Логотип Казан Утлары
Хикәя

Юлдашлар

Көн кичкә авышкач, идарәгә шофер Зиннәт килеп керде. — Путевка яз әле! — диде ул табельче Энҗегә. — Комлы- ярга борчак илтеп кайтырга исәп. — Мнсхәт комбайныннан икмәкне кем ташыр соц? — Комбайны ватылды. Иртәдән бирле шуны саклап тик яттым. —■ Зиннәт борылып артына төкереп куйды. — Әйдә, бергә барабызмы? Әле сәгать өч кенә, төнгә чаклы әйләнеп кайтырга була. Энҗенең Комлыяр элеваторында икмәк тапшыру кәгазьләрен тикшереп кайтасы бар иде. Элеваторга ашлыкны заготзерно машиналары ташый, ә колхоз шоферлары комбайннарга беркетелгән. Энҗе, чит кеше белән йөргәнче, танышың янына утырып бару яхшырак, дип уйлады. — Ярый алайса, үзең бик ялынгач, бармый булмас, — диде ул, путевканы Зиннәткә биргәндә. — Бар, борчагыңны төя дә юл уңаеннан мине алып китәрсең. ...Элеваторда Зиннәт борчакны тапшырып, ә Энҗе документларын тикшереп, кайтырга чыкканда, кояш ерактагы тәбәнәк тауларга таба тәгәри генә башлаган иде әле. Алдагы машина артыннан бөтерелеп-бөтерелеп соры тузан күтәрелә. Җил бу өермәне Зиннәт машинасы өстенә китереп бөрки. Кабина пыялалары, юка пәрдә элгәндәй, тоныкланды, ян пыялалар күтәрелгән булуга карамастан, тузан үзенә ярык табып кабина эченә дә тулды. Зиннәт машинасын дүртенче тизлеккә салып, газны күп бирде, мотор бар көченә үкерде. Алдан баручыны узарга иде Зиннәтнең исәбе. Әмма кая ул! Алдагы шофер да кеше тузанын йотарга теләми иде шул. Энҗе, кабина түшәменә башын бәрмәскә тырышып, куллары белән утыргычка ябышты. Юл сикәлтәләрендә машина даңгыр-доңгыр сикерә. Кузовтагы такталар бер кырыйдай икенче кырыйга авышалар. Такталарның хуҗасы, какча яңаклы, кара костюмлы абзый, ахырда түзә алмады, кабина түбәсен шакыды: — Әкрен! Төшереп калдырасың ич! Такта иясе Тирәкле кешесе булып, Зиннәтне элеватор янында тотып алган иде: — Әйдә, юл уңаеннан мине дә ал. Тирәкле олы юлдан өч кенә чакрым читтә бит, сиңа ун минут вакыт һәм бер яртылык кесәңдә — Давай! — диде Зиннәт. Энҗе дәшмәде. Шулай итеп, аларга көтмәгәндә тагын бер юлдаш булды. К Абзый кабина түбәсен торган саен ныграк төйде. Зиннәт, ниһаять, тизлекне киметте, теге ләгънәт машинаны алгарак җибәрергә булды. Аннары каты итеп төчкерде: — Әп-чхн! Чукынды бу тузаны да. Барлы-юклы җиле дә нәкъ маң- гайга бәреп псә бит аның. Бәхетсезгә җил каршы, ди. — Килгәндә, аның каравы, арттан иде, — диде Энҗе. — Үткән-беткән, хәзерге минуты кыйбат. Җил янга иссә ни булган? Юл буйлап исәргә кем кушкан аңа? Зиннәт сул кулы белән машина рулен боргалап, уң кулының озын бармакларын кесәсенә тыкты да аннан папирос тартып чыгарды. Кабина тартмасыннан шырпы алды, гаҗәп оста кыланып папиросын кабызды. Алдагы машина ерагайды, тузан басыла төште. Юлның бер ягында сөрелгән җир каралып ята. Аның өстендә анда-санда борчак саламы