Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

Г. ӘПСӘЛӘМОВНЫҢ «АК ЧӘЧӘКЛӘР» РОМАНЫН ТИКШЕРҮ

Татарстан Язучылары союзы каршын­дагы проза секциясенең 8 октябрьда үткә­релгән утырышында язучы Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» исемле яңа романы тикшерелде.

Утырышны секция бюросы председателе А. Р а с и х ачты.

— Бу романны тикшерү, — диде ул. — авторга да, башка иптәшләргә дә файдалы булыр. Шул ук вакытта бу безнең әдәби осталыкка карашларыбызга да үзенә күрә бер сынау булыр. Әсәр инде ел башында ук басылган булса да, аның турында җит­ди тәнкыйть мәкаләсе чыкканы юк әле. Бәл­ки, бу фикер алышу тәнкыйтьчеләргә дә этәргеч булыр...

А. Расихның кереш сүзеннән соң, сүз «Казан утлары» журналы редакторы Р. М о с т а ф н н г а бирелде. Ул «Ак чәчәкләр»не укучылар яратып каршы алуын, бу романның 1965 елда басылган әсәрләр арасында иң популяр булуын, моның шу­лай икәнлеген редакциягә килгән хатлардан да, укучылар белән очрашкан вакытларда сөйләшүләрдән дә күренгәнлеген әйтте. «Ләкин,— диде ул аннары, — бу әле роман турында минем үз фикерем юк дигән сүз түгел. Мин һәрвакыт яңа әсәрне ике кат укырга гадәтләнгәнмен. Беренчесендә мин аны гади укучы буларак кына, гому­мән әсәр белән танышу өчен генә укыйм. Икенчесендә исә һәр деталенә игътибар итеп, тәнкыйтьче күзлегеннән карап укыйм. Дөресен әйтим, беренче тапкыр укыганда әсәр мина ярыйсы гына эшләнгән кебек тоелды. Әбүзәр абзый образы һәм язучы­ның көндәлеге ошады миңа. Ә икенче кат укыганда мин әсәрнең йомшак якларын күбрәк күрдем. Автор үз әсәрендә сурәт­ләгән геройларны өч төркемгә бүлә: яхшы­лар,  яманнар һәм уртача, ягъни ике арада­гы геройлар. Ул үзенең яхшы геройларын гел яхшы якларыннан, тискәре геройларын гел начар якларыннан гына сурәтли. Кайва­кытта автор бик төчеләнеп яза.

Г. Әпсәләмов— сюжет остасы. Ул сю­жетны мавыктыргыч нтеп төзи белә. Ләкин кайчакта аның әсәрендәге сюжет, геройлар­ның характерын ачуга ярдәм итүдән биг­рәк, детектив роль уйный башлый. (Р.Мостафин, үзенең бу фикерләрен дәлилләү өчен романнан мисаллар китерә.) Әсәрнең композициясендә дә җитди кимчелекләр бар. Романны укыгач, миндә шундый тәэ­ сир калды: автор бу әсәрен язу өчен күп материал җыйган һәм ул шул материалның барысын да романга дыңгычлап тутырган. Мәсәлән, көндәлек. Ул үзе болай кызыклы гына эшләнгән. Әмма аны романнан алып ташлау һич тә әсәргә зыян итмәс иде, чөнки ул әсәрдән аерылып, бүленеп тора. Андый урыннар романда байтак. Аларны төшереп калдырганда, минемчә, бу әсәр әйбәт кенә бер повесть булыр иде.  Әсәрдәге кайбер артык сентименталь урын­нар булуын да искәртеп үтәсе килә. Мәсә­лән,  Мансурның Диләфрүзгә өйләнергә ка­рар кылу мотивы һ. б.

Ни өчен соң укучыларның күпчелеге бу кимчелекләрне күрми? Чөнки шундый уку­чылар бар,  алар әсәрне нәкъ менә шул сентименталь, мелодраматик моментлары өчен яраталар да.

