Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ, ТАРИХ ИНСТИТУТЫНА ЕГЕРМЕ БИШ ЕЛ

Rазан шәһәре үзәгендә мәһабәт университет биналары белән янәшәдә генә бер биек йорт тора. Анда СССР Фәннәр академиясенең Казандагы институтлары урнашкан. Физика һәм математика, химия һәм механика белгечләре белән бергә биредә татар телен һәм әдәбиятын, тарихын һәм көнкүрешен, фольклорын һәм сәнгатен өйрәнүче галимнәр дә эшли. Халык культурасының төрле тармаклары буенча фәнни тикшеренүләр алып баручы бу институтны Тел, әдәбият һәм тарих институты диләр. Иҗтимагый-гуманнтар фәннәр өлкәсендәге күпьяклы эшчәнлеге белән культура төзелешенә үзеннән өлеш кертүче мондый милли институтлар Советлар Союзындагы барлык автономияле республикаларда да бар. Аларның күбесе безнең илдә социализм җиңеп чыккан чорда оештырылды һәм бу факт һәр халыкның да культура тарихында Коммунистлар партиясе алып барган ленинчыл милли политиканың гүзәл бер казанышы буларак күренекле урын алды. Күптән түгел безнең Тел, әдәбият һәм тарих институтына 25 яшь тулды. Институт Еобилесн билгеләп үтү көннәре чын мәгънәсендә милли культура бәйрәменә әйләнде, акыц үсеш юлын һәм алдында торган мөһим бурычларын тагы да ачыграк, төгәлрәк күз алдына кигерергә булышты. Безнең сүз әнә шул институтка, аның эшләренә һәм кешеләренә багышланган. Юбилей уңае белән әйтелгән сүзләр озын булмыйлар. Без дә институтның 25 ел дәвамында эшләгән эшләрен бәйнә-бәйнә сөйләп чыгарга җыенмыйбыз. Ул тарих бай һәм катлаулы, барлый башласаң, институт галимнәре тарафыннан шактый эш эшләнгән, хөрмәт белән телгә алырлык фәнни эзләнүләр, ачышлар юлы үтелгән. Әлбәттә, институт бөтенләй буш урында төзелмәде. Татар халкының күп гасырлык бай тарихы, әдәбияты, культурасы турында беренче фәнни фикерләр Ш. Мәрҗәни, К. Насыйри һ. б. галимнәр, укымышлылар тарафыннан әле узган йөзләрдә үк әйтелә. Иҗтимагый- фәнни, әдәби-эстетик фикерләр үсеше тарихына игътибар итсәк, без бу юнәлештә Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан, Г. Ибраһкмов һәм Г. Газиз, Г. Рәхим һәм X. Бәдигов, Г. Алпаров һәм Ж. Вәлиди, Г. Шәрәф һәм Г. Толымбай кебек язучыларның, тел, әдәбият, тарих галимнәренең күп хезмәт куйганын бүген тирән хөрмәт белән билгеләп үтәргә тиешбез. Узып киткән 25 елның иң зур һәм иң куанычлы йомгагы итеп, институтның һәр өлкәдә туктаусыз үсүен, һаман саен үргә күтәрелүен күрсәтергә кирәк. Чирек гасыр эчендә ул Татарстан күләмендә гуманитар фәнни эшләр алып баручы кечкенә бер үзәктән тикшеренү мәйданы урта Идел һәм Урал буйларына җәелгән зур оешмага — СССР Фәннәр академиясенең иҗтимагый фәннәр өлкәсендә гыйльми эзләнүләр башкаручы милли бер институтына әверелде. Моны раслый торган фактлар бик күп. Институт тормышының асылын тәшкил иткән ике мәсьәләгә — аның кадрлар составына һәм фәнни проблемалар үсешенә генә тукталыйк. Безнең алда тарихка җан кертүче архив материаллары. 1939 елның октябрь башы. Институт яңа гына ачылган көннәр. Аның фәнни персоналы нибары алты кешедән гыйбарәт. Әлегә аларның берсенең дә гыйльми дәрәҗәсе, басылган хезмәтләре юн. Ә эш муеннан, хәл итәсе проблемалар ифрат күп. Шул кечкенә генә коллектив иң элек ике проблема — татар әдәбиятын чорларга бүлү һәм татар диалектларын өйрәнү өстендә эш башлап җибәрә... 