Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГАЕПЛЕЛӘР

Кыям Шәйхетдинов, пединститут бетереп, китап нәшриятында редактор булып эшли башлаган яшь, матур егет, Үзәк Комитетка язган хатын почтага салырга куркып, Мәскәү поездына илтеп салды. Күрмәделәрме дигән шикелле бераз каранып алганнан соң, вокзал аркылы чыгып, трамвай туктый торган җиргә китеп барды. Бүген аңа сөйгән кызы Суфия килергә тиеш иде. Чәй янына берәр нәрсә алыйм әле дип, Кыям юл өстендәге магазинга кереп чыкты да ашыгып трамвайга утырды. Трамвай тәрәзәсенә кышкы суык матур-матур абага яфраклары ясап куйган иде. Кыям бушаган урынга килеп утырды. Суфия бит инде аның янына бөтенләйгә килә. Бүгеннән башлап алар ирле-хатынлы булып яши башлаячак. Ирле-хатынлы... Кыямга бу бик сәер... Ул үзен Суфияның ире итеп күз алдына Ьич китерә алмый. Аннары бит инде ул әти дә булачак. Кыям — әти... Көлке бит... Заманасы тынычрак булса икән... Әйбәт кенә эшләп йөргән кешеләрне тоталар да төрмәгә тыгып куялар. Әнә, үзе белән институт бетергән ике егетне, халык дошманы ясал, төрмәгә утырттылар. Ишеткәч, Кыям шаккатты. Дөньяга булган ышанычының бер кырые кителде дә төште. Мондый заманда әти булу да бик куанычлы түгел. Бүген әти, ә иртәгә... Дүрт ел буе бер бүлмәдә яшәп, бер калай чәйнектән чәй эчеп, бер папиросны өчәү тартып яшәгән иптәшләре халык дошманы булды да куйды. Нәшриятта моны белә калсалар, Шәйхетдиновның башыннан сыйпамаслар. Шундый вакытта тормышыңны хатын-кыз белән бәйләү дөрес булырмы? Кыям бу хакта күп уйлады инде. Суфия белән йөрешә башлауларына ике елдан артып китте бит. Танышып китүләре бик кызык кына булган иде. Бер бик эссе көнне яшеннәр атып яуган каты яңгыр институттан кайтып барган Кыямны әллә кемнәрнең парадный ишегенә .куып кертте. Яңгырдан качучы халык белән парадный тулы булганга, егет кысылып алда гына басып торды. Озаклһмый шушы кысан парадныйга манма су булган бер төркем студенткалар чырыйлашып килеп керде. Кызлар башларын китаплары белән каплаганнар, икенче куллары белән габка итәкләрен тотканнар иде. Парадный эче кинәт күңеллеләнеп китте. Ак кофточкасы ләчмә су булып түшенә ябышкан, юеш юбкасы аякларына К чорналган кара күзле бер матур кыз Шәйхетдинов белән янәшә туры килде. Кыям, арткарак кысылып, аңа урын бирде. Бу кызны институт коридорларында Кыямның очратканы бар иде инде. Үз кешегә санап, Кыям кызга сүз катты. Кыямның уйнап-көлеп әйткән сүзләрен кыз башта җавапсыз калдырса да, ахырда шундый ук уен-көлке белән җавап кайтара башлады. Яңгыр туктагач, урамга бергә чыктылар. Шәһәр урамнары елгага әйләнгән иде. Трамвайдан төшүчеләр, ботинкаларын, туфлиләрен .кулларына тотып, туп-туры су эченә сикерәләр иде. Кыям белән бу кыз да, туфлиләрен салып, су эченнән чыптыр- чыптыр ялан аяк киттеләр. Шушы очраклы танышудан соң, дуслашып, бик-якынаештылар. Ә менә бүген Суфия Кыям янына бөтенләйгә килә инде. Шәйхетдинов трамвай тәрәзәсендәге бозны эретеп, тышка күз салды да урыннан торды. Аның төшеп калыр вакыты җиткән иде. I Суфияны көткән арада, Кыям бүлмәне җыештырып алырга булды. Аунап яткан китапларын өеп куйды. Чәй чокырлары бик саргайган иде, аларны тоз белән ышкып агартты. Керле киемнәрен күз алдыннан алып, Суфия күрмәстәйрәк җиргә тыгып куйды. Җәйли киеп йөргән сандалиларын карават астына җибәрде. Нәшриятта эшләү соңгы вакытта бик авырайды, һәр сүздән гаеп табып кына торалар. Әле күптән түгел генә политәдәбият бүлегенең редакторын урыныннан чөеп аттылар. Партиядә эленеп кенә калды. Бичараны кайгыдан паралич суккан, ди. Хәлен белергә баручы да юк, куркалар.• Әллә ни гаепләрлек эше дә юк шикелле үзенең. Редакцияләгән китабында: «Явыз халык дошманнары фәлән фәләиовлар» дигән җөмлә киткән. Бары шул гына. Бащ редактор Мосафиров бу җөмләне бик үзенчә аңлата икән: янәсе, безнең хезмәт сөяр турылыклы халкыбызны «явыз халык» днп хурлаган. Иптәшне элеп алып селкеп салдылар. Кыямга баш редактор Мосафиров ша-ктый сәер кеше булып тоела. Бер тапкыр шулай Кыям өстәлгә кулъязмаларын .җәеп эшкә утырган гына иде, курьер кереп, аны баш редактор кабинетына чакырды. Егет коелды да төште: чөнки ул, халык дошманнары белән бер бүлмәдә торган кеше, кайчан шушыны белеп алырлар да кайчан җавапка тартырлар дип, гел куркып яши иде бит. Бүлмәсендә Мосафиров ялгыз гына түгел иде. Кыям кергәндә стенадагы зур плакат каршында Мосафиров белән янәшә производство бүлеге башлыгы, сөяктән генә кораштырылган ябык һәм озын буйлы кеше—Касыйм Хәмитов басып тора иде. Хәмитовның куркудан чырайлары агарган, күзләре түгәрәкләнгән иде. Баш редактор, кайбер усал телләрчә әйтсәк, «аяк редактор», стенадагы плакатка күрсәтә-күрсәтә, Хәмитовны кыздыра иде. Ишектә Шәйхетдинов күренгәч, Мосафиров производство башлыгына тиз генә ы-млады, шуннан тегеләр икесе дә тынып калдылар. Баш редактор үз өстәле янына килде дә: — Утырыгыз, — дип Шәйхетдиновка утырырга кушты. Егет утырды һәм Мосафмровның сүз башлавын сабырсызлык беләң көтә башлады. Хәмитовның куркынган күзләре Шәйхетдиновның апты- раулы күз карашлары белән чарпылышты. «Ни булган моңа?» — дип уйлады Кыям. Кинәт ишек ачылды, һәм кабинет бусагасында тагын бер редактор, аннары янә өч редактор, бераздан тагын ике редактор күренде. Кыям җиңелрәк сулап җибәрде. Бер аны гына түгел, барлык редакторларны чакырганнар икән. Җыелып беткәч, Мосафиров кешеләрне күзләре белән бер сөзеп чыкты да: — Иптәшләр, — дип аягүрә басты, эленгән плакат янына килде.— Менә бу плакатка игътибар белән карагыз әле. Кыямның бик хәтерендә: күзлекле редакторлар күзлекләрен төзәтебрәк киделәр. Күзлексезләре, кесәдән яулыкларын чыгарып, күзләрен сөртте. Җиде редакторның ундүрт күзе плакатка текәлде. Мосафиров үзе дә янтаеп плакатка карап тора иде. — Ягез, нинди гаеп таба аласыз?—диде ул редакторларга. Редакторлар, бйк озак карап торсалар да, плакаттан гаеп таба алмадылар. Мосафиров, зур маңгаен сыпырып куеп, креслосына барып утырды. ( — Әнә теге почмакта, — диде ул бармагы белән күрсәтеп, — аркылыторкылы сызыклар бар, шулар фашист тәресенә охшамаганнармы? Редакторлар тагын плакатка төбәлделәр. Бичараларның маңгаеннан кара тир бәреп чыкты. Ләкин дошмавый тәре затын таба алмадылар. — Антенна ич ул, — диде редакторларның берсе. Производство бүлеге башлыгы Хәмитовның чыраена әкренләп төс керде. Редакторлар антенна түгел, тәре дисәләр, аның башы беткән иде. — Безнең арабызда дошманнар мәтәштерә, — диде Мосафиров һәм, редакторлар арасында уяулык җитми дип, өстәлгә таянып сөйләргә кереште. Ул Шәйхетднновка арты беләнрәк баскан иде. Кыямның күңеленә шул вакыт кызык уй килде: артыннан караганда безнең Мосафиров сөйкемле генә кеше икән, дип елмайды ул, әмма инде алды белән борылса... Ат башыдай зур башы, зур маңгае, җилкәсенә кереп беткән кып-кыска муены белән, бигрәк тә кашларының һәрвакыт ачулы җыерылган булуы, күзләренең һәрбер кешегә шикләнеп каравы белән ул барлык күңелләрдә сагаю тойгысы уята, шом тудыра дип уйлаган иде шул вакыт Кыям. Хәтерендә, усал телле редакторларның берсе: «Безнең Мосафиров йоклаган чагында әйбәт», — дип әйткән иде. Хәзер Кыям: «Арты белән басып торган чагында әйбәт...» — дип өсти ала. Мосафировның речен тыңлап бетергәч, редакторлар бер-беренә шикләнешеп карап алдылар. Шәйхетдиновның күз карашы авыл хуҗалыгы әдәбиятында тәрҗемәче булып эшләүче Идрисовка төште. Ак битле, ак ябык куллы, кече күңелле бу иптәш нидер әйтергә телиме, әллә Мосафировка берәр соравы бармы, ничектер үзен сәеррәк тота иде. Нәшриятта бу кеше оста тәрҗемәче булуы белән дан чыгарган иде. Яшьләр киңәшкә гел аңа киләләр иде. Аннары тагын ул үзенең бик дөрес йөри торган сәгате белән мәшһүр иде: янәсе, ,кояш та Идрисов сәгате белән йөри, имеш, дип көлеп сөйлиләр иде. Бер тапкыр шаянрак редакторлар аның шушы атаклы сәгатен түш кесәсеннән ничектер алып калганнар да, соңыннан моңа телефон белән шалтыратып: «Сәгать ничә?» — дип сораганнар. Янәсе, сәгатебез туктаган иде дә дөресләп куясыбыз килә. Идрисов шуннан соң сәгатен эчке кесәсендә йөртә башлады. Менә шушы әйбәт тәрҗемәче, әйбәт сәгать иясе, гомумән үзе дә бик әйбәт кеше нидер әйтмәкче иде бугай. Шәйхетдииов дөрес сизенгән икән, Идрисов, баш редакторга каршы төшеп: «Ни өчен без үзебезнең иптәшләребездән шикләнеп яшәргә тиешбез?» — дип сорау бирде. Сорау бирүен бирде, ләкин үзе шундук куркуга төште, чөнки күзләре Мосафировның гаҗәпләнгән күз карашлары белән очрашты. Баш редактор әле җавап бирергә дә өлгермәде, гомер ак чырайлы Идрисов кызарып чыкты, сүзен әйтә алмас булды. Редакторлар дәшми, сөйләшми генә үз бүлмәләренә кайттылар. Ләкин тынычлап эшкә утыра алмадылар. Барысының да күңелен нәрсәдер изеп тора иде. Баш редактор яныннан Шәйхетдиновның да бөтенләй күңеле бозылып чыкты. Әллә нәшрияттан китәргәме? — дип уйлый башлады. Сонгы алты ай эчендә генә дүртме-бишме язучыны кулга алдылар. Ә бит Шәйхетдинов ул язучыларның китапларын редакцияләгән иде. Гәрчә аларның бу китапларыннан контрреволюция табылмаса да, редакцияләү факты Шәйхетдиновның өстендә кара тап булып тора. Берни булса, шуның белән күзенә төртәләр. Нәшрияттан китеп тә нинди эшкә керәсең? Укытучылык хезмәте дә бик четерек хезмәткә әйләнеп бара... Анда да һәр әйткән сүздән гаеп эзләп кенә торалар дип сөйлиләр. Вакыт үтте, Шәйхетдинов нәшрияттан һаман китә алмады. Ул үзе кебек үк матур әдәбият китаплары редакцияләүче Шиһапов белән икәү генә бер бүлмәдә утырып эшли иде. Нәшриятта Шиһаповның хәле бик нык түгел иде. Аның атасы кайчандыр авылда кибет тоткан икән дә колхозлашу елларында үз авылыннан сөрелгән икән. Шиһапов берәү белән дә сүзгә килмәскә, барлык кеше белән тату булырга тырыша, нинди генә чуалчык эш кушсалар да эшли, сайлап тормый. Иптәшләре белән бик аз сөйләшә, .