Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Бер кызга Талпынып торган чагың да Тупырдап торган чагың. Гармун булса-булмаса да Тыпырдап торган чагың. Язгы кояш кебек балкып Нурланып торган чагың. Күңелдә үзеңнән-үзең Җырланып торган чагың. Йоклаган йөрәкләрне дә Уята торган чагың, Бар дөньяны оныттырып Уйлата торган чагың. Булмаган шатлыкларны да Бар итә торган чагың, Гомергә сөеп туймаслык Яр итә торган чагың! Кара күзле бер кыз бар иде... Кара күзле бер кыз бар иде; Кара толымнары — тезеннән. Моңа хәтле аның турында Сөйләмичә ничек түзелгән?.. Матурланды бигрәк ул елны, Бигрәк чәчәк атты ул кышта. Тик егетләр генә күрмәде, Алар ул чак бар да сугышта... Кара күзле бер кыз бар иде; Фермадан ул • кайтып кермәде. Терлекләрне яхшы карады, Үзен генә карый белмәде... Кышы бигрәк салкын булды шул, Алды җирне шактый тирәннән. Алмагачлар, алмагачлар да Үлде ул кыш салкын тигәннән... ...Кара күзле бер кыз бар иде... Авылдашым минем, Хәдичә. Истә һаман яп-яшь көенчә, Түзәлмәдем сөйләп бирмичә. Эт тормышы Бер кечекне кырыс хуҗа Куйды бәйгә: — Тик йөргәнче, мал-мөлкәтне Сакла, әйдә! Өстерәлә маэмай җирдә Туше белән, Өзмәк булып, чылбыр чәйни Теше белән. Нәрсә генә салмасыннар Табагына, Көннәр буе берни капмый Тамагына. Шыншып елый, тыпырчына һәм җилкенә, Ычкынмакчы, китмәнче ул Үз иркенә. Айлар үтте, акбай һаман Булды бәйдә. Әйтте хуҗа: — Бер иректә Уйна, әйдә! Чылбыр төште, капка да бит Ачык тора. Тик эт никтер кымшанмыйча Басып тора. Суккач кына кинәт чыгып Атылды ул, Авыр чылбыр сөйрәүләрдән Котылды ул. Күр, иректә ничек уйный, Ничек чаба! Ә бераздан борылды ул Өйгә таба. Кайтып керде юртып кына, Елгыр гына, Юашланып килеп ятты... Чылбырына. Җенем сөйми шушы маэмай Ишеләрне — Күнелләре бәйгә күнгән Кешеләрне! Мәхәббәтемә Үләрмен мин болытлы бер көнне— Күңелләрем шулай сизенә. Мнң яшәсен дисәк—кояш чыгар, Илһамымны уят тиз генә. Коткаралсаң, тик син коткарырсың, Врач халкы моны белми ул: Кояш барда илһам якын йөри, Илһам барда шагыйрь үлми ул! е Останкино >, синек гүзәллегең— Тиңсез хезмәт, илһам җимеше. Чын бәхетле кеше иҗатына һәр останың монда тиң эше. Ә бит баксаң, шушы рәссамнарның Алынмаган күпме үче бар... Сәнгатьнең шул, әйе, коллыкны да Оныттыра торган көче бар! Озын саплы нәни чүкеч белән Тәгәрмәчкә сугып ала да, Врач кебек тыңлап йөрн берәү Поезд туктап торган арада. Син вагонда, күрмисең дә аны, Сөйләшәсең җыен юк-барны. Ә мазутка баткан кеше сине һәлакәттән ничә коткарды!.. Әле генә җырлап чыккан артист Үксеп җылый, йөзен качырып: — Элек ничек яраталар иде! Хәзер — көләләр... — ди, ачынып. Син халыкка үпкәләмә, туган, Мондый хәлдә булмый нишләп тә— Җырчыларын шулай сайлый-сайлый Җырларын ул мәңге яшәтә. Мәхәббәткә сусап йөргән чакта Чишмәсенә килеп юлыктым. Иотылып-йотылып эчтем хисләрне, Бар дөньямны шулчак оныттым. ’ Мәскәүдә крепостнойлар музее. Кайнар чүлдә калган юлаучыга Бик ихтимал минем охшавым — Эчкән саен эчәм, һич басылмый, Арта гына бара сусавым! 