Каләме очлы, хыялы бай аның
Еллары гасырларга тиң булган чорыбызда язучылар арасында бер генә тармакта кысылып иҗат итүче яки. уңга-сулга карамыйча, тар сукмак буйлап кына атлап баручыны табуы кыен. «Язучы» дигән хөрмәтле исемгә лаек булган һәр кеше, заман сулышын нык тоеп, колачын киң җәеп иҗат итәргә омтыла. Иҗатының күп кырлылыгы белән әдәбият бакчабызда үзенә аерым бер урын тоткан Абдулла Әхмәт—әнә шундый- язучыларның берсе. Ул — язучы да, журналист та. Ул — хикәяче дә, драматург та.. Ул — зурлар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итүче. Ул — педагог та, редактор да. Аның тормыш юлы, иҗади сукмагы шундый. Абдулла Әхмәт 1305 елда Курган өлкәсе Зверный авылында урта хәлле крестьян- семьясында туа. Аның яшьлеге Октябрь революциясенең дулкыннары шаулап каран- гы авыл почмакларына да бәреп кергән көннәргә туры килә. Әле төпле белеме дә булмаган авыл малае Абдулла, әнә шул революцион дулкынга ияреп, шау-шулы якты дөньяга килеп керә. Әйткәнемчә, белеме дә, көрәш тәҗрибәсе дә булмаган Абдулла кояшка үрелә, революция биргән зур мөмкинлекләрдән файдаланып, алга омтыла. Ләкин бу давыллы юлда аумый тотынып бару өчен белем кирәк. Яшүсмер Абдулла моны яхшы анлый. Хәзергә кадәр әтисе хуҗалыгында җир сөреп, урак урыл йөргән Абдулла, җиң сызганып укырга керешә. Маңгай тирләре юкка таммый, ул, совет-партия мәктәпләрендә укып, төрле курслар үтеп, авылга канатланып кайта. Балалар йортында тәрбияче, аннары уку йорты мөдире булып эшли. Менә шул көннәрдә Уралда чыга торган «Социализм голы» газетасына хәбәрләр яза башлый. Булачак һәр язучы шикелле үк, үзенең беренче хәбәре «ташка» басылып чыккач, Абдулла да канатланып китә һәм редакциягә бер-бер артлы авыл хәбәрләрен яудырырга керешә. Шулай итеп ул, урта гына буйлы, шаян күзле авыл малае, «Селькор Абдул»га (җыелышларда аны шулай атыйлар) әйләнә. Озак та үтми (1925 елда) селькор Абдулны Свердловскига чакырып алалар да «Сабан Һәм чукеч» газетасына әдәби сотрудник итеп билгелиләр. Ул вакытта бу газетада мәрхүм Нәкыйп Бәхтияров һәм язучы Идрис Туктаровлар да эшли. Шулар- йогынтысында комсомол Абдулла очерклар, вак-вак хикәяләр яза башлый. Бу инде- аның иҗат эшендә үзеиә күрә икенче баскычка күтәрелү була. 1931 ел яшь язучы Абдулла Әхмәт өчен бик истәлекле булып кала: Мәскәүдәге Центриздат аның «Кара баганалар» исемле беренче китабын басып чыгара. Куен кесәсенә дә сыярлык булган бу «беренче карлыгач» селькор Абдулны язучы Абдулла Әхмәткә әйләндерә. Ләкин язучының әдәби эштә тәҗрибәсе дә юк, белем ягы да чамалы була әле. Язучы бу китапчыгында, әдәби образларны конкретлаштырып, телгә алынган авыл кулакларын үз исемнәре белән атый. Китапны укыган сыйнфый дошман калдыкларының ачулары кабара, яшь авторга каршы йодрыклар тейнәлә. Ләкин бу вакытта инде Абдулладан җилләр исә: туган авылыннан еракка, шәһәргә күчеп китә ул. 1932 елда Абдулланың «Донья гиганты һәм аның каһарманнары» исемле икенче кнтабы — очерклар җыентыгы басылып чыга. Ул җыентыгында автор Магнитогорск металлургия комбинаты төзелешен, аның хезмәт батырларын сурәтли. Бу хезмәт авторның эре промышленность тармагында мактаулы өш алып барган алдынгы совет кешеләре белән тирән кызыксынуын күрсәтә. 