кулга алулар турында гомумән сүзгә керешми иде. Шәйхетдинов шул турыда сүз кузгатса, Шиһапов: «Белми кулга алмаслар», — дип кенә куя да тизрәк сүзне икенчегә борып җибәрә иде. Аның урынында булса, Шәйхетдинов шул кадәр үк куркып яшәмәс иде кебек, чөнки Шиһапов уналтыда атасы йортыннан инде киткән, яше җитмәс борын гражданнар сугышында булган, Махнога каршы сугышкан. Фронттан кайткач, авылда укытучылык иткән, спектакльләр уйнап йөргән. Авыл яшьләрен аздыра дип, кулаклар яшь укытучыны чак кына үтерми калганнар. Соңрак Мәскәү университетын бетереп, менә күп еллар инде нәшриятта редактор булып хезмәт итә. Баштарак ул Шәйхетдинов белән дә «исәнмесез»дән бүтән сүз сөйләшми иде, ияләшә төшкәч, әкренләп ачылды. Ачылды дигәч тә редакторлык профессиясе турында гәпләшүдән барыбер әллә ни ерак китми иде. Яна гына институт скамьясыннан килгән Шәйхетдиновка редакторлык кәсебен үзләштерүдә Шиһаповның ярдәме бик тиде. Шуңа -күрә Кыям аны бик ихтирам итә, аңа ышана, хәтта аңардан ничектер уңайсызлана да, чөнки Кыям урамда ыштансыз чабып йөргән чакта Шиһапов инде Совет властеның дошманнарына каршы көрәшкән, һәм шул .кеше менә бүген нәшриятта чак кына .эләгеп тора, аңа җаваплы китапларны ышанмыйлар. Махно разведкасына каба язып, бик зур бәлаләр белән генә үлемнән котылуын Кыямга сөйләгәч, Кыямның аңа булган ихтирамы тагын да артты. Ә инде бер тапкыр урамда түбәләшеп ятучы ике исерекнең җилкә тамырларыннан тотып, икесен ике якка кадап-кадап җибәргәнең дә күргәч, Шәйхетдинов аңа бөтенләй гашыйк булды. Шундый кешенең дөньяда шүрләп яшәвен Кыям һич аңлый алмый иде. Мосафиров яныннан чыккач, Шәйхетдинов баш редакторның барлык кешегә астыртын дошман итеп карарга өйрәтүен тәнкыйтьләп сөйләргә тотынды, минем фикеремне Шиһапов хуплар дип көтте. Әмма теге аны игътибар белән тыңласа да, Кыям белән килешкәнлеге әллә каян сизелеп торса да, теле белән нә «ийе», иә «юк» дип бер сүз әйтмәде: «Белмәссең кешенең нинди ният белән сөйләвен», — дип уйлады булса кирәк. Ахырда хәтта берничә сүз белән каршы төшүне дә кирәк тапты: — Безгә уяулык җитми, иптәш Шәйхетдинов. Баш редактор1 безне уяулыкка чакыра. Исегездәме, шагыйрь Александр Блок әйтә бит: «Неугомонный не дремлет враг»,—ди. Бит инде минем ише үк партиясез кеше, шулай да: дошман! — дип, совет кешеләрен .кисәтеп куйган. Бик .исендә, бу вакытта Кыям инде Суфия белән дуслашып өлгергән иде. Бергәләп киноларга йөриләр иде. Бер тапкыр Кыям, акча со- ■рарга дип, эш бетәр алдыннан бухгалтериягә керде. Аның исәбе Су- финны кинога алып керү яисә ял паркына алын бару иде. Бухгалтериядә, акчабыз юк чак, Мосафнровның рөхсәте белән тамчылап-тамчы- лап кына бирәбез, диделәр. Шәйхетдпновпың баш редакторны бер дә генә күрәсе килмәсә дә, акчага мохтаҗлык күрергә мәҗбүр итте. Теге, зур башын ике кулы белән учлап, ниндидер кулъязмага кадалып утырган иде. Егеткә шик тулы караш белән текәлеп торды да: — Сез ул акчаны алмаган идегезме соң?—дип сорады. Кыям колакларының кып-кызыл булып яна башлаганын сизде. — Алган булсам сорамас идем,—диде. Мосафиров, егетнең кәгазен әйләндергәләп карал, җентекләп тикшерде дә «Бирергә» дип резолюция салды. Шәйхетдпновпың ишеткәне бар иде, һәм бу дөрес булса кирәк, баш редактор белән бухгалтер арасында сүз куешу бар, имеш: әгәр Мосафиров имзаны болгабрак куйган булса, «Тикшерегез, бирәселәре юкмы бу кешенең?» — дип әйтү була икән. Әгәр дә инде тупа хәрефләр белән кырт кына бетереп куйган булса, «Бу кеше шикле, күп биреп ташламагыз, кайтарып ала алмассыз», — дигән* була, имеш. Мосафиров бу юлы бик болгап та, бик кырт итеп кенә дә куймаган иде. Кыям, акчаны алгач, бүлмәсенә кайтып озак та утырмады, эш бетәргә кыңгырау шалтырады. Кулъязмаларын ©стәл тартмасына тыгып, Шәйхетдинов аскы катка төшеп китте. Очрашуны Пассаж каршына билгеләгәннәр иде. Пассаж сәгатенә карый-карый бераз көткәч, Кыям, кеше аягы астында тормас өчен, эчкә кереп китте. Фотография витринасындагы карточкаларны карап йөри башлады. Суфия һаман юк иде әле. Китап кибете тәрәзәсендә Кыям Сталинның зур портретын күрде. «Белә микән бу кеше илдә барган кырылышны?» — дип уйлады. Сталинны чиксез хөрмәт .итәргә, әйткән һәр сүзенә күктән иңгән сүз итеп карарга өйрәтелгән Кыям: «Аңа» барсын да ишеттермиләрдер, «ул» белсә шушы тиклегә җиткермәс иде», — дип уйлый иде. Сталин акылы белән түгел, кара акыл белән генә уйлап караганда да, шушы хәтле коммунистның, шушы хәтле җаваплы работникның барсының да дошман булуы һич кенә дә башына сыймый иде. Егерме ел буена үз кулыбыз белән.дошман гына тәрбияләп ятканбыз булып чыга ич! 1Ок, «ул» белмидер, «аңа» әйтмичә генә кешеләрне кыралардыр... Ләкин ник кыралар? Шулай уйлана-уйлана Суфияны көтте. Кызның кил.мәве булды ахры. Студентларның урак өсте чаклары, җәйге сынауларга хәзерләнәләр. Вакыты юктыр. Шәйхетдинов кулларын кесәләренә тыкты. Бухгалтериядән ялынаялвара алган акчасы кесә төбендә ята. Кыям аны йомарлый-йомарлый Суфия киләсе юлга карап торды. Ялгыз гына кинога керәсе килми иде аның. Аннары Суфияны да бик сагынган иде, бүген инде күрәм дип, шатланып килгән иде. Кара син аны... Нн булды икән соң бу кызга? Сүзендә тормый торган кыз түгел иде. Шул экзаменнардыр дип, үзен-үзе юатып, Кыям урамга чыкты. Җәй башланып кына килә торган чак иде әле. Тротуар буендагы агачларның яфраклары аеруча нәфис, аеруча яшел иде. Урамдагы кешеләргә кушылып, Шәйхетдинов университет ягына таба китте. Көн кояшлы. Урам үзенә бер күңелле тормыш белән яши. Кешеләр каядыр ашыгалар. Магазиннарның ишекләре ачыла, ябыла.... Нәшриятта чакта яисә өйдә ялгыз гына калганда Шәйхетдиновка дөнья гел кара буяуларга гына буялгандыр кебек, кешеләр барсы да бер-береннән шикләнеп, куркып яшиләрдер кебек тоелса да, ура-мга кояш яктысына килеп чыккач, кешеләрнең көләч йөзләрен күргәч, күңел тулы авыр тойгылары шундук югала, җаны рәхәтләнеп китә иде. Әллә Суфия яши торган тулай торакка кереп чыгаргамы? Бүтәнчә очраша алмаганда, Кыям шулай иткәли иде бит. Кызлар аны таный лар. Суфия Кыямны, туганнан туган абыем дип, иптәшләре белән таныштырган иде инде. Әлбәттә, кызлар моңа ышаиып бетми, беләбез андый абыйларны дип көлешәләр. Кыямга «көндезге абын» кушаматы биргәннәр иде: янәсе, көндез — абыем, кич — җаныем. Кыям кереп чыгарга булды. Ишекне шакып бусаганы атлады. Кызлар беркавым егеткә игътибар бирмәделәр. Алар нәрсәгәдер бик дулкынланганнар иде. Яңарак кына кайтып кергәннәрдер ахры, йөзләрендә ниндидер борчылу... Кыямны шәйләп алганнан соң, Мәрьям исемле сары чәчле кыз бармагын авызына китерде: ягъни, җитте сезгә, кызлар! — Сеңдегез кайтмады шул әле, — диде ул Кыямга борылып. — Нәрсә сез болай карчыгадан курыккан тавыклар кебек дип әйтимме? Кызлар көлмәделәр. Мәгънәле генә .