Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАЧАР ӘСӘР НИЧЕК ДӨНЬЯГА КИЛӘ

 

 

М. Шәйминең хикәяләре «укучы­лар тарафыннан җылы каршы алы­налар...  ә «Сынау» повестен укып чыккач, аның геройлары безнең бе­лән реаль тормышта бергә яшәгән, бергә эшләгән танышлар кебек күз алдына килеп басалар...»

«Безнең шәһәр утлары» китабы­на кертелгән биографик белешмәдә шундый сүзләр укыйбыз. Мондый сүзләр ишетүне язучыларыбызның теләсә кайсы, әлбәттә, чиктән тыш зур мактау итеп кабул итәр иде. Ләкин нәшриятның матур әдәбият бүлеге биргән белешмә күрсәтүенчә, язучы М. Шәйми иптәшнең моннан башка да зур казанышы бар: ул әсәрендә гаять җитди һәм кыен тема — партия тормышы темасын күтәрә.

«Партия оешмасының оештыру ролен, коммунистларның яңа якты тормыш төзү юлында бөтен кол­лективны әйдәп баруларын эштә, тормыш вакыйгаларында күрә­сең...» дип язылган бу хакта белеш­мәдә.

Безнең бу сүзләргә бик ышанасы килә. Әдәбиятыбызда чыннан да си­рәк очрый торган теманың бу ки­тапта шулай оста чишелүен күрәсе килә. Дөрес, тормышчанлык терми­нының кабатлануы сагаерга мәҗ­бүр итә. Газета-журналларда ба­сылган күп кенә рецензияләрдә, әсәрне мактарга кирәк булды исә, дәлилгә «тормышчанлык»ны сөйрәп чыгару гадәт булып киткән. Бу-дәлил кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә, сүз таба алмаганга да, рецензент­ның әйтер фикере булмаганда да китерелә, һәм. әлбәттә, аталып кы­на үтелә, исбат ителми. Бу очракта да тормышка ишарә еш кабатлана торган дежурный сүз генә түгелме?

Тормыштагы Танышларыбызга ки­тапта нинди рухи байлык бирелгән дә, тормыш вакыйгалары кешенең эчке дөньясын ни дәрәҗәдә ача ал­ган? Повестьтан шул сорауларга җавап эзлибез. Вәгъдә ителгән танышларыбызны очратырга тырышабыз. Аның берсе, әлбәттә, по­вестьның төп герое парторг Сабир Хәкимов булырга тиеш.

Менә Хәкимов обком бюросында сөйләр өчен доклад әзерли. Без әле аның белән танышабыз гына, шу­ның өчен, әсәрдә күрсәтелгәнчә итеп әйтсәк, «партия политик эш торы­шы» турында язып та, «дөнья күләм тарихи уңышлар»га күп урын би­рүенә гаҗәпләнмибез. Без әле аның авызыннан ишетелгән беренче сүз­ ләренә дә әллә ни игътибар итми­без. «Иртә торган — уңган», — дип җавап бирә ул ишек алды себерү­ чегә. Аннан соң, Бәдәр белән Әх­мәтша картның әйткәләшүен күреп. Бәдәргә: «Нигә карт кешене рән­җетәсең?» дип өсти. Хәкимовның бу сүзләреннән Әхмәтша картның уйга батуына, күңеле нечкәрүенә дә бар­мак аша карыйсың, һәм мондый вакыйгалар бик еш кабатланып тормасалар, бәлки, авторны аның өчен дә гафу итәр идек.

Кызганычка каршы, Хәкимов адым саен «иртә торган уңган» ке­бек гап-гади хакыйкатьләр сөйләп йөри торган кеше икән. Аның шул хакыйкатьләрен тыңлаган һәр кеше эреп китә, күз яшьләрен сөртә икән.

