Логотип Казан Утлары
Роман

АК ЧӘЧӘКЛӘР

Роман

1 Яңгура берничә тапкыр инде аңа телефоннан шалтыратты, аңнары үзе дә гостиницага килеп чыкты. Озак кына сөйләшеп утырдылар, аннары Янгура: — Торак мәсьәләсен ничек хәл итәргә булдыгыз? — дип сорады. — Хәзергә әле баганалардан эзләп йөрим, — дип елмайды Гөлшаһидә. — Гаҗәп, гаҗәп, — дип Яңгура бер үк сүзне бер ун тапкыр кабатлады. — Нишләргә соң? Миңа монда квартира әзерләп куйган кеше юк бит. — Чакырып китергән кешегә министрлык бүлмә бирергә тиеш. Бирмәсәләр, өлкә комитеты секретарена яки Совмин председателенә барыгыз. Делегат кешенең үтенечен, һәрхәлдә, кире какмаслар. — Юк, Фазылҗан Җангирович, мин моны эшләмәячәкмен,—дип кырт кисте Гөлшаһидә. Яңгура маңгаен угалап бераз утырды да: — Сез бүтән шул, — диде. — Башкалар оялып тормыйлар. — Җан биргәнгә юнь биргән ди бит, табылыр әле. Янгура елмайды. — Сез бик оптимист кеше болай булгач. Әгәр мин булышлык тәкъдим итсәм, моңа ничек карарсыз? — Яңгура кинәт кечкенә күзләре белән Гөлшаһидәгә текәлде. — Якын дусларча? Гөлшаһидә башын чайкады. — Мәшәкатьләнмәгез, Фазылҗан Җангирович. Мин башта ук сезгә кистереп әйтергә тиешмен: сез миңа бер бүлмә түгел, алтын сарай тәкъдим итсәгез дә бармыйм.‘Бу турыда кабат сөйләшмик, югыйсә ачуланачакмын. 1 Дәвамы. Башы 1—3 саннарда. Я — Мине шулкадәр түбән җан итеп саныйсызмыни?—дип сорады Яңгура, аякка басып. — Әгәр мин сезне түбән кешегә санасам, мин сезнең белән сөйләшеп тә тормас идем, Фазылҗан Җангирович. — Рәхмәт, — диде Яңгура, эшләпәсен алып. Бу сөйләшүдән соң Гөлшаһидәнең күңелендә юшкын калды. Ул төн буе тынычсызланды. Аңа калса, ул Янгурага тагын килергә, өметләнергә юл куйды кебек. Иртән профессорның обходы булды. Обходтан соң ул Гөлшаһидәне үз янына чакыртты да: — Сез бүген нигәдер артык каушадыгыз, — диде. — Врачның каушавы авыруларга начар тәэсир итә. Авыру, врач берни дә белми, дип уйлый башлый. Авыру янында авыру турында гына уйлагыз. Бәлки, сезгә нәрсә булса аңлашылмый торгандыр? Сорагыз, тартынмагыз. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Мәктәптә шулай әйтәләр идеме? — Әйтәләр иде,—диде Гөлшаһидә кызарып. — Ә минем, Гөлшаһидә, сезнең белән бер бик мөһим нәрсә турында киңәшәсем бар. Монда җайлы түгел. Өйгә килегез, иркенләп, чәй эчә- эчә сөйләшербез. Фатихәттәйне күрергә бер сәбәп дип Гөлшаһидә шунда ук риза булды. Ләкин икенче көнне кич белән канатлы фәрештәләр басып торган таныш парадныйга барып кергәч, ул икеләнеп калды. Чак кире борылып китмәде. Мансур аның турында ни уйлый икән? Турысын әйткәндә, Гөлшаһидә аны көн саен көтте, улдыр дип еш кына алданган чаклары да булды. Ләкин нәрсә көтә Гөлшаһидә, нинди өмете бар аның Мансурда? Аны һәрвакыттагыча ачык чырай белән каршы алдылар. — Кая, кая, карыйм әле Мәскәүләрдән кайткан бу кызыбызга, — диде Фатихәттәй, гади халыкка гына хас бер ягымлылык белән аны аркасыннан сөеп. — Күзем генә тимәсен, тфү, тфү. Мәскәүләр бик килешкән икән үзеңә. — Әйдүк, киемеңне сал, кызым, — диде Мәдинә апа да аны кочып. — Саулыкларың арумы? — Бик яхшы, Мәдинә апа. Үзегез ничек торасыз? — Безнең инде картларча. — Әй, куйсаңчы шул картларчаңны. Коммунизмда яшәмичә китмибез әле бу дөньядан, — диде Фатихәттәй, Гөлшаһидәнең киемен алып. Мансурның өйдә юклыгын белгәч, Гөлшаһидә иркен сулап куйды. Ул аның белән очрашырга тели дә, очрашудан курка да иде. Ике-өч минут үтмәде, Фатихәттәй өстәлгә самовар китереп утыртты, ут уйнатып табын әзерләде. Әбүзәр абзый алдына гадәттәгечә бәләкәй чынаягын, вак-вак шакмаклар итеп телгәләнгән шикәрен китереп куйды. — Инде дә, Гөлшаһидә кызым, съездда күргәннәреңне сөйләп бир, — диде ул чәй агыза-агыза.—Монда без телевизордан карап та шаклар каттык. Кай тирәдәрәк утырдыгыз? Бер генә тапкыр күземә чалынган булдың да юкка чыктың. Әллә кара гарәпләр дә бар идеме анда? — Сиксән илнең коммунистлары катнашты, Фатихәттәй. — Гагарин белән Титовны да күрдеңме? — Күрдем. — Безнең ише кешеләрме соң үзләре? — Юк, Фатихәттәй, ике башлылар, — дип көлде Әбүзәр абзый. — Ике башлы булмаса, андый җиргә күтәреләме соң кеше, — диде Фатихәттәй бер дә исе китмичә. Гөлшаһидә үзе сөйләде, үзе шыпырт кына картларны күзәтеп утырды. Ниндирәк мөнәсәбәттә икән хәзер алар аңа карата? Әбүзәр абзыйның нинди йомышы бар аңарда? Чәйдән соң Әбүзәр абзый Гөлшаһидәне үз бүлмәсенә чакырды, урындык тәкъдим итте. Үзе каршыга утырды. — Сезнең күчү озакка сузылды сузылуын, ләкин хәерлегә булды, — дип елмайды ул. — Съездга барып кайтуыгыз бик тә зур бәхет. Инде вакытыгызның бер минутың да әрәм итмичә имтиханнарга әзерләнергә керешегез, туганкай. Ачыграк итеп бу турыда соңыннан сөйләшербез әле. Быел мин бик еш сырхаулый башладым, исән чакта сезнең диссертациягезне төгәлләргә булыша алсам, күңелем тынычланыр иде. Мин сезгә зур өметләр баглыйм, Гөлшаһидә, турысын әйткәндә. — Рәхмәт, Әбүзәр абзый. Сез мине һәрвакыт канатландырасыз. — Юк, сезнең канат хәзер нык, бик нык! Яшь чакта миндә шундый канат булсын иде! Әбүзәр абзый урыныннан торып кысан бүлмә буйлап бераз йөренеп алды да, ияген учлап, яңадан утырды. — Киңәшәсе сүзем бар дип әйткән идем ич... Ләкин эш киңәшмәгә кадәр үк барыл җитмәде әле. Ачыклыйсы нәрсәләрем калган икән. — Бер минут эндәшми утырды, аннары бик җитди итеп сорады: — Әйтегез әле. Гөлшаһидә, съездда сезгә иң көчле тәэсир иткән нәрсә нәрсә булды? Чәй янында съезд турында бер сөйләгәннән соң Гөлшаһидә мондый сорауны һич көтмәгән иде. Имтихан бирүче кебек аптырап калды. — Онытылмаслык тәэсир иткән нәрсәләр күп булды инде анда, Әбүзәр абзый, — диде ул сүз таба алмыйча.—Мин ни күргән. Авыл кешесенә барысы да хәйран. — Ул турыда Фатихәттәйгә сөйләдегез. Гөлшаһидә, тагын да аптырый төшеп: — Әгәр имтихан аласыгызны белсәм, бераз әзерләнеп, фикерләремне туплый төшеп килгән булыр идем, — дип елмайды. — Монда кемнең кемнән имтихан алуы караңгы әле, — дип Әбүзәр абзый да елмайды. — Мин тыңлыйм. Гөлшаһидә тәмам аптырап калды. Әгәр бу сорауны аңа берәр җыелышта бирсәләр, ул аптырап калмас иде. Коммунистик идеалларның бөеклеген, тирәнлеген, матурлыгын, куәтен үзе өчен яңадан ачуын, шул идеаллар белән күңеле җилкенүен, коммунизмның яхшы кешеләр теләге генә түгеллеген, бәлки, бөек фән икәнен, кешелек җәмгыятенең объектив законы икәнен, шуннан башка җирдә бөек хакыйкать юк икәнен әйтер иде. Ә атаң урынына торган олы кешегә җыелыштагыча гомуми сүзләр белән акыл сатмассың бит. Ә гади генә итеп әйтергә сүзләрен таба алмый. Бала кебек кызарып, каушап, көч-хәл белән генә әйтә алды: — Мин, Әбүзәр абзый, съезддан дөньяның ямен, кешенең зурлыгын, матурлыгын тоеп кайттым. Программаны кабул иткәндә минем күзләремә яшьләр килде: 'барысы да кеше өчен, барысы да кеше бәхете өчен. — Менә! — диде профессор бармагын күтәреп. — Менә! Кешелек бу сүзләрне күптән көтә иде. Коммунистлар аларны программаларына яздылар! — Профессор тагын торып йөренә башлады. — Беләсезме, Америка галиме Розбери нинди нәтиҗәгә килгән? Ул әйтә: хәзерге вакытта Кушма Штатларда больницалар аз салына, дәвалау көнңән- көн кыйбатлана бара, димәк, ди ул, кеше гомере арзанайганнан-арза- ная. Егерменче йөзнең алтмышынчы елларында атом энергиясен ачкан, космоска очкан кешенең гомере арзаная, имеш! Этләрнең, мәчеләрнең бәясе арта, ә кешенең бәясе төшә! Этләрне, мәчеләрне курортларга йөртәләр, ә кеше бер сынык икмәккә тилмерә. Ни дигән сүз бу!? Кешелекнең йөзенә төкерү түгелме? Андый илдә врач булуның бөек мәгънәсе калмый. — Әбүзәр абзый, туктап, китапларына карап торды да Гөлшаһидәгә таба йөзе белән борылып тагын сөйли башлады:—Ә Ком мунистлар партиясе үзенең Программасында, Программасында!—дип басым ясап кабатлады профессор, — барысы да кеше өчен, барысы да кеше бәхете өчен дип әйтә! Кешене бөтенесеннән югары куя. Коммунистлар партиясенең бу эшенә мин баш иям, Гөлшаһидә. Чөнки шул хакта гомерем буе хыялланып яшәдем. Моннан илле еллар элек, холера вакытында, көндәлегемдә шундый сүзләр язганым хәтеремдә: «Әгәр мин җиһангир булсам, әгәр миннән: кешеләрне бәхетле итәргә синең кодрәтеңнән килә, нишләтмәкче буласың аларны, нинди боерык бирәсең? — дип сорасалар, мин әйтер идем: барлык кешеләргә дә сәламәтлек бирәм! Аларны яман чирләрдән коткарам!» Әлбәттә, бу — җәфа чигүче халыкны кызгану нәтиҗәсендә туган бер хыял гына иде. Мең төрле чирләрдән коточкыч газап чиккән, чебен урынына кырылып яшәгән халыкны афәттән коткару өчен башта иске дөньяны җимереп, яңасын төзергә кирәклеген ул чакта мин белмәгәнмен. Ләкин бүген мин үземне җиһангир итеп хис итәм. Сез, гомерегез медицинаның чәчәк аткан чорына туры килгән яшь һәм бәхетле врачлар, безнең, медицинаның бишеге янында торып эшли башлаган карт врачларның, бүгенге шатлыгын бик үк аңлап та бетермәссез. Мин күңелем белән Чишмәгә кайтам, вабадан кырылган авылларны күз алдыма китерәм дә әйтәм: каян башладык та кая килеп җиттек! — Профессор тагын йөренә башлады, аннары туктады, стенадагы академик Павлов рәсеменә карап алды.— Бөек Пастер, фәннең Ватаны юк, дигән иде. Бөек Павлов, фәннең ватаны булмаса да, галимнең Ватаны булырга тиеш!—дип кабатларга ярата иде. Мин карт галим, мин коммунистик Ватаным булуы белә!1 горурланам. Профессор берничә секунд сүзсез басып торды, башын кыйшайта төшеп, тышта улаган буран тавышын тыңлап торды, аннары Гөлшаһидәгә таба борылды: — Мин сезне бүлдердем. Дәвам итегез, зинһар. — Нәрсә әйтим инде мин, Әбүзәр абзый. Сез барысын да әйттегез. — Алай димәгез. Мин, ихтимал, чыннан да бу хакта бәлки күбрәк уйланганмындыр, чөнки дөньяда күбрәк яшәгәнмен, күбрәк күргәнмен. Фәкать шул гына. Тыңлыйм. Гөлшаһидә Мәскәү больницаларында йөрүе, медицина фәне казанышлары күргәзмәләрендә булулары, коммунизм медицинасының юнәлеше турында сөйләде, ХХП съезддан соң тормышыбызның һәр өлкәсендәге кебек медицинада да җәмәгатьчелек роле бик нык үсәргә тиешлеген әйтте. — Дөрес, бик дөрес, — дип куәтләде профессор. — Киләчәк медицинасы дәвалау медицинасы булып түгел, бәлки профилактика, чирләрне булдырмау медицинасы булып үсәргә тиеш. Ә моның өчен ак халатлы кешеләрнең генә — хирурглар, терапевтлар, эпидемиологлар1 педиатрлар, галимнәр һәм сестраларның гына көче җитмәячәк. Моның өчен миллионлаган җәмәгатьчелекне күтәрергә кирәк. Әгәр без чисталык өчен көрәшкә бөтен халыкны кузгата алсак, әгәр сәламәтлек университетларының эшен чынчынлап юлга сала алсак, шәһәрләрне, авылларны яшелләндерүне, балалар бакчалары, яслеләр, больницалар салу эшләрен киң җәмәгатьчелек контроле астына куя алсак, бүген кешеләрне интектергән бик күп чирләрнең тамырын тизрәк корытыр идек. Гөлшаһидә ничек җайлырак әйтим дип бераз уйланып торды да: — Башка шәһәрләрдә халыкка җәмәгать тәртибендә медицина хезмәте күрсәтү эшләрен оештыралар. Бездә нигәдер ул-бу сизелми, — диде. — Без дә бер башлап караган идек, ләкин оештыру сәләтебез җитмәү сәбәпле ярты юлда туктап калдык, һәр эшнең әйдәп баручылары кирәк бит. Менә сез тотынсагыз, бик әйбәт булыр иде. — Мин? Мин монда, Әбүзәр абзый, яңа кеше. Кешеләрне дә, шартларны да белеп бетермим дигәндәй. Профессор аның алдында туктады. —- Яна булуыгыз әйбәт тә, Гөлшаһидә. Менә безнең больница урамында гына бер зур завод бар. Мнн узган саен аңа күз салам. Без, врачлар, кешенең хезмәт урынына якынрак барырга тиешбез. Аны хезмәт шартларын белеп дәваларга тиешбез. Сез, бер җаен туры китереп, дирекция белән сөйләшеп чыксагыз иде. Картаймаган булсам, мнн бу эшне берәүгә дә тапшырмас идем, үзем эшләр идем. — Ярар, Әбүзәр абзый, мин тырышырмын. — Тырыша күрегез инде, Гөлшаһидә. Тик озакка суза күрмәгез. Чөнки калган эшкә кар ява. Алар әле байтак сөйләшеп утырдылар. Аннары сүз иярә сүз чыгып, диагностика аппаратлары мәсьәләсенә күчтеләр. Гөлшаһидә Мәскәүдә канның химик составын билгели торган «ялкынлы фотометрга» күзе кызып кайтуын әйтте. — Беләм мин ул аппаратны, — диде профессор. — Казанда ул юк әле. Алексей Лукичны күндереп булса, һичшиксез, алырга кирәк. — Ничек инде күндереп булса? — дип бераз гаҗәпләнеп сорады Гөлшаһидә. — Баш врач иң элек үзе бу турыда кайгыртырга тиеш. Профессор мыек астыннан гына көлемсерәде. Аның бу көлемсерәве сез Алексей Лукичны белеп бетермисез әле дип әйтә иде шикелле. — Съезд стенограммалары сездә бармы?—дип сорады Әбүзәр абзый, Гөлшаһидә кайтырга җыена башлагач. — Миңа биреп тормассызмы? Газеталарда бик чәчелгән, аннары укуы да читен. Күзләрем начар күрә башлады. Гөлшаһидә иртәгә үк больницага алып киләсен әйтте. Аннары урыныннан торды, Мансур һаман юк иде. Әллә Гөлшаһидә килүен белгәнгә, юри кайтмый инде. Мәдинә ападан бу турыда сораштырырга Гөлшаһидә батырчылык итмәде. Кухняга Фатихәттәй янына керде. Башлап бүлмә турында әйтте. — Вәгъдәм иман минем, — диде Фатихәттәй, — табам дигәч табам. Аз гына да борчылма. Менә Мансурыбыз эчне пошыра, — дип Гөлшаһидә көткәнне Фатихәттәй үзе башлап җибәрде: — Юматшасы кил- мәсә, гел өйдә бикләнеп утыра. — Кем ул Юматша, ирме, хатынмы?—дип эчтән калтырап сорады Гөлшаһидә. — И, юләркәем, хатын-кызда андый исем буламыни. — Ирләрдә дә андый исемне беренче ишетүем. Башкортмы әллә? — Ул турыда үземнең дә сорыйсым килә дә, күргәч хәтеремнән чыга. Бер сорармын әле. Болан әйбәт егет ул, хирург. — Илһамия белән аралары ничек, Фатихәттәй? — дип кызара төшеп сорады Гөлшаһидә. — Өзеп кенә әйтә алмыйм, әмма безгә килеп йөрүләре тукталды. Әйтүләренә караганда, Мансур ниндидер бүтән бер кыз артыннан чаба, имеш. Җәй айларында бик еш киенел-ясанып чыгып китә торган иде. Хәзер тагын күбрәк өйдә утыра башлады. Сине дә әйтер идем инде, Гөлшаһидә. Яратканыңны белеп торам бит... — Фатихәттәй, җаным, миңа тимә инде. Көчләп яр булып булмый... Мин кайтыйм инде. Бүлмә турында кайчанрак белешермен икән? — Бер-ике көннән шалтыратырсың яки үзең килеп чыгарсың. — Рәхмәт, Фатихәттәй. Сау бул. — Хуш, акыллым, хуш. — һәм инде коридорга чыккач колагына пышылдады: — Берүк шул тычкан бәбәк белән зинһар буталма. Мәңге бәхил булмам үзеңә. «Тычкан бәбәк» дип Фатихәттәй Янгураны әйтә иде. Күр, монысын да белә икән, дип коты очып уйлады Гөлшаһидә. 5 Атнадан артык вакыт үтте. Гөлшаһидә Әбүзәр абзыйга биргән вәгъдәсен һаман үтәгәне юк иде әле. Завод яныннан көн саен үтсә дә, анда керергә батырчылык итмәде. Аның күңеле тыныч түгел иде. Авырулар әле булса аңа читсенеп, ышанып бетмичә карыйлар. Ул палатага килеп керүгә, берсенең дә йөзе яктырып китми. Ә өлкән врачлар бик күп тапкырлар әйткәннәр: доктор палатага килеп керүгә авыруның йөзендә өмет чаткысы кабынмаса, ул доктор доктор түгел! Шул хәлендә Гөлшаһидә җәмәгать эшенә керешсә, аның турында: «Үз өендә өйрә пешерә белмәсә дә, кеше өенә барып ботка пешермәкче була», — дип әйтәчәкләр ич. Аннары квартира мәсьәләсе дә эчен бик пошырды. Фатихәттәй бик ансат кына вәгъдә итеп ташлаган иде дә, эзли башлагач, ул да тиз генә таба алмый икән. Мансур да бөтенләй күренми. Ә аның ниндидер бер яңа кыз белән йөрүе турындагы хәбәр Гөлшаһидәнең күңелен тырнаудан туктамый. Бары тик Әбүзәр абзый икенче тапкыр исенә төшергәч кенә Гөлшаһидә заводка барыл кайтты. Аны анда бик яхшы кабул иттеләр. Аның күңеле күтәрелеп китте. Шатлыгын үзен якын күргән врачлар белән уртаклашты. Ал ардан да җылы сүзләр ишеткәч, тәмам иңнәре турайды. Ләкин чыкмаган кояшына сөенгән икән ул. Кич белән, кайтып китәргә җыенган чагында, баскычта аны Клавдия Сергеевна туктатты. — Әллә кая заводларга барып йөргәнче, ичмасам, шул Диләфрүз белән мораль кодекс турында сөйләшер идең. — диде. — Ни булган Диләфрүзгә? — дип аптырап сорады Гөлшаһидә — Ул әдәпле кыз ич. — Әдәпле! — Клавдия Сергеевна авызыннан бер көлтә төтен өрде дә Диләфрүзнең... Мансур белән ничек чуалуын сөйли башлады. Менә ничек! Гөлшаһидә моны башына да китермәгән иде. Хәзер инде Диләфрүзнең ни өчен качулары, күргән саен ип өчең кызарулары барысы да аңлашылды. Гөлшаһидә төне буе йоклый алмады, уйлады да уйлады, ләкин бер уеның да очына чыга алмады. Ул бары тик хәзергә Диләфрүзгә берни сиздермәскә генә булды. Иртән Гөлшаһидәгә аның бүлегенә гипертония белән җәфаланучы бер картны сал гаялыкларын әйттеләр, йокысыз төннән соң йончыган Гөлшаһидә, култык астына Риво-Роччи аппаратын кыстырып, карт яткан палатага китте. Авыру тәрәзә буендагы караватта ята иде. Тышта кояшлы салкын көн. Өй түбәләре аи-ак. Морҗалардан төтеннәр туп-туры өскә күтәреләләр. Күрәсең, җил басылган. Иртән эшкә килгәндә ул шактый көчле иде. — Исәнмесез, бабай? — диде Гөлшаһидә аның янына утырып һәм шунда ук чәчәк сатучы картны таныды. — Авырып киттегезмени, Мортаза бабай? Карт кулын каш өстенә куйды: — Әллә күргән кешем инде? — Былтырлары мин сездән чәчәк сатып ала торган идем. — һай, парии! Кемне танымыйм. Исән-саумы соң, кызым? — Карт ике кулын сузды. — Күрешик. Озак күренми тордың. Мин берәр җиргә киткәнсең дип уйлаган идем. — Авылда эшләдем. — Ие шул, авылныкы дип әйткән идең шул. — Кай төшең авырта, бабай? — Шул тыпыр-тыпыртай инде миндә, кызым. Менә җилкә чокыры астыннан баш сөягенә казык очы белән төртеп торалар кебек. Баш, уйлы кешенеке төсле, гел аска тарта, ком тутырган кебек авыр. Күз* аллары, сөремле мунчадан чыккандагыча, әлж.е-мелж.е. Күңел дә болгана. Аяк атлауларым исерек кешенеке төсле чалыш-чолыш. — Сездә бу авыру булмаска тиеш, Мортаза бабай. Сез бакчачы, гел саф һавада. Мортаза бабайның чырае караңгыланып китте. — И, кызым, — диде. — Мортаза бабаңның бакчасыннан жилләр исте инде. Бәлки, авыруымның башы да шуннан булгандыр. Анысын тәгаен генә әйтеп бирә алмыйм. — Әллә яңа йортка күчтегезме? — Күчсәк, үкенече дә булмас иде. Югыйсә... — Карт тамырлары бүртеп торган кулын хәлсез генә селтәде. — Югыйсә бер юньсез пирсон аркасында... — Нинди пирсон? — Бар безнең күршедә шундый бер аша чыккан бдительный пирсон. Гомере буе бер рәтле эш эшләмичә бдительный булып йөрде. Пенсионерларның күбесе картлык көннәрендә дә халыкка изге эш эшләп калыйм дип тырыша. Ә моның ишеләре... Күршеңә жалу язу эшмени ул. Ярамаган ягым бар икән, тот та күземә карап әйт! Ә ул кәгазь бумый! Грамотный, янәсе. Чәчәк белән подпольный сәүдә оештырган, имеш... Минем бакчаны күргән кеше син. Ашъяулык хәтле бакчада күпме чәчәк үстерергә мөмкин? Бөтен рәхәте — карчык белән шул чәчәкләр арасында чәй эчә идек. Аннары көз җиткәч, күршекүләннең беренче класска баручы балаларына букет өләшә торган идем. Алар тәпи йөри башлагач ук минем янда бөтереләләр. «Миңа бирерсеңме дә миңа бирерсеңме?» — дип авызыма карап торалар иде... Сатарга дигәне биш-ун букеттан артмый торган иде... Аның белән генә баесаң... Эх! Менә шул пирсон бакчамның башын ашады. Аның әләкләве буенча килделәр дә... Ә үзебез камунизм дибез, кешеләребез яхшыра, чистара дибез. Иң элек шушындый аша чыккан бдительныйлардан чистарырга кирәкмиме икән безгә... — Тынычланыгыз, Мортаза бабай. Монда ниндидер хаталык килеп чыккан. — Мин үзем дә советский властьны гаепләмим, кызым. Ул кадәресен генә беләбез. Как-никак гражданскийны үткән кеше... Яшьрәк булсам, әлбәттә, авыз ачып ятмас идем. Картайгач, бала белән бер буласын икән: үпкәлисең дә кул селтисең. Гөлшаһидә аны тынычландырып, картның кан басымын үлчәде. Әйе, бабайның кан басымы югары, ике йөздән артып китә. — Күптән чирли башладыгызмы? — дип сорады Гөлшаһидә. — Докторларга йөри башлаганга ярты ел була инде. — Нинди дарулар бирделәр? — Тәмсез генә бер төймә. Иртән бер, көндез бер, кич бер эчәрсең диделәр. Резинный, бугай. — Резерпин, — дип төзәтте Гөлшаһидә. — Файдасы тидеме соң? — Башта бераз тигән кук була да тагын кирегә китә. Соңыннан бер дуктыр әйтте: картлык галәмәте, диде. Шулай да әзрәк яшисе килә бит әле, кызым. Яңа бистәдән кайту юк. — Борчылмагыз, Мортаза бабай, терелтербез. Диләфрүз... — бу исемне әйткәндә Гөлшаһидәнең тавышы калтырап китә язды, — сезгә дарулар китереп бирер, ул ничек кушса, шулай эчәрсез. Ярыймы? Аннары уколлар булыр. — Ярый, ярый, кызым. Мин аккуратный кеше. Бераз мактанып әйтим: аккуратный булмаган кеше чәчәк үстерә алмый ул. Башы чатнаудан гел ыңгырашып яткан Мортаза бабай берничә көннән соң үзен яхшы ук әйбәт хис итә башлады. Шуннан ул Гөлшаһидәнең чәчәк яратуын сөйләргә кереште. Аннары сүзенә йомгак ясагандай: — Чәчәк кадерен белгән кеше кеше кадерен дә белә инде ул, — диде. Бу сузләр башка палаталарга да таралды һәм әле күптән түгел генә Гөлшаһидәгә шикләнеп караган күзләр хәзер ул палатага килеп керүгә әкреп-әкрен яктыра, җылына башладылар. Билгеле инде, аның съезд делегаты булуы да, авылдан килүе дә авырулар өчен сер булып калмады. Аннары профессорның беренче обходтан соң ясаган кисәтүе дә Гөлшаһидәгә бик ярап куйды. Эчендә нинди генә газаплы уйлар ташыганда да аларны авыруларга сиздермәде. Маһирә ханым аңа бик нык булышты, әйдә, безнең арага ныграк кер дип беркөнне кунакка да алып китте. Ул шәһәрнең югары ягында тора икән. Кайчандыр аның квартирасы бик иркен булган. Хәзер бары тик ике бәләкәй бүлмәсе генә калган. Берсендә үзе тора, икенчесендә малайлары. Гөлшаһидә Маһирә ханымның тормышы турында бик аз, белә иде. Бүген бергәләп чәй эчкәндә — малайлары әле эштән кайтмаганнар иде—’Маһирә ханым үткән көннәр истәлеге — альбомын күрсәтә-күрсә- тә аңа үзенең семья тормышын сөйләп бирде. Сугышка кадәр аның ире сәламәтлек саклау министры булган. Әйбәт яшәгәннәр. Өч ир балалары туган. Бик күп семьяларга бәхетсезлек китергән сугыш аларны да читләтеп үтмәгән. Маһирә ханымның ире хәбәрсез югалган. Улларының икесен суворовчылар мәктәбенә урнаштырган, кечесе үзе белән калган. Сугыш елларында тормышлары бик читен булган. Маһирә ханым иртә- дән кичкә кадәр госпитальдә эшләгән, квартирасына эвакупровапнын- ларпы керткәннәр. — Әгәр бер янып, бер көеп кенә калсам, ил белән килгән, бер без генә ятим түгел дип, язмышка күнеккән дә булыр идем, бәлки, — диде Маһирә ханым көрсенеп. — Ләкин язмыш безгә мең тапкыр кыенрак өлеш әзерләгән булып чыкты... Сугыш бетәр алдыннан гына ул иреннән хат алган. Үлгәнгә саналган якын кешең исән! Моннан да зуррак шатлык бармы соң намуслы хатын кешегә! Маһирә ханым шунда ук үз исәбенә ял алып ире янына — төньякка киткән. Ире аның пленда булган икән. Маһирә ханым моңа башта әллә ни игътибар да бирмәгән. Ләкин ире яныннан кайтуга, ул чакта госпиталь начальнигы булып эшләгән Тютеев аңа: — Мин сезне эшегездән чыгарырга мәҗбүриен,— дип башыпа күсәк белән сугып каршы алган. Маһирә ханым ирен яклап авыз ача башлагач, Тютеев өстәл сугып: — Ул — предатель! — дип кычкырган. — Ни сөйлисез, Шаһгалн Галпевич?! Андый кешемени ул?! Үзегезгә нихәтле яхшылык иткәнен исегезгә төшерегез. Аның үлгән хәбәре килгәч, сез аның турында нинди яхшы сүзләр сөйләдегез... Оныттыгызмыни?.. Шулай дип әйттем үзенә. Ә ул күземә карап үз сүзләреннән ваз кичте, минем ирем аңа гел начарлык кына эшләгән кеше булып чыкты... Шуннан соң мин аңа үземнең сугыш буе госпитальдә эшләвемне, орден- медальләр алуымны, донор булуымны әйтеп карадым. Тютеев бары тик иремнән аерылган тәкъдирдә генә эшемдә калдырырга риза булды. Мин эшемне яратсам да, бу тәкъдимне нәфрәтләнеп кире кактым. Бик кыенлык белән генә хәзер эшләгән больницага эшкә урнаша алдым. Әбүзәр Гиреевич булмаса, ихтимал, урнаша да алмас идем, ул әллә кайларга барып, минем өчен поручаться иткән. Моны мин гомер онытасым юк. Ләкин миңа бу больницада да тынычлык бирмәделәр. Атна саен диярлек органнарга чакырып тордылар. Бигрәк тә Тютеев азынды. Искә төшерәсе дә килми ул елларны. Өлкән улымны суворовчылар мәктәбеннән кудылар. Әллә акыл керә башлаганга, әллә холкы шундый булганга, бу фаҗигане ул артык авыр кичермәде. Әмма уртанчы малаем мәктәптән һич тә китәргә теләмәде. Китмим, дип күз яше белән елады... Тютеевларның сүзен тыңлап түгел, шул сабый балам хакына... үз бәхетемне корбан иттем, — диде Маһирә ханым, өстәлгә капланып.— 2. .0..4 4. Мин иремнән аерылдым... Мин аны тереләй күмдем... Кем булса бу фаҗигане яхшылап аңлармы икән? Балаларыма күрсәтми күпме күз яше түктем мин. Саргаеп, кибеп беттем. Хәзер малайлары өчесе дә җиткән егетләр инде. Өлкәне һәм кечесе инженерлар, уртанчысы кадровый офицер. — Балаларымны кеше иттем, әмма үземнең шәхси тормышым булмады. Иремнән аерылганда миңа утыз да тулмаган иде әле. Сугышның бик күп фаҗигаләре турында сөйлиләр, әмма бу ягын искә дә алмыйлар. Тол булмыйча тол булу — коточкыч авыр, Гөлшаһидә. Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәннәргә сабыр, түземлек бирсен. — Хәзер ирегез кайда? — дип сорады Гөлшаһидә. — Урта Азиядә. Семьясы бар. Мин аны гаепләмим. Ул бик тырышты... Ләкин мин хатын гына түгел, мин ана да идем. Безнең буын аналары күргән кайгы-хәсрәтне сөйләп бетерергә дә, язып бетерергә дә мөмкин түгел. Нинди генә кешеләрең юк синең, дөнья! Карап торырга син дә бер, мин дә бер, ә пәрдәләрне күтәрә башласаң... Гөлшаһидә XXII съездның утызынчы Октябрьда булган утырышын исенә төшерде. Трибунада чал чәчле большевичка Лазуркнна. Ул 1902 елдан бирле партия члены, Владимир Ильич Ленин белән бергә эшләгән. Аның шәхес культы чорында күргән кимсетелүләре, 17 ел сөргендә газап чигүләре турында әрнеп сөйләгән сүзләре Гөлшаһидәнең йөрәген пара-пара китергән иде... Маһирә ханым төрмәдә утырмаган, сөргендә булмаган. Ләкин Гөлшаһидәнең аны да шушы чал чәчле большевичка белән ничектер янәшә куясы килде. Алар янәшә торганда гына бу хатыннарның бер-берсенә охшамаган, ләкин бер үк золымның явызлыгы тудырган тетрәткеч фаҗигаләрен аңларга мөмкин шикелле. «Менә кемнәрдән түземлеккә өйрәнергә кирәк икән», дип уйлады Гөлшаһидә кайткан чагында. Икенче көнне Әбүзәр абзый Гөлшаһидәгә Фатихәттәй чакырды дип әйтте һәм Гөлшаһидә эштән туп-туры аларга китте. — Җир җимереп эзләсәм эзләдем, әмма табып кайттым бит, — дип каршы алды аны Фатихәттәй.—Менә дигән затлы кешеләр. Бер карчык та бер студентка кызы гына. Квартиралары җылы, коры, үзе кояшлы якка карый. Трамваена дисәң дә, троллейбусына дисәң дә кар- шыда гына. Әмма мичләре утын белән ягыла. Акчасын күп сорамабыз, утынын тапса, шуңа риза диделәр. Гөлшаһидә Мәдинә апа белән әзрәк сөйләшеп утырды да Фатихәттәй белән квартира карарга китте. Менә алар ишек алдына кертеп салынган ике катлы агач йортның өске катына тар гына баскычтан күтәреләләр инде. Кайчандыр зиннәтләп, сырлап эшләнгән, хәзер инде шактый таушалган, кәкрәйгән баскыч аяк астында шыгырдап тора. — Ахирәт, бу без әле, — диде Фатихәттәй, чыпта белән тышланган ишекне дөбердәтеп. Ишек ачылуга, борынга авыл өендәгечә җылы һаэа, коймак һәм итле бәлеш исе килеп бәрелде. — Менә кунагымны алып килдем, — дип гөрләде Фатихәттәй, кысан гына коридорга кергәч. Бер якта кухня ишеге, икенче якта зур гына сандык, сандык өстендә мендәрләр өелгән. Турыда олы бүлмәләре булса кирәк. Идән чиста итеп юылган, аяк астына арзанлы гына булса да палас җәелгән. — Әйдәгез, әйдә, — дип, аларны башына татарча ак яулык бәйләгән, өстенә бизәкле ситсы күлмәк кигән кызыл битле олы гына хатын каршы алды. — Исән-сау торасызмы, кызым?—дип ике кулын сузды. —- Ахирәтемнең исеме Хатирә булыр. Кунагымның исеме — Гөлша- һпдә,—дип таныштырды Фатихәттәй.— Асия өйдә юкмы әллә? Мичләрегезне бигрәк эссе яккансыз икән. — Тыштан кергәнгә генә шулай җылысыман тоела инде, ахирәт. Эчтән гармонь тавышы ишетелә иде. — Асия, ташла инде шул гармоиеңны, кунаклар килде, — дип кычкырды Хатирә апа, ишектән башын сузып. — Чишенегез, кызым, чишенегез. Өйдә чит кеше юк. Ишектә естенә кыска җиңле ал кофта, зәңгәр чалбар кигән, озын чәчен үрмичә таратып җибәргән унтугыз-егерме яшьлек озын муенлы ябык кыз күренде. Ул Гөлшаһидәгә бер мәл карап торды да, йөгереп килеп, аның муенына сарылды. — Гөлшаһидә апа! — һәм Фатнхәттәйгә борылып: — Нигә башта ук Гөлшаһидә апа икәнен әйтмәдегез, — диде. Таныш кешеләргә туры килүенә Гөлшаһидә үзе дә бик шатланды. Хатирә апа кай ягы беләндер Сәхипҗамал җиңгәсен хәтерләтә, тик олырак һәм гәүдәгә юанрак. — Менә бәхет!