Биш ел үткәч
«ИРЕК» ВӘГЪДӘСЕНДӘ ТОРДЫ
Беренче кар ноябрьнең башында ук яуган иде, ләкин анысы разведка гына булган икән—ике-өч көн җылы булып торды да эреп бетте. Кыш бабайның моңа ачуы килде булса кирәк, ул үзенең бөтен кодрәтен җыеп, үзенең рәхимсез салкын канатларын урманнар, басулар, елгалар ©стенә киң итеп җәйде. Моңа кадәр салкынга бирешергә теләмичә, яр буйларында гына боз күрсәткән елгалар бер төн эчендә кинәт туңды, урмандагы агач ботаклары ап-ак бәс белән капланды, басуларда кар өемнәре бөтерелергә кереште; җил, электр, телефон баганасы башларындагы изолятор чынаяклары эченә кереп, кемгәдер нәрсәдер турында янады — шомлы итеп сызгырды, улады... Салкын җил юкка гына янамаган, юкка гына кодрәтләнмәгән икән, ерак юлга чыккан автобуслар, машиналар кыр уртасында туктап калды, иртән алдан әзерлек күрмәгән хуҗалыкларның фермаларындагы трубалар шартлаган иде. Димәк, кыш быел үзенә карата зур игътибар таләп итәчәк... «Ирек» колхозы председателе Әдһәм Каюмов беренче салкыннар башлануның икенче көнендә ук, Казан санаториясендә дәвалану срогының беткәнен дә көтмичә, кайтырга чыкты. Икәүләп килгәннәр, өчәүләп кайтырга тиешләр иде. Хатыны Әнисә аның белән .бергә йөкле хатыннар ял йортына килгән иде. Аны ике генә көн элек бала тудыру йортына алып киттеләр. Мондый каты салкыннар башлангач, Әдһәмнең йөрәге түзмәде, ул 23 ноябрь төнендә бөтенләй йоклый алмады (радио кичтән үк 28 градуска кадәр салкыннар буласын хәбәр иткән иде), әледән-әле тышка чыгып, һаваның «хәлен» белде. Казаңка ягыннан искән җил битләрне, колакларны чеметтереп алды. Палата тәрәзәләренең хәтта эчке катлары да бизәкләнеп туңды. Җитмәсә, иртә белән, уртанчы кызы Илһамияның кинәт авырып китүен хәбәр итеп, Б колхоздай шалтыраттылар. Әдһәм, Әнисәнең хәлен белеште дә, Казан — Волгоград поездына ашыкты. Әдһәмнең быелгы ялы ял булмады. Ул монда килгәч, республика күләмендә үткәрелгән төрле утырышлар", киңәшмәләр, партия активы кыелышлары берсе артыннан берсе булып кына торды. Ул республиканың дәүләткә ашлык сату буенча йөкләмәне вакытыннан элек арттырып үтәү тантанасы җыелышында президиумда утырды, колхоздашларына һәм үзенә Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Мактау Грамоталары тапшыру тантанасында булды, республика авыл хуҗалыгы җитәкчеләре киңәшмәсенә, партия активы җыелышына, КПСС ©лкә Комитеты үткәргән дөрле ‘киңәшмәләргә һ. б. ларга катнашты. Ә көз көне, киеренке урып-җыю көннәре узгач, алда бурычларның тагы да зуррак, тагы да җаваплырак икәнен аңлау, белү кирәк булган бер чорда, мондый киңәшмәләр, җыелышлар бик күп була бит. Аннан соң шунысы да: республика күләмендә башкарыла торган чараларны үткәрүдә аның турыдан-туры .катнашы бар — ул КПССның Татарстан Өлкә Комитеты члены. Алда терлекләрне кышлату кебек гаять җаваплы бурыч тора... Кыскасы, шулар аркасында ул быелгы ялы вакытында еракта калган колхозы, авылдашлары, аларның хәле турында даими уйланырга, туктаусыз борчылырга мәҗбүр булды... Быел «Ирек» колхозы .вәгъдәсендә торды. Ә вәгъдәләр бик күп биргәннәр иде алар. Бигрәк тә җирнең уңдырышлылыгын күтәрү, игеннәрне кыска вакытта урып-җыю буенча!.. 1963 елда кубаньлылар үрнәгендә тизләтелгән агым буенча игеннәрне сәгатьле график белән урып-җыю, бу эштә колхоздагы техниканы бөтен мөмкинлегенә файдалану методын башлап җибәрүчеләрнең берсе «Ирек» колхозы булды. Бу метод язгы чәчү һәм 1964 елгы-урып-җыю чорында бөтен республика .колхозларына һәм совхозларына диярлек таралды. Мөгаен, республикабызның быелгы уңышларында бу методны куллануның роле аз булмагандыр. Аннары... Әйе, иң мөһиме игеннең уңуында. «Игенең уңса, урып-җыю әмәле табылыр иде әле», — диючеләрнең сүзләрендә хаклык юк түгел. «Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың», дип юкка гына әйтмиләр бит. Әгәр табигать биргәнгә генә кул кушырып торсаң, булмаган уңышны яңа метод белән урып- җыюның нәтиҗәсе нәрсәдә күренер иде икән соң? Димәк, алдынгы метод белән урып-җыю турындагы сүзне мул уңыш булганда гына сөйләргә мөмкин. Уңыш «Ирек» колхозында һава шартлары бик начар килгән 1963 елда да чагыштырмача әйбәт булды. Ул елны өч мең гектарга якын бөртекле һәм кузаклы культураларның һәр гектарыннан 15 әр ярым центнер уңыш алынды. Шулай ук шикәр чөгендере белән кукуруз да сер бирмәде. Арышны алдынгы метод белән 36 сәгатьтә, борчакны 72 сәгатьтә теземнәргә салу һәм аларны шулай ук кыска вакыт эчендә суктырып амбарларга озату турында бөтен республика шаулады. Уңышның да бик әйбәт булуы турында ишеткәч, «Ирек» кол? хозына игътибар бермә-бер артты. «Ирек» колхозының—моннан берничә ел элек кенә иң артта сөйрәлүчеләрнең берсе булган хуҗалыкның—уңышлары турындагы хәбәр КПСС Үзәк Комитетының 1963 елгы декабрь Пленумында Кремльнең Съездлар сарае трибунасыннан бөтен союзга таралды. Ничек ирештеләр соң алар бу