АК ЧӘЧӘЧКЛӘР
Роман
I
Беренче бүлек
з өп итеп ишек ябылуы һәм кузгалып киткән машина тавышы тынгач, йокыга талган зур таш йортның баскычында яңадан тирән тынлык урнашты. Бу тынлык шундый көчле иде, тар баскыч тәрәзәсенең кайсыдыр иң өске өлгесендә замазкасы кубып төшкән пыяланың башта яхшы ук көчле, аннары әкренәйгәннән-әкренәя барган зыңгырдавы бермәл аермачык ишетелеп торды. Баскыч ярым караңгы һәм буп-буш иде. Зур байларның борынгы йортларында гына очратырга мөмкин булган киң һәм сөзәк ак мәрмәр баскыч тонык кына ялтырый. Баскыч борылмасы саен кулларына шәмдәл тоткан канатлы фәрештәләр басып тора. Кайчандыр бу шәмдәлләрдә шәмнәр дә янган, хәзер бөтен баскычны кайдадыр югарыда җемелдәгән бер электр лампочкасы гына яктырта. Бүреген кулына тоткан Мансур, парадный ишеге ябылып машина китеп баргач та, әле берничә минут урыныннан кузгала алмады. Әйтерсең, ул тораташка әверелгән иде, әйтерсең, аның өчен барысы төштә генә иде. Әгәр профессор квартирасыннан бер үзе генә чыкса яки алырга килгән шофер белән булса, ул моңа әллә ни гаҗәпләнмәс иде. Профессорны кич димичә, төн димичә авыру янына алып китүләрен Мансур кече яшьтән күреп килде. Әмма Гөлшаһидә? Ул бит авылга киткән иде. Ничек ул бүген биредә? Профессорны алырга килдеме әллә? Биредә торамы?.. Ишек бикле иде. Звонок төймәсе иске урынында күренми. Тик ишеккә беркетелгән ак эмальдәге «Профессор Әбүзәр Гиреевич Таһиров» I Дәвамы. Башы 1 санда басылды. Д ЧӘЧӘКЛӘР дигән язу гына Мансурның ялгышмавын, нәкъ кирәкле ишек төбендә басып торуын әйтә иде. Ләкин ишекне дөбердәтергә кулыи күтәрә алмады. Башын иеп бераз басып торганнан соң, кире борылып, әкрен генә аска төшә башлады. Чат саен фәрештәләр аңа шәмсез шәмдәл суздылар. Чемоданы янында ул туктады, күзләрен йомып, стенага сөялде. Күзләрен йомуы булды, күз алдына Гөлшаһидә килеп басты һәм күңелләре тагың әллә нишләп китте. Эшләрен бераз җайлаганнан соң, Акъярга барып Гөлшаһидәне ерактан гына булса да бер күреп кайтырга күңеленнән ниятләп куйган иде ул. Ә тормыш аларны өенә кереп өлгермәс борын ук очраштырды. Ул моны һич тә көтмәгән иде. Иңнәренә чамасыз авыр йөк баскандай булды. Мондый авыр йөкне Мансур моннан дүрт ел элек Гөлшаһидә авылга китеп баргач бер тонган нде. Ләкин ул чагында Мансур моның сәбәбен аңлый алмады. Югыйсә, аның бик зур эштән — имтиханнардан котылган бәхетле чагы иде. Дипломы кесәсендә, тагын ни кирәк кичәге студентка? Ә аңа чамасыз авыр, эче поша, күңеле нәрсәдер юксына... Мансур беренче курстан ук бик яхшы укыды. Врачлар өчен аеруча кирәк була торган сәләт, җитезлек, салкын канлылык һәм мөстәкыйльлек аңарда бик иртә күренде. Хирургия белән аеруча кызыксынды, студентларның хирургия кафедрасы каршындагы фәнни түгәрәгенә язылды һәм институтны тәмамлаганчы аның бергенә утырышында калдырмый йөрде. Аның бармаклары скрипач һәм пианист бармаклары кебек җитез һәм сизгер, күзе аучыларныкы кебек үткен иде. Ул, зур художниклардай, иң нечкә төсләрне дә аера белә һәм, челтәр бәйләүче кебек, эшләгән һәр эшен пөхтә башкара иде. — Синнән әйбәт хирург чыгачак, — диделәр аңа өлкән хирурглар һәм кафедра аңа аспирантурада калырга тәкъдим итте. Дәү әтисе моңа каршы килде, башта берничә ел практик врач булып эшләү хәерлерәк, аспирантура аннан соң да качмас, диде. Мансур бу ике тәкъдимнең һәр икесенә дә риза иде. Ул аларны бер үк максатка илтә торган ике юл гына дип карады. Димәк, бу яктан да аның җан тынычлыгын җуяр өчен сәбәп юк иде. Тагын нәрсә соң? Гөлшаһидә? Әйе, Гөлшаһидә һәйбәт кыз, ләкин, Мансурга калса, дөньяда аңардан башка да яшәп була әле. Хисләр нечкәргән, күңелләр дулкынланган хәтәр бер минутта булып алган хәлләр... алар яшьлек исәрлеге генә. Шулай булгач, нигә аларны яңадан кабатларга? Нигә хөрмәт иткән кешеңне гомергә бәхетсез ясарга? Инде Мансурның үзенә дә мәгълүм булмаган ниндидер сәбәпләрдән эче поша башлый икән, Займищега чыгып китәргә, анда да күңелсез булса, кире Казанга кайтырга мөмкин. Ниндидер яшерен теләк аны Идел буена алып бара икән, ул үзе дә сизмәстән Федосеев дамбасына килеп чыга икән, кемнедер көткәнсыман баштан башка бер ялгызы сызгырып йөри икән, эч пошуын таратыр өчен берәрсенең җилкәнле көймәсенә утырып Казанка буйлап китеп барырга, иптәшләре туры кил- мәсә, бакчага менеп, текә яр кырыендагы хатирәле урындыкка утырып елга киңлеген хозур кылырга мөмкин, һәм ул шулай эшләде дә. Ләкин... ләкин күңеле тынычлык таба алмады. Көннәрнең берендә шушы Федосеев дамбасы буйлап күңелсез уйлар кичереп арлы-бирле йөргәндә, инде берничә ел күрмәгән таныш кызы Илмираны очратты. Алар Мансур институтка кергән елны танышканнар иде. Илмира икенче курста укый иде инде. Әмма Мансур гәүдәгә таза, Илмира, киресенчә, ябык булганга, аларның яшь аралары һич тә сизелми иде. Җитмәсә, Илмира кыска гына чәчең ике толым итеп ак лента белән үреп йөри. Бусы аны бөтенләй баласымак күрсәтә иде. Хәзер дә Илмира буйга-сынга, төскә-башка әллә ни үзгәрмәгән, тик чәчен соңгы мода буенча кыска итеп кистергән дә кигән киемнәре'затлырак. Бу көтелмәгән очрашуга икесе дә бик шатландылар. Дамба буйлап бик оз а к сөйләшеп йөрделәр, яңадан очрашырга сүз куештылар. Илми- ра Казанда узып барышлый гыпа, дөресрәге, ялдан кайтышлый гына туктаган икән. Ул инде икенче ел төньякта врач булып эшли. Төньяк турында Илмира бик яратып Һәм сокланып сөйләде. Аныңча, дөньяда төньяктан да матур җир юк, аныңча, иң көчле романтика да, иң кыю эш тә, иң көчле кешеләр дә, хәтта ип көчле хисләр һәм мәхәббәт тә бары тик төньякта гына. Мансурның Казанда калачагын белгәч, Илмира бик нык гаҗәпләнде һәм сызылып киткән туры кашларын җыерып: — Минемчә, безнең заманның яшь кешесе үз юлың үзе салырга, әти-әнисе' яки туган-тумачасы артына яшеренеп коммунизмга бармаска тиеш, — диде. — Җилгә каршы кемнәрнеңдер аркасына ышыкланып бару — хурлык, үзеңне алдан ук тар кабыкка төрү, канатларыңны алдан ук кисү, вак мещан тормышына алдан ук әзерләү. Бигрәк тә типсә тимер өзәрдәй егетләргә посып яту килешми, минемчә. Мансур гамьсез генә сөйләшеп йөргән кыздан мондый сүзләр көтмәгән иде. — Мнн андыйлардан түгел, — дип, мыгырданып кына җавап кайтарды. — Ә үзең Казанда каласың!.. — дип шунда ук чәпчеп алды Илмира. Җил аның муенына ураган юка шарфының очларын җилфердәтә, күзләре кысыла төшкән, сулышы ешайган. — Кәйләнгән юлдан бару — ансат ул, Мансур, ә анда барысы да яңабаштан төзелә, анда үзеңә юл ярырга кирәк. Моны яшьлек көче, яшьлек дәрте белән генә алдырып була. Халык та аз әле анда. Ләкин сан өчен генә безгә кеше кирәкми. Куркаклар, әниләренең итәкләренә тотынып яшәүче тәтиби егетләр анда бармый да... Син дә өеңә тизрәк кайт, — диде кинәт Илмира Мансурга таба борылып һәм, сүтелер-ертылыр дип тә уйламыйча, өстәде: — Я озак йөрисең дип ачуланырлар үзеңне. Мансур сер бирмәскә, барысын да уенга борырга тырышты, Илмира- ны бокс ярышын карарга чакырды. Ул \ г зенең бер нәрсәдән дә курыкма- вын күрсәтергә теләде. Илмираның күзләре очкынланып китә. Ул бокс карарга барырга риза булды. Ләкин Мансур никадәр генә тырышмасын, иптәше аны беренче раундта ук дөмбәсләп ташлады... Хурлыкка калган егет шуннан соң Илмира белән кабат очрашмаска булды. Ләкин Илмира үзе аны эзләп тапты һәм ярым мыскыллы тавыш белән: — Нихәл, батыр сугышчы, нигә качтың? Әллә мин дә бәреп егармын дип куркасыңмы? — дип үртәп көлде. Мансур эндәшмәде, ләкин аның колаклары ут кебек яна иде. Су буена төшкәнче, алар сөйләшмәделәр. Биредә Мансур Илмираны көймәдә йөрергә чакырды. — Утырмыйм, — диде Илмира көлеп, — я батырырсың. Сиңа ышаныч аз. — Дөрес сизенгәнсең икән, — дип, Мансур да мыскыллы тонга күчте.— Нәкъ елга уртасында бер упкын бар, шунда җиткәч, чыннан да суга ташламакчы идем үзеңне. — Алайса, әйдә. Миңа суга батып үләргә язган икән, язмыштан узмыш юк диләр, — һәм кыз көймәгә беренче булып кереп утырды. Җил җилкәнне киерде, көймә шактый кызу йөзеп китте. Илмира бер кулын суга тыгып бара, кысыла төшкәй күзләрендә шаян елмаю һәм сынаучан караш. Мансурның исә чырае караңгы, иреннәре кысылган. — Я, теләгеңне үтә, Стенька Разин, шаһ кызый суга ташла, — дип кычкырып көлде Илмира. Аннары икенче тавыш белән өстәде:Тәтя- би егетләрнең серкәләре су күтәрми икән. Хәзер борыннары салына. Юк, Мансур үпкәләми иде. Ләкин ул ни эшләгәнен дә белми иде. Әйтерсең, бу юлы ул үзе суга бата. Ә Илмнра... Ник ул болай үчекли?.. Гөлшаһидәгә әйткәндәй авызы ачылмаслык итеп каплаганны көтәме? Ләкин егетнең теле әйләнмәде. Көньяк кояшында янып беткән бу кыска чәчле ябык кызның күгелҗем күзләрендә тел ачтырмый торган ягымлылык белән кырыслык бергә кушылган иде кебек. Бу очрашулар шуның белән бетте: бер көнне Мансур Мәдинә ханым белән Әбүзәр абзыйга төньякка эшкә китәсен әйтте. Бу көтелмәгән карар өйдә чынчыннан аптыраш тудырды. Яшь врачның берничә ел клиникада эшләвен кирәк дип санап килгән Әбүзәр абзый ирләрчә сабыр һәм салкын канлы булып кала алса да, Мәдинә ханым бары тик кызгану хисенә генә бирелде. Мансурны акылсызлыкта, уйламый эш итүдә гаепләде. —- Нужа иләген иләп үскән баламыни син, — диде ул. — Син бит үз алдыңа бер генә көн дә дөнья көткәнең юк әле. Харап булачаксың бит син анда. — Без икәү, — диде Мансур әкрен генә. — Юлдашың да үзең кебек бер исәрме? — Юк, ул миннән акыллырак, дәү әни. —• Ярый, акыллырак та булсын. Ләкин Казаннан чыкмый яшәгән яшьләр, сез төньяк турында ни беләсез? Кинода салкын кар да йомшак мамык кебек кенә күренә ич. — Ул анда эшли инде. — Анда? Кем булып? — Врач булып. Сүзне Мансурның авызыннан келәшчә белән тартып алырга кирәк. Кешечә, менә шундый-шундый хәлләр дип тәртибе белән бервакытта да сөйләп бирми. Тота да кайдандыр урта бер җиреннән каерып алып әйтеп куя. Аңласаң аңла, аңламасаң юк. Кинәт Мәдинә ханым, нәрсәдер сизенгәндәй коты очып: — Иптәш дигәнең... берәр хатын-кыз түгелме? — дип сорады. Мансур башын кагып куйды. Мәдинә ханым лап итеп урындыкка утырды да ике кулын тезләренә чабып алды: — И юләр, и сантый! — диде ул кызганып та, битәрләп тә. — Аңа ир кирәк ләбаса, шуңа ул сине җен кебек алдалый. Мансур әле бер генә тапкыр да Илмирага андый ңият белән караганы юк иде, шуңа күрә дәү әнисенең бу сүзләре аны бик нык гаҗәпләндерде һәм ачуландырды. Ләкин, әдәп саклап, дәү әнисенә каршы сүз көрәштермәде,' бары тик: — Юк, мин алай дип уйламыйм. Ул андый түгел, — диде. — Соң син хатын-кызның мәкерен белеп бетергән кешемени! — Дәү әни, сез аны кимсетмәгез. Югыйсә мин чыгып китәм,—диде Мансур, урыныннан торып. Мәдинә ханым елый башлады. — Үстердек, үстердек, хәзер инде сүз әйтергә дә ярамый. — Сабыр, туганый, — диде Әбүзәр абзый, хатынын тынычландырып. Аннары Мансурны үз кабинетына алып кереп, ишекне япты. — Утыр әле, — диде. Үзе дә аның янына диванга утырды. — Без ирләр, әйдә ирләрчә сөйләшик, Мансур. Миңемчә, син бу зур адымыңны уйламыйчарак эшлисең кебек. Син бу эшкә күңелең белән әзер түгел. Шулаймы? — Белмим, — диде Мансур, турысын әйтеп.—Мин үз көчемнең чамасын белмим, дәү әти. Ә белергә кирәк. Иргәме, соңмы, барыбер белергә кирәк. — Дөрес, бик дөрес. Кеше үзенең чамасын белергә тиеш. Әгәр распределениегә хәтле синең шундый ниятең барлыгын белсә1М, мин моны хуплар гына идем. Мин сиңа берничә ел практик врач булып клиникада эшләргә кирәклегең әллә ничә әйттем. Әгәр хәзер дә син шул максат белән генә эш итсәң, мин каршы бер сүз әйтмәс идем. Соң булса да, уң булсын дияр идем. Әмма бу зур адымны очраклы танышкан хатын- кызга ияреп ясавыңны яклый алмыйм мин, Мансур. —■ Бу очраклы түгел, дәү әти. Мин аны элек тә беләдер идем. — Безнең институтны тәмамлаган кешеме? — Юк, Мәскәүнекен. Профессор уйга калды. — Син аны яратасыңмы? — дип сорады ул, егеткә туры карап; .Мансур тыиыч кына башын чайкады. — Мин аңа хатын-кыз итеп карамыйм, ул минем өчен турылыклы бер юлдаш кына. — Бу яшьтә, Мансур, кеше табигый теләкләрдән кача алмый. Мнв синең ул якларыңа керергә теләмим. Бер соравым бар: Гөлшаһидә белән арагыз ничек? — Бер ничек тә түгел, — диде Мансур, ләкин йөрәгенең кан җиредер әрнеп кунды, йөзенә алсулык йөгерде. — һем-ft!, — диде профессор,, иренен тешләп.—Бәлки, иртәгә сөйләшербез? Бүген синең сөйләшәсең килми шикелле. Ихтимал, артык дулкынлангансың. Безгә дә бераз акыл җыярга кирәк. — Иртәгә мин китәм, дәү әти. — Шулай ук ашыгычмыни? — Әйе, самолетка билетлар алынган. — Министрлыкта ни диләр? — Бар да сөйләшенгән. Приказ бар. — Димәк, син бу эш белән байтактан бирле йөрисең инде. Ник безгә әйтмәдең? —• Вакытыннан элек борчыйсым килмәде. — һемм... Безгә ул чагында, — профессор урыныннан торып ике кулын җәйде, — сөйләшеп торасы да калмаган икән. — Әбүзәр абзый өстәлендәге китапларны бер урыннан алып икенче урынга куйды, аннары кысан кабинет буйлап ике адым алга, ике адым артка атлады.— Син безгә ул кызның исемен дә әйтмәдең, үзен дә күрсәтмәдең. Бу ничек була инде, Мансур? — Эш миндә түгел. Ул үзе сезне күрергә теләми. — Гаҗәп, ни өчен? — Сез аның хәтерен калдыргансыз. — Мин? Димәк, мин аны белгән булып чыгам. Мансур башын чайкады. — Бу нинди уен! — Профессор кашларын җыерды. — Уен түгел. Бу күптән булган хәл. — Минем хәтерем алай начар түгел әле. — Профессор тагын йөренә башлады. — Ни дип мин аның хәтерен калдырганмын? — Сез аны имтиханнан кугансыз, сездән врач чыкмый дигәнсез. — Шуннан соң ул Мәскәүгә күчкәнМе? — Ул үзсүзле. Әбүзәр абзый өстәл янындагы урындыкка утырды, бармаклары белән өстәлне дөбердәтеп алды. Аннары урындык артына сөялеп, каядыр югарыга карап: — Ихтимал, шундый хәл булгандыр, — диде. — Мин медицинага талантлы, сәләтле, энтузиаст яшьләр генә килергә тиеш дигән карашта торам. Талантсыз, сәләтсез, җиңел кешеләр, дипломнары булуга да карамастан, һәр өлкәдә аякка гер булып тагылалар. Медицинада алар зыян китерәләр. Без кеше белән эш итәбез, ә кешенең гомере бер генә. Кеше гомерен әрәм итү—ансатның ансаты, кайтарып алулары безнең кулдан килми... Аерым очракларда, теге-бу кешегә карата минем ялгышуым бик ихтимал. Мин әүлия түгел. Хатамны белсәм, гафу үтенүдән кимсенмим. •—• Әгәр гафу үтенү белән генә барысын да элекке хәленә кайтарып булса иде,— диде Мансур кинәт башын күтәреп һәм профессорга туры карады. — Сез аңа ясаган борчуларны, әрнүләрне берничек тә кире кайтарып ала алмыйсыз. Шуңа күрә аның безнең өйгә килергә теләмәвенә тәкәбберлек итеп түгел, аның моңа хакы бар дип карагыз. — Тукта, — диде профессор, ниндидер бер фикерен төгәлләргә җыенгандай итеп. — Син, ялгышмасам, ташка аш белән, минем усаллыкка каршы яхшылык белән җавап бирергә җыенасың түгелме? — Юк, дәү әти. Кеше гаебен кеше йолмый. Төньяк аларны үзенең күз ачкысыз бураннары, аяктан егарлык җилләре, сулышны буа торган салкыннары, таң атуны белми торган озын төннәре һәм... искиткеч төзелешләре белән каршы алды. Мансурның чырае караңгы иде. Үз йортына кайткан Илмираның ташып торган шатлыгы, дәрте аның күңелен аз гына да күтәрә алмады. Әледәи-әлс Гөлшаһидә күз алдына килде. Көлгән, елмайган, җырлаган яки биегән хәлдә түгел, уйчанланып яки сагышланыр утырган хәлдә дә түгел, ә Казанка ярындагы текә тауга үрмәләп югары менгән хәлдә килде. Шушы күренеш күз алдында туган саен, Мансурның күңелендә әллә сагыш, әллә сөенү, әллә тагын исеме дә билгеле булмаган бер тойгы уяна иде. Шушындый кичереш минутларының берсендә Мансур боз каткан тәрәзә янында басып тора иде. Тышта, дөм-караңгыда, коточкыч буран котыра. Әллә кемнәр генә төркемнәре белән тәрәзә төбенә килгәннәр дә, өйгә кертүне сорап, үкерешеп елыйлар кебек. Мондый чакта ялгызлык аеруча изә. Дөрес, Илмнра күрше бүлмәдә генә. Ләкин Мансурның кая булса кинога, театрга яки клубка барасы, халык арасында буласы килә иде. Бераз уйлап торгач, ул урыныннан кузгалды, тунын, колакчын бүреген киде. Тышка чыкты.- Ләкин төзелеш утлары түгел, гомумән, ике адымда берни күренми иде. Тирә-якны күзгә төртсәң күренми торган шомлы караңгылык баскан. Кар гына бөтерелә, җил генә сызгыра. Мансур ихтыярсыздан бер адым артка чикте. Гүя хәзер җил аны бөтереп алыр да, салкын кочагына кысып, 1Йашына-шашына кычкырып, шүрәле кебек улап, чинап әллә канларга илтеп ташлар кебек. Мансур бу котырынган стихиягә шактый озак карап торды. Ләкин беренче секундтагы курку хисе үтте. Күңелен сирәк була торган бер хәл биләп алды, әрсез һәм усал бер тантана белән кычкырасы килде аның: һа, һа, һа-у!!! Көч сынашырга чакырасыңмы? Әйдә, мин әзер! һәм ул, шушы тойгыга бирелеп, болдырдан төште. Ләкин берничә адымнан соң ук ул өйне дә, юнәлешне дә югалтты. Бияләйләре белән йөзен каплап тагын берничә адым атлаган иде, җил аяктай бәреп екты. Мансур үзенең юләрлек эшләвен аңлады, әмма күңелендәге үзенә дә аңлашылмый торган әлеге ачулы тантана аны торып алга атларга мәҗбүр итте. Иөз адымда больница, биш йөз адымда гигант завод төзелеше. Нигә куркырга. Тиле кебек әле кычкырып һай-һайлап көлде, әле җыр башлады. Җил аны ниндидер коймага китереп кысрыклады. Салкын инде аны ныклап капшый башлаган иде. Мансур ничек кенә булса ла коймадан аерылмаска кирәклеген төшенде. Югыйсә катып үләчәк. Ул инде кычкырмый, көлми иде. Коймага тотынып бара-бара өйне эзли башлады. Инде өс-башын киенгән, кулына кесә фонаре тоткан һәм бик каты борчылган Илмира тәмам карга батып кергән Мансурны коты очып каршы алды. — Син акылдан яздыңмы әллә, юләр!—дип кычкырды ул. — Мондый буранда өйдән чыгалармыни. Бу сиңа Бауман урамы түгел. Кара, борының, битләрең ап-ак. Өшеткәнсең бит! Аннары алар, өйалдына чыгып, кар белән Мансурның борынын, бит- .парен бик озак удылар. Ниһаять, хәлдәй таеп, икесе ике урындыкка утырдылар. Мансурның бите, борыны кыза, яна иде. Бераздан аңа яңадан баягы әрсез тойгы кайтты. — Монда әйбәт икән! — дип, Казаннан чыгып киткәннән соң беренче тапкыр бөтен йөзе белән елмайды. Аннары сикереп торып радиоланы борып җибәрде һәм, Ил мир а алдына килеп: — Әйдә, биибез, Илмирочка! — диде һәм алар өс киемнәрен дә салмыйча парлап биергә тотындылар. Илмира белән Мансур ишекләре бер коридорга карагай аерым-аерым бүлмәләрдә торалар иде. Илмира инде тегесен-монысын алырга өлгергән. Мансурның бүлмәсендә исә бер раскладушка, бер өстәл, ике- өч урындык һәм ящик өстемә куйган радиоалгычтан башка берни дә юк иде. Соңгы вакытта ул китап шүрлеге ясады. Шул шүрлек астына стенага дәү әтисенең фоторәсемен кнопка белән беркетте. Эшкә бергә йөрделәр. Больница шактый зур, әмма авырулар аз иде. Монда халык нык, таза,’юк-бар белән атлаган саен авырмый. Килгәннән бирле Мансур нибары вак-төдк ике-өч операция ясады. Элекке хирург әллә кайтырга бик ашкынгангамы, әллә бу егет үзе миннән алда ычкынмасын дип куркыпмы: — Монда эш гел шулай бара. Эше юк, акчасы килә тора, авырулар борчымый, — диде. — Мин үзем моннан һич китмәс идем дә, хатын Ленинградка кайтыйк дип колак итен ашый. Сез артык минем ярдәмгә мохтаҗ түгел. Мөстәкыйль эшли аласыз. Көннәрдән бер көнне больницага радиограмма килеп төште. Бәхетсезлек, ашыгыч рәвештә хирург чакыралар. Мансур картага карады. — Кайда бу поселок? — Ян күршедә генә. Бездәй туп-туры төньякка кара,— диде Илмира. — Ян күрше! Аңа кимендә биш йөз километр! — дип кычкырып җибәрде Мансур. . Илмира елмайды: — Ир егетләр колачы. — Бәхетсезлекнең характерын да язмаганнар, ичмасам. — Хирург теләсә нинди очракка да әзер булып барырга тиеш,— диде Илмира. Бераз уйлап торгач, мөгаен Мансурның аптыравын күрептер: — Мин дә синең белән очам, — диде һәм, Мансурның мин-минлеген кимсетмәс өчен булса кирәк, өстәде: — Мин анда күптән барырга җыена идем. Җай чыгуы бик яхшы булды әле. Аэродромга төшкәч, синоптиклар кисәтеп куйдылар: — Давыл булырга тора, көтәргә кирәк. — Эш бездә түгел, — диде моңа каршы Мансур. — Анда авыру тилмерә. Самолет канатлары астында очсыз-кырыйсыз ап-ак кар диңгезе җәелеп ята. Бер генә кара тап та күренми. Илмира борының җылы туң якасына төртеп сүзсез генә утыра. Башында да йөнтәс бүрек. Мансур аны «Бохар мәчесе»нә охшатты (балачакта шундый мәчеләре бар иде аларның). Кыз күзләрен кыскан, әллә йокымсырый, әллә болан гына уйга калганмы? Бер дә курыкмыймы икәнни ул? Нәрсә уйлый икән ул? Мансурга чын мөнәсәбәте ничек икән аның? Гайбәтчеләр булса, әллә ниләр сөйләп бетерерләр иде. Ә бит Илмира Мансурның кочагына керергә бер дә атлыгып тормый, аның алдында аз гына да чытлыкланмый. Мансур сәгатенә күз төшерде. Ун-унбиш минуттан барып җитәргә тиешләр инде, һава аяз, самолет тигез оча, давыл дигәннәре, күрәсен, кырыйдан узып китте. Ләкин Мансур төньякның мәкерлелеген белми иде әле. Биш-ун минут үттеме икән, һава кинәт караңгылана башлады, самолет чайкалырга тотынды. Тик Илмира гына һаман тыныч утыра иде. Мансур да аңа карап тыныч булырга тырышты. Хәзер инде самолет әле ачы улап түбән төшә, әле яңадан өскә ыргыла. Шунда Мансур, Илмираның үзенә карап торуын сизеп алып, башын аңа таба борды: кыз үчекли төшеп елмая иде. «Шүрлисең икән, егет», — дип әйтә иде кебек аның, бу шаян күз карашы. Шуннан соң ни булганын күз алдына китерүе дә кыен. Самолет нәрсәгәдер бәрелде, сикерде, тагын бәрелде. Шул ук секундта дөм- караңгы булып китте, мотор тавышы тынды һәм... ыңгырашу ишетелде. Мансур тиз генә кесә фонарен кабызды. Ут яктысы иң элек Илмираның агарынган йөзенә төште. — Син имгәнмәдеңме? — Ә син? Мансур фонарен очучы кабинасына юнәлтте. Ыңгырашу аннан ишетелә иде. Пилотның куллары штурвалда, ә башы бер якка салынып төшкән. Мансур тиз генә аның янына узды. Самолет эче бик тиз суына башлады. Очучы канлы иреннәрен чак кыймылдатты: — Без якын... Әнә анда ракетница... Мин радио... Очучының ярасын бәйләп самолеттан төшергәндә, ул һушын югалткан иде инде. Аны волокушага салдылар. Мансур, күккә төбәп, берничә ракета җибәрде. Ләкин котырынган буран эчендә ракеталар бер генә секундка күренәләр дә гөлт итеп сүнәләр иде. Волокушаны сөйрәве бик авыр. Алар бик тиз хәлдән тайдылар. Илмира бигрәк тә тиз биреште, артка кала башлады. Мансур актыккы ракетасын һавага чөйде. Ә җил шәбәя генә бара иде. Пилот якын дигән иде дә, бер генә ут та күренми. Бөтенләй кире якка таба бармыйлармы? Мансур яңарак килгән көннәрендә төньяк бураны белән көч сынашырга теләвен, шул чакта күңелендә туган ачулы тантана турында һәм болдырдан чыгып ике адым киткәч адашуын, өйгә койма буйлап кармаланып кайтып керүен исенә төшерде. Монда бит ишек төбе түгел, монда кармаланып барыр өчен койма юк. Илмира ике-өч адым саен туктый башлады. — Туктарга ярамый! — дип бөтен көченә кычкырды Мансур. Аннары чүгеп утырган Илмираны ике беләгеннән тотып күтәреп аякка бастырды да бик каты селекте: — Илмира! Ишетәсеңме? Туктарга ярамый. Көчеңне җый! Урталай бөгелеп, волокушаны сөйри-сөйри һәм туктап ял итә-итә бер ун минутлар чамасы бардылар. Илмира бөтенләй хәлдән тая башлагач, Мансур аның лямкасын салдырып үзенә киде һәм бер кулы белән кызны култыклады. — Әйдә, Илмира, әйдә! Караңгыда Илмираның йөзен күреп булмый иде. Мансурга калса, ул тешләрен кыскан иде. Кинәт буран эчендә нәрсәдер җемелдәгәндәй булды. — Илмира, утлар!—дип шатланып кычкырды Мансур. Тәмам хәлдән тайган кыз күзләрен ачты һәм егылып китмәс өчен бөтен көче белән Мансурның беләгенә ябышты. ...Медпунктта Мансур иң элек пилотка ярдәм күрсәтте. Аннары мондагы авыруны карады. Трактор астында калып аягын сындырган, гангрена башланган. Мансур аны хәзер үк операциягә әзерләргә кушты, үзе бер стакан кайнар чәй сорады. Шунда ул икенче урындыкка утырып стенага сөялгән Илмирага күз төшерде. Ул күзләрен йомган, йөзе ап-ак иде. Мансурның күңелендә аны кызгану хисе туды. — Чәй эч, — диде Мансур аңа, — хәл керер. — Ярамны кара, — диде Илмира әкрен генә. — Аягым... Мансур урыныннан сикереп торды һәм аның янына килеп идәнгә чүкте. Сырган чалбар тездән югарырак яулык белән кысып бәйләнгән иде. Яулыкка кан саркып чыккан. — Ник башта ук әйтмәдең!—дип кычкырды Мансур. — Ничек син яраң бәйләнмәгән килеш... Мансур аның ярасын чистарткан чакта — бәхеткә каршы, сөяк зарарланмаган иде — Илмираның йөзе салкын тир белән капланды. Ләкин ул бер генә тапкыр да кычкырмады, ыңгырашмады.» Трактор астында калган авыруның аягын бөтенләй кисеп ташларга туры килде... Ихтимал, Мансурга соңыннан бик зур һәм җитди операцияләр ясарга туры килер, зур галим булыр, ләкин бу көнне ул һич онытмас. Дөрес, хәзер ул үз эшенә бәя бирә алмый иде әле, аның эшендә белем белән осталык өстенлек иттеме, әллә барысын да тәвәккәллек белән зарурилык кына башкарып чыктымы, анысын да хәзергә әйтә алмый иде ул. Гаҗәпләнү, канәгатьләнү һәм борчылу аңа соңыннан киләчәк Рле. Хәзер ул арыган, ләкин тыныч күңел белән Илмираныц баш очында утыра һәм кызның маңгаена чуалып төшкән чәчен артка сыпыра иде. Илмира күзен ачты. — Хәлең ничек? — дип сорады Мансур. Җавап урынына Илмира аның кулың тотты да яңагына кысты. Авырулар белән үз поселокларына кайткач, яңадан иске тормыш башланды. Хәер, бу инде тыштан гына элеккечә иде. Алар хәзер үзләре дә сизмәстән берберсенә ныграк омтылдылар һәм кичләрен озак-озак сөйләшеп утыра торган булдылар. Бергәләп яңа китаплар, журналлар укыдылар. Казанны тота алган көннәрдә татар музыкасын, татар җырларын тыңладылар. Мансур рус мәктәбендә укыган, рус әдәбияты белән рус сәнгатендә тәрбияләнгән кеше иде. Татарча ул сөйләшә генә белә иде. Татар театрына, татар концертларына ул әллә нидә бер генә йөрде. Мәдинә апаның үтенүе буенча ул вакытында татарча китапларны да кулына алгалады, дәү әнисе татарча китаплар укырга яратканга, өйдә ана телендәге китаплар шактый иде. Ләкин аларның күбесе иске гарәп хәрефе белән иде. Мансур ул хәрефләрне бер өйрәнә дә башлады, аннары үзеннән-үзе ташлады һәм кабат ул эшкә тотынмады. Ләкин Мәдинә апа аркылы — Мансур бәләкәй чакта ул аңа китаплар укый торган иде — Тукай Мансурның күңеленә бик нык кереп калган иде. Өйдә Тукайның рәсеме дә бар иде. Дәү әтисе Тукайны ничек дәваларга барганнарын, шагыйрьнең күзләрендәге ялкын турында сөйләргә ярата торган иде. Шулай булса да, Мансур бу татар китапларыннан ныклы тәм тапмады, бер-ике битен укыгач, аларны яңадан кулына алмас өчен кире куйды. Күп сүзләрне төшенмәү, йотылып укый алмау яки русчага тартым уку да аны биздерә иде булса кирәк, чөнки ул татарча укый башласа, Фатихәттәй булып Фатихәттәй дә шаркылдап көлә торган иде. Ә менә биредә, ерак төньякта, Илмираиың китаплары арасында Тукай томын күргәч, Мансурның күңелләре әллә нишләп китте. Балачагы, дәү әнисенең иңенә җылы шәл салып Тукай шигырьләрен — «Шүрәле»- не, «Мияубикә»не, «Су аиасы»н, «Эш беткәч уйнарга ярый»иы, «Таз»ны, «Мәдрәсә шәкертләре»н, «Кисек баш»ны укулары, дәү әтисе, Фатихәттәй исенә төште һәм балачакның гомергә онытылмый торган җанга газиз башка бик күп истәлекләре кузгалды. Бер генә мизгелгә аралар югалып, Мансур яңадан Казанга, үз өйләренә кайткандай булды. Сагынулары яңаруы кич саен аны кулына Тукай томын алырга мәҗбүр итте. Ул, татар сүзләренең басымнарын дөрес әйтергә теләп, кычкырып укыды’ Илмира кайчак, ике кулы белән ияген терәп, уйчанланып тыңлап утыра, кайчак эче катын көлә, «чуваш кебек укыма әле» дип, үзе китапны алып укый башлый. Татар урта мәктәбен тәмамлаган Илмира саф татарча укый һәм, әзрәк артистлыгы да булганга, аны тыңлавы Мансурга рәхәт һәм ләззәт бирә иде. Мансурның балачактай ук эшкә мавыгып бирелә торган яхшы гадәте бар иде. Бер мавыкса, ул инде бер нәрсәне дә ярты юлда ташлап калдырмый. Тукай белән дә шулай булды. Ул Тукайны чынлап торып укырга, өйрәнергә кереште һәм, ниһаять, аны үзе өчен «ачып», шагыйрьнең биниһая таданты алдында таң калды. Иң мөһиме, ул үз халкының нинди зур рухи байлыгыннан мәхрүм булып торганлыгын, надан һәм культурасыз булганлыгын аңлады. Тукан таланты аңа поселок кырыеннан башланып, ничәмә-ничә мең километрларга җәелеп киткән төньяк кар даласы кебек колач җитмәс зур, көчле һәм дәртле булып тоелды. Күңеле Тукан моңы белән нурланды, сагышлары да ничектер яктырды, җиңеләйде, сафланды кебек. Ул тагын шунысына гаҗәпләнде: Тукайга гашыйк булуы белән аның рус теленә, рус әдәбиятына, рус музыкасына булган мәхәббәте аз гына да сүрелмәде, киресенчә, күңеле генә киңәеп, матурлыкка күбрәк урын арткандай булды, рухи баеды. Илмираның аяк ярасы тиз төзәлде, ләкин ул яра тора-бара ике яшьнең йөрәгенә күчте. Бер елдан соң алар өйләнештеләр. Аларның кыз балалары туды. Аңа Мансур тәкъдиме буенча Гөлчәчәк дип исем бирделәр. Бер көнне, Илмира чираттагы авыру янына очып киткәннән соң, больницага барырга дип өйдәй чыккач, Мансурның күзе офыкка төште. Анда тар гына сызык булып яктылык калган. Өстә бөтен күкне каплаган авыр кара болыт. Шушы калын кара болыт үзенең биниһая авырлыгы белән офык буендагы тар яктылыкка баса, аны сыта, изә кебек иде. Якты тасма Мансур күз алдында тарайганнан-тарая барды һәм ахырда тәмам бетте. Күктә калын кара болыт кына торып калды... 