ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ЯҢА УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН
Татарстан язучыл арының бишенче съездыннан соң ике елга якын вакыт үтте. Бу чор язучыларыбыз- ның киеренке ижади хезмәте белән тулы булды. Алар проза буенча да, поэзия буенча да, тәнкыйть өлкәсендә дә җитди, әһәмиятле күп кенә әсәрләр тудырдылар. Әгәр шушы кыска гына вакыт эчендә дә югары идеяхудожество сыйфатларына ия булган шактый гына әсәрләр барлыкка килгән икән, димәк, бу язучыда рыбызның иҗади омтылышларына КПССның яңа Программасы, социалистик чынбарлыгыбызны бөтен төрлелеге, байлыгы белән сәнгатьчә итеп гәүдәләндерү бурычын куйган партиянең XX һәм XXII съездлары, КПСС Үзәк Комитетының июнь Пленумы (1963 ел) карарлары уңай йогынты ясады дигән сүз. Татарстан Язучылары союзының һәм өлкә партия оешмасының иҗади эшчәнлек белән җитәкчелек итү эше нәкъ менә шул карарларда куелган бурычларны тирәнтен өйрәнүгә һәм иҗади гәүдәләндерүгә юнәлдерелде. Ләкин без бүгел язучылар оешмасының ижади җитлеккән булуы турында Тына сүз алып бармыйбыз. Шунысы характерлы: язучыларның иҗтимагыйлолитик активлыгы үскәннән-үсә баруы, алар- ның тормыш белән, халык белән бәйләнешләре ныгуы—ә бу, билгеле булганча, һәртөрле иҗат эшенең төп нигезе, базасы булып тора — турында без хәзер бик нык ышанып әйтә алабыз. Мамадыш, Әлмәт, Сарман, Чаллы һ. б. район колхозларында һәм совхозларында, Казанда, Бөгелмәдә, Әлмәттә, Ленино- горскида, Түбән Камада һәм республиканың башка шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдә, Алма-Атада һәм бүтән республикаларда булып үткән күп санлы очрашуларга, иҗат кичәләренә, конференцияләргә, әдәбият декадаларына катнашкан һәр язучы хадык белән аралашуның зур файда китерүе, үз иҗатына укучы күзлегеннән карап, андагы уңышлы һәм кимчелекле якларны ’ачыграк итеп күрүе, дөньяга карашының, тормыш күренешләрен аңлавының тирәнәюе турында әйтә ала. Бу чараларны үткәрү Татарстан язучылары оешмасын чыныктырды, аның оештыру эшендәге тәҗрибәсен баетты. Тукайның: «Мин бит... коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит»,—дигән сүзләре хәзерге заман- дһ аеруча актуаль яңгырый. Чөнки хәзер язучы бары тик үзе совет халкының героик хезмәт нәтиҗәләрен четерекләп тикшерүче һәм бу хезмәткә үзеннән актив өлеш кертүче булганда гына безнең бүгенге гүзәл чынбарлыкны, якты киләчәгебезне дулкынландыргыч итеп сурәтли ала. Татарстан язучылары, барлык совет язучылары кебек үк, хезмәт кешесен сурәтләүдәге бер яклылыкмы җиңә баралар, «кеше — вннтик», «монументаль шәхес» ке гәүдәләндергәндә, янәсе, бары тик фон булып кына хезмәт итәргә яраклы төссез, чи «масса — механизм» турындагы күзаллаулар «урынына без алар иҗатында кеше язмышы турында кыю уйлануларны, һәр шәхеснең индивидуаль язмышыма ти- рәнтен үтеп керүне күрәбез. Капитал идеологларының идея ягыннан череп таркалган, скептицизм, күп төрле икеләнүләр белән тулы булган «хәзерге заман кешесен» күккә күтәрү урынына безнең социалистик реализм әдәбияты халык бәхете өчен, дөнья язмышы