эскертләре. Сулда, аксыл сары камыл өстендә, арыш покослары тезелеп киткән. Юл, сөзәк таудан төшеп, яшел агачларга күмелгән авылга кереп югала. — Да, мала-ай,— дип авызыннан төтен чыгарды Зиннәт. — Гел шулай каршы җил нсеп тора миңа. Юлым уң булган чак бик сирәк. Энҗе иңбашларын сикертеп куйды: — Ник, бүген уңды бит! — Ашыкма, авылга кайтып кермәдек бит әле... Тормышта да шулай, малай. Әйбәтме инде минем тормыш? Бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы даңгыр-доңгыр тузан йотып йөрим, бар тапканым аша- ган-эчкәннән артмый. Энҗе хәйләкәр елмайды: — И бичара! Алты почмаклы нарат йортыңны нинди акчага җиткердең соң әле син? Түбәсен дә калай белән яптың. — Эшләп түгел, билгеле. Җаен табып. Тегеннән-моннан кымтып. Шофер кеше авызын ачып күктән төшкәнне көтеп ятмаса, мал таба инде ул. Түлке бит ул, малай, кәкре юл, кая китереп чыгарасын кем белгән... «Чыннан да, эшләгән акчасы гына җитмәс иде, — дип уйлады Энҗе. — Йортын да салырга кирәк. Хатыны, балалары белән гомер буе әти-әнисе янында тормас бит...» Шул ук вакытта Энҗе күңеленнән генә сөйгән егете Таһирга рәнҗеп куйды. Авылда беренче тракторчы була торып, нибары дүрт почмаклы йорт салды бит ул. Йорты да нинди диген — усактан. Түбәсен дә толь белән генә япты. Ә эшләвен Зиннәт хәтле биш эшли. Көн-төн колхоз эшендә. Кесәсендә акчасы җитәрлек, тик үз йомышы артыннан йөрергә бөтенләй вакыты юк. Таһир да, Зиннәт тә колхозның стена газетасы битләреннән төшмиләр. Беренчесе «Безнең алдынгылар» дигән баш астында, икенчесе «Утлы табага» дигән бүлектә телгә алыналар. Ә тормышта нинди аерма аларда? Зиннәт Таһирдан баерак, мулрак та тора әле! Дөрес, Энҗе үзенең уңган Таһиры белән горурлана! Озакламый ул Таһирның дүрт почмаклы усак йортына килен булып төшәчәк, һәм аның күрше-күләннәрдә юк әйберләр булдырасы, олы өйдә матур киенеп торасы килер. Ә Зиннәт һаман үзенең бәхетсез язмышыннан зарланды. Аның керфексез түгәрәк зәңгәр күзләре сабыйларча гөнаһсыз карыйлар. Менә күптән түгел, бер гаепсезгә судка чакырып бәгыренә төштеләр аның. Завхозга ике кубометр такта алып кайткан өчен. Зиннәт аның кем тактасы икәнен дә белмәгән. Завхоз төнлә: «Бу йөкне миңа кайтарып бушат!» — дигәч, ул нишләргә тиеш иде соң? «Нинди такта бу? Кемнеке? Кая документларың?» — дип сорап торырга милиционер түгел лә ул! — Кара син мөртәтнең именно шул такта белән эләгүен! Әзме колхоз малын урлап эчә ул! Бүтәнен күрмәгәннәр, Зиннәтнең үз гомерендә бер тапкыр ярты машина такта төяп кайтканын белеп алганнар. Чак утыртмадылар бит, малай! Ну, әгәр дә син путевка бирмәгән булсаң, баш бетә иде. — Зиннәт Энҗегә якын итеп карады. — Яхшылыгыңны мәңге онытмам, игелегеңне кайчан да булса кире кайтарырмын. Зиннәт машинаны олы юлдан читкә, Тирәклегә таба борды. Алар, сөргән жир өстеннән әле күптән түгел