4 Бик озак дөбердәткәннән'соң гына, Фатихәттәй ишекне ачты. Йөзе йокыдан таушалган, күзләре рәтләп ачылып та җитмәгән, башындагы яулыгын да тискәре ягы белән япкан. — Төнен дә тынычлык юк, иртән дә... — дип, гадәтенчә сукранып каршы алды. — Черем генә итә башлаган идем, тагын зәңгәрле-яшел- ле... — Профессор артында уңайсызланып басып торган Гөлшаһидәне күргәч, аптырап: — Әллә кунакны да инде... — диде һәм гафу үтенгәндәй:— ярар, йокыдан исергән мин тиленең такылдавына исегез китмәсен. Әйдүк, Гөлшаһидә кызым, әйдүк... Я инде, керегез, өйгә суык тутырып ишекне ачык тотмагыз, — дип сөйләнде. Тегеләр өйгә кергәч, уклавын ишеккә кыстырды да, Әбүзәр абзыйның пальтосын кулыннан алып, кисәтеп куйды: — Зинһар, әкренрәк кылан, Мәдинәне уята күрмә. Әбүзәр абзый белән Гөлшаһидә ишекнең озак ачылмый торуыннан ук Мансурның өйгә кермичә каядыр кител баруын сизенсәләр дә әле һаман нидер көтәләр иде. Фатихәттәй, аларның сәер карашларын күреп: — Бу ниткән эшегез тагын?—дип сорады. Профессорга турырак карады. Аның иңбашлары салынган, йөзе кайгылы. Гөлшаһидәсе тагы: иреннәре калтырарга тора, пальтосының төймәләрен бер ычкындыра, бер төймәли. Башлыгы иңенә үк шуып төшкән. «Берәрсе үлгән икән»,— дип уйлады Фатихәттәй һәм авыз эченнән генә мыгырданып ике кулы белән ияк очын сыпырып алды. — Кайда ул? Керми киттемени? — дип сорады Әбүзәр абзый, калтыранган тавыш белән. — Кем кайда? Кем керми киткән? — дип аптырады Фатихәттәй.— Шакучы булса да, төн уртасында ишек ачмас идем әле. Жуликлар күбәйгән дип кичә генә базарда сөйләгәннәр иде... — ЛЛансур кайда дип сорыйм? — диде Әбүзәр абзый, Фатихәттәйне бүлдереп. Фәтихәттәй, ике кулын селкә-селкә: — Миңгерәүләнеп кайттыңмы әллә, Әбүзәр? — диде. — Тундрдагы Мансур нишләп монда булсын ди. Телеграммы да, хаты да юк кешенең... Әбүзәр абзый Гөлшаһидәгә карап алды. Әллә чыннан да аягүрә төш күрәләрме алар? Ләкин шунда ук ишеккә тыккан уклауны суырып алып, ашыгып баскычка чыкты, өскә менде, аска төште. Мансур бер җир- дә дә күренмәде. Тын баскычта профессорның үз аяк тавышы гына ишетелде һәм фәрештәләр генә аңа буш шәмдәлләрен суздылар. Гөлшаһидә дә баскычка чыкты, аның янына тәмам аптыраган Фати- хәттәй килеп басты. — Бу ни бу, Гөлшаһидә кызым, теге ни әйтмешли, кемне эзлисез болай? — Мансур кайткан... Без бая чыгып барганда әнә анда батарея янында утыра иде. — И-и-и-и! — дип сузды гаҗәпләнүнең соң чигенә җиткән Фатихәт- тәй. — Ник соң өйгә кермәгән? Кая киткән? — Белмим. Фатихәттәй җаным. һәм кинәт Гөлшаһидәнең миен яңа бер уй көйдереп алды: «Мөгаен, ул мин монда булганга, мине күрмәс өчен генә өенә керми китеп баргандыр...» Гөлшаһидәнең бөтен тәне калтыранып китте. Нәрсә бу? Ул бит Мансурны күрергә теләп килгән иде, ә күрергә мөмкинлек булгач... качып китәсе килә. Ләкин үзеңнән кая качарга мөмкин? — Әй, бала, бала!—диде Фатихәттәй, ике кулын чабып. — Туган өй бусагасына килеп тә кермичә... — Ул тиз генә өйгә кереп, өстенә киеп чыкты да йөгерә-атлый аска төшеп китте. Профессор, йөрәген тотып, авыр сулый-сулын югары менеп килә иде. Фатихәттәй аны тиз генә култыклап алды. Аңа ярдәмгә Гөлшаһидә төште. Алгы бүлмәдә Әбүзәр абзый урындыкка утырып терсәгенә таянды. Гөлшаһидә аптечка янына барын, валокордин алды. Фатихәттәй стакан белән су алып чыкты. — Эчегез, Әбүзәр Гиреевич, — диде Гөлшаһидә, даруны сузып. — Рәхмәт, борчылмагыз. — Ул Гөлшаһидә биргән стаканны эчеп җибәрде. Залдагы сәгать моңлы итеп җидене сукты. Гөлшаһидә чишенмичә басып тора иде. Ләкин профессормы мондый хәлдә калдырып китәсе килмәде. Беренче Гөлшаһидә артка чигенеп, икенче — врач Гөлшаһидә алга чыкты. Ул киемен салды һәм профессорга: — Әбүзәр Гиреевич, әйдәгез ятыгыз, — дип боерык бнрде. Профессор карышмады, әкрен генә урыныннан торды, һәм алар залга керделәр. Караңгы иде. Гөлшаһидә ут кабызды. — Мин монда, диванга гына, •— диде Әбүзәр абзый. — Өстемә әнә шушы җылы шәлне ябыгыз. Гөлшаһидә Әбүзәр абзый өстенә җылы шәл япты да Фатихәттәй янына кухняга чыкты. — Үзе генәме, әллә нәмәстәкәе беләнме? — дип сорады Фатихәттәй шунда ук. Гөлшаһидә сискәнеп китте. Менә нәрсәдән курка иде ул! — Без үзен генә күрдек, — диде ул, тәрәзәгә таба борылып. Тышта әле һаман караңгы, һаман җепшек кар ява, җил елый. Өй эче дә салкын. Гөлшаһидә тәмам күшеккән кулларын газ плитасы өстендә җылыта башлады. «Хәзер син безгә бик кирәк...» Ни өчен бу сүзләрне әйтте икән Әбүзәр абзый Гөлшаһидәгә? Аерылышканнардыр әле, күңелем шулай сизә, — диде Фатихәттәй, чәй кайната-кайната. Гөлшаһидәнең күзенә яшь тыгылды. Ул кемнедер бик тә, бик тә кызгана иде кебек. Тик кемне: үзенме, Әбүзәр абзый белән Мәдинә апанымы, Мансурнымы яки тагын берәрсенме? «Аерылышканнардыр әле...» Әй, бу Фатихәттәйнең теле! Ни дип әйтә инде ул бу сүзләрне? Гөлшаһидәне юатыр, өметләндерер өченме? Юк инде, Фатихәттәй аны андый вөҗдансыз кеше дип уйламасын... Тәрәзә төбенә күк күгәрчен килеп кунды да почмакка сыенды. Нишләп ул мескен мондый җил-буранда оясыннан чыккан? Күгәрченнәр караңгыда очмый бит. Әллә ояларын җил туздырып ташлаганмы яки явыз песи куркытканмы? һәм кинәт, Фатихәттәйнең сүзләре тәэсирендә булса кирәк, Гөлшаһидәнең күз алдына кайдадыр еракта, төньякта, Мансур ташлап киткән мескен хатын килеп басты. Күргәне-белгәне булмаганга, Гөлшаһидә аны буе-сыны, төсе-башы белән түгел, бәлки бөкрәйгән бер хатын кыяфәтендә генә күз алдына китереп, шушы карлы- бозлы иртәдә тәрәзә почмагына сыенган мескен күгәрченгә охшатты. Ә Фатихәттәй тора-тора да тагын бер гаҗәпләнеп куя: — Ул булдымы соң? Яхшы күрдегезме, Гөлшаһидәкәем? Нишләп туган йорт бусагасыннан борылып китте соң ул? Залда урындык ауды. Күрәсең, Мәдинә ханым торган да кухняга чыга. Менә ишек ачылды һәм кулын алга сузган Мәдинә апа күренде. — Чынны сөйлиме бу туганый? Син дә күрдеңме, Гөлшаһидә, Әлмансурымны? — дип сорады Мәдинә апа. Аның тирән борчылуы йөзенә чыккан иде. — Батарея янында утырып тора иде ди. Соң ул җиде төн уртасында кайтып төшсә дә, безнең ишек ачык ич аңа. — Әйдәгез чәй эчерим үзегезгә, — диде Фатихәттәй беркемгә дә карамыйча. — Чәем кайнап чыкты. Алар өчәүләшеп залга кергәндә, Әбүзәр абзый башын салындырып, иңенә шакмаклы җылы шәл салып диванда утыра иде. — Туганый, син борчылма ул кадәр, — диде Мәдинә апа. — Бик кызганыч бит... Балалары калды, хатыны... Гөлшаһидә күзләрен зур итеп ачып профессорга карады. Ул Әбүзәр абзасы Мансур хәсрәтеннән башын салындырып утыра дип тора иде. баксаң, ул Исмәгыйльне уйлый икән! — Без менә Гөлшаһидә белән аның үлесе өстенә генә барып җитә алдык,— диде профессор. — Юл бик начар булды. Инде Исмәгыйльнең хатынына ни генә әйтермен икән... Мәдинә ханым да чынаягына карап у-йга чумды. Әмма аның үз хәсрәте дә җиткән иде. Ана күңеленә баладан да якын нәрсә бармы соң? Моннан [дүрт ел элек Мансур өйдән чыгып киткән чакта аңа иң каты ачуланган, иң каты рәнҗегән һәм аны иң кызганган кешедә Мәдинә апа булды. Мансур биш яшеннән аның кулында үсте. Тәүфыйклы, итагатьле итеп, ата-ана хакын санлый торган итеп тәрбияләргә тырышты Мәдинә ханым аны. Байтак еллар инде җанлы тормыштан аерылып яшәгәнгә, ул үз өйләреннән тыш барган хәлләр турында бик тонык белә иде. Шуңа күрә Мансурның тәрбиясе төрле җирдә — мәктәптә, аннары институтта, пионерда һәм комсомолда ничек булуың күз алдына бик томанлы китерә иде һәм, табигый, үз тәрбиясен иң өстен, хәлиткеч дип саный иде ул. Баксаң, бер дә алай булып чыкмады. Мәдинә ханымны иң пошындырганы да асылда шул иде. Мондый чакта хатын-кыз мин-минлеге кайчак бик яман котыручан була. Әмма табигать хатын-кызга кызгану хисен башка барлык хисләрдән арттырыбрак биргәнгә, күңеленә шәфкать, миһербанлык, гафу итү, ярату кебек нәрсәләрне дә мул салганга, аның ачуы озакка бармый. ЯГхшылыгына* каршы нинди игелеге тиде, дүрт елга юньле бер хаты да булмады, үзем исән чакта шул «пумала башны» бусагама да бастырмам дип әйткән Мәдинә ханым да үпкәләрен бик тиз онытты. Әле чәй яныннан да тормаганнар иде, ишек кактылар. Бу кагуны ба я дан бирле көтсәләр дә, дүртесе дә сискәнеп китте һәм дүртесе дә берьюлы аякка басты. Фатихәттәй йөгерә-атлый ишек ачарга чыкты. Профессор да, Гөлшаһидәгә Мәдинә ханым янында калырга ым кагып, алгы бүлмәгә атлады. Аннан инде Фатихәттәйнең шат тавышы ишетелә иде: — И, Мансур, сагындырдың.! Исәнме, сау кайттыңмы, улым?.. Кызым, син дә... «Кызым» сүзен ишеткәч, Гөлшаһидә, үз-үзенә исәп бирмичә, тиз генә кабинетка керде, стенадагы үз рәсемен рамкадан алып кесәсенә тыкты. Көчле дулкынланудан Мәдинә ханымның күзләре бөтенләй күрмәс булды. Ул бер кулын алга сузып: — Гөлшаһидә кызым, син кайда?—диде. — Биредә, биредә, Мәдинә апа, — диде Гөлшаһидә, кабинеттан сынын гайри табигый туры тотып чыгып. — Әйдә күрешик, кызым. Гөлшаһидә Мәдинә ханымны култыклап алгы бүлмәгә алып чыкты. Ишек төбендә кулына ике яшьләр чамасындагы бала күтәргән, бүреген салган Мансур басып тора иде. Ул гүя хәзер чыгып китәргә генә кергән, йөзе, күз карашы киеренке. Үзе чын ир булган: буйга тартылган, иңнәре киңәйгән, йөзе җилдән каралган, киселгән, эчкә баткан күзләре кырыс карый, һәрхәлдә, азып-тузып йөргәннән соң ата-аиасы алдына тез чүгәргә кайткан селәгәйгә охшамый иде ул. Мех туи, мех бүрек кигән һәм кечкенә җәнлеккә охшаган баласы, кечкенә куллары белән әтисенең муеныннан каты итеп кочып, ятсынып карый. Күзләре зәңгәр, ләкин вакыт-вакыт карасуланып китәләр. Ике якта да аптыраш, тартыну, уңайсызлану тудырган беренче минутлар үткәч, Мансур баласын идәнгә бастырып, Мәдинә ханым алдына килеп хөрмәт белән ике кулын сузып күреште. Мәдинә ханым калтыранган бармаклары белән аның башын, йөзен капшап маңгаеннан үпте. — Менә бит, Мансур балам, рәтләп күрмим дә үзеңне,—диде ул гаебе бар кешесыман. Мансур аны кочып күзләреннән-, үпте, аннары хәлсезләнеп китүен күреп урындыкка утыртты. Аннары Мансур дәү әтисе һәм Гөлшаһидә белән кабат күреште. Гөлшаһидәгә кул биргән чагында кулы калтырап, йөрәге өзелеп киткәндәй булды. Ул арада Фатихәттәй баланың бүреген, пальтосын салдырды. Җәйлеккә охшаган бала кинәт курчакка әверелде. Коңгырт бөдрә чәче иңнәренә үк салынып төшкән, йөзе алсу ак. z — Менә бу дәү әти була, менә бу дәү әни, менә бу Гөл-апа, мин бабушка булам, — диде Фатихәттәй, баланы өй кешеләре белән та- ныштыра-таныштыра. — Ә синең исемең ничек, былбылым? — Гөлчәчәк. Бу исемгә сискәнеп киткән бердәнбер кеше Гөлшаһидә булды. Ул ихтыярсыздан Мансурга шелтәле караш ташлады. Шундый ук яратмый торган караш сабый балага да юнәлде. Барысы да Мансурның хатыны турында уйладылар. Кайтып та кермәгәнме, әллә бөтенләй кайтмаганмы? Әбүзәр абзый Илмира турында күбрәк белгәнгә, «һаман минем рәнҗетүемне оныта алмын, ахрысы», дип, Гөлшаһидә исә: «Мин биредә булганга килмәгән», дип уйлады. Ләкин турыдан-туры сорарга берсе дә батырчылык итмәде. Мансур үзе дә ул турыда сүз ачмады. Ниһаять, Мансур өс киемен салды, һәм олылар бар да залга кереп киттеләр. Бала Фатихәттәй белән калды. — Әниең кайда? —дип сорады Фатихәттәй шунда ук. — Әни еракка-еракка очып китте. Анда бер бала авырган. Ул аны терелтә дә безнең янга кайта. Ишекләр ачык калганга, Фатихәттәйнең юри кычкыра төшеп бир гән соравы да, баланың җавабы да залдагыларга ап-ачык ишетелде. Әмма моны әллә ничә мәгънәдә аңларга мөмкин иде. Мансур бер мәл өй эчен карап утырды. Әллә ни үзгәреш күренмәде, шул ук китап шкафлары, шул ук рояль, почмакларда шул ук бизәкле кытай вазалары, шул ук пальма гөле. Тик барысы бераз искергән, кар- тайгансыман. Фатихәттәй кереп өстәлдәге самоварны яңартырга алып чыкты. Гөлшаһидә дә, чыгып китәргә бер сәбәп булды дип, өстблдәге чынаякларны җыя башлады. — Ник Илмира кайтмады? — дип сорады, ниһаять, Әбүзәр абзый Мансурдан. Хәзер Мансурны уңайсыз хәлгә куймас өчен, Гөлшаһидәгә тизрәк чыгып китәргә кирәк иде. Ләкин хатын-кыз кызыксынуы иң гади әдәпне дә оныттыра икән кайчакта. Мансур башын иде. Бары тик озак эндәшми торганнан соң гына: — Ул юк инде... һәлак булды, — диде. Бу сүзләрне Мансур бик тирән хәсрәтле тавыш белән әйтте. Өй эче тып-тын булып калды. Шушы тирән тынлык эчендә идәнгә тама башлаган тамчы тавышы ишетелде. Күрәсең, Мәдинә ханым ялгыш чынаякны туккән иде. — Күптәнме? — дип сорады Әбүзәр абзый бераздан. — Бер ел булды инде... Авыру янына очкан чакта... Гөлшаһидә кулындагы чынаякларын төшерә язды. Ул иртән кухня тәрәзәсе төбенә килеп кунган күк күгәрченне хәтерләде. Мескенкәй, гомерле булмаган икән. — Мине, үземнең үтенүем буенча, Казанга кайтардылар,-—диде Мансур, — Гөлчәчәкне әбисе үзебезгә китер дип язды. Авылда торалар алар. — Җибәрдем ди кулымнан бала,-—диде өстәлгә самовар китереп утырткан Фатихәттәй. — Үз янымда күгәрчен кебек гөрләп торыр әле. Миңа да юаныч булыр. Югыйсә тып-тын бүлмәләрдә йөри-йөри чукракланып беттем инде... Мәдинә ханым елый башлады. Илмираны кызгана идеме яки аңа карата әйткән авыр сүзләре өчен үкенә идеме ул, — әйтүе кыен. Ә кухня ягыннан йөгереп йөргән баланың чәчрәп көлгән тавышы ишетелде. Аннары ул алгы бүлмәгә үк чабып чыкты һәм әтисеннән: ■— Әтием, Ирочка бүген безгә килерме? — дип сорады. Ирочка алар белән бергә поездда кайткан хатынның нәни баласы иде. Төнлә, йоклаган баланы күтәреп йөрмәс өчен, Мансур Гөлчәчәкне дә шул хатын белән бергә вокзалда — ял бүлмәсендә калдырган иде. Гөлшаһидә кухняга чыгып тәрәзә кыегына карады. Күгәрчен анда юк иде инде. 5 Урам тулы халык. Барысы да ашыгалар, чабалар, һәрберсенең үз эше, үз мәшәкате, үз сөенече-көенече бар дигәндәй. Әмма Гөлшаһидәнеке кебек үзәкләре өзелгәннәре бармы соң бу меңләгән халык арасында? Бардыр. Әнисә Чибәркәеваны бүген җирлиләр, Исмәгыйльнең хатыны бүген үзенең беренче тол иртәсен каршы ала. Тол хатынның көне - таң атмаган төне, дигәннәр картлар. Тыштан караганда яшь, ма- тур, модный киенгән Гөлшаһидә дә тормышыннан бик канәгать күренә торгандыр. Дөрес, йөзе бераз агарынган, күзләре кызара төшкән. Әмма монысы инде төнге сменадан кайтучылар өчен табигый. Ял итеп алгач яңадан роза чәчәге кебек балкый башлар... 2. .С. Ә.* 2. Көн Һаман соры, җепшек, аяк асты пычрак. Тротуарлардагы, урамнардагы кар эреп кара боламык булган, тик койма башларында, түбә кыекларында гына, ак каймалар шикелле, ак кар күренә әле. Түбәләрдән шыбырдап тамчылар тама. Юеш салкын үзәккә үтә. Кинәт кычкырып, бик ямьсез итеп көлгән хатын-кыз тавышлары ишетелде. Урам шау-шуына, кешеләрнең гадәти сөйләшүләренә бөтенләй игътибар итми барган Гөлшаһидә колак күнекмәгән бу ямьсез көлүгә, күрәсең, гайри табигый булганлыгы өчен, әһәмият бирмичә кала алмады. Нинди юләрләр мондый иртәдә шаркылдыйлар, дип тирә-ягына каранып алды. Урамның аргы ягында, бер баскыч төбендә, корышып- бөрешеп беткән бер төркем стилягалар төнге типтерүдән чыгып киләләр иде. Егетләре, кызлары кызмача. Шулар бөтен халык эшкә барганда шаркылдашып көләләр. Гөлшаһидә яңадан юеш урамнар буйлап китте, яңадай аның күз алдына әле Мансур, әле Гөлчәчәк, әле төнлә оясыннан куылган күк күгәрчен килеп басты. Баярак ул бичара Илмираны шул адашкан күк күгәрченгә охшаткан иде, баксаң, ул үзе дә шул канаты каерылган коштан артык түгел бит... Бу көтелмәгән ач&ш Гөлшаһидәгә шулкадәр каты тәэсир итте, ул аңына килгәндәй туктады һәм тирә-ягына карап алды. Эшкә, больницага барырга тиеш Гөлшаһидәбез кая килеп чыккан! Кремль яны пч бу! Спас башнясының сәгате тугыз туларга нибары егерме минут калып барганлыгын күрсәтә. Шулай ук Федосеев дамбасына юл тота идеме нкәнни ул?! Аңга килеп, Гөлшаһидә тиз генә юлга чыкты. Берәр машина туктатып утырмаса, эшкә вакытында барып җитә алмаячак. Әмма машиналар аның күтәргән кулына карамыйлар, пычрак чәчрәтеп выж итеп үтәләр дә үтәләр. Гөлшаһидә һаман саен артка чигәргә мәҗбүр була. Ниһаять, бер җиңел машина аның турысында туктады. Гөлшаһидә шофер белән янәшә утыручы кешедән зинһарлап үтенергә дип килсә, доцент Яңгураны танып ни әйтергә белмичә аптырап калды. — Гафу итегез, мин такси дип торам... — Бу вакытта такси тотуы кыен, Гөлшаһидә ханым, — диде Янгура һәм машинадан чыкты да, эшләпәсен салып, Гөлшаһидә белән күреште. Аннары ишекне ачты: — Рәхим итегез. — Эшкә кичегә язганмын, — диде Гөлшаһидә, борчуы өчен янә бер тапкыр гафу үтенеп. Доцент Яңгура — врачлар дөньясында блигеле кеше. Гөлшаһидәнең дә аны күргәне бар иде. Ләкин алар таныш түгел иде. Шуңа күрә Яңгураның аңа исеме белән дәшүе Гөлшаһидәне шактый гаҗәпләндерде. Яңгура үзе дә Гөлшаһидә яныһа күчеп утырды һәм шоферга русчалап больница номерын әйтте дә яңадан татарчага күчеп, чак кына елмаеп: — Шәһәр торйышының шундый күңелсез яклары бар шул, — диде.— Бер баштан икенче башка чабарга туры килә. Авылда озаграк йоклап калсаң да куркыныч юк. «Минем авылда торуымны да белә,- икән бу. Гаҗәп», — дип уйлады Гөлшаһидә. — Бүген минем әле рәтләп йоклаганым да юк, — диде ул һәм төнге хәлләрне сөйләп бирде. Мансурның кайтканлыгын да әйтте. — О, алайса коллегада зур шатлык икән,—диде Яңгура кемнеңдер үлүенә бер дә исе китмичә. — Между прочим, Мансурның кайтасын» мин күптән белә идем. Министрда хатын күргәч, министрны күндерергә дә булыштым. Эшкә уз яныма алам, дидем. Бер-береңә ярдәм итеш- мәсәң, булмый ул. Үзебезнең милли кадр. Ә төньякка теләсә кемне җибәреп була. Анда тел белүнең хаҗәте юк, — Яңгура бераз эндәшми тә рәзәгә күз салып барды да: — Ә ничек, үзе генә кайтканмы, хатыны беләнме? — дип сорады. — Баласы белән, — диде Гөлшаһидә.'—-Хатыны авиакатастрофа вакытында һәлак булган... Янгура, бик күңелсез хәл икән, кайгыларын кереп уртаклашырга кирәк дип, сүзне икенчегә күчерергә ашыкты. Авыл турында сораштыра башлады, җиңелчә шаяртып, сүз арасына гына кыстырып, бик ямансулыйсыз, әллә карт сагындырамы дип тә сорап куйды. Моны ул шундый оста, шундый мөлаем итеп сорады, Гөлшаһидә үзе дә сизмәстән: — Бик сагыныр кешем юк әле анда, — дип ычкындырды. — Ә ул? — дип елмайды Янгура мәгънәле генә. Шунда гына Гөлшаһидә үзенең хатасын аңлады, кызарып артка -р кабина почмагына сыенды. Янгура аның уңайсызлануын сизде һәм янә бик жайлы гына итеп сүзне башкага күчерде. Гөлшаһидә аның турында «Игътибарлы икән», — дип уйлап алды. —■ Әбүзәр Гиреевичны күрсәгез, әйтегез, — диде Янгура,—Мансур өчен аз гына да борчылмасын. Гомумән, мин ул егетнең язмышын үч кулыма алырга уйлыйм. Сез моңа ничек карыйсыз? — Кеше өчен әйтүе кыен, Фазыл җан Җангирович. Минемчә, сез бик зур яхшылык эшлисез. Сулда Тукай һәйкәле, аннары соры Кабан күренеп калды. Тагын кар сибәли башлады. — Сез шәһәргә күчәргә уйламыйсызмы? •—-дип кинәт сорады Янгура. Гөлшаһидә чак кына башын чайкады: — Бөтен кеше дә шәһәргә күчсә, урын җитмәс бит. Теге вакытта, профессорларда Гөлшаһидәнең рәсемен күргәндә, Янгура эченнән: «Бу фотограф могҗизасы гынадыр», дип уйлаган иде. Әмма хәзер, Гөлшаһидә белән янәшә утырганда, бу хатынның матурлыгы ялган түгеллегенә үзе дә ышанды: көннең соры, яктылыкның үтә сарай булуына да карамастан, аның матурлыгы машина эчен балкытып, Яңгураның күзләрен чагылдыра иде. — Сезгә генә урын табылыр әле, — диде Янгура, ышанычлы итеп. — Әбүзәр Гиреевич сезнең турыда бик зур фикердә. Аның сүзен Казанда аяк астына салмыйлар. Кирәк икән, бүтәннәр дә сезне яклап тиешле урында сүз әйтерләр. Сезгә шәһәргә күчәргә, белемегезне арттырырга кирәк. «Әнә кайда минем турыда сүз булган икән», — дип уйлап алды Гөлшаһидә. Әмма күңеленнән шулай уйласа да, теленнән башканы әйтте: — Әбүзәр абзый да шулай ди диюен дә, үземнең зиһенем таралыбрак тора әле. Янгура моңа артык игътибар бирмәде. — Зарар юк, бу авыл тәэсире генә, — диде. — Авыл йоклата бит ул. Борынборыннан шулай килгән. Сез Әбүзәр Гиреевичныц сүзенә колак салыгыз, Гөлшаһидә ханым, ялгышмассыз. Татарлар — скромный халык. Шуңа күрә тегебу галимебез турында шауламыйбыз. Әмма профессор Таһиров—мировой величина. Аның кул астында эшләү сезгә бик күп нәрсә бирәчәк. Мондый форсатны кулдан ычкындыру — акылсызлык булыр иде. Аннары, әгәр мин дөрес аңлаган булсам, сезме авылга бәйләп тота торган нәрсә дә юк шикелле. Тәгәрмәчләр чокырга туры килде, ахрысы, машина бик яман сикереп куйды, Яңгураның эшләпәсе башыннан оча язды. — Карабрак барыгыз әле, —диде ул шоферга русча. —■ Болай муенны сындырырга мөмкин бит. — һәм яңадан татарчага күчеп: — Минем балдызны да авылга җибәрмәкчеләр, ләкин теше-тырнагы белән каршы тора. Хәзерге яшьләрдә патриотизм чамалырак шул. һәокем иң элек үз җаен карый... — диде. Машина тимер капка янында туктады. Яңгура башта үзе төште, аннары Гөлшаһидәгә чыгарга булышты, бик жылы итеп, эшләпәсен салып саубуллашты. Ак халат киеп баскычтан менгәндә, Гөлшаһидәнең сулышы капты. Саубуллашканда Яңгура аның кулын озаграк тотып, күзләренә озаграк карарга тьфышты бит! Ә ирләрнең хатын-кыз күзенә болай туры карарга тырышулары ни өчен икәне билгеле инде. Башта шундый очракларда Гөлшаһидә бик каты нәфрәтләнә, хурлана, чиркана һәм кулларын кайнар су белән юа торган иде. Бу юлы хурланырга да онытты, күңелендә чиркану тойгысы да сизмәде, кызаруы, сулыш кысылулары да әллә ни озакка бармады. Коридорда Гөлшаһидәгә беренче очраган . кеше Сэлах Саматов булды. Ул әле планеркада Саматовның үзенә нинди каты гаеп ташлавын белми иде, — Әбүзәр абзый аңа бу турыда бер сүз дә әйтмәде. Ләкин Гөлшаһидә Сәлахны беренче күргән көненнән үк яратмады. Ул тышкы кыяфәтендә булсын, сөйләшүендә, уй-фикер йөртүендә һәм үз-үзен тотышында булсын, үз сыйфатлары булган кешеләрне хөрмәт итә иде. Үзенеке дип әйтерлек бер нәрсәсе дә булмаган корама кешеләргә ул бервакытта да игътибар итмәде. Саматов исә, ниндидер жумба балыгы төсле, шуып кына китәргә тора. Сөйләшүе дә көн саен үзгәрә: я чәнечкеле, я төче, я тупас. — Ә Сафина...-—диде ул Гөлшаһидәгә мыскыллы тавыш белән.— Тәбрик итәм... Между прочим, Жан Жан — минем җан дус. — һәм ул сул күзен кысып, уң кашын сикертеп куйды. Гөлшаһидә иң якын дуслары Фазылҗан Җангирович Янгураны үзара Жан Жан дип йөртүләрен белми иде. Ләкин ул Саматовның ниндидер ямьсез бер нәрсәгә ымлавын сизенде. — Сезнең дусларыгыз мине кызыксындырмый, Сәлах иптәш! — диде Гөлшаһидә эре генә һәм кырт борылып китеп барды. Ләкин болай да күңелсез башланган иртә Саматов белән очрашудан соң Гөлшаһидәгә тагын да күңелсезрәк булып тоелды. Ул беркемгә дә карамыйча врачлар кабинетына керде һәм Вера Павловнаны көтә башлады. Аның бер нәрсә турында да уйлыйсы килми иде, эшкә дә күңеле ашкынмый иде. Йөрәкне чеметтереп Акъяры исенә төште, бер минут тормыйча кайтасы килеп китте: бөтен кешегә дә галим булырга димәгән, кемнәрдер авыл врачы булып та эшләргә тиешләр ләбаса. — Гөлшаһидә апа, сезне Алексей Лукич чакыра, — диде Диләфрүз кабинетка кереп. Гөлшаһидә гаҗәпкә калды. Баш врач белемнәрен күтәрергә килгән врачларның эшенә моңарчы бер дә катнашмый иде. Гөлшаһидә белән дә аның .махсус сөйләшкәне юк иде. Вестибюльдә, боерыклар тактасы янында, берничә врач үзара нидер кызукызу сөйләшәләр иде. Гөлшаһидәне дә дәшеп алдылар, укыдыгызмы?— дип сорадылар. Гөлшаһидә бер нәрсә дә укымаган иде. Дәвалаучы врач Сәлах Саматовны үз эшенә җавапсыз каравы өчен, дәвалау эшеннән алып, приемный покойга күчерү турында приказ бар икән. Әбүзәр абзыйның кичәге сүзләреннән соң. Гөлшаһидә моңа аз гына да гаҗәпләнмәде. Ләкин шушында басып торган Клавдия Сергеевна аңа һичбер сәбәпсез-нисез: — Кеше бәхетсезлегенә сөенмәгез әле!—дип әйтеп ташламасынмы. Гөлшаһидә шаккатты, ләкин халык алдында тавыш кузгатмады. — Уйлабрак сөйләшергә кирәк, Клавдия Сергеевка, — диде дә тиз генә Алексей Лукич кабинетына кереп китте һәм... ишек төбендә уңайсызланып туктап калды: баш врач янында Сәлах Саматов басып тора иде. — Гафу итегез, Алексей Лукич, миңа сез чакырткансыз дип әйттеләр. — Утырыгыз, — диде баш врач һәм үзе яңадан кызарып бүртенгән Саматовка таба борылды. — Сез моның өчен дә миңа рәхмәт әйтергә тиешсез, Сәлах Саматович. Мин сезне судка тартырга тиеш идем. Сез чәпчемәгез, барыгыз, эшегезне Ирина Семеновнага тапшырыгыз да үзегез приемный покойга. Сүз бетте. Саматов Гөлшаһидәгә зәһәр караш ташлады да—.әйтерсең, монда ул гаепле иде — тагын кыза, яный, куркыта башлады. Маһирә Хәбироз- наның гаебен аңа тагарга тырышуларын, берәүләрне күтәреп, берәүләрне батырып эш итүче профессорны да бөтен дөньяга фаш итәсен әйтте. — Ул менә шушы мадоннага урын әзерли, — дип Гөлшаһидәгә дә ташланып алды. Алексей Лукичның үзен дә шүрләтергә маташты. Аннары ишекне бәреп чыгып китте. — Ни өчен Сәлах Саматович мине бутый? Минем бу эшләргә нинди катнашым бар? — дип сорады соң чиккә кадәр хурланган Гөлшаһидә. Алексей Лукич тәмәке кабызды, берничә суырды һәм Гөлшаһидәгә якынрак килеп утырырга кушты. •— Менә ни өчен мин сезне чакырттым, иптәш Сафина, — диде ул тыныч кына. — Күрәсез, бездә шактый зур күңелсезлекләр. Җитмәсә, Маһирә Хәбировна бүген иртән өенә кайтканда егылып аягын имгәткән, эшкә чыга алмый. — Ни сөйлисез, Алексей Лукич! Бик каты имгәткәнме? — Әйтә алмыйм, бераздан барып карармын. Безгә аның авырулары турында кайгыртырга кирәк. Сез аның бүлегендәге авыруларны беләсез. Берничә көн карап торуыгызны үтенәм. Әбүзәр Гиреевич белән дә, Вера Павловна белән дә сөйләштем. Укуларыгызга зыян килмәс. Маһирә Хәбировна да үтенә. Сез аның белән сөйләшерсез. — Сәлах Саматовичның сүзләреннән соң миңа... — Аның сүзләренә игътибар итмәгез... Аңлашылмый торган мәсьәләләр килеп чыкса, миңа да, өлкән коллегаларыгызга да мөрәҗәгать итегез. Тартынмагыз. Кабинетка кайткач, Гөлшаһидә бер мәл уйланып торды. Бүген ул мондый йөкне күтәрергә бик үк әзер дә түгел иде. Ләкин ул чигенергә дә яратмый иде. Шунда ук Диләфрүзне чакырды, Маһирә ханымның бәхетсезлеккә очравын әйтте. Диләфрүз белә булып чыкты, Маһирә ханым аңа шалтыраткан инде. — Сез, Гөлшаһидә апа, Ханзафаров белән сөйләшсәгез иде, — диде Диләфрүз. — Ленаның бүген елый-елый күзләре шешеп беткән. Ханзафаров аны төне буе тинтерәтеп бетергән. Сигналны кулыннан төшерми. Гөлшаһидә шунда ук Маһирә ханымга шалтыратып хәлен сорады, Алексей Лукич белән сөйләшкәнлеген әйтте. Шуннан соң Маһирә ханым аңа авырулар турында сөйләп киңәшләрен бирде, Ханзафаровны алтынчы палатага күчерергә кушты. Бер минуттан инде Гөлшаһидә Диләфрүзне ияртеп авыруларны карарга китте. Иң башта Галина Петровналар палатасында булды, актыктан «Сахалинга» барып керделәр. — И, ходаның рәхмәтле көне! — дип ачык чырай белән каршы алды аны караватында утырган артист. — Әйтәм, иртәдән бирле уң кашым тарта, — сез керергә булган икән. Ах, нинди матур сез бүген, Гөлшаһидә ханым. Татарлар әйтмешли, айның ундүртенче кичәсе. Мин әле бүген иртән генә үзебезнең егетләргә, — ул Зиннуров белән Балашов ягына баш бармагы белән төртеп ишарә ясап алды, — баш геройны сәхнәгә нинди зур хәзерлек белән чыгаруыбызны сөйләгән идем. Ә сез, Гөлшаһидә ханым, бернинди әзерлексезнисез килеп кердегез дә бөтен палатаны балкыттыгыз. Тик менә врач булып кына хаталык ясагансыз. Артистка буласы калган сезгә. Менә без сезне сәхнәгә чыгара белер идек!.. Әгәр юл куйсаң, бу артистның тик тормас теле көне буе да такылдаудан туктаячак түгел. Гөлшаһидә әдәп саклап бераз тыңлады да, аны бүлдереп, Маһирә ханымның аягын имгәтүен, авыруларны карау вакытлыча үзенә нөкләтелгәнлегеи әйтте, һәм шунда ук обход икәнлеген, чит сөйләшүләргә вакыт түгеллеген сиздертеп, Николай Максимовичның. хәлен сорады, тамыр тибешен тикшерде, йөрәк тибешен тыңлады, канын кайчан алулары, нинди дарулар эчүе турында сорады. Диләфрүзгә нәрсәләр эшләргә кирәклеген әйтте. Ә артист сөйләшергә жай гына көтеп утырды. — Әбүзәр Гиреевич яки Маһирә Хәбировна булса, мин, карт юләр, әле әзрәк зарланган булыр идем. Сезгә мин бары тик: кадрильгә әзер! дип кенә әйтә алам, Гөлшаһидә Бәдриевна. — һәм бик начар эшлисез!—диде Гөлшаһидә. — Бүгеннән сез минем сүзләрне шаяртуга бормагыз. Мин дәвалаучы врач булып сөйләшәм, Николай Максимович. — Төшендем, —диде карт артист, кулын күкрәгенә куеп. — Дәвалаучы врач буларак, Николай Максимович, минем сезгә бер үтенечем бар, — диде Гөлшаһидә елмаеп һәм Ханзафаров турында сөйләп бирде. — Калҗасы бик үк майлы түгел икән, — диде артист, баш очында яткан Балашов белән Знннуровка карап. — Ничек, егетләр, артельгә алабызмы? — Алыйк, — диделәр тегеләр. Гөлшаһидә Балашов янына күчеп утырды. Балашовка инде караватында утырып торырга рөхсәт иткәннәр. Аның хәле элеккедән күп яхшы. Ул бер нәрсәдән дә зарланмады. Ләкин Гөлшаһидә аның йөрәген һәм тамыр тибешең тыңлагач: — Андрей Андреевич, конструкторлык бюросын вакытлыча ябарга туры килер, — диде. — Йөрәгегезгә шактый зур нагрузка ясагансыз. — Гөлшаһидә Бәдриевна, зинһар эштән аера күрмәгез, — диде Балашов ялварып. — Юк, Андрей Андреевич, ярамый. Диләфрүз, китапларны җыеп алырга, чертеж тактасын складка чыгарып бикләргә. — Шулай, шулай, кычыткан белән чабыгыз! —дип кычкырып җибәрде артист. — Югыйсә, гел миңа гына эләгә. Беләсезме, Гөлшаһидә Бәдриевна, Андрюша нәрсә белән мәшгуль? Ком дачасы проектын төзи ул! Гөлшаһидә артистның сүзенә игътибар итмичә: •— Андрей Андреевич, иртәгә кадәр ятып кына торасыз, — диде. — Тәбрик итәм, Андрюша!