Логотип Казан Утлары
Пьеса

АНЫҢ БЕЛӘН ГЕНӘ

КАТНАШАЛАР: Асия — сыер савучы. Шәүкәт — пионер. Г а р и ф ә — аналары. В а и я — балта остасы һәм шофер. М ө х л н с ә карчык. 1 ПӘРДӘ, 1 КҮРЕНЕШ Асияләр өе. Пөхтә итеп җыештырылган. Түр почмакта — радиоалгыч. Стенада — пыяла рам эчендә төрле фоторәсемнәр. Пәрдә ачылганда, бүлмәдә берәү дә юк. Пауза. Г а р и ф ә керә. Кулында газета - журналлар. Ул аларны берәм-берәм карап өстәлгә куя. Г а р и ф ә. Монсы әтиләренә килгән. Боларын кызым яздыра — комсомол гәзите, «Азат хатын», һи, улыма пионер гәзите дә килгән икән. (Радио сөйли башлый.) — Тыңлагыз, «Таң» колхозы радиоузелы тапшыруларын башлыйбыз. Сүз Закир бабайга бирелә. Ул «Алдар таз» әкиятен сөйләячәк. Гарифә. «Алдар таз» әкияте диме? Әкият сөйләп йөрмәсә, .ул карт җүләрнең фермасында эше юк микәнни. (Радионы туктата.) Әкият тыңлыйсы килеп тормый әле. Эч пошкан чак. (Стенадагы пыяла рам янына барып рәсемнәр карый. Бер рәсемне ала.) Нинди акыллы улым бар ие. Харап кына иттеләр үзен!.. (Яулык чите белән күз яшьләрен сөртә һәм рәсемне сөртеп үз урынына куя.) Асия кайтып керә. Асия. Әнкәй, сау бул! Гарифә (каушап). Ай алла, кая китәсең? Асия. Кияүгә. Гарифә. Бәрәкәт, кемгә? Асия. Күрше авылга. Гарифә. Михаила авылынамы? Асия. Әйе. Михайловкага. Г а р и ф ә. Авызыңнан җил алсын. Урыс авылына кияүгә баралармыни? Асия. Юк, кияүгә түгел. Сыер фермасын шунда күчерделәр. Фермаларны бер урынга туплыйлар. Г а р и ф ә. Алай гына булса да, урыс авылына җибәрергә бер дә күңел тартмый. Асия. Бәй, урыс дип. Алар да безнең колхозда ич. Гарифә. Юкны сөйләп йөрмә. Эшең әйбәт, килерең бар. Асия. Анда да әйбәт булыр, әнкәй. Гарифә. И кызым, бер дә генә күз алдымнан җибәрәсем килми шул үзеңне. ! Шул исемдәге өч пәрдәлек пьесадан өзек. Асия (әнисен килеп кочаклый). Әнием, мин болай да күз алдыңнан китмәм. Өйгә кайтып кунам ич. («Әниемнең җылы кочагы»ннан берничә ЮЛНЫ көйләп куя.) Гарифә. Кышларын төрле чак булыр шул. Асия (көзгегә карап килә, радионы көйләп җибәрә. Анда гармонъ- да уйнау ишетелә). Абау, нинди моңлы иттереп уйный! Гарифә. Әйе шул. Безнең авылныкылар уйнавы түгел бу!.. Абыең мәрхүм уйнавына охшый. Болай да күңелем нечкәреп тора ие. Асия (хәйләле елмаеп). Ай, кем уйный икән?!. (Акрын гына гар- моньга кушыла.) Гармонеңны уйныйсын, Үзең ниләр уйлыйсын?.. (Халыкка карап.) Мине генә уйласаң ярар иде! Гарифә Асиянең кинәт үзгәреп китүен сизеп, күзәтә. Янына килеп утыра. Башыннан сыйпый. Асия әнисенең күкрәгенә сыена. Гарифә. Ниләр уйлыйсың, дисеңме? Әллә (радиоалгычка карап) ул егетне беләсемме?.. Асия (елмаеп). Ул егетнеме?.. (Пауза.) ӘЛЛӘ тагы... Юк бугай. Гарифә. Белсәң дә гөнаһ түгел, кызым. Гомер дигәнең үтә дә китә. Әле кайчан гына син шушылай күкрәгемә башыңны куеп йоклап китә иең. Асия. Хәзер дә, әни, йокым килә. Гарифә. Йокла соң. Асия. Барасым бар шул... Гарифә. Әйттем мин сиңа. Шул кәнсәләреңдә генә утыр, дидем. Асия. И әни, бергә укыган иптәш кызларым да фермада булгач... Гарифә. Хәер, хәзер фермада эш җиңеләя шул инде. Асия. Акрынлап җиңеләя. Кәрим абый әйтә, тиздән «Елочка» кайтачак, ди. Аннары машина белән генә сава башлыйбыз. Гарифә. Сыерларыгызны машина саугач, үзегез ни генә эшләрсез икән соң? Р а д и о д а н._ Шул ук башкаруда рус халык көе «Манчжурия сопкаларында» көе уйнала. (Пауза. Тыңлыйлар.) Гарифә. Кара, кара, урысның да моңлы көе була икән. (Сандык актара башлый. Асия чигү чигәргә утыра.) Асия. Булмыйча ни!.. Нинди генә халыкның булмасын, алар моңы барлык халыкка аңлашыла; якын була. Ай, тагын да уйнатыр идем шул көйне! Гарифә. Бар, булмаса үзе белән сөйләш. Кичен үзебезгә кил, диген. Уйнавыңны әни дә яратты, диярсең, (Сандыктан чиккән сөлге