Әлбәттә, мондый характердагы әсәрләр дә яшәргә хаклы. Әмма, язучының профес­сиональ осталыгы киләчәктә тагы да үсүен күздә тотып, турысын әйтергә кирәк: роман сайрак, ашыгыбрак язылган, тормышның катлаулылыгын тулысынча чагылдыра ал­маган».

 — Мин, — диде Ф. Х ө сн и , — романны иренебрәк кенә укый башлаган идем. Укый торгач мавыгып киттем һәм ахырынача кы­зыксынып укып чыктым... Без авылларда еш булабыз һәм беләбез: Габдрахманны укыйлар, аның әсәрләре белән кызыксына­лар. Габдрахман безнең әдәбиятта моңар­чы язучылар кулы тимәгән темаларны куз­гата. Бу юлы ул врачлар тормышы турын­да язды, шул өлкәне яхшы ук тирән кае­рып ташлады. Авторның кызыклы гына, күңелне ышандыра торган кешеләре бар. Миңа аның кечкенә кешеләре ошый. Әсәр­дә әллә ни зур урын алмасалар да, күренеп-күренеп кенә китсәләр дә, аның кечкенә кешеләре хәтердә кала. Әбүзәр абзый квар­тирасындагы обстановканы, үзара мөнәсә­бәтләренең пакьлеген, сафлыгын бик әйбәт күрсәткән Габдрахман.  Әмма, шуңа да ка­рамастан, роман миндә китап тәэсире кал­дырды. Әдәбият исе, ясалмалык исе килә, чын мәгънәсендәге тормыш түгел. Нилектән бу? Беренчедән, уңай геройлар чиксез, чамасыз яхшы, алар ничектер пьедесталга бастырылган кебек тәэсир калдыралар. Икенчелән, кирәкмәс урынла, гади генә итеп әйтәсе урында — пафос белән, артык «ма­тур» итеп әйтергә тырышу сизелә. Ә Пуш­кин әйтә прозаның бетен матурлыгы галилектә, ди. Романда гадилек җитенкерәми, кирәк-кирәкмәскә купшылык артыннан куу бар. Өченчедән, бик четерекле күренгән ситуацияләрне автор ансат кына чишә дә куя.  Мәсәлән, Гөлшәһндә-Мансур линиясе.  Ансат аерылулар, ансат кушылулар Без, язучылар, яшьләрне өйрәтәбез бит, мондый мәсьәләләрне күтәргәндә бөтен җитлилеге, катлаулылыгы белән куярга кирәк. Гөлшә­һидә авылга китеп ул кадәр нәрсәләр генә эшләгәндер, съездда делегат булып та кат­наша, парторг та ул, тегене эшли, моны эшли, әйтерсең, аннан башка берәү дә ул эшләрне күрмәгән. Ә үзенең төп эшен ни­чек эшли ул? — монысы тиешенчә ачылма­ган...

Ф.Хөсни романның теле турында да берничә искәрмә ясый. Калькалар, русча яңгыраучы сүзләр, уңышсыз алынган фи­гыльләр булган җөмләләрдән мисаллар ки­терә.

 — Автор,— диде аннан соң сүз алган М. Ш а р и ф у л л и н, — романда зур тема күтәргән, материалны нык өйрәнгән. Ләкин әсәр мине мавыктырып китә алмады. Сюжет ныклыгы юк әсәрнең. Төп герой булган Әбүзәр абзый, билгеле, зур галим, лә­кин аңа каршы көрәшерлек, аның белән бәхәсләшерлек кеше юк романда. Ә фән өлкәсендә бәхәссез, көрәшсез генә эшләмиләр. Мансур белән Гөлшәһидәнең мәхәббәт­ләрен күрмәдем мин. Аларның аерылышу сәбәбе зур сәбәп булырга тиеш иде. Янып- көеп йөрүләре дә ясалма кебек. Инде катлауланып китәргә тиеш дип көткән ситуа­цияләр дә бик ансат кына чишелеп куя...