—дип тагын сүзгә кушылды Николай Максимович. Зиннуров әле һаман ята гына иде. йөрәк тибеше тавышы чиста, тамыр тибеше нормаль, температурасы да рәтләнде. Аны караганнан соң Гөлшаһидә канәгать булып калды, һәм елмая төшеп: — Сез дә эшләп ятасызмы? — дип.сорады. Зиннуров өчен дә Николай Максимович җавап бирде: — Ул монда, Гөлшаһидә ханым, иҗат командировкасында. Аңа тимәгез инде. Язучылар җыелышына җибәргән Хатын укыдыгызмы? Газетада бар иде, радиодан да әйттеләр. — Сезгә дә сак булырга кирәк, Хәйдәр абый. — Шуңа күрә кыл тибрәтми ятам да, — дип елмайды Зиннуров. ’ Гөлшаһидә урыныннан торгач, артист тагын туктатты: . ■— Шулай да, иптәш врач, сез бик үк гадел кеше түгел икән. Безне, Андрюша белән икебезне, сөендердегез, ә Хәйдәргә пряник бирмәдегез. Гөлшаһидә ишек төбендә туктады һәм, елмаеп: — Сез бик күп сөйлисез, Николай Максимович. Авырга килмәсен, — диде. — Килгәң кадәресе дә бик җиткән инде. Бар иде заманнар, матур- матур кызлар, сәхнә артына кереп, миңа кочак-кочак чәчәк бирәләр иде. Ә хәзер... ачы дару да клизма! — Гөлшаһидә кулын селтәп чыгып киткәч, артист бер пафос белән өстәде: — Ярабби, никадәр матур хатын- • кызлар дөньяга яраткансың, ә мин колыңа — больница түшәге. Шулмыни инде синең илаһи кодрәтең! 6 Авырулар үзләренең сызланулары турында гына сөйлиләр, диләр. Алай ук түгел шул. Кеше үзенең табигате белән авыру булырга яратмый, сырхау булганда да аиы яшерергә, күрсәтмәскә тырыша. Инде бу нормаль хәлдәй узган икән, больницага килеп егылган икән, монда да ул авыруын мөмкин-кадәр онытып торырга тырыша. Ул үзенә җан азыгы эзли, әле берсе, әле икенчесе белән сөйләшә, китап укый, радио тыңлый, телевизор карый, домино, шахмат уйный... Йөри алучылар кичләрен ял бүлмәсенә җыелалар. Биредә иц күңелле һәм иң шау-шулы урып—доминочылар өстәле. Дүрт кеше дөньяларын онытып шакмак суга, унлап-унбишләбе карап тора. Элекке авыл хуҗалыгы министры доминочылар арасында «главный»'консультант булып алган. Хатын-кызлар күбрәк телевизор янында. Аларның кайберләре биредә дә челтәр бәйли, чигү чигә. Асия янында җыелганнары «Тапшырылмаган хатлар»ның русчасын тын да алмыйча тыңлыйлар. Хатын-кызлар, әлбәттә, барысы да Галия яклы. Искәндәрне тетеп салалар. Арадан берсе, Искәндәр хәзер дә бар икән, Галия дә исән икән, дип әйтә һәм алар, китаптан аерылып, үз Галияләре, үз Искәндәрләре турында сөйләп китәләр, аннары Асия яңадан укый башлый, хатыннар яңадан тын гына тыңлыйлар. Кайберләре халат җиңнәре белән күз яшьләрен сөр- теп-сөртеп алалар, кызыклы урыннарында елмаешып куялар. Иң мөһиме шунда: алар чирләрен онытканнар, алар Галия язмышы белән яшиләр. Ләкин больницада төрле авырулар бар. Кайберәүләр мондый вакытлы онытылу бәхетеннән дә мәхрүмнәр. Алар күзләрен билгесез бер ноктага текәп, гомерләренең актык көннәрен, актык сәгатьләрен саныйлар. Күзләрендә гаҗәеп тирән моң, ә күңелләрендә ни барын бер «ходай» белә. Кеше теге-бу әгъзасының ничек авыртуын сөйләп бирә ала, әмма җан әрнүен сүзгә бик оста кешеләр дә сөйләп аңлатудан гаҗиз. Дүртенче палатада шундый авыр уйлар эчендә Галина Петровна ята, «Сахалинда» Ханзафаров пошына. Ул гомере буенча үзен тел тимәслек кеше итеп санап килде, кул астындагы кешеләрдән дә гел кадер-хөрмәт кенә күрде. Учреждениесендә аның исемен әйткәндә гел башкалардан аерып, өстен куеп, олылап кына әйттеләр. Больницада башкалар белән бер шартларга куелу аны шул хәтле кимсетте, ул ачуыннан күлмәгенә сыймый башлады. Шуның өстенә, аның бүтәннәр кебек үк үлү ихтималы да бар иде. Монысы белән ул инде берничек тә килешә алмады. Николай Максимовичның үртәп көлүләрен ишетә башлагач, ул шаккатты, кызарынды, бүртенде, протест ясады, баш врачка, профессорга, өлкә комитетына шалтыратам, жалу бирәм дип чәпчеде. Ләкин актив хәрәкәткә күчмәде. Ник дисәң, бу палатадагы кешеләр дәрәҗәләре белән аңардан бер дә ким түгелләр; берсе халык артисты, икенчесе атаклы конструктор, өченчесе язучы... Бүген кич Гөлшаһидә аңа әллә чынлап, әллә юри генә: . — Иптәш Ханзафаров, сезне яңадан иске урыныгызга күчерәбез — дигәч, Ханзафаров чынлап та аптырап: — Юк, юк, иптәш врач, мин бу палатадан беркая да китмим! — дип куйды, һәм палатадагылар барысы да көлеп җибәрделәр. Николай Максимович янә бер шаяртты: — Гөлшаһидә ханым, ашыкмагыз, иптәш Ханзафаров сынау срогын тутырмады әле. Төннәрен һаман бармагын сигнал төймәсенә куеп йоклый. Кабинетында гел кнопка басарга өйрәнгәнгә, монда да личный секретаре бар дип уйлый ул. — Ялган!—диде Ханзафаров..— Кирәк икән ул сигналны минем караваттан бөтенләй алырга мөмкин. — Аннары, — дип давам итте Николай Максимович бик җитди төс белән, — терелеп чыккач, барлык телефоннарын кистерергә сүз биргәне юк әле. — Бирмим дә! — Ә ни өчен инфаркт ала язганыгызны беләсезме, иптәш Ханзафаров?— Дип кинәт сорады артист. — Белмисез. Врачлар да сезгә әйтмиләр моны. Сезнең инфаркт телефоннан. Бары тик шуннан гына. Әйе, әйе. Хәзер фән шундый бер нәрсәне ачкан ди: телефон аппараты гел яшерен нурлар җибәреп тора икән. Шул яшерен нурлар йөрәкне ашый икән. Миңа ышанмасагыз, әнә Андрей Андреевичтан сорагыз. Техникада ул профессор. Шулай бит, Андрюша? — Әйе, шундый хәбәрләр йөри. Ханзафаров эндәшмәде. Ул тынып түшәмгә карап ятты. Ул арада сүз инде башкага күчте. Николай Максимович белән Гөлшаһидә театр, артистлар дөньясы турында сөйләшеп алдылар, аннары халыкара хәлләргә күчтеләр. Сүзгә Балашов белән Зиннуров та кушылды. Кыскасы, ким дигәндә биш-ун минут вакыт үтте. Бары тик шуннан соң гына тып-тын яткан Ханзафаров кинәт бөтен палатага кычкырып көлеп җибәрде. Ханзафаровның бу сәер гадәтен палатада белеп өлгермәгәннәр иде әле. Үз системасына караган практик мәсьәләләрдә Ханзафаров гаять өлгер уйласа да, күнегелгәннәрдән аз гына читкә чыгуга акрын уйлаучы кешегә әверелә дә китә икән. Кешеләр инде онытып бетергән шаяруларның мәгънәсе аңа бик соң барып җитә. “ Тыңлап торсаң, бу артист чынны сөйли диярсең. Телефон турында,— диде ул. — Артистлар алар, иптәш врач, гел алдыйлар. Шуңа күрә мин бер тапкыр да үзем билет алып театрга барганым юк. — Ярабби! — дип кычкырып җибәрде Николай Максимович. — Кичә үлгән булсам, белми каладыр идем, Казанның караңгы почмагында шундый бер экземпляр да бар икән әле. Хәйдәр, — диде ул язучыга,— һичшиксез бу турыда фельетон языгыз, һиндстан джуиглиләрендә түгел. Илләт урманнарында да түгел, безнең шәһәрдә шундый-шундый бер кыргый җанвар табылды, аның гомеренә бер тапкыр да театрга барганы юк диген. Театрның хәтта нәрсә икәнен дә белми диген. Исем-шәрифлә- ре белән әйтеп яз. Ханзафаровның хәтере калды, йэзеиә бөрчек-бөрчек тир чыкты. — Иптәш врач алдында сез чаманы белеп сөйләшегез, Николай Максимович, — диде. — Мин совет учреждениесендә эшлим. Аны караңгы почмак дип атарга... — Мин, иптәш Ханзафаров, — диде Николай Максимович, бик җитди сөйләшкән булып, — сезнең учреждениенең исемен дә белмим. Мин аның җитәкчесе’Ханзафаровны гына беләм. Ул менә шаһитлар алдың, да театрга йөрмим дип әйтте. Ханзафаров язучы яткан якка шикле караш ташлап алды. Шайтаң беләмени, ул мыштым монда авырып ятамы, әллә материал җыеп ятамы? Шулай хәйлә корм асалар, язучылар каян барысын белеп бетерер, ләр иде. Ханзафаров тынып калды һәм биш минуттан соң да, ун минут, егерме минуттан соң да сүз әйтмәде. Күрәсең, чынлап торып вәсвәсәгә төште. Больницага беренче килгән көннәрдә Ханзафаров сестралар китереп биргән һәр даруның исемен аерым дәфтәргә язып барды. Янәсе, яхшы карап бирегез, улбу булса, башыгыз китәр. Артист үрти башлагач, Ханзафаров бу язуларын ташлады, әмма хәзер шул дәфтәрен тапмагач, мөгаен, чәлдергәннәрдер дип, коты очты. Чөнки анда кешегә күрсәтергә ярамый торган бүтән язулары да бар иде. Обходтан тыш вакыт булганга, Гөлшаһидә бу палатада бүген озаграк утырды. Зиннуровтан нәрсә язуы турында сорады. Тагын иң алдан Николай Максимович телгә килде: — Мәхәббәт турында роман яза ул. — Чыннан да, мәхәббәт турындамы? — дип сорады Гөлшаһидә кызыксынып. Артист, Зиннуровка авыз ачарга ирек бирмичә, үзенекен итте: — Язма, дустым, мәхәббәт турында. Чөнки чын мәхәббәт хәзер юк, — Кая киткән? — дип сорады Гөлшаһидә. — Ваклап җилгә очырып бетердек. Менә мин сезгә шушы больницада булган бер хәл турында сөйлим. — Артист торып аякка басты һәм Гөлшаһидә каршына ук килде. — Минем бит биредә, аллага шөкер, беренче ятуым түгел. Май ахырлары иде. Бер төнне күзгә йокы керми башлагач, шыпырт кына бакчага чыктым. Чама белән ярты төн узган. Күктә моң гына тулган ай йөзә. Шул айга гашыйк булып, бакчада сандугачлар тилереп сайрыйлар. Беләсезме, сандугачлар ничек сайрый? Гөлшаһидә авыл кешесе, бәлки, белә торгандыр. Ханзафаров белми дә > белми. Ник дисәң, гомере аның кабинетта телефон шалтыравың тыңлап үткән. Сандугачлар болай сайрый: башта әллә кайдан караңгыдан ата сандугач очып килеп ботакка куна да чутылдап җибәрә. Шулай өзелеп сайрыйсайрый ул ана сандугачны янына чакыра. Тегесе тиз генә килми, назлана, боргалана. Ә ата сандугач тагын да шәбрәк сайрарга тотына. Шул хәтле нечкә; шул хәтле моңлы итеп сайрый ул, мәхәббәтен шулай сибә, җан түгел, таш эрердәй була. Миңа калса, сайраган чагында ата сандугач үз җырының ләззәтеннән үзе дә тәмам исерә, күзләрен йомып, бөтен дөньясын онытып саф мәхәббәтен мактый. Шул чакта кайдандыр икенче куактан ана сандугач җавап бирә, мин монда, җаный, ләкин яныңа барыйммы икән, юкмы икән дип тагын әзрәк назлана. Ата сандугач шәптән шәбрәк итеп сайрый башлый, тавышында шатлык та сөенү генә. Ана сандугачның күңеле тәмам йомшара, ул яры янына очып килеп куна. Тегесенең куанып сайрауларын әйтерлек тә түгел инде. Дөньяда нихәтле композиторлар бар, һәммәсе диярлек сандугач җырын музыкада биреп карарга тырышканнар, хәзер дә тырышалар. Әмма иң атаклылары да биреп җиткерә алганнары юк... Николай Максимович сөйләгәндә, палатада сандугачлар тавышы ишетелеп торды кебек. Гөлшаһидә нәкъ театрдагыча аңа сокланып утырды. Гап-гади сүзләр белән сандугачлар сайраган тавышны да, аның ләззәтен дә биреп булыр икән! Акъяр әрәмәлекләрендә ул сандугачлар сайравын аз тыңламады, әмма әгәр шул турыда сөйләп биреогә кушсалар, юк, булдыра алмас иде. — ЛАенә шул, —дип дәвам итте артист, — сандугачларның тилереп сайрауларын тыңлый-тыңлый койма буена бардым. Койма артында егет белән кыз сөйләшә. Кызы чыркылдый, егете мыркылдый. «Давай үптер, ату...» «Авызыңнан аракы исе килә», дип чиный кызы. Соңыннан ни булганын сөйләмим, сандугачлар куркып очып киттеләр. Гөлшаһидә башын аска иде. Хикәянең ахыры аңа ошамады. — Менә сезгә тагын бер мисал,— дип артист яңадан сөйли башлады. Көннәрдән бер көнне минем янга бер хатын килде. Больницага түгел, өйгә, әлбәттә. Утызлар тирәсе булыр. Сөйкемле генә. Иптәш депутат, ди, мине ирем сөйми, ди. Ничек инде, мин әйтәм, сөйми? Акчасын өйгә алып кайтмыймы, эчәме, сүгенәме, кыйныймы? Юк, ди, акчасын барысын алып кайтып бирә, үзенә папирослык кына калдыра. Кыйнамый да, сүгенми дә, эчми дә. Ике балабыз бар, аларны да ярата. Сон нишли, мин әйтәм? Дүшәмбе, шимбә, якшәмбе көннәрдә кунарга кайтмый икән бу. Хатын миннән ире белән сөйләшүне үтенергә килгән икән. Бардым. Икесе дә өйдә туры килде. Өйләре җылы, чиста, идәннәре юган, арзанлы гына палас җәйгән, балалары күңелле генә уйнап йөриләр. Ир дигәне, пиджагын иңбашына салып, минем янга чыкты. Күрештек. Нишлим соң, иптәш депутат, ди, бу миңа. Яратмыйм. Хатынны яратмау начар эш икәнен дә беләм, ди... Хатыны елый башлады. Без сөйләшеп беткәнче гел елады ул. Мин үземчә үгетләгән, оялткан, .киңәш биргән, акыл өйрәткән булдым, ә үзем эчемнән уйлыйм: мәхәббәт эшендә боларның ни пычагыма кирәге бар. Бер айдан соң бу хатын тагын минем янга килде. Үзе шундый шат. «Рәхмәт сезгә, ңптәш депутат, — ди, — хәзер ирем шимбә көннәрдә генә тегесе янына бара», — ди. Шуңа сөенеп килгән икән бу хатын... — Болар берсе дә мәхәббәт түгел, Николай Максимович,—диде Зиннуров. — Болар көнкүреш мисаллары гына. Шуннан бәхәс китте. Ханзафаров бәхәскә катнашмады, әмма тора торгач кинәт кычкырып көлеп җибәрде. — Уйдырма! — диде ул. — Ышанмагыз, Николай Максимович үз башыннан уйлап чыгара боларны. Артист ул. — Моңа да барып җиткән икән, — диде Николай Максимович, көлмичә генә. — Эх, эч поша... А-ааа! Хәзер халык театрга ашыга, артистлар соңгы гримнарын салалар. Зал гөрли, алкышлар... Эххх! Ә мин монда җанлы бүкән булып аунап ятам. Гөлшаһидә җаным, әллә скорый помощь машинасы белән бер генә сәгатькә булса да миие театрга илтеп кайтарасыңмы, ә? Валлаһи терелеп китәр идем. ( Николай Максимович тынмыйча бүтәннәр белән сөйләшермен димә инде. Гөлшаһидә, көч-хәл белән генә бер минут ара табып, Зиннуровка кабат эндәшеп: — Сез нинди мәхәббәт турында язасыз? — дип сорады. — Чын мәхәббәт турында язарга исәп тә, ничек килеп чыгар әле. Хәзергә сызмалар гына. Татарча да, русча да... — Шул сызма дигәннәрегезне укып карарга ярамыймы? — дип шаярып кына сорады Гөлшаһидә. Ул Зиннуров укырга рөхсәт итәр дип башына да китермәде. Ләкин Зиннуров аның гаҗәпләнүенә каршы: — Укырга иренмәсәгез, рәхим итегез, — диде. — Миңа файдагыз тияр. Ләкин алдан әйтәм, кызык әйберләр аз. Анда сезгә мәгълүм кешеләр очрар. Әсәрдә, әлбәттә, аларның исемнәре үзгәрер, бәлки бөтенләй керми дә калырлар. Тагын бер нәрсә, — диде Зиннуров, — мин сезгә беренче дәфтәрне генә бирәм. Ул элегрәк язылган. Минем дә больницада беренче ятуым түгел. Калган дәфтәрләр турында соңыннан сөйләшербез. Бәлки, укырга да теләмәссез әле. Бер үтенечем: югалта күрмәгез. Минем өчен бу дәфтәр дөнья бәясе. 7 Мансур кайтканнан соң, Гөлшаһидәнең иң курыкканы үз уйлары белән ялгыз калу иде. Шәһәрдә аның сер уртаклашырдай якын кешесе дә юк иде. Вера Павловна белән аралары әйбәт кенә булса да, аңа да күңелендәге яшерен серләрне ачып бетерәсе килмәде. Маһирә ханымнан исә оялды. Бер тапкыр авызың пешкәч, салкын суны да өреп эчәрсең, диләр бит. Гөлшаһидәнең авызы нык иешкән иде. Беренче мәхәббәтен тизрәк оныту, эзен корыту нияте белән, ул ашык-пошык кияүгә чыкты. Аңа барыбер иде, ул хисләре турында уйламады, чөнки аларның кайтмаска югалуын белә иде. Ләкин ул ялгышты. Көл астында да чаткы сүнми икән. Өстә көл сапсалкын, ә актарып карасаң, эчтә бәләкәй * генә алтын чаткы ята. Кагылсаң — куырып ала, ә җил өрсә, бу бәләкәй чаткыдан дөньяны яндырырлык ут чыгуы мөмкин. Тормышын икенче бер кеше белән бәйләү Гөлшаһидәне беренче мәхәббәте газабыннан коткармады..Ул һаман эчтән януыпда-кеюендә булды, ә яшерен януның никадәр авыр икәнен ул җитәрлек татыды һәм моны хәзер дошманына да теләмәс иде. Шуңа күрә ул иске хатасын яңадан кабатлаудан аеруча курыкты. Мәхәббәтсез тормышның тормыш түгеллеген ул үз йөрәгеннән кичереп белде. Кешедән ишетеп кенә моны төшенеп бетеп булмый шул. Гөлшаһидәнең йөрәге чат кара күмердер! Николай Максимович сөйләгән хатын язмышына калганчы, гомер буе ялгыз яшәвең мең тапкыр артык. Ләкин моны акыл әйтә шул. Ә йөрәк егерме биштә, егерме алтыда ялгыз яшәргә теләми, аны моңа күндерер өчен зар елатырга, богау салырга кирәк. Җиде-сигез сәгать түгел, уникешәр' сәгать тоташтан эшләп торсаң да, бу яшьтә эш синең бөтен энергияңне суырып бетерә алмый. Җәмәгать эшләреннән соң да — Акъярда аның җәмәгать эшләре муеннан була торган иде — әле әллә никадәр көч, вакыт кала. Аны кая куярга, күңелне, йөрәкне нинди биләүсәләргә кысып, селкенмәслек, тибрәнмәслек итеп ничек бәйләргә? Аңа нинди генә йозаклар салырга? Юк бит андый йозаклар! Гөлшаһидә хәлендә аны бер генә нәрсә эчке газаплардан коткарса коткарыр иде: ул да булса зур максат — уку. Фәкать дөньяны онытып уку гына. Әбүзәр абзый да, Фазылҗан Янгура да дөрес әйтәләр. Үзе дә белеменең җитәрлек булмавын яхшы аңлый. Бүгенге медицина югарылыгында торыр өчен, ныклап укырга кирәк. Институтта алган белем белән генә яшәү ул инде үтелгән юл. Камилләштерү курслары, әлбәттә, күп нәрсәне яңарта, ләкин гомерен медицинага багышлаган кешегә болары да аз. Унҗиде-уисигезләрдәге чагы яки берәр таянычы, ярдәмчесе булса, Гөлшаһидә баш ватып та тормас иде, укырга булгач укырга дияр иде дә эшкә дә керешер иде. Ләкин егерме биштә ул барысын алдан уйламыйча булдыра алмый иде. Иң элек, шәһәргә күчсәң, кайда торасың? Тиз генә бүлмә бирерләр дип өмет тә итмә. Дөрес, баганадагы белдерүләрдән квартир эзләп, кайда булса берәр почмак табарга мөмкин булыр. Ләкин ул чагында хуҗа көен көйләп, ярты эш хакыңны аңа биреп яшәргә кирәк. Ашау-эчүгә, кием-салымга ни кала? Ихтыярсыздан тамагыңны кысарга һәм утыз яшеңдә ашказаны язвасы алырга туры киләчәк. Ә авылда аның тормышы азмы-күпме көйләнгән, эшендә дә Гөлшаһидәбез дип кенә торалар, халык алдында да исеме бар, җитәкче оешмалар алдында да. Ә шәһәргә күчсәң, барысына да яңабаштан керешергә кирәк... Гөлшаһидә көрсенеп куйды, маңгаена төшкән чәчен артка сыпырып ташлады, тәрәзәгә таба борылды. Еракка-еракка сузылып киткән урам күренә. Караңгы төшеп килә, ләкин урам буйлап тезелеп киткән таш баганаларда утлар кабынмаган әле. Күкне күгелҗем кара болыт капла, ан, ә офыкта карасу кызыл ачыклык калган. IIIул ачыклыкның кызгылт шәүләсе бөтен урамга яткан. Бигрәк тә утсыз фонарьлы юан соры баганалар, аерым биек йортлар, агачлар, яктыга кереп балкып китеп шунда ук югала да торган аерым машиналар, кешеләр калку булып күзгә бәреләләр. Барысына да кайгылы авыр төс йоккан. ЛАондый вакытта ут яндырмыйча караңгы бүлмәдә ялгыз утыру бик ямансу. Күңелне әллә нинди кара шом баса, гүя кандадыр канлы сугыш башланган да шуның шәүләсе монда төшкән. Гөлшаһидәнең күңелен авыр уйлар басты. Эчке дөньясының асты өскә килгән бервакытта Сәлах Саматовның, Клавдия Сергеевналарнын. мәгънәсез бәйләнүләре, һич булмаган нәрсәләрне бар дип күрсәтергә маташулары газап өстенә газап иде. Хәзер инде Гөлшаһидә Саматовның планеркада сөйләгән сүзләрен дә белә иде. Ул, үзенә хас турылык белән, Саматовтан бу сүзләре өчен җавап бирүен таләп итте. Ләкин Саматов аңа тагын да әшәкерәк сүзләр генә әйтеп китте. Гөлшаһидә төннәр буе йокламады. Ябыгып бетте. Ни өчен аңа бәйләнәләр? Ярат- маган өчен генәме? Ул үзе дә аларны яратмый бит. Ләкин ул аларга пычрак атмый ич... Гөлшаһидә тиз генә урыныннан торды да ут кабызды, әлеге кайгылы авыр төсне күрмәс өчен, пәрдәне төшерде. Инде нишләргә? Борчылган күңеле китапларга тартмады. Арылган да. Шунда Зиннуровтан алган дәфтәр исенә төште һәм ул, эш табылуга шатланып, дәфтәрнең беренче битен ачты. Беразга уйга калды. Нишләп бу Зиннуров болай юмарт.булды әле? Әгәр Гөлшаһидәнең шундый дәфтәре булса, ул аны бүтәннәргә бирер идеме? һич юк! Язуы укырлык, һәрхәлдә врачларның үзләренә дә аңлашылмый торган бөдрәләре түгел инде. Гөлшаһидә бер кулы белән яңагына таянып укырга кереште. Беренче битләрендә иснәп тә алды. Аннары әкренләп мавыга башлады, тизрәк, кызыксыныбрак укырга тотынды. «...Чирләп яту, бигрәк тә больницада яту, һәр кеше өчен бәла. Миңа да бик читен. Ләкин больницада мин гаҗәеп бер кешегә тап булдым. Аның белән танышу бәхетенә ирешү өчен мин, һич арттырып әйтүем түгел, сау булсам да больницага кереп ятар идем. Хәзер язмышыма бары тик рәхмәт кенә укыйм...» «Кем ул?» Бу сорау шунда ук Гөлшаһидәнең башына кереп утырды. «...Без врачларны бары тик ак халат киеп авыруларга ярдәм итүче итеп кенә күрергә күнеккәнбез, һәм бервакытта да врач үзе дә кеше бит ул, аның үзенең дә авыруы мөмкин бит дип уйламыйбыз. Врачларның, янәсе, үзләренә генә тота торган бик шәп дарулары бар, шуны бер йотсалар, аларга бер чир дә йокмый, имеш. Әлеге мин танышкан кеше дә, врач, җитмәсә профессор иде. һәм үзе авырый да иде. Аны Әбүзәр абзый Таһиров диләр иде. Без аның белән ике кешелек палатада ай ярым бергә яттык. Мин йөрәк белән авырыйм, стенокардия, ул башта ике яклы пневмония белән авырган, шушы пневмония вакытында острый аппендицит башланган һәм аңа шушы авыру хәлендә операция ясарга мәҗбүр булганнар. Мондый хәлдә яшь кешенең дә операцияне уңышлы үткәрүе бик чамалы, ә инде алтмышның өстенә чыккан кешенең хәле кыл өстендә дисәң дә артык булмас. Аңа әллә Мәскәүгә җибәрикме дип әйткәннәр. Ул риза булмаган. Безнең Казан хирурглары нигә Мәскәүнекеннәи ким булырга тиеш. Үзебездә ясагыз, дигән, һәм ул кылдан нечкә, кылычтан үткен сыйрат күперен үткән. Операциясенә дә түзгән, пневмониясен дә җиңгән. Ләкин озакламый өзлеккән, яңадан пневмония башланган, шуннан осложнение булган... Мине аның янына кертеп салганда, ул инде тоташтан алтынчы ай ята иде; ябыккан, аякларының җегәре беткән. Көч-хәл белән генә торып утыра, карават башларына, өстәлгә, стенага тотына-тотына гына йомышына чыга торган иде. Ул, әлбәттә, мине белми, ә мин аны таный идем, күренгәнем дә бар иде аңа. Миңа кадәр бу палатада бер карт инженер яткан, алар Әбүзәр абзый белән бик нык дуслашкан булганнар. Икесе дә Уфадан булганга, уртак танышлары да табылган. Яшь аермалары да зур булмаган. Кыс касы, мин Әбүзәр абзыйның яңа кешегә бер дә шат түгеллеген күрдем. Аннары үземнең дә холкым авыррак, аз сөйләшәм, кешеләр белән әкрен танышам, зур кешеләр алдында югалып кала торган әшәке гадәтем дә бар. Әбүзәр абзыйны мин үзем өчен гомумән буй җитмәс бер зат итеп саный идем. Мин аның белән һич дуслаша алмам, аның күңелен берва- кытта да аңлый алмам дип уйладым. Ул үзе дә минем кебек бер билгесез кешене тиң күрмәс күк тоелды. Йөрәгем бик авырткан көннәрдә дә, аңа комачауламас өчен, ыңгырашмаска тырыша идем. Соңыннан, күбрәк, палатадан чыгып китеп, кайда булса коридорда утыра торган булдым. Врачлар мине ятып тормаган өчен шактый әрләделәр. «Әбүзәр Гиреёвичтан тартынасыз икән, башка палатага күчерик», диделәр. Монысына инде мин үзем риза булмадым. Мин нәрсәдер өмет итә идем. Иң элек мин аның ничек дәвалануына игътибар иттем. Миндә дә обывательләрдән килә торган бер караш бар иде: янәсе, профессорга даруларның иң шәпләрен генә бирәләр инде. Бирмәсәләр, ул үзе сорап алыр. Ул үзе белә ич! Ләкин аңа да шул бүтән авыруларга бирелә торган порошокларны гына бирәләр иде, үзенә аерым бер нәрсә дә сорап алмады. Сестра китерә торган порошокларның да кайберләрен, эчмичә, салфетка астына яшереп баруын сиздем. Аның каравы массажистка- ның килүен ул һәрвакыт түземсезлек белән көтә һәм еш кына, кафедрадан әйткән кебек тантана белән: — Массаж — бөек нәрсә ул! —дип әйтеп куя торган иде. Кайчак дәвалаучы врачлар теге-бу даруны бирүне туктату, дәвам иттерү яки яңа дарулар белән алмаштыру турында аның үзе белән киңәшеп карыйлар иде. Мондый чакларда Әбүзәр абзыйның җавабы бер: мин биредә профессор түгел, мин биредә сезнең авыруыгыз, ничек кирәк табасыз, шулай дәвалагыз, мин сезгә үземә ышанган кебек ышанам. Мине гаҗәпләндергән һәм уйландырган икенче нәрсә профессорның тормышны яратуы, эшчәнлеге булды. Кайчак мин хәтта бу кеше авырып ятамы сон дип үз-үземә сорау да бирә торган идем. Бер көнне ул аспирантларыннан берәрсенә үзенең чираттагы фәнни хезмәтен әйтеп яздырса, икенче көнне тегеләрнең диссертацияләрен тыңлый, аларга әллә нихәтле киңәшләр бирә, хәтта җөмлә төзелешләренә кадәр игътибар итә иде. Шушы ай ярым вакыт эчендә, ялгышмасам, ул берничә фәнни хезмәт язарга, ике-өч диссертация карап чыгарга өлгерде. Бу бит сәламәт кеше өчен дә бик зур эш! Бу эшләр, әлбәттә, кичләрен генә, врачлар кайтып киткәч кенә эшләнә торган иде (Әбүзәр абзыйга килгән кешеләрне больницага көн саен кертә торганнар иде). Әбүзәр абзыйның шәкертләреннән берәрсе килүгә, хәлем әйбәт булса, домино сугарга яки китап укырга чыгып китә идем һәм алар кайтып киткәч кенә палатага керә идем. Әбүзәр абзый, гадәттә, ике кулын баш астына тыгып, күзләрен ярым йомып яткан була. Арыгандыр, йончыгандыр дип, мин аңа комачауламас өчен әкрен генә басып керәм. Ләкин ул шунда ук күзләрен ача. — Киттеләр газаплаучыларым, — ди һәм моны шундый ител әйтә, аннары шундый мавыгып көлеп җибәрә, яңадан борылып кайтсалар да ул-аларны кабул итәчәк. Ул алар өчен сөенә, алар белән горурлана иде. Без бер-беребезгә әкренләп ияләшә башладык. Әбүзәр абзый минем белән теләбрәк, иркенләбрәк сөйләшә башлады. Мин аның медицина өлкәсендә генә түгел, әдәбият, сәнгать, тарих өлкәләрендә дә киң карашлы бер кеше икәнен белеп алдым. Хәзер арттырмыйча әйтә алам: минем алдымда татар интеллигенциясенең ярты гасырлык җанлы тарихы ята иде. Соң шулай булмыйча! Әбүзәр абзый татарлардан беренче врачларның берсе. Беренче врач! Хәзер, татар яшьләреннән генә дә ел саен йөзәрләп-йөзәрләп врачлар чыгарылган көннәрдә бу ничектер гайри табигый бер нәрсәсыман яңгырый. Әбүзәр абзый Казан университетының медицина факультетын 1911 елда тәмамлаган. Тарих аршипына үлчәсән, шуннан бирле әллә нп күп вакыт та үтмәгән бит. Ә безгә бу — чал тарих булып, хан заманнары булып тоела. Ул халык шагыйре Габдулла Тукайны дәвалаган, Фатих Әмирханны белә, өй театрларына катнашкан, подпольеда эшләүче беренче татар большевиклары Хөсәен Ямашев белән Гафур Колахыетовларны якыннан белгән! Алар белән мәҗлесләрдә утырдаш булган... Башта аз сүзлесыман тоелса да, Әбүзәр абзый чынында сүзгә бик юмарт кеше икән. Ул, ике кулын баш астына тыгып, каядыр еракка карагайдан итеп сөйли, еш кына кыска ак мыегы астыннан көлемсерәп куя, кайчак, кулларын баш астына тыкмаган булса, имән бармагы белән кискен-кискен ишарәләр ясап ала. Чәче ап-ак. Йөзе, озак вакытлар больницада ятуына да карамастан, сары да, ак та түгел. Билгеле, бераз таушалган, әмма бер генә җыерчык та юк. Шул уңай белән, ул мина кызык кына бер эпизод сөйләде. Олы гына бер кеше урамда очраган саен Әбүзәр абзыйдан: «Сиңа ничә яшь?» дип сорый икән. Бер очраганда Әбүзәр абзый аңа илле дип әйткән, икенчесендә туксан дигән, өченчесендә җитмеш. Янә бер очрашкач, ачуланып: — Минем яшем ни пычагыма кирәк сезгә? — дип үзе сорау биргән. Әлеге кеше аңа каршы болай дигән: z — Сезгә иллене дә, җитмешне дә, туксанны да бирергә мөмкин, ләкин берсе дә дөрес булмаячак. Ә мин, беләсегез килсә, хакыйкать кешесе! — Әйе, әйе, нәкъ шулай диде: хакыйкать кешесе! Әбүзәр абзый рәхәтләнеп көлә башлады, мин дә ихтыярсыздан елмаеп куйдым. — Юк, сез көлә белмисез, — диде ул мина, кинәт мине шаккатырып. — Дәрт юк көлүегездә, хисләрегезне тышка чыгарудан куркасыз. Чыга бирсеннәр! Чын көлү организмны кинәт иркенәйтеп, җиңеләйтеп җибәрә ул, аңа бик шәп ял бирә. Дәрткә дәрман бирә, халыкча әйтсәк. Французлар «Boutonne» дип атый торган караңгы чырайлы кешеләрне мин яратмыйм. Сез французча беләсезме? Мин французча бик аз белүемне әйттем. Boutonne дип кешенең характерына карата әйтелә бугай. Үз эченә бикләнеп йөри торган кеше. — Дөрес. Сүзгә сүз тәрҗемә иткәндә: барлык төймәләрен дә каптырып йөри торган кеше. Андый каптырмалы кешеләр үзләрен бик җитди халык дип, уен-көлкедән өстен торалар дип саныйлар. Чынында алар үз-үзләрен генә алдыйлар. Ял итә белмәүләрен яшерәләр. Ә ял итү — ул үзе бер фән! Кешегә тормыш ритмы кирәк. Киеренкелек артыннан йомшару, эш артыннан ял булырга тиеш, йөрәктән генә үрнәк алыгыз. Ул мускулларын' әле йомшарта, әле кыса һәм күпме эшләсә дә армын! Мин инде моңарчы дә Әбүзәр абзыйның балаларча мавыгып көлә белүенә игътибар иткән идем. Элек мин моны бары тик Әбүзәр абзыйның шат күңеллелеге генә итеп карый идем, баксаң, аның мәгънәсе тирәнрәк икән. Миңа үземнең рәхәтләнеп көлә белмәвем өчен авыр булып китте. Чөнки мине кечкенәдән үк—өйдә дә, мәктәптә дә — җитди булырга, шыр тиле шикелле авыз ерып көлмәскә өйрәттеләр, янәсе, көлү — ул бала чакта гына килешә. Ә ялның фән икәнен кайсыбызның уйлаганы бар?! Бүген иске елның актыккы көне. Уникенче яртыда мин палаталардан палаталарга йөреп үз исемемнән дә, Әбүзәр абзый исеменнән дә дусларны, танышларны Яна ел белән тәбрик итеп чыктым. Аннары үз палатабызга кайтып иптәшләрнең тәбрикләрен профессорга тапшырдым. Ул, ике кулын баш астына тыгып, каядыр еракка караган килеш уйланып* ята иде. Йөзе сагышлы һәм моңлы. Ул мипиән, телефонга барып үз исеменнән Мәдинә ханым белән Фатихәттәйне тәбрикләүне үтенде Мин шунда ук аның йомышын үтәп кайттым. Мәдинә апаның. Фатихәттәйнең каршы котлауларын тапшырганда, Әбүзәр абзыйның йөзе балкып торды. . * Мин радионы тоташтырдым. Инде курантлар уйный башлаган иде. Әбүзәр абзый торып утырды. Мин стаканнарга Ижевск суы тутырдым. Икебез дә тыптын утырабыз. Левитан Үзәк Комитетның һәм Министрлар Советының Яна ел мөрәҗәгатен укый. Аннары тирән тынлык эчендә Кремль сәгате тантана белән суга башлый. Мин йодрыгым белән тез башыма бәрә-бәрә санап барам: бер, ике, өч... унике! Без, стаканнарыбызны чәкешеп, бер-беребезне Яна ел белән тәбрикләп эчеп җибәрәбез, бер-беребезгә сәламәтлек, бәхет, эштә уңышлар телибез... Аннары мин утны сүндердем. Бераз яткач та, Әбүзәр абзый миннән: — йокламыйсызмы? —дип сорады. Мондый төндә күзгә йокы керәме соң! Әбүзәр абзый... Тукай турында сөйләргә теләвен әйтте! Мин сикереп тора яздым. Чөнки элек аның Тукайны дәвалавы турында ишетеп кенә белә идем. — Габдулла Тукайны исемә төшерсәм, — диде ул, — нң элек минем күз алдыма аның күзләре килә. Зур, кара, кайнар, акыллы күзләр. Тукайны күрүемә ярты гасыр үтте инде, ә мин аның күзләрен әле дә булса ап-ачык күрәм. Еллар тирәнлегеннән алар миңа якты йолдызларсы- ман карыйлар. Сез бер нәрсәне ачык төшенегез: мин Тукай янына бөек шагыйрь янына барам дип бармадым, ул чакта мин аның шигырьләрен аз белә идем, гади бер авыру янына барган кебек кенә бардым. Болгар номерларының берсендә, икенче катта, мин аның белән күп булса ун- биш-егерме минут сөйләшеп утырганмындыр. Шуннан соң мин аның белән тагын бер генә талкыр очраштым, анысы тагын да кыскарак булды. Менә шуңа да карамастан, мин, поэзиядән ерак торган бер кеше, илле елдан соң шагыйрь күзләренең ничек ялтыравын онытмаганмын икән, ул күзләрдә никадәр көч булганлыгы сезгә аңлашылырдыр. Ә ябык йөзе кайгылы иде, — һәм бераз уйлап торгач, — юк, кайгылы дип-дөрес әйтмәдем, моңлы иде аның йөзе,—- диде. — Акыл нуры балкып тора иде тагы. Безнең художниклар Тукайның^чын рәсемен ясаганнары юк әле. Күзләреннән тыш, Тукайның борын канатлары бик характерлы иде. Алар Тукайның бетмәс-төкәнмәс дәртен, янып торуын күрсәтә иде. Рәсемнәрдә, скульптураларда мин менә шушы чалымнарны җитәрлек күрмим. Безнең художниклар Тукайны, ни өчендер, малайсымак итеп, җитмәсә, беркатлы, иләс-миләс шәкерт итеп күрсәтергә тырышалар. Ә Тукай ул зур, укымышлы, гаҗәп акыллы кеше иде. Уйчы иде ул, туганкай, русча итеп әйткәндә, властелин дум народных. Шигырьләреннән дә без шундый Тукайны күрәбез, халык күңелендә дә ул шундый Тукай. Тукай турындагы истәлекләргә бәйләп Әбүзәр абзый беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев турында да сөйләп китте. — Ямашев бик акыллы, бик чибәр кеше иде,—дпде ул, уйчан гына.