Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИН ТУРЫНДА ХАЛЫК

»XV өрки халыкларның (татар, азербайҗан, кыргыз, казакъ, башкорт, дагстан, төркмән, үзбәк, каракалпак, уйгур, кырым татарлары һ. б.) мөселман руханилары һәм ислам дине турындагы әкиятләрен, мәзәкләрен һәм мәкальләрен аерым җыентык итеп бастырып чыгарып, Татарстан китап нәшрияты бик яхшы эшләгән. Җыентыкка кертелгән материаллар идея-тема- тик яктан "бүленгән җиде бүлектән тора: 1. Мулла һәм ишаннар, мөә- зин һәм дәрвишләр; 2. Шәригать хөкеме; 3. Дин һәм хатын-кыз; 4. Мәдрәсә тормышы. Шәкертләр иҗаты; 5. Дини йолалар; 6. Алла һәм теге дөнья; 7. Алласызмулла- сыз яңа тормыш. Менә шушы бүлекләрнең һәркайсында югарыда санап кителгән төрки халыкларның әкиятләре, мәзәкләре, мәкальләре һәм бәетләре аерым-аерым урнаштырылган. Җыентыктагы материаллар, барыннан да элек, төрки халыклар фольклорына бары тик антиклерикальлек кенә хас булып, анда аллага каршы әкиятләр, мәкальләр һәм мәзәкләр юк дигән фикернең ялган икәнлеген раслап торалар. Бу мәкальләр шуңа ачык мисал түгелмени? «Аллага ышанган — ач калган» (татар). «Алланың аты бар, үзе юк» (азербайҗан). «Алладан көткән — ут йоткан,, эшләп тапкан — тун теккән» (башкорт) XV Дин турында халык. Төзүчеләр Эдуард Касыймов һам Әбрар Кәримуллии, Казан, 1963 ел, 236 бит. . «Ходай күктәге эшен белсен, җирдәгесен карамасын» (казакъ). Җыентыкта Э. Касыймовның «Хезмәт халкының руханиларга һәм дингә карашы» исемле кереш сүзе бирелгән һәм, әйтергә кирәк, анда автор дингә каршы фольклорның барлыкка килү сәбәпләрен дөрес билгели алган. Аның төрки халыкларда атеистик фольклор хезмәт ияләренең социаль интереслары һәм дөньяга карашы белән дин кануннары арасындагы антагонистик каршылык аркасында барлыкка килгән дигән фикере белән килеШмичә мөмкин түгел. Дөрес, җыентыкны төзүчеләр саф практик максаттан (төрки халыкларның аеруча популяр булган атеистик фольклор әсәрләрен туплап, билгеле бер системага салып, укучыларга җиткерү) чыгып эш иткәннәр, әлбәттә. һәм алар бу ’ максатларына ирешкәннәр дә. Ләкин җыентыкның әһәмияте моның белән генә чикләнми, аның ■кыйммәте күп мәртәбә зуррак. Җыентыкка кертелгән материаллар күп кенә фәнни проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, андагы поэтик авыз иҗаты әсәрләре тугандаш төрки халыкларның атеистик карашлары гомуми икәнлекне әйтеп тора. Т Җыентыкка кертелгән материалларны игътибар белән карап чыкканда Казан татарлары авыз иҗаты белән башка төрки халыклар авыз иҗатында формасы белән генә түгел, бәлки мәгънәләре белән дә үзара охшаш булган әкиятләр, мәзәкләр һәм мәкальләр булуын күрү һич тә кыен түгел; «Көн буран дип көенмә, аяз булыр соңында; мулла килде дип сөенмә, сорануы булыр соңында» (татар). «Кар яуды дип көенмә, язы булыр; мулла килде дип сөенмә, соравы булыр» (кырым, татарлары). «Кар яуды дип шатланма, суыгын күрәсең бар; ишан килде дип