итеп сары Мәрьямгә карап алдылар. Мәрьям бармагын тагың иреннәренә куйды. Ләкин кызларның берсе, Мәрьямнең каш җыеру, күз акайтуларына игътибар итмичә. Кыямга: 4 — Профессор Хәертдин Вильдановичны белә идегезме? — диде. — Кичә төнлә алып киткәннәр. Шундый әйбәт кешене, шундый белдекле профессорны... Бөтен группа кайгыга төште. Хәертдин Вильданович нишләп дошман булсын инде? — Әкрен, син! — дип Мәрьям тагын кашын җыерды. — Бөтен общежитиега кычкырасың. Кызлар, пышын-пышынга күчеп, Кыямга зарландылар: институтта профессор калмады. Кем укытыр? Сары Мәрьям, сүзне икенчегә борырга теләптер ахры: — Суфия тиз генә кайтмас әле, — диде. — Соңга калдым дип каядыр бик ашыгып чапты... Егет озакламый чыгып китте. Хәертдин Вильданович... Бичара... Кыям аңардан борынгы әдәбият тарихы укыган иде. Димәк, ул да дошман... Бик күбәеп китте түгелме соң әле бездә дошманнар! Хәтерендә, инде кич булып килә иде. Агачларның күләгәләре озынайган һәм куерган иде. Кыямның да артыннан озын карасу күләгә ияреп бара. «Тукта әле, — дип уйлады кинәт Шәйхетдинов, — Хәертдин Вильданович Суфияның кардәше түгел идеме соң? Шулай дип әйткән иде шикелле. Кая чапты икән соң бу Суфия? Бакча каршында егет Суфия белән кара-каршы очрашты. Берничә көн күрешми торсалар, Суфия Кыямнан ояла, уңайсызлана башлый иде. Бакча авызында очрашкач, Суфияның ике бите алланып китте. Кыям бик шатланып кызның кулларыннан тотты. Суфия белән очрашкан саен ул яңа хис кичерә иде. Күрешми тору кызны мичектер яңа итә, тагын да сөйкемлерәк итә. Очрашкан саен хисләре, беренче көннәрдәге кебек, яңа, саф була иде. Кичен йөргәндә кыз тагын бөтенләй үз булып бетсә дә, икенче очрашканда тагын бераз яңа була, ят була һәм менә шушы яңалыгы һәм ятлыгы белән серле һәм тансык була иде. Шәйхетдинов Суфияның алланган матур йөзенә, ак кофточкасын төртеп торган кечкенә генә күкрәкләренә, терсәгенең матур бөгелешенә яратып карап торды да: — Ник әле без монда басып калдык? — дип, кызны кире бакчага таба борды. Бакча юлыннан әкрен генә дтлый башладылар. Аллеяның агачлары куе, һавасы салкынча һәм дымлы иде. Суфия, байтак вакыт тел яза алмыйча барганнан соң, уфылдаган кебегрәк бер сулап куйды. — Ә бит «Аның» бер тапкыр бармак янавы җитәр иде. Ник «ул» бармагын янамый икән? Икесе дә Хәертдин Вильдановичны кызгандылар. Борынгы дастаннар белән саташып йөрүче ак сакаллы карт профессорның ни гаебе булды икән? Кыям Суфияны култыклап алды. Нәшрияттагы хәлләрне сөйләп китте. Бер сәяси брошюрада «стахановчылар хәрәкәте» диясе урында «стакановчылар хәрәкәте» дип басылып чыккан икән. — Эшне зурга җибәр мәкчеләр, гаеплеләрне судка бирәселәр,— диде Кыям. \з хәле турында да Суфиядан яшермәде: кыл өстендә генә торуын әйтте. Бу юлы алар кинога кермәделәр. Шундый матур кичтә ябык бинага бикләнәселәре килмәде. Байтактан күрешмәгәнгә, сагынышканнар иде. Кайда да булса берәр аулак җиргә качып, йолдызлар нуры астында бер-беренә сыенышып утырасылары килә иде. II Кыям, бүлмәне бераз тәртипкә .керткәч, сәгатенә карап алды да идәнне себерергә тотынды. Исендә: судка бирәчәкләр дигән хәбәр та-, ралгач, бу хәбәргә нәшриятта берәү дә ышанмады. Хәреф хатасы кемдә булмый, шуның өчен судка бирә китсәң, бөтен нәшрият кешесен судка бирергә кирәк. Шулай дип уйладылар. Ә суд булды. Нинди генә суд әле. Өч кешене атарга хөкем иттеләр. Өчнең берсе производство бүлеге башлыгы, әлеге шул сөяктән генә кораштырылган озын ябык Хәмптов иде. Бөтен кеше гыйбрәт алсын, курыксын дип, күргәзмә судны нәшрият йортының зур залында ясадылар. Суд председателенең авызыннан үлем җәзасын ишеткәч, тыңлап утыручы китап работниклары ток бәргәндәй катып калдылар. Барсының да төсләре агарып китте. Ләкин кычкырып торган бу гаделсезлеккә каршы берәү генә дә сүз белән яисә хәрәкәт белән үзенең наразыйлыгын сиздерергә батырчылык итә алмады. Гаепләнүчеләргә теләктәшлек белдерде дип, ул кешенең үзен ботарлап ташлаячаклары көн кебек ачык иде. Прокурорның эшне начарга алып барганын башта ук сизсәләр дә, бу хәтле үк булыр, хәреф хатасы өчен үлем җәзасы бирелер дип берәү дә күңеленә китермәгән иде. Прокурор үзенең чыгышымда әйтте: алар, имеш, стахановчылар хәрәкәтен хурлау, мыскыллау нияте белән шулай «стахановчылар»дип басып чыгарганнар. Янәсе, дошманның әнә шулай итәк астыннан ут йөртүен күрә белергә кирәк. Партия безне уяулыкка чакыра. Стахановчылык хәрәкәте социализмның байрагы бит ул. Алар безнең байрагыбызга үзләренең пычрак кулларын сузганнар, һәм, имеш, нәшриятта аларның койрыклары әле калгандыр, колакларыннан 'өстерәп аларны да кояш яктысына чыгарырга кирәк. Суд карарын укыганда Шәйхетдинов гаепләнүчеләрдән күзен алмый карап торды. Атарга дигәч, Хәмитовның битенә үлек төсләре керде. Чырайлары кара көйгән нәшриятчылар, башларын түбән салып, шыпырт кына тыңлап утырдылар. Алар хәтта бер-беренә карарга да кыймыйлар иде. Тынып калган залда ачыргаланып елап җибәргән хатын-кыз тавышы ишетелде. Бөтен зал тавышка борылып карады. Бичара Хәмитовның хатыны шулай кычкырып еларга тотынган икән. Чәчләрен йолкып елаучы хатынның янына килергә, юату сүзе әйтергә берәүнең дә йөрәге җитмәде. Кешеләр, урыннарыннан авыр гына кузгалып, бер-беренең күз карашы белән очрашмаска тырышып, залдан әкрен генә чыгып беттеләр. Шәйхетдиновның судтан соң атна буе башы түнеп йөрде. Кулы һич эшкә бармады. Йокларга ятса, күзенә йокы кермәде. Нәшрият работникларының барсының да күңелләренә курку кереп оялады: телләре белән әйтмәсәләр дә, бөтенесенең күзләреннән курку акаеп карап тора иде. Аларның да бит эшләрендә хәреф хатасы китүе мөмкин. Шәйхетдинов баш редакторның өстәлендә зур лупа күреп чыкты. Хата китмәсен дип, ул хәрефләрне лупа белән тикшереп укый башлаган иде. Аңардан күрә гади редакторлар, корректорлар лупа белән коралландылар. Корректорлар редакторларга ышанмый, редакторлар үз чиратларында корректорлар белән машинисткаларга ышанмас булдылар. Машинисткалар исә шулай ук берәүгә дә ышанмыйлар һәм кулъязмада, әйтик, «аяу» сүзе очратсалар, ялгыш киткәндер дип, тизрәк «ябу» сүзенә төзәтеп яза башладылар, чөнки, янәсе, хәзерге заманда кешене «аяу» булмас, «ябу» гына булса булыр. Ә баш редактор берәүгә дә ышанмый иде. Шәйхетдинов нәшриятка кич белән килгән чакларында Мосафироиның кабинетында һәрвакыт ут күрә иде. Ахрысы, ул эш вакыты беткәч тә әле өенә кайтмыйча, берәрсен тота алмаммы дип, лупа белән һаман эзләнеп утыра бугай. Тик бер Шиһапов кына тыныч кебек күренә иде. Аның өчен гүя суд та булмады, прокурор да колактан тартып яктыга чыгару белән янамады. Иртән килеп өстәленә утыра. Башын да күтәрмичә төшкә хәтле эшли. Кыям дәшмәсә, көн буе бер сүз дәшми дә иде. Шиһаповның сабырлыгына сокланып, Кыям аның кебек тыныч булырга тырыша, ләкин булдыра гына алмый. Унбиш минут саен коридорга чыгып, тәмәке тартып керә иде. Шиһаповның сабырлыгы тышкы сабырлык кы>на булып чыкты. Бер көнне Кыям аның кулъязмага карап уйга чумып утыруын сизеп алды. Читтән караучыга Шиһапов укыйдыр, редакциялидер кебек тоелса да, ул күзләрен кәгазьгә текәп онытылып утыра, имеш. Күзләре зураеп хәрәкәтсез калган, зур матур йөзе бер хәлдә каткан иде. Кыям йөткереп куйганнан соң да, уйларыннан айнып китә алмады. Шул көнне алар төш вакытында икәү генә каршыдагы ашханәгә керделәр, сыек кына тары өйрәсе ашап, туяр-туймас кире урамга чыктылар һәм бераз һавада йөрер'гә булдылар. Җәй инде узып бара иде, тротуар буендагы юкәләрнең ботакларында сары яфраклар күренә башлаган иде. Аулак урамнан сөйләшеп барганда Шиһапов, ниһаять, күңеленең бер кырыен ачты. Аның өстеннән баш редакторга язу килгән, халык дошманнары белән төшкән фоторәсемен табып, кемдер нәшриятка, җибәргән. Шул карточка тирәсендә ниндидер эш болгатмак булалар, имеш. Хезмәттән чыгару булырмы инде ул, бүтән берәр җәза булырмы, ансы хәзергә билгесез. Хезмәттән чыгару гына булса да, семьясы ишле кешегә хәзерге заманда эшсез калу икмәксез калу белән бер. Ничә еллар китап тирәсендә .кайнашып, кинәт кенә заводка я бүтән шуның ише хезмәткә күчү Шиһапов өчен кыен булачак иде. Шиһаповның карточкадан куркуына Кыям аптырап калды. — Сез төшкәндә алар бит дошман булмагандыр?—дип сорады. — Булмасалар... Хәзер дошман. Минем бер танышым халык дошманы белән бер урамнан эшкә йөргән өчен генә кулга алынды: янәсе, ни сөйләшеп йөрдегез? Шәйхетдинов үзенең дүрт ел буе халык дошманнары белән бер бүлмәдә яшәвен әйтмәкче, шулай да курыкмыйм, сез дә юкка курык- магыз, дип Шиһаповны юатмакчы булган иде дә, уйлап карагач, эчтән тынуны хәерлерәк күрде. Кеше бүген синең белән ачыюдип, бик түге- леп-чәчелеп ташласаң, соңыннан үкенеп бетә алмассың. Шиһаповның аның, бәлки, бүтән языклары бардыр, шулар өчен куркадыр. Судтан соң иң курыккан кеше Мосафиров үзе булды шикелле: аның күзләренә куркуның бик зурысы оялады. Баш редактор янына керергә туры килгән чакта, Кыям иң әүвәл Мосафировның шик, тулы шушы күзләре белән очраша иде. «Нидән шул тикле курка икән соң ул? ____________________ дип уплыи иде Кыям.