— Романның миңа ошаган җире, диде И. Г a з и,  — көндәлекләр. Кызык итен языл­ган. Шулай ук әсәрдәге публицистик мо­ментларны да яратып укыдым Әбүзәр аб­зый образы иң уңай образ. Авторның беренче романнарында романтизм бик көчле иде. Романтизмның хосусияте шул — анда об­разлар берьяклы итеп эшләнә. Әпсәләмовның соңгы романы да романтизмнан арынып җитмәгән. Бу романтизм аны коткарган да, батырган да. (Әбүзәр абзый обра- зына туктала һәм аның эшләрендә ышанып җитмәслек моментлар булуын әйтә) Док­тор Әбүзәр үлеп барганны да, үлгәнне дә терелтә. Авторның Әбүзәр мәсьәләсендә киртә сикерүен күргәч, мин инде докторның эшләренә ирония белән, елмаеп карый башлыйм. Бу момент романның сыйфатына зыян китергән. Минемчә, реалистик әсәр шартлы романтизм методы белән язылу аркасында шулай килеп чыккан. Вакыт вакыт автор чамадан тыш арттырып җибә­рә, төчеләнә, геройларны артык кызылга буяп ташлый. Мансур белән Гөлшәһидә арасында мәхәббәт юк бит,егетләр. Ни өчен алар аерыла? Сюжетны шуңа корырга кирәк булганга, автор аларны мөмкин ка­дәр озаграк кавыштырмаска тырыша. Тис­кәре геройларның артык кара, ямьсез булу­лары да — шул ук романтизм бәласе.

— Миңа, — диде Г. Б ә ш и р о в, — бу җыелыш бик ошый. Секциянең, ниһаять, иҗат эшләре белән шөгыльләнә башлавы бик яхшы. Габдрахманның романын секция­дә тикшерергә куюы ул үзенә күрә бер егет­лек. Без монда, билгеле, зур әдәбиятка куела торган таләпләрдән чыгып сөйлибез. Г.Әпсәләмов, шәт, безне дөрес аңлар. Мин романны яратып укыдым. Шундый гадәтем барын да әйтим: мондый зур әсәрләрне укыганда әдәбиятка нинди яңа образлар алып килә икән бу дип тә уйлыйм. Миңа әсәрдәге «кечкенә» кешеләр күбрәк ошады. Мәсәлән, Диләфрүз үзенең сафлыгы, матур­лыгы, самнмилеге белән яхшы тәэсир калдырды. Артист та шулай ук истә калырлык итеп, яхшы бирелгән. Әбүзәр абзый борын­гы татар интеллигенциясенә хас булган бик күп күркәм сыйфатлары белән ошый. Төп герой буларак Гөлшәһидә романда бик күп урын алган. Әмма кем ул? Зур образлар­ның нәкъ үзләренә генә хас, үзенчәлекле сыйфатлары була. Гөлшәһидәнең дә шәхес буларак үзенә генә хас характерын, үзенчәлекле сыйфатларын калкурак итеп би­рәсе иде. Әмма аның бу сыйфатлары күренеп җитмәгән. Ул гомумән матур хатын- кыз, гомумән врач кына булып истә кала.

 Роман яртысына кадәр бик җиңел укыла. Аннан соң, минемчә, тарту-сузу башлана, ясалмалык күбәеп китә. Янгураны гына алыйк: ннләр генә эшләп бетерми бу кеше! Аның әшәке кеше икәнлеге баштан ук билгеле, әмма ул шуннан соң да бик күп кабахәтлекләр эшли. Ул әшәкелекләрне берсе өстеиә икенчесен өеп, ул кадәр күп итеп күрсәтү кирәкме икән? Яки Юматшаны алыйк. Әсәрдә киеренкелек тудыру өчен генә аны машинага таптатып, изеп сытып бетерү кирәкмәс иде. Бу аның харак­терын ачуга ярдәм итми бит. Реалистик романның үз традицияләре бар. Тормышның үзенең катлаулы яклары бар, күбрәк шуларга таянырга кнрәк иде. Бу әсәрендә Габдрахманның теле элеккеге романнарындагыдан яхшыра төшкән. Бу ягы миңа ошады.

