Зыя Мансур
Озакка сузылган авырудан соң, күренекле татар совет шагыйре Зыя Мансур иҗатының чәчәк аткан чорында, 49 яшендә арабыздан китте.
Бөек Ватан сугышы елларын намус белән үтеп әдәбиятка килгән талантларның берсе иде ул. Күп яшәгән карт кебек акыл иясе, бала кебек эчкерсез һәм гаҗәеп тыйнак Зыя тормышның яхшы- яманын йөрәгенә якын ала, һәрнәрсәгә үзен җаваплы хис итә, дөньяга гашыйк күзләр белән карый иде. Әнә шул сыйфатларның җимеше һәм шаһите буларак, Зыяның китаплары бер-бер артлы дөньяга чыга торды: «Язгы ташкыннар», «Омтылу», «Казан җыры», «Уйланулар», «Ләйсән», «Ак розалар», «Сайланма шигырьләр» һ. б. Тирән самимилек, фәлсәфи уйлану һәм чын гражданлык тойгысы белән сугарылган бу китапларны укучылар яратып каршы алдылар.
Поэзиягә бөек һәм изге корал итеп караган шагыйрь-коммуиист әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайнарга тырышты. Доклад һәм чыгышларында, мәкалә һәм рецензияләрендә әдәбиятыбыздагы һәр уңышка чын күңелдән куана, әдәбиятны ямьсезли торган һәр күренешкә рәнҗеп һәм ачынып каршы чыга иде. Үзенә карата таләпчәнлеге һәм иҗат мәсьәләләрендә принципиальлеге белән ул каләмдәшләре арасында зур абруй казанды. Башлап язучы һәм яшь шагыйрьләрне тәрбияләү, талантлары ачылып китүгә ярдәм итү кебек мактаулы хезмәткә дә Зыя Мансур вакытын һәм көчен кызганмады.
Сугыш еллары сәламәтлеген җитди какшатуга карамастан, Зыя киләчәккә өмет белән карап, бөек коммунистик идеаллар белән рухланып яшәде, каләмен соңгы сулышына кадәр кулыннан төшермәде.
Аның якты образы каләмдәшләренең һәм меңләгән укучыларының йөрәгендә озак сакланыр.
Татарстан Язучылары союзы идарәсе.
«Казан утлары» журналы редакциясе