уңышка? Бу уңыш җиңел генә килмәде бит. Моның сәбәбе — бөтен коллективның тырышлыгын бер юнәлешкә туплауда һәм шуның нигезендә максатка ирешү өчен көрәштә фәнгә, алдынгы тәҗрибәгә таянуда. Менә шулар хәл итте уңышның нигезен. Менә шундый гыйбрәтле бер хәл булды районда: «Ирек» колхозыннан ерак түгел Чапаев исемендәге колхоз басулары җәелеп киткән. Әле кайчан гына, Каюмов председатель булып сай- ланган елларда гына, бу колхоз бөтен республикага данлыклы иде. Бу колхозның уңышлары, аларның тәҗрибәсе турында брошюралар, листовкалар, очерклар язылды. Колхоз председателе Лазарь Васильевич Дергуновка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Каюмов председатель булгач та, алар үрнәгендә, бүтән тармакларны үстерү белән беррәттән, иген уңышын күтәрүгә зур әһәмият бирде. Ул вакытларда әллә ничә еллардан бирле ферма тирәләрендә тирес өемнәре өелеп ята иде. Аларны кырга чыгаруга, Борындыктан фосфорлы һәм калийлы ашламаларны кайтаруга атларны да, булган машиналарны да жәлләмәде ул. Җирләрне эшкәртү, басуларны ашлама белән тукландыру — бу идарәнең, партия оешмасының даими кайгырту объекты булып әверелде. «Ирек» колхозының 1963 елдагы, һава шартларының бик уңайсыз килгән елдагы, уңышлары бу чараларның авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүдәге ролен бик калку итеп күрсәтте. КПСС Үзәк Комитетының 1963 елгы декабрь, 1964 елгы февраль Пленумнарында авыл хуҗалыгын интенсив үстерүдә җирне эшкәртү, туфракны ашлама белән тукландыруның көче турында басым ясап әйтелде. «Ирек» колхозындагы 1963 елгы уңыш партия акылы белән совет кешеләре тормышындагы тәҗрибәнең уртаклыгын, бердәмлегең һәркемгә ачык итеп күрсәтте. Соңгы елларда Чапаев исемендәге колхозда нәрсәләр булды соң?.. *Л. В. Дергунов пенсиягә китте, аннан соң өч председатель алышынды. Ә бу председательләр иртәгәге көнгә карый белмәгәннәр, уңыш язмышы өчен тырышмаганнар, ел килеренә генә ышанганнар. Терлекчелектән дә, кырчылыктан да уңыш алу кимегән. Кыскасы, колхоз артка тәгәрәгән. Шушы ук елны «Ирек» колхозы делегатциясе элек республикада алдынгы хуҗалык булган Чапаев исемендәге колхозда булып кайтты. «Социалистик Татарстан» газетасында шул уңай белән «Ирекалеләрнең республика авыл хуҗалыгы хезмәт ияләренә бик гыйбрәтле мөрәҗәгате басылып чыкты: «Күршеләрнең җире ник начарланып китте соң?—дип язылган иде анда. — Бу мәсьәлә безне кызыксындырды. Җыелдык та күршеләргә киттек. Анда күргәннәргә ышанасы килмәде. Аларның хәленә оялдык, әрнедек. Терлекчелек фермалары тирәсендә — тирес һәм черемә таулары. Кавказ тавымыни!- Көзге көннәрдә сыер савучылар ничек абзарга керә алганнардыр. Фермадан биш адымда гына тирес сыекчасына батып үләрсең. Ә өч ел буена җиргә «азык» бирелмәгән. Бу елларда чапаевлылар ашлыкны, шикәр чөгендерен, терлек азыкларын, сөтне күпме алып җиткерми калганнар соң? Бик күп, меңнәрчә центнерлар. Чапаевлыларда техника күп. Эш куллары да җитәрлек. Бәла шунда: ваемсызлык, ялкаулык туган һәм кибән кебек юанайган». Әйе, бу бер чапаевлыларда гына хас нәрсә түгел. Күп кенә колхозларда шундый хәл саклана әле: үз мөмкинлекләреннән файдалана белмиләр. Дөрес, хәзер Чапаев исемендәге колхозда бүтән председатель — Герман Николаевич. Ул Әдһәмнең дусты. Берничә ел «Ирек» колхозында торды, Ярәмәй сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләде. Узган сайлауда аны, партком тәкъдиме буенча, шул колхозга председатель итеп сайладылар. Әйтергә кирәк, Чапаев исемендәге колхоз хәзер кабат үргә күтәрелеп килә... Әлеге мөрәҗәгатьтә түбәндәге сүзләр дә бар иде: «Безнең колхозчылар... туфрак ашлау мәсьәләсенә ваемсыз караган җитәкчеләрне, кимчелекләрне конкрет күрсәтеп, шелтәлиләр, барлык колхоз басуларының да мул уңыш бирүләрен телиләр. Моңа ирешү өчен үз тәҗрибәләрен/уртаклашалар, киңәшләр әйтәләр. «Химияне — кырларга» — әйбәт лозунг. Ләкин кайбер колхоз һәм совхоз җитәкчеләре болайрак сөйләнәләр: — Менә химия безгә килеп җитсен әле, шул чагында без эш күрсәтербез. — Хәзер эш химия промышленносте работникларына терәлде... Димәк, аларча, авыл хуҗалыгы работниклары инде уңышны күтәрү өчен барысын да эшләгәннәр, хәзер кырларга химиянең килүен кул кушырып көтәргә генә калган. Без кырларга химияне уз кулларыбыз белән кертергә тиешбез...» «Ирек» колхозында басуларны ашлау белән дүрт ел инде чын-чын- лап шөгыльләнәләр. Бөртеклеләр уңышы 8—9 центнердан 16 центнерга җитте. 