-—Мин аны Тукайга караганда күбрәк белә идем. Ул безгә әллә әткәй, әллә әнкәй ягыннан кардәшрәк туры килә. Безнең гаиләләр элек- электән аралашып торганнар. Хөсәеннең хәзер бөтен җирдә игълан ителә торган әйбәт рәсеме дә безнең гаилә архивында сакланган иде. Без аны Академиягә бүләк иттек. Хөсәеннең көлүе бик матур иде. Сокланырлык... Гафур Коләхметовиы да беләдер идем. Алар Хөсәен белән дуслар иде. Безгә еш киләләр иде. Берничә тапкыр кайдадыр Подгорный урамындагы бер йортта бергә кунакта да булдык. Мәдинә кемнәрдә икәнен ^хәтерли, мин онытканмын. Миңа калса, ул йорт аларның подпольный квартиралары булган шикелле. Хөсәен дә, Гафур да, алар белән бергә иөри торган бүтән егетләр дә бар иде анда. Хөсәен бик әйбәт әңгәмәче, сүзгә оста, кыю кеше иде. Тафур басынкы, оялчан. Бик аз сөйли. Аның революционер булуын без башыбызга да китермәдек. Октябрьдан соң гына бу турыда белдек. Хәер аларның икесенә дә хас уртак бер сыйфат бар иде: алар тел бистәләре түгел иде. Үрләренең яшерен эшләре турында иң якын кешеләре алдында да сөйләмиләр иде. Искитәрлек тотнаклылык иде аларда. Әбүзәр абзый сөйли-сөйли арыды ахрысы, тынды. Ә мин йоклый алмыйча һаман караңгы түшәмгә карап яттым. Вакыт-вакыт палата эче узып баручы машина утларыннан кинәт яктырып китә. Кайчак трамвай дугасыннан кабынган яшькелт чаткының яктысы палатага кереп шәрә стеналарда тибрәнеп ала. Кемнәрдер каядыр ашыгалармы, кайтып киләләрме. Бүген бит һәр өйдә диярлек мәҗлес, күңеллелек, шатлык, җыр, көлү, бию. Әмма мин бүген палатада ятуыма аз гына да үкенмим,,югыйсә кайчан мин Тукай турында, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов турында үзе белгән кешенең сөйләвен ишетер идем... Бер көнне Әбүзәр абзый миңа медицина эшчеләре турында бер роман укыганлыгын әйтте. Анда бер врачның гаҗәеп уңышлары һәм аяныч уңышсызлыклары турында язылган булган. — Әйтерсең, врач тормышы шушы мәгърип-мәшрикътан гына тора,— диде ул, әсәрне тәнкыйтьләп. — Әйтерсең, шушы ике котып арасында бер нәрсә дә юк. Хәлбуки, анда үзенең көндәлек борчулары, каршылыклары, шатлыгы һәм кайгысы белән тулы, беренче карашта гына бик күңелсезсыман күренгән, әмма чынында бик гүзәл зур тормыш дәвам итә. Көннәр үтә торды. Мин Әбүзәр абзыйны култыклап коридорга алып чыга башладым. Башта ишек төбенә генә чыгып, аннары коридор буйлап биш-ун адым китеп әйләнеп керә торган булдык. — Бу — массаж файдасы, массаж — бөек нәрсә ул. Көнчыгыш юкка гына борын-борыннан массаж белән шөгыльләнеп килмәгән. Безнең татар карчыклары да элек-электән арка сылатырга яратканнар. Медицина ул — тормыш тәҗрибәсе, аны халык практикасы тудыра башлаган, — ди иде Әбүзәр абзый. Ике атнадан соң, без Әбүзәр абзый белән ял бүлмәсенә кадәр үк барып җитә башладык. Дөрес, култыкламыйча үзе генә йөри алмый иде әле ул. Шулай да аяк егәрләре көннән-көн ныгый барды аның. Бүген санитаркалар аны резина көпчәкле арбага утыртып ваннага алып киттеләр. Аның инде алты ай ванна күргәне юк икән. Еш кына ул миңа Тукайның шигырен искә төшереп: — Миндә Тукайның нәкъ киресе, җанга мунча бар, тәнгә — юк,— ди торган иде. Ваннадан кайткач, Әбүзәр абзыйны чиста урынга яткырдылар. Берничә минут ләззәтләнеп сузылып ятып торганнан соң, ул: — Беләсезме, мин хәзер шундый рәхәт кичерәм, мондый татлы рәхәтне хәтта сөйгәне белән очрашып кайтканнан соң Толстойның Ната- шасы да татымагандыр, — диде ул, мине үзенең көтелмәгән чагыштыруы белән гаҗәпкә калдырып. Тән рәхәте, күрәсең, аның күңелен дә нечкәрткән иде. Ул минем алда беренче тапкыр балачак истәлекләренә чумды. Агыйдел болыннарын, Дим буйларын, җиләк җыйганда җырлап йөргән җырларына кадәр исенә төшерде: Иөгерә-йөгерә җиләк җыя Зәңгәр кул мәк кигәне, , Зәңгәр күлмәк кимәс иде Бардыр аның сөйгәне. Шушы гади халык җыры профессорны минем күңелемә ничектер аеруча якын итте, мин аны шул минуттан аңлый башладым дип әйтә алам. Белем баскычыннан ул бик биеккә күтәрелгән, әмма күңеле белән шушы җырны җырлаган безнең агай-эне кебек саф булып калган. Аны инде халкыннан аерылган йортсыз-жирсез бер галим дип һич атый алмыйсың. Ул безнең туфракта туган, безнең җирдә тәрбияләнгән, безнең зәңгәр күлмәкле кызларны сөйгән, гомерен дә шул халыкка бирә. Башта Әбүзәр абзый бер-ике ел авыл мәдрәсәсендә укыган. Аннары әтиәииләре Уфага күчкәннәр. Әтисе заманы өчен алдынгы фикерле кеше булган ахрысы, улын русча укырга биргән. Әбүзәр башта бер хосусый пансионда укыган, аннары гимназиядә. Андагы чиксез каты тәртипләрдән, һәр адымны күзәтеп торучы рәхимсез тәрбиячеләрдән туеп, бигрәк тә рус малайларының «татарчонок» дип үртәгән вакытларында ул Агыйделен, аның тугайларын, иреген сагынган. Бу турыда ул шундый шагыйранә, шундый тылсымлы итеп сөйләде, мин, яхшы хикәя тыңлагандагы шикелле, тын алмыйча утырдым. — Нәкъ бүгенгедәй хәтеремдә, — дип дәвам итте Әбүзәр абзый, сагынулар нечкәрткән бер тавыш белән, — моннан нәкъ илле ел элек мин университетны тәмамлап чыктым. Барлык имтиханнарны да биреп бетергәч, безне актовый залга жыйдылар. Тып-тын утырабыз. Күңелебездән саубуллашабыз. Сезнең күңелегездән саубуллашканыгыз бармы? О, бу бөек минут, онытылмый торган минут кеше гомерендә! Аннары безнең иң яраткан профессорыбыз Засецкий залга чыкты. Чандыр, кырыс карт. Аның артыннан башка профессорлар да чыктылар. Алар утырышкач, профессор Засецкий безгә карап речь сөйли башлады: «Беркайчан да урта гасыр врачларына охшарга # тырышмагыз, — диде ул безгә. — Костыра торган дарулар кулланмагыз, кан алу белән мавыкмагыз». Озак сөйләде ул, врач намусы турында әйтте, аннары уң кулын күтәрде, — Әбүзәр абзый үзе дә иреннәрен нык кысып, йодрыклаган кулын күтәрде, шул хәлдә бер минут пауза ясады да дулкынланган тавыш белән: — «Ант итәбез!»—дип кычкырды. Без, яшь врачлар, — дип дәвам итте Әбүзәр абзый, — шулай ук кулларыбызны күтәрдек һәм бертавыш- таи: «Ант итәбез!» — дидек. Шуннан соң Әбүзәр абзый дулкынланып озак кына эндәшми ятты. Мин аның шушы кечкенә генә эпизодны яткан килеш профессор Засецкий булып та, үзенең яшь чагы булып та уйнавына исем китеп утырдым. Ул профессор Засецкийның шул минутлардагы йөзе, күз карашы турында берни дә әйтмәде, әмм$ ул моны мимикасы белән шулхәтле оста күрсәтте, мин профессорның «Ант итәбЬз!» дигән сүзләрне нинди кичереш, нинди тантана белән әйткәнлеген бик ачык төшендем. Институтны тәмамлагач та, терапия корифее — атаклы профессор Алексей Николаевич Казем-Бек үзе аңа Казанда ординатурада калырга тәкъдим ясаган, ә Әбүзәр абзый авылга җибәрүләрен үтенгән. — Мин халык акчасына укыдым, укып бетергәч, халыкны алдарга вөҗданым кушмый. Халыкка хезмәт итәсем килә, — дигән ул. Акыллы, прогрессив карашлы профессор Казем-Бек яшь врачның бу изге теләгенә каршы килми, ләкин бер шарт куя: нәкъ өч елдан соң, нәкъ шушы числода һәм сәгатьтә аның клиникасына кайтып эшкә керешергә яшь врачтан вәгъдә ала. — Сезгә урын әзер булыр, — ди һәм уңыш теләп яшь врачның кулын кыса да аңа баш ия. Укыган чакта Әбүзәр абзыйга Уфа земствосы акчалата ярдәм итеп торганга, ул эшкә дә туган якларына — Чишмәгә кнтә. Чишмә турында Әбүзәр абзый чиксез ярату белән, Тукай үзенең Кырлае турында сөйләгән кебек ниндидер аеруча нечкә хисләр белән сөйләде. Аныңча Чишмәдән дә матур урын Россиядә генә түгел, бөтен җир йөзендә дә булмаган. Мин хәтта шундый бер нәтиҗәгә килдем, әгәр Чишмә булма- са, Әбүзәр абзый үзе дә Әбүзәр абзый булмас иде. Ул Чишмәгә барып яхшылап урнашырга да өлгерми, аны утыз чакрымнар ераклыктагы бео авылга ашыгыч чакыралар. Хәзерге транспорт өчен утыз чакрым ярты 3. .с. Ә.- X- 2. сәгатьлек юл, ул чакта утыз чакрым бик ерак ара саналган. Менә ул тройкада оча инде. Атлар — давыл, тояклары астыннан утлар чәчри. Авыллардан үткәндә бала-чагалар, хатын-кызлар, каз-үрдәкләр, куркып, читкә тайпылып калалар. Чакырылган авылга барып керсәләр, аларны анда өлкән земский врач үзе көтеп тора. Әбүзәр абзый моңа , бик нык гаҗәпләнә, беренче вызовка ук кичегеп килүе өчен уңайсызлана. Бу авылда тиф эпидемиясе башланган икән. Өлкән земский врач, хәбәр алу белән үк. үзе дә шунда чыккан, яшь врачны да чакырткан. Ул бер уңайдан аның да эшен тикшерергә булган. Әбүзәр фантуннан сикереп төшкәч, өлкән врач нәзакәтле, әмма кырыс итеп аны кисәтеп әйтә: •— Чакырган җиргә болан тиз килеп җитүегез яхшы, коллега, моның өчен сезне мактарга мөмкин. Әмма тройка өчен, гафу итегез, мин сезнешелтәләргә тиешмен. Гомерегез буена исегездә тотыгыз: крестьяннар барчукларны яратмыйлар! — Крестьяннар барчукларны яратмыйлар! — дип кабатлады Әбүзәр абзый һәм, бармагын күтәреп, авызын йомып, бер минут тын торды. Кучер, әлбәттә, ике коллега арасындагы бу сүзләрне ишетми. Кайтканда, яшь врачның канын уйнатыйм дип, атларны тагын да шәбрәк куа. Юл бирергә өлгермәгән авыл агайлары арбалары-атлары белән чокырга очалар. Әмма Әбүзәр абзый шуннан соң бүтән беркайчан да тройкага утырмый. Ул үзәнең начальникларыннан кеше таптамый торган юаш атлар бирүне үтеиә. Кучерын да алмаштыра. Аңа кучер итеп Вәлиулла исемле кара сакаллы юаш кына бер кешене билгелиләр. Ул Әбүзәр докторны пар атта авылдан авылга җай гына йөртә. Бер җиргә- дә алдан барып кермиләр, әмма соңга да калмыйлар. Алар бер-берсена бик нык ияләшәләр. Вәлиулла йодрыгы белән бәреп ат ега ала торган киң җилкәле таза ир була, әмма үзе хатын-кыз кебек нечкә күңелле. Юлда йөргәндә ул, Әбүзәр абзыйның соравы буенча, гел «Ашказарны»- җырлый торган булган. — Аның җыры әле дә колак төбемдә, — дип Әбүзәр абзый әкрен генә сузып җибәрде: f Ай, уймаккай кебек сызылып ага Ашказаркан суның агышы, Әйй... Ашй^заркай суның агышы... Яшь врачның даны тирә-якка бик тиз тарала. Татары, башкорты,, русы, керәшене, марие, удмурты, чувашы — һәммәсе аңа киләләр. Иртән торуга, больница тирәсе, нәкъ базардагы шикелле, арба-ат белән тулган була. Бер башкорт хатынын күрсәтергә алып килгән. Доктор русча гына сөйләшә дип уйлап булса кирәк, үзе дә русча маташтыра: — Старухи стар стал, глухой стал, толком губчим нет. Бер көнне прием вакытында аның янына башына киез эшләпә кигән,, кулына камчы тоткан, янып-пешеп беткән бер башкорт егете атылып килеп керә. — Атай үлә, монау язуы, — ди һәм докторга кәгазь суза. Әбүзәр, абзый кәгазьне алып караса, анда бер язу да юк, чип-чиста кәгазь. Ләкин Әбүзәр абзый шунда ук Вәлиуллага ат җигәргә куша да юлгз чыга. Чип-чиста кәгазь, кулына камчы тоткан ярсыган башкорт егете... Бу тиз генә онытыла торган түгел, — дип кабатлый Әбүзәр абзый Һәм тынып кала. Үткән гомер төнге караңгы күккә охшый. Анда исәпсез-хисапсы3 булып, нәкъ йолдызлар төсле, истәлекләр тулган. Миңа калса, Әбүзәр, абзый'үткән гомеренең шул йолдызлы серле күгеннән йолдызларның әле берсен, әле икенчесен сузылып алып миңа хикәя кыла. Ул чакларда әле бер, әле икенче авылда ваба үләте башлана торган булган. Врачлар җитешми. Надан халык булган кадәресенә дә ышанып бетми. Вабаны ниндидер гөнаһ шомлыклары өчен алла тарафыннан җибәрелгән гадел җәза дип карыйлар. Дөресрәге, мулла-мунтагае, побы-архәрәе шулай дип өйрәтә, алла каһәренә карышмаска да алар ук чакыралар, карышсак, аның кодрәтенә буйсынмасак, ходай безгә тагын да куркынычрак афәтләр җибәрер дип, болай да курыккан халыкның котын алалар. Көннәрдән бер көнне Әбүзәр абзый ваба чыккан бер авылга фельдшерның дезинфекция чараларын ничек үткәрүен тикшерергә бара. Ваба башланган бер рус агае өенә керә. Керүе була, нидер сизенеп, артына борыла. Караса, ишек артында орырга дип балтасын күтәргән көрәк сакаллы бер карт басып тора, күзләре акайган, йөзе кыйшайган. —Нишләмәкче буласыз?! — дип кычкырырга өлгерә Әбүзәр абзый. Картның кулыннан балтасы төшеп китә. — Бер генә секундка кичексәм дә, балта минем башымны ярган булыр иде! — ди Әбүзәр абзый тирән көрсенеп һәм яңадай кабатлый:-—- Балта күтәргән җирән сакаллы карт... Бер секунд... — Әбүзәр абзый түшәмгә озак кына карап тора, мин аны бүлдермим, мондый чакта кешенең күңеленә кереп аның уй агышын, кичерешләрен болгатырга ярамый.— Бар иде заманнар, — дип дәвам итә яңадан Әбүзәр абзый,— син кешеләргә ярдәмгә дип барасың, үз гомерең белән исәпләшмичә үләт эченә керәсең, ә алар сине балта, сәнәк белән каршы алалар... Ул елларда вабадан үлгән, балтадан, сәнәктән киткән врачларның исәбен кемнәр генә санар икән! Үз-үзләрендә тәҗрибәләр ясап, кешелекне коточкыч чирләрдән азат иткән бөек врачлардан алып дифтерия, кызылча һәм башка шуның ише йогышлы чирләр белән авыручылар янына курыкмыйча баручы иң гади практик врачка кадәр һәммәсе батырлык күрсәттеләр, алар үзләренең, якыннарының сәламәтлеге белән дә исәпләшмәделәр, бары тик иң югары кешелек законы — үз вөҗданнары тавышына буйсынып кына эш иттеләр. Шәм кебек үзләре янып, яктыларын халыкка бирделәр. Аларныц барысына, рәхмәт йөзеннән, халык һәйкәл салыр әле. Әбүзәр абзый бер истәлеген сөйләп бетерә дә тынып кала. Икенче истәлегенә кайчак ул шунда ук күчә, кайчак, төрле сәбәпләр аркасында, бүленеп кала: аш вакыты, дәвалану вакыты килеп җиткән ‘була, берәрсе кереп утыра, врач килә, сестра, шәкертләре килә. Кайчак бу өзелү бер көнгә дә, ике көнгә дә тартыла, я аның, я минем кәефем начарланып китә. Алары әһәмиятле булмаганга, язып тормыйм. — Ул елларда, — ди Әбүзәр абзый, ниндидер бер җылы тойгы белән,— Чишмәнең даны бик нык шаулый иде. Россиянең төрле почмакларыннан анда меңнәрчә кешеләр кымыз эчәргә киләләр иде. Бервакытны поезддан бер авыру офицерны төшерделәр. Ул бик ерактан, Әфган чигеннән килгән иде. «Хәлем бик авыр, доктор, тизрәк бер стакан кымыз бирегез»,—диде ул мина. Аңа кымыз бирдек. Ул ярты стакан да эчеп бетерә алмады, үлде... Ярты стакан кымыз эчеп үләр өчен генә алты мең чакрым юл килү, — ди Әбүзәр абзый, гадәтенчә төп фикеренә басым ясап, — бу, беләсезме, онытылырлык түгел! ©ч ел үтеп китә. Әбүзәр абзый остазы Казем-Бекка биргән вәгъдәсен онытмый, Казанга кайтырга әзерләнә. Коллегалары—земский врачлар— аның бу адымын яратмыйлар. Берсе сүрән генә әйтеп сала: — Без халык врачы булырсыз дип уйлаган идек. Сез Казан байларын дәваларга барасыз икән. Янчыгыгызны калынайтырга уйлыйсыздыр. —Юк, мин анда да хезмәт халкын дәвалаячакмын, — дип җавап бирә Әбүзәр абзый. Вәлиулла аны станциягә кадәр озата. Саубуллашкан чагында бу таза ир елап җибәрә. — Нигә безне ташлап китәсең, кадереңне белмәдекме, үзең безне яратмадыңмы? — ди ул Әбүзәр абзыйга. Вәлиулла, кулына чыбыркысын тотып, лар аты янында ятим бала кебек бик озак моңаеп басып тора, ул Әбүзәр абзыйның миңа тагын укырга кирәк әле, Вәлиулла, дип әйтүләрен төшенеп җитми. Бу кадәр дә белеме булган кешегә тагын нинди белем кирәк? Аңа карап Әбүзәр абзыйның да күзләренә яшь килә. Соң мәртәбә ул аңа вагон тәрәзәсеннән кул болгый. Казанга кайткач, Әбүзәр абзый әйткән числосыида, сәгатендә клиникага, Казем-Бек янына бара. Әмма күңеленнән ул әле ышанып та бетми. Профессор үз вәгъдәсен күптән оныткандыр күк тоела аңа. Ул ашыкмый гына атлый. КаземБек аны кулына сәгатен тоткаң килеш каршы ала һәм Әбүзәр абзый белән күрешүдән элек: — Кадерле коллега, сез унбиш минутка кичегеп килдегез, — дип кисәтү ясый. — Бу начар. Аннары өстегездәге киемегез... — Әбүзәр абзый ул көнне бик фырт киенеп килгән булган. — Сез пижон түгел, сез врач. Халатыгызны тизрәк киегез. Авырулар сезне бу киемдә күрергә тиеш түгел, югыйсә сезнең турыда җиңел холыклы кеше дип уйлаулары мөмкин. — һәм шушы кисәтүдән соң кистереп әйтә: — Барыгыз, авырулар сезне күптән көтәләр. Икенче кичекмәвегезне, пөхтә булуыгызны үтенәм. — Өч елдан соң унбиш минутка кичеккән өчен шелтә ясау һәм «Барыгыз, авырулар сезне күптән көтәләр!» дип әйтү, — Әбүзәр абзый бармагын югары күтәрә, авызын йомып, «һемы!» дип мәгънәгә басым ясап, бер мәл тын тора да, — бу, туганкаем, шулай ук, онытылырлык түгел!— ди. Еш кына Әбүзәр абзый Казан байлары, аларның кәпрәюләре турында да сөйли иде. — Эш белән барамы ул, кунаккамы, мунчагамы — барыбер, дугасыз җигелгән әйбәт атка утырыр, башын күккә күтәреп, дөньяга борын тишекләре белән карап барыр. Бер адым җәяү атламас. Башта энҗеле кәләпүш, өстә ак күлмәк, күлмәк өстеннән җиңсең камзул, камзул өстеннән бишмәт, бишмәт өстеннән, елның фасылына карап, я җиңел җилән. я төлке толып. Аякта читек тә кәвеш... Кәҗә сакал, кырма мыек... Бервакыт аны шундый тәкәббер байларның берсен карарга чакырганнар. — Өенә кердем, исәнләштем. «Кем авырый?» дидем. «Авыру качмас, — ди бай, — башта шуны әйтеп бир әле, егет, ди, сиңа акчаны кем түли?» «Казна». «Хуш, — ди бай, — ничек түли, айлыклапмы, кендекләпме? Айлыклап булса, аена күпмедән, ягъни мәсәлән?» Мин аңа аена кырык өч сум илле тиен алам дип әйткән идем, беләсезме, бу бай миңа ничек кимсетеп карады, о!.. — Әбүзәр абзый йөзеп шундый үзгәртте, мин байның аңа никадәр түбәнсетеп каравын бик яхшы төшендем.— Бай кулын селтәде дә минем белән артык сөйләшеп тә тормады. Мин аның алдында нибары кырык өч сум илле тиенлек товар гына булып калдым. «Юк, мондый арзанлы докторга күренмим, миңа бәялесе кирәк! Микулай Кәрпич казнадай биш йөз тәңкә каера, диләр», — диде. Мин баш идем дә чыгып киттем. Бервакытны тагын бер байны карарга чакырдылар. Бардым. Монысы да шушы сорауны бирсә, мең тәңкәдән ким әйтмим дип уйлыйм эчемнән. Юк. монысы андый сорау бирмәде. Монысы аның бераз куль- турныйрак, «аурупалы» бай булып чыкты. «Авыру кайда?» — дим. «Менә мин», — ди. Чиертсәң каны чыгарлык таза ир. «Утырыгыз, мин әй- тәм, кан жирегез авырта, нәрсәдән зарланасыз?» «Хәзер сорыйбыз»,— ди. «Кемнән сорыйсыз?» — дим. «Хатыннан». Чирләүче кеше үзе түгел, хатыны икән. «Алайса, мин әйтәм, авыру янына үтик, бәлки, аңа урыннан кузгалырга ярамый торгандыр». «Мин кушкач, ярый», ди. Асрауларына дәшеп хатынын алгы бүлмәгә чакыртты. Йөзем яшергән хатын чыгып бер читкә барып утырды. Янына бара башлаган идем, бай сикереп торды. «Ярамый, тәкъсир, — ди. — Без — мөселман. Кеше хатынына кагылу хәрам. Шуннан гына кара»,'— ди. Сораштыра торгач, хатынның эче авыртканы беленде. Капшап карарга кирәк бит. Ә бай якын да җибәрми. «Мин үзем капшыйм, син карап кына тор», — ди. Әбүзәр абзый күзләрен йомып көлеп җибәрде. — Шуннан хатынның корсагына йодрыгы белән төрткәли башлады. Төрткән саен сорый: «Авыртамы?» Көл дә, ела да, —ди Әбүзәр абзый. — Иң зәһәр комедия. Ләкин сез, — ди ул миңа, — моны яза алмыйсыз. Моны Галнәсгар Камал яки Фатих Әмирхан булса язарлар иде. Гомере гел больницаларда, аһ-зар, кан-яшь эчендә үткән карт врачның күңеле ахыр килеп катып бетә, йөрәк кичерешләре дә корый, табигать күренешләре матурлыгы да апы әсәрләндерми торгандыр дип уйлый идем мин үземнең беркатлылыгым белән. Никадәр ялгышканмын! Әбүзәр абзый шагыйрь кебек нечкә күңелле, табигатьне рәссам шикелле үлеп яратучы бер кеше булып чыкты. Аның бер генә хисе дә тупасланмаган, тоныкланмаган иде. Моңа мин аның ау хикәяләрен тыңлаганда тагын бер тапкыр ышандым. Ул табигать җырчысы Арсень- евның әсәрләреннән озын-озын өзекләрне яттан укыды. Дерсу Узала турында чиксез яратып, сокланып сөйләде. Дерсуның соңгы тапкыр Арсеньев белән саубуллашуы һәм үлуе турында сөйләгәндә, аның күзләренә яшь килде. Аннары ул «алтын елгалар» турында гаҗәеп бер нәрсә сөйләде. — Рус һәм татар әкиятләрендә, — диде ул, — алтын елгалар күп очрый. Шуларның барысы да хыял, уйдырма гына дип уйлыйсызмы? Юк. Бер талкыр мин ул алтын елганы үз күзем белән дә күрдем. Байкалда булды бу хәл. Ул чакта мин Иркутскида хезмәт итә идем. Якшәмбе көннәрендә, ял вакытларында тауларга чыгып китә торган идем. Бер көнне шулай тауларда йөргәндә карыйм: таулар тезмәсендәге иң зур таудан чып-чын алтын елга агып төшә! Шундый ачык күренә, һич кенә дә ялгышырга мөмкин түгел. Мин, шул зур тауга менеп, әлеге алтын елганың ярына барырга булдым. Түбәннән караганда бу зур тау әллә ни биек тә түгел кебек. Әмма, менә башлагач, очы-кырые юк икән аның. Бер тауга менәсең, аннан өстә икенчесе калкып чыга, анысына менәсең, тагын яңа тау күренә. Мин мендем, мендем, әмма менеп җитә алмадым. Ахрысы, бу таулар күккә кадәр сузыла торгандыр, дип уйладым. Ә алтын елга күз явын алып һаман ага да ага... Карт сибиряклар соңыннан мина аңлаттылар: Себер тауларында пыяласыман үтә күренмәле катламлы мәгъдәннәр — слюдалар бар икән. Шулар кояшта ал- тынсыман булып ялтырый икән. Инде мине түгел, ә моннан мең еллар элек яшәгән бер аучыны күз алдыгызга китерегез,—диде профессор, сулыш алып. — Бервакытны ул җәнлек артыннан куа-куа шушы алтын елга каршына килеп чыгып, аңа таң калып карап тора. Үзе соклана, үзе курка. Аннары кабиләдәшләре янына кайта. Кайта да күргәннәрен исе китеп сөйләп бирә. Әлбәттә, ул моны коры гына итеп сөйләми, үзенең бар кадәр фантазиясен, хисләрен куша. Шуннан соң моның сөйләгәне телдән телгә, буыннан буынга күчә, әкренләп легендага әверелә. Аннары яңа буыннар ул легенданы тулыландыралар, камилләштерәләр, шомарталар, тирәнәйтәләр. Шулай штеп, искиткеч матур, әмма беренче чыганагыннан гаять ераклашкан әкият барлыкка килә. Ләкин әкият никадәр генә фантастик булып күренмәсен, кайдадыр аның реаль нигезе бар... Әбүзәр абзыйның Себер хикәяләреннән тагын ике эпизод минем хәтеремдә калган. Бервакыт авыру яныннан кайтышлык Әбүзәр абзый Иркутскида базарга кагыла. Мәйдан уртасында үзенең милли киемендә баһадир аучы бурәт басып тора. Кулында галәмәт зур көртлек. Канатлары бер сажин булыр. Аучы, мылтыгына таянып, канатларын җәеп җибәргән көртлек янында баскан. — Күпме тора? — дип сорый Әбүзәр абзый аучыдан. — Миллион! — ди теге. Ул елларда акчаның бәясез чагы булса да, Әбүзәр абзый уйлый-уй- лый да, кыйбатсынып, алмый китә, ә соңыннан гомере буе үкенеп йөри. Мина сөйләгән чагында да үкенечен яшермәде. «Нинди симез кошны кулымнан ычкындырдым», — диде. Икенче эпизод җитдирәк тә, хәвефлерәк тә. Монысы да шул ук елларда Иркутскида булган. Бер көнне аны ашыгыч рәвештә университет ректоры Бушканов янына чакыралар. Барып керсә, ректорның бер ягында военком, икенче ягында таныш врачлардан берничә кеше басып торалар. — Сез аллага ышанасызмы? — дип сорый военком. — Юк, — дип җавап бирә Әбүзәр абзый, 6v сәер сорауга аптырый төшеп. — Ул чагында, сез безнең белән изге Иннокентий табутын ачарга барасыз, — ди военком. Иркутскидан сиксән чакрымнар читтә хатын-кызлар монастыре була. Монашкаларның коткысы аркасында, надан халык шул монастырьга изге Иннокентийның череми торган сөякләренә баш орырга йөри икән. Совет оешмаларына анда бернинди дә изге сөякләр булмавы, гади бер мәет ятканлыгы мәгълүм була. Ләкин халык алдында монашкаларның хәйләсен фаш итәр өчен табутны ачып карарга кирәк. Әмма бу бик хәтәр эш. Шуңа күрә врачларның да күпләре, без аллага ышанабыз дип, бу эштән читкә китәләр. — Мин — татар, мин христианнар эшенә тыгылмыйм, — дип җавап бирә Әбүзәр абзый да. — Уйлагыз! — ди военком, кисәтеп. Әбүзәр абзый коридорга чыккач, аның артыннан профессор Бушканов килә. — Сез аклар кире кайтырлар да асарлар дип куркасыз, — ди ул Әбүзәр абзыйга, пышылдап кына. — Мине һичшиксез асачаклар, ә сез нсән калырсыз, сөекле дус, — ди ул, һәм аның тавышы калтырап китә. Шуннан соң Әбүзәр абзый бер минут уйланып тора да яңадан военком янына кереп барырга ризалыгын белдерә. Иртән комиссия членнары кораллы кызылармеецлар белән олауларга утырып юлга чыгалар. Хәтәр еллар. Дин белән агуланган фанатиклар: «Изге сөякләргә тиеп карагыз!» дип ачыктан-ачык янап торалар. Я сәнәк белән кадал, я балта белән турап ташлаячаклар. Ике дистә кораллы кызылармеец фанатиклар төркеменә каршы нәрсә эшли ала? Җитмәсә, табутны ачу турындагы карарны Бөтен бурәт съезды кабул иткән икән. Ә бурәтяәрне ул чакта гомумән «динсезләр» дип кенә йөрткәннәр. ( Монастырьга барып керәләр. Табутны монашкалар урап алган, йөзләре караңгы, куркулы. Бер читтәрәк үзләренең милли киемнәрен кигән бурәтләр басып торалар. Икенче якта кораллы кызылармеецлар. Профессор Бушканов, әдәп беләк генә монашкаларга мөрәҗәгать итеп, алардан табутны ачуны үтенә. Монашкалар кузгалмыйча басып торалар, авызларыннан бер сүз чыкмый, барысы да калтырый. Профессор Бушканов, яңадан монашкаларга нәзакәтле генә мөрәҗәгать итеп, үтенечен кабатлый. Шуннан соң гына монашкаларның дерелдәгән куллары табут өстендәге көмеш белән чиккән япмага сузыла. Аннары алар табутның капкачын саклык белән генә ачалар. Мәет өстенә ефәк материя ябылган. Берсен алалар, икенчесен, өченчесен... барлыгы тугыз җәймә! Аннары мумиягә әйләндерелгән мәет үзе күренә. Зур көрәк сакаллы, җирән мыеклы. Аяклары тез тирәләрендә черегән булган, ләкин соңыннан бик яхшылап бәлзәм- ләнгәннәр. Военком халыкка дәшеп: — Менә күрдегезме, черегән бит. Димәк, изге мәет түгел, халыкны алдау гына, ди. Ә монашкалар хор белән: — Изге, изге! — дип кычкыралар. Мәетне бөтен халыкка күрсәтәләр, халык башын чайкап мәет яныннан уза башлый. Хәзер инде чиркәү әһелләренең ялганы барысына да ачык. Соңыннан Иркутск газеталарында изге Иннокентийның табутын ачуда профессорлардан Бушканов һәм Таһиров катнаштылар дип язганнар. Әбүзәр абзый елмаеп башын чайкады: — Бу хәл мин рәсми рәвештә профессор исеме алудан өч ел элек булды, — диде. Шуңа ялгап профессор Бушканов турында тагын бер истәлек сөйләп, Әбүзәр абзый сүзен болай очлады: — Совет власте өчен иң кыен бервакытта профессор Бушканов азык- төлек белән эш итүче учреждениеләрнең берсендә «Фән шикәр ярата!» дип кычкырып җибәрә, һәм галимнәргә шикәр бирәләр. Хикмәтле суз бу!—дип кабатлады Әбүзәр абзый һәм рәхәтләнеп көлә башлады: — Фән шикәр ярата! Себердән кайтышлый Әбүзәр абзыйга яңадан үзенең туган яклары— Чишмә аркылы узарга туры килә. Ул вагон тәрәзәсеннән үрелеп карый: ана калса, Вәлиулла әле дә атлары янында басып торадыр кебек. Ул истәлекләреннән аерыла алмыйча перронга төшә. Җәйге эссе көн. Кайчандыр шаулап, гөрләп торган станция буп-буш, якын тирәдә бер генә кеше дә күренми. Барысын ачлык кырган яки бер сынык икмәк артыннан әллә кайларга олактырган. Поездны каршы алырга бары тик станция начальнигы гына чыккан. Хәтта эт тә, мәче дә, каргалар да күренми. Әбүзәр абзый йөрәк әрнеткеч авыр тойгы белән көеп беткән перрон буйлап йөри. Шунда станция бинасы артында басып торган бер кеше аның күзенә чалына. Ул аның янына бара. Ачлыктан шешенеп беткән. Ләкин үзе поездга түгел, каядыр далага карап тора. Гәүдәсе, кылган кебек, әкрен генә чайкала. Әбүзәр абзый бу кешене таный: бу—Вәлиулла! Ул, аның белән исәнләшер өчен, ике кулын суза, ләкин Вәлиулла җавап кайтармый, һаман чайкалып, еракка, көеп, саргаеп беткән далага карап тора. Әбүзәр абзый аңа өч тапкыр исеме белән дәшә, ә Вәлиулла җавап бирми, һаман көек исе килгән даладан күзен алмый. Далада кара рәшә тирбәлә. —Нәрсә уйлый иде бу вакытта Вәлиулла, дала түрендә нәрсә күрә иде, әйтүе кыен,— дип көрсенде Әбүзәр абзый. — Бәлки елкы көтүләре, бәлки икмәк төяп килгән олаулар күзенә күренгәндер. Бичара, ул инде ачлык газабыннан акылдан язган иде... Поезд кузгалып киткәндә дә ул шунда басып калды, бер генә тапкыр да артына борылып карамады. Аның күзе һаман далада иде... 1935 елда Әбүзәр абзыйга яңадан Чишмә аркылы узарга туры килә. Айлы төн була. Ай яктысында исәпсез-хисапсыз рельслар ялтырыйк Барлык юлларда нефть цистерналары һәм... ашлык төялгән вагоннар Тик Вәлиулла гына күренми инде. Мин Әбүзәр абзыйның аучы икәнен, ау яратуын әйткән идем. Менә .