 — Мин, — диде Г.Бәшировтан соң сүз алган X. X ә й р и,— иптәшләрнең күп кенә фикерләре белән кушылам.  Әмма кайберләре белән килешеп булмый. Әпсәләмов биш роман язды һәм язучы буларак һаман үсә бара. Һәр язучының үз стиле бар. Алар бер берсенә охшамыйлар. Әмма күп кенә язучылар Әпсәләмов стиле белән килешә алмыйлар. Сугыштан соң яңа бер үзенчә­лекле стиль белән язылган, яңа төр әсәрләр бирә башлады Әпсәләмов.  Күрәсең, моны кабул итәргә кирәктер. Укучылар күптән кабул итте инде аны. Публицистик романнар да яшәргә хаклы, минемчә.  Әмма дөресен әйтим: Әпсәләмовның бу романы бик үк ошамады миңа. Аның үсешенең хәзергә югары ноктасы — «Сүнмәс утлар» романы. «Ак чәчәкләр»нең төп кимчелеге авторның идеаль герой ззләвеидә һәм аны пьедесталга утыртырга тырышуында. Гөлшәһидәне алыйк. Ул рухи үсештә, хәрәкәттә җитәрлек күрсәтелми. Автор аның ал­дындагы барлык киртәләрне алып ташлап, юлына чәчәкләр сибеп бара, шунлыктан об­разның характеры ачылып җитми кала. Әбүзәр абзый да пассиврак бирелгән... Романны яратып укырлар. Автор бу рома­нын яхшырту өстендә тагын эшләр әле. Бу кимчелекләр, бәлки, ашыгучанлык аркасында килеп чыкканнардыр...

Аннары сүз Ә. Е н и к и гә бирелде:

 — Нинди критерий белән килергә бу әсәргә? Бер яктан, әсәрне яратып укулары турында укучылардан хатлар күп килә. Икенче яктан, мин үзем шактый аптырау­да калдым. Мин башта романны яратып укыдым. Аннары акрынлап кызыксынуым сүрелә башлады. Нинди аршын белән ки­лергә бу әсәргә? — дип аптырап калдым. Язучы күңелендә вакыйгалар, эпизодлар, картиналар йөзләрчә булырга мөмкин. Әмма шуларның иң дөресен, әһәмиятлерә­ген, зарури булганын гына әсәргә кертергә кирәк, минемчә. Бу романда шул нәрсә җи­тенкерәми булса кирәк. Умыртка сөяге йом­шаграк шикелле моның. Әнә шул умырт­ка сөягенең — кирәген ала, кирәкмәсен рәхимсез рәвештә читкә ташлый торган үзәк сызыкның булмавыннан кнлә микән әллә бу йомшаклык? — дип уйладым.

Романда яхшы язылган кисәкләр бар Авыл күренешләрен дә матур гына сурәт­ләгән автор... Әпсәләмов иҗатындагы нова­торлык ике нәрсәгә кайтып кала, күрәсең: 1) заман өчен яңа булган теманы тотып ала белү; 2) яхшы кешеләр иҗат итү. Ләкин бу бит гомумән әдәбият алдына куелган бурычлар. Минемчә, менә бу дөрес тезисларны механик рәвештәрәк аңлау юк микән Әпсәләмовта.

