Фәһим Хәсәнев
Фәһим Хәсәнев
Күптән түгел генә күңел тетрәткеч хәбәр ишеттек: Кукмара егете, яшь шагыйрь Фәһим Хәсәнев хезмәт фронтында фаҗигале рәвештә һәлак булган.
Фәһим 1937 елда Кукмарада туа. Урта мәктәпне тәмамлагч, «Кызыл тукучы» фабрикасында слесарь булып эшли. 1956 елда флотка алына: башта Балтика, аннары Баренц диңгезендә хезмәт итә. Андагы әдәби берләшмә эшендә актив катнаш. Диңгезгә һәм поэзиягә гашыйк егет күп укый, туктаусыз эзләнә.
Фәһим Хәсәнев шигырьләре, художество эшләнеше ягыннан әле тәмам камилләшеп җитмәгән булсалар да, туган илгә, тормышка, флотка тирән мәхәббәт хисләре белән язылганнар. Аларда яшь шагыйрь үзе татыган моряк хезмәтенең героикасын һәм романтикасын тоясың.
Тик кызганыч, Фәһим Хәсәнев тулы күкрәк белән сулап җырларга өлгермәде...
Гали Хуҗиев.
Дозордан кайтышлый
Үтелгән һәр метрга сөенеп,
Без диңгездән кайтып килгән чакта,
Ач дулкыннар йөрде тирә-якта,
Ак кашларын усал җимереп.
Штормнарда булган кеше белә:
Җиңү килми безгә үз-үзеннән.
Хәлдән тайды куллар, өзелүдән
Тотып торды кебек җиң генә.
Йокы аяклардан екса да,
Чыдамлыкны һич тә киметмәдек.
Чит илләргә туктап ял итмәдек,
Кайтасы юл озын булса да.
Җилдә уйнап, алып күз явын,
Мачтабызда флаг җилфердәде.
Кулъяулыгын безгә хәтерләтеп
Туган ярда калган кызларның.
П р и б о й
Дулкын,
Чәчәкләрен кочып йөгергәндә
Күкрәгендә шуып ярга чыккач,
Ак күбекләр чәчрәп сибелде.
Ә бер тамчы,
Яше булып агып
Яңагына салкын бер ташның,
Ерак-еракларга балкып торды
Бөтен нуры белән кояшның.
Сине сагынганда
(Аның хатыннан)
Кайчан гына кояшлы җәй иде,
Гөлләрем бар иде бакчамда;
Чәчәк тотып тора идек син гел,
Кичен тәрәзәмне ачканда.
Чәчләремнән назлап сыйпый идең,
Үрмәле гөл кебек сузылып.
Син киткәчтен бары сагыш калды,
Күңелемә тирән сыенып.
Каеным да шундый сагына күк
Син сөялеп торган чакларын,
«Кайта», «кайтмый», «кайта» дигән
сыман
Бер өзлексез коя яфрагын.
Һәр тал монда...
Кайтып тракторга утыруымны
Ошатмады өйдә берсе дә:
«Ярты маең булса машинада,
Ярты маең, диләр, өстеңдә.
Аз дигәндә урта белемең бар,
Флотта да өлкән булгансың...
Ничек инде кабат шул эшеңә
Баш төртергә мөмкин шуннан соң?
Киләчәге юк бу ягыбызның,
Берәр якка эшкә кит! — диләр, —
Ни урманы юктыр якынында,
Елга килер дип тә көтмиләр».
Монда изге ватан күгенә мин
Беренче кат күзем ачканмын,
Шуннан бирле аның суын эчтем
Һәм күзәттем таңнар атканын.
Монда мине тукландырган туфрак...
Мин соң барын ташлап китимме?
Һәр тал монда, кипкән кулын сузып,
Миннән яфрак сорый шикелле!