«Иң көчле машина да кешедән башка җансыз ул»; «Кеше тудыра алмаган нәрсә бармыни дөньяда»; «Партия әйтә: «Яла ягучыларны рәхимсез җәзала»,— ди»; «Партия; «Кемнең кем булуына карамыйча тәнкыйтьлә» — ди»; «Эшчеләр сый­ ныфы иң куәтле сыйныф»; «Тырышып эшләсәң күңелеңдә пакь бу­лыр, тамагың да тук булыр»; «Ышан, әмма тикшер!» — дип һәр­ кемне өйрәтә, һәм шунысы хикмәт— аны тыңлыйлар, хәтта Әхмәтша карт кебек, шул сүзләрдән тойгыга бирелеп, балавыз да сыгалар. Менә шуннан соң чынлап торып гаҗәпкә калырга туры килә. Андый кеше­ләрне тормышта кире типлар дип йөртергә гадәтләнелгән. Повесть­ның авторы исә, Хәкимов ул чын- чыннан уңай герой дип, башкалар­ны «әйдәп баручы» булуына ышандырмакчы була. Сурәт чаралары белән дәлилли алуына шикләнгәч, бармак белән төртеп күрсәтә: «Кешеләр белән аралашып, аларның шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче Хәкимов, үзенең сонгы сүзләре кызга охшамаганлыгын шунда ук сизеп алды...»

«Хәкимов, завод кешеләрен күз алдыннан кичереп, аларны күңелен­нән коча-коча, механика цехына килеп керде», дип яза М. Шәйми. Мондый җөмләләр башка кинәт күсәк белән китереп органдай итә­ләр. Без бит аларны фәкать әдәби әсәргә язылган пародияләрдә генә очратырга күнеккәнбез. Әмма «Сы­нау» повестенда мондый аңлатма җөмләләр тулып яталар.

Бәлки, тормышчан герой дип мак­таганда редакция икенче геройны — өлкә комитеты секретаре Филимо­новны күз алдында тоткандыр? Фи­лимонов образын автор Хәкимовка караганда укымышлырак, тирәнрәк фикер йөртә торган кеше итеп күр­сәтергә тырыша. Ул сөйләгән сүз­ләр фәннилеккә, цитата булуга дәгъвалиләр. Әмма аңа карап Фи­лимонов образы аз гына да җитди­ ләнми. Киресенчә, ул әйткән сүз­ләрнең я мәгънәсе юк, я алар әллә кайчан мәктәп баласына да мәгъ­лүм хакыйкатьләр булып чыгалар:

« — Политикадан читләшсәң, запчастька әйләнәсең, хуҗалыктан ераклашсаң, коры политикан булып каласың, яле, иптәш Хәкимов, шуларның һәр икесен бергә бәйләп, кыска гына сөйләп бир әле...»

«Артка карасаң, алга атлап бул­мый. Безнең кайберләребез авыр промышленностьны, аерым алган­да, машина төзелешен онытып ял­гыш итәләр», дип башкаларны югарыдан торып өйрәтә Филимонов. Партия тарихы китабының элекке­ге басмаларыннан алынган һәм га­ять тә тирән фикер булуга дәгьваләгән бу җөмләнең Филимоновны нинди көлке хәлгә калдыруын әйтеп тору кирәк микән?

Менә Филимонов промышленность бүлеге мөдирен «нормага сыялар» дип сөйләгәне өчен ачула­ на— «эшчеләр күрсәтелгән вакытка машинаны өлгертәләр», — дияргә куша. Заводка:

« — Эшчеләр сыйныфына сә­лам!»— дип килеп керә. Ипатовны аркасыннан кагып үтә, Камали картка җиткәч, җитди төс ала.

Баксаң, Камали картның карчыгы больницада авырып ята икән, ә секретарь, монда килгәнче, больни­цага кереп, карчыкның хәлен белеп чыккан, җитмәсә, врачларга тизрәк терелтергә кушкан.

Секретарьның тел чисталыгы өчен көрәшүе һәм эшчеләр хәлен белергә тырышуы, әлбәттә, бик мактаулы сыйфатлар. Әмма әсәрдә Филимоновның бу эшләре аның тиешле сыйфатларын санап чыгу өчен генә китерелгәне күзгә бәре­ леп тора. Филимонов үзенчәлекле, җанлы кеше түгел, ул нибары акыл­лы сүзләр сөйләп йөрүче автомат кына. Шуңа күрә аның иң матур эшләре дә ышандырмый, мавык­тырмый. Филимонов тормыш ту­дырган герой булудан бик, бик ерак тора.

