АК ЧӘЧӘКЛӘР
Роман
Берничә көн үткәннән соң, Самуил Абрамович бик үтенеп һәм зинһарлап профессор Таһировны үз клиникасына консилиумда катнашырга чакырды. Әбүзәр абзыйның эше бик тыгыз булса да, чакырган җиргә бармый калырга вөҗданы кушмады. Гадәтенчә ул: «Авыру кем?»—дип сорамады. Кем генә булмасын, консилиум аның язмышын хәл итә. Профессор өчен иң элек шул ягы мөһим иде. Көндезге уникеләрдә ул инде клиникада иде. Аңардан кала тагын Казанның биш-алты атаклы медицина белгече — профессорлар чакырылган иде. Алар, зур укымышлылар арасында гына була торганча, бер-берсенә тирән хөрмәт күрсәтешеп күрештеләр, хәл-әхвәл сораштылар, яңалыклар белән уртаклаштылар. Янгура иң актыктан килеп керде, һәммәсе белән бик нәзакәтле итеп күрешеп чыкты, борчулары өчен гафу үтенде, күңелле генә итеп бер анекдот сөйләп алды. Аннары яңадан барысына да берьюлы баш иеп: — Хөрмәтле коллегалар, бәлки эшкә керешергә рөхсәт итәрсез? — дип сорады. Кыска гына итеп авыруның тарихы, кем булуы, ни өчен консилиум җыярга карар итүләре турында сөйләп бирде. Шунда ук рентген снимокларын, анализларны күрсәтте. Тышкы яктан һаман шул бер Яңгура — үз-үзенә нык ышанган, башкалар алдында дәрәҗәсен, абруен тота белгән, профессорлар белән бер тактада басып торган кыю, җитез Янгура иде. Ләкин эчтә аның бөтен пружиналары боргычланган һәм, шуны башкаларга сиздермәс өчен, һәрвакыт я ясалма елмаерга, я шаян тонга күчәргә, я тагын бүтәнчә йонын-төсен алмаштырырга мәҗбүр иде. Карт патологоанатом аның карталарын бик нык бутап ташлады. Аның Мансурны аклавы бер үк вакытта коллегалары алдында Яңгураны гаепләве булып яңгырады. Янгура юләр дә, сукыр да түгел иде. Ул моны ачык күрде. Хәзер аңа ничек тә булса судан коры чыгарга, шул ук вакытта үзенең дәрәҗәсен I Дәвамы. Башы 1—2 саннарда. төшермәскә, исеменә, абруена кимчелек китермәскә кирәк иде. Шунлыктан Яңгура хәзер аз гына тәвәккәллек сорагап эштән дә читкә китүне хәерлерәк күрде. Ләкин моны да шулай эшләргә кирәк, бу да куркаклык яки качу булып килеп чыкмасын. Ул үзе консилиумга куеласы авыруга операция кирәклеген, бу операциянең шактый катлаулы, тәвәккәл булуын аңлый иде. Әмма операциянең уңышлы чыгуына өмет чамалы, авыру бетеренгән, чире озакка сузылган, вакыт ычкындырылган. Шуның өстенә бу авыру Салимова яки аннан алда үлгән Шадрин гына түгел, республиканың зур белгече. Совмин председателе үзе ике тапкыр шалтыратып бөтен чараларны күрегез дип үтенде. Аннары тагын кайдандыр шалтыратканнар: «Бу кеше— безнең академик Ландау, аның өчен башыгыз белән җавап бирәсез», дигәннәр. Өлкә комитетыннан Яңгураның үзе белән сөйләштеләр. Шуңа күрә консилиумның Яңгура фикерен кире кагуы бик кирәк иде. Янгура, янәсе, йөрәге белән сыкрап булса да дигәндәй, авторитетлар теләгенә буйсыначак, аннары ни булса шул булсын, бу Казан Лан- дауы үләме-каламы, анысы Яңгура өчен артык мөһим түгел. Авыруны карагач, нәкъ Яңгура көткәнчә, фикерләр икегә бүленде. Күпчелек Янгурага каршы иде. Яңгура мин мондый зур авторитетларның сүзенә колак салмыйча булдыра алмыйм дип әйтә башлаган гына иде, профессор Таһироһ аны бүлдереп: — Фазылҗан Җангирович, авторитетлар артына алай тиз посмагыз әле,— диде. — Бу һәрвакытта да ышанычлы калкан була алмый. Мин сезнең элекке фикерегезне яклыйм. Монда терапия бернәрсә дә бирмәячәк. Монда иң радикаль чаралар кирәк һәм аларны мөмкин кадәр тизрәк кулланырга кирәк. Яңгураның өстенә кайнар су койгандай булдылар. Ул Таһировның бөтен эшне бозып куюын аңлады. Аның нигезле фикерен ишеткәч, башкалар да икеләнеп калдылар, бәхәс башланды, һәм ул Таһировның җиңүе белән бетте. Соңыннан бүтәннәр кайтып китеп, кабинетта икәү генә калгач, Яңгура Таһировка болай диде: — Рәхмәт сезгә, Әбүзәр Гиреевич. Коллегалар алдында сез мине күтәрдегез дә, канатландырдыгыз да. — Аңламыйм, — диде һәртөрле хәйләләрдән ерак торган Әбүзәр абзый. — Сездә бераз артистлык бар, уйныйсыз. Яңгура көлеп җибәрде дә ике кулын җәйде: — Сез бигрәк тә инде мине мактыйсыз, Әбүзәр Гиреевич, — һәм шу-нда ук көрсенеп тә куйды. — Юк, тормыш алай уйнарга ирек бирми - әле. Артыннан йөз эт куып килгән бүре бүре булудан туктый диләрме әле? — Ауга йөри башладыгызмыни?—дип көлемсерәде Әбүзәр абзый. Яңгура бераз фикер җыеп утырды, торып йөренеп алды: — Әбүзәр Гиреевич, без бик дипломатичный сөйләшәбез түгелме? Миңа калса, сез миңа бик нык ачуланган булырга тиеш. — Ни өчен? — Ничек инде ни өчен? — дип кайтарып сорады Яңгура. — Бөтен Казак шаулый, ә сез ни өчен... Сезгә килешми болай белмәмешкә салыну, Әбүзәр Гиреевич. Турысын әйткәндә, бу күңелсез хәл миңа ошамый. Аңа нокта куярга кирәк. — Шулай да сез ачыграк әйтегез инде. Мин карт кеше, кайбер нәрсәләрне онытуым мөмкин. Сезнең белән, тәнкыйтьчеләр әйтмешли, конфликтка кергәнем юк шикелле. — һемм,—диде Яңгура, иренен тешләп. — Сүз сезнең турыда бармый. Мин үзем дә андый ахмаклыкны эшләмәс идем, сезнең акыл да аңа юл куймас иде. Бу яшьләр эше... Мәгънәсез бер очрак аркасында, алар минем яхшы исемемә шактый ямьсез күләгә төшерделәр. Миңа ышанмый башладылар. Күрдегезме, Самуил Абрамович нинди консилиум җыйган, — диде Янгура, башына кинәт килгән бер уйга ябышып. — Элек мондый гына авыруга консилиум җыеп та тормыйдыр идек. Диагнозы көн кебек ачык. — Әгәр кешене саклап калу турында киңәш бара икән, моның хәтер калдыра торган нәрсәсе бар, Фазылҗан? Кызганычка каршы, без кайчак, үзүзебезгә артык ышанып, киңәшмичә эш итеп ташлыйбыз. Анысы менә эчне пошыра. — Гомумән алганда, әлбәттә, киңәшергә кирәк. Ләкин безнең шартларда бу һәр даим мөмкин түгел бит. Менә без бүген сезнең ярты көнегезне алдык. Әгәр иртәгә дә, берсекөнгә дә шулай эшли башласак, сез үзегез үк моңа юл куймаячаксыз, чөнки сезнең үзегезнең төп эшегез бар. Башкаларның да шулай. Монысы мәсьәләнең бер ягы гына. Икенче ягы, миңемчә, иң мөһиме: консилиумнарны еш җыю белән без врачларны үзалларына фикер йөртүдән, мөстәкыйль карар кабул итүдән, инициатива күрсәтүдән биздерәбез. Шулай түгелме? Алар шәхси җаваплылыкны онытачаклар, әйткәнне генә эшләргә өйрәнәчәкләр. Бу инде гариплек, медицинаны торгынлыкка илтү. Сезгә сер түгел бит, безнең яшь белгечләребезнең сыйфат дәрәҗәсе соңгы унбишегерме елда бик йомшарды. Мин хәтта әйтер идем: врачларны без вакландырдык. Күбрәк сан артыннан куабыз. — Сез хаклы, — диде профессор, — ләкин өлешчә генә... Туктагыз, әйтеп бетерим. Мин бит сезне бүлдермәдем. Сез кадрлар тәрбияләү кебек мактаулы эшне теге яки бу шәхеснең гомере белән санашмау исәбенә, икенче төрле әйткәндә, берсе өчен икенчесен короап итү исәбенә башкармакчы буласыз бугай... Әйе, әйе, Фазылҗан, сезнең сүзләрнең кабыгын ватсаң, нәкъ шул килеп чыга. —• Кызганыч, әгәр мине шулай аңлаган булсагыз бик кызганыч, Әбүзәр Гиреевич. Күрәм, сез дә миннән шикләнә башлагансыз. •— Монысы инде үзе бөтенләй мәгънәсез шик. Мин бу турыда сезнең белән сөйләшергә дә теләмим, бигайбә. Ә менә операцияне сузмаска кирәк, Фазылҗан. Хәзер көннәр түгел, сәгатьләр хәл итә. Хушыгыз. Яңгура аны тышкы ишеккә кадәр озата чыкты. Профессор киенгән чагында, ул аңардан Чалдаевка биргән хезмәтенең язмышы турында сорады. — Әле кайтармадымыни? — дип гаҗәпләнде профессор. Иртәгә үк белешергә вәгъдә бирде. Берничә көннән соң Янгураны Тютеев янына чакырдылар. Тютеевны аның бер-ике атна күргәне юк иде. Әллә инде шешенгән, әллә инде тазара төшкән. Йөзе кирпеч кебек кызыл, әйтерсең, яңа гына мунчадан чыккан. Әллә инде гипертония үзендә. — Утырыгыз, Фазылҗан Жангирович,— диде ул, аяк өсте торып күрешкәннән соң. — Сүзебез артык озын булмас, сәгатегезгә карап тормаска мөмкин. Шикаятегезне тикшерү нәтиҗәсен әйтергә дип чакырткан идем. Якгура эчтән сискәнеп куйды. Ул теге вакытта, кабинеттан дулап чыгып киткәннән соң, Мансур Таһиров һәм аңа килеп кушылган Юматша Әхмәтшин, Татьяна Степановналар өстеннән зур шикаять язган иде. — Хаклык сездә, Фазылҗан Җангирович. Минемчә, ул Мансур дигәнегез бер молокосос. Аны эшеннән алганда да ярар иде. Андыйларга юл куйсаң, түбәнә менеп утырырлар... Михальчук белән Бариевага ничек сыптырганыбызны ишеткәнсездер. Әйе, Яңгура сәламәтлек саклау министрының махсус приказы булуын, Алексей Лукич белән Маһира ханымга ниндидер бер авыруның больницада им-томчылар «даруын» эчеп агуланып үлүе өчен шелтә бирелүен ишеткән иде. Солтанморатова, профессор Таһировка да эләгәчәк әле, дип мактанып сөйләнгән иде. Әмма хәзер үз хәле хәл булган Янгураның башында алар кайгысы түгел иде. — Сузмагыз, мин керешсез дә аңлыйм. — Аңласагыз ярый,— диде Тютеев, гүя Янгураның мыскыллы тонын бөтенләй сизмәгән төсле итеп. — Замана, замана, Фазылҗан Җан- гирович. Министр сезнең шикаятегезне... — Кем бирде аңа? — дип тиз генә сорады Янгура. — Ничек кем? Мин. — Сез... — Янгура тешләрен кысты. — Үзегез хәл итәсе урында... — Әгәр минем генә көчем җитмәсә? Әгәр аңа миннән алда җиткергән булсалар?.. Ул сезгә яхшылап аңлатырга, төшендерергә кушты, Фазылжан Җангирович. Янгура Тютеевның сүзен рәтләп тыңламады. Ләкин үз гаризасының министр кулына эләгеп кире кагылуы... монысы аның өчен бик җитди һәм булып үткән хәлләрдән соң иң каты удар иде. Тютеев үзенекен сөйли бирде: — Сезнең ише фән әһеленә... сезнең кебек... болай ваклацырга... һы, ни... Ләкин, гафу итегез, әгәр мин хәзергесе көндә сезгә дә аеруча сизгер флюгер кирәк дип әйтсәм, һәм ни... зинһар авырга алмагыз, Фа- зылҗан Җангирович. Миңа бу җитәкче урында күбрәк күренә. Дус иткәнгә генә әйтәм: хәзергесе көндә иске флюгерлар гына ярамый, локаторлар кирәк хәзер! «Лыгырдавык сез, Тютеев!» — дип чак әйтеп ташламады Янгура. Урамга чыккач, Янгура уйга калды. Ул гомер буе бөтен көчен, бөтен тырышлыгын начальствога ярашып яшәргә биргән, кирәк чакта юмалый да, сылый да белгән, иң әшәке мәкердән дә тартынмаган Тютеевны акыллырак дип, бүгенге яңа шартларга ярашу юлларын да тапкандыр дип уйлаган иде. Яңгурага нәкъ әнә шундый утта янмый, суда батмый торган, эшне үзе хәл итә торган булдыклы кешеләр кирәк иде. Ул үзе беркайчан да көрәшнең алгы планына чыкмады, әмма һәр җирдә аның бармагы уйнады. Тютеевның профессор Таһировка күптәннән ачу саклап йөрүен белгәнгә, Мансурны аның улы булганы әчеп генә дә акылга утырту чараларын табар дип көткән иде Фазылҗан. һәм ул үзенең бу исәбендә ялгышмады да. Тютеев Янгураның үзеннән дә зуррак күсәк күтәрел, бер селтәнүдә Мансурны да, профессор Таһировны да бәреп төшерергә, һич булмаса сиздертерлек итеп сугарга сикереп торган иде. Моның әчеп бик шәп җай да бар иде шикелле. Ләкин Тютеевның флюгеры утыртты. Кыскасы, министр да, Өлкә комитетында да кырт кисеп әйттеләр: — Җитәр, талаш белән шөгыльләнмәгез, эшләгез! — диделәр. Янгураның бик яман эче поша башлады. Аның күз алдында болытлар кояшны каплады, тирә-юнь төссезләнде, тоныкланды. Салкын җил исеп, пальто чабуларын тарткалап алды. Шулай аска карап кайтып барган чагында, аңа имзасын бер вакытта да тулы итеп куймый торган таныш корреспонденты очрады. — Фазылҗан Җангировичка кайнар сәлам!—диде ул, күңелле тавыш белән. — Аска карап атлыйсыз, әллә кәефегез юкмы? Егет бик модный итеп киенгән, иңдә фотоаппарат. — Ә... исәнмесез, — диде Янгура таркау гына. — Әзрәк борчылгансыз димме, Фазылҗан Җангирович?—дип сагызланды егет. — Хәбәрчеләрнең күзләре очлы була, — дип көлемсерәде Янгура.— Нар инде, энекәш. Кызыл алмага таш атучылар күп була. — Ә без, Фазылҗан Җангирович, ул таш атучыларны газетада тешләп тә алгалыйбыз. Әле кичә генә безнең шеф Мәскәүдән кайтты. Тәнкыйтьне барлык өлкәләрдә җәелдерергә кушканнар. Сездә берәр критический материал борынламыймы? — Бездә, энекәш, төрлесе бар, яхшысы да, яманы да. Ләкин бу — урамда, аяк өстән сөйләшә торган сүз түгел. Вакыт табып минем янга кереп чыгыгыз. — Бик рәхәтләнеп, Фазылҗан Җангирович. — Башта минем квартирга килегез, иркенләбрәк сөйләшербез. Аннары клиникага да кагылырсыз. Фазылҗан бу җор егеткә бик үк ышанып җитмәгән иде. Ләкин өч- дүрт көннән аның исем-фамилиясенең баш хәрефләре куелган зур гына мәкалә газетада басылып та чыкты. «Саф намуслы галим һәм этләйләр» дип укыды Янгура мәкаләнең исемен һәм кычкырып көлеп җибәрде. Табалар сүз бу каләм батырлары, валлаһи. Этләйләр! Мәкаләнең баш өлешендә бик тәфсилләп Яңгураның медицина өлкәсендә кем булуы, аның кыю фикерле новаторлыгы һәм аңа каршы өерләре белән кузгалган вак балыклар турында язылган иде. Кәрәкәләрнең, этләйләрнең кулларыннан эш килмәгәч, алар гайбәткә тотыналар, җыйнаулашып саф намуслы галим өстенә пычрак аталар. «... Миң ул мәрхүмәнең өендә булдым, ятим калган бичара балаларын кызгандым, иренең кайгыдан шашар хәлгә җиткәнен күрдем. Алар өчесе бертавыштан, сөекле әниләрен һәлак иткән врачны судка тартырга кирәк, диләр...» «Менә монысы шәп, менә монысы минем башка да килмәгән иде,— диде Янгура үз-үзенә. — Суд белән башларын миңгерәүләтсеннәр әле. Нинди тикшерүчесе туры килер... Тютеевлар булдыра алмаганны эшләп куймагае». Янгура мәкаләне хәрефен калдырмый укып чыкты. Әмма уйлана торгач, аны сай язылган, җитди укучыны ышандырмас дип тапты, ләкин җәмәгатьчелек фикеренең бер мисалы буларак... Янгура урыныннан торды, авызын зур итеп ачып иснәде дә, кулларын җәеп, сөякләрен шыгырдатып киерелеп куйды. 6 Больницада Әбүзәр абзый Чалдаевны күрә алмады, икесенең дә бик мәшәкатьле көннәре булды, каты авырулар күбәеп киткән иде. Кич белән эштән кайтышлый Гаделкәрим үзе Таһировларга кереп чыкты. Бүрегенә, иңнәренә сыкы коелган, керфекләрендә дә боз эреп бетмәгән иде. —Әйдәгез, әйдәгез, тизрәк кайнар чәй эчегез, тәмам туңгансыз бит, — диде профессор, аны каршы алып. —Чәйнең — белмим, мәйнең бәлки файдасы тияр иде, — дип көлде Чалдаев күшеккән иреннәре белән. — Менә сездән алган әйберне сезгә кайтарыйм дип кенә кергән идем. —Рәхмәт, — диде профессор, Гаделкәримнең кулыннан Яңгураның сәхтиян тышлы кызыл папкасын алып. Мәдинә апа белән Фатихәттәй дә чыгып кыстый башлагач, Чалдаев чишенеп олы якка узды. —Гел яхшылык кына теләп йөрисең, ахрысы, Гаделкәрим, — диде Фатихәттәй, — самоварым да кайнаган. Рәхим ит, Әбүзәр белән янәшәдән утыр. Чәйләр эчеп беткәннән сон, Әбүзәр абзый Яңгураның хезмәте турында белеште. Чалдаев көрсенеп алды. — Яза алмадым бит, Әбүзәр Гиреевич,— диде ул, урындык култыксасын озын бармаклары белән сыпыра-сыпыра. — Шаяртмыйча гына сөйләгез әле, Гаделкәрим. — Ходай мине андый сәләттән тумас борын ук мәхрүм иткән, Әбүзәр абзый, — дип ничектер хәсрәтле генә елмайды хирург. — Язарга дип ун утырганмындыр... күңел тартмады. — Ничек инде... Кеше хезмәтен шулхәтле тотып та... — Ни хәл итим. Фазылҗаиның үзенә дә илһам килми дип берничә әйттем. Ул илһам шагыйрьләрдә дә алай еш кунак булмый дип, үзе дә сузарга булышты.» Мин дә, бәлки, бер талпына алмаммы дип көттем. Коллегага ярдәм итәсе килгән иде. — Шулай да вакыт табарга кирәк иде, Гаделкәрим. — Эш вакытта гына түгел, Әбүзәр абзый, — диде Чалдаев, көрсенеп. — Биш-ун бит язу язарлык кына вакыт табар идем. Минем вакыт, кайберәүләрнеке кебек, алай секундлап үлчәнми. — Шунда ул Әбүзәр абзый өстәл кырыена куйган папканы сузылып кулына алды. — Рецензиясе хәтта язылган... машинкада да суктырылган. Тик кул куясы гына... — Соң,—диде профессор, — язарга йөрәгегез җиткәч, кул куярга җитмәдемени? — Алай ук түгел, Әбүзәр абзый. Рецензияне Яңгура абзац үзе әзерләгән. Машинкада да үзе суктырган. Ул яктан бер мәшәкать тә калдырмаган. — Бу нинди шаяру? — Мин Фазылҗанга рецензияне үзе язып куюы өчен үпкәләмәдем, Әбүзәр абзый. Мин андый четерекле кеше түгел. Фикерләребез туры килсә, тотар идем дә кул куяр идем. — Шуннан?—дип сорады профессор коры гына. • — Шуннан аптыраган инде. Фазылҗаиның бу хезмәте — җитди фәнни хезмәт түгел, минемчә. Бөтенесе сенсациягә корылган. Безнең көннәрдә үзүзен хөрмәт итүче нинди врач ансат кына итеп, әйтик... рак проблемасын яки бүтән яман шешләр проблемасын хәл иттем дип әйтә ала икән? Китергән мисаллары мине дә, башкаларны да ышандырмый, онкологларны бигрәк тә, — мин алар белән махсус киңәштем. Фәнни дөреслек өчен генә булса да дип әйтик, Яңгура китергән мисаллар компетентлы учреждениеләрдә эксперименталь тикшерүгә мохтаҗ. Ә Яңгура тәкъдим итә торган аппарат, исеме яңа булса да, медицинада күптән билгеле нәрсә. — Мин Фазылҗанны җитди фәнни эшче итеп саныйм. Сез сөйләгән нәрсәләр минем башыма сыймый, Гаделкәрим. — Минем үземне дә нәкъ шул нәрсә аптыратты. Дөрес, аның оговоркалары, оста китерелгән цитаталары, авторитетларга сылтаулары, сүз уйнатулары җитәрлек. Тыштан бик фәнни, ә эчтән... — Чалдаев башын чайкады. — Мин аңламыйм, ни дип Яңгурага ялган новатор булып кыланырга кирәктер? Булган дәрәҗәсе, авторитеты җитмәгәнмени? Ярар, әйтик, мин ялгышам, ул хаклы ди. Ул чагында аңа хезмәтен нигә башта берәр фәнни журналда бастырмаска? Анда аның белгечләре утыра. Ә нәшрият редакторы ни белә? Мин анда диссертациямне чыгарган идем. Әдәби редактор миңа шундый «эшкәртү» ясады, мин үз язганымны үзем аңламый башладым... Миңа калса, Фазылҗаиның исәбе гади шахмат ходы: ул хезмәтен сезгә бирә, сез —• миңа, мин сезнең авторитетка таянып укымыйча гына кул куям, китап басылып чыга. Рак проблемасы халыкны бик нык кызыксындырганга, берьюлы сенсация... Чалдаев сөйләгән чагында да, аннан соң да Әбүзәр абзый озак кына эндәшми утырды. Ул рак белән тилмерүчеләрнең-терелер өчен әллә нәрсәләр эшләргә әзер торуларын, бернәрсәләрен дә кызганмауларын яхшы белә иде. Врач була торып кешеләрнең шушы иң тирән фаҗигасендә уйнарга мөмкинме соң! — Кайбер телләрдә, — диде Чалдаев, — врач дигән сүз калдун, сихерче дигән төшенчәне дә аңлата икән. Әмма егерменче гасырның алтмышынчы елларында, космос заманында, врачның калдун булып кылануы... — Ахмаклык! Бу турыда, тулы ышанычыгыз булса, шулай дип язарга да кирәк иде! Чалдаев башын чайкады. — Ни дип мин авыртмаган башыма тимер тарак алыйм, Әбүзәр абзый? Газетаны укыгансыздыр... Минем Мансур хәленә каласым килми. Мансур яшь әле, аның чәкәшергә көче бар, ә минем... комым коела инде. — Юк нәрсә сөйлисез, Гаделкәрим. — Нишләп юк нәрсә булсын, Әбүзәр абзый. Ялганчы булырга, халык алдарга теләмим. Үз эшемне намус белән башкарам, буй җитмәс җирләргә үрелмим. Чөнки тәвәдән биек фил бар икәнен беләм. Барлы- юклы ун ел умерем калган, шуны карчыгым белән тыныч кына үткәрәсем кели. — Ә медицинаны кемнәр кулына бирәбез?—дип сорады Әбүзәр абзый, кырыс кына. — Без мәңге яшәмәбез бит. — Ул турыда спорлашмыйм. Ләкин мин үз-үземә бик еш бер сорауны бирәм: ни өчен мин кандидатскиемны илле яшькә җиткәндә генә, анда да мең азап белән генә яклый алдым? Аппаруга дурак булгангамы? Диссертациямне яклаган көнне мин ун меңенче операциямне ясадым. Ә сикереп атка менгән төсле докторлык дәрәҗәсенә сикереп менгән докторларның күбесе шулхәтле операция ясаганмы? Заманында «актиф» булам дип тимер таракка мин бик еш үрелдем, һәм... башым пеләш була язып калды. Чалдаевны озаткач, Әбүзәр абзый кабинетында байтак уйланып йөренде. Ул Гаделкәрим Чалдаевны күптән, утыз еллап белә, хөрмәт итә, аны намуслы, эчкерсез кеше, үз-үзен аямый, бары тик авырулар өчен генә яшәүче врач дип саный иде. Аның тормыш көйсезлекләре дә профессорга билгеле иде, аңа заманында кулыннан килгән кадәр ярдәм дә итте. Әйе, Гаделкәрим Чалдаев, ерак авылдан килгән мишәр малае, бик кыйнала-кыйнала укыды. Казан медицина институтын тәмамлагач, башта авыл больницаларында, аннары Казанда эшләде. Ул үзен бик тиз өметле врач итеп күрсәтте. Финляндия кампаниясе вакытында кыр госпиталендә эшләп, нейрохирургия буенча бик күп материаллар җыеп алып кайтты. Аның бу материаллары кандидатлык диссертациясе өчен генә түгел, докторлыкка да җитәрлек иде. Ул баш сөяге һәм ми яраларын дәвалау буенча бик мөһим гыйльми хезмәтләр язды, медицинада беренче булып баш сөягенең ватык урынына кую өчен плексиглас кулланды. Ватан сугышы башлангач, аның давыллары Гаделкәрим Чалдаевны да бөтереп алды. Ул фронтка китте, чолганышта калды, әсирлеккә эләкте, качты, партизаннар отрядында булды. Сугыштан соң ул яңадан Казанга кайтты, ләкин әсир булганы өчен аңа Казанда торырга рөхсәт итмәделәр, элек эшләгән урынына алмадылар. Ул бөтен семьясы белән Татарстанның иң ерак бер тимер юл станциясендәге тимер юл больницасына эшкә китәргә мәҗбүр булды. Еракта, фәнни җитәкчесе булмаган хәлдә диярлек, бөтен расходларын үзе күтәреп, мең бәла белән диссертациясен төгәлләде. Ләкин шуннан соң да аны еллар буенча тинтерәтеп йөрттеләр — әле бер оппоненты, әле икенчесе иске исәп-хисапларны казыл чыгара-чыгара тәгәрмәчкә таяк тыкты. Моны эшләү аларга ансат та иде, Әсирлектә йөргән кеше, янәсе, ышанып бетеп булмый аңа. Бары тик заманалар үзгәреп, яңадан Казанга кайткач Ак ЧӘЧӘКЛ9Р кына, Чалдаен диссертациясен яклады. Әмма әле бүген дә частный квартирда яши. Ә аңа инде илле биш яшь! Әйе, Әбүзәр абзый боларның барысын да белә иде, ләкин шулай булса да Чалдаевның бүгенге сүзләрен ул ошатып бетермәде. Әйе, ул аны аңлый, әмма аның белән килешеп бетә алмый иде. «Иртәрәк, иртәрәк читкә китәсез түгелме, Гаделкәрим дус? Тимер тарактан курка башлагансыз... Аңа калса, заманында безгә балта белән дә кизәнделәр...» Ишек ачылган тавыш ишетелде. Мансур кайтты. Әбүзәр абзый аңа каршы чыкты. Ул Мансурның һаман күңелсез йөрүен күрә, ләкин адым саен аны борчып торудан саклана иде. Газетадагы мәкаләдәй соң, Мансур яңадай бик каты борчылыр дип уйлаган иде. Ләкин профессор аңарда андый хәлне сизмәде. Ихтимал, тыштан гына шулайдыр. Мансурның уз эченә бикләнеп калуы бар. Ә яшь кеше өчен бу хәтәр нәрсә. — Теге консилиум үткәрелгән инженерга операция ясадыгызмы инде? — дип сорады профессор, Мансур табын янына утыргач. — Юк әле. — Ник шулкадәр сузасыз? — Фазылҗан Җангировичның терелүен көтәләр. — Авырыймыни? л ■— Грипп. — Әгәр аның чире тагын атна-ун көнгә сузылса? •— Ни хәл итәсең. Мондый чакта әйтелә торган бер сүз бар, дәү әти: начальствога күбрәк күренә. Профессор тирән шелтә белән башын селекте. — Бу ахмак сүзләрне кем чыгаргандыр һәм алар кайда туры килә торгандыр, миң әйтә алмыйм. Әмма медицинада алар һич тә ярамый, һич тә! — Моны белмиләрмени, дәү әти1 — Белә торып кул кушырып яту — бигрәк тә начар! Ни дип авыз ачып утырасыз соң сез анда?! — дип, профессор кыза башлады.— Кеше үлгәнне көтәсезме? Кайдан бу кадәр гамьсезлек! Мансур дәү әтисе болай каты бәрелер дип көтмәгән иде. Аның клиникасы түгел ләбаса. — Кайдан медицинага шулхәтле ваемсыз, пошмас кешеләр килеп тулган!—дип, карт профессор ачынуында булды. Аннары тиз генә коридорга чыкты, телефон трубкасын алды. — Министрның үзен тоташтырыгыз әле. Рабига ханым, исәнмесез. Профессор Таһиров. Вакытлы-вакытсыз борчуым өчен гафу итегез. Менә эшләр болай тора, — дип әрни-әрни хәлне аңлатып бирде. — Фазылжан Җангировичның авыруы озакка сузылуы мөмкин, ләкин клиникада башка хирурглар да бар лабаса! Читтән дә чакырырга мөмкин... Әйе. Үтенәм, Рабига ханым. Төнне Мансур йокысыз диярлек үткәрде. Дәү әтисе аны гүя бертуктаусыз орыша, гамьсезлектә, пошмаслыкта гаепли иде. Иртән эшкә баргач, Юматшаны бер читкә чакырды да: — Әйдә, Самуил Абрамович янына керәбез, — диде,— Югыйсә күрәләтә жнмаять ясыйбыз. Я безгә рөхсәт итсеннәр, я читтән кеше чакыртсыннар. — Дөрес!—диде Юматша.