— Бәлки, ул тегеләрне судка биргәндә атарлар ук дип белмәгәндер, соңга калып булса да хәзер җаны көядер? Намусы талындыр? Шуңа күрә аның күзләре шул тикле куркулы һәм бор- чулыдыр?» Баш редакторның куркырлык сәбәбе бар икән шул. Өлкә комитетының матбугат бүлегендә эшләгән чагында, ул беренче секретарьның өендә булгалаган, аның белән бер табында утырып чәй эчкәләгән. Секретарьны кулга алдылар, халык • дошманы ясадылар. Аннары ул икенче секретарь белән балыкка йөргән икән. Хәер, Мосафиров секретарьның кармагына суалчан гына кидереп торган, политика турында бөтенләй дә сөйләшмәгән, ләкин сөйләшмәдем дип хәзер кемне ышандырырга мөмкин? Ышану бетте хәзер кешегә. Ышанмау — менә төп политика! Шулай итеп, Мосафировның нилектән бу хәтле куркуга төшүе Шәйхетдпновка аңлашылды. III Исендә, Суфия белән бик яратыша башлаган чаклары иде. Суфия ул көзне каникулдан соңарып кайтты. Сары яфраклар урам буйлап чабышып йөргән җилле ямьсез бер кичне алар'шәһәр бакчасына килделәр. Кояш иңеп бара иде инде. Җәй буе аерылышып торганлыктан, икесе дә бик тансыклашканнар иде. Бүгенге кебек хәтерендә, аулак урынга барып җитүгә, караңгырак почмакка сыеныштылар да кочаклаштылар. Электән таныш Суфияга ниндидер яңа Суфия ияреп кайткан иде. Күреп тә, сөйләшеп тә, үбеп тә туя алмас кебек иде Кыямга. Җилле караңгы урамнарда алар бик озак йөрделәр. Суфия үзенең кайгысын сөйләде. Институтта язмышы кыл өстендә генә тора икән. Кардәшләре арасында халык дошманнары бар дип, анкетасына инде язып куйганнар. Бүген булмаса иртәгә укудан өфертүләреи көтә икән. Өфертелгән кешене хезмәткә дә алмыйлар бит инде. Суфия елап ук җибәрде. Каникулга кайтып киткәнче үк инде болар барсы да аңа мәгълүм булган. Ул Кыямга әйтмәкче дә булып йөргән, тик ара бозылудан курыккан. Менә хәзер әйтте инде. Чөнки бит Кыям идеология фронтында эшли, халык дошманы кардәшләре белән аралашу аның абруена тап төшерергә мөмкин. Сөйгән кешесенә Суфияның тап төшерәсе килми. Иң яхшысы — аларга моннан ары очрашмау... Шәйхетдинов кызны култыклап алды. Тиле кыз! Киресенчә! Ешрак очрашырга, кайгыларны ешрак уртаклашырга кирәк. Хәертдин Вильдановичны Кыямның бервакытта да дошман дип санаганы юк. һәм санамас та... Юләр кыз син! Очрашмаска? Шәйхетдинов үзенең Суфиясын үбәргә тотынды. Хәертдин абзыйның кардәше икәнеңне Кыям күптән белә ич. Үзеңәйткән идең бит. Оныттыңмыни? Сыерлар болынга чыгып йөр.и алсын дип Казанка елгасы аркылы салынган, халык телендә Сыер күпере дип йөртелгән күперне чыгып, сөйләшә-сөйләшә, алар болынга таба шактый ук киткәннәр иде инде. Артларына борылып карасалар, шәһәрдә инде утлар кабынган... Тагын бераз бардылар да кире борылдылар. Алай-болай институттан чыгара башласалар, Кыям үзе барып сөйләшәчәген әйтте. Директор Төхфәтуллин белән партком секретаре Мангушев икесе дә Кыямга таныш кешеләр. Директор нәшриятта үзенең китабын чыгарырга йөри. Шуны сылтау итеп булса да, Төхфәтуллин янына барырга, сөйләшергә Кыям сүз бирде. Бирүен бирде, әмма шул минутта күз алдына сары Мәрьям шәүләсе .килде дә янаулы бармагын күтәрде: нишлисең син! Үз башыңны бетерергә йөрисеңме? һәм бармагын иреннәренә куйды. Суфия шул вакыт: — Директор үзе дә кыл өстендә дип әйтәләр, — диде. — Яна директор килер. Яңасы белән сөйләшермен,-—диде Кыям, сары Мәрьямнең бармак янавына игътибар итмичә, Суфияны һаман тынычландырырга тырышты. Кыз күзләрен сөртте. Авылдан ияреп кайткан ят Суфия тәмам бетеп, бик якын, бик үз Суфия гына калды. Кы>ям аның яше дә кибеп җитмәгән күзләреннән үбеп-үбеп алды. Аннары, хәтерендә, җемелдәгән шәһәр утларына карап, алар бик озак кайтканнар иде. IV Кыямның, бердән, үз хәле... Икенчедән, Суфия кайгысы килеп өстәлде. Нәшриятта да вакыйгалар тагын куера төште. Баш редактор, курәсең, узе өчен курка иде бугай. Бер уйласаң, секретарь кармагына суалчан кигезеп торган өчен гаепләрлек урын да юк. Мосафиров үзе дә, бәлки, моны зур гаепкә санамагандыр да бит, бүтәннәр санар дип курыккандыр. Бүтән кешеләр бар бит әле бу дөньяда! Шул «бүтәннәр» каршында Мосафировның тизрәк акланасы килде ахры. «Стаканов- чылар» дип китапта бастырып чыгаручы «дошманнарны» тоттыргач, бер зур эш эшләнде, яхшы булды дип, Обком агайлары моны гамәл дәфтәренә язып куйганнардыр инде дип куанып, тагын бер-ике дошманны фаш итсә, секретарьлар белән якшаться итүен бөтенләй гафу кылырлар дип өметләнеп булса кирәк, ул Шиһапов эшен кызуларга кереште. Кызулый-кызулый китереп тә чыгарды. -Җәмәгать фикеренә таяну нияте беләндер инде, күрәсең, Шиһапов мәсьәләсен башта җыелышка куйдылар. Беренче сүзне яшь редактор Хисаметдинов сорап алды. Яссырак битле, кызыл чырайлы, бит урталары бераз кара шадра белән чуарланган бу тактадай юка гәүдәле кеше вак-вак адымнар белән трибунага таба китеп барганда, зал пышылдап аның артыннан карал торды. Хисаметдиновтан кешеләр куркалар .иде. Мосафиров белән Хисаметдинов, кабинетка бикләнеп, кай көннәрне сәгатьләр буе сөйләшеп утыралар, нәрсә сөйләшәләр — берәү дә белми. Шундый сөйләшүләрдән соң коридорга килеп чыккач, Хнса- .метдинов кешеләргә, мин сезнең бөтен секретыгызны беләм дигән кебек, бик серле итеп елмаеп уза торган иде. Менә ул трпбу-нага менеп басты да, залда утыручыларга карап, әлеге шул кешене куркуга сала торган серле елмаюын балкытып алгач, авыз кырыендагы елмаюын сүндереп тә бетермичә сүзгә кереште. Әле кайчан гына Шиһаповка ярты чакрымнан сәлам биреп, аңардан редакторлык кәсебенә өйрәнеп йөргән кеше бүген Шиһапов өстенә әллә нинди гаепләр өя башлады. Янәсе, Кырымда чирләп яткан зур бер язучы (хәзер халык дошманы) Казанга килеп чыккач, Шиһапов шул язучы белән бик тәмләп сөйләшеп утырган, ансы гына әле бер хәер, ан- сын гафу да -итеп булыр иде. Язучылар оешмасының кушуы буенча, бу ата дошманны ул Арча районына колхозлар күрсәтергә алып киткән, әйтерсең, андый дошманнар синең колхозың белән кызыксына! Анда крәстиәннәрдән тавык пешертеп, дошманны тавык шулпасы белән сыйлаган. Үзебезгә дә ит җитмәгән чакта бит, иптәшләр! Бу хакта Шиһапов кешеләргә үзе мактанып сөйләп йөргән. — Сәяси яктан пычранып беткән мондый кеше безнең күзләребезгә туры карарга ничек батырчылык итә икән?—дип, гаҗәпләнгән кыяфәт белән Хисаметдинов залга мөрәҗәгать итте. — Аның урнында мин булсам, идеология фронтыннан тизрәк таеп, берәр мастерскойга бүрек тегәргә кергән булыр идем. Ә ул китми, нәшриятка ябышып ята. Нинди максат белән? Мин сездән сорыйм, иптәшләр: нинди кара максатлар белән ул безгә сырышкан? Юк инде! Дошман белән табындаш булып, дошман белән серләр уртаклашып, сәяси йөзләрен югалткан редакторларны без идеология эшендә тота алмыйбыз, без аларга ышанмыйбыз чөнки. Бүген дошманга ул тавык ашаткан, иртәгә дошманга ул жанын сатар, иптәшләр!.. Хисаметдинов сөйләп торган арада, жыелыш председателе Мосафн- ров президиум членнарына ниндидер фоторәсем күрсәтте. Рәсемне аннары залдагы кешеләргә дә күрсәтеп чыктылар. Халык дошманнары арасында Шиһапов елмаеп утырып тора иде. — Ягез, тагын кем сүз сорый? — диде Мосафиров. Зал тын гына утыра бирде. Кешеләр үз алларына караганнар, дәшмиләр. Мосафиров бераз көтеп торды да халыкны кыса башлады. — Мондый важный мәсьәлә тикшерелгәндә берәүнең дә читтә калырга хакы юк. Бүгенге жыелыш безнең оешмабызның сәяси йөзен определять итәргә тиеш, беләсегез килсә... Ягез, кемгә сүз? Зал һаман дәшми. Халыкка жимерелеп карап торганнан соң, Мосафиров икенче яктан суктырып карамакчы булды: — Бу протоколны укыгач, райкомда нәрсә әйтерләр? Безнең турыда анда нәрсә уйларлар? Дошманга безнең мөнәсәбәтебез... — Ул бит әле дошман түгел! — Булмаса булыр, — диде Мосафиров. Җыелышның пассивлыгына аның кәефе, кырылды. Ул кешеләрне оялтырга, аларның уяулыгын чарларга тотынды. Аннары Шиһаповның үзенә күчеп, аның бөтен тормышын шик астына куйды: ул сәүдәгәр малае, ул гражданнар сугышына юри күз буяр өчен генә киткән, сугыштан соң да ул әле әтисе янына кайткан, сәүдәгәр белән элемтәсен өзәргә теләмәгән. Укыганда да ул, Казанда укымыйча, Мәскәү университетына барып укыган, Казанда битлегемне ачарлар дип курыккан... һәм башка, һәм башка... Шул вакыт тагын, серле генә елмаеп, Хисаметдинов урыныннан күтәрелде. Бу юлы инде ул Шнһаповны түгел, ә җыелыштагы кешеләрне гаепләргә ябышты: янәсе, авызларына су кабып утыручыларның үзләрен капшап карарга кирәк. Дәшмиләр икән, димәк, үзләре буялган, яисә эчтән генә Шиһаповны яклап утыралар. Андыйларны рәхимсез фаш итәрбез, иптәшләр! Шиһапов белән бер бүлмәдә утырып эшләүче, Шиһаповны барыбыздан да яхшырак белүче Шәйхетдинов Кыям ник авызын йомып утыра? Әллә ул дәшми утырып котылырмын дип уйлыймы? Юк, котыла алмассыз, Шәйхетдинов! Кыямның бик хәтерендә, зал шул вакыт аңа таба борылып карады. Күрәсең, чыраеннан кан качкан булгандыр, кинәт башы әйләнеп китте. —Сүз бирегез алайса, — дип, ул урыныннан сикереп торды да трибунага таба кызу-кызу китеп барды. — Иптәшләр, — дип-башлады, тавышы калтырый иде. — Шиһаповны мин бераз беләм, әмма яхшы яктан беләм. Иптәш Мосафиров биредә Шиһаповны уналты яшьтән гражданнар сугышына күз буяр әчеп генә киткән дип сөйләде. Ә сез, Мосафиров, пи өчен юри генә булса да уналты яшьтән гражданнар сугышына китмәдегез? Сез бит Шиһапов- тан яшь түгел, теләсәгез китә алган булыр идегез! Юк инде, иптәшләр, күз буяр өчен генә ут астына кермиләр. Шиһаповның Махно разведкасына эләгә язып, мең бәла белән котылуы өчен генә дә мин апың бул- ган-булмаган языкларын гафу итәр идем дә аның каршында башымны ияр идем, ә сез... — Позор!—дип, Мосафиров аның сүзен бүлдерде. — Тапкан ке.м алдында баш ияргә! Тагын кем сөйли? _ Мин бетермәдем бит әле. Ә сез, Хисаметдинов, Шиһаповка күсәк күтәргән буласыз. Чья бы корова мычала, твоя б молчала, руслар әйт- мешлп. Сез үзегез моннан бер ай элек халык дошманлыгында гаепләнеп кулга альттан Гыймранов белән бер бүлмәдә утырмадыгызмыни? — Демагогия! — дип чәчрәп торып басты Хисаметдинов.