Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫ РУС ТЕЛЕНДӘ

 

Татар әдәбияты тарихы рус телендә! Зур кызыксыну уятырлык,­ гыйбрәтле һәм шатлыклы факт бу. 37 басма табактан гыйбарәт зур күләмле бу хезмәтне матбугат өчен СССР Фәннәр академиясенен Казан тел, әдәбият һәм та­рих. А. М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтлары коллективлары хә­зерләгән.  Тарих китабының авторлары Казан институтының фәнни хезмәткәрләре Г. Халит, Б. Гыйззәт, Р. Башкуров, X. Хәй­ри, Н Гыйззәтуллин,  X. Хисмәтуллин, В. Воздвиженский һәм башка иптәшләр. Эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан яңа басма 1960 елда татар телендә чыккан «Татар совет әдәбияты тарихы» (очерклар) кита­бын хәтерләтә. Шулай да бу яңа басма элеккеге татарча басманы кабатламый, фәнни материалның бирелеше һәм күләме буенча, ул үзенә башка, мөстәкыйль хез­мәт.

 «Татар совет әдәбияты тарихы» обзор­лардан һәм монографик бүлекләрдән тора. Обзорларда әдәби процесс күзәтелә, моно­график бүлекләрдә күренекле язучыларның ижаты карала.

Китапның башында Октябрьга кадәрге татар әдәбиятына багышланган шактый зур кереш бирелгән. Бу бүлек әдәби про­цесска хас эзлеклелекне,  социализм эпоха­сы әдәбияты белән элеккеге алдынгы әдәбият арасындагы бәйләнешне, традицияләр бер­леген күрергә ярдәм итә. Хезмәтнең берен­че бүлеге егерменче еллар татар совет әдә­биятына багышланган. Икенче һәм өченче бүлекләрдә социалистик төзелеш һәм Бөек Ватан сугышы чорларындагы әдәби тор­мыш анализлана. Азаккы, дүртенче бүлек­тә сугыштан соңгы әдәбиятның яна югары­лыкларга юл алуы, күтәрелүе күрсәтелә. Совет әдәбиятын әнә шулай чорларга һәм этапларга бүлеп өйрәнү — безнең әдәбият белемендә күп хезмәтләрдә уңышлы кул­ ланылган фәнни принцип. Рус, украин, бе­лорус, чуваш һәм кайбер башка тугандаш халыкларның әдәбиятларына караган ки­таплар да шул принципка корылганнар.

Тикшерелә торган басманың тышкы структурасында чагылыш тапкан тарихи­лык принцибы аның эчтәлегендә, анализда, аерым язучыларның иҗатларына караган күзәтүләрдә тагын да ачыграк, тулырак си­зелә. Инде әйтеп киткәнебезчә, беренче бү­лектә 1917—1929 еллардагы әдәби хәрәкәт карала. Егерменче еллар — күп милләтле совет әдәбияты тарихында тирән эзләнүләр, иҗат кыенлыклары һәм идея чыныгуы бе­лән аерылып торган авыр этап. Бу чорда совет әдәбияты формалаша, аякка баса, аның алга барышын тоткарлаучы киртәләр­не җимерә-җимерә, социалистик реализм юлына чыга. Без искә алган бүлектә әдәби процессның әнә шул үзенчәлеге, дәлилле фактлар мисалында, тормыш позициясен­нән торып карала. Бүлекнең гомуми обзор өлешен һәм поэзия белән проза турындагы махсус бүлекчәләрне Г.Халит язган. Ул үз алдында торган авыр иҗади бурычны тулысынча диярлек уңышлы үтәгән. Аның тасвирлавында егерменче елларның әдәби тормышы укучы алдына үзенең күп төрле һәм каршылыклы күренешләрендә, хәрәкәт­тә килеп баса. Обзорларда әдәби процесс­ның ачыклауны сорый торган күләгәле як­лары читләтеп үтелми, автор шул чорда калкып чыккан әдәби төркемнәр арасын­дагы мөнәсәбәтнең характерын, төрле груп­палар тарафыннан алга сөрелгән концеп­цияләрнең асылын ачарга (футуризм, има­жинизм, «Сулф», «Октябрь» һ. б.). татар әдәби тормышында аларның үзенчәлекле гәүдәләнешен күрсәтергә тырыша, милләтчелек идеологиясенең зарарлы йогынтысы­на каршы көрәшнең әһәмиятенә туктала.