-—Мин үзем дә нәкъ шул фикер белән килгән идем. Алар туп-туры бүлек мөдире янына юнәлделәр. — Самуил Абрамович, без артык эндәшми тора алмыйбыз, — диде Мансур. — Ивановның хәле көннән-көн начарлана бара. Операцияне кичектерү — аны һәлакәткә илтә. Самуил Абрамович берсе озын һәм төз, икенчесе кыска һәм юантык бу ике егеткә бер минут карап торды. Министр шалтыраткач, ул алар турында үзе дә унлаган иде инде. Ул Якгурапың өенә шалтыратты. Фазылҗан урында ята, температурасы утыз сигездән төшми диделәр. Самуил Абрамович трубканы куйды, йодрыгы белән маңгаен ышкырга тотынды. — Башымның чатнавына түзәр хәл юк, — диде ул, беркемгә да карамыйча. — Самуил Абрамович, безгә Юматша белән икебезгә рөхсәт итегез. — Яки Татьяна Степановнага, — дип өстәде Юматша. Самуил Абрамович аларга пеләш башын кыйшайта төшеп карап торды. Көрсенде. — Әгәр сүз минем үзем турында барса, бер минут икеләнеп тормас идем. Кызганычка каршы, сүз икенче бер кеше турында бара. Булып узган хәлләрдән соң, бигрәк тә матбугатта шундый зур сүз булганнан соң... — Ул яңадан трубканы алып номер җыйды. — Павел Данилович, атакай, исәнмесез. Әйе, тагын мин. Зинһар коткарыгыз... Юк шул, һаман урында ята. Мансур белән ’ Юматша бер-берсенә карашып алдылар. Павел Данилович аларның элекке укытучылары, Казанның атаклы хирургларыннан берсе. Күрәсең, ул риза булды, Самуил Абрамовичның йөзе яктырып китте, рәхмәт укыды. — Әйе... бу шартка мин риза... Менә алар үзләре дә каршымда солдатлар кебек үрә басып торалар... Рәхмәт, рәхмәт. Ул трубканы куйды. Яктырып киткән күзләре белән егетләргә карап алып, чак кына көлемсерәде: — Операция вакытында сезнең икегезнең ассистентлык итүен шарт итеп куйды. Барыгыз, авыруны иртәгә операциягә әзерли башларга боерык бирегез. Павел Данилович бераз соңрак керәчәк. Мансур белән Юматша бер-берсенә карашып алдылар. Шушындый хәлләрдән соң Павел Даниловичның ал арны үзенә ассистентлыкка алуы гаҗәп зур шатлык иде. 7 Акъярга кайтып төшүе белән үк, Гөлшаһидәнең өстенә мең төрле мәшәкать өелде. Казанда чакта онытылып торган дебет-кредит, смета һәм түләү ведомосте, утын, аш-су, кер юу, ремонт хәстәрләре кебек нәрсәләр яңадан аның башына тулды. Дарулар алып кайтырга кирәк, больница бакчасын куяннардан, кәҗәләрдән, тычканнардан саклау чараларын күрергә кирәк, авыруларны карарга кирәк. Икенче врач — Нәфисә апа, Гөлшаһидә кайту белән үк, ялга китеп барды. Җитмәсә, грипп эпидемиясе булу сәбәпле, больница авырулар белән тулган, Гөлшаһидә аларны урнаштырырга урын таба алмыйча тәмам алҗып бетте. Элек тә ул Акъяр больницасының искелегеннән, кысанлыгыннан бик борчыла иде, шәһәрдәге зур больницадан соң мондагы тарлык аны аеруча әрнетте. Шуңа күрә кайткан көнне үк диярлек, район оешмалары каршында яңа больница салу мәсьәләсен бөтен кискенлеге белән кабат куйды. Яна больница — яңа бина гына түгел: аның янына рентген аппараты, лаборатория, телефон кирәк, электр белән дәвалау җиһазлары кирәк... Әлбәттә, Гөлшаһидә районның чамасын белә иде, шуңа күрә министрга да язды, Акъяр колхозына Өлкә комитеты секретаре белән Совмин председателе килүен ишеткәч, идарәгә чабып, аларны да больницага алып килеп күрсәтте, менә карагыз: нинди шартларда эшлибез, диде, төзү материаллары даулады. — Материалы булса, салу эшен җәмәгать тәртибендә дә башкарыр идек, — диде. Кайтуы белән, аны җәмәгать эшләренә дә ныклап җиктеләр. Клубта, китапханәдә санитария-гигиена мәсьәләләре турында лекцияләр укыды, авыруларга өйдә ярдәм күрсәтү түгәрәге оештырды, сыер савучы ферма кызларын үз кулларына массаж һәм ванна ясарга өйрәтте, звено, бригада җитәкчеләре өчен оештырылган политик уку түгәрәген алып барды, укучылар конференцияләренә катнашты, хәтта ара- тирә үзешчәннәр түгәрәгенә дә йөргәләде. Ул әйбәт кенә җырлаганга, аны сөеп-яратып Акъярның «атказанган җырчысы» дип тә атыйлар иде. Бәйрәм-мазар якынлашса, докладын да аңардан сөйләттеләр. Кыскасы, Казандагы кебек күңел кичерешләренә чумарга түгел, тын алырга да аның вакыты калмады. Соңгы көннәрдә больницадан да чыкмады. Грипп белән авыручы механизатор Исмәтнең хәле бик авыраеп китте. Бик күпләр кебек Исмәт тә, гриппны аяк өстән генә уздырмакчы булып, аңа кул селтәп караган. Ә хәзер дүртенче көн инде ут эчендә саташып ята, температурасы кырыктан узган... Үч иткән кебек кофеин да беткән чак иде. Аны районнан алып кайтуларын Гөлшаһидә дүрт күз белән көтте. Әһлетдин абзыйның ат белән капкадан кайтып керүен күргәч, иңенә шәл генә салып, аңа каршы йөгереп чыкты. Биш-ун минуттан ул Исмәткә кофеин белән камфара уколы ясады. Бераздан Исмәт тирән йокыга талды. Гөлшаһидә соңгы дүрт тәүлектә беренче тапкыр урындыкка утырып җиңел сулыш алды. Өенә Гөлшаһидә караңгы төшкәч кенә, тәмам карга батып, күчән кебек катып кайтты. Аның шәлен чишәрлек тә хәле калмаган иде. Сәхипҗамал җиңгәсе аны баштанаяк карга чумган килеш ишек төбендә күргәч, ике кулын чапты да тиз генә янына килеп шәлен чиште, төймәләрен ычкындырды, киез итекләрен салдырды. — Бичарам, ник ат җиктермәдең, шундый буранда җәяү кайталармыни!— диде ул, Гөлшаһидәне чын күңеле белән кызганып. Гөлшаһидә идәндә эреп баргаи кар кисәкләренә карап торды да кулларын җылы мичкә терәде һәм, сызлавына түзә алмыйча, шунда ук кире тартып алды. Күзләреннән яшь бәреп чыкты. — Угала, угала кулларыңны, — диде Сәхипҗамал җиңгәсе. — Ничә әйттем — ки авыл бияләен, юк бит, шәһәр перчәткәсеннән йөрегән буласың көязләнеп. Берничә минуттан бармакларының сызлавы туктады, Гөлшаһидә яңадан аларны җылы мичкә терәде. — Бичаракаем, кулсыз калуың мөмкин бит. Атыгыз була торып... — Әһлетдин бабай яңа гына районнан кайтты, бик арыган иде, кызгандым,— диде Гөлшаһидә. — Син барысын да кызганасың, ә сине кызганучы бармы соң? Әпә Питәнәй Якупның хатының шундый салкында районга ук алып баргансың. Үзен генә җибәрсәң, район больнисын тапмас идемени? Гөлшаһидә кулларын мичкә бер терәп, бер алып Питәнәй Якуп хатыны Нурлыгали апа турында уйлады. Гөлшаһидә Казаннан кайтып төшкән көнне үк, ул больницага килде, тыным кысыла, йөткерәм, Гөлшаһидә кызым, дип зарланды. Андый гына нәрсәләрдән кем зарланмый, Гөлшаһидә аңа салкын тигәннән дарулар биреп кайтарды. Ләкин ул даруларның файдасы булмагач, ул аны больницага салырга мәҗбүр булды. Үзе тикшереп, үзе сынап белгән барлык дарулар белән дәвалап карады, ләкин алай да файдасы күренмәде. Нурлыгаян һаман йөткерде, һаман күкрәге кысудан зарланды. Шуннан Гөлшаһидә, борчылып, аны район больницасына рентгенга алып барды һәм авыруны рентгенолог белән бергә үзе карады. Үпкәләренең тамыр төпләре карала башлаган иде! Гөлшаһидә районнан ук Казанга шалтыратты. Бәхеткә, Әбүзәр абзый больницада туры -килде. Ул Гөлшаһидәне тыңлады да онколог чакырырга киңәш итте. Шулай ук ракмы икәнни? Хәзер Гөлшаһидә түземсезлек белән белгечне көтә иде. Гөлшаһидә уйланып торган арада, батист яулыгын колак артына кысып бәйләгән җиңел сөякле Сәхипҗамал җиңги олы як белән кече як арасында җил-җнл йөреп табын әзерләргә кереште: әле колагындагы тамчылы алкалары җем-җем итеп китә, әле бала итәкле чуар күлмәге җилфердәп кала, ә ак йоннан бәйләнгән жылы оекбашлар кигән аяклары идәнгә тавыш-тынсыз басалар. Тышта баягыдан да яманрак булып буран котыра. Җил тәрәзә капкачларын каерып атарга теләгәндәй шакылдата, морҗада елый-елый сызгыра. Әйдә, хәзер теләгәнчә сызгыра, котырына бирсен. Өй эче җылы, электр уты балкып яна. Сәхипҗамал җиңги ©сдәлгә шаулап торган самовар китереп куйды. — Чәй эч тә мич башына менеп ят, — диде ул. Гөлшаһидә иркәләнеп башын чайкап алды. — Хәзердән ук мич башына менеп ята башласам, картайгач нишләрмен икән, җиңгәм, — дип Сәхипҗамалны муеныннан кочып алды.— Нсмәт йоклап калды, ән шатланганымны белсәң иде, җиңгәм! — диде Гөлшаһидә, чәй эчкән чагында. — Бу бит авыруның терелә башлавы инде. — һәм бераз тыңлап торгач: — Әллә җил басыла төште инде?— дип сорады. — Кичкә таба башланган буран алай тиз туктамый, — диде Сәхипҗамал һәм Гөлшаһидәнең өстәл яныннан торып каядыр җыена башлавын күреп: — Бәрәч, син тагы кая бармакчы буласың? —дип сорады.— Мондый төндә яхшы кешенең эте дә урамга чыкмый. — Көнбагыш Нигъмәтҗан абзыйның хәле авыр дип әйткәннәр иде. — Кем әйтте? Чакыра килгәннәр идеме? — Чакыруын чакырмадылар да... Барып хәлен белим. — Иртән барырсың. Ул бит җәһәннәм тишегендә тора. — Иртәнгә хәтле тормавы мөмкин аның... Актык минутында врач килмәде дип рәнҗеп калмасын инде. — Барыбер әҗәл даруың юк бит, — диде ни әйтергә белмәгән Сәхипҗамал җиңги. — Булмаса да барыйм, җиңгәм. Бәлки, күңеленә аз гыңа җиңелрәк булып китәр. Кеше бит ул... Сәхипҗамал җиңги көрсенеп куйды, мич башыннан җылы киез итекләрен алып Гөлшаһидәгә бирде, аннары шәле белән бияләйләрен дә сузды. — Әллә үзем озата барыйммы, җаным. Бик ерак бит, адаша күрмә.— Гөлшаһидә каршы килгәч. — Ичмасам, кайтканда берәрсе озата килсен үзеңне. Нефтедәге малайлары кайткан дип ишеттем, — диде. Тышка чыккач, капка баганасына сөялеп Гөлшаһидә бер мәл аптырап басып торды. Котырынган буранда берни күренми иде. Бая юл әзрәк беленә торган иде әле, хәзер бөтен җирдә кар көртләре генә. Күзләре караңгыга ияләшә төшкәч, Гөлшаһидә карга бата-чума юлга чыгып, җилгә ян белән борылып, утлары беленер-беленмәс кенә шәйләягән урам буйлап китте. Берничә урында буран урам аркылы шундый биек көртләр өйгән, Гөлшаһидә аларны көч-хәл белән генә ерып чыга алды. Киез итекләре, бияләйләре эченә кар тулды. Ләкин аштан соң ул өшемәде, киресенчә, аңа эссе булып китте. Ниһаять, ул Нигъмәтҗан абзыйларның тәрәзә капкачын шакыды. Тәрәзә ярыгыннан ут күренә иде. Эт өрә башлады. Аннары капка артында ир кеше тавышы ишетелде: — Кем ул? — Мин, доктор, — диде Гөлшаһидә. Өй алдында Гөлшаһидә өстендәге, аякларындагы карны каккалыйкаккалый: — Нигъмәтҗан абзыйның хәле ничек? — дип сорады. Әтисе кебек сары чәчле, киң, таза җилкәле егет аңа астан гына карап: — Ята, — диде. Доктор килүгә ул аз гына да шатланмады шикелле. Аның каравы Нигъмәтҗан абзый үзе Гөлшаһидәне күргәч елап ук җибәрде. — Килерсең дип көткән идем шул... Рәхмәт, кызым, — диде, әкрен тавыш белән. — Бүгенге төнне үткәрә алсам, шаять терелермен дип өметләнәм әле. Син килгәч, әйе... Гөлшаһидә аңа дару эчерде, укол кадады, байтак вакыт аның янында утырды. Авыру ишек төбендәге караватта ята. Салкын. Караңгы гына ут яна. Киленнәре белән оныклары барысы да тур якта. Малае да шунда кереп китте. Берсе дә чыгып карамады. «Әтиләреннән туйганнар!» дип әрнеп уйлады Гөлшаһидә. Ә картның, күп булса, берничә сәгатьлек гомере калган. — Хәзер күкрәкләрем тәмам ачылып киткәндәй булды, — диде авыру, докторга рәхмәт укып. — Сулыш алуларым да җиңеләйде. Иртәгә инде, боерган булса, больницаңа алырсың мине... Хәзер, сеңелем, кайтсаң да ярый. Тәмам хәл керде үземә. Югыйсә, әҗәлем җитте дип тора идем. Гөлшаһидә аңа тыныч төн теләде, иртән тагын килермен, диде. Авыру аңа мең рәхмәт укып калды, ә җирән егет, Гөлшаһидәнең юри кычкырып саубуллашуына да карамастан, хәтта озата да .чыкмады. Гөлшаһидә карга батып кайтып кергәндә, Сәхипҗамал җиңги йокламыйча ут йотып утыра иде. Гөлшаһидәне исән-сау күргәч и шатланды, и сөенде, нинди генә сүзләр белән иркәләмәде. — Бик арыдым, җиңгәм, йоклыйсым килә, — диде Гөлшаһидә һәм утырган җирендә үк йоклап китте. Йртә белән Көнбагыш Нигъмәтҗанның үлгәнлеген әйттеләр. Ә ике көннән соң Казаннан онколог килде һәм, Нурлыгаян апаны карагач, башын селкеп куйды: —Шул каһәр суккан... Казанга операциягә озатырга кирәк, Гөлшаһидә ханым. Кичекмәстән. Авыруның үзенә, әлбәттә, дөресен әйтмәделәр, әмма иренә турысын аңлаттылар. Илле икеләр тирәсендәге Якуб абзый, бу шомлыхәбәрне ишеткәч, телсез калды. Ышанып та бетмәде. Алай сырхаулап та йэремәде бит. Кем йөткерми дә, кемнең тыны кысылмый. Ниһаять, ул аңлады ахрысы. —Сезнең сүзне, Гөлшаһидә, тыңламый булдыра алмыйм. Казаннан килгән иптәш тә әйткәч... Канчан юлга чыгарга? — Иртәгә үк кирәк булыр, Якуб абзый... Берүк Нурлыгаян апаның үзеңә, зинһар, әйтә күрмәгез. Операция кирәклеген без дә әйтербез, рез дә җайлап кына әйтерсез, яме... Казанда аны нң яхшы врачлар караячак. Үзем барысына хатлар язармын... Гөлшаһидә укудан кайткач, Акъяр больницасына ике кеше бик еш килеп йөри башлады. Аларның берсе былтыр гына университетны тәмамлап Акъярга эшкә җибәрелгән мәктәп директоры, икенчесе район . партия оешмасының икенче секретаре иде. Билгеле инде, бу яшь, таза, чибәр егетләрне больницага тән чире китерми, бәлки Гөлшаһидә үзе тарта иде. Хәер, моны аддр үзләре дә яшермәделәр. Гөлшаһидә дә кайчак: әллә шушы икенең береме? — дип уйлаштыргалый башлады. Ни әйтсәң дә, гомер уза бит. Күлме көтәргә, кемне көтәргә, кайдан көтәргә мөмкин? Хәзер бит аның инде уйдырма булса да Федосеев дамбасы да, кайдадыр караңгы төндә яктырып торган өмет тәрәзәсе дә юк. Җитмәсә, Сәхипҗамал җиңгәсе гел колак итен ашап тора: — Чәчәк кебек вакытыңны ялгыз үткәреп, ник нурлы йөзеңне болай саргайтасың, җаным? Картайгач кемгә кирәгең бар синең? Яшьлектә пар күгәрчен кебек гөрләшеп тормагач, соңыннан нәрсәсе сагынып сөйләргә кала аның?! 2. ,с. ә.- >s з. Гөлшаһидә аның хаклы икәнен аңлый, бик аңлый да... Ул таңнар атканчы пышык-пышык елый. Кайчак елый да алмый, бозга сарылгандай катып ята. Мондый минутларда аның җаны өшеп китә: ул бит кыз түгел инде, хатын башы белән кызларча сөйгән була. Бу үзеңне иң мәрхәмәтсез, иң шәфкатьсез рәвештә алдау түгелме соң? Аның бүгенге хисләре үткән, беткән беренче мәхәббәтнең күләгәсе генә бит, ә ул шул күләгә белән тилерә... Әмма табигате белән елак булмаганга, ул еш кына җырларга керешә. Башта моның җыр дип әйтерлеге дә булмый: үз-үзен юаткандай «сызлама», «әрнемә» дигән сүзләрне генә кабатлый, аннары шушы сүзләр янына, мәрҗәннәр кебек, икенчеләре килеп кушыла, көйнең аерым кисәкләре күңелдә чыңлый .башлый. Берничә көннән соң инде ул авыз эченнән аерым юлларны кабатлап йөрергә тотына, юл янына гол килеп ябыша... Әлбәттә, көйҗыр чыгарам дип Гөлшаһидәнең исенә дә килми. Ләкин беркөнне кнчкырын җылы кар яуган чагында Акъяр урамы буйлап өенә кайтып килгәндә, мәйдан уртасындагы багана башына беркетелгән радио, бөтен авылга яңгыратып, «Гөлшаһидә җырын» тапшырабыз дип әйткәч, ул шып туктады. Котлары очты. «Әллә минем турыда бәет чыгарганнармы?» дип уйлап алды. Ләкин бу. бәет түгел иде. Аның үзе чыгарган моңлы җырны бөтен Акъярга яңгыратып җырлап җибәрделәр (кем башкаруын да әйттеләр бугай, каушау аркасында Гөлшаһидә ишетми калды): Сызлама, әрнемә юксынып, йөрәгем! Сагынып, саргаеп өзелмә, уа.эгем! Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә, Карлыгач шикелле кичекми һәр язда. Ак күңел, пакь күңел, бу кадәр ярсыма, Тилереп, шашынып дөньяны тарсынма. Таң әле атмаган, кыш әле узмаган, Кар ява Акъярда,, кар ява Акъярда. Син чыда барсына, сөюең хакына. Ул килер, баш ияр бер заман каршында. Хәзергә белми ул, хәзергә күрми ул Янганың, көйгәнең гел аның утында. Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына. Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына. Күр әнә: төн үтә, күр әнә: яз житә, Шау килеп боз ага Акъярым суында. Үз күңелендәге ун-кичерешләрнең җыр булып әйләнеп кайтуы бер гаҗәп икән! Җыр Гөлшаһидәгә шулхәтле көчле тәэсир итте, аның ике күзеннән кайнар яшь атылып чыкты. Өенә ничек кайтып керүен дә белмәде. Җиңнәрен сызганып, табагач белән табаларын алмаш-тилмәш уйнатыл кызу янган мич каршында коймак пешерүче Сәхипҗамал Гөлшаһидәнең кайтып керүенә сөенеп: — Әй, яхшы кешесең дә икән, Гөлшаһидә җаным, — диде. — Кайнар коймакка гына кайтып җиттең.— һәм Гөлшаһидәгә бер карап алгач: — Бәрәч! Ни булды әле сиңа? — дип кычкырып җибәрде. Ә Гөлшаһидә шәлен дә чишмичә, пальтосын да салмыйча өстәлгә капланды да үкс»-үкси елый башлады. «Берәрсе үлгән, ахрысы», — дип уйлап алды Сәхипҗамал җиңги. Соңыннан, тынычлангач, карашын каядыр самовар башындагы чәйнектән уңгарак юнәлтеп, Гөлшаһидә бик озак уйланып утырды. Күз алдында кышкы Казан урамы, якты тәрәзә, тәрәзәдә Мансур белән Илһамия шәүләсе... Ңш кына Гөлшаһидә үз-үзенә шундый сорау бирә торган иде: кай ягы белән бу Мансур аны үзенә болай тарта? Нинди сихри көч бар аңарда? Матурлыгы, батырлыгы Гөлшаһидәне әсир иткәнме? Шуннан’ Гөлшаһидәнең күңелендә өермә башлана, хәтер чоңгылыннан истәлекләр калка, Казанка буе, бөтерелеп торган упкын, Мансурның күз дә йоммыйча шул упкынга сикерүе. Аннары кайдадыр ниндидер бер походта булган бер күренеш. Гөлшаһидә, җайсыз басып, аягын каймыктырган иде. Мансур аны машинага кадәр кулында күтәреп алып кайтты. Икенче бер вакытта, урманнан кайткан чагында, алар яңгырга эләктеләр. Бу аяз көндә көтмәгәндә башланып киткән көчле яңгыр иде. Ә Гөлшаһидәнең аякларында кадерле студент акчасына яңа гына сатып алган босоножкалар иде. Ул аларны кызганды һәм шунда ук салып сумкасына яшерде. Мансурның аягында исә иске сандалег- калар гына иде. Ләкин Гөлшаһидәгә пар булсын өчен ул да сандалетка- ларын салды. Аннары алар, икәү бер плащны ябынып, Бауман урамы буйлап ялан аяк кайттылар. Мансур гадәттә ярым спортчы формасында йөри иде. Кайсыдыр бәйрәм кичәсенә ул өр-яңа кара костюм киеп килде. Бик күп кызлар аңа беренче тапкыр күргәндәй күз ата башладылар. Әй ул көнне Гөлшаһидәнең көнләшкәне, Мансур бүтән кызлар белән биегәндә йөрәге әрнүләре һәм, киресенчә, Мансур аның белән биегәндә түбәсе күккә тиюләре... «Син башкалар белән артык биемә, Мансур, яме», — диде Гөлшаһидә кызарып. Чынында бу мәхәббәт серен ачу иде. Соңыннан Гөлшаһидәнең үзенең дә коты очты. Ләкин Мансур аның сүзен тыңлады. Кичәдән кайтканда, караңгы тыкрыкта, аларга кепкаларын күзләренә үк төшереп кигән ике кеше бәйләнә башлады. Гөлшаһидә бик курыкты. Аннары ни булганын белми дә калды. Хулиганнарның берсе бер якка, икенчесе икенче якка очты. — Тизрәк качыйк! — диде Гөлшаһидә, Мансурның беләгенә ябышып. Мансур йодрыкларына карады да көлемсерәде: — Яңадан бәйләнмиләр алар, курыкма. Соңыннан Гөлшаһидә Мансур белән кая барса да курыкмый башлады. Әйе, Мансурның яраттыра торган сыйфатлары аз түгел иде. Ләкин шуның белән бергә ул хатын-кыз күңелен биздерерлек, суытырлык эшләрне дә аз эшләмәде бит. Аларның берсен генә искә төшергәндә дә Гөлшаһидә кайнар утка ташлангандай була иде. Хәзер инде бигрәк тә, баласы да бар, Илһамия белән дә чуала... Шуңа да карамастан, Гөлшаһидә Мансурны ярата икән, бу акылга сыймый торган тилелек түгелме?.. Башкалар да шулай ярата алалармы икән, әллә бу Гөлшаһидәнең ... җан сукырлыгы гынамы? Хәер, Мансурны яманларга, аңа рәнҗергә яки үпкәләргә аңың ни хакы бар? Мансур аңа бервакытта да сөям димәде, вәгъдәләр биреп алдамады бит. Киресенчә, ул аңардан качты. Бәлки, аның ашыгыч рәвештә төньякка китеп баруы да Гөлшаһидәне үзеннән коткару өчен булгандыр. Инде Гөлшаһидә шуны да аңламый икән, хатын-кыз горурлыгы, нәфрәт, кимсенү, гарьләнү, җан бизү, үч кайтару һәм бүтән шуның ише хатын-кызда бетәсе булмаган тойгылар аны үзгәртергә тиеш иде ләбаса. Ә ул райком секретарена да, мәктәп директорына да турысын әйтте: — Башканы эзләгез, — диде. — Әллә биргән вәгъдәң бармы? —дип төпченде Сәхипҗамал апа, Гөлшаһидәнең мондый тернәкле егетләрне кире боруын бер дә яратмыйча. — Юк, вәгъдә биргән кешем дә юк, көткән кешем дә юк, — диде Гөлшаһидә аңа каршы, керфекләрен түбән төшереп. Бер көнне Гөлшаһидәгә почтадан зур гына пакет китереп тоттырдылар. Таныш язуны күргәч, Гөлшаһидәнең йөрәге сикереп куйды: «Менә Хәйдәр абый онытмаган!» Пакет эченнән өстепә «3», «4» дип куйган дәфтәрләр, аерым кәгазьдә хат килеп чыкты. Хәйдәр Андрей Андреевич Балашовның һәм үзенең күптән инде 1ерелеп больницадан чыгуларын, хәзер ярыйсы гына таза йөрүләрен, Николаи Максимовичның инде театрда уйный башлавын язган иде. Шунда ук доцент Япгура белән хирург Мансур Таһировның да исемнәрен телгә алган иде. Гөлшаһидә чак кына кызарды. Янгура белән машинада йөрүләре, театрда, рссторапда утырулары, саубуллашканда Яңгураның аның күзенә карарга тырышулары, кулын тиз генә ычкындырмаулары ничектер бик ачык булып күз алдыннан үтеп китте. Ләкин шунысы гажәбрәк: Казаннан кайткач, Гөлшаһидә Фазылҗанны рәтләп исенә дә төшермәде, ул кыйммәтле булса да кирәге булмаган әйбер кебек онытыла башлаган иде. Ә менә Мансурны онытырга теләп тә оныта алмын иде. Бу ике кеше арасында ни булган соц? Газетадагы мәкалә Гөлшаһидәнең күзенә ничектер чалынмый калды. Инде кайдан гына табып алып укырга? 8 Өенә кайтып тамагын туйдырганнан, Сәхипҗамал җиңгәсенә өй эшләрендә әзрәк булышканнан соң, Гөлшаһидә өстәл лампасын кабызды да, иненә җылы шәл салып, Зиннуровның өченче дәфтәрен укырга утырды. Күңеле шунда ук Казан больницасына очты. Әбүзәр абзый, Маһирә ханым, Диләфрүз, «Сахалин»... барысы да янда гына! «...Безнең палатаның бер койкасындагы авырулар һаман-һаман алмашынып торалар, атиа-ун көндә я бөтенләй чыгып китәләр, я бүтән палаталарга күчереләләр. Бу алмашынып тору безнең ише түшәккә кадакланган кешеләр өчен бик әйбәт, һәр яңа кеше белән безнең палатага тормыш үзенең ниндидер яңа бер ягын алып килә. Кайчак гажәп нәрсәләр ишетәсең, сирәк очрый торган '■ характерлар күз алдыннан ялтырап үтел китә. Билгеле, сәламәт чакта спи ал арны күбрәк күрәсең, ләкин тормыш муллыгы, тәэссоратлар күплеге, аларның тиз алмашынуы синең игътибарыңны тарката, син, гөлбакчага кергән кеше кайсы чәчәккә карарга белмәгән кебек, күп вакытта бөтен уй-фикереңне бер төенгә туплый алмый каласың, күп нәрсәне мәңгегә югалтасың. Биредә, больницада, сиңа бернәрсә дә комачауламый, сии бер генә дулкында, бер генә юнәлештә эшлисең кебек. Син гүя пыяла калфак эчендә, берәр яры ашыгасың да, соңга каласың да юк — күзәт тә күзәт. Ханзафаровтан соң безнең палатага Пәриев дигә!1 кызык фамилияле урта яшьләрдәге бер татарны салдылар. Авыл җирләрендә капиталь төзелешләр алып бара торган бер оешманың урта кул җитәкчеләреннән икән. Белмидер идем, моның шулай ук зур гына әһәмияте бар икән. «Алда калкан, артта калкан, ә ике уртада син, ягъни урта кул җитәкче, балык кебек йөзәсең, — диде ул. — Югарыда давыл булса, өлкән җитәкче башына төшә, түбәндә булса — материаль җавап бирүчегә. Мәсәлән, - безнең оешмада гына да өстәй һәм астай очкан абзыйларның исәбе- хисабы юк, ә Пәриев, әйтергә кирәк, Иван Иваныч заманында да, Мәрдәнша абзый заманыңда да яши бирә». Анын белән ачыктан-ачык сөйләшү болан башланып китте: бер кичне Любимов моңа озак кына карап ятты да: — Пәри дус, хәзер без барыбыз да алла каршындагы кешеләр, — диде. — Милиция дә,’ прокуратура да, бюро да, шелтә-мазар да юк безгә. Кулыңны күкрәгеңә куеп дөресен генә әйт әле: үз гомереңдә күп урладыңмы? Сулга күп очырдыңмы? Пәриев караватына аякларын салындырып утырган килеш кет-кет көлде дә башын чайкап куйды: — Николай Максимович, җаным, — диде,— синең бүтән бер хатын янында кунак булганнан соң, кайтып, хатыныңа чат дөресен генә сөйләп биргәнең бармы? Әгәр мин хәзер шушы палатада булмыйча, гүрдә ятсам, минем яныма Мөнкир-Нәнкыйрь килеп, миңа шул сорауны бирсәләр, аларга да мин чын дөресен генә әйтмәс идем. Вдруг, әйтик, алла белән борчак пешмәс, маневр ясарга кирәк булыр? Дурак кына ул үзе утырган ботакны чаба, һәр очракта кулыңда кәгазь, документ булсын. Безнең бер агай-эне әйтә торган иде: актык чиктә кабер ташын күтәреп чыгыл була, әмма яхшы кәгазь астыннан шайтан үзе дә чыга алмый. Мин үз гомеремдә бик күп кешеләрне пешердем, ләкин кул җылыткан өчбп түгел, бәлки тиешенчә «оештыра», «җайлый», «каплый» белмәгән өчен. Бер мисал сөйлим. Зур Идел төзелгән елларда безнең оешмага су баса торган урыннардан байтак кына авылларны күчерергә туры килде. Әйтик, торак йортны күчергән өчен фәлән хәтле сума түләнә, мунча, келәт, каралты-мазар өчен кимрәк. Бер вакытны тикшерәм, барлык иске мунчалар, барлык каралты-келәтләр торак йорт булып беткән. Кәгазьдә, билгеле. Ә Идел буенда кайсыгызның бншәр-алтышар йөз йортлы авыллар күргәне бар? Пүчтәк кенә ревизия и барысы да ачыла да китә. Фәлән хәтле йорт дигәнсез икән кәгазьдә, авылында да шулай күренсен. Мунчадан, келәттән йорт чыкмын икән, яңасын салып бир, черегән пде, сүткәч корырлык булмады, дип акт төзе. Хуҗадан да каер, казнадан да. Хуҗа дурак түгел, әгәр аңа иске акча белән әйткәндә утыз-кырык меңлек йортны унбиш-егермегә салып бирәсең икән, ул синең белән уртак тел таба. Соңыннан пажалсты: дәүләт комиссиясе дисәң, дәүләт комиссиясе, совконтроль дисәң, анысы рәхим итсен. Әле рәхмәт әйтеп китәчәкләр. Шулай булды да. Ул елларда без күчергән авылларның рәсемнәрен газета саен басып чыгардылар. Менә шулай ул, кадерле Николай Максимович. — Шома эшлисез икән, — дип артист та килеште. Бу — Пәриевнец күңеленә хуш килде, ахрысы, каш сикертеп куйды да: — Ул сезнең театрда гына барлык карталарны ачып сөйләшәләр, — диде. — Әллә театрга да йөрисезме? — дип сорады Николай Максимович.— Бу караватта гомердә бер театрга бармаган кеше дә яткан иде. — Юк, мин ара-тирә баргалынм. Бая сез әйткәнчә, алла каршындагы кешеләр булгач, мин дә сезнең театр турында бер сүз әйтим, — диде Пәриев көлеп. — Эшләр сезнең театрда күрсәтелгәнчә генә барса, чын жуликлар озак яшәр әле, Николай Максимович. Сез бит аларныц күбеген генә өреп шартлатасыз, ә күбек шартлар өчен өскә чыга да. Бер атна торыр-тормас Пәриев кайтып китте. Саубуллашканда Н и кол ай Максимовичка: — Идел буенда дача салырга уйласагыз, минем янга килегез. Кадорн хәл ярдәм итәрмен, — диде. — Миңа менә Андрей Андреевич комнан дача салып бирәм, ди. Пәриев кулын күкрәгенә куйды: — Ихтыярыгыз. Ләкин мин артистларны сәхнәдә генә юләр булалар дип уйлыйм. Ул каш сикертте дә чыгып китте. Николай Максимович аның караватына озак кына карап ятты да: — Тип бу, — диде. — Ләкин бу Пәриевләрне фаш итәр өчен чыннан да яңа Щедриннар кирәк! . Пәриевтән соң шул ук караватта карт большевик Леонтьев ятып чыкты. Ул торып йөри ала иде. Без аны барыбыз да бик яраттык. Ул килгәнче без газеталарны рәтләп күрми дә идек. Ул көн саек безгә газета алып килә башлады, аннары кемнең нинди йомышы бар дип сорый иде. Өйгә яки эшләгән җиргә шалтыраттырасы булса, аңа гына әйтәбез, ул бер дә иренмичә үти. Берәребезгә вакытында дару китерергә онытсалар яки кәефебез начарлана башласа, хәзер сестрага барып әйтә. Еш кына безнең хәлне белергә иптәшләр кплгәлн иде. Аларпы палатага кертмиләр. Андый чакта безнең «вәкаләтле вәкил» булып ике арада Леонтьев иөри һәм без иптәшләрнең үзләре белән сөйләшкәндәй була идек. Ул ап-ак чәчле, ягымлы карт. Кайчандыр беркадәр вакыт Владимир Ильич Ленин белән дә бергә эшләгән. Кичләрен ул безгә Ильич турында бик кызыклы истәлекләр сөйли, һәрвакыт үзе генә такылдарга яратучы Николай Максимович та аны бүлдерми тыңлый, аңа тирәнтен хөрмәт күрсәтә иде. Безнең бүлектә карт большевиклардан тагын бер кеше бар иде. Иван Федорович Антнпкин. Мин аны электән дә әзрәк белә идем. — Выходит дело, син дә авырып киткәнсең, — диде ул, больницага кергән көнендә үк .