БҮГЕНГЕ ДРАМАТУРГИЯБЕЗ
Соңгы елларда безнең театрларда куп кенә яңа әсәрләр куелды, сәхнәгә замаидашларыбызның матур образлары күтәрелде, һәм яңа проблемалар хәл ителде. Бу өлкәдә безнең зур гына драматурглар отряды эшләп килә. Алар арасында инде үзләрен нык таныткан өлкән буын язучылары да, жанр серләрен үзләштереп килүче урта буып язучылары да һәм яшьләр дә бар. Бу сезонда Хәй Вахитның «Карлыгач канат кага» исемле яңа әсәре академия теа- трында куелды. Фатих Хөснинең «Бертуган Таһировлар»ы да күрсәтелә башлады. Минзәлә театрында Гөлшат Зәйнәшеваның «Бәхет кошы», Рәисә Ишморатованың «Сөйләр идем йөрәк серемне» әсәрләре тамашачыга күрсәтелде. Риза Ишморат, Юныс Әмнков, Сәет Кәлметов, Аяз Гыйләҗев, Галимҗан Сәгындуллин, Зәнки Шаһиморате в, Шамил Шаһгали, Шәриф Хөсәенов, Шамил Рәхыйпов, һидият Абдулов, Туфан Миңнуллин яңа әсәрләр өстендә эшлиләр. Драматургиягә яңа исемнәр килә. Күренекле язучы Атилла Расих беренче пьесасын язды. Таһир Закиров, Әхсән Баянов һәм башкалар сәхнә өчен үзләренең беренче әсәрләрен тәмамладылар. Бу язучыларның яңа әсәрләре бүгенге көн драматургиясе турында җитди сүз алып барырга, анда барган процессларны күзәтергә мөмкинлек бирә. Ләкин мәсьәләне уртага салып сөйләшер өчен инде күпләргә билгеле булган һәм сәхнәдә куелган яки күпләр тарафыннан укылган берничә таныш әсәр тирәсендә сүз йөртергә туры килә. Мондый әсәрләр сан ягыннан күп булмасалар да, безнең бу өлкәдәге бүгенге хәлебезне шактый тулы гәүдәләндерәләр. Былтыр әдәби ел йомгагы үткәргәндә, язучыларның бишенче съездыннан соң үткән бер ел эчендә язылган һәм сәхнәгә куелган әсәрләр турында сүз булган нде инде. Шуның өчен хәзер нигездә бу сл нҗат ителгән әсәрләр турында сөйләшү урынлы булыр. Иц башта соңгы елларда язылган сәхнә әсәрләренең бер уңай үзенчәлегенә басым ясап үтәргә кирәк. Үткән сезоннарга күз төшерсәк, без акда татар сәхнәсендә күбрәк җыр, бию белән мавыгу күргән булыр идек, аларда тормыштагы караңгы якларга басым ясалып, якты, уңай күренешләр ничектер читтә калып килгәненә игътибар итәр ндек. Шунысы әһәмиятле: безнең азучыларыбыз хәзер дә тормыштагы тискәре якларны сылап-сыйпап үтү ягында тормыйлар, андый позицияне һич тә яклап та, мактап та булмас иде. Мәсьәлә шунда: хәзер, әнә шундый күренешләрнең сәбәпләрен һәм тамырларын ачып салу белән бергә, аларпы бетерү өчен барган көрәш көчлерәк, кискенрәк итеп күрсәтелә, көрәшчеләр дә кыюрак, ки.чешмәүчәнрәк булып күз алдына басалар. Фатих Хөсни пьесасындагы өлкән Таһировлар ничек кенә боргаланмасыннар, берсе колхоз җитәкчесе, икенчесе дәрәҗәләр алган галим булса да, аларның эше һәм көрәше, аларча яшәү һәм аларның идеалы 'тамашачыда кызыгу һәм хөрмәт уята алмаячак. Киресенчә, мең бәла белән намусын һәм башын саклап калган энеләре За- Һит, әле әсәр буенча әллә ни эш күрсәтеп өлгсрмәсә дә, бездә тирән ихтирам казана. Аның йөрәк яраларын төзәтер өчен ниндидер эшләр эшлисе килә, аны җәфалаган кансыз кешеләргә нәфрәт туа. Әнә шундый хисләр, уйлар, теләкләр тудыру сәләте булган әсәр сәнгать әсәре була да бит инде. Алыйк Хәй Вахнт комедиясен. Биредә ХәсәС нов кебек