— Утырса, мин аны, может, фаш итәр өчен утырганмын! Сез каян беләсез. Может, Гыймрановны менә мин тоттырганмын,—дип күкрәгенә сукты. — Менә син Шиһапов белән утырасың. Сиңа сүз бирелде, фаш ит Шиһаповны! Ник итмисең? Үзеңнең гаебең ачылыр дип өркисеңмени? Институтта укыганда син кемнәр белән бер табактан ашадың? Кайда хәзер ул кешеләр? Аларның сөякләре кайда чери? Ник дәшмисең, ә? Авызың томаландымы? Төш яхшы чакта трибунадан, юкса өстерәп төшерербез. Кулак адвокаты! Залдагылар тагын аңа борылып-борылып карадылар. Ул: «Кояш та минем сәгатем белән йөри»,—дип мактанырга яратучы ак чырайлы, ак куллы Идрисов янына барып утырды. Идрисовның Мосафиров «политикасы» белән килешмәгәнен, Хисаметдиновны болганчык суда балык тотып калырга яратучы карьерист дип санаганын Кыям белә иде һәм Мосафировның бүгенге җыелышта үзен тотышына жене чыгып утырганны да күреп, ишетеп торган ■яде. Шуңа күрә ул Идрисовны чыгып сөйләргә кыстый алмады. Бик батырлардан булмаган Идрисов терәлебрәк торгач, «Бар инде!» — дип, төртеп диярлек урыныннан торгызды. Тегенең болай да ап-ак йөзе, ак куллары трибунада тагын да агарарак төште. Шәйхетдинов тыңлый башлагач аптырап китте: Идрисов, әле күптән түгел генә менә шушында Кыямга әйтеп, җеннәре чыгып утырган кеше, трибунага менгәч, резина чәйнәргә кереште. Кемне яклый, кемне гаепли, сүзләреннән һич тә аңлап булмый иде. Җыелышта утыручылар: «Аңлашылмый!» — дип кычкырырга мәҗбүр булдылар. Шулай бер биш минут авыз эчендә ботка пешергәннән соң, җыелышны аптырашта калдырып, Идрисов трибунадан төште дә арттагы рәтләрнең берсенә утырды. Ак чыраеның тимгел-тимгел зәңгәрләнеп киткән булуы бөтен җыелышның күзенә ташланды. «Шиһаповны редакторлыктан чыгаруны сорарга» дип, җыелыштан кул күтәрттеләр. Мосафиров үзенең йомгаклау сүзендә тагын һәм тагын уяулык турында әйтел, барлык нәрсәгә шикләнеп карауны принципиаль югарылыкка күтәреп сөйләде: —Иптәш Сталин әйткән,-—диде ул,-—сәламәт шикләнү артык ышанып ташлаудан яхшырак, дигән. Кабатлап әйтәм, иптәшләр! Безнең лозунг— шикләнергә! Ышанмаска! Кешегә генә түгел, үзеңә дә ышанып бетмә! Үзеңне дә гел шик астында тот!—дип, ул тирән мәгънәле итеп сүзен очлады. Кыям, һ.ич онытмас, җыелыштан кайтканда гел артына карангалар кайтты, гүя артыннан кемдер килеп тотачак та: «Әйдә, Шәйхетдинов, сиңа чират җитте», — дип алып китәчәк. Шиһаповка җитештеләр, чират чынлап та Кыямның үзенә килеп терәлгән иде. Совет иле каршысында ул үзен тамчы да гаепле оизмәсә дә, курка иде. Үзләре турысына кайтып җиткәч, капка төбендә басып торучы хәрби кешене күрде дә, алырга килгәннәр, саклап торалар дип уйлап, өйләренә кермичә узып китте. Ул үзе дә сизмәстән йөгерергә үк тотынган иде. Әллә ни хәтле җир киткәннән соң гына, йөрешен акрынайтып, артына әйләнеп карады. Йөрәге дөп-дөп тибә, сулышы тыгылган иде. Әкренрәк атлый башлады. Җәй көне булса, берәр бакча скамьясылда да төн уздырып булыр иде, дип уйлап алды. Урамда кыш бабай йөри, бакчаларда ап-ак кар... Бара-бара Казанка якларына килеп җитте, туктады. Нишләргә?—дип уйлады. Берәр танышына кунарга керсә? Кемгә? Шул ук Шиһаповка барырга мөмкин ич. Кузгалды да буй урам белән әкрен геиә төшеп китте. Шиһапов квартирасына якыная барган саен, күңелендә икеләнү арта төште: пигә Шиһаповка барам? Ул бит үзе дә шик астында, инде мине булып мине алырга килгәч, аны алып ук киткән булулары мөмкин бит... Алып китмәгән булсалар да, төнлә ишек кагып кетене куркытып йөрү яхшы түгел. Әллә институт торагына барып кунаргамы? Анда бит әле Кыямны белүче студентлар булырга тиеш. Шул якка таба борылды. Ләкин ерак та китеп өлгермәде, тагын икеләвә башлады. Ахырда анда да бармаска булып, трамвай көтеп торучы кешеләр янына килеп басты. Янәсе, ул да трамвай килгәнне көтә... Бер трамвайны уздырып җибәрде, икенчене уздырды, өченчесен дә уздыргач, минем болан итүем кешеләрдә шик тудырмыймы икән дип, якягына карангалап куйды. Милиционер Кыямга карап тора иде. Инде дүртенче трамвайны да уздырсам, милиционер килер дә кулымнан тотар дип уйлап, тизрәк вагонга кереп утырды. Трамвай аны әллә кая шәһәр читенә илтеп ташлады да китеп барды. Ул яңадан урам буйлап атларга тотынды. Караңгы почмакларда кочаклашып торучы гашыйкларны күргәч, Суфиясы исенә төште. Кызны .институттан чыгарганнар, директор янына барырга, Суфияны ничек булса да кире алдырырга кирәк, дип уйлады. Алдырырга... Ә үземне бүген төнлә ябыл куйсалар. Бара-бара ул тагын трамвайлар тукталышына барып җитте. Бер лампочка белән яктыртылган газета витринасы янында берәү дә юк иде. Витрина каршына килеп басты. Гәрчә күңел тынычсызлыгы укырга ирек бирмәсә дә, укыган кебек, газета алдында бик озак басып торды. Аңа бит ничек кенә булса да тәнне уздырып җибәрү кирәк аде. Иртәгә иртә белән күз күрер... Ахыр чиктә Казаннан бөтенләй китәргә мөмкин. Авыл мәктәпләренә укытучылар кирәктер әле. Ераграк бер районга китеп олакса, аны кем эзләп йөрер? Бераз тынычлана төшкәч, газетадагы мәкаләләрне күздән кичерә башлады. Зур гына бер мәкаләнең авторы ике җөмләнең берсендә гел: «Халык интересы... Халык өчен... Халык дошманнары...» — дип яза иде. Халык исеменнән, халыкны мактап, халыкны ихтирам .итү хакында соңгы вакытта күп языла, күп сөйләнелә... Халык чынлап та ихтирамга лаек... Халык баррикада ларда кан койган, революция өчен үзенең иң батыр улларын корбан иткән... Тормышның бөтен авырлыгын халык үз җилкәсендә күтәреп бара, дип уйлады ул. Ләкин газеталарда ниндидер мифический халык турында язалар, чөнки тормышта яши торган, эшли, көрәшә, социализмның авыр арбасына җигелгән Иваннарга, Гайнетдиннәргә ихтирамның зур булуы сизелми... Халык исеме белән авыз чайкау күп, тик халык турында чынлап кайгырту гына юк... Халык диләр дә, ниндидер абстракт, теоретик бер төшенчәне күз алдыма китерәләр, ә халык бит ул менә син, мин, урамнан баручылар, трамвай тукталышында, сөт чиратында басып торучылар — барсы да халык... Шиһапов та халык... Уналты яшеннән совет өчен сугышып йөргән... Бүген аны тырышып- тырышып дошман итәргә азпланалар... Көчләп дошман ителгән кешеләр төрмәләрдә утыра... Ә газета мәкаләсе халыкны кайгырта, халыкка ихтирам, ди... Шул вакыт Кыямның үз-үзенә исе китте: аның әле беркайчан да мондый уйлар уйлаганы юк иде, мондый көфер уйлар уйлаганы... Кемдер килеп орынды, Кыям сискәнеп борылып карады. Ниндидер күз күрмәгән ят кеше тәмәке сорый иде. Исендә, Кыям папироска дип кулын кесәсенә тыкты, ә үзе ят кешенең: «Следуйте за мной!» — дигәнен көтте. Теге кеше Кыям биргән папиросны алып, Кыям кабызган шырпыдан үрләтеп, борын тишекләреннән күп итеп төтен чыгарды да, рәхмәт әйтеп, тиз-тиз китеп барды. Шуннан соң Кыямның эченә җылы кереп китте. Ләкин бер урында озак басып торганга аяклары туңа башлаган иде. Кузгалды. Ул вокзалга барырга, шунда жылыда утырырга ниятләде. Киров урамына борылып, вокзал юнәлешенә китте. Аның инде ашыйсы килә иде. Вокзалда берәр нәрсә белән тамак ялгармын дип, адымнарын кызулый төште. Килеп җитәрәк, тагын икеләнә калды: вокзал тирәсе бик якты иде, кешене әллә кайдан күреп, таиып була иде. Өйдә тапмагач, вокзалга төшеп сагалап торулары бик ихтимал ич, дип уйлап, кире борылды... Аягы бик туңа, үзе дә бик туңа иде инде. Җәһәтрәк атларга тырышты. Бер вакытны, күтәрелеп караса, ул үа урамнарына җиткән иде. Туктады. Як-юненә’каранып алды. Тотып ябарга карар иткән булсалар, кайчан да бер ябачаклар дигән уй күңеленә килде. Бүгенме аяда, иртәгәме — барыбер түгелмени? Әкрен генә кузгалды. Каршы як тротуар буйлап үз квартирасы тәрәзәләренә карап уза башлады. Тәрәзәләр караңгы иде. Бераз барды да тагың туктап калды. Шикләнерлек нәрсә күрмәгәч, үз якларына чыгып, парадный ишегенә башын тыгып карады. Үбешеп торучы егет белән кыздан гайре парадныйда җан иясе юк иде. Гашыйкларга комачауламаска тырышып, ул әкрен генә узды да югары катка менеп китте. Бүлмәсе җылы иде, шулай да бизгәк тоткандагыдай калтыранырга тотынды. Нервылары чыдамады бугай... Ятып карады, йокы алмады. Колагы һаман ишектә булды... Бер вакыт астагы парадный ишек шалт итеп ябылды. Кыям, терсәкләренә калкынып, баскычтан менмиләрме дип, бик озак көтеп торды. Ахырда гашыйклар чыгып киткәндә ишек шулай шалт иткәндер дип уйлады. Ул бөтенләй алҗып йокыга талганда сәгать төнге өчләр бар иде инде. V Идәнне себереп бетергәннән соң, Кыям, эшләнмәгән тагын нинди эш кала икән дип, бүлмә эчен карап тора башлаган иде, корымга баткан калай чәйнекне күреп, «аһ!» итте. Инде кызның килеп җитәр вакыты якынлашкан, ә бу чәйнекнең үзенә генә дә ярты сәгать кирәк. .