өчен көрәштә үз җаваплылыгын тойган, тормышта, кешелек сыйфатларында өзлексез яңалык эзләүче геройны беренче планга куя. Соңгы елларда туган проза һәм поэзия әсәрләрендә нәкъ менә шундый герой төп урынны алып тора. А. Расихның «Ике буйдак» романында татар әдәбияты өчен галимнәр дөньясын ачып кына калмады, ул үзләрендә совет кешеләренең киң катламына хас булган характерлы сыйфатларны туплаган образлар да тудырды. Романның үзәк герое Рәхим Миңлебаев хәзерге заманның алдынгы кешесе, үз максаты өчен көрәшүче, эзләнүчән галим, аның өчен фәндәге хакыйкать шәхси тормыш . муллыгына караганда кыйммәтрәк. Рәхим фәннең тормышка, производствога якынаюы өчен көрәшендә үзен чын ир йөрәкле кеше итеп күрсәтә. Ул олы җанлы, саф намуслы, гуманист, кешелек бәхете рчен көрәшүче кеше, шул ук вакытта аңа гади кешеләрдә була торган гадәтләр һәм омтылышлар да хас. Ул ярата да, нәфрәтләнә дә. Рәхимнең антиподы — Заһид шәхес культы хакимлек иткән чорда эчке халәте белән катып калган һәм үзенең иң яхшы кешелек сыйфатларын югалткан, сүзсез баш ию, ваемсызлык юлына баскан, үзенең , шәхси материаль һәм рухи иминлеге өчен генә яшәүгә юл тоткан' кеше. Бу образ укучыны кайта-кайта үзенең рух‘и байлыгын тикшерергә, шәхес культы тудырган искелек калдыкларын үзеннән алып ташларга мәҗбүр итә. А. Расихның «Ике буйдак» романын без соңгы елларда әдәбиятыбызның җитди казанышы дип әйтә алабыз. Нурихан Фәттах үзенең «Бала күңеле далада» исемле романында да, шулай ук, чынбарлыкны -бизәкләп сурәтләми, аны каршылыклары, кыенлыклары белән сурәтли, яхшының, кешелеклелекнең яманлык өстеннән тантана итүен гәүдәләндерә. Гади авыл егете Һарун образында автор хезмәт кешесен, тыйнак һәм эшчән, башкаларга үрнәк булырлык кешене бирә. Аны кыенлыклар гына дөрес голдан читләштерә ' алмый, һәртөрле шартларда да ул үзенең сафлыгын һәм намуслылыгын саклап кала ала. Романның тискәре геройлары да өметсез түгелләр. Ал арда да уңай сыйфатлар юк түгел, бу сыйфатларны үстерергә, аларга дөрес мөгамәлә белән килеп, тәрбияләргә генә кирәк. Бишенче съезддан соң туган әһәмиятле проза әсәрләренә болардан тыш А. Расихның «Язгы авазлар», Э. Касимовның «Кояш көн дә чыга», Аяз Гыйләҗевнең «Зәй энҗеләре», Ф. Хөснинең «Минем тәрәзәләрем», Г. Минскийның «Замандашлар», Идрис Туктарның «Ике егет», М. Хәсәновның «Саф җилләр», А. Салминның «Иделдә давыл», Я. Винецкийның «Ышанган кеше» роман һәм повестьларын, А. Булгаковның, С. Радзиевскаяның, А. Тал- вирның, Р. Кутуйның, В. Костригин һ. б. ларның яңа китапларын кертергә мөмкин. «Совет әдәбияты» журналының беренче саныннан Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы басыла башлады, аннан соң Шәйхи Маннурның «Муса Җәлил» романы һ. б. зур күләмле әсәрләр басылачак. Бу әсәрләрне анализлап карасаң, шул нәрсә бик ачык күзгә ташлана: алар күтәргән проблематикаларының киңлеге, характерларының яңалыгы һәм сафлыгы, тормышның иҗтимагый һәм шәхси якларын сурәтләүдәге гармоник бердәмлекләре белән аерылып торалар. Прозабыз тормышка, кешеләргә, заман таләпләренә тагы да якынайды, ул