүдә, Нәби Дәүлидә 50 дән үтеп тә запаска чыгарга җыенмауда, Илдар Юзеевта үткән көрәшләрне бүгенге белән бәйләп сурәтләүдә, Әхсән Баяновта бүгенге тормышыбызның кадерен белмәүчеләргә нәфрәтләнүдә, Шәүкәт Галиев һәм Гамнл Афзалда халык иҗатыннан килә торган көлүне бүгенге кимчелекләрдән көлү өчен уңышлы файдалануда, Әдип Маликовта нефть якларының шигъри гәүдәләнешен табарга тырышуда күрер идек. Заман каршында җаваплылык сизеп иҗат итү—бу сыйфатны без бер сүз белән әнә шулай әйтә алабыз. Зыя Мансурның «Шагыйрь», Әхмәт Исхакның «Мин җаваплы», М, Садриның «Йокламыйм мин» шигырьләре әнә шул турыда сөйли. Ни эшләнсә илем эчендә, Мин җаваплы барсы өчен дә. Әхмәт Исхакның шушы сүзләрендә шагыйрьләрнең киң колачлылыкка омтылуы ачык әйтелә. Шагыйрь күз күременең офыгы киңәя баруга без, әлбәттә, шатланырга, аның тагын да дәвам итүен теләргә тиешбез. 1964 елда мәйданга чыккан әсәрләр дә шигырьне заманыбызның барлык аһәңнәрен гәүдәләндерүче җыр итәргә омтылуны раслыйлар. Яшь шагыйрь Фәнис Яруллин, мәсәлән, «Мин тормышка гашыйк» дигән җыентыгы белән чыкты һәм, бәхетсезлекләргә баш нмичә, авыр сынаулар алдында да көр күңелле булып яши алган яшь кеше образын бирде, «йолдызстан» китабында Р. Әх- мәтҗанов галәм киңлекләрен айкарга омтылучы канатлы яшьлек тойгыларын җырлап чыкты. Гамил Афзал үзе өчен яңа өлкәне — лирик фәлсәфәне үзләштерүен дәвам итте. Ш. Галиев балалар поэзиясенә җиң сызганып тотынды, «Чын күңелдән» җыентыгында Г. Латыйп кеше хисләренең драматизмын шигъри гәүдәләндерүгә нияте ныклы икәнен раслады, яшь шагыйрьләрдән А. Сәләхетдинов, «Укканат» дигән әкият-поэмасын биреп, поэзиядә үзенә урын даулавын күрсәтте. Гали Хуҗиеаның «Кырыс хикәят» дигән поэмалар һәм балладалардан торган китабы Муса образын гәүдәләндерүдә, М. Ногманның «Кокушкино таңнары» поэмасы яшь Ленин образын сурәтләүдә яңа сәхифә булды. Яшь шагыйрьләрдән Р. Гатауллин, Р. Фәйзуллин поэзиягә яңа бер аһәң, үзенчәлекле тавышлар алып килделәр. Яңа әсәрләр, шулай итеп, тематик диапазонны да, аһәииәр төсмерен дә баета баралар. Шушы сыйфат белән тыгыз бәйләнгән өченче үзенчәлекне соңгы еллар поэзиясендә кешелеклелек тойгыларының көчәя баруы дип билгеләргә мөмкин булыр иде. Югары кешелеклелек, гуманизм — бөтен совет әдә биятының төп һәм уртак сыйфаты. Безнең соңгы еллар поэзиясендә ул сыйфатның арта баруы Һәркемне куандыра. Мәгънәле гомерне, кеше гомеренең әрәмгә китмәвен данлау — М. Җәлилләрдән, Ф. Кәримнәрдән килә торган матур традиция. Әнвәр Давыдовның яңа китабы «Кеше бәхете» дип аталу очраклы түгел булса кирәк. Җыентык шагыйрьнең чорыбыз һәм кешеләребез турында, кешеләрнең көндәлек тормышы һәм гсроик хезмәте, шатлыгы һәм кайгысы турында сөйләүче күп төрле әсәрләрне эченә ала. Кеше хисләрен драматик тирәнлек һәм конкрет эпизодлар белән күрсәтергә, мәсьәләне зур итеп тотарга омтылу, формалар төрлелеге һәм композиция алымнарын сайлауда кыюлык, һәр теманың үзенә хас интонациясен тотып алу — щы- елтыктан Ә. Давыдовның шундый сыйфатлары күрекэ. «Шәрәф Мөдәррис үлеменә» шигырен генә мисалга китерсәк тә без