минем янга килеп. — Язу-сызу эше йөрәккә бәрә шул. Бакча алырга кирәк иде. Менә мин үзем бакча тирәсендә кайнаша башлагач, тәмам тазарып киткән идем. Тирләгән килеш бозлы квас эчеп кенә махы бирдем. Иван Федоровичның ике сүзнең берендә «выходит дело» дип кабатлый торган гадәте бар иде. Моны ул ничектер үзенчә итеп әйткәнгә, бу сүзләр фәкать аңа гына ябыша күк тоела иде миңа. Башка кеше аларны әйтсә, һичбер кызыгы да, табигыйлеге дә калмас иде кебек. Бу сүзләр аның зур гәүдәсенә, гомер буе тимер тоткан зур эшче кулларына, карт эшчеләргә хас гадилегенә һәм турылыгына бигрәк мач киләләр иде кебек. Ул революциягә кадәр дә эшче булган, соңыннан да гел цехта эшләгән. Аңарда гади халыктагы кристаллдай сафлык, телисез икән, хәтта беркатлылык та бар иде. Күп нәрсәгә сабыйдай гаҗәпләнер, ышаныр. Әмма бер нәрсәдә — сыйнфый сизгерлектә, политикада, Ленин хакыйкате, эшче сыйныф дөреслеге, партия юлы кайда икәндә һич ялгышмас. Бу турыда туры әйтер, нык торыр, икеләнмәс, чигенмәс. Бәхәсләшкән чагында артык нечкәләп тормас, хәтер дә сакламас, йомшаклык та. күрсәтмәс, хакыйкатьне ярыр да салыр. Мин аңа соклана идем. Аларның Леонтьев белән булган дуслыклары мине еш уйландыра иде. Тыштан беркадәр корырак бу дуслыкта чын эчкерсез мөнәсәбәт бар иде. Берсенә өйдән бүләк алып килсәләр, ялгыз сыйланмас, иптәшен дәшеп алыр, берсенең кәефе бозылыбрак торса, икенчесе аның яныннан китмәс. Мондый дуслыкны мин малайлар арасында гына күргәнем бар иде. Леонтьев савыгып кайтып киткәч, безнең палатага янә бер картны салдылар. Бу кешенең үзеннән алда палатага исәпсез-хисапсыз пыяла банкаларын ташыдылар, үз тумбочкасы өстендә генә урын җитмәгәч, безнең тумбочкалар өстеиә дә утырттылар. Аннары үзе күренде. Озын борынлы, салынып торган симез иякле, зур корсаклы карт. Кулында юан таяк. Безнең сәламнәребезгә, хуш киләсез дигән сүзләребезгә каршы ата күркә кебек гөлдерәде генә. Шуңа күрә без аңа беренче көннән үк Гөлдери дип исем куштык. Берничә көн эчендә без аның бөтен холкын өйрәнеп алдык. Ул бөтенләй диярлек сөйләшми, бертуктаусыз ашый да. йоклый. Ләкин йокыга киткәнче, кәефе бик яман кырылган кеше кебек, бик озак мыгырдана. Мескеннең авыруы шундңй икән, дип уйладык без. Николай Максимович аның белән дусларча мөнәсәбәт урнаштырырга теләп үзенә хас шуклык белән сөйләшә башлаган иде, Гөлдери аны кырт кисте: — Сез юләрләр йортыннан түгелдер бит? Артист тапкырлыгы Николай Максимовичка хәтер калдыра торган бу сүзләрне шунда ук уенга борырга ярдәм итте: — Тагын берничә ай шушылай чалкан ятсам, нәкъ шунда барып керәчәкмен, — диде. — Ә сез, гафу итегез, аннан килдегезме әллә? Анда тормышлар ничегрәк? Гөлдери торып аякка басты, кызарынды-бүртенде һәм бик яман гөлдер игөл дери палатадан чыгып китте. Без Андрей Андреевич белән көлеп җибәрдек. Николай Максимович көлмәде. — Бу Маһирә Хәбировпа чыннан да мине акылдан яздырырга уйлый, ахрысы, — диде ул күңелсез генә. — Әле хан, әле пәри, әле гөлдери җибәрә... Язучысы ике көнгә бер сүз әйтә, очучысы берсен дә әйтми, — дип Балашов белән минем өскә дә очып кунды. Шул ук сүзләрне бер көнне артист Маһирә ханымның үзенә дә әйтте, һәм без докторның шактый уңайсызланып китүен күрдек. Ул көнне Маһирә ханым беренче тапкыр безнең белән кисәтеп сөйләште. — Кулыгызны бирегез, — диде артист аңа ахырда һәм Маһирә ханымның кулын тотып үпте. — Моны мин генә эшли алам, бүтәннәр моны булдыра алмый! Маһирә ханым яңадан уңайсыз гына елмайды. — Сез төзәлә торган түгел икән, Николай Максимович. Газ белән булгач, кочегарлар ягулыкны кызганып тормыйлар. Кәйтән батареяларны кыздыралар. Палаталарда бик бөркү, һава җитешми. Без әледәнәле санитарканы чакыртып форточками ачтырабыз. Ә Гөлдери моны төнәми. Сүз әйтми әйтүен, ләкин нәселле үгезнеке кебек салынып торган тамагында гөлдерәве тынмый, әйтерсең, анда тимер- томыр тәгәрәтәләр. Кич белән безнең палатага чиләк-чүпрәк күтәреп санитарка Маша керде. Чәчрәп көләргә яратучы бу хатынны Николай Максимович төрле юк-бар сүз белән шаяртырга ярата ^иде. — Шундый көлүне ишеткәнегез бармы? — ди иде ул безгә. ■—• Көмеш кыңгырау кебек чынлый бит. Әгәр көлүчеләргә дә ярыш үткәрә торган булсалар, Маша, һичшиксез, беренче урынны алыр иде. Яратам мин көлә белгән хатыннарны! Менә шул Машага килгән көненнән үк каныкты бит Гөлдери. Ул килеп керсә, iopii палатадан чыгып китә дә, Кайда булса кеше күрерлек урынга утырып, хәле бик начар авыру шикелле ыңгырашырга тотына. Ә берәрсе килеп хәлең сораса: — Миңа палатада тынычлык юк, — дип җавап бирә икәл. Кызганычка каршы, без моны башта ук белмәдек. Бер көнне Маһирә ханым килеп шелтәләгәч кенә төшендек. Төнлә без өчебез дә начар йоклыйбыз, йоклата торган даруларның да файдасы еш тими. Ыңгырашабыз, саташабыз, гырылдыйбыз. Кайберебезгә кыен да була, ләкин зарлану уе беребезнең дә башына килми. Ниһаять, изерисеңме, онытыласыңмы, — күзләр йомыла. Авыр, тынычсыз йокыга таласың. Ләкин үч иткәндәй нәкъ шундый минутта Гөлдери тора да, ике кулы белән ике карават башына тотынып,, чайкала-чай- кала: һо-һо-һо!—дип гөлдерәргә керешә һәм моны сестралардан яки врачлардан кем дә булса күреп алганчы дәвам итә. Шуннан соң аны култыклап алып, караватыма яткыралар. Ул тынып кала. Әмма авырулар йокыга китәм дигәндә генә ул яңадан урыныннан тора. Тора да, юан таягы белән идәнгә тук-тук суга-суга, коридорның аргы башындагы телефонга китә. Аның таяк тавышы төнге авыр тынлыкка чумган бөтен коридорга яңгырый һәм күпләрне йокыларыннан уята булса кирәк, һәрхәлдә минем үземнең мигә китереп бәрә торган бу таяк тавышыннан әллә ничә уянганым бар. Ә бер уянсаң, инде төне буе йоклый алмыйсың. Больницада берәүнең дә шәхси тормышы сер булып кала алмый. Монда барысын бик тиз беләләр. Гөлдери былтыр гына үзеннән утыз яшькә кече бер хатынга өйләнгән икән. Чындырмы, гайбәттерме, ул хатын Гөлдеринең квартирына гына кызыккан имеш, хәзер иренең тизрәк кәкрәюен көтә, ди. Ә монысы, узе юк чакта бичәсе башка ирләр белән, шаярмасын днп, больницадан төн саен өенә шалтырата. Коридор тын булганга, сөйләшүләре безгә дә ишетелә. — Сөеклем, син өйдә генә утыр, — ди. — Беркая да чыгып йөрмә. Акчаңны кысыбрак тот, кәнфит белән шоколадка әрәм итмә. Күрше- күләнне өйгә кертмә, әйбереңне чәлдереп чыгарлар. Пенсияне китерсәләр, бурычка бирмә, кайтармыйлар... — Никадәр рухи фәкыйрьлек! — дип кычкырып җибәрде артист бер көнне, Гөлдери сөйләп бетергәч, һәм безгә барыбызга да ничектер бик күңелсез булып китте. Көләргә ярата торган санитаркабыз бүген бик күңелсез иде. Ул хәтта артистның шаяртуларыннан соң да көлмәде. Гөлдери ятып тора иде, Маша кергәч, торып чыгып китте. — Маша, әллә ирең белән ачуланыштыңмы? — днп яңадан сорады артист мыштым гына идән сөрткән санитаркадан. — Әй, Николай Максимович! — днп кинәт әрнеп кычкырып җибәрде санитарка, үзе кулындагы юеш чүпрәген дә ташламыйча өстәлгә капланып үксеп елый башлады. Без бу көтелмәгән хәлдән аптырап калдык. Бигрәк тә артист уңайсызланды. Ул бит кешенең күңелен күтәрер өчен генә тырыша иде. Ничек моның киресе килеп чыкты? Сәбәбен соңыннан гына белдек. Маша Николай Максимовичка үпкәләмәгән икән. Аның күңеле безгә кергәндә үк тулган булган. Безнең әлеге Гөлдери һичбер гаепсез санитарка өстеннән авыруларга игътибарсыз, бары тик шаркылдап көлүне генә белә дип, Алексей Лукичка барып зарланган, баш врач санитарканы чакыртып бик каты орышкан. Бу вакыйга безгә аяз көндә яшен яшьнәгән күк тәэсир итте. Әгәр безгә торып йөрергә яраса, без шупда ук өчебез дә Михальчук янына барып хаксыз га рәнҗетелгән санитарканы яклаган булыр идек. Каты авырулар палатасына үзенең эчкерсез көлүе белән тормыш яме алып килгән кешедән зарланыр өчен нинди җан көеге булырга кирәк! Икенче көнне без үз фикеребезне Маһирә ханымга да әйттек. Ләкин Маһирә ханым, ни өчендер, бу мәсьәләне тизрәк йомарга тырышты. Без аның иренен тешләп читкә борылганын күреп калдык. Мин Диләфрүзнең палатага керүен көттем һәм, башкалар игътибар итмәсеннәр өчен аңа татарча дәшеп, Маша белән булган хәлне кыска гына сөйләдем дә, Маһирә ханым ни өчен бүген бик күңелсез, ни өчен ул безнең сүзләргә игътибар итмәде? дип сорадым. Диләфрүз миңа Гөлде- ринең Маһирә ханымнан да зарланганлыгын, аңа да сүз булганлыгын әйтте. Мин бу турыда иптәшләргә сөйләдем. Безнең нәфрәтебезнең чиге юк иде. Леонтьев киткәннән соң Ивап Федорович та безнең палатага керми башлады. Ләкин безгә аның белән сөйләшергә кирәк иде. Санитарка аркылы аны үзебезнең палатага чакырттык. Ул килеп минем баш очыма утырды. Берничә көн постельный режимда яткан икән, шуңа күрә безнең хәлләрне белә алмаган. Гөлдери бүлмәдә юк иде. Шуннан файдаланып, мин Иван Федоровичка Гөлдер и нең ямьсез кыланышлары турында сөйләп бирдем дЭ аңардан Гөлдери белән дусларча сөйләшүен үтендем. Гөлдери Матадан да, Маһирә ханымнан да гафу үтенергә тиеш. ШУЛ чакта Гөлдери үзе дә килеп керде. Без уңайсыз сөйләшүне өзәргә мәҗбүр булдык. Ә Иван Федорович үзенең беркатлы турылыгы белән шунда ук Гөлдеригә мөрәҗәгать итте. Аңа янына утырырга кушты да: — Выходит дело, син әле, картлач, зарланып йөрисең монда? — диде. Гөлдеринец тамак төбендә нәрсәләрдер гөберди башлады. Торып китмәкче булды. Иван Федорович аны кулыннан тотып туктатты. — Ашыкма, — диде ул, — утыр. Барыбер эшкә барасын юк. Нигә хатынкызны кыерсытасың? Алардан зарланып йөрергә кем сиңа право биргән, ә? — Акыл өйрәтмә, культ калдыгы! — дип кычкырды кинәт Гөлдери, бөтен зур гәүдәсе белән калтыранып. Ул таягы белән дә берничә тапкыр идәнгә сугып алды.'—Менә сезнең ишеләр мине унсигез ел сөргендә череттеләр. Монысын без белми идек. Ихтимал, Гөлдеринең сәер гадәтләре бар да шул еллар бәласедер, ә без аңа әнә ничек өстән караганбыз. — Мин унсигез ел утырып кайттым, ә сез... — Ә без унсигездә шинель киеп туган илне фашистлардан сакларга киттек, билгә гранаталар бәйләп дошман танклары астына яттык, самолетларыбыз белән тарап ясадык! — диде кинәт Андрей Балашов. — Ләкин моның белән мактанырга яки моны үзебезнең мәртәбәбез дип күрсәтергә җыенмыйбыз. Сезгә дә фаҗигане... мәртәбәгә күтәрмәскә кирәк. —* Дөрес әйтәсең, очучы дус, — диде Иван Федорович. — Бик дөрес. Яраларын күрсәтеп, базар чатында селкенеп хәер сорап торган инвалидларга халыкның хөрмәте зур түгел. Аннары, әгәр без барыбыз да культ калдыгы булсак, социализмны кем төзеде? Я, әйт? Ник телеңне йоттың? Гөлдери палатадан чыгып китте һәм... яңадан кайтмады. Аннары санитаркалар аның тумбочка өстендәге исәпсез-хисапсыз буш пыяла банкаларын алып чыктылар...» Шушында өстенә «3» дип куйган дәфтәр асылда тәмамлана иде. Ахырда бер буш бит калган булган. Инде соңыннан, торып йөри башлагач булса кирәк, Зиннуров икенче төрле кара белән янә бер нәрсә өстәп куйган. «Канаты сынган карт бөркет» дип укыды Гөлшаһидә язуның башым. «Терапия бүлеге коридорында минем игътибарымны тарткан яңа бер авыру күренә башлады. Ябык, чәче агарган, күзлекле, борыны кылыч. Бер кулында таяк, икенче кулын артына куеп, бөкрәя төшеп аксап йөри. Ул гаҗәп дәрәҗәдә канаты сынган карт бөркеткә охшый. Ничектер стенага сыепа төшеп йөри, кайчагында туктый да як-ягына карана. Күз карашы мәгърурәиә, шул ук вакытта аңарда безгә, җир кешеләренә, аңлашылмый торган тагын нәрсәдер бар кебек. Гүя без аның каршында бер чүп кенә, көчсез, зәгыйфь җаннар гына, ул безгә мәсхәрә белән карый шикелле. Ул беркем белән дә сөйләшми, хәтта өстәл янында да сүзсез утыра. «Ашыгыз тәмле булсын», дип әйтүчеләргә дә җавап кайтармый. Әмма шул ук вакытта ул ярыйсы әрсез, юлымда тормагыз дигәп шикелле, сөйләшеп торган кешеләрнең араларыннан уза, беркемгә әйтмииитми телевизорны барып туктата да сүзсез генә чыгып китә. Ул бик еш тәрәзә янына килә, ләкин тәрәзәдән туры карап тормый, башын күтәреп күзләрен өске өлгегә теки, гүя чыгып китәр өчен юл эзли, чыкса, зәңгәр күккә күтәрелер иде дә монда борылып та карамас иде... Мин врачлардан сорашып белдем. Аңа операция булган. Аягыннан кырык дүрт ел йөрткән пуляны ярып алганнар. Бүтән аның турында бернәрсә дә белә алмадым. Әллә инде ул бик тәкәббер бер кеше иде, әллә күңелендә кешеләргә бетмәс-төкәнмәс ачу саклап йөри иде. Ә бәлки ул озак еллар төрмәләрдә утыргандыр да сәер гадәтләре шуннан калгандыр. Гаҗәп бит ул кеше күңеленең серләре...» Гөлшаһидә терсәгенә таянып уйланып торды. Аннары дүртенче дәфтәрне ачты. Үзеңә таныш нәрсәләр турында укуы бик кызык икән. Дөресрәге, син укыйсың дип тә уйламыйсың. Син шуларны яңадан кичерәсең кебек. Тик шундый бер үзенчәлеге бар, син уйландыра торган якларны да, гыйбрәтле, аяныч, көлке якларны да, тормыштагыдаи үзгә буларак, калкурак күрәсең. • «...Дөньяда үзләрен хикмәт иясе дип йөрүчеләр бар. Алар барлык очракларда да, бөтен нәрсә турында да үзләрен хөкем чыгарырга хаклы һәм лаеклы дип уйлыйлар. Алан гына да түгел, алар чыгарган карар, алар әйткән сүз — иң дөрес карар, иң дөрес сүз, янәсе. Шуннан кимеиә алар риза да түгел. Нәкъ менә шундый бәндәләрнең берсе безнең палатага — Гөлдери караватына килеп урнашты. Иллеләр тирәсе булыр үзенә, маңгай өсте ялтырап тора. Йөзендә истә калырлык бернәрсәсе да юк шикелле. Әмма бик сөйләмчәк. Сөйләгән чагында иреннәрен әллә ничек кыландырып бетерә. Сөйләшүенә, үзүзен тотышына караганда ниндидер бер «неудачникка» охшый. Китапча сөйләргә ярата. Ике-өч көннән кемнең ни турында сөйләргә яратуын сизеп аласың. Фәтхерахман — аның исеме шулай иде — күбрәк мәхәббәт мәсьәләләренә кагылды, анда да күбрәк врач халкы тирәсендә сүз йөртте. — Врачларда, — диде ул, иреннәрен кызу-кызу кыймылдатып,— чын сөю тойгысы, Николай Максимович, юк, була да алмый. Фәтхерахман башта ук бу палатада үзенә лаеклы бердәи-бер кеше— артист икәнен аерып куйды, ахрысы. Ул аңа гына мөрәҗәгать итеп сөйләде, үзе дә аның гына сүзен тыңлады. Әйтергә кирәк, җаны-тәне белән тыңлады, хатынкызлар турында сүз барганда хәтта кулларын да уып утырды. — Ник алай дип уйлыйсыз? — дип сорады артист. ■— Чөнки врачлар, кадерле Николай Максимович, кеше дип атала торган затның—ирме, хатынмы, анысы мөһим түгел — менә шул затның чын табигатен яхшы беләләр. Күңеле эгоизм, цинизм һәм мин- минлек белән, тәне иң әшәке чирләр белән тулы аның. Мисал өчен әйтик, әгәр бер кешенең теше сызлый яки бавыры авырта икән, — менә минем бавыр авырта инде, ташлар тулган диләр — яки анда талагы шешкән икән, — аллага шөкер миндә монысы да бар,— аңа синең Джульеттаң ни дә, Ләйләң, Зөһрәң ни. Ул шул бер әшәке бавырына яки талагына җыелган ташларны эретер өчен генә дә бөтен дөнья шагыйрьләре мең-мең еллар мактап күкләргә күтәргән мәхәббәт былбылларын порошок итеп йотарга әзер. Абзагызга ышаныгыз, — дип кулы белән күкрәгенә суккалап алды, — күзен дә йоммаячак. Әгәр аңа синең майга уралып беткән, шуңа күрә тибәр-типмәс кенә кыймылдаган йөрәгеңә шифа яки тын кысылуыңны бетерә дисәләр, ул җир йөзендәге барлык Мәгъшукларның күз яшеннән ясалган ваннада, родон, сероводород, ылыслы яки нарзан ванналарында утырган кебек, пых-пых итеп утырачак. һәм моны әдәпсезлек итеп санамаячак. Врач көн саен, сәгать саен шушыларны күрәме? Күрә. Чынбарлыкта врач бер генә минут та бөек, саф, нечкә тойгылар дөньясында яшиме? Юк. Газап, әрнү, кычкыру, ыңгырашу, тиргәү һәм каһәрләү — менә аны иртәдән кичкә кадәр урал алган мохит. Бүтәннәр хатын-кыз тәненең җылысына, хуш исенә исерәләр, аның аякларын үбәргә әзерләр, ә врач андагы әшәке чирне, яман шешне генә күрә, кызганмыйча яра, эренен агыза яки язвалы итен калҗакалҗа кисеп ләгәнгә ташлый... — Җитте! — диде Любимов. — Циниклар фәлсәфәсең мин артык тыңламыйм. Бу — кешедән көлү, аны мәсхәрәләү. Фәтхерахман әрсез генә елмайды, иреннәрен кызу-кызу кыймылдатып алды. — Кадерле Николай Максимович, — диде ул. —Мин сезне аңлыйм. Сезгә бүтәнчә әйтү хәрәм. Чөнки ашарга әпәегез калмый. Ә мин кайчандыр врач булырга хыялланып йөргән, күпмедер вакыт шул өлкәдә эшләгән кеше. Мин белеп сөйлим. Менә сез үзегезне без иң хөр сәнгать эшчеләре дип әйтәсез, әмма корсагыгыз, минемчә, башкачарак уйлый. Мин үзем заманында сәнгатькә дә табынган кеше, ләкин, нихәл итәсен, хакыйкать сәнгатьтәй өстенрәк. Мин моны күптән аңладым. Аңладым да юлымны медицинадан да, сәнгатьтән дә йөз сиксән градуска бордым. — Корсак мәнфәгатеннән килгән кешеләргә бердәнбер дөрес юл. Дөрес иткәнсез, — диде артист. — Хикмәт анда түгел, Николай Максимович, — диде Фәтхерахман үпкәләмичә. — Сүз кешенең асылы турында бара. Кешегә әйтик ни кирәк? Аның бер җире дә авыртмасын, сызламасын, аны бернәрсә дә борчымасын, тынгысызламасын, барысы да аның турында гына уйла- сыннар, аның гына күңелен күрсеннәр, аны гына ашатсыннар, йоклатсыннар, киендерсеннәр, мактасыннар, назласыннар... — Кешегә дидегезме? •— дип кайтарып сорады артист. ' — Әйе. — Юк,— диде Николай Максимович, Фәтхерахманның күкрәгенә бармагы белән төртеп, — обывательгә, мещанга, ике аяклы дуңгызга! Фәтхерахман яңадан иреннәрен кызу-кызу кыймылдатып ипдер әйтә башлаган иде, артист аны туктатты. — Сабыр итегез. Сез сөйләгәндә мин бүлдермәдем, инде мине тыңлагыз. Сезнең бу җырыгыз, дускай, бик иске җыр, тузаннары борынга керә. Мин болариы ишеткән дә, оныткан да инде. Күрәм, яшь чагында сез сәнгать тирәсендә чыннан да шактый чуалгансыз, ләкин уңны-сулны аермагансыз. Хәзер дә аермыйсыз. Кеше заманы белән, заманының идеаллары, эшләре белән яши, һәрвакыт яхшыга омтыла. Аның яхшы яклары әшәке якларыннан мең мәртәбә көчлерәк. Икенче бу сүзләрегезне беркайда да сөйләмәгез, юләр дип көләрләр. Ләкин эт каешы Фәтхерахманны оялту алай җиңел түгел иде. Ул тагын да дәртләнебрәк, дәлилләбрәк үз фикерен якларга кереште, «җанлы» мисаллар китерә башлады, безгә мәгълүм булган күп кенә медикларның исемнәрен телгә алды. Ә фәлән фәләнечне беләсезме? Аның турыңда ишеткәнегез бармы? Фәләи фәләнеч үз хатыны белән яхшы тора дип уйлыйсызмы? Фәләи ханым иренә мөгез куймыймы? Ничек келә куя әле!.. — Ярый, шулай да булсын, — диде Николай Максимович, —■ сез боларны барысын да каян беләсез? Әллә караватлары астына посып кереп ятканыгыз бармы? Фәтхерахман кычкырып көлә башлады. — Сезгә һамаи тормышны өйрәнегез, тормышны өйрәнегез дип колагыгызга тукып торалар, ә сез һаман чистый идеалистлар икән, Николай Максимович. Язучыларны әйтеп тә тормыйм, — дип минем якка мыскыллы караш ташлады. — Хәзерге язучыларда тормышның чаткысы да юк. Сәхнәдә, ичмасам, матур артисткаларны аз-маз кытыклап алалар, тегеләре ботларын күрсәтеп куя. — Зәвыклары шуннан ары китмәгән кешеләргә шул бик җиткән, — диде Николай Максимович. — Эх, эч поша! Әллә «Дубинушканы» җырлап җибәрәбезме, егетләр? Эх, Дубинушка, ухнем! Фәтхерахман чыгып киткәч, Николай Максимович көенүен яшерә алмыйча: — Бәхет өелеп кенә тора безгә, егетләр, — диде. — Нинди җимеш, ә! Икенче көнне Фәтхерахман Николай Максимовичтан гафу үтенде, кичә әзрәк үпкәләткәнмен, ахрысы, сезне, диде. — Әнә писатель ята, — дип иңбашы аша миңа таба бер ишарә ясап алды. — Коридорда аның китабым укыйлар, яхшы язучы дип мактыйлар. Белмим, ышанасым килми. Татар язучыларыннан берәү генә күңелне кытыклап язгалый. Минем таныш кешем ул. Аның ничек хатын- кыз типлары эзләгәнен сөйләсәң!.. Җәелергә ирек бирмиләр, ди. Иң лирический урыннарымны рәхимсез турыйлар, ди. Ә калган язучылар акча өчен генә язалар. Геройлары — шәүлә, кочышмыйлар да, үбешми ләр дә, түшләрен дә күрсәтмиләр. Врачлар ул яктан материалистлар. Шәүләгә исләре китми ал арның. Мин үзләре врач булган язучылардан Вересаев, Чеховларның мәхәббәт турында нинди югары фикердә булуларын әйттем. — Яхшы, — диде Фәтхерахман, миңа таба ярым борылып, — фәлән врачны белә торгансыздыр? Шәһәрдә шактый билгеле кеше ул. Хатыны беренче чибәрләрдән. Элегрәк елларда чибәрлеккә конкурс үткәрү гадәте бар иде. Моның хатыны ел саен беренче урынны алып килде. Ә былтыр мин шул врач беләп больницада яттым. Костюмнан, пальтодан бу кеше кеше төсле күренә. Больницада карыйм, тәнендә карга чукырлык ите юк. Теге ташка үлчим чир моны бетергән икән, дип уйлаган идем, дөрес булып чыкмады... Безнең палатада ул чакта анекдотка бик оста бер кеше бар иде. Теленә чистый шайтан төкергән. Арабызда бер укытучы да бар иде. Беркөнне, нәкъ менә Николай Максимович кебек, әлеге укытучы анекдот сөйләүчегә бәйләнә башлады: «Сез Дон- Жуан, ди, сезнең телегезне кисеп ташларга кирәк, ди». Шуннан әлеге врачыбыз сүзгә кушылды, ул да анекдот яратмый икән. «10к, бу җәза бик кечкенә булыр, — диде. — Японнарда, ди, кешенең башына салкын тамчы тамызып җәзалау булган. Коточкыч җәза! Тамчы тама-тама ташны да тишә бит. Яки бамбук агачына асып җәзалау булган. Монысы шулай ук бик авыр җәза. Элмәкне кешенең муенына салалар да артык кысмыйча гына бамбукка бәйләп куялар. Ә бамбук бер төн эчендә бер карыш үсә. Шул бамбук бервакыт әкренәкрен генә элмәкне тарта башлый. Кеше коточкыч озак газапланып буыла. Ләкин, ди, врач әйтә, бу анекдотчыга андый җәза да аз. Менә мин аңа җәза табар идем!—дип кычкырды безнең доктор. Аның йөзе, иреннәре чалшайды, күзләре ялтырап китте. — Мин табар идем!.. Мин аны үз хатыныма өйләндереп, аның белән бер ел бергә торырга мәҗбүр итәр идем! O-o-olI Ул чагында мин аның нинди җәзага таруын белер идем!» — Хәзер төшендегезме инде, — диде Фәтхерахман безгә, — ул врач хатыны белән ничек гомер иткән! Без берни әйтмәдек. Аерым очракта шундый хәлнең дә булуы мөмкин. Ләкин врач профессиясенең моңа ни катнашы бар? Дөресен әйтим, бу Фәтхерахман мине Ханзафаровлардан, Пәриев- ләрдән һәм Гөлдериләрдән дә ныграк туйдырды. Аның холкында да. психологиясендә дә бер яңа нәрсә юк иде, ул үзе дә кайдадыр боз астында калып мең елдан соң уянган кәлтә еланга гына охшый иде. Мин аңа булган кызыксынуымны бик тиз югалттым. Беркөнне Фәтхерахман М. X. турында да авыз ерып сөйли.башлаган иде, Николай Максимович аны бүлдерде дә, беләсегез килсә, мин ул хатынны изгеләрдән саныйм, әгәр ул булмаса, мин күптән инде кара кабердә яткан булыр идем, диде. — Ул моны эшләргә тиеш, чөнки ул акча ала, — диде Фәтхерахман исе китмичә генә. Кич иде. Ачык форточкадан палатага саф һава бөркелеп-бөркелеп керә иде. Без өчәү тын гына ятабыз. Фәтхерахман биләмдә йөри. Анын ниндидер сәер гадәте бар. Бүген иртән М. X. турында әйтеп ташлаган сүзләре өчен Николай Максимовичтан кичен гафу үтенде, ә биләмнән кайткач, авыз суларын корытып Г. турында сөйләргә кереште... «Минем турыда?» — дип Гөлшаһидәнең йөзенә кинәт кан йөгерде, һәм ул тиз-тиз укый башлады: «Җиләк кебек пешеп торган чагында яшь, чибәр хатын ирсез тора аламы? — дип сорады Фәтхерахман һәм үзе үк җавап бирде: — Юк, тора алмый. Бу табигать законнарына каршы... Газетада этләйләр турындагы мәкаләне укыгансыздыр. Сез ике хирург ниндидер бер үлгән хатын өчен талашалар дин уйлыйсызмы? Юк, алар Г. аркасында бугаз га бугаз киләләр. Я. тегеңә балдызын да вәгъдә иткән, ләкин Г. алдын- да ул балдыз... Без, аңа артык сөйләргә ирек бирмичә, өчебез өч яктан кычкырып палатадан куып чыгардык. Больницада ультиматум дигән нәрсә юк югын да, без Алексей Лукичны чакырып Фәтхерахманны башка палатага күчерүен үтендек. Фәтхерахман моңа бик нык гаҗәпләнде, ни булганын аңламыйча торды, шаяртканны төшенмисез, дигән булды. — Без сезне сөрәбез... Без сезнең кебек бозык кеше белән бер палатада ятарга теләмибез, — диде карт артист. — Сез моны хәзер аңламыйсыз, бәлки кайчан булса бер аңларсыз. Фәтхерахман ачуыннан кара көеп безгә карап торды да төкереп чыгып китте. — Үз битенә төкерде, — диде Николай Максимович безнең тагын бер «конфликтыбызга» йомгак ясап. Ул төнне без бөтенләй диярлек'йокламадык. Иртән Диләфрүз безнең карточкалардагы кызыл-зәңгәр сызыкларның — температура һәм пульс күрсәткечләренең кинәт югары сикерүен күреп барыбызга да бармак янады. — Бш< шаяргансыз. Ярамый, — диде. Әйе, мондый шаяруларның инфарктникларга, һай-һай, кыйбатка төшүе мөмкин иде...» Гөлшаһидә, укудан туктап, терсәгенә таянган килеш унга калды. Эсселәнгән тәне әкрепләп суына барды. Ә күңелендә рәхмәт тә, нәфрәт тә ташый иде. Тик боларның кайсы көчлерәк икәнен генә әйтүе кыеп иде. Әле берсе, әле икенчесе өстен чыга. Зиннуровка ни дип әйтер икән ул? Әшәке кешеләрне күбрәк күргәнсез дип әйтергәме? Ләкин ул кадәр үк күпме соң алар? Аларны фаш итмичә калырга ярыймы? Больницада караваты янына килгән чакларда Гөлшаһидә Зиннуров турында бик өстән генә уйлаган иде. Дәфтәр саен ул Гөлшаһидә каршында күбрәк ачыла, күбрәк үсә барды. Ул хәтта гаҗәпләнү уята иде... 9 Гөлшаһидә кояшның беренче нуры белән бергә уянды. Тәрәзә пәрдәсен яхшылап корыйм дип кулын сузганда, күзе кына гөленә төште. Кичә генә аның чәчәге ачылмаган иде әле, бүген, күр, ничек ачылып киткән. Тышта да җылыткан, ахрысы, тәрәзә пыялаларындагы бозлар тәмам эрегән. Кайдадыр тәрәзә төбендә генә әтәч кычкыра. Тавышы бөереннән чыга диярсең, шул хәтле дәртле яңгырый. Соңгы вакытларда Гөлшаһидә гел эчке курку, каушау, борчылу белән яшәде. Бигрәк тә газетадагы мәкаләне табып укыгач, курку- пошыңулары артты. Ул шунда ук Мансурга хатта язды. Бүген исә чәчәк ата башлаган кына гөлен күрү кебек юк кына бер сәбәптән күңеле яшерен сөенеч белән тулды. Шушы көтмәгәндә-уйламаганда күкрәгеңә килеп тыгылган сөенечкә куанып, татлы рәхәт кичереп, җылы урынында тагын берничә минут назланып, иркәләнеп ятты. Күзләре яртылаш йомык, яңакларында яңа йокыдан уянган нәиинеке кебек саф алсулык, иреннәрендә беленер-беленмәс кенә бәхетле мут елмаю. Ә тамырларында шундый җиңеллек, әйтерсең, ул кайдадыр бер бушлыкта йөзеп бара. Бәлки космонавтлар җиһанда үзләрен шулай хис итәләрдер, бәлки күбәләкләр очкан чакта шундый җиңеллек тоя торганнардыр. «Бәлки Мансурдан хат килә торгандыр, — шуңа сөенәмдер», — дип уйлады ул. Гөлшаһидә урыныннан сикереп торды, көзге алдында толымнарын таратып җибәрде. Шулай толымнары таратылган килеш үз сурәтенә үзе сокланып карап торды да кинәт, төелгән шикелле, пырх итеп көлеп җибәрде. Унҗиде-унсигез яшендә чакта ул шулай сәбәпсез-иисез пырхылдап көләргә бик ярата торган иде, аннары күңелендә ташыган яшерен сөенечкә чыдый алмыйча идән уртасында бөтерелергә тотына торган иде. И ваемсыз кыз чакларның юләрлеге! Үткән дә беткән. Гөлшаһидә толымнарын үреп маңгаена урады да юынырга чыкты. Сәхипҗамал җиңгәсе инде мичең ягып җибәргән. Мичтән шарт-шорт иткән күңелле тавышлар ишетелә. Җылы. Өй эченә көйгән бәрәңге һәм яңа сауган сөт исе таралган. Мич каршында ала песи баласы тәлинкәдән СӨТ ЯЛЫЙ. — Тордыңмы, җаным? — диде Сәхипҗамал җиңги. — Комганга җылы су салдым, әйдә, әйбәтләп кенә юынып җибәр. — Җиңгәм, нигә .