Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЕРИМ ҖАМАНАКЛЫГА 60 ЯШЬ

Керим Решид улы Җаманаклы (Решидов) 1905 елның 21 нче январенда, Кырымның Евпатория өязе Җаманаклы авылында, игенче гаиләсендә туа. Ул авыл мәктәбен тәмамлап, 1924 нче елда педагогия техникумында укый. Соңыннан авылда укытучы булып эшли. Симферополь педагогия институтының тел һәм әдәбият бүлеген 1936 нчы елда тәмамлагач, шунда ук аспирантурада укый. 1936 нчы елда Казан педагогия институтында кандидатлык диссертациясе яклый. Шул елдан бирле төрле институтларда гыйльми һәм педагогик эшләр алып бара. 1945 нче елдан бүгенге көнгә кадәр Алабуга дәүләт педагогия институтында рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы җитәкчесе булып эшли. Керим Җаманаклының беренче шигырьләре 1925 нче елда, «Яшь куәт» исемле яшьләр газетасында һәм башка газета-журиалларда басыла башлый. 1927 нче елда, Бакчасарайда, «Азатлык җырлары» исемле беренче шигырьләр җыентыгы китап булып чыга. Аннан бер-бер артлы: «Балаларга Ленин турында», «Ана җыры» китаплары һәм башка әсәрләр барлыкка киләләр. Керим Җаманаклы татар халык фольклорын җыюда да күп хезмәт күрсәтә, «Чыңлар һәм манеләр» («Әйтешләр һәм бию җырлары» ике китап), «Бәхетле халыкның шат җырлары», «Маселляр» («Хикәятләр», ике том) — бу әсәрләрдә бай халык әдәбиятының гүзәл үрнәкләре тупланган. Аларны төзүче-автор төрле елларда матбугатта бастырып чыгара. Керим Җаманаклы 1941 нче елда Ватан сугышында, хәрәкәттәге армиядә алгы сызыкта була. Фронт газеталарында шигырьләре, очерклары белән катнаша. Түбәндә без юбилярның яңа шигырьләрен урнаштырабыз. Диңгез буенда Ак>-Дагдан ерак түгел Үсә ялгыз бер кипарис. Ул нидер әйтергә тели, Гүя борчый тирән бер хис. Диңгезнең дә хәле шундый, Тыңгы белми зур дулкыннар. Дулкыннарның тавышында Тирән моң бар, тирән сер бар. Ә кипарис гади түгел,™ Боек Пушкин дусты аның; Айлы тәндә, күләгәдә Җырлаган ул диңгез валын. «Тантаналы матурлык» дип Мактаган ул дулкыннарны. Йөрәгендә мәңге калган Монда туган ялкыннары. Кырым, Кырым, җирләреңне Яулар таптап килгән монда: Немец фашистлары йөргән,— Балта тотып кулларына. Муса башын кискән балта Кипариска да селтәнгән, Селтәнгән — кисә алмаган, Һәм кипарис исән калган. Саклый аны бар күңелләр, Шагыйрь истәлеге итеп. Диңгез шаулый, дулкыннарга Карал торам исем китеп. Һич җиңелмәс, мәңге үлмәс Шигърият, акыл дөньясы; Кипариста, дулкыннарда Чыңлый яшәү симфониясе! ҺӘЙКӘЛ янында Үзенең туган шоһәрс Алупклда нхс тапкыр Советлар Союзы Герое очуны Әхмәтхан Солтанга куелган һәйкәлгә карап. Батырлыкның аңың булмый кабере,— Үлмәс булып килә дөньяга. Тирән хисләр белән дулкынланып Җырлар язам бүген мин аңа. Кара диңгез киңлегенә карап Үткен күзләр горур текәлгән, Таулар аны үзенә тиңдәш итеп Чал башларын биек күтәргән. Шоңкар лачын үскән илдә үскән Минем көчле, батыр Солтаным,— Покрышкиннар нәселдәше булган Лачыннарны биргән Ватаным! Горурланып карыйм сиңа, батыр, Биек таулар белән мин бергә; Батырлыкның аның булмый кабере, — Ул үлемсез гомер-гомергә!