Логотип Казан Утлары
Поэмадан өзекләр

ВӨҖДАН ХӨКЕМЕ

(Поэмадан өзекләр) V Әйләнә җир Таңнан Таңга кадәр; Яздан язга, Елдан-елга, Ис китәрлек тизлек белән, Җәя үленең аяк астында Әйләнә җир. Тамчы кадәр генә бер нокта ул Галәм каршында. Әйе, бер нокта ул! Биш кыйтгасы белән бергә, Үзе барлыкка китергән Бик күп атаулары белән. Сыйпап үтә аны мең төрле җил. Ап-ак биләүгә биләнеп, Болытлары белән Әйләнә җир. Төрелгән ул аксыл томан белән, Чык бөртекләренә төрелгән. Кайнар җилләр, һәм бураннар белән, Якты нурлар белән өртелгән. Кайнар каны булып кыйтгаларның, Чишмә булып, Зур дулкыннар булып — Су хәрәкәт итә. Җир йөзендә әгәр ул булмаса, Тамырларда ал как Янып тормас иде. Чәчәкләр дә, Яшел яфраклар да Мәңге булмас иде. Җир мәрхәмәтле. Бер генә зәңгәр планета да Тиңләшәлми аның белән. Ул кешене туендырды, Үз өстенә горур күтәрде, Үзен үзе аңа мирас итте. Чыксын диеп аны вәхшилектән, Котылсын дип коллык хисләреннән, Данласын дип хезмәтне җирдә, Атылсын дип галәм киңлегенә, Яуласын дип везувийларны, Маңгаенда Фикерләр һәм акыл уятты. Ә Везувий нәрсә ул? Ул бер утлы төкерек кенә! Уйланып эшләнгән акылсызлык белән,— Анда, Аллер, Рейн полигоннарында, Батальоннар, Батареяләргә бүлгәләнгән, Үтерү сәләте билгеләнгән Утлар белән Чагыштырып буламы соң аны! Везувий ул сукыр. Шуңа да Утлар бөркеп, кызып котырганда, Үзенең итәгендә яткан Помпейны Күрмәгән ул. Әгәр күргән булса Ул кызганыр иде аны. Ул — пәһлуаи!— Омтылмаган дөньяга баш булырга Ариецлар кебек Уй тотма гаң патшалыкка,.. Ә менә бу Ариең канлы полклар, Саң ягыннан кеше саналган бәндәләр, Шинель ташкыннары булып Илләрдән илләргә Чикләр аша узган алар, һәм күзләрен кыса төшеп, Мылтыкларын төз төбәп, Туң акылдан, Крупп заводларында коелган кораллардан Кургаш бураннары уйнатканнар. Килде алар... Килде... Вәхшәт җәеп, Окопларны, Мәетләрне таптап. Җәелде ут. Контузияләнгән Европаны сарды тирә-яклап. Янды Эльзас. Янды Пирей. Янды Донбасс. Лондон томаны эчендә Гел гүелдәп торды фугас. Каннар акты! Бетен Европаның каны, Бишенче океан булып акты. Янды дөнья! Бөтен донья янды! Сискәнеп җир Үз куйнына алды Үлгәннәрне — һәм теге, үлем чәчеп йөргән Җүләрләрне, Сыйдырды ул бөтенесен, Үлем белән Үлемсезлек алган Батырларны. Тәрелене — Орденлы н ы. Яшәү ©чен туганнарны һәм яшәүне буганнарны... Җиңгән һәм җиңелгән илләр җирләрендә Күпме калды алар ятып. Каберләр һәм каберлекләр Курган булып тора калкып. Алар миллионнар! Үзләренә бер ил, Бер дөнья; Җир йотты аларны, Әйләнделәр көлгә, төтенгә. О, әгәр дә алар күтәрелә алсалар Бөтен диңгезләрдән, Концлагерьлардан, Төрле илләрдән, Фаҗиганең Тәү башланып киткән җиренә. Сафларга тезелеп Бара алсалар. Ул җир әверелер иде Каберлекләр иленә. Бөтен дөнья каберлегенә. Ләкин үлгәннәргә Бу могҗиза, Мондый хокук бирелмәгән. Җир әйләнә! Болытлары, Калалары, Урманнары һәм кырлары белән Әйләнә. Диңгезләрдә төрле сулар Очрашалар барысы да. Сәгать белән сәгать алышына, Төн белән көн алышына. Европа йоклый. Тик салкын ай Тора сакта. Тынлык! Тынлык! Утлар яна тирә-якта. Ә пулялар! Ә пулялар! Бармак башы кадәр генә! Сукыр