булыр икән, бүген иртәдән үк күңелем сөенә? — диде Гөлшаһидә аны кочып алып һәм яңагын Сәхипҗамалның мич алдында кызган яңагына куйды. •— Бәхетең каршыңа йөгереп килә торгандыр, — диде җиңгәсе. — Юк, яңа больница салырга акча җибәргәннәрдер әле, — дип хәйләләде Гөлшаһидә. • ■— Анысы да булыр, җаным, бәхетнең чиге юк. Юын. — Әйтмәдем бугай әле үзеңә, җиңгәм. Казаннан хат бар иде. Нур- лыгаян апаның операциясе бик яхшы үткән. Инде терелә дип язганнар. Шундый сөендем, шундый сөендем... — Кибеттә кичәгенәк Питәнәй Я куб сөйләп тора ие шул... Әйдә, тизрәк юын инде. Мичкә бәрәңге тәгәрәттем. Андый бәрәңге Гөлшаһидәнең иң яраткан сые иде. Ул моңа чиксез куанды. — И, рәхмәт, җиңгәм. Күңелем шуңа сөенгән икән. — Кит лә, бәрәңгегә генә сөенергә, — диде аңа каршы җиңгәсе.— Хәзер сугыш вакыты түгел инде. Ипи, бәрәңгегә мохтаҗлыгыбыз юк. Сөенеч булгач, зурысы булсын инде, алтыны! Кичкә мунча да ягып җибәрәм әле, саклап тоткан имән себеркем дә бар. Син больницаңда бүген озак юанма. Беренче себерке белән син чабынырсың. Гөлшаһидә чәчрәп көлеп җибәрде. — Мине җитмеш яшьлек әби итмә инде, җиңгәм. Нигә миңа себерке. Җитмәсә имән себеркесе. — Имән себерке белән чабынуның рәхәтен белмисең әле син, юләркәем! Аның җитмеш җиде сихәте бар. Салкын тидергәнмен дип тә зарланган идең. Менә күкрәкләрең йомшап, сулышларың, иркенәеп китәр. Чәй янына Сәхипҗамал апа, бәрәңге белән ашарга бик әйбәт була дип, сөзмә, чәйгә салырга дип каймаклы- сөт китереп куйды. — Чәеңне сөт белән эч, — дип сыйлады ул Гөлшаһидәне, — сөтле чәй дә бик шифалы, — һәм ул чынаякка бер кашык каймаклы сөт салды. Гөлшаһидә бармакларын пешерә-пешерә бәрәңге ашый иде. — Юк, җиңгәм, теләсәң ни әйт, көлдә тәгәрәткән бәрәңгедән дә тәмле аш юк дөньяда. Күпме ашасаң да күңел бизми. Бала чакта мин кабыгы, күмерләре белән үк ашый торган идем. Хәзер дәү булдым, кабыгын чистартып ашыйм, — дип Гөлшаһидә пырх итеп көлеп җибәрде. Сәхипҗамал аның алдына тагып бәрәңге куйды. — Бу кадәр сыйлыйсың үземне, җиңгәм, яхшылыгыңны ничек кайтарып бетерермен икән. — Саулыгың, бәхетең булсын. Барысын да артыгы белән кайтарырсың әле. — һәм Сәхипҗамал, авызын яулык чите белән яба төшеп (әллә инде көлемсерәвем күрсәтмәскә теләве булды), сорап куйды: — Күрдеңме әле үзен? — Кемне? — дип тиз генә сорады Гөлшаһидә. — Күрмәдеңмени әле? Кичә үк кайткан диделәр бит. — Кемне әйтәсең, җиңгәм? — дип тагын да тирәнрәк борчыла башлады Гөлшаһидә. «Әллә Мансурмы?» — Баядан бирле ©ебез алдында йөренә иде. Мин шуны күреп сөенгәнсеңдер дип торам тагы. Гөлшаһидә урам як тәрәзәсе янына ташланды. Аида беркем дә күренми, тик Галәү бабайларның сыңар мөгезле кәҗәләре генә юлда печән калдыклары чемчи иде. — Гайса кайткан бит, җаным!—диде Сәхипҗамал ахырда. Сәхипҗамал җиңгигә ире ягыннан кардәш тиешле Гайса — Гөлшаһидәнең элекке ире иде. Аның исемен ишетүгә, Гөлшаһидәнең йөзендәге уйнап торган бәхет шәм кебек гөлт итеп сүнде. Ул җиңгәсенең күз алдында алмашынгандай булды, олыгайды, җитдиләнде, кырысланды. Сәхипҗамал моны күреп аптырабрак калды, башын иде. Ул Гөлшаһидә алдында Гайсаны акламый, киресенчә, юньсезлеге өчен бик каты әрли, әмма сүзен... яңадан кушылырга чакырып төгәлли иде. — Тавык мие эчмәгән, акылга утырырга бик вакыт үзенә. Хәзер бик үкенә диләр, шул Гөлшаһидә белән яңадан кушыла алсам, баш иеп кенә торыр идем үзенә, дип әйтеп әйтә, ди. Гөлшаһидә җиңгәсенең мондый сөйләнүләренә авыз ачып каршы сүз әйтми, Гайсаны әрләми торган иде. Бүтәннәргә дә карамагач, әрләмәгәч тә Сәхипҗамал Гөлшаһидәнең уе бөтенләй үк кире түгел дип янә бер нәтиҗә ясап куя торган иде. Бүген исә Гөлшаһидә бигрәк җәберсенде, яртылаш ашаган бәрәңгесен, эчеп бетермәгән чәен калдырып урыныннан торды да тиз-тиз киенә башлады. — Нишләп бу кадәр иртә кузгаласың? — дип сорады җиңгәсе. — Мотаһар абыйның температурасы бик югары иде... Төпне пичек үткәрде икән, — дигән булды Гөлшаһидә. — Ул гомер буе чирләшкә. Аның өчен генә булса, борчылма. Шыгырдаган агач тиз сынмый. Гөлшаһидә ян тәрәзәдән кое тирәсенә күз салды. Анда кеше-кара күренмәгәч: — И, җиңгәм, су кертергә онытканмын, — дип тиз генә чиләкләргә үрелде. — Ярар инде, үзем генә... Гөлшаһидә ялт итеп өйдән чыгып китте. Капка төбендә туктап, тагын тирәягына күз салды. Гайсаның кое янында көтеп торуы мөмкин иде. Юк, күренми. Гөлшаһидә тиз генә сукмакка төште дә, сиртмә бавына чиләген беркетеп, боз сарган коедан су алды. — һай, рәхмәт төшкерем, кулларың гомердә сызламасын, — диде үз куллары ревматизмнан сызлаган Сәхипҗамал, аны ишек ачып каршы алып. Ул Гөлшаһидәне үпкәләттем дип уйлап, хәзер ничек тә аның күңелен күрергә тырыша иде. — Берүк, иркәм, ялан кул белән суга йөрмә. Риматиз алырсың. — Бүген тышта бик җылытып җибәргән, җиңгәм. Тамчылар тамарга тора... Ярый, мин киттем. — Бар, бар. Тик кичен юана күрмә инде. Мунчам өлгергән булыр. Бездәй соң ахирәт дустым да кереп чыгармын дип әйтеп әйтте әле. Су ташышырга Габделкаюмымны җибәрермен диде. Больницага үзәк урамнан яки ындыр артларыннан барырга мөмкин иде. Юлда Гайса очрый күрмәсен дип, Гөлшаһидә ындыр артларыннан китте. Җәйдә генә түгел, кыш көне дә, җилсез җылы һава булганда, ындыр артларыннан бару бик күңелле. Бер якта төтенле өйләре белән Акъяр җәелеп ята, икенче якта апак кыр, кар баскан әрәмәлек, тау башындарак терлек фермаларының озын-озын ак абзарлары. Кайдадыр трактор гөрелтесе ишетелә, аның тавышы тынган араларда ферма кызларының җырлары сибелеп китә. Бу шук Фәгыйлә җырын, әтәч кебек, тап тишегеннән башлый. Кояш яктысында ап-ак кар җем-җем итә, һава шундый татлы, сулап туймассың. Ләкин барыннан да бигрәк Гөлшаһидәгә тәэсир иткәне очсыз-кырынсыз киңлек һәм кер кунмаган ак төс булды. Күңеле дә аның шулай иркенәеп, пакьланып киткәндәй тоелды. Ләкин шул ук вакытта кайдадыр күңел почмагында борчулы сорау кыймылдады: «Ник килгән? Ни кирәк аңа тагы?..» Больница ишеге бикле иде әле. Озак дөбердәткәннән соц гына Бибисара түти ишекне ачты: — Ирсез хатынның шул инде, — дип сукранды ул, — ятса, торса салкын түшәк. Бәхетле хатыннар бу чакта ирләренең җылы куенында ак куян кебек йомылып йоклыйлар әле. — Җитте инде, Бибисара түти, ачуымны китермә,.— диде Гөлшаһидә үз кабинетына уза-уза. — Кара, кара, тилекәй, Бибисара түтисенә җикеренә бит. Ачуың килсә, борыныңны тешлә, миңа димәгәе. — Мичләреңне дә якмагансың. — Якмаса, ни булган. Урамда тамчы тама. Хәбибрахман духтыр заманында рыштуа салкыннарында да икешәр көн якмый торган идек. Хәзер көненә икешәр ягып та ярап булмый. Хәбибрахман духтыр заманында кешеләр үлсәләр дә больницка килмиләр иде, хәзер терелгәч тә кайтарыр хәл юк... Шулай да врач кабинетындагы кечкенә тимер мич ягылган булып чыкты. Бу Бибисара түти гомер буе сукранса сукрана, әмма үзе больница өчен җанын ярып бирергә әзер. Ул шадра йөзле, ат хәтле таза хатын. Иң юан авыруларны да эһ димичә караватка күтәреп сала, төшерә. Яшь чагында иргә чыккан булган, ләкин ире бер ай торгач та каядыр читкә киткән дә шуннан әйләнеп кайтмаган. Берәүләр аны шахтада таш баскан дип сөйләделәр, икенчеләре Миршәех исән дә Бибисарасыннан куркып Акъярга кайтмый, имеш, дип көлделәр. Кайсы дөрестер, белгән юк. Әмма Бибнсара түти үзе Миршәехына аз гына да хыянәт итмәде. Бүгенгә хәтле ул Миршәехның сукыр анасын, үз әнисен караган кебек, кадерләп асрый. Кайчак телләренә шайтан төкергән авыл агайлары, уенынчынын бергә кушып: — Бибисара түти, кырык ел көтеп кайтмаган азгын иреңне ташлап башкага чыксаң да ярын дип әйтә бит китап, — дип шаярталар. — Әллә Әһлетдин бабай белән генә кавышасызмы? Ул да Тимер казык йолдызы кебек ялгыз, син дә. Бибисара түти моңа бик рәнҗеп балаларча беркатлылык белән: — Миршәехым гаептән кайтып төшсә нишләрмен? — дип куя.- Гөлшаһидә, ес киемен салып, халатын кигән арада, Бибисара түти кереп юшкәләрне япты. — Мотаһар абый төнлә бик борчылмадымы? — Борчылмаган кая! Төн ката шул бахыр янында утырып, иртән соңга кала язганмын, — диде Бибисара апа бер дә ачуланмыйча гына.— Уң аягым бик яман туңа, ди. Әллә ничә грелка куеп чак җылыттым. Үлемем минем аягымнан килә, ди. Соң, навыкаем, чын дөресең генә әйтеп бир инде миңа: үлем аяктан керәме, баштанмы? — Юләр ' сораулар бирмә әле, Бибисара түти. — Бәлки, үзең белмәгәнгә генә әйтми торгансыңдыр әле. Профессор булса, әйтер иде әле. Гөлшаһидә, палаталарга керә-керэ, авырулар белән исәнләшеп чыкты, хәлләрен сорады. Кәпирәтив Мотаһар гырылдап йоклый иде. Аннары кухняга юпәлде, проба алды. Ашны тәмле итеп пешерүләре өчен аш осталарына рәхмәт әйтте. Ишек алдында эт өрә башлады. Гөлшаһидә тәрәзәдән карагач, өсте- нә кыска бобрик пиджак, башына пыжик бүрек, аягына ак фетр итек кигән кызыл йөзле Гайсаны күрде. Эт белән талашучы шул икән. Аңа каршы ишек алды түреннән яңа туган ай шикелле түгәрәк сакаллы Әһлетдин бабай килә иде. Башында мескен бүрек, муенына җылы йон шарф ураган, ак алъяпкыч өстеннән билен кызыл билбау белән буган, буйгасынга бәләкәш кенә. Ул кулындагы себеркесе белән Дү.рткүзие куып җибәрде дә, себеркесен чанага сөяп, ике кулын сузып Гайса белән күреште, бераз сөйләшеп тордылар, аннары Гайса «хәзергә» дигән шикелле бер кулын күтәреп картка җиңелчә баш какты да болдырга таба атлады. Бер заман Гайса саубуллашканда, районның өлкән агрономыннан күреп, уң кулын күкрәгенә куя торган иде. Аннары кемнәндер күреп ике кулын бергә кушырып селкеп саубуллаша торган булды. Хәзер, зонага баш агроном итеп билгеләнгәч, бер кулын чигәсенә күтәреп, хәрбнләрчәрәк саубуллаша башлаган. Берсе дә үзенеке түгел, бар да кешедән күчерелгән, ясалма. Гөлшаһидә, ике кулын ике кесәсенә тыгып, кабинетында сынын туры тотып басып торды, ул инде монда килеп өлгергән иде. Коридорда нәрсәдер ауды. Шуның артыннан ук Бибисара түтинең шелтәле дә, яратулы да тавышы ишетелде: — Кайттыңмыни, ристан? Бибисара түти аны әле һаман Гөлшаһидәнең ире итеп санаганга, аңа шуннан килә торган барлык хөрмәтне киң күңел белән күрсәтә торган иде. Гөлшаһидә аңа ничә әйтте инде: шул Гайсаны больницага аяк бастырма дип, юк бит, тыңламый гына. «Ир хакы — алла хакы», дигән була. — Биредәме? — дип сорады Гайса. — Ул иртә-кич биредә, тик син генә... Ишек шакыдылар. Гөлшаһидә бераз эндәшми торды да боздай салкын тавыш белән: — Керегез, — диде. Гайса ишекне ачып бер адым атлады да, кулын чигәсенә күтәреп: — Саумы? — диде, һәм затлы бүреген әзрәк күрсәтеп торганнан соң гына салып, чөйгә элде. Аңардан аракы, сарымсак исе бөркеп тора иде. Гөлшаһидә салкын гына исәнләште дә ни йомыш дип сорады. — Алай ук коры тотма, — диде Гайса, урындык кырыена утырып. Кабинет эченә күз ташлады. Монда берни дә үзгәрмәгән. Шул ук плакатлар, шул ук приборлар. Тик әллә түшәме, әллә стеналары, әллә өстәл өстендәге кәгазе генә чистарган. Ә Гөлшаһидә үзе кыз чактагыдан да матуррак, зифарак булган кебек. «Шәһәр икмәге килешкән моңа», дип Гайса аны күзләре белән «ашарга» кереште. — Гөлшаһидә, — диде ул бераздан. Аның тавышы кинәт калтырап китте. — Мин синең алдыңа гафу үтенергә килдем... Теге чакта... юләр, ахмак булганмын... Әнкәй дә сине оныта алмый... Гафу ит инде, Гөл- шәй. Кемдә булмый торган хәл... — Гөлшаһидә дәшмәгәч, тагын дәвам итте: — Хәзер дәрәҗәм дә үсте. Эш хакы да... Искеләрне онытыйк та яңадан бергә кушылыйк. Моннан соң мин синең колың булырмын. Гөлшаһидәнең йөзе мәрмәр ташсыман һаман салкын иде. Ул башын чайкады. — Миңа коллар кирәкми. Мин колбиләүче түгел. Бер кискән ябышмый, Гайса. — Юк, алай димә, Гөл шәй, өзмә, үтермә. Син шәфкатьле, мин бе- ләм... Мин тилергән чакта да син... — Мине яңадан һичкайчан борчымавыңны үтенгән идем инде, Гайса. Тагын бер әйтәм, борчыма мине. Без икебез ике кеше, без беркайчан да бергә була алмыйбыз. Мин яшьлек хатамны ике тапкыр кабатларга теләмим. — Әгәр син риза булмасаң, мин үз-үземә кул салам! — дип кычкырды Гайса. — Зинһар, кәмит уйнама,— диде Гөлшаһидә, җитди итеп. — Әнә иртүк аракы эчеп батыраеп килгәнсең ич. 3. ,С. Ә." № 3. — Анысы йөрәк янганга гына, Гөлшәй... Я инде, килешик инде, җаным... — һәм ул Гөлшаһидәгә таба атлый башлады. — Якын киләсе булма! — дип туктатты аны Гөлшаһидә. — Шулаймы, Казан себеркесе булып кайткач та борыныңны күтәрә... — Чыгып кит! — диде Гөлшаһидә ярсып.— Негодяй! Гайсаның йөзе ачудан чалышайды. Ул ике йодрыгын күтәреп Гөлшаһидә өстенә җилкенә башлады. Кинәт ишек ачылып, анда Бибисара түтинең зур гәүдәсе калыкты. — Ах, рпстан, бандит! — дип кычкырды ул, Гайсаны якасыннан эләктереп. — Ояты да, хаясы да юк бит. Әйдә, яхшы чакта чыгып кит моннан, югыйсә, хәзер башыңны пулән белән сугып ватам. Әйдә, әйдә, алдыңнан артың яхшы... Менә шулай башланды Гөлшаһидәнең сөенеч белән туган көне. Ә кичкырын больницага хат ташучы кагылып, Гөлшаһидәгә дип бер хат калдырды. Башка көннәрдә хат булса, Гөлзаһидә баладай куанып шунда ук ачып укый торган иде. Бүген Мансурдан хат көтүенә карамастан, конверт өстәл кырыенда ята бирде. Гайса аны чамасыз пычратып китте. Сәхипҗамал җиңгәсе инде ике тапкыр күрше кызчыгы аркылы Гөлшаһидәне мунчага чакыртты. Мунчамның эссесе бетә дип әйтеп әйттерде. Ләкин шуннан соң да Гөлшаһидә әле кайтырга ашыкмады. Тик Бибисара түти кереп: — Әһлетдиннән ат җиктердем, бар чыгып, утыр да кайт,— дигәч кенә киенә башлады. — Хатыңны да кесәңә тык, монда укырга вакытың булмады, кайткач укырсың әле. Гөлшаһидә конвертны кулына алды, кызыксынмыйча гына аның адресына карады. Диләфрүздән икәнен белгәч кенә аяк өстән укырга кереште. «Кадерле Гөлшаһидә апа! Сезнең алда вәгъдәсез булдым — күпме вакыт хат яза алмый тордым. Зинһар кичерегез, безнең бик кайгылы чагыбыз. Бердәнбер якын кешем — Дилбәр апам больницада операциядән үлде. Бәлки, газетада күзегезгә чалынгандыр, Мансур абыйлар турындагы мәкаләдә әйтелгән хатын шул минем апам иде инде. Ике баласы ятим калды. Җизни белән бик яратышып торалар иде. Хәзер җизни кайгыдан акылга җиңеләя башлады. Ни хәл итәргә дә белмибез. Беркөнне исергән дә кулына пычак алган: суям мин ул докторны, үзем дә суелам! дип кычкыра. Халык җыелып, кулындагы пычагын көч-хәл белән каерып алдылар. Инде докторлы судка тарттырам дип җенләнеп йөри. Апа больницага кергәч, мин аның янына ике тапкыр бардым. Ул бик борчулы иде, бик елады. Нигә бу докторлар кешене мыскыл итәләр, дип зарланды. Аны операционныйга алып кергәндә, әзер булмаганнар. Ул алда озак көткән. Аның алдында инструментлар әзерләгәннәр, аның алдында Фазылхан абый сестраны орышкан... Мин аның янына икенче тапкыр барганда апа тыныч иде, сөйләште дә. «Теләгәнем булды, операцияне Мансур ясарга риза», диде. Белмим, ни өчендер ул Мансур абыйга бик ышана иде. Әллә инде, карчыклар әйтмешли, әҗәле тарткан. Беренче тапкырында операция өстәленнән торып китмәгән булса, ичмасам, үкенечкә калмас иде. Болай бик авмр булды инде. Үлемен үзе эзләгән кебек... Больницага кергәч, апам миннән укырга дип китап сорап алган иде. Штл китапны соңыннан актарып карасам, эченнән бер язу килеп чыкты. Кемдер апага операцияне Мансурдан ясата күрмә, ул тәҗрибәсез, ул сине суяр, дип язган. Апа бу язуны укыгандырмы, юктырмы, тәгаен генә әйтә алмыйм. Ләкин операция алдыннан авыруны бу кадәр рәхимсез рәвештә борчу уе нинди вөҗдансыз кешегә кирәк булды икән. Бу язу Мансур абыйның дошманнары эше инде. Мин аны җизнигә күрсәтеп тормадым, я уңны-сулны аермыйча тагын пычакка тотыныр дип курыктым. Әбүзәр Гнреевичка күрсәтермен дигән идем, бу араларда ул Казанда юк, чит илгә терапевтлар конгрессына китте. Әллә Мансур абыйга биримме дигән идем, аны да кызгандым. Ана болай да бик читен диләр. Шуңа күрә сезнең белән киңәшмәкче булдым. Сез берәр нәрсә әйтерсез, бәлки; суд булса, мин ул язуны судка күрсәтәчәкмен. Ләкин без җизнине' судлар белән чуалмаска күндерергә тырышабыз. Апаны кабердән казып чыгарулары бар бит. Аны барыбер терелтеп булмый, тыныч йокласын мескенкәй. Мин патологоанатом белән үзем сөйләштем, операция дөрес ясалган, үлем миакардо инфаркты аркасында булган диде...» Хатны укып бетергәннән соң да Гөлшаһидә баскан урыныннан кузгала алмыйча торды. Әйтерсең, аның аяклары идәнгә сеңгән иде. —Тиз буласыңмы инде, Гөлшаһидә? Әһлетдинне туңдырып бетердең ич. Мунчагызның да эссесе калмагандыр. Гөлшаһидә Бибисара түтинең бу сүзләрен ишетте дә, ишетмәде дә. Ул артлы чанага пичек чыгып утырганын да хәтерләмәде. Тирә-як томан эчендә күк тоелды аңа. Ә Әһлетдин бабай сабырсызланып биеп торган симез юртакка дилбегә кагуга, ат элдереп алып та китте. —Ән-й-й! Гляди-ка, әй-й-й! — дип сайрап җибәрде Әһлетдин бабай, урам яңгыратып. — Ку, җаным, ку, мунчаның эссесе бетмәсен. Глядика- әу-у! «Мунча... Имән себерке... Юк, миңа бүген бүтән мунча, бүтән себерке кирәкми инде», дип уйлады Гөлшаһидә күңелсез генә. Ләкин аның тагын бер тапкыр «мунча» керәсе булган икән. Өйгә кайтып Сәхипҗамал җиңгәсенең тиргәүләреннән соң чын мунчага кереп яхшылап юынырга да өлгермәде, яңадан Әһлетдин бабай килеп җитте. Бик авыр хәлдә бер баланы больницага китергәннәр икән. Гөлшаһидә шул мунча ♦киемнәре белән үк, тирләгән, пешкән көенә атка утырды да больницага китте. Тик таң алдыннан гына, баланың хәле әзрәк арулана төшкәч кенә, палатадан чыкты. Ул хәтсез арыган иде. Чанага утыруы булды, йоклап та китте. Бу юлы инде Әһлетдин бабай атый Акъяр урамыннан әкрен генә, «гляди-ка» сын сайрамыйча гына алып барды. 10 Хатын-кыз күңеленең сере, аңлашылмавы турында гасырлар буе бәхәсләшкәннәр, хәзер дә бу бәхәс бара һәм кайчан да булса аның очына бер чыгарлар дип әйтүе дә кыен, чөнки хатын-кыз күңеле, беренчедән, төпсез диңгез ул, икенчедән, җирдә ничәмә-ничә миллион хатын- кыз булса, күңелләренең төрлелеге дә шул хәтле. Гөлшаһидә турында уйлаганда, — ә хәзер Мансур аның турында бик еш уйлый иде — яз сагынуларны яңарта бит — һаман-һаман шул аңлашылмас нәрсәгә килеп төртелә иде. Гөлшаһидәнең хатын алгач, ’Мансур сөенде дә, көенде дә. Аңа калса, Гөлшаһидә аңа хат язарга тиеш түгел иде. Дуслык кулын сузу турында әйтмисен дә. Аныңча, Гөлшаһидә Мансурның уцыш- сызлыкларына куанырга гына тиеш иде. Илһамиянең әйтүләренә караганда— моңа бер ышаимасаң да, бер ышанып та куясың бит— хәзер Гөлшаһидә Яңгура белән тәмам әшнәләшеп бара икән. Димәк, Гөлшаһидә Мансурны бигрәк тә яратмаска тиеш. Ә ул дус итеп, кайгысын уртаклашып, күңелен күтәреп, авырлыкларга каршй! сыгылмыйча көрәшергә чакырып xaf яза. Л4оны ничек аңларга? Бер рия яки хатын-кыз мәкерлеге генә түгелме? Мансур үзе i өлшаһндәгә берничә хат язды. Ләкин ул хатлар я кирәгеннән артык коры, я ниндидер елак һәм өметсез, я шик, ачу белән тулы булып чыгалар иде. Бу хатларны почта ящигьша илтеп салырга Ман- 3* сурның көче җитмәде, язган берсен ерта барды. Күңелендә булганнарны гади генә, якын дусларча язарга батырчылык итмәде. Ләкин көннәр үтә, эштәге кыенлыклар, күңелсезлекләр һаман өелә барган саен, Мансур үзенең чын иптәшкә мохтаҗ булуын, ул иптәшнең фәкать Гөлшаһидә генә була алуын тирәнрәк аңлый башлады. Әгәр вакыйгалар үзләренең табигый агышлары белән дәвам итсәләр, көннәрдән бер көйне Мансур, самолетка утырып, Гөлшаһидә янына Акъярга очып китми булдыра алмас иде. Әмма тормыш бер-берсенә омтылган кешеләрне дә еш кына әллә канларга агызып алып китеп, әллә кайларга олактырырга кыйбат сорамый. Бу очракта да шуңа охшашлы көтелмәгән хәлләр башланып китте. Тик шунысы үкенечле иде, моның сәбәпчесе, үзе дә сизмәстән, Гөлшаһидә булды. Көтмәгәндә Мансур аңардан икенче тапкыр хат алды. Бу хатны Мансур каткат укыды, бик тирән уйга калды. Хатта чамадан узмаган искә төшерүләр дә, моңсулык та бар иде. Гөлшаһидә бер нәрсә дә вәгъдә итми, шул ук вакытта, урман яңгырашы кебек, каядыр чакыра да иде шикелле. Шулай да хатның төп настроениесе — борчылу иде... «...Мансур, үзем белмәгән эшләргә тыгылуым өчен зинһар гафу ит, ләкин бу записка Диләфрүзгә генә түгел, миңа да бик серле тоела. Моны авыру кешенең психикасын белгән кеше эшләгән. Уйлап кара: авыру үзе ышанмаган хирургтан операция ясатмас өчен операция өстәленнән торып китә. Моны ул җиңел генә, үз-үзе белән көрәшмичә, газапланмыйча эшли алмый. Ул үзен күндерергә, мәҗбүр итәргә тырыша, икеләнә-икеләнә операция өстәленә кадәр бара. Ул һаман аның теләге белән исәпләшерләр дип өмет итә, операция өстәле янында сине, үзе ышанган кешесен күрергә тели. Әгәр син анда булсаң, операцияне бүтән бер кеше ясаса да, ул торып китмәс иде, дип уйлыйм. Ахырда ул үзен алдаганлыкларын, аның теләген тупас рәвештә таптаганлыкларын күрә һәм... операция өстәленнән торып китә. Операция алдыннан, операциягә барганда, ниһаять, операция өстәле өстендә ятканда ул бичара хатынның нинди газаплар кичерүен уйласаң — ә без бу фаҗиганең тирәнлеген һичкайчан аңлап бетерә алмабыз — чәчләр үрә тора. Шулай да ул хатынның әле бер өмет чаткысы була. Ул өмет чаткысы — син. Шуннан соң икенче операциягә әзерләнгәндә ниндидер мәкерле җаннар ул чаткыны да сүндерергә тырышалар. Мин бу явызлыкны ничек дип атарга да белмим, сүз таба алмыйм... Күрәсең, бу хатын искиткеч ихтыяр көченә ия булган, ул коткыга бирелмәгән, ләкин бу бирелмәү аңардан әйтеп бетергесез көч таләп иткән. Операция вакытында яшәү өчен көрәшергә кирәкле көчнең бик зур өлешен ул алдан сарыф иткән... Минемчә, операция алдыннан кичергән рухи газаплар һәлакәтле роль уйнаган булса кирәк, аның йөрәге чыдамаган...» Гөлшаһидәнең хатын укыганда Мансур бертуктаусыз Илһамия турында уйлады. Шулай ук бу записка да аның өшеме? Ул бит операция ясама дип Мансурга үзе килеп әйтте. Мансур шунда ук, больницага шалтыратып, Диләфрүзне сорады. Диләфрүз өенә кайтып китте, дип җавап бирделәр. Шуннан соң ул аның адресын алды. Диләфрүз Ерак Кабанның.ярына ук барып терәлгән, исеме Казанда гомер итүчеләргә дә, хәтта шушы тирәдә торучыларга да билгеле булмаган «Нахаловкапың» исәпсез-хисапсыз аркылы тыкрыкларының берсендә тора икән. Караңгыда, язгы пычракта, кар суларына бата-чума ике-өч сәгать эзләгәннән соң гына Мансур бу аркылы тыкрыкны таба алды. — Төнлә борчуым өчен гафу итегез. Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк иде, Диләфрүз, — диде Мансур. — Керегез... алайса, — диде кыз аптырап. Иңбашына шәл салган Диләфрүз алдан атлый-атлый: ■— Безнең монда бик караңгы, зинһар башыгызны бәрә күрмәгез,— диде. Мансур, кармаланып, бер кулын алга сузып атлады. — Монда аска төшә торган баскыч, ике генә басма... Хәзер ишекне ачам... Өйгә кергәч, беренче булып Мансурның күзенә җиз ләгән, зур корсаклы, кәкре борынлы комган, ак самовар, бизәкле чаршау һәм... телевизор чалынды. Борынга майлы аш исе бәрелде. Диләфрүз фанерадан гына ясалган ян ишекне ачты. Алар бер карават сыярлык кына кеп-кечкенә бүлмәгә керделәр. Әмма кызлар бүлмәсе чамасыз кысан булган чагында да кызлар бүлмәсе инде. Үзе чиста, үзе пөхтә. Өстәлдә утыртма лампа, китап-дәфтәрләр. — Эшегездән бүлдердем, ахрысы, — Кичке институтта укыйм, Мансур абый. Дәрес әзерләп утыра идем. Өс киемегезне салыгыз, Мансур абый. — Мин тәмам пычракка батканмын икән,—диде Мансур, чалбар балаклары'белән ботинкаларына карап алып. — Идәнегезне дә пычратам инде. Мансур киемен салмыйча гына урындыкка утырды. Башын күтәрүгә, стенада Дилбәрнең рәсемен күрде. Елмаеп төшкән. Әйе, нәкъ теге вакыттагыча хәсрәтле генә елмайган. Хәзер озын керфекләрен спрпеп җибәрер дә Мансурны шелтәләп нидер әйтер шикелле. — Диләфрүз, — диде Мансур рәсемнән күзен алмыйча, —сез мине... апагызны... Диләфрүз гомердә килмәгән, аяк өстән генә тамыш булган Мансурның төн уртасында килеп чыгуына, апасының рәсеменә бик сәер карап торуына һәм тагып да сәеррәк итеп сүз башлавына чиксез гаҗәпләнеп, куркып, бармагын иреннәренә куеп, әкрен генә башын чайкады. Шунда ук аның күзләре яшь белән мөлдерәмә тулды. Мансур саграк сөйләшергә кирәклеген төшенде. — Гөлшаһидә ниндидер записка турында язган, — диде ул. — Мин дә аңардан хат алган идем. Менә ул, — диде Диләфрүз, этажерка өстендәге бер китап эченнән кәгазь кисәге алып. Записка русча, хәрефләре сулга аударып язылган. Эчтәлеге шул, Гөлшаһидә язганча. — Ул, — Мансур рәсемгә ымлады,'—сезгә бу язу турында берни-дә әйтмәдеме? — Юк, Мансур абый, берни әйтмәде. Мин аны соңыннан, әйберләрне алып кайткач кына күрдем. — Китапны канчан илттегез? Числосын хәтерләмисезме? Диләфрүз бераз уйланып торды да әйтеп бирде. Ул китапны апасына пәкъ иртәгә операция буласы көнне көндез илткән булып чыга. Мансур кич белән Дилбәр янына кергәндә бу язуны ул инде укыган булган булса кирәк. Ихтимал, шул турыда сөйләшер өчен Мансурны чакырган булгандыр... — Алсам, ярыймы? — дип сорады Мансур. — Алыгыз. — Mima, Диләфрүз, җизнәгез белән дә сөйләшергә кирәк иде. Аны кайдан табарга була? Диләфрүз агарынып китте. — Юк, аңа күренмәгез, Мансур абый... Ул ни... Кайгысын яңартмагыз инде сез аның. Хәзер кеше төсенә керә башлады ул. Мансур, башын иеп, тирән уйга чумып утырды. Аннары урыныннан торды. — Төнлә килеп борчуым өчен тагын бер тапкыр гафу итегез, Диләфрүз. Үземә урын таба алмаганга килдем. Сез мине гаепле санамаса- гыз да... — Мансур абый... зинһар бу турыда кирәкми... Әйдәгез миң сезне олы урамга кадәр озатыйм, югыйсә үзегез генә юл таба алмассыз. Я этләр талар. Урамга чыктылар. Бераз киткәч, Мансур: — Хуҗа кардәшегезме? — дип сорады. — Җизниләрнең кардәше. — Юньле кешеме? — Юньле дип... Кайткач әле кемне өйгә керттең дип теңкәмне корытырлар. Сөйләшүебезне дә ярыктан тыңлап торганнардыр әле. Җизнигә җиткермәсәләр ярар. Мансур әле яңа гына бу төнге дуамаллыгы белән Диләфрүзгә нинди күңелсезлекләр китерү ихтималын чынлап торып аңлый башлады. Ләкин терсәкне тешләр хәл юк. Мансурның күңелендә бу кызга карата тирән кызгану туды. s Алар туктадылар. — Менә моннан зур урам башлана. Әнә тегендә трамвай тукталышы, — диде Диләфрүз. — Хәзер мин сезне озатырга тиешмен инде. — Юк, кирәкми. Мин әле жизниләргә кереп чыгам. Әнә каршы яктагы йортның икенче катындагы зәңгәр абажурлы тәрәзәләрне күрәсезме? Җизниләрнеке. Мансур башын күтәреп зәңгәр утлы тәрәзәләргә карады. — Җизнине судлашып йөрмәскә күндердек бугай инде. —Рәхмәт, Диләфрүз. Ләкин... Мин әле сезне тагын борчырмын, Диләфрүз. Рөхсәтме? —Тик... өйгә килмәгез. Югыйсә мине... куарлар. Больницага шалтыратыгыз. Икенче көнне Мансур Диләфрүздән алган язуны Юматшага күрсәтте. —Кабахәтләр! — дип кычкырып җибәрде Юматша язуны укыгач. — Бир сия апы мина. Эзләренә төшәрмен! —Ә кирәкме? — дип сорады Мансур. — Мин бит аны Диләфрүздән бүтәннәр кулына эләкмәсен 'өчен генә алдый. Ертып ташла. — Нәрсә?! — дип сорады Юматша.