генә салынган юл буйлап, күксел тауларга таба киттеләр. Зиннәт фараларны кабызды да элек башлаган сүзен очлап куйды: — Тормыш кара төн ул, малай. Анда һәркем, машина кебек, үз юлын үзе яктырта. Чит машинаның яктысы синең күзеңне генә сукырайта ул. Йке машина, бер-берсенең юлын яктыртам дип, утларын сүндерми, кара-каршы килсәләр, ни була? Металлом һәм кәтлит була. Шунлыктан, кешегә өмет баглама, үз ягыңны үзең кара... Җир өстенә сиздерми генә кичке караңгылык төште. Кичке салкын, Зиннәт сүзләре белән бергә, Энҗенең йөрәгенә үтеп кергәндәй булды. Тирәкледә әлеге абзый такталарын тиз бушатты, әмма юлны дәвам итү насыйп булмады. Зиннәт бер капка турысында тукталды да: — Монда кода тора минем, — диде. — Түрләреннән үтеп тә, хәлләрен белеп чыкмасам, каргышы төшәр... — Озак торма! —дип кисәтте Энҗе.— Болай да караңгыга калдык. — Юк ла, су гына эчеп чыгам. Ул кереп житкәндерме-юктырмы, бер ир белән бер хатын капкадан йөгереп чыктылар. — Исәнме, үскәнем! — Исәнмесез! — Нишләп монда утырасың? Әйдә, өйгә рәхим ит! — Ю-ук, рәхмәт! Соңга калабыз, тизрәк кайтырга кирәк. Зиннәтне дә тотмагыз, мине дә кыстамагыз берүк! Энҗенең бу сүзләрен ишеткәч, ханым хәйран калды: — Әстәгъфирулла! Бу ни дигән сүз тагы? Елына бер килгән коданы чәй дә эчерми җибәрәмме соң? Әйдә, сүз куертып торуда фәтва юк, керик! Шулай итеп, Энҗене, ай-ваена карамыйча, алып керделәр. Олы йортта өстәлгә уф-уф итеп самовар килеп утырды. Бал-май куелды. Хужа кеше бер ак баш ачты. Берәр стакан салып, йомырка тәбәсе белән каплап куйгач, Зиннәт бөгеләсыгыла гармун уйнады. Кара кашлы, түгәрәк битле кодача Энҗене, тегесен кап, монысын авыз ит, дип сыйлады, ни йомыш белән юлда йөрүен сораштырды. Ә Зиннәткә үпкә белдерде: — Нишләп Наҗияне алып килмәдең? Икенче килгәндә парлап килегез, балаларны да калдырмагыз. Сабан туенда бергә-бергә бик күңелле булган иде бит! Менә әле, картка да әйтәм, и-и, дим, үз гомеребездә тагын шулай рәхәтләнеп, күңелле итеп утыра алабызмы-юкмы, дим. Үзе елтыр күзләре белән Энҗене чәнчеп-чәнчеп алды. Аның карашы: «Нишләп ерак юлда, кич белән кеше иренә ияреп йөрисең син?» — дигән төсле иде. Энҗе үзен энәдә утыргандай хис итте. «И ходаем, бу кешеләр гайбәт таратмагайлары. Соңга да калабыз, әле тагын егерме чакрым кайтасы бар бит», — дип борчылды ул. Ә Зиннәт үзенекеләр янында ич, Энҗенең хәлен аңламады, күрәсең. — Карале, кода, минем дә сиңа күчтәнәч бар иде бит анда, — дип сикереп торды да тыштан тагын бер ярты алып керде. — Юл да уң булды бүген, буш кул белән керү ярамас, дидем. Машина тавышы авыл урамнарының сак тынлыгын бозып, фаралардан озын сары тасмалар басу юлына сузылып ятканда, сәгать унберенче киткән иде инде. Авылдан чыгуга, юл уйсулыкка төште, Зиннәт шундук машинасын туктатты. — Аккумулятор әзрәк ял итсен әле. Без дә