схема- тизмнан, иллюстрация булудан торган саен кыюрак арына бара, Ч. Айтматов, В. Кожевников, Г. Свирский, Ю. Трифонов һ. б. совет язучыларының иң яхшы әсәрләрендә сурәтләнгән геройлардагы кебек үк, прозаикларыбызнын күп кенә романнарында һәм повестьларында совет кешесенең иң матур сыйфаты булган хезмәт һәм шәхси бәхет бердәмлеге торган саен гармониялерәк һәм калкурак гәүдәлән- дерелә. Шулай булса да безнең прозада әле республикабыздагы һәм илебездәге күпкырлы, бай тормыш күренешләре теләгәнчә тулы чагыл- дырылмый, эшчеләр сыйныфы турында, бигрәк тә нефтьчеләр, химиклар, акыл хезмәте кешеләре, укытучылар һәм тәрбиячеләр, яшьләр һ. б. лар турында әсәрләр аз языла. һәртөрле һөнәр кешеләренең эшчәнлегендә акыл хезмәте гаять зур урын алып торган шартларда, хезмәткә эзләнүчән, иҗади караш торган саен үсә барган чорда укучыларга геройның эшен, аның яхшы эшләвең генә белү җитми. Алар геройның ни өчен болай яхшы эшләргә омтылуын, үз хезмәте турында нәрсә уйлавын, хезмәтнең иҗтимагый әһәмиятен ничек аңлавын, эш аның рухи көчләрен ничек үстерүен, аңа шәхси бәхет китерүен һ. б. күрергә телиләр. «Китапларыбызның төп герое итеп без, — диде Алексей Максимович Горький,— хезмәтне, ягъни хезмәт процессы нәтиҗәсендә оеша торган, бездә хәзерге техниканың бөтен куәте белән коралланган кешене, үз чиратында хезмәтне сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп, аны җиңелрәк, нәтиҗәлерәк итеп оештыручы кешене сайларга тиешбез. Без хезмәтне иҗат итеп анларга тиешбез». Безнең кайбер язучыларыбызга нәкъ менә кеше хезмәтен шундый итеп аңлау, аеруча хезмәт поэзиясен тирәнтен гәүдәләндерү җитешми. Житештерү көчләренең һәм фәннең хәзерге үсеш чорында, совет кешеләренең рухи хаҗәтләре сферасына фән торган саен киңрәк керә барган чорда, хәзерге буын кешеләре бөек фәнни ачышлар, гаять зур техник прогресс, космосны үзләштерү шаһитләре булган заманда язучы бу хәлиткеч күренешләрдән читтә кала алмый. Димәк, азучыларыбыз шушы проблема буенча зур планлы әсәрләр иҗат птү эшенә кыюрак тотынырга, яшь буын яратып укый торгап фәннифантастик әсәрләр язып, иртәгесе көнебезгә дә күз салырга тиешләр. Яшьләребезнең характеры һәм дөньяга карашы формалашуга багышланган югары художестволы әсәрләрнең булмавын без прозаикларыбызның һәм шагыйрьләребез- нең җитди кимчелеге дип саныйбыз. Бу өлкәдә безнең әдәбият тугандаш әдәбиятлар, аеруча рус әдәбияты, ирешкән казанышлардан шактый артта әле. Билгеле булганча, соңгы елларда безнең чорның героикасы һәм драматизмы, яшь кешенең тормышта җитди каршылыкларны җиңеп чыгуы, аның тормыш һәм хезмәтнең мәгънәсе турында уйлануда, ры, коммунизм өчен көрәш чорына ятышлы төстә характеры җитлегуе сурәтләнгән А. Кузнецовның «Легенданың дәвамы», Д. Гранинның «Давылга йөз белән», В. Краковскийның «Горизонтка кайту», Д. Павловйның «Намус» һәм башка романнар, повестьлар басылып чыкты. Без якын арада әдәбиятыбыздагы бу бушлык бетерелер дип ышанабыз, чөнки бездә яшьләрне яратучы, аларның таләпләрен тирәнтен белүче, алар турында әсәрләр язарга әзер