мактанма, сәдәка бирәсең бар» (кыргыз). Күренә ки, бу мәкальләрнең эчтәлекләре охшаш. Бу хәл мәзәкләрдә дә бик ачык күренә: «Шулай бервакыт авылның мулласы тирән суга төшкән икән. Авыл халкы җыелып мулланы судан тартып чыгарырга теләгәннәр. Бер кеше муллага кулын сузып: — Бир кулыңны, мулла, бир! — дигән, ләкин мулла кулын сузмаган, бөтенләй бата башлаган. Шулвакыт Хуҗа килгән дә: «Сез суга баткан мулланы коткара белмисез икән, мулла халкы ул «бир» дигәнне яратмый, «мә!» дигәнне генә ярата бит»,— дигән дә, муллага кулын сузып: — ’Мә, мулла, мә! — дигән. Мулла шунда ук кулын сузган, һәм Хуҗа мулланы судан тартып чыгарган». Менә моңа охшаш мәзәк кырым татарларында да, төркмәннәрдә дә бар. Аерма тик шунда гына: кырым татарлары мәзәгендә мулланы ничек чыгарырга кирәклекне Хуҗа урынына Әхмәт агай, ә төркмәннәрнекендә «үтеп баручы» кеше әйтә. Шушындый ук мәзәк украиннарда да бар. Дөрес, алар мәзәгендә суга мулла түгел, бәлки урядник бата башлый һәм аны кул биреп түгел, ә унлык акча күрсәтеп коткаралар. Әмма, ничек кенә булмасын, украиннарның ул мәзәге төрки халыкларының әлеге мулла турындагы мәзәге тәэсирендә барлыкка килгән. Моның шулай икәнлеген украин фольклорчысы М. Драгомонов XVI (П. Кузьмичев- ский) XVI П. Кузьмичевскш’!. Турецкие анекдоты в украинской народной словесности, «Киевская старина», 1886, т. 14, стр. 236. да әйтеп китә. Алда без Казан татарлары мәзәкләренең, әйтемнәренең башка төрки халыклар мәзәкләре һәм әйтемнәре белән охшашлыгы турында сөйләсәк тә, ул охшашлыкның сәбәпләренә тукталмадык. Чыннан да бу охшашлык кайдан килеп чыккан соң? Безнеңчә, барыннан да элек, аны төркихалыкларының күп гасырлык рухп һәм культура бәйләнешләре нәтиҗәсендә туган дип карарга кирәк. Ләкин төрки халыклар фольклорында шушындый уртаклыкның әле- гә кадәр фәнни яктан тиешенчә тикшерелгәне юк иде әле. «Дни турында халык» җыентыгы бу мәсьәләне кузгатып җибәрү өчен бик әйбәт җирлек булыр дип ышанасы килә. Җыентыкка тупланган материаллардан төрки халыкларның дингә каршы мәзәкләре, әйтемнәре һәм мәкальләре белән Көнчыгыш славян халыкларының мәкальләре, әйтемнәре арасында да охшашлыкны күрергә мөмкин. Әйтик, татарлар «мулланың сдачасы булмый, алса кайтарып бирми» дисәләр, руслар «у попа сдачи не бывает» диләр; татарлар «мулланың корсагы тугыз үгез тиресеннән тегелгән» дисәләр, руслар «поповское брюхо из семи овчин сшито» диләр Һ. б. Менә бу фактлар да татар халкы белән рус халкы культураларының бик күптәннән үзара аралашып килүе турында сөйли. Төрле халыкларның дингә каршы юнәлтелгән поэтик авыз иҗаты әнә шул рәвешле үзара аралашып, бер-беренә керешеп килү, аларның дуслыгын ныгыту белән бергә, атеистик фикернең үсүенә дә ярдәм иткән. Бу яктан караганда да «Дин турында халык» җыентыгының әһәмияте зур. һәм ул фольклорчыларга гына түгел, тарихчыларга, философларга да кыйммәтле материал чыганагы була ала.