Укучы М. Гафури, Г. Камал, Г. Ибраһимов, Ш. Камал кебек өлкән буын әдип­ләрнең катлаулы революцион чынбарлык шартларында үз урыннарын социалистик көрәшкә күтәрелгән халык массалары ара­сында табуларын һәм зур дәрт белән яңа, социалистик культураны, сәнгать һәм әдә­биятны төзү эшенә керешүләрен күрә, гражданнар сугышы утында идея-политик чыныгу үткән яшь талантларның ашкыну­лы,  пафоска бай әшчәнлеге белән таныша.

Шул рәвешчә, социалистик эчтәлекле татар милли әдәбиятының барлыкка килүендә, аның формалашуында Бөек Октябрь социа­листик революциясенең, ул тудырган яңа совет чынбарлыгының хәлиткеч роле ачыла.

Егерменче еллар әдәбияты турындагы обзор бүлекчәләрнең соңгысы драматургия­гә багышланган. Бу обзор да яхшы тәэсир калдыра, татар драматургларының яңа со­вет театрын һәм драматургияне тудыру буенча эшләгән эшләре, аларның омтылы­шы, кыю эзләнүләре белән таныштыра.

Обзорның К. Тинчурин, Г. Ибраһимов, Ш.Усманов,  М. Фәйзи. Ф. Бурнаш һәм Ф. Сәйфи-Казанлы әсәрләренә багышланган битләре зур кызыксыну белән укыла, драматургиянең төрле жанрларында социа­листик реализмның төрле дәрәҗәдә гәүдә­ләнеш табуы, тарихи драмаларда критик реализм элементларының өстенлек алуы бик урынлы, дөрес искәртелә. Тикшерүче игътибарыннан театр тормышы да читтә калмаган. Берникадәр алга китеп, шуны әйтә алабыз: драматургиянең үсешен театр сәнгатенә бәйләп тикшерү башка бүлек­ ләрдә дә эзлекле сакланган һәм бу уңыш­лы алым.

Моннан 60 ел элек «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле атаклы мә­каләсендә В. И. Ленин социализм җәмгыя­тендәге азат әдәбият турында язды, аның чын-чынлап халыкчан сәнгать булачагын искәртте.

Октябрьдан сонгы татар әдәбиятының ярты гасырга якын үсеш юлын күзәтү Ленин әйткән хакыйкатьнең дөреслеген раслый. Китапның социалистик төзелеш чоры әдәбиятына багышланган обзор өлешләрендә, аларга органик килеп өстәлә торган башка обзорларда илебездә социа­лизм тантанасы шартларында әдәбияты­бызның югары идеяле, яңа сүз сәнгате бу­лып формалашуы, социалистик реализм әдәбиятының җиңүе күрсәтелә. Әдәбиятның эчтәлегенә һәм милли формасына хас үзенчәлекләр, илебездәге иҗтимагый обстановкага нисбәтле, социализм өчен көрәш яктылыгында, вакыйгалар эволюциясенә бәйләнешле каралалар. Кыскасы, әдәбият­ка заман, тормыш йогынтысы истә тотыла.

Авторларның уңышы (Н.Гыйззәтуллин, Р.Башкуров, Б.Гыйззәт, X. Хисмәтуллин һәм X. Хәйри иптәшләр), безнеңчә, әдәби процесска әнә шулай тарихи якын килә белүләрендә.

Совет әдәбиятында киң чагылыш тап­кан р е в о л ю ц и я , г р а ж д а н н а р  с у ­ гы ш ы , с о ц и а л и с т и к х е з м ә т  те­маларын алыйк. Әдәби үсешнең төрле этап­ларына караган әсәрләрдә бу темаларның яктыртылышында күренгән аермалы яклар, яңалык авторлар игътибарыннан читгә кал­мый, аның сәбәпләре аңлатыла. Яңа кеше, уңай герой проблемасы социалистик реа­лизм әдәбиятының төп проблемаларыннан санала. Бу проблеманы хәл итүдә автор­лар, фән эшендә нивелировкага китерә тор­ган коры дәлилләү юлын кире кагып, яңа кеше образының сурәтләнешен әдәбиятта тупланган тәҗрибәгә, әдәбиятның проблематикасына бәйләнешле тикшерәләр. Бу исә уңай герой образының әдәбияттагы эволюциясен, язучыларның иҗат казаныш­ларын күрүне җиңеләйтә һәм, тагын бер тапкыр, тарихилык принцибының өстенле­ген раслый.