Повестьта хәтта эпизодик уңай геройлар да бер сүз әйтү белән үзләренең шактый буш кеше икәнлекләрен белгертеп өлгерәләр.

Өлкә комитеты бюросы. М. Шәйми утырышның гаять эшлекле баруын сиздерергә ниятли һәм моңа  кадәр дәшми-тынмый утырган бюро членнарын телгә китерә.

Горком секретаре Сөләймане Хәкимовтан: — «Әйтче, зинһар, соңгы өч ай ничә эшчене  партиягә алдыгыз?», дип сорый.

Обкомның  икенче секретаре Билалов калын тавышы яңгыратып:

«— Горком секретареның шул ту­рыда белмәве, чыннан да, гаҗәп.

Сөләйманов кызып:

— Татарга толмач кирәкми,— диде, — мин сорауны докладчыга бирдем, сиңа түгел, иптәш Била­лов!

 — Завод парткомындагы хәлне горком белмәгәч, кем белер? — Фактсыз гаепләргә хакың юк...»

Нәтиҗәдә, автор теләмәсә дә, мәгънәсез ызгыш, талаш килеп чы­га. Гафу итегез, тормышта безнең андый уңай геройлар очратканы­ быз юк. Безнең танышлар эчпошыргыч күңелсез, тар карашлы ясалма кешеләр түгелләр. Алар бүгенге көннең катлаулы мәсьәләләре ту­рында акыллы итеп фикер йөртә, хәсрәтләнә, шатлана беләләр. Яра­та, дуслаша алалар, шаярта һәм вакытыңда көлә беләләр, һәм, ни­һаять, алар интеллектуаль яктан М.Шәйми геройларыннан күп мәр­тәбә бай кешеләр.

 Бәлки, повестьтагы кире типлар уңышлы, «тормышчан» чыкканнар­дыр, бәлки рецензентлар тормыш­тагы танышларыбыз турында сөй­ләгәндә шуларны истә тотканнар­дыр? Ләкин повесть белән танышып чыккач, тискәре геройларның да исең-акылың китәрлек мәгънәсез, ясалма икәнлекләрен, аларның бө­тен эше уңай геройлар сөйләгән акыллы фикерләргә каршы килү, һәр яхшылыкка начарлык белән җавап бирү кебек гап-гади схемадан гыйбарәт икәнлеген күрәсең. Менә кысынкы, майлы күзле, соргылт, яңак сөякләре биешкән йөзле «сәер мышный» торган цех началь­нигы Вәлишин. Вәлншин тәнкыйть сөйми, консерватор, капитулянт, ял­ганчы, күз буяучы, хатынына хыя­ нәт итүче. Ул эчә, өендә тупас сөй­ләшә, кеше семьясын боза, кеше­ләрне берсенә каршы икенчесен дә котырта, яла да яга. һ. б. һ. б... Дөньяда булган барлык юньсезлекләрне үзенә җыйган бу бәндәгә каршы повестьның башыннан ахы- рынача көрәшәләр. Аны фаш итәр­гә тырышалар, һәм менә шул кө­рәш — повестьтагы төп конфликт булып оеша.

Шундый әштер-өштер генә әвә­ләнеп оештырылган я беркатлы, я буш, я ахмак образлар җитмәсә исең-акылың китәрлек мәгънәсезлекләр дә эшлиләр. Хәкимов хез­мәт итә торган заводка «запчасть эшләү үткән этап» дип (запчасть эшләүнең нинди начарлыгы бар­дыр!), министрлык һәм партия өлкә комитеты яңа машина эшләп чы­гару бурычын тапшыралар. Завод җитәкчеләре бу бурыч турында эш­ челәргә сөйлиләр-сөйлиләр дә... оныталар. Яңа машина эшләсе урынга, һаман да запчасть эшләп ята бирәләр. Онытылу вакыйгасы әсәрдәге сюжетның нигез ташы бу­лып хезмәт итә. Шуннан соң ва­кыйга яңа машинаны ашыгыч рә­вештә төзеп бетерү тирәсендә бара.

