Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сүнмичә-сүрелмичә

 

Тубән Кама Ъәфтәрен-нән

 инде Кама буенда. Бакудан килеп төштем. Күптәннән йөрде уемда Хыялы шундый эшнең. Бик матур урын эләкте — Өр-яңа тулай торак. Бер күршем котлап сүз әйтте, Ә берсе — лимон сорап. Күз алмый тордым Камадан! Күренде көзге булып. Әйтерсең, тудым яңадан Шул Кама кызы булып. Тыңладым татар җырларын, Болыннар карап йөрдем. Шауладың, Шишкин урманы, Моңыңны яраттырдың. Баш инженер язу язды, Иртәгә эшкә илтәм. Түреңдә, кояшлы язым, Матур җыр көткән икән! Якты төн йолдызлар тезә Күкләргә маяк итеп. Ник, йокым, кермисең күзгә, Югалдың кая китеп? Йокламыйм. Ләкин күз йомык. Үземне төштә күрәм: Имеш, мин техник кыз булып Кыен бер эшкә керәм. / Идарә. СМУ башлыгы. Молчанов дигән кеше. Язуны сузам ашыгып «Тизрәк бул!» дигән төсле. Акрын гына кузлек киде: — Сүзем бер. Башкасы юк. Бездә бит, кызыкай, — диде, — Балалар бакчасы юк. Әйтерсең, кинәт ут каптым... Бәламнан качкан кебек, Ишекне ашыгып яптым, Кергәндә ачкан кебек. яКызыкай» ди, «Балакай» ди... Мин шундый нәнимени? Ник бу хәтле бәләкәй дип Белмәдең, әни, мнне? Мин — белгеч. Дипломым кулда. Мин күктән иңмәгән бит. Бөтен кешеләр дә буйга Бер булсын димәгән бкт. Техникның йомшак йөрәген Ник шулай яраладың? Җиңүдә яшьлек кирәген Ник уйлап карамадың? Бүлмәдә .ялгызым калып. Серләштем йөрәк белән: — Кайтыйм мәллә билет алып? — Китмәскә киңәш бирәм. —Дөрес тә бит: кечкенә мин, Ни әйтсәң дә, кечкенә. — Була ала кечкенәнең Эче тулы төш кенә. — Бакча юк бит — ди... Хурлыгын Күтәрәлмим һич кенә. — Кешенең ничек зурлыгын Раслый ала эш кенә. Көн буе урамда йөрдем, Аяклар талып бетте. һәм, булыш дип, сиңа кердем, Комсомол комитеты. Кердем. Утырдык. Киңәштек. Нәтиҗә алып чыктым — йөрәккә янып сүнмәслек Хакыйкать салып чыктым. Гел очып йөрим эшемдә — Әйтерсең, канат үсте, йөрәгемнең тибеше дә Инде мең кабат көчле. Мине гүя бу минутта Ил котлый, Ватан күрә, 6. .С. Ә,- о Мин туган елны фронтта Баш куйган атам күрә. Цехларда минем адымым. Тыңлыйм кук, пультны күзләп: —Ашыктыр измә агымын! Бетонда темпны тизләт! Ә тыштан шофер кычкыра — Бер үк сүз, таныш бит ул: —Тау хәтле МАЗым тик тора, Килдемме — даешь бетон! > Тавышның ерагы белән Якыны ярәшәләр. Ташчылар йерәге белән Безнеке — янәшәләр. «Измә бар — кирпеч сылана. Биналар күбрәк була, Бетон күп — ташчы куана, Нигезләр ныграк була. Безнең эшкә — яшел урам, Юлларның кыскалары!» Шулай диләр барысы бердәм Безнең цех осталары. Кыскасы, твпкә җигелә, Безнең цех — цехлар цехы. Тәүге жыр булып сибелә Безнең зур эшләр хисе. Стажым — алты атналык, Мин кайнар эштә хәзер. Молчанов килсә, мактамый Кителми һич тә хәзер: — Цехларың әйбәт эшлиләр, Технигым, молодец! — ди. — Бу яртыда да сменаң Премия ала ич! — ди. — Цех — «бакча», без — балалар бит. Күрәсез безне менә... — Узган эшкә салават...—дип, Башлыгым сүзне бүлә. «Узган эш... Салават...» имеш — Әйттемнән кайта бит бу. «Гафу үтенергә тиеш Булам» дип әйтә бит бу. Әй, көйлә шаян җырыңны, Елмаеп, уйчан күңел! —Сезнең ялгышу урынлы, Әйе, мин буйчан түгел. Молчанов улы белән мин Җырлыйм бер хорда бергә. Шаяртып әйтеп бирәм мин Анысын да шунда бергә: —Зур күктә мин вак йолдызмын, Ә жнрдә уем бүтән... Бәлки, сезнең өч улыгызның Берсенә буем житәр. Истән чыкмас таныш сүзем — «Бакча»ны онытмамын... Бакчага йвртермен үзем Молчанов оныкларын. Матур әйттең, яхшы, хуп! дип, Йөрәгем тынычланды. «Дөрес сүзгә жавап юк...» дип, Башлыгым тынып калды. Ул тынды... Ә цехлар гврлн, Эшлибез иренмичә. Йөрәкләрдә утлар дөрли Сунмичә-сүрелмичә. Җырлыйбыз һаман хорда без Молчанов улы белән. Менәбез биек үргә без Кыюлар юлы белән.