—-Син нәрсә, сиңа пычрак аталар, ә син ул кабахәтләрнең гаепләре ачыла 'күрмәсен дип борчыласың. 'Мансур кулын селтәде һәм тел очында әйләнеп торган Илһамия исемен Юматшага әйтмәде. ] 1 Вакытында Илһамия пионер галстугы да такты, комсомолга да керде. Уналты-унҗиде яшенә кадәр ул зур эшләр турында хыялланды: киноактриса буласы яки, берәр чит телне өйрәнеп, дипломатия өлкәсендә эшлисе, күп илләрдә буласы, сәяхәт итәсе килде. Соңыннан бу хыялларының барып чыкмавын төшенепме, әллә хыялыннан туепмы журналистка булу турында гына уйланып йөри башлады. Хәтта фотоаппарат сатып алып рәсем төшерергә өйрәнергә кереште. «Репортер» дигән магнитофон сатып алдырды, — чит ил хәбәрчеләрендә шундый магнитофон күргән иде. Унсигездә бу хыялларын да читкә сыпырып ташлап, апасы белән җизнәсенең киңәше буенча, һичбер теләге бул- маса да, мединститутка укырга керде. Дөресрәге, аны анда сөйрәп керттеләр, чөнки имтиханнар бирергә аның белеме дә, теләге дә юк иде. Биш ел буе ничек укыгандыр, имтиханнарын ничек биргәндер, ул үзе дә белми иде. Әмма егерме өчтә ул санитария врачы дипломы алып институтны тәмамлап чыкты. Кая булса чирәм җирләргә олактыруларыннан куркып, шул ук апасы белән җизнәсе ярдәмендә алдан хәстәрен күреп, ашханәләр трестына санитар врач булып тиз генә оялап алды. Шуннан соң ул бик зур бәлале мәшәкатьләрдән котылган кеше кебек «уф!» дип тынычланып берничә ай эшләгәч тә, үз исәбенә ял алып, Кавказларны әйләнеп кайтты. Хезмәтен ул кергән көненнән үк яратмады, «я, ничек урнаштыгыз?» дип сораучыларга фаҗигале итеп башын артка ташлап, иреннәрен кыйшайтып, «Ах!» дип кенә җавап бирде. Хәзер Илһамиянең бөтен теләге, бөтен кайгы-хәсрәте — «удачный партия» тезү, ягъни кияүгә чыгу иде. Илһамиянең әти-әнисе дә бар иде. Ләкин ул кече яшьтәй үк үз балалары булмаган өлкән апасы тәрбиясендә үсте. Әти-әниләре Уфада урта гына хәлле тормыш алып барганга, апасы белән җизнәсенең бай һәм мул тормышына Илһамия бик кызыкты. Монда аңардан бер эш тә эшләтмәделәр, чөнки өйдә асрау бар иде. Илһамия яшьтән үк апасына охшарга, аныңча гына кыланырга, аныңча гына киенергә тырышты, аның сүзләренә генә колак салды. — Хатын-кызга диплом югарырак кругтан кияү сайлар өчен генә кирәк, — ди торган иде апасы һәм Фазылҗанны ничек итеп «кулга төшерүен» бик тәмләп сөйләргә керешә иде. Илһамия апасына динчеләр аллага ышанган кебек ышанды, аны чиксез акыллы, булдыклы, бәхетле итеп санап килде. Ул апасының бәхете ниндидер нык гранит нигездә, бернинди сынауларга да бирешмәс дип уйлый иде. Хәзер, апасы белән җизнәсе аерылышкач, Илһамия уйланган минутларында апасының фәлсәфәсе дә, бәхете дә комга корылган булганлыгын ачык күрә пде. Дәресен әйткәндә, аларпың семья тормышлары элек тә әйтерлек булмады инде, тик Илһамия генә моны күрергә теләмәде. Апасы белән җизнәсе икесе бер ©й түбәсе астында яшәсәләр дә, жаннары бергә кушылмады, икесе ике ярты булып кала килделәр. Хәзер Илһамия үзе өчен дә шундый киләчәкне күз алдына китереп бик курка иде. Ләкин ул озак уйланырга ялкаулана нде. Менә кем дә булса аның өчен уйласа, кем дә булса бәхетне тәлинкәгә салып аңа китереп бирсә, менә шатланыр иде ул. Апасы китмәсэ, бәлки моны эшләр дә иде, — сиңа дип чамалап тоткан егетем бар дип ничә әйткәне бар иде аның. Ә хәзер... хәзер үзеңә чабарга туры килә инде, һәм моны бик ашыгыч эшләргә кирәк, чөнки җизнәсе яңадан өйләнеп куйса, Илһамиягә ишек күрсәтүе мөмкин. Төскә-биткә, буйга-сынга Илһамия ямьсез түгел иде. Шуның өстенә матур гына чытлыклана да белә. Поклонниклары да юк түгел. Тик үзеннән унбишегерме яшькә олы кешеләр. Кайсы гомерлек буйдак, кайсы хатынын аерган, я хатыны өстеннән йөри. Үз тиңнәре Илһамиягә чынлап торып карамыйлар нде. Шуңа күрә Мансур кайтып төшкәч, Илһамиянең бәхет капусы ачылып киткәндәй булды. Ул хәтта үзен дә аптырашка калдырган бер кыюлык һәм тернәклелек беләи егетне «ауларга» кереште, җизнәсен дә эшкә җикте. Илһамиянең үз исәбе буенча ул инде максатына ирешә дә язды бугай. Ул әкренләп туй хәстәрләрен дә күрә башлады. Икенче яктан, Яңгура балдызын бик кыерсыта икән дигән хәбәр дә таратты. Монысы аңа үзен булуы ихтимал гайбәтләрдән аралау өчен кирәк иде. Ни әйтсәң дә, ул җизнәсе белән бер квартирада тора. Әллә нинди сүз чыгарулары мөмкин. Аннары порядочный кешеләр борылып та карамас. Мансур кайтканнан соң Илһамия юк йомышны бар итеп Таһиров- ларга бик еш йөри башлады. Кайчак ул үзен инде бу семья кешесе итеп тә исәпли, аларның зур квартираларында үзенчә тәртип урнаштырырга да әзерләнә иде. Балага артык исе китмәде, әбисе бар икән, авыл һавасы кирәк дигән булып, шул әбисенә озатырга булыр. Ләкин Илһамиянең шатлыгы, кысыр чәчәк шатлыгы кебек, кыска гомерле булды. Әллә артыграк кабаланып эшне бозып җибәрдеме, әллә Илһамия белмәгән бүтән сәбәпләр бар идеме, башта аңа карата юньле генә кыланган Мансур соңга таба Илһамиядән ачыктан-ачык кача башлады. Телефонга чакырса, өйдә юк дип әйттерә, эшләгән җиренә шалтыратса, ашыгыч эшләрем бар дигән була. Илһамия үпкәләп тә карады, зарланды да, шелтәләде дә, ләкин Мансур боларның берсен дә колагына элмәде: әллә бар Илһамия дөньяда, әллә юк. Мансур белән җизнәсе арасындагы хәлләрне белгәч, Илһамия мәсьәләне үзенчә аңлады: «Җизнигә үч итеп миңа карамый икән бу!» Җизнәсенә ачуы килде. Башта үзенең хәлен уйлап тыелыбрак торды. Ләкин бер көнне юк кына бер сәбәптән җеннәре кузгалып, өйдә чып- чынлап өермә күтәрде. — Син апаның гына түгел, минем дә бәхетемне җимердең! — дип кычкырды ул җизнәсенә. — Синең аркада Мансур миңа ят күз белән карый башлады. Элегрәк Янгура Илһамия белән Мансурны кавыштыру турында күп сөйли торган иде. Әлбәттә, аның үз исәбе-хисабы да бар иде. Монысын ул балдызына әйтүне кирәк тапмады. Бүген инде аның фикере, күрәсең, бераз үзгәргән иде. Ул балдызы алдына килде дә, баш бармагы белән аның нәни ияк очын күтәрә төшеп, күзләренә карады: — Нарасый бала! Аның, гомумән, сине яратканы булдымы? — дйп сорады. Аның күзләре салкын, рәхимсез иде. Шул өшеттергеч күз карашы, шул мәрхәмәтсез соравы белән ул балдызын телдән яздырды: — Нарасый бала син, балдызкай, нарасый бала. Сүзеңне дә үлчәвен белмичә сөйлисең. Дипломлы врач кешегә мондый беркатлылык, ә ачыг рак итеп әйткәндә, ярты юләрлек һич тә килешми. Ләкин, — Яңгура ике кулын артына куеп арлы-бирле йөренә башлады, — ләкин сиңа уйлап сөйләшергә бик вакыт, балдыз! — Угрожать итмә, пажалысты,— диде Илһамия, трагик рольләрне уйнаучы артистка шикелле кулларын «сындыра-сындыра». — Мин — апа түгел, телим икән, бүген чыгып китәм. Көнем сиңа калмаган әле. — Бу сүзләреңне дә иртәгәгә сакла, балдызкай, — диде Яңгура аңа, һаман арлы-бирле нөренә-йөренә. — Югыйсә, соңыннан кайтарып алулары бик читен булыр... Мансур миңа эштә достойный противник. Чә- кәшәбез икән, анысы безнең үзебезнең эчке каршылыкларыбыз бәрелеше генә. Бу кадәресен Фазылҗан Янгура рияланмыйча әйтте. Үзе ясарга батырчылык итмәгән — башкалар алдында төрлечә сөйләргә мөмкин, әмма үз-үзеңне алдалап булмый, — әйе, үзе ясарга батырчылык итмәгән операцияне Мансур уңышлы башкарып чыккач, Яңгура шушы фикергә килде. Хикмәт шунда иде: теге Павел Данилович, Самуил Абрамовичның чакыруы буенча операция ясарга дип килгәч, тоткан да кырт кистереп әйткән: «Операцияне Мансур ясый, без Юматша белән — ассистентлар». һәм Мансур операцияне бик оста ясаган. Хәзер авыру терелеп килә инде. Фазылҗан аны үзе берничә тапкыр карады. Ни дисең, акны кара дип әйтеп булмый. Яңгура, әлбәттә, Павел Даниловичның ролен киметми иде. Шундый зур белгечнең һәр минут саен ярдәмгә килүен белү яшь хирургка никадәр көч һәм ышаныч биргәнен дә белә, ләкин булдырырдай гына булдыра ала дигән нәрсә дә бар бит әле. Илһамия боларны белми, ул диван почмагына сыенып бик кызганыч хәлдә күз яшен сөртеп утыра иде. Буялган кешеләргә елау бик хәтәр. Илһамиянең йөзе морҗа чистартып йөрүче йөзенә охшый башлады. Яңгура аңа карап көлемсерәп куйды да: — Әллә берәр акыллырак кызый табылганмы үзенә? — дип сорады. — Кыз булса, бу кадәр гарьләнмәс идем әле, — диде Илһамия, бик зәһәр итеп. — О-о-о! Хатынмыни әле! Хатыннар бу эштә күп мәртәбә тәҗрибәлерәк, усалрак. Алайса эшең беткән икән. — Алай әче телләнмә, җизни, тел очыңа төер чыгар. — Илһамия җизнәсенең битенә песи шикелле тырнаклары беләк ябышырга әзерләнгәндәй,— ул хатын синең дә муеныңны сындырыр әле, — дип өстәде. — Минем? — дип кайтарып сорады Янгура. — Мин моны аңламыйм, балдызкай. Илһамия аңа иңбашы аша күз кырыйлары белән генә карап алып: — Ләкин бу нарасый бала син уйлаганча ук сукыр түгел, — диде.— Аңа кайбер нәрсәләр билгеле. — Мәсәлән? — дип сорады Яңгура, капыл артына әйләнеп. — Мәсәлән, бер чибәр хатынны рестораннарга алып баруларың, машинаңда эшләгән җиренә озатып куюларың. — Илһамия!—дип кычкырды Янгура, кара көеп.— Ни сөйләгәнеңне чамала! Син миңа хатын да, чорт та түгел. Минем шәхси тормышыма тыгылма. Илһамия башын түбән исә дә, күзләре һаман зәһәрле елтырый иде. Ул аткан угының җизнәсенең йөрәгенә туры барып кадалуын шунда ук сизеп алды. Чыннан да, Янгура ничектер сыгылып төшкәндәй булып кабинетына кереп китте. Гөлшаһидәне беренче тапкыр күргәннән бирле аның җан тынычлыгы югалган иде. Аерган хатынына ул яратып түгел, исәп буенча гына өйләнде, соңыннан да яратышу килмәде. Гомумән, ул яратышу дигән нәрсә — юк нәрсә, ул тән белән күңелнең чнрле бер чагы гына, ә югары мәхәббәт бары тик тиле шагыйрьләр уйлап чыгарган бер алдавыч шар гына, дип уйлый иде. Ул алдавыч шар тыштан бик матур булып күренгәнгә, шагыйрьләр аны үзләре уйлап чыгарганлык- ларын онытып, мең еллар буе аңа мәдхия укып дәрвишлек итәләр. Ул мәҗнүн шагыйрьләрнең барысының да талакларын кисеп ташлыйсы иде, аннары мәхәббәт турысында сайрап карасыннар иде!.. Ләкин Янгураның үзенең дә гаҗәпләнүенә каршы, Гөлшаһидә аның күңелендә зур урын алды, аңарда моңарчы татылмаган көчле, якты тойгы уятты. Яңгура башта бу тойгыга да «тән белән күңелнең чирле бер чагы», узгынчы бер кичереш дип кенә караган иде. Логикага һәм акылга каршы туган нәрсә озак яши алмас, микроблары тынычланыр да басылыр дип көтте. Ләкин тойгысы узгынчы түгеллеген күргәч, теге вакытта ук Гөлшаһидәгә ягымлылык күрсәтүе өчен шатланып куйды. Әмма ул чакта ачыктан-ачык эш итәргә иртәрәк иде әле. Хатыны белән дә ара тәмам өзелеп бетмәгән иде. Ул юха елан башын иеп кенә китеп бармады бит. Янгураның җилеген суырды, ә Янгура скандалны илгә чыгармас өчен күп нәрсәгә риза булырга мәҗбүр иде. Эшендә дә ел мәшәкатьле булды, шуңа күрә эчке хисләргә аның әллә ни вакыты да калмады. Әмма карлар эри башлагач, аның хисләре дә котыра башлады. Бары тик юлларның өзек булуы гына аны беркадәр вакыт Гөлшаһидә янына барып кайтудан тотып торды, һәм, күрәсең, кичекте... Яңгура, читлектәге борчылган җәнлек кебек, ишекле-түрле йөренде. Аңа бик бөркү булып китте. Ә форточканы ачарга дип үрелгәндә теге вакытта Әбүзәр абзыйдан алган ялангач хатың сурәтле вазаны тәрәзә төбеннән ялгыш төртеп төшерде... Күпмедер вакыттан соң Фазылҗан балдызы утырып калган бүлмәгә чыкты. Илһамия анда юк иде. Яңгура балдызы тора торган бүлмәнең ишеген шакыды. Аның чәче тузгыган, күзләре кыргыйланган, галстугы кыйшайган иде. — Ул Казандамыни? — дип сорады. Илһамия, сүз кем турында барганлыгын шунда ук төшенеп: — Юк, авылда, — дип үртәп җавап бирде. - — Ә хәбәрләр кайдан? — Фатихәттәй сөйләде. Гел хатлар алышып торалар, ди. Әбүзәр Гиреевич аны Казанга алдыру өчен министр яныннан чыкмый, дн. Министрның секретаре—минем подругам. — Ух!—диде Янгура, ике кулын йомарлап. — Менә ул достойный противник!—дип янә мыскыллады Илһамия. — Молчи, дура!5—дип кычкырды Фазылҗан. Ә тышта шау-гөр килеп беренче яшенле яңгыр коя иде. 12 Соңгы»ике-өч көн эчендә күршедәге совхоздан Акъяр больницасына машиналар янында эшләгәндә имгәнгән ике эшчене китереп салдылар. Бу хәл Гөлшаһидәне аеруча борчыды: язгы чәчүләрнең башында ук шундый хәл! — Әһлетдин бабай, ат җик әле, совхозга барам, — диде ул үзенә хас бер ашкыну белән. Берничә минуттан Әһлетдин бабай тарантасын болдыр ишеге төбенә китереп туктатты. Атының йөгәннәре, эшлеяләре ак тәңкәле, кара дугасына кыңгырау таккан. Ат сабырсызланып муенын чайкап җибәргәндә кыңгырау шундый дәртле чыңлап куя, йөрәкләр урыннарыннан сикереп чыгардай булалар. i Юлча киенгән Гөлшаһидә тарантас түренә менеп утырды, дилбегәне кулына алды. — Атны бик каулама, кызым, үз җаена гына барсын, юл әле ныгып җитмәгән, — дип озатып калды Әһлетдин бабай. Кар киткәч, Гөлшаһидәнең әле Акъярдан чыкканы юк иде. Көн соры, ләкин җылы. Бөтен тирә-якка күңелне әллә нишләтә торган туфрак исе таралган. Тракторлар гөрелтесе кайдадыр еракта ишетелә инде. Гөрелте дулкын шикелле Сер көчәя, бер тоныклана. Бер якта кара ефәк кебек елкылдап, әчегән камыр кебек күпереп, яна сөрелгән язгы басу ята, икенче якта — зөбәрҗәт шнкеле ямъ-яшел уҗым кыры. Юл нәкъ ике басу чигеннән бара. Атны юрттыра башласаң, тояк асларыннан, тәгәрмәчләрдән балчык оча. Ләкин ирек тонган яшь, симез ат ыргылырга гына тора. Шуның шикелле, Гөлшаһидәнең хисләре дә, тезгенне өзеп, бәреп чыгарга юл эзләделәр. Ләкин ул бөтен көче белән үзе турында уйламаска тырышты, чөнки күңеле бозылып китеп совхоз директоры белой тиешенчә сөйләшә алмаудан курыкты. Совхоз конторасы каршында ул атый баганага бәйләде дә туп-туры директор янына керде. Кабинет тәмәке төтене белән тулган иде, күрәсең, яңа гына ниндидер киңәшмә беткән. Өстенә кара фуфайка, аягына кун итек кигән директор, тузган чәчен биш бармагы белән артка сыпырып ташлап, Гөлшаһидәгә каршы атлады. — Хуш килдегез, иптәш врач, хуш килдегез, — дип елмаеп кулын сузды. — Күреп торам, ачык чырай белән минем күңелне алдан ук но.мшартмакчы буласыз, Зәйнал абый. Ләкин мин сезнең белән сугышырга килдем, — диде Гөлшаһидә, аз гына шаян тон белән, аннары тәрәзәне ачып җибәрде. — Шундый зәңгәрле-яшелле төтен эчендә ничек утырасыз? — Гаеп бездә, — дип елмайды директор. Кемнәргәдер соңгы боерыкларын биреп, Гөлшаһидәгә урындык тәкъдим итте, үзе дә өстәле янына килеп утырды. — Зәйнал абый, мин чыннан да сугышырга килдем бит, — дип кабатлады Гөлшаһидә. — Сез ахрысы кешеләр турында ике ятып бер уйламыйсыз. Кичәле-бүгенле никадәр кешене имгәтеп ташлагансыз! Кайда профилактика чаралары!? — һәм ул Акъяр больницасына китерелгән совхоз эшчеләре турында сөйләп бирде. — Кызу эш арасында андый хәлләр генә була ул, — диде директор бу хәбәргә артык исе китмичә. — Аннары менә алариың распискалары, — ул өстәл тартмасын ачып кәгазьләр алды, — техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен беләбез дип кул куйганнар. Гөлшаһидәнең күзләре караңгыланып китте, директор сузган кәгазьләрне кире этәрде: — Күрәсең, мин килгәнне көтеп торгансыз, распискалар өстә генә ята. Ләкин, Зәйнал абый, зинһар кәгазь артына яшеренмәгез. Безгә китерелгән бер эшченең бармаклары тәмам өзгәләнгән, ул гомерлек инвалид булып калачак. Моиы сез нинди кәгазь белән акламакчы яки капламакчы буласыз? Юк, моның өчен сезгә тиешле җирендә җавап бирергә туры килер. Сез, эшчеләр таләп итүенә карамастан, моторларны сынауны махсус стендларга күчерү турында да кайгыртмагансыз. Иртәгә тагың имгәнгән эшчеләрегезне больницага алып килмәсләр дип үзегез дә әйтә алмыйсыз. — Анысы дөрес, — диде директор, башын кашып. — Сезнең заменаниеләрне искә’ алырбыз. —- Ләкин моның белән генә эш бетми әле, Зәйнал абый. Әйдәгез бергәләп кыр станнарыгызны карап килик. — Минем хәзер вакытым юк, иптәш врач. Сезнең белән урынбасарымны җибәрермен. — Ихтыярыгыз, Зәйнал абый, мин бер үзем дә кыр станнарыгызны ■ әйләнеп чыга алам. Ләкин аннан туп-туры райкомга, Гарифулла абзыйга барачакмын.-—Гөлшаһидә кискен птеп урыныннан торды. — Ике аякны бер итеккә тыкмагыз әле, иптәш доктор. Кырыкка ярылырга җиткән чакта... — Кырыкка ярылырга җиткән чакта да кешеләрнең сәламәтлеге белән иминлеге турында кайгырту сезнең беренче эш. Директор кулын селтәде дә плащына үрелде. Чыгып барышлый секретарена берничә боерык бирде һәм аты янына бара башлаган Гөлшаһидәгә кычкырдыу — Минем машинага утырыгыз, тизрәк булыр. Директорның чамасыз турсаюын күреп, Гөлшаһидә астан гына карап көлемсерәп куйды. Бу Зәйналны кире беткән үгез дип сөйлиләр иде, Гөлшаһидә аны болай тиз генә урыныннан кузгата алуына үзе дә гаҗәпләнде. — Әйдәгез, иң яхшы кыр станыгызга алып барыгыз,— дип чәнчел алды Гөлшаһидә. — Вакытыгыз да тар булгач, башкаларын күрсәтеп тә тормассыз инде. Директор эндәшмәде, ул иреннәрен нык кысып, рульгә чытырдап ябышып машинаны бөтен көченә куа бирде. Ялан башында конгырт бөдрәләре генә сикереп-сикереп куялар иде. Кыр станы тирәсе буш, анда аш пешерүче хатыннардан башка беркем дә күренмәде. Директор машинадан сикереп төшеп алар белән кул биреп күреште дә: — Менә доктор алып килдем әле, — диде. — Хәлләрегез ничек, авыручылар юкмы? — Бар шул, Зәйнал абый, — диде хатыннарның берсе көрсенеп.— Шәпи бүген эшкә дә чыкмады, эче авырта. — Кайда ул?—дип сорады директор, күзләрен Гөлшаһидәдән яшереп. — йомышына китте, хәзер килер. Гөлшаһидә кухняны карап чыкты. Кухняның эче дә, тышы да пычрак иде. Сөлгеләре керләнеп беткән, савыт-сабалары маемсыр. — Савыт-сабаларыгызны кайда юасыз? — Аш вакытында әнә шул чиләктә юабыз, аштан соң чишмәгә алып төшәбез, — диде аш пешерүче. Гөлшаһидә дегет лагонына охшаган чиләкне карады да: — Чистарак савытыгыз юкмыни? — дип сорады. — Аннары савытсабаны кайнар су белән юарга кирәк ләбаса. — Утыны җитәрлек булса юар идек тә... Гөлшаһидә директорга карап алып: — Бер табактан ничә кеше ашый? — дип сорады. — Төрле чак була... Итәгебезгә салып ашатмабыз бит. Каралып беткән өстәлнең клеенкасы да юк иде. Ә вагон эче тагын да күңелсезрәк. Урын-җир җыештырылмаган. Мендәр тышлары май белән тапланып беткән, җәймәләр бөтенләй юк. Идән тулы тәмәке төпчеге. Гөлшаһидә күзләре белән аптечканы эзләде, күрмәде. — Былтыр бар иде, — диде хатын. — Быел әллә кая гына киткән. Ул арада Шәпи күренде. Өске ирене өстенә йон үскән унсигез-унту- гыз яшьлек озын егет. Ул исәнләште, ләкин директор аның сәламен алмыйча: — Кайчан битеңне юган идең, малай? — дип сорады. •— Умывальник бар чагында, — дип көлде егет. Гөлшаһидә егеткә калырга, башкаларга чыгып торырга кушты. Директор шунда ук кухняда эшләүче хатыннарны кыздырырга тотынды. Ул чамасыз ачуланган иде. Беренчедән, врач алдында оятка калды, икенчедән, үзенең бу эшкә никадәр гамьсез караганлыгын төшенде. — Зәйнал абый, егетне больницага озатырга кирәк,— диде Гөлшаһидә, вагоннан чыккач. — Утырсын,—диде директор, машинага башы белән изәп алып. Аның чырае баягыдан да карарак иде. — Артык беркая да алып бармыйм, — диде ул, машинага утыргач. — Җитте, күрдек! Ә монысы өчен сезгә рәхмәт. — Районның санитария врачы булганы бармы соң? — дип сорады Гөлшаһидә. — Боларны ул әллә кайчан күрергә тиеш иде. — Ул ярык чүлмәк булды ни, булмады ни. — Менә Шәпи әйтә, механизаторларыгызга күптән инде профилактический осмотр үткәргәннәре юк, ди. Бу бик кирәк бит, Зәйнал абый. — Беләм, Гөлшаһидә, барысын төшендем. Тик әрләмәгез генә. Югыйсә, кайту белән барысының муеннарын бора башлармын. — Кычкырып кына эшне төзәтеп буласы түгел, Зәйнал абый. Әгәр чарасын күрмәсәгез, ике-өч көннән станда бер сәламәт кешегез дә калмаячак. Язгы чәчүне өзәчәксез. — Авызыгыздан җил алсын! Совхоздан Гөлшаһидә районның санитар врачына, аннары район больницасының баш врачына һәм райком секретарена шалтыратты, куркыныч хәлне сөйләп•бирде. Зәйнал бер сүз әйтмичә тәмәке тартып утырды, ә Гөлшаһидә кайтып киткәндә тагын бер тапкыр аңа килеп йокыдан уятуы өчен рәхмәт әйтте. — Зәйнал абый, бүген үк станга утын илттерегез. Вагонны яхшылап юсыннар, мендәр тышларын, җәймәләрне алмаштырсыннар, кеше санына җитәрлек хәтле савыт-саба, кайнар су өчен әйбәт ләгән, өстәлгә яңа клеенка алып барсыннар. Миңа дигән рәхмәтегез шул булсын. Иртәгә дезинфекция ясарга киләчәкләр. Башка станнарга да кешеләр җибәрегез. — Була, була, — диде Зәйнал. — Зинһар алдашмагыз. Мин бит барыбер тикшерәчәкмен. Гөлшаһидә тарантаска менеп утырды да дилбегәне какты. Бер урында зарыгып беткән ат элдереп алып китте. Совхоз каралтылары яныннан үтеп кырга чыккач та, кыр казлары тавышын ишетеп, Гөлшаһидә башын күтәрде. Инде көн аязган, күк йөзе барлык болытлардан чистарган. Шушы саф зәңгәрлектә кыр казлары озын муеннарың сузып очып баралар. Уйсурак җирләрдән әле эрегән кар исе аңкып, үрләр өстендә җиңел рәшә тибрәнеп торган һәм барыннан да бигрәк язның сихерле авазлары' белән тулы киң кырда кыр казларының һич ни белән чагыштыргысыз моңлы җырлары Гөлшаһидәнең күңелен дә әсәрләндерделәр. Ул, кулын каш өстенә куеп, муены талганчы кыр казларына карал барды да хисләренә чыдый алмыйча кычкырып җырлап җибәрде: Көмеш йөзек сына днлар, Сынмый да, бөгелми дэ. Гыйшык уты сүнә диләр, Сүнми дә, сүрелми дә. Алда ниндидер бер хатын күренә башлады. Гөлшаһидә атын юртып аны куып җитте. Бу Акъяр укытучысы булып чыкты. Гөлшаһидә аны янына утыртты. Ләкин бу язгы кырда, табигать кочагында, Гөлшаһидәнең ялгыз каласы, бер туйганчы хисләренә биреләсе килә иде. Җәмилә җиләклеге дигән урынга җиткәч, ул атын туктатты, укытучыга ат белән әйләнеч юлдан барырга кушты, үзе җәяүлеләр сукмагыннан турыдан барырга булды. Бу, күп булса, километр ярым чамасы ара иде. » — Кыр һавасын туйганчы бер иснисем килә, — диде ул укытучыга. — Алданрак барып җитсәгез, сукмак башында әзрәк көтәрсез. һәм менә ул, башыннан җиңел косынкасын тартып алып, кыска жакетының төймәләрен ычкындырып, бер үзе әле быел бер кеше дә узмаган сукмак буйлап яз хисеннән исереп бара, әле җырлап ала, әле көлеп җибәрә, әле ниндидер үзе дә белмәгән сәбәпләрдән сөенеп куя. Аңа рәхәт, әйтеп бетергесез рәхәт. Ул мәңге-мәңге шунда калырга, черегән үлән исеп, дымлы кара туфрак исен суларга риза булыр иде шикелле. Монда сулышка нинди иркен, күңел нинди җилкенә момда. Чү, әнә биектәбнектә тургай сайрап җибәрде. И, сайрый да инде бәгырькәем! Күр, аның сайравыннан тирә-як тагып да ямьлерәк булып китте, нурланды шикелле. Юк, бу тургай сайрамый, бу яз җитүгә куанып туган җир сайрый. Әй, җанга якын газиз җир! Икмәккә ягып ашардай җылы кара туфрак. Бала чагыпда, буразнада, Гөлшаһидә аны аз таптамады. Сугышның ахыргы һәм сугыш беткәннең беренче елында аңа тугыз-ун яшьләр иде. Авылда ир-ат булмаганда, хатынкызлар, хәтта бала-чагалар да сабанга-тырмага чыга торганнар иде. Күпме кайнар күз яшьләре тамды Гөлшаһидәнең шушы газиз кара туфракка... Тау битендә, кояш күзендә, Гөлшаһидә жакетын җиргә җәеп утырды да икс кулы белән ике яңагын кысып каядыр сракка-еракка карап тора башлады. Аның күзләрендә шундый зур сөенеч, әйтерсең, ул биредә гомеренең нң бәхетле минутларын кичерә иде. һәм кинәт җиңел рәшә булып тирбәлеп торган кырлар зәңгәрлегеннән аңа Мансур күренгәндәй булды. Алтыны да, ялкыны да ул гына бит! Мөмкинме соң аны сагынмаска! Мөмкинме соң аны онытырга! Кышкы озын караңгы төннәрдә Гөлшаһидәнең аңа үпкәләгән, рәнҗегән минутлары аз булмады, ә хәзер менә барысы да бер дә булмагандай онытылган, күңел бары тик аңа гына ашкына, аны гына ярата. — Бәгърем, бәгърем, мин сине көтәм, көтәм! — дип кычкырды Гөлшаһидә һәм үз тавышының кырлар киңлегендә яңгырап тынуын тыңлап торды. Бу язгы кырда кычкырган тавыш