1965 елның феврале. Институтта хәзер 64 фәнни сотрудник эшли. Шуларның өчесе фәннәр докторы, утыз икесе фәннәр кандидаты. Институтның күренекле галимнәре арасында без Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре — тел белгече В. Н. Хангилдин, К этнограф Н. И. Воробьев, әдәбият белгече М. X. Гайнуллин, фольклорчы X. X. Ярмвхэ- метов, әле күптән түгел генә тарих фәннәре докторы дигән югары дәрәҗә алган М. К. Мөхәррәмовны һ. б. күрәбез. Гыйльми эшчеләрдән тыш, институтта егерме бер кешедән торган фәнни ярдәмче персонал эшләп килә,, уналты аспирант институт белгечләре булырга әзерләнә. Барысын бергә җыйсаң, йөз дә бер кеше. Бу инде зур эшләр башкарырлык көчле коллектив дигән сүз. Институт оешкан беренче көннәрдә ике проблема өйрәнелә башлый дигән идек. Хәзер институтның фәнни-тикшеренү планында 9 проблема һәм 16 тема тора. Аларны санап чыгу үзе генә дә шактый урын алыр иде. Биредә шуны әйтергә кирәк: ул проблемалар һәм темалар бүгенге культура төзелешенә һәм заман таләпләренә җавап бирәләр, шул ух вакытта Фәннәр академиясе системасында кабул ителгән төп фәнни юнәлешләргә дә туры киләләр, шул яклары белән Бөтенсоюз күләмендә алып барыла торган иҗтнмагый-гуманитар тикшеренүләргә бәйләнеш саклыйлар. Проблемаларның күбәюе, тирәнәюе һәм төрлелеге институт структурасын да үзгәртте. Берекче булып ачылган тел һәм әдәбият секторларына бер елдан соң тарих, 9 соңгы елларда археология һәм этнография, халык иҗаты һәм сәнгать тарихы секторлары өстәлде. Бу саннар, фактлар институтның үсеш тарихын күзалларга күпмедер булышсалар да, фәннең үз эчендәге үсешне, теге яки бу мәсьәләнең ничек хәл ителүен аңлата алмыйлар, әлбәттә. Гуманитар тикшеренү ннститутларынын культура төзелешенә керткән өлешен, халык тормышына якынлыгын һәм фәнни-ижади йөзен аның басылып чыккай хезмәтләре билгели. Үтелгән еллар эчендә Казан тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәренен йөз дә кырык енгез хезмәте басылган. Ул хезмәтләрнең гомуми күләме ике мең ярым басма табакка җитә. Алар арасында зур күләмле монографик тикшеренүләр һәм фәнни популяр брошюралар, югары уку йортлары, мәктәпләр өчен чыгарылган дәреслекләр һәм төрле фәнни җыентыклар бар. Шуны алдап әйтәсе килә: бу фәнни продукциянең бик күп өлеше КПССның тарихи XX съездыннан сон дөньяга чыкты. Партия тарафыннан шәхес культы калдыкларына каршы алып барылган кискен көрәш, мәгълүм булганча, фәнни-тикшеренү өлкәсендәге торгынлыкны юкка чыгарды, яңа иҗат күтәрелешенә иркен юл ачты. Институт нинди проблемаларны хәл итә соң? Кыска гына мәкаләдә бу сорауга тулысынча жавап бирү бик кыен. Чөнки институтта өйрәнелә торган һәр проблема турында, һәр секторның эшчәнлеге хакында аерым мәкалә язарга мөмкин. Шунлыктан без’анда өйрәнелә торган проблемаларны аз-аз булса да яктыртып үтүне кирәк таптык. Беренчесе туган телебезне — татар телен өйрәнү мәсьәләсе. Татар теле бик борынгы язма телләрдән санала. Аны фәнни өйрәнү эшенең бай тарихы бар. Беренче елларда институтта тел гыйлеменең ике өлкәсе — диалектология һәм грамматика буенча тикшеренүләр алып барыла. Сугыштан соңгы елларда лексикография, ягъни сүзлекләр төзү буенча да эш башлана. Тел секторы турында сүз барганда иң элек анда озак еллар эшләгән олы галим — Латыйф ага Җәләйне хөрмәт белән телгә алырга кирәк. Без аны хаклы рәвештә тел белеменең аксакалы дип йөртәбез. Ул башлаган эшләрне