МОРДВА МӘКАЛЬЛӘРЕ
Теле белән он тарта, кабарга ипие юк.
Бармак төртеп күкне тишеп булмый.
Ачыны татымаган — татлының тәмен белмәс.
Усал сүз — күзгә сипкән тоз.
Ут йотканның авызында һәммә нәрсәдә ачы.
Кеше киндеренә ышанып күлмәксез-ыштансыз калган.
Җилкә баштан өстә булалмый.
Чүлмәк чуенга иш түгел.
Балдак бармак күрке түгел, бармак балдакның күрке.
Гомер буе тукыса да, тукран столяр түгел.
Буе — агач, акылы — чикләвек.
Буш капчык басып торалмый.
Хәйләкәр эт һәркемгә койрыгын болгап өрә.
Кыю кулда кылыч үткенрәк була.
Нинди генә зур булса да, куян күзе куркак күз.
Әгәр вакытсыз өзсәң — барча алма да әче.
Каты бөксәң, карама да сына.
Ике кат ялгышканны өченче кат алдап булмый.
Шаулап үскән агачта да коры ботаклар була.
Кешегә дип элмәк үрмә — үз муеныңны кысмасын.
Йоны бик еш коелса да, бүренең холкы үзгәрми.
Саран бай фәкыйрьдән дә ярлырак.
Дусларын онытканның үзендә онытырлар.
Юләр юлдаш дошманнан яман.
Кеше тавыгын аша, үзеңнекен суя тор.