 Яхшы кешене ничек тудырасың? Аны ике төрле юл белән тудырып була. Яхшы кешене уйлап табасың да аны вакыйгадан- вакыйгага, ситуацнядән-ситуациягә җитәк­ләп йөртәсең. Мондый метод бар. Икенче юл — тормышның бер катлаулы, өлгергән проблемасын үзәккә алу. Менә шул пробле­мага бәйләнешле вакыйгалар була, шул вакыйгалар эчендә кешеләрнең характеры ачыла. Минемчә, менә шулай. Иптәш Әпсә­ләмов беренче юл белән бармый микән дим мин...

Бу фикерләрен дәлилләү өчен, Ә.Ени­ки Әбүзәр абзый образына тукталды, һәм аның прототибы белән үзенең танышлыгын, ул кешенең художниклар, артистлар белән еш аралашып торучы югары культуралы чын интеллигент булуын, әмма романда аның шул яклары тиешенчә күрсәтелмәвен әйтте.

Утырышта катнашкан иптәшләрнең чы­гышлары кыскартылып бирелде.

 

 

МУСА ҖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ

 

Мәгълүм булганча,1941 елның октябрен­нән 1942 елның январена кадәр Муса Җә­лил Минзәләдә хәрби-политик әзерлек курс­ларында укый. Ул чорда шагыйрь Минзәлә районы мәктәпләрендә, колхозларында уку­чылар белән очрашып, халык белән якын­нан аралашып яши. Аның мавыктыргыч чыгышларын мннзәләлеләр хәзер дә яхшы хәтерлиләр.

Атаклы шагыйребезнең Минзәләдә яшә­гән көннәренә истәлек итеп, әле күптән түгел генә андагы элекке хәрби курслар йортына мемориаль такта һәм Муса Җә­лилнең рәсеме куелды.

 

ЮБИЛЕЙ КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫ

 

1966 елның апрелендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 80 ел тула. Бу күренекле датаны билгеләп үтү өчен КПСС өлкә комитеты карары белән юбилей комиссиясе төзелгән иде Октябрь аенда әлеге комиссиянең утырышы булды һәм анда Г. Тукай юбилеен үткәрү планы тикшерелде. Комиссия членнарыннан X. Ту­фан, М.Әмир, И. Нуруллин. X. Госман, Җ.Фәйзи. Г. Халит, А. Сайганов. X. Гобөйдуллнн, Ә. Исхак, М. Мөхәррәмов,  уты­рышта чыгыш ясап, шагыйрь юбилеен киң итеп үткәрү, аның иҗатын тагын да ныг­рак популярлаштыру һәм исемен мәңгеләш­терүгә карата әһәмиятле тәкъдимнәр яса­ дылар.

 

ТЕАТР РАБОТНИКЛАРЫ КИҢӘШМӘСЕ

 

22 октябрьда КПСС өлкә комитетының конференц-залында театр работниклары киңәшмәсе булды. Анда узган сезонга йомгак ясалды, республикабыз театрлары ал­дында торган бурычлар турында сүз бар­ды. Докладны Татарстан АССРның куль­тура министры Б. Гыйззәтуллин ясады.

Фикер алышуларда Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге председате­ле М. Булатова, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Р. Җиһаншина, профессор Г.Гоян, М. Җә­лил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры И. Шер­ман, Мәскәү театр тәнкыйтьчесе К.Кри­вицкий, Республика күчмә театрының баш режиссеры Р. Тумашев, В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры артисткасы В.Павлова, Татарстан Язучылар союзының тәнкыйть секциясе председателе Б.Гыйззәт катнашты.

Соңыннан КПСС өлкә комитеты секре­таре М. 3.Тутаев чыгыш ясады.