хәзер яшь буын галимнәре дәвам иттерә. Диалектология белгечләре Л. Т. Мәхмүтова, Н. Б. Борһанова һ. б. күп еллык экспедиция материаллары нигезендә һәм лингвистик география дип аталган яңа методка таянып, зур күләмле диалектологик атлас һәм сүзлек төзиләр. Татар диалектларын тарихи өйрәнү татар халкының килеп чыгышына караган бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүдә, һичшиксез, уңай роль уйнаячак. Хәзерге заман татар телен өйрәнү — тел секторының төп бурычларыннан берсе. Бу өлкәдә В. Н. Хангилдинның, X. Р. Курбатовның, К. С. Сабировның аерым китаплары басылып чыкты. Быел «Хәзерге заман татар теле» дигән дәреслек-кулланма дөньяга чыгачак, татар теленең фәнни грамматикасы буенча рус телендә языла торган коллектив хезмәт, стилистикага һәм тел культурасына багышланган монографик тикшеренүләр дә тәмамланачак. Секторда күбесе яшьләрдән торган сүзлек төзүчеләр төркеме бар. Аларның кайберләре үз вакытында басылган дүрт томлык «Русча-татарча сүзлек»не төзүдә катнаш тылар. Сонгы биш елда сүзлекчеләр ике зур эш башкарды: йөз табаклык «Татарча- русча» сүзлек тезелеп, Мәскәудәге «Энциклопедия» нәшриятына тапшырылды. Ул 196G елда басылачак. Икенчедән, сүзлекчеләр татар теленең ике томнан торачак аңлатмалы сүзлеген төзү эшенә керештеләр. Бу сүзлекнең егерме ике мең төп сүзне һәм сигез мең фразеологик сүз тезмәләрен эченә алган беренче томы узган ел тәмамланды һәм редакцияләнә башлады. Ике елдан соң икенче том да тезелеп бетәчәх. Аңлатмалы сүзлек татар теленең бөтен лексик байлыгын, тарихи хәзинәсен, эчке матурлыгын чагылдырыр дип көтелә. Институтта татар әдәбиятын өйрәнүче өлкән галимнәрнең күбесе — М, Гайнуллин, X. Хисматуллин, X. Хәйри, Г. Халит, Б. Гыйззәт укучыларга яхшы мәгълүм. Аларның татар әдәбияты тарихына, теориясенә, аерым әдәби чорларга һәм язучыларга багышланган күп кенә хезмәтләре, мәкаләләре бар. Бездә эшләүче әдәбият белгечләре бер үк вакытта тәнкыйтьчеләр дә. Күбесе язучылар союзы члены буларак бүгенге әдәби хәрәкәткә катнашып киләләр. Былтыр әдәби ел йомгакларына багышлап уздырылган киңәшмәне генә искә төшерик. Аны оештыруда, үткәрүдә институт белгечләре актив катнаштылар. Әдәбият секторының эшен, юнәлешен, проблемаларын тулырак итеп күз алдына китерер өчен төрле елларда басылган нң зур хезмәтләрне бер тирәгә җыеп карыйк: «Борынгы татар әдәбияты» (Дәреслек-хрестоматия, 1963), «Татар әдәбияты», XIX йөз (Югары уку йортлары өчен, 1957), «XX йөз башында татар әдәбияты» (Очерклар, 1954), «Татар совет әдәбияты тарихы» (Очерклар, I960). Бер уңайдан шушы араларда Мәскәүдә «Татар совет әдәбияты тарихы» дигән кырык табаклык коллектив хезмәтнең рус телендә басылып чыгачагын да әйтеп үтик. Бу зур хезмәтне безнең әдәбиятчылар Фәннәр академиясенең М. Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты институты белән иҗади дуслык нигезендә яздылар. ' Санаганнарга өстәп К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, К. Нәҗми, Т. Гыйззәт турында басылып чыккан аерым монографияләрне күрсәтергә кирәк. «XX гасыр башындагы татар әдәбияты һәм публицистикасы» дигән зур хезмәте өчен институт ветераннарының берсе — М. Гайнуллинга филология фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелде. Әдәбиятчылар тарафыннан Г. Тукайның башта ике томлык, соңыннан дүрт томлык академик басмасы