Мичтән тиз генә көл алып, умывальник янына йөгереп килде дә чәйнекне шатыр-шотыр ышкырга тотынды. Үзе минут саен тәрәзә тебендәге будильникка күз сала иде. Тырыша торгач, чәйнек тә корымнан арынды, кул да юылды, ә Суфия нишләптер әле юк. Килсә капка төбеннән үк күрермен дип, Кыям гәрәзә каршысына килеп басты да карап тора башлады. Исендә, Суфияны яклап калырга дип институтка барган чагында директор Төхфәтуллин, милләтчелектә гаепләнеп, инде кулга алынган иде. Кыям парткомга, үзенең иске танышы, бергә укыган иптәше Ман- гушев янына керергә, аның белән сөйләшеп карарга булды. Сары Мәрьямнең шомлы шәүләсе соңгы вакытта Кыямның күз алдыннан бер дә китми башлаган иде инде. «Син шул кызны якламак- чы буласыңмы? Шиһаповны яклап карадың, үзеңә генә зыян иттең. Акылыңа кил!»—дип, гел колак төбемдә тукып тора иде. Институтка баргач, сары Мәрьям, Мангушев янына керергә ирек бирмичә, кабинет ишеге төбеннән берничә тапкыр узып китәргә мәҗбүр итте. Хәтерендә, Кыям ничәнче мәртәбәдер узып китте дә, туктап, газаплы уйлар эчендә басып калды. Сары Мәрьям җиңдем дип куангандыр, ләкин Кыям кире борылып килде. Кабинет ишеген ачып, бусаганы атлады. Үтенечен сөйләп биргәч, Мангушевның күзләре акаеп калды: «Ничек?— диде ул бик гаҗәпләнеп. — Син халык дошманының кардәшен институтка яңадан алуны сорыйсыңмы? Әгәр мин элек-электән белмәгән булсам, синең турыңда бик начар фикердә калган булыр идем. Башыңа да китермә, була торган эш түгел. Дусларча киңәшем шул сиңа: ул кыздай ерак йөр!» «Киңәшең үзеңә оулсын», дип, Кыям ачуланып чыгып киткән иде. Урамда кар ява иде. Ак урамнан кара киемле кешеләр ашыга- 7. .С. Ә,- « 2. ашыга баралар иде. «Суфияга бу хәбәрне ничек әйтергә?» — дип уйлады. Ул бит инде зур өметләр белән көтә. Бүген кич алар Черек күл катогында очрашачаклар. Суфия килер, Кыям аңа ни дияр? Институт белән бәхилләш, диярме? Шулай бик борчылып кайтты ул. Аннары көн буе, үзенә урын таба алмыйча, пошынып, кайгырып йөрде. Коридорга чыгып өзлексез тартты. Редакцияләп бетерәсе ашыгыч эшенә дә кулы бармады. Кич булгач, тизрәк катокка кутте. Суфия авы ерактай ук күреп каршысьша ташланды. Дөресен әйтсә, Суфияның соңгы өмете өзеләчәк, йөзендәге елмаю нуры сүнәчәк. Ә кышкы кич шундый күңелле иде, Суфия ул кичне- шундый матур иде, бит алмалары суыктан шундый тәмле булып алланган иде, Кыя AS дөресен әйтә алмады. — Борчылма, бөтенесе дә без дигәнчә,—-дип, Суфияның күз карашындагы шикне бетерде. — Әйдә, катокта тимераяк шуып чыгабызмы? — диде. — Мин шуа белмим ич,-—дип елмайды Суфия. Прокатка конькиләр алып, пальтоларын салмый гына боз өстенәчыктылар. Су сибеп катырган шоп-шома бозда электр нуры кул булып җәелеп ята иде. Катокка чыгуга, Суфияның аяклары, яңа туган бозау аяклары шикелле, төрле якка китеп барды да үзе лып итеп бозга утырды, һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Кыям аны торгызды. Аннары кылтый-мыл- тын тагын шуып киттеләр. Кыям шаярды, көлде, ә күңелен һаман бер уй талап торды: «Ничек әйтермен? Ничек әйтермен?» Аякларына чалгы зурлыгы конькилар таккан оста шуучы егетләр һәм егетләргә тагылган кызлар болар яныннан выж да выж узып кына тордылар, зур конькиларында электр нуры яшен яктысыдай ялтырап кала иде. Бик хәтерендә, катокны бер әйләнеп чыкканчы Суфия әллә ничә егылды. Кыямга аны боздан торгызу, өстен кагу, аннары култыклап алып шуып китү бик рәхәт булса да, җан тынычсызлыгы бу рәхәтне гел агулап тора иде. Иәри-йөри кызарышып беттеләр. Каток тирәсенә җыелган олы яшьтәге кешеләр аларның егылуларына, өзлексез көлешүләренә .сокланышып карап тордылар һәм аларны бик бәхетлегә санадылар бугай. Бәхетлегә... Ләкин бәхетлеләрнец баш очында зур кара болытлар бик куерган иде шул. Ахырга таба Суфия тимераякларында көчкә басып тора башлады. Икесенең дә бик каты ашыйсылары килде. Конькиларын бирделәр дә катоктан чыктылар. Буфетка кереп тамак ялгаганнан соң, аулак, тын урамнар буйлап бик озак сөйләшеп йөрделәр. Төнге уникенче яртыда Кыям аны озата китте. Суфия институттан чыгарылган булса да, тулай торактан чыгып бетмәгән иде әле. Әйтәсе сүземне озын юлда ничек тә әйтермен дип, Кыям шул күңелсез минутка хәзерләнеп бара башлады. Ләкин Суфия озын юлны кинәт кыскартты. — Трамвайга утырыйк, — диде. Вакыт бик соң булганга, швейцар •тышкы ишекне бикләп куяр да дөбердәткәч ачуланыр, дип курка иде ул. Инде трамвайдан да төштеләр. Тулай торакка да ерак калмады. Кыям әйтә длмый гыпа бит. Шундый көлеп сөйләшеп барган кызга ничек әйтәсең! Бу хәбәр бит аны үтерәчәк. Әйтә башлады исә, теле аңкавына ябышты. «Мин Наркомпроска барырмын, сөйләшермен, син паникага төшмә», — дияргә күңеленнән әзерләнеп куйды. Тулай торакның ишек төбенә җиткән чакта, Кыям әле һаман әйтмәгән иде. Суфияга ияреп ул да вестибюльгә керде. Телефон янында йокымсырап утырган швейцар Настя түти, боларны күреп, урыныннан торды. „ . __ Бикмөхәммәтова, кызым,—ди-де, Суфияның каршысына килеп,— комендант сезне торакка кертмәскә кушты, кертә алмыйм, миңа үпкәләмәгез...— Шулай диде дә кире урынына барып утырды. Суфия, аптырап, Кыямга борылып карады. Суфияның шул вакыттагы күз карашын Кыям беркайчан да оныта алмас. Алар кире урамга чыктылар. Кая таба барырга белмичә, чатта басып тордылар. Кыям шунда аны үзенә чакыра башлады. Өйләнешик, диде. Теләмисең икәп, абыйлы-сеңелле булып кына яшәрбез. Алай да теләмәсәң, мин күршеләрдә кунармын, иптәшләремдә чиратлап кунып йөрермен, әйдә миңа, дип карады. Суфия аның тәкъдименә нә тегеләй, нә болай җавап кайтармыйча басып торуында >булды. Ул бияләе белән капланып елый иде. Бераздан күзләрен сөртте дә үзен бер иптәш кызы янына озатып куюны үтенде. Иптәш кызы каядыр Яңа Бистәдә үк тора икән. Кыям, Суфияны озатып куеп, төнге икедә генә үз бүлмәсенә кайтып егылды. VI Ул төнне Кыям бөтенләй диярлек йоклый алмады. Иртәгесен нәшриятка баргач, Шиһапов аңа: —Карагыз әле, Кыям,—диде. — Сезгә минем яннан икенче бүлмәгә күчеп утыру хәерлерәк булмасмы? Үз уйларына чумган Кыям башта Шиһаповны аңламыйрак торды. — Нигә кирәк икенче бүлмәгә күчү? — диде. Җыелышның «эштән чыгарырга» дигән карары булса да, Шиһаповны чыгарып бетерә алганнары юк иде әле. Нәшриятның директоры каршы төште. Менә бүген, менә иртәгә чыгаралар дип, Шиһапов борчылып яши иде. Ул һәр көнне иртүк килә, өстәленә утыра, кулъязмасына кадалып, башын да күтәрми эшли. Аның белән сөйләшү түгел, узганда исәнләшеп китүдән дә бөтен кеше тайчана башлады. Кеше юкта гына исәнләшәләр, гаепле генә елмаеп, күз карашлары белән дәртләндереп, тиз-тиз генә узып китәләр иде. Коридорга тәмәке тартырга чыкканда редакторлар берсе дә Шиһапов янына килми иде. Ул ялгыз гына яки Кыям белән ишек төбеңдә басып торалар. Тик бер Хисаметдинов кына аңа сүз катудан тайчанмый иде. Коридордан үтеп барганда серле генә итеп елмаеп: «Сез әле бу дөньядамыни?» — дип, ни әйтергә теләвен бик ачык сиздереп китә аде. Бер көнне ничектер сүздән сүз чыгып, Шиһапов Кыямга ябып куймагайлары дип куркуын әйтте. «Анда» тәүлекләр буе бастырып торалар икән дип .ишеткән булганга, рөхсәт итсәләр, аягыма киез итек алып барырмын дип, киез итекләрен әзерләп куюын көлеп сөйләде. Аның аягы аю табанлы икән, ботинка белән озак басып тора алмый икән. Армиядә хезмәт иткәндә сакта басып тору әҗәл була иде, ди. Тотып яба-нитә калсалар, балаларыбыз нишләр дип, хатыны беләп көн саен кайгырышалар икән. Ул инде үзен алынган кешегә санап йөри, кич булды .исә китапларын яга, имеш. Гәрчә ул китапларда, ул хатларда, ул кулъязмаларда гаепләрлек берни булмаса да, бәласеннән баш-аяк дип яндыра икән. Хатыны, кулына чиләк тотып, колонкага суга чыккан булып чыга икән дә морҗадан очкан кәгазь көле ишек алдына бик яумыймы дип карап керә икән. Ул үзен алынганга санап хәл итеп куйганнан соң, ничектер бераз тынычланып, төннәрен йоклый ала башладым дип сөйләде. Алыначак дип санаганга күрә дә, ул Кыямга икенче бүлмәгә чыгып утырырга тәкъдим иткән икән. — Мин хәзер демонстративно сезнең белән бер бүлмәдә утырам, — диде Кыям. — Хисаметдиновларга, аяк редактор Мосафировларга' үч итеп утырам. Үзегез дә сизәсездер, коридорда да мин юри сезнең яныгызда басып торам, буфетка кергәч тә сез утырган-өстәлгә утырам. — Рәхмәт, — дип куйды Шиһапов, әйткәндә тавышлары әллә нишләп китте. Төшке ял вакытында урамга чыккач, Шиһапов кинодагы афишаны күрде дә Украинада сугышып йөргән чакта бер украин кызый яратып китүен көләкөлә сөйләргә кереште. Бу аның бүгенге күңелсезлектән качарга тырышуы булдымы, әллә якын итүен Кыямның үзенә дә сиздерергә теләве идеме, бер дә булмаган рәвештә таралып китеп сөйләде. — Кыз бер дә кырын какмый. Ата-анасы да мине яраталар. Үз алдымда ук гарннй хлопец дип мактыйлар. Янәсе, син бик әйбәт егет. Кал бездә. Менә Галяга өйләнерсең дә киявебез булырсың. Ике үгезебез бар, унбиш баш дуңгызыбыз... Алма бакчабыз. Барсы да сезгә калыр. Кичләрен Галя белән урамга бергә чыгабыз, куллардан тотышып йөрибез... Миңа нибары унҗиде. Оялам, кызарам... Галя мине үзе кочаклый, мин багана кебек басып кына торам. Ул төрткән якка барам, ул алып киткән якка китәм... Минем ул вакытта чәчләрем бик хәтәр иде: кап-кара, куе бөдрә... Кызга чәчләрем бик ошады. Аулакта башымны тезләренә куя иде дә сыпырып иркәләп утыра иде. ...