1962 елда бөртеклеләр һәм сызма культуралар чәчеләчәк җирләргә 10 мең тонна черемә, 200 тонна минераль ашлама кертелде... Бу нәрсә бирде соң? 1963 елда сабан бодаеның һәр гектарыннан 20,2 центнер уңыш алынды. Моны акчага күчереп карасаң, менә нәрсә күренә: кол- . хозның 1 гектарга ашлама кертү чыгымнары 1 сум 83 тиеп булды, ә өстәмә уңыштан җыелган ашлыкны сатудан колхоз 18 сум 30 тиеп алды. Бодай басуына ашламалар кертүгә 1096 сум акча тотылды. Ашламалар хисабына алынган ашлыкны сатудан гына да колхоз кассасына 11 мец 50 сум акча керде. Бик гыйбрәтле арифметика бу. Тагын берничә сан: 1963 елда ашлама кертелгән мәйданның һәр гектарыннан җыелган бодай колхозга 2 сум 15 тиенгә, ә ашлама кертелмәгән җирдән җыеп алынганы 3 сумга төште. Шулай ук бүтән культуралар буенча да: ашламалар кертү исәбенә өстәмә рәвештә «Ирек»тә 11 мең 535 центнер кукуруз силосы, 9 мең 76 центнер шикәр чөгендере, I мен 172 центнер бәрәңге алынды. 1964 ел уңышы өчен дә кырларга 15 мең тоннага якын җирле органик ашлама, 250 тоннадан артык минераль ашлама кертелде. Дөрес, мул уңыш тәэмин итүдә ашламаның роле гаять зур. Ләкин ашлама җирне эшкәртү, чәчү эшләре үз вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарылса гына яхшы нәтиҗә бирә бит ул. «Ирек» колхозы механизаторлары бу эшләр буеңча да бик күпләргә үрнәк. Уңыш өчен көрәшнең алгы сафында хезмәтне оештыруның прогрессив формасы булган комплекслы механикалаштырылган звенолар тора. Механизаторларга түләү дә башка бик күп колхозлардагыча гектар саныннан гына түгел, алынган уңышның центнер исәбеннән башкарыла. Чәчү һәм урыпҗыю эшләрендә тракторлар һәм комбайннар группалап, сәгатьле график буенча эшлиләр... Менә шуларның барысы да, һава хәлләренең нинди булуына карамастан, елдаи-ел иген уңышы алуның интенсив үсешен тәэмин итәләр. Ә интенсивлаштыруның экономик нәтиҗәсе җир мәйданы берәмлегенә туры килгән продуктлар җитештерүнең чыгымнарга караганда кызурак темп белән үсешендә чагыла. Явым-төшем Буа якларында да, шулай ук республиканың бүтән районнарында да узган җәй көне дә 1963 елгы кебек үк диярлек булды. Яз көне салкыннар, тишелеп чыккан иген үсентеләренә баш күтәрергә ирек бирмичә, бик озак дәвам итте. Яңгырлар бик ялындырып кына яуды. Шуларга карамастан, «Ирек»тә 2782 гектарга чәчелгән бөртекле һәм кузаклы культуралар уртача 17,5 центнер уңыш бирде. Иң әһәмиятлеләре: борчак белән бодайдан (алар барысы да 2 мең гек- ' тарга якын мәйданга чәчелгән иде) 20 шәр центнер уңыш алынды Димәк, тулаем алганда, узган елгыга караганда 42 мең 200 потка якын ашлык артыграк җыеп алынды. 8. .С.Ә .- № 2. Быелгы шушы уңышлар өчен механизаторлар бригадасы җитәкчесе Усман Алиев СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале һәм 200 сумлык премия белән бүләкләнде. Ләкин бу үсешнең даимилегеи тәэмин >нтәргә кирәк бит. Дөрес, продукт алу елдан-ел арта бара. Әмма үсешнең һәр адымы яңадан-яңа- таләпләр куя. Җирне тиешенчә эшкәртү, бу эштә техниканы максималь файдалану, ашлама кертү белән бергә, игеннәрнең сортын да яхшыртырга, җиргә һәм шартларга ятышлы иң яхшы, иң уңдырышлы сортлы игенне чәчәргә кирәк. Каюмов Казан саиаториясендә дәвалану вакытында бу нәрсә турында да күп кайгыртты. Партиянең Өлкә Комитетына керде, министрлыкта булды — үз дигәнен итте: «Ирек» колхозына орлык өчен 200 центнер «Харьковская-46» сортлы бодай бүләргә вәгъдә бирделәр. Ул анда тагы бер җиңүгә иреште: югары оешмалар бусагасын талтый-таптын колхозның техника паркын тагың бер йөк машинасына арттырды. Аны әле күптән түгел генә шофер Хәйдәр абыйКадыйров колхозга алып кайтып китте... КИМЧЕЛЕКЛӘР ДӘ БАР ӘЛЕ, ЛӘКИН... Әдһәм караңгы төшкәч кенә Ярәмәйгә кайтып җитте. Аны Борындык станциясенә каршы алырга «ГАЗ-69» белән Вәгыйзь килгән иде... Вәгыйзь моннан ике ел элек кенә армиядән кайтты. Кайтуының, икенче көнендә үк эш сорап правлениегә килде. — Нинди һөнәр алып кайттың? — дип сорады аннан Әдһәм. •— Шофер... Аңа машина бирделәр. Тырышып эшләде Вәгыйзь. Җәен дә, кышын да машинасы төзек булды. Эшчән һәм тыйнак бу егет бик күпләрнең күңелен яулап алды. Колхоз аңа йорт җитештерергә булышты. Аннары ул өйләнеп, бик әйбәт кенә семья корып җибәрде. Вәгыйзь хатыны да Әнисә белән бер вакыттарак бала табарга тиеш бит. Әллә бер-бер хәл булган инде, Вәгыйзьнең йөзе борчулы иде. — Кечкенәң тудымы әле? — дип сорап куйды Әдһәм. — Кызым бар. Әнисе авырып китте шул әле. Сукыр эчәгенә опера; ция ясадылар. Олан да, әнисе дә больниста. Өйдә берүзем. — Алай диген. Икебез дә бер чамадарак икән. Мин дә Әнисәне больницада калдырып кайттым бит... Юл сикелтәле һәм тайгак иде. Урыны-урыны белән аны бөтенләй кар күмеп киткән. «Вездеход» та юлдан кыенлык белән генә бара. Караңгылыкны тишеп алга омтылган фара яктысында кар бөртекләре әле тоташ ап-ак җепләр агымы булып каршыга йөгерәләр, әле чуалышып бетәләр дә, машина тәрәзәсе янында пәри туе ясап, бөтерелергә керешәләр. Вәгыйзьгә күзләрен өзлексез алга текәп барырга, рульне туктаусыз боргаларга, газны әле арттырырга, әле киметергә туры килә. — Брикетны ташып бетердегезме әле? — Юк, тракторлар басуга черемә чыгара, машиналар клубңа кирпеч ташый. — Ә колхозчыларга шикәр комы? — Кичә Буага өч машина барган иде. Заводтан жом төяп кайттылар. Правлениедән