—дип, Асия Гөлшаһидәне кулыннан тотып олы бүлмәгә алып керде. Тәрәзә төпләре авылдагыча төрле гөлләр белән тулган. Чәчәк атканнары да бар. Уң кул почмакта борынгы татар өйләрендә генә очрый торган кара буяулы савыт-саба шкафы. Шкаф эчендә зиннәтле савыт- саба. Ике тәрәзә уртасында өстенә челтәр япкан комод. Комод өстендә вак-төяк әйберләр, озынча көзге, бер кырыйдарак борынгы сырлы ак самовар. Каршы ян стенада арзанлы гына келәм һәм шамаил кадакланган. Мич кырыенда, идәндә, тыгыз итеп тутырылган спортчылар рюкзагы. ■— Самовар куям,—дип, Хатирә апа ак яулыгын җилфердәтеп кече якка чыгып китте. Асия тәрәзәдән кемнәргәдер йодрык яный башлады. Гөлшаһидә дә тәрәзәгә күз салды. Ишек алдында бүрәнәләр өстендә алты-җиде малай чыпчыклар кебек тезелешеп утырганнар. Бүрекләре кыйшайган, якалары ычкындырылган, кулларында кәкре таяклар. Күрәсең, яңа гына шайба уйнап туктаганнар. — Туп уйнарга көтәләр үзен, — диде Хатирә апа ишектән кереп һәм кызын аркасыннан сөйде. — Барлык малай-шалай—'аның әшнәсе... Бүлмәгезне карыйсызмы, Гөлшаһидә кызым? — Ул мич кырыендагы ишекне ачты. Бер тәрәзәле, сыерчык оясы хәтле кечкенә генә буп-буш бүлмә. Хәтта карават та юк. Тик почмакта язу өстәле генә. Обойлары каралып, искереп беткән, урыны-урыны белән ертылганнар да. — Студентка кызлар торган иде,—диде Хатирә апа. — Ремонт ясарга үземнең генә көчем җитми, Асиянең кулда гармонь, авызда җыр... —• Әни, бик мактама, — дпп залдан кычкырды Асия. — Гөлшаһидә апа минем кемлекне синнән яхшырак белә. — Ахирәт, кандала юкмы?—дип сорады Фатихәттәй. Аңа Гөлшаһидә бүлмәне яратып бетермәде күк тоелды. — Юк, юк. андый шакшыны өйгә кертергә, — дип тиз генә җавап бирде Хатирә апа. — Кайчан күченим икән?—дип сорады Гөлшаһидә. — Үз җаеңа кара ннде, кызым. Безгә дисә, бүген үк күчен. Асиям иртәгә поход китә. Тизрәк күченсәң, миңа да күңеллерәк булыр иде. —■ Асия, кая барасың? — дип сорады Гөлшаһидә олы якка чыккач.. — Мари урманнарына гына. — йөрәгең ни хәлдә? Асия, чак кына кызарып: — Мин аның кайда икәнен оныттым инде. Зинһар исемә төшерә күрмәгез, — диде. Күңелле генә итеп чәй эчкәч, Гөлшаһидә белән Фатихәттәй кайтырга җыена башладылар. Шул чакта кемдер килде. — Тагын шул Сәлахтыр инде, — диде Хатирә апа, өстәл яныннан торып. Бу вакытта Асия үз бүлмәсенә киенергә дип кереп киткән иде. зенә таныш врач Сәлахны күргәч, Гөлшаһидә бераз аптырап калды. Сәлах тагы да ныграк аптырады. — Сез... ничек бнредә? — Ул хәзер бездә тора, — диде ишектән чыгып килгән Асия. 6 Гөлшаһидә эштән иртә кайтты. Аның бер кулында акбур пакеты, икенчесендә обойлар төргәге иде. Әле кичә көтмәгәндә бу өйдә Сәлахны күргәч, бүлмәдән баш тартырга да унлаган иде. Озата чыккан Асиягә дә: «Ике тәкә башы бер казанга сыймый», дип әйтте. Асия үзенә хас бер турылык белән: «Сәлахка тәкә башы булырга ерак әле. Ул шунда аяк астында буталып йөрүче генә. Әгәр безгә күчмәсәң, гомергә дошман булам», дип җавап бирде. Әйе, нәкъ шулай «дошман булам» дип әйтте. Гөлшаһидә чишенгән арада Хатирә апа Асияләрнең походларын кичектергәнлекләрен, Асиянең шул турыда килеп әйткәннән соң тагыл каядыр чабып киткәнлеген сөйләде. — Хәзер бүлмәне рәтләп алам әле, Хатирә апа. Әзрәк җылы су кирәк булыр. Гөлшаһидә чемоданыннан искерәк халат алып киде дә башына яулык каплап эшкә дә кереште. Иске обойларны барысын кубарып ташлады, аннары Асиянең чаңгы таягына пумала бәйләп түшәмне юарга, акларга тотынды. Аклап бетергәч, крахмалдан җилем кайнатып, обойларын ябыштырды. Идәннәрне юды. Бәләкәй бүлмә ак кием кигән кызга охшап китте. Башта ук Гөлшаһидәгә тегесен-монысын булышып йөргән Хатирә апа, ниһаять, идән уртасындагы урындыкка утырды да ике кулын тез башларына чабып: — Уңган кыз, кар өстендә казан кайнатып, кызыл прәннек пешерә дип әйтәләр иде, синең турыда булган икән, — диде. — Без күпме җыенып булдыра алмаган эшне күз ачып йомганчы ялт иттердең бит. — Кирәк булгач эшлисең инде, Хатирә апа. — Эш астында үскәнлегең күренеп тора шул. Минем Асиям бераз нәзберегрәк. Кулда гармонь, авызда җыр. Гомерен ничек үткәрердер — белмим. Мин бит торган хәтле тормам инде, — Хатирә апа яулык почмагы белән күзләрен сөртеп алды. — Үз башына төшкәч, барысын да булдырыр әле, юк өчен кайгырмагыз,— диде Гөлшаһидә. — Хәзер аның шундый чагы. — Үзем дә шулай дип торам да, белмим тагы. Асия яшендә минем ике балам бар иде инде, гомерле генә булмадылар, мескеннәрем. Гөлшаһидә бер уңайдан олы як идәнне дә юып чыкты. Аннары өс- башын алмаштырып сәгатькә карады. — Хатирә апа, кибетләр ябылмаган икән әле. Мин йөгереп кенә барып карават сатып алын кайтыйм әле. — Икәү барыйк, чана белән алып кайтырбыз. — Юк, мәшәкатьләнмәгез, Хатирә апа. Кибет янында чаналы кешеләр тора. Гөлшаһидә киенде дә чыгып та китте. Ә ярты сәгатьтән пружиналы ак тимер караватны өйалдына сөяп куйдылар. — Өйгә кертмәдем. Бүген бүлмә яхшылап кипсен әле,— диде Гөл- шадиһә чишенә-чишенә. Салкыннан аның яңаклары алсуланган иде.— Бүген сандык өстендә генә йоклармын. — Асия белән бергә йокларсыз. Раскладушкабыз да бар. — Тамагым кипте әле, Хатирә апа. Самовар куеп җибәримме икән? — диде тик тора белмәгән Гөлшаһидә. — Самоварым өлгергән инде, — диде Хатирә апа, бу тәкъдимгә шатланып. — Чәйләр эчеп җибәрсәм, үземнең дә баш авыртуларым бетә. Гөлшаһидәнең авылдан китергән күчтәнәчләре бар иде әле. Шулар белән бик тәмләп, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Хатирә апаның кызыл битенә бөрчек-бөрчек тир чыкты. Ияк астыннан бәйләгән яулыгын чишеп, яшь киленнәрчә, колак артыннан кайтарып бәйләп куйды. —■ Каклаган каз ашамаганыма бер гомер булган иде, инде нәфесемне кайтардым, — диде ул, каз канатын кимерә-кимерә. — Ул казны үстергән, каклаган кешегә ходай теләгәнен бирсен. «Хәзер амин тота», дип уйлады Гөлшаһидә һәм шәмаилгә карап алды. Ул динле семьяда үсмәде, шуңа күрә динле кешеләрне күрү аңа сәеррәк иде. Хатирә апа яулык чите белән маңгай тирләрен сөртеп хәйләле генә елмайды да Гөлшаһидәне гаҗәпләндереп: — Син инде мине, кызым, бер Казан абыстае дип уйлыйсың,—-диде.— Шамаилгә ничә-ничә карап алдың. Ахрысы, иске язуны танымыйсың. — Без үскәндә бу язу түгел, латин да беткән иде инде. — Бу шәмаилдә, кызым, аятелкөрси язылмаган. Анда Тукай-ша- гыйрь сүзләре: И туган тел, п матур тел, Әткәмәнкәмнең теле, Дөньяда күп нәрсә белдем •Снн туган тел аркылы,— дил укыды Хатирә апа, көйли төшеп. — Шулаймыни!—дип елмайды Гөлшаһидә. — Мин тагы... Каян алдыгыз соң моны? Элек саталар идемени? — Юк, сатмыйлар иде. Әллә Иш-Буби карьясендә, әллә белмим тагы кайда, Касыймхан атлы бер бик укымышлы хәлфә бар дип сөйлиләр иде. Картым шул хәлфәдән махсус алдыртты. Мәрхүм китап ярата торган иде. Муллалар белән дә гел бәхәскә керә торган иде. Муллалар мөселман өендә коръан сүзе генә булырга тиеш дип, бу бозык әйберне чыгарып атарга кушалар иде, картым аларны тыңламады. Ул, мөселман өендә китап сүзе булырга тиеш, ди иде. Тукай-шагыйрьне бик ярата торган иде, мәрхүм. Әнә теге почмакка аягын бөкләп утырыр иде, «Ысулы кадимче»ие укып җибәрер иде. Без, хатынкызлар, теге яктан өелешеп карап торыр идек, исебез китеп. Әртистлык җене бар иде үзендә. Асиям дә әтисенә охшаган. Ирем яшь чакта приказщиклар клубында театр да уйнаган, дип сөйләделәр. Шуның өчен Печән базарында тотып кыйнаганнар да иде үзен... Бу шамаилне картым белән Тукай- шагыйрь төсе итеп саклап тотам. Мин әле Тукай-шагыйрьне күмәргә алып барганнарын да хәтерлим. Безнең әткәйләр Печән базарына каршы якта торалар иде. Безне, кызларны, урамга чыгармадылар, тәрәзә пәрдәсе ярыгыннан гына карап тордык. Бер галәмәт халык иде. Бөтен Казан купкан дип сөйләделәр. Еламаган кеше калмады. Стенадагы герле сәгать ыңгыраша-ыңгыраша унны сукты. Гөлшаһидә борчылып: — Асия гел шулай соң кайтамы? — дип сорады. — Гармоне өйдә, озак тормас инде, — дип җавап бирде Хатирә апа, тыныч кына. — Әллә концертларда да катнашамы? — Катнашмаган җире юк. Радиода да җырлаталар үзен. Бигрәк музык җанлы бала инде. Яшь чагында шундый таланты барлыгын кем белгән аның. Музыка мәктәбенә йөрткән булыр идем. Дөрес, гөнаһсын өстемә алыр хәлем юк, бер укытучысы өйгә килеп тә әйтте, кызыгыз музыкага бик һәвәс, диде. Ләкин картым үлгән ел иде. Кайгыдан зиһенем таралган, ак белән караны аермыйм. Аннары кыз баланы музыкага өйрәтү татарда кайчан булганы бар. Без кыз чакта кубызны да әтиләрдән яшереп кенә чиертә торган идек. Музыка базар чатында хәер- сәдака соранучы гарип-горабага гына кирәк ул, диләр иде. Гармоньны Асиям авырып китеп бик ямансулый башлагач кына, бераз күңеле ачылмасмы дип, сатып алып биргән идек. Асия кайтып керде. Башында сап гына ак бүрек, өстендә тар гына ак якалы, нечкә билле кара пальто. Битләре салкыннан ут кебек яна. Күзләре уйнап тора. —Күңеле булган әнкәйнең, чәй эчәргә иптәш табылган,— диде Асия чншенә-чишенә. «Кайда бу кадәр озак йөрдең?»—дип сорарга яхшы түгел иде. Гөлшаһидә аны табынга чакырды. Кирәк дисә үзе әйтер. Күрәсең, Асия әнисенә дә сөйләми һәм әнисе үзе дә сорарга ашыкмый. — Юләркәем, — диде Хатирә апа кызына,— башта син Гөлшаһидә апаңның бүлмәсен кереп кара. Асия ишекне ачты да инде кибә башлаган алсу ак обойлары белән көлеп торган бүлмәгә таң калып: —Ай, матур булган!—дип сокланып кычкырып җибәрде.— Ничек шул кадәр тиз эшләделәр? —- Юләркәем, кем эшләсен. Гөлшаһидә апаң үзе мачтр. Асия, билгеле, ышанмады. Ул үз бүлмәсенә кереп киемен алмаштырып чыкты. Гаҗәп икән. Бер кием кешене шат күңелле итеп күрсәтсә, икенчесе аның моңсулыгын ярып сала. Әйе, сиздермәскә тырышса да, Асия моңсу иде. Бер чынаяк чәй эчәр-эчмәс, кулына гармонь алды. Башын кыңгыр салып, сагыну көен уйнап җибәрде. Күзләре ярым йомык, тик борын яфраклары гына дерелди. Коңгырт чәчен ак каптырма белән терәтеп артка төеп куйган. Муены белән ияге болай да нәфис аның, инде чәчен дә җыйгач, тагын да чибәрләнгән кебек. Гөлшаһидә онытылып тыңлап утырды. Күз алдына әле авыл, әле Мәскәү, әле «Яшьлек» гостиницасы, аның тәрәзәсеннән хыялый сарай булып күренгән университет бинасы килде. Менә ул гаҗәеп Съездлар сараенда утыра кебек, Кремльдә йөри кебек, юк, ул инде халык белән шыгрым тулы клубларда, чая ферма кызлары янында, толыпка төренеп кошевой чанада бара кебек, ә Әһлетдин абзый юртак атын әйдәп, та- зышын дугадагы кыңгырауча чыңлатып: «Әй, глядика-а!» дип озын юлдагыча моңлы итеп кычкыра кебек. Ул Асия янына барып утырды, иңбашыннан кочып алды. Ә Асия бер көйгә икенчесен, өченчесен ялгап һаман уйный бирде. Гүя ул музыка теле белән үзенең эч серләрен, сагынуларын сөйли иде. Кайда икән Илдары? Хатлар алышалармы? Ә Сәлах монда ник чуала? Әллә бүген дә бергә булганнармы? Асиянең аңа чын мөнәсәбәте ничек? Хатирә апа ни уйлый? Аның кызына мөнәсәбәте беркадәр сәеррәк шикелле. Соң кайткан өчен кызын ачулану түгел, ник озак йөрдең дип сорамады да. Бу аның кызына шулай тирәнтеи ышануымы, әллә гамьсез- легеме? Хатирә апа кухня якка чыккан иде. Асия уйнап туйгач, Гөлшаһидә анардан: — Нигә болай моңланасың? — дип сорады. Җавап урынына Асия аның күкрәгенә капланды. — Авыр миңа, Гөлшаһидә апа, хатлар белән генә яшәве авыр,—диде.— Сонгы вакытта хатлары да килми. Менә өч ай инде. Тагын кайда булса да боз диңгезләре астында йөриләрме икән? Бу бит нәкъ сугыштагы шикелле. Гомер буе шулай булачак... Уйласам, котларым оча... Мигә, Гөлшаһидә апа, берәүләрнең бәхетләре бик ансат килә, икенчеләренең... — Асия бәгърем, бәхетне безгә берәү дә көчләп такмый бит. Күрә* сеи, үзебез ансат бәхеттән тәм тапмыйбыз... — Әллә чыннан да шулаймы икән? Ачуым килгәндә онытырга да телим үзен. Аннары тагын... Мәхәббәт тормышны ямьләндерә, бизи, рәхәт бирә диләр. Ә мин хәзергә аның гел газабын гына татыйм, чәнечкеләрен генә тоям. Бәлки, беркөн ул бөтенләй дә әйләнеп кайтмас, ә мин аны һаман көтәрмен... Асия тагын гармоней сузды. Ул ниндидер көй эзли иде кебек. Гөлшаһидә кулы белән аңа җиңелчә генә кагылып алды да әкрен генә җырлый башлады: Сызлама, әрнемә, юксынып, йерәгем, Сагынып, саргаеп, өзелмә, үзәгем!.. — Нинди җыр бу, Гөлшаһидә апа? — дип сорады Асия, Гөлшаһидә җырлап бетергәннән соң. — Безнең авыл җыры. — Композиторы кем? — Әллә тагы. Асия инде яңа җырның көен уйный иде. Сүзләрен дә отарга теләп Гөлшаһидәдән кабат җырлавын үтенде. Хатирә апа күптән инде ишек яңагына сөялеп тыңлап тора иде. Кызлар үзенә таба борылгач, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, тиз генә ишек артына яшеренде. — Асия, — диде Гөлшаһидә, җырлап туктагач, — бер нәрсә әйтсәм ачуланмассыңмы? Миңа калса, берәүне яратып, икенче берәү белән йөрел булмый. — Мин йөрмим, Гөлшаһидә апа. — Ә Сәлах? — дип туп-туры сорады Гөлшаһидә. — Ул миңа эчем пошканда гына кирәк. — Асия... — Сөйләмә, Гөлшаһидә апа, бу турыда. Синең эчең пошмый торгандыр, син эч пошуның ип икәнен белми торгансыңдыр. Бу — коточкыч! — Беләм, Асия. Эчем дә поша, бик күңелсез минутларым да була. Ләкин чыдыйм. — Ә чыдарлык булмаганда? — Анда да чыдыйм. Асия башын иде, керфекләрен түбән төшерде. Гөлшаһидә аның иңбашларыннан кочты. Юк, алар дерелдәми, ниндидер бик авыр көч астында әкрен генә сыгылалар иде кебек. 7 Заводтагы беренче прнемга Гөлшаһидә бик нык дулкынланып барды. Әмма әгәр берәрсе ник дулкынланасың, нәрсәдән күңелең борчыла дип сораса, ул тәгаен генә әйтеп тә бирә алмастыр иде. Борчылырга болай бер сәбәп тә юк шикелле. Әле көндез үк парткомга шалтыратты. Өч врачка өч бүлмә әзер, утызлап авыру язылган дип әйттеләр. Димәк, барырга да карарга. Ә күңел урынында түгел, нәкъ актыккы имтиханга кергәндәге шикелле, сөенә дә, курка да. Бер карыйсың, каядыр гаҗәеп бер матурлык дөньясына очасың кебек, икенче карыйсың, әллә кайдан биектән абынып төшәсең кебек. Ул үзе белән янәшә атлаучы Маһирә ханымга һәм өченче врачка тиз генә карап ала, аларның нәрсә уйлауларын белергә тели. Ләкин алар, каршы искән салкын җилдән йөзләрен бияләй белән каплап, иелә төшеп атлыйлар, сөйләшмиләр. Олы кешеләр бит, Гөлшаһидә’ кебек ялгыз-ярым да түгелләр, өйләрен дә семьялары көтә. Бәлки, алар Гөлшаһидә үгетләгәнгә генә риза булганнардыр, ә хәзер эчләреннән аны тиргәп баралардыр. Аларны завод директоры, партком секретаре һәм завком председателе өчәүләп каршы алдылар. Врачларның тунганлыкларын күргәч, директор шунда ук аларны кабинетына алып кереп кайнар чәй тәкъдим итте. Гөлшаһидәнең аз гына да эчәсе килми иде, әмма ул бу тәкъдимгә үлеп эчәсе килгән Маһирә ханымнан да бигрәк шатланды. Кабул итәр өчен билгеләнгән бүлмәләр якты, җылы иде. Прием га килүчеләргә утырып торыр өчен урындыклар әзерләгәннәр. Монысы да Гөлшаһидәне сөендерде. Врачларны күргәч, көтеп торучылар барысы да бер тавыштан исәнләштеләр. Башкалар ничектер тагы, Гөлшаһидә үзе бүген авыруларга аеруча игътибарлы булырга тырышты, җентекләп карады, җентекләп сораштырды. Киңәшләр бирде, дарулар язды, бер хатынга эш урынын алмаштырырга тәкъдим итте, дирекция белән үзе сөйләшәчәген әйтте. Ике кешене профессорга күрсәтергә дип язып алып калды... Менә нибары шул. Карап торсаң, бик гади эш, ә Гөлшаһидәнең күңелендә шундый канәгатьләнү, әйтерсең, ул дөнья күләм әһәмиятле бер эш башкарган, йөрәгендә шундый шатлык-сөенеч, әйтерсең, ул үзенең иң бәхетле көнен кичерә. Өенә кайтып йокларга яткач та бу хистән аерыла алмады Гөлшаһидә. Бу зур, якты һәм матур хис янында үзенең күңел ялгызлыгы да, әле һаман ишетергә туры килгәли торган төрле ямьсез сүзләр дә бик кечкенә булып калдылар. Иртән ул больницада Әбүзәр абзыйны күреп, шатлыгын яшерә алмыйча, беренче приемның ничек үтүе турында аңа да сөйләп бирде. Профессор бик шатланды. — Минем прием көнем кайчан буласын әйтерсез. Мин һичшиксез барам, — диде ул. Шул ук көнне Гөлшаһидәне Вера Павловна эзләп тапты. Медицина учреждениеләренең берсендә профессор Яңгураның йөрәк авыруларын хирургия юлы белән дәвалау турында гаҗәп кызыклы лекциясе була икән. Бөтен медиклар тыңлап калырга телиләр. — Сиңа аеруча кирәк, бу синең темаң ич!—диде Вера Павловна, Гөлшаһидәнең икеләнеп калуын күргәч. — һәртөрле гайбәтләрдән өстен тора белергә кирәк, Гулечка җаным. Гөлшаһидә бераз уйлап торды да барырга риза булды, һәм менә алар халык белән шыгрым тулы зур залның арткы рәтләренең берсендә утыралар инде. Көчле алкышлар астында профессор Янгура трибунага чыкты, халыкка әдәп белән баш иде. Яхшы ораторларга гына хас гажәп бер осталык белән лекциясен башлап китте һәм тыңлаучыларның игътибарын ахыргача биләп алды. Гөлшаһидә барысын да онытты. Фатихәттәйнең «шул тычкан бәбәк...» дип кисәткән сүзләрен дә бер генә тапкыр да исенә төшермәде. Яңгура сихерләде кебек. Беренче минутта Гөлшаһидә башын ничек сузган булса, залны тетрәткән алкышларга кадәр шул рәвешен үзгәртмәде. Яңгураның фикерләре кыю, мавыктыргыч, мисаллары таң калырлык иде. Гөлшаһидәгә хәтта моннан соң йөрәк авыруларын дәвалау буенча терапевтларга эш тә калмады кебек тоелды. — Кайчандыр хирургия өчен тыелган, хирург пычагы кагылырга рөхсәт ителми торган чикләр бүген әллә кайда артта калдылар инде. Бүген хирургия заманның җиңүчән агымы белән бергә бара. Аңа нинди генә юллар белән булса да каршы тору файдасыз. Хәер, хәзер аңа бары тик бер урында катып калган, яңаны төшенә алмаган, дөресрәге, аңардан курыккан кешеләр генә каршы килгән булып маташалар... Ышаныч, дәрт, ашкыну белән әйтелгән бу гомумирак сүзләрдә дә Гөлшаһидә ясалмалык сизмәде. Аңа калса, Янгура нәкъ менә шулай гына сөйләргә, шулай гына әйтергә тиеш иде кебек. Гөлшаһидә Яңгура аларны трибунадан күрми дип уйлады. Ләкин лекция бетеп, бик күп сорауларга җавап биргәннән соң, Яңгура, ике ягында да басып торган халыкка баш ия-ия, туп-туры Гөлшаһидәләр янына килде һәм тирән хөрмәт күрсәтеп исәнләште. Әсәрләнүе әле басылмаганга, аңардан кызу ашкыну, ялкын, дәрт бөркелеп торасыман, күзләре ялтырый, йөзе илһам нуры белән балкыган. Искиткеч матур һәм сөйкемле иде бу минутта яшь профессор. — Без менә Гулечка белән хирург булмавыбызга үкенеп утырдык әле, — диде Вера Павловна шаян гына. — Сез, Фазылҗан Җангировнч, нәкъ шигырь укыган төсле... — Гафу итегез, Вера Павловна, шигырьдә су күп була, әллә минем лекциям дә шундый булып чыктымы? — Ни сөйлисез! — Вера Павловна кечкенә кулын селекте. — Мин мондый тирән фәнни лекцияне күптән тыңлаганым юк иде. — Рәхмәт. Ә менә Гөлшаһидә ханым башкачарак фикердә бугай. Яңгура Вера Павловна белән сөйләшсә дә, күзләре Гөлшаһидәдә генә иде. Гөлшаһидә моны сизенгәнгә, тизрәк чыгып китү ягын карады. — Ашыкмагыз. Мин сезне машинам белән озатачакмын. Гөлшаһидәнең күз карашында тыю ялтырады. » — Сез мине аз гына да хөрмәт итмисез, ахрысы, Гөлшаһидә ханым, — дип пышылдады Янгура, Вера Павловна киемен киеп көзге алдына эшләпәсен төзәтергә китеп баргач. — Мин сезгә бу турыда бер әйткән идем инде, Фазылҗан Җаиги- рович. Әгәр хөрмәт итмәсәм, мин монда килер идемме соң. Яңгура аңа башын иде. — Ул чагында сезне минем балдызкайның гайбәтләре борчый булса кирәк. Аңа исегез китмәсен, ул мескенкәй кояшны учы белән капла- макчы була. Яңгура Гөлшаһидәгә пальтосың кияргә булышты. — Зинһар, Фазылҗан Җангировнч, бу турыда да артык сөйләшмик. Югыйсә, чын, бик каты ачуланачакмын. Гөлшаһидә никадәр генә каршы килеп маташса да, Яңгура, шундый салкында сезне җәяү кайтараммы соң дип, Вера Павловна белән икесен дә машинага утыртты. Кая алып барыйм? — дип сорады. Гөлшаһидә Вера Павловнаның адресын әйтте. Соңыннан, машинадан төшкәч, Гөлшаһидә Вера Павловналарга керергә теләмәде. Әзрәк тарткалашканнан соң, Вера Павловна аны трамвай тукталышына кадәр озата барды. — Ул сине ярата, Гулечка. Үлеп ярата! Мин хатын кеше. Мин чын белән ялган хисне аерам. Лекциясен дә ул сиңа карап кына, синнән илһам алып кына, синең өчен генә сөйләде бит!—диде Вера Павловна, Гөлшаһидәне култыклап алып. Ә Гөлшаһидә, йөзен пальто якасына яшереп, аска карап, эндәшмичә барды. Урамны кар яктысы гына яктырткан. Утлар әллә сүнгән, әллә кабызырга онытканнар. Кешеләр йөгерә-атлый узалар. Кар шыгырдый. Агач ботакларын сыкы сарган. — Әгәр минем урынымда син булсаң, нишләр идең?—дип сорады Гөлшаһидә бераздан. — Минме? Мин уйлап карар идем! —диде Вера Павловна чая гына. Бу инде назлы хатын-кыз телендә: «Мин риза булыр идем» дигән сүз. Гөлшаһидә эндәшмәде. Дөресен әйткәндә, ул Фазылҗан лекциясенә Мансурны күрергә дип килгән иде. Ләкин Мансур юк иде. Ул, күрәсең, Гөлшаһидә йөргән бөтен юллардан кача. Кирәкми Гөлшаһидә аңа, кирәкми! Юкка эзли ул аны. Аһ! Нишләргә тиеш инде, нишләргә тиеш Гөлшаһидә?! Өенә кайтып кергәч, ялгызлык хисе аны аеруча көчле газаплады. Ул бик озак елап утырды. Аннары күзләрен зур итеп ачып түшәмгә карап ятты. Карангыдан аңа Фазылҗан карап тора иде. Менә ул аның алдына тезләнде. Ике кулын сузды... — Ул сине ярата, Гулечка, үлеп ярата... Синең өчен генә... синнән илһам алганга гына... — дип пышылдады күзгә күренмәгән Вера Павловна. Икенче көнне больница каршына җиңел «ГАЗ» машинасы килеп туктады. Пальто өстеннән кожан кигән урта яшьләрдәге бер кеше, машинадан төшеп, туп-туры вестибюльгә килеп керде дә Гөлшаһидәне сорады. — Гарифулла абыең килгән дип әйтегез үзенә, — диде ул сестрага. Бераздан шатлыгыннан кая басарга белмәгән Гөлшаһидә югарыдан йөгереп төште һәм ачык чырай белән райком секретаре алдына килеп басты. — Әйткәч ышанмадым да, — диде ул, кул биреп күрешкәннән соң.— Гарифулла абзый, ипчек килеп чыктыгыз әле? Безнең яклар исәннәрме? —• Бнк исәннәр, сиңа күп итеп сәлам җибәрделәр, кереп хәлеңне белергә куштылар. Я. ничек урнаштың? Бик кыйналмыйсыңмы? — Рәхмәт инде, Гарифулла абзый, хәл белә кергән өчен. Әйбәт кенә урнаштым әле. , — Торак мәсьәләсе ничек? — Булды, Гарифулла абзый. — Югыйсә, өлкә комитеты секретарена керергә исәп бар иде. — Рәхмәт, аларны борчымагыз инде, Гарифулла абзый. Кич белән өйгә рәхим итегез, күреп китәрсез. — Икенче килгәндә өеңне дә кереп карармын әле, бүген вакытым юк, районга җыелышка кайтып җитәргә кирәк. Хәзергә сау булып тор, Гөлшаһидә, алайса. Гарифулла көтмәгәндә ничек килеп чыккан булса, шулай ашыгыч китеп тә барды. Ләкин аның килеп чыгуы Гөлшаһидәгә гаҗәеп бер тынычлык һәм ышаныч китерде. Юк, ул ялгыз түгел, аны онытмаганнар, ул үзе дә алардан беркайчан да аерылмаячак. Шул ук көнне Гөлшаһидә эштән соң деканатка китте. Вера Павловна кандидатлык минимумы өчен кирәкле программаларны әзерләп куярмын дип кичә вәгъдә иткән иде. Бүген шактый җылытып җибәргән. Тәңкә-тәңкә карлар ява. Вера Павловна аны ачык чырай белән каршы алды. Әмма кичә булган хәлләр турында алар сөйләшмәделәр. Тик Гөлшаһидә, кирәкле материалларны алып китеп барган чагында гына, Янгураның шалтыратуын, кәефләрен соравын әйтте. — Верочка, нигә миңа боларны сөйлисез? — диде Гөлшаһидә хәтере калып. — Нигә күңелемә вәсвәсә саласыз? Шимбә көн Гөлшаһидә беренче тапкыр Асия белән театрга барды. Николай Максимовичның уйнавына таң калып карап торды. Ул бер карт ролен уйнады. Бу уен Гөлшаһидәне тетрәтте. Моңарчы әле аның беркайчан да шундый югары сәнгатьне күргәне юк иде. Сәхнәдә артист Николай Максимович юк иде, сәхнәдә үзенең кайгысы, шатлыгы, уйлары һәм хисләре белән бер карт яши иде. Аның хәрәкәтләре белән тавышы гына түгел, хәтта сулышы, җаны да карт иде. Спектакльдән соң Гөлшаһидә белән Асия сәхнә артына керделәр. Николай Максимович үзенең бүлмәсендә гримнарың юып утыра иде. — Кемне күрәм! —дип, урыныннан сикереп торып, Гөлшаһидәнең кулын үпте һәм аңа тәбрикләү сүзен әйтергә дә ирек^ бирмичә, тезеп китте:—Мине алырга килдегезме? Минем йөрәк ярыйсы әле. Ә менә сезнеке ничек? Сизәм, сизәм, наяным! Минем күзләр күпне күрә. Театрга килүегез дә юкка түгел. «Чыннан да, миндә кешеләр сизәрлек бер-бер нәрсә бармы икән әллә?» дип, коты очып уйлады Гөлшаһидә. 8 — Алексей Лукич, минем сезгә бер тәкъдимем һәм үтенечем бар. Әбүзәр Гиреевич белән дә сөйләшкән идем. Безнең бүлеккә «ялкынлы фотометр» сатып аласы иде бит. — «Ялкынлы фотометр»?'—дип кайтарып сорады Алексей Лукич.— Әллә фотография ачмакчы буласызмы? Профессорның кисәтүеннән соң Гөлшаһидә Алексей Лукичтан тиз генә ризалык алу көтмәсә дә, аның бу сүзләреннән соң аптырап калды. Моны ничек аңларга? Шаяртумы? Алексей Лукич андый кеше түгел шикелле. Көлү, юләргә санаумы? Гөлшаһидә үзе андый ахмак нәрсә әйтмәде шикелле. Әллә өлкәннәр барында кирәкмәгән җиргә борыныңны тыкма дип әйтүеме бу? — Алексей Лукич, ничек инде... Менә дигән яңа аппаратлар бар чагында диагностиканы һаман иске методлар белән алып бару мөмкин түгел бит. — Әгәр бөтен больницаны яндырсак? — диде Алексей Лукич, аз гына да үзгәрмичә. Гөлшаһидәнең күңеленә бик хәтәр шик төште: әллә Алексей Лукич административ эшләр белән күмелеп яңа әдәбиятны карап барудан туктаганмы? Әллә аның «ялкынлы фотометр» турында ишеткәне дә юкмы? Юри мәгънәсез сораулар биреп, үзенең наданлыгын гына Гөлшаһидә алдында яшерәме? — Мәскәү больницаларында мин ул фотометрны үз күзем белән күрдем. Газ беләк эшләсә дә, бернинди янгын хәтәре юк. Берничә минут эчендә канның бөтен химик составын әйтеп бирә. — Күпме тора?—дип сорады Алексей Лукич сүрән генә. Гөлшаһидә әйтеп биргәч, башын чайкады. — Андый сума безнең сметада юк. •— Быел булмаса, киләсе елда булыр. Сметага кертик. •— Белмим, андый суманы үткәрерләрме икән, — дип, Алексей Лукич һаман үзенекен кабатлады.— Безгә бит, Гөлшаһидә Бәдриевна, иң кирәкле инструментларны сатып алыр өчен дә акчаны кысып кына бирәләр. Әнә сезнең бүлектә Рнво-Роччи аппаратын ватканнар, юньсезләр. Шуның яңасын алырга акча таба алмыйча, башымны кашып утырам әле. Арслан булып арслан да үзеннән биек сикерә алмый. — Юк, бу мине ышандырмый, Алексей Лукич. Сез мине гафу итегез, бу безгә чит фәлсәфә. Ярсып, кабынып китәргә әзер Гөлшаһидәгә Алексей Лукич озак кына карап торды да тагын башын чайкап куйды. Аннары өстәлдә яткан кенәгәме япты. Бу китәргә мөмкин дигән сүз иде. Гөлшаһидә чыкты. Ә вестибюльдә алар Мансур белән чак кына маңгайга маңгай бәрелешмәделәр. Икесе дә шып итеп туктадылар. Гөлшаһидә күзләрен зур ачып Мансурга туры итеп карады, Мансур исә шунда ук керфекләрен түбән төшерде һәм, ашык-пошык исәнләшкәч, хирургия бүлегенә кереп китте, — анда аны консультациягә чакырганнар икән. Өенә Гөлшаһидә бик күңелсез кайтты. Соңгы көннәрдә яхшы ук сиздереп килә башлаган күңел тынычлыгы тагын югалды, йөрәгендә тагын өермә купты. — Асиядән хат бар, — диде Хатирә апа. — Рәхмәт, — диде Гөлшаһидә ананың хәтерен калдырмаслык дәрәҗәдә генә ачык чырай белән. «...