Китапта совет әдәбиятын үстерүдә Ком­мунистлар партиясенең җитәкчелек роле эзлекле яктыртыла. Әдәби тормыштан алын­ган җанлы фактлар мисалында культура мәсьәләләре буенча В.И. Ленин чыгыш­ларының, 1925 елгы Р К П (б ) Үзәк Комите­ты резолюциясенең, «Әдәбият-сәнгать оеш­маларын яңабаштан кору турында» В К П (б ) Үзәк Комитеты карарының, башка шундый документларның язучылар иҗаты­на, әдәби үсешкә уңай йогынтысы күрсә­телә.

Әдәби процессны күзәткәндә, авторлар андагы күләгәле якларны, язучылар иҗа­тындагы кимчелекләрне читләтеп үтмиләр. Классик мираска мөнәсәбәттә вульгар- социологизмның зарары күрсәтелә, уңай герой образын сурәтләүдә натурализмга тайпылыш, вак темалар тирәсендә тапталу, поэзиядә бернинди дифференциациясез ро­мантизм традицияләрен кире кагу, кайбер драматургларның формализм йогынтысына бирелүләре. 30—40 еллар әдәбиятына шә­хес культының зыяны дәлилле тәнкыйть ителә. Авторлар үткәндәге әдәби тәнкыйть­нең тәҗрибәсен, андагы казанышларны һәм ялгышларны да игътибардан читтә калдырмаганнар. Анализ барышында Г. Иб­ раһимов, К Нәҗми, Г. Нигъмәти, Г Гали, Г. Сәгъди, М. Җәлил, Г. Кутуй һ. б. авторларның критик хезмәтләре китерелә һәм тәнкыйть карашыннан чыгып бәяләнә. «Совет әдәбияты тарихы»нда бик күп әдип­ләрнең — шагыйрьләрнең,  прозаикларның һәм драматургларның иҗатына урын би­релә. Китап белән танышу нәтиҗәсендә укучы Г Камал, Ш Усманов, К. Тинчурин, Ф Бурнаш, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г.Толым­бай һәм хәзерге каләм мастерлары турын­да җитәрлек белешмә ала. Бу исә совет әдәбиятын үстерүдә күпләгән талантлардан торган язучылар коллективының хәлиткеч ролен раслый.

Совет әдәбиятының үсеш процессын, аның конкрет күренешләрен яхшырак күз­ аллауда, обзорлар белән беррәттән, аерым язучылар иҗатына багышланган моно­график бүлекләрнең дә әһәмияте гаять зур.

Г. Ибраһимов, М. Гафури, Һ. Такташ, М. Җәлил һ.б. күренекле татар совет язу­чылары турындагы бу бүлекләр әдәбияты­бызның бер-берсеннән нык аерылып торган зур талантларга байлыгын күрсәтүләре, төрле стиль ияләренең, род һәм жанр вә­килләренең эшчәнлеген характерлаулары белән игътибарга лаеклы. Моңа басманың эчтәлегенә туры килә торган фәннн-әдәби жанр сайлап алу ярдәм иткән булса кирәк.

Монографик бүлекләр язучының иҗат портреты рәвешендә төзелгәннәр. Арада аеруча зур кызыксыну белән укыла тор­ганнары — Г. Ибраһимовка һәм М Җәлил­ гә багышланганнары.