килеш, Тавыш-тынсыз, Күп гасырлар буе шулай Ятар җирдә. Аларны бит ыргыттылар, Ыргыттылар җанлы куллар, Канлы сугыш кырларында — Ята алар Дюнкеркта, Дунайдагы сазлыкларда, Днепрның суларында, Ливиянең комнарында... Үтерелгәннәр барысы да Череп туфрак булган инде. Тик берни дә череталмый Пуляларны. Миллиардларча алар! Чәчүлектә, Чирәм астында, Агач каерысында. Беренче бөтендөнья сугышыннан Калганнар. Аларны читләтеп үтә Җирнең дымы, Агачларның тамырлары. Калач тирәсендә Төнге тынлыкка чумып, Тракторлар чирәм күтәргәндә, Теш арасына эләккән Таш шикелле, Чыкылдап тия пулялар Үткер төрәннәргә, һәм яңадан Әйләнә дә алар, Ашлык бөртеге шикелле. Яталар тагын җиргә... Курск ягында бер ана йокы аралаш уяна: Хәрби киемнәрен киеп, Улы кайтып кергән имеш, Ә оныгы иң башында! Нинди шатлык! Мескен ана Ике кулын сузган килеш Атлый. Менә ут яндыра, Беркем дә юк тирә-якта. Ана ялгыз. Өй эче буш, Бер тавыш юк. Ишек бикле, Эчке яктан Төшерелгән килеш келә. Стенада япь-яшь егет, Яшел гимнастеркадан ул, Тавыш-тынсыз, Үзе көлә... Ә тегендә — Менә без яшәгән Олы җирнең аргы ягында — Кыймылдады иске яра, Ныо-йоркта, Төшке ашка туктар чагында. Машинасын борып Бродвейдан, Ыңгырашты шофер тешен кысып... Ә пулялар Европада Еллар буе тутыгып ята. Пуляларны кортлар кимерә алмый, Теше үтми аңа тычканнарның. Әйе, алар Озак ятсалар да Шәп саклыйлар Үзләренең формаларын. Карлар эрер. Ләкин шытып, Өскә күтәрелмәс алар. Яшәрмәсләр, Яфрак җибәрмәсләр, Җан кертмәс аларга явым. Күптән инде Рейнда төн. Хорст йоклый, Ә йокысы бик шәп аның. Яңгыр тамды. Күк күкрәде. Тәрәзәләр калтырады. Хорст кинәт күзен ачты Аптырады: Сугыш?! Юк ла. Ул, кайчандыр булган иде... Сугыш! Тукта... Нигә аның өчен гаепләргә Мине? Үткәннәрне нигә хәтерләргә, Ул бит күптән инде. • Янында гына хатыны — Лотта ята, Алып җылы сулыш. Чигәдәге яра сыкрамый, Сихәтләнгән, •— Әллә кайчан беткән сугыш. Төн яктыра бара, Куышалар болытлар да. Күпме икән вакыт?.. Иртә, димәк, әле. Ул түшәгендә әйләнде. Ә түбәгә яңгыр сибәләде. Ә бәлкем, Сугыш дигән нәрсә Булмагандыр бөтенләй дә? ’ Булмагандыр күз яшьләре, Үлгәннәр дә? Бәлкем, Хорст Бөтенләй ул Хорст түгел. Башлап атучы да бәлкем ул түгелдер?.. Нигә аны Искә төшерергә бүген? Җемелдәде неон яктылыгы Төрле рекламаларда,— Вакыт үтә ашыгып, Таң ата. VI Таң беленә! Таң беленә! Ләкин ул таң Ерак әле. Шулай да ул Хәбәр итә Чигенә, дип төнге күләгәне. Ә әтәчләр кычкыралар, Ярышалар. Әйтерсең лә, бер-берсенә. Эстафета тапшыралар. Котлый алар туар таңны: «Кикри-күк тә Кикри күк!» — дип. Берсеннән-берсенә, Күршедән-күршег ә, Ярышып, узышып, Авазлар ишетелә. Дулкыннар тәгәри, Печора, Прутка. Полессье кырлары Яңгырап торалар. Ә иделнекеләр Җырлашып тыналар. Күченә бу җырлар Дунайга, Рейнга. Киңлекләр өстенә Якты таң җәелә, Җәелә! Төн инде чигенә. Вакыттыр аңарга Пәрдәсен ачарга. Белмичә, син аны Мәкерле, усал, дип, Юрама начарга. Пәрдәсен төшереп, Элгәчтен ишеген. . Тирбәтә тын гына Мәхәббәт бишеген. Иртәнге чык белән Каплый ул җир өстен. Мул итеп, күп итеп Сибә ул көмешен. Бер яфрак, түмгәкне Күрмичә үтми ул. Читләтми берсен дә, һич үги итми