бераз сөйләшеп алыйк. һәм аның сыгылмалы салкын бармаклары Энҗенең кулларына орындылар. Энҗе елан тоткандай дерт итеп кулларын тартып алды. — Кара-кара, кыланамы! — дип авызын кыйшайтты Зиннәт. — Кулыңнан тотарга да ярамыймыни? — Ярамый шул, ник ярасын. Минем кулдай тотарга хакың юк синең. — Соң инде, яшьтәш, бергә үскән, син кыз, мин дә любой егеттән ким түгел дигәндәй, кулга-кул тотышып, бер үбешмәгәч тә... Энҗе Зиннәтнең бу урынсыз шаяруына чик куярга теләде: — Семьяң бар бит синең. Алай-болай мин начарлыкка өндәсәм дә, юк, ярамый, дияргә тиеш. — Хатының кеше төсле булса, шулай да ул, малай, ну хатыннан уңмадым бит мин! Энҗенең бу сүзләрне беренче ишетүе түгел иде. Зиннәт хатыныннан еш зарлана. Наҗия сары чәчле, киң җилкәле хатын, медсестра булып эшли. Зиннәт аңа очраклы рәвештә дигәндәй өйләнеп куйды. Авылда йөргән кызы бар иде. Шуның белән үпкәләшкәч, ачу итеп, күрше авыл кызы Ндҗияне алды да кайтты. Шунлыктан Энҗе Зиннәтне хатыныннан зарлануы өчен дә гаепләми, очраклы кавышкан кешеләрнең холыклары бер-берсенә туры килмәве бик табигый, дип карый иде. Әмма бу юлы Зиннәтнең «хатыннан уңмадым» дигәне Энҗегә бер дә ошамады. Уңмаса тагын, аңа Энҗе гаеплемени? — һаман хатын хурлыйсың, — диде Энҗе, ачу белән. — Ә үзең шуның белән торасың бит әле! — Әйтмә, малай, бәйләдем башны пүчтәк кеше белән! Авылда синең кебек кызлар була торып, диген әле! Исерек баштан ахмаклык эшләп ташладым!.. Эх, хәзерге акылым булса! Синнән башка бүтәнгә борылып та карамас идем... Синең белән бергә булсак, авылда бер итеп торыр идек! Теле такылдаган арада, кулы да тик тормады Зиннәтнең. Ул кызның җилкәсен, иңбашларын сыйпады, һаман якынрак елышты. Энҗе- кабина ишеген ачты: — Тагын бер генә кагыласың икән, шундук төшәм дә калам! Прибор шкаласыннан төшкән саран яктылык Зиннәтнең битен зәңгәрсу төскә кертә иде. Менә ул Энҗегә якын ук килде, каты ител иңнәреннән тотты. Авызыннан аракы исе бөркелде. Энҗенең күңеленнән кайнап, бөтен тәнен тетрәтеп җирәнү хисе күтәрелде. Ул: — Җибәр, җирәнгеч! —дип ике куллап бар көче белән бу чирканыч, бәндәне этте дә кабинадан сикереп төште. Зиннәт кабинадан сузылып кычкырып калды: — Син авызыңны чамалап ач! Кая бармакчы буласың, барыбер миңа ялынасың була бит! — Кулыңны сузасы булма!—дип кычкырды Энҗе. — Бер орынсаң да, яныңа утырмыйм. — Аллаһемә, канатсыз фәрештә белән кайтам икән ләбаса. Ничава, барыбер ак булып калмассың! Бер ялгызың төнлә миңа утырып йөргән-- өчен Таһир мактамас сине барыбер! Бу сүзләр Энҗенең йөрәгенә барып кадалды. Ул Зиннәтне өзгәләп ташлардай булды. Әрнүле-ачулы сүзләр кычкырды. Моңарчы якын күргән Зиннәтне кимсетәсе, аңа авыр сүзләр әйтәсе килде. Шап итеп машина ишеге ябылгач кына, кычкыруыннан туктады Энҗе. Менә машинаның моторы кабынды. Энҗенең йөрәге атылып чыгардай булып типте. Менә кабина ишеге ачылыр да, аннан Зиннәт сикереп төшәр һәм: — Гафу ит, Энҗе, үпкәләмә, яме! Мин шаярдым гына бит! —дияр,, аны кире машинасына утыртыр да җилләтеп авылга алып китәр, дип өметләнде ул. Әмма кабина ишеге кыймылдамады. Тәгәрмәчләр урыннарыннан кузгалды. Энҗе беравык, үз күзләренә үзе ышанмыйча, юл читендә баганадай .