ала, карый, елмая.) Асия. Ярый, барырмын, әни, әйтермен. Әни танышырга кушты, диярмен. Гарифә. Таныш. Тик юньле егет булсын да, әллә кая Себер ягына алып китә торган булмасын. Югыйсә, әллә кайлардан кайталар да, әллә кайларга алып китәләр үзегезне. Асия китәргә әзерләнә. Гарифә күз кырые белән аны күзәтеп тора. Әле генә бик арыдым дигән ие. Инде сызарга чамалый. Асия. Клубка, әнкәй. Үзең әйткәч, мин гармоньчы белән танышам. Тик соңыннан ачуланма гына. Гарифә. Бәлеш, ник ачуланыйм ди. Гомерең буе ялгыз кәкүк булмассың бит. Абыеңны көтеп торсаң, кияүсез калырсың. Менә бит, әйберләрең җитәрлек. Кызым, бу күлмәгең кияүгә зур булмас микән? Асия (карай, елмаеп). Бик таман булыр, әни. Гарифә (аптырап). Бәрәкәт, син аны беләсең дәменн инде? Асия. Белмичә. Гарифә. Ай алла, аны нигә безгә әйтми йөрисең! Асия. Менә хәзер шул егетне сиңа күрсәтергә алып кайтам бит инде. Г а р и ф ә. Ай алла! Өйне бераз җыештыру кирәк ие. (Кызу-кызу өй җыештырырга тотына.) Алайса, кызым, ул чигә торган яулыгыңны тизрәк бетер, Асия. Бетте инде. Менә исемен чигеп утырам. Гарифә. Бәрәкәт, ник әйтми утырасың аны! (Килеп карый.) «В» хәрефе чигелгән. Әһә, исеме «В» хәрефе белән башлана икән. Я, исемен әйт инде, кызым. А сия. И әни, үзе килгәч, үзе әйтер. Г а р и ф ә. «В». «В» булгач... «В» булгач... Ваһаптыр әле, я Вильдан- дыр — барлык җире килгәндер. (Әйберләрен сала-сала сөйли.) И кызым, элекке заманда кияүгә чыкканда бик зур бирнә хәзерләргә туры килә иде. Ярый, мин казан асыйм. Атаң да кайтыр... Син бәрәңге әрчи тор. Үзеңнең дә карының ачкандыр. Суга да барып кайтыйм. Асия. Әнкәй, мин су алып кайттым инде. Г а р и ф ә. И акыллым минем. Арыган килеш. Асия. Су китерү эшмени ул. (Өйне җыештыра башлый.) Гарифә чыга. Асия көзге янына бара, карана, чәчләрен рәтли. Асия. Карыным да ачмады. Арымадым да. Барам, очам, аның янына. I Икенче бүлмәгә чыгып китә. Пауза. Әйләнеп керә. Татарча гади, ләкин бик килешле итеп киенгән. Көзгегә карап сөйләнә. Нигә, әни үзе бар, таныш, диде ич. Ә без аның белән күптән таныш инде... (Ишеккә барып сөйли.) Әнкәй, әрекәем, ул Себердән кайтмаган, чик буеннан кайтты. Кичә генә... И әни, юньле егет булса гына таныш, дисең син. Бик юньле егет ул, әнкәй. (Сәгатенә карап.) Ай, соңга калмыйм, көттермим. Әллә бераз көтсен микән. Ай, бик сагынып кайттым,, диде ич. (Җырлап куя.) « Сагынасыңмы, дип сорыйлар, Сагынмаган кая ул... Тукта, ничегрәк булыйм икән, ә?.. Аның алдында бөтенләй югалып калам, гер таккан шикелле телем әйләнми башлый. Күзләренә туры карый алмыйм. Моңа кадәр алай булмый иде. Рөстәм белән бераз танышып йөрдем. Аны мин, ничектер, туган абыем кебек кенә күрә идем. Ә бу?! Бу бөтенләй башка шул!.. (Бер китап арасыннан фоторәсем ала.) Менә: ул зур зәңгәр күзләре белән, куе озын керфекләрен сирпел бер караса, тәнем чымырдап китә, бөтенләй онытнлам. Ярату дигән нәрсә шулай була торгандыр инде. Ярый, күңелем ничек теләсә, шулай эшләрмен. (Чыга.) Пауза. Сөйләшә-сөйләшә Мөхлисә карчык белан Гарифә керәләр. Мөхлисә. Каенлыдан кайтып килүем ие. Юл өсте дип керүем. Хәлләрегезне белим дидем. ' Гарифә. Рәхмәт инде, Мөхлисә әби. ' Мөхлисә. Үзе эштәдер шул. Гарифә. Эштә лә. Бер китсә, кайтып керә белми шунда. Мөхлисә. Әстәгьфирулла тәүбә, ‘кайтып керми дисенме? Әлисә, берәрсенә ияләшкәндер. 