ул. Күр, нинди чисталык! Яшь килен шикелле Юган ул кырларны, Авылны, шәһәрне. Юлларны, урманны. Яктыра тирә-як, Уяна барсы да! Хезмәтчел иртәнең Ишете ачыла. Умарта авызыннан Бал корты чыга да Ашыга эшенә. Кыңгырау чәчәкнең . Керә ул эченә. Бик шат ул мондагы Чәчәкләр исенә... Ә шул чак, Ә шул чак, Ямь-яшел алачык эчендә Чаң суга чикерткә, Чаң суга Шаулатып, бар булган көченә. Уяна киң кырлар, болыннар, Үләннәр. Тырылдый будильник, Ачыла юрганнар. Адымнар тып та тып, Зыңгылдый ачкычлар, Ишекләр ябыла шап та шып. Ә нурлар! Ә нурлар! Ашыга, йөгерә, Иртәнге Европа буйлатып. Кылларга смычок кагылгач, Җибәргән шикелле уйнатып, Кагыла ул нурлар, Кагыла барысына. Гудоклар! Гудоклар! Тырышыптырышып Гүелди каршыда. Тук та тук адымнар Кызулый, ашыга. Көндәге — бер үк эш, Йөзләрдән елтырап Беренче тир тама... Яктыра җир йөзе, Хорст та уяна. Уяна, кырына, Велосипед белән ул Җыена юлына. Ә ишек алдында Аяксыз күршесе — Курт ялгыз утыра: — Солют!—ди карлыгып, — Тукта!—ди карлыгып. Тора да урыныннан, Кузгала каршыга. Тукылдый таяклар, Шыгырдый аяклар: — Беләмсең, син Хорст?.. Мин тагын Мең төрле газапта Төн буе саташып, Йокысыз үткәрдем. Аңлыймсың, син Герман, Тагын да нервлар, Нервлар кузгала. Әйтерсең, теге ел — Кораллар сүз ала. Түшемдә тәреләр. Атака башлана. Имештер, безнең як Өченче мәртәбә һөҗүмгә ташлана. Мин торам, йөгерәм, Алга ут сиптерәм. Ә ул ут кирегә Әйләнеп кайта да, Мең тапкыр зураеп, Җир-күкне актара. Ул мине яндыра, Яндыра сине дә. Үкереп җәелә Ярты күк иңенә. Таркала фланглар... Өзелгән аяклар,'— Аяксыз фәрештә Шикелле очам мин. Кычкырам: «урра», дип, Тилерәм, шашам мин. Ә йөрәк авырта, Бөтен җан сызлана... Юк әле, син китмә, Азакка кадәрле Иренмә тыңларга. ■ Ә үзе көлә ул, Шыгырдый аяклар, Тукылдый таяклар. — И очам! И очам! Болыттан югары... Шинелем чып-чуар, Бар җире кан гына. Тирбәләм бер үзем Йолдызлар янында: Кая соң барыйм дим, Урын юк төшәргә. Я, Хорст, әйт әле, Миңа соң нишләргә? Ә Хорст: җитәр, — ди, —- Вакыт юк. Калганын Сөйләрсең иртән, — ди. VII Шул ук вал. Үзен үзе басып торган Иске ДОТка Сыерчыклар килеп төшә дә; Хәрәкәтсез пеләш бетоннан Чык тамчысын чукып эчә дә Очып китә, Соры ташны бизәп, Ак тап булып Кала анда тизәк. Җиргә ингән ДОТ, Каушап калган шул ноктага Карап тора. Әйтерсең лә, Искәрмәстән, Утлы телен чыгарып Пулеметтан Таң алдында сыерчыкны атып ега... Ә кайдадыр: Рейн да, Днепрда, Бәлкем, ерак экваторда Үзәкләре өзеләдер аналарның, Язмышлары өчен балаларның. Ә биредә тып-тын, Тын да алмый тыңла! Син ишетерсең шул чак, Кояш чыкканны да. Күз төшерде Хорст ДОТ эченә. Шомлы тынлык, Салкын, Караңгы. Калкулыкка менде ул аннары, Чыкларын да әле коймаганнар Әрем, куаклары. Ул учына комлы туфрак алды, Туфрак белән бергә пулялар. Яньчелгәннәр алар аз гына, Берәү. Икәү. Өчәү. Уч төбендә! Ә иелсәң, димәк, алармы Мөмкин тагын күпләп алырга. Никадәр күп алар биредә, Кырыкмаса кырык † Гот мнт унс — алла безнең белая, мәгънәсендә. төрлеләр. Очлылар һәм Тупак башлылар. Кат-кат булып монда күмелгәннәр. Хисабы юк монда пуляларның. Төрле ераклыктан һәр карыш җир монда