артта калган җитәкчеләрне бераз күпертеп, арттырыбрак күрсәтүнең, бәлки, нигезе дә бардыр. Габдулла Шамуковның, турырак сызыктан барып булса да, аны үтергәнче мәсхәрәгә калдыру уе да, бәлки, урынлыдыр. Болар барысы да язучы һәм театрның, шул күренешләргә карата булган нәфрәтен мөмкин кадәр тәэсирлерәк итеп тамашачыга җиткерү өчен эшләнәдер. Ничек кенә булмасын, «Карлыгач канат кага» әсәрендә дә караңгылыкны яктылык җиңә бара. Ул яңаның җиңүен раслый. Әсәр тагын шуның белән дә әһәмиятле: ул — безнең сәхнәдә сирәк кунак булган комедия жанрында язылган, бүгенге комедияне иҗат итү юлында ясалган җитди адым. Бу жаир өлкәсендә нинди эзләнүләр барганы, андагы уңышларның бик авырлык беләк генә табылганы һәрберебезгә мәгълүм. Соңгы вакытта укылган әсәрләрдән Рәисә Ишморатова. Әхсән Баянов, Зәйни Шаһиморатов, Атилла Расих һәм Ширияздан Сарымсаков, Туфан Миңнуллин әсәрләре дә менә шундый рух белән сугарылганнар. Бу еллар драматургиясендә моннан башка да куп кенә үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, уңай геройны ннчек күрсәтү турында куп еллар буе бара торган иҗади бәхәс хәзер ничегрәк чишелә соң? Кайчандыр уңай геройны бер дә кимчелексез итеп күрсәтмәскә кирәк дигән бер караш урын алган иде. Янәсе, мондый геройларның да җитешмәгән яклары булуы мөмкин. Биредә бер мәсьәлә исәпкә алынмый иде. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә образны ничек күрсәтергә тиешлекне менә шулай катгый кисеп кую үзе үк дөрес түгел. Бу мәсьәләләр һәммәсе язучының идея-эстетик принципларына бәйле, яза торган әсәрнең эчтәлегеннән чыгып чишелә. Аннан соң реаль тормышны чагылдырган әдәбият-сәнгать өчен төп чыганак әлеге кысыр теория түгел, тормыш үзе бит, ә тормышта исә никадәр герой булса, шулкадәр характер! Шулай булгач, нигә язучыны чикләргә, нигә аның алдында андый ясалма теоретик киртәләр куярга? Безнең язучылар актан ак, сөттән пакъ булган геройның биздергеч бертөрлелегеннән качу юлларын актив эзлиләр. Бу юлда уңышларга да ирешәләр. Мәсәлән, Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт»ендәге Тәлгатьне әнә шундый билгеле бер кимчелекләре булган, ләкин шуларны җиңәҗиңә үсә, үзгәрә барган герой дип аңларга мөмкин. Мондый формада бирелгән образларны башка әсәрләрдә дә, мәсәлән, Сәет Кәлметовныи «Тамгалы йорт», Юныс Әминовның «Сатучылар», Аяз Гыйләҗевның «Яланаяклы кыз» әсәрләрендә дә күрергә мөмкин. Ләкин шунысы бар: геройны характерлаганда менә шундый алымны һәрвакыт куллану кирәкме? Әйтик, Хәй Вахитның «Карлыгач канат кага» исемле үзәк герое уңай герой булган комедиясендә совхоз директоры Ильяс Айтуганов бик матур эш эшли. Ул үзенең ялы вакытында артта калып килүче бер бүлекчәгә җитәкче булып күчеп тора һәм шактый уңышлы нәтиҗәләргә ирешә. Ул кешеләр белән таныша (монысы бераз озаграк барса да), төп мәсьәләләрне билгели. Кешеләргә дөрес караш аркасында, элек читсенеп, ризасызлык күрсәтеп йөрүчеләрне дә эшкә күтәрә. Ләкин авторга мондый Ильяс кызыксызрак булып күренгән, күрәсең, ул аны катлаулырак, каршылыклырак итәргә уйлый, шулай тормышчанрак, кызыграк, тулырак булыр дип исәпли. Язучы