Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ

 Я шау рәхәт, яшәү күңелле, Сагыныр кешең булса дөньяда, Тойгыларың булса өр-яңа, Дәртең булса озын гомерле. Яшәү матур, яшәү сөйкемле, Сүрелмәсә яшьлек чәчәгең, Кирәк булса синең яшәвең Дусларыңа һава шикелле. Яшәү ямьле йөргән юлында Алмагачлар үсеп калсалар, Яңа яшьләр җырлап барсалар Синең өлкән эшең турында. Яшәү рәхәт, яшәү шатлыклы, Тойгыларың булса өр-яңа, Нур калдырсаң иркен дөньяга, Яшәү бөек, яшәү данлыклы. Язгы җилләр чиртә тәрәзәмне, Дәшкән кебек болын түренә; Ни өчендер җилкенәм мнн язын, Төшенәлмим шуның серенә. Саф зәңгәрлек күкне чолгап алган, Саф яшеллек җирне каплаган; Мнн күкләргә гашыйк, җиргә гашыйк, Илнең ямен күреп шатланам. Уйларымның йомшак мендәренә, Хисләр ташкынына баш куям; Олы юлын күреп җылы язның Ярсу дулкын төсле ашкынам. Мнн ашкынам бәхет кыйбласына, Хыял тауларына үрлим мин; Өмет бишегендә тирбәлүдән Татлы нәрсә барын белмим мин. Яз килгәндә яфрак яра таллар, Яз көннәрен таллар яраталар. Мин яратам, иркәм, көлүеңне, Күңелемне назлый белүеңне. Әй авылым, җәйләр килгән саен Әрәмәңдә кошлар сайрыйлар; Өйләреңнең ачык тәрәзләре Идел көзгесенә карыйлар. Иргә белән миләш яфрагында Җемелдиләр көмеш сәйләннәр; Тнрә-якта серле урманнарың Яшел колачларын җәйгәннәр. Төшләремә керә басуларың, Серкәләнгән чагы игеннең; Туган ааылым, син бит иң кадерле Бер кисәге баек илемнең. Гаҗәп матур сихри сурәтеңә Карап торыр идем туйганчы, Чәчәкләрнең йомшак ястыгында Аунар идем күңелем булганчы. Бормалы юлларда зәңгәр кич ял итә. Еракта җемелдәп ут яна. Тмнгысыз дулкынның түшенә баш куеп, Көмеш ай тирбәлә елгада. Шомыртлар йоклыйлар һәм төштә талларга Ниндидер серләрен сөйлиләр. Коелган яфраклар бер нәрсә сизмиләр, Йоклыйлар, хәтта тош күрмиләр. Тик былбыл моңлана төн буе йокысыз, Ул гашыйк иң нәфис бер гөлгә; Иркәли белгәнгә кыргый да буйсына... Назлы гөл хисләргә бирелә. Түрендә бакчаның чибәр кыз утыра, Бер гөлгә карый ул, бер юлга; Ә юлда егете гармунын сыздыра, Булышкан шикелле былбылга. Егет тә, былбыл да сагына сөйгәнен, «Яр!» диеп кем генә өзелмәс? Егеткә һәм моңлы былбылга бүген дә йокларга ахрысы җай килмәс... Әй авылым, җәйләр килгән саен Әрәмәңдә кошлар сайрыйлар; Өйләреңнең ачык тәрәзләре Идел көзгесенә карыйлар. Иртә белән миләш яфрагында Җемелдиләр көмеш сәйләннәр; Тирә-якта серле урманнарың Яшел колачларын җәйгәннәр. Төшләремә керә басуларың, Серкәләнгән чагы игеннең; Туган авылым, син бит иң кадерле Бер кисәге бөек илемнең. Гаҗәп матур сихри сурәтеңә Карап торыр идем туйганчы, Чәчәкләрнең йомшак ястыгында Аунар идем күңелем булганчы. Бормалы юлларда зәңгәр кич ял итә. Еракта җемелдәп ут яна. Тпнгысыз дулкынның түшенә баш куеп, Көмеш ай тирбәлә елгада. Шомыртлар йоклыйлар һәм төштә талларга Ниндидер серләрен сөйлиләр. Коелган яфраклар бер нәрсә сизмиләр, Йоклыйлар, хәтта төш күрмиләр. Тик былбыл моңлана төн буе йокысыз, Ул гашыйк иң нәфис бер гөлгә; Иркәли белгәнгә кыргый да буйсына... Назлы гөл хисләргә бирелә. Түрендә бакчаның чибәр кыз утыра, Бер голгә карый ул, бер юлга; Ә юлда егете гармунын сыздыра, Булышкан шикелле былбылга. Егет тә, былбыл да сагына сөйгәнен, «Яр!» диеп кем генә өзелмәс? Егеткә һәм моңлы былбылга бүген дә йокларга ахрысы җай килмәс...