Теткәләнгән. Күпме солдат үткән биредән, Аларның да монда хисабы юк, Кемнәр монда атып өйрәнмәгән. Алла йорты — гыйбадәтханәгә, Гайса исеменнән «Шифалы су» бөркер өчен Китерелгәндәй сабый балалар, «Гот мит унс»†,— дип, Хәрби полигонга төркем-төркем Яшьләр китерелгән. Китерелгән монда Ирләр җенесенең Бөтенесе, Гайса динеидәгеләр һәм башка дин вәкилләре. Ә стрельбишеның — Тегү-үтерү мастерскоеның Ерактаң ишетелеп торган текелдәве. Ә ул хәзер тып-тын тора. Мондый тынлык бәлкем йөз сл буена да Булмагандыр монда. Өч сугышның өчесе дә Башланышын әнә шуннан алган. Ләкин эзләр әле бетмәгәннәр, Җөйләр һаман калган. Биредә пулялар, пулялар, пулялар, һәр җирдә. Шулай дисәң — Әйтерләр: бу ялган, һәм Хорст учына ала да, Ышанмый үзе дә ул аңа. Әйтерсең, бары тик Үткән төн Яуган да кургашын яңгыры, Кешедән яшеренгән — Сеңдергән үзенә жир аны... Еллар үтсә дә, Гасырлар үтсә дә, Пулялар эремәс барыбер, Пар булып менмәс ул күкләргә. Чәчү кырымыни! Олы бер вал Кургаш белән Төеп-төеп тутырылган. Казый Хорст, Пуляларны Балчыгыннан иләп ала, Ул мавыгып эшли эшен, Кул буш түгел, Рәхәт аңа. Әйтерсең, чыккан бакчага, Казый, Казый. Хәзер ’ инде аны моннан Шайтаның да һәм аллаң да Сөреп чыгаралмас. Ул бит монда үзе хуҗа, Үзе батрак, , Үзе түрә, Көче дә бар, Эше дә бар, Үз чарасын үзе күрә. Машинаның кирәге юк, Детальләрең хаҗәт түгел. Ялгызы ул, Гел бер үзе, Дүрт ягы дүрт кыйбла бүген, йомшак җилләр, Дымлы җилләр Сыйпап үтә үзән, кырны. Аяк асты тулы пуля, Ишетелә тик шөпшә җыры. Биштәренә тутыра ул Чистартылган пуляларын. Эсселәде — Салды өстен, Аннан салды ул күлмәген. Үзеннән бик риза иде, Кәефе шәп иде аның. 6. ,с. ә,- » 3. Әй көне лә көне! Әйтә торган түгел. Әкияттәге кебек Сыек зәңгәр күге, йонлы күкрәгендә Атап биргән тәре Арлы-бирле, Арлы-бирле, Арлы-бирле килеп, Сикергәлән, биеп торды, Көмеш черки кебек... Кайдадыр поездлар чаба, Җәелеп ята калалар. Төтенле һаваны йотып Кешеләр гел ашыгалар, Цехлар, Штреклар ала Кешеләрне сайлап кына, Тимер һәм тизлек гасыры Ыгы-зыгы кайнап тора. Монда — киңлек! Нурлар тама. Тугайлардан Рейн ага... Көрәген читкә ыргытып, Тәре кебек Җәеп кулны, Чалка и төшеп ятты Хорст, Үлән исен тойды борыны. Очар кошлар Канат кага,, Күкләр зәңгәр, Үзе биек, Тирбәлә бар дөнья шулай, Керфек очларына тиеп. Күз алмаларыннан үтеп, Җанга барып тиясыман, Җир чайкалып китә кинәт, Дулкындагы көймәсыман. Йөзеп китә ул тирбәлеп, Хорст та йөзә еракта. Борчу, Михнәт, Мәшәкатьләр Берәм-берәм кала артта. Шуыша көймәсе аның, Вакытны тормый ул санап. Йөзә бирә безгә кадәр Яшәгән эра җиренең. Ерак гаванена карап. Анда гаҗәп, Сихри тынлык, Зәңгәр киңлек, Юк бер болыт... Бызылдады усал шөпшә, Хорстны чагарга теләп, Хорст хыялыннан айнып Тотынды тагын эшенә. Пулялар иләк эчендә Сикерәләр, таралалар. Әйтерсең лә тузаннарын Коялар да яңаралар. Ләкин алар Сызгырмыйлар, Усал түгелләр берсе дә. Кырыкмаса кырык форма. Төрлесе төрле исемдә. Фридрихтан башлап алар Киләләр Бисмаркка кадәр. Хәтта, Бисмаркны да үтеп, Гмтлерның соңгы көненә Хәтле килеп тоташалар. Билләре шома, Тигезләр, Әйтерсең алар игезләр. Үтсә дә