хәрәкәтсез торды. Аннары аның күңелен телгәләп куркыныч уй килде: «Китә бит, берүзем калам!» Аның аяклары үзләреннән-үзләре машина артыннан атладылар. Машина кызулыгын тизләткәч, ул йөгерә башлады. Сулышы капты, күзләре керфек тә какмыйча кузов артындагы кызыл утка текәлде. Ул йөгерде дә йөгерде, машина менә-менә туктар, аны көтеп алыр төсле тоелды аңа. Ахырда кызыл ут соңгы мәртәбә җемелдәде дә юкка чыкты, күрәсең, юл тау астына төшкәндер. Энҗе әлсерәп туктады, ачынып-ачынып елап җибәрде. Рәнҗү, кимсенү йөрәген кысты Энҗенең. Ул бнт Зиннәтне яшьтән үк якын итә иде. Кичләрен идарәдә сәгатьләр буе аның зарын тыңлап утыра, кеше-кара аны ялкау, хатынын кыерсыта, дип хурласа да, ул һаман яклый иде! Энҗе як-ягына каранды. Юк, берни дә күренми, бары куе зәңгәр, күктә йолдызлар гына бер-берсен үртәп күз кысышалар һәм урак-ай авызын кыйшайтып мыскыллы елмая иде. Әнә офыкта бер йолдыз хәрәкәтләнә, торган саен зурая башлады. Менә ул тавыш-тынсыз гына якынлаша. Фара! Тик машина түгел, чөнки гүләми дә, фарасы да сыңар гына. Энҗенең күңелен шомландырып Зиннәт сүзләре исенә төште: «Чит фара яктысы күзне генә чагылдыра ул, синең юлны яктыртмый». Энҗе юлдан читкә тайпылды. Төн уртасында басу юлында чит кеше белән очрашудан коты очты аның. Фара бары аңа юнәлгән, һәм килүче кеше әллә кайдан ук аны күрер кебек тоелды. Шул ук вакытта ялгызлык та шомландырды кызны. Аның күңелендә ике теләк тартышты. «Күрсә ярар иде, яхшы кеше булса иде», — диде бер тавыш. «Ә начар кеше булса?» — диде икенчесе. Бераздан аның турысына, тәгәрмәчләрен шыгырдатып, велосипедлы кеше килеп җитте. Менә узып та китте. Кеше бер-ике адым үткәч тә, дөп итеп велосипедыннан сикереп төште һәм төнге тынлыкта әкрен генә: — Кем ул анда? — дип сорады. Тавыш йомшак, мөлаем яңгырады. — Мин!—диде Энҗе. — Тирәклегә кайтасыңмы? Кем соң син? — Әйе, Тирәклегә... — Соң әйдә, юлдаш булырсың, бергә кайтыйк. Энҗе якынрак килде. — Мине ннчек алып кайтмакчы буласыз соң сез? — Ничек дип, тәпи-тәгш алып кайтам. Юл уртасында берүзең калмассың бит инде. Әйдә, ерак җир түгел... Егет, кайсы авылныкы соң син, җиде төн уртасында басуда бер ялгызың нишләп йөрисең дип сораштырып кайтты. Энҗенең теләр-те- ләмәс кенә җавап биргәнен сизгәч, төпченеп тормады тагын үзе. Авылда утлар сүнгән, әмма урам тулы шау-гөр килеп яшьләр йөриләр, чырык-чырык кызлар көләләр. — Бүген монда театр килгән иде, — диде Равил. Ул Энҗенең исемен белеп, үзенекен