Бер вакыт аерылышыр көннәр җитте. Кызым елый. Минем дә күңел сыза: китәсем бер дә килми. Нишләмәк кирәк, армиядә... Атларыбызга атландык. Галяга таба карарга иптәшләремнән оялам, ә карыйсым бик килә... Басу капкасына җиттек инде, капкадан чыгып барабыз. Кире кайтасы килә генә бит. һич чыдый алмыйм. Иптәшләр, мин әйтәм, чукынып кына китсен, мин котелокны онытып калдырганмын ич! Әллә ышандылар, әллә юк, җибәрделәр. Борылдым да атымны шпорлап чаптым. Бер минут үтте микән, капка төбенә килеп тә туктадым, сикереп тә төштем. Галя каршыма йөгереп чыкты да күкрәгемә ташланды. Куанычыннан нишләргә белми... Мин аптырашта... Әнкәсе тәрәзәдән карап тора, кызы миңа сарылган... Мине дә үзең белән алып кит алайса, ди, мин ат өстендә .йөри беләм, ди... Шул вакыт чынлап уйлап куйдым, әллә, мин әйтәм, алып китим микән? Тиле түгел диген, үзебезнең авылга әти-әни янына кайтарып куймакчы булам... ...Өзәңгегә ябышып ярты юлга тикле озата барды. Билгеле инде, тагы күз яше, кал дип ялынулар... Икебезнең дә йөрәк ярабыздан кан саркый. Аерылу яман кыен булды. Иптәшләрем тегермән янында мине көтеп торалар икән. Килеп туктауга, элеп алдылар үземне!.. Ну, ачуландылар да инде... Бер сәгатькә якын көттереп торганмын... Шиһапов елмайды да уйга калды, әкрен генә атлый. Аннары янә елмаеп куйды. Ахрысы, күңелендәге уйлары аны шулай елмайталар иде бугай... — Сез инде мине гафу итегез, Кыям, — диде ул борылып, үзенең ялгыз гына түгеллеген, янында кеше барлыгын исенә төшерде булса кирәк, — минем бүген күңелләрем нечкәреп китте. Узганнарым барсы берьюлы хәтеремә килеп тыгылды. Полякларның Киевны алган чаклары иде. Мин Казанда хозяйственный курста укып йөрим. Бер көнне безне тезел куйдылар да: «Кем Киевны азат итәргә барырга тели, ике адым алга!»—дип команда бирделәр. Кулларымны селтәп җибәреп, ике адым алга чыктым. Шулай итеп, мин яңадай сугыш юллары белән китеп бардым. Ул вакытта шулай җиңел генә ике адым алга атлавыма тамчы да үкенмим. Әгәр яңадан туып була торган булса, һәм без яшь чактагы өермәле еллар тагын кабатлана калса, мин... кызыл сөйли дип уйламагыз, мин тагын шулай ук, кулларымны селтәп җибәреп, ике адым алга чыгар идем... Тагын шул ук давыллы-өермәле юллардан бер әйләнеп кайтыр идем... Ул янә беравык дәшми уйланып барды да: —...Өермәле-давыллы юллардан... — дип уйчан гына кабатлап куйды. — Бик хәтеремдә, мин икс адым атлап саф алдына килеп чык тым да сафтагы иптәшләремә әйләнеп карадым. Чыгучылар күп иде. чыкмаучылар да байтак иде... Чыкмаучылар... Аларның кайберләре әле бүген дә Казанда... Бүген алар бик батыр булган булып йөриләр... !Ә мин... Син мине гафу ит, Кыям... Шиһапов явы белән борылды да кесәсеннән яулыгын чыгарды. ...Нәшриятка кайтып, дүртенче катка күтәрелделәр. Ике көн үттеме икән, Шиһаповны хезмәттән чыгару турында приказ эленде. Сәбәп итеп атасының революциягә кадәр кибет тотуы күрсәтелгән иде. Кыямның шул вакыт исенә төште: Шиһапов ничектер бер сөйләгән иде: унсигезенче елда ак чехлар Казанны алгач, әтисе Чека председателен үзләрендә качырып яткырган булган. Миндә сине берәү дә эзләмәс, мин ышанычлы кеше, булмыш сәүдәгәр, дигән. Ә менә хәзер аны әтисе өчен хезмәттән чыгардылар. Шиһапов, төенчеген төенләп, киез итекләрен хәзерләп куйган иде. VII Суфияның язмышы җир белән күк арасында асылынып калгач, Кыям Наркомпроска барган иде. Бик озак чират торып, комиссарның урынбасарына керде. Базык буйлы урынбасар Петр Первый заманасында ук модадан чыккан зур кызгылт сакал йөртә торган кеше икән. Сөйләшкәндә шушы сакалы сәер генә булып селкенә, елмайган чагында кызгылт сакал эченнән тешләре елтырап китә иде. Тик Кыям урынбасар кабинетыннан да буш кул белән чыгып китәргә мәҗбүр булды. Сөйгән кызы өчен шушындый заманда ут астыңа керүен урынбасар әмма яратты. Өстәл яныннан торып, Кыямны тәрәзә каршысына алып килде дә кар өемнәренә ишарәләп: — Күрәсезме, урамда кыш, суык,—диде, — кар астында тормыш беткәндер, үлгәндер кебек. Ә бит тормыш анда бар, яши... Кыш узар, яз килер, тагын чәчәкләр атар. Өметеңне өзмә! Урамга чыккач, Кыям аның шушы сүзләре турында уйлый-уйлый барган иде. Кыш узар... Ләкин кайчан? Язгы җылы көннәр җиткәнче меңнәрчә кешеләр кырылачак бит. Цекада моны беләләр микән? «Ул» белә микән? Белсәләр, ни өчен кешеләргә карата бу тикле рәхимсезлек? Кыям күптән инде Сталинга язып җибәрү турында хыялланып йөри иде. Хәкыйкать аңа барып ирешсә, бәлки, күзләре ачылыр да бу кырылышны туктатыр?.. Уйланып йокысыз үткәргән төннәрдә ул инде күңеленнән әллә ничә тапкыр бу хатны язган да иде. Наркомпростаи кайткач, кәгазь алды да өстәл янына килеп утырды. Уйларын, хисләрен ак кәгазь битенә бик озак түкте. Бу «гаҗәп хәлләргә» совет кешеләренең аптыравын әйтте, Совет власте каршында зәррә хәтле дә гаебе булмаган яшь кешеләрнең уку йортларыннан, хезмәт урыннарыннан куылулары турында ачынып язды. Сталиннан яклау сорады. Кыям Үзәк Комитетка мондый хатларны бер ул гына түгел, бүтән бик куп кешеләрнең язуын, хат язучы кешеләрнең хәлләре кинәт мөшкелләнеп китүен белми иде әле. Пальтосын киеп урамга чыкты. Шәһәрдә кичке утлар кабынган иде инде. Аяк астында коры кар шыгыр-шыгыр итә иде. Сары Мәрьям шәүләсе егетнең артыннан тагылып барды. «Нишлисең син? — диде, Кыямны куркытырга тырышты.— Хатыңны юлда ук тотып калып, үзеңне Черек күлгә алып китәчәкләр бит! Ертып ташла тизрәк!»—дип өркетте. Кыям, хатны почтага Ясалмыйча, вокзалга барып, Мәскәү поездына салып җибәрде. Аннан кайтып менә Суфияның килеп җиткәнен көтеп утыра. Өй җыештырылган, чәйнек кайнаган. Суфия туңып килер. Ишек тән кергәндә ияге, битләре кызарган булыр. Кыям башлап Суфияның кулындагы әйберләрен алып куяр да (ул бит инде әйберләре белән бөтенләйгә килә) аннары үзен кочаклар. Тыпырчынуына карамастан, күтәреп урындыкка алып барып утыртыр... Кибеттән алган күчтәнәчләр белән, кайнар чәй белән сынлар... Чәйнек суынып бетте инде, ә Суфия юк. Кыям тегеләй дә, болай да уйлап карый. Ник килми соң бу кыз? Сүзеннән кире кайттымы әллә? Шәһәрдә торыр җирем булмаганга гына кияүгә чыгам төсле була дип, хурланып, Кыям янына күчмәскә булды микәнни? Кыямның колаклары коридорда, күзләре капка юлында... Берәр мәшәкать чыгып, вакытында килеп җитә генә алмагандыр. Көтим. Ахырда Кыям пальтосын киде дә урамга чыгып китте. Тышта шактый суыткан иде. Бүреген басыбрак киеп, әкрен генә урам буйлап китте. Кылт итеп шунда исенә төште. Ник соң мин ачкычны күршегә биреп, ишектә язу калдырмадым? Тиз генә кире кайтып, ачкычны калдырып чыкты. Кыям юкта килсә, керер дә утырыр. Үзе адымнарын кызулап, Суфияның иптәш кызына юнәлде. Тулай торактан сөрелгәннән бирле Суфия аңарда торып тора иде. ...Төсләре киткән Кыям Суфияның иптәш кызыннан чыкты да больницага чапты. Суфияны бүген трамвай астыннан алып, больницага илтеп салганнар. Ишеткәч, Кыям агарынды да калды. — Үзе ташланганмы? — дип кенә сорый алды. Күрүчеләр, үзе ташланмады, дип сөйләгәннәр. Соңгы көннәрдә бит Суфия кая барыл бәрелергә белмичә йөрде. Күрәсең, ялгыш барып кергәндер. диде иптәш кызы. Кыямны Суфия янына палатага кертмәделәр. «Бик авыр ятамыни?» — дип сорагач, яшермәделәр, авыр, диделәр. Егетнең төсләре ап-ак булуын, куллары калтыравын күргән палата врачы, олы яшьләрдәге бер ханым, Кыямны тынычландырырга теләптер инде: — Эшләргә кирәкнең бөтенесен эшләдек, өмет юк түгел, — диде. Өмет юк түгел... Шул дәрәҗәдә үк начар микәнни? Күреп каласым килә, дип, Кыям ялынып сорый башлады. Ерактан гына карар иде ул, зинһар, кертегез... Врач бераз сабыр итәргә кушты. Аңына килмәсме, шуннан соң керерсез, диде. Димәк, ул аңсыз ук ята. Врач диванга күрсәтте, утырып торыгыз, диде. Кыям, врачның ишарәсенә буйсынып, механически килеп утырды. Врач озын ак коридор буйлап барды-бар- ды да бер палатага кереп югалды. Суфия шунда икән, дип уйлады Кыям. Чалып куйган аягында кан шундый каты тибә, ботинка очы сел- кенеп-селкенеп китә иде. Врач кергән палата ишегеннән күзләрен алмыйча, һәр секунд сикереп торырга әзер килеш бераз көтеп утырды. Ахырда чыдамы җитмәде, тиз-тиз шул якка таба китте. Палата ишеге ябылып бетмәгән иде, Кыям карават янында кайнашучы ак халатлы кешеләрне күрде. Палатага килеп керде дә куркып туктап калды. Ак халатлылар аны күрмиләр иде әле. Күреп алгач, баягы врач Кыямга «Килегез!» дип ымлады, егет бармакчы иде, аяклары атламады... Аяклары Кыямга буйсынмыйлар иде.'