көннәр, Гасырлар, Эремиләр, һәм чермиләр, һаман шулай Ята алар юаш кына. Батыр гына көрәгеңне — Алар Хорстның кулында. Казыды ул хирысланып, Тезләнеп, мүкәләп йөрде. Бу файдасыз пуляларда Ул беренче булып, башлап Шактый табыш барын күрде. VIII Велосипедын җитәкләп Керде Хорст йорт алдына'. Тагын күршесе утыра, Җилферҗилфер Флагсыман Чалбарына җил кагыла... Харабәләр арасында Сугыш уйный бала-чага. Хорст сигара кабызды: — Күрше, нишләп Утырасың ялгызың? — Күптән инде утырам, туган, — Кысты ул күз кабакларын. — Бар иде минем дә элек Шак-шок бәреп Үкчәләрне, Штыктай торган чакларым. Ә беләмсең! Бетон сыгыла иде Атлаганда Идән кебек. Взвод, уңга! Взвод, сулга! Иркен җирләр яуларга! Алга! дидем, Күп атладым, аз уйладым. Таптадым, Минем адымымнан бүген дә Канлы тап саклана Европа күкрәгендә. Ә мин хәзер Аяксыз Курт. Әнә теге, Төкереп китә торган Чүп савыты төсле. - Инде бик күп уйлыйм, Түзсә түзә икән кеше. Кабызды ул тәмәкесен, Башын күтәрде. Ачуыннан бер төкерде: — Беренчедән, уйлыймын мин Үлеп калганнар турында. Ие, ие, картлач. Икенчедән, синең кебек Исән калганнар турында. Чөнки, Менә мине кара, Калды ярты гәүдәм генә. Ә яртысы. Валдай фронтында *Ята гүрдә. Беләсеңме, Хорст, Төне буе саташам мин,— Очам, Кинәт шартлау! һәм мин кисәү булып, Күтәреләм йолдызларга. Очам! Аякларым миннән башка йөгерәләр атакага, Якын гына менә Оҗмах дигәненә, Кинәт шул чак Шартлау дулкынының көче җитми Мине аңа меңгерергә. Төшә башлыйм мин кирегә. Бик күңелсез була миңа: Көчле янгый куба җирдә! Дөрләп яна диңгезләр дә, Көйри минем Култык таякларым, Ут эчендә ишек, тәрәзләр дә... Мин уянып китәм кинәт, Салкын тиргә батып тирләп. Ышанмыймын күзләремә, Урам якты, Таң да аткан. Ә мин Воронкада түгел, Үз караватымда ятам. Үземнеке чалбарым да, Карават һәм таяклар да, Сөялеп торалар алар, Өстәмә мебель шикелле Минем агач аякларга... Уйланып ятам мин, картлач: Бәлкем минем аякларым Булмагандыр туганда ук! Алла кушуы буенча Үскәнмендер гарип булып? — Хорст иңбашыннан кагып, Әйтә шунда аңа карап: — Ташла юкны. Алар инде Барыбер үсәлмәсләр кабат! Курт кычкыра: — Син даһи, Хорст, Әнә алар үсә, Алар үсә. Таякларын тукылдатып, Ул алгарак күчә. Култык таяклары белән Күрсәтә ул төртеп алга. Сугыш уеннары уйнап, Шау-гөр килгән малайларга. — Ә үскәчтен Соры шинельләргә төрәчәкләр. Аннары! Кешелектән чыгар, Солдат ит дип, Тупас фельдфебелгә бирәчәкләр. «Яле, батыркайлар, сафка! Р-равняйс! Уңмаганнар, алга!» Менә аннан Безнең кебек Аларны да Канлы уен — сугышларга. Алга! Шулай куша язмыш белән алла! Дранг нах Остен! ‡ Шартлау! Тагын шартлау! Синең улың Руди — Икенче Хорст, Оча күккә — йолдызларга. Минем юлдан, Аерылып Аяк-кулдан. ' Онытма, син Хорст, Ике икең — дүрт булган күк. Әйләнә дә кайта ул ут. Шартлау! Аннан! Челпәрәмә Йортлар, калалар. Бернәрсәнең, димәк, Кирәге юк, Култык таяклары да, Хәтерхыяллар да Таш астына күмелеп калалар. Барысы да бетте, димәк, Хорст! Кара сөрем, Төтен арасыннан Күләгәләр, Безгә — Элекке кешеләргә эндәшәләр, һәм ул тынды. Тик сулышын алды Бүлеп-бүлеп. Бар көченә Җаны кычкырса да, Иреннәре ‡ Алга — көнчыгышка! торды