вәкилләр булмаганга, шоферлар шикәрне кабул итеп алырга курыкканнар. Бүген наряд вакытында Хәяров шоферларны да, грузчикларны да бик нык сүктек Чыннан да, аның өчен аерым кеше нигә кирәк инде. Стандарт үлчәнгән капчыклар... Бушат та төя... Каюмовның ачуы чыкты. Янгыр дип, пычрак дип тормадылар, колхозчылар 240 гектар шикәр чөгендерен алдылар, җыйдылар, кыска ва« кыт эчендә машиналарга төяп озаттылар. Аны үстерү, рәт араларын эшкәртү, чүбен утау — алар турында сөйләп торасы да юк... Шулар эчен тиешле шикәр комын шушы көнгә кадәр алып кайтып, колхозчыларга бүлмәгәннәр... Иртәгә үк дүрт машинаны Буага җибәрергә кирәк... Әлбәттә, председатель өйдә юк дип, колхозда эшләр тукталып тормаган. Кышка әзерлек начар түгел, сыерлардан сөт алу узган елгы бу вакытка караганда артыграк, ферма каралтылары төзек, басуларга черемә чыгарыла, клуб салынып ята... Каюмов болардан канәгать иде. Ләкин ул канәгать булуын бүтәннәргә сиздерергә ашыкмады. Фермаларны карап йөргәндә, бригадирларның, зоотехникның, ферма мөдирләренең теңкәсенә тиеп бетте. — Ишек төбендә нигә дезомата юк?—дип бәйләнде ул бозау караучыларга. — Абзар чистартканда алыштыру әчеп генә алынды, — дип җавап кайтарды бригадир Вәкыйф Кәримов. — Бүген үк куелачак. Бозаулар абзарының эчке кат тәрәзәләренең бер-икесендә кайбер . өлгеләр ватылган икән — аларны да күрде, яңа туган бозауларны киптерү кабинасындагы җылыткыч лампочкаларның әзер булмавы өчен электромеханик Шамил Шәкүровкә дә эләкте, сыер абзарларының берсендә сыер савучылар салкын дип зарландылар. Моның өчен дә гаепле кеше табылды. Терлек караучылар үзләре кыш көне йөрелми торган ишекнең икенче катын япмаганнар икән, хәзер бозланып каткан, ябылмый. Ә бригадир белән зоотехник моны күреп өлгермәгән... Дуңгыз абзарларында тирес .ташу өчен тачкалар ник юк? Идәннәр дә ремонтланып бетмәгән. Дөрес, болар вак-төяк кимчелекләр. Ләкин үз вакытында игътибар нтмәсәң, шактый кыйммәткә төшүләре мөмкин аларның. «Ирек» колхозы моны үз җилкәсендә татыды инде. Әле хәзергә кадәр «Ирек» нең терлекчелек буенча республиканың алдынгы хуҗалыкларыннан берсе булган XXII партсъезд исемендәге колхоздан калышуына нәкъ шул нәрсә сәбәп булды да. Каюмов председатель булып сайланганчы ук башланды бу хәл. Әллә терлекчелек каралтыларының җимереклеге, әллә кайгыртучаи- лыкның җитәрлек булмавы сәбәп булды, колхоз сыерлары арасында туберкулез авыруы таралды. Бозаулар арасыннан да табылды андын- лар. Бөтен ферма терлекләрен алыштырырга кирәк иде. Ә бу нәрсә никадәр акча таләп итте, ничә елларга- сузылды. Шуңа карамастан, ферма аяктан егылмады, авыру бетте, хәзер сыер башына продукция алу да елдан-ел күтәрелә бара. Тукаева Сания кебек сыер савучылар бер «Ирек» колхозына гына түгел, -бөтен районга билгеле. Ә бозау караучылардай Хисмәтуллина Рузалия, Кисаева Фатыйма, Әмирханова Раузалар йөз процент сакланыш белән бозауларның көнлек артымын 700—900 граммга җиткерделәр. 250 башка якын сыерның һәрберсеннән елга 2200—2400 ‘килограмм сөт савып алына. Шулай ук бер центнер сөт җитештерүнең үзкыйммәте дә кими бара: узпан ел 9 сум 50'тиен булса, быел ул бары 8 сум 15 тиен генә... Әгәр әлеге хәл булмаса, «Ирек» колхозы үзе белән ярышучы XXII партсъезд исемендәге колхозны бу тармак буенча да һичшиксез куып җиткән булыр иде... Әлеге кимчелекләрне тикшерү буенча шул ук көнне, терлекчеләрнең көндезге һәм кичке эш араларында, правлениенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Председатель бүлмәсенә башта бригадирлар, механизация һәм терлекчелек буенча аларның ярдәмчеләре җыелды, аннары култык астына китап кыстырыл электромеханик Шамил Шәкүров керде. Ул ияген ка- 8» гып кына исәнләште дә стена буендагы урындыкка утырды һәм китабын ачты. Әле ана утыз яшь тә тулмаган, баш түбәсендә бүген дә менә аның турында сүз күп булыр әле. Бригадирлар да, ферма мөдирләре дә күл кенә кимчелекләрне аның өстенә ташларлар... Шулай булып чыкты да. Зоотехник Галимҗан Фәтхулов фермаларның кыш чыгарга әзерлеге турындагы озын чыгышыннан сон, азык тапагыч .машинаның эшләмәвен, сарыклар һәм дуңгызлар фермасындагы электр җиһазларының үз вакытында төзәтелмәвен Шамилгә кайтарып калдырды. Бригадирлар чыгышында да Шакуров фамилиясе берничә мәртәбә телгә алынды. Шамилнең мактарлык эшләре дә бик күп. Әнә ул күптән түгел генә азыкны гидролизлап әчетү җайланмаларын ясашты, барлы-юклы җиһазлардан клапаннарын үзе ясап, пар ясагычны эшкә җикте. Яна туган бозауларны электр җылылыгы белән «иптеру җайланмасы да аның эше. Аларны саный китсәң... Эше күп булганга, кимчелекләре дә күп табыла, хәер, аның гына кимчелекләре түгел ул... Шуларны әйтеп акланыр дип уйлады булса кирәк, Каюмов аңа сүз биргәндә кисәтеп куйды: — Син, Шамил, тәнкыйтьне кысалар дип уйлама, — диде.