да төзелеп дөньяга чыкты. Телгә алырлык эшләр бар. Узган дәвергә күз салсаң, моңа җиңел генә ирешелмә- гәнен күрәсең. Иң элек татар әдәбияты тарихын фәнни нигездә чорларга бүләргә кирәк иде. Мәгълүм ки, институт төзелгән елларда татар әдәбияты тарихын Каюм Насыйри- дан башлаучылар да булган. Ә тикшеренә торгач, безнең әдәбиятның моннан мең ел чамасы элек туган язма әдәбият булуы ачыкланды. Бер арада әдәбият фәне үсешеп социологизм белән мавыгу да күпмедер тоткарлап торды. Хәзерге хезмәтләрдә без әдәби-эстетик анализ көчәйгәнен, әдәбиятның сәнгатьчә матурлык сыйфатына, язучының художество осталыгына игътибар бермә-бер үскәнен күреп куанабыз. Әдәбият белеменә караган тикшеренүләр мәйданы елдан-ел киңәя бара. Якын бер-ике ел эчендә без татар әдәбиятында социалистик реализмның формалашуына, аерым жанрларның тарихына һәм теориясенә багышланган дурт-биш монографик хезмәт тәмамланыр дип өмет итәбез. Секторда татар әдәбиятының тугандаш халыклар әдәбияты белән үзара бәйләнешен, йогынтысын өйрәнү, борынгы әдәби мирасны тикшерү, әдәбият хроникасын һәм елъязмасын төзү буенча да эшләр алып барыла. Киләчәк планында татар әдәбиятының күп томлык тарихын язу, әдәбият классикларының тулы әсәрләрен басып чыгару кебек җаваплы эшләр тора. Моңа кадәр әдәбият фәне өлкәсендә төп урынны әдәби-тарихи хәрәкәтне ачуга багышланган хезмәтләр алып килде. Хәзер бу этапны тәмамланган дияргә мөмкин. Бүгенге һәм перспективадагы тикшеренүләр катлаулырак мәсьәләләргә карыйлар. Алар үзәгендә әдәби-нҗат процессының үзенчәлекле якларын ачыклау, әдәбиятның милли һәм интернациональ эчтәлеген бөтен нечкәлеге белән күрсәтү бурычлары тора. Институт ачылуы татар халкының гаять бай поэтик һәм музыкаль иҗатын җыю, бастыру, өйрәнү тарихында яңа баскыч булды. Бу өлкәдә күп еллар буе өлкән фольклорчы һәм институт ветераны Хәмит ага Ярми бер үзе диярлек эшләп килде. Хәзер татар халкының поэзиясен, музыкасын, сынлы сәнгатен өйрәнүче белгечләр саны дистәгә якын. Татар фольклорын өйрәнүдә институт исеме белән бәйле хезмәтләр рәтендә нң элек халыкның гүзәл поэтик әсәрләрен туплаган күп кенә җыентыкларны күрсәтергә кирәк. Алар арасында «Татар халык иҗаты» дигән исем белән икс кабат басылган антологии җыентык (тезүчеләре Г. Баширов, X. Госман, А. Шамов, X. Ярми), «Татар халых әкиятләре»нең ике китабы, «Бәетләр» һ. б. Быел тагын ике зур җыентык дөнья күрергә тиеш. Аларның берсе — Мәскәүдә Көнчыгыш әдәбияты нәшриятында басылачак «Бәетләр» китабы. Кырык табаклык бу китапта бәет текстлары рус һәм татар телләрендә бирелә. Татар халкының берсеннән-берсе матур озын җырларын һәм поэтякэтнографнк яктай гаять үзенчәлекле туй җырларын туплаган икенче җыентык Казанда Чыгачак. Соңгы фольклор экспедицияләре материаллары нигезендә тезелгән «Татар халык кәйләре» җыентыгы да хәзерләнеп бетте. Мәгълүм булганча, этнографик әдәбиятта татар халкы берничә этник төркемгә бүленеп карала: Казан татарлары һәм мишәрләр, Астрахань татарлары һәм Себер татарлары... Институтның фольклорчылары, алар гына түгел, диалектологлар да, Этнографлар үзләре дә соңгы берничә елда әнә шул этник төркемнәрне фәнни өйрәнү эшен башладылар. Нәтиҗәдә фольклор фонды төрле төркемнәргә хас поэтик һәм музыкаль хәзинә хисабына бермә-бер баеды. Басылырга әзерләнгән җыентыклар һәм языла торган хезмәтләр шул