бераз көлеп. — Менә, күр син, Уйла, Тимер тәре кавалеры. Шушы килеш, Тере һәйкәл итеп, Менгерәсе иде Пьедесталга мине. Герой итеп түгел, — юк, юк! Тик күргәзмә әсбап итеп кенә. Култык таякларын Менә болай итеп — Кабер өстендәге тәресыман! Кем генә үтсә дә моннан, Искә алсын, Үткәндәге Иң беренче Ату тавышын, Яки мине бүкән итеп Утыртасы иде менә Хәрби министрның өстәленә — Ачы итеп елмайды ул Бөкерәя төшеп, Тирән сулыш алды. Күзләрендә, Аның күзләрендә Диңгез кебек чайкалдылар Хәсрәт дулкыннары. Көл кебек соры йөзендә Янды шәфәкъ кызыллыгы аның.. Аңлаган күк булды Хорст, Тик уенда һаман үзенең кургашлары. XI Уйлыйсызмы, дәшмиләр дип үлгәннәрне? Сез әйтерсез, — әйе. Дөрес түгел! Кычкыралар алар, йөрәкләре типкән чакта Тереләрнең, Нервларга тиеп. Әллә кайда түгел, Үзебездә, Кычкыралар алар безнең өчен. Бигрәк тә төннәрендә, Күз керфеген йокы алмаганда, Фаҗигаләр йөзгә караганда. Кычкыралар алар тын вакытта, Җем-җем итеп йолдыз кабынганда, Кыр җилләре шәһәр йортларына, һәйкәлләргә килеп кагылганда. Ә һәйкәлләр, Тере кешеләр кебек сулый алар, Алар кычкыралар, Уяталар безне, исәннәрне. һәм телиләр җирнең һәйкәл булуын үзләренә Биш кыйтгасы белән бергә. Шундый зур җир! Кечерәйтелгән үзе Глобуслар күләменә кадәр. Оча ракеталар тизлегендә. Бөтен җире тормыш — авыл, шәһәр... Әнә килә, Яланаяк кечкенә бер хатын — Үткәннәрнең авыр истәлеге, Сугышларда кимсетелгән хәтер. Атлап кына чыга чокырларны, Визаларың кирәк түгел аңа, Күзләрендә толлык моңсулыгы, Учына салган йөрәген газиз ана. Сизелми дә аның адымнары — йомшак жилләрсыман. йокымсырап яткан үзәннәрдән Аккан кебек томан. Гел үзгәреп тора иңендәге Яулыклары аның. Әйтерсең ул шулай алыштыра, Сугышларда теткәләнеп беткән Дәүләт байракларын: Францияныкы, Британияныкы, Чехларныкы, Польшаныкы күренә аннары. Сүнми тора аның иңбашында Барыннан да озак, бер алы! Анысы минем Совет иленеке — Көтеп алган җиңү байрагы. Ул күпләрнең шатлык, кайгылары, Истәлекле күрешү таңнары. Бәлки менә Минем ватандашым, Шул ук байрак белән Каплый, ахры, ябык иңбашын. Килә, килә! Ләкин яшерми ул Кайгысын һәм моңын. Аның уйларында — Минем уйлар. Минем музам, Минем борчылуым. Ә бәлки ул, Гданьск тегүчесе, Тулузада керләр юучы? Үз кайгысы гына түгел анда, Изге һәм зур аның бурычы: Булдырмаска кирәк сугышны! Идел ярларыннан ЛаМаншка кадәр булган Барлык фронтларның, Концлагерьларның, Каберләрнең һәйкәлләре Баш ияләр аңа. Күрсәтәләр аңа сүзсез генә Рейнга дип юлны, Рейнга, — Анда тагын әнә Реваншистлар уты җәелә. Запалларга таба үрли ул ут, Караңгыда Салкын канлы җинаятьче булып, Корал корольләре бүлмәсендә, Штаб өстәлендә Яна ул ут, Каядыр шул Рейн ягында, Әзерләнә шартлау Тагын да... Корольләргә хәтер керми үтә, Гади хатын белә, аларга Күз яшенең нигә кирәге бар! Ул бит алар өчен Сугыш шлаклары, Кирәксез бер чүп-чар санала. Яктылык ул килә көнчыгыштан, Вәгъдә итеп матур таңнарны. Күрәсеңме, әнә болытларның Янаклары инде алланды. Уяна таң Мәскәү тирәсендә, Минем туган авылым өстендә. Ишетәсезме, Идел буйларында Өченче әтәч тавышы ишетелә. Аннан алар төнне ашыктырып, Рейн