 Менә шул «нигез ташы», берен­чедән, зур завод коллективының хөкүмәт һәм партия тапшырган бу­рычны хәтердән чыгарып, үтәмәү ке­бек адәм ышанмаслык уйдырмага корылган.

Икенчедән, бюрода секретарь: «Артка карасаң, алга атлап бул­мый», дип бик каты орышкач, завод җитәкчеләренең ялгышларын та­нып, кара кайгыга батулары га­җәп. Чөнки Хәкимов бюрога барыр көнне генә ул яңа машинаның үзен түгел, сызымнарын да күргән кеше юклыгын, ул сызымнарның хәтта кайчан килеп җитүләрен дә белүче юклыгын укып үткән идек инде (73 бит). Ә бит бу вакыйга повестьның өчтән бер өлешен тәш­кил итә!

Сюжет менә ничек үсә. Бюродан кайткач, парторг Хәкимов «килеп чыккан хәлне бер атна ачыклый». Иң башта ул яңа машина турында технолог Корбанов белән сөйләшә «Запчасть эшләгән җиһазлар бе­лән «КФС»ны ясап буламы соң? Безнең станокларның теше үтәме андый машинага?» дип шик бел­гертә технолог (Моңарчы без мах­сус яңа станоклар кайтканлыгын укып үткән булсак та).

Хәкимов өчен бу сөйләшү мон­дый нәтиҗә ясарга этәргеч була: «Димәк, эшләргә теләүчеләр бар дигән сүз!»

Шуннан соң Хәкимов эшчеләрнең ял сәгатьләрендә цехка керә һәм, туктап калган станокларга карап, иң көчле машинаның да кешесез- нисез эшли алмаганлыгын күрә. Бу уйланулар аңарга икенче мөһим нәтиҗәсен ясарга ярдәм итәләр: «Димәк, кешеләр белән эшләү үзәк мәсьәлә булып калуында дә­вам итә».

Ул да булмый, парторг заводка колхоздан кешеләр килгәнлеген белә. Машина юк, ә аны эшләтергә өйрәнүчеләр килгән. Ни эшләргә?

Парторг тагын гаять акыллы нә­тиҗә ясап куя: «Ашыгырга кирәк һәм ашыгырга».

Парторгның «ашыгу» процессы эшчеләрне артыннан ияртеп, эчлә­ренә хезмәт уты салуы әсәрдә болай сурәтләнә.

Парторг, эшчеләрнең ял вакы­тында цехка кереп, алдынгы эшче Исламовны: «Яшь чак — йөрәкле чак,егәрле чак, диләрме әле,— дип, шаяртып» көлдерә. Аннары яңа ма­шинаның картерына күз төшереп:

«Карап торсаң янына барырга куркыныч. Ә эшче курыкмый, шу­лардай машина ясап, колхозларга озата», «дөньяны хезмәт кешесе тө­зи... илнең хуҗасы ул», — ди. Менә шул сүзләр бөтен цех эшчеләрен парторг янына җыялар. Парторг «аягүрә басып, кулларын артка са­ лып. әрле-бирле йөри», обком бю­ росында Филимонов әйткәннәрне сөйләргә керешә. Секретарьның: «Теләк әйбәт нәрсә, шулай да чын­ барлык түгел әле ул», дип кисәтүен эшчеләргә җиткерү — агарту эше­нең кульминацион ноктасы була. Кемдер, бу сүзләргә шаккатып, хәт­ та: «Здорово!» — дип куя. Нәтиҗә­ дә Хәкимов «бөтен смена эшчеләрен үзенә тарта».

Завод шул вакыйгадан соң ыргы­лып алга үрмәли башлый. Нова­торлар туглар, уртача кире тип эч­кече Калмурзинны иптәшләр суды­на чакырып төзәтәләр. Секретарь­ның: элек капитализм заманында яшәгән булса, Калмурзинны, көндә эчкәне өчен, эштән куарлар идее, дип сөйләвеннән соң, Калмурзин елап җибәрә. Тәнкыйть сөйми тор­ган консерватор, капитулянт, ял­

ганчы, күз буяучы Вәлишинны фаш итү өчен исә. обком ярдәме кирәк була.