1 Язучы тагып да зуррак әсәрләр иҗат итәргә омтыла, ләкин ул үзендә әле һаман да белем хәзинәсе ярлы булуын сизенә, ничек кенә булса да югары белем алырга тели. ' Менә шул теләк белән ул 1932 елда Казанга күчеп килә һәм Педагогия институтына укырга керә. Зур культура үзәге булган Казанга килү белән, Абдулланың иҗат чишмәсе тагын да көчәеп ага башлый. Ул укый да, төн йокламый иҗат та итә. Ул вакытта балалар язучысы Абдулла Алиш «Техника» журналында эшли иде. А. Әхмәт аның белән очрашып, дуслашып китә, бу якынлык тора-бара иҗади дуслыкка әйләнә. Алар, бергәләп, балалар өчен сәхнә әсәрләре язарга керешәләр. Соңыннан башкорт теленә дә тәрҗемә ителгән «йолдыз» һәм колхозлашу чорын чагылдырган «Күршеләр» исемле пьесалар әнә шулай дөньяга килә. Сүз җаенда шуны да әйтергә кирәк: ике Абдулла икесе дә гаять таләпчән булалар, алар, үзара якын дус булуга карамастан, иҗат эшендә бер-берсен рәхимсез тәнкыйтьлиләр. Аерым-аерым эшләнгән әсәрләрен дә, басылып дөньяга чыкканчы, бергәләп укый торган булалар. Мондый тикшерүләргә язучы Гариф Галиев тә кушыла. Шулай өч дус, үзара якынлашып, бер- берсенең иҗатларын тикшерәләр. 1936 елда А. Әхмәт Педагогия янститутын тәмамлап, күптән хыялланып йөргән теләгенә ирешә — югары белем ала һәм «Совет әдәбияты» журналында әдәби сотрудник булып эшли башлый, шул ук вакытта хикәяләр дә яза. Тынгысыз йөрәкле язучы озак еллар эшләүне сорый торган роман жанрына тотынмый. Тормышта көн дә очрый торган әһәмиятле вакыйгаларны үз вакытында тотып ала да шуннан я хикәя, я әдәби очерк язып ташлый. Шуңа күрә аның һәр яңа әсәре заман сулышына тап килә торган була. Шул көннәрдә А. Әхмәт, Алиш белән бергәләп, эшче яшьләр театры өчен «Йөрәк ялкыны» исемле пьеса дй яза, ләкнн, театр ябылу сәбәпле, пьеса уйналмый һәм басылмый кала. Абдулла Әхмәт язучы гына түгел, педагог та. Ул Бөек Ватан сугышына кадәр музыка училищесында татар теле һәм әдәбияты укыта. Хәзер танылган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре — драматург Хәй Вахит, композиторлар Исмай Шәмсетдинов, Хөс- кул Вәлиуллин һәм җырчы Разия Тимерханованың да заманында А. Әхмәт биргән дәресләрне өйрәнгән кешеләр булуын искә алсак, язучының татар әдәбияты һәм сәнгатенә укучыларда тиешле мәхәббәт тәрбияли алган булуын күрү һнч тә читен булмас. Бөек Ватан сугышы башлангач, башка язучылар кебек үк, Абдулла да фронтка китә. Ике ел буе алгы сызыкта гади солдат булып хезмәт итә, дошман белән йөзгә йез килеп сугышып йөри. Шунда яраланып госпитальдә ятып чыккач, тагын фронтка китә. Бу юлы ул «Алга, дошман өстенә!» исемле фронт газетасында эшли һәм очерклар, хикәяләр иҗат итә. Язучының «Солдат хикәяләре» циклына кергән әсәрләрнең хубесе шунда иҗат ителгәннәр. Язучы, хәрби газета сотруднигы буларак, Польша. Германия туфракларын күп таптый. Фашистлар Германиясе тар-мар ителгәч, редакция белән Кытай-Манчжурия җирләренә барып чыга, анда «Суворовча кысрыклау» газетасында