Без тауларга менәбез, — дип язган иде Асия. — Югарырак менгән саен мин сезгә, врачларга: Әбүзәр абыйга, Маһирә апага, сезгә һәм башкаларга ныграк рәхмәт укыйм, йөрәгем бер генә дә авыртмый, сулышым аз гына да кысылмый. Әбүзәр абый дөрес әйткән иде: мин тау кәҗәсе! Кирәк икән трамплиннардан да сикерәм, чаңгыда, канатлы кош кебек, таулардан тауларга очам. Мин, икенче катка менә алмаган чирләшкә, бүген тауларга күтәреләм. Мин мондый бәхетне — яшьлек, сәламәтлек бәхетен, югары менү, канатлану бәхетен моңарчы шушы хәтле мул итеп һич татыганым юк иде. Рәхмәт, мең рәхмәт врачларга!..» Шуннан соң ул Илдардан хатлар алганлыгын, ничек шатланганлыгын, ничек биегәнлеген язган да; «Теге үзебез сайлап алган мәхәббәт турындагы сөйләшүебез исегездәме, Гөлшаһидә апа?» — дип сораган. Гөлшаһидә уйга калды, Мансур белән вестибюльдәге очрашуы күз алдына килде. Йөзен ике кулы белән каплады. «Юк, юк, Гөлшаһидәнең үзе санлап алган бәхете!» Конверт эченә тагын бер хат салынган иде. «Арагызда нинди кара эчле кеше барлыгын беләсегез килсә, шушы хатны укыгыз», дип, Асия өстенә эре хәрефләр белән язып куйган. Гөлшаһидә хатны укудан элек имзасына карады: Сэлах. Саматов хатын-кызның намусын кимсетә торган нинди кабахәт сүзләр булса, шуларның барысы белән Гөлшаһидәне хурлап, ничек шушы җан көеген квартирант итеп җибәрдегез, дигән. «Ул инде бөтен бер районның башын ашаган, аңардан ничек котылырга белмәгәннәр. Делегат ясап кына котылганнар... Хәзер Әбүзәр Гиреевич та аптыраган, ә Маһирә Хәбировна белән Алексей Лукичның куркытып җаннарын алган... Эшне министрлар, секретарьлар белән генә йөртә, үзенең базарын күтәрер өчен җәмәгать тәртибендә приемнар оештырган була... Хәзергесе көндә ул зур гына бер кешенең сөяркәсе булып тора. Соңыннан тегесе оппонент булачак...» Әгәр Гөлшаһидә бу хатны салкынрак кан белән укыса, аның төбендә нинди әшәке вак нәрсә ятканын ачык күрер һәм шундый пычрак хат язарлык түбәнлеккә төшкән коллегасын кызганыр иде. Ләкин ул шул хәтле гарьләнде, шул хәтле җәберсенде, кайнар күз яшьләре күз алларын томалап актылар да актылар. Иртән эшкә башка вакытлардагыча җилкенеп, канатланып бармады. Аның йөзе ап-ак, күз төпләре күгәрә төшкән иде. Больницага кереп халатын кияргә дә өлгермәде, аны хәле авырайган авыру янына чакырдылар. Гөлшаһидә палатага барып кергәндә, кулына шприц тоткан Диләфрүз авыру янында аптырап басып тора иде. Гөлшаһидә авыруның кулыннан тотты. Тамыр тибеше бөтенләй сизелми. йөрәген тыңлады — типми. Авыру үлгән иде. Авыруны төнге сәгать берләрдә алып килгәннәр. Ул каяндыр бик ашыгып кайткан чагында урамда егылган. Больницада уколлардан соң аңына килгән, төнне ярыйсы тыныч үткәргән, ә иртән, дежур врачның кисәтүенә дә карамастан, торып бәдрәфкә чыккан һәм... Бу мәгънәсез үлем Гөлшаһидәнең зиһенен тараттыра торган актыккы тамчы булды, ахрысы. Профессор обходы вакытында ул авыруның диагнозын ике тапкыр бутап әйтте. Беренчесендә профессор әдәпле генә төзәтте. — Әйе, әйе, гафу итегез, — диде Гөлшаһидә тиз генә, ләкин икенче авыру янында тагын буталды. Әмма үзе хатасын сизмичә сөйләвен дәвам иттерде. Профессор урыныннан торды. —- Сезгә ни булды? ■— дип кырыс кына сорады ул французча. — Икенче игътибарлырак булуыгызны үтепәм, -— һәм ишеккә юнәлде. Бу инде иң каты шелтә иде. Гөлшаһидә аптырап берүзе палата уртасында басып калды. Авырулар да күңелсез хәл булып алганын сизенеп уңайсызланып эндәшмәделәр. Инде летучкада профессор кеше күзенә күренмәслек итеп әрли дип көтте Гөлшаһидә. Ләкин летучкада профессор аның исемен дә телгә алмады. Монысы Гөлшаһидә өчен тагын да авыррак булды. Төш вакытлары якынлашканда, Гөлшаһидә янына Диләфрүз борчылып килеп рецепт күрсәтте. — Монда ялгыш түгелме, Гөлшаһидә апа? Гөлшаһидә язуына карады да агарынып китте. Доза ике өлеш артык күрсәтелгән иде! Бераздан Маһирә ханым борчылып килеп җитте, аннары профессор да килде. — Сез нигә бу кадәр таркау?—дип сорады Әбүзәр абзый Гөлшаһидәдән. — Белмим, — диде Гөлшаһидә, башын түбән иеп. •— Сез белмәгәч, кем белә инде? — Профессор кашларын җыерды.— Строфантинны ике доза артык бирү — нәрсә икәнен беләсезме? — Бу минем тупас хатам, — диде Гөлшаһидә. — Минемчә, бу җинаять, — диде профессор,'—игътибарсызлык аркасында туган җинаять. Маһирә ханым, — кинәт профессор бүлек мөдиренә таба борылды, — Гөлшаһидәнең зиһеннәре таралган. Ул терелгәнче, сез үзегез аның барлык эшенә күз-колак булыгыз. Үтенәм сездән. Профессор чыгып киткәч, Маһирә ханым мөмкин кадәр йомшак тавыш белән: — Ни булды соң, Гөлшаһидә?—дип сорады. Гөлшаһидә аңа туры итеп карады да үзе сорау бирде: — Рецепт турында сезгә кем әйтте, Диләфрүзме? — Юк, Сәлах. Гөлшаһидә иренен тешләп каядыр тәрәзә почмагына карап тора башлады. Тышта кемнеңдер сөякчел куллары төсле шәрә агач ботаклары селкенә иде. Алар гүя Гөлшаһидәгә яныйлар. «Сәлахка кем әйткән? Үзе күреп калганмы?» Гөлшаһидә капыл гына Маһирә ханымга борылды: — Әйтегез әле яшермичә, Маһирә Хәбнровна, сез миннән куркасызмы? һәрвакыт сабыр, тотнаклы һәм әдәпле Гөлшаһидәнең болай гасаби- лануы Маһирә ханымны гаҗәпләндерде. — Сезгә ня булды? — дип яңадан сорады ул. — Янасыз, куырыласыз шикелле. Ни өчен мин сездән куркырга тиеш? — Ә Әбүзәр абзый миннән ничек котылырга белмичә йөриме? •— Сезне аның кебек яратучы икенче бер кеше дөньяда бармы дип сорагыз. Әллә нәрсәләр сөйлисез, Гөлшаһидә. — Гафу итегез,—диде Гөлшаһидә, күз яшен сөртеп, һәм сумкасыннан конверт алып Маһирә ханымга сузды:—Менә укыгыз. Маһирә ханым укыды да җирәнеп, хатны өстәл читенә ташлады, бик озак сүз таба алмыйча торды. — Ни өчен ул миңа шул хәтле пычрак ыргыта? Нишләтим мин аны. судка биримме? Маһирә ханым уйга калды. — Мин Сәлах белән күптән эшлим. Дөресен әйткәндә, мин аны бу кадәр мәкерле, бу кадәр вак дип уйламый идем. Аның аспирантура турында сөйләнеп йөргәннәрен хәтерлим. Баштарак Әбүзәр Гиреевич аңа уңай карашта иде шикелле. Соңгы бер-ике елда аның Сәлахка булган мөнәсәбәте бик нык үзгәрде. Ә сезгә Әбүзәр Гиреевичның өмете бик зур. Ихтимал. Сәлах шуның өчен сезне яратмый торгандыр — Судка биримме соң? — дип кабат сорады Гөлшаһидә. — Анысын әйтә алмыйм. Мин мондый эшләрдә начар киңәшче, Гөлшаһидә. Чөнки үзем беркайчан да, беркем белән дә судлашмадым. Суд, минемчә, һәрвакыт ике яклы... Уйлагыз әле, бәлки бүтән әмәлен табарсыз. Гөлшаһидә төне буе йокламады, уйлады да уйлады. Ул бүгең бер нәрсәне ачык төшенде. Аз яшәгән әле ул, тагын да азрак күргән. Тормыш аның сөяленә әле бик аз баскан. Аны һәр очракка жавап табарга өйрәтмәгән, ансат кына өйрәтмәс тә шикелле. Бу йокысыз төн нәтиҗәсендә Гөлшаһидә бер фикергә килде •—ул фикер дөрес идеме, түгелме, анысын ул белми иде — ул судлар белән маташмаска, ә барысын да Сәлахның үзенә әйтергә булды. Иртән ул Маһирә ханым янында Сәлахның үзен дә очратты. — Сәлах Саматович, пигә сез һаман шамакайланасыз?—диде ул, исәнләшеп тә тормыйча. Сәлах хахылдап көлеп җибәрде. — Авыз ермагыз! — диде Гөлшаһидә, аңа таба бер адым атлап.— Мин берәүгә дә үземнән көләргә юл куймыйм. — Балалар кебек әтәчләнмәгез әле, — диде Маһирә ханым ишеккә таба атлап. Сәлах та аның артыннан иярде. — Туктагыз!—диде Гөлшаһидә Сәлахка. — Бер башлагач, сүзне ахырынача җиткерик. — Хезмәтегезгә әзермен, — дип, Сәлах аның алдында кыланып баш иде. — Тагын бер тапкыр әйтәм, шамакайланмагыз минем алда. Минем җитди итеп сөйләшәсем килә. — Пажалысты, товарищ делегат. Гөлшаһидә аңа янып торган күзләре белән озак карады. — Сез бала түгел бит. — Үзем дә нәкъ шул фикердә. — Алай булгач, нигә минем делегатлыгымны мыскыллыйсыз? — Виноват, политически неграмотный мин. Сәлах күзгә карал аны хурлый иде. Гөлшаһидә моны ачык сизде, җеннәре кузгалды. Ә мондый чакта ул үзе дә каты әйтә иде. — Алай булгач, менә бу әшәкелегегез өчен жавап бирегез. Моның өчен политик грамота кирәкми. Миңа җавап бирмәсәгез, башка җирдә җавап бирерсез, — һәм Гөлшаһидә аңа конверт ташлады. Сәлах хатны кулына алуга, утлы күмер тоткан шикелле, шунда ук кире төшерде. — Алыгыз да кычкырып укыгыз!—диде Гөлшаһидә. — Ничек бу хат сезнең кулга килеп эләкте?—дип сорады Сәлах, коелып төшеп. Әрсез, тупас бер кешенең бу кадәр тиз аптырап калуына Гөлшаһидә шаккатты. Чебен! — Кемгә бирим сезнең бу әшәке хатыгызны — прокуроргамы, Алексей Лукичкамы? Я, нигә дәшмисез? Нигә болай шүрләдегез!? — диде Гөлшаһидә, ачы көлемсерәп.—Алыгыз, истәлеккә саклагыз ул шакшы язмагызны. Ләкин моннан соң минем алда шамакайланасы булмагыз. Яңаклап чыгарачакмын! 9 Диләфрүз алдында да чукрак-сукырга, күрмәмеш-белмәмешкә салынып мәңге йөреп булмый бит. Әгәр Диләфрүзнең ачыктан-ачык сөйләшергә көче җитми икән, моны Гөлшаһидә эшләргә тиеш, чөнки ул ел- кәнрәк. Барысына чик куярга вакыт! Бер көнне юри Диләфрүзнең эштән кайткан вакытын тар бакча юлында саклап торды да, аны култыклап: — Диләфрүз акыллым, ни өчен син миннән гел качасың? — дип сорады. Диләфрүз бөтен тәне белән сискәнеп китте, эндәшмичә аска карап атлады. — Безнең арабыздай нинди кара мәче узды соң әле? Быел һавалар тигез тормый, әле суыта, әле җылытып җибәрә дә тамчылар тама башлый. Бүген дә шундый тамчылар тама торган жылы көннәрнең берсе. Урам халык белән тулган. Ипле генә, ашыкмый гына кайталар. Кайдандыр вакыт-вакыт борынга хуш ис килеп бәрелә. Җәй көннәрендә Акъярда җил болын ягыннан искәндә шундый тәмле чәчәк исе борынга килеп бәрелә торган иде. Ә завод-фабрикалы каланың машиналар сөреме белән тулы урамында мондый хуш ис кайдан? Күрәсең, Диләфрүз хушбуйларга чумган. Ихтимал, ул о’чрашуга ашыга торгандыр. Ә Гөлшаһидә аны култыклап алган да җибәрми. — Элек син миңа бик ягымлы идең, Диләфрүз. Хатлар да яза идең. Әллә синең алда гаепле булдыммы? Рәнҗеттемме? Үземә турысын әйтеп бир, Диләфрүз. — Юк, юк, сез алай уйламагыз, — диде Диләфрүз, калтыранып.— Сезнең мине бервакытта да рәнҗеткәнегез юк. Урамның аргы башыннан берсе икенчесен узарга чамалап бик зур тизлек белән ике машина килә иде. Кинәт Диләфрүз Гөлшаһидәнең кулыннан ычкынды да, «Гафу итегез, ашыгам», днп шул машиналар арасына ташланды. Берсе аны чак бәреп екмады. Колакны ярып тормозлар чинаган тавыш ишетелде. Ләкин Диләфрүз, артына да әйләнеп карамыйча, урамның аргы ягына йөгереп чыкты. — Тиле кыз! — дип кычкырды шофер, йодрык янап. Болар барысы да шулкадәр тиз булды, Гөлшаһидә аңына килә алмыйча калды. Аның йөрәге «жу» итеп куйганда, Диләфрүз күренми иде инде. Гөлшаһидә кич буе борчылып утырды. Ә иртән Диләфрүзне әрлә- мәкче булып авыз ачкан иде, кыз йөгереп китеп барды. Шуннан соң ике-өч көн үткәч тә, Гөлшаһидәне партбюро утырышына чакырдылар. Ул анда курка-курка гына барды. Башына мең төрле шикле уй килде. Диләфрүз, Саматов... Әнә Клавдия Сергеевна тәмәке тарта-тарта аңа ничек күз кырыйлары белән карый. Райком вәкиле дә бар икән. Әгәр бәйләнә башласалар, Гөлшаһидә акланып утырмаска, ә һөҗүм итәргә булды. Ул бик түземле, бик чыдам, әмма әгәр «җеннәре» бер кузгалса, ул инде баш иеп кенә кала алмый. Ләкин... Гөлшаһидәне партбюрога бөтенләй барка бер йомыш белән чакырганнар булып чыкты. Аңардан больницадагы партуку түгәрәгенә җитәкчелек итүне үтенделәр. Түгәрәк XXII съезд материалларын өйрәнә башлаган, ләкин җитәкчесе начар эшләве сәбәпле, укулар тәртипле бармый. Гөлшаһидә уйга калды. Аның вакыт бюджеты хәзер санаулы иде. Кандидатлык минимумына хәзерләнү өчен аңа бик күп вакыт кирәк булачак. Шулай да баш тартырга батырчылык итмәде. Партбюродан чыккач, Гөлшаһидә Әбүзәр абзыйларга шалтыратты, съезд материалларын кереп алырга рөхсәт сорады. Аңа хәзер үк кереп алырга мөмкин диделәр. Әбүзәр абзый үзе китереп бирә алмавы өчен гафу үтенде. һәм менә Гөлшаһидә таныш баскычтан менә инде. Бер генә секундка туктап, таныш батареяга күз салды. Ләкин йөрәгендә әрнү сизмәде, гүя Мансур белән аралары тәмам өзелгән иде. — И, сагындырганыбыз килде,—днп каршы алды аны Фатихәттәй. Аңа ияреп Гөлчәчәк чыкты, күзләрен тутырып, .беркадәр ятсынып, Гөлшаһидәгә карап торды да: — Исәнмесез, — дип кул бирде. Гөлшаһидә аның башыннан сыйпый башлагач, ул тиз генә читкә тайпылып, йөгереп китеп барды. Мансур бу юлы да өндә юк иде ахрысы. Гөлшаһидә Мәдинә ханым белән исәнләшеп хәлләрен сорашты да Әбүзәр абзый янына керде. — Хәзинә! — диде Әбүзәр абзый, Гөлшаһидәгә егерме ике бюлле- теньны кайтарып. — Фикерләр хәзинәсе! Иң яхшы романнан да кызык- сыныбрак укыдым. Ләкин эш моның белән генә бетми әле, Гөлшаһидә. Сезнең белән махсус сөйләшәсе сүзләрем бар. Теге вакытта әйткән идем инде. — Рәхим итегез, Әбүзәр Гиреевич. Мин һәрвакыт әзер. — Вакытым белән яныгызга керермен. Коридорда ©с киемең кигән чагында Гөлшаһидә юри шаян булырга тырышып: — Сез хаклы булып чыктыгыз, Әбүзәр Гиреевич. «Ялкынлы фотометр» беренче очрашуда ук минем канатларымны көйдерде. Алексей Лукич сметада каралмаган дип кырт кисте. — Әйткән идем бит, — дип көлемсерәде профессор.— Былтырлары без аңардан өстәмә рәвештә бер аппарат сатып алдырткан идек, шуннан соң финанс дисциплинасын бозган өчен аңа шелтә бирделәр. Хәзер аны бер-бер нәрсәгә күндерү бик читен. Инструкция буенча гына бара ул. Өенә кайтып, тамагың туйдырганнан соң, Гөлшаһидә чемоданыннан блокнотларын, очрашуларда сөйләгән язуларын өстәлемә чыгарып салды. Кәгазьләр арасында фотолар да бар иде. Менә ул Казан вокзалында вагон баскычында басып тора, менә өлкә комитеты секретаре белән төшкән рәсемнәре. Фотообъектив шактый күп кешене эләктергән. Гөлшаһидә аларның күбесен танымый да иде. Әнә, үзе әйтмешли, «тарихка кереп калган» Вера Павловна. Партия җитәкчеләре һәм Татарстан делегатлары белән Кремльдә төшкән зур рәсемнәрне ул инде рамкага куеп стенага элгән иде. Хәзер башын күтәрә төшеп уйчан моңсу караш белән шуңа карап утырды. Нинди көннәр иде! Беренче дәрестә Гөлшаһидә үзенең съездда катнашучы буларак истәлекләрен, уй-хисләрен уртаклашырга булды. Акъярда бу турыда ул күп сөйләде. Халык та яратты кебек. Ләкин дәрес көне якынлаша башлагач, Гөлшаһидәнең күңелен курку басты. Мондагы коллективны ул яхшылап белми әле. Дәрескә килүчеләр булырмы? Күңел биреп тыңларлармы? Шәһәр кешеләрен кызыктырырлык итеп сөйләргә үзенең көче җитәрме? Беренче дәрестә үк тыңлаучыларның күңеле суынса, аннары аларны тартып та китерә алмассың. Гөлшаһидәнең өстәлендә кызыл, зәңгәр карандашлар белән чуарланып беткән бюллетеньнәр ята. Ул әле аларның берсен алып укый, әле, нәрсәдер исенә төшереп, икенчесен, өченчесен актара. Аннары шуларны хәтеренә китереп идән буйлап йөренә. Ул кәгазьгә карап сөйләмәячәк, язганны укымаячак. Кайдадыр җыр ишетелә. Күрәсең, Хатирә аиа радионы куйган. Менә шушы җыр шикелле булсын иде синең сөйләгәннәрең, менә шушы жыр кебек күңелләргә сеңсен иде синең сүзләрең. Менә шушы жыр шикелле... Беренче дәрес б)'ласы көнне эшкә барганда Гөлшаһидә съезд ачылу көненә кияргә дип тектергән кара костюмым, ак кофтасын киде. Бу кием аңа аеруча килешә, аны аерата нәфис, зифа итә һәм шул ук вакытта аны гаҗәеп тотнаклы, әдәпле итеп тә күрсәтә иде. Эш сәгате бетүгә, лекцияләр залы халык белән шыгрым тулды. Түгәрәккә язылган егерме кеше урынына йөз кеше килгән. Санитаркалар, сестралар гына түгел, врачлар да килгәннәр. — Әле монда йөри ала торган авырулар да килмәкче булалар, диде түгәрәк старостасы. — Рөхсәт итәсезме, Гөлшаһидә апа? — Урын сыйдырган хәтле керсеннәр, — диде Гөлшаһидә. Шунда ук Әбүзәр абзый белән... Фазылжан Яңгураның да арткы рәтләрнең берсенә килеп утырганнарын күрде. «Нишләп алар монда. Ни кирәк алар- га?—дип чиксез гаҗәпләнде Гөлшаһидә. — Чыгып китегез, без дәрескә җыелдык дип әйтергәме?» Ләкин нәрсә булса үзгәртергә сон иде инде. Гөлшаһидә өстәл янына килеп басты. Маңгаена бер бөртек чәче төшкән, йөзе әзрәк агарынган, күзләрендә тынычсызлык. Сүзен ул каушый төшеп башлады. Ясалма пафостан, шалтыравык буш сүзләрдән бик сакланганга, гадиләрен тиз генә таба алмады, икенче яктан, профессорлар алдында артык авылча күренүдән курыкты. Бигрәк та Янгурага ачуы килде. Тагын Сәлахларга авыз чайкарга азык булачак. Биш-ун минуттан Гөлшаһидә үзен кулга алып өлгерде. Тавышы калтыраудан туктады, сүзләре дә табигый рәвештә ачык яңгырын башлады. Залда шылт иткән тавыш ишетелми, бер генә кеше дә торып китмәде. Съезд турында, яңа Программа турында сөйләгәннән соң, Гөлшаһидә медицина проблемаларына, җәмәгатьчелек тәртибендә халыкка медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләренә күчте, үзләренең заводта ничек эшләүләре турында әйтеп китте һәм сүзен бөтен больницаны коммунистик хезмәт коллективы итеп күрергә хыяллануы белән бетерде. Аның бу тәкъдименә бик озак кул чаптылар. Коридорга чыккач, сөйләшеп басып торган профессорлар янына килеп, Гөлшаһидә алар белән исәнләште дә, кызарып: — Нигә сез шул кадәр вакытыгызны әрәм иттегез, мине дә нинди җайсыз хәлгә куйдыгыз, — диде. — Гафу итегез, Гөлшаһидә ханым, минем гаебем юк, — дип елмайды Фазылҗан.— Менә Әбүзәр Гиреевич алып керде. Әмма вакытыбызның әрәмгә китүе белән без килешмәс идек. Мин, мәсәлән, бик рәхәтләнеп тыңлап утырдым. — Монысы инде хатын-кызга гади комплимент, Фазылҗан Җаиги- рович. Кайтырга бергә чыктылар. Әбүзәр абзый машина белән китте, Янгу- ра Гөлшаһидәне әзрәк озата барам дип калды. Гөлшаһидә бик уңайсызланды, ләкин ни хәл итә ала иде ул?! — Мин чыннан да сезнең лекциягә очраклы рәвештә туры килдем,— диде Яигура Гөлшаһидә белән янәшә атлый-атлый. — Мине консультациягә чакырганнар иде. Әмма бу очракка мин бик шатмын. Югыйсә сезне күреп тә булмый бит. Театрга чакырсам, бармыйсыз. — Кирәкми, Фазылҗан Җангирович. Башка нәрсә турында сөйләгез. -— Мнн сезне бер дуңгыз бик каты җәберсеткән дип ишеттем. Мнн ул кабахәтнең муенын борам әле. Гөлшаһидә агарынып Янгурага карады. Тиз генә ни дип әйтергә дә белмәде. — Сез ул гайбәтчеләрдән мең мәртәбә өстен, Гөлшаһидә ханым. Башларына басып үтегез. Бу вакытта алар бакча буйлап баралар иде. Юлның ике ягына да кар өелгән. Бер урында балалар кардан кеше ясаганнар, күзләре урынына күмер төрткәннәр. Гөлшаһидә көрсенеп кунды. — Моны әйтүе ансат... Ләкин мнн берәүдән дә мине кызгануын үтенмим. Мин үземне үзем яклый алам. Хушыгыз, Фазылҗан Җангирович. 10 Элек, Яигура белән очрашканнан соң, Гөлшаһидә ниндидер вөҗдан газабы сизә торган иде. Хәзер инде бу газап югалды. Чыннан да, кемнән оялырга тиеш ул?! Кинәт ул туктады. Гөлшаһидә тора торган өйнең капкасы төбеңдәге урындыкта башына кырыйлы бүрек кигән, яңа ай күк көмеш сакаллы Әһлетдин бабай утыра иде. 3. »С. Ә.‘ № 4. Әһлетдин бабай, синме бу? — дин йөгереп килен Гөлшаһидә ана ике кулын сузды. — Мин булмыйча кем булсын, әй. Исән-сау гынамы, наныем? — Бик әйбәт әле, Әһлетдин бабай. Үзегез ипчек торасыз? Акъярда ни хәлләр бар? Исән-саулармы? — Акъярда болан ярыйсы, — диде бабай, үпкәли төшеп. — Күрәм, син аны оныта башлагансың инде. Гөлшаһидә шунда ук картның тел төбен аңлап алды. — Акъяр, Әһлетдин бабай, минем гомерлек Акъярым инде ул, аны беркайчан да онытасым юк. Онытылырлык та түгел ул. Бер көнне Гарифулла абый — райком секретаре хәлемне белеп китте, менә бүген спв килеп сөендердең. Ничек килергә уйладың, Әһлетдин бабай? — Яратуыбыз китерде инде, Гөлшаһидә, башка нәрсә түгел, — диде бабай һәм, кәефе ачылып китеп, кеткелдәп көлеп алды. — Әйдә, әйдә өйгә керик. Тамагың да ачкандыр. Бибисара апа, Сәхипҗамал җиңги, Нәфисә апалар исән-сау калдылармы? — Гөрләшеп торабыз әле. Сиңа йөге белән сәлам. — Рәхмәт. Алар ишек алдына керделәр. Сарай каршына машина белән утын китереп аударганнар иде. — Безгәдер бу, — диде Гөлшаһидә. — Начар утын түгел, каен да нарат. Төнлә урламаслармы? — Юк, тиюче юк. Иртәгә утын кисүчеләр чакырырмын. — Әй! Әһлетдин бабаң бар чагында утын кисүчеләр! Алар өйгә керделәр. Әһлетдин бабай кожанын салды да, чәй эчәргә утырганчы ук, чоланнан капчыгын алып керде. Хәзер ул җиңсез бишмәттән, җылы ак оекбашлардан иде. Башында түбәтәй. — Менә монысы, иң өстәгесе, — диде ул Гөлшаһидәгә күчтәнәчләр бирәбирә, — Сәхипҗамал киленнән булыр. Әманәт әйтеп тапшырды. Каклаган каз да аныкы. Үз кулына гына бирә күр инде, диде. Борчак белән бодай оны үземнән булыр. Син бит умач яратасың. Борчак оны умачка яхшы була. Тәпәндәге балны умартачы Хуҗавәли китереп бирде. Зинһар, ди, гаеп итә күрмәсен, сәламәтлегемә сөенеп кенә җибәрәм, ди. Озын Мөбарәк хатыны Майшәкәр дә, Кәпирәтив Мотаһар да, Комбайн Митри Палыч та, Якуп хатыны Нурлыгаян да күчтәнәч китерәбез дигәннәр иде, алмадым. Мин әйтәм, Гөлшаһидә аңа мохтаҗ түгел, ә рәхмәтегезне, яхшы сүзегезне йөге белән булса да алып барам. Әй, ул рәхмәт сиңа, кызым! Мотаһар хәзер йөгереп йөри, үлем турында уйламый да. Озын Мөбарәк әйтә, башымның шаулавы бетте, ди. Майшәкәре бавырының кайда икәнен оныткан... — Әһлетдин бабай кеткелдәп көлеп алды. Аннары, карт хәтере — тишек иләк, онытканчы әйтим дип, Митри Палычларның, Нурлы Гаяннарның сәламәтлекләре, рәхмәтләре турында сөйләп китте һәм тагын капчыгыннан күчтәнәчләр чыгара башлады. — Бу кадәр күчтәнәч!—диде Гөлшаһидә куанып та, аптырап та.-— Мин бит кулымнан килгәнчә генә тырышкан идем... Аларның сәламәт булулары минем өчен иң зур сөенеч инде. Кайткач, һәркайсына миннән аерым-аерым сәлам тапшыр. Моннан соң да һич авырмасыннар. — Вәт, духтырның шул сүзен яратам! — диде Әһлетдин бабай, түбәтәен артка таба этеп. — Сәламеңне дә җиткерермен, борчылма. Сагыналар сине, кызым, Акъярда, сагыналар. Яңа духтырыбыз да ару гына, тик синеке кебек җылы йөрәге, тәмле теле юк. Авыл кешесенә аның теле дә кирәк бит. Шәһәр авырулары тагын ничектер, белмим, авылныкын сүз белән дә дәваларга кирәк. Гөлшаһидәнең шатлыгы эченә сыймады. Акъяр халкы үзен бу кадәр яратып калган дип уйламый иде ул. Киресенчә, киткән өчен бик каты рәнҗегәннәрдер дип йөри иде. Чәйләр эчеп, авыл хәлләрен бәйнә-бәйнә сөйләгәннән сон, Әһлетдин бабай Хатирә апаның кухня якка чыгып китүен көтте дә, тавышын әкренәйтә төшеп: — Авыл халкы миңа тагын шуны да белеп кайтырга кушты, кызым. Гаеп эш түгел ул. Түбән очның Кенәз Гайфи кызы Мәстүрә культурный семинарда булып кайткач сөйләгән: имеш, Гөлшаһидә кияүгә чыга икән бер прафисырга. Акъяр халкы, туе кайчанрак булыр, шуны белеп кайт, диделәр. Гөлшаһидәнең, дип әйтеп әйттеләр, бездән башка якыннары юк. Туенда йөзенә кызыллык килмәсен. Безнең акъярлылар ул мәсьәләдә, үзең беләсең, бик четерекле халык. Кыз бирсә дә, килен төшерсә дә, ятларга сер ачмый. Так што бөтен авылыбыз белән булышырбыз, диделәр. Делегатыбызны ким-хур итмәбез, диделәр. Син миңа, кызым, ачуланма. Мин — халык хезмәтчесе генә. Моңа каршы Гөлшаһидә ни дияргә дә белмәде. Көләсе дә, елыйсы да килде. Аннары көрсенеп: — Андый уем юк әле, Әһлетдин бабай, — диде. — Була күрсә, Акъярга хәбәр итми калмам. — Әй, карт хәтере — тишек иләк. Нәфисә апаңның хатын бирергә онытканмын бит. Мине «командировкага» җибәрүче ул булды лабаса. Больниц өчен ниләрдер кирәк. Барысын яздым дигән иде. Акчасы менә минем яулык почмагына бәйләгән. Гөлшаһидә язуны укып чыкты да: •— Ярар, Әһлетдин бабай, табарга тырышырмын, — диде. — Тырыш инде, кызым, тырыш. Авырулар өчен бик кирәк, дип әйтте Нәфисә. Әһлетдин бабай кухняга чыгып керде: •— Әй, карт хәтере — тишек иләк. Түбән оч Мәликәсен онытмаган- сыңдыр бит әле, Гөлшаһидә? Хат җибәрде үзеңә. Телдән дә бик гозерләп үтенде. Гөлшаһидә дуктырның дарулары бик килешә иде үземә, яңа дуктырныкы нигәдер бер дә килешми, диде. Гөлшаһидә миңа үз даруын җибәрә күрсен инде, яхшылыгын кабергәчә онытмам, диде. Хатта да шушы ук сүзләр язылган иде. Хатны укыгач, Гөлшаһидә уйга калды. Ул түбән оч Мәликәсен белә иде, әллә ни җитди авыруы юк иде шикелле. Ләкин аннан соң байтак вакыт үтте бит инде. Карамыйча гына дару бирергә... Аннары көлемсерәп куйды. — Ярар, Әһлетдин бабай, Мәликә апаның да үтенечен канәгатьләндерергә тырышырмын. — Шулай итә күр инде, кызым. Изаланмасын кеше. Кояшның кадере— баегач, сәламәтлекнең кадере авыргач кына беленә. Башта сакланмыйбыз, аннары җылыйбыз. Иртән Гөлшаһидә эшкә киткәч күп тә үтмәде, Асия кайтып төште. Бүректән, чалбардан, аркасында капчык, кулында таяк. Йөзе җилдә каралган. — Бездә кунак бар икән, — дип, ишектән керә-керә үк шатланып кычкырды ул. — Исәнме-саумы, бабай? — Шөкер генә, кызым. Үзең исән-имин йөреп кайттыңмы? Әниең борчыла башлаган иде инде монда. Я әле, капчыгыңны салдырышыйм. Асия чишенеп, юынып алгач, тагын өчәүләп чәй янына утырдылар. — Кайларда булдың, кызым, ниләр күрдең? — Дөнья гиздем, бабай. Булмаган җирем, күрмәгән нәрсәм калмады. — Ә-ә-ә, — дип сузды бабай, сакал очын бөтереп. — Күп яшәгән ни белгән, күпне күргән шул белгән, дип борынгылар тикмәгә генә әйтмә* гән инде. Соң дөньялар матурмы? — Искиткеч t — Ә... учың әзрәк кычытмадымы? — Учым? — Асия учларына карады. — Юк, кычытмады, бабай. Миңа акча керәсе юк. — Акча ул пүчтәк. Әнә ишек алдына утын китереп аударганнар. Мин әйтәм. пычкының бер башыннан тотасыңмы әллә? — Кунактан утын кистерү' — яхшы түгел бит, бабай. — Снн кунак булмасаң, мин кунак түгел, — дип көлде бабай.—• Пычкыгыз бармы? Алар киенеп ишек алдына чыктылар. Асия һаман шул чалбардан, кыска сырмадан, бүректән иде. Үткен малайларча бер җәһәтлек белән утын сараен ачып, аннан пычкы алып чыгып бабайга бирде. Бабай пычкыны кулына алып карады да сызгырып җибәрде: — Гали кылычы икән бу пычкы! Моның белән утын түгел, бәрәңге дә кисеп булмый. Игәвегез юкмы? Ишек алдында бер көтү .малай шайба уйный иде. — Әй, космонавтлар! — дип кычкырды Асия. — Кайсыгызда игәү бар? Тиз генә алып килегез әле! — һәм үзе шунда ук бер малайның кулыннан таягын суырып алып шайба сугарга кереште: — «Гол!» Малайлар игәү китерделәр. Әһлетдин бабай кискә өстепә утырып, пычкы кайрарга тотынды. Уеннан йөзе алсуланган Асия дә бераздан аның янына килеп чүкте. Әһлетдин бабай аңа карамыйча гына авыз эченнән җырлый иде. — Бабай, җырлый беләсең икән,'—диде Асия шатланып. — Өйгә кергәч чынлап җырлыйбыз әле, яме. Яна авыл көйләрен. — Өйдә тын кысыла минем, кызым, — диде карт хәйләкәр генә. Асия бер малайның колагына нидер пышылдады. Теге шунда ук атылып китеп барды да бераздан гармонь алып чыкты. Әһлетдин бабай пычкыны кайрап бетереп югары күтәрде, бер күзен кысып, тешләренең тигезлеген карый башлады. Аннары пычкысын тибрәтеп алды, Асия кулындагы гармоньга карап мут кына елмайды. — Түлке башта давай ярышабыз. Кайсыбызның музыгы әйбәтрәк чыгар. Уйна. Асия шундый көтелмәгән эшләрне бик ярата иде. «Тәфтиләү»не сыздырып җибәрде. Шәп уйный икән бу озын муенлы кыз! Әсәрләнүдән бабайның башы түбән иелде. Асия уйнап бетергәч, ул бармак буыны белән күз төпләрен сыпыргалап алды да башын чайкады: — Мин оттырдым бугай. Чамамны белмичә такылдаганмын. Асия аңа гармоней сузды. — Мин, кызым, мондый прастуй гармоииарда уйнамыйм, булса миңа алтын теллеләре булсын. — һәм ул пычкының бер башын скрипка кебек ияк астына кыстырып, икенчесеннән шундый тибрәтеп җибәрде: гади пычкы сандугач кебек сайрый башламасынмы! Малайларның авызлары ачылды, Асиянең ике күзе дүрт булды. Уйнап туйгач, җиңел кулдан үткен пычкы белән утынны бик тиз кисеп ташладылар. Малайлар ярырга һәм ташырга булыштылар. Гөлшаһидә эштән кайтуга, Әһлетдин бабай Асияне мактарга то-* тынды. — һәр яктан булдыра торган уңган кыз, — диде һәм: — л\әи көне Гөлшаһидә белән икәүләшеп Акъярга кунакка килегез, — диде. — Парлашып колхозчыларга концерт бирербез. Чәй эчкәч, Гөлшаһидә үз бүлмәсенә кереп китте. Асия дә аның артыннан иярде. — Минем хатымны алдыңмы, Гөлшаһидә апа? —дип сорады ул шыпырт кына. — Мин синең өчен бик шатмыи, Асия. __ Илдардан тагын хат бар иде. Бик яхшы хат. Теге дә язган иде. Укырга телисеңме? — Асия! — диде Гөлшаһидә, ана туры һәм җитди карап. — Нигә син мина ул пычрак хатны җибәрдең. Мине газаплыйсың киләме? — Ни сөйлисең, Гөлшаһидә апа? — Асия күзләрен зур ачып артка чигенде. — Мин арагызда... — Асия, моннан соң бу турыда сөйләшмим. Минем аның хатларын уку түгел, исемем дә ишетәсем килми. Синең ихтыярың, ләкин мин сиңа да ул кеше белән сак булырга киңәш итәр идем. Ишек шакыдылар. Хатирә апа Гөлшаһидәгә кунак килгәнлеген әйтте. «Кем булыр икән?» дип гаҗәпләнеп, Гөлшаһидә коридорга чыкты. Фа- зылҗанмы әллә? Ләкин ишек төбендә бүреген кулына тоткан кыска буйлы, юантык гәүдәле, куе кара чәчле таныш булмаган бер егет басып тора иде. — Борчуым өчен гафу үтенәм, — диде ул, башын иеп. — Юматша Әхмәтшин дигән бер кеше булам мин. Исәнмесез. Фатихәттәйнең сөйләве буенча, Гөлшаһидә Мансурның Юматша исемле дусты барлыгын белә иде. Мансурга бер-бер хәл булганмы әллә? — Рөхсәт итсәгез, Гөлшаһидә ханым, сезнең үзегез белән генә сөйләшеп аласы сүзем бар иде. — Рәхим итегез, өс киемегезне салыгыз. Юматша чишенеп Гөлшаһидә белән бергә алгы якка узды. Гөлшаһидә күрсәткән урындыкка утырды һәм бүлмә эченә күз дә йөртмичә сүзгә башлады: — Илчегә үлем юк, — диде ул елмаеп. — Дөрес, миңа вәкаләт биргән кеше дә булмады. Шунлыктан мине самозванец дип әйтергә дә хакыгыз бар. Гөлшаһидә сагаеп утырды. Аңа егетнең сүзне болай башлавы ошамады. — Ләкин сез борчылмагыз, мин юлбасар да, угры да түгел... Мине монда дустым өчен борчылу китерде. Divinum opus — seder dolureiTi 2 3 диләр бит. — Ул авыру? — Әйе, ләкин больницага мохтаҗ түгел. Юматша Мансур турында сөйли башлады. Мансурның Диләфрүзгә өйләнергә йөрүенә кадәр Гөлшаһидәгә азмы-күпме билгеле иде. Дөрес, Мансурның Диләфрүзгә нинди максат белән өйләнергә теләве аның өчен яңалык иде. Ә инде Кабан күле якасында 'булган хәл, бигрәк тә Диләфрүзнең Мансурга 'биргән җавабы Гөлшаһидәне таң калдырды. — Болар сезгә кем аркылы мәгълүм булды? Диләфрүз сөйләдеме, Мансурмы? — Монысының аз гына да әһәмияте юк, — диде Юматша туры җавап бирмичә. — Миннән нәрсә кирәк? — дип сорады Гөлшаһидә. Аның гомердә беренче күргән кешегә үзенең дулкынлануын күрсәтәсе килми иде. — Монысына да туры итеп җавап бирмәскә рөхсәт итегез. Башта ук әйтеп куйдым бит. Минем вәкаләтем юк. Минем бурыч — сезгә хакыйкатьне сөйләп бирү. Мемфис ташын 4 кайда куллану — анысы инде тулысыңча сезнең эш. Шуның белән минем миссиям тәмам. Кайтырга рөхсәт итегез. — Бик сәер илче булып чыктыгыз әле. — диде Гөлшаһидә, аның белән саубуллашып. 