һичшиксез ЛАаисурга барып җитәр, ул бу тавышны ишетер, Акъярга килер күк тоела иде Гөлшаһидәгә бу минутта. Шулай ул енендә татлы төш күреп озак кына тау битендә утырды, кояш җылыткан дымсу туфракны кулы белән иркәләп сыпырды, хәтта аңа яңагын куеп алды. Аннары атын җай гына атлатып килгән укытучылы күреп урыныннан торды, болынлыкка төште. Инеш аркылы салынган басманы су агызып алып киткән, ахры. Гөлшаһидә бераз уйлап торды да, итәген күтәрә төшеп, озын кунычлы резина боталары белән суга сакланып керә башлады. Ярый әле су бик тирән түгел. Ул аны хәвеф-хәтәрсез генә аркылы чыкты да тауга күтәрелде. Офык тирәсендә болытлар күренә башлаган. Ахрысы, яңгыр явар. Әмма бу якларда беренче яшенле яңгыр бары тик атна-ун көн үткәч кенә яуды. Аннары тагын һәм тагын яуды. Янгыр артлары җылы килгәнгә, күп тә үтмәде, бөтен җир яшеллеккә, чәчәккә күмелде. Алма, чия бакчаларын ап-ак катыкка мандылармыни. Хәзер инде кырау төшмәсен дә, боз яумасын — жиләк-җимеш өелеп үсәчәк. Ләкин майның егерме җидесендә иртәнге якта ук күк йөзен куркыныч каракучкыл болытлар сарды. Гел көньяк-көнбатыштан исеп торган җил, юнәлешен үзгәртеп, төньяктан шәбәя башлады, һава сизелерлек салкынаеп китте. Авыл агайлары хәвефкә төште. Радиода да юаныч хәбәр ишетелмәде. Әллә кайсы гына океаннан циклон килә диделәр. Ләкин Акъяр авылы җилләр үзгәрә торган бер ноктада утыргангамы, аңа җитәрәк давыл бер котырынып, сызгырынып, чинап алды да көн урталарына таба тагын үзенең юнәлешен үзгәртте. Күк йөзе яңадан акбур белән чистартылган тәрәзә пыяласы кебек чеп-чиста булып калды. Борчыла башлаган табигать тынды, ямь-яшел кырлар, болыннар, әрәмәле тугайлар, урманнар, авыллар өстендә гаҗәеп бер җылы тынлык хасил булды. Шул шылт итмәгән тынлыкта больница коймасына басып кычкырган кызыл әтәчнең кик-керикүге авылның бер башыннан икенче башына кадәр тибрә- нә-тибрәнә яңгырады. Шуның артыннан ук больница капкасы төбенә җиңел автомобиль килеп туктады. Аның кайсы очтан килеп керүен дә күрми калдылар, әйтерсең, давыл аны, җен арбасы кебек, әллә кайдан югарыдай китереп ташлады. Машина тәмам пычракка буялып беткәй иде. Гөлшаһидә автомобильнең мотор тавышың. гына ишетте, ләкин азч гына да әһәмият бирмәде. Хәзер авыл җирендә аттан күп машина. Линары уйлап куйды: «Тагын шул юньсез, Гайса пәйгамбәрдер». Гөлшаһидәнең кистереп әйтүләренә дә карамастан, ул тинтәк һаман йөри дә йөри. Я машина, я велосипед белән килеп чыга да Гөлшаһидәнең канына тоз салып, яңадан кавышыйк дип бәйләнергә тотына. Ә Гөлшаһидәнең башында хәзер ул кайгымыни! Язга чыкканнан бирле больницаның бөтен кешесе: врачлар, сестралар, санитаркалар һәммәсе дә көйнең икенче яртысында яңа больница төзелешендә эшлиләр. Кайсы кирпеч өя, кайсы измә изә, кайсы ком ташый. Аларны чын тезелеш эшчеләренпән аеруы да читен, өсләрендә акбурга буялып беткән иске халатлар, башларында шундый ук иске яулыклар. Больница халык методы белән салынганга, монда чын төзелеш эшчеләре бармак белән генә санарлык иде. Калганнар барысы да Акъяр халкы. Ольйсы- кечесе, чакыру көтмичә, буш вакытлары булу белән монда киләләр. Больницада бу вакытта дежур сестра белән Бибисара ападай башка кеше юк иде. Капка төбенә машина килеп туктагач, Бибисара тәрәзәне ачып карады да, танымаган кеше икәнен күргәч, урамга чыкты: — Исән-сау килеп җиттегезме, кем дип әйтим үзегезне? — Профессор Янгура, апа. — И-и, профессор!.. Менә күрергә насыйп булды алайса. Югыйсә безгә андый зур кешеләр килмидер иде. — Кемнәр килә соң? — дип шаяртты Фазылҗан бу беркатлы хатынны. < — Төрлесе була. Секретарьлар да, хәбәрчеләр дә, вәкилләр дә... Машинагызны ишек алдына кертеп куегыз. — Зарар юк, шунда торып торсын, — һәм Янгура аягы белән тәгәрмәчләргә тибә-тибә сорады: — Доктор мондамы? — Кайсын әйтәсез икән? Гөлшаһидәнеме, Нәфисәнеме? — Гөлшаһидәне. — Гөлшаһидә төзелештә эшли. Хәзер чакырып киләм. — Мәшәкатьләнмәгез, үзем табармын. Торак йорт саласызмы, больницамы? — Больница. Гөлшаһидәбез бөтен районны аякка бастырды — бөтенесе булыша. Үзебез дә гел шунда эшлибез. Янгура перчаткаларын салып кабинага ташлады да бакча рәшәткәсе буйлап төзелешкә таба китте. Әйбәт урын сайлаганнар, агачлык, үзе тау башында. Урманы да ерак түгел. Җил капканы ачып, Янгура бакча юлына атлады. Халык өмәдәге шикелле мыж килә, инде икенче каты өелеп бетеп барган таш бинага төрлесе төрле яктан кырмыскалар кебек ябышканнар. Кайдадыр җыр яңгывый. Әнә юл өстендә генә ике хатын-кыз измә изә, икесе ком или. Яулыкларын күзләренә үк төшереп бәйләгәннәр, ялангач беләкләре кояшта янып беткән. Менә ул кайда көч һәм сәламәтлек! — Гафу итегез, иптәш Сафина кайда? — дип сорады Янгура, алар янында туктап. — Эчкә керегез, коридорның аргы башында, — диде хатыннарның берсе. Янгура, рәхмәт әйтеп, вакытлы басмадан эчкә керде. Монда штукатур эшләре бара иде. Акбур исе борынны' яра. Яңгура саклана-саклана аргы очка узды. Бүлмәләрдә дә кешеләр мәж килә, берсе дә Янгурага күтәрелеп карамый, һәркайсы үз эше белән мәшгуль. «Шактый зурдан кубарганнар болар», дип уйлады Янгура озын коридор буйлап бара- бара. Ниһаять, актыккы бүлмә турысына җитеп, ачык ишектән башын сузды. Ике хатын, кузла өстенә басып, бәләкәй көрәкләре белән сыекча бәрә-бәрә түшәм штукатурлыйлар иде. Төрле якка сыекча чәчрәп тора. Янгура артка чигенеп тамак кырды да беркадәр шаян тавыш белән: — Эшләр уң булсын, коммунистик хезмәт ударниклары! — дип кычкырды. Шунда Гөлшаһидә аңа таба борылды. Таныгач, комач кебек кызарды. — Фазылҗан Җангировпч!—дип кычкырып җибәрде ул. Тиз генә кузладан сикереп төште. — Сез ничек монда? Гафу итегез шундый кыяфәттә каршы алуым өчен. Кулым да..'. Яңгура аңа ике күзен дүрт итеп карады. Измәгә буялып беткән киемдә дә нинди матур ул! Маңгаена, битенә берничә бөртек измә кунган, әйтерсең, кечкенә-кечкенә миңнәр, йөзе колак.очларына кадәр алсу, күзләре яндырып ала. — Менә сезне сагынып килдем әле, — диде ул шаярткан төсле. Гөлшаһидә моңа игътибар итмичә, иптәшенә: — Хөршидә акыллым, син үзең генә кара инде, — диде һәм Яңгу- раны бакчага чакырды: — Аз гына көтегез, Фазылҗан Җангировпч, мин өсбашымны гына алмаштырам. Ун-унбиш минуттан Гөлшаһидә юынып, киемен алмаштырып бакчага чыкты. Аннары алар больницага юнәлделәр. — Көтмәдегезме? — дип елмаеп сорады Яңгура. Ул шактый ябыккан, йөзендәге уйнап торган алсулык күзгә күренеп кимегән. Шул ук вакытта бөтен торышында, күз карашында, тавышында ниндидер эчке яшерен дәрт, яну, газаплану һәм үзенә бертөрле кыюлык сизелеп тора иде. — Дөресен генә әйткәндә, көтмәгән идек шул, Фазылҗан Җанги- рович,— диде Гөлшаһидә, больница ишеген ачып. — Рәхим итегез. Ерак бит без. Нинди җилләр. ташлады? — Мине монда китереп таТшлаган җилләр сезгә эләкмәгән, ахрысы,— диде Яңгура больница исе аңкытып торган тар коридор буйлап Гөлшаһидә белән янәшә*атлый-атлый. Палаталарның ишекләре ачык, аннан авырулар кызыксынып карыйлар. Ирләр, хатын-кызлар, балалар барысы бер бүлектә икән. — Анда, — ул башы белән билгесез бер якка изәп алды, — зур-зур агачларны төпләре-тамырлары белән йолкып алып ташлады, чокыр-чакырлар ташкын елгаларга әверелде, күперләрне агызып алып китте. Гөлшаһидә кабинет ишеген ачты: — Рәхим итегез, утырыгыз... Әзрәк сабыр итәргә кирәк иде. — Ә сабыр итәрлек тәкатең калмаса? — дип сорау рәвешендә җавап .бирде Янгура. Әйе, шик юк, Яңгура тикмәгә генә килмәгән. Гөлшаһидә борчылу, каушый башлады. Сүзне артык җөпләмәде, Фазылҗан да беравык эндәшмәде. Аның үзенә профессор исеме бирелгәнлеген бик әйтәсе килә иде дә, мактана дип уйламасын өчен, бу теләгеннән тыелып торды, ә Гөлшаһидә үзе тәбрикләмәде, күрәсең, ишетмәгән. Бүлмә эче тып-тын. Шул тынлык эчендә колакны ярып майламаган чыгыр тавышы ишетелде. Бибисара түти коедан су ала иде. Яңгура дулкынланган. Башлаган сүзен шул шаян, җиңел, ваемсыз тонда алып барырга аның да йөче җитмәде. Шикләнә дә иде ул. Бу юка такта белән генә бүлеп алынган кабинеттагы сүзләр бөтен больницага ишетелә булыр. — Әллә больницагызны күрсәтәсезме? — Бик рәхәтләнеп, — диде Гөлшаһидә, бу тәкъдимгә шатланып.— Тик кысан инде безнең. — Аның каравы яңасын зурдан тотынгансыз. —Гелән-гелән больница салып булмый бит, Фазылҗан Җангире- вяч. Бер тотынгач, булсын инде дидек. Район җитәкчеләре дә булышалар, Казан да. —Күренеп тора,—дип елмайды Якгура.— Без ремонтка да акча ала алмыйбыз. Ишекне ачып, Гөлшаһидә Бибисарадан халат сорады. Шуннан соң Фазылҗанга бүтән темага күчәргә ирек бирмәс өчен: Казанда нинди яңалыклар бар? — дип сорады. — Шаулый Казан, гөрли Казан, яңалыклары да бетәсе түгел, — дип, Якгура Казан клиникаларында булган берничә яңалык турында шунда ук сөйләп тә бирде. Бибисара шыгырдап торырлык итеп крахмалланган халат алып килеп Янгурага киертте. —Гали үзенекен, Вәли үзенекен кайгырта дигәндәй, минем дә сезгә бер соравым бар иде, иптәш профессор,—диде ул Яңгураның төймәләрен төймәлитөймәли. — Бездә Кәпирәтиф Мотаһар дигән бер авыру ятып чыкты. Шул гел әйтә торган иде, духтырлар белми, минем әҗәлем- аяктан булырга тиеш, ди, ә алар башны дәвалыйлар, ди иде. Комбай Хөрмәтулла дигәне, әжәл баштан керә, аяктан чыга, ди торган иде. Баш сау булса, аякка шайтан да булмый, ди иде. Шуларньщ кайсы хаклы икән, иптәш профессор? Мин үзем врачлар өйгә кайтып киткәч, төнлә больниста галавный булып калам. Якгура көлеп җибәрде. — Бу бик зур мәсьәлә, апа, — диде. — Моңа җавап бирер өчен Хуҗа Насретдин шикелле хикмәт иясе булырга кирәк. Акыллыларның әҗәле, ала, һәрвакыт аяктан була, юләрләрнеке баштан, шыр тялеләр- .неке йөрәктән. Якгура үз каламбурына үзе канәгать булып көлеп җибәрде. —Ә-ә-ә, — дип сузды Бибисара, — рәхмәт аңлатуыгызга. Хәзер су җылытып, машинагызны юып бирәм шуның өчен. —Анысы кирәкмәс, апа. Бер чиләк су белән генә юып бетерерлек түгел. Елгага алып төшәрмен. —Чиләктәге су җитмәсә, Әһлетдин мичкәсе белән алып килер әле. Профессор кешегә мондый пычрак машинада йөрү килешми. Якгура Бибисара белән сөйләшкән арада, Гөлшаһидә чыгып Әһлетдин абзыйга берничә сүз пышылдап алды. Кунакны чәй эчерми кайтарып җибәрү яхшы түгел. Сәхипҗамал җиңги табын әзерли торсын, диде. Шуннан соң алар больницаны йөреп чыктылар, Якгура авырулар, белән дә сөйләште, берничәсен карады да. Аннары Гөлшаһидә аны чәй •эчәргә чакырды. — Рәхмәт, чәй эчәсем килми, — диде Якгура,— ә менә бакчагызны рәхәтләнеп карар идем. Бакча яратам мин. • — Рәхим итегез, — диде Гөлшаһидә, бераз уңайсызлана төшеп. Алар, халатларын салып, яшел чирәм каплаган больница ишек алды аркылы үтел арт капкадан бакчага чыктылар. Алмагач төпләре ал- ак иде. — Никадәр чәчәкне койган бу җил!—диде Якгура, кызганган булып.— Шулай да, Гөлшаһидә ханым, сез җәннәттә торасыз икән. Шәһәрдә, таш арасында, сөрем эчендә мондый саф һава бәйрәмнәрдә дә булмый. Әллә миңа да авылга күчәргәме икән? — Якгура башын бераз кыйшайта төшеп Гөлшаһидәгә серле итеп карап алды. Гөлшаһидәнең өстендә кыска җиңле гади ситсы күлмәк. Ләкин нинди килешә аңа! Яңгураның хатын-кызда мондый килешле киемне күргәне дә юк иде^ бугай. Гөлшаһидә исә, башын аска иеп, ак босоножкаларының очларыңа карап атлады. Бүген көн яңгырлы булыр дип, искерәк күлмәген киеп 4. .С. Ә/ М 3. килгәнгә, хәзер соңга калып шул турыда үкенә иде. Бигрәк авылча күренә торгандыр инде. Өстенә кияргә күлмәге дә юк дип әйтер. — Юк, авылның төрле чаклары була, Фазылҗан Җангирович. Сез алай алданмагыз. Шәһәр кешесенә монда бик читен. — Ә үзегез авылда торасыз... — Мин башка. Мин авылда туган, авылда үскән... — Мин сез Казанга күчәргә җыенасыз дип ишеттем,— диде Яңгура, тагын Гөлшаһидәгә күз читләре белән карап алып. Гөлшаһидә башын чайкады. — Бу бер хыял гына. Укуымны дәвам иттерергә ниятем бар иде дә булмас, ахрысы. — Моңа нәрсә комачаулый? — Алай атап әйтерлек комачау да юк кебек... Сәләтем җитмәс дип куркам. Бу җавап Яңгураны канәгатьләндермәде, әлбәттә. Ләкин яңа сораулар да бирмәде. Алмагачлар арасыннан бара-бара алар су буена ук килеп җиттеләр. Текә яр кырыенда туктадылар. Моннан тирә-якка гач җәеп матур күренеш ачыла иде. Өч-дүрт сажин киңлектәге тар, әмма тирән сулы елга аръягында әрәмәле тугайлык җәелә, уңдарак, офыкка кадәр, яшел хәтфә төсле арыш басуы, сулдарак урман күкселләнә. — Их! — диде Яңгура сокланып. — Нинди гүзәллек эчендә утырасыз. Бакчагыз нинди матур. — Шулай булсын дип тырышкан булабыз инде, — диде Гөлшаһидә тыйнак кына. — Хәзерге авыл больницалары санаторий тибында булырга тиеш диләр бит. Авырулар терелгәч, әйбәтләп ныгып китәргә тиешләр. Әнә, сулдарак ак комлык, күрәсезме? Анда безнең солярий. Хәзер инде авыл кешеләре дә кояшта кызынырга өйрәнә башладылар. Элегрәк аларны анда тартып та илтеп булмый торган иде... — Әйе, монда чын санаторийдан ким түгел! Мылтык булганда ауга йөрергә дә мөмкиндер. Бу җирләр — киек үрдәкләр оясы булса кирәк. Гөлшаһидә Фазылҗанга күз очлары белән карап алды: — Бу вакытта ау рөхсәт ителәме соң? Гөлшаһидәнең аз гына шаян тонын да үзенчә юрап, Яңгура: — Безнең ише фәкыйрьләргә бәлки ителә торгандыр, — диде. Алар беседкага кереп утырдылар. Шунда ук баш очларында бал кортлары безелдәп бөтерелә башлады. Гөлшаһидәнең аларга исе китмәде, ә Яңгура агарынып, кесәсеннән яулып чыгарды. — Сез ничек курыкмыйсыз, чагулары мөмкин бит. — Тыныч кына утырганда чакмыйлар алар, Фазылҗан Җанги-. рович. — Фазыл, — дип төзәтте Яңгура. — Өч тапкыр төзәтәм, дүртенче- сеннән соң... — Чагасызмы? — дип көлде Гөлшаһидә һәм шунда ук җитди тонга' күчте: — Без шәһәрчә сөйләшергә өйрәнмәгән. Үзеңнән олы кешегә исеме белән генә мөрәҗәгать итү әдәпсезлек ул. Яңгура монда яшерен чәнчү күрде, иренен тешләде, кызарды. Әйе, ул Гөлшаһидәдән ике тапкыр диярлек олырак. Ләкин бу документлар буенча гына шулай, ә күңеле белән... Ул урыныннан торды, кулын каш өстенә куеп киң тугайга карады. Аннары кырт борылып, Гөлшаһидә алдына килеп басты. Аның карашы гүя: «Беткән баш беткән!» — дия иде. __ Мин, Гөлшаһидә ханым, сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшергә дип килдем, — диде. — Артык түземем калмады... Сез, бәлки, минем җитди сөйләвемә ышанмый да торгансыздыр. Әмма мин, Гөлшаһидә ханым, сезгә гашыйк! Юләргә сабышырлык дәрәҗәдә гашыйк! Әллә инде башта ук сизенеп үзен шуңа әкренләп әзерләгәнгәме, Гөлшаһидәгә бу сүзләр тирән тәэсир итмәде, кызаруы да бик җиңелчә булды. — Фазылҗан Җангирович, — диде ул тыныч кына, — бу турыда сөйләшү файдасыз... — Юк, мин сөйләми булдыра алмыйм. Мин, Мәҗнүн кебек, гел сезнең турыда гына уйлап йөрим. Мин сезгә предложение ясарга килдем, Гөлшаһидә ханым! Гөлшаһидә урыныннан торды, беседка баганасын кочаклады. Күрәсең, ул да дулкынланып китте, күкрәге бер күтәрелә, бер төшә башлады. — Мин сезнең алдыгызга тезләнәм! — диде Яңгура һәм чыннан да идәнгә чүгеп ике кулын Гөлшаһидәгә сузды: — Мин сезнең хөкемегезне көтәм... Багананы кочаклаган Гөлшаһидә эндәшмәде, һаман еракка караган килеш басып торды, ә баш өстендә бал кортлары борчылышып бөтерелделәр. — Гөлшаһидә ханым, үтенәм... Минем хисләрем... Минем... Нәкъ шул вакытта кайдандыр борылыштан көймә килеп чыкты. Солярийга кызынырга баручы авыруларның кайсыдыр хәзер Акъярда бик модный саналган җырның урта бер җиреннән башлап җибәрде: Җил исә тын гына, ай йөзә мои гына, Күпелдә ул гына, йөрәктә ул гына... 13 Бөтен көчен салып тырышуына да карамастан, Юматша мәрхүмәнең китабы эченнән табылган записканың кем тарафыннан язылуын әле һаман ачыклый алганы юк иде. Бу хәл егетне чамасыз борчыды. Мансур исә моңа бөтенләй әһәмиятсез бер эш дип карады, эзләшүдә катнашмады. «Былтыр яуган карны быел эзләүдә ни файда?» дип Юмат- шаны да бу эштән туктатырга маташты. Юматша аны яңаклавын яңакламады, ләкин шул нигездә аларның ызгышып алган чаклары бер генә булмады. Дөресрәге, Юматша дустын яманлыкка күз йомуда, принципиальлектән качуда гаепләде. Аңа Мансурны аңлавы читен иде. Кеше ничектер икегә бүленеп яши кебек: эштә бер Мансур, больницадан тыш икенче. Мансур-хирург Юматшага аңлашыла: кыю да, сак та, кирәк икән тартыша да, сугыша да, ә Мансур-шәхес, Мансур-кеше аңа һич аңлашылмый: канатлары салынган, башы иелгән. Күңелендә нинди уйлар, нинди теләкләр — шайтан белсен! Иң хәтәр минутларда инде бер тапкыр Мансурга ярдәмгә килгән Татьяна Степановна да аны торгынлыктан чыгару өчен тырышты. Яхшылап та, үгетләп тә, дусларча кызганып та, ниһаять,,өлкәннәр кебек әрләп, орышып та карады, юк, Мансур барыбер рух төшенкелегеннән котыла алмады. Әбүзәр абзый да Мансурның сөмсерләре коелып йөрүен күрә иде. Беркөнне Мансур эштән кайтып караңгы чырай белән башын иеп утырганда ул аңардан: — Авырулар арасында да син шулай балтасы суга төшкән агай кебек йөрисеңме?—дип сорады. — Мин кайда да бер кеше инде, дәү әти, — диде Мансур, башын күтәрмичә генә. — Кая барсам да, кара күләгәм үзем белән. — Кара күләгәң, — диде Әбүзәр абзый кабатлап. — Ә син, туганкай, бу кара күләгәң авыруларда да кара уйлар тудырыр дип уйламыйсыңмы? Момнан кырык биш еллар элек бер көнне мин больницага сакалымны кырмыйча килдем. Кәефем бозылган чак булгандыр. Мәрхүм Казем-Бек лише коридорда туктатты да, кесәсеннән унбиш тиен акча чыгарып, учымц төртте: «Марш парикмахерга! Сез үзегезнең врач икәнлегегезне оныткансыз!» — диде. Беләсеңме, бу миңа ничек тәэсир итте?! Әле дә ул унбиш тиең учымны яндыра кебек. Мин бөек Казем-Бекка үпкәләмәдем, чөнки ул мең тапкыр хаклы иде. Мансур дәү әтисенә туры итеп карады. Карт профессор чыннан да аңа бик авыр икәнлеген төшенде. Ул аның иңбашына кулын салды һәм әкрен генә үзеннән этеп җибәрде. — Уңн, дустым! Бүтән барлык профессия кешеләре ничек булсалар, шулай яши бирә алалар. Аларга беркем бер сүз әйтми. Чөнки алйрнын башкаларда, башкаларның аларда эше юк. Ә врач... Врач ул үзе өчен генә яшәми, ул барыннан да элек башкалар өчен яши| Аның үз кайгысыннан, чыдый алмаслык хәлдә дә, җебергә хакы юк. Ул бөек артист булырга тиеш. Беләсеңме, мин Николай Максимович Любимовны ни өчен яратам? — дип кинәт сорап куйды профессор, артистның стенадагы рәсеменә карап алып. — Чын артист булганы өчен! Шундый вакыйга хәтеремдә. Күптән инде, әле Николай Максимович сәхнәдә Хлестаковны уйнаган елларда булды бу хәл. Искиткеч итеп уйный Николай Максимович ул көнне Хлестаковны! Тамашачыларның көлә-көлә эчләре ката, ә үзе, тәнәфес саен, миңа телефоннан шалтыратып, елый-елый хатынының хәлен сорый: хатыны үлем түшәгендә! Тамашачыларның берсе дә аның күңелендә нинди газап булуын сизми. Соңыннан бу турыда махсус белештем. Залда минем дустым профессор Миславский да булган. Сөйләп биргәч, аның да исе китте. Без бүген артистның кәефе бик шәп икән дип уйлаган идек, диде. Чын врач та шулай булырга тиеш, Мансур. Бу, беләсең килсә, сәнгать, бик читен, әмма бик кирәкле сәнгать. Моның өчен сиңа соңыннан берәү дә рәхмәт әйтмәс, хәтта синек шундый сәнгатькә ия булуыңны белүче дә булмас, әмма врач өчен телдән әйтелә торган рәхмәтләргә караганда, әйтелмәгәне кайчак артыграк. Тыңлыйсыңмы мине? — Тыңлыйм, дәү әти. — Мин акыл өйрәтергә яратмыйм, Мансур, үзең беләсең. Монысы нхтыярсыздан килеп чыкты, гафу ит, артык дулкынлансам, туарылып китәм. Картайганмын да, ахрысы. Картлар күп сөйли... Авыр, авыр безнең хезмәт, туганкай, ләкин аннан матур, аннан кешелекле хезмәт бармы соң? Мә, укы! Укы! Мансур, дәү әтисенең тавышындагы горурлыкка гаҗәпләнеп, ул сузган газетаны кулына алды. «Авыл врачының батырлыгы» дип укыды . ул шактый зур очеркның башын, һәм шунда ук аның кем турында икәнен аңлады. Бер секунд эчендә аның күңелендә көчле өермә булып алдымы, ул эсселе-суыклы булып китте. ...Акъяр больницасы. Төне буе врач авыруның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Тып-тын. Тик авыру гына ара-тирә ыңгыраша. Аның хәле бик авыр. Баш очында хатыны утыра. «Сула, бәгърем, сула инде, җаным!»— дип пышылдый хатын. «Мине таныйсыңмы, Хәсән? Бу Ләлән ич». Гөлшаһидә тагын нинди дару бирергә мөмкин дип уйга калып тәрәзә янында баскан. Ачык форточкадан дымсу һава керә. Яз. Акъяр суында бозлар ярылган тавыш ишетелә. Иртәгә бөтен авыл халкы ташу карарга төшәчәк. Гөлшаһидә тиз генә авыру янына килә, хатын аның кулына ябыша. «Зинһар коткарыгыз, Гөлшаһидә... Бигрәк яшь- ли...» Гөлшаһидә аны култыклап коридорга алып чыга, үзе яңадан авыру янына керә... Иртән авыруның хәле аз гына яхшыра төшә, икенче врач Гөлшаһидәгә кайтып әзрәк ял итәргә куша, ләкин шул чакта Акъяр колхозының ерак фермаларыннан радиограмма килеп төшә. Сыер савучы хатын бик каты авырып киткән. Ул арада колхоз председателе дә йөгереп килеп җитә. Нишлибез, Гөлшаһидә, ди. Юллар өзек. Ат ' белән дә, машина белән дә барыр хәл юк. Ә Гөлшаһидә төн йокламаган, аягында чак басып тора. «Хәле бик авыр, үлә инде, дигәннәр бит, Гөлшаһидә, — ди колхоз председателе. — Әле былтыр гына өйләнеш- кәннәр иде...» Гөлшаһидә райкомга, Казанга шалтырата, тиз генә вертолет җибәрүләрен үтенә. Менә Гөлшаһидә вертолетта оча инде. Менә ул җеп баскычтан җиргә төшә инде... Газетада Гөлшаһидәнең рәсеме дә бар иде. Мансур аңа бик озак карап торды. Үзенең беренче тапкыр самолет белән авыру янына очулары күз алдына килде. Илмира исенә төште. Шуннан ул, ике кулы белән башын кысып, үз бүлмәсенә кереп бикләнде дә уйга чумды. Ә икенче көнне кич Ерак Кабан буендагы аркылы тыкрыкка китте. Диләфрүзнең үтенечен истә тотып, ул аларга туп-туры барып кермәде, урамда гына көтте. Ләкин ул көнне Диләфрүз урамда күренмәде. Шуннан соңгы кичләрдә дә Мансур аны очрата алмады. «Әллә бербер хәл булдымы?» дип тә борчыла башлаган иде, бүген Бауман буйлап барганда Диләфрүз үзе аның каршына килеп чыкты. — Исәнмесез, Мансур абый,—диде ул, кул биреп. — Әллә берәрсен көтәсезме? Мансур Диләфрүз белән бик ягымлы итеп күреште. Аннары кая булса барыйк дип үтенде. — Әйдәгез . Батан 'бакчасына, — диде Диләфрүз унлап та тор- мастан. Батан бакчасында төрле кощ-кортлар белән җәнлекләрне тамаша кылып йөри торгач, алар тавис кошлары читлеге алдында туктадылар. Халык бик күп, читлеккә якын да барырлык түгел. Ак тависларның берсе озын койрыгын җәеп җибәргән икән, — халык таң калып шуны карый икән. — И, күрә алмыйм, и, күрә алмыйм бит, — дип Диләфрүз дә өзгәләнә башлады. Мансур беләгендәге плащын иңбашы аркылы ташлады да; — Әйдә, күтәрим, — диде. Буй җиткән кыз өчен бу яхшымы-түгелме икәнен унлап та тормыйча, Диләфрүз күз ачып йомганчы Мансурның иңбашына баладай менеп утырды. — И нинди матур, җаным!—дип шатланып кычкырып җибәрде ул. Алар караңгы төшкәнче бакчада йөрделәр. Тып-тын җылы кич иде. Күзгә күренмәгән тоҗым җепләре йөзгә сарылып аз гына кытыклап алалар. Кош-корт көндезге җанланудан тынып ояларына посты, читлекләр бушап калды. Тик көне буе күзләрен йомып суфый кебек йокымсырап утырган ябалак кына, караңгы төшүгә уянып, сары күзләрен ялт-йолт иттерә башлады. Ямь-яшел агач яфраклары каралды. Фәкать электр утлары бар урыннарда гына алар һаман карасу яшел булып күренәләр. Халык инде, бульвардагы кебек, парлашып аллеялар буйлап йөри, сөйләгән сүзләре дә Батан бакчасыннан бик еракта. Әмма Диләфрүз бакчада күргәннәреннән һаман аерыла алмады. Ул бигрәк кошкорт ярата икән. Чуар каурыйлы эреле-ваклы тутый кошларга ул исе китеп карал торган иде, хәзер шушы кошлар яши торган ерак илләргә бер барып кайтсаң иде дип хыяллана. Мансур бу беркатлы, баладай саф җайлы кыз янында үзенең эчке газапларын онытты, күп сөйләде, көлде, шаяртты. Урамга чыгуга Диләфрүзне, әйтерсең, алмаштырдылар. Ул инде чәчрәп көлми, теге яки бу нәрсәгә сокланып, баладай йотлыгып сөйләми башлады. Уйчанланды, йөзен моң басты. Мансур да ничектер үзеннән- үзе тынды. Зәңгәр утлы тәрәзәләр турысына җиткәч, алар икесе дә сүз куешкан төсле шып туктадылар. Ачык тәрәзәләрдән урамга күңелле җыр сибелә иде. Мансур гаҗәпләнеп Диләфрүзгә карады. — Җизни өйләнә, бүген туе, —диде Диләфрүз, башын иеп. «Туй? Ничек инде? Әле моннан ике-өч ай гына элек хатыны хәсрәтеннән юләргә сабыша язган, «докторны да суям, үзем дә суелам», дип дулаган ир бүген инде өйләнәме?» — Ирләрнең кайгысы махмыр гына икән, — диде Диләфрүз әрнеп.— Кыланалар гына икән алар... Җизни апага кабер ташы да куйдырмады. Ходай каршында ташлысы да, ташсызы да — барысы бер, ди. Миңа кырык көннән үк өйләнергә яраган, ди. Янәсе озаграк өйләнми торып апага ниндидер яхшылык эшләгән әле... Балаларны бик кызганам, Мансур абый. Ул мескеннәргә хәзер көн бетте инде. Үги ананың иң яхшысыннан да козгын тавышы килә диләр. Мөмкинлегем булса, шул балаларны үземә генә алып тәрбияләр идем. Мансур, электр тогы тигән кебек, калтыранып китте. — Артык озатмагыз, — диде Диләфрүз, кулын саубуллашырга сузып.