торучы талантлы язучылар күп. Безнең язучылар күп милләтле совет әдәбиятында бара торган процессларны һәм яңа күренешләрне җентекләп өйрәнергә, үз иҗатының тар рамкаларына бикләнеп яту очракларын кискен бетерергә, марксистикленинчыл теорияне һәм эстетиканы тирәнтен һәм даими өйрәнергә тиешләр. Бу нәрсә уңай геройның интеллектуаль дәрәҗәсенә, аның рухи дөньясына, фикер йөртү сәләтенә җитди игътибар юнәлтергә, язучыга иҗтимагый эшчәнлеген кия җәелдерергә мөмкинлек бирер. Соңгы вакытларда татар поэзиясенең казанышлары турында сөйлә гәндә, X. Туфан, С. Хәким, Ә. Ерикәй, Ә. Исхак, Г. Хуҗиев, 3. Нури, Ә. Давыдов, М. Ногман һәм башка шагыйрьләрнең, шулай ук талантлы яшьләрдән С. Сөләйманова, Р. Әхмәтҗаиов, Ф. Яруллин, Р. Фәйзулллн һәм башкаларның иҗади активлыгын билгеләп үтәсе килә. «Совет әдәбияты»иың быелгы беренче санында С. Хәкимнең «Үрләр аша» исемле яңа, кызыклы поэмасы басылып чыкты. Поэма зур поэтик ашкыну һәм гражданлык пафосы белән язылган. Анда «Дуслык» нефть үткәргечен төзүдә күп милләтле совет кешеләре семьясының героик хезмәте сурәтләнә. Ир йөрәкле татар кызы Халидә образында автор илебездәге барлык совет халыклары белән берлектә коммунистик киләчәк өчен батыр көрәшүче хезмәт сөючән татар халкы образын гәүдәләндерә. С. Хәкимнең яңа поэмасы — совет халкының иҗади хезмәтенә рухландыргыч гимн ул. Поэма Бөек Ватан сугышы кырларында зур корбаннар биреп яулап алынган тынычлыкны сакларга дәртле тавыш белән чакыра. Совет кешеләренең каны түгелгән бу кырлар аша бүген «Дуслык» нефть үткәргече сузыла. > Ашыга «Дуслык», адымнары эре, Биш мең биш йөз чакрым ул атлар... Якты белән сугарырга җанны Корыла жнрдә гигант улаклар. Бу — халыклар аралашкан зур чор... Әллә каян сизәм, таныймын; Урамнардан килгән җыры бара Трассада чуваш, мариның. Очрашалар, кушылалар чатта. Трассада яңгырый мең аһәң... Сиңа, шагыйрь, бу җирдә ни калган, Шул халыклар телен белмәсәң... Шагыйрь «Дуслык» төзелешенең күп төрле тавышын, аның телен яхшы аңлый һәм шуңа күрә дә бу теманы образлы итеп, дулкынландыргыч итеп укучыга җиткерә алган. Шулай да, минемчә, поэма әле төгәлләнеп бетмәгән. Әгәр дә автор поэмага Татарстан нефтьчеләренең героизм белән тулы булган фидакарь хезмәтен сурәтләгән бүлекләр өстәсә, «Дуслык» аша безнең нефтьне алучы социалистик илләрнең хезмәт ияләре белән дуслыкны һәм аларның бердәм омтылышын гәүдәләндерсә, әсәр, күп планлы булып, хезмәтне, дуслыкны һәм тынычлык өчен көрәшне зур поэтик гомумиләштерү югарылыгына күтәргән булыр иде. Яшь шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗаты да укучыларның һәм тәнкыйтьнең җитди игътибарына лаеклы. Аның әсәрләрендә тормышка зур мәхәббәт, аның бизәкләренә, гүзәллегенә соклану сизелеп тора. «Кыр казлары» җыентыгына тупланган шигырьләрдә совет кешесенең бай эчке дөньясы, аның югары гуманистик идеаллары ачыла. Алар халыкчан һәм якты. Дөрес, аңа әле шигъри осталыгын камилләштерү өстендә күп эшләргә, олы шагыйрьләрнең артык йогынтысыннан арынырга, совет кешеләренең героик хезмәтен һәм, үзендәге кыюсызлыкны