Шуның белән бергә, монографик бүлек­ләрнең сан ягыннан бик аз булуларын да билгеләп үтәргә кирәк. Бүгенге күренекле язучыларыбыз турында бер генә моногра­фия дә булмау, ничектер, сәер тоела. Бөек Ватан сугышы беткән көннәрдән алып хәзергә кадәрге чор күп милләтле бөтен­ союз әдәбиятының яңа, зур үсеш этабы булып тора. Бу этап татар әдәбиятының халыкара әһәмияте, роле арту белән харак­терлы. Безнең әдәбият хәзер бөтенсоюз һәм дөнья аренасына күтәрелеп килә. Мо­ның сәбәбен, беренче нәүбәттә, әдәбияты­ бызның идея-художество сыйфаты үсү бе­лән аңлата алабыз. Татар әдәбиятының гомумкешелек, интернациональ әһәмиятен үстерүдә хәзерге заман каләм осталарыбызның аеруча прозаикларыбызның, роле бә­хәссез. «Совет әдәбияты тарихы»нда Г. Бә­широв, И. Гази, М .Әмир, Г. Әпсәләмов, Ф Хөсни, X. Туфан, Н. Исәнбәт, С. Хәким, Р. Ишморат һ. б. күренекле прозаиклар, шагыйрьләр һәм драматурглар иҗатының әһәмияте билгеләп үтелсә дә, бу эш, ничек­тер, артык тыйнак, констатация һәм гомуми характеристикалар рәвешендәрәк эшләнгән.

Хәзерге өлкән мастерларыбызның новатор­лыгына, метод, стиль, проблематика һәм жанрлар өлкәсендәге казанышларына акцентация көчлерәк ясалса, безнеңчә, отыш­лырак булыр, ул чакта әдәбиятыбыздагы яңалык тагын да ачыграк күренер иде.

Үз вакытында, татар телендә чыккан «Татар совет әдәбияты тарихы»на языл­ган рецензияләрдә авторларның әдәбиятның спецификасына, әдәби осталык мәсьәләлә­ренә игътибар биреп бетермәүләре күрсә­телгән иде. Хәзерге русча басмада худо­жестволылык проблемасы әдәби анализның аерылгысыз ягы булып тора. Укучы китап­та әдәби осталык турында уйлануларга этәрүче оста тотып алынган нечкә күзәтү­ләр, канәгатьләнү хисе уята торган нәтиҗә­ләр белән очраша. Шундыйларга гражданнар сугышы һәм егерменче еллар чоры поэзиясенең поэтикасы, Г. Камал, М . Гафури, Һ. Такташ иҗатларының художество үзенчәлекләре, К. Тинчурин драматургия­сендә сатираның функциясе, 30 еллар әдә­биятының стиле һәм жанрлары, әдәби ха­рактер, психологизм турындагы күзәтүләр­не кертергә кирәк. Безнеңчә, болар барысы да авторларның активына язылырга тиеш­ле казаныш. Хезмәтнең монографик бүлек­ләрендә әдәби осталыкка игътибар тагын да ачыграк күренә. М. Җәлилгә багышлан­ган бүлектә шагыйрьнең идея-эстетик, ху­дожество эволюциясе, Моабит шигырьлә­ренең поэтикасы турындагы тапкыр күзә­түләрне аерым рәвештә билгеләп үтәсе килә. М. Гафури әсәрләрендә антитеза белән аллегориянең роле, Һ. Такташ поэзия­сендә лирик герой образының поэтик функ­циясе дөрес билгеләнгән. «Язгы җилләр» романының композициясенә хас үзенчәлек­ләр дә матур күрсәтелгән. Кызганычка кар­шы, тарихи революцион романның хәзерге безнең әдәбиятта принципиаль казаныш булуы, андагы социалистик реализмның гәүдәләнешенә, жанр һәм сюжетикага хас үзенчәлекләр авторлар игътибарыннан чит­тә калган. Бу, мөгаен, югарыда әйтеп узыл­ганча, хәзерге әдәбият турында авторлар­ның киң җәелергә теләмәүләре белән бәй­ләнгәндер.

Билгеле булганча, язма әдәби тради­цияләре булган халыкларда социалистик реализмның формалашуы критик реализм тәҗрибәсе, классик традицияләр белән бик нык бәйләнгән иде. Бу момент «Әдәбият тарихы» китабында кат-кат, бик урынлы һәм дөрес акцентацияләнә. Шуңа кара­мастан, татар язучыларының Октябрьдан соң язылган кайбер әсәрләрендә критик реализмның метод буларак кулланылуы ту­рында берни әйтелми. Бу, әлбәттә, автор­лар ирке; өзеп әйтү, бәлки, урынсыздыр.

