Фәнис Яруллин
Поэзия белән ныклап кызыксыну, больницада, тән газабы белән генә түгел, рухи газап белән дә җәфаланган вакытларда башланды. Башта мин очраган бер шигырь китабын йотылып-йотылып укыдым. Китапларны сайлап түгел, нинди туры килсә шуны укыдым. Соңгарак, әйбәт шигырьләр укыган чакларда, үземнең дә язасы килә баииады. Әллә ни ис китәрлек шигырьләр яза алмасам да, шигырьләр миңа рухны төшермәскә, боекмаска, кыскасы — яшәргә ярдәм иттеләр. Поэзиянең сихри көче барлыгына тәмам төшенгәч, бөтен тырышлыкны шуңа багышлап, чынлабрак яза башладым. Хәзер шигырьләр белән бергә кыска хикәяләр дә язам.
Биографиямә килсәк, түбәндәгечә:
1938 елда, Ютаза районы Кызылъяр авылында туганмын. Кызылъяр җидееллык мәктәбендә укып, 8 классны Баулыда тәмамладым. 1954—1957 еллар Берләшкән Татнефть конторасында (Бөгелмәдә) монтер булып эшләп узды. Аннан Совет Армиясе сафына алындым. Шунда турникта күнегүләр вакытында бәхетсезлеккә очрап, кул-аякларым хәрәкәтсез калды. Тормышта бернигә дә яраксыз кеше булып калмас өчен, язмыш белән көрәшергә — укырга кирәк иде миңа. Казан больницасында яткан вакытта урта мәктәпне тәмамладым. Монда 18 нче кичке-яшьләр мәктәбе укытучыларының тырышлыгым, миңа бик булышуларын ихтирам белән искә алып үтмичә булмый. Хәзер Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында,икенче курста укыйм.
Батып бара коя ашыгып
Бар кешеләр әле эшләп йөри —
Кешеләрнең эше күп кырда.
Әй, син, кояш! Яктырт озаграк
Тау башына менеп утыр да.
Күрәсеңме? Әнә болыннарның
Печәннәре чери пакуста.
Сылу кызлар керләр элеп куйган,
Кем киптерер?
Синең өчен калыр кем постта?
Юк, тыңламый, кояш башын бора,
Тәгәри ул һаман түбәнгә.
Әнә аның соңгы нуры төште
Очланмаган биек кибәнгә.
Тау астына тәгәрәтмәс өчен
Куеп булса әгәр иңбашны,
Үз иңсәмдә гел яктыртыр идем
Кешеләргә якты кояшны.
Әгәр дә мин ак күгәрчен булсам,
Очар идем зәңгәр һавада,
Канатларым белән бәхет җилпеп
Һәр авылга, һәрбер калага.
Кояш булсам, гел балкытыр идем
Елмаюлар өләшеп йөзләргә.
Я булмаса шатлык яше булып
Бер ялтырар идем күзләрдә.
Кайнар чүлдә чишмә булыр идем,
Юлчыларның басып сусавын.
Юынсыннар иде салкын суда,
Тыңлый-тыңлый моңлы су шавын.
Мин ризамын берәр төзелешкә
Таш булсам да — әгәр кирәксә.
Тик теләмим бары бер нәрсәне —
Таш булуны һичбер йөрәккә
***
Дөньяда мин бер битараф кеше түгел,
Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар.
Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел
Тормышымда үзем салган эзләрем бар,
Дусларымны кочар өчен кулларым бар.
Ялкынланып сөяр өчен хисләрем бар.
Сөйгәнемне назлар өчен моңнарым бар,
Сөенеп искә ала торган кичләрем бар.
Кешеләргә йөрәгемне бирә алам,
Диңгез кебек ярсып торган йөрәгем бар.
Авырлыкка туры карап яшим һаман,
Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.
Каерса да язмыш минем канатымны,
Ала алмас кешеләрне яратуны.
***
Тау астында бер таш ята инде күптән,
Яңгыр килеп аның битен юып киткән,
Уятырга теләп ярсып җил уйнаган,
Ләкин бу таш йокысыннан уянмаган.
Урманнар да дәртле көйләр көйләгәннәр,
Ә карт таллар эшне мактап сөйләгәннәр
Ташка шулай һич тынгылык бирмәгәннәр,
Барсы аны уятырга теләгәннәр.
Таш йоклаган уянмыйча шулай һаман,
Мүк сакаллар басып киткән аны тәмам
Тора-бара ул онтылган, чыккан юкка,
Калган бары таш урынында кара нокта.
Яшәгәндә кеше булсын ут һәм яшен.
Шул таш кебек хәрәкәтсез яшәмәсен.