ШИГЫРЬЛӘР
Хат
Мераба, азиз тувгъаным!—Мәрхәба! Хат язамын сиңа ничә мәртәбә! Ләкин озак хәбәрең юк ерактан..
Килсә килде —эссе чүл,—комлы яктан Йә, ни булды?
Син кайдасың? .
Чүлләрдә?!
Ком илендә нинди сулыш гөлләргә*! Сусыз чүлдә ни яшәеш балыкка — диңгез буенда туган ул халыкка?! Бәлки анда алып киткән зур ният?! «Комсомол йөрәк үзе киткән теләп»?! Үзбәк, төрекмән, казакъларга зур ярдәм кылу уе биргән сиңа рух, адәм?
Әшраф, Шамил, Риза, Гомәр, Искәндәр' . Коры җилләр баш очыннан исәләр..
Юк, кушмаган бу эшне Олы китап — явыз тел, явыз йөрәк кылган этап. Мераба — азиз тувгьаным!— Мәрхәба' Күз яшемне агызам күп мәртәбә. Юк йөрәккә яр буенда тынычлык Үксезләрнең баш очында кылыч күп! Чит җирләрдә яшәешең сорамыйм Ләкин сине кайгыртам, юксынам мин. Ятим калды туган илең—Кырымың Кайтарырга сине юктыр ырымым Тәмле катык, татлы йөзем, чибәрәк юктыр анда, эзләсәң дә мүкәләп!... Нурлы йөзле татар кызы күренми! .. Йә бер раббем!
Күрештермисең һаман!
Мин моннан кычкырам сиңа, син — аннан'
Чатырдагъ
Чатыр тауда ком да таш, таштан ясала таулар. Белсәң иде бу ташларны ком итүче кай яулар?! Карт күкрәккәе иңгән, фәсе төшкән, яланбаш Нигә атмый Чатырдагъ — ризасызлыгыннан — таш?!
Әхмет ГАДЕЛ (1942> - шагыйрь. татар ситапмр авторы. Казанда яши •К.У-1* и
һәм кырым татар, руг телюргндв <Һжы1 кургәи
Исерекләр йөри төнге илдә, Йортсыз калган мескен байгышлар... Йортсыз йөри, артларыннан Өстерәлеп бара сагышлар...
Япа-ялгыз алар җир йөзендә...
Салкын чәчең сыйпый битемне...
Беткән адәм...
Ул да анасының кадерлесе булган ич инде!..
Әнкәемнең изге догасына Каршы тора күпме каргышлар. Йөрәк җылың, чәчең назын тоеп. Җан җылына, уйлыйм: «Ялгышмам!»
Кичә — бүген
Кичә ул чит илләрдән тик кер эзләде, Бүген башкача үлчи аның бизмәне: Дуслар эзли, контракт төзи,
коча байларны...
Кичә ул сүгә иде динне...
Бүген — үбә тәре вә айларны...
Моң агачы
Язның матур чагы.
Әле генә
Яңгыр үтте юып җир йөзен.
Яшелләнде дөнья
Яшәрмичә
Калган моң агачы бер үзе.
Бер карасаң, агач шундый сәер, яфраклары җансыз — шиңгәннәр.. Чәчәгендә кара хәсрәт яше... Бәлки шуңа
Аны моң агачы дигәннәр?!
Нигә чыкмый ялгызы усал диңгезгә каршы? Сабыр тора тау агай, дусларын көтә ахыры!
Кырык батыр уяныр да Дулкынларга күз салыр,— Шулчак Чатыр кулына янар йолдызлар алыр:
— «Чатыр, чатыр-чатырман. Чатыр тауда — чытырман. Чатырда чатыр корып, Ил уллары ятырлар!»...
Көтмәгәндә яңгырар Бу җыр тауны уятып. Көчле булса да, диңгез Куркудан калыр шашып!
Мон агачы нигә бодай моңлы?! Нигә бодай тирән кайгыда?! Кая үстең?
ҖүнлидәмеXV әллә бакчадамы үстең жай гына?!
— Юк, и кеше, мине күчерделәр, ерак илдән җылы көньяктан... Чәчәкләрем анда көлеп торса, сагыш булып монда елата.
Сут алалмыйм җан туган яктан'
Рух Һәм тән
Елга сыман ага рухым...
Тар дөньяга сыймас
азат рухым!
Рух артыннан очмакчы да
авыр тәнем, ләкин туктый — Җир тарта да...
Бик биектән бүген тәнгә дәшә җаным!
Казаным өстендә болытлар.— Сөембикә ак яулыгын япкан сыман Кабат тоткын булмасмы Сөембикә?! Сискәнеп,
тетрәнеп китәм уемнан...
XV Җуили