Әмма, безгә калса. М. Гафуриның «Эшче», «Кара йөзләр» әсәрләрендә, Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» по­вестенда. тарихи үткәнгә багышланган кай­бер башка хикәя, повесть һәм пьесаларда критик реализмның метод буларак кулла­нылуы турында сөйләргә ярар иде.

Татар совет әдәбияты тугандаш әдәбият­лар белән дуслык һәм хезмәттәшлек мөнә­сәбәтләрен торган саен ныгыта бара, үз үсешендә аларның ярдәменә таяна. Татар язучыларының рус әдәбияты белән бәйлә­неше — күптәннән килә торган гүзәл тради­ция. Безнен авторлар, татар поэзиясенә, проза һәм драматургиягә милли классик традицияләрнең зур йогынтысын констатацияләү белән беррәттән, рус әдәбиятының уңай ролен күрсәтүгә зур игътибар бир­гәннәр. Китапта М. Горький, В. Маяков­ский, Д.Бедный, С. Есенин. А. Твардов­ский, М. Исаковский, М. Светлов, В. Лебе­дев-Кумач кебек күренекле рус каләм оста­лаы традицияләренең татар әдәбиятында чагылышы, поэзия һәм проза, драматургия үсешенә ярдәме күзәтелә. А. М . Горькийның татар язучылары белән дуслыгы, аның татар әдәби көчләрен туплаудагы роле ту­рында басым ясап әйтелә. Татар поэзиясен русчага тәрҗемә итүдә С. Маршак. С. Лип- кин, Л.Мартынов, Я.Смеляков, М.Луко­нин һәм башка рус совет шагыйрьләренең эшчәнлеге билгеләп үтелә. Болар барысы да хезмәтнең фәнни-теоретик, идея дәрәҗә­сен күтәрәләр. Тик, сүз уңаенда, шуны әйтми булмый. Татар язучыларының иҗат элемтәләре элек-электән күпкырлы булып килде. Хәзер дә алар башкорт, казакъ, төркмән, кыргыз, башка тугандаш халык­ларның әдипләре белән тәҗрибә уртакла­шып яшиләр. Әдәби хезмәттәшлекнең әнә шул ягы «Совет әдәбияты тарихы»нда йом­шак төсмерләнә. Фактта, эш организацион характердагы вакыйгаларны искә алудан арыга китмәгән.

Күп милләтле бөтенсоюз әдәбиятын про­пагандалау, татар язучыларының тәрҗемә өлкәсендәге зур эше турында да фактлар­ны теркәү, санап чыгу рәвешендәрәк кенә сөйләнә. Бу эшнең әһәмияте һәм харак­теры җитәрлек билгеләнми.

Китап турындагы фикерләребезне йом­гаклау алдыннан, аны матбугатка хәзерлә­гән коллектив адресына, редколлегия бе­лән редакторларга берничә җылы сүз әйтә­се килә. Китапта капиталь фәнни хезмәтләргә хас традиция исәпкә алынган. Укучы басманың азагында илле елга якын вакыт эчендә булып үткән даталарны эченә алган әдәби тормыш хроникасы, татар совет әдә­бияты буенча фәнни хезмәтләр библиогра­фиясе һәм исемнәр күрсәткече белән таны­ша ала. Алар фәнни материалны иңләүдә укучының ориентациясен жиңеләйтәләр. Басманың редакторлары В.Воздвижен­ский, Л.Залесская, 3.Кедрина һ.б. иптәшләр кулъязмаларны эшкәртү, стиль бер­леген тәэмин итү буенча зур тырышлык күрсәткәннәр. Китап киң катлау укучылар­га аңлаешлы, әдәби телдә язылган, яхшы иллюстрацияләнгән.

Башта ук әйтеп узылганча, «Татар совет әдәбияты тарихы»ның рус телендә басылып чыгуы — бөтенсоюз культура тормышы масштабында куанычлы факт, зур фәнни казаныш. Ул әдәбият белеме өлкәсендә эшләуче галимнәребезнең өлгергәнлеген, жаваплы бурычларны хәл итәргә сәләтле булуларын, фәндә коллектив тырышлыкнын зур файдасын раслый. Китап илебездәге тугандаш халыклар арасында культура бәйләнешләрен, дуслык мөнәсәбәтен ныгы­ту, күп милләтле совет әдәбиятын яхшырак өйрәнү эшенә хезмәт итәчәк.