 

КҮЧМӘ КҮРГӘЗМӘ

 

Бу күргәзмәгә РСФСРның меңнәрчә художниклары дүрт ел буе әзерләнделәр. Аңа 50 меңгә якын сынлы сәнгать әсәре тәкъдим ителде. Күргәзмәгә куелган әсәрләр башта урыннарда, аннары зоналарда сайлап алынып, аларның иң яхшылары бу елның февраль — март айларында Mac- кәүдә күрсәтелде. Аннан соң, күргәзмәгә куелган әсәрләр белән халыкны мөмкин кадәр күбрәк таныштыру максатыннан чы­гып, өч маршрут буенча күчмә күргәзмә оештырылды. Шуларның берсе октябрь аенда Казанда күрсәтелде. Барлыгы 150 экспонаттан торган бу күргәзмәгә төрле жанрда язылган әсәрләр куелган иде. Күргәзмә казанлыларда җылы тәэсир калдырды.

Ю.Беловның «1917 елның 28 октябренда В.И. Ленин путиловчыларда», А.Бубновның «Пугачев восстаниесе»,  И.Симоновның «Минем геройларым», М Лехачевның «Аңлашу», М. Малютинның «Валя Смирнова портреты», А. Федотовның «Авачин култыгы», А. Заусаевның «Язгы ташу» исемле әсәрләрен тамашачылар аеруча кы­зыксынып карадылар.

 Мондый зур масштаблы күргәзмәдә рес­публикабыз художниклары әсәрләрен күрү дә бик куанычлы булыр иде,әлбәттә. Лә­кин, кызганычка каршы, анда безнең художникларыбызның бары тик бер генә әсә­ре— Л.Фәттаховның «Шәһәрдән» исемле картинасы гына куелган.  Мәскәү күргәзмә­сендә югары бәя алган X. Якупов полотносы ни өчендер Казанга китерелмәгән.

 

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ

 

Сарман районының «Искра» колхозы идарәсе һәм парткомы чакыруы буенча, язучылардан Г. Ахунов, Ә Маликов, Р.Төхфәтуллин, С. Кальметов шул колхоз­да очрашу үткәрделәр. Алар үзләренең әсәрләрен укыдылар. Кичәнең икенче бүле гендә үзешчән сәнгать коллективы С Кальметовның «Сизгер кәләш» исемле бер пәр­дәлек пьесасын күрсәтте

 

***

27 сентябрьдә  Г.Ахунов, Ә. Маликов, Р. Төхфәтуллин Сарман районы Иске Кәшер сигезьеллык мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очраштылар. Алар анда үзләренең яңа әсәрләрен укыганнан соң, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга жаваплар бирделәр.

 

 

***

 

Әлмәт бүлеге утырышында очеркист Герман Крыловның «Рекордлар сере» ди­гән яңа очерклар жыентыгы укып тикшерелде. Тикшерүдә катнашучылардан Г.Ахунов, Р.Төхфәтуллин, Ә. Маликов, М Зарипов, И. Винокуров һ. б. очеркларның уңай һәм йомшак якларын күрсәттеләр, төзәтү өчен авторга киңәшләр бирделәр.

 

***

Шагыйрьләрдән Г.Паушкин һәм Р.Кутуй, «Знамя труда» газетасы каршындагы рус әдәбият берләшмәсе утырышында булып, Әлмәт авторларыннан М. Зарипов, И.Винокуров,  Д Матвеев,  В Мальцев һ. б ларның шигырьләрен, очеркларын тикшерүдә катнаштылар

 

***

Әлмәт бүлегенең чираттагы утырышы «Язучының эш культурасы» дигән темага багышланды. Анда күп кенә яшь авторлар катнашты. Язучылардан Г. Ахунов, Р.Төх­фәтуллин әдәби осталыкка ирешү юллары турында кызыклы чыгышлар ясадылар. Ахырдан яңа әсәрләр укып тикшерелде.

 

ТАТАРСТАН СӘНГАТЕ ТАШКЕНТТА

 

Шушы елның октябрь аенда Үзбәкстан башкаласы Ташкентта республикабыз ху­дожниклары әсәрләре күргәзмәсе оешты­рылган иде. Ташкентның рәсем сөючеләре художникларыбыздан Р.Кильдибековның «Челтәр бәйләүчеләр», Л. Фәттаховның «Яңа буралар», «Июнь», С Лывинның «Кышкы сукмак», М.Майоровның «Китап укыганда», М. Прокопьевның «Хуш, ип­тәш!» исемле картиналарын зур кызыксыну белән карадылар. Газеталарда басылган мәкаләләрдә дә бу күргәзмәгә әйбәт бәя бирелде, аның Үзбәкстан художниклары өчен файдасы зур булачагы әйтелде.

