Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МОРДВА МӘКАЛЬЛӘРЕ

(Мукшы һәм Әрзә телләреннән)

 

Язларны чәчәк бизәсә, көз күрке — бәлеш була.

Язныц байлыгы — кояш, көзнең байлыгы — уңыш.

Яз хезмәтен көз бәяли, яз җырын көз тәмамлый.

Язын ничек эшләвеңне көзләр җиткәч беләсең.

Яхшы хуҗаның начар көне юк.

Яңа итек катырак шыгырдый.

Карт кычыткан катырак чага.

Ватансыз кеше — оясы юк кош.

Кәкре агачы булмаган урман юк.

Энә кайда — җеп шунда.

Капканы ике багана, йортны ике баш тота.

Бала кулына кергән шырпы ана йөрәген чәнчә.

Балалары юк кеше — ботагы кипкән агач.

Кулыңа үзең утыртсаң, җилкәңә үзе менәр.

Авыр гомер озын була.

Үлемнән курыксаң — тизрәк үләрсең.

Басудагы чүп үлән карактан күбрәк урлый.

Көр ат ун аяклы була.

Кирәкле таш авыр булмый.

Йөзәргә өйрәнми торып, суга сикереп төшмә.