— Сүзне озынга сузма. Әйтелгән җитешсезлекләрне бик тиз бетерү өчен нинди ярдәм кирәк. Шулар турында әйт. Шамил, стена буендагы урындыктан торып, өстәл янына чыкты. Кулындагы кечкенә кәгазь кисәгенә карый-карый, акрын, салмак.тавыш белән сүзен башлады. Юк, ул акланып тормады, шулай ук бөтен гаепне үз өстенә алырга да теләмәде. — Без — мин һәм монтерлар — фермаларга заявка буенча хезмәт күрсәтәбез, — диде ул.— Барысына да берьюлы түгел, чиратлап. Бер ферманың эшен җайга салганчы, берничә көн вакыт үтә. Ә андагы эшне бетерми торып, бүтән абзарга йөгереп булмый. Алай итсәк, «эт баш, сыер аяк» булыр иде. Андый хәлдә минем адаш үзе дә, ягъни мәсәлән, шайтан да, эшнең рәтенә чыга алмас иде. Эштә шундый чиратлылык дигән нәрсә бар... Аннары без кайда нинди авария булганын, уз вакытында әйтмәгәч, кайдан белик? Бригадирлар да, ферма мөдирләре дә асларына су кергәч кенә йөзә башлыйлар. Заявканы башта бригадирга, аннан правлениегә җиткергәнче никадәр вакыт уза. Туры- дан-туры электр станциясенә белдерергә кирәк... Председатель аның сүзен бүлдерде: _ Болары аңлашылды. Азык тапагычны эшкә җигү һәм бозаулар абзарындагы пар җылыткычын җайга салу өчен бездән оиңа нинди ярдәм кирәк — шул турыда әйт син. — Минем кулда ат та, машина да юк. Ә аларны төзәтү өчен сварочный агрегатны ферма янына китерергә кирәк. Эш шунда гына тора... —■ Сүзең беттеме? Иртәгә иртән үк агрегат синең кулда булыр... Утырышта сөйләшү җитди һәм конкрет булды. Терлекчеләр эшкә ашыктылар. Шамил чыгып киткәч, Каюмов әйтеп куйды: — Бу станция белән Шамилгә колач тар. Бабайлар станциясе бит инде ул... Бухгалтер Шәрәев, нәрсәдер исенә төшкәндәй, папирос яндырырга дип кабызган шырпысын да онытты: — Син юкта, Каюмов,—диде ул, кабаланып, — кәгазь килде. Дәүләт системасына күчерү проекты өчен акча күчерүне сорыйлар. — Нигә мине көттегез аның өчен. Немедленно күчерергә кирәк. Хәзер электр заманы, моторлар...— Председательнең күзе тәрәзәгә төште: авылның аргы очы кинәт караңгылыкка чумды. Кичке эш вакытында барлык фермаларны да, авылны да ток белән тәэмин итү өчен, Шамил әйтмешли, «бабай станциямнең генә көче җитми шул... Әдһәм өйгә кайту белән үзендә хәлсезлек сизде, кергәч үк чишенде дә, ашал-эчел тә тормастан, урынга ауды. Башы авырта, бөтен тәне кызыша иде. Янына йөгереп килгән Илһамия белән Резедасын да кулына алып сөя алмады. Төне буе саташып чыкты. Таң алдыннан гына йокыга китте. Иртәгесен соң гына торып, бал һәм карлыган белән кайнар чәй эчкәннән соң, хәле җиңеләйгәндәй тоелды. Председатель урынбасары һәм партия оешмасы секретаре Хәяровка шалтыратты: кичәгеләрдән чыгып эшләрне үзләре карасыннар, аның бүген исәбе — азрак ял итеп алу. Хәер, әле аның отпускасы бетәргә дә бер атналап вакыт бар. Әнисенә, олы кызына мунча ягарга кушты да кабат урынга барып ятты. Күз алдына Казанда больницада калган Әнисәсе килеп басты: хәзер хәле ничек икән, әле котылмагандыр?.. Ләкин бүген дә ял итәргә насыйп булмаган <икән: телефон шалтырады— партком секретаре Мамаков сорады аны. Ульяновск өлкәсеннән делегация киләсе, ди. Каршы алырга кирәк. Килеп җитә дә торганнардыр. Каюмовның авыруы онытылды, правлениегә шалтыратып, машина җибәрүләрен сорады да тиз-тиз киенергә кереште. Җылы итеп, кат-кат киенде. Ләкин урамда кичәге кебек салкын түгел, җил көньяктан исә, ябалак-ябалак юеш кар ява иде. Ул Вагыйзьгә машинаны тул-туры фермага алып барырга кушты: кунаклар килгәндә оятлы булмыйк тагын, кичәге җитешсезлекләрне бетергәннәрме, барысы да тәртиптәме икән?.. ■ Делегация караңгы төшкәч кенә килеп җитте. Аларның берсе үзен партиянең Ульяновск Өлкә Комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары Миронов дип таныштырды. Калган өчесе авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча өлкә идарәсе начальнигы, идарәнең баш зоотехнигы һәм партиянең Өлкә Комитеты инструкторы иде. Терлекләргә азык әзерләү һәм аларны кышлату буенча алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә килгәннәр булып чыкты... Әйе, кичә генә нәкъ шушы мәсьәлә буенча колхоздагы кимчелекләрне тикшерделәр, ә бүген тәҗрибәне өйрәнергә килгәннәр... Дөрес, иң алдынгы хуҗалыкларда да үзләренә күрә килмәгән яклары була. Ә «Ирек» терлекчелек буенча алай бик алдынгы түгел бит әле... Инде фермалар белән танышырга соң иде, Каюмов, Хәяров б.еләя бергә, кунакларны колхоз гостиницасына урнаштырды да өенә ашыкты. Мунчаны кабат ягып җибәргәннәр иде... ...