аның ау хикәяләреннән берничәсе. — Мин ападан ук сунарчы булып туганмын, — диде ул, бер көнне минем ау белән дә, балык тоту белән дә мавыкмавыма исе кител. — Курортларга сирәк йөрдем. Аннары үз тирәбездә менә дигән матур җирләр бар чагында, ни пычагыма курорт дип кенә җиде җәһәннәм астына барырга. Кама, Идел, Вятка, Агындел... Гаҗәеп елгалар бит болар. Камада, Ижевск чыганагы янында ял итүе ни тора! Тугайлар дисәң. — унбиш-егерме чакрымга җәелгән. Кояшта тирбәлеп ятучы гүзәл Каманың үзе! Беләсезме, картина бу! Карасаң, күзеңне ала алмыйсын. Шундый рәхәт, шундый ләззәт бирә ул сиңа, мондый ләззәтне Эрмитажда да ала алмыйсың. Аннары Кама дулкыннарының гөрелтесе. Кама бит ул һәрвакыт үзенчә генә шаулый. Гүя яр белән ике арадагы мәңгелек бәхәсен пышылдап алып бара. Ә нәрсә турында яр белән бәхәсләшә ул, анысын берәү дә белми. Бәлки, бу бәхәс тә түгелдер, бәлки, ул сер сөйли торгандыр, бәлки, суга баткан нинди дә булса берәр чибәрнең зарын көйли торгандыр... ДАин бик күп мәртәбәләр аның текә ярында утырып дулкыннар тавышын тыңлаганым бар. Кама дулкыннарының моңы диңгез дулкыннары тавышына да, хәтта Идел, Агындел дулкыннары тавышына да охшамаган. Бая әйткәнемчә, үзенә бертөрле ул, яхшы музыка шикелле. Кама ярына утырып шигырь язарга яхшыдыр, ләкин шау-шулы, шатыр-потыр шигырьләр түгел, күңелне иркәли торган. матур хисләр, матур мәхәббәт кузгата торган шигырьләр. Яки симфоник музыка... Давыллы көндә Кама ачулы була. Дулкыннары текә... Бер тапкыр мин ауда йөри-йөри соңга калдым. Инде аргы якка ничек чыгармын дип уйланып кайтканда, карасам, яр буенда бер балыкчы басып тора. Таза егет. «Аргы якка алып чыгасыңмы?» — дип сорыйм мин моңардан. Ул котырынган дулкыннарга тагын бераз карап тора да: «Хәтәр, — ди.— Ләкин миңа барыбер». Үзе, шайтан, астан гына миңа мыскыллап карый. Мин риза булдым. Көймәгә утырдык та кузгалдык. Көймә дулкыннарның сыртына менгәндә үрә баса, Аннары күз иярмәс тизлек белән аска ыргыла, тагын үрә күтәрелә. Даган атынамыни. Авызлыгын тарткан ат кебек ярсый. Хәтәр дә, рәхәт тә. Ниһаять, балыкчы әйтте: «Монысы соңгы дулкын...» Мин ышанып бетмәдем, чөнки ярга шактый бар иде әле. Ләкин балыкчы дөрес әйткән. Кама, уйнап туйган кебек, юаш кына тынычлана башлады. Ярга чыккач, егет миңа кулын сузды: «Мондый чакта Каманы кичәргә күпләрнең йөрәге җитми. Мин дә бер үзем икеләнеп тора идем. Икәү булгач, куркыныч түгел...» Бүген Әбүзәр абзыйның шәкертләре килмәделәр. Без сөйләшүне кичен дә дәвам иттердек. Мин үзем дә күптән инде доминоны оныткан идем. — Кама болыннарында йөргәндә, — диде Әбүзәр абзый, — әллә ничә тапкыр яшенле яңгырларга туры килдем. Яшен яшьни, күк күкри, ә син буп-буш болыннан япа-ялгыз барасың. Иңбашыңда мылтыгың гына. Болын бит кояшлы көннәрдә генә матур. Ә кичкә таба, яшенле давылда, яктылык белән күләгәләр алмашынып уйнаганда, күк йөзе актарылып торган кара кучкыл һәм җете кызыл болытлар белән капланган чакта, әйләнә тирәңдә әллә нәрсәләр бертуктаусыз кыштырдаган, сызгырган, чинаган, елаган чагында болын котны ала. Менә яшен тагын бер яшьнәр дә нәкъ мылтык көпшәсенә китереп бәрер шикелле. Бер тапкыр бер аучы белән ауга киттек. Ачык болында яңгырга эләктек. Киемнәребез манма су булды. Ул арада караңгы да төшә башлады. Кайтырга ерак, аннары кайтасы да кнлмц әле. Карыйбыз, алда бер печән богылы күренә. Янына бардык та икебезгә ике өн ясап кереп яттык. Инде салкын тия дип уйлыйм эчемнән. Иртән торсак, киемнәребез коп-коры, мич башында дунганбызмыни! Мин ауга чыгып китсәм, ял итмичә, бер йотым су эчмичә егерме биш-утыз километр юл йөри ала идем. Организмым искиткеч иык иде. Шуңа күрә иңде мине урамда туктатып яшемне сорыйлар, дип көлемсерәде профессор. Ауда йөргәндә мин ни туры килсә, шуны атмый идем. Бер-ике үрдәк булса, шул җиткән. Әлбәттә, буш кул белән кайткан чаклар да булга- лый иде. Әмма, пичек кенә булмасын, аудан мин канәгать булып, әйбәт ял итеп кайта идем. Аннары ләззәт... Табигать кешене, әгәр ул аны аңласа, яратса, яхшырта, чистарта, матурландыра. Ял итә белү — үзе бер фән ул! —дип бармагын күтәрде профессор. Мин тагын бер нәрсәгә аеруча игътибар иттем. Әбүзәр абзый күңеле һәм табигате белән чын художник. Нинди генә эпизодны алып сөйләмәсен, ул аның киндердә мәңгеләштерерлек бер моментын аеруча калку итеп сурәтләп бирә. Чыннан да, кулына язусыз хат тотып килгән ярсыган башкорт егете, врачка балта күтәргән җирән сакаллы карт, ярты стакан кымыз эчеп үләр өчен алты мең чакрым юл килгән офицер, ярсыган тройкадан сикереп төшкән яшь врачка «крестьяннар барчуклар- ны яратмыйлар!» дип кисәтүче карт земский врач, «ант итәбез!» дип уң кулын күтәргән профессор, өч елдан соң коллегасын кулына сәгать тотып каршы алган доктор Казем-Бек, авыру шагыйрь, дөньяга борын тишекләре белән караучы Казан бае, бәяле доктор таләп итүче Казан сәүдәгәре, монашкалар, миллион сумга урман тавыгы сатучы аучы бурат, ачлыктан акылын җуеп, көеп беткән далага карап торучы кучер Вәлиулла, көймәдә давыллы Кама аркылы кичү, яшен вакытындагы болын... — болар бит барысы да буяу белән ясалган картина шикелле...» Шушында беренче дг/фтәр бетә иде. Гөлшаһидә әкрен генә актыккы битне япты. Ул моңарчы да Әбүзәр абзыйны беләм дип йөри иде. Аның җитди итеп сөйләшкән чагында кинәт бер мәзәк әйтеп рәхәтләнеп көлүләрен дә бер генә ишетмәде. Әмма бу дәфтәрне укыгач, ул үзен аның янында гомер кичергән кеше кебек хис итә башлады. Ул уйга калды, ни өчендер күзенә яшь килде. Вәлиулланы кызганды, Акъярда калган Вәлиулладан Әһлетдин бабаймы исенә төшерде, аның янына Бибисара апасы, Сәхипҗамал җиңгәсе килеп бастылар... 8 Иртәнге аш алдыннан Диләфрүз дарулар өләшеп йөргәндә, Николай Максимович аны култыклап алды да: — Күңел юаткычым, бүген әллә театрга барасыңмы? — дип сорады. Николай Максимович Зиннуровтан сорап, Диләфрүз дигән исемнең мәгънәсе «күңел юатучы» икәнен белеп алып, кызга гел шулай дип иркәләп дәшә торган иде. — Каян белдегез, Николай Максимович? — дип гаҗәпләнде кыз. чак кына кызарып. — Чыннан да барабыз. — Ничек инде белмәскә... Син бит бүген лотос чәчәгеннән дә матуррак. Тирә-ягыңа нур балкытып торасың. — И, Николай Максимович, шаяртмагыз инде, ичмасам,— һәм Диләфрүз, аның кулыннан ычкынып, палатадан чыгып китте. Ә карт артист, ике кулы белән башын кысып, караватында бик озак уйланып утырды. Кич якынлашып, театр пәрдәсе ачылыр минутлар җиткән чагында, аның йөрәге һәр көн түзәлмәслек булып әрни иде. Ләкин биредә моны кем аңлый ала: Балашов үзенең самолеты белән ком дачасын гына белә, Зиннуров китабын гына уйлый, ә Ханзафаров, мөгаен, бер нәрсә дә уйламый торгандыр. Аңлыйлармы соң алар тамашачылар’зал- га тулган чакта куба торган җиңелчә шау-шуның тәмен, тоялармы соң алар алкышларның артист йөрәген җилкетә торган сихерле көчен, танышмы соң аларга сәхнәгә чыгарга әзерләнгән чактагы дулкынлануның ләззәте һәм борчуы! Эх, Диләфрүз, Диләфрүз! Юатмадың син бүген күңелне! Гөлшаһидәнең обходы вакытында — Маһирә ханым әле һаман эшкә чыкмаган иде — Николай Максимович аңардан да: «Сез бүген театрга бармыйсызмы?» — дип сорады. — Нигә мондый сорау, Николай Максимович? — Ах, Гөлшаһидә Бәдриевна, көнем бүтәннәр йөрүенә куанырга гына калганны аңламыйсызмыни,— дип хәйләләде артист. — Театрга йөрү бәхет бит ул. — Төрле чак була торгандыр инде, — диде Гөлшаһидә, чыгып китә- китә. Николай Максимович сүзсез генә аның артыннан карап калды. Аның тәҗрибәле үткен күзләре күптән инде Гөлшаһидә белән Диләфрүзнең эчтән сызып яшәүләрен күреп килә иде. Аннары хатын-кызның нинди кайгыхәсрәттән янып йөрүен белү, аның иң яшерен йөрәк серләрен ачу Николай Максимович кебек карт артистка артык кыен да түгел иде. Ул бит алар белән көненә әллә ничә тапкыр сөйләшә, беренче карашта мәгънәсезсыман тоелган сораулары белән тегеләрне кииәт сискәнергә, уңайсызланырга мәҗбүр итә, тегеләрнең күз карашларыннан, ничек елмаюларыннан, ихтыярсыз ясап куйган хәрәкәтләреннән, кызарып, аптырап калуларыннан һәм бүтән бик күп, бик куп вак-төякләрдән алар- ның халәте рухияләре турында һич тә ялгышмыйча нәтиҗә ясый ала иде. Бу ике хатын-кызның кичерешләре мәхәббәткә бәйле икәнлегенә ул аз гына да шикләнми иде. Күрәсең, хәзергә аларнын мәхәббәтләре ниндидер сәбәпләр аркасында бер генә яклы. Ә бит андый чакта әле безнең заманда да хатын-кызның хәле бик читен. Кайдадыр Африкада кыз, үзенең мәхәббәтен белдерәсе килсә, егеткә ботка пешереп илтә ди. Безнең кызларда андый гадәт юк, кыз беренче булып мәхәббәтен белдерә алмый, ул бары тик яшерен янып, яшерен көя генә ала... Көндезге сәгать дүртләрдә, инде өенә кайтырга вакыт җиткәч, Гөлшаһидә Зиннуровка дәфтәрен кертеп бирде. — Я, ничек, кәгазь батырының буяуларында аз-маз рәт бармы? Гөлшаһидә моңсу гына елмайды. — Сез, Николай Максимович, мине һәрвакыт уңайсыз хәлгә куярга ашыгасыз, — диде ул, җиңелчә шелтә белән. — Мин дипломатия белән генә әйтермен дигән идем... — Дипломатияне шайтаныма олактырыгыз! — диде артист, аңа сүзен дә әйтеп бетерергә ирек бирмичә. — Ах, княгиня Мария Алексеевна нәрсә әйтер ди-ди, без сәнгатьнең башын ашый яздык. Сәнгать туры сөйләшүне генә ярата! — Монда, Николай Максимович, сәнгать әсәре турында сүз бармый,— диде Зиннуров, уңайсызланып. — Гади куен дәфтәре, дөресрәге хозяйкаларның базарга йөри торган сумкасы турында гына сүз бара. Нәрсә күргән, нәрсә ишеткән, барысын тутырган шул сумкага. — Кадерле Хәйдәр, Чеховның куен дәфтәрләрен онытмагыз! Зиннуров авызын учы белән каплап көлеп җибәрде. — Николай Максимович, ак түшәмгә карап ята-ята тилереп беттем дип әйтә идегез, чын икән. Сез чагыштырырга мөмкин булмаган'нәрсәләрне чагыштыра башладыгыз. Чехов дөньяга сирәк туа, халкын үлемсез итә торган даһиларның берсе, ә мин әдәбиятның тузан бөртеге. Гөлшаһидә ханым минем сызмаларга андый таләп белән карый торган булса, мин аңа бүтән бер дәфтәр дә бирмим. — Үпкәләмәгез, — диде Гөлшаһидә. — Сез бит минем фикеремне белмисез әле. Әллә белергә дә теләмисезме? — Мин сезгә шул өмет белән биргән дә идем. — Турысын әйтәм, кызыксынып укыдым. Бер-берсенә бәйләнмәгән кыскакыска эпизодлар, ә барысы бергә бик тулы образның чалымна- рык тудыра. Мин дә ул кешене бераз беләм. Кайчан булса аның семьясы турында, өй хәлләре турында бер сөйләрмен, — ул ягы да кирәктер бит. Ләкин сез аны мин белмәгән яктан күргәнсез. Калган дәфтәрләрегезне даулашып булса да алып укыйм, — дип елмайды Гөлшаһидә. — Алдагы дәфтәрләрдә карт юк инде... Больницадан соң мин аның өенә бардым. Ләкин ул инде эшкә чумган иде, юк-бар нәрсә турында озак сөйләшеп утырырга аның вакыты да булмады. — Башкалары булыр... Шунда яңадан Николай Максимович сүзгә кушылып, әңгәмәне үз җаена борды. -тг Гөлшаһидә ханым, сез бу мыштымны алай беркатлы бәндә дип уйлый күрмәгез. Беләсезме, ул дәфтәрен сезгә ни өчен укырга бирде? Авың исәбе алтын. Ул романының яртысын сездән яздырмакчы була. Белеп торыгыз. Әйе, әйе! Ә гонорарын бер тиен дә бирмәячәк. — Әгәр шундый эш минем кулымнан килсә, мин бик рәхәтләнеп булышыр идем, — дип елмайды Гөлшаһидә. — Гонорар миңа кирәкми. — Менә! Вәгъдә — иман! — Николай Максимович кулын Хәйдәргә сузды. —Менә шулай оештыралар эшне, Хәйдәр дус. Гөлшаһидәне бушлай кодалаган өчен мине дә коньяктан өлешсез калдырмассыз дип уйлыйм. Ханзафаровтан башкалары барысы да көлеп җибәрделәр. Динары сүз тагын уены-көлкесе белән үз жаена агып китте. Гөлшаһидә Зип- яуровтан икенче дәфтәрне сорады. — Бүген шимбә, иртәгә ял көне, укыр идем. Зиннуров бүген бирә алмавын, Гөлшаһидәне үпкәләтүдән курыкканлыгын әйтте. — Мине? Ни өчен мин үпкәләргә тиеш? — дип гаҗәпләнде Гөлшаһидә. — Минем турыда язмый торгансыздыр бит? — Минем язулар, Гөлшаһидә ханым, базар сумкасы дип әйттем бит, базар сумкасында ни булмас. Кайчак базарда арзанлы әйберләргә дә күз кыза бит. — Тыңламагыз шуның сүзен, Гөлшаһидә Бәдриевна,—дип, артист тагын сүзгә кысылды. — Ул ни язганын үзе дә белми. Сезгә театрга барыр алдыннан фәкать күңелле әйберләр турында гына уйларга кирәк. Мәсәлән, уң ягыгызга кем утырыр, сулыгызга кем туры килер, каршыгызда кем булыр. Беләсезме, мин алдымда яшь кенә кыз утыруың яратам, һәм һәрвакыт авың алсу' колак яфрагыннан яки чәч толымыннан тартасым килә. — Ярар, Николай Максимович, мин дә кемнең булса колак йомшагыннан тартырмын, — дип елмайды Гөлшаһидә, сәгатенә карап алып. — Вакыт чыннан да күп калмаган икән. Ханзафаров Гөлшаһидә палатада чакта сүзгә катнашмады. Ул шаяртып сөйләшә белми иде. Әкрен уйлаучы кеше булганга, ярым ым, ярым елмаю белән әйтелә торган күп кенә сүзләрнең чын мәгънәләрен тиз генә тотып алу да аңа читен иде. Менә әле дә ул Николай Максимовичның «Гөлшаһидәне кодалаган өчен...» дигән сүзләре турында байтак уйланды, аннары кинәт кычкырып көлеп җибәрде: — Кодаладым, имеш! Шундый матур яшь хатын бер аягы белән кабергә басып торган Зиннуровиың акчасына кызыгыр дип уйлыйсызмы? Бу юлы инде палатадагылар өчесе дә тыела алмыйча көлеп җибәрделәр. Ә Зиннуров, Ханзафаровка карал, татарча: — Иштең, абзый, ишәк чумарын!—диде. Әле ерак китмәгән Гөлшаһидә, палатадагы көлү тавышын ишетеп, бер генә минутка туктап калды. «Әллә минем турыдамы?» — дип уйлап алды. Аңа кинәт күңелсез булып китте. Дөресен әйткәндә, аның театрга бик үк барасы да килми иде. Диләфрүз аңа: «Шүрәле»гә бер артык билетым бар, барырга теләмисезме?— дигәч, ул уйламыйчарак риза бул- ды. Бары тик театрга барган чагында гына ул: «Ни өчен Диләфрүзнең бер билеты артып калган?» — дип уйлады. Диләфрүз белән яңадан фойеда очраштылар. Башта алар бер-бер-, сен танымыйчарак тордылар, чөнки ак халатлар аларга бөтенләй башка кыяфәт бирә иде. Диләфрүз матур күзләре, ясап куйган шикелле нәфис иреннәре өстснә гәүдәгә дә бик сылу икән, биле йөзек аркылы үтәрдәй нечкә. Куе коңгырт чәче иңнәренә бөдрәләнеп төшеп тора. Гөлшаһидә исә буйга аңардан аз гына озынрак, кара карга канаты төсле чем-кара толымнарын биек итеп артка төеп куйган. Кара чәч, кара күз һәм кара каш, алсу ак йөз, нәфис ачык муен, зифа буйга килешеп торган кара йон күлмәк, биек үкчәле туфли кигән матур аяклар аны башка хатыи кызлардан шактый аерып тора иде. һәрхәлдә фойеда Диләфрүз белән култыклашып йөргәндә ирләр аларга шактый еш карап пышылдашып алалар иде. Алар Диләфрүз белән юк-барны сөйләшеп йөри бирделәр. Ләкин Гөлшаһидә Диләфрүздән олырак та, тәҗрибәлерәк тә иде. Ул Диләфрүзнең күзләре уйнавыннан биредә кемнедер эзләвен бик тиз сизен алды. Кайчак ул бөтен гәүдәсе белән калтыранып китә, мине саклый күр дигәндәй, Гөлшаһидәгә ныграк сыена, кайчак, киресенчә, каядыр еракка очарга ашкына кебек. Менә ул адымнарым әкренәйтте. Гөлшаһидәнең беләгең кысты. Гөлшаһидә ул караган якка карады: зур көзгедә таралмаган җирән чәчле, күперенке юбкалы бер кыз белән янәшә басып торган Саматов күренә иде. — Үкчәмә нидер булды, — дип, Диләфрүз Гөлшаһидәне баскычка таба алып китте. Кинәт Гөлшаһидә үзе сискәнеп туктап калды. Чәчен ирләрчә кыска итеп кистергән, өстенә бик тар күлмәк кигән, муенына нечкә алтын чылбыр белән түгәрәк кулон таккан, ялангач беләгенә төймә хәтле генә алтын сәгать бәйләгән, җете кызыл иренле бер кыз белән Мансур баскычтан менеп килә иде. Беренче очрашкан көннән соң Гөлшаһидәнең Мансурны күргәне юк иде. Ул чакта Мансур аңа шактый олыгайган, ябыккан кебек тоелган иде. Әйбәт костюм, ак галстук белән ак күлмәк, очлы борынлы яңа ботинкалар, төзәттерелгән чәч бүген аны тәмам яшәрткән, теге вакытта Гөлшаһидәнең күзеңә аеруча ташланып йөрәген әрнетеп-өтеп алган ак чигә чәче дә бүген беленер-беленмәс кенә күренә иде. — Әнә теге коричневый костюмлы егет белән килә торган кыз кем, - белмисеңме? — дип сорады ул Диләфрүздән. — Мансур абый белән килүчене әйтәсезме? Доцент Яңгураның балдызы— врач Илһамия Искәндәрова. Гөлшаһидә Мансурның Яңгура клиникасына эшкә урнашуы турында ишеткән иде инде. «Әнә кем өчен тырышкан икән Яңгура», — дип эченнән уйлап алды Гөлшаһидә, һәм тиз генә Диләфрүзне читкә тартты. — Минем дә үкчәмә нидер булды, — диде. Алар тамаша залына кереп утырдылар. Залда әле карт-корылар гына иде. Диләфрүз тәҗрибәлерәк булып үз кайгысы күз алларын тома- ламаса, Гөлшаһидәнең «үкчәсенә ни булуын» да бик яхшы аңлар иде. Ләкин ул моңаеп утырды, залда беркемне дә күрмәде. Тәнәфес вакытында, сүз куешкан кебек, алар икесе дә урыннарыннан тормадылар. Программа укыган булып утырдылар. Икенче тәнәфес вакытында алар янына доцент Яңгура килде, — ул да биредә икән. Театрда күңелсезләнеп утыру килешми, — диде ул, икесе белән дә күрешкәннән соң. — Әйдәгез бер йөреп керик. Гөлшаһидә урыныннан торды, — аның ачуы килде, пи дип мескенләнеп утырырга, дөнья аларныкы гына түгел! Диләфрүз чыкмады. — Дустыгыз нигәдер бик күңелсез,—диде Яңгура, елмаеп. Хәер, яшь кызларның нидән күңелсезләнүе билгеле инде. Яңгурадан нәфис хушбуй исләре аңкып тора иде. Озын буйлы, маңгай өстендә бер тотам ак чәчле, әйбәт киенгән Яңгура залда бик эффектлы итеп йөрде. Ул аз гына кыланчыклана иде бугай. • Гөлшаһидә моны сизеп алды, әмма битәрләмәде, чөнки үзе дә кайчак бу гөнаһтан кача алмый иде. Аннары гөнаһсы булмаганда да барыбер буй күрсәтә дип әйтәләр бит аның турында. _ Башта алар медицина хәлләре турында сөйләшеп йөрделәр. Дөресрәге, Яңгура сөйләде. Аның зур белемле, эрудицияле булуы, яңа әдәбиятны нык карап баруы сизелә иде. Вакыт-вакыт Гөлшаһидә уңайсызланып та калгалады, чөнки ул күп нәрсәдән хәбәрдар түгел иде. — Әнә безнең яшьләрне күрәсезме? — диде Яңгура, медицина турындагы әңгәмәне бүлеп, һәм теге яктан баручы Мансур белән Илһа*- миягә ымлап алды: — Сезнеңчә ничек, пар килгәннәрме? Балдызкай тәки авылга китмәде бит. Таныштырыйммы? — Без... таныш, — дип ялганлады Гөлшаһидә. — Мансур — сәләтле яшь хирург, —диде Яңгура. — һәм, беләсезме, шактый гына тәҗрибә дә җыеп кайткан. Минем сотрудникларым аны килүе белән үк яраттылар. — Мин бик шатмын, — диде Гөлшаһидә, таркау гына.— Бу инде сезнең игътибар нәтиҗәсе. — Ихтимал, — диде Яңгура, тыйнак кына. — Ләкин сез теге вакытта дөрес әйткәнсез: әзрәк үз сүзле шул... Хәер, шомартырбыз әле. Дулкыннарга эләккәч, таш та шомара. Мансур Гөлшаһидәне күрми идеме, әллә күреп тә күрмәмешкә салына идеме, һәрхәлдә Гөлшаһидә ягына бер генә тапкыр да күтәрелеп карамады, янына килеп исәнләшмәде. Аның бөтен игътибары Илһамиягә юнәлгән иде кебек. Ләкин көтелмәгән бер хәл булып алды, — Гөлшаһидә моны ачык күрде, — Илһамия Мансурга терсәге белән төртеп, шактый кычкырып: — Кара инде безнең җизнине, — диде, — апа өйдә юктан нинди оста файдалана. Кемне эләктергән? Мансур башын күтәрде һәм, Яңгура янында Гөлшаһидәне күргәч, күзләре киң булып ачылып китте. Гөлшаһидә аңа җиңелчә генә баш иде. Мансур да баш иде. Звонок булды. Халык залга керә башлады. Яңгура Гөлшаһидәне урынына кадәр -озатты. Диләфрүз бик моңсу утыра иде, Гөлшаһидә сөйләштереп карагач та, күңеле ачылмады. Инде өс киемнәрен киенеп, кайтырга дип ишек төбендә басып торганда, алар яныма тагың Яңгура килеп чыкты. Шуны гына көткән кебек, Диләфрүз тиз генә саубуллашты да китеп барды. Гөлшаһидә аңа бераз үпкәләде дә. Әллә аның Яңгура белән бик каласы килә дип беләме. Гөлшаһидә белән Яңгура урамга чыктылар. Шактый салкынайткан, аяк астында кар шыгырдый. Күктә ©елешеп-өелсшеп йолдызлар җемелди. — һавасы бигрәк әйбәт, әллә җәяүләп әзрәк үтәбезме, Гөлшаһидә ханым? Вакытыгыз бармы? Гөлшаһидәнең күңелен ниндидер гамьсезлек сарып алды. Аңа барыбер иде. Алар урам буйлап Арча кырына таба киттеләр. Яңгура һаман сөйли дә сөили, I өлшаһидә аыы җеп очын югалтмаслык дәрәҗәдә генә тыңлый һәм барысын да шунда үк оныта иде. Чөнки күңелендә башка уй иде аның. «Бу тормыш әллә ничек кенә. Минем сөйгәнем башка бер кызны озата китте, ә мин үл кызның җизнәсе бе- лэн барам... Илһамия өенә кайткач, апасына барысын да сайрар... өйдә скандал башланыр... Борылырга да кайтып китәргә кирәк. Әйе, нигә уйнарга?.. Ул бвт бер нәрсә дә аңламый торган кызчык түгел...» Янгура инде үзенең чит илләргә сәяхәте, Лондон, Париж, Рим турында сөйли иде. — Мин, әлбәттә, патриот, — диде ул. — Россия — минем туган илем. Ләкин культуралы кеше өчен бикләнеп яту да килешеп бетми, минемчә. Без хәзер коммунистик идеялелек ягыннан нык кешеләр. Безгә буржуаз йогынтыдан куркырга нигез юк. Киресенчә, алар үзләре бездән куркырга тиеш. Көнбатышта миңа кайбер нәрсәләр ошый икән, моннан кемгә ни зыян? Мәсәлән, айдагы ирхатын мөнәсәбәтләрендәге иреклелек, предрассудкалардан югары тору. Төптәнрәк уйласаң, нәкъ безнең илдә предрассудкаларга урын булмаска тиеш бит. Чөнки без чын мәгънәсендә- азат кешеләр, җәмгыять алдында да, хезмәттә дә ир белән хатын бертигез хокукта. Анда хатын-кыз иреннән, җәмгыятьтән зависит. Бар да акчага корылган, акчага сатыла, акчага алына. Шуңа күрә анда бозыклык та җәелгән. Алардагы бозык иреклелекме бездә нык мораль нигезгә куярга мөмкин ләбаса. Әйтик, икесе дә бертигез хокуклы ир белән хатын, теләкләре булганда, бергә театрга баралар яки сөйләшеп йөриләр икән, аннан нигә бозыклык эзләргә? Бу ваклык, тупаслык, кешенең дәрәҗәсен кимсетү, культурасызлык... Шуннан соң, Янгура Гөлшаһидәдән култыклап алырга рөхсәт сорады. Бу вакытта трамвай тукталышы шактый ерак калган иде инде... 9 Бу көннәрдә Гөлшаһидәнең күңеле шактый күтәренке иде. Аның фәнни докладын профессор да, коллегалары да бик яраттылар, матбугатта игълан итәргә кирәк дип әйтүчеләр дә булды. Әллә кайдан гына ишетеп Фазылҗан Янгура да телефон аркылы тәбрикләде. Маһирә ханым терелеп эшкә йөри башлагач, Гөлшаһидә үзенең бөтен вакытын имтиханнарга әзерләнүгә бирде. Авырулар янына йөрүдән бөтенләй туктады. Ләкин ул, аларга бик нык ияләшеп өлгергәнгә, алармы ансат кына оныта алмады. Бер көнне коридор буйлап ашыгып узып барышлый, ул Балашовны очратты, торып йөри башлавы белән чын күңеленнән котлады. Николай Максимович инде бөтенләй сәламәтләнгән, шушы көннәрдә өенә кайтып китә икән, Зиннуровка да торып утырырга рөхсәт иткәннәр. — Безне оныттыгыз, — диде Андрей Андреевич. Ул озын буйлы, киң җилкәле мәһабәт кеше икән. Гөлшаһидә моңарчы аны гел ятып/ яки утырып торган килеш кенә күреп килде бит. Гөлшаһидә беренче мөмкинлек булу белән үк «Сахалин»га килергә вәгъдә бирде. Ләкин бер көнне кичкырын палатага килеп кергәч, үзен шулхәтле якты чырай белән каршы ала торган авыруларны танымады. Сәламенә теләр-теләмәс кенә җавап кайтардылар. Берсе дә элекке кебек күзләренә карамады, хәтта артист булып артистның да авызыннан бер җылы сүз чыкмады. Озак керми торганга хәтерләре калган ахрысы дип уйлады. Гөлшаһидә имтиханнарга бик нык әзерләнгәнлеген әйтеп карады, анысына да игътибар итүче булмады. — Миңа нинди үпкәгез бар? — дип сорады шуннан соң Гөлшаһидә.— Әллә начар дәваладыммы? Игътибарсыз булдыммы? Шушы ачыктак-ачык биргән соравына да туры җавап ала алмагач, Гөлшаһидә бик күңелсезләнеп палатадан чыгып китте. Хәтере калды, җәберсенде. Ул бит укулары белән дә исәпләшмичә алар өчең күпме тырышты, күпме борчылды. Коридорда Диләфрүз очрады. Гөлшаһидә аны култыклап бер чит- кәрәк алып китте дә: — «Сахалип»га ни булган? Нигә миңа үпкәләгәннәр? дип сорады. — Белмим, Гөлшаһидә апа, белмим, — диде Диләфрүз, үзе ни өчендер керфекләрен түбән төшерде. Бәлки Асия берәр нәрсә ишеткәндер дип уйлап, Гөлшаһидә хатын- кызлар бүлегенә узды. Палатада Галина Петровна гына утыра иде, башка авырулар каядыр чыгып киткәннәр. Гөлшаһидә аның янына кереп хәлләрен сорашты. — Күңелем өйдә инде минем хәзер, Гөлшаһидә Бәдриевна, диде Галина Петровна, сөенеп. — Барыгызга да рәхмәт инде, үлгән җиремнән терелттегез. Элегрәк өем турында уйламый идем, балаларымны гына кызгана идем. Күрәсең, терелүем галәмәтедер, өй мәшәкатьләре истән чыкмый башлады. — Ул әкрен генә елмаеп куйды. Хәзер аның елмаюы элеккечә кызганыч түгел иде.— Яшәү бит ул мәшәкать тарту. Тормыш бер дә мәшәкатьсез генә булса, яшәве дә кызык булмас иде. Галина Петровнаның тавышы да ярыйсы ныгып килә. Элек ике-өч авыз сүздән соң да тыны бетә торган кеше хәзер әнә нихәтле сөйләшә ала инде. Иңбашына сөлгесен аскан Асия күренде. Ваннада булган икән, йөзе алсу, чәче юеш. — Ни хәлләрең бар, Асия? — дип сорады Гөлшаһидә. Асия җавап урынына башын һинд биюендәге шикелле як-якка йөртеп, күзләрен шаян уйнатып алды. — Ә без сезне, Гөлшаһидә апа, күренмәгәч, кайтып киткәнсез дип уйлаган идек. — Тиздән кайтам инде, Асия. — Ә мин монда сезнең аркада кайберәүләр белән сүзгә килеп беттем. — Минем аркада? — дип гаҗәпләнде Гөлшаһидә. — Әйе. Клавдия Сергеевна сезне кем беләндер театрга барган өчен чәйни. Аның өчен генә кешегә кара ягарга... Театрга кем йөрми. Үзе бозык булмаган кеше бүтәннәр турында бозык уйлый алмый дидем мин аңа. Әй ачуланды! Беләсезме, монда аңа каз диләр. Казның йөрәге кечкенә, бавыры зур, шуңа күрә ул һәрвакыт ысылдый. — Асия борынын мәзәк кенә җыерып алды. — Әйдә, телләре кычытса — сөйләсеннәр, Асия, аңа карап кына хур булмабыз әле, — диде Гөлшаһидә, сер бирмәгән булып. Врачлык такты аңа больница бинасында икенче бер врач турында яманлап сөйләү килешмәгәнлеген әйтә иде. Шуңа күрә Гөлшаһидә, күңелендә Клавдия Сергеевнага чиксез ачу ташыса да, авыру белән бу турыда сөйләшмәде. Ләкин хәзер ул «Сахалин»да үзенә ни өчен кырын карауларын төшенде кебек. Төшенде, ләкин күңеле тынычлану урынына катырак борчыла башлады. Кичкырын күңелсезләнеп өенә кайтып барган чагында Гөлшаһидә Тукай һәйкәле куелган бакчада Фатихәттәй белән Гөлчәчәкне күрде. Гөлчәчәк кулына бәләкәй көрәк тотып кар белән уйный иде. Гөлшаһидә, исәнләшеп, Фатихәттәй янына утырды. — Оныттың, Гөлшаһидәм, оныттың безне, — диде Фатихәттәй шелтәләп тә, зарланып та. — Бу нихәл бу? Кайда югалдың? Ник бер дә кереп чыкмыйсың? — Эш тә уку, Фатихәттәй. — Әй, сезнең шул булыр инде!—диде Фатихәттәй, кулын селтәп.— Тәүлек буе укымыйсыңдыр әле. Теләгәндә вакыт тапмыйммы соң! Теләмисеңдер! — Я инде, алай димә, Фатихәттәй, — диде Гөлшаһидә, уңайсызланып. — Мәдинә апаның хәле ничек? — Бер көе генә. Алга да бармый, артка да китми. Менә Мансур өчең бик борчылабыз әле. Гөлшаһидә куркып китте: — Ни булган Мансурга? Эшендә бер-бер күңелсезлекме? Фатихәттәй мәгънәле генә иттереп көлемсерәп куйды. — Эш тә эш... Кеше эш белән генә яшимени. Сиңа да, Гөлшаһидә- кәем, карап-карап торам да хәйран-тамаша калам. Яратышуыгыз кече яшьтән булды, гомерегез Сак белән Сокныкы кебек үтә. — Фатихәттәй шәл астыннан чыккан чәчеп ике кулы белән ачуланып эчкә яшерде. — Шул Мансурны кемнәргә бирергә булдың инде? Ярый, яшьлек белән ул да зур хата ясады, син дә... Инде дә акылга утырырга вакыт лабаса. Карамасана ул кош баласына ала күз белән, күзең сукыраер!— диде кинәт Фатихәттәй, Гөлшаһидәнең Гөлчәчәккә кырын карап торуын күреп. — Аның гаебе юк! Арагызга кара гарәп булып кермәс. Исән булсам, мин ул ятимәмне беркем кулына да бирмим, .