Сюжет менә шундый очы очка ялганмын торган кызыксыз, ләкин җитди нәтиҗәләргә дәгъва итә тор­ган вакыйгалардан тора. Сәнгать әсәрендәге кечкенә генә фальш та, ясалмалык та — гафу ителми тор­ган кимчелекләр. Монда исә фальш һәм ясалмалык бүлек саен, бит саен. Повестьта яңа образлар да, яңа сюжет борылышы да, яңа та­быш, фикер дә очратмыйбыз, һәм бу хәл бер «Сынау» повестена гына да хас түгел. Шундый ук кимчелек­не авторның «Безнең шәһәр утла­ры» китабына кертелгән дүрт яңа хикәясендә дә очратабыз. Бу хи­кәяләрдә дә геройларның кичереш­ләре нигезсез, фикер йөртүләре сай. Хикәяләрендә газета мәкаләләрен­ дә күп тапкырлар кабатланган те­маларны автор аз гына да тирә­нәйтмичә, кайчак хәтта мәкалә сю­жетлары да сакланган хәлдә фай­далана.

«Шайтан» мәхәббәте»ндәге тема­га һәм аның чишелешенә генә күз салыйк. Бик зур җинаятьче, шпана, элек үзе кебек үк,  кыек юлдан йөр­гән кызны очрата. Кыз эшли баш­лаган, төзәлгән. Ул шпанага да тө­зәлергә куша, һәм «Шайтан» шул сүзләрдән «акылга утыра». Шунда ук обком йортына китә. «Миңа сездән бер генә нәрсә ки­рәк: ул да булса — ышаныч»,— ди ул секретарьга.

Обком секретаре, тирән уйга ка­лып, Шәйдуллага карый да:

 — «Кешене үтерүче дә кеше, те­релтүче дә кеше, — ди. — Әгәр син кешеләргә ышансаң, ә алар сиңа ышансалар, ул чагында синең өчен хәл итмәслек бернәрсә дә юк дөнья­да. Ә инде ышанмасаң, беттең, үз кулларың белән кабер казы да, үз аякларың белән кереп ят! Ышаныч шундый көч ул: аяксызлар аяклы, канатсызлар канатлы була аның белән. Безнең фикеребезчә, сезгә нәкъ менә шундый канат җитми. Совет кешесенә ышанмаска безнең хакыбыз юк!»—ди.

Бу урында, әлеге дә баягы «Сы­ нау» каһарманнары кебек акыллы сүз әйтергә тырышучы геройлар­ның берсен тагын очратабыз: артык яхшы булырга тырышып, секретарь монда гуманизм турында иң эле­ментар төшенчәләрне дә боза, мәсьәләгә гаять дәрәҗәдә җиңел карый. Әмма шунысы гаҗәп: бу сүзләрдән соң җинаятьче дөрес юлга баса. Ул хәтта урамнан тап­кан кошелогын да кесәсенә сал­мый — милициягә илтеп тапшыра.

Җинаятьчеләрне тәрбияләүнең мондый ялгыш ысулын берничә ел элек газеталарда очраткан идек инде. Аннан соң шактый гомер үт­те, тәрбия ысулы турындагы фикерләребез нигездә үзгәрде. Ләкин, баксаң, шул иске карашны һаман пропагандалап ята бирәбез икән әле.

 «Яшәрү» хикәясендә карт эшче Таҗетдин пенсиягә чыккач, эшлә­мичә, «куян куып» йөри. Ләкин бер мәлне ул кинәт: «Кешеләр комму­низм төзегәндә, куян куып йөрер хәлем юк» дигән уйга килә һәм за­водка бара. Ә заводта, әлбәттә, тәҗрибәле картларның иң кирәк вакыты, чөнки «сабыр (?) табигать­ле директор», яшьләрне үстерәм дип, практикага бай картларны пен­сиягә озатып, ялгыш иткән, һәм шуның аркасында «ике яр арасында чайкала» икән.

Картсыз заводның эше харап, лә­кин штат юк. Директор ике яр ара­сында чайкалуын дәвам итә. Әмма Таҗетдин карт «Миңа акча кирәк­ми, иптәш Мәүлиев, эш кирәк, эш. Актык сүзеңне әйт тә, эшкә тоты­ныйм. Юкса кул кычыта...»—ди.