үзенең героена нинди сыйфат өсти соң? Ул аны мәхәббәт мәсьәләсендә тискәрерәк, дорфарак итеп күрсәтә. Ләкин менә шушы өстәмә Ильясны тулыландыруга ярдәм итми генә түгел, киресенчә, аны ярлырак, кызыксызрак итә (биредә аның мәхәббәтенең дә бик сәер булуын бер читтә калдырып торыйк). Нәтиҗәдә характер бөтенлеге югала. Бу яңа әсәремә Хәй Вахитның уңышы нәрсәдә? Ул биредә берничә оригиналь образ иҗат иткән. Болар: Кәүсәрия, Җәүдәт, Сәрьян карт һәм милиционер. Алар безнең сәхнә өчен матур гына яңалык алып килделәр. Аларда бүгенге көн кешеләренең характерлары гәүдәләнгән. Бер әсәр өчен бу аз уңыш түгел. Өстәвенә, әсәрдә оригиналь ситуация алынган һәм, әйткәнемчә, ул хәзерге көндә әле сирәк күренә торган комедия жанрында язылган. Хәзер язылган пьесаларда яңа геройлар гына түгел, аңа тыгыз бәйләнгән яңа конфликтлар да күрсәтелә. Конфликтлар өлкәсендәге эзләнүләрнең әһәмияте шунда: ул — бүгенге тормыштагы төп, үзәк мәсьәләләрне күрә алу, бүгенге кешеләрнең үзенчәлекле характерларына, асылына төшенү, шуларны тагын да күренеклерәк, сиземлерәк итеп сәнгать чаралары белән халык алдына кую, аларны кыюрак, тизрәк чишү юлларын табышу дигән сүз. Ләкин моның өчен халык тормышын, андагы актуаль проблемаларны тирән белү һәм сизенү шарт. Язучының халык тормышы белән аерылмас тыгыз бәйләнгән булуы шарт. Әле хәзергә кадәр конфликтны сюжет белән, мавыктыргыч интрига хора белу белән бутау яшәп килде. Хәзер исә мондый караш, бигрәк тә теория елхәсендә, җиңелде дияргә була. Ләкин иҗат практикасында әле ул һаман нык сизелә: әгәр дә әсәр вак-төяк мәсьәләләр тирәсендә чуалу, юк-бар аңлашылмаучылыклар белән чикләнү, чын характерлар көрәшенә барып җитә алмаган очсыз-кырыйсыз бәхәсләрдән уза алмый икән, димәк, биредә җитди, оригиналь, бугенге конфликтлар юк дигән суз. Билгеле, бугенге конфликтлар турыдан-туры бугенге характерлар белән бәйләнгән. Шушы шартлар үтәлгән вакытта гына, бугенге зур проблемаларны күтәрергә, заман темасын хәл итәргә мөмкин. Югыйсә, әле күптәнме, заман темасы инде бездә чишелгән нәрсә дкп бик өстән генә карап сөйләшүләр булгалый иде. Янәсе, бездә хәзер барысы да бүгенгене генә яза. Ләкин бу һич тә алай гади генә чишелә торган мәсьәлә тугел. Замандаш тема ул бары тик бугенге көйгә генә хас булган, аның асылын тәшкил иткән төп, үзәк конфликтларны алып, бары тик бугенге көнгә генә хас характерларны сәхнәгә чыгару дигән суз. Менә шунда инде язучының яңаны ачышы күренә. Моның нәкъ шулай булуы әдәби әсәрдә, бигрәк тә пьесада һәм спектакльдә бик тиз күренә. Әйтик, шул ук «Карлыгач канат кага» пьесасында Кәүсәрия, Сәрьян, Җәүдәт — болар чынлап та әнә шундый характерлар. Ильяс Айтугановвың артта калган бүлекчәгә килүе дә — бугенге тормышта була торган матур бер күренеш. «Бертуган Таһировлар»да Заһпт- ның һәм Гөләндәмнең драматик хәле шундый ук тормышчан, безнең көннәр драмасы. Тик шул ук әсәрләрдә инде замандаш була алмаган, кайчандыр сәхнәдә күренеп үткән ситуацияләр, мөнәсәбәтләр, образлар да бар. Шунысы кызык: замандаш булу яңа характер, конфликт, мөнәсәбәтләр, тормыш күренешләрен ачу белән бәйләнгән булса, замандаш