якларына күченә. Йоклар вакыт. Тик эше бар әле Хорстңың. Сонгы өем пуляларның гына Кургашлары эретеп алынсын. Бәртәс балык кебек күкселләнеп, Авыр кургашыннар Ауный Әнә аяк астында. Плиткасын сүндерә дә Хорст Ял итәргә ава постельгә. Вакыт күпме? Әйе, шактый соң, Унбиш минуттан соң дүрт тула. Иртә белән тагын уянып, Торасы бар аның алтыда. Хатыны аңа бутерброд төрер... Арыган ул... Шулвакытны кемдер керде. Хорст сискәнеп: — Кем син? — диде. — Танымыйсың? Мин хәтер — мин сугыш истәлеге.— һәм иңеннән алып селтәде ул Шәфәкъ төсле шәлен. — Син рус хатыны ич! Шулай булгач, нигә килдең миңа? Булганым юк минем анда! — Юк, мин парижанка, һәм чех хатыны... Төннәреңдә Минем кайгым, борчуларым белән Газапланып кара; Бер-бер артлы алышына башлый Инбашына япкан байраклары, Алышынды телләр, кыяфәтләр, Тик күз яше гел шул килеш калды. Үзгәрмәде. Күз яшьләре алар һәркемдә дә гел бертөрлеләр. Барысы да алар кешеләрнең Әрнеп чыккан йөрәк түреннән. Газаплар да, Кайгы, Кичерешләр дә, Нәфрәтләр дә бер үк ал арда, һәркайсысы тозлы — Диңгез кебек, Чайпалса да төрле ярларда. — Мин анасы син үтергән һәм син оныткан улларымның. Мин күз яше. Анда ялтыравы кургашыңның, Карны япкан көл күк төсе Чал чәчемнең. Ишетәсеңме, Хорст! Минем күкрәгемдә Үзең аткан утның яңгырашын! Ишетәсеңме, Хорст?! Ул дәһшәтле судья шикелле Сөялләнгән кулын күтәрде: — Алып килдем сиңа Йокысыз озын төннәрне. Керсен алар синең күзләреңә, Кашың-керфегеңне көйдерсен. Минем кайгым, Минем нәфрәтем Көндез ятсаң әгәр йокыга, Уятачак сине көндезен! — Соң бит, мин — рядовой... Сугышканы өчен рядовойны, Беләсең бит, хөкем итмиләр. — Дөрес түгел, Хорст, итәләр! XII Ап-ак челтәр Тәрәзәдә. Шул чак менә Челтәрне дә Тишми генә Очып өйгә Пуля керә: — Синеке мин, Синең пуляң! Кара янган, Яшенгә тиң. — Синнән башка, Син атмасаң Омтылышсыз, максатсыз мин. Очып керә тагын берәү, Икәү, алтау, Егермеләр... Эреле-ваклы яңгыр булып Тыпыртыпыр сибелделәр: Өстәлләргә! Гардеробка! Ишеккә һәм урындыкка! — Син бит безне үзең койды н. 1 Без синеке! Без синеке! Син. курыкма! Без кайтабыз хәзер кире, Башлап атылган урынга. Сиңа! Сиңа! Караңгыдан! Караңгыдан! Эреләр дә, ваклар да без. Син бит кеше! Ә без менә! Ә без менә, Тик юләрләр. Без бары тик Пуля гына. Очмадык без Магнитланып, .Үз теләкләребез белән. Син бит кеше! Үлгәннәр дә сиңа кайта! Алар синең тарафыңнан Үтерелгән. Әйе, сиңа кайта алар! Кубалар да каберлектән. — Ялган, ялган! Ләкин аваз, яңгырамады, Иңде кире күкрәгенә, Көйдерде ул, Туңдырды ул, Хорст тәмам батты тиргә. Уянды ул, Ачты күзен: Тыпыр-тыпыр килә иде, Бәреп яуган яңгыр белән. Пыяласы тәрәзәнең. Янында хатыны ята — Таныш куллар, Таныш йөзе. Ләкин аның чыраенда һаман әле курку эзе. Борылып ятты Хорст ипләп, һәм елмайды хатынына, йомшак кулын, Толымнарын күреп. Төштән өнгә кайтуына. Тик анын. күз карашында Сүнеп өлгермәгән һаман Төштә күргән дәһшәтләре: Ут һәм сөрем, Кан эчендә йөрүләре —- Анда калган. Кайтмас кире. Ә өнендә башка борчу: Үкчәсенә картлык баса. Ни әйтсәң дә өн — өн бит ул, Уйлаганың эшкә аша. Хорст бит ул андый түгел, Ышанмый ул төш-фәләнгә, Нигә