1 Әрнүне туктату — илаһи эш (латинча). 3 Мемфис т а ш ы — Грециядә Мемфис шәһәре янында табыла торган йомшак мәрмәр. Борын заманда акын порошогына серкә кушып, операция ясаласы урынги сылаганнар. Янәсе, авыртуны бетергән. Якшәмбе көнне көндезге сәгать уникеләрдә Юматша Таһнровларга килде. Мансур өйдәме? дип сорады ул ишек ачучы Фатихәттәйдән. Бу юантык тәбәнәк егет бүген аеруча көләч иде. Калын иреннәре елмайган, күзләрендә очкынлы шаян нур, кием-салымыңда да зур үзгәреш —* тез тиңентен генә тектергән шәл якалы, зәңгәрсу төстәге пальто, башта якасы белән бер иштән «профессорский» бүрек, аякта молнияле ботинка. — Син, мут, туйга чакырырга килмәгәисеңдер бит? — дип сорады Фатихәттәй аның болан киенеп-ясанып килүен игътибарсыз калдырмыйча. — Бигрәк кияүләрчә җиббәргәнсең. — Май кап, Фатихәттәй! Сүзләрең фәрештәләрнең амин дигән минутына туры килсен. Өйдә юкмы әллә? — Ул Мансур бүлмәсе ягына ым кагып алды. — Өйдә булмыйча, кайда булсын, — диде Фатихәттәй, Мансурның өндә утыруын яратмавын аеруча ачык сиздертеп. — Сөрсеп бетә инде. Ичмасам, син шул аюны өненнән алып чыгар идең. — Шул изге ният белән килдем дә әле, Фатихәттәй. — Алайса, өстеңне сал. Басса бакыр изәрдәй, типсә тимер өзәрдәй егет кешегә сырхантай баш кебек өйдә ябылып утыру килешәмени ул. Яшьлек ике килми. Яшьлек белән сәламәтлекнең кадерен барында белеп калырга кирәк! Юматша чишенеп көзге алдына килде дә күпереп торган куе кара чәчең тарый башлады. — О, асыл сүз әйттең, Фатихәттәй! Шундый акыл өйрәтүчем булса, мин үземне дөньяда иң бай кешегә санар идем. — Ярар, бик купшыланма әле. Булган байлыгың да башыңнан ашкан. Бездә кызлар юк. Әйдә, батыррак атла. Мансурга әйт: ул күпме генә китапка төртелеп утырмасын, барыбер без Әбүзәр белән укыган хәтле укымаска аңа. Юматша һаман көзге алдыннан китмәде. — Менә яңа күлмәк алдым да уңмадым, Фатихәттәй. Якасы муенны кыра, каһәр. Хатын да шундый туры килсә, ә? — Күп сайлагач, әлбиттә, шундые туры килә инде аның. Күлмәкне, мут егет, зурракны алалар аны. Югач, тагын да утыра ул. Муеның якаңнан әчегән камыр кебек ташып чыгып тора, тәмле тамак, ахрысы син, Юматша. Юматша рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Бар андый гөнаһым. Дөрес әйтәсең, Фатихәттәй кәбәм. — Кара әле, Юматша, килгән саен сорарга онытам. Бер көнне Гөлшаһидәгә дә әйтә алмадым. Соң син үзең кем баласы: мишәрме, типтәрме, башкортмы, удмуртмы, армы, татармы? Исемең дә колак ишеткән исем түгел. — Гөлшаһидәдә минем белән кызыксындымыни? Я хода! Болай булгач, шәрехләми булмас. Мине төрле камырдай әвәләгәннәр, Фатихәттәй җаным. — Юматша, якасы белән эшен бетереп, Фатихәттәй алдына килеп урындыкка атланып утырды.— Әбинең коръәне кырыйларында безнең шәҗәрәнең тарихы язылган иде: минем әти Әхмәтша, аның әтисе, минем бабай, Мөхәммәтша булган. Бабайның әтисе Бадамша, бабасы Гатырша, бабайның бабасының әтисе Батырша, бабасы Мөбарәкша, бабайның бабасы бабасының әтисе Тимерша, бабасы Хаматша, бабайның бабасы бабасының бабасының әтисе Дәүләтша, бабасы Гаделша, шуннан да элеккеләрен хәтергә төшерә алмаганнар. Инде мин фәкыйрь дөньяга тугач, «шага» бүтән рәтле исем дә табалмаганиар. Шуннан тотканнар да Юмартша дип исем кушканнар. Янәсе, мин юмарт кеше. Бәләкәш вакытта минем тел бераз калынрак булган ахрысы, малайлар исемең ничек дип сораганда: мин Юмайтша, Юмалтша дип жавап бирә торган булганмын. Тора-бара артык авазлар төшеп калган да, мин төп- түгәрәк Юматшага әверелгәнмен. Менә шулай килә минем ата-баба тарихы... Ә галстугымны күрмисен, Фатихәттәй. Яна бит. — Синең бу галстугың сукыр күзенә дә күренер, нәкъ тутый кош койрыгы төсле. Әйдә, кереп утыр. Чәем кайнаган. Син әле бүген чәй дә эчмәгән сеңдер, буйдак. Юматша Фатихәттәйне кочты да Мансур бүлмәсенә кереп китте. Фатихәттәй аның артыннан башын селкеп карап калды. «Монда инде чибәр эзлисе калмаган, кайсыдыр башыңны дөндергән инде, егет, ни сөйләгәнеңне белмичә авыз ерып утырасың», дип көлде Фатихәттәй. Мансур пижамадан килеш китап укып утыра иде. Чәче тузгыган, йөзе таушалган. Эштә ак бүрек, ак халат киеп, галстук тагып, чәчен әйбәт тарап бик пөхтә йөри торган солидный Мансур өйдә кеп-кечкенә малайга охшап калган иде. Студент та студент, бу да йолкыш студент. — Сәлам дусларга! — диде Юматша, кулын күтәреп. — Борынгы римлеләр әйтмешли: nulla dies sine litteres, — көн дә, төн дә эш! Мансур урыныннан торды. — Әллә иртүк әзрәк баегансың инде, — диде ул, Юматшаның кулын кысып. — Фатихәттәй белән ярты сәгать нәрсә такылдадыгыз? — Мин, Мансур дус, акыллы кешеләр белән гәпләшергә бик яратам. Юматша Мансур укыган китапны бер кулы белән актаргалап карады да читкә этәрде. — Өчтә хоккей башлана. Минем ике билет бар. Әйдә киттек. Синең әле яңа стадионны күргәнең юктыр. — Барасы килми, —диде Мансур, киерелеп. — Менә укыйсы да бар. — Башка көнне укырсың. Ял көне — ял итәргә кирәк. Фатихәттәй ике стакан чәй алып керде. — Чыгар, Юматша балам, бу аюны, чыгар өнеңнән. Югыйсә дивана була. — Ишеттеңме? — диде Юматша Мансурга. — Фатихәттәйнең сүзе — миңа приказ. Мансур теләр-теләмәс кенә риза булды. Ләкин урамга чыгып бераз баргач, бигрәк тә Болакның стадион башына якынлашкач, ул җанланып китте, тирәягына кызыксыныбрак каранырга тотынды. Малай чакта бу урамнан ул аз чапмады. Ә төньяктан кайткач, ничектер моннан бер дә узарга туры килмәде. Кичә үлгән булса, борынгы Болак башының да танылмаслык үзгәрүен күрми каласы икән. Элекке кәкре-бөкре урамлы, вак агач йортлы Ташаяк ярминкәсе урынында хәзер киң мәйдан җәелгән, стадионның мәһабәт капкалары, биек коймалары ни тора, элекке терлек базары — Мокрый чатында ташпулатлар калкып чыккан. Иркенлек, киңлек, яктылык. — И-н-и, — диде Мансур, гаҗәпләнеп. — Мин чыннан да, Фатихәттәй әйтмешли, сөрси башлаганмын, күрше урамда ниләр булганын белми ятам. Стадион да үзенең мәһабәтлеге, колачы, аеруча үзенең панорамасы белән ошады Мансурга. Тау башындагы кремль үзенең калын диварлары, очлы башнялары, ташпулатлары белән бу почмакка кабатланмас бер ямьле үзенчәлек бирә иде. Ләкин уен икесенә дә ошамады. Артык тупас уйнадылар. Шуның өс- тенә безнекеләр оттырдылар да. Ләкин шушындый күңелсезлекләргә дә карамастан, Мансур стадионга килүе өчен үкенмәде. Аның күңелендә сүнеп торган спортчы дәрте яңадан уяна башлады. Кайчандыр ул әйбәт кенә боксер иде бит. Кайчандыр... Кайчан үтте әле еллар? Мансур башын аска салып атлый башлады. Башкалар уенның барышы турында үзара бәхәсләшәләр, ачынуларын яшермичә әйтәләр, ә Мансур боларны инде ишетми дә. Аның үз уйлары бөтерелә. Әйе, ул да уйнады, тик оттырдымы, оттымы ул? Тормыш уены катлаулырак шул, анда кайчак очколарны да санап булмый... Кремль урамыннан Мансур белән Юматша Бауманга борылдылар. Кинәт Юматша көлеп җибәрде. — Между прочим, кичә мин аңарда булдым... — Кемдә? — диде Мансур, аңламыйча. Юматша аны култыклап алды. — Гөлшаһидәдә. Синең ничек саргаюыңны да сөйләдем. — Ахмак! Кем кушкан сиңа?! Син акылдан язгансың! — дип кычкырды Мансур. — Син алай бик каты кычкырма әле, югыйсә исерекләр дип уйларлар. Беләсеңме, ул миңа нәрсә диде? Бик сәер илче булдыгыз әле, диде! — Яңакламавы бик кызганыч. Икенче сорамаган эшкә тыгылмаслык итеп акылга утыртасы иде сине. — Ә каян беләсең, бәлки сораучылар булгандыр, — дип каш сикертте Юматша. — /Монда серле йомгак. Беләсең килсә, мин кушканны үтәүче генә. — Юматша дустына күз кырыйлары белән карап алды. Никадәр хәйлә, никадәр мутлык һәм ярату иде аның бу карашында! Алар троллейбус тукталышына якынлашып киләләр иде. Карасалар, Диләфрүз троллейбуска кереп бара. Юматша шунда ук, Мансурны ташлап, троллейбуска йөгерде, ләкин нәкъ аның борың төбендә генә ишек ябылды. Юматша ишекне дөбердәтә, тәрәзәне шакый башлады, ләкин аның чәбәләнүенә игътибар итүче булмады, троллейбус китеп барды. Юматша, берәр машинаны туктату нияте белән булса кирәк, урам уртасына йөгерде, ләкин аягы таеп егылды. Аннары сикереп торды да янында туктаган машинага кереп утырды, Мансурга кул гына болгады. Мансур Юматша китеп барган машина артыннан карап торды. Ни булганы баштарак аңа барып /китмәде. Аңлагач, калтыранып китте. Мин-минлеген нәрсәдер тырнап алды. Диләфрүз... Мансурны кире каккан Диләфрүз... Кабан буе, коеп яуган яңгыр астында икәү яр буенда утырулары, Диләфрүзнең: «Минем сөясем һәм сөеләсем килә», — дип тибрәнгән иреннәре... Кинәт ул Юматшаның бүген ни өчен юләрләнүен дә аңлады. Димәк, Юматшаны Гөлшаһидәгә җибәрүче Фатихәттәй түгел, ә шушы кыз булып чыга! Җылы кар ява башлады. Мансур гомердә йөрмәгән урамнар, тар тыкрыклар буенча бара иде. Кая бара? Үзе дә белми. Күңелендә моңарчы сизелмәгән бер хис кайдандыр бик ерактан туып килә: әллә айный, әллә нәрсәдәндер котыла, әллә нәрсәдер таба. Әйтерсең, төн үтеп, таң сызыла, җиһан яктыра... — Исәнме, Мансур! Шелтәле шаян хатын-кыз тавышына сискәнеп китеп, Мансур башын күтәрде. Аның каршында өстенә нәфис мех якалы яшел пальто, башына биек ак бүрек, аягына ак ботинка кигән көләч йөзле Илһамия басып тора иде. Янаклары эссе мичтә кыздырылгандай кояшта янып каралып беткән. Күрәсең, яңа гына кайдандыр көньяктан кайтып төшкән. — Күрмәмешкә салынып, янымнан исәнләшмичә узып барасың бит, ■— диде ул шул ук шелтәле шаян тавыш белән. — Бу кадәр дә эреләнерсең дип уйламаган идем. Безобразие! — дип елмайды ул мөлаем гына. Ак капрон перчаткалы кулын сырты белән өскә каратып Мансурга сузды. Гадәттә хатынкыз үптерер өчен кулын шулай суза. Ләкин Мансур бу нечкәлекне әллә белми, әллә үбәргә теләми иде, ул Илһамиянең кулын әллә ничек бик җайсыз итеп, авырттырып кысты. — Гафу итегез, уйга чумып бара идем. — Егет башын түбән идерерлек нинди ул хәтле зур уйлар? — Илһамия тавышындагы шелтәле шаянлыкны җиңелчә үпкәләү һәм назлану белән алмаштырды. — Дөнья мәшәкатьләре.—диде Мансур, кыз тавышының төрле төсләргә керүенә аз гына да игътибар итмичә. — Да?! — Илһамия аңа күз кырыйлары белән көлеп карады. — Ә мин әле кичә генә Гагрыдан кайтып төштем. Казаныбызны сагынып беттем. — Бу вакытта нинди курорт? — дип сорады Мансур, яңадан аның уйнавына һичбер әһәмият бирмичә. Мондый игътибарсызлыкка Илһамиянең хәтере калды. — Ах, Мансур, балалар соравы бирмә әле, ичмасам, ачуны китереп. Яши белгән кешеләр өчен курорт ел тәүлеге буе дәвам итә, кышны бөтенләй күрмәскә дә мөмкин. Бер путевкалары бетмәгән, икенчеләре кесәләрендә, өчеичеләренә заказ биреп кунганнар... О, ник без тротуар уртасында халыкка комачаулап басып торабыз. Әйдә бакчага кереп утырыйк. Мансур вакытының тарлыгын әйтте. — О, вечно занятый человек! — Илһамия аны кыю гына култыклап алды. Ул һаман курортны, «дөньяда яши белгән» җор кешеләрне мактады, уфтанды, көрсенде. Мансур моңа берничек тә кушылмагач, сүздән туктарга мәҗбүр булды. /Хлар урындыкка утырдылар. Җылы кардан соң ак агачлар шау чәчәктәсыман. — Сезнекеләр исән-саулармы? Мин кереп хәлләрен белеп чыгыйммы дип тә тора идем әле, шул җенле Фатихәттәегезне яратмыйм... Мине сагынучы да булмагандыр әле,—дип, Илһамия яңадан үзенең шаян тонына күчмәкче булды. — Юк, нигә алай дисез, — диде Мансур, көлемсерәп. — Фатихәттәй телефонда борчучы бетте дип гел сөйләп тора. — Гөрбиян енн, Мансур! Невозможный! Әйт әле, ни өчен мине яратмый башладың? — Илһамия күзләрен уйнатып, «менә мин сине чыбык белән!» дигән шикелле итеп карады. — Белмим, — диде Мансур, игътибарсыз гына. — Ә мин беләм, безне боздылар! — диде Илһамия, тиз генә. Мансур ирененең бер почмагы белән көлемсерәп куйды: — Бу нәрсә, ахырзамаимы? — Син көлмә, — диде Илһамия, үпкәләп. — Барысы да шул гордячка эше. Берьюлы ике көймәнең койрыгын тотмакчы була ул. — Илһамия инде зәһәр тавыш белән сөйләп китте. — Юк, тотмый торсын әле! Делегат булгач, бигрәк борынын күтәргән диләр. Казанга ничек тиз күчеп килде. Начальствога ярар өчен җәмәгать тәртибендә эшләгән булып кылана... Подумаешь, общественный деятель.... Җизнине дә адәм мәсхәрәсе итеп бетерде. Гел шуның белән саташа. Сине дә кешелектән чыгарган. Мансур бик җитди итеп башын чайкады: — Җизнәгез турында берни әйтә алмыйм, әмма миңа аның бер начарлыгы да тигәне юк. — Просто син кире беткән кеше, Мансур. Я син чыннан да сукыр, берни күрмисең, я шыр тиле. Мин аның җизнигә язган запискаларыи укымаган булсам... — Ни булыр иде? — Туй булыр иде!—дип кычкырды Илһамия. — Бәлки, булгандыр да... Ул аны машинасында гына йөртә. Мансур шактый озак эндәшмәде. Ул һаман кулына карап утырды. — Миңа ышанмасаң, учыңны багучыга күрсәт, ул әйтеп бирер. Базарда чегән хатыннары көтүләре белән йөриләр, — диде кыз, үртәп. — Бераз ялгыштыгыз, Илһамия. Багучыга барырга уем юк. Менә сезнең яңагыгызга суксам, яңак сөягегез ватылмасмы дип торам әле. — Нәрсә?! — Илһамия корт чаккан шикелле сикереп торды. Ә Мансур исә күз карашын төзелештәге челтәрле край башына юнәлдергән, янында чәбәләнүче Илһамиянең барлыгын белми дә. Ике кулын урындык артына җәеп салган, бүреге артка таба шуган, чәче киң маңгаена чуалып төшкән, йөзе җптди дә, кырыс та. Илһамия китеп баргач, Мансур Кабан буена төште. Су өсте боз белән капланган. Кан тирәдәрәк икән алар, Диләфрүз белән утырган урыннар.' Әнә еракта бер ялгыз агач күренә. Шунда микән? Юк, бу ул агач түгелдер. Бу бит Якын Кабан гына, ә алар Ерак Кабан ярында утырганнар иде... Кызык әйләнә бу дөнья тәгәрмәче: ул чакта Мансурның үзен кудылар, ә хәзер ул үзе бүтәнне куды. Түгәрәкләр гүя кемнеңдер явыз нияте белән кабатланып торалар. Өйгә Мансур караңгы төшә башлагач кына кайтты. Залдан Гөлчәчәк йөгереп чыгып әтисенең муенына сарылды. Көн озын булган яңалыкларын сөйләргә тотынды: алар әбисе белән базарга барганнар, дәү әнисенең башы авырткан, бер курчагын машина таптаган, кулы сынган, хирург аңа операция ясаган, дәү әтисе белән дәү әнисе дядя Мишаларга кунакка киткәннәр... Мансур кызын ике яңагыннан үпте. — Әтием, син бүген чәнечкеле, — диде Гөлчәчәк, аның кулыннан төшәргә ашыгып. Мансур юынып өстәл янына утырды. Фатихәттәй эндәшми генә өстәлгә ит, токмач, кесәл китереп куйды. Аннары үзе дә, ике кулын күкрәгенә кушырып, бер кырыйга килеп утырды. — Кайда булдыгыз? Гөлшаһидәне күрмәдеңме? Ник безгә бер дә килми башлады?—дип астан гына карап сорады ул. Мансур аның тавышындагы үзенә карата булган үпкәне сизде һәм аңа охшата төшеп: — Вакыты тыгыздыр, туйга әзерләнә диләр, — диде. — Ниткән туй ул?—дип гаҗәпләнеп сорады Фатихәттәй. — Кемгә чыга? — Фазылҗанга, ди. — Син шуны сөйләп торган буласыңмы, тилекәй! — диде Фатихәттәй кискен генә. — Авызыңда бер юньле сүзең юк. Ул тычкан бәбәккә тия ди Гөлшаһидә. Сөйләшергә дип телен бик чарлап торган Фатихәттәйгә бүтән берни әйтмичә, Мансур залга чыкты да ниндидер бер ярсу белән рояльдә уйнап җибәрде. Аның уйнаган көендә авазлар кемнедер эзлиләр, сагыналар, юксыналар, кемгәдер омтылалар, аннары диңгез дулкыннарыдай ярсып ярга бәреләләр дә, меңгә чәчрәп, кире чигенәләр. Яңадан моңлы, боек авазлар яңгырый, гүя чәчәкләр, яфраклар коела, гүя чишмә агышын туктата, аннары яңадан тынычсызлану башлана, авазлар тагын кемнедер эзләргә керешәләр, кем артыннандыр чабалар, канларгадыр ыргылалар, көрәшәләр, бәрелешәләр, егылып төшәләр, яшен яшьни, күк күкри, кояш бата да ай калка... Күзгә яшь килә, бугаз кысыла. Аннары буйсынмау, язмышка риза булмау тынычсызлыгы кабат уяна, яңадан көчле, дәртле, өметле авазлар яңгырарга тотына... «Гөлшаһидә хәзер барысын да белә... Гөлшаһидә туйга әзерләнә...» Музыкаль авазлар арасыннан шушы сүзләр яңгырагандай була. Мансур клавишларга уң бармагы белән тагын да ярсыбрак бәрә башлый. Ул күзләрен йомган, гәүдәсе чак кына чайкала. Телефон шалтырады. Мансур аңа игътибар итмичә уйный бирде. Трубканы Фатихәттәй алды. — Өйдә. Кем сорый? Больницадан? Хәзер чакырам. Мансур уенын бүлеп телефон янына килде. — Тыңлыйм. Нәрсә, нәрсә? Юкны сөйләмәгез! Кем шаярта? Я... Кайчан булган? Хәзер үк, хәзер үк олерационныйны әзерләгез... Наталья Владимировнаны чакыртыгыз. Врачлардан кем анда? Татьяна Степановна... Хәзер барып җитәм. Ул трубканы ташлады да пальтосына үрелде, аптырап басып торган Фатихәттәйгә: — Юматшаны машина таптаган, — диде дә йөгереп чыгып китте. Фатихәттәй лап итеп урындыкка утырып калды. Урамда Мансур беренче очраган машинаны туктатып больницага очты. Пальтосының төймәләре ычкындырылган, бүреген кулына тоткан хәлдә вестибюльгә атылып килеп керде: — Халат, тиз генә! —дип кычкырды. Аңа каршы төсләре кәгазь кебек агарган Диләфрүз атлады. — Мансур абый... —• Беләм, Диләфрүз. — һәм Мансур, бүтән бер сүз әйтмичә, халат чабуларын җилфердәтеп өскә — операционныйга йөгереп менеп китте. Юматшаны операция өстәленә салганнар иде. Аңын югалткан, битләре, иреннәре мәрмәр кебек ак, маңгаенда салкын тир бөртекләре, сулышы беленер-беленмәс кенә. Дежур врач Татьяна Степановна: — Башы тишелгән, маңгае ярылган, сул аягы тездән түбән сынган, күкрәге бәрелгән, — диде резин перчаткаларын киеп өстәл янына килгән Мансурга. Наталья Владимировна Мансурга сүзсез генә беренче скальпельне сузды. Күп уйлап торырга вакыт юк иде. Операция барышында тагын Юматшаның ике кабыргасы сынганлыгы, үпкә ярысы ертылып үпкәсенә кан савылуы беленде. ...Диләфрүз диван почмагына сыенып елап утыра иде. Операцион- ныйдан чыгып килгән Мансурны күргәч, торып, аңа каршы йөгерде. Аның зур кара күзләрендә курку гына иде. Мансур аны ике беләгеннән тотты. — Диләфрүз, сабыр булыгыз... Мин сезне алдый алмыйм. Аның хәле бик авыр... Мансур чайкалып киткән Диләфрүзне җитәкләп алып килеп диванга утыртты. Кыз пидер әйтергә тели, ләкин яңак сөяге каткан, берни әйтә алмый иде. Мансур аңа су эчерде, ничек булды соң бу? — дип сорады. — Үзем дә белми калдым, Мансур абый. «Вузовец» киносыннан чыгып килә идек. ... Бутлеров урамына таба борыла башлаганда... таудан бер бала чапасы белән шуып төшә. Икенче яктан йөк машинасы... Юматша ике арага ташланды. Малай бер якка очты, Юматша икенче якка... Мансур абый, бәгърем, мин аны күрергә телим. — Бу мөмкин түгел, Диләфрүз. Диләфрүз аңа зур күзләре белән инәлеп карап торды. — Кайчандыр сез мине кызганган идегез. Ул чакта мин моңа рәнҗегән идем. Хәзер мине кызгануыгызны үтенәм, Мансур абый. Мансур санитаркага борылды: —■ Халат! Ул Диләфрүзне култыклап алды һәм алар өскә менеп киттеләр. Башы ак марля белән уралган Юматша һушсыз иде. Күзләре йомык, иреннәре кара көйгән, яңак калкымнары, күз төбе күгәреп чыккан. Сул аягы гипска салынган. Моннан нибары берничә сәгать элек кенә көләч йөзле Юматша хәзер танырлык та түгел иде. Мансур Диләфрүз елый башлар, һуштан язар дип курыкты. Ләкин Диләфрүз искиткеч сабырлык күрсәтте. Ул үксемәде, кычкырмады, әкрен генә атлап Юматша караваты янына килде дә иелеп аның иреннәреннән сак кына үбеп алды һәм, тирән кайгы белән тагын бераз карап торгач, сүзсез генә кире борылды. — Мин аның янында калыр идем, — диде ул коридорга чыккач. — Бүген ярамый, Диләфрүз. Бүген мин үзем аның янында кунам. Сез кайтыгыз. Хәзер машина чакыртам. Инде кненеп саубуллашкан чагында, Диләфрүз кинәт үксеп елап җибәрде. — Нигә мин болан бәхетсез, Мансур абый?.. Мансур юата белми иде. — Сабыр, Дилә акыллым, сабыр, — дип кабатлады. Диләфрүз аның кулыннан кысып тотты. — Мансур абый, җаным, үтенәм... Барысы хакына, Дилбәр апам хакына, аның балалары хакына, минем мәхәббәтем хакына... зинһар- Юматшаны коткарыгыз! 12 Хәзер Диләфрүз көн саен, әле караңгылы-яктылы бер вакытта ук,, хирургия клиникасы каршына килеп чыга башлады. Кайчак ул, башын күтәреп, югары катлардагы тәрәзәләрнең берсенә карап тора, кайчак подъездга кереп нке-өч минут кемнәр беләндер сөйләшеп чыга да, яңадан элекке урынына килеп басып, тагын берничә минут югарыга карап тора, аннары башын игән килеш әкрен генә китеп бара. Икенче көнне салкынга, җилгә, буранга карамыйча нәкъ шул бер вакытта, нәкъ шул бер урынга ул яңадан килеп баса, яңадан югары каттагы тәрәзәләрнең берсенә карап тора башлый. Иөзе кайгылы, сабыр, ләкин бу сабыр кайгы аңа бик авырга килә ахрысы, чөнки ул көинән-көн ябыга бара, йөзендә зур кара күзләре генә утырып калган... Диләфрүз, әлбәттә, телефоннан да Юматшаның хәлен сораша ала һәм сораша да иде. Ләкин аның үзенә дә аңлашылмаган борчулы бер көч пртә саен аны сөйгәне яткан палата тәрәзәсе каршысына алып килә,, гүя шунда кнлмәсә, әллә нәрсәләр булыр шикелле, гүя шунда килеп карамаса, җанына тынычлык тапмыйча көне буе үкенеп йөрер, Юмат- шасы каршында ниндидер төзәтелмәс бер җинаять эшләр төсле. Шуннан ул туп-туры эшкә китә. Аңа шәһәрнең икенче башына кадәр диярлек җәяү барырга туры килә, чөнки иртәнге сәгатьләрдә трамваена да, троллейбусына да, автобусына да утырыр хәл юк. Әмма Диләфрүз моны аз гына да кыенсынмый. Тик Юматшасы гына терелсен, ә Юматшаның хәле көннән-көн начарлана гына бара. Бик хәтәр рәвештә мие шешә башлаган. Әгәр шеш яшәү үзәкләренә кадәр барып җитсә, авыруны инде берни дә коткара алмаячак... Клиникада консилиум артыннан консилиум җыелды, ләкин һәр җыелган саен врачлар авыруның хәле начарлана гына баруын билгеләделәр. Авыруны күзәтеп тору' өчен хирурглардан, терапевтлардай, травматологлардан махсус группалар төзелде. Терапия группасына җитәкчелек итүне Мансур дәү әтисеннән үтенде. Әбүзәр абзый моңа каршы килмәде. Үзе барып чыга алмаган көннәрдә авыруның хәле турында Мансурдан сораштырып торды. Бүген Мансур эштән аеруча борчылып кайтты. — Ми шеше куркыныч рәвештә үсә, — диде ул, башын ике кулы белән кысып. — Температурасы һаман югары... Сулышы авыр... Иртән ун туларга җиде минут дигәндә, профессор клиника ишеген ачып керде. Аны Самуил Абрамович, Фазылҗан Яңгура һәм Мансур өчәүләп каршы алдылар. Яңгура аеруча ачык йөз күрсәтте. Ул, Әбүзәр абзыйны култыклап, кәефләрен, сәламәтлеген, Мәдинә ханымның саулыгын сораша-сораша кабинетына алып керде. Башка галимнәр җыелганнар иде инде. Үзара күрешкәннән соң барысы да Юматша янына киттеләр. Якгура яңадан Әбүзәр абзыйны култыклап алды. Әбүзәр абзый, төчелекне, үзенә кирәгеннән артык игътибар күрсәтүне яратмаганга, Янгураның кулыннан ычкынырга дип хәрәкәт тә ясап, карады, ләкин Фазылҗан нык култыклаган иде. — Безнең баскычлар текәрәк шул, — диде ул, елмаеп. Авыру күзләрен йомып һушсыз ята иде. Белгечләр аның караватын сырып алдылар, Әбүзәр абзый кулын тотып авыруның тамыр тибешен тикшерде. Анализлар, рентген снимоклары кулдан кулга күчте. Бүген алар яңа куркыныч учагын ачтылар: үпкә ялкынсынуы башланган! Ләкин иң куркынычы ми шешүенең үсүе иде. Аны ашыгыч рәвештә туктатмаганда һәлакәт котылгысыз. Белгечләр, үзара киңәшкәч, авыруның тәненә сидекчә кертүне кирәк таптылар. — Ләкин сидекчә күплектән осложнение килеп чыгуы мөмкин, — дип кисәтеп куйды Әбүзәр абзый. — Бөерләр эшләп өлгерә алмас. Уремиядән саклану чараларына аеруча игътибар кирәк. Профессорның әйткәне дөрес булып чыкты. Ми шеше тукталса да, уремиягә каршы чаралар күрүгә дә карамастан, беркадәр вакыттан соң Юматшаның канындагы азот калдыгы куркыныч рәвештә үсә башлады. Мансур әле дәү әтисе, әле Гаделкәрим Чалдаев белән гел киңәшеп торды. Новокаин блокадасыннан соң авыруның бөерләре яхшырак эшли башлады, агулану куркынычы бетерелде. Ләкин авыруның хәле әле һаман да куркыныч астында иде. Сулыш алулары авырайганнап- авырая, йөрәге көннән-көн зәгыйфьрәк тибә. Сестралар кислород мендәрләре белән аның яныннан китмиләр, йөрәк даруларының иң көчле- ләре бирелә. — Егет бик кызганыч, — диде Яңгура, чираттагы бер консилиумнан чыкканда Әбүзәр абзыйны култыклап алып. — Сәләтле генә хирург үсеп килә иде. Әбүзәр абзый бу сүзләргә игътибар итмәде. Ул сулыш параличы була күрмәгәе дип борчыла иде. Бу хакта ул шунда ук Якгурага да, Мансурга да әйтте. — Ясалма сулыш аппаратыгыз төзекме? Бәлки, ясалма сулыш кулланырга туры килер. Ячгура Мансурга аппаратны әзерләп куярга кушты. Мансур чыгып киткәч, ул профессор янына диванга утырды. — Әлбәттә, — диде ул, өзелгән сүзен дәвам итеп, — баланы үлемнән коткарып калу бик зур гуманлык. Ләкин ул баладан кем чыгар бит әле. Ә без күпме көч түгеп үстерелгән яшь белгечне югалттык. — Андый чакта, Фазылҗан, төпченеп торып булмый инде,—диде профессор уйчан гына. — Андый очракта унлап эшләгән эшкә караганда, уйланмый эшләнгәне яхшырак. Юматша үз бурычын үтәгән, калганы инде безнең өскә төшә. — Бәхәсләшмим, — диде Яңгура, ике кулын берьюлы югары күтәреп. — Сезнең белән бәхәсләшү — оттыру дигән сүз. Әбүзәр абзый кашларын җыерды. — Мин әүлия түгел, мимем дә ялгышуым мөмкин. Телефон шалтырады. Янгура трубканы барып алды да сөйләшмичә генә кире куйды. Профессор Таһиров урыныннан торды, ашыгуын, бүген әле заводка приемга барасы барлыгын да әйтте. Кичексәң, Гөлшаһидә бик коры тота, дип мыек астыннан көлемсерәп тә куйды. — Сез моңа, Әбүзәр Гиреевич, шулай җитди эш итеп карыйсызмыни? — дип сорады Яңгура сак кына. — Бүтәнчә мөмкиимени?— дип Таһиров сорауга сорау бирде. — Ничек дип әйтергә инде, — Яңгура кирәкле сүзләрне таба алмыйча уйлана-уплана, суза-суза гына сөйләде. — җәмәгать тәртибендә.... Әлбәттә яңа... Ләкин... Ничек уйлыйсыз, бу юл белән барганда без медицинаны бик вакл аңдырмыйбыз мы? — Юк, алай дип уйламыйм, — диде профессор нык итеп. — М-да... — дип сузды Яңгура. — Кеше дигәнең мода ярата шул. хәтта хөрмәтле картлар да бу чирдән котыла алмый икән. — Мин сезне төшенеп бетермим, Фазыл җан. Монда төшенеп торасы да юк, Әбүзәр Гиреевич. Вак мәсьәлә тирәсендә йөзәбез, ыгы-зыгы яратабыз, ә зур медицина, теория турында чынлап торып кайгырткан юк. Амбруаз Парэлар 1 заманы мәңге кайтмаска узган лабаса. Яшьләрдән үрнәк алу безгә файдалырак булмасмы икән дим. Әнә Мәскәүнең кайбер яшь язучылары үзләренә күрә кьпо- кыю гына фикерләр әйткәлиләр бит. Фикерләре бетеп дөньяга резонанс ясый... Яңгура профессор бер-бер сүз кыстырып утка ман өстәмәсме дип әз генә пауза ясап алды. Ләкин профессор эндәшмәде. Яңгура, бераз сүрелеп, сүзен дәвам итәргә мәҗбүр булды. — Ләкин яшьләр үзләре генә әллә пи кыра алмый. Беренче каршылыктан соң ук аларның борыннары салынып, кикрикләре шиңеп төшә. Менә өлкәннәр дә тотынса... Мәсәлән, менә сез, Әбүзәр Гиреевич, атмосфераны яңартуда үзегезнең абруегыз, исемегез, дәрәҗәгез белән бик күп ярдәм итә алыр идегез. Ниһаять, профессор башың чайкап кычкырып көлеп җибәрде. — Мине калдырып торыйк әле, Фазылҗан. Мин пәйгамбәрлеккә ярый торган бәндә түгел. Әмма сез ат азгыны тайга иярә дигән мәкальне оныткансыз, ахрысы. Якгура, уңайсызланып: — Мин үпкәләрсез дип уйламаган идем, Әбүзәр Гиреевич, — диде. — Мин кондырлы кодача түгел, нигә үпкәлим ди. Тышта кар ява, җил сызгыра иде. Ә кабинетта җылы, тын. Урамга һич чыгасы килми, гел шунда гына утырыр идең. Ләкнн кайтырга кирәк. Янгура ике кулын халат кесәләренә тыгып уйланып йөреп алды. Та- һиров Яңгураның иң авырткан сөяленә басты. Аның колач җәеп күтәргән зур проблемаларына җавап итеп, ат азгыны тайга иярә дип әйтүе Яңгураны малайлыкта гаепләве булды лабаса. — Юк, Әбүзәр Гиреевич, чыннан да.