булмау иц башта кабатлануда күренә. Әйтик, Фатих Хөсни пьесасындагы кайбер вакыйгалар инде узган чорларга карый кебек, ике өлкән Таһировлар характерында шулай ук ниндидер яңалык күрү авыр. Хәй Вахитның пьесасында исә Айтуганов белән Хәсәнов арасындагы мөнәсәбәтләр шулай ук начар һәм яхшы җитәкче темасы булып күптән күренеп үткән инде. Шуның өстенә әле болар арасында чын конфликт та килеп чыкмый. Спектакльне күргән кешеләр хәтерли булыр, Ильяс Айтуганов белән Хәсәнов арасында чынлап алганда нинди конфликт булырга мөмхин. Көрәш өчен, конфликт өчен башта ниндидер көчләр тигезлеге кирәк ләбаса. Ә биредә бер якта алдынгы, атаклы совхоз директоры Айтуганов; ул, сөйләшеп тә тормыйча, Хәсәновны урыныннан ала (кая монда тигезлек турындагы сүзгә урын) һәм, начар эшләвенә карамастан, уйнап кына, аны директор нтсп уз урынына куя. Барысы да ул теләгәнчә эшләнә, Хәсәнов исә берничек тә каршы килә алмый. Бу бит бер центнер авырлыктагы пәһлеван көрәшчегә каршы иң җиңел улчәулене чыгару кебек! Болар арасында чын конфликт була алмаса, бәлки Айтуганов бүлекчәдә зшли башлагач, берәр каршылыкка очрый торгандыр? Юк, биредә эшләр бөтенләй майлагандай бара: Җәүдәт моторны китереп бирә, «сакалын кыра», карусель эшләү башлана, Кәүсәрия дә салам түбәсен оныта. Биредә, әлбәттә, сүз комедия турында барганын һәм комедиядә конфликтның характеры башка булуын һич тә онытырга ярамый. Монысы шулай, ләкин конфликт — көрәш барыбер анда да булмый кала алмый. Әлбәттә, бу әсәр күп сюжетлы һәм анда төрле мөнәсәбәтләргә кергән персонажлар көрәше, усеше болар белән генә чикләнми. Шуның өчен дә вакыйга барышында башка геройлар, язмышлар һәрвакыт кызыктырып, тамашачының игътибарын җәлеп итеп торалар. Биредә сүз әнә шул төп конфликт сызыкларының берсе турында бара. Ә ул бары бүгенге мөнәсәбәтләрне генә эченә алган яңа конфликт булып җитә алмаган. Күрәсең, тормыштагы яңа конфликтларны, яңа характерларны ачу җиңел генә бармый. Ләкин әле бу проблема тормышчан, актуаль һәм әһәмиятле конфликтларны алу белән генә тәмамланмый. Аның ничек, ни рәвештә чишелүе мәсьәләсе шулай ук бик әһәмиятле идея-эстетик проблема. Гадәттә драмада конфликт та, аның агышы да, геройларның халәте дә драматик булып, чишелеш тә һәрвакыт диярлек бик күп төрле була. Комедия исә бу мәсьәләдә бераз беркатлырак: андагы көрәш, бәрелешләр күп вакыт тискәре типларның җиңелүе белән тәмамлана. Шуңа күрә, әйтик, Хәй Вахит комедиясендәге финал, бераз ашы гыбрак чишелүенә карамастан, табигый булып тоела, моның башкача булуы мөмкин дә түгел кебек кабул ителә. Безнең соңгы драмаларда нсә финаллар һәрберсендә дә диярлек иминлек белән төгәлләнә. Өстәвенә мондый финал төп геройларның хәлендәге драматизмны сонгы пәрдәдә көтмәгәндә, әзерлексез, кинәт җиңеләйтү юлы белән чишелә. Фатих Хөснинең Заһиты кинәт кенә үзгәреп, үсеп китә; туган авылыннан китәргә карар кылган Заһит юлда авылдашлары белән очрашып тәмәке тарткан арада фикерен үзгәртеп, кире үз колхозына юнәлә. (Дөрес, бу момент спектакльдә үзгәртелгән хәзер.) Гомумән, драма жанрының гаҗәп киң мөмкинлекләре бездә әле тиешенчә