«Ирек» колхозының фермалары башка күп кенә хуҗалыклардагы кебек төрле урыннарга сибелмәгән. Тигез рәт итеп салынган абзарлар Чынлы елгасы буйлап авылның дәвамы булып сузылган. Фермалар үзе бер зур авылны хәтерләтә. Аның урамнары да, бакчалары да бар. Терлек азыгы — печән һәм салам да зур-зур кибәннәр итеп көздән үк ферма янына ташып өелгән. Силос башнялары һәм базлары да биредә. Кыскасы, кыш көпе юлсыз басулар буйлап печән-салам ташып азапланасы, нихәтле кешеләрне җәфалыйсы, тракторларга артык ягулык әрәм итәсе юк. Моның да — исәпли белгән кеше белә — экономик нәтиҗәсе бар... Аннары мастерскойлар, машина паркы, электр станциясе, янгын сарае да шушы тирәдә. Менә шуңа күрә кыш көне колхозның бөтен эш көче шушында тупланган була. Бу нәрсә кунакларга да бик ошады. Алар болан бер урынга туплануның уңай якларын тиз күрделәр. — Группалап эшләү методы сездә терлекчелектә дә кулланыла икән,— дип куйды Миронов. — Барысы да күз алдында. Танышуны дуңгызлар фермасыннан башладылар. Абзарлардагы чисталык, терлекләрнең көрлеге бик күп хуҗалыклар белән таныш булган өлкә җитәкчеләре өчен дә сокланырлык икән. Өлкә идарәсенең баш зоотехнигы Горшков терлекләргә азык әзерләү методларын, Өлкә Комитеты инструкторы Буруков терлекчеләрнең эш һәм ял итү шартлары турында блокнотларына теркәп бардылар. Дуңгыз караучылар өе чыннан да хәтта күп кенә район үзәкләрендәге кунак өйләре өчен дә үрнәк булырлык иде. йоклау өчен бер бүлмә, икенче бүлмәдә учетчик утыра. Кызыл почмак матур итеп җи- һазландырылган. Бүлмә уртасында — өстәл, өстәл өстендә — төрле га- зета-җурналлар, алдынгы тәҗрибә буенча брошюралар, китаплар. Стенага «Терлекче» исемле стена газетасы, һәр терлекченең йөкләмәсен күрсәткән кәгазьләр рама эченә алынып эленгән. Икенче як стенага терлекләргә ашату рационы, дежур тору исемлеге, планның үтәлеше турында белешмә кадакланган. Кунаклар боларның барысы белән дә кызыксындылар. Терлекчеләрнең эш күрсәткечләре дә әйбәт. Мәчтүрә апа Зәйниева үзенә беркетелгән дуңгызлардан 14 әр бала алып үстергән инде. Аны район парткомы һәм идарә Мактау Грамотасы белән бүләкләгән. Шулай ук Каюмов Харис, Ситдикова Сания, Каюмова Рузания һәм башкаларның да күрсәткечләре әйбәт икән. Председатель дуңгыз асрау буенча әле тәҗрибә җитеп бетмәүне дә кунаклардан яшермәде, күршедәге XXII партсъезд исемендәге колхозның Миргалифан Алиулов җитәкчелегендәге ферма эшчеләренең тәҗрибәсе белән якын арада ныклап танытачакларын әйтте. Делегация членнары химик юл белән терлек азыгы әзерләү ысулы — яшел һәм тупас азыкларда гидрализлап эчертү юлы белән шикәр, органик кислоталар, аммоний сульфаты, сөяк оны кебек минераль кушылмалар ярдәмендә туклыклы матдәләрне арттыру җайланмалары белән аеруча кызыксындылар, химик юл белән әчетеп әзерләнгән терлек азыгының конкрет нәтиҗәләрен сораштылар. — Печән булсынмы, салам булсынмы—әчетеп әзерләнгән азыкны терлекләр бөтенләй ашап бетерәләр,—дип җавап бирде председатель.— Бу булды бер. Икенчедән, белгечләр әйтүенчә, аның җитмеш проценты организмга сеңә. Аннары шунысы да бар: исәпләүләр күрсәткәнчә, мондый азык 10 көн эчендә үзен әзерләүгә киткән чыгымга караганда ун мәртәбә артыграк суммада доход бирә. Димәк... Үзегез ■уйлап карагыз... Кызыл почмакта әңгәмә дәвам итте. «Тәкъдимнәр кенәгәсенә» кунаклар түбәндәге сүзләрне яздылар-: «Без, Ульяновск өлкәсе делегациясе (делегация членнарының эшләгән урыннары һәм фамилияләре), Буа районының «Ирек» колхозында булып, терлекләргә азык әзерләү тәж- .рибәсе белән таныштык. Терлекләрне тукландыру системасы бездә яхшы тәэсир калдырды. Аның күбесен безнең өлкә хужалыкларында да кулланырга бик мөмкин һәм кулланачакбыз да (Имзалар). ТАГЫН КҮРШЕЛӘР ЯНЫНДА \ Кышның кикриге бик тиз шиңде, кешеләр тун белән киез итеккә дә күчәргә чынлап торып өлгерә алмый калдылар, жылы яктан искән жил алып килгән болытлар инде ак юрган ябынып өлгергән басулар, урамнар өстенә төне буе яңгыр сиптеләр. Иртән гөрләвекләр ага, уйсу жир- ләрдә күлләвекләр барлыкка килгән иде. Чып-чын яз диярсең, тик сыерчыклар, тургайлар гына саңрамый. Ләкин юллар өзелмәде, кар күп яумаган иде ич әле. Нурулла Хәяров белән ферма учетчигы Сәет Хәмидуллин иртән үк, -Буага шикәр комы төяргә баручы машиналарга утырып, юлга чыктылар. Исәпләре — XXII партсъезд исемендәге колхозның дуңгыз фермасындагы эшләр белән якыннан танышу. Хәяровның бу колхозда бул- таны бар: социалистик ярыш договорын тикшерүгә дә катнашкалады, колхоз җитәкчеләренең һәм белгечләренең, партия оешмалары секретарьларының, терлекчеләрнең бу колхозда үткәрелгән семинарына да •барды. Андагы эшләр белән гомумән таныш ул. Ләкин гомумән генә. Идарә парткомы секретаре Мамаков XXII партсъезд исемендәге колхозның дуңгызлар фермасы турында: «Анда терлекләрне үрчетү һәм симертү белән генә шөгыльләнмиләр, чын-чынлап фәнни эш алып баралар»,— дигән иде. Нәрсәдән гыйбарәт икән аларның фәнни эшләре?.. XXII партсъезд исемендәге колхоз председателе Әхмәтгәрәй Абдриев ялда, партия оешмасы секретаре Азизов районга киткән булып чыкты. Аларны колхоз председателе урынбасары, Хәяров кебек үк кечкенә буйлы, юантык гәүдәле, ләкин бик хәрәкәтчән Җамалиев Мирза каршы алды. — Гафу итегез, сезне озатып йөрергә һич кенә дә вакытым юк,— диде ул, хәл-әхвәл белешкәч. — Миргалифан