—дип Янгура тагын бик кыенлык белән генә сүзләр эзли башлады: — һем... Вак елгаларга гына гөрләү килешә. Гөрләмәсләр иде — сулары сай, төпләрендәге вак ташлар күренеп тора. Чын, чын... Андыйларга исемнәрен матбугатта күрү әллә ни... Сез бит боларга мохтаҗ кеше түгел... Юк, кадерле Әбүзәр Гиреевич,. ичмасам, үзара булганда тормышка бер ачык иттереп карыйк әле. Барып чыкмый торган эш икәнен алдан ук күреп торгач, кешеләрне һәм үз- үзебезне алдауда ни мәгънә? Сез, исеме дөнья күләм билгеле галим, кайда булса берәр медпунктта биш-алты авыруны кабул итеп, коммунизмга нинди зур өлеш кертә аласыз? Ә партия белгечләрдән коммунизмга зур өлеш кертүне таләп итә. Сезнең, Әбүзәр Гиреевич, үз мәйданыгыз бар, шул мәйданда, рәхим итеп, колачыгызны булдыра алган хәтле җәегез. Бөтен медицина дөньясы сезгә рәхмәт укыр. Партия дә рәхмәт әйтер, халык та. Профессор ике кулын җәеп җибәрде. — Бигайбә, Фазылҗан. — Ул ишеккә таба юнәлде һәм инде ишек тоткасына кулын салган килеш өстәде: — Әйттем бит, мин пәйгамбәрлеккә ярый торган бәндә түгел. 13 Шушы көннәрдә Әбүзәр абзыйларга, хәлләрен белергә дип, Зиннуров кереп чыкты. Чәйләр эчеп, табын янында озак кына сөйләшеп утырганнан соң, Әбүзәр абзый Фатихәттәйнең бер мәзәк хикәясеннән күзләрен йомып, кулын күкрәгенә куеп рәхәтләнеп көлеп алды да. 5уй белән су үлчәмиләр дип, Фатихәттәй дөрес әйтә бит,—диде.— Ә бездә буй белән су үлчәргә маташучылар юк түгел. Ә кайберәүләр, киресенчә, үзләрен-үзләре кимсетеп, «без — кечкенә кешеләр», дигән ~ ■ Амбруаз Парә — моннан 400 еллар чамасы элек кая тамырларын бәйләү юлын талкан Һәм' исеме хирургия тарихына мәңгегә кереп калган француз парикмахеры. булып йөриләр. Гоголь, Чехов заманындагы кечкенә кешеләр юк инде хәзер. Безнең бүгенге иң рядовой кешебез дә дөньяны аңлау дәрәҗәсе ягыннан үткәннең иң алдынгы кешесенә тора. Кайчак сезнең агай-эне, Хәйдәр, кеше күңеле караңгы дип язарга ярата. Минемчә, бу риваять бик борынгы. Кайчандыр исемсез шагыйрь, кеше күңелен аңлый алмыйча гаҗиз булып, бик хаклы рәвештә шулай дип әйткән. Шуннан соң гасырлар үткән, халык революция ясаган, коммунизм төзү эшенә керешкән, ә безнең шагыйрьләр әле булса иске эпитетлардан арына алмыйлар. Хәлбуки, кеше күңеле хезмәттә, көрәштә, бигрәк тә бөек идеаллар көрәшендә һаман яктыра, нурлана бара. Сезне кеше рухының инженерлары дип атаганнар икән, иң элек кешенең менә шушы яхшы сыйфатларын халыкка күрсәтегез, үрнәк алсын ул! Менә бер мисал, — дип Әбүзәр абзый Гаделкәрим Чалдаев турында сөйли башлады да, хикәясен ярты сүздә бүлеп: — мин абайламыйча кеше бакчасына керә башлаганмын, — дип көлемсерәп, Зиннуровка Чалдаев белән якыннанрак танышырга тәкъдим итте. Врачлар турындагы әсәренә материал җыеп йөрүче Зиннуровка бу бер табыш булды. Ул, вакытны сузмыйча, Чалдаевның бөтен тормышын өйрәнә башлады. Гаделкәрим белән бергә эшләүче врачлар һәм сестралар Чалдаевка авырулардан бик күп хатлар килүен сөйләделәр. Табигый, ул кешелек документларын Зиннуровның үз күзе белән укыйсы, андагы йөрәк җылысын да. йөрәк салкынын да үзе тоеп карыйсы килде. — Ярар, таба алсам, китерермен, — диде Чалдаев, Зиннуровның үтенечен тыңлаганнан соң. Ә икенче көнне ул эшкә ничектер бик уйчан килде, йөзе дә агарган иде шикелле, күзләре дә кызарган кебек. Кичә Зиннуровка хатлар караштырган чакта — хатлар меңләп иде — аның бөтен гомере күз алдыннан үтте. Ул үзенең врачлык гомерендә ун меңнән артык операция ясады. Бу төндә шул авыруларның бик күбесе аның утыртма лампа яктырткан кечкенә өстәле тирәсенә җыелдылар. Хәтере яхшы булганлыктан, ул аларның бик күбесен килеш-килбәтләре белән хәтерли иде. Ул иң өстә яткан конвертларның берсен алды. «Кадерле Гаделкәрим абый. Бу хатны сезгә Әгерҗедән Шәрифә исемле бер хатын яза. Мин ашказаны белән җәфаланам. Докторлар әллә нинди генә гастрит диләр. Әгерҗе хирургы операциягә ятарга куша... Безнең яклар сезне бик яхшы хәтерлиләр. Күршебездә генә сез кайчандыр операция ясап терелткән бер кеше дә яши... сезне гел мактый. Кадерле Гаделкәрим абый, зинһар мине үз больницагызга алдырып операция ясый күрегез инде...» Ахырда Чалдаев үз кулы белән кыска гына итеп язып куйган: «Чакырттым, операция ясадым, терелеп чыгып китте. 22.Х.57 ел». Икенче конвертны ачты. «Чалдаев абый! Мин үзем Әлмәт районында бер авылда яшим... 19 яшемдә беренче теләгемә ирештем, тракторчы булдым. Ләкин мондый матур тормыш миңа озак елмаймады, явыз чир мине аяктан екты... җиденче ел инде шул чир белән интегәм. Больницаларда да күп яттым, ләкин алга үзгәреш күренмәде. Припадкаларым гел кабатланып тора. Бигрәк тә төннәрен йокларга ирек бирми. Тәүлегенә ун-унбиш мәртәбә кабатлана... Чалдаев абый, сез миңа хат язып берәр киңәш бирә алмассызмы икән? Яки үзегез эшли торган больницага дәваларга ала алмассызмы? Көннәрне саныйсаиый хат көтәм. Назир». Конверт өстендә кыска гына язу: «Җавап яздым. 27. 11. 59 ел». Өченче алсу конвертны Чалдаев кулында озаграк тотты. «Исәнмесез, хөрмәтле Гаделкәрим Абдуллович! Куйбышев шәһәреннән кайнар сәлам. Сез минем канлы күз яшем белән елый-елый язган беренче хатымны, билгеле, оныткансыздыр да. Мин сөйгән егетем Александр I -ны терелтүне сорап язган идем. Ул чакта безнең икебезгә дә якты дөнья беткән кебек күренгән иде. Ул үлсә, мин үземә үзем кул салган булыр идем, чөнки мин аны яратам. Хәзер Сашенька тәмам сәламәтләнеп өйгә кайтты. Без әле бәхетебезгә ышанып та бетә алмыйбыз. Сезгә чын күңелебездән рәхмәт укыйбыз. Яшәсен совет врачы Гадел- кәрим Абдуллович Чалдаев! Дан һәм хөрмәт аңа! Люда Д. 16. V. 61 ел». Чаадаев тәмәке кабызды, торып форточканы ачты. Йөзенә салкын бәрелде. Шул ук вакытта мотор гөрелтесе ишетелде — ул аэродром янында гына тора иде. Әнә караңгы күктә яшел, кызыл өч ут күренә. Ниндидер самолет Казаннан китеп бара. Гүя ул Чалдаев сәламәтләндергән авыруларны алып китә... Ә иртән, Зиннуровны больницада очраткач, «хатларны таба алмадым, хатын ремонт вакытында әллә кая гына тыккан», диде дә беренче палатага кереп китте. Биредә Витя исемле бер малай ята иде. Чалдаев аның янына барып утырды. Витяны урология бүлегенә Йошкар-Оладаи китерделәр. Операция яхшы үтүгә карамастан, малай һаман читлектәге кош шикелле моңаеп ята. Җитмәсә, русча да, татарча да начар сөйләшә. палатада үз тиңнәре дә юк, бар да өлкән кешеләр. Бигрәк тә якшәмбе көннәрдә, бүтәннәргә дуслары, кардәшләре күчтәнәчләр алып килгән чакларда аңа ямансу була. Чалдаев, малайны кызганып, кайчак аңа күчтәнәч-мазар алып килгәли иде. Малай әйберләргә кагылмый, шатланганлыгын бары тик күк күзләреннән генә күрергә мөмкин иде. — Витя — бүген именинник, Гаделкәрнм Абдуллович, — диде авыруларның берсе врачка. — Аның турында газетада язганнар. Витя, күрсәт әле газетаны. Витя, мендәре астыннан газета чыгарып, дүртенче биттә бик вак хәрефләр белән жыелган уң юллык мәкаләне күрсәтте. Мәкаләдә мари малае Витя Суворовның бәхетсезлеккә очравы, ятимлеге, ялгызлыгы һәм боегуы турында гына әйтелгән иде. Чалдаев укыды да көлемсерәп куйды. Витяның шатлыгы берничә көнгә кадәр генә барды. Якшәмбе көн хәл белә килүчеләр палатага керә башлагач, Витя одеялын башыннан ябып, стенага таба борылып ятты да тынып калды. Шул чакта аның караваты янына өлкән яшьләрдәге сестра — Витяның бердәнбер яраткан кешесе Зоя апасы килеп: — Витенька, уян тизрәк, сиңа бер галәмәт кунак килгән! —диде дә ике кулын чабып алды. Витя авылдан әбисе килгән дип уйлады. — Юк, юк, Витенька, син торма. Мин аларны монда алып киләм. Ләким үпкәләмә, жаиым, барысын да кертә алмыйм, алар бик куп, палатага сыеп бетәрлек түгел, — дип, Зоя аласы тиз генә түбәнгә төшеп китте. Витя йөрәге леп-леп типкән хәлдә көтеп ятты. Кемнәр? Менә ишектә ал погонлы өч суворовчы күренде. Берсе карават янына ук килеп оасты да: Кадерле Витя Суворов! Безнең бөтен суворовчылар мәктәбе синең дусларың! — диде. Арттарак басып торган ике суворовчы да аның янына килеп караватына бөек рус полководецының төсле буяу белән ясалган рәсемен куйдылар. Алар үзләре белән әллә нихәтле күчтәнәчләр дә алып килгәннәр иде. Витя күзләрен зур итеп ачып бу таныш булмаган ал погонлы малайларга исе китеп карап торды. Бүләкләренә кагылмады, болар миңа түгелдер, шаярталар гынадыр дип уйлады ахрысы Ләкин суворовчылар шундый ягымлы елмаялар, берсе, мари малаена охшый төшкәне, күз кысып, малайларча әйтел куйды: Витя суворовчылар шыңшымый, суворовчылар батыр егетләр. Син дә, малай, бирешмә. Киләсе якшәмбедә тагып килербез, яме! Суворовчылар киткәч, Витя бик озак кузгалмыйча ятты, ләкин авыруларның кайсыдыр Суворов рәсемен карарга дип рөхсәтсез ала башлагач, .ул аны ике кулы белән эләктереп алып күкрәгенә кысты. Икенче якшәмбедә Витя янына суворовчылар гына түгел, «Таң» кондитер фабрикасы кызлары да килде. Алар аңа конфетлар китерделәр. Аннары аның янына пионерлар, пенсионерлар, мәктәп балалары һәм укытучылар килеп йөри башладылар. Хәзер малайның хәле күзгә күренеп яхшыра башлады. Ул инде көлә, уйный һәм чабып йөри иде. — Витенька, синең ничә дустың бар? — дип сорады беркөнне Чаадаев аңардан. — Ун мең! — дип шатланып җавап бирде малай, — Менә онытма, Витенька, — Чалдаев аның башыннан сыйпады,— бер дусты булган малай бермә-бер тизрәк терелә, ике дусты булганы икеләтә тизрәк, мең дусты булганы мең тапкыр тизрәк терелә. Ә синең ун мең дустың! Димәк, син барыннан да тизрәк тереләсең. Күп тә үтмәде, газетада яңа мәкалә басылып чыкты. Ул «Ун юл нонпарель һәм Витя Суворовның ун мең дусты» дип атала иде. Беренче мәкаләне Чалдаев авырулардан үзе әйтеп яздырды, икенче мәкалә турында ул газетаны кулына алгач кына белде һәм бик уңайсызланып калды. Обходтан соң шунда ук өенә кайтып китте. — Гаделкәрим абый,—- диде беркөнне Зиннуров аңарга, — бер сәер сорау бирсәм, ачуланмассызмы? Ни өчен авырулар сезне бу кадәр яраталар? — Моңа мин болай гына жавап бирә алам, — дип көлемсерәде Чалдаев. — Бер тапкыр бөек Ньютоннан: «Күк җисемнәре хәрәкәте законнарын ничек ача алдыгыз?» — дип сораганнар. — «Бик ансат ачтым,— дип җавап биргән Ньютон, — чөнки алар турында мин көне-төне уйлап йөрдем^». Канәгатьләндерәме сезне шул җавап? — Артыгы белән, —дип елмайды Зиннуров. 14 Хәйдәр Зиннуров хәзер терапия бүлегенә дә бик еш килеп йөри башлады. Күпләр аны хәтта больница хезмәткәре дип тә уйлыйлар иде. Бүтәннәрне сөйләтергә, үзе тыңларга ярата торган тыйнак һәм вакыты- вакыты белән хәтта беркатлы булып күренгән, үзен һич тә күпертергә, күрсәтергә яратмаган, тартынучан, оялчан табигатьле бу кеше шулай шауламыйча гына, әкрен-әкрен үз эшен эшләп бара иде. Бүген Зиннуров больницага иртүк килде. Кичкә кадәр әле сестралар, әле санитаркалар, әле авырулар, әле врачлар белән сөйләшеп утырды, аннары кеше күрми торган бер почмакка посып, блокнотын тез өстенә куеп — фронттагы гадәте — күргәннәрен, ишеткәннәрен, теге-бу уңай белән күңелендә туган уйларын кәгазьгә тиз-тиз сызгалады. Ә эш бетәр алдыннан, ул Гөлшаһидә кабинетына керде, Гөлшаһидә аны эштән соң үзе белән заводка алып барырга вәгъдә иткән иде. — Мин хәзер эшемне тәмамлыйм, аз гына көтегез инде, — диде Гөлшаһидә, пидер яза-яза. Зипиуров кабинеттагы икенче өстәл янына утырды. Өстәлдә ачык китап ята идс. Кызыксынып тышын кайтарып караса, үз китабы. Зиннуров, уңайсызланып, апы тиз геиә читкә этәрде дә газета белән ябып куйды. Тышта кояшлы көн. Ләкин кояш инде кабинет тәрәзәсе турысыннан узып киткән. Фәкать каршы як Степаның бер почмагында, түшәм янында рак, уч төбе хәтле генә якты тап торып калган, әйтерсең, көзге шәүләсе төшкән. Әмма кабинеттагы көзгенең шәүләсе бу урынга төшәрлек 4. .С. Ә." 4. түгел иде. Зиннуров башын күтәреп кабинет эчен күздән кичерде һәм шкаф башында никельле ялтыр савыт күрде. Шуның шәүләсе икән. Аннары ак абажурга карап алды. Анда, телевизор экранындагы кебек, ниндидер хәрәкәтләр хасил булалар да юкка чыгалар. Бераз карап торгач, Зиннуров анда ишек алдының бер почмагы чагылуын төшенде. Ишек алдыннан кемнәрдер узалар, машиналар кнлэ-китә. Кояш нурына туры килгәннәре абажурда ачык булып чагылалар... Фәкать эш юктан гына башланган бу күзәтү язучы күңелендә сәер уй тудырды: дөнья чагылышлар белән тулы дип уйлады ул, без аларның бик азларын гына күрәбез, бик азларына гына игътибар итәбез. Күпме гаҗәеп чагылышлар безнең игътибардан читтә кала. Ихтимал, бу таш стеналар да, безнең карашта чагылдыра алмый торган булып күренгән бүтән мең-мең әйберләр дә бер-берсен чагылдыра торганнардыр. Ихтимал, бу чагылышлар радио дулкыннары кебек, очсыз-кырыйсыз галәм күләменә дә җәелә торганнардыр һәм җирдәге шушы чагылышлар, галәмнән килә торган бик ерак йолдызларның нуры кебек, бүтән планеталардагы кешеләргә, ихтимал, йөз миллион еллардан соң гына барып җитәрдер, анда аларны йөз миллион елдан соң гына тере килеш күрерләрдер... — Мин сезне көттерәм, —• диде Гөлшаһидә, артына борылып. — Хәзер бетерәм. — Зарар юк, ашыкмагыз, — диде Зиннуров. Кинәт ул нәрсәдер исенә төшерде булса кирәк, блокнотын алды һәм тизтиз сызгалап куйды: урман инеше, алан, тау, тауны терәл торган- ак каен. Каен астына ике тапкыр сызып куйды. Бу образны ул инде күптән эзли иде. Кинәт табылуына сөенеп куйды. Җәй көннәрендә ул, кулын артка куеп, урманда уйланып йөрергә ярата. Бер тапкыр шулай уйланып йөри торгач, бәләкәй генә бер урман инеше янына барып чыкты. Агар-акмас кына ага иде ул инеш. Өсте көзге кебек шоп-шома. Бөтенләй акмый дияр идең, кайчак югарыдан я бер- сары яфрак өзелеп килеп төшсә, я бер йөнтәс орлык килеп кунса, алар әкрен генә бер якка таба сугыла башлыйлар. Шуларга карал торсаң, гына суның акканын сизәсең. Югыйсә һичбер хәрәкәт беленми. Су шундый чиста, төбендәге кайчандыр авып төшеп, яртылаш ләмгә күмелгән ботак-чатаклар ап-ачык күренә. Кояшсыз урыннарда су кап-кара, кояшлы урыннарда — яктырып тора. Көзге урман үзенең бөтен бизәкләре белән баштүбән әйләнеп шунда кереп утыргансыман. Инеш аркылы кемнәрдер тар гына басма салганнар. Зиннуров шул басманың култыксасына таянып суга карап торырга, су төбе китабын укырга керешә иде. Басманың теге ягында зур гына алан. Алан артында текә тау. Тау битенә нарат, чыршы агачлары үскән. Шул текә тауга озак карап торсаң, ул агып киләсыман тоела, әйтерсең, шарлама кебек югарыдан ишелеп төшә. Күз ачып йомарга да өлгермәссең, аланны басып китәр күк төсле. Тик иң кырыйда, тау тигезлеккә төртелгән урында гына бер киртә бар: бер төптән биш тармаклы карт каен үсә. Менә шушы каен шуып килгән мәһабәт тауны терәп туктаткан кебек. Аңа бик авыр ахрысы бу тауны терәл торулары. Кайрысы каралып, җыерчыкланып беткән. Биш тармагының берсе көрәштә җирдән бер метр биеклектә сынган, икенчесенең ябалдашы юк, әйтерсең, кисеп ташлаганнар, ул телеграмм баганасына охшап калган. Өченчесе дә давылда урталай сынган. Бу хәл күптән түгел генә булган ахрысы, сынган өлеше башка агачлар өстенә авып асылынып тора. Биш апа-сеңелнең фәкать икесе генә үсеп тора... Менә шул каен янына Зиннуров иртә белән, кояш яңа гына чыгып килгән чакта бара торган иде. Кояшның беренче нурлары иң элек шул каенның башына төшәләр һәм каеннан: «Хәлләрегез ничек, сеңелкәш?» дип сорыйлар шикелле. Мондый чакта бу карт каен гүя яшәрә, яктыра. Ләкин мондый рәхәт минутлары аның азрак була. Күбрәк аңа зәһәр җилләргә каршы торырга туры килә, зур тау да үзенең биниһая авырлыгы белән аңа көннән-көн ныграк басым ясый. «Кит юлымнан!» — дип әйтә шикелле. Зиннуровның тауларны терәп торган карт имәннәрне күргәне бар иде. Ләкин имән —имән инде ул, аңа гаҗәпләнмисең. Ә тирәсендә бала- чагалар әйлән-бәйлән уйный торган зифа ак каенның шундый көченә, шундый кодрәтенә сокланмыйча мөмкин түгел. Менә шул... Ак каеннары — медицина эшчеләре, тау дигәне — кешеләр өстенә ишелеп килә торган чир... Аңлашылырмы икән? Әллә көләрләр генәме икән? Гөлшаһидә урыныннан торды, сәгатенә карап алды. — Әллә кузгалабызмы? Гөлшаһидә халатын салып сумкасына тыкты. Зиннуров аны бары тик больницада шул бер ак халаттан гына күрергә күнеккән иде. Аны һәр хатын-кыз кия торган гади киемнәрдән күргәч, бераз таный алмыйча торды. Ак кием Гөлшаһидәгә ниндидер пакьлек, нәфислек һәм тагын тәгаен генә әйтеп тә аңлатып булмың торган шәфкатьлелек бирә иде. Гади киемдә ул башкаларга охшады да калды. Бу шул хәтле күзгә бәрелеп тора торган кискен үзгәреш булганга, Зиннуров соңыннан да бу турыда озак оныта алмады. Дөрес, гади киемдәге Гөлшаһидә аңа аңлаешлырак иде. ул андыйлариы тормышта күл күрде. Ләкин ул ак халатлы Гөлшаһидәне идеаллаштыра иде, шуңа күрә, аңлашылып бетмәсә дә, аны өстенрәк күрә иде. Шул ук вакытта ике Гөлшаһидә булудан бик курыкты. Зур булмаган иҗат тәҗрибәсе аңа соңыннан мондый кешеләрне әдәби образда бер итү бик кыен икәнен, я бөтенләй ясалма бер нәрсә чыгуын әйтә иде. Шуңа күрә вестибюльдән урамга атлаганда аның күңеле тыныч түгел иде. Ун-унбиш минуттан алар завод идарәсенең ишегеннән керделәр, икенче катка күтәрелделәр. Озын коридорның аргы башына уздылар. Зиннуров хәтерли — бу заводка ул еш килгәлн иде — биредә элек такта белән генә бүленгән ниндидер бүлмә иде. Хәзер такталарны сүтеп алгач, иркен, матур холл хасил булган, ике пальма китереп утыртканнар, диван, урындыклар тезеп куйганнар, стенада медикларның эше турында зур гына фотостенд, шунда ук җәмәгать тәртибендәге поликлиниканың авыруларны кабул нтү сәгатьләре турында белдерүләр дә бар. Алар медпункт бүлмәсенә кереп чишенделәр, сестра Гөлшаһидәгә исемлек бирде. Ул арада башка врачлар да килеп җиттеләр. Зиннуров аларны белә иде, тагын бер тапкыр исәнләште. Аннары алар башка бүлмәләргә күчеп киттеләр, Зиннуров авырулар янында утырып калды һәм сүзләренә колак салды. Аннары үзе дә сүзгә кушылды. Шулай ике сәгать үтте. Бары тик актыккы авыру чыккач кына, ул Гөлшаһидә янына керде. — Кайтып кнтмәдегезмени, Хәйдәр абый? — дип гаҗәпләнде Гөлшаһидә. — Интегеп беткәнсездер, бернәрсә күрә дә алмадыгыз. — Беләсезме, Гөлшаһидә ханым, зур эш башлап җибәргәнсез. Шәриф ага Камалның «Матур туганда» исемле романы бар. Мин дә менә шул матур тугай чакка туры килдем. Алар киенеп урамга чыктылар. Урам утлары тирәсендә кар бөртекләре ак күбәләкләр кебек бөтереләләр. Көне буе диярлек бина эчендә булганга, һава сулап туймаслык татлы тоела. Мондый кичләрдә биек таудан чана шуарга рәхәт. — Сезне монда делегат доктор диләр икән. Сөеп әйтәләр алар моны, Гөлшаһидә ханым. Халык ялагайланырга яратмый. Ул я сөя, я кире кага. Сезнең янга өстенә киң якалы җылы фуфайка кигән олырак яшьтәге бер ир керде бит. Дядя Саша ул, фрезеровщик. Аның сезгә икенче тапкыр күренүе икән инде. Душа доктор, диде ул сезнең турыда. Ә сезгә күренгәнче ул амбулатория врачына барган булган. Бардым, ди, яшь кенә бер кызык кабул итте үземне, ди. Авызында папирос, төтенне нәкъ борыныма өрә. Ә мин, ди дядя Саша, тәмәке тартмыйм, борынымны кая яшерергә белмичә аптырап утырам. Җитмәсә, ди, үзеннән сарымсак, тир һәм скипидар исләре килеп тора. Шунда ук минут саен ниндидер бер хатын керепчыгып йөри, шаркылдап, көлешә-көлешә сөйләшеп алалар. Ә мин, ди дядя Саша, йөрәгемне учыма тотып утырам... Бервакытны бу кызый миңа әйтә, кай җирегез авырта, ди. Мин әйтәм, йөрәгем өзелеп төшкәндәй була, иптәш доктор. Ул нидер язды да торып чыгыл китте. Мин берүзем калдым. Көтәм, биш минут, ун минут. Кайтты бу, гражданин, ди, сез кыскарак тотыгыз, анда халык көтеп тора икән, ди. Күрәм, моның чеп-чиста халат капламасына варенье тамган. Күземне генә ала алмыйм бит шул варенье табыннан. Ахрысы сизде бу. борыла төшеп варенье табын теле белән яларга кереште. Ну, мин әйтәм, ди дядя Саша, тамаша, әгәр мин шундый эшне эшләсәм, карчык, валлаһи, борып чеметкән булыр иде. — Боларны сез үзегез уйлап чыгаргансыздыр, — диде Гөлшаһидә, кызарып. — Юк, ихлас, бер бөртек үземнән кушмадым. — Халык та тыңлап тордымы? — дип борчылды Гөлшаһидә. — Әлбәттә... — Зиннуров башын селкеп елмаеп куйды. — Ә Фәридә апа сезгә бернәрсә дә сөйләмәдеме? — Кайсы Фәридә апа? — Умырткалыгы авырта торган, карлыгачка охшаганрак хатын. — Чире турында сөйләде. — Ул бит былтырлары Кәҗә бистәсендәге Газзә исемле бер им-томчыда «дәваланган». Газзә моны кайнар су тутырылган мичкәгә кертен утырта да өстән иске капчыклар белән каплап куя икән. Фәридә апа бөтен отпускысын шул мичкәдә утырып чыккан. Аңардан хәзер бөтен завод көлә. Чиратта да күзен ачырмадылар. — Юк, бу көлке түгел, Хәйдәр абый, — диде Гөлшаһидә. — Бу коточкыч нәрсә! Ул мичкәдә утыруы белән үзенә яңа авыру алган. Аның йөрәге бик начар. Аны больницага салырга кирәк. Югыйсә бөтенләй инвалид булып калуы мөмкин. Сөйләшә-сөйләшә алар инде Гөлшаһидә тора торган өйнең капкасы төбенә үк килеп җиткәннәр иде. Гөлшаһидә, тамагыгыз да ачыккандыр инде дип, Зиннуровны чәй эчәргә чакырды. — Рәхмәт. Чәй эчәр өчен генә булса кереп тормас та идем, — дип елмайды Зиннуров. — Өй тормышыгызның бер почмагын күрәсем бик килә. Өйдә Гөлшаһидә Зиннуровка кечкенә генә альбом тоттырды: — Без Хатирә апа белән табын әзерләгәнче, менә шуны карап торыгыз әле, — диде ул. Безнең заманда авыл кызы белән шәһәр кызын аеру кыеп түгел әле. Альбомның беренче битләреннән чәчен турыдан аерып тарап үргән авыл кызчыгы күзләрен терәп карап тора. Аннары бу кыз рәсемнән рәсемгә дигәндәй үсә бара, киеме ярым авылча, ярым шәһәрчә; чибәрләнә, төсмерендә хәзерге Гөлшаһидәгә хас сызыклар ачыклана. Менә ул бөтенләй инде шәһәр кызы — студентка, чәчен таратып төшкәй. Нәкъ Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»идәге шикелле: «кара болыт кебек тузган чәчләр...» Әнә ул елмаеп төшкән. Фотограф аның ниндидер бик бәхетле бер минутын эләктереп алган, күрәсең, йөзендә шулкадәр ихлас шатлык, күзләрендә шулхәтле нур, алар хәтта җансыз кәгазьне дә җанландырганнар кебек. Ә иреннәренең торышы! Яраталармы, үчеклиләрме, назланалармы? Ә аннары... аннары инде Гөлшаһидәнең барлык рәсемнәрендә дә диярлек ниндидер яшерен сагыш, моң, уйчанлык күзгә бәрелә. Хәтта ак халат киеп төшкән рәсемнәрендә дә бу сагыш җуелмый... Әллә барлык рәсемнәренә дә хас шушы уртак сыйфатмы, әллә кереп- чыгып йөрүче Гөлшаһидәнең үзеннән аңкып торган эчкерсез табигыйлек- ме больницада чакта Зиннуров күңелендә туган ике Гөлшаһидә тойгысын әкренләп юкка чыгарды, үз-үзенә гел контроль ясап торырга күнеккән язучы моңа чиксез шатланды. Чөнки иҗат өчен, образ бөтенлеген тудыру өчен моның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Азмы соң безнең әдәбиятта, сәнгатьтә икегә, өчкә, унга, егермегә бүленгән һәм шунлыктан баштанаяк ясалма чыккан образлар! Зиннуровның үз әсәрләрендә дә болар җитәрлек. Образлар сәнгате — әдәби иҗатта иң кыен эшләрнең берсе. Кухня ягында күңелле тавышлар ишетелде. — Асиябез кайтты, — диде Гөлшаһидә. — Хәзер сезгә дә күңелсез булмас инде. Дөрес икән, бу кызда җил-давыл бар икән. Тып-тын бүлмәгә ул үзе белән яшьлек шау-шуы алып керде. Аның кунак белән тартынмый күрешүләре, берьюлы сүзгә кушылып китүләре, чәчәкләргә һәм пәрәмәчләргә ихластан сокланулары, чәчрәп көлүләре, урамда булган «лроисшест- вие»ләр турында кызыклы итеп сөйләп ташлаулары, Зиннуровның повесте турындагы фикерен өзеп әйтүләре, ниһаять, кулына гармонь алып сыздырып җибәрүләре—гаҗәп күңелле бер дөнья тудырды. Зиннуров талантлы, нурлы, чая шәхесләрне ярата иде. Ә Асия — Зиннуров моны тиз күреп алды — күпкырлы асылташ шикелле төрле чагылышлар белән уйный торган шәхес. /Чоның янында егетләр йоклап утырмаячак. Сәгать уннарда Зиннуров кайтып китте. Гөлшаһидә аны озата чыкты. — Бүгенге көн һәм кичә өчен мин сезгә ничек дип рәхмәт әйтергә дә белмим, — диде Зиннуров. — Асиянең җыры сезне дулкынландырды ахрысы, —- дип көлемсерәде Гөлшаһидә. — Югыйсә, алай телгә алырлык кызык нәрсәләр булмады бит. — Мине бүген куп нәрсә дулкынландырды. Әйтсәм, комплемент дип уйларсыз. Язучыга герое сулаган һаваны сулау да бер бәхет, чөнки иҗат чишмәсенең бер тармагы шуннан башлана... Ишекне бикләгәч, тар, текә, караңгы баскычта Гөлшаһидә, өйдән ишетелеп торган гармонь тавышына колак салып, — Асия тагын «Акъярым» көен уйный иде, — күзләрен йомды да стенага сөялде. Аның йөрәк хисләре кузгалган иде. Ул еларга әзер иде, ләкин нәкъ шул мизгелдә кемнеңдер ишек кармалавы ишетелде. Гөлшаһидә, куркып: — Кем анда? —дип сорады. — Бу — мин, Гөлшаһидә апа, — диде Диләфрүз. Гөлшаһидә йөгереп төшеп ишекне ачты. Диләфрүзне кочып алды. — Ни булды? — дип куркып сорады. — Үземне кая куярга белмәгәнгә генә килдем, зинһар гафу итегез... Юматшаның хәле бик авыр. Үлә ахрысы инде җаным. — Диләфрүз Гөлшаһидәнең күкрәгенә капланды да елап җибәрде. Гөлшаһидә аны тынычландыра-тынычландыра өйгә алып керде, ©стен чишендерде. Хатирә апа, Асия йөгереп чыктылар. Алар да аны тынычландыра башладылар. Диләфрүз урамда озак йөргән ахрысы, тәмам туңып беткәй, дер-дер калтырый. Хатирә апа тиз генә кайнар чәй китерде. Диләфрүз белән Юматшаны кызганып өчесенең дә үзәкләре өзелде. Ничек булганын сөйләттеләр, больницага кайчан барганлыгын сорадылар. Диләфрүз күптән түгел генә больницада булган икән. — Нигә аның янында куна калмадың?—дип сорады Гөлшаһидә. — Мансур абый кайтарып җибәрде. Бүген ул тагы үзе куна калды. Аңа да бик кыен. Ул бик ябыкты. Әбүзәр абый да көн саен килеп карый... Шулай ук үләрме икәнни инде, Гөлшаһидә апа? Мин ансыз нишләрмен? Нигә мин шундый бәхетсез? — Диләфрүз тагын учына капла- нып елый башлады. Аннары тиз генә урыныннан торды. — Гафу итегез инде. Кайтыйм. — Юк, юк, беркая да җибәрмим. Үз янымда кунасың,—диде Гөлшаһидә, Диләфрүзне иңнәреннән кочып. Алар бер караватка яттылар һәм бик озак сөйләштеләр. Диләфрүз Юматша белән ничек танышуларын, ничек итеп бер-берсен яратышуларын сөйләде. — Безнең танышуга сез сәбәпче булдыгыз инде, — диде Диләфрүз.