1 Гарифә. Андый гадәте юк аның. Колхоз дип дөньясын оныта. Кулыннан балтасы төшми. Мөхлисә (күзләрен, акайтып тәрәзәдән, ишектән карап килә, пышылдап). Сиңа дип калдырган бер нәрсәм бар ие. Гарифә. Нәрсә соң ул? Мөхлисә (куеныннан түгәрәкләп бөкләгән каты кәгазь ала, ачып күрсәтә). Догалык. Гарифә. Алаймы?.. Мөхлис ә. Әйе. Ишек башына куярсың. Гарифә. Ишек башына?.. Мөхлисә. Әйе. Җеннәрне кертми, фәрештәләрне качырмый торганы — Аятелкөрси. Гарифә. И, безнеке риза булмас бит. Кызым да комсомол билгесе тагып йөри. Мөхлисә. Пычагым да белмәсләр. Гарәпчә язылган бит ул. Аннары күреямәсрәк итеп эләрсең. Бәясе дә арзан гына. Гарифә. Күпме? Мөхлисә. Ике-өч сум бирсәң җитә инде. Гарифә (кесәсеннән акча алып бирә. Мөхлисә дога кылып ала). Әйе шул. Өебездә бер генә дә догалык калмады. Торсын әле. Мөхлисә (куеныннан тагын да зуррак кәгазь чыгара). Монысы инде барлык гөнаһларны ярлыката, ягъни гөнаһларны бетерә торган догалык. Мөфти хәзрәтнең үз кулы белән язганы. Гарифә. И, монсы тагын да файдалырак икән. Мөхлисә. Бик инде, бик. Гарифә. Монысы зур икән шул. Әтиләре күрсә, дөнья куптарыр. Мөхлисә (пышылдап). Монысы «Догаи Хәбиб» дигәне. Бусы сандык төбендә ятса да ярый. Файдасы аның шуннан да тия. Гарифә. Күпме соң? Мөхлисә. Бусын үзең дә файдалырак икән, дидең бит. Хәере дә яхшырак булсын инде. Гарифә (кесәсеннән акча алып бирә). Мә, алайса. Мөхлисә (акчаны ала. Цога кыла-кыла сөйләнә). Кылган гөнаһларың шуның белән бетсен. Аллаһы тәгалә бу догалыкта әйткән: (укый) әгәр дә мәгәр бер адәм ошбу доганы алса вә үзендә сакласа, ул бәндәне тәмуг газапларыннан азат кылганмын, дигән. Кара әле, Гарифә, ишеттеңме, Каенлының теге Зыятдин малае марҗага өйләнгән ие бит. Балалары бар, ди. Гарифә. Мөхлисә әби, син алар аерылышканнар, урыс белән татар тора аламы соң, дигән идең ич. Мөхлисә. Шулай диделәр. Атасы карт урыс: «Ахти татарин-ба- рин, гулалубай», дигән булган, диделәр. Хәзер килешкәннәр, ди. Хәзер инде марҗасын «бисмилла» әйтергә өйрәткән, ди. Гарифә. И, урыстан туган ул балага нинди исем кушарлар икән? Мөхлисә. Әллә тагы. Кыз булса, Кәтүшә, я Мәтрүнә диярләр. Малай булса, Иван яисә Гургури диярләр. Менә син, Гарифә, үзең сак бул. Кызың урыска чыгып куймасын, алла сакласын. Гарифә. Авызыннан җил алсын, Мөхлисә әби. Өемдә эзе булмас. Урысфәләнне бусагамнан атлатмам. Мөхлисә. Безнең колхозда дим, урыс авылы да бар бит. Әллә ниләр булыр. Барысы да буталып беттеләр. Клубка хәзер урыслар да, марҗалар да килә, ди бит. Гарифә. Рәхмәт инде үзеңә. Ничек тә белеп торган яхшырак бит. Мөхлисә. Әлнсә, тагын бер нәрсә әйтим, белеп тор. Гарифә (куркып). Я, я, нәрсә? М ө х л и с ә (ишекне ачып, тәрәзәгә барып карап килә). Кызың Асияне кичәгенәк бер урыс малае белән сөйләшеп торганын күргәннәр. Сак бул. Башын-күзен әйләндермәсен тагын. Фермага килгән, ди. Нәрсәләр сөйләшкәннәр, сөйләшкәннәр дә, ди, урысы дөнья яңгыратып кө- леп җибәргән, ди. Ә кызың тегеннән күзен алмый, ди. Ул кяферне үзем дә күргәнем бар. Гарифә. Ай, каһәр суккан икән! Мөхл исә. Теге урысы Асиянең... кулларыннан тотып-тотып алга- лый, ди. Гарифә. Ай аллам, соң гына булмаса ярар ие! Мөхлисә. Үзе шуфир, ди. Солдаттан кайткан, ди. Г а р и ф ә. Әйтәм Асия бу арада киенеп-ясанып йөри. Мөхлисә. Урыска тап була күрмәсен. Кичә безгә шәһәрдән бер егет килеп төште: өйләнергә килгән. Әтисе безгә чыбык очы туган тиеш-’ ле кеше. Би-ик зур кеше. Дөнья хәтле акча ала. Г а р и ф ә. Бәрәкәт, шәһәрдә кыз бетте микәнни. А1 ө х л и с ә. Шәһәр кызларын яратмыйм, миңа янып торган таза эшчән кыз кирәк, ди. Әнисе дә миңа шундый килен булсын дип әйтеп әйтә, ди. Сезнең Асия бик кулай булыр ие. Күрештерик әле үзләрен. Әнә кайсысыдыр кайта. Сөйләшербез әле. Хуш. Г а р и ф ә. Ярый, хуш, Мөхлисә әби. Рәхмәт яхшы сүзеңә. Теге шәһәр егете турында кызым белән сөйләшермен. (Мөхлисә чыга.) Бая (радиоалгычка күрсәтә) шушыннан гармун уйнаган егет түгелме икән, каһәр! Алай дисәң, бу урыс кешесе, ди. Асия керә. Асия. Әни, бәрәңге әрчедем, суган турадым, камыр бастым. (Төзәтенә, чыгарга әзерләнә.) Гарифә. Алары ярый. (Каты гына.) Ә сон кая болай?.. ч Асия (елмаеп). Баягы моңлы итеп уйный торган гармоньчы янына, кунакка чакырырга. Гарифә. Беркая да бармыйсың! Асия. Бәй, үзең куштың ич. Гарифә. Шаярып кына ие ул. Асия. Аб-бау, әни, хәзер син бөтенләй икенче әни. Г а р и ф ә (ачулы итеп әйтергә тырыша). Моннан соң мин сиңа шушындый әни: Асия. Абау, ачулы әни?! (Әнисен кочып ала.) И әни, сиңа ачулы булу бер дә генә дә килешми. Г арифә (йомшара төшә). Син ул гармоньчы егетне беләсеңмени? Асия. Бераз беләм. Әйбәт егет ул. Матур да, акыллы да... Уңган да... Г арифә. Мөселман кешесеме? Асия (уйланып). Мөселман?.. Юк, әни. Гарифә. Ә?! Кяфер? Асия. Ансы кем тагы? Г арифә. Урысмы? Асия (бераз эндәшмичә тора.) Шофер ул. Гарифә. Әһә, аңлашылды. (Халыкка карап.) Шул. Мөхлисә карчык әйткән егет икән. (Асиягә.) Асия, беркая да чыкмыйсың! Асия. Чыннан да син, әни, бик тиз генә икенче әнигә әйләнеп киттең әле. (Килеп әнисен юмалый, коча.) Әйдә, әни, элекке... баягы әни, әйбәт әни бул, җаным, ә!.. Гарифә эндәшми. Чиккән яулыкны ала, карый. Г арифә. Шушы «В» дигән егет янынамы? Асия килеп яулыкны ала, башын иеп «шул» дигән мәгънәне аңлата. Гарифә (халыкка). Ай син аны! Мөхлисәдән теге урысның «семей сорап калырга онытканмын икән. (Асиядән яулыкны тартып ала.) «В» хәрефе чигелгән булгач, Вачка-фәләндер әле. Җибәрмим! с йөгереп Шәүкәт килеп керә. Кара сумка аскан. Шәүкәт. Әни, бая әтине күрдем. Идарә янында. Асия. Бәй, күрсәң ни булган? Гарифә. Әтисен ул өйдә күрә алмый шул. Гелән эштә була. Шәүкәт сумкадан берничә китап алып, бүлмә буйлап кычкырып йөри. Шәүкәт. Яна гына типографиядән басылып чыккан өр-яңа, кызыклы китаплар. Алыгыз, укыгыз, белемегезне арттыргыз. Китап — белем чишмәсе. Гарифә.' Акылдан яздыңмы әллә, улым? Нишләвең бу?.. Шәүкәт. Китап сатып йөрүем бу, әни. Гарифә, һай ахмак, базар түгел ич монда. Шәүкәт. Безнең авылда китап сата торган базар юк. Кайда сатсаң да ярый. Асия Шәүкәтнең сумкасыннан алып китаплар карый. Шәүкәт. Базарда сатарга шалкан түгел ич ул. Башка пионерлар да өйләргә йөреп саталар. Әни, ал әле берәр китап. Асия. Мә, Шәүкәт энем. (Акча бирә.) Бу икесен мин алам. Гарифә. Бар, улым, сатсаң сат, башка өйләргә кер. (Асиягә ачулы карап.) Безнең апаң белән сүзебез бар. Шәүкәт. Ә... Асия апага минем дә бер сүзем бар икән. (Гармонь тарткан хәрәкәт ясый, Асиягә күз кыса, башы белән ишеккә таба ымлый.) Гарифә (шикләнеп бер Шәүкәткә, бер Асиягә карый). Ни думбра, ни кубыз, ник котыра бу дуңгыз, дигәндәй, нишләвең бу, улым? Шәүкәт. Әни, Ваня мине машина йөртергә өйрәтәм, диде. Уһу... (Машина йөртү хәрәкәте ясый.) Шәүкәт — шофер. Гарифә (яулыкка карап). Тукта, тукта, кем абый дидең әле. Шәүкәт. Ваня абый, Иван абый. Әйбәт абый. (Йөгереп чыгып китә.) Гарифә, һай ахмак, Ваня да, Иван да, ничек инде ул. Бер кешенең ике исеме була димени... Асия. Ярый, әни, мин китим. Гарифә. Әйтәм бу "арада күзең-башың тонып йөри. Бармыйсың. Асия (әнисен сөеп). Миңа бармыйча ярамый, әни. Үзең әйтәсең бит, вәгъдәдә торып өйрәнегез, дисең ич. Гарифә. Бар, бара бир. Тик кара аны, урыс малае янына булса, бусагамнан да атлатмаячакмын. Асия йөгереп чыгып китә. Гарифә кулындагы чиккән яулыкны әйләндергәли. Гарифә (бераз тынычланып). Ярый. Яулыгын алып китмәгән икән әле! Ачык тәрәзәдән барып карап кала. Гомерем буе янымда гына тотар идем үзен!.. Булмас шул. Канат чыккан шул инде аңа, канат. Очар вакыты җиткән! Кулыннан чиккән яулык төшеп китә. Очса очар. Әмма ләкин... урыс оясына кундырмам мин аны!.. Кундырмам, алла боерса!.. Пәрдә 1. ,С. Ә.