фермада. Ул үз эшен миннән күбрәк белә. Ә мин сыерлар фермасына китәм. Терлекләрне яңа абзарга күчерәбез... Миргалифан Алиулов белән Хәяров күптән таныш иде инде. Ә Сәетнең аны -беренче күрүе иде әле. Чәчен такыр итеп алдырган, киң яңаклы, азрак кысыграк яшькелт-соры күзле, утыз — утыз биш яшьләр тирәсендәге гади генә бер кеше икән. Сөйләшүе шактый кыю. — Танышуны азык әзерләү бинасыннан башлыйк,-—диде ул, аларның нинди максат белән килүен белгәч, һәм ишегеннән пар чыгып торган йортка таба атлады. Ишекне ачып, эчкә үттеләр. Өч хатын-кыз әзер азыкны чанга бушаталар иде. — Моннан дүрт ел элек, монда эшли башлаган елны, чөгендерне дә, бәрәңгене дә корылата ашата идек, — дип сөйләп китте Миргалифан,— «Свиноводство» журналыннан укып белдем: паста әзерләп ашату яхшырак икән. Хәзер чөгендерне, бәрәңгене пешереп, аңа печән оны һәм минераль матдәләр кушып паста әзерләргә керештек. Бик яратып ашыйлар. Печәнне һәм тупас азыкларны «Саратовская-3» чүпрәсе белән гидрализлап-әчетеп бирәбез. Аның да файдасы бик зур... Азык бинасыннан балалы терлекләр абзарына килделәр. Абзар тирәсендә чип-чиста, ап-ак төймә борыннар йөгерешеп йөри, бер-берсе белән уйнаша иде. — Прогулкага чыгарганнар, — диде Миргалнфап, аларга күрсәтеп.— Чыныгып, таза булып үссеннәр өчен дуңгыз балаларын .көн саен прогулкага чыгарабыз. Салкын булса да, яңгыр яуса да. Саф һава сулап аппетитлары ачыла. Абзар эче җылы һәм һавасы да саф иде. Бөтен нәрсә чип-чиста, коридорга коры пычкы чүбе сибелгән, араннарда терлекләр коры салам эченә чумганнар. Сәет учет эшләре белән кызыксынды. — Бүгенге көн белән генә яшәп булмый бит, — дип башлады ферма мөдире аңа җавабын. — Иртәгесе көн турында да уйланмыйча булмый. Ә иртәгә продуктны бүгеннән күбрәк алыйм дисәң, нәселне яхшыртырга кирәк. Без терлекләр нәселен елдан-ел яхшырта барабыз. Зур, таза, күп сөтле аналардан туган балаларның иң әйбәтләрен учетка алабыз. Күңел биреп тәрбияләсәң, мондый терлекләр хур итмиләр. Әнә Зоя Акимова белән Анна Сидорова ноябрь аенда ук 1964 ел өчен алган йөкләмәләрен үтәделәр — үзләренә беркетелгән һәр ана дуңгыздан 21 әр бала алып үстерделәр. Ә бөтен республикага билгеле Зина Тимофеева симертү группасында һәр дуңгызның - көнлек артымын 400 граммга җиткерде. Быел дәүләткә '1294 баш дуңгыз симертеп тапшырдык. 900 центнердан артык. Бер дуңгызлар фермасыннан гына колхоз быел, йөз илле мең сум чамасы керем алачак... Әйе, XXII партсъезд исемендәге колхозда «Ирек»леләр өчен үрнәк булырлык нәрсәләр күп. Монда терлекләр үрчетү һәм нәсел эше буенча фәнни нигезләнгән система урнаштырылган. Миргалифан Алиулов җитәкчелегендәге ферма эшчеләре төп ана дуңгызлар көтүен туплауга, алариың токым сыйфатларын һәм үрчемлелеген яхшыртуга зур игътибар бирәләр. Сәет монда күргәннәрен дәфтәргә теркәп барды, әле тегесен, әле монысын сорап ферма мөдирен аптыратып бетерде. 1963 елның башында бу фермага коммунистик хезмәт коллективы исеме бирелгән икән. Монда эшләүчеләр чыннан да бу мактаулы исемгә лаеклы. Эшләре кайсы гына яктан алып карасаң да менә дигән, һәрберсе укый. Терлекчеләр өе класс бүлмәсенә охшатып җиһазлан- дырылган. Биредә күргәзмә әсбаплар да, дәреслекләр дә бар. Бер як кырыйда кара такта тора. Кичке мәктәптә укучы терлекчеләргә дәрес бирү өчен укытучылар бирегә килә икән... Сәет Хәмидуллин, фермадагы учет эшләрен, нәсел яхшырту ысулларын, симертү группаларындагы терлекләрнең артуын тизләтү чараларын өйрәнеп, биредә калды. Ә Нурулла җәяүләп кенә аръякта, калкулык итәгенә урнашкан сыерлар фермасына таба атлады. Нурулла XXII партсъезд исемендәге колхозга беренче тапкыр моннан биш ел элек, Каюмов председатель булып эшли башлагач, үзе колхозның партия оешмасы секретаре булып сайланган елны килгән иде *. Аннан бирле, әлбәттә, бик күл нәрсә үзгәргән, терлекчелек биналары яхшырган, терлек саны да, алардан продукция алу да арткан. Ул вакыт дуңгызлар фермасын «Галимҗан абзый хуҗалыгы» дни йөртәләр иде. Күпне күргән, колхоз оештыруга һәм айдагы барлык мөһим эшләргә актив катнашкан бу кеше белән Хәяров озак сөйләшеп утырган иде ул вакытта. Такташның «Киләчәккә хатлар»ындагы Мохтар бабайлар замандашы ул Галимҗан абзый. Колхоз оешканчы Донбасс- ’ Хәяровлыц бу колхозда күргәннәре турында «Ышану» исемле очерк «Совет әдәбияты» журналының 1959 ел 9 санында басылды. (Автор.) та шахтер булган. Аннары авылга кайткан һәм беренчеләрдә» булып колхозга кергән. Язгы кыр эшләре вакытында бер көнне колхоздашы Шәрәфетдин карт, Мохтар бабай кебек атын жәлләп, кич җиткәнче үк тугара башлагач, Галимҗан абзый аңа эшне бетерергә иртәрәк икәнлеген кисәткән. — Ат биреп кердемени колхозга ул зимагур, — дип мыгырданган әлеге карт. — Егылганчы куаласа да аңа кеше аты жәл түгел... Йөрәгенә бик каты бәрелгән бу сүз Галимҗан абзыйның. Иртәгесен үк Донбасстан кайткан пальтосын, хром 