— Хәтерлисезме, мин сезгә апаның китабы эченнән табылган язу турында язган идем. Сез ул язу турында Мансур абыйга язгансыз. Ул аны миннән килеп алды, аңардан Юматша алган. Юматша шул язу белән мине эзләп тапты... Шулай танышып киттек. — Ул язуның очына чыктылармы соң? — дип сорады Гөлшаһидә. — Чыгам днп әйткән пде Юматша. Бу язуны ул күптән түгел генә врачларның шәһәр клиникалары патологоанатомик конференциясендә укыган булган. Халык бик нәфрәтләнгән, «позор» дип кычкырганнар. Фазылҗан абый шантаж дип атаган. Ул конференциядә бөтен көче белән Мансур абыйны хур итәргә, берни белми торган хирург итеп күрсәтергә тырышкан. Мансур абый сүз сорагач, аңа сүз бирмәс өчен ниләр генә кыланмаган. Халык таләп иткәч кенә Мансур абыйга сүз биргәннәр. Юматша әйтә, Мансур бик әйбәт чыгыш ясады, Якгура үзе халык алдында бик уңайсыз хәлгә калды, ди. Юматша әйтә, бу записка Яңгура- ның катнашы белән эшләнгән булырга тиеш, хәзер экспертиза тикшерә икән. Юматша әйтә, Мансур абыйга эшендә бик кыен, ул ялгыз бит, Гөлшаһидә апа. Юматша яткан хәлендә дә аңа сезне күрергә куша. Бик ярата ул сезне. Мансур абыйны бик каты орыша. Юматша миңа кичә сер итеп әйтте: Мансур абый көн саен сез йөри торган юлга чыга нкән. Бер дә очратканыгыз юкмы? — Юк, —диде Гөлшаһидә, әкрен генә. Бишенче бүлек 1 Юк, алар Диләфрүз әйткән урамда очрашмадылар. Барысы да көтелмәгәнчә килеп чыкты. Гөлшаһидә авылдан хат алды. Аның сөекле Сәхипҗамал апасы бик каты авырып киткән икән. «Әллә нәрсә генә булды үземә. Врачларыбыз бернәрсә дә таба алмыйлар, әллә табып та әйтмиләр инде. Тамагыма аш бармый. Аз гына ашасам да косам, йөрергә дисәм, башым әйләнеп китә. Нәфисә Казанга барып зуррак белгечләргә күренергә киңәш итә. Больницага яткырыйк дип ничә әйтте инде. Ятасым килми. Мин инде, мөмкин булса, сиңа гына күренер идем, Гөлшаһидә бәгърем...» дип язган иде Сәхипҗамал җиңги. Икенче көнне үк Гөлшаһидә, Алексей Лукичтан рөхсәт алып, Акъярга очты. Аэродром егерме-утыз километр ераклыкта булганга, авылга ул инде караңгы төшкәч кенә барып керде. Сәхипҗамал җиңгәсенең тәрәзәсен бик озак какты. «Больницага салганнардыр ахрысы», дип кире борылырга торганда гына, өн эчендә ут кабынды. Гөлшаһидәне күргәч, Сәхипҗамал җиңги елый башлады, хәле начарланды. Гөлшаһидәнең дә йөрәге жу итеп торды. Ләкин ул үзенең борчылуын эчкә яшереп, җиңгәсенә дарулар бирде, аны тынычландырды юатты. Әллә кайдан гына ишетеп, Нәфисә килеп җитте. Алар кече якка чыгып Гөлшаһидә белән пышылдашып кына бик озак сөйләштеләр. Иртән тагын бер карадылар да, Гөлшаһидә, җиңгәсенең караваты янына утырып, мөмкин кадәр йомшак тавыш белән дәшеп, аны Казанга алып китэч’эген әйтте. Сәхипҗамал бик озак җавап бирмәде, аннары: — Үзен ничек кирәк табасың, шулай эшлә инде. Ни генә булса да сиңа тапшырдым, җаным, — диде. Авыл беләи аэродром арасында машина йөрмәгәнгә (кар чамасыз күп идс), Әһлетдин бабай алариы ат белән озатып куйды. Казанга килеп төшкәйдә, тамчылар шабырдап тама иде. — Кара әле, Гөлшаһидә, бездә, авылда, чын кыш, монда инде яз җиткән, — диде Сәхипҗамал җиңги, хәлсез тавыш белән. Гөлшаһидә аны үз больницаларына урнаштырды. Маһирә ханымга, Алексей Лукичка күрсәтте. Әбүзәр абзыйның өйдә булмавына бик борчылды. Ул Ленинградка терапевтлар конференциясенә киткән иде, атна- ун көнсез кайтмастыр. Сәхипҗамалггың ашказаны авырта иде. Бүген үк рентгенга күрсәтергә, кан анализларын ясарга булдылар. Ә төнлә, сәгать икеләрдә, авыруның авызыннан бик каты кан киткән. Гөлшаһидә ул-бу була калса мина хәбәр итегез дип алдан әйтеп калдырганга, шунда ук аны алырга болышца машинасы килде. Ишекне беренче дөбердәтүгә үк, ул урыныннан торды. Чөнки каты борчылу сәбәпле, ул йокылы-уяулы килеш кенә ята иде. Гөлшаһидә палатага килеп кергәндә, кан китүне туктатканнар иде. Авыруның йөзе кәгазь кебек ап-ак. Күзләре йомык. Гөлшаһидә кулына кагылгач, Сәхипҗамал җиңги керфекләрен әз генә кыймылдатып: — Гөлшаһидә җаным, синме бу? Үләм инде. Бәхил бул, — диде. Гөлшаһидә юата башлады, ләкин бу файдасыз иде, Сәхипҗамал җиңги аны ишетми иде инде. Ике кулы белән ике чигәсен кысып, Гөлшаһидә ярым караңгы коридорга чыкты. Аргы баштан дежур врач белән хирург ашыгып киләләр иде. Гөлшаһидә аларга каршы атлады. — Авыруның хәле бик авыр, Гөлшаһидә Бәдриевна. Мин берүзем хәл итә алмыйм, тагын хирурглардан кемне булса чакыртыйк. Ихтимал, ашыгыч операция кирәк булыр, — диде хирург. Телефон янына килеп баскач, Гөлшаһидә бер генә секундка икеләнеп калды. Төп уртасы узган. Кемгә шалтыратырга? Янгурагамы? Ләкин кулы инде Әбүзәр абзыйларның телефон номерын җыя иде. — Мансур, синме бу? Гөлшаһидә. Бездә бик авыр хәл. Больницага килә алмассыңмы? — Машина җибәрегез,—диде Мансур, сораштырып та тормыйча. Трубканы куйгач кына, «нишләдем мин», дигән шикелле Гөлшаһидә иптәшләренә карап алды. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, Мансур килеп тә җитте. Гөлшаһидә аны түбәндә, вестибюльдә каршы алды. Соңыннан ул һич тә хәтерли алмады: ничек алар исәнләштеләр, бер-берсенә берәр сүз әйттеләр ме-юкм ы, ничек өскә, палатага менделәр. Гөлшаһидә аны кулыннан тоткан иде, бугай. Авыруны карагач, Мансур кискен рәвештә урыныннан торды һәм бер сүз әйтми ишеккә юнәлде. Башкалар да аның артыннан чыктылар. — Авыруны хәзер үк хирургия бүлегенә күчерергә һәм кичекмәстән операция ясарга кирәк. Югыйсә сон булачак! —диде Мансур, кабинетка кергәч тә. — Кардәшләре бармы? Гөлшаһидә сискәнеп китте. Күзләре киң булып ачылып Мансурга текәлделәр. — Миннән башка аның беркеме дә юк. Мансур, бер адым алга атлап, Гөлшаһидәнең кулымнан тотты һәм шулай ук күзләрен зур итеп ачып аңа карады: — Ул чагында сез хәл итәсез! Гөлшаһидә ике кулы беләи ике яңагын кысты. Ул тирән аптырашта иде. — Кыйммәтле вакытны югалтмагыз. Ул үзе инде берни дә әйтә алмый, — диде Мансур. Гөлшаһидә палатадан йөгереп чыгып китте. Дежур врач бу авыруны кичә генә Гөлшаһидә авылдан алып килеп больницага салуын, бу авыру Гөлшаһидәнең якын кардәше булуын әйтте. Мансур моны тыныч кына тыңлады, тик күзләрендәге ялтырау көчәеп, борын яфраклары гына дерелдәп куйды. Гөлшаһидә әйләнеп кергәч, барысы да аңа текәлделәр. — Авыру барысын минем ихтыярга куя... — Гөлшаһидә беләге белән күзләрен каплап урындыкка утырды. Мансур аны иңнәреннән сак кына тотты. Гөлшаһидә башын күтәрде. — Яисә операция ясыйбыз, яисә авыруның үлүен көтеп торабыз, — диде Мансур. — Авыруның хәле начар, операцияне күтәрә алмавы да ихтимал. Шулай да безнең ниндидер шансыбыз бар әле. Ә болай ул таңга кадәр үк үләчәк. Уйлагыз, Гөлшаһидә. — Мансур, сез аның кем икәнен белмисез бит!.. Әгәр ул... — Беләм, Гөлшаһидә. Әгәр миңа ышанмасагыз, башканы чакырыгыз. Ләкин зинһар сузмагыз. Минем актык киңәшем шул. Борчылуы никадәр генә зур, зиһене никадәр генә чуалган булмасын, Гөлшаһидә Мансурның бу минутта нәрсә уйлавын ачык сизде. Мансурда Гөлшаһидәнең күңелендә ниләр барлыгын аңлады. Икесе дә, күзләрен киң итеп ачкан хәлдә, бер-беренә карап тордылар. Бу секундлар бик күп, бик күп нәрсәне хәл итәләр иде. Я алар бергә китәчәкләр, я мәңгегә аерылачаклар. Гөлшаһидә Мансурның кулына кагылды. — Ясагыз, — диде. Шуннан соң, операция беткәнче, Гөлшаһидәнең йөрәге урталай ярылырга җитешеп торды. Бер сәгать, ике сәгать, өч сәгать үтте. Инде яктыра башлады. Яктырды. Гөлшаһидә бер операция бүлмәсе ишеге янына килде, бер коридорда йөренде, кабинетка кереп, йөрәген учы белән тотып утырды. Күз алдыннан Акъяр китмәде. Әнә Сәхипҗамал җиңгәсе- бала итәкле күлмәген җилфердәтеп табын әзерләп йөри, кайнар мич алдында коймак пешерә. «Бу кадәр яхшылыгыңны, җиңгәм, ничек кайтарырмын?» — ди иде Гөлшаһидә аңа еш кына. Менә ул аны пычак астына салырга риза булды. Шулмы яхшылыгы? Нинди зур җаваплылыкмы үз өстенә алды ул... Әгәр... Ул чагында Гөлшаһидә монда бер генә көн дә калмаячак. Китәчәк, кая булса бик еракка китәчәк... Кайтмаска. — Гөлшаһидә Бәдриевна, бетерделәр,—диде ашыгып килеп кергән сестра. Гөлшаһидә тиз генә операционныйга таба йөгерде. Санитаркалар йомшак тәгәрмәчле ак арбага салган авыруны коридорга алып чыкканнар иде инде. Гөлшаһидә аларга иярде... Менә шулай булды аларның очрашулары. Аннары Мансур авыруны карарга килеп йөри башлады. Тагын Гөлшаһидә белән очраштылар. Сәхипҗамал җиңгинең гомере кыл өстендә торган операциядән соңгы беренче көннәрдә алар аз сөйләштеләр, эчке киеренкелек икесен дә богаулаган иде кебек. Аннары авыру күзен ачып, аның терелүе аз гына да шик уятмый башлагач, аларның күңелләре дэ ачылып китте. Беркөнне авыруны караганнан соң кабинетта икәү генә утырган чагында, Гөлшаһидә, күңеле нечкәреп китеп, Мансурның агара башлаган чәчләренә кулы белән кагылды. — Мин сиңа ничек рәхмәт укырга да белмим, Мансур, — диде. Шул көнне Мансур, аны беренче тапкыр өенә озата барды. Тыкрыкларда ике яклап кар көртләре өелгән, урамның теге ягыннан баручыларның бүрекләре генә күренә иде. Алдарак бер төркем яшьләр бара. Алар бер-берсен карга төртеп егарга җай гына эзлиләр. Берсен шәп иттереп егып салсалар, калганнары урам яңгыратып шаркылдашып көләләр. Гөлшаһидәнең дә бер юләрләнеп аласы килә, ләкин бу мөмкин түгел- инде. Әрләүче, тыючы булганга да түгел, күрәсең, һәр юләрлекнең үз вакыты бар. Уналтыда-унҗидедә бик җиңел эшләнә торган эшләр егермедә кыенлаша, ә инде егерме җидене узгач... Бүген әзрәк суытып җибәргәнгә, кояшлы һавадан вак-вак энҗеләрдәй ак кар чаткылары коела. Әйе, яумый, ә коела иде. Ак кар чаткылары кешеләрнең бүрекләренә, эшләпәләренә, яулыкларына, якаларына кунып, тротуарларга ятып кояш нурында җем-җем уйныйлар. Гөлшаһидә күз кырые белән карап ала: Мансурның якасында да шундый ак энҗеләр җемелди. Нәрсә турында алар сөйләштеләр? Төрлесен, ләкин икесе дә күңел кылларына кагылудан сакланалар иде бугай. Әйтерсең, алар арасында җимерелергә тиеш булып та әле һаман җимерелми калган тагын ниндидер бер киртә бар иде. — Менә мин шушы йортта торам, — диде Гөлшаһидә, ниһаять. Әйе, Мансур аның бу йортта торганын белә, бу йортның тәрәзәсе төбенә ул бер генә килмәде. Гөлшаһидә кулын сузды. — Караңгы булса, — диде ул, шаян елмаеп, — мин синең белән тагын бераз сөйләшеп торыр идем әле. Ә көндез монда һәр тәрәзәдән күзәтәләр. Хуш. Тагын бер тапкыр хуш дип Мансурның кулын кыскач, Гөлшаһидәкапкадан ашыгып кереп китте. Ләкин көндез дә ярым караңгы текә баскычтан менгәндә, тыны кысылып, хәлсезләнеп, стенага сөялде. Дөресрәге, ул' баядан бирле үк инде күңелендәге хисләр ташкынына чыдарлык тәкате калмаганлыгын сизә иде. 2 — Мин сезгә аңлаткан идем инде, Гөлшаһидә Бәдриевна: сметада каралмаган, сметада каралмагач, акчасы да юк аның. Алексей Лукич, бимазалаучы чебеннән араланган шикелле, кулын селкеп алды. Гөлшаһидә чигенмәде. — Бу әле җавап түгел, Алексей Лукич. Акчаны табарга була. — Ә кайдан табарга? Кем аны безгә әзерләп куйган? Мин финанс дисциплинасын бозган өчен якадан җавапка тартылырга теләмим, чөнки моның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Менә монда, — ул кулы белән муенына сугып алды.— Бигайбә. — Тиешле оешмалардан сорыйк, аңлатыйк. «Нигә миңа мәшәкать өстисез, нигә мине аптыратасыз?» — дигән шикелле, Алексей Лукич Гөлшаһидәгә шелтәләп карап алды. Аннары ачыктан-ачык кистереп куйды: — Менә шул, бутамагыз мине, Гөлшаһидә Бәдриевна! Болан да минем башым каткан. Әгәр ул каһәр орган «ялкынлы фотометр» сезгә бик кирәк икән, рәхим итеп, үзегез эзләгез. — Миңа түгел, авыруларга кирәк ул, Алексей Лукич. — Бетте!—Алексей Лукич учы белән өстәлгә сугып алды. — Юкны бушка бушатып вакыт уздырмыйк. Минем дә эшем муеннан, сезне дә авыруларыгыз көтә. Парторг та булгач, мәсьәләгә җитдирәк каравыгызны үтепәм. Әле моннан өч-дүрт кенә көн элек Гөлшаһидәне партбюро составына кертеп секретарь итеп сайладылар. Ул күпме генә каршы килеп караса да, тыңламадылар. Элекке секретарьны икенче бер больницага яңа эшкә күчергәннәр иде. Алексей Лукич белән берничек тә эш чыкмавына тәмам төшенгәч, Гөлшаһидә шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенә барырга булды. Хәзер аның күңеле шактый тыныч иде. Мансур белән еш кына очрашалар. инде кинога да баргаладылар. Сәхипҗамал җиңгәсе терелеп килә, утырып тора башлады. Тиздән йөрергә дә рөхсәт итәрләр. Үз авырулары арасында да Гөлшаһидәнең абруе көнлән-көн үсә иде. Сәлахлар, Клавдия Сергеевналар тынып калдылар. Дөрес, алар белән бәрелеш әле бетмәгән Гөлшаһидә моны ал арның усал күз карашларыннан ачык сизә иде — шулай да алар аны инде куркыта алмыйлар. Ә мондый күңел күтәренке чакта Гөлшаһидәне гади эш кенә канәгатьләндерә алмый иде. Аңа зур эшләр кирәк иде. Болан да ул шактый йомылып ятты бит. — Ишеттем, ишеттем, — дип, аяк өсте торып каршы алды аны Тютеев.— Җәмәгать эшләрен әйбәт кенә алып барасыз икән. Газетада да мактаганнар иде җәмәгать поликлиникагызның эшен. Рәхим итегез, утырыгыз. Мин бнт сезнең парторг буласыгызмы да әллә кайдан алдап күрдем. Казанга күченгәндә Гөлшаһидә Тютеев янында бер булган иде ипде. Ул чагында Тютеевиың башы авырта, пирамидон эчәргә су эзли, чырае караңгы иде. Бүген ул ачык чырайлы. Ихтимал, файдасы да тиеп куяр дип уйлап алды Гөлшаһидә эченнән. — Мин сезнең янга бик зур үтенеч белән килдем әле, Шаһгали Га- лиевич. — Булдырып була торгандай булса, рәхим итегез. Гөлшаһидә «ялкынлы фотометр» турында сөйләп бирде. — Нәрсә, нәрсә, фото... дидегезме әле? — дип кайтарып сорады Тютеев.— Врачлар өчен фототүгәрәк оештырып җибәрергә уйлыйсызмы әллә? Мондый мәсьәлә буенча местком белән сөйләшү яхшы булыр иде, Гөлшаһидә сеңел. Тютеев хәтта үзенең белмәвен яшереп тә маташмый иде. Гөлшаһидәнең кабат-кабат төшендерүләре дә ярдәм итмәде. Шуңа күрә Тютеев яныннан чыккач, Гөлшаһидәнең көләсе килде. Ләкин бу көлке түгел иде. Медицина учреждениесендә бюрократлык — үтә ямьсез эш. Ә Гөлшаһидә, «ялкынлы фотометр» кебек кечкенә бер нәрсәдән башлап, зурракларына тотынырга хыяллана иде бит. Мәскәүдә медицина әсбаплары күргәзмәсендә күргән барлык яңа аппаратларны ул больница лабораторияләренә, кабинетларына китертер иде. Алар күргәзмәгә куяр өчен генә эшләнмәгәннәр ләбаса. Хәзер, яца техника заманында, больницалар искереп беткән приборлар белән генә эш итә алмый, монысы инде медицинаны белмәгән кешеләр өчен дә ап-ачык. Аннары больницалардагы бу тыгызлык, авыруларның больницага керергә чират торулары. Теләсә генә нинди авыруны да вакытында дәваларга кирәк. Монысы да һәркемгә билгеле, ләкин шуңа да карамастан, авыруга бер айдан, ике айдан килегез дип әйтергә туры килә. Башка больницаларның хәлләре беркадәр җиңелрәк, ә Гөлшаһидәләрнең больницасы, гомуми республика больницасы булганга, кысанлыктан аеруча җәфа чигә. Әллә кайдан районнан мең бәла белән килгән авыруны ипчек борып кайтарасың. Аның авыруы болай да сузылган була. Алып коридорга салырга туры килә... Шуларның барысы турында да Гөлшаһидә Тютеевка сөйләргә дип барган иде һәм... сөйләми чыкты. Инде нишләргә? Килешергәме? Тагын берничә көн уйланып йөргәч, Гөлшаһидә горкомга барырга булды. Горком секретарен ул белә иде. Съездда бергә булдылар. Гөлшаһидә аның белән озак сөйләшеп утырды, күңелендәге уйларын, хыялларын, пошынуларын аңа ачып салды, партия эшендә тәжрибәсез- леген әйтте. Ихтимал, шуңа күрә күп кенә мәсьәләләрне бер генә яклы күтәреп, дәүләтчә эш итә белми торганмындыр, диде. Моңа каршы горком секретаре елмайды да: — Ә мин партия эшеи бик шәп белә идем дип уйлыйсызмы?—дип сорады.— Мин гади инженер идем, цех башлыгы булып эшли идем. Менә тоттылар да партия эшенә күчерделәр. Безнең партиянең көче дә шунда: һәр коммунист җитәкче була ала һәм гомуми эшкә яңа бер көч •өсти, киңлек кертә. Тик вакланмаска, алда торган максатны ачык күрергә, шуңа туры барырга гына кирәк. Гөлшаһидә башын чайкады. — Нигә? — дил сорады горком секретаре.— Киңәшмәләрем бик шәп булгангамы? Акыл сату чире бетмәгән шул әле бездә. Горком секретаре Гөлшаһидәдән күл булса бпш-алты яшькә олы, ә үз тиңең белән сөйләшүе дә ансатрак. Гөлшаһидә Алексей Лукич белән булган бәхәсләрен, Тютеев белән булган очрашуын, алариың карашларын әйтте. — Мин чыннан да «ялкынлы фотометрның» дөньяда барлыгын белмим. Бик кирәк аппаратмы ул? — дип сорады секретарь, Гөлшаһидә ■сөйләп туктагач. — һава кебек кирәк. — Кыйбат торамы? Гөлшаһидә аппаратның бәясен әйтте. — Андый гына суманы табарга булырдыр. Менә больница... Халыктан бик күп зар ишетергә туры килә. Ә сезнең больницаны үрнәк больница итәсе иде, чөнки ул Республика больницасы. Уйлашыгыз үзара, тәкъдимнәрегезме әзерләгез. Ихтимал, горком бюросында баш врачның ■отчетын куярбыз. — Бик шәп булыр иде, — диде Гөлшаһидә, шатланып. — Тотыпгачтотынгач, чынлап тотынасы иде. — Сезне өйрәтеп торасы юк, —дип елмайды секретарь һәм Гөлшаһидәнең җәмәгать тәртибендә эшли торган поликлиниканың эше турында тулырак сөйләп бирүен үтенде. Газетада Зинпуровның мәкаләсен укуын, бик кызыксынганлыгын әйтте. Гөлшаһидә шатланып сөйләп бирде, хәзер инде айда җәмәгать тәртибендә егермеләп врач эшләгәнлеген, биш йөздән артык кешене карап дәвалаганлыкларыи әйтте. Секретарь бу тәҗрибәне бүтән больницаларга да таратырга тәкъдим .итте. — Бик дөрес, — диде Гөлшаһидә. — Сәламәтлек университетларына да игътибарны көчәйтәсе иде. Программага дини хорафатларга, им-томчыларга каршы лекцияләр дә кертергә кирәк, — һәм Гөлшаһидә Чибор- кәева вакыйгасы, бөтен отлускысын мичкәдә үткәргән Фәридә апалар .турында сөйләп бирде. Икенче көнне Гөлшаһидә горком секретаре янында булуын Алексей Лукичка әйткәч, ул чиксез аптырашка калды. — Горком бюросының нәрсә икәнен беләм, сез минем башымны .ашарга булгансыз, акылсыз хатын! — дип кычкырды ул. — Алексей Лукич, зинһар тыныч булыгыз, — диде Гөлшаһидә. — Ә кем тынычлыкны бозучы? Барыбызга да ярый иде, бер сезгә тенә ярамый! — Алексей Лукич кулларын кая куярга белмичә арлы-бирле йөренә башлады. Гөлшаһидәнең аз гына көлемсери төшеп утыруы аны тагын да ныграк ачуландырды. Шундый җенне больницага алган өчен Әбүзәр абзыйны да, Вера Павловпаны да эченнән пыр туздырып ташлады, аннары, Гөлшаһидәне берүзен калдырып, бөтенләй чыгып китте һәм яңадан кабинетына кайтмады. Ә икенче көнне ул үзе Гөлшаһидәне эзләп тапты да больницаны карап чыгарга чакырды. Элек Гөлшаһидә ничектер күреп бетерми идеме, больница аңа ярыйсы төзек булып тоела торган иде. Җентекләп карый башлагач, аның шактый тузганлыгы, палаталарның, кабинетларның җайсызлыгы, җиһазларның искергәнлеге аеруча калку күренде. Әллә кайчан кайткан аппаратлар да, куярга урын булмау сәбәпле, еллар буе складта тузанга батып яталар икән. Яңадан кабинетка кайтканнан соң, Алексей Лукич быелга билгеләнгән сметаны тартып чыгарды. Андагы ремонтка дигән суманы күрсәтте. Ул акча түшәм-стеналарны бер кат буяп чыгарга да җитми иде. Хәзер күрдегезме инде чын хәлне? — диде ул, ике кулы белән башын кысып. — Кем моның очына чыга ала? — Сез, — диде Гөлшаһидә, тыныч кына. Алексей Лукич кулын гына селекте. Аннары тәрәзәдән больницаның уң канаты салынырга тиеш булган урынга карап тора башлады. Гөлшаһидә аның күз карашын тотып алды, елмаеп: — Дөрес уйлыйсыз, Алексей Лукич, уң канатны салдырмый торып,, мәсьәләне хәл итә алмабыз, — диде. Баш врач хәтта сызгырып җибәрде. — Күрәм, сезнең хыялыгыз шәп уйный, Гөлшаһидә Бадриевна,— диде ул, бу юлы артык ачуланмыйча.—Алы булып җитмәгән иде, гөлен даулыйсыз. Ләкин сез үзегезне авылда дип уйламагыз. Монда шәһәр, шәһәрнең кырык больницасы. Барысына да шундый сумалар җибәрергә дәүләтнең Андрей казнасы юк. Мине сметада йөз сум артык сораган өчен дә ел саен әрлиләр. Алексей Лукичның бүгенге тоны Гөлшаһидәгә ошый иде, бүген инде ул күтәрелеп бәрелми, тоткан җиреннән сыйдырмый, бары тик зәгыйфь рәвештә үзен аклый торган дәлилләр генә эзли иде. Болай булгач ииде сөйләшеп була. Кичә пыр тузып чыгып киткәч, министрлыкка яки өлкә комитетына чаптымы дип тә уйлаган иде Гөлшаһидә. Ә ул беркая да бармаган икән. — Әрләүчеләр бу юлы да табылыр, Алексей Лукич. Ләкин исбат итәргә кирәк. Әгәр без үзебез моны эшләмәсәк, безгә читтән килеп эшләп бирмәсләр. Моны сез беләсез. — Әбүсзәр Гиреевич депутат чакта уң канат артыннан аз йөрмәде,— диде Алексей Лукич, үзалдына уйлангандай. — Проектын да төзеткән идек... — Кайда ул проект? — дип тиз генә сорады Гөлшаһидә. — Кайда булсын, архивта ята. Гөлшаһидә ул проектны шул ук көнне эзләтеп таптырды да кич буеҗентекләп карап утырды. Проект искергән иде. Гөлшаһидә үз фикерен баш врачка да әйтте. Якасы кирәк, хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торганы, диде. Шунда ук бу проектны ничек күз алдына китерүе турында да сөйләп китте. Михальчук аны тыңлады-тыңлады да башын селекте: — Карап торам-торам да сезгә, Гөлшаһидә Бәдриевна, исем китә. Бер «ялкынлы фотометрдан» башлаган идегез, инде яңа корпус давай. Карагыз аны, бу ялкында үзегез көймәгез. — Бу эшләрне башкарып чыгар өчен минем көюем генә кирәк булса, Алексей Лукич, аның очеи генә борчылмагыз. Гөлшаһидәнең күз карашы шаянлык һәм ашкыну белән тулы нде. — Мин олырак кеше, минем бурычым сезне кисәтү, — диде Алексей Лукич, хәтере кала төшеп. — Ел башланганнан соң, берәү дә безгә яңа корпус салырлык акча бирмәячәк. Мондый эшләр алай ансат кына эшләнми. Без моны фәкать ерак перспектива итеп кенә куя алабыз. — Юк, Алексей Лукич, ерак перспектива — өр-яңа больница, ә уң канатны безгә быел җәй көне салдыра башларга кирәк. Акчаны капиталь ремонтка дип сорыйбыз. Капиталь ремонтка шәһәр Советының акчасы бар. Мин инде белешкәләдем ул турыда. — Юк, бу минем башыма сыя торган эш түгел, — диде Алексей Лукич, яңадан кулын селтәп. Гөлшаһидә профессор белән дә, бюро членнары һәм врачлар белән дә киңәште. Барысы да, һәрхәлдә тыштан булса да, бик хуп дип таптылар. Гөлшаһидә горком секретареннан тагын бер кереп чыгарга рөхсәт сорады. — Үзегез мине дәртләндердегез, — диде ул, чаяланып, — инде мин сезгә пи әйтсәгез дә тынгылык бирмим. — Яхшы, керегез. Ләкин бүген минем вакытым юк, иртәгә кичке сигездә килә аласызмы? Икенче конце Мансур Гөлшаһидәне горкомга кадәр озата барды. — Акъярда безнең больницаның ат караучысы да, ат йөртүчесе дә, завхозы да булып эшләүче Әһлетдин бабаебыз бар,—диде Гөлшаһидә, Мансурга таба борылып. — Шул миңа әйтә торган иде: барысын берьюлы эшлим дигән берәү булган, ул да ярылып үлгән. Монда мин чыннан да ярылып үләрмен ахрысы. Барысына тотынам, тыючым юк, тик Алексей Лукич кына кайчакта чабудан тарткалый. Горкомдагы сөйләшү шуның белән тәмам булды: горком секретаре якындагы берничә көн эчендә үзе больницага килергә булды. Иртәнге летучка вакытында Гөлшаһидә бу хәбәрне Алексей Лукичка әйтте. Күрәсең, бу хатын шаулар-шаулар да туктар дип уйлаган булган ул, яңа хәбәргә ни дияргә дә белмәде. Аннары, барлык санитаркаларны, больница эшчеләрен җыеп, бөтен жирдә тәртип, чисталык урнаштырырга каты боерык бирде. Өенә ул кунарга гына кайта башлады, ябыгып бетте. Ләкин горком секретаре килгән көнгә больница ялт иткән иде. Тик коридорлардагы авыруларны гына кая урнаштырырга белмәделәр. Горком секретаре берүзе генә килмәде. Аның белән бергә Министрлар Советы председателе урынбасары, Сәламәтлек саклау министры һәм шәһәр Советы председателе дә бар иде. Бу хәтле зур делегацияне күргәч, Алексей Лукич тагын ике кулы белән башына ябышты. Гөлшаһидә башын чайкады. Күрәсең, хатын-кыз алдында Алексей Лукичка оят булып китте, кунакларны каршы алырга чыкты. Әле коридор буйлап килгәндә үк Совмин председателенең урынбасары кара пыялалардагы латин язуларына игътибар итеп: — Бу язулар кайсы дәүләт телендә? — дип сорады. — Ничек кайсы дәүләт телендә? — дип, аңламады Алексей Лукич.— Татар телендә. — Монда татарча укый белүчегез бармы соң? 1939 нчы елда ук гамәлдән чыккан латин хәрефләрен алмаштырмагансыз. — Димәк, шул заманнардан бирле монда начальство булганы юк,-— диде горком секретаре. Ике сәгать буенча алар больницаның бөтен почмакларын карап йөрделәр, урамга чыгын уң канат урынын да карадылар. — һәрвакыт шулай кысынкылыкта яшисезме? — дип сорады горком секретаре. — Хәзер әле авыруларның азрак чагы. Кайчак коридорларга да сыйдырып бетереп булмый. Бигрәк тә берәр эппдемия-фәләп булса. Саубуллашкан чагыңда секретарь йомгак ясап: — Горком бюросында, Алексей Лукич, сезнең докладыгызны тыңларбыз. Шулай бит, Рабига ханым? Карарны да шунда кабул итәрбез. Кунакларның министрдан башкалары кайтып китте. Рабига ханым әле тагын беразга больницада калды. Ул больницаның барлык врачларын жыйды, Алексей Лукичны яхшы ук пешереп алды, аннары үзенен киңәшләрен бирде. — һап, аллакаем! — диде Алексей Лукич, министрны озаткач. — Шундый югары кешеләрнең элек тә кплгәләгәпиәре бар иде. Монда чакта хәлгә кергән булалар, ә соңыннан... шелтә чәпәп кайтаралар. Эштән соң алар баш врач кабинетында партбюро утырышына җыелдылар. Көн тәртибендә бер зур мәсьәлә: больницага капиталь ремонт ясау һәм аның уң канатын салдыру иде. — Бу мәсьәләне бюрога куюдан максат, — диде Гөлшаһидә, шактый дулкынланып, — информация өчен генә түгел. Нинди зур эшләр алдында торуыбыз, аңың никадәр җаваплы икәнен сөйләп тормыйм. Бу һәркемгә ачык. Шулай ук больница персоналының иң беренче бурычы авыруларны дәвалау икәне дә барыбызга да билгеле. Ләкин шулай булса да партоешма бөтен эшне баш врачка гына йөкләп, үзе ремонт эшләреннән читтә кала алмый. Менә шул турыда, иптәшләр, фикер алышыйк. Бюрода биш кеше иде: өчесе хатын-кыз, икесе ир. Лрада иң яше Гөлшаһидә үзе. Алексей Лукич сөйләгән чагында, ул бюро членнарын күзәтеп утырды. Элек-электән Гөлшаһидәне яратып бетермәгән местком председателе кыска ак чәчле, юан гәүдәле Клавдия Сергеевна каядыр читкә карап утыра. Физиотерапия кабинеты мөдире Сания Сәйфетхано- ва — урта яшьләрдәге чандыр гына хатын — авызын ача төшеп чын ихластан тыңлый. Уң яңагында тирән яра эзе беленеп торган дәвалаучы врач Юрий Львович башын иеп аска караган. Гөлшаһидә секретарь итеп сайланганнан сон, бу чынлап торып зур мәсьәлә каралган беренче бюро утырышы иде. Алексей Лукич һәм Клавдия Сергеевна белән әзрәк чәпәшүләрне искә алмаганда, Гөлшаһидә бюро членнарының берсенең дә диярлек чын йөзләрен белми иде. Нинди мәсьәләдә кайсына таяну парторг өчен аерата мөһим нәрсә бит. Бигрәк тә Гөлшаһидә кебек яшь һәм коллектив эчендә кайнап өлгермәгән яңа кешегә. Ләкин кайчак кешеләр зур мәсьәләләрдә түгел, бәлки икенче, өченче дәрәҗәдәге вак мәсьәләләрдә үзләрен тизрәк ачып салалар. Бу юлы да шуңа охшашлы хәл булып алды. Капиталь ремонт турында сүз барганда, барысы да акыллы, принципиаль һәм эшлекле чыгышлар ясадылар, бик күп тәкъдимнәр керттеләр. Гөлшаһидә моңа бик куанды. Шушы тәкъдимнәр нигезендә партбюроның һәм партоешманың эш планын төзү кыен түгел иде. Ул бүген, иртәгә нәрсә эшләргә тиешлеген ачыграк күрә башлады. Бу зур мәсьәлә каралып беткәннән соң, Гөлшаһидә бюро членнары белән бер күңелсез эш буенча киңәшеп аласы барлыгын әйтте. — Сез инде, иптәшләр, палата сестрасы Лена Скворцова белән булган аяныч хәлне беләсез. Ул чыннан да поезд астына ташланырга теләгән. Бары тик бер очраклык аркасында гына исән калган. Мин аның белән сөйләштем. Саматов аны өйләнәм дип алдаган. Хәзер Саматов бала миннән түгел дип баш тарта, кызны куркыта, яный... Үзегез беләсез, Саматов партия члены түгел. Мин бу мәсьәләне местком карасын дип теләгән идем. Менә Клавдия Сергеевна каршы килә. — Киләм шул, — дип бүлдерде местком председателе. — Чөнки бу мәсьәләдә мин синнән күбрәк беләм. Ирләр алар ни кыланмас, хатын- кыз үзе итәген җыя белергә тиеш. — Клавдия Сергеевна, Лена бөтенләй яшь бит. Ул Саматовка ышанган, — диде Гөлшаһидә. — Башта, гафу итегез, хи-хи-михи, аннары жалоба, — дип ирләрчә калын тавыш белән гөрли бирде Клавдия Сергеевна. — Аларны якларга түгел, кычыткан себеркесе белән кыздырырга кирәк. Сания Сәйфетханова да шул ук фикерне кабатлады: — Без врачның авторитетын төшерә алмыйбыз. Монда төптән карасак, сүз бер Саматов турында гына бармый. Барыбызның да остенә тап төшәр: әнә врачлар нинди, менә врачлар нинди дип гайбәт китәр. Гөлшаһидә баш врачка карады. Алексей Лукич Михальчук сүзен урабрак башлады, бик күңелсез хәл булган, янәсе, диде, киләчәктә мондый нәрсәләргә юл куймаслыгын әйтте. Әмма ахыр сүзен ул да больницаның яман атын чыгармыйк дип бетерде. Аннары бераз уйлап торгач, өстәде: — Бу юлы административ чаралар да җитеп торыр, шелтә бирермен, — диде. — Без бит инде болай да аны эшендә түбәнәйттек. Кешене гел кыйнап торып та булмый. — Бу ничек була инде, иптәшләр? — диде Гөлшаһидә, бөтенләй аптырап. — Без көн саен коммунизм төзүченең мораль йозе турында сөйлибез. Шул турыда плакатлар эләбез, лозунглар язабыз, түгәрәкләрдә- өйрәнәбез, ә конкрет фактка килгәндә, шушы кеше өчен көрәшүдән баш тартабыз. Яна, яхшы, чиста кешеләр күктән төшмәячәк ич. Фаҗигага очраган япь-яшь кызны авыр хәлендә берүзен калдырабызмы? Аның туачак баласының язмышы да безне борчырга тиеш. Ниһаять, Саматов үзе дә бөтенләй бозылып, таркалып бетмәгәндер дип уйлыйм. Аны колагыннан тартып булса да сазлыктан чыгарырга кирәк. Колагы авыртыр дип кызганып тормыйк. Никадәр катырак авыртса, шулкадәр файдалырак булыр аңа. Врачлар арасындагы иптәшлек хисен дә, миңа калса, хата аңлаучылар бар. Без врачның авторитетын төшерә алмыйбыз дип кырт кисү бу, минемчә, дус-иш арасындагы мөнәсәбәтне бозарга теләмәү генә, чын партиячел принцип түгел. Моннан әшнәлек исе килә. Моңарчы эндәшми утырган Юрий Львович көтмәгәндә Гөлшаһидәне яклап чыкты: — Бик дөрес, — диде ул. — Ихтимал, Сэлах Саматов мәсьәләсен моннан берничә ел элек, Гөлшаһидә Бәдриевиа әйткәнчә, каты итеп куярга кирәк булгандыр. Ул чакта да больницаның яман атын чыгармыйк дип, врач авторитетын төшермик дип йомып калдырдык, һәм... күрәсез, Саматовка аю хезмәте күрсәткәнбез. Сез, Клавдия Сергеевна, ул чакта да Саматовны аеруча тырышып якладыгыз. Минем хәтеремдә, сез әле: «Мин аның өчен җавап бирәм», дип тә әйткән идегез. Без коммунисттан җавап сорарга хаклы! — Дөрес түгел! — дип кычкырды Клавдия Сергеевна. — Мин алай дип әйтмәдем. Мин ана ышанам дидем. Без кешегә ышанырга тиешбез. — Коммунистлар бөтен кешегә дә ышанмый, Клавдия Сергеевна,—■ диде Юрий Львович. — Саматовиың бозы клыкл а рында инде без гаепле булып чыктыкмыни?