файдаланылмый. Болар турында чынлап та уйланырга кирәк. Әгәр дә соңгы елларда язылган күпчелек әсәрләрдә әнә шундый финаллар кабатлана башлаган икән, бу — язучыларны да, тәнкыйтьне дә сискәндерергә тиеш. Күрәсең, яңалык эзләгәндә язучы еш кына иске, тапталган юлларга да килеп керә. Кайчак шуннан атлап та китә. Ләкин шунысы ачык: безнең драма азучыларыбыз туктаусыз эзләнәләр, ниләрдер табалар, хәтта ачышлар да ясыйлар. Бу үсеш процессында күп кенә иске карашлардан арыну, яңа тәҗрибә туплау туктаусыз дәвам итә. Әгәр берничә ел элек, мәсәлән, яшьләр иҗатында мелодраматизм белән мавыгу, мелодрама алымнарын психологик характеристика өчен корал итеп алу кебек берьяклылык ныи кына урын алган булса, без хәзер моның кими баруын күрербез. Мелодрама — тулы хокуклы жанр. Ләкин һәр әсәргә аның буяуларын куллану безнең драматургияне һәм театрны бик нык ярлыландыра һәм төссезләтә иде. Моннан күренгәнчә, заман темасын, заман проблемаларын алу гына да җитми, аларны заманча, заман эстетикасы таләпләре югарылыгыннан торып хәл итү дә сорала. Безнең драматургия төрле вакытта төрле иҗади һәм теоретик мәсьәләләрне хәл итә килде. Күп кенә мәсьәләләр хәзер шактый ук ачыкландырылды да инде. Мәсәлән, бүген дә актуаль булган әсәрнең масштаблылыгы мәсьәләсенә тукталыйк. Масштаблы, зур мәсьәләләрне күтәргән пьесалар бары тик зур вакыйгаларны күрсәткәндә генә барлыкка килә ала дип, ул гына да түгел, шул вакыйгалар үзләре әйдәп баручы урын тотарга тиеш дип таләп куела иде. Биредә әдәбияттагы образ-характерның масштаблы- лыгын аның тормыштагы прототипларына, дөресрәге, персонажларның нинди хезмәт урынын биләүләренә бәйләп сөйләүнең вульгарлыктан башка нәрсә түгел икәнен күрсәтеп торасы да юк. Шуның өстенә, биредә шәхес культы чорында гади хезмәт кешесен «винтик» дип, ә югары урыннарда утырган бер төркем кешеләрне тел тидермәс биеклеккә күтәргән чактагы карашларның чагылышы да үзен сиздереп килә иде. Соңгы елларда образхарактер мәсьәләсенә игътибар көчәю, кешенең эчке дөньясын ти- рәнтен ачу, аның әхлакый дәрәҗәсен, кешелеген өйрәнү төп урын алып бара. Соңгы еллар драматургиясенең кайбер яңалыклары, андагы яңа тенденцияләр турында сөйләгәндә тагын бер момент игътибарга лаек. Бу — драматик форма өлкәсендә эзләнүләр мәсьәләсе. Безнең язучылар, аеруча яшьләр, драма әсәренең кайбер чикләрен киңәйтү ягында торалар, алар ярдәмгә кино сәнгатенең кайбер алымнарын да чакыралар. Дөрес, бу омтылыш элек тә бар иде. Ләкин хәзер активрак кулланыла башлады. Биредә аеруча вакытны күчерү еш кулланыла: герой үткәнгә кайта (Илдар Юзеевның «Янар чәчәг»ендә), киләчәккә карый ала (Аяз Гыйләҗевның «Киек каз юлы»нда), герой башындагы фикерләр сәхнә артыннан сөйләнә, төрле төшләр, автор комментарийлары кулланыла, залны сәхнә белән бәйләү (Хәй Вахитның «Рәхим итегез* пьесасында) һәм башка күп төрле шартлы алымнар кулланыла. Дөрес, биредә бу алымнарны бик урынлы сайлаган вакытта гына уңышка ирешергә мөмкин. Бүгенге татар драматургиясендә әнә шундый әһәмиятле эзләнүләр бара. Яңа тәҗрибәләр ясала, замандаш проблемаларны яңача ача торган яңа традицияләр барлыкка килә