 

ЗАҺИДӘ БУРНАШЕВАНЫ КОТЛАУ

 

22 октябрьда Язучылар союзының Габ­дулла Тукай исемендәге клубында үзенең әсәрләрен «Гыйффәт туташ» псевдонимы астында бастырган шагыйрә Заһидә Бурнашевага 70 яшь тулуга багышланган әдә­би кичә булды. Язучы Афзал Шамов алып барган бу кичәдә Казан тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни сотруднигы Рашат Гайнановның 3.Бурнашева иҗаты турын­дагы кереш сүзеннән соң, юбиляр адресына килгән котлаулар укылды, бүләкләр тапшырылды. Аннары Татар дәүләт академия театры артисткасы Ф.Хәмитова, 3. Бурнашеваның шигырьләрен укыды һәм артистлар көче белән күңелле генә концерт бирелде. Өлкән язучыбыз Госман Бакироның  юбиляр турындагы истәлеген дә кичәгә килгән иптәшләр кызыксынып тыңлады­лар.

 

ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР

 

Язучыларның Тукай исемендәге клубына 8 октябрь көнне әдәбият сөючеләр җыелды. Шулай итеп, жәйге каникулдан соң, традицнон әдәби җомгалар башланып китте. Анда С.Хәким, Ә.Ерикәй, Г.Минский, Г.Афзал, С. Шакир, Г.Зәйнашева һәм башкалар соңгы вакытта иҗат иткән әсәр­ләрен укыдылар.

 

***

Хәрби шефлык эшенең йомгаклары буенча офицерлар йортында үткәрелгән жыелышта. Казандагы хәрби частьта әдәби кичәләр, очрашулар үткәрүдә актив катнашканнары өчен, язучыларыбыздан  Г.Әпсәләмовка, М. Садрига һәм Г.Паушкинга бәяле бүләкләр бирелде

 

9 октябрьда Г. Әпсәләмов Казан вете­ринария институты студентлары һәм укы­тучылары белән очрашты. Җиде йөзгә якын кеше катнашкан бу очрашуда Г. Әпсәлә­мов үзенең иҗаты турында сөйләде һәм күп санлы сорауларга җаваплар бирде. Кичәдә китап сату да оештырылган иде.

 

10 октябрьда Г.Әпсәләмов Казандагы Суворов училищесы курсантлары белән оч­рашты. Ул СССР Верховный Советының VI сессиясендә каралган мәсьәләләр ту­рында сөйләде.

 

Язучы Әмирхан Еники, Ташкентта бу­лып, Үзбәкстан язучылары һәм Ташкент шәһәренең Ахунбабаев исемендәге клубын­да татар укучылары белән очрашты. Китап сөючеләргә хәзерге татар әдәбияты һәм үзенең иҗаты турында сөйләде.

 

Н.Дәүли, М. Садри һәм башкорт язу­чысы М. Кәрим октябрь аенда Чиләбе шәһәренә барып кайттылар. Алар ЧТЗның Үзәк китапханәсендә һәм Кунашак районы культура йортында үткәрелгән дуслык ки­чәләрендә катнаштылар, татар-башкорт китапханәсендә укучылар белән очрашты­лар, шәһәр телевидениесе аша һәм ЧТЗ эшчеләре алдында чыгышлар ясадылар. Троицк шәһәре китапханәсендә әдәби кичә үткәрделәр. Очрашуларда һәм кичәләрдә язучылар хәзерге татар башкорт әдәбияты турында сөйләделәр, үзләренең әсәрләрен укыдылар.