— дип эләктереп алды Сания Сәйфетханова.— Юрий Львович, сез һәрвакыт ни дә булса уйлап чыгарасыз. — Ул тумыштан местком линиясенә каршы, — дип ялгады Клавдия Сергеевна. — Кадерле Клавдия Сергеевна, месткомның махсус линиясе юк. Без барыбыз да бер генә юлдан — партия юлыннан барабыз, — диде Юрий Львович, тыныч кына. «Менә кемне секретарь итеп сайлыйсы калган», — дип уйлады Гөлшаһидә. Яңадан баш врач сөйли башлады: — Мин Саматовны иртәгә үк чакырып, аңа үз теләге белән бездән китәргә кушармын, — диде ул, кинәт сәер карар тәкъдим итеп.—Ә больницаның даны белән без шаяра алмыйбыз. Горком бюросында зур сөйләшү алда торганда бигрәк тә. Мин үзем бик үк ышанып бетмәсәм дә, ихтимал, икенче канатны салу мәсьәләсе дә үлек ноктадан кузгалырдыр. Аннары безнең күп кенә врачларга исем бирү мәсьәләсе дә күздә тотыла. Бер юньсез аркасында туларны барысын да куркыныч астына куюда мәгънә бармы? Мин үз тәҗрибәмнән беләм: әгәр берәр ЧП булса, безгә берьюлы аркан борылачаклар. — Димәк, бүрене көтүгә җибәрәбез дә шуның белән тынычланабыз, — диде Юрий Львович, ачы көлемсерәп. Аңа каршы тагын өчәүләшеп әйтә башлаганнар иде, Гөлшаһидә туктатты. •— Бу инде, иптәшләр, ниндидер бер талашка әйләнә башлады. Әгәр бүген без кечкенә генә мәсьәләдә черек позициягә бассак, иртәгә зуррагында басмабыз дип кем әйтә ала? Горкомда да, Министрлар Советында да, шәһәр Советында да акыллы кешеләр утыра. Ремонт мәсьәләсенә моның зыяны тимәс. Ә кайбер кешеләр исем алмый кала икән, анысы артык мөһим нәрсә түгел. Яңадан Гөлшаһидәгә каршы әйтүче кеше булмады, ләкин һәркемнең үз фикерендә калганлыгы ачык иде. Гөлшаһидә бик нык күңелсезләнде. — Юрий Львович, — диде ул бюро беткәч, иң актыктан урыныннан күтәрелгән врачка.— Ни өчен мондый каршылыклар килеп чыкты әле? Чыннан да зур, җаваплы, мөһим мәсьәлә турында сүз барганда, без барыбыз да бердәм идек. Ә биш минутлык мәсьәләдә ике сәгать талашып бер фикергә килә алмадык. Аңламыйм мин моны. — Сез монда яңа кеше әле, Гөлшаһидә Бәдриевпа. Шуңа күрә боз астындагы дулкыннарны күреп бетермисез. Мин элек тә бюро составында идем. Мин аларның каннарына күп тоз салдым, мине дә җитәрлек каезладылар. Элекке бюро баш врач ни әйтсә, гел шуны раслый торган иде. Алексей Лукич үзе дә шуны таләп итә иде. Бүген мин әле аңа исем китеп утырдым. Ул бюрода болай гына сөйләшми торган иде. Сез аңа ничектер тәэсир иткәнсез дип әйтимме... Аннары исемнәр турында... Мин егерме ел эшлим, ләкин минем исемем дә, наградларым да юк. Ә Алексей Лукичка ләббәйкә дип торучылар күптән исемле булып беттеләр. Икенче көнне Сәлах Гөлшаһидәгә бүре кебек карап, исәнләшмичә узып китте. Димәк, аңа инде барысын да җиткергәннәр. Ә кичкә таба Гөлшаһидә Салахның үз теләге белән больницадан китәргә йөрүен белде. Приказ да бар икән. Ул шунда ук Алексей Лукичка шалтыратты. ■— Бер сәгатьтән минем янга керегез, сөйләшербез. Хәзер вакытым юк, — дип җавап бирде баш врач. Ул арада Гөлшаһидәгә вестибюльдә аны ниндидер бер хатын көтеп торганлыгын килеп әйттеләр. Гөлшаһидә шунда ук түбәнгә төште. Өс- тенә гади генә пальто, башына искерәк модалы эшләпә кигән яшь кенә хатын утырган җиреннән аңа каршы торды. — Гафу итегез, больница партоешмасының секретаре сез буласызмы? — дип сорады ул. — Әйе, мин, — диде Гөлшаһидә һәм шунда ук, бу ялпәк борынлы хатынны кайда күргән идем, чалымы бик таныш, дип уйлап алды. — Римма Тютеева, — диде хатын, үз исемен атап. — Мин сезнең белән сөйләшергә дип килгән идем. «Тютеева...» Димәк, Гөлшаһидә аны түгел, бу хатынның әтисен — Шаһгали Тютеевны күргән иде. Борыннары бигрәк охшаган. Алар шушындагы бер буш бүлмәгә керделәр. Гөлшаһидә аңа диванга утырырга, киемен салырга тәкъдим итте. — Чишенеп тормыйм,— диде Тютеева, пальтосының югары төймәсен генә ычкындырып. — Мин үзем авылныкы. Врач, Ике балам бар. Ирем... — Тютеева башын иеп күз яшен йотып алды. — Ул безне ташлап китте. Без аның белән язылышмаган идек. Ул башта бу формальность дигән булды, мин дә ул чакта моңа артык әһәмият бирмәдем. Безнең әти бик четерекле кеше... Үзенә җил-давыл тиюдән бик курка. Бер яктан, әтинең холкын белгәнгә, икенче яктан, иремнең кайтуын өмет иткәнгә, мин аның исемен беркемгә дә әйтмәдем. Ихтыяри сөргенгә риза булып, иң ерак авылга киттем. Бер елдай сои ирем минем янга килде, бөтенләйгә кайттым, диде, ләкин бер атна торгач, тыныч яшисең килсә, мине эзләмә, дип язу калдырып качып китте. Миндә аның кайбер кәгазьләре калган иде. Шулар әчеп килүе булган икән... Мин авыруга сабыштым. Хатлар яздым, чакырдым, үтендем. Ике бала бит... Барысы бушка булды... Мин чиккән газапны... дошманыма да теләмим. Минем иремнең исеме — Сэлах Саматов. Ул сезнең коллегагыз. Бармы шундый кеше сездә? — Бар, — диде Гөлшаһидә. — Сөйләгез. — Тагын ни сөйлим икән. Бу турыда очсыз-кырыйсыз нтеп сөйләргә, зарланырга мөмкин. Мин зарланыр өчен дә, алимент даулар өчен дә килмәдем. Үч алыр өчен дә түгел. Мин Сәлахның хәзер дә бозык юлдан баруын ишеттем... Мин аның... төзәлүен теләр идем. Үзе генә ул моны булдыра алмый... Менә безнең өчәү төшкән рәсемебез, кирәк булса күрсәтерсез. Ә мин аны яңадан беркайчан да күрмәячәкмен. Балалары да аны әтиләре дип исәпләмиләр. Күрәсез, мин үземнең кыз чактагы фамилиямне йөртәм. Тик, зинһар өчен, — Тютеева иреннәрен тешләде,— зинһар өчен, минем монда булуым турында әтигә әйтмәгез... Ул берни белмәсен, югыйсә... Тютееваны озаткач, Гөлшаһидә бер мәл калтыранып басып торды. Аны кеше күңелендәге яктылык та, караңгылык та шаккатырды. Шуннан ул туп-туры баш врач янына китте. Керүе булды, суынып житмәгән нәфрәтенең бөтен ярсу көче белән: — Алексей Лукич, Саматовка бөтен коллектив алдында намус суды ясарга кирәк? Аны болай гына эштән чыгарырга ярамый! — диде. — Утырыгыз әле башта, — диде Алексей Лукич. — Мин хатын-кызның темпераментлы булуын мәжлестә генә яратам. Кеше язмышын хәл иткәндә, темперамент — начар киңәшче. — Мин ул гариза биргән инде дип ишеттем. — Бар шундый гариза. Ләкин хикмәт анда түгел. Партоешма секретареның беренче эше, минемчә, коллективның гомуми интересын кайгырту. Саматовлар килерләр дә, китәрләр дә. Ә коллективка эшләргә кирәк. Ыгызыгысыз, шау-шусыз... Өермә эчендә рәтле эш эшләп булмый... Сабыр итегез, миңа әйтеп бетерергә рөхсәт итегез. Мин сездән олырак... Беләм, сез яшь кеше, энергиягезне кая куярга белмисез, һәр начарлык сездә табигый рәвештә каты нәфрәт тудыра, — безнең дә кайчандыр шундый чагыбыз бар иде. Яшьлек сафлыкны, чисталыкны ярата, чөнки үзенең күңеленә кер кунмаган. Ә соңыннан... кешенең күп нәрсәгә исе китми, чөнки ул үзенең дә актан ак, пакьтан пакь түгеллеген аңлый башлый... — Гафу итегез, Алексей Лукич... мин моны аңламыйм. Аңларга теләмимдә. Менә карагыз! — Гөлшаһидә аның алдына Тютеева биреп калдырган рәсемне салды. — Бу хатын әле яңа гына минем янымда булды. Ул Саматов турында миңа коточкыч нәрсәләр сөйләде. Ә сез чал кергән башыгыз белән Саматовны яклыйсыз. — Кем бу хатын? — дип сорады Алексей Лукич, рәсемне кулына алып. — Саматовның беренче хатыны. Бу аның ббласы. Әле тагын бер баласы бар. — Кайда күргән идем мин бу хатынны? — дип сорады Алексей Лукич. Шул чакта ишек шакыдылар. — Гөлшаһидә Бадриевна, яңа авыру китерделәр. Гөлшаһидә сестра артыннан йөгереп чыгып өскә—бүлеккә күтәрелде. Авыруны караватка салганнар, кислород иснәтәләр иде. Гөлшаһидә аның кулын тотты, тамыр тибеше беленми иде. Йөрәген тыңлап карады, авыру хырылдап сулыш алганлыктан, берни ишетеп булмый. Үпкәләре төрле тавышка гыжлыйлар. Сорауларга җавап бирми. Иреннәре күгәргән. Кислород иснәткәннән соң бераз тынып торган лде, яңадан сузып сузып ыңгыраша башлады, һаваны авызын ачып йотып-йотып сулый. Пневмониянең авыр формасы. — Башын бераз күтәрә төшегез, — диде Гөлшаһидә сестраларга,— 5. ,С. ЭЛ W 4. Аякларына, кулларына грелкалар. Диләфрүз, кордиамин... Хәзер үк лейкоцитоз алсыннар. Язып куяр өчен авыруның тарихын кулына алгач, Гөлшаһидә аның, фамилиясенә күз төшерде: Солтанморатова Бану, кырык биш яшь... 4 Диләфрүз бүген больницага үзенең иң яхшы киемнәрен киенеп килде. Дөрес, ак халат астыннан күлмәге күрепмәсә дә, эчке куанычтан балкыган йөзе аның бүген аерата бәхетле көне икәнен кычкырып тора иде. Ул бүген йөрмәде, очты, нур гына чәчте. Соң шулай булмыйча! Инде үлә, инде актык сулышын ала дип торган Юматшасы бүген терелеп больницадан чыга! Сәгать өчләрдә Диләфрүз аны алырга барырга тиеш. Ә вакыт никадәр әкрен үтә. Диләфрүз, бер генә минутка уйга калып, башын тәрәзәгә таба борды. Урамда нинди якты. Зәп-зәнгәр күк фонында шәрә агачлар башындагы былтырдан калган карга оялары никадәр ачык күренәләр. Тиздән, тиздән Диләфрүзнең дә үз оясы булыр. Шушы татлыдан-татлы уйлардан аның йөрәге сулкылдап тибә башлады. Уйлары Юматша янына очты. Нишли икән ул хәзер? Әллә ул да тәрәзәдән карап, чыгар минутларын санап утырамы икән? Диләфрүзне сагынамы икән? Кичә алар ял бүлмәсендә бик озак утырдылар. Китмә, тагын берничә минут кына утыр ди- ди, ике сәгать янында тотты... Төштән соң Диләфрүз Гөлшаһидә янына кереп бүген алданрак кайтырга рөхсәт сорады. Гөлшаһидә аңа күзен тутырып карап алды. Бу инде элекке беркатлы кыз түгел. Күзләре шул ук, иреннәре шул ук,, әм.ма йөзенең кай жирләрендәдер кырыс сызыклар барлыкка килгән. Авыр һәм җитди сынауларны үткән кешеләрнең йөзләрендә генә шундый билгеләр була. — Чыгамы әллә? — дип сорады Гөлшаһидә. Диләфрүз, сөенечен күзләреннән түкмәс өчен дигәндәй керфекләрен түбән төшереп, «ие-ие» дигәндәй башын каккалап алды. — Бар, жаным!—диде Гөлшаһидә. Диләфрүз баскычлардан йөгерә-йөгерә төште дә, пальтосын киеп, вестибюльгә чыкты. Шунда аны Сәлах туктатты. Ул бик борчулы, күзләре уйный иде. — Дилә, монда кер әле, —- диде ул, приемный покой ишеген күрсәтеп. — Вакытым юк, Сәлах абый. Ашыгам. — Мин үтенәм. Бер генә минутка. Приемный покой бүлмәсендә беркем дә юк иде. Диләфрүз ишек төбендә туктады. Сәлах аңа утырырга кушты, үзе, кулларын халат кесәләренә тыккан килеш, идән уртасында басып калды. Кинәт аның күз- карашы катыланды, иреннәре кыйшаеп китте. — Син дә минем өстемнән партбюрога яздыңмы? — дип сорады ул, маңгай астыннан батырып карап. Диләфрүз аның яхшы эш өчен чакырмавын берьюлы төшенеп алды, ләкин ул әле кискен жавап бирергә әзер түгел иде. — Мин бернәрсә дә язмадым, — диде ул. — Алдама! Барыгыз да шул мадоннага сатылган, барыгыз да аңа тәлинкә тота. Өлкән сестра иткәч, бигрәк тә тырыша башлагансың. Сәлах һәрвакыт курка-ояла гына сөйләшүче, кешегә керфек күтәреп карарга да кыюлыгы житмәүче бу кызга шушы җикеренү җиткәндер дип уйлады. Ләкин ул бик каты ялгышты. Бу инде ул белгән Диләфрүз- түгел иде. Кыз кинәт башын күтәрде дә Сәлахка туры карап: Үзләре пычрак кешеләр генә минем хакта болай уйлый алалар,— диде. Сәлах елмайды. Ул Диләфрүзнең сүзләренә ышана иде. Ләкин ул аны башка ният белән чакырды. Болай тупас сүз башлавы да аны куркытыр өчен генә иде. Баш врачтан Сәлах Сафинаны берничек тә күндерергә мөмкин түгеллеген, аның бары тик үзенчә генә эшләячәген белде. Хәзер Алексей Лукич үзе дә икеле-микеле генә сөйләшә, Сәлахка кирәкле язуларны да бирми тора. Сәлах Диләфрүз аркылы Гөлшаһидәне йомшартып булмасмы дигән фикергә килде. Кайчагында көчле ирләр эшли алмаган эшләрне зәгыйфь кенә хатып-кыз менә дигән иттереп башкарып чыга бит. Ә Диләфрүзне кирәк икән тагын да ныграк куркытырга мөмкин. Сәлах аның хәзер нинди чагы икәнен бик яхшы белә иде. Бәхетен җимермәс өчен, аныңча, Диләфрүз бөтен нәрсәгә риза булырга тиеш. — Дилә, — дип, Сәлах үтенү һәм үзен кызгандыру тавышы белән башлады, — мин синең намуслы икәнеңне беләм. Юри кыланып әйткән сүзләремне чынга алмассың дип уйлыйм. Аптыраганнан гына инде. Мине монда батырырга телиләр. — Минемчә, сезне баздан чыгарырга телиләр. — Кыланалар гына, Дилә. Мина булганын да, булмаганын да өяләр. Егылганны кем дөмбәсләми... Син андый вак җаннардан түгел. Синең күңелең яхшы, син кешеләрнең ялгышларын да кичерә беләсең... Минем бөтен өметем синдә генә, Диләфрүз. Син генә мине коткара аласың... Син генә мине аңлый аласың... Сиңа карата минем хисләрем һәрвакыт саф иде. Синең күңелең башкада булган... көчләп яр булып булмый. Мин синнән элекке саф хисләрем хакына үтенәм. Зинһар, син мине өстемә ажгырып килгән аждаһа Сафинадан арала. Үтен син аңардан... Ул сине тыңлар. Ул сине ярата диләр... Диләфрүз, әгәр теләсәң, син бу эшне эшли аласың... Лена белән без үзара... Диләфрүз башта Сәлахның тел төбен аңламыйчарак торды. Аңлагач, йөзенә кан йөгерде. Әмма бу юлы да ул әдәп белән генә жавап кайтарды: — Мин сезнең эшләрне белмим. Зинһар, мине бутамагыз, — диде. — Белергә кирәкми дә, Диләфрүз. Барысы да .уйдырма, ялган, әләк. Син Сафинаны гына күндер. Ул миңа тимәсен. Больницадан мин үзем дә китәм. Лена башка бер кеше белән йөргән. Мин аны күргәнем дә юк... Диләфрүз, мин үтенәм... Зинһар... Гомерем буе онытмам... Алдыңа тезләнермен... Диләфрүз кинәт ишеккә борылды. — Диләфрүз, таш бәгырьле булма. — Мин ашыгам. Минем вакытым кж, Сәлах абый. — Димәк, баш тартасың! — диде Сәлах, ачулы янап. — Ну, кара, Дилә! Эшләр зурга китсә, мин дә авыз йомып тормам бит! — Янамагыз әле, Сәлах абый, — диде Диләфрүз, әкрен һәм нык тавыш белән. — Мин хәзер бернәрсәдән дә курыкмыйм. Мин Лена түгел. Минем яклаучым бар. — Кем, Юматшамы?— дип мыскыллы көлде Сәлах. — Ә ул синең... икәнеңне беләме? — Рәхимсез яшел күзләр уклар шикелле кызның йөрәгенә кадалдылар. — Әгәр мин аңа минем белән ничек тәти уйнавыңны барып сөйләсәм... — Оятсыз! — дип кычкырды Диләфрүз. Ул ишекне бәреп ачып йөгереп чыгып китте һәм бары тик урамда гына аңына килде. Туктады. Нинди коточкыч яла! Сәлах чыннан да шундый нахак яла яга башласа... Юматша ни уйлар? Диләфрүзнең аяк астындагы җир шуып киткәндәй булды. Ул, чайкалып, ниндидер бер коймага сөялде. Күзләреннән кайнар яшь бәреп чыкты. Диләфрүз Юматшаның шактый көнче ир икәнен сизеп алган иде инде. Ләкин бүгенгә кадәр ул моны гел яхшыга гына юрап килде. Яхшы көнләшү — яратуның бер билгесе дип кайсыдыр китапта да укыган иде Диләфрүз. Әгәр Юматшаның көнләшүе сукыр көнләшү булса!.. Диләфрүз әле көндез үк Юматша янына барганда чәчәкләр сатып алам дип уйлап куйган иде. Менә чәчәк кибете дә. Әгәр бу мәкерле Сәлах очрап аңа әллә нәрсәләр әйтмәгән булса, Диләфрүз хәзер бер дә икеләнмичә кибеткә йөгереп керер иде дә чәчәкләрнең иң матурларын сайлап алыр иде. Алпары таксига утырыр иде дә больницага очар иде. Инде нишләргә? Яшел күзле таксилар аның яныннан выж итеп узып китәләр, кибет тә артта калды. Әллә больницага кире кайтып, Гөлшаһидә белән киңәшергәме? Ә ояты? Вәгъдәләр бирешкән кешең белән бергә тора башламас борын ук серләреңне ятларга сөйләргәме? Аннары чын мәхәббәттән нәрсә кала? Әгәр Юматша чыннан да Сәлах сүзенә ышанса? Бу коточкыч бит! Бичара Диләфрүз япь-яшъ башы белән моңарчы да бик күп газаплы уйлар кичергән иде. Әмма бу кадәр каршылыклы, бу кадәр тетрәтә, кешелеген, намусын мыскыл итә торганнары булганы юк иде әле. ...Юматшаның вестибюльгә төшеп көтә башлавына ярты сәгатьтән артык булды инде. Аны озата чыккан врачлар, сестралар, санитаркалар да борчыла башладылар. —Әллә эшендә тоткарланды инде, — диде Юматша, стенадагы түгәрәк сәгатькә карап алып. Больницага шалтыраттылар. Аннан өлкән сестра күптән кайтып китте дип жавап бирделәр. —Машина таба алмый торгандыр, — диде хатын-кызларның кайсыдыр. — Бу вакытта такси тотуы бик кыен. Нәкъ шул минутта ишек ачылып китте һәм куркынган Диләфрүз йөгереп килеп керде. Бәхеткә каршы, аның борчылуын, дулкынлануын барысы да гади кичегү белән шатлыкка гына юрадылар. Диләфрүз ишек төбендә туктады, керфекләрен түбән төшерде. Юматша аңа каршы атлады. — Мин кичектем, — диде кыз, бер аңа гына ишетелерлек тавыш белән. Аннары йөгереп килеп бер букетын Татьяна Степановнага, икенчесен Мансурга сузды. — Аңа, аңа, ■— диде Мансур, Юматшага ымлап. — Юк, сезгә! Терелткән өчен. Юматшага чәчәк бирә башласаң, ул тагын машина астына керер, — диде Диләфрүз. Барысы да рәхәтләнеп көлеп алдылар. Диләфрүзнең бу сүзләре Юматшага аеруча ошады. Ә Диләфрүз бер дә уйламастан бу сүзләрнең теленә килүенә үзе шаккатты. Машинада кайткан чагында Юматша Диләфрүзнең кулыннан тотып: — Ни булды? Нигә чыраең качкан? — дип сорады. Диләфрүз хәйләли дә, алдаша да белми иде. Якты нур чәчә торган сөйкемле күзләре шунда ук мөлдерәмә яшь белән тулдылар. — Ни булды? — дип кабат сорады Юматша, борчуга төшеп. — Рәнҗеттеләрме әллә? — Соңыннан сөйләрмен, — диде Диләфрүз шыпырт кына, шоферга ымлап. Баскычтан алар әкрен генә менделәр. Юматшаның бер кулында таяк, икенчесе белән Диләфрүзне култыклап алган иде. Диләфрүз аиы әкренрәк атларга өндәгән саен, ул кызурак атларга тырышты. — Аягыңны авырттырасың ич, — диде Диләфрүз аны кызганып, һәм шул ук вакытта ул Юматшаның ни өчен болай кызу менүен дә сизенә иде кебек. Билгесезлек һәркемне чыбыркылый бит. Юматша өченче катта бер бүлмәле аерым квартирда тора иде. Ачкычын кесәсеннән чыгарып аңа бераз карап торды да Диләфрүзгә сузды. — Мә, ач! Бу сүзләрнең бүтән мәгънәсе дә бар иде. Диләфрүз моны аңлап, ачкычны курка-курка гына алды. — Кыюрак бул, — диде Юматша, елмаеп. — Өйдә аю юк. Озак вакыт кеше тормаган бүлмәләрдә генә була торган тынчу ис борынга килеп бәрелде. Юматша ут кабызды. Диләфрүзнең бу бүлмәгә беренче аяк басуы иде. Язылышмыйча бармыйм дип кырт кисеп куйган иде ул, менә ничек килеп чыкты. Тар гына коридорда Диләфрүз Юмагшаның ес киемең салдырды. Үзе чишенмәде. — Әллә ишек төбеннән борылып кайтып китәргә уйлыйсыңмы оялмыйча? — диде Юматша. Ул жиңелчә каршылык күрсәткән Диләфрүзнең өс киеме төймәләрен үз кулы белән ычкындырды. Көзгедә үз йөзен күргәч, Диләфрүз тагын да зуррак борчуга төште. Аның йөзе ап-ак иде. «Нигә мин болай... Юматшаның мине чыннан да... гаепле дип уйлавы бар ич...» — Әйдә хәзер апартаментымны күрсәтәм, — диде Юматша, Диләфрүзне култыклап алып. — Менә минем... юк, ялгыш әйттем, менә бу безнең залыбыз, йокы бүлмәбез һәм кабинетыбыз, — ул пыяла ишекне ике якка ачып җибәрде. Диләфрүз чак кына аһ дип кычкырмады. Үзенең Аркылы тыкрыктагы тавык кетәге хәтле генә бүлмәсеннән соң, бу егерме метрлык бүлмә аңа искиткеч зур булып тоелды. Бүлмәдә әллә нәрсә дә юк кебек, ләкин анда ниндидер пөхтәлек күзгә бәрелә. Түгәрәк өстәл, ваза, тахта, торшер, радио, китап шкафы, шкаф өстендә Диләфрүзнең үзенә дә билгеле булмаган рәсеме, стенада әйбәт рамкада Шишкин картинасы — яшел нарат урманы. — һаваның тынчу булуына, тузанның күплегенә игътибар итмә, алары хужа өйдә булмаганга гына... Хәзер чистартабыз, — дип, Юматша форточканы ачты. Аннары тын гына басып торган Диләфрүзне яңадан култыклап алып кухняга чакырды. — Менә монысы аш бүлмәбез һәм кухнябыз. Су, ванный, санузел менә рәттән тезелеп киткәннәр. Ләкин нәрсә белән сыйлыйм икән мин сине бүген? — диде ул, шкаф тартмаларын ача-ача.— Варенье бар, чәй-шнкәр бар, икмәк... катып беткән. Диләфрүз уйга калып башын иеп басып торды. Юматша аны бала кебек сөенер дип көткән иде. Чөнки боларның күбесен ул махсус аны куандырыр өчен эшләгән иде. Ә Диләфрүз гүя бернәрсә дә күрми. — Әйдә утырыйк диванга, — диде Юматша, нык итеп. Ул Диләфрүзнең кайгысын таратмый торып аның бернәрсәгә дә карамавын аңлады. — Сөйлә барысын да. Кем рәнҗетте үзеңне? — Сәлах, — диде Диләфрүз, кинәт яшькә тыгылып.— Миңа нахак яла якмакчы... Сиңа килеп әләкләмәкче... — Шул гынамы? — диде Юматша, аны иңнәреннән кочып алып.— Шуның өчен генә ут йотып утырасыңмы? Бер Сәлах түгел, йөз Сәлах килеп әләкләсә дә, мин аларга ышанмыйм. — Ул әллә ниләр сөйләр, — диде Диләфрүз, башын күтәрмичә генә. — Әллә ниләр сөйләсә, телен кисеп, авызын ямап кайтарырмын, — диде Юматша, кызның кулларыннан үбә-үбә. — Сине миннән хәзер беркем дә аера алмый, куркагым. — Чынны әйтәсеңме, Юматша? — дип сорады Диләфрүз, ышанып бетмичә. — Кайчан ялганлаганым бар минем? — Көнләшерсең дип котым очты. — Көнләшүен көнләшермен, ләкин нахак сүзләргә карамам. — Чәчәк алып бармаганга үпкәләмисеңме? — дип сорады Диләфрүз. — Муеныма асылынырга маташа дип әйтерсең днп курыктым. — Кит аннан! — дип кычкырып җибәрде Юматша. — Юләркәем, син минем муенымнан кочсаң, мин синең аягыңа егылырга әзер. — И, көлмә инде, Юматша, — диде Диләфрүз, оялып. Юматша аны кочып алып иреннәреннән үпте. Диләфрүз тиз гепә торып аякка басты, йөзе ут кебек яна, күкрәге дулкынлана, ә күзләре чиксез сөенечле бәхет белән тулы. Юматша радионы тоташтырып Диләфрүз алдына килде: — Әйдә биибез! һәм алар җаи гына әйләнә башладылар. Бүлмәнең тузаннары да сөртелмәгән әле, табынга куярга аш-су да юк әле, кухняда сызгыра- сызгыра чәйнек кайный, ә алар бииләр дә бииләр. Алар бәхетле, алар шат, дөньяда бүген аларга бүтән бернәрсә дә кирәкми. Алар икәү, ике йөрәк бергә тибә, ике йөрәк бер-берсенә чиксез ышана, бу ышану — нң-иң зур байлык. Бу аларның туйлары. 5 Сәхипҗамал җиңги больницадан терелеп чыккач, Гөлшаһидәдә бер атна кунак булды да, юллар өзелгәнче барып җитим дип, Акъярга кайтырга ашыга башлады. Акъяр авыл Советы председателе Казанга киңәшмәгә килгән иде. Юлдаш та булгач, Сәхипҗамал апа бигрәк тә шатланды. Ул инде Мансурга, Гөлшаһидәгә нинди генә рәхмәтләр укырга да белми иде. Гөлшаһидә аны профессорга да күрсәтте. — Үлем авызыннан тартып алдылар инде үземне, Хатирә апа җаным,— дип, тора торгач, тагын врачларны мактарга керешә иде ул. Әлбәттә, Гөлшаһидә белән Мансур арасындагы мөнәсәбәтне дә сизенгән иде ул. Дөрес, Гөлшаһидә үзе аңа бернәрсә дә әйтмәде, ләкин тел белән әйтүдән битәр, күз карашы күбрәк сөйли бит. Мансур белән бергә булганда, Гөлшаһидәнең күзләре ничек нурлана иде! Сәхипҗамал җиңгәсен озаткач, Гөлшаһидә берничә көн ямансулап йөрде. Ләкин хәзер озаклап хискә чумарга аның вакыты юк иде. Партия эше, больницада каты авыруларның күбәеп китүе аңа бик күп мәшәкать тудырды. Бигрәк тә Солтанморатова көйсезләнде, тегесе дә ярамый, монысы да. Гел профессорны чакырыгыз дип таләп итә. Ә Әбүзәр абзый яшь кеше түгел инде, аны урынсыз борчудан Гөлшаһидә бик сакланды. Аның яшендәгеләр күптән пенсиядә бит инде. Бүген Әбүзәр абзый үзе больницага килеп керүе белән үк: — Солтанморатованың хәле ничек? — дип сорады. — Бүген дә төнне тынгысыз үткәргән, — диде Гөлшаһидә. — Морфи уколыннан соң гына йоклап киткән. Йокы артерияләре тибеше ритмлы, кулдагы тамыр тибеше зәгыйфьрәк, йөрәк тибеше тавышы тонык, үпкәләре гыжлый. — Әйдәгез, барып карыйк. Алар өскә, авыру янына күтәрелә башладылар. Баскычта профессор ике тапкыр туктады. — Сезгә, Әбүзәр Гиреевич, лифт белән генә күтәрелергә кирәк,— диде Гөлшаһидә. — Икенче катка гына ярый, өйгә кайтканда менә дүртенче катка күтәрелергә туры килә. Анысы читенрәк, — профессор яулыгын чыгарып ак мыегын сыпырып алды һәм «менә шулай ул» дигән кебек йомшак кына көлемсерәп куйды. Палатага керделәр. Солтанморатова күзләрен йомып ята иде, аяк тавышларына керфекләрен күтәрде һәм күзләре шунда ук курку белән тулды. Профессор гүя берни сизмәгән кебек аның янына утырды, кулын тотты, хәлен сорады. Солтанморатова елый башлады, үләрмен инде ахрысы, диде. Профессор ана кырыс кына карап алды. — Юк, сез иң кыенын үттегез инде, — диде. — Хәзер сез үзегезне яртылаш терелгән дип исәпләгез инде. Солтанморатова берни әйтмәде. Әмма күзләрендәге курку, болыт кебек, һаман куера гына барды. Профессор аны тыңлап карады, тагын чоатты. Ә палатадан чыккач, Гөлшаһидәне ныклап кисәтеп куйды: — Игътибарны йомшартмагыз, хәле шәптән түгел әле, приступлары яңадан кабатлануы мөмкин. Бу хатын йөрәген бик нык бетергән, нервлары да тузган, — диде. — Строфантин бирегез. Аннары... Гөлшаһидә профессор әйткәннәрне блокнотына сызгалап барды. Бу вакытта алар врачлар кабинетында икәү генә иделәр. Профессор кулларын артына куеп аз гына йөренеп алды да, идән уртасында туктап: — Берничә минут тоткарласам, вакытыгыз булырмы? — дип сорады. — Рәхим итегез, Әбүзәр Гиреевич. — Парткомыгыз кайда? — Үзем кайда булсам, шунда, — дип елмайды Гөлшаһидә, картның ни әйтергә теләгәнен сизенә алмыйча. — Аерым бүлмәбез юк. — Менә гариза китергән идем... — Гариза? — Партиягә керергә... — Сез?! — Нигә бу хәтле гаҗәпләнәсез? Сез бит үзегез дә, һәр намуслы кеше хәзер коммунистик идеалларны кабул итмичә яши алмый, дидегез беркөнне. Әлбәттә, партиясез була торып та, аларны кабул итәргә, алар белән яшәргә, алар өчен көрәшергә мөмкин. Әмма минем өчен Коммунистлар партиясенә керү — формаль бернәрсә генә түгел. Бу—минем гомерем йомгагы. Гөлшаһидә балкып китте. — Бик яхшы булган, — диде ул, шатланып. — Чын күңелемнән котлыйм, Әбүзәр Гиреевич. Коммунистлар партиясенә нәкъ менә сезнең кебек кристалл шикелле саф кешеләр кирәк. — Юк, Гөлшаһидә сеңелем, без түгел, партия безгә кирәк... Устав буенча өч рекомендация диелгән. Менә өчесе дә: профессор Николаев, профессор Фаизов һәм Мария Федоровна Захарова —• минем белән бергә егерме биш ел эшләгән безнең сестрабыз бирде. Тагын нәрсәләр кирәк икән? — Автобиографиягез һәм анкета. — Аларны кайчан китерим? — Мөмкинлегегез белән. — Яхшы. Рәхмәт. Хушыгыз. Профессор аның кулын кысып баш иде дә китеп барды. Гөлшаһидә аның артыннан карап калды: ул яшәргән идесыман, хәтта адымнары җиңеләеп киткән иде кебек. Әле кичә генә Гөлшаһидәгә үтә картайган- ■сыман күренгән, кызгану хисе уяткан кеше идеме соң бу? Бу кадәр дә капма-каршы үзгәреш, бу кадәр дә капма-каршы тәэсирләр. Әйтеп бетергесез шатлыктан Гөлшаһидәнең йөрәге кысылды, күңелендә горурлык ташыды: ул Әбүзәр абзый кебек кешеләрне үзенә тарткан бөек Коммунистлар партиясе белән, шул партиянең бер әгъзасы булуы белән горурланды. Үзе дә матураеп, пакьләнеп, көчлеләнеп киткәндәй булды. Икенче көнне инде профессор Таһировның партиягә керергә гариза бирүе турында бөтен больница белә иде. Шул турыда иң зур яңалык итеп сөйләделәр. Күпчелек профессорның бу адымын хуплады, тик кайберәүләр генә: — Картаймыш көнендә нигә аңа бу геройлык? Җәннәткә керсә дә, тәмугка керсә дә, партбилет сорамаячаклар бит, — дип көлделәр. Профессорга һәрвакыт эчтән ачуланып йөргән Сәлах: — Кеше, кулыннан эш килми башласа, партиягә керә, —дип чәнчеп алды. Әмма мондый чебен тешләүләре беркемне дә ышандыра алмады. Партия җыелышы көнне лекцияләр аудиториясе халык белән шыгрым тулды. Ачык җыелыш булганга, партиясезләр дә килгәннәр иде. Зиннуров та, бер почмакта утырып, блокнотына пәрсәдер сызгалый иде. Җыелышны ачып президиум сайлаганнан сон, Гөлшаһидә Әбүзәр абзыйның анкетасын, профессор Николаев белән профессор Фаизов биргән рекомендацияләрне укыды. — Өченче рекомендацияне Мария Федоровна Захарова биргән. Ул үзе биредә, без аңа сүз бирербез, — диде Гөлшаһидә. — Автобиографиясен шулай ук укып тормыйм, Әбүзәр Гиреевич үзе сөйләр. Партбюро, иптәш Таһировның гаризасын карап, аны Коммунистлар партиясенә членлыкка кандидат итеп алырга дигән фикергә килде. Миңа сорауларыгыз бармы? Булмаса, сүзне Әбүзәр Гиреевпчка бирик. Рәхим итегез, Әбүзәр Гиреевич. Өстенә өр-яңа кара костюм, ак күлмәк кигән, ак галстук таккан профессор ашыкмый гына өстәл янына килде, бер кулы белән кызыл материяне сыпырасыпыра сөйләп китте. Ул гадәттәгечә тигез тавыш белән тыныч кы^а сөйли иде кебек. Чынында исә ул чамасыз дулкынлана һәм бары тик озак еллар буенча тупланган тәҗрибә генә аңа каушавын халыкка сиздермәскә ярдәм итә иде. — Менә сезнең алда, — диде ул, — татарлардан беренче яки беренчеләрнең берсе булган врач басып тора. Гаҗәпме? Гаҗәп. Чөнки бүген безнең больницада гына да дистәләп татар врачы эшли. Алай гына да түгел. Бүген үз врачлары, үз галимнәре, үз инженерлары булмаган бер генә милләт тә, халык та юк безнең илдә. Гомумән, бу проблема да юк хәзер безнең илдә. Ләкин уйлап карагыз: бер буын гомере эчендә шундый могҗиза! Ничек булды соң бу? Безгә врачларны да, галимнәрне дә, башка белгечләрне дә күктән алла рәхмәте белән ташламадылар бит. Караңгы, надан, фәкыйрь Россия, ничек шундый кыска бер вакыт эчендә иң цивилизацияле илләрне узып китеп, бөтен дөньяга якты нур чәчә башлады? Бүген безнең ил врачлар әзерләү буеңча, мәсәлән, дөньяда беренче урында тора. — Әбүзәр абзый сулыш алды, уң кулын, югары күтәрде һәм горур тавыш белән: — Болар барысы да героик Ленин партиясенең, Коммунистлар партиясенең титаник эше, көрәше, җиңүләре нәтиҗәсендә генә мөмкин булды, иптәшләр! — диде. Профессор үзенең биографиясен җәелми генә сөйләп бирде дә дәвам итте: — Мин кешеләрне барлык чирләрдән сәламәт килеш күрү турында гомерем буе хыялланып яшәдем. Хәзер Коммунистлар партиясе медицина фәнен үстерергә шундый зур материаль мөмкинлекләр биреп килә, якын киләчәктә бүген әле кеше гомере өчен гаять куркыныч булып саналган бик күп чирләр тәмам бетереләчәк. Рак кебек, йөрәк авырудары кебек чирләр дә җиңеләчәк. Коммунизм — ул халыкның сәламәтлеге... Бер уйласаң, бик гади бер күренеш кебек: безнең илдә һәр көн шундый партия җыелышлары булып тора, партиягә яңадан-яңа яшь членнар кабул ителә. Әмма кешеләр бу җыелышка — гомерләрендәге бу иң зур көнгә төрле юллар белән киләләр. Берәүләргә ул аңлы тормышларының башы булса, икенчеләренең гомер йомгагы. Гомер йомгагы! Моны әйтүе генә ансат бит. Әнә, җыелыш алдында ак чәчле профессор басып тора. Күпме гомер кичергән ул, күпме җилләр аның башы өстеннән үткән, күпме газапланган, күпме шикләнгән, күпме сөенгән ул. Иске интеллигенциянең бер вәкиле буларак, ул бит революцияне ура кычкырып кына кабул итмәгән, урамнарда революция дулкыннары гөрләгәндә, атышлар барганда, урам ташлары канга буялганда, карательләр котырганда, аның кайсы ярга бәрелергә белмичә йөргән тетрәткеч көннәре, Россия һәлак була, цивилизация җимерелә дип аһ орган чаклары аз булмаган. Аннары канатланып, дәртләнеп, җиң сызганып эшләгәндә, тагын аның башына тукмак төшкән, ул шәхес куль- тының явыз золымын, аның шомлы дәһшәтен кичергән. Әнә ул, күзләрен кыса төшеп, шулармы барысын берьюлы күргән кешесыман, тынып калган залга карый. Ниләр генә юк аның бу күз карашында! Әмма, барыннан да элек, бу күз карашында уй һәм акыл уйный. Бу кеше монда шәхси шөһрәт өчен дә, ниндидер бәлаләрдән үзен саклап калыр өчен дә, картлыгында ниндидер файдасын күреп калыйм дип кызыл мандат алырга да килмәгән. Гомерен саф килеш, пакь килеш уздырган, берәүгә- дә бил бөкмәгән, берәү алдында да рияланмаган, тәлинкә тотмаган, вөҗданына хыянәт итмәгән, йөзенә кызыллык китерә торган яки үкенерлек бер генә эш тә эшләмәгән бу кешегә боларның берсе дә кирәк түгел. Аны бары тик бөек идеал гына, шул идеалга, ахыр килеп, баш ию, аның олылыгын ахыргача тану һәм аңлау гына аны монда китереп, партия җыелышы алдына бастырган... 