“ 3. II ПӘРДӘ, II КҮРЕНЕШ Елга буе. Әрәмәлек. Яка гына кояш баеган чак. Офыкта кызыл нурлар уйный. Ара- тирә елга ягыннан үрдәкләр, бакалар бакылдавы, болын ягыннан кошлар сайравы- ишетелеп китә. Сузып-сузып тартар кычкыргалый. Пауза. Бераздан Ваня керә. Ул. кулындагы тал чыбыгын чуарлап юнып, тнрә-якка каранып йөренә. Гармонь аскан. Кошлар сайравын, ерактан ишетелгән трактор гөрелдәвен тынлап тора. Ваня. Менә ул безнең як! Бер нәрсәгә дә алмаштырмыйм мин аны! Бер карасаң, Кара диңгез буйлары безнең яктан матуррак кебек. Анда иксез-чиксез зәңгәр диңгез, мәһабәт кипарислар. Тюльпаннар, розалар чәчәк атып утыра. Бездә диңгез дә юк, кипарислар да үсми. Булмасын, үсмәсен. Безнең якларда, әнә, борыл ып-борылып аккан Зәй бар. Зәй буенда без бәләкәй чакларда ат сакларга бара торган хуш исле болын бар. (Исни.) Ә безнең бу яктагы хуш ис беркайда да юк! Тәмле Зәй суын эчеп үскән, Зәй буендагы тал кебек зифа буйлы Асия бар! (Елмаеп.) А-сия бар! Ерактан «Зәй буйлары» җыры ишетелә. Ваня тыңлый. Их! Өч ел күрмәдем бит мин үзебезнең якны!.. Бер агач төбенә утыра да салмак кына итеп «Зәй буйлары»» уйнап ала. Аннары башын алдындагы гармонена куя. Пауза. Кинәт башын күтәрә, карана, елмая: «Килә», ди. Башын янадан гармонена куя, йоклаганга салыша, хырылдаган була. Пауза. Ваня (башын күтәреп). Юк икән. Куяндыр. Миңа нәрсәгә ул куян. Асиям кирәк миңа. Ә ул, бәлки, килә алмыйдыр. Әнисе җибәрмидер. Кыштырдаган тавыш ишетелә. Ваня тиз генә бер агачка ышыклана. Асия килеп керә, карана. Асия. Килмәгән. Әллә инде көткән-көткән дә кайтып киткән. Үпкәләгән. Ә мин җүләр Мәдинә сүзенә ышанып юри кичегеп килгән булам. Мәдинә әйтә: «Егетләр очрашуга бераз көттереп килгәнне яраталар», дигән була. Менә яратты сиңа... Күңелсезләнеп көйләп йөри, чәчәкләр өзә. исни. Болытлар арасыннан ай калкып чыга, аның нурлары сәхнәгә тула. Асяя айга карап җырлый: Ай янында якты йолдыз, Айга сөйли серләрен. Айның да бит йолдызы бар, Ә мин кемгә, Ә лһш кемгә, Ә мин кемгә сөйләрмен? Ваня яшеренгән җиреннән кинәт килеп чыга. Гармоней тартып җырның азагын көйли. Айның да бит йолдызы бар, Ә син миңа, Ә син миңа, Ә син миңа сөйләрсең... Ваня тиз генә гармоней бер читкә куя, Асияне кочаклап ала. Асия. Ике ел күрмәдем бит үзеңне, ике ел!.. Ә ул миңа... унике ел кебек булды. Ваня. Миңа да!.. Асия. Чын ярату булганда, кеше, ничектер, ышанып көтә, ниндидер бер ләззәт белән сагына! Ваня. Хатыңны мин синең кат-кат укый идем. Ә рәсемең һаман’ куен кесәмдә! Асия (башын Банкның күкрәгенә куя). Беләсеңме, бер мәкаль исемә . төште. Ваня. Нинди? Асия. Мәхәббәт өчен аерылышу, ул утка кирәк булган җил шикелле, кечкенә мәхәббәтне ул сүндерә, олы мәхәббәтне тагын да көчәйтә, Ди. Ваня. Ox-ты! Нәкъ бездәгечә. (Асияне яр буена алып килә, аңа табигатьне күрсәтә.) Кара әле, Асия, син безнең якны яхшылап! Асия (чәчләре җилгә җилферди). Гаҗәеп! Без аның матурлыгын күреп бетермибез шул. В а н я. Аның барлык матурлыгы чит җирләрдә йөреп кайткач, сөйгән ярың белән караганда гына күренә. «Зәй буйлары» көе яңадан ишетелә. Егет белән кыз онытылып, башларын башка куеп, аз гына тибрәлеп тыңлап торалар. Асия (Ваняга карап). Үзгәргәнсең!.. В а н я. Ox-ты! Ябыкканмын?.. Асия. Киресенчә. Менә дигән егет булгансың. В а н я. Син... син тагын да, тагын да матурлангансың! Менә дигән кыз булгансың!.. Асия. Шунсы кызык. Армиядән егетләр тазарып, матураеп кайталар. Хезмәт итүе дә җиңел түгел бит инде анда?!. t Ваня, һич җиңел түгел. Асия. Аннары... Армия... безнең егетләрнең культура якларын да бераз арттырып кайтара димме!.. В а н я. Бераз гына түгел, Асиям, бик күп. Ваня Асияне житәкләп агач төбенә утырта. Үзе гармоней Асия янына җиргә куя, шуңа утыра. Чик сакчылары кия торган фуражкасын сала, аны кая куярга белмичә, Асиягә кигерә. Ох-ты! Малай булган булсаң, тагын да матуррак буласың икән. Асия (тиз генә фуражканы сала). Ай, кызларга егетләрнең баш киемен кияргә ярамый. Ваня (аптырап). Ник? А с и я. Шул кешенең кырык көнлек хатыны буласың, ди. Ваня. 