үзем карыйм. Менә Мансурны балдызкайдан сакларга кулымнан килми. Шуңа үз-үземне тиргәп утырам әле... Гөлшаһидәнең күз алдына театр, аксыл сары чәчен ирләрчә кыска итеп кистергән җете кызыл иренле, үтә тар күлмәкле Илһамия килеп басты. — Иртә-кич телефон... Борылырга өлгермисең, үзе килеп җитә. Оят та юк, әдәп тә юк. Сагыз кебек сылана. Элек чәче коңгырт иде, хәзер карчыкларныкы төсле аксыл сарыга буяткан. Бер көнне ишектән килеп керүе булды, өебезне яманларга тотынды. Имеш, старомодный. Мин булсам, ди, бу иске-москыны комиссионный™ илтеп ташлар идем дә современный мебельләр алыр идем, ди. Монда менә тарщил, тегендә тахта... Үләрсең, билләһи, кыланышыннан. Тумаган тайның билен сындыра. Мине кырык ел торган җылы почмагымнан бөтенләй куарга исәбе бар нәгаләтнең. Янәсе, картайганмын... Гөлчәчәкне интернатка бирергә була, ди. Таш бәбәк! Гөлшаһидәнең күлмәгенә, әйтерсең, ут капты. Әмма тыштан берни сиздермәскә тырышты. — Бер-берләренә ошасалар... Мансур үзе ни ди соң? — Әй, ул Мансурны!.. Ташаяк ярминкәсе диванасы шикелле ул хәзер. Беребез белән дә рәтләп сөйләшми. — Ә аның белән? — Нәрсә аның белән?.. Син, Гөл шаһ и дә кәем, ачулансаң ачулан, мин сезнең ишеләр шикелле такт-макт белмим, нечкәләп торырга өйрәтмәделәр. Турысын ярам да салам,— һәм ул кул сырты белән тез башына сугып алды. — Син авыз ачып утырма әле! Мин менә, иске заманда булсам да, ярымны ятка бирмәс* өчен әллә нәрсәләр эшләдем. Әткәй мәрхүм, ябышып чыгарга ниятем барлыгын белгәч, дилбегәне дүрткә бөкләп ишек алдының бер башыннан икенче башына йөгертә-йөгертә кыйнады, тәнем кара күмер булды, аннары Казанда бер көн тотмый Минзәләгә олактырды. Әгәр ата-ана сүзен санламасак, муеныңны балта белән чабып өзәм, диде. Аның куркытуына да карамадым, урманга качтым. Ә синең юлыңда нинди киртә-мнртә бар. Үзең дә ике күзең. Гөлшаһидә башын иде. Кинәт әнчек өргән, бала кычкырып җибәргән тавыш ишетелде. Караса, җылбыр әнчек ыргылып-ыргылып Гөлчәчәк өстенә ташланмакчы була. Гөлшаһидә күз ачып-йомганчы эт белән бала арасына барып басты, баланы кочагына алып, этне куып җибәрде. Баланы тынычландыргач, Гөлшаһидә яңадан Фатихәттәй янына килеп утырды. — Әбүзәр белән Мәдинә — интеллигентлар, аларга алай әйтсәң дә, болай әйтсәк дә тактич түгел. Минем үземнең тактич бар: акны ак, караны кара дим. Илмираңны күрмәдем, дим Мансурга, авыр туфрагы җиңел булсын, аның турында авыз күтәреп сүз әйтмим. Әмма бу балдызкай базар көнне ике тиеп тормый, дим. Күземә карап тик тора, сүз әйтми. — Мансур, билгеле... Тыңламыйсыңмы әллә? Инде сиңа да әйтәсе сүзем бар, Гөлшаһидә. Бүтән әйтүчең юк синең. ЛАин әниең урынына калган кешедәй... Хәзерге яшьләргә театрга йөрмә дип әйтеп булмый, йөр. Тик кем белән барасыңны бел. Хатынлы ирләр белән йөрү ки- лешми. — Минем андый ирләр белән йөргәнем юк, Фатихәттәй. ■— Я инде, алдашып утырма, ичмасам. Бу Казан кемнең кем белән кая барганын бик тиз белә. Синең кебек матурларны бигрәк тә күздән ычкындырмыйлар. Синең, Гөлшаһидәкәем, матур булганың ©чен генә дә башкаларныкыннан житмеш жнде артык дошманың, тагын житмеш җиде гайбәтчең бар. Синең ишеләрне алар инә күзеннән үткәрәләр. — Гайбәтчеләргә исем китми әле, — диде Гөлшаһидә, үзе бу хәбәргә шактый шүрләде. — Җил исми яфрак селкенми, Гөлшаһидә, — дип дәвам итте Фатихәттәй. — Акылың булса, гайбәтчегә азык бирмә. Фазылжан синең янга бәлки эштә таныш булганга гына килеп утыргандыр да... — Билгеле, шулай, — диде Гөлшаһидә, бу сүзгә шатланып. — Ул кадәресе шулайдыр да... Тик ресторан дигән җиргә нигә барырга кирәк булган сиңа? Янгура хатыным Уфага китте дип йөри, ә озын телләр башканы сөйлиләр... Тагын Гөлшаһидә берүзе урам буйлап кайта. Әкрен генә күбәләк- күбәләк кар ява. Бер заман кар шундый куе төшәргә тотынды, бөтен нәрсә —таш йортлар да, трамвай-троллейбуслар да, хәтта биш-алты адымдагы кешеләр дә күренмәс булдылар. Тәңкә карлар шундый эре ява, әйтерсең, күктәй әкрен генә, тый гына ак чәчәкләр коела. Шул кар эченнән Диләфрүз килеп чыкты. — Кайдан болай, Дилә? — дип сорады Гөлшаһидә. — Дилбәр апамны больницага салып кайтам. — Авырып киттемени? — Ашказанында язва дип уйлыйлар. Операция... — Кайсы больницага салдыгыз? — Мансур абыйлар больницасына... 10 Менә Гөлшаһидәнең кайтыр көннәре дә якынлашты. Тагын күп булса Казанда дүрт-биш көн торасы калды. Имтиханнарны ул уңышлы бирә иде. Бу яктан аз гына да борчуы юк иде аның. Сәлахлар, Клавдия Сергеевналар да тындылар. Күрәсең, Гөлшаһидә белән шаярырга яра- маганлыгын төшенделәр. Әлбәттә, аларның вакытлы чигенүләре дә бик мөмкин. Дөресе шулай булырга тиеш тә. Ләкин Гөлшаһидә алардан курыкмады. Ә менә үзеңнән соң яхшы кешеләр күңелендә юшкын калдыру ихтималы аны бик каты борчыды. Шуңа күрә «Сахалии»га кергәндә аның күңеле тыныч түгел иде. Ярый ла, аның нинди ният белән керүен аңласалар. Әгәр соңыннан ник кергәненә үкенергә туры килсә?.. Тышта болыт агыла иде. Кинәт палата эче яктырып китте. — Менә әйттем бит, килер дидем бит! — дип, Николай Максимович аны аякка басып каршы алды, һәм Гөлшаһидә барысын да аңлады, монда аңа артык үпкәләмиләр иде! Гөлшаһидә кайтырга әзерләнүен әйтеп, елмая төшеп, өстәде: Рәнҗеп калмагыз инде миңа, начар якларым да күп булгандыр,—« диде. Авылга кайткач, чын артист белән чын язучыны, чын конструк1 тор и ы күрдем дип сөйләрмен. Ә кнопка гына басып торучы чын бюрократны күрдем дип әйтмәссезмени. дип эләктереп алды Николай /Максимович. — Иптәш Ханзафаровның хәтере калуы мөмкин бит. 4. .С. ӘЛ № 2. Аанзафаров иртәгә өенә кайта икән. Гөлшаһидә аңа чын күңеленнән яхшы сәламәтлек теләде. Хаизафаровның моңа бнк кәефе килде. Зиннуров мендәре астыннан яңа дәфтәрен чыгарды. Биредә укырга вакытыгыз булмаса, авылдан кайтарырсыз. Тик бер шарт, Гөлшаһидә ханым, ни генә булса да безгә үпкәләмәгез. ■ Әллә үпкәләтә торган сүзләр дә яздыгызмы? — дип елмайды Гөлшаһидә. Мин алайса сезнең белән саубуллашмыйм. Укып дәфтәрегезне кайтарырга тырышырмын, Хәйдәр абый. Гөлшаһидә тулай торакка кайтып кергәндә, иптәшләре кинога җыеналар иде. Алар Гөлшаһидәне дә чакырдылар, ләкин ул баш тартты һәм, берүзе калу белән үк, укырга утырды. Алдан кызыктырып та куйгач, ничек түзәсең! «Авырулар дөньясыннан» дип исемләнгән иде бу дәфтәр. «...Мине ашыгыч ярдәм машинасында алып килделәр. Кая, нинди больницага, нинди урамнардан китерделәр — берсен дә белмәдем. Носилка белән караватка китереп салулары да төштә генә кебек хәтердә. Караватка салгач, ни өчендер бик каты туңа башладым. Санитаркалар берьюлы бищ-алты грелка китереп, аяк табаннарына, ян якларыма куйдылар, кислород мендәреннән кислород иснәттеләр. Мин күземне ачканда естемә иелгән докторны күрдем. Бу — Маһирә ханым иде. Аның электән дә таныш күзләре миңа бик якын иде; Мин аларда шәфкать нуры күрдем. Ничектер җиңелрәксымаи булып китте. Мин ©йдә үк хәлемнең өметсез икәнен сиздем, больницага барып җитә алмам дип курыктым. Минем бөтен теләгем больницага гына барып җитү иде. Анда барып җитә алсам— котылам, дип уйладым. Хәзер мин докторның шәфкать нуры белән тулы күзләрен күрәм. Димәк, мин инде больницада, димәк, мин инде сират күперен кичкәнмен... Әлбәттә, соңыннан мин сират күперенең яртысына да җитмәгәнлегемне аңладым. Ләкин беренче сәгатьләрдә мин шулай уйлавым белән үлемнең беренче һөҗүмен кире кайтардым бугай. Әбүзәр абзый минем караватым янына килгәндә, минем өметем тагын да арта иде. Мин аны иң' каты авыртынган, буылган минутларда да таный идем. Ихтимал, мин аны хыялымда гына күргән чакларым да булгандыр, чөнки ул миңа минем караватым яныннан бер дә китми күк тоела иде. Вера Павловна белән Гөлшаһидә ханым минем караватым янына килгәндә дә, мин бик куана идем. Ул чакта миңа исемнәре дә билгеле булмаган бу ике врач шулай ук миңа көч бирәләр иде. Ә Диләфрүзнең миңа текәлгән нурлы күзләрен күргәндә мин үземне төпсез диңгезгә баткан күк сизә идем, әмма бу диңгез бервакытта да куркытмый иде... Греклар, авырту'—сәламәтлекнең сакчы эте, диләр. Бу «эт» минем күкрәктә күп еллар өрде, ләкин мин аңа карамадым, докторларга вакытында күренмәдем һәм... үземә үзем җәза алдым, йөрәгемнең тамыры тыгылып, егылганчы йөри бирдем. Инде терелсәм, бары тик медикларга гына бурычлы буласыммы һичкайчан онытмам. Чөнки бу минем дөньяга икенче кабат тууым булачак. Мин Чеховның: «Врач профессиясе— батырлык. Ул үз-үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә» дигән сүзләрен укыганым бар иде. Ләкин Чехов моны үзе врач булганга гына шулай матурлап язгандыр дип уйлый идем. Әмма бу сүзләр — изге хакыйкать икән- Мин моны менә монда, больница түшәгендә үлем белән тартышканда аңладым. Әгәр врачларның берсе мин арыдым, минем вакытым юк дип яки әллә кем түгел әле дип, кыен чакта мине ташлап китеп барган булса, мин, билгеле, бу дөньядан күптән ычкынган булыр идем. Атна-ун көннән соң, сөрем әзрәк тарала, сулыш алулары бераз җиңе- ләя, күз аллары яктыра төште. Күкрәктәге яшеннәр, йөрәккә кинәт китереп чәнчи торган утлы безләр шаярып туктадылар. Арка сөякләрен катырып күкрәккә басып торган мең потлы таш та читкәрәк шуды төсле. Шуннан соң мин кәгазь, карандаш соратып алдым... Мин фронтта булган кеше. Үлем минем тирәмдә байтак бөтерелде. Актыктан батыр булып кыланыр хәлем юк. Мин үлемнән курка идем. Ләкин анда, фронтта, ватанчылык хисе, дошманнарга нәфрәт, ниһаять, үлсәң нәрсә намына үлүеңне аңлау куркуны җиңәргә көч бирә иде. Аннары анда үзең дә үз гомереңне саклап калыр өчен тырыша ала идең. Биредә, больницада, эшләр бөтенләй башкача. Инфаркт мине көтмәгәндә, уйламаганда, кайнар эш өстендә аяктан бәреп екты. Мин чиргә каршы торырга рухи яктан бөтенләй әзер түгел идем. Зиһен апачык эшли. Ләкин сиңа кузгалырга да, селкенергә дә ярамый, гомерең кыл өстендә торганын сизәсең, һәр секунд саен актык сулышыңны алуың мөмкинлеген аңлыйсың. Әмма ни чара? Фронтта чакта безгә исән каласың килсә, дошманыңны чәнчелдер, алга бар, дияләр иде. Биредә «дошманны» чәнчелдерергә дә, алга барырга да мөмкин түгел. Ят һәм көт. Сынаулардан сынауларга күчә-күчә, кешеүз-үзен дә ача бара, диләр. Минем нервларым әле шактый нык икән. Башкалар кебек артык борчылмыйм, көймим, үз хәлемә чагыштырмача айнык, ачык карыйм. Тумбочкабыз өстендә сулы шешәгә утыртылган ал-кызыл чәчәкләр тора иде. Аларны Балашовка китерделәр. Кайчак күз явын алырдай ул чәчәкләргә мин сәгатьләр буе карап ята идем. Алар һич тә шиңмәсләр күк тоела иде миңа. Ләкин бер көнне палатаны җыештыручы санитарка аларга ялгыш кына кагылган иде, чәчәк яфракчыклары коелдылар да төштеләр. Шәрә сабаклары гына торып калды. Миңа ямансу булып китте. Мин яфракчыкларны чиләккә сыпыра башлаган санитаркадан берничәсен миңа бирүен үтендем һәм дәфтәрем битләре арасына салдым. Соңыннан, еллар үткәч, шул көннәрнең бер истәлеге калыр дип уйладым. — Кеше дә шулай бит, — дип уйладым мин, фәлсәфәгә бирелеп,— яши-яши дә бер заман коела да бетә... Монысы табигать законы, моңа ахыр чиктә каршы барып булмый. Әмма кеше исәннәргә нәрсә калдыра? Без еш кына барысы да исәннәргә кала дибез. Бу, билгеле, дөрес. Кабергә берәү дә бер нәрсә дә алып китми. Ләкин «без» — мин түгел, «барысында» синең шәхси өлешең булмавы да яки бик аз булуы да мөмкин бит. Кайчандыр безнең палатада Сәйдәш яткан. Хәзер ул юк инде. Ләкин аның гаҗәеп музыкасы яши. Алай гына да түгел, Сәйдәш елдан-ел көчлерәк яңгырый, аның әсәрләре халык арасына тирәнрәк керә, аның даны үзе исәп чактагыдан күп мәртәбәләр көчлерәк шаулый. Ул үзен күреп белгән кешеләр күз алдында үлемсезлеккә күчә бара... Шул ук палатада гомер юллары очланган бүтән иҗат кешеләрен дә беләм мин, •— бу яктан безнең палата тарихи дисәң дә ярый. Яманлап әйтүем түгел, каберләренә таш атарга теләмим, хакыйкате шул; аларның исемнәрен дә, әсәрләреп дә бүген бик аз кешеләр генә хәтерли инде. Ә заманында алар Сәйдәштән бигрәк шаулаганнар иде, мәйдан да тотканнар иде. Үлгәч, каберләре өстендә речьләр сөйләгәндә дә исемегез, әсәрләрегез халык күңелендә мәңге калыр дип әйттеләр. Ләкин бер- ничә елдан соң ук алар онытыла башлады. Ихтыярсыздан сорау туа: ни өчен аларның әсәрләре кыска гомерле булды? Ни өчен аларның даннары тормыш бизмәненә салгач, бик аз тартты? Мәскәү янындагы сугышларда һәлак булган солдатларның кабер ташларының берсендә шундый сүзләр укыганым бар: «...живущие вам безконечно .благодарны». Гаҗәп зур, гаҗәп тирән хөрмәт. Ләкин кеше каберенә кеше керми. Ул сүзләр аларга карата әйтелгән, ә безгз карата әйтеләсе сүзләрне тарих әле язарга әзерләнә генә. Без әле исән. Тарихның безнең турыда ничегрәк язуы безнең үзебезгә дә бәйле әле. Ни өчен мин боларны язам соң? Мөгаен, романымда сәнгать кешеләрен бирмичә булдыра алмамдыр. Мин бу юлы да бик «бәхетле» булып чыктым әле. Бирәм дигән колына китереп куяр кулына дигән шикелле, тормыш минем яныма Николай Максимовичны китереп ташлады. Ул минем өчен Әбүзәр абзый кебек чиксез кадерле табыш. Авыруларның күңелләре бик сәер икән. Авыргач сәламәт чакта искә- акылга килми торган нәрсәләр турында уйлыйсың, сөйләшәсең икән. Әгәр безнең мондагы сөйләгән сүзләребезне барысын да магнитофонга язып алсалар, бу сүзләр ишеге төбендә үлем бабай басып торган палатада сөйләнгән сүзләр дип берәү дә әйтмәс иде. Әле тормышны дөрес күрсәтмәүдә гаепләрләр иде. Без иң гади көнкүреш мәсьәләләреннән алып бөтен дөнья күләмендәге проблемаларга кадәр барып җитәбез. Америкасы да, Европасы да, Азиясе дә, Африкасы да читтә калмый. Тагын шунысы кызык, без берсенә дә битараф түгел, барысы да безгә кагыла: я борчый, я куандыра. Мондый әңгәмәләр бездә күбрәк кичке сәгатьләрдә була һәм алар еш кына сестра килеп: — Йокларга вакыт! — дип, утны сүндереп киткәнчегә кадәр дәвам итә. Бүген Николай Максимович шәһәрне яшелләндерү турында сөйли. Борчылып, дулкынланып сөйли, әйтерсең, шәһәр советы сессиясендә чыгыш ясый. Шуннан сүз әкренләп футболга күчә. Чит илдә безнең сборный 1 : 2 исәбе белән оттырган. И гарьләнәбез, и ачынабыз, үзебез сикереп торып туп тибәргә җитешәбез. Аннары сүз авиация проблемаларына, тавыштан тиз очучы самолетларга, ракеталарга сикерә. Бу өлкәдә безнең үз авторитетыбыз бар. «Андрюша, болар бар да әкият кенә түгелме? Минем артист башыма бер дә сыймый», дип Николай Максимович оеткы сала. Балашов, боларның барысының да дөрес икәнен раслап, киләчәктә тагын әллә нәрсәләр буласын әйтә. — Ә бит мин, егетләр, Калуга малае, Циолковскийдан укыдым’ — дип әйтеп сала шунда артист.— Ләкин карт миңа бер генә тапкыр да икедән артыкны куймады. Синнән, Николашка, математик чыкмый ди торган иде ул миңа. Артист бер авызлыкны тешләп алса, сөйләүдән тиз генә туктар димәгез. Балашовның ком дачасыннан мең дә беренче тапкыр көлеп ала да: __ Шулай да мин, егетләр, нәрсә белән дә булса мавыккан кешеләрне яратам, — дип сөйләп китә. — Минем бер танышым бар. Бервакытны бу юклы-б'арлы акчасына автомобиль сатып алды. Машина аңа пычагыма да кирәкми. Иртә белән хатынын базарга алып бара, — ә базар бездән җәяү барганда да биш-ун минутлык юл. Хатыны базарда әйбер алып йөргәндә, бу сәгатьләр буе машинасын каравыллап тора. Базардан кайткач, кичкә кадәр машинасын чистарта. Төнлә машинасын урлап китмәсеннәр дип, сарай ишегенә әллә нинди йозаклар элә, сигналлар үткәрә... Больницага керер алдыннан бу мина тагын килгән, иптәш депутат, ди, мина шәһәр советыннан участок алып бирергә булыш, ди.^йорт салам, ди. Квартирасы менә дигән, ә ул йорт сала. Нигә, мин әйтәм, сиңа йорт, квартирантлар кертеп акча каерыргамы? Юк, ди, мин эшсез тора алмыйм, мин көн саен нидер эшләргә тиешмен, ди. Бер караганда кирәксез эш белән шөгыльләнү—мәгънәсезлек тә кебек. Әмма тик ятканчы татар: тун итәгең уып тор, язган булса, язын алача ыштан булыр ди. Шуңа күрә берни эшләмичә бот күтәреп тик ятып сөрсүгә караганда, бер мәгънәсез эш тә яхшырак. Кеше, беләсезме, кайчан үлә? — дип кинәт сорады артист бездән һәм үзе үк җавап та бирде: — Хезмәттән, кызыксынудан туктагач үлә ул. Бу, беләсегез килсә, бик хәтәр үлем, ташка үлчим үлем, кара үлем белән бер ул, ходай күрсәтмәсен, чөнки аның егермедә дә, кырыкта да, алтмышта да үгез кебек таза кешегә дә килүе мөмкин. Больница койкасында да чертежлар сызгалап яткан Андрюша нишләп үлсен ди, үләргә аның вакыты да юк. Ачык ишектә Диләфрүзнең җил-җил йөрүе күренә. Ул дежуркасыиа бер генә минутка кереп чыга да, пыяла шкафтан яки холодил ьниктан нидер алып, тагын кайсыдыр авыру янына китеп бара. Ул шундый кызу йөри, аның ак калфагы, әйтерсең, ак яшен кебек кенә безнең ишек турысыннан сызылып үтеп китә. Көне буе шулай аяк өстендә бит ул’ Ничек табаннары янмый икән? Кайчак тынгысыз Николай Максимович аны дәшеп алып үз янына чакырып китерә дә кирәккә дә, кирәксезгә дә берәр шаян сүз әйтә, кызарта. Мондый минутларда Диләфрүз ничектер аеруча сөйкемле булып китә. Ояла, кызара белми торган кыз — кызмыни ул?! Ләкин мине аеруча сокландырганы Диләфрүзнең холкы. Ул бервакытта да авыруларга ачуланмый, каш җыермый, кырын карамый. Бик бәхетле ирнең хатыны булыр ул. Диләфрүзнең гадәте шундый: палатага килеп кергәч, ул бер мәл барыбызга да бердәй итеп ишек төбеннән карап тора. Күзләре шәфкать белән тулы, башын чак кына кыңгыр салган, гәүдәсе сылу һәм җиңел, аяклары коеп куйган шикелле. Бер буяу тидермәгән, әмма пешкән җиләк төсле иреннәре аеруча нәфис. Аның иреннәренең нәфислеге турында Николай Максимович Леонардо да Винчи Мона Лизасының елмаюы турында сәнгать белгечләре сөйләгәннән ким сөйләми. Шулай да мин үзем күбрәк Диләфрүзнең күзләрен яратам. Беләсезме, мин аның сурәте турында кайчак ничек уйлыйм? Менә бер бик мәшһүр художник Диләфрүзнең рәсемен ясарга керешкән, имеш. Ул бик тырышып, чын камиллек белән аның иреннәрен, ияген ясаган. Аннары ашыгу аркасындамы, әллә каралама гына итепме, борын, каш, яңак тирәләрен киртәсенә керердәй итеп кенә ясап үткән. Аның бер унлап кешенең күзенә салырлык нуры булган. Тагы ниндидер сәбәп аркасында, ул тоткан да шул ун кешенең күзенә җитәрлек нурны бер Диләфрүзнең күзләренә салган... Шуңа күрә, инде Диләфрүз озын керфекләрен сирпеп бер караса, палата эчләре яктырып киткәндәй була. Аның күзләре башларны әйләндерә торган тирән коедагы йолдызны хәтерләтә. Миңа калса, ул күзләрдә берьюлы берничә төрле хис чагыла: сагыш та, шатлык та, курку да, ышану да һәм тагын әллә нәрсәләр. Кайчак мин шушы «әллә нәрсәләрне» белергә тырышам. Ихтимал, Диләфрүзне башка шартларда ешрак очратсам, мин ул серне дә ачар идем, ләкин гел бер шартларда булгач, андый тирән серләрне ачу миңа кыен. Ләкин кайчан да булса бер ачарга кирәк булыр. Шунсыз мин аның образын бервакытта да тулы итеп бирә алмам. Диләфрүз, кичке мединститутта укыганга, көндез генә эшли. Башка палата сестралары алмашлап эшлиләр, бер көн эшлиләр дә аннары ике- өч тәүлек бөтенләй күренмиләр. Алардан иң истә калганнары кара бөрлегән төсле кап-кара күзле, бик яшь, бик беркатлы Лена, «Саратау бикәсе» дигән кушаматлы сары чәчле, таза беләкле көләч Люся, аз сүзле, кырысрак табигатьле Татьяна Аркадьевна. Ул фронтовичка, без аның белән фронтта бер тирәдәрәк хезмәт иткәнбез. Бер тапкыр, безнең сугышчылар чигенә башлагач, ул алармы, туктатып, атакага алып барган дип ишеттем. Әмма ул үзе бу турыда бер дә сөйләмәде. «Оныттым инде», ди иде ул минем шул турыдагы сорауларыма каршы. Аның каравы, врачларның кушканын Татьяна Аркадьевнадан да төгәл үтәүче сестра бар идеме икән. Люся бөтенләй башка. Башыңнан да сыйпар, елмаер да, җырлап та җибәрер. Ул Саратовта туган. Сугыш елларында әнисе белән Татарстанга эвакуацияләнгәннәр, Котлы Бөкәш дигән авылда торганнар. Ул чакта Люсяга дүрт яшь булган. Ул татарча сөйләшергә, җырларга өйрәнгән. Хәзер дә кемнең булса башыннан сыйпап: — Малай матур, күлмәк кыска, корсак зур, — дип такмаклап куя яки берәрсенең колагына иелеп, әкрен генә: «Алма пешкән, өзелеп төшкән...» дип җырлап җибәрә. Николай Максимович коча башласа, Люся хәзер кулына урындык ала да, аны аяклары белән алга таба тотып: «Якын килмә, сөзәм!» — ди. Сестралардан тагын Әнпя исемле бер татар кызы бар. Ул хатын- кызлар бүлегендә эшли. Безнең бүлеккә сестралардан берәрсе авырса якн авыр авыру янында дежурить итәргә кирәк чакта гына килә. Миңа иң элек аның исеме ошый. Холкына куйган да каплаган инде: ана шикелле ягымлы һәм шәфкатьле. Тазарак гәүдәле, калку күкрәкле, аз гына калынрак иренле бу кызга бүтән бер исем дә ярамас иде шикелле. Ул баш очында утырганда иң көйсез авырулар да ыңгырашмыйлар... Минем бу язмаларым төрле вакытта, кәефнең төрле чагында языла. Нихәтле генә бирешмәскә, күрсәтмәскә, сиздермәскә тырышсак та, без, барыннан да элек, авырулар, шунлыктан хәлләребез көзге көн кебек: бер аяза, бер болытлый. Аязса, көләбез, сөйләшәбез, бер-беребезне шаяртабыз; болытласа, стенага карап эндәшми ятабыз, йөрәк турысы кыза, йөрәк гүя урынын тарсына, кузгала, тынычсызланып боргаланырга маташа. Мина калса, минем йөрәгем йомшак ит кисәге түгел, ә буынтыклы каты йодрык. Кузгалган чакларында мин аның сөякчел буын башларын бик ачык сизәм, алар күкрәкне бик каты авырттыралар. Ләкин эндәшмим, түзәм. Ә Николай Максимович төнге тынлыкка чумган больницаның ин ерак почмакларына да ишетелерлек итеп: — О-о-о-хо! -— дип кычкырып көрсенеп куя да үз-үзенә сөйләнә башлый: — йөрәк сызлый, пульс тибә дә туктый, тибә дә туктый. Бер, ике, өч... — дип, бер кулы белән икенчесен тотып тамыр тибешен кычкырып саный: —дүрт, биш... Туктады, югалды... тагын тибә... алты... җиде... сигез, ту..; туктады, валлаһи туктады... — Николай Максимович, җитте инде... — Андрюша, син йокламыйсыңмы? Беләсеңме, минем башыма нинди уй килде хәзер генә? — ди артист, тыңлаучы табылуга шатланып. —- Менә булсын иде янымда карчыгым. Иркәләр идем мин аны бер туйганчы, аннары бакчага алып чыгып, кара карлыган вареньесы белән чәй эчертер идем. Югыйсә тормыш тройкадай җилдереп үтеп китте, сәхнәдә хәтсез кеше хатыннарын иркәләдем, назладым, алларына тезләндем, ә үз хатыныма бер җылы сүз әйтергә дә вакыт таба алмадым... Эх, эч поша, Андрюша! Нишләргә инде? Әллә концерт бирергәме икән? Әй, Люсенька, кер әле безнең янга,—дип, ул узып барган сестраны кулы белән ишарәләп чакырып ала. Кыз кергәч, аңа карап: — Люсенька, «Во поле березочка стояла»пы җырлый беләсеңме? Әйдә икәү җырлыйбыз, — ди һәм шунда ук җырлап та җибәрә. Сестра курыккандай тирә-ягьша каранып ала, бармагын иреннәренә куя һәм пышылдап кына: — Николай Максимович, нишләвегез бу?!—дип кисәтә. — Авыруларны уятасыз ич. Артист җырын ярты сүздә бүлеп шулай ук әкрен тавыш белән: — Эх, Люсенька, кадерлем минем, — дип көрсенә. — Эч поша бит. Синең киң кырлы, ал лепталы эшләпәң бармы? Ак күлмәккә ал ленталы эшләпә бик килешә ул. Икәү урманга барып ак каен төбенә утырыр идек. Мин сиңа җырлар җырлар идем... — Николай Максимович, сезгә бүген ике доза магнезия, — ди сестра, палатадан чыга-чыга. Артист озак кына эндәшми ятты да: — Шулай да, уколлары, магнезияләре белән булса да тормыш яхшы, Андрюша, — диде. — Клизмасы белән дәме? — дип чәнчеп сорадым мин. — Син әле дөньяда бармыни, Хәйдәр? Тавышың-тының чыкмагач, әллә ычкындыңмы дип уйлаган идем, — дип, артист шунда ук үзенең җавабын кайтарды. Беренче вакытларда атаклы артистның сүзләрен тыңлау безгә бик күңелле иде, әлбәттә. Без хәтта үзебез аның ни дә булса сөйләвен үтенә идек. Ләкин гелән-гелән булгач, ак күмәч белән майлы ботка да туйдыра дигәндәй, тора-бара Николай Максимовичның такылдаулары безне туйдыра башлады. Бүген иртәдән бирле авыртынам, палатада суларга һава калмаган кебек, ә Николай Максимович беренче гильдия купецы Барановның Тула каберстанында зират ителгән... сыңар кулы турында Ханзафаровка такылдый. Мин тыңларга да теләмим, ләкин кая кача алам? Караватка кадаклангансың икән, ихтыярсыз тыңларга мәж- бүрсең. Ниндидер җәнҗал вакытында әлеге купецның кулын сындырганнар. Докторлар аны кисеп ташлаганнар. Күзгә төтен җибәрергә яраткан купец абзагыз поплар чакыртып, тәреләр, хирувимнар күтәртеп, шул сыңар кулын бөтен шәһәр буйлап алып барып махсус төрбәдә җирләткән ди. Миңа дисә, ник башын кистереп җирләттермәгән шунда! Ә Николай Максимович инде каторжаннарны Себергә озатучы сакчылар башлыгы— яшь офицерга ияреп туган йортыннан качып киткән Пермь төрмәсе начальнигының кызы турында сөйли. Юлда офицер ул кызны, кирәге беткәч, ташлап калдырган. Кыз, мәсхәрә булып, яңадан әтисе бусагасына кайткан һәм озакламыйча кайгысыннан үлгән. Аның кабере Пермь зиратында, ди Николай Максимович. Кабер өстендә авыр чуен плита. Плитага елан сурәте төшерелгән һәм: «Будь проклята, дочь моя!» дип язып куелган, ди. — Җитте инде, Николай Максимович! — дип кычкырасым килә минем, ләкин картның хәтере калуы мөмкин. Бәлки, аңа да бүген кыендыр, бәлки, ул да күңелен ялгыз калдырмас өчен һаман сөйли дә сөйли торгандыр. Тышта караңгы, палаталарда күңелсез. Ниһаять, Николай Максимович сөйли-сөйли арыды ахрысы, хырылдап йоклый башлады. И рәхмәтле йокы! Табигать туенда иң татлы сый! Мин дә шулай йоклап китә алсам иде! Андрей Андреевич һаман үзенең расчетлары белән мәшгуль. Аңа бер вакытта да күңелсез булмый. Ханзафаров гомумән бурсык кебек йоклый. Хәзер ул каядыр чыгып киткән. Әллә домино уйныйлар инде. Отып кайтса, бик хәтәр мактана, оттырып кайтса, чырае мич себергән пумала кебек кара була, яткач та, бик озак мышный. Мин түшәмгә карап ятам. Аннары мендәрем астыннан наушникларны алып киям. Радиода «Гөлкәем»не җырлыйлар, — моңлы, авыр көй. Күзләрем әкренләп йомыла башлый. Мин бөтен көчем белән моңа каршы торам. Нигәдер куркам, күземне йомсам, яңадан ачмам кебек тоела. Ләкин күзләр йомыла, күпмедер вакыт үтә, мин сискәнеп уянам. Ни күрим! Ишегебез төбеннән кара җәймәгә бөркәнгән кешеләр узалар. Саташам ахрысы. Мин аермачык лшетәм: кемдер ыңгыраша, сузып-сузып ыңгыраша. Күрәсең, мин үзем ыңгырашам дип уйлыйм, әмма соңыннан беләм: бу коридорның аргы башында үләргә ятучы хатын ыңгырашкан икән. Көндез кәефем бераз арулана, әмма бөтен тәндә хәлсезлек. Кулым- нан яза торган карандашым төшеп китә. Ишек ачык чакларда коридор тәрәзәсеннән урам аръягындагы йортның түбәсендә озын колгага беркетелгән сыерчык оясы күренә. Көндезге якта ул күзгә артык ташланмый, мин аның, барлыгын да онытам. Әмма кич, кояш офыкка төшкәндә, ул алсу нурга манчыла. Мин аны нәрсәләргә генә охшатмыйм! Бер караганда, ул миңа диңгез уртасындагы гаҗәеп бер кыясыман тоела, икенче караганда, эссе ком чүлләрендәге таш әбине искә төшерә яки ниндидер борынгы гүзәл биналарның бер хәрабә калдыгын хәтерләтә. Мин ул сыерчык оясына түбәннән карыйм. Өй түбәләре, морҗалар миңа берсе дә күренми. Зәңгәр бушлыкта фәкать шул бер сыерчык оясы гына асылынып тора. Озаграк карап яткач, күз арый да нечкә колга күренми башлый. Кичке кояшның үзгәрүчән кызгылт яктысында һава диңгезендә шул оя гына хыялымны уйната... Тора-бара бу сыерчык оясы һавада эрегәндәй була, югала, кояш нәкъ безнең коридор тәрәзәсенә карый башлый. Шул чак минем өчен әйтел бетергесез газаплы минутлар башлана. Мин башымны кая яшерергә белми башлыйм. Ә тәрәзә пыяласы шундый көчле ялтырый, күзләрем атылып чыгарга җитешә, мием кайный шикелле. Мин сестралардан, санитаркалардан, узып баручылардан ишекне ябып йөрүләрен үтенәм. Ләкин, үч иткән кебек, бере?7 япса, икенчесе ачып китә. Бу газап дүрт- биш минут шулай дәвам итә, аннары кояш тәрәзәдән читкә шуа да барысы да элекке хәленә кайта. Көн тиз үтә. Врачлар, сестралар, аш... Ә төи — йоклый алмаган кешегә очсыз-кырыйсыз газап. Кайчак вакыт гүя агуыннан туктаган да, мәңгелек төн урнашкан күк тоела. Бөтен яктан сызлану, ыңгырашу, хы-' рылдау, саташу тавышлары ишетелә. Аннары, төн тынлыгын ярып, кайдадыр кемдер үзәк өзгеч тавыш белән әрнеп кычкырып җибәрә. Тавыш йокламаучыларның күңелләренә шом салып тынарга өлгерми, тагын кайдадыр илерү тавышы яңгырый: а-а-а-а!1! Тышта буран улый, тәрәзәне зырыллата-зырылдата ач песи баласы кебек җил елый. Мин әле йоклап китәм, әле ниндидер дөбер-шатыр иткән тавышларга уянам. Палатада ярым караңгы. Николай Максимович тумбочкасында ут яна. Куллары үзе ясаткан лямкалар белән ике яктан караватка бәйләнгән Андрей Андреевич богауланган баһадир кебек гырылдый. Николай Максимович йокламый, китап укый. Ләкин бераз укый да, китабын читкә куеп, төнге тавышларны тыңлап тора,, аннары кулы белән йөрәген капшый. Мондый җилледавыллы төннәрдә йөрәк авырулы кешеләргә бик кыен. Бер тапкыр уянып китсәм, палатада кемнәрдер чыш-пыш сөйләшәләр. Күземне ачып карасам, Николай Максимович янында карт санитарка Нюра түти утыра. Кыяфәтенең кырыслыгына ишарә ясаптырмы, Николай Максимович аңа гел «богомолка» дип дәшә. Николай Максимович аңа Пушкинның «Суга баткан кешесе»н укый. Карт санитарка исе китеп тыңлап утыра. Ихтимал, бу аның Пушкинны беренче ишетүедер: В ночь погода зашумела, Взволновалася река. Уж лучина догорала В дымной хате мужика... — Күптән булган хәл икән бу. Мин балачакта чыра яндыралар иде... — ди Нюра түти. Николай Максимович укуын дәвам иттерә. Мин тыңлый-тыңлый йокыга киткәнмен. Белмим, бу йокы күпме сузылгандыр, кабат күземне ачсам, Нюра түти әле һаман Николай Максимович янында утыра. Ләкин китап укымыйлар иде инде. — Ничек торасың соң, Нюра? Тормышларың бик читен түгелме? — дип сорый Николай Максимович. — Торам әле бер көе, очын очка ялгап барам. Ә минем күршем менә бик яхшы яши. — Кибеттә эшлиме әллә? Урлыймы? — Юк, урламый да, кибеттә дә эшләми. Минем кебек карт санитарка ул. Анатомичкада эшли. — Мәетләр, арасында баеп буламыни? — Баеп булмаса да, төшемле урын ул, Николай Максимович. Көн саен мәет булып тора. Якыннары буш итмиләр... Николай Максимовичның төн буенча санитарканы яныннан җибәрмичә сөйләтеп тотуының серен соңыннан гына төшендем. Ул төнне аның хәле авыр булган, ул ялгыз калудан курыккан икән. Соңгы тапкыр уянуымда, таң беленә башлаган иде инде. Нюра түти инде китеп барган, Николай Максимович йоклый, буран да тынган. Икенче көнне Николай Максимовичның хәле әйбәтрәк иде. Кич килеп җитүгә, ул урындыкка атланып утырды да ике кулын урындык башына салып: — Күп яттым мин больницаларда, — дип, чираттагы монологын башлап җибәрде. — Газапларны да, көлке хәлләрне дә күп күрдем. Ләкин бер тапкыр, валлаһи дип әйтәм, могҗизага тап булдым. Менә безнең Ханзафаров кебегрәк бер абзый әҗәлен көтеп ята иде. Менә үлә, әнә үлә дип торабыз. Бервакыт аның янына безнең Диләфрүз кебек яшь кенә бер сестра килде. Күрәсең, кызның изүендә бер төймәсе каптырылмаган булган, «һай түшкәйләрең!» дип пышылдады авыру, һәм кулын суза башлаган иде... җаны чыкты. Николай Максимович тагыи шуңа охшашлы ярым анекдот хәлендәге бер эпизод сөйләп ташлады. Бары тик шуннан соң гына безнең әкрен уйлаучы Ханзафарыбыз кинәт кычкырып көлеп җибәрде. — һе... Ни... Николай Максимович... Әҗәл минутында... һе, ни... түшкә сузылырга... Шулхәтле нәкәс булырга. — Ханзафаров ничектер җан рәхәте белән көлә иде. — Менә иелсен әле синең алдыңа изү төймәсе чишелгән яшь кенә бер кызый... Син дә иманыңны онытыр идең әле, дус. —- Юк, мин хатын-кыз белән шаярмыйм. Ул артистлар гына елга ике хатын алмаштыралар. — Ханзафаров бу сүзләрне ничектер турсаеп, шелтәләп әйтте. Җан рәхәте белән көлгәннән соң, ул, миңа калса, баш- качарак сүзләр әйтергә тиеш иде шикелле. — Ә синең кебекләр секретарьлары белән эшне кабинетта гына бетерәләр. Әйт, дөрес түгелме? — дип, артист тагын да катырак чәнчеп алды. Мин Ханзафаровның йөзен күрә алмыйм, ул минем аяк очымдагы караватта ята. Ләкин аның мышнавы миңа да ишетелә. Ул нигәдер каршы бер сүз дә әйтми. Николай Максимович та артык шаяртмый. Мин хәтта Ханзафаровны кызганып куям. Артыграк рәнҗетте ахрысы артист аны. Коридорның аргы башында телефон шалтыравы ишетелә. Кемдер трубканы ала: «Больница тыңлый», — ди. Николай Максимович теле белән генә түгел, кулы белән дә. шаярта иде. Аңа, ^мәсәлән, берәр сестраның яки врачның кулын тотып үбү берни тормый. Тегеләре дә моңа ачуланмыйлар, көләләр генә Тик Г-гә генә кагылмый ул. Бер көнне шул турыда озак кына сүз булгач, безнең Ханзафаров гадәтенчә соңга калып: — Чөнки син аңардан шүрлисең, — дип, артистны куркаклыкта-гаепләп ташлады. Артист шактый озак эндәшми ятты, аннары Ханзафаровка таба борылып: — Синең дә чынны әйтә торган гадәтең бар икән, ялгышмадың,— диде. — Мин чыннан да аңардан куркам. Мин аңа кул тидерергә ярамый торган изге бер нәрсә итеп карыйм. Моны сип, әлбәттә, аңламыйсың...» Дәфтәрдәге язмаларда үзе турында сүз чыккач, моны алдан белүенә дә карамастан, Гөлшаһидәнең бөтен тәне эсселәнеп китте. Шуннан соңгы үзенә кагылышлы юлларны ул тиз-тиз генә укыды, гүя куркыныч урыныннан ашыгып үтеп китәсе килә иде. «— Ә кайберәүләр алай дип тормый бит, ресторанга да алып баралар. Ә рестораннан соң... — Авызыңны яп! — дип, ачу белән кычкырды Николай Максимович Ханзафаровка. Әйе, без Г-нең театрдан соң ресторанга баруы турында ишеткән идек. Кемдер бу хакта бик тырышып, авыз суларын корытып хәбәр тарата иде. Безнең палатага, ихтимал, ул имеш-мимешләрнең уннан бере генә килеп җиткәндер. Ләкин шул ишетелгән кадәресе дә безне бик каты җәберсетте. Без Г-гә чын күңелдән үпкәләдек, аңа үзенә күрә бойкот игълан иттек. Чөнки без аны өчебез дә ярата идек, шуңа күрә аның тарафыннан эшләнгән килешмәгән эшне күтәрә алмадык. Ярату хакы, күрәсең, арага беркемне дә кертми. Без Г-гә бойкотыбыз никадәр авыр тәэсир итүен күрдек, ләкин без һаман үз сүзебездә калдык. Без аны гафу итәргә ашыкмый идек. Г. безнең палатага икенче тапкыр кергәннән соң гына, без гайбәт кармагына эләгүебезне аңлый башладык. Ләкин бу турыда әле үзара сөйләшми идек. Соңгы вакытта без, гомумән, аның исемен берничек тә телгә алмый башлаган идек. Менә шунда Ханзафаров аның исемен телгә алды, һәм әлеге сөйләшү башланып китте. — Туган анаңны мыскыллау иң зур гөнаһ булган кебек, пакь хатынга нахак яла ягу да иң зур гөнаһ! — дип сүзен .