6 Иртәдән бирле түбә кыекларыннан тамчылар тама. Кояш та күренми, көне дә әллә нинди соры гына, ә тамчылар шыбырдашып тамалар да тамалар. Болар инде язгы тамчылар, төнлә дә тама торган апрель тамчылары. Гүя гайрәт чәчеп-чәчел тә берни кыра алмаган кыш бабай гарьлегеннән шулай үкереп елый. Колак салып тыңласаң, бәлки бу тамчылар тамуында, язгы авазларның бу беренче җырында бүтән музыканы да ишетергә мөмкиндер. Җиңү җыры да шулай ерактан башлана бит. Ләкин кем аны бүген тыңлый? Мансур өчен, мәсәлән, бу минутта тамчылар тамуы гына түгел, зур дөнья үзе дә, аның шаушуы да, кайгысы-шатлыгы да, хәтта кешеләре дә юк иде. Ул үзе дә гүя юк иде. Тик акылы, күзләре һәм куллары гына бар. Аның бөтен зиһене операция өстәлендә яткан авыруга юнәлгән. Ул башканы белми, белергә теләми дә. Баш өстендә таш яуса да, үз йорты янса да, ул моннан кузгалмаячак. Больницаларның операционный бүлмәләре ишекләре башында көн саен «Операция бара» дигән кызыл утлар кабына. Бу ике сүз үз эченә ала торган киеренкелекне күпләр белеп тә бетермиләр. Мондагы секундларның, минутларның, сәгатьләрнең биниһая көч таләп итүен аларга күз алдына китерүе дә авыр. Хирург, аның ярдәмчеләре авыру өстенә иелгәннәр. Операция сестрасы бердәнбер кирәкле инструментны күз ачып йомганчы хирург кулына тоттыра... Авыруның баш очында басып торган врач-наркотизатор алың маңгаена чыккан бөрчек-бөрчек тирләрне марля кисәге белән сыпырып ала һәм приборларга күз төшерә. Приборлар авыруның хәле нормаль икәнен күрсәтеп торалар иде. Кинәт стрелкалар сикереп куйдылар. Аннары бик кызу түбән тәгәри башладылар. Врач хирургка операцияне туктатырга боерык бирде. Авыруның хәлен яхшырту буенча шунда ук ашыгыч чаралар күрә башладылар, ләкин стрелкалар түбән төшүләрен туктатмадылар, алар мәрхәмәтсез рәвештә соңгы чиккә якынлаштылар. Бу чик артында инде бер генә нәрсә — үлем. Менә лампочкаларда да, сөрән салып, кызыл сигнал утлары кабынды. Авыруның йөрәге тибүдән туктады, сулышы тынды, пульсы югалды. Бер генә прибор да инде аңарда җан әсәре барлыгын күрсәтми иде. Мансурга булышучы ассистентларның, сестраларның йөзләрендә дә борчулы аптыраш. Кеше үлде. Рәхимсез үлем тагын бер җанны алып киттем дип тантана итә инде. Тик Мансурның гына моның белән килешергә хакы юк иде. Клиник үлем белән чын ■ үлем арасында хәлиткеч дүрт-бнш минут вакыт бар. Шушы дүрт-бнш минутта яшәү көче үлгән кешенең организмын бөтенләй ташлап өлгерми әле. Бары тик шул санаулы минутлар үткәч кенә, организмны тулысынча паралич суга, һәм барысы да бетә. Мансур кулын сузды. Операция сестрасы Наталья Владимировна бу юлы да ул сүзсез таләп иткән бердәнбер коралны гына бирергә тиеш. Аның да ялгышырга, икеләнергә хакы юк. Ул күз ачып йомганчы хирургның зур һәм җитез кулына үткен скальпель тоттырды. Бер сызу белән, Мансур авыруның күкрәген ярды һәм, пычагын ләгәнгә ташлап, авыруның йөрәген кулына алды да, камыр әвәләгән кебек әвәли-әвәли, аны ясалма рәвештә эшләтә башлады. Бер үк вакытта хирургның ассистентлары артерияләргә кан кертә башладылар. Приборлардагы стрелкалар кыймылдап куйдылар. Ләкин бу — йөрәкнең үзалдына, үзенең сихри көче белән эшләве түгел иде. Бу фәкать хирург кулларының мускул көче генә иде. Ләкин бу көч һәр секунд саен рәхимсез якынлашкан гомуми параличны кичектереп торырга мөмкинлек бирә иде. Барысы да тын алмыйча йөрәкнең «кабынуын» көттеләр. Ә аның гүя «кабынырга» исәбе дә юк иде. Ләкин Мансур йөрәкне ясалма рәвештә эшләтүдән туктамады. Аның куллары тала башлады. Әмма туктарга, ял итәргә бер генә секунд та вакыты юк иде аның. Ул әвәләде дә әвәләде. Дөньяны тетрәткән, могҗизалар ясарга кодрәте җиткән кеше йөрәге бу минутта шундый көчсез, шундый зәгыйфь нде, ул гүя хирургка: ташла, булмый, булмый миннән, дип әйтә иде кебек. Ләкин Мансур чигенмәде. Кирәк булса, ул ике сәгать, өч сәгать, тәүлек буе көрәшергә әзер иде. Ниһаять, җансыз йөрәк беренче тапкыр үзлегеннән тибрәнеп куйды. Бу тибрәнү бик зәгыйфь иде әле, аны Мансур гына сизде. Берничә секундтан стрелкалар көчлерәк кыймылдый башладылар. Авыруның йөрәге ешрак, көчлерәк тибәргә тотынды. Үлгән кешегә җан керде! ...Мансур операцияне төгәлләп, барлык булышчыларына рәхмәт әйтеп операция өстәле яныннан киткәндә, аяктан егылырлык булып чайкала иде. Кемдер аны култыклап алды, кемдер маскасын, перчаткаларын, алъяпкычын, халатын салырга булышты. Кабинетта ул креслога утырды һәм күзләрен йомды. Шунда ук тирә-як карусель кебек әйләнә башлады, күз аллары томанланды, кресло каядыр төпсез упкынга очкандай булды. Күпме вакыт үткәндер, ул белмәде, әмма бер мизгел килде, түбәнгә очып төшү тукталды, кайдандыр ерактан, караңгыдан бер өн ишетелде: — Яши!.. Яши!.. һәм шуның артыннан ук ниндидер бик матур музыка яңгырый башлагандай булды. Мансур күзләрен ачты. Томан таралган. Кабинетның тәрәзәсе киң итеп ачылган, бүлмәгә кояш тулган, тәрәзә төбендә Диләфрүз биреп калдырган ак чәчәкләр... Алар әле дә шиңмәгәннәр. Кояш яктысында хәтта купшыланыбрак киткәннәр төсле. Мансур үзалдына әкрен генә елмайды. Әмма урыныннан торырлык хәле юк иде әле аның. Кнопкага басты. Сестра килеп керде. — Миләүшә, авыру ничек? — Сулый, Мансур абый. Мансур тагын нидер сорамакчы иде, күзләре үзләреннән-үзләре йомылдылар. — Миңа китәргә ярыймы, Мансур абый? — дип сорады сестра, бераз торгач. — Зинһар, бер стакан кайнар чәй алып килсеннәр, — диде Мансур, яңадан күзен ачып. Сестра чыгып киткәч, Мансур карашын тәрәзәгә күчерде. Тамчылар шыбырдап тама, ак чәчәкләр кояшка елмая. Тукта, иптәшләренә рәх« мәт әйттеме соң ул? Мансурның күңелен зур җиңүдән соң гына туа торган пакь һәм якты хис биләп алды. Бу хистә бәхет тә, горурлык һәм канәгатьләнү дә, -үзеңнең кешеләргә кирәк булуыңны тою да бар иде. Ул үзе дә гаҗәп ләнеп үзенең кулларына карады. Әле күптән түгел генә менә шушы кулларда мең вә миллион еллар сере ачылмыйча килгән, әле тиз генә ачылу ихтималы да күренмәгән тере йөрәк тибрәнеп торды бит. Чәй китерделәр. Мансур иреннәрен пешерә-лешерә куе чәй эчте. Аның көче кайтты. Ул, урыныннан торып, тәрәзә янына килеп бакчага карады. Агач кайрылары, коймалар каралган, әйтерсең, аларны дым» •су кара хәтфәгә төргәннәр. Юлларда кар сулары җәелгән. Шул бәләкәй күләвекләрдә чыпчыклар чыбырдашып коеналар. Балалар бер-берсе- нә кар томыралар. «Гөлчәчәк тә урамга чыккандыр, ул да кар белән уйный торгандыр», дип уйлап алды Мансур һәм иптәшләре янына чыкты, аларга кабат рәхмәт әйтте, ә Наталья Владимировнаны маңгаеннан үпте: ■— Сез бүген батырлык эшләдегез! Рәхмәт, — диде. Сестраның күзләренә яшь килде, оялып читкә борылды. Моңарчы әле аның күзгә күренми торган хезмәтен беркемнең дә болай зурлаганы юк иде, ул моны көтми дә иде. Ә тиргәгәннәре, ул биргән инструментларны үз өстенә атып бәрүчеләре күп булды, гарьләнеп күпме елады ул! Аның уң беләгеңдә Яңгура бәргән скальпельнең яра эзе гомер буе бетмәячәк, ул аны үзе белән кабергә дә алып китәчәк. Эшеннән туйган, бизгән минутлары нихәтле була иде аның. Мансур килгәннән соң, ул терелеп киткәндәй булды. — Татьяна Степановна, әйдәгез авыруны барып карыйк, — диде Мансур үзенә ассистентлык иткән хирургка, һәм алар авыру яткан палатага юнәлделәр. Әле күптән түгел генә ком тутырылган кебек авыр аяклары хәзер Мансурны шундый җиңел алып баралар, әйтерсең, аның әле пар канаты да бар. Моңарчы Мансурның авыру янына мондый зур сөенеч белән беркайчан да кергәне юк иде бугай. Авыру хәрәкәтсез ята. Ләкин йөрәге эшли, тамыры тибә, сулышы тигез. Мансур аңа карап баш очында бераз басып торды да шатланып: — Яши бит, Татьяна Степановна!—диде. — Яши, Мансур Закирович! — дип кабатлады хирург. Алар, бүтән палаталарга кереп, бүтән авыруларның да хәлләрен белеп чыктылар, аннары Татьяна Степановна — үз эшенә, Мансур кабинетына китте. Чак кына борып куелган радиодан музыканың талгын моңы сибелә иде. Мансур бүлмә уртасында туктап тыңлый башлады. Кем әсәре икән? Таныш та, тыңлаганы да бар кебек. Музыка тынды. Диктор, ярты минуттан медицина институты студентларының үзешчән концертын тапшырабыз, диде. Мансур һаман уйга чумып утыра иде. Гүя музыка белән бергә күңелендәге сөенеч тә тынды. Хәзер ул инде кайдадыр еракта, тонык булып кына ишетелә иде. Шул тонык музыка аңа гүя кемнедер хәтерләтергә тырыша иде. Кемне? Әнә томан эчендә Диләфрүз сыны шәйләнә түгелме? Әллә Илмирамы икән? — Халык җыры «Акъярым», — диде диктор. — Башкара медицина институты студенткасы Асия Чудина. Мансур бер секунд эчендә радиоалгыч эченә керердәй булды, һәм җырның беренче юлларыннан ук аның халык җыры түгеллеген аңлады. Бу Гөлшаһидә җыры, Гөлшаһидә сагышы, Гөлшаһидә әрнүе һәм өмете иде: Сызлама, әрнемә юксынып, йөрәгем, Сагынып, саргаеп өзелмә, үзәгем, Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә, Карлыгач шикелле кичекми һәр язда... Мансур тиз генә тәрәзә төбендәге ак чәчәкләргә карап алды. Диләфрүз аңа шушы ак чәчәкләрне генә түгел, Гөлшаһидәне дә бирде бит! Әй, Диләфрүз, Диләфрүз! Нинди генә рәхмәтләр әйтергә сиңа! Юматша белән кавышканнан соң, тормыш Диләфрүзгә үзенең ямен һәм рәхәтлеген көннән-көн күбрәк ача барды, Диләфрүз элек бу зур дөньяда япаялгыз ничек яши алгандыр да Юматшапы күрмичә, аның белән сөйләшмичә, аның назларыннан исермичә ничек көннәрен үткәргәндер, хәзер һич башка сыярлык түгел кебек. Әгәр бүген Диләфрүзне шушы тормыштан мәхрүм итсәләр, аерсалар, бу дөньяда ул бер генә көн дә тора алмас иде шикелле. Хәзер ул әүвәлгедән дә тырышыбрак эшли, укый, ире турында, өе турында кайгырта, һәм, гаҗәп, барысына да вакыты җитә иде. Хәтта театрга, кинога да кала. Элек бит ул кинога әллә нигә бер генә бара торган иде. Театрны әйтмисең дә инде. Бигрәк тә укулары җайланды Диләфрүзнең. Кирәкле барлык китапларны Юматша үзе табып алып кайта. Өндә дә медицина китаплары күп, Юматша бер дә иренмичә сәгатьләр буе Диләфрүзгә дәрес өйрәнергә булыша, кайчакта бөтен бер лекция укып бирә. Ул шундый аңлаешлы итеп сөйли, бик катлаулысыман күренгән нәрсәләр дә, ул төшендереп биргәч, ап-ачык булып китәләр. Ләкин Юматша моны бервакытта да үзенә кайтармый, менә мин нинди дип басым ясамый, киресенчә, гел Диләфрүзне мактый. — Акыллым син минем! — ди ул, аңа сокланып карап. — Тиздән мине дә узып китәчәксең әле. Җанга якын мондый минутларда Диләфрүз сөенеп туя алмый: хыялына ул шулхәтле якын, хыялы аңа тәрәзәдән генә карап торасыман тоела. Ул бит больницага аяк баскан көненнән үк врач булу турында хыяллана иде. Тормышка аек күз белән караучы кеше буларак, ул үзенең хыялына җиңел генә ирешә алмавын да яхшы аңлый иде. Ялгыз башың белән дөнья көтүләре бик читен шул. Ә бүген аның тормышы, яз көннәрендәге елга кебек, тулып, ташып, гөрләп ага. Аркылы тыкрыктагы көннәре бер төш кебек кенә тоела иде хәзер аңа. Әллә инде бәхете артык зур булгангамы, әллә инде бүтән бер сәбәптәнме. кайчакларда Диләфрүз үз бәхетенең зурлыгыннан үзе үк куркып, аның ныклыгына шөбһәләнеп куя иде. Гади бер сестрага өйләнмәсә,. Юматшага дипломлы кызлар беткәнмени дип әйтүчеләр күпме булды. Болар бит бер колактан керә, икенчесеннән чыга торган сүзләр генә түгел. Аннары Диләфрүз үзе дә үз тиңе турында гына хыялланган иде. Юк, чын, кешеләр дөрес әйтә торганнардыр, бу — бер татлы төш кенә- дер... Бәхете арту белән бер үк вакытта, шушы көннән-көн яшеренеп үсә барган күңел шөбһәсе Диләфрүзне юк кына нәрсәләр өчен дә тирәнтен борчылырга мәҗбүр итә, ә кайчакта хәтта бик авыр һәм көлке хәлләргә дә куйгалый иде. — Борчылма, бүген больницага җыелышка барам, — дип, Юматша көндез үк Диләфрүзгә телефоннан хәбәр итеп куйган иде. Эштән кайтышлый Диләфрүз кибетләргә кагылды, бер сумка азык- төлек сатып алды. Юматша кайтып кергәнче, бик әйбәтләп табың әзерләргә булды. Өс-башын тиз генә алмаштырып, нечкә биленә ак алъяпкыч бәйләп, эшкә дә кереште. Бүлмәсен дә җыештырды, тузаннарны да сөртеп чыкты, идәнне дә юып алды, ашамлыкларын да әзерләп өлгерде. Уңган киленнең ике кулына йөз эш булса да аз бит. Көзге алдына килеп азрак бизәнергә дә өлгерде. Юматшасына ул мөмкин кадәр матуррак булып күренергә тырыша иде. Звонок шалтырады. «Кайтып та җитте!» дип очынып ишек ачарга йөгерде Диләфрүз. Ләкин ишекне ачкач, артка чигенде: анда биш-алты яшьлек бала җитәкләгән бер хатын басып тора иде. _ Юматша Әхметшин шушында торамы? — дип сорады хатын. Аның тавышы да, күзләре дә әллә нинди иде. — Әйе, — диде Диләфрүз, әкрен генә. Аның тез буыннары калтырап китте. — Керергә ярыймы? — Рәхим итегез. — Үзе өйдә юкмы әллә? — дип сорады хатын, як-ягына каранып. — Хәзер кайтырга тиеш. — Ә сез кеме буласыз? Сеңелесеме? —• Иптәше, — диде Диләфрүз, хатынның сәер күз карашыннан бөрешеп. — И-и-и! — диде хатын сузып һәм үксеп елап җибәрде. Диләфрүз тәмам аптырап бер бу сәер хатынга, бер балага карады, йомры гьша, кара гына малай. Шикләнгән күзгә ни күренмәс! Әйе, малайның йөзендә нәкъ Юматша чалымнары бар лабаса! Диләфрүз кухняга чыкты, стаканга су салам дигәндә, стаканы төшеп челпәрәмә килде. — Ах, — дип кычкырып җибәрде Диләфрүз һәм, идәнгә чүгеп, ватыкларны җыя башлады. Аннары яңадан идәнгә ташлады, яңадан җыйды. Ул икенче стаканга су салды һәм инде баягы көләч, бәхетле Диләфрүз булып түгел, бәлки кырыс сестра булып әле һаман да үксеп елаган хатын янына атлады. Шул чакта, ишекне үз ачкычы белән ачып, Юматша кайтып керде. Аны күрүгә, хатын урыныннан сикереп торды: — Сез! — дип кычкырды. Диләфрүз борылып кухняга атлады. Аның кулындагы стаканның суы чайпалып-чайпалып идәнгә түгелә иде. — Дилә, су! — дип кычкырды’ Юматша. Диләфрүз, суны раковинага түгеп, усалланып киткән күзләре белән иңбашы аша ишеккә карап торды, эндәшмәде, кузгалмады. — Дилә, су дим! Диләфрүз эндәшмәгәч, Юматша үзе кухняга чыкты һәм пыяла ватыклары өстенә басып туктап калды. Аннары Диләфрүз кулындагы буш стаканны алып су агызды да, икенче кулы белән Диләфрүзне җитәкләп, хатын янына тартты. Хатын инде яңадан урындыкка утырган иде. Калтыраган тешләре белән стакан читенә тия-тия, Юматша биргән суны эчте. Бераз тынычланды. һәм әле агарынган Диләфрүзгә, әле Юматшага карап: — Зинһар, гафу итегез инде, — диде, борынын тарткалап. — Мин нервынный. Рәхмәт әйтим дип кенә кергән идем дә... Моңарчы берни белмәдем бит. Яшергәннәр. Бүген генә әйттеләр... Шушы баламны коткарып, үзегез харап була язгансыз бит... Шуннан соң гына, коты очкан Диләфрүзгә азрак җан керә башлады. Ә Юматша, малайның башыннан сыйпап, урамда чана шуарга ярамый дип искәртте. Хатынны тынычландырып озатканчы, байтак вакыт үтте. Ниһаять, ул бетмәс-төкәнмәс рәхмәтләрен әйтә-әйтә китеп барды. Ишек ябылгач, Юматша, Диләфрүзне ике беләгеннән тотып, күзләренә карады да: — Нигә болай курыктың? — дип сорады. Диләфрүз, яңадан нурланып киткән күзләренең озын керфекләрен сирписирпи, гадәтенчә башын каккалап алды. Аның йөзендәге аклык әле бетмәгән, калтыравы да басылып җитмәгән иде. — Курыкмыйча... — Алайса мин сине чынлап торып бер куркытыйм әле. Сәгать ничә? Җиде. Бераз иртәрәк. Чәй эчик башта. Тамак кипте. — Юк, хәзер инде мин курыкмыйм! — диде Диләфрүз һәм, көлеп җибәреп, табын әзерләргә кереште. Юматша аңа карап сөенеп утыр- ды. Диләфрүздә балалык та, җитлеккәнлек тә пичектер бик табигый, бергә, яшиләр иде. Юматша, әлбәттә, хатын-кыз күңелен белеп бетерми, шулай да бу куркулар, бер-береңә әле шикләнеп караулар тора-бара яшьлек исәрлеге кебек үтәрләр дә китәрләр дип уйлый иде. Соңыннан шундый хәлләрнең кайчандыр булуына үзләре дә ышанмаслар. Эчләре катып бер көләрләр. Ә бүген әле бу аңлашылмаулар йөрәкне әрнетә. Чәй эчтеләр. Ул арада сәгать суга башлады. Бер, ике, өч... — дип санады Юматша, күз кырыйлары беләнДиләфрүзгә карый-карый, — сигез! — Нәрсә юләрләнәсең? — дип сорады Диләфрүз. — Синең беркая да барасың юкмы? — дип сорады Юматша, мәгънәле генә итеп. — Сәгать нәкъ сигез бит. — Тегүчегә барасы бар иде дә... •— Бар алайса. — Юк, бүгең бармыйм. Бүген синең белән генә буласым килә. Шулхәтле котымны алды. Юматша, аңа күз очы белән карап алып, китап шкафы янына барды, бер китап эченнән кәгазь кисәге суырып: — «Диләфрүз бәгърем, бүген кич сәгать сигездә «Чаткы» каршында көтэм. С.», — дип, һәр сүзенә басым ясый-ясый укыды ул. — Нинди ахмак язу укыйсың? — дип сорады Диләфрүз, чынаяклар җыяҗыя, — Менә үзең дә укы. Сиңа дип язылган ул. Оныткансың ахрысы. Диләфрүз язуны кулына алды да аптырап китте. — Кайдан алдың? — дип сорады ул, кызарып. Юматша китапны күрсәтте, һәм барысы берьюлы Диләфрүзнең исенә төште. Сәлахның Диләфрүзгә күз атып йөргән чаклары иде. Беркөнне ул, эштән чыккан чагында, Диләфрүзгә шушы записканы- төртте. — Бу күптәнге записка... Кыз чактагы, — диде Диләфрүз. Әле яңарак кына: «Хәзер мин бернәрсәдән дә курыкмыйм», дип әйтүенә карамастан, үзе шактый шүрләде. — Кем язды? — Сәлах... — Исбат итә аласыңмы? С. әле Сәлах дигән сүз түгел. Аның Садрк да, Степан да, Сәлим дә булуы мөмкин. Тулысымча кул куйган берәр- хаты яки запискасы юкмы? — Юматша! — дип кычкырды Диләфрүз, иренең алдына килеп басып.— Нинди сорау алу? Син мине мыскыллыйсың! Бу — түбәнлек!' Мин гаепсез! — һәм Диләфрүз өстәлгә капланып елап җибәрде. Уеннан уймак чыга диләр. Юматша үзенең уйламыйчарак сөйләшүе өчен соңыннан үкенеп бетә алмады. Диләфрүзне ул көч-хәл белән генәтынычландырды. Анда да тынычландырып бетерә алдымы икән. — Дилә, мин сиңа бер әйткән идем инде, — диде ул, хатынының күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп. — Ахмак көнчелекне мин белмим. Шаяртуымны да сизмәдең ахрысы. Монда мин гаепле. Җитди нәрсәләр турында шаяртып сөйләшүем өчен гафу үтенәм. Кыз чагында алганзапискаларын өчен сине гаепләсәм, мин шыр тиле булыр идем. Ләкин бу почеркның Сәлахныкы булуын ачыклау миңа бик кирәк. — Моның өчен генә болай шаяртуыңны башыма сыйдыра алмыйм,— диде Диләфрүз. — Сәлахның почеркы кирәк икән, иртәгә безнең больницага кил. Мин сиңа Сәлах кул куйган авыру тарихларын күрсәтермен. Берне түгел, унны. Ләкин Диләфрүзнең мона бик үк ышанып бетмәгәнлеге күренеп тора иде. Юматша бу почеркның Диләфрүзнең мәрхүмә апасы китабы эченнән табылган язуга охшаганлыгын әйтергә мәҗбүр булды. — Юк, юк, — диде Диләфрүз. — Мин хәтерлим, ул басма хәрефләр белән язылган язу иде. Зинһар, кешегә нахак яла якмагыз. Ул болай да әллә пиләр уйлап йөри. — Гаепсезгә нахак яла якмас өчен дә хакыйкатьне ачыкларга кирәк,— диде Юматша, хатынын янә тынычландырып. — Экспертиза шикле күренгән бик күп язуларны тикшергән. Ләкин... нәтиҗә ясый алмаган әле. Ул бит аның кәгазен дә, карасын да игътибарсыз калдырмый. — Белмим тагы, — диде Диләфрүз, апасын кызганып. — Мескенемә үлгәч тә тынычлык юк. — Тынычлык, Диләфрүзем, исәннәргә кирәк, — диде Юматша һәм үзенең бүген гаҗәп бер хәбәр ишеткәнлеген сөйләде. Көндез ипи кибетенә барганда, ул тимер юл больницасында эшләүче бер таныш врачын очраткан. Ул аңа узган якшәмбедә бер мәҗлестә утыруларын сөйләгән. Мәҗлестә Фазылҗан Янгура белән... Гөлшаһидә дә булганнар. — Очраклы гына туры килгәннәрдер, — диде Диләфрүз, нык ышанып. — Анысын һич әйтә алмыйм. Шуннан соң нәрсә булганын тыңла. Кунакларның берсе әллә исерек баштан, әллә юри ике «яшьнең» бәхете өчен тост күтәргән. Бөтен мәҗлес аякка баскан. Гөлшаһидә бик каты нәфрәтләнеп Яңгурадан аңлатма сораган. Янгура хәерле шаярту булсын дигән кебегрәк җавап биргән. Шуннан соң, Юматша Мансурны күрүен, Мансурның бу турыда бернәрсә дә белмәвен әйтте. Диләфрүз куркып: — Син әллә аңа да сөйләдеңме? — дип сорады һәм Юматшаның җавабын тыңлагач, ачынып: — Әй, Юматша, ник син мондый эш эшләдең! —диде. — Җаен туры китереп, Гөлшаһидә апа үзе ана әйткән булыр иде. Ә кешедән ишетелгән сүз, беләсеңме, нинди авыр була. Хәзер инде Мансур абый нишли торгандыр. Әй Юматша, Юматша, кайчак бер дә уйламыйча эшлисең син! Чыннан да Юматша әле яңа гына үзенең хатасын аңлады, ләкин, нихәл итәсең, әйткән сүз — аткан ук, кире кайтарып алып булмый. Ул бит Мансур янына иң яхшы ният белән — кыен чакта аңа терәк булу, Гөлшаһидәне яклау өчен генә барган иде, дуга белән печән чабып кайтты. — Чыннан да юләр икәнмен мин, — диде ул һәм, бераз уйланып утыргач, — әгәр иртәгә больницага барып Гөлшаһидә белән сөйләшсәм ничек булыр? — дип сорады. — Икенче ахмаклык ясама, Юматша, — дип каршы килде Диләфрүз. — Бу бит ике арада гына бетерелә торган сер. Мондый чакта арага иң якын дусны да кертмиләр. Йөрәк ярасы бик әрни бит. Син белмисең генә... Юматша хатынын кочты. — Акыллым син минем, алтыным. Икенче көнне Юматша больницада булды, әмма Гөлшаһидә белән сөйләшмәде, Саматов язган тарихларны карады да берсен аерып кунды. Ял көнне Юматша Сәлах квартирасының ишегең какты. — О-о! Нинди көтелмәгән кунак,— дип каршылады аны аптырап калган Сәлах. — Әйдәгез, рәхим итегез,— диде ул, сер бирмәскә тырышып. Юматша, таягын почмакка сөяп, пальтосын, бүреген салды. Салахның квартирасында тәртипсез тормыш алып бара торган кешеләрдә генә була торган бер күренеш иде: өстәлдә аш калдыклары, юылмаган тәлинкәләр, тәмәке төпчекләре, идән тулы чүп, урындыкларда төрле киемсалым чәчелеп ята, күбесе керле. Сәлах үзе дә майкадан гына. Утырыгыз, — диде ул, урындык башындагы керле күлмәгең алып икенче урындык башына аткач. Кайдандыр диван артыннан ярты бутылка коньяк һәм лимон кисәге тартып чыгарды. — Рәхим итегез, — диде ул, бер рюмканы кулына алып. — Сезнен саулыкка. Юматша кыстатып тормады, эчеп җибәрде. Икенчесен сала башлагач, бутылканы чнткә этәрде. — Сәлах, әйдә, ирләрчә бер туры гына .сөйләшеп алыйк, — диде ул, тәмәке кабызып. — Эшләгән җиреңә барып, рәсми рәвештә дә сөйлә- шергә булыр иде. Ләкин икәүдән-икәү, минемчә, әйбәтрәк. Сәлах батырлык өчен икенче рюмканы да каплады. — Пажалсты,— диде ул, мыскыллы елмаеп. — Хәзер, как говорится, мин игътибар үзәгендә. Минем турыда кемнең теле кычытса, шул сөйли. — Тик җитди булыйк, — дип кисәтте Юматша. — Мин телем кычытканга гына килмәдем. Әйтегез, бу язу сезнекеме? — Юматша өстәлгә сары кәгазь салды. — О-о! Сразы допрос. Нәрсә, хата киткәнме әллә? — Анысы мине кызыксындырмый. Сезнекеме соң? — Минем имзам торгач, минеке була. — Алайса, бусы да сезнеке инде, — дип, Юматша аның алдына икенче бер кәгазь кисәге куйды. Записканы укыгач та, Сәлахның беренче омтылышы аны ертып ташлау иде. — Ертмагыз, бу фәкать фотокопиясе. Оригиналы ышанычлы җирдә, — диде Юматша, көлемсерәп. — Минеке түгел бу язу, — диде Сәлах, әкрен генә. — Юк, сез инде үзегезнеке икәнен әйтеп бирдегез. Кеше язуын ертырга берәү дә омтылмый. Экспертиза да сезнеке икәнен раслады. Хәтта бер үк кара белән бер үк вакытта язылганнар. Тарихта датасы да күрсәтелгән. — Сез нәрсә? — диде Сәлах, сикереп торып. — Хатыныгыз кайчандыр минем белән гулять иткән өчен суд аркылы үч алмакчы буласызмы? — Утырыгыз, — диде Юматша, тыныч кына.—Диләфрүзнең исемен телгә аласы булмагыз. Алтынга пычрак ябышмый. Мине сезгә үч кайтару тойгысы түгел, ә менә шушы кәгазь кисәге китерде. Хәтерегезгә төшерим, сез бу записканы авыруга аңа операция ясар алдыннан биргәнсез. Сез — врач. Сез андый җитди сынау алдыннан авыруга психик травма ясауның җинаять икәнен яхшы беләсез. Димәк, сез Сәлимова- ны мораль яктан үтерүче... Туктагыз, ахыргача тыңлагыз. Врач буларак, иң гуманный профессия кешесе буларак, сез мондый явызлыкны ничек эшли алдыгыз? — Юматша аңа, тешләрен кысып, ачы нәфрәт белән карап торды. Сәлахның кырылмаган йөзе тир бөртекләре белән капланды. Ул авыр сулап басып торды. Эндәшмәде. — Ничек сез шулхәтле түбән төштегез, иптәш врач? Сез үзегез үз дипломыгызны ертып ташлагансыз бит. Сәлах урыныннан сикереп торды. — Авыруны үзегез суйдыгыз да хәзер ялган кәгазьләр белән минем өскә аудармакчы буласызмы? — дип гасабиланып кычкырды. — Юк, аудармый торыгыз! Юматша башын чайкады. — Мин сезне ир кеше дип уйлаган идем. Чүпрәк икәнсез сез. — Это еще как сказать! (Ахыры бар)