шуны күрербез. Гадәттә шигырь юлларын сыц- дыргалап яза торган Давыдов биредә бөтенләй башка алым сайлаган: Әллә ничек, бүтәнчә Чыңлады бар тараф. Бар чыңлаулар өстендә Җан өзгече... Шәрәф. Иң мөһиме шунда, шагыйрь образы биредә гомумиләштерелгән. Шигырь кешене» яшәве һәм үлеме турында уйлануга әверелгән. С. Хәкимнең «Тугыз шигырь» циклыннан «Син иренеп күзең салмый узган» дигән шигыре дә бик кызыклы теманы яктырта. Шагыйрьнең сизгер күзе беркем тарафыннан телгә алынмаган картлар йортын күреп ала. Шушы йортны сурәтләү аша С. Хәким безгә кеше язмышы турында уйлануның кызыклы бер ягын ачыл бирә: Яшь исәбен алар әйтмәс сиңа, Сәламәтлек бары син телә,' Бер ил үзе, үзе бер үк туфрак... Ә күзләрдән моң ник сирпелә? Илдар Юзеевның «Язылмаган поэма» дигән поэмасы тирән эчтәлекле, төгәл эшләнгән әсәрләрнең берсе булды. Ватан өчен батырларча һәлак булган Хәйретдин Мө- җәй образын шагыйрь Ватан өчен яшьли гомерен биргән совет кешесенең типик образы итеп гәүдәләндерүгә ирешкән. Язылмаган поэма — яшәлеп бетмәгән гомер итеп алына һәм безнең бүгенге тыныч тормышыбыз өчен өзелгән гомерләрне онытмаска чакыру булып яңгырый. Кешене олылау, кешене ярату совет кешесенең хезмәттәге батырлыгын, мәхәббәт хисләренең тирәнлеген җырлауда да, тискәре күренешләргә нәфрәтләнеп язылган юмор һәм сатира әсәрләрендә дә торган саен тулырак гәүдәләнә бара. Сатирик поэзиянең, мәсәлән, тормышчан төсмер алуын без Ә. Исхакның «Мин җаваплы» җыентыгында ачык күрәбез. Әхмәт Исхакның көлүе һаман күп яклырак һәм төрлерәк булып үсә. Аның сатирик әсәрләре жанр ягыннан да байый. «Мещан базары яхут киселгән тел» поэмасы — шуңа ачык мисал. Соңгы елларда шагыйрьләр шигъри осталыкны арттыру һәм поэзиянең яңа сурәтләү мөмкинлекләрен эзләүдә дә кыюрак эш итә башладылар. Сибгат Хәким, мәсәлән, лирик шигырь композициясенең яңа вариантларын эзләп таба, Зыя Мансур шигырьне мөмкин кадәр җыйнак һәм тыгыз фикерле итәргә омтыла, Хәсән Туфан шигъри фикерләүгә иркенлек, фәлсәфи уйланулар дулкынын тулы гәүдәләндерерлек көч бирү мөмкинлеген эзлн, Ә. Давыдов һәр теманың ритмик интонациясен тотарга омтыла, Илдар Юзеев Такташ ритмикасыннан килә торган табигый һәм кирәк саен үзгәрә баргаи строфика һәм рифмовканы файдалана, Р. Фәйзуллин ирекле шигырь формасын җанландыра һ. б. Тормышның яңа, моңарчы җырланмаган темаларын җырларга омтылу белән бергә, шигъри сурәтләүнең яңа бизәкләрен тотып алырга тырышу — бүгенге поэзиябезнең төп үсеш тенденциясе әнә шул. Ләкин уңай тенденцияләр белән бергә, поэзиябез үсешендә борчый торган яклар да аз түгел әле. Барыннан да элек безне поэзиябезнең төп кимчелекләрен күрсәтүдә мәсьәләнең эченә кереп, иптәшләрчә сөйләшү булмавы борчый. Акны карадан, яхшыны яманнан 8» аеручы тәнкыйть юк бездә. Менә ни ечен еш кына яхшы җыентык та, урта кул китап та бер тесле үк бәя ала: аз-маз уңай яклар санала һәм кайбер кимчелекләр күрсәтелә. Урта кул әйберләрне теттереп мактаган очраклар да юк түгел. Шунысы аяныч, өлкә газетасында әйтелгән бер фикер, кагыйдә буларак, закон төсен ала, аца каршы фикер әйтелми. Узган