Логотип Казан Утлары
Мәкаль

КЫРГЫЗ МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ

Гадел була белмәсәң, дөреслек табалмассың. Дошманнан ерак йөрүдән, аның серен белү яхшы. АКЫЛЛЫ — утка, юләр казанга карар. Ярканатның көндез күрмәвенә кояш гаепле түгел. Ташлы рауны яңгыр ишә, з кешене яла боза. Энең авыртса — авызыңны күзең авыртса — кулларыңны тый. Ике дөя бәрелешкәндә чебеннәр кысылып үлә. Үзе чүлдә булса да, бака күзе күлгә карый. Күзсезләр белән күреш, юләр белән очрашма. Халык дигән зур нәрсә изге булып калачак, халыктан аерылучы мәңгегә югагачак. Туры агач янында кәкре агач төз ятмас. Дөягә атланса да, яман затны эт тешләр. Таныш дошманга төзрәк атасың. Ат кадерен белмәсәң, юлда я$әяү йөрерсең, аш кадерен белергә ризыксыз ел өйрәтер. Авылны җанҗал боза, дуслыкны — намуссызлык. Пошмас оңанлы кешеләр су эчеп тә симерә. Чамасыз картайган бөркет тычкан аулар. Тилергән эт. иясен талар. Батырларны көрәш дуслаштыра. Сугыш аты яуда кирәк, ә аргамак көн дә кирәк. Батманлап кергән авыру, мыскаллап кына чыга. Сырхау уза, гадәт кала. Ятып торган корсакка тары өйрәсе дә жәл. Дусларча шаяр