9 Су читенә тошсп чишенә кыз, Җәлеп ител бетен халыкны; Авыз ачып кала барлык ирләр: — Биргән икән ходай байлыкны! Сокланып һәм кызыгып караучыны Әле бик күп күрерсең, иркәм. Япа-ялгыз шушы гүзәллекне Ничек саклап йөрерсең икән?! ® Сугышка дип чыгып киткән иргә Кайтыр юллар булу икеле. Ирләр халкы каты күңелле шул, Һич уйлап та бирми шикелле; Соңгы тапкыр таныш урамнарны Күкрәк киереп урап йөргәннәр, Тыптын үтсәк ялгыш җыларбыз дип, Сузып-сузып җырлап йөргәннәр. Шәһәрләрдән, шигырьләрдән арып Арыш кырына кайтып егылдым. Офыкларда рәшә уйнагандай, Күзләремә яшьләр тыгылды... Сез шагыйрьдән бүген җыр көтмәгез, Үзе өчен генә моңлансын; Үзе өчен генә бер җырласын, Арышларын кочып җыласын... © Күзләреңдәй кара карлыганнар... Иренеңдәй чия өлгергән. Битләреңдәй яна алмалар да, Китмәс идем моннан мин бер дә. Бакчагызда йөрттең, сыйладың син; Тәме булып ул як җиренең Күңелемдә калды тере чия — Унсигез ел пешкән иренең!.. Күңел бит ул күндәм юртак түгел, Бәйләп куеп булмый казыкка; Күгәрчен дә түгел, алданмый ул Кызыктырып сипкән азыкка. Сөйгәнеңне саклап койма тотма, Эзләмә син андый хәйләсен — Азык булсын кайнар сөю хисең, Йөрәгеңә аны бәйлә син! • Мең аерылу бар йөрәктә, Мең кавышу бар йөрәктә. Дәшмн йөргән мең кешенең Мең тавышы бар йөрәктә. Сыеныйм дигән күңелләргә йөрәгемдә мең урын бар; Чикләмәгез йөрәгемне, Мең язмышка мең җырым бар! Иңнән төште кышкы авыр кием — Никадәрле артык йөк булган! Ертык тундай кырда кар бар иде, Төнге яңгыр белән юылган. Ермакларда гына калган инде Кыш бабайның толып җиңнәре. Уҗымнарны аңлыйм, минем кебек Җиңеләеп калган иңнәре... Бир син борчу, бир син кайгы, Бир, хәвефле юл бир син, «Эһ»тә итмәм, үтәрмен мин Бәлаләрнең һәрберсен. Батмамын мин, калкырмын мин Атсаң да кая гына — Тик кагылма, «илһам» дигән Тылсымлы таягыма! Юллар Кеше җирдә бик күп юллар күрә, Шул юлларда җуя тынгысын; Күрми бары үткән юлларының Беренчесен һәм иң соңгысын... Нәсыйхәт Үлгәннәрнең Каберен бел, Исәннәрнең Кадерен бел! Аклану «Үлем турында хәзердән Язма!» дисең, тиктомал. Үлгәннән соң шигырьләрне Язалмавым ихтимал!.. Ә кайчакта Күп вакытта, ялгыз калганда да «Мин ялгыз...» дкп тормыйм кайгырып. Ә кайчакта, Кешеләргә бәрелеп, Ялгызлыктан йөрим каңгырып... Килмим дидем... Килмим дидем, тагын килдем сиңа... Гаҗәпләнер урын юк монда — Куркытса да гел үзенә тарта, Шундый бер көч бар шул упкында... Киңәш Ип яхшы киңәшчене син Эзләмә әллә каян, Үз акылына ышан да, Үз йөрәгеңә таян! Музейдагы рәсемгә йөзләрчә ел, Кызның сурәтенә Караган бер кеше соклана, Ул буген дә әле гашыйк итә — Шундый наз һәм яшьлек саклана... Мин дә торам аның каршысында; Тоям кебек хәтта сулышын, Рәссам монда салган мәхәббәтен, Йөрәгенең биргән җылысын. ... Шомырт кара тере күзләрендә Сөю бәхете, шатлык, ямь генә. Онытылса да барлык аллаларың, Бу гүзәллек яшәр мәңгегә!