елда шундый хәл булды: Насыйб Гобәйнең «Үгезне мөгезеннән» дигән җыентыгына баштанаяк мактап язылган рецензия чыкты. Юк, мин ул җыентык бер нәрсәгә дә тормый дип әйтергә җыенмыйм. Уртача бер әйбер ул. Ләкин эш шунда, 1964 елда чыккан 30 дан артык шигырь кнтабыныц бик күбесе бер генә суз дә ишетмәде. Ә бит алар арасында «Үгезне мөгезеннән» китабыннан күп югары торганнары бар иде. Соңгы араларда чыккан тәнкыйть фикерләре гомумән олы шагыйрьгә дә, яшь шагыйрьгә дә дифирамб төсен ала башлады. «Татарстан яшьләре»ндә, мәсәлән, шундый мәкаләләр күренде. «Социалистик Татарстан»да Шәйхи ага Маннур иҗатына карата басылган мәкалә дә уңайсыз вакытта чыгарылды. Һәрхәлдә, бу съезд алдыннан шигырь язудан шактый читләшкән Ш. Маннурны шагыйрь буларак тоташ мактап чыгу урынлы түгел иде. Съезд алдыннан эшлекле тәнкыйть мәкаләләре бирергә кирәк иде. Хәсән ага Туфанның «Совет әдәбияты» битләрендә узган ел чыккан шигырьләренә карата Ф. Мусин язган рецензия дә берьяклырак тәэсир калдырды. Ул да Хәсән ага шигырьләрендә бер генә кимчелек тә тапмады. Ә бит, кояшта да тап бар дигәндәй, Хәсән аганың ул шигырьләрендә дә таплар очрый: мәсәлән, җыйнаклык җитмәү, ритм кытыршылыклары бар. Күптән түгел «Литературная газета» Рөстәм Кутуйның бер мәкаләсен урнаштырды. Бу мәкалә дә рус укучыларында ялгыш фикер калдыра. Р. Кутуй поэзиябез яшьләрен өлкән буынга каршы куя һәм өлкән буын иске традицияләргә ябышып калган дип белдерә. Татар поэзиясен бу хәлдән коткаруның бердәнбер юлы сыйфатында, автор ирекле шигырь язуны күрсәтә. Поэзиянең поэзия булуы тышкы форманың яңача булуында гына түгел ләбаса! С. Хәкимдә яки Хәсән Туфанда ирекле шигырь юк, ләкин алар яңа чорны яңача сурәтлиләр. Мостай Кәрим дә классик төгәллек һәм музыкальлекне саклый, ләкин ул соклангыч шигырьләр яза. һәрхәлдә, минемчә, «Ай чыга Арча кырыннан», «Иртәләр җитте исә» тибындагы шигырьләрне искергән дип тану хаҗәте юк төсле. Юк, без Р. Фәйзуллииның яшь каләме казанган уңышны киметергә җыенмыйбыз. Ләкин ни өчен аны өлкәннәргә каршы куярга? Ни ечен аны әле җирдән күтәрелеп җитмәс борын галәмдә очучы итеп күрсәтергә? Р. Фәйзуллин — тыйнак егет, ул тәнкыйтьнең аны «үтереп» мактавын ялгыш аңламас. Ләкин башка яшь шагыйрьләр дә бар бит әле. Алар дәррәү кубып Р. Фәйзуллинча ук язарга керешсәләр, ни булыр? Аннары Р. Фәйзуллинның да кимчелекләре юк түгел. Ул әле шигырьне башлыча тормышның вак тыкрыкларында, пружиналар һәм иске балталар арасында күбрәк эзли. Кеше хисләренең бөтен тирәнлеген, кешенең олылыгын күңел белән тою, фикер тирәнлегенә ирешү өчен аңа күп эшләргә кирәк әле. Сүз биредә традиция һәм новаторлык турында бара. Поэзиядә новаторлык мәсьәләсе— зур эш. Аны биредә хәл итәргә җыенмыйбыз. Ләкин шуны әйтәсе килә; новаторлык һич тә яңа форма бизәге табуда гына түгел. Новаторлык, барыннан да элек, яңа, моңарчы әйтелмәгән, тирән фикер табуда, фикерне иң отышлы, иң сурәтле формада укучыга җиткерүдә, тормышның иң яңа мәсьәләсен кң беренче булып тотып алуда. Узган әдәби ел йомгагы вакытында И. Гази Р. Әхмәтҗановның тышкы бизәкләрне