эшли. 1946 елда күкрәген орден һәм медальләр белән бизәп фронттан кайткач, Абдулла Әхмәт колачын тагып да киңрәк җәеп иҗат итәргә керешә. Башта Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты редакциясендә, аннан соң «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында редактор булып эшли. Сугыштан соңгы елларда Лбдулла Әхмәт проза һәм драматургия өлкәсендә күп эшли, балалар өчен хикәя һәм пьесалар яза. Бигрәк тә Татарстан җирләрендә табыла башлаган нефть байлыгы кызыксындыра аны. Язучы, каләмен кыстырып, республикабызның нефть исе килә торган почмакларына — Шөгер ягына чыгып китә. Әлмәттә, Лениногорскида була. Ул анда «кара май» эзләүчеләр белән очраша, алариың хезмәтләрен, көнкүрешләрен өйрәнә. Шулай Абдулланың, татар язучыларыннан беренче буларак, нефтьчеләр тормышын сурәтләгән «Кара алтын», «Яшәү көче» исемле китаплары, Бизмән тау тирәсендә нефть табылу күренешен чагылдырган «Серләр» һәм «Егет сүзе» исе.мле драма әсәрләре дөньяга килә. Татарстанда нефть эзләүчеләрнең героик хезмәтен чагылдырган «Серләр» пьесасы нефтьчеләр тормышын әдәбиятыбызда беренче башлап сурәтләве белән генә түгел, үзенең идея-художество дәрәҗәсе белән дә авторның иҗади үсешен күрсәткән бер әсәр булып тора. Язучы бу әсәрендә нефть эзләүчеләр арасындагы бәхәсләрне, шикләнүләрне, нефть барлыгына ышанмаучыларны җайлы итеп күз алдына бастыра. Пьеса Татар дәүләт академия театрында берничә сезон буе зур уңыш белән барды. Ул нефтьчеләр тормышын нык өйрәнеп, чынбарлыкка туры китереп иҗат ителүе белән тамашачыларны кызыксындыра алды. Абдулла Әхмәт иҗатына хас булганча, анда тамашачыларны елмайтырлык юмор да җитәрлек. Әсәрнең русчага да тәрҗемә ителеп басылуы аның шактый ук уңышлы булып чыгуын күрсәтсә кирәк. «Егет сүзе» әсәре дә нефтьчеләргә багышланган. Өч пәрдәлек бу комедия сугыштан соң нефть промышленностебызның бик нык үсеп барган көннәрен күрсәтә. Шундый җитдн темага комедия формасы бирү, әлбәттә, автор өчен җиңел эш түгел. Шулай да язучы нигездә аны җиңеп чыккан. Искелеккә ябышып яткан бораулау мастеры Зариф Сабитов белән коллектив арасында, колхоз белән нефтьчеләр арасында, Мөбарәк белән Маһинур, Зариф белән Мөбарәк һәм башкалар арасында булган мөнәсәбәтләр әсәрне җанландыралар, комедиядәге вакыйгаларны куерталар, тамашачыларның дикъкатен җәлеп итәләр. Нефтьчеләрнең патриотик хезмәтен чагылдырган әсәрләргә без хәзер көннән-көи байый барабыз. Бу темага яшь язучылар шактый әйбәт проза әсәрләре, әдәби очерклар. хәтта романнар да иҗат иттеләр. Ләкин А. Әхмәтне без бу өлкәдә башлангыч сукмаклар салучы итеп күз алдына китерәбез. Аның иҗат хезмәте әнә шул яктан да игътибарга лаеклы. Язучы Газиз Иделле А. Әхмәтнең 1964 елда басылып чыккан сайланма әсәрләренә язган кереш сүзендә «без аны «нефтьче язучы» дип тә тәкъдим итә алабыз», ди. ӘЙе, мин дә кушылам аңа. Ләкин Абдулла «нефтьче» язучы гына тугел. Ул—мәктәп балалары арасында матур-матур хикәяләре, яшь укучылар өчен язылган күңелле сәхнә әсәрләре белән бик нык танылган балалар язучысы да. Абдулла әле хәзер дә кечкенә