'Юк инде, мин кырык көнгә генә риза түгел. (Фуражкасын Асиягә бер кигерә, бер салдыра.) Менә, әллә ничә кырык булды. Ас и я. Мин дә шулай уйлыйм. (Җырлап куя.) «Айга түгел, елга түгел, гомерлек өчен сөям». Без, Ваня, мәңгегә бергә, әйеме?! Ваня. Әйе... Мәңгегә!.. Асия. Ваня, әгәр дә яраса, әйт әле. Син кайсы чиктә, кай җирдә хезмәт иттең? Ваня. Әйтергә ярамый шул, җаным. Бигрәк тә Кара диңгез чиген саклаганны әйтергә ярамый. Асия (көлеп). Әйтеп бетергәчме. Син теге мәзәктәге өч кыз шикелле булдың. Ваня. Безнең авыл кызларымы? Асия. Юк, борын-борын заманда, татар авылында булган хәл ул. Ваня. Сөйлә әле. Асия. Берәүнең өч кызы булган, ди. Өчесе дә сакаулар икән. Шуңа күрә алар кияүгә чыга алмаганнар, ди. Беркөнне әниләренең каядыр барасы булган да, ул кызларына: «Карагыз аны, сөйләшмичә генә утырыгыз, сакау икәнлегегезне белдермәгез», дигән дә, үзе чыгып киткән. Озак та үтми, бер егет килеп кергән икән. Кече кызлары: «Бокый-бокый бока кайный, богатсагыз ни буя», дип куйган. Ә уртанчысы: «Әни сиңа ни әйтте, тик утыйсаң ни буя», дигән. Ә зурысы, үзен акыллыга санап: «Сез әннәссәгез дә, мин әннәсмим», дип җибәргән, ди. Ваня. Кызык. Ләкин мин сакау түгел ич. Асия. Әй җаным, син дә бит Кара диңгез чиген саклавымны әйтергә ярамый, дидең ич. Ваня (көлеп). Кара диңгез чиге ул зур бит. Алай дияргә генә ярый. Асия. Беләм, шаярып кына әйтүем. Чик бозучыларны тоттыгызмы соң? В аня. Тотмыйча. (Асиянең җилкәсеннән ала.) Менә шушылай итеп... Асия. Кара, кара, мин дошман түгел бит... В а н я. Бар алар. Көтелмәгәндә, дельфин шикелле, су астыннан да килеп чыгалар. Күктән дә ташлап китәләр аларны. (Бинокльдән караган кебек, учы аша бер читкә карап.) Шундый хәлләр дә була: кинәт, син берничә куакның безнең чиккә таба шуышып килүен күрәсең. Асия. Ничек? Куаклар йөриме? В а н я. Җанлы куаклар. Яшел куак астында кара елан була. Асия. Кара син каһәр сукканнарны. Вак я. Әйе. Ләкин безнең чик сакчыларының күзе лачын күзедәй үткен, колагы радиолокатор кебек сизгер. Асия. Сине беләм мин. Син нәкъ шулай! В а н я. О, булгалый анда хәлләр. Алар да йоклап йөрмиләр. Кара әле, Асия, бер хатыңда син миңа кайткач кына әйтә торган бер сүзем бар, дип язган идең. Мин кайттым бугай инде. Хәрби сер булмаса, әйт әле шуны. Асия (Ваняның фуражкасын алып кия, елмая). Хәрби сер шул ул. В а н я. Ox-ты, хәрби сер?!. Асия (уйга кала, фуражканы алып әйләндергәли). Ай, аны әйтергә... мин... куркам. Ваня (шикләнеп). Куркасың?!. Асия. Әйе. Сиңа авыр булыр дип куркам. Ваня. Син... син әллә икенче берәү белән... Шулай булса, икенче берәүне ярата башлаган булсаң, турысын әйт. Авыр булса да, мин... онытырга тырышырмын. Асия. Мин синнән башканы ярата аламмы соң!.. Юк, ул яктан түгел лә. , Ваня. Кайсы яктан соң? Асия. Ваня, Вәли, сине безнең авылда элек Вәли дип йөриләр ие бит. Мин сиңа шулай дип эндәшсәм, ачуланмассың бит, ә?! Ваня. Әйдә, Вәли дек Вәли. Асия. Вәли, хәтереңдәме (кулы белән күрсәтә), син менә шушындый гына вакытта, әтиеңә ияреп безнең авылга килә торган идең. Ваня. Ә син, Асия, миннән дә бәләкәй. Асия. Әйе. Ай, синең әтиең нинди балта остасы иде! Син дә балта тотып йөргән була идең. Ваня. Калай балта. Без синең белән уйный идек. Асия. Бервакыт, син Шәйхи дигән малай -белән сугыштың. Хәтереңдәме? Ваня (елмаеп). Синең өчен. Мин синең белән генә, икәү генә уйнарга ярата идем. А с и я. Ай сине, көнче күбәләкне!.. Ваня. Кеше яратмаса, көнләшми дә ул. Асия. Дөрестер ул... Ваня. Асия, без бит мин армиядән кайтканның икенче көнендә үк загска барырбыз дигән идек. Асия. Син кайтканга бүген дүртенче көн. Ваня. Кайчан барабыз? Асия (уйланып). Ай, белмим шул әле! Ваня. Ox-ты! Белмисең? Сүзеңдә тормыйсың? Әллә инде баягы сүзләр... Асия (уйланып). Ай, Ваня, мин синең белән генә!.. Минем синнән башка берәүне дә яратканым юк, ярата да алмам, кирәкми дә. Ваня. Мин дә шулай. Ә соң нинди киртә бар? Әйт син авы миңа. (Кочаклый, чәч толымнарың, сыйпый.) Мин ул киртәләрне тибеп кенә аударырмын. Асия. Нәрсә генә булмасын, туган көнеңдә без синең белән авыл Советына барырбыз, яме. Ваня. Кайчан тудым әле мин? Асия. Шушы айның 25 ендә, шимбә көн. Көндезге сәгать 2 дә 30 минутта дөньяга килдең син. Ваня. Ox-ты! Син... минем туган көнемне беләсең?!. Асия. Белмичә. Менә шул көнне мин сиңа (кулы белән үзенең буен күрсәтә) шушындый зур бүләк бирәчәкмен. Ваня (кычкырып оуибәрә). Үзеңне?!! Асия Ванянын. күзләренә туры карый һәм, дигән мәгънәне аңлатып, берничә тапкыр башын түбән таба ия. Ваня аны күтәреп ала һәм биек ярга таба алып китә. Асия тыпырчына, кычкыра. Асия. Җибәр, шаштыңмы әллә. Ваня. Ox-ты! Шаштым. Болай булгач, мин сине чумдырып алам. Асия (куркып тыпырчына). Киемнәр беләнме? Ваня. Әйе. Үзем дә синең белән. Асия (тыпырчынып төшә). Ай, җүләрләнмә. Әнигә нәрсә диярмен. Ваня. Элеккеге чик сакчысы, хәзерге шофер, гармонист Ваня Андреев дигән бер егет ташлады диярсең. Асия. Суга ни өчен ташлады, дисә? Ваня. Би-ик яраткан өчен диярсең. Асия (көлеп). Тиле, яраткан кешене суга ташлыйлармыни? Ваня. Шатлыктан әллә ниләр эшләрсең. Мондый вакытта йөрәге начар кешенең йөрәге шартлавы да мөмкин. Асия. Ай җаным! Андый хәлләр дә буламыни? (Ванянын, йөрәген тота, тыңлый). Ваня. Ни өчен мин бу айның башында ук тумадым икән. Бу зур бүләк (Асияне кочаклый) бүген үк минеке булган булыр иде. (Җитди.) Асия, син бая, нәрсә генә булмасын, мин туган көнне язылышырга барырбыз, дидең. Нәрсә генә булмасын ни дигән сүз ул? Асия. Ай! Бик зур күңелсезлек булырга мөмкин. Ваня. Ох-ты?.. Асия. Ансын әйтермен. Менә син шуны әйт әле, Ваня, син үзеңнең татар кызына өйләнәчәгеңне әниеңә' әйттеңме? Ваня (аптырап). Аның нәрсәгә кирәге бар? Мин синең татар икәнлегең турында уйлаганым да юк. Сиңа да минем рус икәнлегем кирәк түгелдер дип уйлыйм. Асия. Миңа да кирәкми ул. Эш бездә генәмени. Картлар өчен кирәк икән шул ул. Ваня. Кирәк булса, минем әнигә бер татар карты табып бирербез дә, шуннан ничья була. Эх, Асия! Кеше бер-берсен чынлап яраткач, чын кеше булгач, шул җитә бит инде. Аннары безнең ярату күп елларда сыналган ярату бит. О, бу зур нәрсә!.. Безнең заставада руслардан башка татар да, башкорт та бар иде. Казакъ егетләре дә. Без милләт турында бервакытта да сүз кузгатмый идек. Аның кирәге дә булмады. Ефрейтор Буранбаев, рядовой Нуруллин, дип кенә эндәшә идек. Их, шәп егетләр иде! Башкорт егет безгә кунакка киләчәк әле. Мине дә чакырды. Барырбыз. Асия. Безгә, яшьләргә шулай ул. Ә картларга?! Менә минем әнием урыска чыксаң, мәңге риза түгел, сине кызым димәячәкмен, аны өемә аяк бастырмаячакмын, ди. Ваня. Дисә, дия бирсен. Бу искелекнең бер калдыгы гына, Ә без— комсомол ецлар! Асия (тирән сулап). Ай, мин әнине дә бик яратам шул. Сине дә бик! Әни бит ул безне тапкан, үстергән, кеше иткән. Белсәң иде син минем хәлне, Ваня! Ике ут арасында бит мин, ике ут! (Үксеп куя.) Алар- ның мин берсен дә сүндерә алмыйм! Нишлим?.. Нишләргә тиеш инде мин?!. Әни риза булмаса... үләргә генә кала. Ваня. Эх, Асия! Хәзер аңлый башладым мин синең хәлне. Чыннан да җиңел түгел икән шул. Асия, бу турыда әтиең ничегрәк? Асия. Л1ин әле аларга рус егетенә чыгам дип турыдап-туры әйткәнем юк. Ваня. Әтиең коммунист кеше. Ул каршы килмәс. Асия. Минемчә дә. Ә менә синең әниең дә ризалык бирмәсә, нишләрбез? Ваня. Минем әни риза. Мин бит әти урынына калган кеше. Мин... аның