Поэзия
Кышкы ир тә Һәр көн иртән торгач тан белән, Сыек якты төшкәч тәрәзәдән, Җем-җем итеп яткан кар белән Урманнарга карап ләззәтләнәм. Офыкларда ап-ак болытлар, Болынлыкта казлар йөргән кебек. Ак каеннар әзрәк боеклар, Яшерен шатлык белән көлгән кебек. Тугайларда җәелеп кар ята. Алсу-зәңгәр төсләр уйнап тора. Моңсу гына сүрелеп ай бата, Нидер оныткандай уйлап тора. Урман сукмагы «7 йчан усаклыклар арасында Чәчләремне тузгып җилләр исә. Зәнгәр һаваларга карасам да Зәңгәр күзле шагыйрь исемә төшә. ...Күм-күк урман буйлап килә кебек «Урман кызын» язган яшь чаклары. Башын иеп сәлам бирә кебек Башкорт урманының усаклары. Кыр чәчәге кебек зәңгәр күзле, Чәчләре дә аның салам төсле. Күзем йомсам, менә кулым сузып, Иңнәреннән кочып алам төсле. Шундый тере, шундый уйчан күзле, Ул бит минем туган агам төсле. Аның белән, куеп иңгә иңне, Урман сукмагыннан барам төсле. Ул җавапсыз Иреннәрен кысып Офыкларга карап барасыман... Аның күз яшенә ялкын кушып, Җыр ярала йөрәк ярасыннан. Өяңкеләр моңы z/геннәрнец күкрәп үскән чагы, Комбайннар төшкән уракка. Баш очыннан һава кораблары Тасма сузып китә еракка. Сандугачлар инде сайрап тынды Суга иелеп үскән таллыкта. Иөз ел яшә якты көнгә сөенеп, Чәчәкләр һәм кояш барлыкка! Каен урманының бирге өлеше Киртәләргә орынып туктала. Гүя монда табигать һәм кеше Бер-берсенә карап соклана. Кемнәр монда айлы төннәр буе Качып-посып гыйшык тотмаган, Йөрәгендә татлы ялкын тулы, Чишмә буйларына чыкмаган! Җиләс эңгер йөзгән урамнарда Болын исен бөркеп җил өрә. Ай нурында коенып утырганда Өяңкеләр төшенә кем керә? Чулпыларын чылтыр-чылтыр итеп Суга төшкән нечкә билләрнең Сукмагына карыйм исем китеп, Моңлы көен тыңлыйм җилләрнең... Ерак шәһәрләрдә гөрли ВУЗлар, Көләч яшьләр шунда агылган. Ак күлмәкләр кигән аккош-кызлар Очып киткән шушы авылдан. Ямьле бәйрәм көтеп җан шатланган, Сабантуе җиткән айларда Чуар сөлге бәйләп ат атланган Арыслан егетләр кайларда! Яшьләр булган җирдә шатлык бар, Яшьләр киткән җирдә картлык бар; Тамчылы тал кебек яшь чакларны Уйлап юанырга вакыт бар. Ел буе Лев Озеровтан *1 яз көннәр, күксел күләгәләр. Дымлы хуш ис китерә таң җиле. Гөрләвекләр ага, күкләр зәңгәр, Юк, мин үлмәс идем яз көне. Жәй уртасы. Арыш серкәләмә. Кошлар сайрый яшел куакта, һәр яфракка яфрак иркәләнә, Юк, мин үлмәс идем бу чакта. ' Уйчан кырлар кышка әзерләнә, Сары ефәк коя урманнар. Киң офыклар карый тәрәзәңә, Юк, үләсе килми, туганнар. Кышкы иртә. Зәңгәр көртләр ята, Жил тынмаган, дөнья тынмаган. Бөтерелеп карлар яуган чакта Юк, китәсе килми дөньядан. Без уйнаган көйләр йөрәк бит ул һаман унҗидедә... Ш. Галиев Без артистлар идек яшь чагында, Активистлар идек ул чагында, Без шаулаттык аны дөньяны. Талгып аккан Идел ярларында Уйнамаган авыл булмады, Җырламаган нардом булмады. ЭҺ дигәнче, ишетеп безнең җырны, Халык тулды нардом өенә. Авыл урамнары гөрләп торды «Галиябану, иркәм» көенә. Бер авылдан бер авылга күчтек, Дәртле гармун тотып кулларга. Урман буйларыннан җырлап үттек, Ак чәчәкләр яуды юлларга... Концерт башкардык без, Яна тормыш Үзе килер диеп тормадык. Галиябану, сылуым-иркәм, диеп, Колхоз кырларына китәм, диеп, Яңалыкны мактап җырладык. Яшь йөрәкләр уты матур янды, Утырмады һич тә оялып. Без уйнаган көйләр чыңлап калды Тополь башларына уралып. Микем хыял — «Галиябану» иде, Җырлап куандыру халыкны. Бу дөньяга сигез бала килде, Еллар үтте. Тамак карлыкты. Җилләр исте, Яна яшьләр үсте. Безнең башта инде кырпак кар. Кар сулары белән агып китте Хәлил булып уйнар вакытлар. Каерылды бик күп ак канатлар. Моңлы өннәр исә җил белән... Күпме алтын дуслар — Яшь талантлар Тигезләнеп калды җир белән! Яшьлек дусларыңны күргән кебек, Бер карасаң үткән юлларга. Җан сөенеп матур елларга Мин дә йөрим әле сакал сыпырып Бәдри-фәлән булып уйнарга. Машиналар эшли кырларда, Машиналар йөри юлларда; Яшь Хәлилләр үсте «Галиябану, Сылуыы-иркәм» диеп җырларга. Боек күңелләрне дәртләндер снн, Ышанмаганнарны ышандыр; Без уйнаган моңнар Болыннарга сеңеп Зәңгәр чәчәк булып шыткандыр.