бетереп, катлаулы тормышны тулы канлы итеп гәүдәләндергән зур күләмле шигъри әсәрләр язарга керешергә кирәк. Яшь шагыйрь Роберт Әхмәтжановның поэзиябезгә килү юлы кыен һәм сикәлтәле булды. Шунысы сөенечле: ул инде поэзиядә үз сукмагын төсмерли башлады. Аның әсәрләре торган саен конкретрак характер ала, заманыбыз героикасы һәм романтикасы аның шигырьләрендә органик берләшә бара, шәхси нитим хисләр урынын кыюрак рәвештә киң гомумиләштерү һәм социаль күренешләр ала бара. Ләкин яшь һәм талантлы шагыйрьгә шигъри осталыгын камилләштерү өчен күп эшләргә, тормышны тирәнтен өйрәнергә, үзенең социаль-политик кругозо- рын киңәйтергә кирәк әле. Шул чагында гына ул шагыйрь буларак формалашып җитәр. Поэзиябезнең казанышлары турында күп сөйләргә мөмкин. Ләкин шуны да әйтергә кирәк: поэзиябезнең еракка яңгырарлык тулы тавыш алуга ирешкәне юк әле, чорыбыз* ның героик симфониясен ул тиешле югарылыкта чагылдыра алмый әле. Соңгы елларда язылган уннан артык поэма арасыннан берсе дә совет әдәбиятында вакыйга булып исәп ләнерлек түгел. Аларда поэтик ачышлар, тирән философик гомумиләштерүләр һәм уйланулар аз, кип сулыш, иҗади яңгыраш, киң иҗади колач җитешми. Тормыш күренешләрен җитәрлек белмәүләре аркасында шагыйрьләребез әсәрләрендә бертөрлелек сизелә, алариың күбесендә драматик, уңышсыз мәхәббәт 3УР Урын биләп тора. Татар поэзиясенең традициясе зур, ул Г. Тукай, М. Җәлил, һ. Такташ һәм Ф. Кәрим кебек бөек шагыйрьләр исеме белән бәйләнгән. Бу традицияләр, тормыш һәм халкыбыз поэзиябезнең үсеш дәрәҗәсен чын сәнгать югарылыгына күтәрүне таләп итә. Соңгы вакытларда әдәби тәнкыйть шактый активлашты. Танылган олы буын тәнкыйтьчеләр белән рәттән И. Нуруллин, 3. Мәҗитов, Н. Юзиев, Р. Мостафин, Ф. Мусин һ. б. лар кебек яшь тәнкыйтьчеләр дә үз сүзләрен кыю әйтәләр. Алар әдәбиятка үзләре белән яңа фикерләр, темпераментлылык, әдәби процессны киң итеп гомумиләштерергә омтылыш һәм әдәбиятыбызның һәрьяклап үсеше турында кайгыртучылык алып килделәр. Соңгы ике ел эчендә әдәбиятыбызның аерым проблемаларына карата күп кенә китаплар, монографияләр, теоретик эзләнүләр барлыкка килде. Аерым жанрларның үсеш юлы тирәнтен өй. рәнелә, татар совет әдәбияты буенча җитди коллектив хезмәт әзерләнде һәм ул нәшриятка кабул ителде, күренекле язучыл арыбыз турында кызыклы гына китаплар дөньяга чыкты. Болар барысы да, әлбәттә, яхшы. Шулай да әле без әдәби тәнкыйть җәмәгатьчелек, әдәби процессның үз үсеш юлы куйган барлык таләпләргә җавап бирә дип әйтә алмыйбыз. Иң элек, тәнкыйтьчеләребез әдәби процессны систематик һәм планлы төстә, җитәрлек фәиии-тео- ретик тирәнлек белән анализламыйлар. Безнең тәнкыйтьчеләр һәм сәнгать белгечләре сәнгать төрләре арасындагы үзара бәйләнешне һәм, бигрәк тә, илебез халыклары әдәбиятлары һәм сәнгатьләренең үзара йогынтысы һәм баюы процессын аз өйрәнәләр. Бездә тәнкыйтьчеләрнең, әдәбият, сәнгать, музыка белгечләренең комплекслы тикшеренүләре юк. Бу мөһим бурычларны хәл итү өчен язучылар һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институты, Казан дәүләт