дәвам итте Николай Максимович. — Чүпне безнең палатага күбрәк син ташыдың, Ханзафар. Яңадан шундый гайбәт ташый башласаң... Кара! Балашов белән мин дә Ханзафаровка әйткәләдек. Ул аптырап калды. — Мин ни... Мин кешедән ишеткәнне генә... Үзем уйлап чыгарганмы... Доктор Саматов сөйләп тора иде... — дип акланды Ханзафаров...» Хәзер Гөлшаһидәгә ни булганы ачык иде. Үзен шул кадәр яклаган, үзенә шул кадәр хөрмәт күрсәткән карт артистка аның мең рәхмәт укыйсы килде. Ул хәтта күз яшен сөртеп алды, ләкин бу сөеиү яше иде. 11 Шагыйрь, төн йокыларын калдырып, яхшы шигырь язса, рәссам мең бәлале эзләнүләрдән соң гүзәл картина тудырса, сынчы ак мәрмәрдән камиллеккә комачаулаучы соңгы артык өлешне кырып ташлый алса,- композитор халык күңелен тибрәтә торган көйнең тылсымлы ачкычын тапса, һичбер сүз белән дә мәгънәсен аңлатып булмый торган татлы иҗат рәхәте кичерә. Бу минутта алар бүтән бернинди бәхет турында да хыялланмыйлар, чөнки кешегә бирелә торган ак бәхетнең иң-иң зурысы алар кулында инде, — дөньяң үзе бөтен байлыклары, зиннәтләре, рәхәтләре белән бер якта торсын! Күңел шулхәтле якты, шулхәтле киң һәм саф, йөрәк шулхәтле дәртле, сулыш шулхәтле иркен, күзләр шулхәтле ерак күрә— бөтен матурлык һәм хакыйкать синең алда ишекләрен каерып ачкансыман. Өметсез авыруны терелтеп, аны үлем тырнагыннан тартып алып яңадан нурлы яшәү юлына озаткан врач та иҗат рәхәтен шагыйрь, рәссам, композиторлардан ким кичерми. Алай гына да түгел, аның иҗат җимеше бер караганда иң югары сәнгать әсәрләреннән дә өстен, чөнки ул табигатьнең иң бөек әсәре — кешенең үзен дәвалады. Шулай булса да... Иҗат җимешләре халык хөкеменә куелгач, шагыйрьләргә, рәссам- нәргә, композиторларга, җырчыларга, артистларга рәхимле укучылары, тыңлаучылары, тамашачылары шау килеп рәхмәтләр яудыралар, дөнья яңгыратып кул чабалар, даи-шөһрәт ширбәтен тустаганның „ зурысы белән эчерәләр. Әмма врач иҗатының гүзәл җимеше, беркайчан да күргәзмәләргә куелмаганга, кешеләргә күренми, аңа берәү дә алкышлар яудырмый, аяк асларына чәчәкләр сипми... Күптән түгел генә Әбүзәр абзый Галина Петровнаны терелтеп, тазартып больницадан озатты. Аксинья Алексеевна белән Галина Петровна актык мәртәбә кабинеттан чыгып киткәч, ул күңелендә ниндидер гаҗәеп бер бушлык сизде. Бугазына кайнар төен, күзенә яшь тыгылды. Берничә сәгатьтән ул ал арны яңадан күрәсен белә, алар бүген әле ал арда куналар. Фатихәттәй инде анда мәҗлес корыл йөри торгандыр. Шулай да карт профессорга моңсу иде. Больницадан тыш очрашу — ул инде бөтенлән-бөтенләй башка бер очрашу, хисләрнең дә, уйларның да башкаларын тудыра, больницадагылары бүтән кабатланмый инде. Әбүзәр абзый урындыкка утырды, терсәгенә таянды. Шунда ниндидер көч аны тәрәзәгә тарта башлады. Аңа калса, койма буендагы гөлҗимеш әле һаман чәчәк атып утыра кебек. Ул башын күтәреп тәрәзәгә карады. Гөлҗимеш куагын кар баскан иде. Аның каравы, бакчадагы барлык агачлар да кичәге җылы кардан соң шау чәчәктә утыралар кебек, һичбер кер кунмаган бу ак агачларга профессор шактый озак карап торды, һәм бакчадагы ак матурлык аның күңеленә дә тула башлаган шикелле булды. ’ / Бүген менә яңа озату. Профессор алдында инде үз киемең кигән, йөзе шактый суырылган, саргайган, ләкин сәламәтләнү сөенече белән яктырган Асия басып тора. Ул, чая җан, башын кыңгыр салып, мутлана, назлана төшеп иреннәре белән генә елмая. Ак халатын иңбашына шәлсыман итеп игътибарсыз гына ташлаган. Шушы игътибарсызлыгын- да, үзенә бертөрле наян елмаюында, сылу гәүдәсен тотышында инде бүтән бер нәрсә — авыруларда булмый торган сәламәт ашкыну күренә. Больницадан чыгып бераз ял иткәч, ул инде бөтенләй матурланып китәр, чәчәк аткан гөлгә охшый башлар. — Я, Асиякәй, сау бул. Яңадан беркайчан да авырма, — диде профессор, беренче тапкыр аңа «син» дип дәшеп. Бу кызны ул бик яратты, ә яраткан кеше белән аерылышу хәтта больницада да ямансу..— Кара, туена чакыр, — диде ул, кызарып киткән кызга бармак янап. — Туем гына булсын, түремә утыртырмын, — диде Асия һәм рәхмәт укый башлады. Профессор кулын селекте. — Кара аны, Асия, бүгеннән үк танцыга чапмаска, мотоциклда да йөрмәскә. Организм тәмам ныгыганчы аңа ял бирергә кирәк. Соңыннан җаның теләгәнчә биерсең дә, йөрерсең дә. Вәгъдәме? Бер айдан яңадан миңа килеп күренәсең — шулай сөйләшкән идек бит. Онытма... Саф һавада күбрәк йөр.~— Профессор урыныннан торды, Асия янына килде. Я, бар инде, кайт,—диде ниндидер сәер тавыш белән. Аннары кызның аркасыннан какты да, тамагына тыгылган төерне сиздермәс өчен, почмакка таба китте. г Түбәнге катта рентген аппараты эшли башлады, әкрен генә гөжләү ишетелә, коридорда йөгереп-йөгереп үткән аяк тавышлары ишетелә Күрәсең, кемнедер алып киләләр... Әбүзәр абзый артына борылмыйча Асиянең чыгып киткәнен көтеп торды. Асия чыкмады, ул әкрен генә атлап профессор янына килде дә, башын аның җиңенә салып, тыньш калды. Әбүзәр абзый, ярым борылып, сүзсез генә аның башыннан сыйпап алды һәм әкрен генә: — Я, Асия, бар инде, бар, кант, — диде. Асия китеп уи-унбнш минутлар үткәч, профессор кабинетыннан чыкты, урам як бакчасына караган коридор тәрәзәсе янына килде. Карлары көрәлгән такыр юлдан Асияләр китеп баралар. Асия әнисен култыклаган. «Безгә борылып та карамас инде», дип уйлады профессор. Аның нәкъ шушы яшерен теләген сизгән кебек, Асия артына борылды, бик күңелле итеп баш өстендә кулын болгады. Менә больница юлы буп-буш ипде. Тик шәрә агачлар шаулыйлар да, җирдә җәяүле кар гына себерелә. ...Менә юлга чыгар алдыннан Гөлшаһидә буп-буш бүлмәдә бер үзе әйберләрен чемоданга тутыра. Ул моңсу, хәрәкәтләре сүлпән. Теге вакытта, таң белән тулай торак тәрәзәсеннән карап торган чагында, аның әле, ичмасам, хыяллары бар иде, ике айлап Казанда торасы бар иде. Бүген инде аның бер нәрсәсе дә юк, дамбасы да, тәрәзәдәге өмет уты да, нибары бер киче калган. Әбүзәр абзый аңа больницада безгә керми китмисең дигән иде диюен. Ләкин Гөлшаһидә баш тартты, нигә бичара йөрәкне тагын бер тапкыр бушка көйдерергә? Кинәт ишек шакыдылар. — Сезне телефонга чакыралар,—диде кемдер ишек ярыгыннан. «Кем булыр икән? Фазылҗанмы әллә?» — дип уйлады Гөлшаһидә, чөнки аңа тулай торакка бүтән шалтыратучы кеше юк иде. Ләкин трубкадан профессорның ягымлы тавышы ишетелде. — Көтәбез бит, Гөлшаһидә. Фатихәттәйнең камыры да кабарып чыкты. Гөлшаһидә, мең рәхмәтләр әйтеп, яңадай баш тартып караса да, Әбүзәр абзый үзенең «үпкәлибез» дигән сүзен кабатлагач, барырга булды. Ул үз бүлмәсенә кайтты, ләкин йөрәге һаман сулкылдап тибә иде. Әзрәк тынычлангач, кешелеккә кия торган күлмәген чемоданнан чыгарды. Ләкин күлмәк таушалган, үтүкләмичә киярлек түгел иде. Яна үтүкләнгән жылы күлмәген өстенә кигәч, Гөлшаһидә көзге алдына килде. Ябыккан, күзләре зурайган, йөзе дә суырылган. Умрау сөяге дә беленә башлаган. Гөлшаһидә пальтосын, бүреген киде, утны сүндерде. Бүлмә эченә ай нуры тулды. Аннары айны болытлар каплый башлады. Яктыра башлаган күңелгә тагын кара шәүлә ятты. Ник бара ул? Картларга хөрмәт йөзеннән генәме? Әйе, фәкать шулай гына! Башка берни дә, берни дә юк. Урам буш, салкын иде. Анда-санда гына ялгыз кешеләр күренгәлн. Кайчак кайдадыр урамның аргы башында машина фаралары кабына да сүнә. Трамвайның шалтырап килгән тавышы ишетелеп куя. Ай күренми, ул кайдадыр биек йортлар артында посып калды. Гөлшаһидә трамвайга утырып тормады, җәяүләп кенә китте. Коль- цога якынлашкан саеи, урамда халык күбәя барды, машиналар, троллейбуслар, трамвайлар еш очрады. Бауман урамы яшелле-кызыллы реклама утлары белән буеннан-буеиа балкып тора. Урамда, гел яшьләр генә, барысы да яңа мода белән киенгән. Элек болай ук түгел иде, хәзер яшьләр киемгә бик хирыс. Парадныйга килеп кергәч,.Гөлшаһидәне кулларына шәмсез шәмдәлләр тоткан канатлы фәрештәләр каршы алды. Бүтән вакытларда да шул фәрештәләрнең кулларына яна торган шәм тоттырасы килә торган иде 1 Гөлшаһидәнең, бүген бу теләге ни өчендер аеруча көчле булды. Әмма ни чара, янында шәме дә, шырпысы да юк иде. Әбүзәр абзыйлар аны бөтен семьялары белән бик җылы каршы алдылар. Кунак табыны әзер иде инде, шундук залга алып кереп өстәл янына утырттылар. Өйдә үзләре генә, ят кеше юк. Мәдинә апа, Әбүзәр абзый, Фатихәттәй гел сөйләп торганга чәй яны бик ямьле иде. Гөлшаһидәнең дә күңеле ачыла төште, тартынулары йомшара башлады. Баштарак авызына су капкан шикелле утырган Мансур да аз-маз сөйләштергәли башлады. Шулай да ул күбрәк аска карап, бал кашыгы белән чәен болгатып утырды. Ул тагын да суырыла төшкән кебек, чигәләрендәге чал бөртекләр дә арткан шикелле. «Егерме алты-егерме җидедә кешенең чәче агара икән, димәк, ана бик үк җиңел түгел. Ил- мирасын оныта алмый торгандыр», дип уйлады Гөлшаһидә. Баланы йокларга яткырганнар иде ахрысы, күренмәде. — Сизәсеңме, Гөлшаһидәкәем, өебез нинди җылы,—диде Фатихәттәй, хәйләкәр генә көлемсерәп. — Рәхмәт төшсен шул Йөзмөхәммәтне җибәргән кешегә. Бу бахырыбыз,—ул профессор ягына ишарә ясады,— Йөзмөхәммәт килгәч әйтә: юк, юк, сезне монда ялгыш җибәргәннәр, ди... Сөйләп бетерергә бир инде, Әбүзәр, узган эшкә салават. Шул, кайтарып җибәрде бит. Ә мин тегеңә күз кысам! Эт нәрсә икән үзе дә, барысын аңлады. «Ихтыярыгыз, мин кушканны эшләргә генә килгән кеше», дигән булды, чыгып китте. Мин берәр нәрсә әйтмәсен дип, ишекне дә Әбүзәр үзе бикләде. Биш минуттан чыксам, Йөзмөхәммәт дигәнебез баскычта тәмәке тартып утыра. Сүз куештык, икенче көнне Әбүзәр зштән кайтканчы төзәтеп тә бирде. Түбәне дә яптылар, батареяны да куйдылар. Шиты, крыйты. — Булды инде, Фатихәттәй, бик күп мактанасың, — диде Әбүзәр абзый, каш җыерып. — Хәзер булды шул инде, — диде Фатихәттәй, иреннәрен бик канәгать сөртеп. — Май эчендә торабыз. Үзең дә авырмыйсың. Мәдинә дә, •бала да... Кем ул Йөзмөхәммәт, аны кем җибәргән — боларны Гөлшаһидә белми иде. Шулай да, яхшы булган, диде. Әбүзәр абзый урыныннан торып рояль янына килде. Дүрт ел инде, Мансур киткәннән бирле, аның рәтләп уйнаганы юк иде. Дүрт ел инде биредә, радио белән телевизорны искә алмаганда, җанлы бармаклардан чыккан музыка, җанлы авыздан чыккан җыр ишетелгәне юк иде. Әбүзәр абзый үзенең яраткан «Ашказарын» уйнап җибәрде, аннары аптырады. Күрәсең, Яңгураның обходы вакытында нәрсәдер булып алган. Мансур, кичә төнлә ашыгыч операция ясаганга, иртән соңгарак калып килде һәм бер нәрсә дә белми иде. Хәер, беркадәр әзер булгангамы, Яңгураның кисәтүе аңа, күңелсез булса да, әллә ни тәэсир итмәде. Чөнки аның Сәлимовага операция ясарга уйлаганы да юк иде, авыру үзе дә аңардан моны үтенмәде. Операцияне Фазылҗан үзе ясаячагы да билгеле иде. Бу би-к табигый дә. Катлаулы операцияне һәр җирдә тәҗрибәлерәк кешеләр ясый. «Ахрысы, минем ассистентлык итүемне ошатмый Фазылҗан Җаигирович», дип уйлады Мансур. Хатын-кыз мондый чакта бер елар иде дә тынычланыр иде. Ирләрнең күз яше саранрак, шуңа күрә һәртөрле кимсетелү аларның йөрәкләренә тирәнрәк ятып кала. Мансурның кем белән булса да бер сөйләшеп эчен бушатасы килде. Ләкин ул ялгыз иде. һәр җирдә: эштә дә, урамда да, өйдә дә ялгыз иде ул. Илһамия әллә ничек, яндырмый да, көйдерми дә. Икенче көйне иртән ул больницага гадәтенчә тугызга килде, туп- туры авырулар янына керде. Палаталарның берсендә утырганда, ’резин тәгәрмәчле ак арбага салып, Сәлнмованы операциягә алып китүләрен күреп, аңа күңеленнән хәерле юл теләде. Озак та «үтмәде, коридорда ниндидер ыгы-зыгы купты. Мансурда коридорга йөгереп чыкты, сестраны туктатып: «Ни булды?» _____________ дип сор.ъты 5. .С. Ә.’ К 1. — Ужас! — диде сестра. — Салимова операция өстәленнән торып киткән. Фазылҗан Җангирович... инструментларны атып бәргән... Наталья Владимировнаның беләген яралаган... Сүгенә... Ужас! Мансур катты да калды. Бу кадәресеп ул көтмәгән иде. 2 Күп тә үтмәде, клиниканың барлык хирурглары бүлек мөдире Самуил Абрамовичның бүлмәсенә җыелдылар. Бу вакытта инде кайбер нәрсәләр ачыклана төшкән иде. Авыру башта ук Фазылҗан Җангирович- ның операция ясавына риза булмаган икән. Ул операцияне Мансур Та- һиров ясавын үтенгән. Әмма мин-минлеге кимсенгән, шуның өстенә «кызыклы очракны» да кулыннан ычкындырасы килмәгән Яшгура авыруның теләге белән исәпләшүне кнрәк тапмаган. Ә хәзер, гарьлегеннән күлмәгенә сыеша алмыйча, Яңгура, һичбер нәрсә белән исәпләшмәстән, Дилбәр Сәлимованы бер минут тотмый клиникадан кууны таләп итә иде. Коллегаларының мондый гадәттән тыш таләптән чиксез гаҗәпләнүләренә карамастан, ул фәкать үз туксанын гына кабатлады. Аңа хәтта каравы куркыныч иде. Кызарган, бүртенгән, чәче тузгыган. Әгәр аның таләбе үтәлмәсә, ул бөтен больницаны пыран-заран китереп ташлар төсле иде. • Зур кылыч борынына кара кысалы күзлек атландырган калку маңгайлы Самуил Абрамович Яңгураның болай ярсуына аптырап калып, аны үзенчә тынычландырырга тырыша башлады; — Атакаем, Фазылҗан Җангирович, зинһар болай кызмагыз әле.... Безнең врачлар тормышында нинди генә хәлләр булмый... Юк, юк, зинһар, тыныч кына. Без рәхмәт ишетер өчен... Атакаем, Фазылҗан Җангирович, үтенәм... Фазылҗан аякка баскан Самуил Абрамович алдында капыл гына туктады: — Юк, Самуил Абрамович, я — мин, я — ул! Мин бала түгел, үгетләмәгез. — Соң ярамый бит болай, Фазылҗан Җангирович, атакаем. Без үзебез скандалны зурайтабыз. Чебеннән фил ясыйбыз. Министрлык бар, өлкә комитеты... Мондый эш өчен... Янгура мыскыллы итеп авызын кыйшайтты. — Анысы сезнең ише куркаклар кайгысы... Мин бернидән курык- мыйм. Бүген Мәскәүгә, Уфага, Ташкентка чакырып торалар. Сез кемнәр алдындадыр шыр җибәргәнсез икән, барыгыз, эшләпәгезне салыгыз да барысын минем өскә аударыгыз. Рәхмәт әйтүчеләр табылыр. — Атакаем, Фазылҗан Җангирович, ачу—пычак, акыл — сап, дип әйтә бит татарлар. Зинһар, аеграк уйлашыйк... Моннан бер генә атна элек нинди хәл булган иде. Хәтерегездәдер, мәрхүм Шагнннын хатыны бөтен клиника буенча: «Иремне суйдылар!» — дип ничек кычкырып йөрде. Авырулар моны ишеткәннәр ләбаса. Сәлимовага да һичшиксез җиткергәннәрдер. Ә моның ана ничек тәэсир итүе... Аны юатасы, шиген таратасы урында сез дә... — Ах, шулаймыни! —• дип кычкырып җибәрде Яңгура. — Сез әле мине башка гөнаһларда да гаепләмәкче буласызмы?—'Фазылҗан Самуил Абрамовичның борын төбенә үк килеп басты. — Мин, ичмасам, сез хирургиянең нәрсә икәнен беләсез, дип уйлый идем. Хирургия турында берни дә белмәгән надан кешеләр генә хирург һәр пациентны терелтергә тиеш дип уйлый, һәр операция — зурысы да, кечкенәсе дә — тәвәккәллек. Яки, яки! Мин егерме биш ел эшлим инде. Моңарчы минем өстәлемнән берәүнең дә торып киткәне булмады. Котыртмасалар, Сәлимова да китмәс иде! Әйе, әйе! Моны мин кайберәүләрнең битенә чәпәп әйтәм! Сүзнең мондый юнәлеш алуын һичкем көтмәгән иде. Кабинетка җыелгап врачлар уңайсызланып бер-берсенә карашып алдылар. Самуил Абрамович хәтта ике кулын селкеп: —Юкны сөйләмәгез, Фазылҗан Җангирович! — диде. Ьезнең коллективта мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. —Сез — сукыр, шуңа күрә берни дә күрмисез. Булган! һәм сез шу- ларны фаш итәсе, кызган тимер белән көйдерәсе урында яклап маташасыз!— дип бүртенеп кычкырды Яңгура. —Атакай, — диде Самуил Абрамович, — әллә мин акылдай язган инде. Әллә... Бер нәрсә аңламыйм бит. Болай булгач, эшләр бик зурга китә инде. Юк, шулай да сез уйлагыз әле, Фазылҗан Җангирович... Сез мине җәберсеттегез, бик каты җәберсеттегез, атакаем. — һәм ул әллә ничек бөкрәеп төште. Якгура бөтен ачулы кыяфәте белән аңа иңбашы аркылы, мәхлукка караган шикелле, җирәнеп карады. Ул тантана итә иде. Аңа каршы чыгарга батырчылык иткән бер кеше бар иде, әнә ул да бөтен коллегалары алдында хур булды. Ул җиңүчән бер караш белән карап: «Я, таган кайсыгыз батыр?» дигән шикелле, барысын берьюлы күздән кичерде. —Шәкертләрем, менә шул! — диде аннары. — Я — мин, я — юләр хатын! Икенең берен сайлагыз. Курыккан һәм тәмам аптыраган Самуил Абрамович, кечкенә бер өмет белән, яңадан сүзгә кереште: —Ничек була инде бу, Фазылҗан Җангирович? — диде. — Ашказа- нында яман шеш бар дип уйланылган авыруны ничек инде чыгарып җибәрергә? Бу бит аны күрәләтә торып... —Үзенә үпкәләсен! — диде Янгура, Самуил Абрамовичка карамыйча гына. — Әгәр без бүген аларның берсенә юл куйсак, иртәгә икенчесе тыпырчына башлар. Фән абруе — изге! Без җиңүгә авыр юллар аша/ барабыз. Кабинетта кыска вакытлы тынлык урнашты. Самуил Абрамович врачларга карады, теләктәшлек эзләде. Ул Фазылҗан Җангирович белән озак еллар эшләгәнгә, аның холкы чакма икәнен, үз сүзеннән кайтмаячагын яхшы белә иде. Фазылҗан Җангировичны шундый итәр өчен ул үзе дә аз көч түкмәде. Җитәкче, аның карашынча, тел-теш тидерерлек булмаска, аның әйткән сүзе кул астындагы кешеләр .тарафыннан берсүзсез үтәлергә тиеш. Яңгура гомумән власть яратканга, Самуил Абрамовичның тырышлыгы, уңдырышлы туфракка төшеп, кирәгеннән артык җимеш бирде. Бүген Самуил Абрамович үзен бутылкадан аждаһалар чыгарырга көче җитеп тә, соңыннан аларны кире кертеп яба алмаган дәрвиш хәленә калганлыгын бик яхшы аңлады. Менә шушы тынлыкта коллективта әле яңа кеше булган, холык-фй- гылен берәү дә әле яхшылап белеп өлгермәгән, тыштан бик әдәпле, нәзакәтле күренгән Мансур Таһировның үз-үзенә нык ышанган тавышы ишетелде: — Фән — фән өчен түгел, фән — кеше өчен, Фазылҗан Җангирович! һәм барысы аңа таба борылып карадылар: берәүләре куркып, берәүләре яшерен шатлык белән. Яңгура мондый җөрьәтне көтмәгән иде ахрысы, тиз генә җавап таба алмады. Ә Мансур ул арада өстәп куйды: —Амбиция өчен генә, абруеңа җил тигән өчең генә кеше гомерен корбан итәргә кемнең хакы бар, Фазылҗан Җангирович?! Монысы инде аяз көндә күк күкрәгәндәй булды. Барысы да бер .мизгелгә тынып калдылар. Яңгураныц уң яңак калкымы бии башлады күзләре, кечерәеп, утлы без очы кебек ялтырарга тотып цы «Син ’ мальчишка... бер кисәткәннән соң да!..» дип әйтә иде шикелле аның 6v карашы. Әмма яңак сөякләре гүя катып калган, авызын ачып бео с'ю әйтә алмый. Яңгура, шушы бер минут эндәшми торуы беләи бу егет 5* алдында да, бүтән шәкертләре алдында да үзенең бик нык оттыруын сизеп, күтәрелеп бәрелергә җитеште. — Сез... сез ни сөйләгәнегезне аңлыйсызмы? — диде ул, ниһаять, ачудан буыла-буыла. — Еланның аягы күренми, диләр. Ләкин мин сезнең аягыгызны күрәм! Мин әле сезне кызганган идем, исемегезне халык алдында әйтмәсәм дә, хатагызны аңларсыз дип уйлаган идем. Авыруны котыртучыларның берсе — сез! Юк, мин моны болай гына калдырмам! Янгураның бармак янавын күргәч, Мансур ихтыярсыздан көлемсерәп куйды. — Фазылҗан Җангирович,— диде ул, тыныч кына, — мин сездән янауларны бер читкә куеп торуны үтенәм. Минем берәүне дә котыртканым юк, бу сезгә бик яхшы билгеле. Моны мин сезнең тарафтан кызган чакта уйламый әйтелгән бер сүз генә итеп карыйм. Минем сезгә хөрмәтем зур. Ул институттан ук башланды. Сез лекцияләрегездә безгә хирург намусын югары тотарга өйрәтеп килдегез... — Ә хәзер җавапсызлыкка өйрәтәмме? — дип сорады Янгура. •— Мин йөзләрчә кешеләрне үлемнән коткарган, сезнең кебек йөзләрчә яшь белгечләрне тәрбияләгән... Инде килеп үз шәкертем алдында намуссыз, вөҗдансыз булдыммы? — Фазылҗан Җангирович, сүз фәкать аерым бер күңелсез факт турында бара. Бу очракта сез хаклы түгел. — Мин бу хурлыкны күтәрә алмыйм, коллегалар. Минем саф йөрәгем... Юматша да, ниһаять, ботинкасының очлы башы белән келәм казып туйды булса кирәк. Ашыкмый гына аякка басты. Ул имән төбе кебек нык иде. Куе чәчен Лк калфагы эченә сыйдырып бетерә алмаган, калфагы әчегән камыр кебек кабарып тора. — Фазылҗан Җангирович, Мансур хаклы бит... — Китсәнә!—дип мыскыллап кычкырды Яңгура. — Ихтимал, безгә урыннарны алмашырга да кирәктер: ул минем урынга, мин анын урынына, ә? Юматша каушамады. — Фазылҗан Җангирович, сез бу сүзләрне беренче тапкыр әйтмисез, без инде моңа күнегеп беткән. Бүгенге дулавыгыз да чираттагы бер тамаша гына. Мансур — яңа кеше. Яңа күз күпне күрә. Аннары без- ненг кебек күшекмәгән дә әле. Ул бүген безнең күңелләрдә еллар буенча җыелып килгәннәрне әйтеп бирде. Мансур әйтмәсә дә, иртәме-соңмы, башка берәү әйтеп бирер иде... Ни өчен сәләтле яшь врачлар бездән һаман саен китә тора?.. — Җитәр, бу турыда дискуссия ачмагыз, — диде Самуил Абрамович. Ул үзен яклаучы табылуга башта әзрәк шатланган иде, ләкин үзе көткән үтенү урынына яшьләрнең таләп итә башлауларын күргәч, ул курка калды һәм үзенең вәкаләте белән сүзне иң кызган җирендә өзәр-, гә теләде. — Самуил Абрамович, сез болай да безне еллар буе тыеп килдегез,—диде Юматша, — авызыбызны томаладыгыз.'Инде бер башлагач, әйтергә рөхсәт итегез. Ни өчен бездәй Кириллов, Афанасьев, һадиев һәм башкалар киттеләр? Фәкать Фазылҗан Җангировичка каршы сүз әйткән өчен генә. Ул үзен остаз дип түгел, ишан дип уйлый, ә безгә мө- ' ритләре итеп карый. Кеше ышанмас нәрсә, ләкин чын. Партбюрода бу мәсьәлә әллә ничә тапкыр күтәрелде, ләкин иптәш Шапошникованың үз фикере юк, ул партбюроны килештерү урыны дип кенә карый. — Биредә партиясез иптәшләр дә бар, партдисциплинаны онытмагыз, — диде Шапошникова, сикереп торып. Самуил Абрамович сөякчел кулы белән өст?л шакыды. — Ярар, митинговать итүне бетердек, — диде. — Мәсьәлә аңлашылды, калганын административ юл белән хәл итәрбез. Барыгызга да үтенеч, телисез икән, хәтта боерык: Фазылҗан Җангировичка каршы сүз куертмаска, коткы таратмаска, аның авторитетын күз карасы кебек сакларга. Авыру Сәлимова операция өстәленнән куркуы аркасында гына торып киткән дип аңлатырга. Без берәүне дә үз ихтыярыннан тыш операцияләмибез. Ә Сәлимова белән мин үзем сөйләшермен. Сезгә, Фазылҗан Җангирович, атакай, үтенеч шул, — ул өстәл тартмасыннан язу алды, — сез бу гаризагызны язмагансыз дип уйлыйк. Менә үз кулыгыз белән ертып ташлагыз. Яңгура аның кулыннан язуны тартып алды да, берни әйтмичә, чыгып китте. — Уф, атакаем, — диде Самуил Абрамович, маңгай тирен кулъяулыгы белән сөртеп. — Никадәр сүз... Барысы да аякка бастылар һәм, Мансур белән Юматша тирәсендә тупланып, яңадан кызып-кызып сөйләшә башладылар. Самуил Абрамович бераз тыңлап торды да: — Берүк, коллегалар, монда сөйләгәннәр монда калсын, — диде. Яшьләрнең болай туарылып китүе аны Яңгураның тузынуыннан бигрәк куркытты. Ни әйтсәң дә, Яңгурага ул күнеккән. Яңгура гадәттә әллә ни мәшәкать тә тудырмый. Ә яшьләр... күр дә тор, барысын да әйләндереп салачаклар. Самуил Абрамович гүя ерак күкрәүләрнең тавышына колак салгандай бераз тынып торды да Мансурны дәшеп алып: — Әгәр авыру риза булса, операцияне сез ясарсыз, — диде. — Мондый гаепләүләрдән соң мин бу операциягә тотынырга телә- мим, Самуил Абрамович, — диде Мансур. — Ә сез башта уйлагыз, Мансур Закирович! Кырт кисәргә ашыкмагыз. Е 3 Соңгы ике-өч көн эчендә Яңгура клиникада бөтенләй күренмәде. Ләкин дөя сөрлегүгә карап кәрван туктамаган шикелле, больница тормышы да, Яңгура килмәүгә карап, үзенең авыр, газаплы агышыннан туктамады. Яңа авырулар да кабул ителде, терелгәннәре чыга да торды, операцияләр дә ясала торды. Тик Сәлимова турында сүз чыкканда гына хирурглар ничектер уйга калалар иде. Мансурның күңелендә дә вакыт-вакыт эчке каушау туа торган иде. Бу хәлгә ул гаҗәпләнде дә, ачуланды да. Операциягә керешкәнче бу тойгыдан тәмам арынырга кирәк иде. Ул, өенә иртәрәк кайтып, яхшылап ял итәргә булды. Ихтимал, арыганлык тәэсире генәдер. Ял иткәч, тән дә, күңел дә ныгырдыр. Булган хәлләрдән соң Мансурның бу операциягә бер дә алынасы килмәгән иде. Ул Самуил Абрамович белән бик озак тартышты. Ләкин авыру башка бер хирургка да риза булмагач, Мансурга артык киреләнергә урын калмады. Ул Сәлимованың ни сәбәптән операция өстәленнән торып китүе белән кызыксынды. Курыккангамы? ч — Юк, аның өчен генә түгел, — диде Сәлимова. — Шундый хәлгә калганмын икән... курыксаң да... Фазылҗан абыйга нигәдер күңелем тартмады... Менә белмим ииде ничек әйтергә дә. Диләфрүз үз больницабызга салдырыйм дигән иде, ә минем Фазылҗан абыйдан операция ясатасым килде. Аны бит газеталарда шулхәтле мактыйлар... Мин аны башка кеше дип, Әбүзәр абзый шиксллерәктер дА уйлаган идем... Балаларымны күрергә теләвемне .