'итекләрен сатып, менә дигән ат алып кайткан да картка тоттырган. — Хәзер без колхозда", — дигән, — синеке-минеке юк. Менә бу синең теше төШеп беткән алаша түгел, биеп тора. Җик тә сөр. Ә миңа синеке дә ярый. Шулай итеп Галимҗан абзый тулы хокуклы колхозчы булган... /Моннан биш ел элек әле ул дуңгызлар фермасы мөдире иде. Ул вакытта ук бу ферма бөтен район өчен үрнәк иде. Ә хәзер бөтен республика өчен үрнәк... Галимҗан абый үзе юк инде хәзер. Ә эше калды, ал-- машчысы Миргалифан Алиулов аны тагы да киңрәк колач белән дәвам итә... Менә сыерлар фермасы. Ферманың нәкъ урта җирендә таштан салынган зур бина тора. Бу бинаны күргәне юк иде әле Нурулланың. Таш баскычлардан менеп, коридорга керде. Дүрт-биш ишек. Берсенә «Ветеринария аптекасы», икенчесенә «Ял итү бүлмәсе», өченчесенә «Контора», дүртенчесенә «Клуб» дип язылган. Нурулла шикләнеп кенә контораның ишеген шакыды. — Керегез, — диделәр эчтән. Бүлмәдәге ике өстәлнең берсе янында ферма мөдире Җиһангәрәй, икенчесе янында учетчик Михайлов утыра иде. — Нинди җилләр ташлады, Нурулла, — дип, Җиһангәрәй урыныннан ук сикереп торды. *— Безне бөтенләй оныттыгыз, хәлегезне белим дип килгән идем, — диде Нурулла, алар белән күрешә-күрешә. — Ай-Һай, сезнең монда! Шәһәрчә яшисез икән. — Бу йорт турындамы син? Терлекчеләр йорты бу. Әйдә күрсәтим. Ял итү бүлмәсе «Ирек»тәге кебек үк матур итеп җиһазландырып- ган. Шкафта китаплар, өстәл өстендә — газета-журналлар. Клубның йөз кеше сыешлы тамаша залы, сәхнәсе, кинобудкасы бар икән. Бүлмәләр пар белән җылытыла. — Әйбәт, — дип куйды Хәяров, сокланып. Аннары абзарларны карарга керештеләр. Моннан биш ел элек үк салынган зур, дүрт рәтле абзар янына тагын берничә бина тезелгән. Уң яктагы бина Шәрифулла Басыйров методы белән түшәмсез, чардаклы итеп салынган. Күбрәк җирле материалны файдаланганнар: нигезендә таш, стенасы саманнан. Эче футбол мәйданы кебек зур, завод цехын хәтерләтә. — Дүрт йөз 'баш сыер сыя монда, — диде Җиһангәрәй, горурланып. — Ә сыерларны эчертү монда да тоташкан савытлар законы нигезендәме? — Нинди закон дисең? — Моннан биш ел элек Гәрәй шулай дип аңлаткан иде. Суны әй- тәм, монда да теге абзардагы кебек үз агымы белән киләме? — Әһә, менә нәрсә турында әйтәсең икән. Канишне. Цемент улаклар буйлап агып килә. Кранны борасың да су бер утлыктан икенчесенә- күчә, аннары өченчесенә... Шулай итеп бөтен сыерларны тәэмин итә. Автоэчергечең бер якта торсын. Болай бик арзанга төшә бит ул. — Әйе, мин аның белән күптән таныш инде. Әйбәт нәрсә уйлап тапкансыз,'—диде Хәяров. Аның тавышында берникадәр көнләшү сизелә иде. — Терлекләрне шәп тәрбиялисез, терлекчеләр өчен дә шартлар яхшы. Ә продукция алу ничегрәк соң? — Быел һдр сыердан уртача 2 мең өчәр йөз килограмм булыр дип торабыз. — Анысы бездә дә шуннан ким булмас. Артыграк булмаса... Ә ничә сыерыгыз бар? ; —• Хәзерге көндә фермада 475 сыер, ике йөздән артык бозау бар, йөз илле тана... — Терлекләр саны бездә азрак шул... Ә ашату ничек? — Сыер башына унар килограмм «Саратов-3» чүпрәсен бирәбез. Аңа минераль матдәләр белән бергә патока да кушабыз. Чөгендер патокасы. Силос, печән... • — Алай икән... Чүпрә белән әчетелгән азык хәзер районның бөтен фермаларында диярлек кулланыла. Шуңа күрә дә Буа районы сөт алу буенча беренче урында бит. Файдасы күп шул аның... Хәяровка мондагы тәртип ошады. «Әйе, боларны куып җитү өчен безгә шактый көч .куярга кирәк әле, — дип уйлады ул, — Ләкин моның өчен мөмкинлекләр бар, тырышлык та җитәрлек. Биш ел элек «Ирек» районда артта сөйрәлүче хуҗалык булып исәпләнсә, хәзер аның турында бөтен республика белә. Иген уңышы буенча бер үк шартларда булган XXII партсъезд исемендәге колхозны узып китте инде ул, терлекчелек буенча да аннан калышмас!.. Ә югары уңыш терлекчелеккә ныклы азык базасы булдыру өчен нигез бит ул. Азык җитәрлек булса, терлекне үрчетеп тә була, продукция дә арта. Бу — колхозның кереме үсә дигән сүз... Әлеге тоташкан савытлар законы авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә дә карый бит. Әйтик, колхоз бай булса, колхозчыларның тормыш-көнкүреш хәлләре дә яхшыра, культурасы да үсә. Әнә «Ирек»тә колхоз көче белән таштан менә дигән культура йорты салынып ята. 150 мең сумга төшә ул колхозга... Борындык станциясеннән брикет төяп кайтасы машинаны алар почта бинасы янында көтәргә тиешләр иде. Сәет монда килеп тә җиткән иде инде. Ә машиналар әле юк. Нурулла яңа килгән газеталар алырга дип почтага керде. — Абый, сез «Ирек»тән бит,—диде почтада эшләүче кыз.— Менә - Каюмовка телеграмма бар. Казаннан хәзер генә бирделәр. Нурулла телеграмма кәгазен алды да укып чыкты. — Хәбәр итмәдеңме соң әле? —■ Өлгермәдем әле: — Ярый, алай булса «Ирек»не тоташтыр... Ало, «Ирек»ме бу? Каюмов квартирасын бирегез. Әдһәм, телефонда синме? Тәбрик итәм, ма- .лай, алтынчы кызың белән...