белән генә, дип әйтермен. Асия (күңеллеләнеп китә, яшьләрен сөртә). Ә мин... ә мин әниемә мин Галиябану кебек диярмен. Безнекеләр Галиябануны яхшы беләләр. (Җырлап куя.) Өй артында йөрмә, бәгърем. Ләйсән яуган эзләр бар. Көн дә саен чыга алмыйм. Хәлил бәгърем, жан кисәгем, Әнкәемнән сүзләр бар. Ваня. Ox-ты! Болай булгач, мин — Хәлил. Асия. Хәлил җаным! Ә ул Галиябануны... мин сине яраткан кебек яраткан! Ваня (гармоней ала). Мин «Галиябану» көен уйный беләм. Ә ул кызның кем икәнлеген белми идем. Ваня «Галиябанужы уйный. Асяя сүзсез генә көйли. Ваня кинәт уйнаудан туктый. Әйдә, Асия, киттек. Асия. Кая? Ваня. Сезгә. Әтиең дә өйдәдер. Туп-туры итеп әйтәбез дә бирәбез. Хәзер элекке заман түгел. Нәрсәгә яшереп йөрергә. Әйдә. (Асияне култыклый, алып чыга башлый.) Асия (куркып). Ай, син бөтен эшне харап итәрсең! Хәзергә... ярамый. Ваня (кепкасын кырын салып, чәчләрен чыгарып куя, күкрәген киереп, башын күтәрә, Асиягә карап). Ник ярамасын. Шушындый егеткә дә сезгә барырга ярамагач, кемгә ярасын. Мин рус малай булсам да, начар малай түгел, диярмен. Начар булсам, Асия яратмас иде, ә ул акыллы, диярмен. Асия сокланып карап тора да, Ванянын күкрәгенә башын куя. Асия. Әйбәт! Бик акыллы иптәшем булырсың син, Ваня. Беләм. сизәм мин аны. Эшлекле дә, кешелекле дә бит син! Ай, шуларны белми шул әнием. Бергә яшәр өчен, чын мәхәббәт булгач, чын кеше булгач, нәрсә кирәк тагын? Ваня. Белдерербез без аны бүген. Без — коммунизмда яшәячәк кешеләр. Ә безнең малайлар аның хуҗалары булачак. Шуны да әйтербез. Аннары: мин рус малай булсам да, татарча белям, диярмен. Асия. Ай жаным, бүген соң да инде. Яхшы түгел. Ләкин мин әнинең икебезне дә куып чыгарасын яхшы беләм. Дингә бик нык ышана бит ул. (Пауза.) Җитмәсә, Мөхлисә карчык котырта. Ваня (уйланып). Асия, бая син мине Хәлил дидемме әле? Асия. Әйе. Хәлил генә түгел, син минем Хәлилем. Ә Хәлил... яраткан кызы Галиябану өчен үлгән. В а н я. Мин — Хәлилең, ә?!. Ләкин безнең беребез дә үлмәячәк. Хәзер ул заман түгел. (Уйланып.) Менә нәрсә уйладым мин, Асия. Асия. Я, я? В а н я. Мин — Хәлил. Асия. Түбәтәең генә юк. В а и я. Айсың табарбыз. Иртәгә кич әтиең дә кайткач, синең фермада эшең беткәч, мин сезгә татар малай булып киләм. Шунда турыдаи- туры сөйләшербез. Син әниеңне минем белән таныштырырсың. Асия (елмаеп). Хәлил дипме? В а и я. Юк, Хәлилем дип. Асия (шатланып). Ай, шәп уйлагансың. Болай булгач, сине татар егете дип әнием ризалык бирер. Әни синең радиодан гармонь уйнавыңны да яратты. В а н я. Булды. Гармоньны да алып киләм. Кирәк булыр. (Асиянең кулын кыса.) Вәгъдә! Асия. Вәгъдә! В а н я. Иртәгә сезгә килгәнче, бригадага әтиең янына кереп чыгам әле. Асия. Ай, ул сине танымас микән? В а н я. Белмим. Бармыйча ярамый. Эшкә тотынырга кирәк. Председатель мине төзүчеләр бригадасында эшләрсең, диде. Аннары мин үзебез турында әтиеңә бераз әйтеп, аны бераз әзерләп тә куярмын. Асия. Кара аны, сакланып кына. Түбәтәй табарга тырыш инде. В а н я. Бүген үк Ильяс дустан алып кайтам. Аның әтисенеке бар. Асия. Кара аны, үзбәк түбәтәе булмасын. Сиңа кара төстәге, татар түбәтәе килешәчәк. Сары бөдрә чәч өстендә кучкылдап торган кара түбәтәй. В а н я. Есть, кара түбәтәй табарга. Киттек, дустым. Асия. Ай, йөрәгем сикерә! И, Ваня! Тукта әле. Әнине, олы кешене алдау була бит әле. Барып та чыкмас кебек. Аннары... синең Григорий малае икәнлегеңне әти танып калса?!. Ваня. Танымас. Әти исән чакта, мин бәләкәй идем бит. Әй, бирешмә лә, җанкисәгем! Мин әтиең янына барырга тиеш, бетте. Эш тә сорыйм мин аннан. Туры килсә... кызын да сорыйм. Асия. Ярый, ни булса, ул булыр. Әйдә, Хәлилем! Асия Ваняны култыклый, Ваня акрын гына «Галиябану» көен уйный. Чыгалар. Пәрдә