әйттем, ә ул... Бу сөйләшү моннан ике-өч көн элек булган иде. Бүген Мансур та» гъш Сәлимова янына керде. Ул барып кергәндә, палата эче баеп барган кояшның кызгылт моңсу нуры белән тулган иде. Сәлимова, ак юрганын ияк астына кадәр үк тартып, караватта сузылып яткан. Шул ук кызгылт моңсу нур авыруның ябык йөзенә дә төшкән. Нәфис сызыклы кырыс иреннәрендә дә тирән сабырлык белән әйтеп бетергесез авыр кайгы гына торып калган кебек. Мансур килеп кергәч, бу иреннәр калтыранып куйдылар. — Борчылмагыз, — дип. Мансур урындыкка утырды, авыруның кулын тотып тамыр тибешен тикшерә башлады. — Л1ин сезнең ихтыяр көчегезгә ышанам. Сез миңа ярдәм итәргә тиешсез, Дилбәр ханым. Вәгъдәме? — Яңадан алдау булмасмы, Мансур Закирович? Сез, зинһар, үзегез ясый күрегез инде. Ни генә булса да, ни генә әйтсәләр дә... күңелем сезгә ышана. — Рәхмәт. Ләкин сезнең ярдәм белән, Дилбәр ханым. Сәлимова дулкынлана башлады. Юрганы бер күтәрелде, бер төште. Юрган өстендәге китап идәнгә шуды. Мансур аны күтәреп алган чагында, Дилбәр бик каты дерелдәп куйды. Аннары тагын күзләрен йомды. Ул арада бүлмә эчендәге саф алсулык тагын да артты, кояш инде тәрәзә турысына якынлашып килә иде. — Сезнең хатыныгыз бармы, Мансур Закирович? — дип сорады Дилбәр. — Бар... — диде Мансур әкрен генә һәм: — иде, — дип өстәде. Дилбәр аның «идесен» ишетмәде булса кирәк, күз карашында да, иреннәре торышыңда да бернинди үзгәреш сизелмәде, җавапка канәгатьләнгәндәй шулай сабыр, кайгылы килеш хәрәкәтсез ята бирде, әкренләп сулышы тигезләнде. Хәзер инде юрганы беленер-беленмәс кенә тирбәлә иде. — Балаларыгыз? — Кызым бар. Сәлимова бүтән сорау бирмәде. Мансур урыныннан торды, хәерле төи теләде, юата торган сүзләр әйтте. Шунда Дилбәр ярым йомык керфекләрен күтәрде һәм Мансурны күзләренең кайнарлыгы белән яндырып алгандай булды. Бөтен нәрсәдән өметен өзгәнсыман күренгән бу хатынның күңелендә яшәү өчен чиксез газаплы көрәш бара икән. Мансур моны шушы минутта аеруча ачык тойды. Ләкин Дилбәр чак кына көлемсерәп куйды, башын кагып алды, янәсе, рәхмәт әйтте. Мансур кичке тынлыкка һәм тынычлыкка тала барган урамга чыкты. Эңгер-меңгер. Төсләр тоныкланган, тик кояш баткан урында гына җете кызыл бәләкәй күл калган. Ул да минут саен үзгәрә, тоныклана, зәңгәрсу соры төскә керә бара. Ә Мансурның күз алдында һаман шул алсу палата, сабыр да, кайгылы да йөз, кайнар күзләр, нәфис тә, кырыс та иреннәр... Мансур җәяү кайтты. Яңадан аны эчке каушау тойгысы эзәрлекли башлады. Яңадан үз-үзеиә ачуы килде. Аиа калса, урамда узып баручылар да аның бу каушавын күрәләр, шундый яшь, таза ирнең болан икеләнүеннән көләләр иде кебөк. Ул кесәләренә тыккан кулларын йомарлады, башын күтәрде. Җете кызыл күлчек көрәнсу рәшә эчендә югалган. Аның каравы, офыктан бераз өстәрәк яп-якты сызык хасил булган, ә тагын да өстәрәк карасу яшел төстә хәтфәдәй йомшак болытлар күренә. Араларына бәләкәй-бәләкәй якты күлләр җәелгән. «Ни өчен ул миннән: «Хатыныгыз, балаларыгыз бармы?» дип сорады икән? Әгәр булса, микем ирем, балаларым турында да онытмагыз дип әйтүе булдымы #кән? Әллә үз хатының, үз балаларың өчен ничек тырышсаң, минем өчен дә шулай тырыш дип әйтте микән? Мөгаен, шулай әйткәндер...» Ишекне Фатихәттәй ачты. Аңа ияреп, Гөлчәчәк йөгереп килеп чыкты. Хәзер инде Гөлчәчәк бу өйне төп үзенеке дип саный, берәүдән дә тартынмый, көлә-көлә, барлык бүлмәләр буйлап чабып йөри. Әтисен генә түгел, бабасын да аптыратып бетерә. Бабасы эшләп утырганда, я өстәл астына шыпырт кына кереп балагыннан тарта, песи булып кыч- кыра, я, урындык артына басып, бабасын муеныннан кочып ала, я күзләрен каплап: «Кем бу?» дип сорый. Бабасы тотып алып үбә башлагач, чәчрәп көлә. Бабасы кабинет ишеген япкан булса, ачкыч тишегеннән карый, ишек астыннан кәгазь кисәге сузып кыштырдата. Кырын караучы, тиргәүче, җикеренүче булмагач, аңа тагып ни кирәк? Бабасы эшләп утырганда, аның китабын тартып алып, «Чижик-пыжик» уйнарга өстерәп алып китүдә аның өчен берни тормый иде. Мансур кызын кулына күтәрде дә бит алмаларыннан үпте. Көннәр узган.саен, Гөлчәчәк әнисенә күбрәк охшый бара, Мансур аны күргән саен, Илмираны юксынып, сызланып ала иде. Бүген дә шушы тойгы Мансурның йөрәген өтте. Ул яңадан Дилбәрнең: «Сезнең хатыныгыз бармы?» дигән соравын исенә төшерде. — Фу, синнән дару исе килә, әтием, — диде Гөлчәчәк, читкә борылып. Мансур кызын идәнгә бастырды да өс киемнәрен чишенде. Костюмын алмаштырды, юынды, аннары өстәл артына килеп утырды. Фати- хәттәй яратмавын бер дә яшереп тормыйча: — Теге нәмәстәкәең шалтырата-шалтырата аптыратып бетерде,— диде. — Юк, юк, бетмәгән әле, — дип, Гөлчәчәк өстәл астыннан кычкырды. Бер көнне шулай Фатихәттәй әллә базардан, әллә кибеттән арып- талып кайтып керде дә, өс киемен дә салмыйча, алгы бүлмәдәге урындыкка утырды: — Уф, аптырап беттем! —диде. Гөлчәчәк, әбисе авырый дип белеп, Әбүзәр абзый янына йөгереп барды да, аны йолыккалап: — Дәү әти', әбикәемнең аптыравы беткән, тизрәк дару бир, — диде. Күрәсең, хәзер дә шул дару артыннан чапты булса кирәк. Мансур табын яныннан торырга гына өлгергән иде, Илһамия килеп җитте. Ул бик кызу килгән ахрысы, бит алмалары кып-кызыл булып яналар. — Мансур, миңа синең үзең белән генә' сөйләшергә кирәк, — диде ул, бүреген, пальтосын Мансур кулына ташлый-ташлый. Шул ук вакытта көзгегә карап күз иярмәс җитез куллары белән чәчен, күлмәк якасын төзәткәләде. Бу минутта ул эссе, матур, ирләрнең күңелләрен кытыклардай назлы елмая иде. Мансур аны үз бүлмәсенә чакырды. ■ — Үзем эсселәдем, аякларым туңды, — диде Илһамия, диванга аякларын бөкләп утырып. — Берәр җылы әйбер белән аякларымны төр әле. Мансур, уңайсызланып, кайсыныңдыр җылы халаты белән аның аякларың каплаган арада, Илһамия бер кулы белән аның чәчен тузгытып җибәрде. — Минем аякларым пыяладан түгел, ватылмый, бу кадәр сак кылан- масаң да ярый, — дип көлде һәм яңадан Мансурның чәчен тузгытып җибәрде. Мансур, берни әйтмичә чәчен биш бармагы белән артка сыпырып, аңа каршы урындыкка утырды. — Шулкадәр ерак утырмасаң... ашамам әле. — Сез нидер әйтмәкче идегез бугай? Илһамия аңа күз очлары белән бераз карап торды да, назланып: Мин приемга килмәгән, — диде, — кай җирең авырта дип ашыктырма. Я әле, башыңны имичә, миңа туры гына бер кара. Юк, невозможный спи. Читкә борыласың. Төньяктан тәмам кыргыйланып кайткансың. Чын, чын... Ак аюлар арасында... — Мин торган җирдә ак аюлар юк иде. — Алайса, миңа карыйсың килми? Мансур дәшмәде. — Бигрәк үпкәчел мальчик икәнсең, — диде Илһамия, үзе дә турсайган булып. — Халатны бир әле. — Ул озын һәм кызыл тырнаклы бармагы белән үзе юри идәнгә төшергән халатны күрсәтте. Мансур торып халатны алды да, диван кырыена салып, яңадан үз урынына барып утырды. — Сезнең бик ашыгыч әйтәсе сүзегез бар иде шикелле, — дип кабатлады ул. — Бу нинди чамасыз куалау?— Илһамия шаян итеп кашларын югары күтәрде. — Йомышыңны әйт тә кайтып кит дигән сүзме? Пожалыс- ты, муеныңа асылучы юк әле. Мансур көлемсерәп куйды. Кыз моны күрмичә кала алмады. — Үзеңне әллә кемгә санама. — Сезнең шаяртуларыгызның беркатлылыгы гаҗәпләндерә. — Нәрсә, нәрсә? — дип сорады Илһамия тиз генә. Аның күзләре ялтырап китте. — Гафу итегез. — Ярый әле, гафу үтенә беләсең икән. Шулай да син, Мансур, есе же неблагодарный кеше. Җизни сине шундый уважает, синең өчен все готов сделать, ә син аңа... — Мин аңлап бетермим... Монда сезне Фазылҗан Җангирович җибәрдеме әллә? Инде сагайган, бөтен буыннары киеренке төс алган, әз генә усал, әз генә зәһәр Илһамия ачы көлемсерәп; — Минем үз башым да бар, мине бала дип уйлама, — диде. — Син җизнине шашар хәлгә җиткергәнсең. Ул хурлыгыннан агу эчәргә әзер. — Ышанмыйм, — диде Мансур, тыныч кына. — Фазылҗан Җанги- рович андый кеше түгел. Кызып китеп, үзенең амбициясен һәрнәрсәдән өстен куя башлагач, коллегалары аңа аз гына кисәтү ясаганнар икән, моның өчен агу эчмиләр, рәхмәт кенә әйтәләр. — Мансур, не смейся! Җизнидән көләргә синең просто хакың юк, ул синең учителең. И вообще... — Минем кешедән көлә торган гадәтем юк. Фазылҗан Җангиро- вичнын, сез әйтмешли, просто борчылган, зиһене таралган чагы. Суынгач, барысы да үз урынына утырыр. Сезгә дә җизнәкәегез ©чен хәсрәт чигәргә нигез калмас. — Кайчанга кадәр син мине «сез» дип үртәрсең икән? Ужасный человек. Между прочим, җизнинең дә характеры нәкъ синеке төсле казуистический. Апа да аңардан шуның өчен аерылды бит, — диде Илһамия, кинәт бөтенләй башка тонга күчеп, һәм үзе дә ничектер йомшарып китте. — Неужели син аның белән бер өйдә тору миңа никадәр кыен икәнен аңламыйсың? Бигрәк тә хәзер, апа булмагач. Дөрес, минем комнатам отдельный, совершенно, изолированный. Ләкин кешеләрнең әллә ни уйлаулары бар. — Башка квартирга күчегез. — Ах, моны әйтүе генә ансат бит. Андый удобстволы квартирны миңа кем бирә? — Начаррагында торып торырга була, — диде Мансур. — Кешегәсалынып яшәгәнче... Белмим тагы... — Юк, син мине бөтенләй кызганмыйсын. Син черствый кеше. Барлык хирурглар да кансыз була икән. Кеше суючылар! Мансур урыныннан торды. Анда, больницада, Дилбәр ханым һаман түшәмгә карап ята торгандыр. Нәрсә турында уйлый икән бу минутта ул? Илһамиянең «кеше суючылар» дип әйтүе Мансурга бик каты тәэсир, итте, ул тиз генә тәмәке кабызды. Илһамия, пошынмас Мансурны үртәрлек сүзләр таба алуына эченнән сөенеп, сүзен, дәвам иттерде: —Җизни әйтә, скандалны шул Мансур гына оештырды, ди. Югыйсә, ди, ул юләр хатын операция өстәленнән торып китәргә батырчылык итмәс иде. Доцентның операция ясавын ул үзенә честь итеп санарга тиеш иде, ди. —Ә сез үзегез моңа ничек карар идегез? Шундый хәлгә очрасагыз? — дип сорады кинәт Мансур. —Мине чирләшкә дип әйтмәкче буласыңмы? — диде Илһамия, ике кулы белән йөзен каплап. — Ужас! —Сез йөзегезне капламагыз, туры карап җавап бирегез. Көчегез житмиме? Ә Сәлимова шул сорауга туры җавап биргән. Шуның өчен сез дә, җизнәгез дә аңа юләр дисез. Моны ничек аңларга? Илһамия бераз эндәшми торды, аннары әкрен генә: — Ул хатын үз гомерен сезгә ышанамы? — дип сорады. — Ул миннән операция ясавымны үтенде. — Ә сез? —Мин — врач, — диде Мансур, бу турыда булган сөйләшүләрне анлатып торуны кирәк санамыйча. Илһамия, кинәт урыныннан сикереп торып, Мансур янына килде: —Мансур, үтенәм, ясама син аңа операция... Баш тарт... Авырган бул... Бүтән бер кеше ясасын. Кемйәрегез бар анда... Юматшамы, Ивашиным, Кветкомы, Гранинамы... Ул чагында җизнигә... Мансурның йөзе коточкыч үзгәрде. Сәлимованың: «Яңадан алдау булмасмы?» дигән сүзләре кылт итеп исенә төште. Чак «вон!» дип кычкырып җибәрмәде. —Илһамия! — диде Мансур, тыелып. — Сез аз гына булса да уйлыйсызмы? Кеше гомере белән уйнарга кем сезгә хокук бирде?.. Сез моның нәтиҗәсен күз алдыгызга китерәсезме?,. — Илһамия дәшмәгәч, ачынып дәвам итте: — Сез үзегез дә врач бит... Ничек сез... Бер уңайдан мине дә дуңгыз итмәкче буласызмы? Илһамия куркып читкә тайпылды. Мансур тагын тәмәке кабызды һәм Илһамиягә карамыйча гына: — Аягыгызга киегез, идән салкын, — диде. —Син мине куасың, — Илһамия кабаланып туфлиләрен кия башлады, ә алар, үч иткән төсле, аның аягына сыймыйлар иде. Шул чакта Гөлчәчәк йөгереп килеп керде дә, Фатихәттәйне күрмәгәч, кулындагы даруны Илһамиягә сузды: — Аптырау даруы, апа, эчегез. Илһамия тузынып кайтып китте. Фатихәттәй Мансур янына кереп, сөенүен яшерергә теләмичә: — Бу сандугач нигә болай бик тиз фырылдады әле? — дип сорады. Мансур кулын гына селекте. Тәмәкесен тартып бетереп азрак тынычлангач, олы якка чыгып, анатомия атласы белән операция кулланмасын шкафтан алды да, үз бүлмәсенә кереп, укырга утырды. Операция — һөҗүм. Хәтерне яңартып алу һичкайчан зыян итми, дигәннәр атаклы хирурглар. Мансур шактый вакыт утырды. Өйдәгеләр күптән инде йоклыйлар иде. Ниһаять, Мансур да китабын япты, аяк очларына гына басып, юыну бүлмәсенә чыкты. Әйбәтләп юынды, аннары йокларга ятты. Мендәргә башын куюы булды, күзләре дә йомылды. Иртәнге сәгать сигезгә кадәр ул уянмыйча, төш күрмичә йоклады. Ә иртән, бик яхшы ял итеп, күтәренке күңел белән торды, физкультура ясады, тамагың әйбәтләп ныгытты. Аннары больницага китте. Сәгать унда ул инде резин перчаткалар кигән кулларын терсәктән бөккән, авызына маска бәйләткән килеш бер минут кичекмичә операция өстәле янына килеп басты. Сәли- мова бик тыныч ята иде. Мансур исәнләшкәч, ул, елмаерга иткән булып, башын кагып алды. Операция өстәле турысында күләгә төшерми торган лампа кабынды. Анык йомшак ак яктысында бәләкәй генә тимер кыскычлар белән авыруның тиресенә беркетелгән ак җәймәләр арасында йод белән буялган тән кисәге күренә. Мансур бер генә секундка башын күтәреп, барысы да урыннарындамы дигәндәй, иптәшләренә карап алды. Каршы якта аңа булышучы ассистенты — Татьяна Степановна Гранина, янәшәсендә хирургларның уң куллары — операция сестрасы Наталья Владимировна, авыруның баш очында терапевт, аппаратлар янында янә бер врач. Барысы да Мансурга текәлгәннәр. Мансур аларга баш кагып алды, бу аның башлыйбыз дигән боерыгы иде... Тып-тын, тик йокыга киткән авыруның тигез сулышы ишетелә дә өстәлчеккә куелган кораллар чыңы яңгырап ала. Күрше бүлмәдә тигез тавыш белән электростерилизатор әкрен генә гөжли. Ә операция бүлмәсе ишеге башында больницадагы иң киеренке минутларны белдереп кызыл ут яна: «Тавышланмагыз, операция бара». 4 Әле күптән түгел генә шушы иркен кабинетта башта мин-минлеге кимсетелүдән ярсып күкрәгән, аннары моңарчы һәр сүзенә баш иеп кенә, ләббәйкә дип кенә торган сотрудникларының остазларына каршы сүз әйтү кебек дорфалыкларыннан шаккатып аптырап калган, дөресрәге, куркып чигенгән Фазылҗан Яңгура бүген, шул ук кабинетта, арс- лан тоткан сунарчы кебек, тантана итә иде. Бу минутта аның кыяфәте генә ни тора иде! Ул шатлыгыннан хәтта кулларын уа һәм бары тик акылы моны, дәрәҗәңә лаек түгел, дин кисәткәндә генә, ул арлы-бирле йөреп кул ууыннан туктый, кесәсеннән яулык чыгарып, кулларын сөрткән була иде, аннары, яңадан онытылып китеп, т'агын шул ук хәрәкәтләрен кабатлый, тагын аңына килеп, кулъяулыгын ала иде. — Я, нәрсә килеп чыктыи — дип сорады ул, үзе ике кулын кин итеп җәеп иңбашларын җыерды. Аннары кайсы утырып, кайсы басып торган сотрудникларыннан карашын тиз генә Самуил Абрамовичка күчерде. — Я, атакай, бәлки, сез әйтерсез? — Аның тавышында астыртын үч алу шатлыгы ташый иде. — Сез олы кеше, җаваплы кеше, сез шундый сак, һәрнәрсәнең артын-алдын уйлап эш итүче атакай, сез ничек моиа юл куйдыгыз, ә? Партия олыларның акылын яшьләрнең дәрте, энергиясе белән бәйләргә куша бит... Ә сез?.. Демагоглар коткысына бирелеп кырый сукмакка!.. Кая алып барды ул сукмак сезне? — Ул бо- лай да бөрешеп утырган Самуил Абрамовичның күзенә керердәй булып аңа таба муенын сузды. — Кеше үтердек! Кеше! Хурлык, оят, җинаять! Җавапсызлыкның аръягы... һәм шуны изге врач исеме, аның ак бүреге, ак халаты белән калламакчы булабызмы, атакай? — Ул Самуил Абрамовичның үз сүзләре белән үзен яра иде. — Кайбер малайшалайлар, шәхси интересларыннан чыгып, авырулар алдында, гыйльми җәмәгатьчелек алдында кафедра җитәкчесенең дәрәҗәсен, абруен җимермәкче булганнар иде. Куркуыннан коты очкан авыруны котыртып, аны операция өстәленнән торып китәргә мәҗбүр иттеләр. Сез моны ничек күрмәдегез, атакай? Аннары үзләре, җитәрлек компетенцияләре булмаган хәлдә, аңа операция ясаган булып, авыруны вакытыннан элек теге дөньяга озаттылар. Сез анда да... әйе, мин моны бөтен җаваплылыгы белән өсте- мә алып әйтәм, — ул кулы белән күкрәгенә суккалап алды,—әгәр сез аларны бу ахмаклыктан тыйган булсагыз, фаҗига дә булмас иде, хатын бүген дә яшәр иде, бер-ике айдан терелеп балалары янына кайтыр иде! Яшәр иде ул! Ә хәзер кара гүрдә, балалары ятим. Җавапсызлык!.. Татьяна Степановна, сезгә дә минем исем китә, — диде Янгура Мансурга ассистентлык иткән хирургка. — Сез, аек акыллы, тәҗрибәле хирург, олы башыгыз белән ничек шул малайларның коткысына бирелдегез? Сездән икеләтә артык сорарга хакым бар минем. Сез Таһировнык кулыннан- тотарга тиеш идегез! Барлык көтелмәгәннәрнең иң авыры, иң фаҗигалесе булды. Операция әйбәт кенә бара иде, Мансур аз гына да каушамыйча, икеләнмичә эшли иде. Аңа булышучылар да операциянең уңышлы очлануында шикләнмиләр иде. Кинәт авыруның бик тиз хәле китә, сулышы кысыла, кап басымы төшә башлады. Операцияне туктаттылар. Ашыгыч чаралар күрә башладылар, ләкин бер нәрсәдә ярдәм итмәде. Сәлнмова операция өстәлендә жан бирде... Шуңа күрә, Фазылжан Яңгура хәзер ни әйтсә дә, аныкы дөрес иде, аңа берничек тә каршы килеп булмый иде. Аның болай гайрәт чәчүе, һичбер гаепсез Самуил Абрамовичны, Татьяна Степановнаны өркетергә тырышуы Мансурда үтә ямьсез тәэсир калдырса да, авыз ачып каршы сүз әйтә алмады. Ул бары тик минут саен иңнәренә ©елә барган авырлыкның биниһая басуын гына тойды. Ул гүя урындыгы-ние белән бергә таш идәнгә, җиргә сеңә бара иде. Ләкин ул моның белән килешергә теләмәде. —Мине теләсә нәрсәдә гаепләргә мөмкин, әмма җавапсызлыкта гаепли алмыйсыз. Мин моңа җаваплы карадым... —Ул чагында Сәлимованың үлемендә кем гаепле? — дип Мансурны бүлдерде Яңгура. —Минем өстәлемдә булган хәл өчен мин генә гаепле. Самуил Абрамовичка, Татьяна Степановнага бәйләнмәгез. — Сез үзегез турында кайгыртыгыз. Сезнең мондый җаваплы эшкә алынырга хакыгыз юк иде. Анда, төньякта, теләсә ничек киссәгез дә сүз әйтүче булмаган, күрәсең. Монда... Казан! Медицина үзәге. Мин дә сезне күреп җиткерә алмаганмын, сез күзгә төтен җибәрергә нык остарып кайткансыз. Ассистент булып кала алмавыгыз хәзер үзегезгә дә ачыктыр дип уйлыйм. Гади хирург булып калдыру-калдырмау мәсьәләсен шулай ук уйларга кирәк булыр... Янгураның бу янаулары Мансурның вөҗдан газабы каршында бик кечкенә иде. Аның күз алдыннан Дилбәрнең кичке кояшның алсу нуры төшкән кайгылы сабыр йөзе китмәде. Ул Мансурга ышанды, ул гомерен аның кулына бирде, ә Мансур аның өметен аклый алмады... Монысы иң ■мөһиме. Патологоанатом нәрсә генә әйтмәсен, бу хакыйкатьтән беркая да китеп булмаячак. Киңәшмә әле бетмәгән булса да, Мансур кабинеттан чыкты, башын аска иеп коридор буйлап үтте, баскычтан төшә башлады. Туктады. Якадан күз алдына кызыл нурга манчылган кайгылы сабыр йөз килеп басты. Дилбәр әкрен генә елмая, гүя нишләттегез инде мине, Мансур, дип әйтә иде шикелле. Киенеп урамга чыккач та, тышта караңгы булса да, шул хәсрәтле алсу йөз Мансурның күз алдыннан китмәде. Аңа эссе иде. Ул пальто якасын чиште, алай да сулыш алулары җиңеләймәде. «Юк, мин гаепле... Мин үз вөҗданым каршында — иң рәхимсез судья алдында җавап бирергә тиешмен... Бу судьяның хөкем карары иң шәфкатьсез булырга тиеш... Әйе, шулай, бары тик шулай гына...» Мансур шулай уйлана-уйлана шашкан кеше төсле як-ягына карана- карана кайтты. Ниндидер витрина алдында туктады. Көзгедән аңа күзләре эчкә баткан таныш булмаган олы бер кеше карап тора иде. Бү кеше берәүгә дә кирәкми иде. Ул ялгыз иде. Ялгызлык хисе элек тә Мансурны эзәрлекли иде. Хәзер бу хис түзә алмаслык әрнүгә әверелде. Кая барырга, кемгә күңелеңне бушатырга? Сөйлисе иде башта, ә аннары... Буа, яндыра, көйдерә бит. Эх буасын иде хәзер Илмнра! Ул Мансурны аңлар иде. Тагын кем аңлар иде^ Бик ерактан, томан эченнән Гөлшаһидә шәүләсе калка. Ләкин ул ерактан гына карый, якын килми. Шулай да, әгәр ул хәзер Казанда булса, Мансур төн дип тормас иде. аның янына барыр... барысын да сөйләр иде... «Ә нәрсә сөйләр идем?» — дип кинәт үз-үзеинән сорады ул һәм аптырап калды: сөйләр сүзе юк лабаса! — Фатихәттәй, Гөлчәчәк кайда? — дип сорады Мансур, өйгә килеп керүе белән һәм каршына йөгереп чыккан кызын кочаклап аңа бик сәер итеп карап тора башлады. Фатихәттәй «чү, акылыңа кил!» дип кычкырам дигәндә генә, ишек шакыдылар. Аннан бик борчылган Татьяна Степановна килеп керде. Кырыкка да җитмәгән бу ябык хатын хәзер алтмыш яшьлек карчык кебек карый иде. Соры күзләре зур булып ачылган, сары чәче эшләпәсе астыннан тузгып чыккан. — Мансур Закирович, сез өйдә икәнсез! — диде гүя үз күзләренә ышанмыйча. — Сез шундый хәлдә идегез... Мансур кинәт артына борылды да йөзе белән ишеккә капланды. — Берни әйтмәгез, Татьяна Степановна... берни! Мин... — Ир булыгыз, Мансур Закирович. Коелып төшәргә безнең хакыбыз юк. — Ул Мансурның кулыннан бүреген алып чөйгә элде. Бу кичтә Татьяна Степановна Таһировларда бик озак утырды. Ул эледәнәле бер фикерне кабатлады: — Көрәшергә кирәк, Мансур, чигенү... хурлык. — Мин барыбер моны үземә гафу итәсе түгел, Татьяна Степановна. Ул миңа ышанды, ә мин... Мансур, күзләрен чытырдатып йомып, ыңгырашып куйды. Картларга Татьяна Степановна мәсьәләне күп мәртәбәләр йомшартып, Мансурның клиникадан нинди хәлдә чыгып китүен бөтенләй әйтмичә генә сөйләп бирде. Үлем-бетем бу семья өчен көн саен диярлек ишетелеп торганга, берсен дә ул хәтле тетрәтмәде. Бары тик Әбүзәр абзый гына операция өстәлендә авыруның үлеп калуы хирург өчен никадәр авыр булуын аңлый иде. ч Фатихәттәй, чәй өлгертеп, барысын да олы якка чакырды. Мансурның да, Татьяна Степановнаның да бу хәтле тетрәүдән соң тамакларыннан аш үтмәде. Татьяна Степановна, үз-үзен көчләп булса да, бер стакан чәй эчте, ә Мансур бары тик балкашыгы белән чәен генә болгатып утырды, ләкин ул стаканын күрә идеме икән... Татьяна Степановна кайтыр алдыннан үзен озата чыккан Әбүзәр абзыйга ни өчен борчылганлыгын ачык итеп әйтте, күз-колак булуны үтенде. Шуннан соң Әбүзәр абзый Мансурны кабинетына дәшеп алды да, аның белән янәшә диванга утырып, уң кулын егетнең иңбашына салды. Шулай алар икесе дә байтак вакыт эндәшмичә каядыр еракка карап утырдылар. — Кыен безнең эш, — диде Әбүзәр абзый, бераздан, —• юлыбыз такыр түгел, чәчәкләр сибелмәгән. Сөенүдән күбрәк көенүе, һәр көн без шул хәлдә, һәр көн упкын кырыеннан барабыз, һәр көн тауга менәргә туры килә... Бу, Мансур, минем сүзләр генә түгел, моны гомерләрен медицинага багышлаган бик күп галимнәр әйткәннәр. Ләкин бу юлга безне берәү дә көчләп бастырмады. Без аны үзебез сайлап алдык. Чигенү дә, читкә китү дә юк безгә. Чылбырлап куелганга да түгел, намусыбыз кушмаганга... — Болар, дәү әти, билгеле хакыйкать... Студент чакта ук ишеткән идек. — Студент чакта ишетәбез генә, ә соңыннан йөрәктән кичерәбез. Аерма җир белән күк... Ләкин боларны мин, Мансур, сиңа түгел, үземә сөйлим. Мансур гаҗәпләнеп аңа карады. — Әйе, әйе, ялгыш әйтмәдем. Минем яшемә җиткәч, син дә шулай ■бер сөйләрсең әле. — Әбүзәр абзый башын иеп аз гына уйланып утырды.— Мин мондый хәлләрне, Мансур, сиңа караганда мең тапкыр авыррак шартларда кичердем. Ләкин кичереп бетергәнем юк. Ул Әнисә Чибәркәева турында әрнеп сөйләде дә дәвам итте: — Бу безнең гомеребез буе сузыла торган газабыбыз. Гомеребез буе без аны сыгылмый күтәреп барырга тиешбез. Кыенлыклар алдында врачның каушап калуы, сыгылып төшүе — җинаять ул. Гафу ителми торган авыр җинаять.- Алар аталы-уллы бу кичтә бик озак утырдылар. Аннары Мансур урыныннан торды. — Рәхмәт, дәү әти. — Миңа, Мансур, рәхмәт әйтер өчен урын юк. Ләкин Татьяна Степановна га баш ияргә тиешсез. — Ул сезгә ни әйтте? — дип сорады Мансур, агарынып. — Без — врачлар, Мансур. Үзара ачык сөйләшәбез. — Мин үземә аклану эзләмәячәкмен, — диде Мансур, башын иеп.— Намусымны җуйганым юк. Бу төндә профессор күзен йоммады. Аның ашыгыч эше юк иде, ул Мансурны саклады, әллә ничә тапкыр аның ишеге төбенә барып тыңлап торды. Тик Мансурның йоклаган тавышын ишеткәч кенә, ул урынына барып ятты. Бу вакытта сәгать инде иртәнге алтыны суга иде. Сәлимова үлгәннең икенче көнендә үлемнең сәбәбен тикшерү буенча клинико-латолого-анатомик конференция булды. Барлык врачлар җыелды. Эчке тетрәү, газаплы тән Мансурны танымаслык итеп үзгәрткән иде. Ул кечкенә ак сакаллы, йомры гәүдәле патологоанатомның сүзләрен хөкем карарын тыңлаган шикелле тыңлады. Патолог операциянең барлык кагыйдәләрне саклап ясалуын, үлемнең йөрәк параличы аркасында булуын әйтте. Ләкин гаҗәп: бу нәтиҗә Мансурга аз гына да җиңеллек китермәде. Ул бары тик, Татьяна Степановна алдына барып, аңа баш иде һәм борылып китеп барды. Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Мансур эшкә йөрде, авыруларны карады, ләкин һәр эшне нурлы, мәгънәле итә торган эчке дәрт аның күңелендә сүнгән яки сүнәр дәрәҗәгә җиткән иде. Янгураның басымы аркасында, аңа яңа операцияләр бирмәделәр, ул үзе дә моны дауламады, чөнки бер нәрсәгә дә кулы бармады. Аны, әйтерсең, алмаштырдылар, ул аска карап, канатларын салындырып йөрде. Татьяна Степановна гына түгел, бүтән иптәшләре дә аңа әйткәләп карадылар, синең гаебең юк бит, патологоанатомнан соң сине беркем дә гаепләргә базмаячак, диделәр. Мансур аларга каршы берни әйтмәде, һаман шулай сүлпән йөрүендә булды. Ниһаять, бер көнне Самуил Абрамович аны кабинетына чакырып алды. Ул аңа урындык тәкъдим итмәде, үзе урыныннан торып аның алдына килде. Буйга Мансурдан кечерәгрәк булганга, пеләш башын кыйшайта төшеп астан өскә карап, ачуланмыйча, дусларча гына итеп: — Атакаем, җитәр, — диде. — Мин сезне аңлыйм. Үземнең баштан кичкән нәрсәләр. Врачлардан вөҗдан җәзасын татымаган кешеләр аздыр. Инде эшкә керешергә вакыт. Хирургның озак вакыт хискә бирелеп йөрергә хакы юк. Нервлары йомшарган хирург хирург булудан туктый. Иртәгә, рәхим итеп, операциягә керешегез. — Булмый, — диде Мансур, әкрен генә. — Була’ —диде Самуил Абрамович, аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек •бирмичә, һәм үз сүзенең катгыйлыгын белдертергә теләгәндәй, барМак буыннары белән өстәлгә сугып алды. — Бүген вакыт бар әле, авырулар белән таныша торыгыз... Кичен Мансур өнгә лаякыл исереп кайтты. Таһнровлар семьясында мондый көннәрдә түгел, бәйрәмнәрдә дә кызыл аракыдан башка эчемлек булмый торган иде. Бу семья өчен өнгә дөм исереп кайту гадәттән тыш, гомердә булмаган, башка сыймый торган бер хәл иде. Ул арада Мансур ава-түнә кухняга чыкты, нәрсәдер аударды, нәрсәнедер төшереп ватты. ' — И дошман! Бөтен әйберебезне кыра инде, — диде Фатихәттәй. Әбүзәр абзый кухняга чыга башлагач, Мәдинә ханым аны кулына ябышып туктатты: — Зинһар, туганый, исерек күзенә күренә күрмә, сугар да үтерер. Фатихәттәй булып Фатихәттәй дә шүрләде. Инде тавыш кубара, сугыша гына күрмәсен дип, өчесе дә, ишек төбенә җыелып, ишек ярыгыннан карап тора башладылар. Мансур, кран янында басып, башына салкын су коя иде. Аннары сынын турайтты, Фатихәттәннең савыт-саба сөртә торган сөлгесен алып, юеш чәч, юеш бит, суга чыланып беткән күлмәк белән караватына килеп утырды. Аннары кинәт кычкырып көләргә тотынды. Әллә инде Мансурның көлүеннән батыраеп, әллә тәвәккәлләп, Фатахәттәй кухняга керде. Сөт савыты ватыклары белән идәнгә җәелгән сөтне күргәч, ярсып китте: — Әй дошман! Нинди затлы сөт савытымны харап иткәнсең. Хәзер үз башыңны сугып ватам! Ә Мансур һаман тыела алмыйча көлә иде. — Котны алып, Батан бакчасындагы аюлар кебек акырма әле,— дип ачуланды тәмам батырайган Фатихәттәй. — Исерек җанвар! Гөлчәчәгемне куркытырсың. — Кайда ул, кайда? — дип, Мансур урыныннан торды.— Фатихәттәй, Гөлчәчәк кайда? Миңа Гөлчәчәк кирәк. Ул минем бердәнберем. Мин аның өчен генә дөньяда яшим. Гөлчәчәк, кайда син?! — Ул, чалыш-чолыш атлап, бала йоклый торган бүлмәгә таба бара башлады. Фатихәттәй аның юлына аркылы төште. — Кит, дошман, кит. Бала янына кертәмме соң! — Ул Мансурның күкрәгеннән этте. — Яхшылыкта кит моннан! Мансур күзләрен мөлтәйтеп аңа бераз карап торды да, артка'чигеп, караватка утырды, тагын юеш башын сөртә башлады. Фатихәттәй аның кулыннан савыт-саба сөлгесен тартып алып чиста сөлге ташлады: — Эчкәнсең икән, буеңа сеңдер,.ахмак. . — Фатихәттәй, мин исерек? Эчми исердем мин... Нишләргә белмәгәнгә. Кызганам мин аны... Ул миңа ышанды... Әнә ул, Фатихәттәй, әнә! йөзенә кичке шәфәкъ нуры төшкән. Әнә иреннәре кыймылдый, ул миңа нәрсәдер әйтмәкче... Ух! — Мансур мендәренә капланды да бик озак, ыңгырашып ятты. — Әй балакай, балакай! — диде Фатихәттәй, аны кызганып. — Синен гаебеңмени... Әҗәле /киткән булгандыр... Язмыштан узмыш юк. Иртән Мансур башының котырып авыртуына уянды. Аякка баскач, чайкалып егыла язды. Эшнең җаем белүчеләр махмырдан соң баш төзәтәләр. Мансур аптечкадан ниндидер дару алып йотты. Аннары яхшылап юынды, өстәл янына утырды, ике стакан бик кайнар куе чәй эчте. — Нигә ашамыйсың? — дип сорады Фатихәттәй, коры гына. — Ашыйсы килми, — диде Мансур. Соңгы вакытта болай да аның борыны гына утырып калган иде. — Фатихәттәй, — диде ул оялып кына, — кичә мин... бик әшәке кыланмадыммы? — Сорап торган буласың, юньсез баш. Лаякыл кайтудан да әшәкерәк нинди эш бар. Икенче шулай кайтсаң, өйгә дә кертмим. Милицио нер чакырам да туп-туры трезвилкага озаттырам. Аннары, адәм мәсхәрәсе итеп, Бауман почмагына сурәтеңне ясап куярлар. Нинди затлы сөт савытымны ваттың. — Дәү әтиләрне бик тынычсызламадыммы? — 1Ок, алар син баеп кайткач шатландылар гына, — диде Фатихәт- тәй, мыскыллап. Мансур шыпырт кына эшкә китеп барды, ләкин операция ясамады, ул бары тик Самуил Абрамовичка кулларын гына күрсәтте, — куллары калтырый иде аның. Карт бик озак пеләш башын селкеп торды да: — Әйбәт түгел бу, бөтенләй әйбәт түгел! — диде. Эштән Мансур юри соңга калып кайтты. Ул Мәдинә апа белән Әбүзәр абзыйның күзләренә күренергә ояла иде. Ләкин дәү әтисе йокламый иде әле. Мансур чәй эчеп бетерүгә, ул аны кабинетына чакырды. — Кайгыны аракы белән юып булуын мин аңламыйм, Мансур, — диде профессор, — рюмкада кешеләр диңгездәгедән күбрәк баталар. Ташла син бу эшеңне. Әбүзәр абзый урыныннан торды, бераз йөренеп алды. — Мин менә һаман уйлап йөрим... Сәлимованың үлеме бик гыйбрәтле. Син бу кинәт булган параличның фаразан сәбәпләре турында уйламадыңмы? — Бу инде, дәү әти, гаепне үз өстеңнән шудырырга юл эзләү булыр иде. — Сине берәү дә ул юлга этәрми. Әмма сорау туган икән, аңа җавап табарга кирәк. Мансур авыз ачарга өлгермәде, Фатихәттәй кереп, коры гына тавыш белән: — Сандугач... телефонга, — диде. — Өйдә юк, чыгып киткән дип әйт, — диде Мансур. — Әбәү, ник мине ялганчы итәсең. Бар, үзең ялганла. Минем үз гөнаһым да җитәрлек. Мансур урыныннан торды, алгы бүлмәгә чыкты һәм сөйләшмичә трубканы куйды.
(Дәвамы бар)