хәзинәнең тарихи бердәмлеген һәм традицияләр, образлар ягыннан төрлелеген чагылдырырга тиешләр. Татар фольклорын фәнни өйрәнү эше соңгы вакытта күзгә күренеп киңәйде. X. Ярми татар халык иҗатының тарихи үсешен, жанрларын һәм идея-художество үзенчәлеген ачуга багышланган хезмәтен тәмамлады. Хәзер фольклорчылар халык иҗатының аерым жанрларын, әдәбият белән бәйләнешен, бүгенге торышын, музыкасын тикшерү белән шөгыльләнәләр. Татар филологиясе өлкәсендә ирешелгән кайбер уңышлар һәм бурычлар кыскача гына әйткәндә менә шуннан гыйбарәт. Биредә шуны да әйтик: безнең институтта Идел буе өлкәләренең аерым районнарына хас рус диалектларын һәм крайдагы рус фольклорын җыю, өйрәнү буенча да уңышлы гына эшләр эшләнә. Институттагы эшләрнең икенче бер тармагы — тарих фәннәре. Археология, билгеле булганча, кешелек җәмгыятенең борынгы тарихын җир астыннан казып табылган памятниклар ярдәмеңдә өйрәнә торган фән. Үз вакытында бездә бу эшләрне гаҗәеп эрудицияле бер галим — Н. Ф. Калинин башлап җибәргән иде. Аның эшен хәзер шәкертләре дәвам иттерәләр. Шулариың берсе А. X. Халиков, әле яшь булуына карамастан, күп хезмәтләр язды, хәзер докторлык диссертациясен төгәлләп килә. Соңгы елларда ул урта Идел буе халыкларының, шул исәптән татар халкының да, борынгы тарихына, килеп чыгышына караган зур мәсьәләне хәл итү өстендә эшли. Археологлар җәйге айларның күбесен экспедициядә үткәрәләр. Урта Идел буе районнарында казып табылган берничә мең памятник нигезендә алар Татарстанның ике археологик картасын төзеделәр. Татар халкының борынгы тфрихын кабер ташындагы иске язулар буенча өйрәнү турында да бер-ике сүз әйтеп үтик. Бу өлкәдә күп еллар инде өлкән фәнни сотрудник Г. В. Юсупов эшли. Моннан берничә ел элек Ленинградта аның «Болгар-татар эпиграфикасы» дигән китабы басылды. Күптән түгел институт редакторларына, матбугатка әзерләү өчен, «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» (материаль һәм рухи культура тарихы очерклары) дигән капиталь бер хезмәт тапшырылды. Институт этнографлары тарафыннан язылган бу хезмәт татар халкының этник составын, формалашу, таралу тарихын, көнкүреш һәм яшәеш үзенчәлекләрен, иҗтимагый һәм гаилә бәйрәмнәрен тикшерүгә багышланган. Этнографлар төркемеңдә 70 яшьлек күренекле профессор Н. И. Воробьев, аның шәкертләре X. М. Хисаметдинов, Р. Мухамедова һәм Р. Уразмаповалар бар. Бу эшчән коллектив хәзер Татарстан нефть районнарында яңа көнкүреш һәм культура формалашуын өйрәнә. Безнең институтта Татарстан тарихчыларының зур бер отряды эшли. Алар тарафыннан сугыштан соң гына уннан артык китап язылган. Ул китапларның күбесе — «Татарстан АССР тарихы»ның ике томлыгы, республикадагы революцион хәрәкәтләр, Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы тарихына караган монографияләр- укучыларга яхшы таныш. Тарихчылар арасында күп хезмәтләре белән ихтирам казан гаи Е. И. Чернышов, X. X. Хәсәнов, М. К. Мөхәррәмов кебек галимнәр бар. Хәзерге көндә тарих секторында Татарстан АССРның бер томлык кыскача тари.