— Туйга бармас өчен нишләргә белми аптырап йөргән чагымда сез очрап күңелемне бераз ачтыгыз. Ак тависларны күрсәтүегез өчен бигрәк тә рәхмәт. Дилбәр апам ул ак тависларны бик ярата торгам иде, үлсәм, минем төсем итеп карарсың ди торган иде. — Сез китәсез, — диде Мансур ни әйтергә белмичә. —• Болай да озак йөрдек. Өйдә эшем дә бар. — Диләфрүз... — А1ансур абый, зинһар тотмагыз инде мине, — һәм Диләфрүз йөгереп китеп барды. Менә Мансур жәйге төннең сыек караңгылыгына чумган урамнар буйлап берүзе кайта. Күңелендә ниләр ташуын ул үзе дә рәтләп белми. Кабанның суы кап-кара. Шул кара суда яр буе утлары алтын баганалар булып чагылып күлгә әллә нинди серле төс биргәннәр. Буш трамвайлар шаулап узалар. Гранит һәйкәленнән тынып барган шәһәргә уйчан гына шагыйрь карап тора... 1 14 Шәһәрдә күңелсез хәбәрләр йөри: имеш, профессор Яңгураны агулаганнар. Бүтәннәрес агуламаганнар, бик каты кыйнаганнар, дип әйтәләр. Шундый зур галим үләргә ята, ди, тәмам шешенгән, ди, бернинди врачлар да ярдәм күрсәтә алмый, ди. Фатихәттәй бу хәбәрне базарда ишетеп кайтты да, сөйләп, Мәдинә апаның котын алды. Мәдинә ханым шунда ук ире Әбүзәр абзыйга шалтыратты, хәлен белеп кайтуны үтенде. Профессор бу хәбәргә бик үк ышанып бетмичә, Мансурдан гына сорарбыз, дип сүзне өзде. Шул ук көнне котлары очкан Илһамия Таһировларга килде. Ул кайдадыр командировкада булган, бүген генә кайтып төшкән, кайтуына шул хәл: — Җизнәсенең йөзе менә болай, — ул ике кулы белән юан бер нәрсә күрсәтте. Ул арада Мансур кайтып керде. Ул эшләпәсен салырга да өлгермәде, Илһамия аның алдына килеп басты да: — Җизнине харап иткәннәр,— диде. Мансур исе китмичә генә башын чайкады. — Ничек ышанмыйсың?—дип сорады Илһамия, күзләрен зур итеп ачып. — Син аның кая барганын беләсеңме? — Юк, белмим. Миңа килеп әйтүче булмады. — Ул Гөлшаһидә янына барган! Ул аңа өйләнмәкче!—дип ярсып кычкырды Илһамия. Мансурның йөзендә бер генә тамыры да селкенмәде. Мыскыллы тыныч тон белән: — Бик әйбәт, туйга барырбыз, ~~ диде. Илһамия аптырап калды. Җизнәсе Гөлшаһидәнең Мансур белән хат алышуы турында гына ишеткәч тә ничек шашынган иде. Илһамия Мансур да шулай котырыр дип көткән иде. Тәэсире көчлерәк булсын өчен ул юри фаҗигале итеп әйтте дә бит. — Барыгыз, дәү әни янында әзрәк тынычланыгыз,—диде Мансур Илһамиягә, үзе кухня ишеге төбендә басып торган Фатихәттәйгә борылып: — Илһамиягә су бирегез, — диде. Юынып, киемем алыштыргач, Мансур әүвәлгечә тыныч, хәтта беркадәр ваемсыз кыланып залга узды. Илһамия диванда Мәдинә апа янында утыра иде. — Миңа Юматша барысын да сөйләде, — диде Мансур Мәдинә ханымның борчылган соравына каршы. — Алар Самуил Абрамович белән икәүләп Фазылҗан Җангирович янында булганнар. Куркыныч нәрсә юк. Әзрәк нервлары уйнап алган... һәм корт чаккан. — Көлмә, Мансур! Аның Гөлшаһидә янына баруы хак. Моны ул үзе миңа әйтте! Нигә син моңа бер дә реагировать итмисең, нигә көнләшмисең?— дип бөтенләй икенче тавыш белән сорады Илһамия. Мансур әкрен генә елмаеп урыныннан торды. — Сез мине реагировать иттереп көнләштерер өчен килдегезмени? Юкка маташасыз, Илһамия! — Мансур, не смей со мной так разговаривать! —- Менә нәрсә, Илһамия, — диде Мансур, җитди итеп, — Гөлшаһидәнең үз башы бар. Тели икән Фазылҗан Җангировичка, тели икән башка берәрсенә чыга. Фатихәттәй Мансурга карап бик озак башын селекте. — Тиле дә тиле, син дә тиле, — диде.— Үз бәхетеңә үзең күз йомасың. «Үз бәхетеңә...» дип Мансур Диләфрүз турында уйлады. Юк, аның карарын хәзер берни дә какшата алмый инде. Ул кухняга чыкты, аяк өстән генә тамагын ялгады һәм Фатихәттәйгә: — Тегене әзрәк сөйләштерегез, — дип пышылдады да эшләпәсен алды. Илһамия: «Мансур кайда югалды?» — дип сораганда, Мансур аркылы тыкрыкка кереп бара иде инде. Кояш әле шактый югары. Көн эссе. Койма буйларында яшел чирәм, әмма юллар тузанлы. Шул тузан эчендә ялан тәпиле малайлар чабышып уйнап йөриләр. Аларга дөньяда шуннан да матуррак почмак юк. Соңыннан, дәү булгач, тормыш алариы нинди генә җирләргә ташласа'да: «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем», — дип нәкъ менә шушы почмакны сагынырлар алар... Диләфрүз ничек каршы алыр? Телефонда кунакка барам дигәч, бик аптырап калды: кил дип тә, килмә дип тә әйтә алмады. Соңгы тапкыр алар моннан дүрт көн элек очрашканнар иде. — Апагызның балаларын еш күрәсезме? — дип сорады Мансур.— Ничек торалар? — Торалар инде... Берсен каядыр авылга олактырмакчылар, икенчесен интернатка бирергә йөриләр. — Әтиләре шуңа ризамыни? — Ул инде хәзер, Мансур абый, бөтенләй башка кеше. Әйтерсең, элекке җизни дә түгел. Беркөнне өйләренә барып керсәм, балалар елашып утыралар. Әтиләре кыйнаган. Балаларның бергә буласылары килә икән. Мине күргәч, кочагыма ташландылар... Бала булсалар да аңлыйлар бит алар, Мансур абый. Мансур күзләрен зур итеп ачып эндәшми утырды. Аннары кинәт Диләфрүзнең беләгеннән тотып, әсәрләнгрн тавыш белән: — Сез аларны бәхетле итәргә теләр идегезме? — дип сорады. Үзе, үз соравыннан курыккан кеше кебек, калтыранып китте. — Әгәр бу эш минем кулымнан килә торган булса, — дип җавап бирде Диләфрүз чын күңелдән. Шуннан соң Мансур дүрт көн, дүрт төн уйланып йөрде дә, катгый бер фикергә килеп, Диләфрүз янына барып үзенең актыккы сүзен әйтергә булды. Менә шул ният белән ул бүген өйдән чыкты. Әнә Диләфрүз үзе дә килә. Күзләре әллә кайдан нур сибәләр, иреннәрендә шаян елмаю. Бер борчылу, бер каушау юк йөзендә. Ә бит ул Мансурның нинди ният белән килүен белергә тиеш. Кыз кеше ничек шулай тыныч була ала икән? — Диләфрүз, бу юлы да кая булса барыйк, — диде Мансур аның бәләкәй кулын ычкындырмыйча. Диләфрүз үзе дә аны тартып алмады. — Кунакка килгән кешене өйгә алып керәләр, — диде ул. — Рәхмәт. Берәр бакчага кереп утырсак. — Монда аның бакчасы да юк бит, Мансур абый. Парк ерак, аннары анда кеше дә бик күп, базардагы шикелле тыгылган. Әллә Кабан буена гына төшәбезме? Менә алар бу тирәләре буп-буш булган күл ярында яшел чирәмдә газета җәеп утыралар. Диләфрүз кул астына эләккән вак ташларны алып күлгә ташлый да су өстендәге түгәрәкләргә уйчанланып карап тора. Кайчак ниндидер уйларына җавап итеп дигәндәй үз алдына елмаеп та куя, кайчак карашын еракка, күл аръягына төби. Мондый минутларда аның күзләре ачылып алардан нур сибелгәндәй була. Ул Мансурның сүз башлавын көтә, ләкин дулкынлануын, сабырсызлануын сиздерми. Мансурга, киресенчә, дулкынлануын яшерү читен. Ул кыю булырга, ярып салырга дип килгән иде дә, минуты җиткәч, тотлыгып калды. Аның күз алдында кайдадыр еракта, томан эчендә, чак-чак кына күренгән хәлдә Гөлшаһидә моңсу гына басып тора иде. Диләфрүз зуррак таш алып күлгә ераккарак ташлады. Су өстендәге түгәрәкләр дә зуррак булып калыктылар. Ләкин ул түгәрәкләр берсе артыннан икенчесе туа-туа һәм берсе эчендә икенчесе югала-югала бардылар. Бу түгәрәкләрдән чыгу мөмкин түгел. Ә Мансур белән Диләфрүз шуннан чыгарга тиешләр. Мансур уйга калды, келт итеп Казакка буе исенә төште. Ул чакта Мансур үзе суга таш орды. Ул чакта да су өстендә шундый ук түгәрәкләр хасил булды. Мансур — Гөлшаһидә түгәрәкләре. Мансур ул түгәрәкләрдән нинди җиңел чыкты... Чыктымы икән? Бәлки, берсеннән, икенчесеннән чыккандыр. Ләкин ул түгәрәкләр, җиһандагы радио дулкыннары кебек, бетәсе түгел бит. Инде яңа — Мансур — Диләфрүз түгәрәкләре. Алар да һаман зурая баралар һәм Мансур белән Диләфрүзне чыгармаслык итеп үз эчләренә яшерәләр шикелле. Юк, күзне йомарга да, барысын да онытырга! Югыйсә... — Диләфрүз, — диде Мансур, ниһаять үзенең эчке көчсезлеген җиңеп. Шул чакта йөзенә беренче яңгыр тамчысы тамды. — Ни өчен чакырганымны беләсезме? — Беләм дә, белмим дә, Мансур абый, — диде Диләфрүз бик гади генә итеп. Икенче яңгыр тамчысы Диләфрүз йөзенә тамды. Ләкин болар әле адашкан тамчылар гына иде. Мансур башын кыйшайта төшеп болытларга карап алды. Көрсенде. Алдан уйлап, тәртипкә салып килгән сүзләре онытылды. Инде ни әйтергә бу тилмереп көткән кызга? Мансур тагын балалар турында, аларның рәхимсез әтиләре турында сөйләп китте. Үзенең ул мескен балалар каршында мораль бурычлы булуын, ничек тә булса аларның язмышларын җиңеләйтәсе килгәнлеген әйтте. Аннары тагын сүздән туктады, күзләрен йомды. Аны аңлавы читен иде, мөгаен, ул үзе дә ни сөйләгәнен рәтләп төшенмидер иде. Ничектер шулай килеп чыкты, Мансур яшь врачлар табигый хәлләрдә кичерә торган күп нәрсәне: беренче уңышсызлыклардан соң үз-үзе- ңә ышанып бетмәү, курку, аптырау, хирургиядән, гомумән, медицинадан күңел бизү һәм башка шуның кебек кыенлыкларны вакытында башыннан үткәрмәде, вакытында тиешле сынау узмады, чыныкмады. Ә соңга калган һәрнәрсә, күрәсең, авыррак була, һәм Мансур беренче җитди сынауга очрау белән ук аптырап калды, чамадан артык вөҗдан газабына бирелде. Сулыш алгач, Мансур Диләфрүзнең ике беләгеннән тотып, бик әсәрләнеп: — Ләкин без моны икәү бергә булганда гына... бергә булганда гына... Аңлыйсызмы минем ни әйтергә теләгәнемне, Диләфрүз? — дип сорады. Диләфрүз, күзләрен зур итеп ачып, беренче тапкыр аңа төбәлеп карады да, башын иеп, ике кулы белән йөзең каплады. Мансур аны бер кулы белән кочып үзенә таба тарта башлады. Диләфрүз каршылык күрсәтмәде. Ничектер күгәрчен кебек тынып калды, чак кына калтырады. Кинәт ул йөзеннән кулларын алды, аз гына читкә тайпылды. /Мөлдерәмә яшь белән тулганга тоныклана төшкән зур күзләрен яңадан Мансурга төбәде. Алар хәзер бернигә юл куймыйча кырыс итеп карыйлар иде. — Сез артык зур корбаннар таләп итә торган юл сайлагансыз түгелме, Мансур абый?—дип сорады ул әкрен генә. — Әйе, Диләфрүз, — диде Мансур. — Ләкин башка юл юк. — Ике яшь гомерне коткару өчен ике яшь гомерне корбан итү... — Диләфрүз гүя бу сүзләрне үз алдына әйтә иде. — Бүтән юл юк, Диләфрүз. Кыз, гүя аның сүзләрен ишетмичә, һаман үз алдына сөйләнгәндәй дәвам итте: — Корбан бирү кыен эш.түгел... Ләкин шуның бәрабәренә нәрсә алабыз? Ул балаларны бәхетле итә алырбызмы? — Безнең илдә бөтенләй ят балаларны да тәрбиягә алып бәхетле итүчеләр бик күп бит, Диләфрүз. — Беләм... Ләкин алар башка... Алар үз-үзләрен корбан итмиләр. — Мин сезне төшенеп бетмәдем, Диләфрүз. Диләфрүз башын иде дә тагын шунда ук күтәрде. — Монда килгән чагында мин сездән... — Диләфрүз иреннәрен тешләде,— хәзер... — диде ул, куз яшен йотып. — Сез мине, Мансур абый, бер дә... Сез минем турыда кеше ител уйламыйсыз да... Сез үз вөҗданыгыз турында гына... Миңа карата сезнең күңелегездә күп булса кызгану гына бар... Сез үз вөҗданыгыз каршында пакь булырга телисез. Сез, ничек дип әйтим, яңа Нехлюдовмы... Мин бит сезнең теләкне беренче килүегездә үк сизендем. Ул чакта сезнең шул хәтле шәфкатьле булуыгызга мин таң калдым, төне буе йоклый алмадым. Мин уйлаган идем, сез... аз гына булса да... Миңа инде шундый юлны җизни тәкъдим иткән иде. Бөтен таныш-белешләр дә мине күндерергә тырыштылар... Мин сезне җизни белән чагыштырырга теләмим... Мин сезне бик хөрмәт итәм. Сез... Әгәр сез мине сөйсәгез, мин уйлап та тормас идем, болай... Сез мине гомерлек утка салмакчы буласыз. Сез, үзегез дә сизмәстән, минем иң саф хисләремне мыскыл иттегез. Бу бик зур рәхимсезлек. Бары тик усал ният белән эшләмәвегезне белгәнгә генә... Юк, Мансур абый, әйтеп бетерергә ирек бирегез. Югыйсә хәзер елый башлармын да берни дә әйтә алмый калырмын. Мин беләм, сез башка бер кешене яратасыз, ул да сезне ярата. Бер гаебегезне йолу өчен сез әле үзегездән, миннән башка тагын бер кешене корбан итмәкче буласыз... Бу бит’ Мансур абый, чынын гына әйткәндә, кешелексезлек. Аннары мәхәббәтсез семьяда балалар да бәхетсез булачак. Балалар,., кечкенә генә ялганны да күрәләр... Диләфрүз тагын ике кулы белән йөзен каплады. Ул арада җил көчәйде, дулкыннар чыкты. Хәзер алар ярга ак ялларын селкә-селкә ачуланып киләләр. Шәһәр өстендә тузан өермәсе айкала, яр буендагы агачлар барысы бер якка сыгылганнар. Мансур эндәшми утырды. Ул таң калган иде. Аның ничәмә-ничә атналар буе уйланган уйларын бу ябык кыз берничә минут эчендә чәлпәрәмә китереп ташлады. Ал ардан берни дә калдырмады. Мансур Диләфрүзне беренче тапкыр күргәндәй ана гаҗәпләнеп карады. Җил кызның чәчен тузгыта, күлмәк якасын, җиң очларын җилфердәтә. Нинди зур, нинди матур, нинди саф иде бу минутта Диләфрүз! — Мин сөяргә һәм сөелергә телим. Башкасы миңа кирәкми. Мин инде бер тапкыр... бер кешегә... Ул чакта миңа мең тапкыр кыенрак иде. Мин аны... Ә ул... Күңел бизү... бик авыр, Мансур абый. Әллә кемне эзләмим дә. Үз тиңем очрар әле дип торам. Аның белән балаларга ярдәм итү юлларын да табарбыз дип ышанам. Сезгә дә, Мансур абый, сөремнән айнырга вакыт. Кинәт яңгыр коеп ява башлады. Кая булса йөгереп барып ышыкланырга мөмкин түгел иде. Якын-тирәдә бер каралты заты да юк. Яр буенда нибарысы яртылаш корыган бер тирәк үсә. Аннары Диләфрүз дә кузгалмады. Мансур пиджагын салып аның иңнәренә япты. Ә яңгыр шундый көчәйде, бер минут эчендә шәһәр дә, Кабан да күздән югалдылар. Гүя бөтен җиһанны су басты. Яңгыр кинәт башланган кебек кинәт туктады да. Яңадан ялтырап кояш чыкты. Аннары Казан өстендә аллы-гөлле салават күпере күренде. Диләфрүз дә, Мансур да аңа озак кына карап утырдылар. Күпернең нәкъ уртасы өзелгән иде. Дүртенче бүлек 1 Урам ягы рәшәткә белән әйләндереп алынган гади генә авыл өенең ачык тәрәзәсе янында утырып, Гөлшаһидә Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең яңа Программа проектын укый. Укый-укый да, ияге белән учына таянып, чия агачлары арасыннан кичке Акъяр урамына карап уйга кала. Кайдадыр фермадан кайтучы кызларның җыры ишетелә. кайдадыр гармонь уйныйлар кебек. Кояш баеган. Акъярны яна сауган сөт кебек җылы кичке эңгер-меңгер урый. Гөлшаһидәнең йөзенә ниндидер күбәләк килеп бәрелә дә китабы өстенә егылып төшә. Гөлшаһидә моны сизә дә, сизми дә. Кинәт үрдә якынлашып килгән машина утлары күренә. Бик аз вакытка гына электр үткәргечнең мәһабәт манарасы, ак изоляторлары, көмеш челтәрләре яктырып китә, аннары машина утлары салынып бетеп килгән яңа больницаның пыяласыз тәрәзәләренә төшә дә гөлт итеп сүнә. Гөлшаһидә урыныннан кузгалмый. Нәрсә турында уйлана соң күптән түгел генә больницасыннан арып кайткан бу яшь хатын? Акъярның бүгенгесе яки үткәне турындамы? Акъяр дан-шөһрәте шаулаган авыл түгел. Биредә халыкның күнегелгән тормышын нигезеннән үзгәртеп җибәрә торган зур төзелешләр дә юк, Татарстанны зур иткән нефть ятмалары да Акъярга хәтле килеп җитмәгән. Монда борын-борыннан игенчелек белән шөгыльләнәләр, арыш, бодай, борчак, тары, карабодай чәчәләр, терлек асрыйлар. Соңгы елларда менә күпләп кукуруз игә башладылар. Радио, клуб күптән бар иде. Инде телевизорлар кайта башлар. Элек Акъяр үзәктәй дә, тимер юл?, лардан да, су юлларыннан да бик еракта санала иде. Хәзер, һава юллары ачылгач, һәр төшкә якынайды. Юк, Гөлшаһидә Акъярыннан риза иде, аны шүрәле каргаган, кешеләре сөрсеп ята торган караңгы бер почмак итеп уйламый иде. Менә ул чак кына көлемсерәп куйды. Күрәсең, күңелендәге ниндидер уйларга җавап иде бу. Әйе, шулай. Ихтимал, киләчәк буын галимнәре безнең көннәргә кайдандыр егерме беренче, егерме икенче, егерме бишенче гасырлар югарылыгыннан карап, егерменче йөзнең алтмышынчы елларын кешелек тарихында йолдызлы чорның башы, ә шул заманда яшәүчеләрне йолдызлы чор кешеләре дип атарлар. Хаклы булачаклар. Дөнья яратылганнан соң тарихта беренче тапкыр, 1961 елның 12 апрелендә җир кешесе галәмгә, йолдызлар дөньясына күрелмәгән кыю сикереш ясады. Аның артыннан икенчесе ыргылды. Мең вә миллион еллар буенча йөгәнсез хыялларны гына үзенә тарткан Айга, Марска, Венерага, исемле һәм исемсез бүтән йолдызларга илтә торган һава юлларының тере кеше өчен мәңге бикле саналган капкалары ачыла башлады, һәм менә шушы йолдызлы чорның янә бер кешесе космик корабльнең иллюминаторыннан түгел, гади авыл өенең ачык тәрәзәсеннән галәмгә карап тора. Ул бүген бик каты дулкынланган, әсәрләнгән. «Барысы да кеше өчен, барысы да кеше бәхете өчен», дигән юлларны күңеленнән кабатлый ул. Бу тезис — Программаның җырлар җыры, төп фикере, алтын басмасы. Мондагы мәгънәнең зурлыгын, тирәнлеген һәм киләчәктә шәхеснең иң югары дәрәҗәдә чәчәк атуы өчен биргән мөмкинлегенең колачын бүген бөтен тулылыгы белән күз алдына китерүе дә читен әле. Егерме елдан соң Гөлшаһидә бәлки медицина фәннәре докторы булыр. Космик медицина өлкәсендә эшли башлар... Доктор... Космос... Менә шуңа инде Гөлшаһидә көлемсерәп куйды. Кеше күбрәк еракка карап хыялланырга ярата бит. Ләкин иң ерак юл да беренче адымнан башланган кебек, иң зур хыялларның тормышка ашуы да бүгеннән башлана. Әмма кеше кайчак моны үзе сизми дә кала. Сентябрьдә Акъяр коммунистларының гомуми җыелышы булды. Башкалар белән бергә Гөлшаһидәне дә район партия конференциясенә делегат итеп сайладылар. Гөлшаһидә эшемнең бик тыгыз чагы, съездга яңа больницаны өлгертәсе дә бар дип әйтеп карады. Тыңламадылар. Шуннан соң Гөлшаһидәнең тормышы, иң кызу агымга эләккән кебек, бөтерелеп китте. Районда аны Утызынчы өлкә партконференциясенә делегат итеп сайладылар һәм ул үзе дә сизмәстән, бер дә уйламаганда, көтмәгәндә дигәндәй, самолет белән Казанга барып төште. Әле Казан өстеннән очкан 'чакта ук ул күзләре белән Федосеев дамбасын эзләде. Яңадан күңелен теге вакытта тулай торак тәрәзәсеннән карап торган чактагыча көчле бер җилкенү биләп алды. Акъярда ничектер йомылыбрак торган сагынулары хәзер шул хәтле йөрәкне әрнеттеләр, Гөлшаһидә янә бер тапкыр — миллионынчы кабат булса кирәк— Мансурны оныта алмавын, аңардан башка яшәү аның өчен тоташ бер газап кына буласын аңлады. Бүген кичкә үк Әбүзәр абзыйларга кереп чыгарга булды. Ләкин эшләр ул уйлаганча гына бармады. Регистрациядән соң район делегатлары: «Татар театрына барасыбыз килә»,— дип Гөлшаһидәне дә үзләре белән чакырдылар. Гөлшаһидәнең үзенең дә театр карыйсы килгән иде, Әбүзәр абзыйларга баруны иртәгә калдырып, театрга китте. Дөресрәге, Мансур үзе килмәсме дип уйлады. Аның Мансурны үз алдына китерәсе килә иде. Мансур килмәде. Гөлшаһидә исә аның турында уйланып, төнне йокысыз диярлек үткәрде. Ниләр, ниләр генә уйламады ул. Әмма ни чара. Икенче көнне сәгать тугызда делегатлар барысы да Муса Җәлил исемендәге опера театрында иделәр инде. Урын алып утырганнар гына иде, Гөлшаһидә янына Хәйдәр Зиннуров килеп чыкты. Гөлшаһидә аны соңгы тапкыр яз көне Акъярга командировкага килгәндә күргән иде. Газетада очеркы басылып чыккач, Гөлшаһидә, рәхмәтләр әйтеп, аңа хат та язды. Гомумән ул очерк Акъярда бер галәмәт булды. Аны өйдән өнгә, кулдан кулга күчереп укып йөрделәр. Гел күз алларында яшәгән, карты-яше белгән Гөлшаһидә бу очерктан соң Акъяр халкы каршында бермә-бер үсеп киткәндәй булды. «Чистый герой иттегез үземне, космонавтка караган шикелле карыйлар үземә», — дип язган иде Гөлшаһидә хатында. Хәзер дә, исәнлек-саулык сорашканнан соң, Гөлшаһидә аңа кабат рәхмәт әйтте. Аннары иптәшләре белән таныштырып чыкты. «Әйдә безнең белән утыр, бәлки, безнең турыда да язарсың әле», — диделәр аңа делегатлар шаяртып һәм Гөлшаһидә янымнан урын да бирделәр. Ул арада колачын киң. җәеп залның икенче ягыннан бер күзен кысып елмая-елмая килгән Николай Максимович Любимов күренде. Ул артистларга гына хас'бер кыюлык белән Гөлшаһидәне маңгаеннан үпте дә, бөтен халыкка ишеттерерлек итеп: — Күзем генә тимәсен, син тагын да матурлана төшкәнсең бит, Гөлкәем! — дип кычкырып җибәрде. — Кияүгә чыктыңмы әллә? Гөлшаһидә кызарып ике кулын гына селекте. — Синең тирәңдә гел сукырлар гына яшиме әллә?—дип артист үзенекен дәвам итте. — Кая, егетләр, күзләрегез? Менә синең? Менә синең?— дип авызлары ерылган шундагы яшьрәк ирләргә бармагы белән төртеп күрсәтәкүрсәтә сорады ул. — Эх, булмаганнар! Минем инфаркт ашап бетергән йөрәгем дә бу матурлык алдында тыныч кала алмый, ә сез көзге яфрак кебрк сәлперәеп утырасыз. Ярый әле Николай Максимовичның зал тулы танышлары бар. Әгәр алар янына китеп бармаса, Гөлшаһидәнең хәле хәл иде. Ул утка салган кебек эсселәп, кулъяулыгы белән йөзен җилләндереп утырды. Ул арада тынгысыз Николай Максимович яңадан аның янына әйләнеп кайтты һәм Зиннуровка күрсәтеп: — Ул да синең белән вертолетта очтымы? Әллә җирдән торып кына яздымы? — дип сорады. — Юк, без бергә очтык. — Молодец алайса, Хәйдәр, — диде артист. — Ләкин, — ул урта бармагы белән йөрәге турысына суккалап алды, — моторны сакла, Хәйдәр. Иртәгә Гөлшаһидәнең космик корабльгә утырып йолдызларга очып китүе мөмкин, аңа берни түгел, ә синең җирдән аерылганда ук йөрәгең урталай ярылачак... Ә кадерлем, күз нурым, син дә мондамыни?— дип, артист күкрәгенә алтын йолдыз таккан бер хатынга таба колачын җәеп китеп барды. Залдагы шау-шу, гөжләү әкрен-әкрен тына башлады. Президиум өстәле артына Өлкә комитеты бюросы членнары чыгып утырдылар. Гөлшаһидә Акъярга килеп киткән Совмин председателе белән Өлкә комитетының беренче секретарен гына күреп белә иде. Башкаларын Зинну- ровтан берәм-берәм сораштырып чыкты. Ә тәнәфес вакытында, фойеда йөргән чагында, артта кемнеңдер: — Яна больница салдырып җибәргәч, Сафина безне күрми дә башлады,— дигән тавышы ишетелде. Гөлшаһидә тиз генә әйләнеп караса, ике адымда Совмин председателе белән беренче секретарь басып торалар. Ул кызарып: — Гафу итегез, — диде. Секретарь кул бирел күреште дә: — Больница өлгердеме?—дип сорады. — Съезд ачылу көненә өлгертәбез. — Көтегез, барып карыйбыз, — дип Совмин председателе дә;кул бирел күреште. — Әйтүләренә караганда, шәһәр больницасыннан зурракны салдыргансыз. — Рәхим итегез, көтәбез, — диде Гөлшаһидә.— Кайбер җиһазларга акчабыз җитешми, зурысында булышкач, кечкенәсендә тормассыз дип уйлыйбыз. Совмин председателе көлә башлады: — Салпы якка салам кыстыра дип әйтәләрме әле? Бу шул булды, ә. — Карарбыз, — диде секретарь елмаеп.'—Башта алган кадәресенә хисап бирегез. Кичке утырышта чыгышлар башланды. Беренчеләрнең берсе булып Гөлшаһидәнең якташы — чөгендер үстерүче хатын сөйләде. Сүзләре дә гади генә, авылча гына, .тавышы да яңгырап тормый. Ләкин үзендә шулкадәр ышаныч, шулкадәр сафлык, аның чын күңелдән сөйләвендә аз.гына да шик юк. Яңа Программада ул үзенең, балаларының, оныкларының якты киләчәген күрә... Аңардан соң сөйләгән егетне монтажник-высотник диделәр. Кичә аны телевизордан да күрсәттеләр — ул кайдадыр хәтәр биектә, болытлар арасында эшли иде. Билендә киң каеш, чылбыр, чәчен җилләр тузгыткан. Бүген инде ул кара костюмнан, галстуктан. — һәр биекнең чиге бар диләр. Ләкин без, коммунизмга барып җитмичә, югары менүдән туктамабыз! —диде ул. Аны күкрәгенә алтын йолдыз таккан чандыр гына бер ир алмаштырды. Карал торырга син дә мин шикелле генә. Ә аның хезмәт җитеш- терүчәнлеге башкал арныкыннан җитмеш ике тапкыр артык икән! Киләчәктә тагын да яхшырак эшләячәге турында партиягә, халыкка вәгъдә бирә. Әгәр Гөлшаһидәне трибунага чакырсалар, ул нәрсә әйтә алыр иде? Ул бит таулар, чокырлар аркылы биеклеге кырык метрлы, авырлыгы ничәмә-ничә мең тонналы пәһлеван тимер вышкаларны урыннан урынга күчерми, монтажчы егет кебек, тимер каркасларга тотын а-тот ы на күккә үрмәләми, хәтта сыер савучылар, иген үстерүчеләр кебек тә хезмәт нәтиҗәсен саннар белән саный алмый. Ул нибары сәламәтлек саклаучы гына. Дөрес, кеше сәламәт булганда гына зур эшләр башкара ала. Ләкин сау-таза чакта ул турыда кем уйлый. Николай Максимович Любимовка сүз биргәч, Гөлшаһидә бу артист монда да мәзәк сөйләрме икән дип уйлады. Ләкин кирәк чакта Николай Максимович аеруча'җитди дә була белә икән. Әмма артист кайда да артист инде ул. Башкалар кебек трибуна артына кереп басмады, кесәсеннән алдан язылган кәгазен чыгармады. Ике кулын күкрәк өстендә кушырып, башын кыйшайта төшеп рампа янына ук килеп басты да бер секунд уйланып торды, аннары кискен итеп башын күтәрде, бармагы белән залга төртеп күрсәтте: — Сез вәгазьгә мохтаҗ түгел! Сез купшы сүзләр тыңларга да җыелмагансыз. Миннән алда сөйләгән нефтьче иптәш ничә мең метр җир бораулавын әйтте, сыер савучыбыз ничә мең литр сөт сауганын әйтте, тукучыбыз тукымаларның озынлыгын миллионнар беләк санады. Мин,— ул бармагы белән күкрәгенә төртте, — сәнгать эшчесе, артист, ягыш мәсәлән. Безнең хезмәтне метрлап та, литрлап та, килограммлап та үлчәп булмый. Шуңа күрә кайберәүләр сәнгатькә өстән генә карыйлар. Янәсе, уен гына ул. Юк, дусларым, яхшы сәнгатьнең шундый көче бар, ул кешенең бөтен җанын актарып сала ала, ул тылсымлы көзгедәге кебек кешегә үзен ачып күрсәтеп бирә ала. Ул кешеләрне бөек эшләргә, батырлыкка рухландыра. Чын сәнгать әсәрләренә гомер иярә. Миллионнар гомере! Кыскасы, дусларым, сәнгать тә коммунизмга хезмәт итә. Менә карт юләр Америка ача дип уйламагыз. Гомеремне сәнгатькә багышлаган бер кеше буларак, кулымны күкрәгемә куеп әйтә алам: кешеләрнең күңелендә гүзәллек хисе тәрбияләмичә торып, коммунизм төзеп булмый. Менә шул! Зал Любимовны әле тын калып, әле алкышлап, әле гөр килеп көлә- көлә тыңлады. Ул гүя бөтен залның сулышын үзенә тартып алган иде. Николай Максимовичтан соң да әле бик күп делегатлар сөйләделәр. Бик кызыклы, бик гыйбрәтле һәм акыллы чыгышлар булды. Ләкин бер сәбәп аркасында бу конференциядә Гөлшаһидәне иң тетрәткән минутлар соңгы утырышка туры килде. Аны, гади бер авыл врачын, башкалар белән беррәттән, бөек Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Егерме икенче съездына делегат итеп күрсәттеләр. Ул ялгыш ишетмәдемме, бүтән бер Сафинаны атамадылармы дип иптәшләренә дә карап алды. Иптәшләре аны шунда ук тәбрик итә башладылар. Ә тәнәфес вакытында райком секретаре Гарифулла абзый килеп аның кулын кысты, аннары Николай Максимович бөтен кагыйдәләрен китереп тәбрикләде. Гөлшаһидә шатлыгыннан нишләргә белмәде. «Концерттан соң гостиницага кайтмыйм, урамнарда йөрим, югыйсә янам», дип уйлады ул, Сәйдәш маршын тыңлаган чакта, — шуның белән концертны башлап җибәрделәр. Ләкин концерт бетүгә, Николай Максимович, Гөлшаһидәнең ай-ваена карамыйча, аны үзенә кунакка алып китте. Николай Максимович опера театрыннан ерак тормый икән. Барып керүгә, аларны биешә-биешә ике әнчек каршы алды. Николай Максимович, киемен дә салмыйча, алларына чүгәләп, этләрне төрле сүзләр белән иркәләргә тотынды. Бары тик шуннан соң гына аптырап калган Гөлшаһидәне карчыгы белән таныштырды. Гөлшаһидә ниндидер бер музейга килеп кергән шикелле булды. Стеналарда һәйбәт рамалы картиналар, атаклы артист-артисткаларның гаҗәп матур рәсемнәре, шкафларда төрле-төрле кыйммәтле савыт-сабалар, вазалар, статуэткалар, зиннәтләр, гөлләр арасында — телевизор. Аш-суны да алтын путаллы тәлинкәләрдән, көмеш кашыклардан гына ашаттылар. Николай Максимович өендә дә шундый ук шаян икән. Гөлшаһидәнең көлә-көлә эчләре катып бетте. «Гостиницада бәлки Мансур көтә торгандыр», дип уйлады ул, кинәт күңелсезләнеп китеп. Әмма Мансур бүген дә килмәде. Гөлшаһидә, ямансулап, тәрәзәдән Бауман урамына бик озак карап торды да йокларга ятты. Гөлшаһидә төш күрде. Имеш, ул Федосеев дамбасы буйлап бара. Таң ата. Аңа каршы Мансур йөгереп килә, имеш. Ул аның яз башында кырда җырлаган сагыну җырын ишеткән, имеш. Аралары якынай- ганнан-якыная бара. Инде ике-өч адым гына калды. Гөлшаһидә Мансурның зур ачылган күзләрен, тибрәнеп торган иреннәрен күрә һәм... уянып китә. Шуннан соң инде аның күзенә йокы кермәде. Гөлшаһидә ничәнче көн инде Казанда, газеталарда аның рәсемнәре чыкты, радиода аның турында сөйләделәр. Боларны Мансур бер ишет- мәсә дә бер ишетергә тиеш ләбаса. Димәк, Мансур аны көтми, димәк, Гөлшаһидә аңа бөтенләй кирәкми. Ихтимал, ул инде өйләнгәндер дә. Илһамия туйга әзерләнеп йөри дип Фатихәттәй әйткән иде ич. Фазылжан Дңгураиың килүен Гөлшаһидә теләмәде. Ләкин ул иртән иртүк килде. Мәхәббәт турында сүз кузгатмады, әмма күзләре аның шул турыда гына сөйләделәр. Алар урамга чыкканда, күктә күчмә ак болытлар әкрен генә агыла, җирдә күләгәләр уйный иде. һава яңа пешкән икмәк исе белән тулган кебек. Гөлшаһидәнең уйлары былтыргы көз артыннан чаптылар. Былтыр шундый хәлләр булыр дип күз алдына китерә ала идеме соң ул? Шулай да былтыргы көз белән быелгысы арасында бик тирән бәйләнеш бар кебек. Күңел һаман шул ук бит, һаман сагыну да борчу... 