Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЛКЫНЛЫ КӨРӘШЧЕ

1963елның ноябрендә «Совет әдәбияты» журналында патриот шагыйрь X. Мөҗәй турыңда «Батыр сугышчы һәм шагыйрь» 1963 дигән материал басылган иде. Бу материал дөньяга чыкканнан соң мин укучылардан хатлар алдым һәм X. Мөҗәйне белүче кешеләрне күреп сөйләштем. Патриот шагыйрьнең, фашистлар кулына эләккәч, Мюнхен концлагерында яшерен оешма төзүе һәм гитлерчы- .ларга каршы баһадирларча көрәшүе турында ныклап өйрәнү һәм тикшерү өчен Мәскәүгә барырга туры килде. Башкаланың чит илләр әдәбияты нәшриятында эшләүче, тарих фәннәре кандидаты, запастагы полковник Ефим Аронович Бродский X. Мөҗәй турында бик кыйммәтле материаллар бирде. Е. А. Бродский 1945—46 елларда Нюрнбергта фашистик Германиянең хәрби җинаятьчеләренә суд барган залда булган һәм Чехословакия- дән килгән доктор Франц Блаханың сүзләрен бик дикъкать белән тыңлаган, аерым фактларны язып алган. Доктор Франц Блаха гитлерчыларның ерткычлыкларын, 92 политик тоткынны — совет офицерларын җәзалап үтерүләре турында сөйли. Е. А. Бродский гитлерчы башкисәрләргә суд тәмам булганнан соң, Берлин һәм Мюнхен архивларыннан җәзаланып үтерелгән совет офицерларының эшен эзли. Ниһаять, озак эзләнү нәтиҗәсендә бу материаллар табыла. Мюнхендагы антифашист- ■ларның сөйләве һәм гестапо архивындагы документлар буенча оешманың зур эшләр башкаруы мәгълүм була. Мюнхен гестапо начальнигы штандартенфюрер СС Освальд Шефер кул куйган һәм Берлин шәһәренә, империянең куркынычсызлык баш идарәсе начальнигы Кальтенбрун- нерга җибәрелгән яшерен документ аерата игътибарга лаеклы. Бу документ «БСВ»ны фаш итү» дип атала һәм анда X. Мөҗәйнең Мюнхен концлагеренда фашизмга каршы яшерен эш алып баруы һәм «Самсон» дигән кушамат белән йөрүе әйтелә. Менә аларның эшләрен ачык күрсәткән эпизодлар: ...1943 ел. Мюнхен. Гестапочылар сары кәгазьгә язылган хатлар табып алалар. Бу хат- .ларда болай дип язылган була: «Без барыбыз да белергә тиеш, халыклар палачы, канлы кара елан ■Гитлер үзенең мәкерле юлын Мюнхеннан башлады. Дошман кайда туса, аны шул урында тончыктырырга кирәк... Мюнхенда милләтче-социа- .листлар партиясе туды. ...Фашизмны юк итү шушыннан башланырга тиеш... Безнең бурыч шуннан гыйбарәт: Мюнхенны алу, Берлин, Гамбург һәм башка шәһәрләрне үз кулыбызга төшерү... Безнең бурыч — дошманны параличландыру!»