хы языла. Бу коллектив хезмәтне язуда, институт галимнәреннән тыш, Казан югары уку йортларында эшләүче башка тарихчылар да катнаша. Соңгы елларда тарихчылар Татарстан республикасын төзүдә һәм үстерүдә В. И. Ленинның ролен күрсәтү буенча күп эш эшләделәр. Кече фәнни сотрудник М. Сәйдәшеваның шул темага багышланган бер китабы чыкты, күптән түгел китап шүрлекләрендә безнең нәшрият тарафыннан чыгарылган «В. И. Ленин һәм Татарстан» исемле яңа җыентык урын алды. Анда В. И. Ленинның Казан губернасы һәм Татарстан тарихы беләк бәйләнгән тормыш фактлары, кадерле истәлекләр һәм кыйммәтле документлар тупланган. ® Заман тормышына актив катнашу, идеология өлкәсендә чор таләпләре белән тыгыз бәйләнгән хезмәтләр язу, бүгенге тезелеш тарихын гомумиләштерү — болар •барысы да безнең тарихчылар алдында торган мөһим бурычлар. Шул күзлектән чыгып, тарих белгечләре узган ел бер фәнни җыентык әзерләделәр. «Татарстан коммунизм юлында» дигән бу китап быел дөньяга чыгачак. Институтта, филология һәм тарих фәннәренә караган проблемалардан тыш, татар сәнгате тарихы буенча да тикшеренүләр башлап җибәрелде. Татар театрының бай гына тарихы булуы күпләргә мәгълүм. Моннан 25 ел элек институтның ачылуына багышланган беренче гыйльми совет утырышында ук театр сәнгатен өйрәнү мәсьәләсе куела. Әмма ул мәсьәлә соңгы вакытка кадәр хәл ителми килде. Бары моннан ике ел элек кенә институтның халык иҗаты һәм сәнгать тарихы секторында «Татар совет театры тарихы» дигән монография языла башлады. Театр белгечләре бу хезмәтләрен Бөек Октябрь революциясенең 50 еллык юбилеена багышлап матбугатта чыгару турында уйлыйлар. \ Институтта шулай ук татар халкының сынлы сәнгатен, профессиональ музыка тарихын өйрәнү юнәлешендә дә беренче адымнар ясалды. Хәзер институтта ике зур тарихи датаны — Октябрьның 50 еллыгын һәм В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу көнен билгеләп үтү буенча эшләр башланды. Якындагы биш ел өчен фәннитикшеренү планнары төзелә. Югарыда без күбрәк ирешелгән уңышлар, эшләнәчәк эшләр турында сөйләдек. Моннан чыгып институт эшендә бар да яхшы дигән фикер калмасын. Кимчелекләр дә күп кенә. Институтның тормыш белән бәйләнеше йомшак әле, халыкның барлык катлаулары да кызыксынып укырлык фәнни-популяр китаплар, брошюралар аз языла, чит телләр белү белән дә мактанырлык түгел һ. б. Татарстан өлкә партия комитеты институтның зшен һәрьяклап яхшыртуга, кимчелекләрне бетерүгә даими игътибар, ярдәм күрсәтеп килә. 1961 елның 19 сентябрендә елхә комитеты бюросы махсус утырышында институт эшчәнлеген тикшерде, үзенең карарында институт хезмәтләренең фәнни-теоретик дәрәҗәсенә һәм фәнни-оештыру эшләренә хас күп кенә кимчелекләрне ачып салды. Ул карар чыкканга шактый вакыт узса да, без әле күрсәтелгән кимчелекләр бетерелде дип әйтә алмыйбыз. Чираттагы бурычларның берсе — фәнни продукциянең сыйфатын күтәрү. Академик институтта язылган хезмәтләр эчтәлеге белән тирән, формасы белән укучылар күңелен җәлеп итәрлек булырга тиеш. Культура төзелешендәге бай тәҗрибәне, яңалыкларны гомумиләштерүгә караган теоретик хезмәтләр язуга игътибарны бермә-бер көчәйтәсе бар. Җыйнап әйткәндә, эшлисе эшләр күп әле. Тел, әдәбият һәм тарих институты алда торган җитди бурычларны үтәп чыга алырлык көчле, җитлеккән коллектив. Үзенең 25 еллык юбилеен ул иҗат көчләренең чәчәк аткан бер чорында каршы алды. Ирешелгән уңышлар белән канәгатьләнмичә, институт киләчәктә татар халкының бай культурасын, тарихын һәм бүгенге тормышын өйрәнү өлкәсендә иҗадн-фәнни үрләргә күтәрелер дигән өмет белдерәсе килә. И. ҢАДИРОВ, Институтның гыйльми секретаре, филология фәннәре кандидаты.