университеты, педагогия институты фәнни эшчеләренең омтылышларын берләштерергә, тел, әдәбият һәм тарих институтының координация ролен көчәйтергә кирәк. Хәзерге үсеш чорында безнең әдәбиятыбыз алдына Коммунистлар партиясе һәм халык куйган төп таләп шул: совет халкының күпкырлы һәм бай тормыш мөнәсәбәтләре белән бәйләнешне ныгыту, чынбарлыгыбызны дөрес һәм югары художестволы итеп сурәтләү, яңаны, чын коммунистик мөнәсәбәтләрне рухландыргыч һәм ачык гәүдәләндерү һәм җәмгыятьнең алга таба хәрәкәтенә комачаулаучы барлык нәр. сәне фаш итү. Безнең язучылар партиянең бу таләбен даими истә тотарга һәм тормышның төп магистральләрендә иҗади эзләнүләр алып барырга, тормышны, андагы кискен конфликтларны һәм драматик ситуацияләрне социалистик төзелешнең көндәлек вакыйгаларын, кыенлыклар белән көрәшне, җиңү шатлыгын бөтен тулылыгы белән сурәтләргә тиешләр. Республикабызның язучылар оешмасы һәм бөтен җәмәгатьчелек алдында һич кичектерергә ярамый торган бурыч — поэзиябезне күп милләтле совет әдәбиятының зур орбитасына чыгару, аны төрле милләтләрнең миллионнарча укучылары өчен аңлаешлы һәм якын иттерү, аның яшәеш һәм философик нигезен тирәнәйтү бурычы тора.. Драматурглар, театрлар, Язучылар союзы правлениесе һәм республиканың Культура министрлыгы бергәләшеп якын арада драматургиябезне артталыктан чыгарырга тиешләр. Бездә талантлы яшь драматурглар юк дип исәпләүчеләр хаклы түгел. Алар бар, ләкин алар белән Язучылар союзы правлениесе, аның драматурглар секциясе, театрлар җитәрлек эшләмиләр. Яшь драматурглар өчен семинарлар оештыру гына җитми, алар белән индивидуаль эш алып барырга кирәк. Без хәзер тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре алдына югарырак идеяэстетик бурычлар да куя алабыз. Әдәби тормышыбыз фактларын һәм күренешләрен даими гомумиләштерү, язучыларыбызның яңа китапларын пропагандалау, аларга бәя бирү белән бергә, тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре әдәби иҗат эшенең киләчәгенә дә тирән разведка ясарга, әдәби үсеш пере- спсктиваларын күрсәтергә тиешләр. Татар әдәбияты рамкаларын һәрьяклап киңәйтергә, башка тугандаш әдәбиятлар белән, беренче чиратта бөек рус әдәбияты белән, аның идея-эстетик һәм художество бәйләнешен үстерергә, аның интернациональ нигезен ныгытырга, милли чикләнгәнлек калдыкларына каршы чыгарга кирәк. Язучыларны совет чынбарлыгын берьяклы сурәтләүдән, җитешсезлекләрне тәнкыйть итүне бары тик күңел төшенкелеге генә тудырырга сәләтле критиканлык белән алыштырудан кисәтергә кирәк. Тормыш күренешләрен аңлы рәвештә тарайтырга, аның бары тик негатив якларын гына сурәтләргә, үзенең безелдәвек, чәпченүен, тор- . мышыбызда иң төп тенденцияләрне күрә һәм чагылдыра белмәвен «новаторлык омтылышы» итеп күрсәтергә тырышучы язучылар иҗади' уңышка ирешә һәм халык арасында дан казана алмый. Республикабыз язучылары алдын, да, сәнгатьнең барлык отрядлары алдында Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгы, В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу, Татарстан республикасы төзелүгә 50 ел тулу