Директор икеләнә. Әмма карт ты­кырдата гына:

« — Эш бирегез миңа эш, акчасы илгә булсын, эш кирәк миңа!» Партком секретаре Смирнов Та­җетдин картны акчасыз эшкә алыр­га мөмкин дип саный, ләкин аның өчен картка завод кием-салым әй­берләрен, ашау-эчүне бушлай бир­ сен, квартирасы өчен түләсен, менә бу картның коммунистик башлан­гычын үстерү булыр дип тәкъдим кертә.

Смирновның тәкъдиме директор­га ошый. Аның «үрә торган чәчләре берәм-берәм яталар».

Картны эшкә алалар. Хикәя шу­ның белән тәмам була. Бу хикәянең сюжетына, безнеңчә, комментарий­лар кирәкми.

Китапка кергән хикәяләрнең баш­калары да сәнгатьчә эшләнешләре һәм эчтәлекләре ягыннан «Шайтан» мәхәббәте» һәм «Сынау» повестен­нан аз гына да өстен түгелләр. Ә бит «укучылар тарафыннан җылы каршы алынган» дип, китапның бе­лешмәсендә мактаган хикәяләр җыентыгы да, «Сынау» повестеның беренче басмасы да китап сәүдәсен­ дә сатылып бетмәгәннәр, китаплар­ның шактый өлешен макалатурага тапшырырга мәҗбүр булганнар.

Дөресен әйтик, бу очракта без­нең авторга дәгъвабез юк. Язучы булмау җинаять түгел. Без аның чын күңелдән, файдалы, кирәкле эш башкарам дип, язганлыгына аз гына да шикләнмибез. Әмма, кү­ңелсез булса да дөресен әйтик, язу­чылык эшенә М. Шәйминең талан­ты да, күзәтүчәнлеге дә, хис бай­лыгы да, өстәвенә теле дә җитми. «Менә хәзер кайтып керер, өстен-башын салыр да, аны-моны шәйләп тормастан, өстәл башына узар, һәм, шулай ук аны-моны шәйләмичә генә, сораулы караш ташлап, «Яса­дыңмы? Чәең кайнармы?» дияр дә самоварга таба кулын сузар...»

 «...нәрсә аны монда килергә мәҗ­бүр иткән? Әллә пенсиясен җиткерә алмыймы картлач? Алай дисәң, йө­зендә мескенлекнең эзе дә күренми, ә горурлык, нәрсәдәндер бик канә­гать булып дулкынлану, канаты таушала төшкән булса да җилпенеп очып китәргә әзер тору бөтен мохи­ты белән чагыла»

«Яшәрү» «Куприянов, үз дәрәҗәсен белгән олы коштай, сабыр гына елмаеп, башын селки-селки утырды».

 «Ә киресенчә кирәк иде, кыенлык­ларны җиңә-җиңә тауга үрмәләргә, иңкүлекне артта калдырырга кирәк иде».

«Ә кеше дөньяга күз сала башлау белән, әй чаба, әй чаба, вакытны куып җитәргә тырыша, ләкин өлге­рә алмый кала, менә куып җиттем дигәндә генә шарт — сына да төшә.

Шулай булгач, нишләргә?».

 «Аның (парторгның — А. Я ) йө­рәге сулкылдап тибә, ә күңеле «Га-рәфи әнисе» ди иде». («Сынау»)

Мондый, сүзе урынсыз кулланыл­ган, яки мәгънәсе булмаган, татар­ча төзелмәгән җөмләләрне мисалга дистәләп китерергә мөмкин булыр иде.

Әмма бу хакыйкатьне М. Шәймигә вакытында әйтмәгәннәр. Язган әйберләрен газета-журналларда, ки­тап нәшриятында чыгара барган­нар. Бу хәл белән кызыксынып, нәшриятка керегез. Беренче басма­сы сатылып бетмәгән «Сынау» по­вестеның ни өчен шул арада икенче басмасы чыга алуын белешегез. Ал­дыгызга шалт итеп эчке рецензия чыгарып салачаклар.