әйткән иде инде. — Мин генә күрә алмадым. Ремонт белән мәшәкатьләнеп вакыт үтте. Күрше авыллардан театрга машиналар белән килгәннәр иде, хәзер таралышалар. — Мине олы юлга ничек чыгарга өйрәтегез инде хәзер. Бәлки берәр машина очрар. — Нинди машина ди ул бу вакытта! Авылда гына кунып чык та иртән китәрсең. — Алайса мин берәр ападан сорап карыйм... — Бу вакытта ничек квартир эзләп йөрисең!.. Бездә дә урын җитәрлек. Биек койма, урыс капка. Ишек алдында абзар, келәт. Алты почмаклы зур. биек йорт караңгыда серле сарайсымаи булып күренә. Капкадан керүгә, чылт итеп келә ябылды. Равил Энҗене өйгә чакырды. Киң бүлмә, каршыда өстәл, ике якта ике карават. — Утырып тор, — диде Равил. — Әнә әнкәй дә театрдан кайтты, хәзер әнкәйне алып керәм. Бераздан бүлмәгә башына ак яулык бәйләгән апа килеп керде. Караңгы булганга, апа ят кызның чөгендердәй кызарганын күрмәде. — Апа җаным, зинһар гафу итә күрегез инде, — диде Энҗе. — И-и-и кызым, нинди сүз ул! Юл йөргәндә әллә ни булуы мөмкин. Яхшы юлдашың булмаганда, әллә нигә очравың бар. Әйдә, бер дә борчылма, менә шушында ят та йокла. — Рәхмәт инде, апа, бик зур рәхмәт! — Ярар, ярар! Тынычлап йокла, әйдә. Зур, киң караватка, мамык түшәккә яткач, Энҗенең бөтен тәне рәхәтләнеп китте. Ул йокы аралаш хуҗа апаның җәһәт-җәһәт йөргәнен ишетә. Менә апа бусагадан караватка кадәр палас җәя һәм аклангандай сөйләнә: — Идәннең буявы кибеп җитмәгән, ябыша. Аннары бүлмәнең икенче ягындагы караватка ятып, озак көрсенә, сөйләнгәли. ...Энҗе сискәнеп уянып китте. Тып-тын. Өйдә караңгы әле. Тик тәрәзәләр генә сыек зәңгәр төскә буялганнар. Таң атып килә. Энҗе урыныннан торып, карават башына эленгән жакетын кулына алды. Ни әкрен кыланса да, хуҗа апаның сак йокысын бүлдерде ул. Апа ак мендәреннән башын күтәрде. — Ярый, апа, бик зур рәхмәт сезгә! — диде Энҗе. — Гаепләп кала күрмәгез. — Әзрәк сабыр ит, чәй эчкәч китәрсең. Самоварны хәзер өлгертәм мин! — Юк-юк, мәшәкатьләнә күрмәгез! Бик ашыгыч эшләрем күп. Рәхмәт! — Ярый алайса, хәерле юл. Гаеп итмә... — Хушыгыз! ...Энҗе, паласка әкрен генә басып, ярым ачык ишектән каршы өйгә чыкты, һәм ишек артында, идәндә, бөгәрләнеп яткан кешене күрде. Тун ябынган. Кем бу? Карават иясе микәнни? Шулдыр, һичшиксез шулдыр. Көтмәгәндә, төн уртасында урамнан килеп кергән чит бер кызга ак җәймәле түшәген биргән дә үзе каты паласта ята... Энҗе биксез ишекне этеп ачты. Капка да җиңел келәгә генә эленгән иде. Энҗе тузанлы юл буйлап күк йөзенең алланып торган ягына таба ашыгып атлады. Байтак баргач, аның башына: «Бәй, өстәлләренә әзрәк акча куеп калдырасым калган!» — дигән уй килде, һәм шунда ук яңакларының утлы күмердәй көйрәгәнен сизде: башына мондый уй килгәнгә оялды ул. Бу кешеләр күрсәткән кадер-хөрмәтнең бәясен тиенләп үлчәү үзе бер кадерсезлек булыр иде бит!