Тезләрендәге хәлсезлекне көчкә җиңеп, Кыям кинәт кенә алга атлады. Ак халатлар кагылып юл бирделәр. Акшар төсле ап-ак битле бер хатын-кыз караватта ята иде. Күз кабаклары йомык... Сулышын өзеп-өзеп кенә ала... «Суфия түгел!» — дигән уй Кыямны эсселе-суыклы итте. Суфия бик каты үзгәргән иде. /Хңына килмәсме дип, Кыям төн буе аны саклап утырды. Иртәнге якта Суфияның сулышы сызгырып чыга башлады, тырнаклары, иреннәре күгәрде. Кислород иснәтүләр ярдәм иткән кебек булса да, иснәтми башлауга яңадан ирене дә, тырнак очлары да күгәрә башлый иде. Иртән сәгать уннарда Суфия, дөресрәге элекке Суфиядан калган сап-сары битле, күп-күңгәк иренле бер хатын-кыз, Кыямның кулында диярлек үлде. VIII Суфияны җирләп ике көн узганнан соң, баш редактор Мосафиров Шәйхетдиновны үз янына дәштереп кертте дә, сине Өлкә партия комитетыма чакыралар, диде. Егет бик каушап калды. Әле бер кайгыдан айнып җитә алганы юк, тагын ниндидер күңелсезлек... Уйлары, хисләре чуалган килеш егет урамга чыкты. Аның бер вакытта да Өлкә комитетына йомышы төшкәне булмады, Өлкә комитетның да аңа йомышы төшәр кебек түгел иде. Күңеле сизеп бара, аны хәерлегә чакырмыйлар... Сталинга язган хат борылып кайткандыр да шул турыда сөйләшергә чакыралардыр... Кыям Обком работникларын рәтләп белми иде. Обком секретаре турында ишеткәне бар: аны «хуҗа» дип, «бабай» дип йөртәләр. «Хуҗа» кайтмыйча барыбер хәл итеп булмый», «Бабай алай иткәнне яратмый»,—дип сөйләшүләр Кыямның колагына чалынып калганы бар иде. «Бабайны» ул карт кешедер дип йөри иде. Бер көнне газетада рәсемен күрде, япь-яшь кеше. Яшь булса да, бик каты куллы дип сөйлиләр. Аның сүзеннән чыгарга куркалар, ди, ул ни дисә, шул дөрес. Кыекны туры дип әйтсә дә, аркылы килүче булмый, ди. Мәскәүдән кайтып төшкән чакларында барлык комиссарлар «хуҗаны» вокзалда тезелешеп көтеп торалар, имеш. «Бабай» үзе эшне шулай корып җибәргәнме, әллә подхалимнар үз белдекләре белән тырышып йөриләрме, ансы Кыямга караңгы... Сталинга шартлатып вакытында рапорт бирү өчен, Сталиннан котлау телеграммасы алу өчен, «хуҗа» бер нәрсә алдында тукталып калмый дип сөйлиләр. Тутырдык, үтәдек дип, Үзәк Комитетка телеграмма суга, ди, ә республиканың терлекләре шул вакытта ачтан кырылып яталар, ди... Кыш көне, имеш, атларны бау белән күтәртеп бәйләп куярга туры килә икән... «Бабайның» моңа, имеш, бер дә исе китми, тик Сталин каршында гына яхшы атлы булсын... Кыям, билгеле инде, секретарь каршына бармый. Ләкиң бит мулла нинди булса, мәхәллә дә шундый ук була дип сөйлиләр. Шәйхетдинов, пропуск алып, Обкомның' келәмнәр җәелгән баскычыннан югары катка менеп китте. Күңеле бик борчулы иде. Өске катка менеп җиткәч, йөрәге авырта торган кеше кебек, бераз күкрәк турысын тотып торды. Сары нарат тактасына охшатып буялган ишектән эчкә кереп югалганнан соң, Кыям ике сәгатьләп чыкмый торды. Ике сәгатьтән ишек ачылып китте, һәм бусагада төсләре качкан Шәйхетдинов күренде. Егетнең бармаклары дердер калтырый иде. Икенче көнне нәшрият .коридорында очраган иптәшләре Кыям белән исәпләшмәделәр. Ике корректор кыз гына баш иеп узды. Кызлар, курәсен, Кыямның Өлкә комитетына чакырылганын белмиләр иде әле. Аннары тагын буфетчы хатын Саимә дә Кыямга элсктәгечә якты чырай белән эндәште һәм аның сораганнарын барысын да үлчәп бирде. Өстәлдә Кыям бүген ялгыз гына утырып ашады. Берничә көннән баш редактор Мосафиров Шәйхетдиновка директорның приказын тоттырды. Идеология эшенә Кыям яраксыз итеп табылган, шуңа күрә чыгарыла, диелгән иде. Ул, башың югары тотарга тырышып, ишеккә таба юнәлде. Чыгып китәр алдыннан борылып, соңгы тапкыр Мосафировка тагың бер карады. Баш редакторның тиле кешенекедәй акайган, курку һәм шик ташып торган зур күзләре Кыямны озатып калдылар. Кыям урамга чыкты да аптырап басып калды. Тротуардан агылучы кешеләр аңа бәрелеп-бәрелеп китәләр, ул гүя сизми иде. Байтак басып торганнан соң гына Кыям, айнып китеп, әле генә үзе чыккан биш катлы бинага күз ташлады. Зур кара тәрәзәләр: «Безгә нәрсә, безгә барыбер» дигән шикелле, егеткә югарыдан салкын гына карыйлар иде. Егетнең йөрәге сулкылдый башлады. Чәчрәп чыгарга өлгергән күз яшен бармагы белән сыпырып төшерде дә тиз гепә халык арасына кереп буталды. Икенче көнне ул үзенә эш эзләргә тотынды. Сталинга хат язган өчен чыгарылган булуын ишетүгә, аңардан тизрәк котылырга тырышалар иде. Аптырагач ул, утын тураучылар белән компаниягә кереп, йорттан- йортка утын кисешеп йөри башлады. Бер көнне Шәйхетдннов балтасын биленә кыстырган килеш кайтып ‘ барганда Шиһапов белән очрашты. Бераз сөйләшеп тордылар. Шиһа- пов тимер юлдагы танышы аркылы пакгаузга хисапчы булып урнашкан иде. Эше тыныч, әлегә берәү дә борчымый икән. Кыям аның өчен куанды. Утын турау сезоны узып киткәч, Кыям даими эш табу хәстәренә чынлап торып кереште. Пароходлар йөри башлаганнан соң эш табылды. Ул пристаньга йөк ташырга ялланды. Студент чакта эшләп күргән эш булганга, Шәйхетдннов авыр хезмәткә бик тиз күнекте. Яхшы гына акча да төшерә башлады. Җәй урталары иде инде. Ял көне дип, Кыям кинога барасы итте. Күптән булганы юк иде. Билетка чират торганда Шиһаповны күреп, куанып, янына килде. Шиһапов моңа искитмәле хәбәр әйтте. Мосафи- ров больницага эләккән... Хатыны әле көз көннәрендә үк иренең кайбер кыланышларына сәерсенә башлаган булган. Мосафировның, иртә белән йокыдан уянгач, тәрәзәләрне ачып җибәрә торган гадәте бар икән. Ачык тәрәзә каршына утырып, саф һава сулый-сулый сакалын кыра икән. Бер көнне шулай сакалын күбекләп утырган чагында кинәт урыныннан сикереп торган да, көзгегә күрсәтә-күрсәтә, хатынын чакырырга тотынган. Хатыны йөгереп килгән, көзгегә караган. Өй алдында үскән өянке агачы көзгедә күренә, имеш. Хатыны, агачтан гайре берни күрмим, дисә дә, Моса- фиров күзләрен түгәрәкләндереп, тизрәк тәрәзәне ябып куйган, ә үзе, калтыранып, бүлмәнең аргы почмагына ук барып поскан. Хатыны аңардан көлә башлаган. «Нәрсә, әллә тилердеңме син? Агачтан куркасың»,— дигән. Мосафиров, качкан почмагында дер-дер килеп: «Күрмәдеңмени? Аста берәү басып тора!» — дип, караңгыдан курыккан балалар кебек, күзләрең учы белән каплаган. Аның бу чире торган саен ешрак кабатланган. Бер вакыт ул барлык кешеләрдән курка башлаган. Минем өстемнән Черек күлгә хәбәр ташыйсың, дип, хатыны барда бер сүз сөйләмәс булган. Хәтта үзенен балаларыннан да шикләнә икән. Бер көн җиткән, бичараны больницага алып киткәннәр. Бу хәбәрне Кыям хәйран калып тыңлап торды. Эпилог Ярты елдан артык вакыт узып китте. 1938 елның март айлары иде бугай. Көн кояшлы һәм якты иде. Дворниклар өй түбәләреннән кар ташлыйлар иде. Шәйхетдннов гадәтенчә җәяү генә кайтырга чыкты. Ул Үзәк Комитет карары турында ишеткән иде инде. Газета киоскасы янына җитте дә ярты кварталга сузылган чиратның койрыгына килеп басты. Алып өлгергән кешеләр шунда киоск янында ук, башларын газета битенә төртеп, укый башлыйлар иде. Кыям да ике генә адым китте дә укырга тотынды. Сабан туенда яулыкка чапкан ат кебек, ашкынып, йотлыгып, Үзәк Комитетның карарын укып чыкты. Агач башында иске ояларын сипләп азапланучы каргалар: «Кар! Кар! Яз җитте!» — дип куанышып кычкыралар иде. Кыям, башын кал кытып, Суфия исән булса, ул да минем белән бергә куаныр иде, дип көрсенеп куйды. Әйе, Суфиякай исән булса, Кыям да монда басып тормас иде. Газетаны тотып, тизрәк өйгә Суфиясы янына йөгерер иде. Баскычтан ашыга-ашыга менәр иде дә бусагадан ук: —- Суфия!—дип кычкырып җибәрер иде. — Суфия! Цеканың карары бар, менә! — дип, газетаны хатынына сузар иде. Аш-су хәзерләп йөргән Суфия кулларын ашык-пошык алъяпкычына сөртер, газетаны ире кулыннан алыр иде дә, аягүрә баскан килеш алар кычкырып укып чыгарлар иде. Аш янында да гел шул турыда гына сөйләшерләр иде. Суфия бу көнне күрә алмады шул. Күптән көтелгән карар замананы бераз җылытып, йомшартып җибәрде. Кешеләрнең күзләренә кереп оялаган каты курку әкренләп кимеде, күңелләрдәге бозлар эреде. Тик барыбер курку бөтенләй бетмәде. Кайберәүләрнең күз карашларындагы курку мәңгегә катып калды. Кыям тагың ярты еллап пристаньда йөк ташыды. Шиһаповны нәшриятка кире соратып алдылар. Ул яхшы редактор иде бит. Ахырда Шәйхетдинов та газета редакциясенә эшкә керә алды. Авыл хәбәрчеләренең республика киңәшмәсендә комиссарның озын сакаллы урынбасары белән очрашкач, теге Кыямны танып алып, мәгънәле генә елмайды да: — Сөйгән кызыгыз яңадан институтка керә алдымы соң?—дип сорады. Кыям бер генә минут тотлыгып торды, аннары: — Керде. Суфияны керттеләр, — диде көрсенеп. — Бик яхшы булган, бик яхшы. Икегез өчен дә мин шат, — дип, елмая биреп, сакалбай президиум ягына таба узып китте. Атарга хөкем ителгән Хәмитовлар, бәхеткә каршы, атылмый калдылар. Хәзергә төрмәдә утыралар. Теге паралич суккан сәяси әдәбият редакторы таякка таянып йөри башлады. Тик Мосафиров кына, бичара, тилеләр йортыннан тиз генә чыга алмас шикелле. Бәлки, бөтенләй дә чыкмас. Анда да ул, врачлардан, сестралардан шикләнеп, мине агуларга йөрисез дип, биргән даруларын эчмичә, китергән ашларны ашамыйча, кешеләрнең теңкәләрен корыта, имеш. J964, октябрь