аны — Үткәннәрне хәтерләргә. Эше күп шул, вакыт калмый, Шуңа тыныч йоклый алмый. Ул ачты шундый байлыкны, Төшенә дә кермәс мәгәр Башкаларның. Тирән түгел, Өстә генә Кургашыннар! Алар эре, җиләк кебек, Ансат кына Җыярга да, Иләргә дә. Ул менә бу байлык белән Җәй буена туйдырачак гаиләсен. Ә аннан соң! Аннан соңмы? Ходай белсен. Төкерә ул! Тамак ялгарлык рәт булса Аңа бүген — Аны-моны тикшерми ул, Баш ватарга кирәк түгел. Рейс арты — рейс, Графигы шундый төгәл. Тик менә соңгы көннәрдә Күңеленә бер уй кергән: Ява яңгыр. Ява, ява. Ява кичен, Ява иртән. Әйтерсең. Күк сулгып елый, Явар вакыт — Сезон җиткән. Алда менә Кыш дигәнең Килеп җитәр, озакламас. Аннан бар да бетте, димәк, — Полигонны кар каплагач. Кыр эшләре бүленеп кала, Димәк, эшләр туктап тора. Көтеп утыр. Кер син язга кадәр Муен тиңтен бурычыңа. Менә шул чак — Урам яктан Дөпдөп итеп, Дөп-дөп итеп Аяк тавышы ишетелә, Кагыла ул нервларга. Атлап килә! Атлап килә! Таныш алар, Бу адымнар. ■Әйтерсең алар таш кисә, Шак-шык итеп, Шакшык итеп. Куркынып уяна бала, Чыр-чыр итеп. Тора Лотта агарынып, Дер-дер килеп. Сикереп торды Хорст кинәт, Тәрәзәгә күзен салды. Күрде анда Атлап килгән пехотаны... Сугыш башланганга кадәр Атлап барган сафлар кебек, Барсы да исәнсаулар — Түгел үлек. Билләре бәйләнгән кысып, Каеш белән. Каскалары кырыс итеп Каш өстенә төшерелгән. •Саф арты — саф. Саф арты — саф! •Өрәк түгел — роботлар. Хорст яшь чактагы кебек Яшьләр алар, Тәҗрибәсез һәм гамьсезләр. Взвод арты Взвод бара. 'Шул пруссаклар стилендә. Тукта, тукта, Бу кайсы ел? Алтмышынчы?.. ■Әллә теге... Утыз сигезенче, Күптән онытылган елмы? Урам буйлап! Килә алар асфальт таптап, Авыр тояк .йөзгә китереп типкән кебек Лап-лап атлап. Бер үк сукно шинельләре, Бер үк төрле тегелгәннәр, Барысы бердәй киенгәннәр... Бәлки Гитлер да исәндер? Моңа кадәр ниләр булса, Шулар бәлки кабатланыр? Үткән яра? Үткән еллар? , Каннар? Крематорийлар? Адымнар! Адымнар! Бөтен дөнья тарихында Хәтергә нык калган кереп. Аяксыз Курт чыккан урамга, Атлай килгән сафлар алдында. Сугыш тарафыннан рәнҗетелеп, Дәһшәтне фаш итеп Утыра ул. Адымнар! Адымнар! Култык таякларын таптыйлар. Боерсалар — кабереңә Төшеп ят кына! * Мин дә, Хорст, Төшкә һич ышанмыйм, Ләкин барысын, Барысын хәтерлим. Плацта яңгыраган команданы Бүгенгедәй ачык ишетәм/мии... Поэманың ахыры җитеп килә, Ә аларны Яна баштан башлап Полигонга алып баралар. Синамы соң, Хорст, белмәскә! Син бу хакта анык беләсең: Җыенуларын тагын үтерергә һәм үзләренең дә у'лэсен. Син дәшмисең, Исеңә дә керми. Теге елны — Патрон цехындагысыман, Алып булмый Бер сүз Авызыңнан. Мин бит сине, Хорст, Яхшы беләм. Юкка гына Кабынмады синең ялкыннарың. Күзәттем мин синең һәр адымың, Хәтта язып бардым. Теге мишеньнардан алып, Каберләргә кадәр үткән юлың. Безгә изге бу корбаннар һәм һәйкәлләр, Гамьсез генә карап торалмыйбыз Марш атлап барган сафларга да, һәм мин басам, Басам бөтен буйга! Гафил булмагыз дип, Мин саклыкка чакырам — Көчле сөрән салам бар җиргә! Кулым бирәм Куртка, Ганска, Ә менә сиңа, Хорст, Мин кул бирми торам хәзергә. Галимщан Латыйп тарҗемәсе