юри алгы планга чыгару белән мавыгуын тәнкыйть итте. Ләкин Р. Әхмәтҗанов шуннан соң чыккан «Йолдызстан» китабында ул тәнкыйтьне искә алмады. Ә бит талантлы яшь шагыйрь адресына әйтелгән тәнкыйть нигездә дөрес иде. Җыентыктагы «Алло, җир», «Ут сәнгате», «Тургай җыры» кебек шигырьләрдә фикер һәм хис форма бизәкләренә бөтенләй күмелеп кала. М. Шабаев соңгы җыентыгында фикерләрне төзек Һәм төгәл әйтүгә таба үсүен хүрсәтте. Ләкин анда да форма белән мааыгу әле бөтенләй бетеп җитмәгән. Кыскасы, бу талантлы яшьләрнең иҗаты дөрес юл беләк җитәкләүне сорый. Бу яктан караганда, Хәсән ага Хәйринең «Кайда сез, романтиклар?» дигән мәкаләсе дә дәгъва уята. Тәнкыйтьче яшь авторларны алай ук мактарга тиеш түгел иде төсле. 1963 ел әдәбиятына йомгак ясаганда поэзиябезнең төп кимчелекләренә тукталып- ган иде. Шигырьләрдә сюжетсызлык, вәгазьчелек, тасвирчылык күренешләре 1904 елгы поэзиядә дә күп очрый. Шигырь яза белмәүдән киләләрме болар? Юк, әлбәттә. Киресенчә, безнең күл кенә шигырьләр тышкы яктан пөхтә һәм төгәл эшләнгән булалар. Ләкин алар, кагыйдә буларак, йөрәкне җылытмыйлар. Сәбәп нәрсәдә? Сәбәп, безнеңчә, бер генә. Алар тышкы яктан шоп-шома итеп коелган салкын, җансыз әйберләр булып чыгалар, т у л-т уры әйтелгән фикер, теләк, вәгазь булып кына калалар. Шигырь ~~ кичереш булырга, хиснең үзе, кичерү моментының үзе булырга тиеш, шагыйрьнең кичереш моменты булырга тиеш. Ә без еш кына кичерешне бирәсе урында, кичереш турында сөйләп чыгабыз, хәбәр итәбез. «Литературная газетаяда Вознесенский иҗатын тәнкыйтьләгән мәкаләсендә С. Наровчатов, М. Светловның төп сыйфатын билгеләп, «аның өчеи поэзия профессия түгел, ә яшәү рәвеше иде» дип белдерә. Ә бездә кайвакыт поэзия профессия булудан узмый, яшәү хәле (состояние) булып әверелми. Белинский поэзиянең төп фикере, шагыйрьнең кичереше әсәрнең бөтен тукымасы, бөтен яңгырашы аша белдерелә, дип өйрәтә. Димәк, авторның кичереше сүздә генә түгел, ә шигырьнең бөтен ритмик яңгырашында гәүдәләнергә тиеш. Хәлбуки, без куп очракта һәртөрле тойгыны таушалып беткән 10—9 үлчәве аша бирергә омтылабыз, искиткеч мокотонлык, сүлпән яңгыраш барлыкка килә! Бу шулай да шигъри иҗатның тышкы ягы гына әле. Хисне дәлилле итеп, тирән игеп «каерып» алу, конкрет тормыш эпизодларыннан туган хис буларак сурәтләү — шагыйрь каршында әнә шундый таләп тора. Шагыйрьнең үзендә кичерү дәрәҗәсе җитәрлек булмаганда, әсәрдән андый тирәнлекне көтү кыен. Тирән кичерә белү өчен үз хисләреңне тупасланудан сакларга, дөньядагы бар хәлләрне үзең белән булган хәл кебек итеп кабул итәрлек дәрәҗәдә сизгер булырга кирәк. Ә 1963 һәм 1964 елгы шигырьләр арасында хисне турыдан-туры сөйләп чыгу белән чикләнгән шигырьләр шактый күп. Менә бер-ике мисал: Эри буе тугай-тугай, Оча зәңгәр күбәләк; Эшлибез дә, укыйбыз да, Күңел шуңа түгәрәк. {«Эри суы». Ә. Маликов.) Син ашкынып юлга чыгасың, Болын буйлап җырың чыңласын. Болын икән, чиксез киң булсын. Шагыйрь хыялына тиң булсын. Чәчәкләре җырың тыңласын. Син ашкынып юлга чыгасың, Син сокланып карап узасың, Күзалдыңда пиләр тормасын. (Г. Афзал.) Мондый