 — Рецензияне, гафу итегез, без язмадык, күренекле язучы язган! — диячәкләр.

Һәм бу очракта, кызганычка кар­шы, шулай булган. Эчке рецензия­нең авторы — өлкән язучыларыбызның берсе шагыйрь Мөхәммәт Садри. Менә ничек бәяләгән Мөхәм­мәт Садри повестьны:

«Бу повестьны ышанып, мавыгып укыйсың, андагы образлар, вакый­ галар, уңай характерларның хәрә­кәтләре, яшәүләре, көрәшләре, тый­ гысызлыклары һәм тормышка актив карашлары, көчле тәэсир итеп, үз­ләренә теләктәшлек тудыралар.

...«Сынау» повестеның иң уңай ягы Коммунистлар партиясе вәкил­ләрен тормыштагыча итеп, кабат­лап әйтәм, тормыштагыча дөрес гәүдәләндерүдә... Обком секретаре Игнат Захарович Филимонов обра­ зы язучы өчен гаять җитди, катлау­лы образ, үзенең кешелеклеге, эш­челәргә игътибарлылыгы, аның завод коллективы тормышының күп якла­рын парторгтан да артыграк белүе укучыны сокландыра. Бу инде «Саз чәчәге»ндәге партия работнигы тү­гел (андыйларның характерлары җиңелрәк), ә партия тормышын, партия работникларын яхшы бел­ гән, алар арасында коммунист бу­ларак кайнаган язучы өчен типик образ. » Шундый озын цитата китерүебез­нең сәбәбе — рецензия авторының үз эшенә ни дәрәҗәдә җавапсыз ка­раганлыгын исбат итү. Мөхәммәт Садри иптәш әсәрнең эченә керергә базмыйча, Филимонов образын га­ять тә берьяклы, фәкать бер тышкы сыйфаты буенча гына бәяли. Җөм­ләләрендә гафу итмәслек фикер шапшаклыклары җибәрә, һәм, әл­бәттә, «тормышчанлык» бәясен төп бәя итеп файдалана.

Парторг Хәкимов образын да бик мактый рецензент, аның укучыны тәэсирләндергәнен әйтә. Әсәргә гомуми бәя биреп, анда поэзия бар­лыгын күрә. Ләкин М. Садри иптәш фикерләренең берсен дә исбат итми.

Эчке рецензиягә шундый салкын караш аның киң катлам халык өчен язылмавыннан килә булса кирәк. Ләкин гамәлдә менә шул халык укымый торган эчке рецензия газе­та-журналларда басылып чыккан рецензияләргә караганда әһәмият­лерәк. Ул китапның басылу-басылмавын хәл итә. Нәшриятның матур әдәбият бүлегеннән җаваплылыкның бер өлешен ала. Кызганычка каршы, эчке рецензия язу — ул рецензент­ның кечкенә генә булса да сынау — намусы каршында сынау үтүе икән­леген истән чыгарабыз.

Шундый ук сынауны рецензияне кабул итеп алучы нәшрият работниклары да үтмимени? һәм мәсьә­ләгә партия таләбеннән килеп кара­салар, принципиаль булсалар, нәш­рият җитәкчеләре М. Садри иптәш язган кебек рецензияне кабул итеп алырга тиеш түгелләр иде.

Эчке рецензия язучыларга (ә аларны шул ук нәшриятның әдә­бият бүлеге мөдире сайлый), аерым алганда, Мөхәммәт Садри иптәшкә, зур дәгъва белгертү кирәк дип са­ныйбыз. Ул мәсьәләгә җитди килмәгән, китапны чынлап торып аңларга тырышмаган, нәтиҗәдә, сән­гать эшләнеше ягыннан түбән, идея­се ягыннан сай китапның тагын бер кирәкмәс басмасының дөньяга ки­лүенә сәбәпчеләрнең берсе булган.

Кызганычка каршы, «Сынау» по­весте шул юл белән чыккан китап­ларның беренчесе, намусы каршын­да сынауда каушап калучылар берәү-икәү генә түгел.

Бу мәкаләне без шуңа яздык та.