2 Иртәгә Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Егерме икенче съезды ачыла... Дөресрәге ул бүген ачыла, чөнки вакыт шактый соң инде, уникене сукканга да байтак булды. Ә тарихи вакыйганы көтеп дулкынланган делегатлар йоклый алмыйлар. Гөлшаһидәнең дә күзеннән йокысы качкан. Әле Кремльгә регистрациягә барулары, әле Казан вокзалы күз алдына килә. Казан үзенең делегатларын Егерме икенче съездга бик зурлап озатты. Вокзалда халыкның исәбе-хисабы юк иде. Көчле прожекторлар, лозунглар һәм бик күп, бик күп чәчәкләр. Шунда ук кинога, телевизорга төшереп йөриләр, фоторепортерларның «чаткылары» елт-елт кабынып китәләр, иңнәренә сары күн сумка аскан, кулларына микрофон тоткан радиокорлар делегатларның тавышларын язалар. Берсе микрофонын Гөлшаһидәгә дә сузды. Гөлшаһидә инде ни әйткәнен дә хәтерләми. Колак төбендә музыка гына яңгырый. Вера Павловна, Асия, Диләфрүз Гөлшаһидәне озата төшкәннәр иде. Аннары Әбүзәр абзый белән Мансур да килде. Дөрес, күзгә-күз сөйләшергә вакыт булмады, ләкин Мансурның озата килү кадәресе дә бәхет иде Гөлшаһидәгә. Юлда да бик күңелле булды. Гөлшаһидә әллә нихәтле яңа кешеләр белән танышты. Бергәләшеп жырладылар. Совмин председателе бик шаян кеше икән. «Галиябануяны җырлады. Егет чакта авылда гармонь уйнап йөрергә яраткан икән. Таң алдыннан, бөтен авыл йоклаган, чишмәләр тынган чакта болын ягыннан ишетелгән гармонь тавышы кайсы гына авыл кызын татлы йокысыннан уятмаган да елатмаган... Гөлшаһидәнең уйларын бүлеп телефон шалтырады. Казаннан, Радиокомитеттан. Съезд алдыннан ниләр уйланулары турында радио тыңлаучыларга берничә сүз әйтүен үтенделәр. Гөлшаһидә интервьюлар бирергә күнеккән кешемени, аптырап калды. Уйланырга вакыт та юк, ичмасам, хәзер үк кирәк, диләр. Гөлшаһидә тирләп пеште. Кеше аңларлык рәтле бер сүз әйтә алмады, бугай. — Уф! — диде ул, сөйләп бетергәч. Яулыгын алып эсселәгән йөзен җилләтә башлады. Шуның артыннан ук ишек шакыдылар. Телеграммалар! Бланкларының өске өлеше кызыл, «Правительственная» дип язылган. Нинди телеграммалар дип ачса, райондашларыннан! «Мәскәү Кремль Егерме икенче съезд делегаты Г. Сафинага. Съезд делегатына рапорт бирәбез: Коммунизм төзү Программасы белән рухланып район игенчеләре дәүләткә планнан тыш ашлык тапшыруны дәвам иттерәләр. Съезд ачылу көненә дәүләт амбарларына... центнер ашлык салдык... Ит сөт йомырка буенча да алган йөкләмәләребезне намус беләк үтәдек. Район коммунистлары Коммунизм төзү Программасын тулысымча тормышка ашыру өчен көчләрен кызганмаячаклар. Райком секретаре Галиуллин.» Күңеле сөенеч белән тулып киткән Гөлшаһидә икенче телеграмманы ачты. «Бүгең яңа больницага күчендек. Авыруларның кәефләре яхшы. Сезне уйлыйбыз сезне сагынабыз. Партиянең Үзәк Комитетына кайнар сәлам. Съезд эшендә зур уңышлар телибез. Медицина эшчеләре һәм дәваланучылар исеменнән Нәфисә» Гөлшаһидә телеграммаларын күкрәгенә кысып бүлмә уртасында бер минут дулкынланып басып торды да иптәшләре янына йөгереп чыкты. Аларныц да күбесе сөенеч хәбәрләр алганнар икән, шул турыда куанышып сөйләшеп утыралар. Гөлшаһидә аларга үз телеграммаларын күрсәтте, үзе аларныкын укып чыкты. Никадәр яхшы хәбәрләр! Кош- корт үрчетүче хатынның бригадасына Егерме икенче съезд исеме бирелгән икән. Ул аеруча шат. Иртәгә көн бик киеренке буласы, ичмасам, аз гына ял итеп алырга кирәк. Ләкин номерга кайтып караватка яткач та, Гөлшаһидәнең күзенә йокы кермәде. Яңа больницага күчкәннәр инде. Ул яңа, иркен, якты палаталарны күз алдына китерде. Хәзер инде терапия бүлеге аерым, хирургия бүлеге аерым, инфекция бүлеге аерым, балалар бүлеге дә аерым. Лаборатория, электр белән, су белән дәвалау кабинетлары, рентген да булачак. Бу инде чын мәгънәсендә хәзерге больница... Гөлшаһидәнең сөенече күңеленә суймады. Ул урыныннан торды. Ут кабызмыйча гына тәрәзә янына килде. Алда, нәкъ аның тәрәзәсе турысында, җәүһәр-якутлардан салынган әкияттәге сихри сарайсыман, кап-кара күк фонында, һавага ашкан Университет бинасы якты утлары белән балкый. Кайдадыр шушы тирәләрдә моннан бик күп еллар элек Герцен белән Огарев халык бәхете өчен көрәшкә гомерләрен багышларга ант иткәннәр... Күпме кешеләр көрәш юлында һәлак булганнар, сөргеннәргә, каторгаларга киткәннәр. Әгәр бүген шушы исәпсез-хисапсыз көрәшчеләр яңадан терелсәләр, Егерме икенче съезд делегатларына нәрсә әйтерләр иде? Гостиница алдындагы тимер юлдан поезд шаулап узып китте. Аннары яңадан бөтен гостиницада тынлык урнашты. Гөлшаһидә урынына ятты, күзләрен йомды. Кайдадыр бик матур музыка уйныйларсыман. Юк, бу күңелдә генә, Гөлшаһидәнең күңелендә генә шулай. Кемнәрнеңдер аяк тавышлары ишетелә, күрәсең, бүтәннәр дә йоклый алмый. Казан радиосы белән сөйләшүе яңадан исенә төште. Елмайды. Кеше үзенең иң кадерле сүзләрен күңелендә генә йөртә бит. Аларны телдән кычкырып сөйләми. Әлбәттә, ул сүзләр энҗе-мәрҗәннәрдән үрелмәгән, ак нурга манчылмаган. Әмма телдән әйтә башласаң, ул кадерле сүзләрнең күңелдәге матурлыгы җуела, алар бик төссез булып калалар, шикелле. Гөлшаһидәнең магнитофонга яздырган сүзләре дә шулай булгандыр инде. Гөлшаһидәнең күңелендә борчылулар — сөенүләр, сөенүләр борчылулар белән алмашынды. Әмма ничек кенә булмасын, аңа рәхәт иде. Ул озак уйланды. Бөтен гомере күз алдыннан үтте. Иске заман хөкем сөрсә, ул, таянычы, терәге булмаган бер ятимә кыз, врач булып, кеше булып шундый югары дәрәҗәгә күтәрелә алыр идеме? Дөрес, иске заман кешесе итеп ул үзен берничек тә күз алдына китерә алмый иде. Ничек инде ул кол-кәнизәк булсын, ничек инде аны егет белән күзгә- күз сөйләшкән өчен генә дә битләрен корым белән буяп, урам буйлап мәсхәрә итеп йөртсеннәр, ничек инде аны адаштырган эттәй өйлән кусыннар, «килен кеше — ким кеше» дип намусын, кешелеген җәберсетсеннәр... Бу аңа кыргый бер £әрсә булып, сәламәт акылга сыймый торган бер нәрсә булып тоела иде. Съездга делегат итеп сайланганнан соң Гөлшаһидә, очрашуларда файдаланырга кирәк булыр дип, «Кара йөзләр», «Татар хатыны ниләр күрми» һәм «Татар кызы» әсәрләрен кабат укып чыкты... Дөресен әйткәндә, бу әсәрләр аның котын алды. Ул тереләй кабергә күмелгән татар ■кызларын кызганып елады. Ә съездга чыгып китәсе көнгә каршы төндә алар аның төшенә керделәр. Менә яшь кенә татар кызы. Башына нин-> дидер капчыксыман бер нәрсә япкан. «Мин бу капчыкны унөч яшемнән каберемәчә бөркәнеп йөрдем,— ди ул Гөлшаһидәгә. — Чөнки миңа синең чәчләрең, йөзең, бөтен гәүдәң — гаүрәт диделәр; гәүрәтне каплап йөриләр, дип әйттеләр. Мине дүрт дивар эченә яптылар, җанлы курчак иттеләр, соңыннан дүрт йөз сум акча, бер ука чачаклы асыл күлмәк бәрабәреңә бер картка кияүгә бирделәр. Ир хакы — тәңре хакы, син ирекнең колы, диделәр. Аннары мин бер кабердән икенче кабергә күчтем...» Ә бүген шул татар кызы кешелекнең бөек хыялы — коммунизм төзү съездына катнашырга килгән һәм инде бөтенләй-бөтенләй башка хисләрдән дулкынланып йоклый алмыйча ята... Таң беленә башлагач кына Гөлшаһидәнең күзләре йомылды, ләкин шунда ук уянды да. Тиз генә ут кабызып сәгатенә карады. Җиденче ярты булган. Коридорда кемнәрдер йөри инде. Гөлшаһидә сикереп торды.' Толымнарын сутеп тарады. Аның башка хатын-кызлар кебек парикмахерга чабып укладка ясатасы юк иде. Тарадың, үрдең һәм артка төеп кундың да эше бетте. Җидедә барлык делегатлар аяк өстендә иде инде. Бер-берсен бөек бәйрәм белән котладылар. Барысы да шат, көләч, күңелле. Телеграф' вестибюльдә генә иде. Гөлшаһидә тиз генә райкомга, Акъярга телеграммалар сукты. Иртәнге ашны ашаганчы сигез булды. Автобуслар гостиница каршында котеп торалар иде. Съезд унда гына ачылуга карамастан, делегатлар түзмәделәр, машиналарга чыгып утырдылар. Ә унбнш-егерме минуттан алар Манеж мәйданына җитәрәк автобустан төштеләр. Халык Кремльгә демонстрациядәге кебек агыла. Көн салкынча, кояшлы. Делегатлар, «Царъколоколга», «Царь-пушкага» узып барышлый гына бер караш ташлап, Съездлар сараена ашыгалар. Иртәнге кояш яктысында ул зәңгәрсу булып күренә. Бер караганда ул һавадай җиңелсы- ман, икенче караганда бәллүрдәй үтә күренмәле. Зур пыяла ишекләр бер генә минутка да ябылмый. Гөлшаһидәләр дә шул ишекләрдән кереп киттеләр. Чишенү бүлмәсе стадион кырыннан да зуррак булыр. Яхшылап карап калмасаң, соңыннан кайда чишенгәнеңне дә таба алмассың! Шундый ук зур, якты икенче залда регистрация үттеләр дә тавыштынсыз йөри торган эскалаторларга басып өскә күтәрелделәр. Чат мәрмәр дә пыяла гына икән бу залы! Түшәмендә бер люстра күренми, ә үзе шундый якты, әйтерсең, дөньядагы бар яктылыкны монда тутырганнар. Алты мең кеше сыйдырышлы тамаша залы бик зур булырга тиеш иде шикелле. Ләкин ул шундый җыйнак итеп эшләнгән, эченә кергәч, делегатлар хәтта бераз аптырабрак калдылар. Уртада партер, ике якта, ике канат кебек, амфитеатрлар өскә таба күтәрелә. Артта ике катлы балкон. Монда кайсы гына почмактан карасаң да сәхнә уч төбендәгедәй якын булып күренә икән. Съезд ачылуга санаулы минутлар калды. Делегатлар инде урыннарына утырганнар. Татарстан делегациясенең урыны — уң як амфитеатрның нәкъ урта бер җирендә. Зал яктырганнан-яктыра бара, әйтерсең, таң сызылып килә. Сәхнәдә пәрдәгә махсус эшләнгән байрак, байрак йөзендә Ленип рәсеме. Нурлар аңа төшә. Менә ян ишекләрдән чит ил компартияләре делегацияләре чыга башлады. Делегатлар аларны көчле кул чабулар белән каршыладылар. Ә күзгә күренми торган плафоннар һаман кабына бара; зал тагы да яктыра, әйтерсең, кояш чыгып килә. Ал байрак та көчлерәк балкый. Ул алты мең кешенең башы өстеннән йөзеп барасыман. Уң як ишектән Үзәк Комитет членнары чыга башладылар. Делегатлар барысы да урыннарыннан торды, көчле алкышлар яңгырады. Диңгез дулкыннары шаулавын хәтерләткән бу алкышлар бик озак дәвам итте. Бу онытылмас бер тантана иде. Шулай XXII съезд ачылды. Бала чакта Гөлшаһидә яңгыр явып үткәннән соң кояш яктысында яңгыр суларының ничек нтеп туфракка сеңүенә карап торырга ярата иде. Менә уйсурак җиргә яңгыр сулары җыелган. Әкрен-әкреп генә су 5. .С. Ә." № 3. җиргә сеңә бара. Башта күләвек кояшта бөтен көченә ялтырый, аннары җирдә энҗе бөртекләресыман тамчылар гына кала. Аларның һәрберсе инә очы хәтле генә йолдызлар булып җемелдиләр. Аннары алар, шулай җемелди-җемелди, туфракка сеңәләр. Ә соңыннан, — Гөлшаһидәнең бала хыялы шулай фараз итә торган иде, — алар, әллә найлардан, әллә каплардан әйләнеп үтеп, күккә күтәреләләр дә караңгы төннәрдә йолдызлар булып кабыналар. Гөлшаһидә ал арны хәтта таный да иде шикелле, әнә болары, болары, дип ул бармагы белән күккә күрсәтеп, безнең ишек алдындагы күләвектән күтәрелгән йолдызлар ди торган иде. Ниндидер шуңа охшаганрак бернәрсәне Гөлшаһидә менә хәзер съезд залында да кичерә иде. Съездның һәр көне, һәр утырышы саен гына түгел, һәр сәгате, һәр минуты саен ул күңеленә соңыннан якты йолдызлар булып кабынырлык энҗе бөртекләре тутыра иде шикелле. Элек бары тик дәреслекләрдән өйрәнеп, газеталардан укып, радиодан ишетеп кенә белгән дөньякүләм атаклы коммунистик җитәкчеләрне үз күзе бедән күрде, аларның ялкынлы сүзләрен үз колагы белән ишетте, коммунистик идеалларга никадәр тпрәнтеп ышануларына, аларны нинди кайнар йөрәк белән яклауларына, нинди дәрт белән алга сөрүләренә таң калып утырды. Яхшы янында яхшырасың дип тикмәгә генә әйтмәгән инде халык. Гөлшаһидәнең дә яхшылыкка, матурлыкка, хезмәткә булган омтылышлары бу көннәрдә гөрләп үсте, нурланды, гүя аңа тагын да үткенрәк күзләр, тагын да дәртлерәк йөрәк, тагын да сизгеррәк күңел һәм тагын да яктырак акыл бирделәр. Тирә-юнь, дөнья, кешеләр, шәхесләр, үзен һәм синең көндәлек хезмәтең һәм бөтен тормышың — барысы да, барысы да аңа башкачарак — пагрәк, мөкатдәсрәк, киңрәк һәм мәгънәлерәк булып тоела башладылар. Яна Программа проектын Гөлшаһидә Акъярда чакта ук кат-кат укыды һәм барысын да бик яхшы аңлаган, бик яхшы төшенгән иде кебек. Әмма хәзер аның үзенең ул чактагы беркатлылыгыннан, хыялының бала күлмәгедәй тарлыгыннан елмаясы килә иде. Программаның чын бөеклеген, чын мәгънәсен, чын колачын һәм гаҗәеп гүзәллеген ул бары тик съездда катнашканда гына төсмерли башлады. Бу Программада атом-төш энергиясеннән дә куәтлерәк бер көч бар, ул бөтен дөньядагы изелгән халыклар өчен моңарчы күрелмәгән, тиңдәше булмаган бер нур чырагы. Цивилизациянең яңа чорын ача, бөтен кешелекнең якты киләчәге — коммунизм буласын ачык күрсәтә. Бу Программа безнең Ватаныбызның һәр кешесе тормышына гына түгел, бөтен совет иленең тормышына гына түгел, бөтен кешелек язмышына яхшы тәэсир итәчәк. Шулай булгач, ничек горурланмыйсың да, ничек дулкынланмый түзәсең! Партиянең көрәш пафосы да, ул көрәшнең дөньякүләм колачы да, гаделлекне ничек яклавы да, куркусызлыгы һәм турылыгы да аның өчен съездда гына бөтен гүзәллеге,, бөтен аяусызлыгы белән ачылды. Әйе, гүзәллеге һәм аяусызлыгы белән. Чөнки хакыйкать кайчак бик ачы да була икән. Күздән яшь чыгарырдай ачы була икән. Шәхес кулыгының илгә, халыкка китергән авыр яралары турында тыңлаганда Гөлшаһидәнең йөрәге аз әрнемәде. Ул үзенең пионерда, комсомолда чакта Сталинга биргән антларың, ул үлгәч әрнеп елауларын исемә төшерде. Юк, болар рияланып биргән антлар, рияланып түккән күз яшьләре түгел иде. Болар барысы да чын күңелдән иде, пакь иде. Гостиницага кайткач, Гөлшаһидә үзенең дәфтәренә болай дип язып куйды: «Нигәдер миңа моңсу. Күңел әрнеп аерылышу сизә. Ләкин шулай кирәк. Әйе, шулай кирәк! Партия бер төрле сөйләп, икенче төрле эшли алмый. Ленинчыл хакыйкать, коммунистик хакыйкать аның өчен барыннан да өстен. Әгәр булып үткән аяныч хаталарны, аяныч фаҗигане без яңадан кабатларга теләмибез икән, бары тик Ленинча гына эшләргә, партия эшендә дә, дәүләт эшендә дә, һәр эштә дә Ленин принципларын бозмыйча, аларны бөтен тулылыгы, бөтен җаваплылы- гы белән тормышка ашыра барырга тиешбез. Бу хакыйкатьне кем генә бозса да, партия, халык моңа түзеп тормаячак. Чөнки шәхес культы безнең әхлакка берничек тә сыя да, яраша да алмый. Кайберәүләр безне бәлки җиңеллектә, йөрәксезлектә, мөртәтлектә гаепләрләр. Юк, мин шунда катнашкан бер кеше, бер яшь коммунист буларак әйтә алам: без барысын да уйладык, барысын да үлчәдек. Безгә кыен иде. Ләкин хаталарны яшереп алга, коммунизмга барырга мөмкин түгел. Чирен яшергән үлгән, — без медиклар моны яхшы беләбез». 3 Ике атна буенча Гөлшаһидә хыялый бер дөньяда яшәгән кебек яшәде, һәм менә ул хыялый дөнья юк инде. Чат пыяла һәм мәрмәр сарай күз алдында, фойеларны, залны тутырган меңләгән делегатлар, президиум күз алдында, делегатларның ялкынлы чыгышлары, алкышлар, интернационал чаңнары, ура тавышлары, «Ленинизм—коммунизм!», «Ленинизм — коммунизм! Ура!», «Халыклар дуслыгы!», «Халыклар дуслыгы!», «Тынычлык!» дип алты мең кешенең өзеп-өзел кычкырулары колак төбендә, әмма шулай да бу дөнья инде күңелдә генә, ә Гөлшаһидә үзе аягына тирән боталар киеп Акъяр урамы буйлап бара. Ноябрь- ның аксыл-соры һәм салкын күгендә нурга саран көзге кояш түбәнтен генә йөзә, агачлар шәрә, үзләре күмер кебек кара. Машиналар, тракторлар урамны буеннан-буена актарып бетергәннәр. Урамны аркылы чыгар хәл юк. Тәгәрмәч эзләрендә, чокыр-чакырларда яңгыр сулары салкын корыч шикелле ялтырый, ияк очын чеметеп-чеметеп ачы җил исеп ала. Үләннәр саргайган, каралган, яфраклар коелган. Ләкин шушы хәлендә дә Акъяр моңарчы булмаганча җанга якын, матур. Әнә авыл кырыеннан гына үтеп үрләрдән үрләргә атлап, еракка-еракка тезелеп киткән челтәрле корыч баганалар — зур вольтлы электр үткәргечләр, әнә тау битендә яңа больница күренеп тора, әнә урамның ике ягы буйлап тезелеп киткән яшь чаганнар, тирәкләр. Аларны күптән түгел генә XXII съезд хөрмәтенә бөтен авыл белән утырттылар, әнә культура сарае түбәсендә телевизор антеннасы... Кичә шушы сарайда Гөлшаһидәнең съезддан кайткач Акъяр халкы белән беренче очрашуы булды. Халык залга сыймады, карты-яше өелеп килгән иде. — Сөйлә, Гөлшаһидә сеңел, ниләр күргәнеңне, ниләр ишеткәнеңне бәйнәбәйнә сөйлә. Телевизорны кайтарып җиткерә алмадылар. Радиодан күп ишеттек, гәҗитләрдән күп укыдык. Инде үз авызыңнан ишетәсебез килә, — диделәр. Акъяр интеллигенциясенең бер вәкиле буларак, Гөлшаһидәгә моңарчы да халык алдында докладлар ясарга туры килгәләде. Менә шундый докладлар вакытында трибуна белән залдагы халык арасында тар гына ара кала. Бу тар ара кайчакта бик зурая, гүя ике уртадан ташкын елга ага башлый, халык бер ярда, докладчы икенче ярда торып кала, күңелләрдән күңелләргә җепләр сузылмый. Син халыкны, халык сине аңламый, такылдыйсың шунда, ач чәүкә баласы кебек авызыңны ача-ача. Мондый чакларда Гөлшаһидә бик ачына, гарьләнә һәм бөтенесен үзенең оста сөйли белмәвенә, халык алдында абруе җитенкерәмәүгә кайтарып калдыра иде. Баксаң, хикмәт анда гына булмаган икән... Кичә Гөлшаһидә моны бик яхшы аңлады. Халык зурдан тотынганны, чын . йөрәктән сөйләшүне, мәсьәләне.уртага салып, ышанып, киңәшкәнне ярата, акыл сатканны, юкны бушка бушатканны төнәми ул. Программада куелган колачлы, бөтен халык өчен мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр халыкның дәртен уятып, теләкләренә канат биреп, йөрәгенә гайрәт саллы. Кичәге кебек нурлы күзләрне Гөлшаһидә Акъярда ничаклы торып та күргәне юк иде. Ул халыкка килеп кушылды, халык аңа, ике арада бернинди дә бушлык калмады. Дулкынлануы аркасында кайчак ул кирәкле сүзен дә таба алмады, ләкин күңелләр бер булгач, аны ярты сүздән дә аңладылар. Менә шуннан алган якты нур, шуннан алган шат сөенеч бүген дә аның күңеленә тулган, көзге шыксыз авылны да матурландырган иде. Больницага җитәрәк Гөлшаһидә туктады. Моннан тау битендәге больница бинасы көлеп торган кебек ап-ачык күренә иде. Акъярның йөзек кашымыни! Гөлшаһидә Акъярга кайтып төшүе белән ук анда чапкан, бөтен палаталарны, кабинетларны әйләнеп чыккан иде. Дөрес, кайбер җиһазлар кайтып өлгермәгән әле, төгәлләнеп бетмәгән урыннар да бар әле. Суыклар башланганчы аларны тизрәк төгәлләп бетерәсе дә бар. Ләкин зурысы эшләнгән инде. Хәзер Гөлшаһидәне көн саен очрашуларга чакыралар иде. Капларда гына булмады ул. Терлек, кош-корт, куян фермаларында, РТСта, мәктәпинтернатларда, партия-комсомол җыелышларында, райпром- комбинат, автотранспорт конторасы, кирпеч заводы эшчеләре янында, кичке мәктәпләрдә, пионер дружиналарында, клубларда, китапханәләрдә һәм тагын әллә капларда чыгышлар ясады. Әлбәттә, бер Акъяр белән генә чикләнмәде, бөтен район буйлап йөрттеләр аны. Киеренке рухи тормыш белән яшәү, халык белән гел аралашып торулар Гөлшаһидәнең күңел ялгызлыгын, бөтенләй үк булмаса да, шактый йомшарткан иде. Тик кайчакта, толып киеп, Әһлетдин абзыйның кошевой чанасында ерак авылдагы очрашудан кайткан чагында гына ул моңлы айга карап үзе дә моңланып китә һәм үзенең дә шул ай кук ялгыз булуы исенә төшә дә йөрәген сагыш кайчысы . телеп ала торган иде. Беркөнне Гөлшаһидәне тагын райкомга чакырып алдылар. Тагын берәр җиргә очрашырга җибәрәләрдер дип уйлады ул, Гарифулла абыйсының ишеген ачып кергән чагында. Райком секретаре бу юлы ничектер бик басынкысымаи күренде. Элеккечә бик үк ачык йөз дә күрсәтмәде шикелле. Табигате белән шат кеше булганга, Гарифулланың караңгы чырай белән утыруы Гөлшаһидәгә һич ошамады. «Үзе авырыймы, өендә бер-бер бәхетсезлекме?» дип уйлап алды Гөлшаһидә. Гарифулланың хатыны сәламәтлеккә бер дә туйган кеше түгел иде. Гөлшаһидә шул турыда сораштыра башлагач, райком секретаре кара киптергечне бер урыннан икенче урынга күчерә-күчерә: — Минем хәлләр ярыйсы, менә синеке ничек? — дип сорады. — Минеке? — дип гаҗәпләнде Гөлшаһидә,—• миндә ул-бу юк, Гарифулла абый. Больницабыз әйбәт кенә эшләп килә, үлем-бетем күренми. Үзем халык белән еш очрашам. — Аларын белеп торабыз. Алары өчен рәхмәт. — Алайса, Гарифулла абый, белмим. Аптыратмыйча гына турысын әйтегез. — Әйтергә туры килә шул, — дип көрсенде Гарифулла. — Сине Казанга алдыралар. Приказ килгән... Министрлыктан да өч тапкыр шалтыраттылар. Башта сиңа әйтеп тә тормаган идек... Гөлшаһидә барысын да аңлады. — Бу элек булган сөйләшү, Гарифулла абый. Хәзер мин Акъярдан беркая да китмим. Халыктан да яхшы түгел. Гөлшаһидә моны кыланып, рияланып һәм назланып әйтмәде. Ул бу турыда уйлаган иде. — Хәзер министрга үзем шалтыратам, — диде. Гарифулла трубкага кулын куйды. — Кирәкми, Гөлшаһидә сеңел. Сине фәппи эшкә сәләтле диләр. Зур белгечләр, профессорлар шулай дип торгач, каршы килү — бүгенге көн белән генә яшәү булыр иде. Киләчәктә Акъярдан чыккан профессор булса, без шуңа шат. Бу инде Гарифулла абзыйның үз сүзләре түгел иде. Күрәсең, тагып кемнәр беләндер сөйләшүләр булган. Чөнки бер министрлык кына Гарифулланы җиңә алмас иде, Гөлшаһидә яңадан үзенекен кабатлый башлагач, секретарь бармаклары белән өстәл пыяласын чмерткәләп алып: — Ярар, Гөлшаһидә сеңел... бетерик, — диде. — Райбольницаның баш врачы белән сөйләштем. Эшеңне хәзергә Нәфисәгә тапшыр, — һәм Гарифулла аңа карамыйча гына кулын сузды. Райкомнан чыккач, Гөлшаһидә бик озак өй алдындагы баскычта утырып торды. Ниндидер уйсыз, хиссез бер хәлдә утырды ул. Әйтерсең, аның бар шатлыгын, бар кайгысын суырып алганнар да, ул, лимон кабыгы кебек, бернигә яраксыз булып калган. Күзенә яшь килде. Мондый чакта бер елап алса, хатынкызга җиңелрәк булып китә. Гөлшаһидә дә баш врач кабинетына кереп туйганчы бер елады да Акъярына кайтып китте. һәм менә ул Казанда министр янында инде. Акъяр белән саубуллашу аңа бик читен булды. Кайтырмын, кайтырмын, дип әйтсә дә яңадан Акъярга тиз генә әйләнеп кайтмавын күңеле белән сизенде. Тормышының күзгә күренмәгән ниндидер бер түгәрәге, үтеп киткән тәүлек кебек, төгәлләнде. Хәзер инде теләсәң дә аны кабатлап булмый. Янасы башлана. Бу яңа түгәрәк Гөлшаһидәне кая алып барып чыгар'—әйтүе кыен. Ләкин киләчәктә ниләр генә булмасын, Гөлшаһидә Акъярын онытачак түгел. Бүтәннәрнең Чишмәләре, Кырлайлары булган. Гөлшаһидәнең Акъяры... 4 Күченү борчылулары, аерылышу сагышларыннан соң аз гына суырылып ябыга төшкән Гөлшаһидә Маһирә ханымнан авыруларны кабул итеп йөри. Элекке бүлек мөдире пенсиягә чыккан. Аның урынына Маһирә ханымны күчергәннәр. Маһирә ханым урынында Гөлшаһидә эшләячәк. Элекке авыруларның берсе дә юк. Ә Гөлшаһидәгә алар һаман шунда яталардыр күк тоела. Менә бу караватта Галина Петровна, монысында Асия яткан иде. Ә «Сахалин» ишеген ачуга, Николай Максимовичның шаян шат тавышы ишетелердер төсле, Зиннуров белән Балашов та елмаерлар төсле. Ханзафаров та шундадыр кебек... — Менә сезнең яңа врачыгыз, — ди Маһирә ханым һәр палата саен. — Гөлшаһидә Бәдриевна Сафина. Аны да, мине яраткан кебек, яратыгыз. Ләкин авыруларның күз карашлары борчулы, сүрән. Бу артык матур, артык зифа яшь врачка алар шикләнеп, ышанып бетмичә карыйлар: каян очып килгән бу тәти кош, берәр түрәнең капризлы кызымы, я булмаса кәләшеме? — диләр төсле. һәр палатада диярлек авырулар Маһирә ханымнан: — Сез китәсезмени? — дип сорыйлар. Ләкин аның беркая да кит- мәслеген белгәч тә тынычланмыйлар, ышанмыйлар. Торалар-торалар да тагын шул ук күңелгә тия торган сорауны бирәләр. Җитмәсә, Диләфрүз дә аңардан качарга гына тора. Гөлшаһидә ничә тапкыр аны сөйләштерергә тырышып карады, ләкин җавап урынына аның күзләрендә курку гына күрде.
(Дәвамы б а р.)