даталарын бәйрәм итүгә әзерлек уңае белән зур бурычлар тора. Без зур полотноларда татар халкының совет халыкларының бердәм семьясында коммунистик киләчәк өчен батыр көрәшен ачык художество бизәкләре белән сурәтләргә, республикабызның художестволы тарихын тудырырга, прозада, поэзиядә, драматургиядә, кинода, сәхнәдә, музыкада һәм сынлы сәнгатьтә Октябрь һәм Бөек Ватан сугышы геройларының, •революционерларның, культура эшлеклеләренең, производство алдынгыларының, галимнәрнең һәм интеллигенциянең тулы канлы образларын гәүдәләндерергә тиешбез. Безгә татар һәм рус телләрендә татар һәм совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләрен, классиклар һәм хәзерге күренекле язучыларның әсәрләрем бастырып чыгару эшен тагы да интенсивлаштырырга кирәк. Алда торган күренекле даталарга әзерлек уңае белән Язучылар союзы правлениесеиә, Татарстан китап нәшрияты, ТАССР Министрлар Советы каршындагы матбугат идарәсе һәм Культура министрлыгы белән берлектә, тнрәнтеи уйлап конкрет план төзергә кирәк. Бергәләшеп әдәбият әсәрләрен пропагандалауны, аеруча китап сәүдәсен, яхшыртырга кирәк. Бу бурычларны Язучылар союзы правлениесеиең һәм партия оешмасының оештыру һәм иҗади эшчәнлеген бик нык яхшырткан шартларда гына уңышлы итеп тормышка ашырырга мөмкин. Алар идея-ижат мәсьәләләренә, язучылар арасында тәрбия эшен камилләштерүгә, марксистик-ленинчыл теорияне өйрәнүгә даими игътибар юнәлтеп торырга тиешләр. Иҗади союзлар белән җитәкчелек итүдә коллектив башлангычны ныгытканда гына, идея-иҗади тормышның актуаль проблемаларына карата эшлекле һәм нәтиҗәле дискуссияләр оештырганда гына бу бурычларны уңышлы башкарып була. Язучылар союзында һәм башка иҗат союзларында принципиаль иҗади таләпчәнлек, чын талантлы, яңа әйберләрне дусларча яклау атмосферасы булырга, аларда әһәмиятле идея-иҗади мәсьәләләр нәтиҗәле чишелеш табарга тиеш. Совет җәмәгатьчелеге, халкыбыз язучылардан заманыбыз турында рухландыргыч, чын-чынлап партияле, югары художестволы әсәрләр, халыкның фикерләрен һәм омтылышларын гәүдәләндергән әсәрләр,’ кешеләргә үз-үзләрен һәм хәзерге заманны яхшырак аңларга ярдәм итәрлек әсәрләр көтә. 154 Язучылар заманыбызның художник алдына, аның идея позицияләре, эстетик дәрәҗәсе, белеме алдына югары таләпләр куюын истән чыгармаска, үзләре өстендә даими һәм ныклап эшләргә, тормышны философик гомумиләштерү, образларны тирәнтен психологик анализлау методларын үзләштерергә, үзләренең иҗтимагыйполитик активлыкларын күтәрергә тиешләр. Коммунистлар партиясенең, совет хөкүмәтенең художество иҗатының һәрьяклап чәчәк атуы турында леМ. Тутаев • i нинчыл кайгыртуы язучылар эшен- ' дә рухландыргыч һәм канатландыр1 гыч момент булып тора. Партиябез һәм хөкүмәтебез әдипләребезне цҗат иткән әсәрләренә, коммунизм идеяләренә бирелгәнлекләренэ карап бәяли, талантларга карата сак һәм кайгыртучаи эш итә. Без зур совет язучылары армиясе, нең Татарстан отряды үзенең коммунизм төзүче бөек совет халкына лаек яңа, әһәмиятле әсәрләре белән җәмәгатьчелегебезне киләчәктә дә шатландырыр дип ышанабыз.