дусларын онытмый. «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында аның юмор белән язылган кызыклы һәм тәрбияви яктан әһәмиятле хикәяләре әледән-әле басылып килә. Аның мәктәп һәм пионерлар тормышы белән таныш булуы, балаларның психологиясен яхшы төшенүе бу өлкәдә дә уңышлы гына әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Балалар өчен язган әсәрләре яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә, хезмәткә дәрт уятуда зур урын тота. Ул кечкенә иптәшләрен намуслы, турылыклы булырга өйрәтә. Аның мәктәп балалары өчен язган күп дистәләрчә хикәяләре, пьесалары әнә шундый идеяләргә хезмәт итәләр. 1948 елда «Мәктәп сәхнәсе», 1949 елда «Кечкенәләр өчен хикәяләр», 1959 елда <Учак янында», 1963 елда «Ауган багана янында» исеме белән чыккан җыентыкларында А. Әхмәтнең балаларга атап язылган 40 лап хикәясе тупланган. А. Әхмәт 1940 нчы елларда ук балалар өчен пьесалар иҗат итә башлый. Иң элек, халык әкиятләренә нигезләп, «Үги кыз»ын яза. Аның бу әсәре иң яхшы пьесаларга үткәрелгән конкурста уңай бәя ала һәм театрларда (шул исәптән Татар дәүләт академия театрында да) уйнала. Яшь тамашачылар аны бик яратып карыйлар. Үз вакытында бу әсәрне Муса Җәлил белән Гадел Кутуй да матбугатта мактап чыгалар. Менә шуннан башланып киткән иҗади эш нәтиҗәсендә, А. Әхмәтнең балалар өчен дистәләрчә пьесалары дөньяга килә. Алар арасында бигрәк тә актуаль темаларга оста итеп язылган «Иптәшләр белән», «Мәктәптә булган вакыйга», «Әнием гаебе», «Безнең абый» һәм «Камыр батыр» кебек әсәрләрне күрсәтергә мөмкин. Мәктәп балалары белән очрашулар үткәргәндә, А. Әхмәт үзенең чыгышларын гадәттә: — Мин фронтта Хуҗа Насретдин белән бер частьта хезмәт иткән идем, — дип башлый. Аның бу сүзләреннән зал шаркылдап келә, аннан соң, тып-тын калып, язучының заманга яраштырып тезелгән мәзәкләрен тыңлый башлый. Чыннан да, ул бик күп мәзәкләр белә; халык мәкальләрен туплый. Бу — язучының тагын үзенә күрә бер иҗат өлкәсе. 1938 елда ул, фольклорчы Хәмит иптәш Ярми белән бергәләшеп, «Халык иҗаты» җыентыгын бастырып чыгара. Аның 1948 елда басылган «Мәкальләр»ен, 19G2 елда чыккан «Хуҗа Насретдин мәзәкләр»ен укучылар бик җылы каршыладылар. Менә шундый күп кырлы иҗат кешесенә — СССР Язучылары союзы члены коммунист Абдулла Әхмәткә хәзер 60 яшь тулды. Узган гомергә борылып харасан, үкенерлек түгел. Гомернең зур өлеше илгә, халкыбызга иҗади хезмәт күрсәтү белән үткән. Китап шкафында тулы бер шүрлек алып торырлык китаплар иҗат ителгән. Санап китсәк, йөзгә якын хикәя, пьеса һәм әдәби очерклар мәйданга килгән. Бу — коммунист язучының үз халкына күрсәткән намуслы хезмәт җнмеше. Абдулла Әхмәт бу хезмәтләре белән масаймый. Ул, китаплар шүрлегенә карап: «Җигәр, артык көч түкмим, лаеклы ял итәргә вакыт мина!» — дип, иҗади йомгакның очык төйнәп куярга ашыкмый әле. Каләме очлы, хыялы бай. Ул үзендә бетмәс-төкәнмәс иҗади хезмәт көче сизә. Без аңа ышанабыз, ул әле тагын да матуррак, халкыбызга тагын да якынрак әсәрләр иҗат итәр. Язучының40 еллык иҗат бәйрәмендә без -әнә шундый матур теләкләр теләп калабыз.