шигырьләрне һәр авторда диярлек күрергә була. Бу — уртак кимчелек һәм нәкъ менә шуңа каршы без аяусыз көрәш ачарга тиешбез. Бу — уртачалыкка каршы көрәш ачу дигән сүз. Без алдарак бүгенге поэзиябездә зур идея чатаклыклары юк дип белдердек. Әмма фикер төгәлсезлскләрс, хисләрне берьяклы итеп ачу, тел, сурәт, композиция чатаклыклары бездә әле һаман еш очрый. Публицистик, политик лирика бөтенләй диярлек язылмый, язылганнары да зур гражданлык пафосы дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. А1. Садрнныц «Ватанымны җырлыйм» җыентыгындагы берничә уңышлы гына әсәрне телгә алмасак, поэзиянең бу жанры бөтенләй сүнде дияргә мөмкнн. Бүгенге кешеләрнең мәхәббәт тойгыларын җырлауда да уйланасы яклар күп әле. Бөек Ваган сугышы елларында мәхәббәт тойгысы илгә турылык тойгысы белән бнк уңышлы үрелгән иде. Хәзер исә мәхәббәт, ниндидер, үзалдына яшәүче тойгы төсен, үтә шәхси тойгы рәвешен алыбрак бара. Ә. Давыдовның «Мин беләмен, син минеке түгел» дип башланган шигыре әнә шундый. Ә. Баяновның «Совет әдәбияты» журналында узган ел чыккан циклы шагыйрьнең үсә баруын күрсәтә. Әмма аның кайбер шигырьләре кемгәдер билгесез үпкә, сәбәпсез ачу белән сугарылганнар тесле. (Мәсәлән, «Тормышында кайчак баткач кояш» дип башланган шигырь.) Г. Латыйп та «Яратам» һәм «Дуска» шигырьләрендә шундый ук билгесез кешегә каш җыера: Дус дип кергән кайберәүләр мине Җае чыккан саен алдыйлар. Тыштан көлеп, Астан корым сөртеп Китәргә дә бик күп алмыйлар. ( «Дуска».) Тел-сурәтләү, шигъри бөтенлек өлкәсендә төгәлсезлекләр тагын да күбрәк. Ә. Давыдовта, мәсәлән, прозаизм, тел кытыршылыгы бик нык сизелә, образ төгәлсезлекләре күп очрый. Рәшит Гәрәй исә еш кына С. Хәким һәм X. Туфан интонациясен кабатлый. Н. Мадьяров, сүз төгәлсезлеге нәтиҗәсендә, ялгыш фикерләр әйтә. Балалар поэзиясе өлкәсендә, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар поэзиясендә, зур кимчелекләребез бар. Дөрес, 1964 елда Ш. Галиевнен «Тамаша», Г. Латыйпның «Кошлар кайткач» дигән шактый уңышлы җыентыклары чыкты. Ләкин болар аз. Балалар поэзиясе күбрәк чәчәкләр, төрле кош-кортлар, күбәләкләр белән генә эш итә. Болар да кирәк, әлбәттә. Ләкин балаларны зур дөнья — кешеләр дөньясы белән таныштыру читтә калмасын иде. С. Шакирның «Чәчәкләр сөйләшә» җыентыгы балалар поэзиясендәге төп кимчелекләрне чагылдыра. Аның шигырьләре баштанаяк чәчәкләрнең биологик тормышын санап чыгудан гыйбарәт. Бу сурәтләү дә әле бик йомшак, кызыксыз чыккан. С. Шакир мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәмәке чәчәген сафлык билгесе итеп күрсәтергә тырыша. «Кыңгырау чәчәге» шигырендә ул болай яза: Җил чыкса, җилдә сыгылам, «Өзеп алмасын» диеп. Җил исмәгән вакытта да Торам башымны иеп. Бу образ баланы нәрсәгә өйрәтә? Җил чыккач, баш иеп калуга түгелме? Күрәбез. шигъри сурәтне сиземләүнең җитмәве фикер ялгышлыгына өстерәгән. Кыскасы, поэзиябез җиңеп үтәргә тиешле киртәләр, кимчелекләр әле аз түгел. XX съезддан соң алган стартны һәм соңгы елларда көчәйгән марш темпын киметмәү өчен көрәш — безнең бүгенге төп бурычыбыз.